Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памфлет 9 страница




Бу җәй­дә яңа юга­ры уку йор­ты — Та­тар дәү­ләт гу­ма­ни­тар-пе­да­го­гия уни­вер­си­те­ты оеш­ты. Ара-ти­рә ка­раш­ты­рыл­ган те­ле­ви­зи­он яңа­лык­лар һәм укыш­ты­рыл­ган га­зе­та хә­бәр­лә­ре аны кыч­кыр­тып мак­тый тор­ды­лар. Пре­зи­ден­ты­быз үзе дә бу мәсь­ә­лә­дә зур ку­а­ныч­лар эчен­дә иде. Яңа би­на­ның ачы­лу тан­та­на­сын Ка­зан­ның 1000-ел­лык бәй­рә­ме бәй­лә­мен­дә, бө­ек тан­та­на һәм чик­сез го­рур­лык бе­лән уз­дыр­ды­лар. Би­на кар­шы­сы­на хал­кы­быз­га күп­тән вәгъ­дә ител­гән Са­лих Сәй­дә­шев­кә һәй­кәл дә ач­ты­лар. Бо­ла­рын те­ле­ви­зор­дан күр­дем. Ул бәй­рәм­гә ча­кы­ру­лы тү­гел идем. Нин­ди­дер бер та­тар про­фес­со­ры­ның, ша­гый­ре һәм язу­чы­сы­ның, ягъ­ни ми­нем ан­да кат­на­шу­ым­ның кем­гә ки­рә­ге бар?

Адым са­ен бә­гырь ки­сел­де, җа­ным изел­де. Җай­сыз­лык, уңай­сыз­лык, кү­ңел­сез­лек бө­тен тә­нем­не из­де, һәм­мә­се­нә сө­е­нер­гә, бор­чу­лар­ны ку­ар­га, җа­ным­ны ты­ныч­лан­ды­рыр­га ти­еш идем. Мин­нән дә уңай­сыз ке­ше юк­тыр ин­де ул, шу­ның өчен уй­ла­рым уры­ны­на уты­ра ал­мый­дыр?

Уни­вер­си­тет­ның рек­то­ры га­зе­та бит­лә­ре­нә зур-зур ин­тервь­ю­лар ур­наш­тыр­ды, те­ле­ви­зор эк­ран­на­рын­нан да: “Без мил­ли та­тар Га­рвор­ды бу­ла­чак­быз!”— ди­гән сүз­лә­рен кыз­ган­мый­ча чәч­те. Та­тар-Аме­ри­ка ре­ги­о­наль инс­ти­ту­ты (алар да Та­тар дәү­ләт гу­ма­ни­тар-пе­да­го­гик уни­вер­си­те­ты­на ку­шы­лыр­га ти­еш иде­ләр, әй­тел­гән өч юга­ры уку йор­ты­ның бер­се икән­ле­ген ис­кәрт­тек тү­гел­ме?) сту­дент­ла­ры һәм укы­ту­чы­ла­ры бу “мил­ли Гар­ворд”­ны өнә­ми ми­тинг­лар уз­дыр­ды­лар. Әм­ма ты­рыш­лык­ла­ры буш га­мәл бу­лып кал­ды. Хө­кү­мә­те­без ко­лак­ка ка­ты­лык күр­сәт­те. Без­нең инс­ти­тут исә пе­да­го­гия уни­вер­си­те­ты ишек ярык­ла­рын­нан уза ал­мый­ча кы­сы­лып кал­ган ба­ла ке­бек мес­кен­лек­тә га­җиз­лән­де. Рек­то­ры­быз­ның җи­тәк­че­лек­кә кар­шы сүз әй­тер­лек ча­ра­сы кал­ма­ды. Шу­лай да, кү­ңел­не өн­ди тор­гач, бу­ла­чак “Гар­ворд”­ка ыша­ныч мыс­ка­лы мин­дә дә бар­лык­ка ки­лә баш­ла­ды. Буш сүз тү­гел­дер сы­ман, юк­тан гы­на, гай­бәт һәм кәт­тә­лек өчен ха­лык­ка җим сый­фат­та таш­лан­ган хә­бәр бул­мас­ка ти­еш ке­бек. Ял­гыш­ма, алар бе­лән бер­гә ат­ла! Га­зе­та­лар шул хак­та ка­бат­ла­на-ка­бат­ла­на яза­лар тү­гел­ме соң? Ха­лык­ны юри са­таш­тыр­мый­лар­дыр бит ин­де?

“Гар­ворд” иде­я­се кү­ңел­не би­ли бар­ды. Ул та­тар мә­га­ри­фе үсе­ше­нә ыша­ныч вәгъ­дә итә иде. Бү­тән уку йорт­ла­рын­нан эш эз­ләү ту­рын­да уй­лар кү­ңел­гә кер­сә дә, “Гар­ворд” иде­я­се аны ку­ып чы­га­ра бар­ды. Ә мо­ның “җим­ле кар­мак” кы­на икән­ле­ге­нә, ха­лык­ны ты­ныч­лан­ды­ру өчен уй­лап чы­га­ры­лу­ы­на бе­раз шик ту­са да, бу шау­лы сүз­ләр­гә, хак­тан да шу­лай бул­ма­гае дип, бик тә ыша­на­сы да ки­лә иде.

VIII

Ав­густ ае­ның иң ма­тур көн­нә­ре авы­ру­да узыл­ды. Нер­в­лар би­реш­те. Үз хә­лем хәл бу­лып, җан га­зап­ла­рын тә­нем­нең ше­ше­нүе алыш­тыр­ды. Са­вы­гу­га та­ба ба­ра ал­ма­вым хәс­рәт өс­те­нә авыр­лык өс­тә­де. Ин­де эш­кә чы­гар­га да ва­кыт җит­те. Үз хә­лем­не, югый­сә, үзем ге­нә бе­лә идем.

“Я­ңа уни­вер­си­тет”­та ка­фед­ра уты­ры­шы­на җый­ды­лар һәм ха­лык де­пу­та­ты да бу­лып ин­де икен­че ча­кы­ры­лы­шын эш­ләү­че мө­ди­ре­без, сө­е­не­чен дик­тор та­вы­шы бе­лән һәм­мә­без­гә җит­кер­де. Әм­ма бар­ча­быз­га да эш та­бып бе­те­рү мөм­кин тү­гел­ле­ген аң­ла­тып, хәс­рәт­лә­нү­ен дә бел­дер­де.

Бер­ни­чә көн­нән ис­ке кол­лек­ти­вы­быз хә­зер­ге рек­то­ры­быз бе­лән ка­бат оч­раш­ты, ми­нистр­ның бу юлы урын­ба­са­ры кил­гән иде, ул исә һәр­кем­гә дә эш та­бып би­рер­без дип сөй­ләп, кү­ңел­ләр­не ты­ныч­лан­дыр­ды. Ә ми­нем үзе­мә исә, ка­фед­ра­гыз­дан өч укы­ту­чы­гыз­га урын бул­мас, ди­де­ләр. Яңа рек­то­ры­быз­ның кар­шы­сы­на ки­леп:

— Мин уни­вер­си­тет­ка кү­чү-күч­мә­вем­не ка­фед­рам­ның һәр вә­ки­лен эш­кә алу­ы­гыз­дан соң гы­на хәл итә алам! Әгәр дә алар­ның бар­ысын да ала­сыз икән, мин дә сез­гә укы­тыр­га ки­ләм!— дип бел­дер­дем.

Ул җа­вап та­бал­мый­ча ап­ты­ра­ды, әйе дип тә, юк ди­я­рәк тә әйт­мә­де. Сүз­лә­рем­не ише­теп то­ру­чы­лар, алар­ның асы­лы­на тө­ше­нә ал­мый­ча:

— Сез­гә бор­чы­лыр урын юк. Сез­не уни­вер­си­тет­ка эш­кә ала­лар, исем­ле­ге бил­ге­ле ин­де,— ди­де­ләр.

Алар­га җа­вап бир­мә­дем. Үзем­не эш­кә ча­кыр­мас­лар дип ба­шы­ма да ки­тер­гән юк­лык­тан, бу хак­та бор­чыл­мый да идем.

Уни­вер­си­тет рек­то­ры исә:

— Ярар, ул мәсь­ә­лә­не уй­лар­быз!— ди­де.— Бәл­ки әле һәм­мә­гез­гә дә эш бу­лыр!

Сү­зен бе­тер­гә­нен­дә, без­нең юк­ка чы­га­рыл­ган инс­ти­ту­ты­быз рек­то­ры аны:

— Кит­тек-кит­тек!— дип ашык­ты­ра баш­ла­ды. Алар ишек ар­тын­да югал­ды­лар.

Кем­нең кай­сы як­та һәм нин­ди җы­рны җыр­лау­чы икән­ле­ген бе­леп тә, аң­лап та бул­мый иде. Ачу­ым кил­де. Кү­ңе­лем­не ты­ныч­лан­ды­ру өчен буш урын­дык­ка ба­рып утыр­дым. Бер­ төр­кем га­лим-го­ла­мә, ни­гә­дер яны­ма җы­е­лы­шып, җа­вап­ла­рын үзем дә күз ал­ды­ма ки­те­рер­гә мөм­кин бул­ма­ган со­рау­ла­рын яу­ды­ра баш­ла­ды­лар:

— Ки­лер көн­нәр ба­ры­сын да күр­сә­тер, яшик әле, кү­рер­без!— дип ке­нә алар­га ки­ңәш би­рә ала идем. Һәм шу­лай эш­лә­дем дә.

 

IX

Шал­ты­ра­тып әйт­те­ләр, мо­ңар­чы ка­фед­рам­да эш­лә­гән һәр­бер укы­ту­чы­быз­га да эш сә­гать­лә­ре та­был­ган. Ди­мәк, бе­ре­без дә эш­сез кал­ма­ган­быз.

Бу ка­нә­гать­лә­нер­лек хә­бәр иде. Мо­ңа ка­дәр сөй­лә­неп ки­лен­гән сүз­лә­ре ха­та бу­лып чык­кан, исәп-хи­сап­ны алып бе­тер­ми­чә ге­нә фи­кер йөрт­кән­нәр, юк­тан буш­ка “тел те­гер­мән­нә­рен” әй­лән­дер­гән­нәр. Ә бәл­ки үз та­выш­ла­ры­на, сүз ку­әт­лә­ре­нә мө­киб­бән ки­тү­лә­ре ар­ка­сын­да шу­лай бу­тал­ган бул­ган­нар­дыр?

Кем-кем, әм­ма мин яңа җи­тәк­че­лек­нең без­гә та­ба мах­сус бе­рен­че адым яса­вын аң­лый һәм хуп­лый идем. Мон­дый кө­тел­мә­гән “шәф­кать­ле­лек” нәр­сә бе­лән бул­са да бәй­лә­нер­гә ти­еш. Хик­мә­те ба­ры ях­шы ат­лы­лык өчен ге­нә икән, их­лас га­мәл­ләр­дән тү­гел ин­де ул. Әм­ма алар­ның мәр­хә­мә­те без­нең та­раф­тан да уңай бә­я­лә­нер­гә бу­рыч­лы.

Җы­е­лы­шып ки­ңәш­тек тә, “я­ңа” уни­вер­си­тет­ка эш­кә кү­че­рү­лә­рен со­рап га­ри­за­лар яз­дык. Бу рә­веш­ле га­мәл кыл­ган­да, “лик­ви­да­ци­я” бе­лән бәй­ле би­ре­лә тор­ган ком­пен­са­ци­я­дән ко­ла­к ка­га­ча­гы­быз­ны да бе­лә идем.

Һәм­мә­без­не бер­гә рек­тор­ның үзе­нә ча­кырт­ты­лар. Әм­ма ул көн­не без­не ка­бул итә ал­ма­ды. Мәм­нүн хә­ле­без­дә ко­ри­дор­да тор­дык-тор­дык та, та­ра­лы­шу­ны мәс­ли­хәт кү­реп, өй­лә­ре­без­гә кай­тып кит­тек. Ин­де эт тип­ке­се­нә ка­лу­ы­быз да хак иде.

Икен­че көн­не та­гын ча­кырт­ты­лар. Сә­гать ун­га ки­леп җи­тәр­гә. Рек­тор­га! Ту­гыз­дан ук аның ишек тө­бе­нә ки­леп ба­су­чы­лар да бар иде. Әм­ма алар ун­бер­дән соң гы­на ка­бул ит­те­ләр.

“Я­ңа” рек­то­ры­быз Хә­лил Гал­лә­мо­вич­ның җәе ях­шы үт­кән­гә ох­шый иде. Ко­яш­та туй­ган­чы “пеш­кән”, ту­лы бә­дән­ле бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, ни­гә­дер ул ми­ңа юка тән­ле ке­ше­дер сы­ман то­ел­ды. Бу аның сы­ны һәм ру­хы бе­лән тү­гел, бәл­ки акы­лы­на да бәй­ле бу­лыр­га ки­рәк. Мон­дый ке­ше­ләр үз­лә­ре­нең кем­ле­ген юга­ры бә­я­ләү­чән, тор­мыш­ка нык­лап ябы­шу­чан ин­де, аны­сы.

Бә­я­дә ке­ше ял­гы­шу­чан ул. Хә­лил Гал­лә­мо­вич үзен ты­ныч хо­лык­лы, зы­я­лы шә­хес итеп тот­ты. Тик ни­гә­дер аны “Пер­чәт­кә Хәлил” дип атый­сы ки­леп кит­те. Бу фи­ке­рем кү­ңел­гә ел­маю иң­дер­де. Дә­рә­җә ия­се ке­ше­ләр ту­рын­да ки­ре­сен уй­лап, шул фи­ке­ре­мә ыша­нып, кем­лек­лә­ре­нә ка­ра­та хөр­мә­тем­не юк­ка чы­га­ра тор­ган га­дә­тем бар. Бу юлы да шу­лай бул­ды. Бу сә­бәп­тән эн­дәш­ми уты­ру­ны уңай­рак күр­дем. Мин аңа ка­фед­рам укы­ту­чы­ла­ры­ның һәм­мә­се­нә дә эш сә­гать­лә­ре та­бу­ла­ры өчен рәх­мә­тем­не җит­ке­рер­гә ти­еш идем. Әм­ма уры­ным­ны ишек янын­да сай­ла­дым, түр­гә баш­ка­лар­ны кер­тү­ем сүз­лә­нер өчен ми­ңа кир­тә ту­дыр­ды. Шу­лай бу­луы ях­шы­рак иде.

Ул һәм­мә­без бе­лән дә ка­на­ты ас­ты­на кер­тер­гә “җы­ен­ган” яңа де­ка­ны­быз ал­дын­да­гы кә­газь­ләр һәм до­ку­мент­ла­ры­быз кү­чер­мә­лә­ре яр­дә­мен­дә, үзе­без­нең дә исем­нә­ре­без­не атау­ла­ры­быз­ны ин­карь ит­ми­чә, ае­рым-ае­рым та­ны­шып чык­ты. Сөй­лә­шү мөм­кин ка­дәр зат­лы алып ба­рыл­ды, ки­ре кай­та­рыл­ган сүз­ләр бул­ма­ды. Ба­ры тик мин ге­нә үзем­не җа­ны изел­гән авыр ке­ше итеп той­дым. Бу га­мәл­ләр­дә ни­гә­дер их­лас­лык, дө­рес­лек, саф­лык юк­тыр сы­ман то­ел­ды. Рия­лы­лык, ике­йөз­ле­лек, ял­ган эче­нә ба­ша­як чу­мып-ба­тып ма­таш­кан ке­бек­без.

 

X

Ин­де уку­лар баш­лан­ды, без дә бер ат­на­га со­ңа­рып укы­ту эш­лә­ре­нә ке­реш­тек.

Әм­ма әле­гә без­не эш­кә ал­ма­ган­нар, ка­бул итү­лә­рен үтен­гән га­ри­за­ла­ры­быз­га рек­тор шә­рәф­ле им­за­ла­рын са­лыр­га ашык­ма­ган бу­лып чык­ты. Аның та­гын да һәм­мә­без бе­лән ае­рым-ае­рым сөй­лә­шер­гә ти­еш­ле­ге бил­ге­ле иде. Ка­бул итү бүл­мә­се тө­бе­нә ки­леп, сәр­кә­тип ха­ным­га кем­ле­гем­не, ни сә­бәп бе­лән алар кар­шы­на ки­лү­ем­не җит­кер­дем. Кө­теп то­рыр­га ку­шыл­ды.

Хә­лил Гал­лә­мо­вич ка­бул ит­кән­дә шак­тый ты­ныч­ла­ныр­га, дөнь­я­лык­ка хәй­ран­лык кыл­мау дә­рә­җә­се­нә җи­тел­гән иде. Алар­ның кар­шы­на ки­те­рел­гән йо­мы­шым­ны әйт­тем:

— Эш­кә алу­ы­гыз ха­кын­да бел­де­реп им­за­гыз­ны сал­са­гыз иде?

Алар ми­ңа уты­рыр­га урын күр­сәт­те­ләр. Чын кү­ңел­дән сөй­лә­шеп алыр­га иде исәп­лә­ре. Сүз эчен­дә икен­че­се куз­га­ты­лып:

— Сез уни­вер­си­тет­ны “Та­тар Гар­вор­ды” итә­чәк­без, ди­де­гез. Га­зе­та­лар­да һәм те­ле­ви­зи­он яңа­лык­лар­да бу ту­ры­да әйт­кән­нә­ре­гез күп яң­гы­ра­ды. Әм­ма уку план­на­ры­гыз­ны яңа­дан ка­рар­га ки­рәк бу­лыр ке­бек. Йом­шаг­рак кү­ре­нә­ләр!— ди­дем.

Ту­ры сүз­не кыз­ган­мый тор­ган ке­ше­ләр­дән бу­лу­ым өчен ми­не “у­ңай­сыз”, хәт­та “җай­сыз ке­ше”, ди­ләр. Мон­дый бә­я­не би­рү­че­ләр бе­лән ки­ле­шәм, шу­шы юнь­сез ягым­ны үзем дә бе­ләм, әм­ма үз­гә­рә ал­мам­дыр ин­де.

Ту­ры сү­зем­не хөр­мәт­ле рек­тор ко­ла­гы­на җит­ке­рер­гә иде исә­бем. Шул ту­ры­да уй­лап кар­шы­ла­ры­на кер­дем. Мак­са­ты­ма иреш­тем. Тик алар үз фи­кер­лә­рен әй­тер­гә ашык­мас­лар ке­бек иде, уй­лар­лар, дә­лил­лә­рем­не со­рар­лар. Бәл­ки тәкъ­дим­нә­рем дә бар­дыр әле? Ише­тә­се­лә­ре ки­лер.

Әм­ма хөр­мәт­ле рек­тор әфән­де­без:

— “Гар­ворд”?.. “Та­тар Гар­вор­ды” бу­ла­чак без­нең уни­вер­си­те­ты­быз ди­гән сүз­ләр­не бер­ва­кыт­та да әйт­кә­нем юк. Аны жур­на­лист­лар гы­на уй­лап чы­гар­са ин­де... Күр­сә­те­гез ми­ңа шул га­зе­та­ны!— ди­де, сүз­лә­рен­дә ты­ныч ка­лыр­га те­ләп. Әм­ма кү­ңе­лен куз­га­тыр­га өл­гер­гән идем ин­де. Шун­лык­тан:

— Уни­вер­си­тет­та яңа бел­геч­лек­ләр ача ала­быз, бул­ган­на­рын та­гын да ки­ңәй­тер­гә мөм­кин!— ди­дем, бо­ла­ры ал­да­гы­ла­ры­ның дә­ва­мы иде.

Рек­тор әфән­де­без ки­леш­те­ләр. Хәт­та әдә­би­ят­ны яра­ту­ла­ры ха­кын­да сөй­ләп ал­ды­лар. Ахыр­да, үз ва­кыт­ла­ры­ның ча­ма­лы икән­ле­ген әй­теп, бу мәсь­ә­лә бу­ен­ча рек­тор яр­дәм­че­се­нә ке­реп сөй­лә­шер­гә куш­ты­лар:

— Аңар­га фи­кер­лә­ре­гез­не җит­ке­рер­сез, ми­нем исем­нән. Яңа бел­геч­лек­ләр ачу бу­ен­ча эш­ләр­не тиз­ләт­сен­нәр. Бер ай ва­кыт эчен­дә баш­ка­рып чы­гы­гыз!

Алар­ның сү­зен әмер­лә­ре бу­ла­рак ка­бул ит­тем. Сәр­кә­тип ха­ным, рек­тор әфән­де­без­не озак­ка­рак тот­кар­ла­вым­ны ярат­мый­ча бу­лыр, ишек­тән ки­леп кер­де. Мин, га­фу үте­неп, га­ри­зам­ны алар­дан алып чы­гып ки­тәр­гә ти­еш­ле­гем­не бел­де­реп, рек­тор­га го­зе­рем­не ка­бат­ла­дым. Шун­да шә­рәф­ле им­за­ла­рын га­ри­за­ма сал­ды­лар. Ва­кыт­ла­рын алып йө­рү­ем өчен та­гын да га­фу үте­неп чы­гып кит­тем.

Кү­ңел ту­лы шик­лә­нү, ап­ты­рау һәм хәй­ран итү өер­мә­се­нең шык­сыз­лык тан­та­на­сы иде. Үзем­нең бер­кем дә тү­гел­ле­гем­не аң­лау һәм тою җа­ным­ны кис­кә­лә­де. Әле ки­чә ге­нә ка­фед­ра мө­ди­ре, про­фес­сор, фән­нәр док­то­ры, рек­то­рат һәм гыйль­ми со­вет әгъ­за­ла­ры, ша­гыйрь һәм язу­чы бу­лып та, бү­ген бер­кем дә тү­гел идем. Гү­я­ки гү­ре­нә ил­теп ыр­гы­тыл­ган мә­ет­мен, тор­мыш­ка ки­рәк­сез һәм ярак­сыз­мын. Си­зе­нәм, яз­мыш те­ат­ры ми­нем һәм ми­нем ке­бек йөз­ләп ке­ше бе­лән хә­тәр уен уй­ный. Аның бу ша­яр­ту­ын тук­та­тыр­га бе­ре­без­нең дә ку­лын­нан кил­ми, яр­дәм итәр­гә алы­ныр из­ге көч тә юк. Ба­та ба­ра­быз, то­ты­ныр са­лам да та­бал­мый­быз. Һәм­мә­без хәй­ран итү­дә, аң­сыз хәл­дә. Гү­я­ки без­нең бе­лән күз­ бәй­ләш уе­ны уй­ный­лар. Мо­ңа кай­сы­быз, ке­ме­без ла­ек­лы? Бәл­ки уй­нау­чы­лар үз­лә­ре дә ни кыл­ган­на­рын бел­ми­ләр, су­кыр­лар­дыр?

Ә яз­мыш ла­ек­лы­мы-тү­гел­ме ди­гән со­рау­ны би­реп тор­мый икән ул. Ан­да вөҗ­дан га­за­бы юк. Ба­ры кө­лү, мыс­кыл­лау, усал ша­яр­ту гы­на бар.

Яз­мыш — Ал­ла­һы тә­га­лә ку­лын­да­гы көч ул. Ке­ше хәт­та их­ты­я­ры­на та­нып кы­на да үз ди­гә­нен эш­ли ал­мас­ка мөм­кин икән. Ә, югый­сә, баш­ка­ча­рак уй­лый идем: имеш, адәм ба­ла­сы үз их­ты­я­ры бе­лән яз­мы­шын тө­зү кө­че­нә ия!

Кая ди ул? Ме­нә ни­чек ки­те­реп кыс­ты да миз­гел эчен­дә аң­ны да, кем­ле­гем­не дә, мәр­тә­бә­не дә ал­ды. Кул­да ба­ры тик мин­-мин­лек ке­нә кал­ды. Үзе­гез бе­лә­сез, ә мин­-мин­лек бе­лән ге­нә һич­нәр­сә җи­мер­теп бул­мый, ба­шың­ны ва­ту­дан гай­ре.

Бо­ла­рын ук бел­ми, әле­гә­чә күз ал­ды­на ки­те­рә ал­мый идем. Ин­де шу­шы акыл са­ба­гы бе­лән җан­ны изә, га­зап­лый. Тә­нем бо­гау эчен­дә, җа­ным ти­рән ка­раң­гы зин­дан­да ке­бек.

Аң­ла­дым, тәкъ­дир­нең усал уе­ны ал­дын­да бән­дә бер­кем дә тү­гел икән. Хак шул, дө­рес ул: яз­мы­шың­ны сы­ер сөз­сә, че­бен ке­бек ду­лап кы­на тә­рә­зә­не ва­та ал­мас­сың! Шу­шы ми­кән­ни Ал­ла­һы­ның рә­хим-шәф­ка­те?

Бәл­ки яз­мыш юри ге­нә сы­ный һәм үр­ти тор­ган­дыр? Бәл­ки ул ки­лә­чәк көн­нәр­дә би­рә­чәк мәр­тә­бә һәм дә­рә­җә­лә­ре­нә шу­шы­лай әзер­ли­дер?

Эһ, юк икән шул, юк!

XI

Рек­тор әфән­де­без үзе куш­кан­га гы­на про­рек­то­ры­ның ише­ге тө­бе­нә кил­дем. Алар­да без­нең әле­ге дә ба­я­гы юк ител­гән инс­ти­тут­та берь­ю­лы де­кан да, ка­фед­ра мө­ди­ре дә, баш­ка­сы да бул­ган, мон­да да шул ук мәр­тә­бә­лә­рен­дә кал­ган ха­ным уты­ра иде. Җәй буе рек­тор­га тә­лин­кә тот­кан дип сөй­ли­ләр үзен. Хак тү­гел­дер лә!

Алар ан­да ни­дер ки­ңә­шә­ләр дә ки­ңә­шә­ләр. Сә­гать көн­дез­ге ике.

Сәр­кә­тип ха­ным про­рек­тор­ның ка­бул итә­чә­ген әйт­те, әм­ма кө­теп то­рыр­га куш­ты.

Ва­кыт­ның ак­рын кый­мыл­да­вын ишек тө­бен­дә сак­лау­чы­лар гы­на бе­лә. Ә мин бе­рен­че сә­га­тем­дә үк ал­җып һәм ап­ты­рап бет­тем. Бул­ма­ды бу дип ин­де то­рып кит­мәк­че идем, ярар ин­де ди­я­рәк, үзем­не ка­бат ты­ныч­лан­дыр­дым. Бү­ген үк рек­тор­ның сүз­лә­рен про­рек­то­ры­на җит­ке­рер­гә, алар бе­лән сөй­лә­шеп алыр­га, уни­вер­си­тет­ның нин­ди юл ал­ган­да уңыш­лы бу­ла­ча­гын аң­ла­тыр­га ти­еш­мен. Перс­пек­ти­ва­лар­ны ул үзе дә ях­шы бе­лә­дер. Фи­кер­лә­рем­не ка­ләм очы­на ал­ма­гае! Өмет — зур, өмет­не ки­сү һәм ки­сү­че­ләр Шай­тан бу­ла­лар алар!

Сә­гать дүрт тә, биш тә җит­те. Про­рек­тор­ның сәр­кә­ти­бе, эш сә­га­те чы­гу­га, җы­е­нып ал­ды да, кө­тәр­гә ку­шып кай­тып кит­те. Мин урын­дык бе­лән то­таш­кан хә­лем­дә, куз­га­ла ал­мый­ча уты­ра бир­дем. Һәм ме­нә эч­ке як­та хә­рә­кәт ба­рын бел­де­реп урын­дык­лар аяк­лан­га­ны ише­тел­де. Ул да тү­гел, ишек­тән кү­рен­гән зат­лы ха­ным:

— Сез­гә мон­да ни кал­ган?— ди­я­рәк, авыр ка­рап, мыс­кыл­лы со­ра­вын таш­ла­ды. Җа­ва­бым­ны ише­тер­гә исә­бен­дә юк иде­ме, ар­тын­нан чык­кан про­рек­тор бе­лән ка­бат бер кат хуш­ла­шып, ха­лык әйт­меш­ли, та­вык­ча йө­ре­ше бе­лән ки­теп бар­ды. Мө­га­ен ачу­ым кил­гән чак бул­ган­дыр, га­фу ит­сен, мин аны бу ва­кыт­та күз ка­ра­шым­ның хәй­ран­лы­гын­да оза­та кал­дым.

Про­рек­тор үзе­нә ке­рер­гә тор­ган баш­ка һич­кем­нең юк­лы­гын бе­леш­кән­нән соң гы­на ка­би­не­ты­на ча­кыр­ды. Алар­ның ва­кы­тын­нан ал­да та­кы­рай­ган ба­шы, ит­ләч йө­зе, авыр гәү­дә­се, юка ел­маюы әл­лә кем­ле­ген та­гын да арт­ты­ра, үзен ял­ны бел­ми эш­ли тор­ган ке­ше итеп күр­сә­тә иде.

Ми­нем алар­да озак­лап уты­рып чы­гар­га те­лә­гем­дә бул­ма­ган­лык­тан, мәсь­ә­лә­не “мө­ге­зен­нән то­тып” сөй­лә­шер­гә ит­тем. Әм­ма сүз­гә ке­ре­шү­е­мә үк алар­дан ин­карь ишет­кәч, хәй­ран­га ка­ла бар­дым. Шу­лай да баш­ла­ган сөй­лә­шү­не ахы­ры­на ка­дәр ил­теп җит­ке­рер­гә ты­рыш­тым:

— Бо­лар ха­кын­да рек­то­ры­быз Хә­лил Гал­лә­мо­вич, шу­шы ай эчен­дә га­мәл­гә кер­тер­гә, мо­ны сез­гә җит­ке­рер­гә куш­ты,— ди­дем.— Уку план­на­рын әзер­лә­тү бе­лән мәш­гуль икән­сез!..

— Юк!— ди­де, кырт ки­сеп про­рек­тор әфән­де­без, ку­лын­да­гы ка­лын ал­тын сә­га­тен бе­лә­ген­дә әй­лән­дер­гә­ләп.— Хә­лил Гал­лә­мо­вич ан­дый сүз әйт­мәс, алай уй­лый ал­мас!

Мин ки­нәт шым бул­дым. Нәр­сә ди бит, ә? “Хә­лил Гал­лә­мо­вич­ның алай уй­лар­лык ба­шы юк!”— ди­де тү­гел­ме?

Һәр­хәл­дә алар­ның әйт­кән­нә­рен­нән шу­лай аң­ла­шы­ла иде.

“Мон­да ниш­ләп йө­рим соң әле мин?”— ди­гән со­ра­вым да шун­да ук кү­ңе­лем­не би­ләп ал­ды, хә­зер га­фу үте­нер­гә дә чы­гып кы­на ки­тәр­гә ин­де!

Шу­лай эш­ләр­гә ти­еш­ле­гем­не акы­лым бе­лән аң­лап ал­сам да, кү­ңе­ле­мә үт­кә­рә ал­мый­ча йө­дә­дем: “Бо­лар­га бер­ни дә ки­рәк­ми бит! Мо­ңа ка­дәр ни­чә­мә ел­лар бу­е­на шу­шы күн урын­дык­ла­рын­да уты­рып, әгәр бул­ды­ра ал­са­лар, гөр­ләп үсеп кил­гән ике инс­ти­тут­ны үз­лә­ре­нә куш­мый­ча да “Та­тар Гар­вор­ды” дә­рә­җә­се­нә иреш­кән бу­лыр­лар иде ин­де. Элек­тән юк икән, хә­зер ге­нә көл­дән ал­маз дә­рә­җә­се­нә ире­шә ал­мас­лар!”

Кү­ңел­сез, бик кү­ңел­сез иде ми­ңа бу ми­нут­лар­да. Нәр­сә дип тә әй­теп бул­мый ин­де бо­лар­га, за­ма­на ала­ша­сы­ның озын дил­бе­гә­се кул­ла­рын­да. Мо­ңа ка­дәр дөнь­я­ла­ры ни­чек кил­сә, мон­нан соң да шу­лай ба­ра­чак. Тик үз­лә­ре ге­нә, кү­ңел­лә­ре өчен­дер ин­де, ар­ба­ла­рын­да утыр­ган ки­леш әле җыр суз­га­лап алыр­лар, әле сөй­лән­гә­ләп ма­та­шыр­лар. Алар­га ко­лак куй­ган ке­ше әл­лә бу­лыр, әл­лә юк? Хә­ер, мон­да ни эш­лә­ре бар? Бү­ген ни әйт­сә­ләр, ир­тә­гә шу­лар­ны та­кыл­дап тор­ган га­зе­та, ра­дио, те­ле­ви­де­ние ал­да­гы көн­нәр­гә, яңа сүз­ләр, дөнья хә­бәр­лә­рен эз­ләп та­бып, бо­ла­рын оны­тыр­га өл­ге­рер. Ә ан­на­ры баш­ка­ла­ры ки­рәк бу­лыр. Бо­лар аны­сын да та­бар­лар. Әй­тер­ләр, вәгъ­дә­ләр итәр­ләр. Ис­ке­лә­рен ис­лә­ре­нә тө­ше­рер­лек ке­ше­ләр дә бул­мас. “Ис­ке­не кем ис­кә­рә, шу­ның кү­зе чык­сын!”— ди­ләр­ме әле урыс­лар?

Урам­да озын­нан да озын­рак көз иде. Ул бы­ел ав­густ ур­та­ла­рын­да ук ки­леп, но­ябрь баш­ла­ры­на­ча ко­яш­лы һәм ко­ры тор­ды. Агач­лар үз­лә­рен бер дә кыш кил­мәс төс­ле ямь-яшел һәм бә­хет­ле итеп той­ды­лар. Хә­ер, адәм ба­ла­ла­ры да тиз­дән сал­кын, кар­лы-бу­ран­лы кыш җи­тә­чә­ген оныт­кан ке­бек иде­ләр. Һәм ме­нә ки­нәт ки­те­реп бәр­гән бе­рен­че су­ык­лар ук кем­нең кем икән­ле­ген, нәр­сә­нең нәр­сә бу­лу­ын аң­лар­лык хәл­ләр­гә җит­кер­де. Агач­лар, бер төн, бер көн эчен­дә, яф­рак­ла­ры ку­ы­ры­лып, шә­рә кал­ды­лар, ел­га-кү­лләр­нең өс­тен боз эл­пә­се кап­ла­ды. Мо­ңа ка­дәр­ле: “Без мәң­ге шиң­мә­без!”— ди­гән һәм са­та­шып көз­дә бал­кыр­га ма­таш­кан са­ми­ми чә­чәк­ләр, кая ди ул җи­меш­лә­нү, кы­сыр хәл­лә­рен­дә баш­ла­рын са­лын­ды­рып тө­шер­де­ләр. Ә югый­сә, яшәү ал­да иде. Озын көз­дә җир­не ял итә, ди­ләр, ки­лә­се үз­гә­реш­ләр ал­дын­нан!

Хә­е­ре бе­лән кил­сен кы­шы, аны­сы да үтеп ки­тәр, та­гын яз баш­ла­ныр... Җә­е­нә ге­нә ерак­тыр сы­ман.

Ин­де уку-укы­ту­лар үз чи­рат­ла­ры бе­лән баш­ла­нып, дә­рес ар­ты дә­рес­ләр, лек­ци­я­ләр ки­лә то­рып, укы­ту про­цес­сы дә­вам ит­те. Мин дә үз эш­лә­ре­мә ке­реп чум­дым, ис­ке яз­ма­ла­рым­ны яңарт­тым, бү­тән­нә­рен яз­дым, фән­ни-тик­ше­ре­нү эш­лә­рем­не дә ка­бат тәр­тип­кә са­лып, тер­ге­зеп җи­бә­рә­сем бар иде. Үзе­гез бе­лә­сез, бер тук­та­лып кал­ган тә­гәр­мәч­не әй­лән­де­рә баш­лар өчен шак­тый көч са­рыф ите­лә. Ә ан­на­ры — ки­тә ул...

Шу­шы уку йор­тын­да укы­тып ка­лыр­мын­мы, әл­лә баш­ка­сы­на кү­чәр­мен­ме — әле­гә мин мо­ны анык кы­на бел­мим. Шу­лай ук җа­вап та та­ба ал­мыйм: усал уен­ны яз­мыш ми­нем һәм хез­мәт­тәш­лә­рем бе­лән ни өчен уй­на­ды икән?

Бө­ек “ку­шы­лу” га­лә­мәт­лә­ре бәл­ки бо­лар бе­лән ге­нә бет­мә­гән­нәр­дер, әм­ма кал­ган­на­ры­ның ник­тер әһә­ми­я­те юк­тыр ке­бек то­ел­ды.

Ок­тябрь, 2005.

 

СӘ­ЛА­МӘ­ГА­ЛӘЙ­КҮМ, “И­ШАН ХӘЗ­РӘТ­ЛӘ­РЕ”!

Хи­кәя

Аның әл­лә кем­ле­ге йө­зе­нә чык­кан иде. Әм­ма ул бер­ва­кыт­та да та­би­гый бу­ла ал­ма­ды, ясал­ма­лы­гы да җан­ны изә тор­ган ясал­ма­лык. Югый­сә үл­чәп ке­нә сөй­лә­шә ин­де ме­нә, ки­ем-са­лы­мы­на да ту­зан тө­шер­ми, сә­ла­мәт­ле­ген дә сак­лый, чис­та да, пөх­тә дә. Әм­ма ни өчен­дер бо­лар һәм­мә­се ясал­ма чы­га, та­би­гый тү­гел. Ке­ше­нең зы­я­лы­лы­гы йө­зе­нә эч­тән бә­реп то­ру­чан бу­ла, ә мо­ны­кы — баш­ка­лар­дан үзе­нә хөр­мәт­не та­лап алу­га ко­рыл­ган. Әй­теп ка­ра син аңар­га кем­ле­ген, шун­да ук ба­шы­ңа кун­ды­ра, изеп ке­нә ки­тә.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных