Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памфлет 16 страница




— Хә­зер-хә­зер,— ди­де Җа­бир, тә­мам кур­ка ка­лып, ин­де ярым ко­е­ла бар­ган чәч­лә­рен ар­ка та­ба кай­та­ру хә­рә­кәт­лә­ре ясап, ак йө­зе­нә кы­зыл­лык иң­де­реп.— Это так, чис­то слу­чай­но!

Шу­лай ди­де, чы­га­рып атар­га те­ләп ше­шә­гә ябыш­ты, ки­теп ба­ра гы­на иде, ишек­кә җит­кә­нен­дә Ма­рия Ва­силь­ев­на әмер би­реп тук­тат­ты:

— Стоп, Гав­ри­ил Ми­ло­вич! Нель­зя при­ни­мать та­ких спеш­ных умо­зак­лю­че­ний! Мы толь­ко что об этом го­во­ри­ли!

Аның Гав­ри­ил Ми­ло­вич ди­гән­нә­ре Җа­бир Миң­ле­йәх­мә­то­вич дип әй­тү­лә­ре иде. Тап­кан­нар бит ата­сы­на исем, аны рус­ча тү­гел, та­тар­ча әйт­кән­дә дә җи­де урын­да төр­те­леп те­шең­не сын­ды­ра­сың, өч урын­да те­лең­не теш­ли­сең, ике урын­да ире­нең­не ка­на­та­сың. Ә ме­нә Ми­ло­вич — ни­чек җи­ңел әй­те­лә, авы­зың­ны ачар­га да өл­гер­ми­сең, те­лең­нән гү­я­ки май­лы та­ба­дан шу­ып төш­кән кой­мак ке­бек ки­лә дә чы­га: “Ми­ло­вич!” Һай, биг­рәк­ләр дә җай­лы, рә­хәт бу­лып ки­тә ин­де. Ә Җа­бир ди­гә­не? Нин­ди исем ин­де ул, йә? Гав­ри­ил ди­гән бул­са­лар, Җа­бир ке­бек җә­бер­лә­неп һәм җе­беп тор­ган­дай бул­мас иде, гау-гау — һау-һау дип өрер, ыр­лап то­рыр иде.

Ма­рия Ва­силь­ев­на­ның әй­түе бул­ды, Җа­бир ки­ре бо­ры­лыр­га өл­гер­де. Күз­лә­рен­нән үк аң­лап ал­ды, тиз ге­нә өс­тәл җай­ла­ды һәм алар “ак­лар”­ны бе­те­рер­гә, “рус му­жик­ла­ры”н егып са­лыр­га ке­реш­те­ләр. Әм­ма алай ук азы­нып та кит­мә­де­ләр, бар эч­кән­нә­ре шу­шы яр­ты ше­шә ара­кы гы­на бул­ды һәм...

Һәм ка­ра­выл­чы су­кыр Гыйсь­мәт карт ишек как­ты. Аңа кар­шы аты­лып ди­яр­лек Җа­бир чык­ты.

— Ха­ты­ның Га­фи­фә кил­гән иде, энем-ба­ла­ка­ем! Аны кай­та­рып җи­бәр­дем. Ка­ла­дан тик­ше­рү­че­ләр кил­де, ир­тән­гә­чә бу­лыр­лар, ди­дем. Дө­рес әйт­кән­мен­дер бит? Сез­нең эше­гез олы­мы әле? Өй­гә кай­тып ки­лә­сем бар иде. Күз-ко­лак бу­лып тор­са­гыз, тиз ге­нә әй­лә­неп ки­лер идем. Эч­тән бик­лә­нер­сез,— дип, һәм­мә сүз­лә­рен берь­ю­лы әй­теп бе­те­реп, күз­лә­ре бе­лән те­кәл­де дә кат­ты.

Гыйсь­мәт агай­ны су­кыр ку­ша­ма­ты бе­лән атау­ла­ры бер дә юк­ка тү­гел иде. Аның ал­дын­да хет каз бәб­кә­се ба­ша­як бу­лып кыч­кы­рып ят­сын, күр­ми узып ки­тә­чәк, ке­ше­нең ни эш­лә­гә­нен икен­че бе­рәү­гә ба­рып сөй­лә­ми, кү­рә дә оны­та тор­ган га­дәт­сез га­дәт­ле иде ул.

Җа­бир аны кай­та­рып җи­бәр­ми бул­ды­ра ал­ма­ды, ар­тын­нан ида­рә ишек­лә­рен эч­тән бик­ләп кал­ды.

Бу хә­бәр Ма­рия Ва­силь­ев­на­ның кү­ңе­ле­нә хуш кил­де. Ул парт­ком бүл­мә­се­нең дә­рә­җә­сен кү­тә­рә тор­ган күн тыш­лы ка­ра кә­нә­фи­гә кү­чеп утыр­ды һәм, бе­раз ба­шы әй­лә­нү­ен әй­теп, Җа­бир­ны үз яны­на дәш­те. Яшь ир, мес­кен, кая бар­сын, үзен­нән юга­ры­да­гы­лар сү­зе аның өчен из­ге иде.

Әү­вә­ле кай­нар ко­чак һәм йом­шак ирен­нәр, ан­на­ры эч­тән бә­реп чык­кан ут­лы дул­кын, ара­кы па­ры бе­лән ку­шы­лып, акыл шә­риф­лә­рен эре­теп юк­ка чы­гар­ды. Алар таң­га­ча мә­хәб­бәт диң­ге­зен­дә ба­та-чу­ма йөз­де­ләр. Ки­теп бар­ган Су­кыр Гыйсь­мәт әй­лә­неп кайт­са да, ишек­не дө­бер­дә­теп тә ач­мау­ла­рын­нан тә­мам ту­ңып, ка­бат үз өе­нә кит­кән­ле­ген ир­тән­ге як­та, аяк эз­лә­рен күр­гәч ке­нә, Җа­бир ча­ма­лап бел­де. Әм­ма ла Ма­рия Ва­силь­ев­на ты­ныч­лап йок­ла­ды. Ба­ры тик, кай­ва­кыт са­таш­ка­лап кы­на:

— Ой, мой та­тарчё­нок! Ой ми­лень­кий мой!— дип ка­бат­лап, йо­кы­сыз төн уз­дыр­ган Җа­бир­ны өр­ке­теп бе­тер­де.— Гав­ри­ил Ми­ло­вич!.. Гав­ри­ил Ми­ло­вич!

Көн­дез­ге сә­гать ун­нар­да уя­нып, төш­ке­лек аш­ка алар Га­фи­фә кар­шы­сы­на кайт­ты­лар. Ма­рия Ва­силь­ев­на Җа­бир­ны һа­ман да мак­тап туй­ма­ды, бул­дык­лы ир дип тә, ях­шы пар­торг дип тә кү­перт­те. Алай ук эш­лә­мә­сә дә мөм­кин иде. Әм­ма та­тар ха­тын­на­ры­ның кү­ңе­лен ни­чек та­бар­га һәм ау­лар­га бел­гән икән ул, эт кү­ңе­ле бер сө­як ди­гән мә­каль­дән чы­гып эш йөрт­кән­дер­ме, Га­фи­фә аның ул сүз­лә­рен­нән соң ни­чә ел­лар бу­е­на бә­хет­ле бу­лып йөр­де, әле һа­ман да ирен шул мар­җа әйт­кән­чә кү­зал­лый иде.

Ме­нә шу­шы төн­нән баш­лап Җа­бир Миң­ле­йәх­мә­то­вич чын­нан да икен­че төр­ле ке­ше­гә, Гав­ри­ил Ми­ло­вич­ка әве­ре­лә бар­ды, ком­му­нист ке­ше­ләр­гә хас бул­ма­ган һәм­мә сый­фат­лар­га, ата-ба­ба го­реф-га­дәт­лә­ре­нә чир­ка­нып ка­рый баш­ла­ды. Га­фи­фә­нең ис­тә­лек һәм мә­хәб­бәт яд­кә­ре итеп бир­гән чи­геш­ле кулъя­у­лы­гы да парт­ком бүл­мә­се­нең ач­кыч­ла­рын тө­реп йә ке­сә­дә йөр­тер өчен, яки ишек өс­те­нә кыс­ты­рып ку­ю­га гы­на ярый баш­ла­ды. Хә­ер, ха­ты­ны да олы­гая, хәт­та кар­тая бар­ды. Яшь чак­ла­рын­да бул­ган бер­кат­лы “ю­ләр­лек­лә­ре” ба­шын­нан чы­гып, алар уры­нын ба­ла­ла­ры ту­рын­да кай­гыр­ту хис­лә­ре би­ләп ал­ды.

Ә ни­чек ма­тур го­мер итеп ята­лар иде бит, һа­ман да шу­лай бу­лыр сы­ман то­е­ла иде. Җа­бир­ны әле­дән-әле юга­ры­га тар­та тор­ды­лар, әү­вә­ле пар­тия уку­ла­ры­на җи­бәр­де­ләр. Ал­ты ай бу­е­на ул Буа ра­йо­нын­нан кил­гән бер ярым жур­на­лист һәм ярым инст­рук­тор кыз бе­лән бә­хет­ле-шау­лы кич­лә­рен уз­дыр­ды. Аңа да ка­ра­мас­тан, уку­ны кы­зыл дип­лом бе­лән тә­мам­лап кайт­ты. Хә­ер, алар төр­ке­мен­нән баш­ка төс­тә­ге­сен алу­чы­лар бул­ма­ды һәм, го­му­мән дә, пар­тия кадр­ла­рын­да дип­лом­нар­ның зәң­гә­ре яки яше­ле, яи­сә агы бу­ла ал­мый иде. Ни­чек ин­де ком­му­низм сө­ек­ле кы­зыл тө­сен ин­карь ит­сен­нәр? Әм­ма да ра­йон­да һәм алар­га ия­реп авыл­лар­да ук Җа­бир­ның пар­тия мәк­тә­бе курс­ла­рын кы­зыл дип­лом­га тә­мам­лап кай­туы ха­кын­да зур­лап сөй­лә­де­ләр. Га­фи­фә­нең баш­ла­ры җи­ден­че кат күк­нең бо­лыт­ла­рын ара­лап йөр­де. Ире өчен ул го­ме­ре буе ме­нә шу­шы­лай юк­тан да сө­е­неп яши тор­ган ха­тын бул­ды.

Эһ, Җа­бир аб­за­гыз әл­лә кем­нәр бу­ла­сы иде! Унөч ел пар­тия эшен­дә йөр­де, пар­тия мәк­тә­бе курс­ла­рын­нан соң инс­ти­тут­ка ба­рып кер­де...

— Сә­лам, Җа­бир энем! Нин­ди җил­ләр бе­лән мон­да? Кем йө­ри­дер дип әйт­сәм...

Җа­бир, ишек­не ачып, ту­зан бас­кан бүл­мә­дән түр­гә уз­ган­да, ар­тын­нан эн­дә­шү­че­гә бо­рыл­ды. Те­ге су­кыр Гыйсь­мәт бит бу! Исән! Һа­ман да ида­рә би­на­сын­да ка­ра­выл­чы ди­гән­нәр иде аны.

— Әл­лә за­ма­на­лар ки­ре кай­та­лар­мы? Тә­мам та­ра­лып бет­кән­че, дим?

Су­кыр Гыйсь­мәт карт та­гын да тар­тыл­ган, ябык­кан иде. Бил­лә­һи, яше йөз­гә ту­ла­дыр мо­ның? Ин­де Җа­бир үзе дә ба­бай ке­ше­гә әве­ре­леп ба­ра. Кы­зы кия­ү­дә, олы улы өй­лә­гән, ме­нә төп­че­ге ге­нә үз ян­на­рын­да, ди­гән­дәй. Онык­ла­ры ин­де каз бәб­кә­лә­рен ку­ар­лык бул­ган­нар­дыр. Ка­ла­да яши­ләр бит ала­ры. Әти-әни­лә­ре дөнья ку­а­лар, әл­лә кай­лар­да­гы эс­се ком­лы ут­рау­лар­га ола­гып ял итә­ләр. Ә Су­кыр Гыйсь­мәт һа­ман да шул Су­кыр Гыйсь­мәт!

— Те­ге ва­кыт­лар­дан бир­ле кү­рен­мә­гән идең бу як­лар­да!

Аның бу сү­зе­нә кар­шы Җа­бир ни дип әйт­сен икән ин­де? Чын­нан да ун­биш ел бит. Ком­му­нист­лар ку­ыл­ган­нан соң ул газ­лаш­ты­ру эше бе­лән йөр­де. Баш­та­рак парт­ком чо­рын исе­нә тө­шер­гә­ли иде, ан­на­ры, ак­ча­ны уч­лап кы­на да тү­гел, кө­рәп ала баш­ла­гач, ба­ры­сы да оны­тыл­ды. Нин­ди рә­хәт эш­ләр дә бар­лы­гы­на сө­е­неп туй­ма­ды. Бар­мак­ка бар­мак та сук­мый­ча шун­дый хез­мәт хак­ла­ры ал әле син!

Элек­ке рай­ком ке­ше­лә­ре­нең кү­бе­се газ­лаш­ты­ру эшен­дә тү­рә бу­лып, кал­җа ки­ме­реп, май тө­ке­реп яшәү­гә күч­те­ләр. Җа­бир­ны да ким-хур ит­мә­де­ләр. “Кем­нең ку­лын­да — шу­ның авы­зын­да” ди­гән­нәр бит, “дөнь­я­ны су бас­кан­нан каз­га нин­ди мих­нәт кил­сен ул?” Ком­му­нист­лар­ны за­кон­нан тыш, ди­де­ләр дә бит, әм­ма ке­ше­лә­ре һәм алар­га бер­ке­тел­гән урын­на­ры шул ки­леш кал­ды. Ә алар баш би­реп то­ра­мы ин­де? Кай­сы­ның акы­лы эш­ләп ал­ган­дыр, ди­ген? Газ­лаш­ты­ру сә­я­сә­те баш­ла­ну бе­лән ха­лык бар ак­ча­сын шу­шы бә­хе­те өчен са­рыф итәр­гә то­тын­ды. Авыл­лар­дан кай­сы ке­ше­ләр үз­лә­ре­нең йорт­ла­рын бе­рен­че­ләр­дән бу­лып газ­лы итә­се­лә­ре ки­лү­дән, риш­вәт би­рү бу­ла дип тор­ма­ды­лар, ки­рәк­кән-ки­рәк­мә­гән тү­рә­ләр­гә дә хәт­та ак­ча­ла­та да “бү­ләк­ләр” та­шы­ды­лар. Ба­ра-ба­ра бу эш рә­хәт бер уен­га әве­ре­леп кит­те. Ха­лык үзе га­еп­ле иде. Әгәр дә ку­ел­ган тәр­тип бу­ен­ча бар­са­лар, үз чи­рат­ла­ры ки­леп җит­ми­чә кал­мас иде бит. Әм­ма мин-мин­лек бар, мин кем­лек га­лә­мә­те, баш­ка­сы. Ме­нә нәр­сә ярыш ки­те­реп чы­га­ра.

Ә Җа­бир ан­дый бү­ләк­ләр ал­ма­ды, аңа кал­ды­рып кы­на ки­тә иде­ләр. Бер­ва­кыт шу­шы Су­кыр Гыйсь­мәт карт аның ишек ал­ды­на үзе­нең сөт­ле карт сы­е­рын ки­те­реп бәй­ләп куй­ган иде. Га­фи­фә та­выш чы­гар­ды:

— Аның им­чәк­лә­ре ка­ты, ни­чек шу­лар­ны тар­тып сау­мак ки­рәк!— дип ко­ты­рын­гач, ул сы­ер­ны Җа­бир үзе җи­тәк­ләп ил­теп бир­де. Һәм дә әйт­те:

— Сез­нең ке­бек бо­рын­гы­дан үзе­без­нең ке­ше­гә, атам ягын­нан ту­ган ти­еш­ле ага­ма бер­сүз­сез кер­тә­без ул газ­ны!— дип вәгъ­дә ит­те.

Сү­зен­дә тор­ды, өчен­че елын­да гы­на, ин­де бе­рен­че бу­лып ми­ңа керт­те­ләр яры­шы тә­мам­лан­ган ва­кыт­та гы­на Су­кыр Гыйсь­мәт агай­лар­ның йор­ты­на газ ки­леп җит­те, ан­да да бу­лыр­мы-бул­мас­мы дип тә­мам ап­ты­ра­тып һәм ал­җы­тып бе­тер­гәч ке­нә на­сыйп сә­гать­лә­ре сук­ты. Әйе, Җа­бир вәгъ­дә­сен­дә тор­ды, авыл­лар­ны газ­лы ит­те.

Ул ва­кыт­та Гыйсь­мәт карт газ­чы­лар­га мең­нән-мең рәх­мәт­ле бу­лып кал­ды. Урам­да кү­рен­гән­дә дә сау­лык со­ра­ша, имин­лек­ләр те­ли иде. Бу як­тан бер дә баш­ка­лар­дан ка­лыш­ма­ды. Һәм ме­нә алар та­гын да оч­раш­ты­лар.

— Сә­лам, Гыйсь­мәт агай!

XIII

Су­кыр Гыйсь­мәт­нең эше ишек тө­бен­дә ге­нә кал­ма­ды, ул эч­кә уз­ды.

Элек­ләр­не бо­лай ба­тыр­чы­лык итә ал­мас иде. Хә­ер, Җа­бир агай да аның ке­рә ки­лү­е­нә кар­шы бул­ма­ды. Хәт­та:

— Уты­ры­гыз!— дип, аңар­га өс­тәл янын­нан урын­дык тәкъ­дим ит­те.

Парт­ком бүл­мә­се мон­нан ун­биш ел элек ни­чек кал­ды­рыл­са, шу­лай то­ра, шык та ит­мә­гән иде. Дө­рес, таш ыр­гы­тып, тә­рә­зә өл­ге­се­нең тыш­кы ягын ват­кан­нар. Та­шы да ара­да кал­ган, рә­шәт­кә­гә кы­сы­лып то­ра. Мо­ның кем эше икән­ле­ген бе­лү­че дә юк­тыр ин­де, аны­сы.

Ә ту­зан бө­тен җир­гә уты­рып, хәт­та тас­ла­нып өл­гер­гән.

— Аны, энем, кө­тү­че Габ­дул­ла, үгез­ләр ку­ып бар­га­нын­да, ту­ры ат­ка­нын­нан кы­ек­лап ти­дер­гән. “На­руш” тү­гел. Баш­ка­лар­га уй­лый күр­мә!— ди­де Су­кыр Гыйсь­мәт карт, Җа­бир­ның те­ге тә­рә­зә янын­да ма­таш­ка­ны­на игъ­ти­бар итеп, со­ра­ма­ган җир­дә җа­вап би­реп, гү­я­ки ке­ше кү­ңе­лен­дә нәр­сә бар­лы­гын ки­тап­тан кү­реп укы­ган­дай тө­гәл ки­те­реп.

— Алай гы­на бул­са, ни, баш бә­ла­се тү­гел икән!— ди­де Җа­бир, шун­да ук кү­ңе­ле ты­ныч­ла­нып.

Аңа мон­да рә­хәт иде. Ал­ты олы тә­рә­зә­ле киң, ир­кен бүл­мә, ур­та­сын­да озын өс­тәл. Түр­дә В.И.Ле­нин дип языл­ган зур порт­рет. Үзәк Ко­ми­тет әгъ­за­ла­ры­ның су­рәт­лә­ре, ло­зунг­лар, хез­мәт дәр­те­нә өн­дәү­че пла­кат­лар. Һәм­мә җир­дә кы­зыл пос­тау җә­ел­гән, элен­гән, ка­гыл­ган. Ба­ры­сы да ту­зан ас­тын­да ка­ра­ла баш­ла­ган­нар. Ә ан­да, уң як­та, ишек­тән ке­рү­гә, ши­фонь­ер эчен­дә сейф иде. Җа­бир шун­да пар­тия ак­ча­сын сак­ла­ды. Соң­гы тап­кыр бик­ләп кит­кә­нен­дә дә алар ан­да иде­ләр, ти­ен­нә­ре­нә ка­дәр. Ул як­тан мәсь­ә­лә­гә җа­вап­лы ка­ра­ды, кул суз­ма­ды. Ак­ча­лар хә­зер дә шун­да бу­лыр­га ти­еш­ләр!

— Энем, бу ти­рә­дә әй­лән­гә­ләп йө­рү­че­ләр бул­ма­ды тү­гел. Бер­сен дә керт­мә­дек!— ди­де та­гын да Су­кыр Гыйсь­мәт агай, ни чы­гып ки­тә бел­ми­чә, ни нәр­сә өчен кер­гән­ле­ген әйт­ми­чә, һа­ман да Җа­бир­ның уй­ла­рын укып бар­ган ке­бек, нәкъ ки­рәк­ле урын­да ти­еш­ле сүз­ләр­не ге­нә әй­тә ба­рып.— Ни эш­ләр бе­лән идең соң би­ре­дә? Са­гын­дыр­ган­мы? Әл­лә баш­ка сә­бәп­ләр дә бар­лар­мы?

“Нин­ди эш­ләр бе­лән йө­ри­сез дип со­рый бит, ә? Ме­нә за­ма­на, парт­ка­би­нет­ка узып, пар­торг­ның үзен­нән шу­шы рә­веш­ле итеп ка­ра­выл­чы карт со­рап тор­сын ин­де, йә?”— Җа­бир агай шу­шы рә­веш­ле уй­лар­га өл­гер­де, бу ва­кыт­та ка­бат ул Миң­ле­йәх­мә­то­вич кы­на тү­гел, хәт­та Гав­ри­ил Ми­ло­вич­ка әве­ре­лә бар­га­нын то­еп өл­гер­де. Көч­ле бер дул­кын­ла­ну хи­се ки­чер­де. Ан­на­ры ка­бат ты­ныч­лан­ды. Ин­де хә­зер ул үзен мыл­тык­лы ре­во­лю­ция сол­да­ты кар­шы­сын­да ба­сып тор­ган ап­ты­рау­лы бур­жуа сы­ман­рак то­яр­га өл­гер­де. Мон­дый ме­та­мор­фо­за­дан ты­ны кы­сыл­ды, ба­шы әй­лә­неп ал­ды. Ун­биш ел аны са­гы­нып, тә­мам ту­зан ас­тын­да кал­са да кө­теп тор­ган арт­лы күн урын­дык­ка утыр­ды. Хәл ал­ды. “Мин үзем ком­му­нист, пар­торг бу­ла то­рып та шу­лай бур­жуй­лар рә­те­нә кер­дем­ме­ни?”— дип, те­лә­ге­нә кар­шы ки­леп уй­лар­га мәҗ­бүр иде ул. Һәм аңа әл­лә ни­чек бик тә оят бу­лып кит­те. Мо­ңа ка­дәр ни­лек­тән ан­дый со­рау җа­нын бор­чы­ма­ган бу­лу­ы­на да хәй­ран иде.

В.И.Ле­нин су­рә­те­нә кү­тә­ре­леп ка­ра­ды. Алар­ның күз­лә­ре оч­раш­ты­лар. Ул аңар­га гү­я­ки: “Без ул ре­во­лю­ци­я­ләр­не кан­на­ры­быз­ны тү­гә-тү­гә ме­нә сез­нең ке­бек сат­лык җан­нар ха­рап ит­сен өчен яса­дык­мы­ни? Без ул со­ци­а­лиз­мы, мил­ли­он кор­бан­нар би­реп, сез­нең ке­бек ка­бих зат­лар ил­не та­ла­сын өчен тө­зе­дек­ме­ни? Без ул ча­ба­та­лы, на­дан Ру­сия хал­кын итек­ле һәм бе­лем­ле итеп, сез­нең ке­бек­ләр ар­ка­сын­да на­дан­га чы­га­ру һәм ча­ба­та­га кал­дыр­ту өчен ты­рыш­тык­мы­ни?”— ди­гән со­рау­лар бе­лән ап­ты­рап һәм аһ итеп ка­рап то­ра иде. Җа­бир Миң­ле­йәх­мә­то­вич­ның шун­да өне кач­ты.

— Би­реш­кән­сең, энем! Ел­лар си­нең дә тө­сең­не уң­ды­рыр икән!— ди­де, өчен­че тап­кы­рын­да сү­зен баш­лап Су­кыр Гыйсь­мәт карт.— Әл­лә өрә­гең кат­ты ин­де? Бу­лыр да шул, бу ка­дәр дә ба­ша­як кил­гәч, на­мус та куз­га­лыр! Ул да үз бар­лы­гын бел­дер­тү­чән бу­ла — ир­тә­ме-соң­мы! Шун­дый итеп ки­те­реп те­ри, адәм ба­ла­сы­на кар­шы кыл­ган га­мәл­лә­рең өчен, ал­ла­ры­на ту­зан сый­фат ятып, тәү­бә­ләр үте­нер­дәй хәл­ләр­гә тө­шә­сең... Аны, энем, Ал­лаһ тот­ты, му­ен­нан ал­ды, ди­ләр! Бер без­дән ге­нә кал­ма­ган, бер без­дән ге­нә үт­мә­гән!

“Ни бе­лә­сең син!”— дип, Җа­бир Миң­ле­йәх­мә­то­вич шун­да ка­ра­выл­чы карт­ка җи­ке­рен­мәк­че бул­ган иде, уе ба­рып чык­ма­ды. Сүз әй­тер­гә ачыл­ган авы­зын­да те­ле тар­тыш­ты. Ул шун­да өс­тәл­дә­ге гра­фин­га үрел­де. Әм­ма ун­биш ел эчен­дә аның суы яшел­лә­неп ис­лә­неп ки­беп бет­кән, ста­ка­ны ту­зан җы­еп уты­ру­дан баш­ка­ны бел­мә­гән бу­лып чык­ты.

Җа­бир Миң­ле­йәх­мә­то­вич үзе­нең элек­ке­ге га­дәт­лә­ре ки­ре­дән кай­та ба­ру­ы­на хәй­ран­лык­та иде. Яра­ла­ры­на тоз са­лып ба­сып то­ру­чы ка­ра­выл­чы Гыйсь­мәт карт­ны ку­ып чы­га­ра­сы бик тә ки­леп, хәл алыш­ты­рыр­га ит­те. Ме­нә хә­зер җи­ке­ре­неп кыч­кы­рыр да сы­ман иде.

— Кем уй­ла­ган аны шу­лай дөнь­я­лар бо­зы­лыр дип?..

Су­кыр Гыйсь­мәт үз ал­ды­на ты­ныч кы­на сөй­лә­нә тор­ды. Ан­на­ры:

— Әй­дә, энем кем, Җа­бир, бер до­га,— дип, уч­ла­рын йө­зе­нә ка­ра­тып, шу­лар­га бак­кан хә­лен­дә укы­на да баш­ла­ды.— “Ә­гу­зы бил­лә­һи ми­нәш-шәй­тан ир­ра­җим! Бис­мил­ла­һир-рах­ман ир­ра­хим! Кол һу­ал­ла­һы әхә­де, Ал­ла­һы са­ма­ды, ләм йә­лү­де вә ләм йү­ләд!” Йорт­ка имин­лек­ләр бир, Хо­да­ем, бу дөнь­я­лар­дин ул дөнь­я­лар­га рәх­мәт­лә­рең илә ки­тәр­гә яз­сын, амин!

Ан­на­ры уч­ла­рын йө­зе­нә кап­ла­ды. Җа­бир Миң­ле­йәх­мә­то­вич аңар­га ап­ты­рап ка­рап ал­ды һа­ман да элек­ке­чә таш­тай кат­кан хә­лен­дә кал­ды. Әм­ма: “Бу карт­лач та дин юлын­да икән!”— дип, аңар­га ачу­лы ка­ра­шын җуй­мый сак­ла­ды.

— Ме­нә, энем Җа­бир, ми­нем ке­бек ата ком­му­нист ке­ше дә Ал­ла­һы тә­га­лә юлы­на кай­та икән ул,— дип, та­гын да хәй­ран итеп сөй­ләп кит­те Су­кыр Гыйсь­мәт карт. Унөч ел пар­торг бу­лып эш­ләп тә, шу­шы ида­рә би­на­сы ка­ра­выл­чы­сы­ның кай­чан­дыр ком­му­нист бул­ган­лы­гын ул бел­ми һәм күз ал­ды­на да ки­те­реп ка­ра­ма­ган иде.

— Мин бит су­гыш­ка ка­дәр­ле ел­лар­да ком­со­мол ячей­ка­сын җи­тәк­лә­дем. Яшер­мим, һай га­ярь дә ке­ше идем. Ах­мак та бул­ган­мын. Син, энем, бе­лә­сең­дер ми­нем ни өчен Су­кыр Гыйсь­мәт ата­лу­ым­ны?

Со­ра­вын со­ра­ды, әм­ма Җа­бир Миң­ле­йәх­мә­то­вич­ка кү­тә­ре­леп тә ка­ра­ма­ды. Күз­лә­ре ки­нәт яшь­лә­неп, алар­ны ке­сә­сен­нән чы­гар­ган яу­лык­ка сөрт­те, ан­на­ры гы­на сүз­лә­рен дә­вам ит­тер­де:

— Бел­ми­сең­дер ин­де, әйт­мә­гән­нәр­дер... Мин бит өч авыл­ның да мә­чет ма­на­ра­ла­рын кис­те­рү­че мор­дар Гыйсь­мәт­нең үзе бу­лам. Има­ным­нан яз­ган­га, дин ага­чы­на бал­та чап­ка­ны­ма кү­рә ми­не Су­кыр дип ата­ды­лар. Әбу-Җә­һил, То­ма­на ди­ю­че­ләр дә бул­ды. Бо­лар­ның бер­се дә ябыш­ма­ды, әм­ма Су­кыр ку­ша­ма­ты та­гы­лып кал­ды. Мо­ның бер-бер хик­мә­те бар­дыр, ах­ры­сы, баш­ка­ча бу­ла ал­мас. Әйе, ме­нә шул. Го­ме­рем буе күп­не күр­дем, күп­не ишет­тем, энем Җа­бир, әм­ма ке­ше ми­не һа­ман да су­кыр­га са­на­ды. Те­ге ва­кыт­та си­нең мар­җа рә­хә­тен­дә ят­ка­ның­ны таң­га ка­дәр сак­лап, ида­рә ише­ге тө­бен­дә ша­кы­ра­еп­лар кат­кан­чы сел­кен­ми­чә дә тор­дым. Ке­ше­гә дә сөй­лә­мә­дем. Шун­да да рәх­мәт­ле бу­ла ал­ма­дың!..

Җа­бир­ның тә­не эс­се­ле-су­ык­лы бу­лып кит­те. Шу­шы соң­гы сә­гать­тә ге­нә дә шул кай­нар та­ба итеп яра­тыл­ган Ма­рия Ва­силь­ев­на­ны икен­че тап­кыр исе­нә тө­ше­рер­гә мәҗ­бүр бул­ды. “Юк, ял­ган сөй­ли­сең, карт­лач!”— дип ин­де чәч­рәп чы­гар­лы­гы да кал­ма­ды.

— Мин бит бат­рак Гый­май ба­ла­сы идем. Ком­со­мол бу­лу­дан ар­тык­ка яра­ма­дым. Гит­лер су­гы­шы­на да ми­не бе­рен­че­ләр­дән итеп җи­бәр­де­ләр. Мәс­кәү ас­ты су­гы­шын­да ком­му­нист­лык­ка ал­ды­лар. Дош­ман­ның бик тә зә­һәр ча­гы иде. Икен­че көн­не һө­җүм­гә бар­дык. Яра­лан­дым, әм­ма су­гыш­тан кал­ма­дым...

Ул чы­ла­нып өл­гер­гән күз­лә­рен та­гын да яу­лык бе­лән сөр­тер­гә ке­реш­те. Кү­ңе­лен шу­лай ты­ныч­лан­дыр­гач:

— Ми­не бит си­нең атаң, ту­га­ным ти­еш­ле Миң­ле­йәх­мәт карт парт­би­лет­сыз кал­дыр­ды,— дип әй­теп куй­ды.

Җа­бир агай бө­тен­ләй дә юга­лып, хәй­ран­нар кал­ды. Ме­нә бит ни­чек, го­ме­ре буе Су­кыр Гыйсь­мәт­не сан­га да ал­мый­ча, игъ­ти­бар кү­зе­нә дә эл­ми­чә яшә­де, ә ул ме­нә нин­ди ке­ше бул­ган икән бит!

— Мо­ны­сын да бел­ми идем ди­мә!— Су­кыр Гыйсь­мәт карт ме­нә шу­шын­да гы­на Җа­бир Миң­ле­йәх­мә­то­вич­ка ка­рап ал­ды, аның күз­лә­рен­дә ачу кат­наш кар­гыш, рән­җү һәм шул ук ва­кыт­та тан­та­на итү хис­лә­ре бер­дәй бө­тәр­лә­неп- ура­лып яна иде­ләр. Ул мө­га­ен бо­лар­ны әй­тә алу­ы­на сө­е­нә иде бул­са ки­рәк.

— Ми­не бит Гит­лер су­гы­шын­нан соң, тү­шем ту­лы ор­ден-ме­даль­ләр бе­лән кайт­ка­ным­ның икен­че кө­нен­дә үк, ай-вай­ла­ры­ма да ка­рап тор­мас­тан, кул­хуз рә­и­се итеп сай­лап куй­ды­лар. Ха­лык ач, ялан­гач иде. Мин алар­га, ра­йон­га бел­дер­ми ге­нә, аз­лап бул­са да ик­мәк би­рә тор­дым. Си­нең атаң Миң­ле­йәх­мәт бит су­гыш­ның итә­ге­нә ге­нә элә­геп кал­ды. Шу­лай да әл­лә кем бу­лып кай­тып төш­те. Ат­на-ун көн тор­ма­ды, ра­йон­га ми­нем өс­тән кә­газь илт­те. Ме­нә шун­нан соң “парт­би­лет на стол” бул­ды, хө­кем итеп, утыр­тып та куй­ды­лар.

Су­кыр Гыйсь­мәт карт, ме­нә шун­да сү­зен бе­те­реп­ме, ки­нәт шиң­де дә га­дә­тен­чә ба­шын сел­кеп, бас­кан җи­рен­дә тик­мә-тик то­ра бир­де. Бу ва­кыт­та ул нәкъ ме­нә элек­тә­ге ида­рә ка­ра­выл­чы­сы кы­я­фә­тен­дә иде. Өс­тен­дә­ге ка­раң­гы, уңып бет­кән ямау­лы кам­зу­лы, шак­мак­лы ма­мык-йон ка­лын күл­мәк­ле, йон оек­баш­ка бөреп ку­ел­ган ба­лак­лы, юы­ла-юы­ла ак­сыл төс­ләр­гә ке­реп бет­кән чал­бар­лы, ая­гын­да әби кә­веш­ле ба­бай бу­ла­рак дөнья бе­лән алыш би­ре­шен әл­лә кай­чан өзеп куй­ган сый­фат­лык иде. Ме­нә-ме­нә ба­шын игә­ләп ала. Әл­лә аяк өс­те ге­нә йок­лый, әл­лә нәр­сә­ләр ха­кын­да­дыр уй­ла­на, әл­лә до­га укый?

Җа­бир­ны пар­торг итеп куй­ган­чы да ида­рә ат­ла­рын ка­рау­чы бу­лып эш­лә­гән, ан­на­ры, бар да ма­ши­на­лар­га кү­чеп утыр­гач, ка­ра­выл­чы итеп кал­ды­рыл­ган ел­лар иде ул. Ка­ра әле, ки­чә ге­нә бул­ган­дыр сы­ман то­е­ла ба­ры­сы да... Бак­саң, әл­лә кай­чан­нан үтеп кит­кән хәл­ләр икән бо­лар.

— Энем Җа­бир, бо­лар­ны ни­гә Гыйсь­мәт ба­бай сөй­лә­де икән дип ап­ты­ра­ма, ва­кы­ты ки­леп җит­кән­дер ин­де!.. Си­нең ке­че ма­ла­ең­ны иман­га кил­гән, дин­гә кер­гән ба­ла дип ишет­тем. Ме­нә бит дөнь­я­лар ни­чек бу­лып бет­те. Ба­ры­сы да ки­ре­дән әй­лә­неп кай­тып җи­теп ма­та­ша. Си­не күр­гәч, мон­да ишек ачып ма­та­шу­ы­ңа хәй­ран итеп ар­тың­нан ка­рап, хә­тер­ләш­те­реп тор­дым. Кы­зыл за­ман­нар ки­лә ал­мас­лар ин­де, дим? Ә син сүз дә әйт­ми­сең! Ме­нә, кү­ңел­гә җы­ел­ган бул­ган, сик­сән­нәр­не ге­нә уз­дым бит ин­де...

— Әле һа­ман да эш­ли­сең­ме?— Җа­бир Миң­ле­йәх­мә­то­вич те­ле ачы­лып ки­тү­гә үзе дә га­җәп­лән­де.

— Ке­ше­дән дә оят ин­де,— ди­де Су­кыр Гыйсь­мәт карт,— ир­тә­гә ак­ча тү­ли баш­ла­са­лар, ми­не эз­ләп йө­реп ап­ты­рый күр­мә­сен­нәр өчен ге­нә ты­ры­шам ин­де хә­зер, ия­лән­гән уры­ным бит, ки­ләм дә уты­рам. Өем­дә ял­гыз ба­шым нәр­сә эш­лим?

Су­кыр Гыйсь­мәт карт­ның соң­гы ике-өч ел­да үзе ге­нә яшә­вен Җа­бир аб­зый ише­теп бе­лә иде, шун­лык­тан җөп­ләп со­раш­ты­рып тор­ма­ды.

— Ни­чә ел­лар сак­ла­дым ида­рә йор­тын. Элек­ке­ге кул­хуз бет­те, хез­мә­тем өчен бер ти­ен дә тү­лә­мә­де. Ун ел бу­е­на сөй­лән­де­ләр. Ба­бай, си­не хак­сыз кал­дыр­ма­быз дип әй­теп кил­де­ләр-кил­де­ләр дә оныт­ты­лар. Ин­де бо­ла­ры кил­де. Элек­ләр­не без ан­дый­лар­ны ку­лак­лар дип атый тор­ган идек. Хак сүз икән. Ара-ти­рә чәй­лек-ши­кәр­лек би­рә­ләр. Шул. Хә­ер, пен­сәм дә ях­шы­рып кит­те, яшәр­ле­гем бар сы­ман.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных