Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памфлет 11 страница




Хик­мәт аның шә­хе­сен­дә иде дип ке­нә дә әйт­еп бул­мый, чөн­ки бәй­лә­нер өчен үзен тү­гел, хез­мә­тен сай­лап алу­ла­рын да бел­де­рү­че­ләр та­был­ды. Хөр­мәт агай бе­лән Ра­нил фән­де­нең әле­гә сүз­лә­ре тот­рык­сыз уй­ный иде. Гый­лем­хан Са­би­ро­вич үзен гү­я­ки тау ар­тын­нан ки­леп чык­кан олуг ти­мер үгез ке­бек то­еп, яз­мы­шы­на зы­ян ит­мә­сен өчен хол­кын юкар­ту җа­ен ка­ра­ды. Аңа һәр­төр­ле таш­ла­ну­лар­га кар­шы ты­ныч җа­вап би­рер­гә ки­рәк иде!

Дис­сер­та­ци­я­се­нә күп­ләр­нең теш­лә­ре үт­мә­я­чә­ген ул ях­шы аң­ла­ды. Ни­чә­мә ел­лар бу­е­на кө­не-тө­не ди­яр­лек алып ба­рыл­ган фән­ни тик­ше­ре­нү­лә­ре­нең кай­ма­гын гы­на җы­еп бир­де тү­гел­ме соң?

Әм­ма бер мич­кә бал­ны бо­зар­га бер ка­шык де­гет тә җи­тә. Мо­ны гы­на көн­че­лек уты­на яна­рын пе­ше­реп ал­ган­нар бе­лә иде. Гый­лем­хан Са­би­ро­вич шу­лар­дан үзен сак­лар­га ти­еш икән­ле­ген аң­лап эш ит­те. Ә хез­мә­тен­дә ха­та­лы фи­кер ия­лә­ре­нең яз­ма­ла­ры тән­кыйть­лә­нел­гән һәм тө­зә­тел­гән, ул ба­ры тик ха­кый­кать тан­та­на­сы өс­тен­ле­ге­нә ко­рыл­ган сы­ман. Шу­лай да соң­гы дө­рес­лек, аб­со­лют ха­кый­кать бу­ла ал­мый, ир­тә­гә яңа бе­лем­нәр ачы­ла­чак. Мо­ны гы­на Гый­лем­хан Са­би­ро­вич бел­ми­ме? Кем әле ха­та­дан ха­ли бу­лып кал­ган? Бө­ек акыл ия­лә­ре­нә дә ан­дый мәр­тә­бә на­сыйп ител­мә­гән. Ә бер Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ка гы­на ул тә­тер­ме? И мес­кен адәм ба­ла­сы, әл­лә кем­нәр бу­ла­сың ки­лә дә, ба­рып кы­на чык­мый шул!

VII

Ка­зан­ның ко­яш­лы һәм рә­хәт көн­нә­рен­нән бер­се иде. Ха­лык та урам­нар­да кай­нап тор­мый, бул­ган­на­ры да са­быр һәм ита­гать­лек бе­лән бе­ре­геп кал­ган ва­кыт­лар ул май ахы­ры һәм июнь баш­ла­ры. Ә ан­на­ры һәм­мә­се дә ки­ем­сез ди­яр­лек ка­ла­чак­лар иде дә... Әле­гә көн­нәр җы­лы­нып җи­тә ал­мый­лар шул.

Ир­тә­лә­сә­ләр дә, са­бан туй­ла­ры да гөр­ләп үтә­чәк. Ки­лә­чәк шау-шу­лы бәй­рәм­нәр ал­дын­нан та­би­гать һәм адәм ба­ла­ла­ры хәл җы­я­лар бу­лыр.

Гый­лем­хан Са­би­ро­вич дис­сер­та­ци­я­сен як­лау­га чы­га­ру мәсь­ә­лә­лә­ре бе­лән гыйль­ми тик­ше­ре­нү­ләр инс­ти­ту­ты­на кил­де, сүз ба­шын­да ук ис­кәр­тел­гән шул “И­шан хәз­рәт­лә­ре”­без Хөр­мәт агай, аны күп­тән­нән кө­теп тор­ган­дай, җи­ңен­нән эләк­те­реп ал­ды:

— Сез­нең бе­лән сөй­лә­шә­се­без бар иде!

“Кем­нәр ишан­га кул бир­ми, алар фа­ти­ха­сыз ка­ла” ди­гән гый­ба­рә­не Гый­лем­хан Са­би­ро­вич бе­лә иде. Шул кы­са­лар­да хә­рә­кәт итәр­гә бул­ды.

— Бик те­ләп, бик шат­мын! Сүз­лә­ре­гез нәр­сә ха­кын­да иде?— дип, шун­да ук бе­ле­шү ягын ка­ра­ды.

— Юк, мон­да тү­гел, үзе­гез бе­лән ае­рым гы­на, чит ко­лак­лар­сыз ки­ңә­шә тор­ган сүз,— ди­де “И­шан хәз­рәт­лә­ре” Хөр­мәт агай, янын­да­гы­ баш­ка­лар­ны тә­мам ин­ка­рь итеп һәм алар­га ыша­ны­чы юк­лы­гын бел­де­рер­гә те­ләп.

Аң­ла­ган ке­ше мо­ны гы­на ча­ма­лар­га ти­еш иде. Ип­тәш­лә­ре йө­злә­рен чит­кә ал­ды­лар. Әм­ма Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ның сүз­лә­ре “И­шан хәз­рәт­лә­ре”­нә оша­ды, чөн­ки шун­да Хөр­мәт агай:

— Бик ях­шы,— ди­де,— бер­гә ки­тәр­без, кө­теп тор­са­гыз, хә­зер, бүл­мә­без­гә ге­нә ке­реп чы­га­быз... Әйе, чы­гам да...

“И­шан хәз­рәт­лә­ре”­нең бу ка­дәр үк хөр­мәт һәм үте­неч бе­лән мо­ңа ка­дәр бер­кем бе­лән дә сөй­ләш­кә­не юк иде ди­яр­лек. Мо­ңа Гый­лем­хан Са­би­ро­вич та хәй­ран ит­те, шун­лык­тан аның те­лә­ге­нә буй­сын­ды.

Ло­ба­чевс­кий ура­мын­нан Бау­ман­га та­ба сөй­лә­шә-сөй­лә­шә тө­шеп кит­те­ләр. Ме­нә хә­зер Хөр­мәт агай Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ның дис­сер­та­ци­я­се­нә бәй­ле сү­зен баш­лар ке­бек иде. Һәр­хәл­дә сөй­лә­шү­не Гый­лем­хан Са­би­ро­вич шул як­ка алып ке­реп ки­тәр­гә ты­рыш­ты. “И­шан хәз­рәт­лә­ре” исә үз бө­ек­ле­ге­нә дә­лил­ләр җый­на­ган икән, шу­лар­ны те­зеп-те­зеп кит­те. Аның яшь­ли ши­гырь­ләр язуы да, алар­ны том­лык итеп тиз­дән бас­тыр­тып чы­га­ра­сы икән­ле­ге дә, фән­ни мә­ка­лә­лә­ре­нең олы том­лы­гы да дөнья кү­рә­чә­ге, гый­лем­гә ба­ша­як би­рел­гән­ле­ге һәм баш­ка­ла­ры да мәгъ­лүм бул­ды. Шун­да Гый­лем­хан әфән­де алар­ны мак­тап куй­мак­чы ит­кән иде, Хөр­мәт ага­быз, тың­лап та тор­мас­тан:

— Хә­зер үк әй­те­гез! Ни өчен сез­не Ман­нур Җа­ма­ло­вич Фән­нәр ака­де­ми­я­се­нә ча­кыр­тып-ча­кыр­тып сөй­ләш­те?— дип, әң­гә­мә­дә­шен, бе­лә­ген­нән умы­рыр­дай то­тып, ки­сәк тук­тат­ты, үзе­нә та­ба бор­ды. Бер­ни­чә кат­лы “Та­тар аш­ла­ры йор­ты” шу­шы ми­нут­та Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ка ни­чек­тер ке­че­рә­еп кал­ган­дай то­ел­ды. Ман­нур Җа­ма­ло­вич­ның “сер­не чиш­мәс­кә” ку­шын хә­те­рен­дә яңар­тып, алар ча­кы­руы бу­ен­ча ка­би­не­ты­на бе­рен­че тап­кыр ке­реп утыр­га­нын­да Ка­зан шә­һә­ре­нең меңь­ел­лык юби­ле­ен оеш­ты­ру һәм уз­ды­ру ко­ми­те­ты­на кан­ди­дат­лар бар­лау­ла­рын исе­нә тө­ше­реп өл­гер­де дә:

— Ми­не мэ­рия эше­нә тәкъ­дим ит­мәк­че иде­ләр­ме икән? Бел­мим... Ул хак­та әйт­мә­де­ләр!— ди­яр­гә мәҗ­бүр бул­ды.

Әм­ма бу сүз­лә­ре­нә “И­шан хәз­рәт­лә­ре” ыша­ныр­га те­лә­мә­де. Ачуы бе­лән:

— Ал­дау-ял­ган — ки­леш­ми, ба­ры­сын да бе­лә­без. Го­бәй­дул­лин әфән­де — авыл­да­шым... Ту­га­ным ке­бек ке­ше! Пре­зи­дент ап­па­ра­тын җи­тәк­ли. Алар­га бик ях­шы, кыйм­мәт­ле порт­ре­тын рәс­сам улы­быз­дан эш­лә­теп бү­ләк ит­тек без! Сү­зе­без дә үт­ми кал­мас!— дип, ни­чек­тер та­гын үс­се­неп кит­те һәм кис­те­реп-кис­те­реп әйт­те.

Гый­лем­хан Са­би­ро­вич исә, һа­ман да:

— Аң­лап-бе­леп бе­те­рә ал­ма­дым шул,— ди­я­рәк ак­лан­ды. Дө­ре­сен әй­тер­гә яра­са, ул ап­ты­рап кал­ма­яча­гын бик ях­шы бе­лә иде. Теш­лә­сә, “И­шан хәз­рәт­лә­ре” ише­ләр­нең ге­нә умырт­ка сө­я­ген­нән өзеп таш­лый ала тор­ган ке­ше ул.

Хөр­мәт агай ба­ры­бер ыша­ныр­га те­лә­мә­де, та­вы­шын та­гын бер бас­кыч­ка тү­бә­нәй­теп, вә­карь бе­лән те­зеп-те­зеп кит­те:

— Инс­ти­тут­ка ди­рек­тор­лык ту­рын­да сөй­ләш­кән­сез сез ан­да! Без­гә һәм­мә­се дә бил­ге­ле! Баш тар­ты­гыз! Әй­теп ку­ям: баш тар­ты­гыз! Юк, бул­мыйм, бул­ды­ра ал­мыйм дип әй­те­гез! Юк­са му­е­ны­гыз­ны гы­на бо­рып таш­лар­мын! Ми­нем кан­ди­да­ту­рам­ны Го­бәй­дул­лин үзе як­лый, үзе! Бе­леп то­ры­гыз!..

Гый­лем­хан Са­би­ро­вич, аның ша­шы­ну­ын­а га­җәп­лә­неп, шак­тый ва­кыт тел­сез ка­лып тор­ды. Му­е­нын бо­рып таш­ла­я­чак­ла­ры ту­рын­да әйт­кән­нә­рен­нән кү­ңе­ле­нә кур­ку да кер­мә­де, югый­сә, чөн­ки ул сүз­лә­рен чын­га чы­га­рыр­га те­лә­мә­де. Ә “И­шан хәз­рәт­лә­ре”, аңы­на ки­леп­ме:

— Эш­лә­рем бар!— дип, мәгъ­рур кы­я­фә­тен югалт­мый гы­на өс-ба­шын тө­зәт­кә­лә­де дә, Та­тарс­тан Фән­нәр ака­де­ми­я­се би­на­сы ягы­на Бау­ман ура­мы буй­лап ки­теп бар­ды, Гый­лем­хан Са­би­ро­вич, хәй­ран­лы­гын­нан кай­та ал­мый­ча, ав­то­бус тук­та­лы­шы­на та­ба — “Сә­ла­мәт­лек ком­би­на­ты”­на ат­ла­ды. Ул ба­ры бер нәр­сә­не уй­лый иде: “Ме­нә бит ни­чек, үз за­ма­нын­да та­тар ша­гый­ре Габ­дул­ла Ту­кай­га Уральс­ки мил­ли­о­не­ры Мор­та­за Го­бәй­дул­лин бе­лән Ка­зан баш­баш­та­гы Әх­мәт­җан Сәй­дә­шев аяк чал­ган­нар тү­гел­ме? Ах­мак Җан Чәй­нә­шев...”

Әйе, Хөр­мәт агай ди­гән “И­шан хәз­рәт­лә­ре” дө­рес әй­тә иде, Го­бәй­дул­лин әфән­де Та­тарс­тан пре­зи­ден­ты ап­па­ра­ты җи­тәк­че­се бит! Хәт­та күм­хуҗ рә­ис­лә­рен дә аның фа­ти­ха­сы бе­лән ге­нә ку­я­лар, ди­ләр! Ме­нә бит ни­чек!

 

VIII

Гый­лем­хан Са­би­ро­вич дис­сер­та­ци­я­сен уңыш­лы як­ла­ды. Оп­по­нент­ла­ры әл­лә ни хәй­ран итәр­лек тән­кыйть бе­лән чык­ма­ды­лар. Һәр­хәл­дә алар “и­зеп таш­лар­га” ти­еш иде­ләр. Ан­дый ук ва­кый­га­лар бул­ма­ды. Әм­ма дә кү­ңел­гә ятыш­лы кай­нар бә­хәс­ләр кү­тә­ре­леп, як­лау ва­кыт­ла­ры дүрт сә­гать­тән ар­тык­ка­рак су­зыл­ды. Бик күп­ләр чы­гыш­лар яса­ды­лар, як­лау со­ве­ты әгъ­за­ла­ры һәм та­ма­ша кү­рер­гә дип ал­дан өмет­лә­неп кил­гән ке­ше­ләр дә арып бет­те­ләр. Ахыр­да Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ны бер­та­выш­тан фән­нәр док­то­ры ит­те­ләр, хез­мә­тен фән­ни ачыш дип ата­ды­лар. Ә кал­ган вак­лык­лар­ның ис­кә алыр­лык әһә­ми­я­те юк иде.

Бу ел­да Гый­лем­хан Са­би­ро­вич җәй­ге ялы­на со­ңа­рып кит­те. Дө­рес­рә­ге, дис­сер­та­ци­я­сен як­лау от­пуск ва­кыт­ла­ры­на ту­ры ки­леп, аның яр­ты­сын­нан күб­рә­ге шул мә­шә­кать­ләр бе­лән уз­ды­лар. Ял­дан чы­гу­ына, та­гын ка­фед­ра эш­лә­ре баш­ла­нып кит­те­ләр, лек­ция мә­шә­кать­лә­ре һәм баш­ка­ла­ры бер­сен икен­че­се алыш­тыр­ды. Ә те­ге, гыйль­ми тик­ше­ре­нү инс­ти­ту­ты­на ди­рек­тор итеп ча­кыр­тып йө­рү ва­кый­га­ла­ры хә­те­ре­ннән чык­ма­ган иде­ләр әле. Фән­нәр док­то­ры дип­ло­мы би­ре­лү ха­кын­да Рә­сәй Мә­га­риф ми­нистр­лы­гы­ның Юга­ры Ат­тес­та­ция ко­мис­си­я­сен­нән хә­бәр ки­лү­ен кө­теп, шак­тый гы­на бор­чыл­га­лап та йөр­гән көн­нә­ре­нең бер­сен­дә га­зе­та­лар ак­та­рып уты­ра иде, бер хә­бәр­гә игъ­ти­бар итеп, бө­тен­ләй ди­яр­лек юга­лып кал­ды. Ан­да “И­шан хәз­рәт­лә­ре” атал­ган Хөр­мәт агай­ның те­ге гыйль­ми тик­ше­ре­нү инс­ти­ту­ты­на Та­тарс­тан Фән­нәр ака­де­ми­я­се пре­зи­ден­ты Ман­нур Җа­ма­ло­вич­ның фәр­ма­ны бе­лән ди­рек­тор итеп бил­ге­лә­нүе бел­де­рел­гән иде.

— Сә­ла­мә­га­ләй­күм, “И­шан хәз­рәт­лә­ре”!— дип, Гый­лем­хан Са­би­ро­вич өме­те ай­гы­рын­нан егы­лып тө­шеп кал­ды һәм шун­да, ни га­җәп хәл, кү­ңе­ле ты­ныч­ла­нып ка­лу­ын той­ды. Аңа хә­зер фә­не дә, дөнь­я­лык та аяк­ка баш кил­гән ке­бек аң­ла­шыл­ды.

* * *

За­ма­на­лар уза тор­ды. Элек­ләр­не та­ныл­ган гыйль­ми тик­ше­ре­нү­ инс­ти­ту­ты­ның дә­рә­җә­се оны­ты­ла, то­ман эче­нә чум­ган­дай, җә­мә­гать­че­лек ал­дын­да юга­ла бар­ды. “Фил”­ләр ке­че­рә­еп кал­ды­лар. Бәл­ки Гый­лем­хан Са­би­ро­вич өчен ге­нә шу­лай то­ел­ган­дыр, ә бәл­ки чын­нан да шу­лай бул­ган­дыр, әм­ма ха­лык ал­дын­да “И­шан хәз­рәт­лә­ре”­без­нең эш­чән­ле­ге “зур” иде, дө­рес­рә­ге мил­ләт­нең аңы, акы­лы һәм фи­кер­лә­ре туп­ла­ныл­ган гыйль­ми үзәк­не алар “яф­рак кү­лә­гә­се ас­ты­на” яшер­де­ләр. Шу­ңа да Хөр­мәт ага­ның га­мәл­лә­ре: бо­лар — юга­ры­дан ку­шыл­ган эш иде­ләр­ме әл­лә ди­гән шик тә кал­дыр­ды. Һәр­хәл­дә бо­лай уй­лар­лык урын бар иде. Шу­ны­сы кы­зык, ха­та­лы фи­кер ышан­ды­ру кө­че­нә ия, кү­ңел­ләр­не яу­лап алу­чан бу­ла.

Һәм ме­нә Гый­лем­хан Са­би­ро­вич Ми­нистр­лар ка­би­не­тын­да са­нау­лы ке­ше­ләр бе­лән ге­нә уз­ды­рыл­ган ки­ңәш­мә­дән кай­тып кер­де. Ан­да та­тар фә­не­нең бү­ген­ге көн­дә хәт­та Габ­дул­ла Ту­ка­е­быз­ның әсәр­лә­рен ту­лы туп­лан­ма­да җый­нап чы­га­рыр­га әзер тү­гел икән­ле­ге ха­кын­да сүз күп бул­ды. Мо­ның сә­бә­бе дәү­ләт­нең мә­дә­ни-фән­ни сә­я­сә­те бе­лән дә бәй­ле иде, югый­сә. Бу, әл­бәт­тә, мәсь­ә­лә­нең бер ягы гы­на, әм­ма соң­гы ел­лар­да ил­дә фән диң­ге­зе­нең дә са­е­га ба­руы фак­тын исәп­тән чы­га­рыр­га яра­мый иде. “За­ма­на­сы шун­дый бул­ды бит!”— дип уй­лап куй­ды Гый­лем­хан Са­би­ро­вич һәм, үзен бә­хет­ле то­еп­мы, ел­ма­еп ал­ды. Гый­лем дөнь­я­сы та­лан­тлы­лар ку­лын­да бу­лыр­га ти­еш! Гый­лем­хан Са­би­ро­вич­ның ел­маюы шу­шы мәгъ­нә­сез за­ма­на­да гыйль­ми тик­ше­ре­нү инс­ти­ту­тын җи­тәк­лә­мә­ве­нә сө­е­нү­дән гый­ба­рәт иде бул­са ки­рәк. Ул шун­да та­гын да әй­теп куй­ды:

— Сә­ла­мә­га­ләй­күм, “И­шан хәз­рәт­лә­ре”! Ки­леп җит­те­гез­ме?

Ок­тябрь-но­ябрь, 2005.

 

ОП­ТИ­МАЛЬ­ЛЕК ЗА­МА­НЫ

Хи­кәя

 

I

А­ны ка­бат ки­рәк­сез­гә са­на­ды­лар. Алай гы­на да тү­гел әле, чы­га­рып таш­ла­мак­чы­лар, хә­ер­сез­ләр. Бо­лай гы­на кал­ды­ра­мы соң!

Әм­ма нәр­сә­ләр эш­лә­сен ул хә­зер­гә күз ал­ды­на ки­те­рер­гә кы­ен­сы­на, шу­лай да бе­лә иде: акыл­га утыр­та­чак әле ул алар­ны! Баш­ка­ча бул­ма­сын!

Габ­дул­ла Ка­сый­мо­вич Ва­син шу­шы уй­ла­рын­да тә­рә­зә­дән урам як­ка та­ба ка­рап тор­ды. Көн бик тә ях­шы иде, ко­яш­лы, агач­лар — чә­чәк­тә. Май ае. Мур­тай­ган агач­ны да мон­дый көн­нәр те­рел­тү кө­че­нә ия, бө­ре­лә­ре яңа­ра, дөнь­я­лык­ка мең өмет бе­лән күз төр­тә.

Габ­дул­ла әфән­де өл­кән яшь­лә­рен­дә иде ин­де, алт­мыш биш­не узып кит­кән. Шу­шы ба­ры­шы бе­лән ма­тур гы­на ки­лә кал­са, та­гын да йөз­гә үк җи­тә­чәк, яшәү­дән тә­мам ту­я­чак, тор­мыш тәҗ­ри­бә­сен җу­я­чак тү­гел.

Әм­ма ул акы­лы чы­га ба­ру яшен­дә бу­лу­ын ба­шы­на да кер­тә ал­ма­ды. Кем­ле­ге “сөб­ха­нал­лаһ” иде. Әле теш­лә­ре дә ях­шы, бә­леш­ләр­не те­гер­мән та­шы­дай изеп ке­нә таш­лый. Ара­кы­ны, конь­як­ны да шәп чө­ме­рә. Мө­сел­ман өм­мә­тен­нән дип са­ный үзен, әм­ма на­маз-ура­за ише­не бел­ми, га­ди ха­лык­ны су­кыр тә­кә уры­ны­на йөр­тү өчен дин­нең ки­рә­ген бе­лә. Те­ге дөнь­я­га ки­тә баш­ла­са, ан­да уры­ны, “ин­шал­лаһ”, җән­нәт тү­рен­дә бу­ла­ча­гын бе­лә, чөн­ки Габ­дул­ла Ка­сый­мо­вич бит ул! Ур­ла­ма­ды-нит­мә­де, ку­лы­на кер­гә­нен чит­кә эт­мә­де. “Е­гет бул­саң — егет­лек күр­сәт ил­гә, ты­рыш­лык пу­та­сын бәй­лә бил­гә!”— ди­гән­ме әле бо­рын­гы бер ша­гыйрь Габ­де­рә­хим Утыз Имә­ни? Бө­ек ми­шәр­ләр­дән ге­нә ка­лы­ша тор­ган ке­ше тү­гел тип­тәр Габ­дул­ла­гыз, уе­ны-чы­ны бер­гә, бил­лә­һи!

Һәм тә­рә­зә­гә төш­кән ел­ма­ю­лы йө­зе­нең нур­лы шәү­лә­сен­нән җа­нын җы­лы­тып, эш өс­тә­ле­нә кил­де. Ра­ил Бар­ла­со­вич-Чу­ер­таш га­дә­тен­чә йө­ге­реп ди­яр­лек, тә­гә­рә­гән­дәй ки­леп кер­де. “Кү­ре­гез­че, тә­гә­рәп бер таш ки­лә... Таш тү­гел лә, тә­гә­рәп бер баш ки­лә!” Ту­кай­да шу­лай­мы әле? Бәл­ки... Ярар, тәр­тә­се­нә кер­гән, эзе­нә эләк­те ди­гән сүз ин­де ул!

— Сә­лам!

Бар­ла­сыч ка­ба­лы ке­ше иде, аш­кын. Ку­лы кү­тә­ре­леп-су­зы­лып кил­гән җи­рен­нән ди­рек­тор­ны­кы­на то­таш­ты.

— Сә­лам!

Ә­гәр дә ча­ма­сы бул­са, ул бил алы­шыр­лык ир иде. Шә­һәр­дә бе­рен­че­ләр­дән шу­шы адәм сәү­дә ки­оск­ла­ры ач­ты, шам­пунь­дер, са­бын­дыр, теш пас­та­сы, щёт­ка-мәс­вә­ге, баш­ка­сы — ба­ры­сы аның үтем­ле то­ва­ры­на әве­рел­де. Бар­ла­сыч һич­бер дә ике­лә­неп тор­ма­ды, спе­ку­ля­ция, алып-са­тар­лык­тан чир­кан­ма­ды, аны ба­ры тик олы­лап, мәр­тә­бә бе­лән “биз­нес” дип ата­ды. Мәк­тәп­не дә таш­ла­ма­ды һәм дө­рес эш­лә­де. Әйе, чит ил­ләр­дән чу­ман-чу­ман, биш­тәр-биш­тәр то­вар та­шу­га ко­ма­чау­лык ит­те бу укы­ту­чы­лы­гы, әм­ма ул дә­рес­лә­рен таш­лап ки­тәр­гә дә “өй­рән­де”. Ди­рек­тор — дус­ты, нин­ди кә­газь ки­те­реп бир­сә, язу­ын-мө­һе­рен дә ка­рап тор­мый, “та­был­ган сә­бәп”­кә сө­е­неп, шу­ңа ри­за-шө­кер ит­те. Дө­рес, яшел төс­тә­ге “бүл­нич­ний”­ләр­не сөй­мә­сә дә, “а­дәм баш­лы яшел­ләр”­не хуп күр­де.

Ки­ле­шеп эш­ли бе­лер­гә ки­рәк! Шу­ңа да Бар­ла­сыч:

— Ту­ган­кай, без­нең биз­нес — ур­так,— дип әй­тер­гә яра­та иде. Әм­ма аның “ур­так­лы­гы” йөз­гә бер бу­лу­дан гый­ба­рәт икән­ле­ген аң­ла­тып то­ру­ын­нан ни фай­да?

Бар­ла­сыч кай­чан­дыр шу­шы хә­зер­ге ди­рек­тор­ла­ры Ка­сый­мыч­ның уку­чы­сы бу­лып, “өч­ле”­гә ге­нә җи­ңел­чә бар­ган җи­рен­нән кү­тә­ре­леп, мәк­тәп­не дә ме­даль­гә бе­те­рер­гә мөм­кин иде. Кыз­га­ныч, көт­мә­гән­дә эш­ләр бо­зы­лып кит­те. Ди­рек­тор итеп ку­ел­ган Ка­сый­мыч, яз­да ка­ла­га уку­лар­га ча­кыр­ты­лып алы­нып, шул ва­кыт ара­лы­гын­да Бар­ла­сыч та­гын үз уры­ны­на тә­гә­рәп тө­шеп бе­тә яз­ды. Ярый әле Ка­сый­мыч кай­тып өл­гер­де, әм­ма Бар­ла­сыч­ның ме­да­лен кот­ка­рып ка­ла ал­ма­ды. Ма­лай — “ка­лык­ты”, ме­да­ле исә “ба­тып кал­ды”. Аны да тар­тып чы­га­рам дип йө­гер­сәң-чап­саң, ту­зан­нар куп­тар­саң, Ка­сый­мыч­ның үзен дә Бар­ла­сы­чы бе­лән бер­гә сөй­рәп тө­шеп ки­тә­чәк иде ул ме­даль ди­гән­нә­ре.

Бу ва­кый­га­лар алар мәк­тә­бен­дә ча­гын­да бул­ды­лар. Ка­сый­мыч­ка шул Бар­лас ма­лае бер­кем дә тү­гел иде, югый­сә. Ә ме­нә бит, Бар­ла­сыч­ны укыр­га керт­те­ме — керт­те, ас­пи­ран­ту­ра­да кал­дырт­ты. Дө­рес, ул аны тә­мам­ла­са да, алай ук әл­лә кем дә бу­ла ал­ма­ды, әм­ма мәр­тә­бә ар­ба­сын­нан тө­шеп тә кал­ма­ды. Урын­ның түр­дә бу­луы мәҗ­бү­ри­ме­ни соң? Буш ка­лу тү­гел бит әле!

Әм­ма еге­те­без үҗәт, теш­лә­сә — җи­бәр­ми, кап­са — өз­ми кал­дыр­мый. Ба­ра тор­гач шу­шы эт за­тын­нан ке­ше чык­ты бит!

Ка­сый­мыч аны Бар­ла­сыч дип ке­нә йөрт­сә дә, үз улы бу­лыр­га ти­еш­ле­ген хи­сап итә иде. Хик­мәт ма­лай­ның тат­лы чи­я­дәй әни­се­нә бәй­ле. Кеч­ке­нә­дән ша­я­ры­шыр­га ярат­ка­лап, Ка­сый­мыч бе­лән бер­гә ар­ка те­рә­шеп үс­те. Бе­рен­че тап­кыр, ун­дүрт яшь­лә­рен­дә бу­лыр, су­кыр тал тө­бен­дә үбеш­те­ләр. Ип­тәш­лә­ре бе­лән ка­чыш­лы уе­нын­да иде­ләр. Шу­лай рә­хәт ке­нә ки­леп чык­ты ин­де. Ан­на­ры хуш ис­ле пе­чән­лек­ләр, сыр­ма­сыз кап­ка төп­лә­ре...

Ка­сый­мыч үз ту­ган авыл­ла­ры­на инс­ти­тут бе­те­реп кайт­ты. Кош тот­кан ке­ше­дәй иде. Мәк­тәп­тә укы­та баш­ла­ды. Кыз ул ва­кыт­та ин­де сирт­мә­ле кия­ү­дә, мәк­тәп яше­нә кер­гән чып­чык ба­ла­сы­дай улы да бар иде. Таз баш, ди­гән­дәй, Ка­сый­мыч аңа мәр­хә­мәт ит­ми, “и­ке­ле”­ләр чә­пәш­тер­гә­ләп тор­ды. Һәм ме­нә чи­я­дәй тат­лы әни­се, мо­ны бе­леп ал­гач тә­мам кы­за­рып һәм җит­ле­геп, ис­ке та­ныш­лык­ны ис­кәрт­те:

— Ма­лай — си­не­ке!— ди­де.— Ни­чек ин­де аңар­га “и­ке­ле” ку­я­сың?

Ка­сый­мыч чын­нан да шул “и­ке­ле кап­чы­гы”­ның үзе­не­ке бу­лу­ы­на ышан­ды. Ни­чек ки­ре ка­гар­га мөм­кин, әгәр дә али­мент мәсь­ә­лә­сен куп­тар­са әни­се? За­ма­на­сы кот­чык­кы­сыз бит. Шул али­мент­чы бу­лу­ла­ры ар­ка­сын­да ни­чә­мә ке­ше ха­рап ител­де, карь­е­ра­га ил­тү­че бә­хет кү­пер­лә­рен дөр­лә­теп ян­дыр­ды­лар. Хә­зер алар­га мәр­тә­бә ди­гән ел­гыр ай­гыр­га ат­ла­нып чап­ты­ру­лар тә­те­мә­я­чәк ин­де. Ә Ка­сый­мыч бе­рен­че ады­мын­нан ук ияр­дән егы­лып тө­шәр­гә ти­еш­ме? Ми­нем ма­лай тү­гел дип әй­теп ка­ра­сын, ән­кә­се та­ба­гач ке­бек шо­ма, са­ес­кан ке­бек җә­бә­хә­ер, усал бер нә­мәр­сә, тал тө­бен­дә бе­рен­че тап­кыр үбе­шү ва­кый­га­сын сөй­ләү­дән баш­лап ки­тәр, кәк­ре ка­ен­га те­рә­лер­сең дә ка­лыр­сың. Көт тә тор. Сүз­дән тау тиз өе­лә ул!

Әм­ма Ка­сый­мыч ма­лай­ның тат­лы чи­я­дәй әни­сен­дә хә­тер­нең үзен­дә­ге ке­бек йөз про­цент­лы тү­гел, үбе­шү­ме, хәт­та ко­чы­шу­ла­рын да оныт­кан­лы­гын бел­ми иде. “Ма­лай — си­не­ке!”— ди­гә­нен­дә дә ул ба­ры тик авыл ха­тын­на­ры әй­тә тор­ган сүз­не ге­нә тә­гә­рәт­те. Имеш, бу аның: “И­те — си­ңа, сө­я­ге — ми­ңа!”— ди­гә­не ге­нә иде. Та­тар мон­дый гый­ба­рә­ләр­не элек­тән, ба­ла­ла­рын мәд­рә­сә­гә ил­теп би­рә баш­ла­ган чор­лар­дан бир­ле әй­тә кил­гән, ягъ­ни да мә­сә­лән, һа­ман да шул ин­де, бе­лем­ле бул­са иде ди­гән сү­зе ин­де бу алар­ның.

Ка­сый­мыч аның бо­рын­гы­сын тү­гел, яңа­сы­ның да асы­лын мәгъ­нә­се­нә­чә ире­шеп бе­леп бе­тер­ми, бу мәсь­ә­лә­дә әле­гә то­ма­на­рак иде.

“Ма­лай — үзем­не­ке!”— дип кө­еп йөр­де ул. Ә ан­на­ры эче­нә җы­лы да йө­гер­де. “Ма­лай үзем­не­ке!”— ди­гә­нен­дә яшер­тен ге­нә сө­ен­гә­ли дә иде.

Өй­лән­де. Ке­ше бул­ды. Ба­ла­ла­ры ту­ды. Үс­те­ләр. Ка­сый­мыч та дә­рә­җә­дә, тал­чы­бык ке­бек ке­нә бул­сын, үз җа­е­на үсә тор­ды. Әү­вә­ле ра­йон­га, ан­на­ры баш­ка­ла­га кү­чен­де. Фор­са­ты чы­га тор­ды.

Хә­зер ул мәк­тәп ди­рек­то­ры.

Ә ме­нә Бар­ла­сыч ха­кын­да те­ге ва­кыт­та ише­тел­гән сүз­ләр оны­тыл­ма­ды, “ма­лай — үзем­не­ке” бу­луы җу­ел­ма­ды. Алар әле­гә­чә бер­гә. Тәр­бия җи­ме­ше дә тат­лы икән ул, әч­кел­тем­ле­ген әйт­кән дә юк!

 

II

— Ниш­ли­без?— ди­де Бар­ла­сыч.— Без­не бо­лар бе­те­рер­гә җы­ен­ган­нар!

Ка­сый­мыч­ның ка­мыр әче­се куз­гал­ды, бүр­те­неп чык­ты:

— Сез нәр­сә! Сез нәр­сә!— Тиз­рәк ба­рып ишек­не яп­ты.— Баш­ка­лар ише­теп тор­сын­нар дип шу­шы­лай әй­тә­сез­ме?

Бар­ла­сыч, егы­лып тез­лә­нер­дәй бу­лып, шун­да ук га­фу үте­нер­гә то­тын­ды. Аның ко­яш ялар­га өл­ге­рү­дән ка­барт­ма ке­бек кы­зар­ган ба­шы, та­ры бөр­те­ге ке­бек че­пи күз­лә­ре, каш­сыз маң­гае, юка бо­рын һәм җеп неч­кә­лек ирен­ле уй­мак авы­зы чын­лык­та аның кы­я­фә­тен та­вык кү­кә­е­нә ох­ша­та иде. Ме­нә-ме­нә тә­гә­рәп үк ки­тәр­дер сы­ман. Кәч­түм өс­те­нә шул баш­ны утыр­тып кы­на куй­ган­нар ди­яр­сең.

— Ни бит...— Бар­ла­сыч ди­рек­тор өс­тә­ле кар­шы­сы­на ук ки­леп утыр­ды. Әм­ма исәп-хи­сап­лы Ка­сый­мыч зат­лы кә­нә­фи­ләр ягы­на күр­сәт­те. Озак­лап сөй­лә­шеп уты­рыр­га иде­ме исә­бе?

— Ва­кыт... Ни...— ди­де шо­ма­рыр­га ит­кән Бар­ла­сыч, кул сә­га­те­нә күз са­лып алып, ан­на­ры ди­вар­да­гы­сы­на те­кә­леп.— Сез­не­ке со­ңа­ра бар. Ун ми­нут­ка.

Шу­лай да кә­нә­фи­гә кү­че­неп утыр­ды. Аяк өс­те кал­ган Ка­сый­мыч җи­ңел авыз­лы шкаф ише­ген ач­ты.

— Юк, мин руль­дә идем!— ди­де Бар­ла­сыч, тыр­ма­гыч­тай озын бар­мак­ла­рын кә­нә­фи янын­да­гы өс­тәл­дә си­керт­кә­ләп. Аның ка­раң­гы баз­да­гы бә­рәң­ге үсен­те­се ке­бек кы­я­фә­те, ко­яш нур­ла­ры ялап өл­гер­гән кыз­гылт ба­шы тә­бә­нәк һәм тү­гә­рәк Ка­сый­мыч­ны бүл­бе итеп то­яр­га мәҗ­бүр итә иде.

— Кем сез­не әй­дәп то­ра әле?— ди­де ди­рек­тор, сый­фат сак­лап.— Үзем­лек ке­нә кал­ган!

— Ки­те­рер­без!— дип юат­ты, бу юлы өл­гер­лек­тә өл­ге бу­лыр­лык Бар­ла­сыч.— Юк нәр­сә тү­гел!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных