Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памфлет 10 страница




Аны хез­мәт­тәш­лә­ре эл­гә­ре­рәк “И­шан хәз­рәт­лә­ре” дип йөр­тә иде­ләр. Ә хә­зер — юк, җөрь­әт ит­ми­ләр, чөн­ки за­ма­на­лар үз­гәр­де; ул ва­кыт­лар­да “и­ша­ны­быз” фән­ни хез­мәт­кәр ге­нә иде, ә хә­зер — гыйль­ми тик­ше­ре­нү инс­ти­ту­ты ди­рек­то­ры.

Ә мин аның бу дә­рә­җә­гә ни­чек мен­гән­ле­ген бик ях­шы бе­ләм. Сү­зем дә шул ту­ры­да бу­лыр.

I

Яңа урын­га эш­кә кү­чеп, Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ның, ак­ны ка­ра­дан ае­ра баш­лап, әле ге­нә ое­шып җитеп ма­таш­кан чак­ла­ры иде. Ул ара­да Мәс­кәү­дән тик­ше­рү ки­леп тө­шеп, аның яңа эш уры­ны бул­ган юга­ры уку йорт­ы­ның энә­сен­нән-җе­бе­нә­чә ба­рып җит­те­ләр. Гый­лем­хан Са­би­ро­вич ка­фед­ра мө­дир­ле­ген­дә бу­луы сә­бәп­ле, алар­ның һәм­мә та­ләп­лә­ре­нә буй­сы­нып, инс­ти­тут­­ның дә­рә­җә­се өчен ут­тай янып, шул ук ва­кыт­та җи­теш­мә­гән як­лар­ны да бар­лап, үзе һәм ва­зи­фа­сы өчен ки­рәк­ле тәҗ­ри­бә­ләр­не, күр­сәт­мә­ләр­не ал-ял бел­ми туп­лый тор­ды. Шу­шы­лай ай­дан ар­тык ва­кы­т үтеп кит­те. Кич­лә­рен лек­ци­я­лә­рен яз­ды, көн­дез­лә­рен алар­ны сту­дент­ла­ры­на укый бар­ды. Ба­ша­як эш­кә чу­мып яшә­де. Иң ки­рә­ге — мон­да аның үзе­нә ошый. Җит­мә­сә фи­кер сан­ды­гы шып­лап ту­ты­ры­ла тор­ды. Ни­чек ва­кыт җит­кер­гән­дер, бил­ге­сез, әм­ма өл­гер бу­лыр­га ты­ры­ша иде ул.

Ә, әйе, инс­ти­тут ди­мәк­тән, уку­чым, ал­дан ук бел­де­реп куй­ма­га­ным өчен га­фу үте­нәм, алар ике төр­ле бу­ла­лар. Алар­ның бер­лә­ре — юга­ры уку йор­ты, ан­да сту­дент­лар бе­лем ала­лар, до­цент һәм про­фес­сор­лар мон­да лек­ци­я­ләр алып ба­ра­лар. Инс­ти­тут­лар­ның икен­че төр­ле­лә­ре исә гыйль­ми тик­ше­ре­нү эш­лә­ре бе­лән шө­гыль­лә­нә­ләр, бо­лар­да эш­ләү­че­ләр­не фән­ни хез­мәт­кәр­ләр дип атый­лар. Бе­рен­че­лә­ре­нә рек­тор­лар баш­лык ит­сә, икен­че­лә­ре­нә — ди­рек­тор­лар. Асыл­да фән­ни тик­ше­ре­нү эш­лә­ре алар­ның ике­сен­дә дә алып ба­ры­ла, әм­ма гыйль­ми тик­ше­ре­нү инс­ти­тут­ла­рын­да сту­дент­лар­ны укыт­мый­лар. Кыс­ка­сы, бо­лар ике­се ике дөнья, әм­ма бер­дәй фән дөнь­я­ла­ры бу­лып то­ра­лар.

Мәс­кәү инс­пек­тор­ла­ры, Гый­лем­хан Са­би­ро­вич эш­ли баш­ла­ган юга­ры уку йор­ты сту­дент­ла­ры­ның бе­ле­ме­нә ка­нә­гать­ икән­лек­лә­рен бел­де­реп, үсеш мөм­кин­лек­лә­ре бар­лы­гын да рек­то­рат­ка җит­ке­реп, кем­лек ар­ба­ла­рын­да ки­теп бар­ды­лар. Инс­ти­тут­ның һәр га­ли­ме­нә һәм мө­гал­ли­ме­нә йөк­лә­те­леп кал­ды­рыл­ган би­хи­сап күп төр­ле эш­ләр­дән гый­ба­рәт бу­рыч­лар­ны һәм­мә­се­нә бер­гә­лә­шеп тар­тып ба­рыр­га кал­ды. Җит­мә­сә, кай­дан чык­кан сүз бул­ган­дыр, уку йорт­ла­ры­ның “Та­тар” исе­ме бе­лән ата­луы тик­ше­рү­че­ләр­гә оша­ма­ган икән ди­гән сүз та­ра­лып, мо­ңа ка­дәр үз­лә­рен һәр­хәл­дә мәгъ­рур то­ту җа­ен ка­ра­ган укы­ту­чы­лар­ның кү­ңе­ле­нә тәф­тиш-бор­чы­лу утын сал­ды. Әм­ма вак­лык­лар­дан өс­тен ка­лыр­га ти­еш иде­ләр. Шә­һәр­нең һәм­мә юга­ры уку йорт­ла­ры “Ка­зан” дип баш­ла­нып ки­теп, ә чит рес­пуб­ли­ка­лар­ны­кы, мә­сә­лән, Че­бок­сар­да исә “Чу­аш”, Уфа­да­гы­лар “Баш­корт” бул­са да ярый, әм­ма Ка­зан­да “Та­тар” ди­гән исем яра­мый, имеш. Олы эш­ләр арт­та кал­са, вак­ла­ры җан­ны ка­ез­лый тор­ган бу­ла шул ул. Бу оч­кын­га мыс­кыл­лы утын әр­дә­нә­лә­рен ыр­гы­ту­чы­лар да та­был­ган­дыр, шу­ңа кү­рә кай­бе­рәү­ләр­нең ко­ты кит­кән­дер — ин­карь итү­гә алын­мыйк.

Гый­лем­хан Са­би­ро­вич Та­тарс­тан Фән­нәр ака­де­ми­я­се­нең олуг уты­рыш­ла­ры­ның бер­се­нә ча­кы­ру­лы иде. Озын­га су­зыл­ган док­лад­лар­дан соң, бе­раз­га тә­нә­фес игъ­лан ит­те­ләр. Чы­гып ба­ры­шын­да Гый­лем­хан Са­би­ро­вич шу­шы бө­ек оеш­ма­ның пре­зи­ден­ты, ака­де­мик Ман­нур Җа­ма­ло­вич­ка йөз­гә-йөз ди­яр­лек ту­ры кил­де. Юл бир­де. Ман­нур Җа­ма­ло­вич­ның ки­бән­дәй маң­га­ен­да сыр­ла­ры уй­на­шып ал­ды­лар, олы, авыр күз­ле­ге исә мә­һа­бәт бо­ры­ны өс­тен­дә си­ке­реп куй­ган­дай бул­ды, ка­лын ирен­нә­ре юка­рып ел­май­ды­лар да, ул:

— Мы­ек үс­тер­гән­сез, нәкъ Ко­га­но­вич­ны­кы ке­бек!— дип әй­теп, җиң­гә кыс­ка ку­ел­ган ку­лын суз­ды.

Дө­рес­тән дә Гый­лем­хан Са­би­ро­вич соң­гы ике-өч ай­да гы­на мы­ек үс­те­реп ма­таш­кан иде. Әм­ма ни өчен­дер йө­зе үзе­нә та­ра­кан сы­йфат то­е­лган­дай. Шу­ңа кү­рә ке­ше­гә бик кү­рен­мәс­кә ты­ры­шып, кол­га бу­ен ни­чек тә ике­гә бөк­ләп, ят һәм та­ныш кү­зләр­дән ка­чып төр­кем ара­сы­на сы­е­ныр­га, кү­рен­ми ка­лыр­га итә. Ә ул, Ман­нур Җа­ма­ло­вич, ка­ра­гыз әле мо­ңар­га ди­гән­дәй, баш­ка­лар­дан аны аер­ды да куй­ды.

Кү­реш­те­ләр. Ме­нә хә­зер Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ның, бе­ре­гез бе­лән дә тү­гел, ми­нем бе­лән ге­нә кул би­реп исән­ләш­те ди­я­рәк, күк­рәк су­гып мак­та­ныр­га да ча­ма­сы бар иде. Зур тү­рә­нең га­ди адәм ба­ла­сы­на игъ­ти­бар итүе бә­хет бит ул, имеш. Әм­ма Гый­лем­хан Са­би­ро­вич, шө­кәт­сез­мен бу мы­ек бе­лән дип ял­гыш уй­лап­мы, кая ба­рыр­га да бел­мә­гән­дәй, ди­вар­лар­га та­ба чи­ген­мәк­че иде, аны пре­зи­дент әфән­де җи­ңен­нән эләк­те­реп ал­ды, гү­я­ки баз­га ола­гыр җи­рен­нән тар­тып чы­гар­ды, җит­мә­сә:

— Ста­лин бе­лән Ко­га­но­вич ара­сын­да мы­ек мәсь­ә­лә­сен­дә нин­ди ва­кый­га бул­ган­лы­гын ишет­кә­не­гез бар­дыр бит?— дип со­рап та куй­ды һәм көл­ке­ле бер хәл­не үз ти­рә­се­нә җы­ел­ган ха­дим­нә­ре­нә сөй­ли дә­ баш­ла­ды. Әм­ма кау­ша­вы ар­ка­сын­да Гый­лем­хан Са­би­ро­вич ва­кый­га­ның асы­лын аң­ла­мый кал­ды. Аңа, ба­ры тик куш­тан­ла­нып, баш­ка­лар бе­лән бер­гә кө­ле­шер­гә ге­нә кал­ды.

Әм­ма пре­зи­дент әфән­де бе­лән бу көн­нәр­дә оч­ра­шу­ла­ры шу­шы гы­на бул­ма­ган икән.

II

Лек­ци­я­сен Гый­лем­хан Са­би­ро­вич оны­ты­лып сөй­ләү бе­лән мәш­гуль иде, ау­ди­то­рия ише­ген как­ты­лар. Ул да тү­гел, фа­куль­тет де­ка­ны үзе ки­леп кер­де, сту­дент­лар, аны сә­лам­ләп, шун­да ук аяк­ла­ры­на кү­тә­рел­де­ләр:

— Сез­не те­ле­фон­га!— ди­де Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ка де­кан, кул иша­рә­се бе­лән ге­нә сту­дент­лар­га урын­на­ры­на уты­рыр­га әмер би­реп.

— Кем?— ди­де Гый­лем­хан Са­би­ро­вич, ап­ты­рап.

Әм­ма со­ра­вы де­кан­ның кү­ңе­ле­нә ти­де, ах­ры­сы, ту­таш­ның бо­рын очын­да­гы ка­ра күр­кәм ми­ңе си­ке­ре­неп ал­ды, ак йө­зе­нә ки­леш­ле итеп сы­зыл­ган нә­зек кер­фек­лә­ре өс­те­нә бо­рчак күз­лә­ре ме­неп ку­нак­ла­ган­дай бул­ды­лар. Ярый әле ярым кы­са­лы пы­я­ла күз­лек­лә­ре алар­ны үз кир­тә­сен­нән чы­гар­ма­ды. Тәр­би­я­ле зат бу­ла­рак, де­кан шун­да ук са­бы­рын җый­ды. Бүл­де­рү­е­нә ка­нә­гать­сез­ле­ге ар­ка­сын­да­дыр ин­де, усал чык­кан со­ра­вы өчен тиз­рәк Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ның га­фу үте­нү җа­е­на ке­рер­гә өл­гер­гә­нен­дә, ул:

— Фән­нәр ака­де­ми­я­сен­нән... ки­чек­мәс­тән ча­кыр­та­лар!— ди­де.

Де­ка­нат ко­ри­дор­ның икен­че ба­шын­да бул­ган­лык­тан, ан­да­гы те­ле­фон­га ба­рып җи­тү өчен ашы­гыр­га ти­еш иде­ләр.

— Бик җит­ди та­выш иде. Йө­ге­ре­гез, ми­ңа ка­ра­ма­гыз!— ди­де, ак­рын кый­мыл­да­вы­на Гый­лем­хан әфән­де­не шел­тә­ләп һәм аны ку­а­лый би­рү­дә бул­ган де­кан.

Те­ле­фон­да ха­ным та­вы­шы иде. Ул хә­зер үк Фән­нәр ака­де­ми­я­се­нә, аның пре­зи­ден­ты Ман­нур Җа­ма­ло­вич кар­шы­сы­на ки­леп җи­тәр­гә бо­ер­ды. Гый­лем­хан Са­би­ро­вич лек­ци­я­сен сә­бәп ит­мәк­че иде, әм­ма сү­зе үт­мә­де.

Аңа ки­чек­мәс­тән Та­тарс­тан Фән­нәр ака­де­ми­я­се­нә аш­кы­нып ба­рып ке­ре­ргә, пы­я­ла ди­вар­лы бас­кыч­ла­рын­нан икен­че кат­ка кү­тә­ре­лер­гә ту­ры кил­де. Су­лы­шын да алыш­ты­рып тор­мас­тан, пре­зи­дент бүл­мә­се­нә якы­най­ды. Сәр­кә­тип ха­ным, үз чи­бәр­ле­ге­нә чу­мып, Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ка җы­лы итеп ел­май­ды да:

— Ки­леп җит­те­гез­ме? Хә­зер!— ди­де һәм ака­де­мик­ның бүл­мә­се­нә ке­реп тә кит­те.

Аң­ла­шы­ла: бе­раз кө­теп то­рыр­га ти­еш ин­де ул. Су­лы­шын да алыш­ты­рыр. Әм­ма Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ны үзен әле­гә тәү­ге тап­кыр кү­реш­кән бу ха­ным­ның та­нуы, исе­мен һәм фа­ми­ли­я­сен, әти­сен атап сөй­лә­шүе хәй­ран ит­ми кар­дыр­ма­ды. Соң­гы ара­лар­да Фән­нәр ака­де­ми­я­се ягын­нан та­тый баш­ла­ган “кай­нар игъ­ти­бар”­га ул эреп ки­тәр­гә ти­еш иде. Бәл­ки нәкъ шу­лай бул­ган­дыр да, ме­нә бит, нәр­сә уй­лар­га да бел­ми.

— Мон­да уты­ры­гыз!— дип урын күр­сәт­те аңар­га Фән­нәр ака­де­ми­я­се пре­зи­ден­ты Ман­нур Җа­ма­ло­вич, ишек яны­на ук якын җи­тә язып кар­шы­ ала ки­леп. Аның киң, би­ек һәм як­ты бүл­мә­се, ке­ләм­ле пар­кет идән­нә­ре, то­таш олы тә­рә­зә­лә­ре эш өс­тә­лен ке­че­рәй­теп күр­сә­тә иде­ләр. Әм­ма мон­да Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ның су­лыш­ла­ры ир­ке­нә­еп кит­те.

— Шал­ты­ра­та­сым бар иде, са­быр итәр­сез­ме?— ди­я­рәк, Ман­нур Җа­ма­ло­вич өч те­ле­фо­ны­ның бер­сен­дә­ге төй­мә­ләр­дә бар­мак­ла­рын ос­та гар­мун­чы­дай йө­гер­теп ал­ды.

— Мэр­ның үзе­ме? Ка­зан­ның мең ел­лы­гын әзер­ләү бу­ен­ча ое­ша тор­ган ко­ми­тет­ка кан­ди­да­ту­ра­лар бар. Ка­мил Ша­ми­ло­вич үзе шал­ты­ра­тыр,— ди­де дә, хуш­лаш­мый гы­на те­ле­фон труб­ка­сын уры­ны­на куй­ды.

“Әл­лә ми­не ул эш­кә өн­дә­мәк­че­ләр­ме? Юк, ки­рәк­ми!”— дип уй­лап куй­ды Гый­лем­хан Са­би­ро­вич, сөй­лә­шү баш­лан­ган­чы ук бер ка­рар­га ки­лер­гә өл­ге­реп.

— Сез­нең док­тор­лык дис­сер­та­ци­я­гез ни хә­лен­дә?— ди­де аңа Ман­нур Җа­ма­ло­вич, ки­те­реп өс­тә­ле­мә бү­ген үк са­лы­гыз ди­гән­дәй үтә дә җит­ди ка­ра­шын Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ка тө­бәп.

Әм­ма ул:

“Я­зып бе­те­реп ки­лү­ем­не ка­ян бел­де икән?”— дип ап­ты­рар­га мәҗ­бүр иде. Бу миз­гел­дә аның “Ко­га­но­вич” мы­ек­ла­рын­нан һәр тө­ге үрә тор­ды­лар, сыр­ты­ның бө­крә­еп ки­лү­ен утыр­ган урын­ды­гы­ның ар­ка­сы, сиз­де­реп, төр­теп-төр­теп то­ра баш­ла­ды.

— Аны әле мо­ног­ра­фия итеп бас­ты­рып чы­га­ра­сым бар,— дип, Гый­лем­хан Са­би­ро­вич үз ал­дын­да тор­ган эш­лә­ре­нең күп­ле­ге ха­кын­да әй­тер­гә мәҗ­бүр иде, гү­я­ки эше шун­да гы­на кал­ган­дай ап­ты­рау­лы ка­ра­шын­да бу­та­лып.

— Ике ай ва­кыт сез­гә!— ди­де ака­де­мик, мө­га­ен үзе­нең бул­дык­лы­лы­гын­нан чы­гып һәм Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ның да шун­дый ке­ше­ләр­дән икән­ле­ге­нә шик­лән­ми­чә.

— Ике ай­дан — Яңа ел, ти­пог­ра­фи­я­ләр аңын­чы ук ял­га тук­тый­лар... Фев­раль­гә бул­са гы­на ин­де,— ди­де Гый­лем­хан әфән­де, тиз ара­да баш­ка­рып чы­гар­га ти­еш­ле эш­лә­ре­нең кү­лә­мен кү­зал­лап.

— Ярар, фев­раль­гә дип сөй­лә­шик!.. Җәй­гә ка­дәр — як­лар­га!.. Бо­лай ашык­тыр­уым­ның сә­бә­бе — сез­не гыйль­ми тик­ше­ре­нү­ләр инс­ти­ту­ты­на ди­рек­тор итеп ку­яр­га ди­гән фи­кер­дә то­ра­быз! Хә­зер­гә бу хак­та һич­кем­гә­ әйт­мә­гез! Дош­ман­на­ры­гыз бе­леп алып, аяк ча­лу эше­нә ке­реш­мә­сен­нәр, алар­ның көн­че­лек хис­лә­ре куз­га­лыр!— дип, Ман­нур Җа­ма­ло­вич баш­ка те­ма­да сөй­лә­шү­гә күч­те.

Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ның утыр­ган уры­нын­да гү­я­ки җир убыл­ды, әм­ма иңе­нә ка­нат­лар үсәр­гә өл­гер­де, күк­ләр­дә эле­неп тор­ган­дай үзен хис ит­те, кар­шы­сын­да то­ман эче­нә ке­реп югал­ган кү­пер бар­лык­ка кил­де. Ул мон­дый олы тәкъ­дим­не көт­мә­гән иде.

III

Язып бе­те­реп кил­гән фән­ни хез­мә­тен Гый­лем­хан Са­би­ро­вич шу­шы ва­кыт эчен­дә яңа­баш­тан ка­рап та чы­гар­га, фи­кер­лә­ре­нә ка­ра­та тән­кый­тен ны­гы­тыр­га, дә­лил­лә­рен кат-кат тик­ше­рер­гә, кө­чәй­тер­гә, те­о­ри­я­се­нең хак­лы­гын ачык­лау өчен баш­ка ме­тод­лар бе­лән аны бү­тән­чә дә тик­ше­реп ка­рар­га, ягъ­ни ка­бат­тан фән­ни эз­лә­нү эше­нә чу­мар­га ти­еш иде. Гыйль­ми эш­нең шун­дый үзен­чә­ле­ге бар: те­о­рия һәр­төр­ле вак-тө­як, хәт­та бе­рен­че ка­раш­ка әһә­ми­ят­сез са­нал­ган юнә­леш­лә­рне дә үз­е­нә тар­тып алып ке­реп ки­тү­чән бу­ла.

Көн­нә­ре көн­нә­ре­нә ял­ган­ды­лар. Йо­кы­сыз, хез­мәт­кә чу­мып үт­кә­рел­гән төн­нә­рен­нән соң Гый­лем­хан Са­би­ро­вич төп эше­нә дә йө­ге­рер­гә ти­еш иде. Ә ан­да лек­ци­я­лә­рен сөй­ләү ге­нә тү­гел, бәл­ки рек­то­рат һәм гыйль­ми ки­ңәш­мә уты­рыш­ла­рын­да да кат­на­шу, ку­ел­ган мәсь­ә­лә­ләр бу­ен­ча чы­гыш­лар да ясау, алар­га ал­дан әзер­лә­нү, кон­фе­рен­ци­я­ләр­не әзер­ләү, оеш­ты­ру һәм уз­ды­ру ке­бек че­те­рек­ле мәсь­ә­лә­ләр­не дә баш­ка­рып чы­гар­га ки­рәк. Кай­ва­кыт­та ару-тал­чы­гу­ла­ры шул дә­рә­җә­ләр­гә җи­тә иде ки, урам­нан яки ко­ри­дор­дан бар­га­нын­да күз ал­ла­ры ка­раң­гы­ла­нып, гәү­дә­се дә чай­ка­лып кит­кә­ли. Әм­ма шун­да ук “ө­чен­че кү­зе” уя­на, үзен кул­га алыр­га өл­ге­рә.

Язы­лып бет­кән дип са­нал­ган мо­ног­ра­фи­я­се­нә ка­бат ба­ша­як чу­мар­га ту­ры кил­де аңа. Хә­ер, баш­ка­ча бул­ды­ра да ал­ма­ды, ул хез­мә­те Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ны күп­тән үзе­нә тә­мам су­ы­рып ал­ган иде ин­де. Һәм­мә те­зи­сы ае­рым-ае­рым, ка­бат тик­ше­ре­нү­не та­ләп итеп ке­нә кал­ма­ды, ки­ңә­еп тә ки­теп, әһә­ми­ят­ле төп мәсь­ә­лә­гә дә әве­ре­лә бар­ды. Бу исә языл­ган хез­мә­тен яңа­дан сү­тү­не һәм баш­ка­ча җы­юны та­ләп итә баш­ла­ды. Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ка баш­ка юл кал­ма­ды, тә­мам оны­ты­ла ба­рып, яшә­ве­нең бө­тен мәгъ­нә­се — ха­та­лы нә­ти­җә­ләр­гә кил­гә­нен­дә әр­нү­ләр­дән, ачыш­лар­га иреш­кә­нен­дә сө­е­нү­лә­рен­нән гый­ба­рәт бу­ла бар­ды. Ул үзен зур диң­гез­дән оке­ан­га ки­леп кер­гән олуг ко­раб итеп тоя баш­ла­ды. Дө­ре­се шул, языл­ган, ин­де бас­ма­га әзер ди­гән мо­ног­ра­фи­я­сен үз­гәр­тә һәм тө­зә­тә-тө­зә­тә, үзе дә бө­е­клә­нә бар­ды.

Бу юлы хез­мә­те чын­нан да ка­нә­гать­лә­нер­лек төс алып, фән­ни ачыш­лар ни­ге­зен­дә языл­ган чын мо­ног­ра­фия хә­ле­нә кер­де. Аның эч­тә­ле­ге, юнә­ле­ше һәм ко­лач­лап ал­ган өл­кә­се кө­тел­гән­нән дә өл­гер­гән­рәк һәм җит­ди­рәк нә­ти­җә­ләр­гә ки­тер­де. Әм­ма бу ва­кыт эчен­дә Яңа ел бәй­рәм­нә­ре дә узып, фев­раль ае да җи­теп, март­ка да күп кал­ма­ган иде.

Аны та­гын лек­ци­я­сен­нән ча­кыр­тып ал­ды­лар. Бу юлы сәр­кә­ти­бе тү­гел, Ман­нур Җа­ма­ло­вич те­ле­фон­нан үзе шал­ты­ра­тып, Фән­нәр ака­де­ми­я­се пре­зи­ден­ты бу­лу­ын әй­теп тә тор­мый­ча, ки­чек­мәс­тән сөй­лә­шү­не та­ләп ит­кән.

— Без­нең хә­бәр­лә­шү­не бер­кем дә бе­лер­гә ти­еш тү­гел!— дип бо­ер­ды ул Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ка.— Мо­ног­ра­фи­я­гез чык­ты­мы? Ки­те­реп ки­тәр­сез әле!

Тел­сез ка­лыр­лык хәл иде. Гый­лем­хан Са­би­ро­вич га­фу үте­нер­гә мәҗ­бүр бул­ды. Ике-өч көн элек ке­нә мо­ног­ра­фи­я­сен ти­пог­ра­фи­я­гә тап­шы­ру­ын әйт­те. Хә­зер бит ки­тап чы­гар­ту эше кы­ен тү­гел. Ул аны компь­ю­тер­да үзе җы­еп өл­герт­кән иде ин­де, ма­кет­ка са­ла­сы да, кү­бәй­теп, ки­тап итеп төп­ли­се ге­нә.

Әм­ма ти­пог­ра­фи­я­дә аңа ки­та­бы март­сыз әз­ер бул­ма­яча­гын әйт­те­ләр. Гый­лем­хан Са­би­ро­вич бу хак­та Ман­нур Җа­ма­ло­вич­ка да җит­ке­рер­гә мәҗ­бүр бул­ды. Тик бу ва­кыт­та ти­пог­ра­фи­я­дә хез­мә­тен бас­ты­ру­чы ста­нок­ның ва­тыл­ган­лы­гын әле­гә бел­ми иде ул.

Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ның мо­ног­ра­фи­я­се ап­рель ахыр­ла­ры­на гы­на төп­лә­неп, бе­рен­че нөс­хә­лә­ре ку­лы­на кер­де. Әм­ма бу ва­кыт­та Ман­нур Җа­ма­ло­вич ял­га кит­кән бу­лып чык­ты.

IV

Май бәй­рәм­нә­ре узып, бак­ча эш­лә­ре баш­лан­ган көн­нәр иде. Та­би­гать ма­ту­рай­ган­нан ма­тур­ла­на ба­ра. Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ны та­гын Фән­нәр ака­де­ми­я­се­нә ча­кырт­ты­лар. Бу юлы Ман­нур Җа­ма­ло­вич:

— Баш тарт­ма­я­чак­сыз! Сез­не рес­пуб­ли­ка­быз­ның төп гыйль­ми тик­ше­ре­нү­ләр инс­ти­ту­ты­на ди­рек­тор итеп кую мәсь­ә­лә­сен һәрь­як­лап тик­шер­дек, ки­леш­мә­гән ягы­гыз та­был­ма­ды. Тиз­дән шун­да эш­кә кү­чә­чәк­сез! Док­тор­лы­гы­гыз­ны як­лау­ның икен­че кө­нен­дә үк бәл­ки!— ди­де, бик җит­ди тон­да, Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ка чи­ге­нер урын кал­дыр­мый­ча.— Сез — яшь ке­ше. Кы­ры­к ту­лып ки­лә­ме әле?.. Сез­дәй га­лим­нәр­не бү­ген­нән фән­не җи­тәк­ләү эше­нә тарт­ма­сак, ир­тә­гә соң бу­ла­чак!.. Әм­ма әле­гә бу хак­та һич­кем­гә әйт­ми­сез. Дөнья ту­лы көн­лә­шү­че­лә­ре­гез һәм...— Ул бе­раз ты­нып тор­ды, та­ма­гы­на җы­ел­ган тө­ер­не уз­ды­рып җи­бәр­де.— Бу урын­га ат­лы­гып то­ру­чы­лар бар, алар­ның кем икән­лек­лә­ре сез­гә ки­рәк­ми. Әм­ма дә мак­сат­ла­рын­да бик ак­тив эш алып ба­ра­лар, та­ныш-бе­леш­лә­рен, ту­ган-ту­ма­ча­ла­рын да җик­кән­нәр!

Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ка сүз­сез ге­нә уты­рыр­га иде, әм­ма кү­ңе­ле ки­тел­де һәм:

— Ни­гә алар­ны куй­мас­ка?— ди­де.

Ман­нур Җа­ма­ло­вич та­вы­шын кү­тә­рә төш­те:

— Сез­нең кан­ди­да­ту­ра­гыз алар­ны­кын­нан биш баш­ка өс­тен бул­га­ны өчен, бу­сы — бер, икен­че­дән, фән­не яшь­ләр җи­тәк­ләр ва­кыт җит­те!— дип, ка­ра­ры­ның нык­лы икән­ле­ген бел­дер­де.— Сез ниш­ләп чи­ге­нер­гә то­ра­сыз әле? Бу нин­ди ита­гать­лек та­гын? Фән­не оч­рак­лы ке­ше­ләр җи­тәк­ләр­гә ти­еш тү­гел!

Аның бу сүз­лә­ре Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ның шә­хе­се­нә ку­ел­ган бәя дә иде.

 

V

Шу­ны­сы да бар, Гый­лем­хан Са­би­ро­вич ул гыйль­ми тик­ше­ре­нү инс­ти­ту­ты ти­рә­сен­дә сүз­ләр­нең шак­тый ку­е­ру ха­кын­да бе­леп бе­тер­ми иде. Кай­дан һәм ни­чек икән­ле­ген үзе дә ча­ма­ла­мый, әм­ма ан­да аның ди­рек­тор итеп бил­ге­лә­нә­се ха­кын­да сүз­ләр та­ра­лып та өл­гер­гән­нәр. Хәй­лә­гә ке­ре­шеп, шун­да эш­ләү­че­ләр хәт­та та­ныш-бе­леш­лә­ре аша да Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ның кыл­ла­рын тар­тып ка­ра­ды­лар. Әле шал­ты­рат­ты­лар, әле үзен эз­ләп та­бып сөй­ләш­тер­де­ләр. Ул сер­не чиш­мәс­кә ти­еш иде. Сү­зе би­рел­гән. Ачык кы­на җа­вап та кай­тар­мый кал­ды­рыр­га яра­мый. Һәм ул үзе дә хәй­лә­гә ке­ре­шә, со­рау­ла­ры­на кар­шы со­рау бе­лән:

— Кем­не ди­рек­тор ит­мәк­че­ләр соң?— ди­гән бу­ла.

— Сез­нең хак­та­ да әй­тә­ләр... Ча­кыр­тып сөй­ләш­кән­нәр икән... Шу­лай тү­гел­ме­ни?

Гый­лем­хан Са­би­ро­вич сүз­сез ка­ла. Та­гын да аның кү­ңел кыл­ла­рын тиб­рә­тер өчен җай эз­ли­ләр. Инс­ти­тут­ның үзен­дә дә ди­рек­то­р бу­лыр­лык ке­ше­ләр бар сы­ман ди­яр­гә те­ли­ләр. Гый­лем­хан Са­би­ро­вич та шул сүз­лә­р­нең ачык кы­на әй­те­лү­ен кө­тә. Ял­гыш­мый:

— Без­нең Хөр­мәт агай бе­лән Ра­нил әфән­де ди­рек­тор­лык кә­нә­фие өчен чәй­нә­шә­ләр әле!

Бу сүз­лә­ре Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ка оша­мый. Ул ямь­ле йө­зен сул­ды­ра.

— Ди­рек­тор­ны чит­тән ки­тер­мәк­че­ләр, юк­са кол­лек­тив та­ла­шып-су­гы­шып бе­тәр­гә мөм­кин, сер тү­гел,— ди.

— Кем бу­лыр икән соң?

Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ка мон­дый сөй­лә­шү­ләр кү­ңе­лен­дә­ге се­рен чиш­кә­не­дәй то­е­ла.

— Де­пу­тат Фу­ат әфән­де­без ха­кын­да да ишет­кән идем,— ди, шик­не үзен­нән чит­кә җи­бә­рер­гә те­ләп.

Дө­рес­рә­ге, аны ди­рек­тор итеп ки­тер­тү ха­кын­да кем­нең­дер ба­шы­на кер­гән­дер­ме-юк­мы, бил­ге­сез, әм­ма үзе­нең авы­зын­нан чык­кан сүз бу­лу­ын Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ның ишет­кә­не бар иде. Бе­раз ша­яр­тып әй­тел­гән иде­ме, шул де­пу­тат әфән­де, Язу­чы­лар бер­ле­ге Ида­рә­се уты­ры­шын­нан соң, ни­гә­дер кү­ңе­лен­дә­ген яшер­ми­чә:

— Ул урын без­нең ке­бек фән док­то­ры ке­ше­гә ки­ле­шер иде,— ди­де.

Һәр­хәл­дә ке­ше ара­сын­да сөй­ләш­кә­нен­дә, үз фи­ке­рен үл­чәп ке­нә, ял­гыш­мам­мы дип аның әй­тү­ га­дә­те бар иде. Ә бу юлы ачыл­ды да кит­те. Гый­лем­хан Са­би­ро­вич янын­да­гы­лар, бер-бер­се­нә ка­ра­шып:

— Ко­ты­лыр идек үзен­нән!— дип, яшер­ми сө­е­неп әй­теп куй­ды­лар.

Әм­ма Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ның гы­на кү­ңе­ле­нә ти­де. Шу­лай да, се­рен ти­рән­гә­рәк яше­рер өчен­дер ин­де:

— Бик ки­леш­ле кан­ди­да­ту­ра!— ди­гән бул­ды.

Һәм ме­нә ул сүз ка­бат ки­леп чык­ты.

Та­гын да бер­ни­чә көн­нән баш­ка бер кы­зык­лы хә­бәр та­рал­ды:

— Де­пу­тат Фу­ат әфән­де­без, шул гыйль­ми тик­ше­ре­нү инс­ти­ту­ты­на ки­леп, ан­да­гы хәл­ләр һәм кол­лек­тив бе­лән чит­лә­теп ке­нә та­ны­шып йөр­гән!

“Үр­ти тор­гач, тә­ки кү­зен кы­зык­тыр­ган­нар икән үзе­нең!”— дип, эч­тән ге­нә кө­леп йө­рер­гә ти­еш иде Гый­лем­хан Са­би­ро­вич. Адәм җа­нын­да ме­нә шун­дый мин­-мин­лек шай­та­ны та­мыр җи­бә­реп, чә­чәк­ләр атып уты­ру­чан бит ул. Гый­лем­хан Са­би­ро­вич та ан­нан азат тү­гел иде.

Шул гыйль­ми тик­ше­ре­нү­ләр инс­ти­ту­ты ти­рә­сен­дә, гай­бәт бо­лыт­ла­ры бе­лән бер­гә “мин­-мин­лек җил­лә­ре” дә чык­ка­лап, әле күк­лә­ре то­ма­ла­на, әле ачыл­ган­дай бу­ла тор­ды. Ан­да эш­ләү­че­ләр һәм­мә­се дә ди­яр­лек шә­хес һәм аң-акыл ия­се ке­ше­ләр шул. Бу — Ка­зан­ның гы­на тү­гел, бө­тен та­тар дөнь­я­сы­ның аң-бе­лем үзә­ге һәм олуг сер­ләр сан­ды­гы са­нал­ган инс­ти­тут. Элек­ләр­не ул гыйль­ми йорт СССР Фән­нәр ака­де­ми­я­се­нең Ка­зан фи­ли­а­лы дип йөр­те­лә иде. Шул чор­лар­дан кал­ган га­дәт бу­ен­ча, “фи­ли­ал” сү­зен кыс­кар­тып, га­лим­нә­ре­нең мәр­тә­бә­сен күз­дә то­тып, алар­ны хә­зер дә “фил”­ләр, ди­ләр.

“Фил”­ләр алар — ты­ныч­лар, бо­лар ти­рә­сен­дә сүз “чер­ки­лә­ре” ка­ра бо­лыт ке­бек очып йөр­сә дә хәй­ран ит­ми­ләр, гай­бәт­кә ва­кыт­ла­ры юк. Әм­ма тел илә­ген эш­сез то­тып бу­ла ди­ме­ни?

VI

Бу гыйль­ми тик­ше­ре­нү­ләр инс­ти­ту­ты кол­лек­ти­вы, үз яз­мы­шын Хак тә­га­лә­гә тап­шы­рып, ал­да ни бу­ла­ча­гын кө­теп ке­нә уты­ра тор­ган­нар тү­гел икән. Ул ике­гә дә, өч­кә дә бү­лен­де. Әм­ма ар­тык шау­лау­ны га­дә­те ит­мә­де. Эч­ке агым­на­ры Ра­нил әфән­де­гә дә кар­шы, Хөр­мәт агай­ны да сөй­ми, баш­ка­лар­га да ита­гать бел­де­рер­гә ашык­ма­ды. Тик бо­лай бу­лу­ла­рын­нан, бер сүз­гә ки­лә ал­мау­ла­рын­нан үз­лә­ре дә га­җиз иде­ләр. Гый­лем­хан Са­би­ро­вич үз исе­ме­нең дә алар те­лен­дә тук­тау­сыз төр­лән­де­ре­лү­ен әле­гә бел­ми иде. Дис­сер­та­ци­я­се як­лау­га ку­ел­гач, кай­бер­лә­ре­нең төк­ерек­лә­ре дә ка­ба­рып чык­ты.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных