ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 1 страница
Татар укучысы акыллы була ул, мәгънәсез китаплар белән башын катырып аптыратмый. Шулай да... Сөйлисем килгән вакыйга чыннан да тормышта булган хәлләрдән һәм алар кешеләрнең ниндилеген, кемлеген аңлар өчен файдага ярарлык мисаллардан кебек тоелдылар. Шул сәбәпле каләмемне тибрәтеп аласы иттем. Ярый, шома фәлсәфәне калдырып торып, бик яхшы таныш кешемнең башыннан узганнарын сөйләүгә күчим. Бу вакыйгалар, тормыш тәҗрибәсе буларак, үзем өчен дә әһәмияткә ия икәнлеген яшермим. Әмма… Әмма мин дә сак кеше бит, геройларымның исемнәрен тормыштагыча алмадым. Алыштырдым. Кемгәдер төсләре-кыяфәтләре туры килсә, гафу итсен. Минем турыда икән дип хаталанмасын. Уйлап чыгарылганга нисбәт итсен.
I Усал кешеләр гомер буена дөньялыкларын җәбер-золымнан саклау көченә ия булалар. Язучылар арасында да андыйлар бар. Романнарны мөгаен дошманлыкларын яки дуслыкларын озак вакытларга кадәр йөрәкләрендә йөртеп, аны мантыйкый яктан ахырына кадәр җиткерә алучы түзем каләмчеләр генә яза аладыр? Моның өчен аларга үзләрен шәхес һәм башкалардан өстен итеп тою хисләре дә ярдәмгә килә. Хикәяләр язу белән генә чикләнүче язучылар исә, киресенчә, гомерләрен үпкә яки сөенечкә тапшырудан ятсынучан булалар. Алар тормыш вакыйгаларының шуңа күрә дә озынга сузылуын күңелләре белән тоя, бәяли һәм, иң кирәге, үстерә белмиләр. Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына карагыз, ул, нинди генә озын әсәрләр язмасын, аларны хикәя вакыйгаларыннан төзеп, шуларны тезеп-тезеп кенә бара. Әгәр дә теле затлы булмаса, алар зиһенне ияртү көченә ия булмас иделәр. Аңа холыкта да, фикер сөрешендә һәм затлылыкта да капма-каршы икенче бер бөек шәхесебез — халык язучыбыз бар. Ул — Аяз Гыйләҗев. Әсәрләре калын һәм озыннар. Кыска тел белән язылганда да бәяннәре томнар булып әверелә. Уйлата. Аны фикерсез укып булмый. Мең төрле хис-тойгылар йөрәк аша уза. Акылың галәм белән чикләнергә омтыла. Тыелып булмый. Кан йөгереше белән бергә тән буйлап дулкынлану кайнарлана. Ә югыйсә ул элгәредән повестьлар иҗат иткән түгелме? Аяз ага үпкәли дә, үпкәсен акрынлап-акрынлап кына, озаклап чыгара-чыгара яши дә белә иде. Ул романчы булып туган әдип. Тормыштагы кешеләргә үзенең әдәби әсәрләрендәге геройларына карагандай җитди мөнәсәбәттә. Әмма һәр кешегә дә чикләнгәнлек хас, Аяз аганың чикләнгәнлеге ихласлыкка ышанмаудан булды. Бу аның әсәрләрендә тулысынча чагылыш тапты. Ярар, болары әдәбият тарихыбызның күренеп торган, өстә яткан билгеләре генә. Әмма тирәндә, диңгез төбендә “коерыклы җеннәр” котыра дияләрме әле? Хәер, аларын да калдырып торыйк. Сүз башына әйләнеп кайтыйк. Сөйләргә теләгәнем Илгизәр әфәнде хакында иде минем. Аны менә бик яхшы беләм. Юлларны шул тарафка каеру мәслихәт булыр. Ул Илгизәр дигән әфәнде белән танышып китүем бик гади булды. Без бәйрәмгә чакырулы идек. Халык алдында рәхәтләнеп шигырьләремне укыдым, барысы да егылып, аһ итеп тыңлады бугай? Әмма Илгизәр әфәндегә сәхнә тәтемәде. Ул әле чыгып китеп, әле вакытсыз килеп кереп йөренде. Ахырда бөтенләй үпкәләмәкче дә иде, ярый, аны да исләренә алып, үзе сорап алырга мәҗбүр булганнан соң гына шигырьләренә сәхнә бирделәр. Бер кичәдә ике чәчән булмый, диләр. Дөрес сүз икән. Тамашачы минем сүзгә, минем аһәңгә күңелен көйләп өлгергән иде инде, алыштырып тормады. Беребез тантанада казанды, икенчебез хәсрәт чикте. Илгизәр әфәнде дип без аны үзара шаяртып кына атыйбыз. Ул үзен элекләрне берара шушы имза белән йөреткән кеше. Язучы һәм шагыйрь буларак шул исемдә танылды. Илгизәр әфәндегә имзасының уңышсыз икәнлеген кемнәрдер аңлатканнар булырга кирәк, аннары ул берара үзен Җан Гали дип атап йөрде. Тагын да, тарих гыйлеме чәчәк ата башлагач, Казан ханлыгыннан сатлык Җангали хан хакында халык белеп алгач, кабат дустым шул «Илгизәр әфәнде» имзасына кайтып карады. Ул да булмады, Җан Гали аты аңа кушамат кебек ябышып калды. Илгизәр әфәнденең шигырьгә һәм сүзгә маһирлыгы сокландыргыч иде. Талант иясе, башына нинди фикер килсә, шунда ук аны шигырь итеп калыплый да куя. Тагын бусы да әһәмиятле: аңа ышаналар, шигырьләрен кабул итәләр, сөяләр, укыйлар. Әлбәттә кайбер очракларны исәпкә алмаганда! Илгизәр әфәнде күп вакытларда үзенең шагыйрьлеге белән шулкадәр мавыгып китә, Ленин белән Сталинны бутап куюлары бер хәл, ул әле тарих гыйлеменнән мәктәп баласына да мәгълүм шәхесләрнең яңа биографияләрен барлыкка китерүгә дә сәләтле. Аның турында: “Бөркете суда йөзә, филе һавада оча”,— дип төрле сүзләр дә сөйли иделәр. Дөресе бәлки шулайдыр, әмма кешеләргә карата үтә дә сабыр, итагать иясе зат ул. Монысын онытырга ярамый! Илгизәр әфәнде әдәбиятыбыз мәйданында көтелмәгән җирдән пәйда булды һәм моңа кадәр үсеп килгән әдәби агымнарга кабер казучыга әверелде. Юк, ул Мирсәй Әмирне дә, Гариф Ахуновны да, Мөхәммәт Мәһдиевне дә, Аяз Гыйләҗевне дә бердәй сөя иде югыйсә. Тик бервакытта да аларча уйламады, алар язганча язмады. Моңа кадәр агып яткан һәм үз ярларыннан чыга алмыйча гаҗизләнгән мул сулы татар әдәбияты елгасына гүяки аның әсәрләре аркылы агач булып авып яттылар. Әмма халык барыбер аны укый, аны сөя, аны тыңлый, йокыларында аның әдәби әсәрләренең геройлары белән очрашып, тәмам саташып бетә барган бер кавемгә әверелде. Бу хәл әүвәле Нияз Майлаш исемле өлкән буынның таләпчән, усал һәм бетеңә кадәр сытарга яраткан, халык язучысы исемен алырга өметләнгән әдибебезгә дә ошый иде. Ул моны үзе миңа әйтте. Ә аннары... Хәер, аларын ук бәйнә-бәйнә алга таба бәлки сөйләп карарга кирәктер, әмма хәзергә каһарманыбыз белән дә танышуны дәвам итик.
II Илгизәр әфәнде озын буйлы, күпрек чәчле, майлы күзле яшь кеше иде. Ни барысы әлегә утыз өч еллар гомер кичерүенә карамастан, ничәмә китаплар чыгарып өлгерде. Гүяки бишектән төшүенә үк яза башлаган. Үзенә бу хакта әйтсәң, башы күкләргә тия. Мин үзем дә аның белән сөйләшкәндә, сүз төрәне белән фикерне сай алып, начарга сукалаучы бәндәләрдән түгел. — И брат,— ди ул миңа,— укы әле шигырьләреңне, тыңлыйм әле җаннар белән җаннар сөйләшүен! Күрмисеңмени, синең шигырьләреңне тыңлар өчен фәрештәләр җәннәт сарайларыннан җыелышып төшкәннәр! Шулай дип ымсындырып алдый да үзенең шигырьләрен укып китә. Мин тыңлап утырам. Күңелләр хушлана. Менә шуңа күрә дә якын итә инде ул мине. Ә шигырьләремне мин укый башласам, аның җеннәре котыра. Хәер, шагыйрьләр бер-берсен танысалар, иҗат итүдән туктыйлар, үзара иярешә, көтүгә әйләнә башлыйлар, диләр. Болай әйтеп бәяләү бер очракта да дөрес сүз түгелдер, ахрысы. Илгизәр әфәнде шигырьләрен укыганда мин тыңлап утыруын утырам, әмма эчтән генә аның һәр сүзеннән, мәгънәләреннән көләм дә: “Аллаһыга шөкер, моның кебек себерке, мескен шагыйрь түгелмен!”— дип елмаям, риялык-икейөзлелек күрсәтәм. Ә ул исә, елмаюларыма каршы: “Шигырем күңеленә барып җитте, фикерләремне ошатты!”— дип сөенеп рәхмәтләр укый инде, бичаракаем. Аһ, нинди начар Кеше икәнмен мин! Әле шигырьләрен үз итәм, әле алардан саруларым кайный башлый. Ә менә Нияз Майлаш исемен йөрткән әдибебезгә килгәндә, мин әүвәлдән аны бик җитди кеше буларак белдем. Без танышканда аның чәчләре ак, адымнары акыртын, “комы коела башлаган” чаклары иде. Әмма кире дә адәм икәнлеген башыма да китермәдем. Югыйсә, чәчләре агаруга карамастан, һаман да төрле якка чәнчелеп-тырпаешып торуларыннан ук шушы пумала иясенең кем икәнлеген белеп алырга тиеш булганмын.
III Татар язучысы гаҗәеп тә бәхетле халыкның улы ул. Аның бөек әдәби теле бар. Әмма бүгенге көн укучысы — надан, татарча өч кәлимә сүзне дә бергә җыеп укый алмый. Аның яхшы-яхшы әдәби журналлары һәм гәҗитләре бар,— һәр сәхифәсе саен кимендә җиде-сигез хәреф хатасы гына ясый белә торганнары. Заманасы шундый, фән-техника дәвере. Хатасыз гына мөмкин димени? Аның, татар язучысының, саллы итеп язылган яхшы-яхшы әсәрләрен йөгеннән арындырып, бушатып утыручы булдыклы мөхәррирләре бар. Гонорар түләми генә, гөнаһ-фәләнне белми генә яши бирәләр. Ул радио һәм телевидение дигәннәре бөтенләй дә харап кыланалар инде. Бушка эшләтү бәхетенең күгендә яшиләр. Гаделлекне эзлиләр димени? Сүз сөйләүдән узмаган адәмдә гаделлек булмаган кебек, сүз сатып гомер итүчеләрдә дә гаделлек була алмый. Болар — дусларымның сүзләре. Хәер, үземә дә нисбәт итәргә мөмкин, чөнки, аларны тыңлый-тыңлый, мин дә шулай уйлый башладым инде. Татар язучысы бәхетле ул, дидек. Чөнки чабатага утырып калуның бәхетен аның бик еш татыганы бар. Шушы узып киткән XX нче йөзнең соңгы ун еллыгында татар язучысы каһәрләнүнең иң соңгы чигенә чыкты. Заманасы шундый иде. Халык байлыгын тарату, сүтү һәм үзләштерү еллары. Моңа кадәр күпләр карыны ач калып, инде хәзер ризык исен сизенергә өлгергән бүреләр ничек куй көтүләренә ташлансалар һәм рәттән буа барсалар, безнең данлыклы “халык вәкилләребез” дә нәкъ шулай эшләделәр. Ашкыну зур көчкә әверелде. Мирас бүленде. Әмма төп халык куйлар хәлендә калды. Ә язучының байлыгы — халыкныкы. Шуңа да башлап аңа кул суздылар. Һәркем халык байлыгыннан “майлы калҗаны” эләктереп калырга ашкынды дия алмыйм, әмма язучылар арасында да намус киртәләреннән сикергәннәре бар иде. Хәер, моның болары да бары тик фәлсәфә кебек кенә тоелалар хәзер. Дөнья байлыгы ашалып бетелүчән, онытылучан бит ул. Шул кыргыйлык заманасы да үтте бугай. Нияз абый Майлаш белән беренче танышуым Татарстан Язучылары Йортында булды дисәм... Туктагыз! Юк, бу рәвешле сөйләүдән нигәдер чигенергә мәҗбүрмен. Нәрсәнедер, кадерлем, әйтеп бетермимдер сыман. Гафу! Нияз абый Майлаш хакында күп изге һәм авыр сүзләр язылды. Ихлас булсын иде, дим. Ул бит бер катлы гына кеше түгел иде. Хәер, мин дә аның турында истәлек әвәләргә маташу эшенә керешкән кеше түгел. Аның язучылык маһирлыгына соклануымны беркайчан да яшермәдем, хәзер дә моны ассызыклап үтәргә тиешмен. Кайвакытта уйлап та куела: андый бөек әдип безнең татар әдәбиятында тагын бармы икән әле? Юк түгел, әлбәттә. Дөрес, аның ничә катлы кеше икәнлеген беләм, әмма аны кадерлем сиңа белдерү дә максатыма керми. Башка нәрсәләр кызыксындыра мине: хакыйкать һәм шул хакыйкатьнең сафлыгы. Чөнки ничә тапкырлар Нияз абый Майлашны игътибарымнан читтә калдырырга тырыштым, ә ул рухыма тынычлык бирми. Хикәямне язганда исемен дә яшерергә теләгем зур иде. Шулай эшләп тә карадым. Әмма ул ниятемнән кире кайттым. Исемен алыштыруыма аның җисеме дә үзгәрде. Бу гамәлемне уңышлы тапмадым. Үзенең рухы белән миңа һәм минем тирәдәгеләргә тәэсир итеп,— ниндидер уен бара арабызда,— ул һаман да күңелне борчый, миннән ниндидер мәсьәләне чишүне таләп итәдер сыман тоела торды. Мөгаен кеше җанының үлемсезлегенә, рухының көченә ышанмаучылар моны аңлап җиткерми һәм төшенми, белми. Бу хакта яхшы хәбәрдармын, мин дә “коммунизм дәверен” кичкән кеше ләбаса. Ә хикмәт үлемсезлектә генәмени? Хәер, мин үзем дә андый субъектив-шәхсәни яшәешкә балаларча ышанмыйм. Әмма да бөек куәтнең, нәрсәнеңдер барлыгын, тән чересә дә рухның мәңгелеген белдереп торучы көчләр яшәвен аңларга мәҗбүрмен. Әйе, мин аны аңлыйм, сизенәм, бары тик зиһенем белән тәмам төшенеп җитә генә алмыйм. Дөреслеккә шигең бар икән, димәк син хакыйкатькә бик тә якын килгәнсең дигән сүз бу. Ялганга гына һичбер шиккә төшмичә ышанасың, шуның аркасында борыннарны да чөеп җибәрәсең әле. Нияз абый белән беренче танышуым Татарстан Язучылары Йортында булды дигән идем... Дөрес, ул чыннан да йөзгә-йөз танышуыбыз иде. Ул да, мин дә бер-беребезне моңа кадәр үк яхшы гына белгәнбез икән. Аларын сөйләп тә бетереп булмас. Хәер, бәлки кирәге дә юктыр. Сүздән, гамәлдән, акылдан, бәхеттән, гомумән дә һәрнәрсәдән диярлек өстене — намус бар бит әле. Намус! Ә менә аның хакында безнең төшенчәләр төрлечәрәк иде. Тагын шунысын әйтим, берүк Нияз әфәндене шушы исемле башка татар әдипләре белән бутап куя күрмәгез! Мәсәлән Нияз Акмаловның да, Илгизәр Солтанның да монда катнашлары юк! Гаяз Исхакый хакында сүз барадыр дисәгез, монысы хакыйкатьтән бөтенләй дә ерак. Бу әсәрем, чын мәгәр, акылдан язган әдипнең язмасы булып тора! Шуңа күрә дә әһәмияте бик зур. Кадерлем, аңлый торгансыздыр дип беләм. Бервакыт Илгизәр әфәнде миңа: — Ул Нияз абыең Майлашның нәрсәсен таптың? Бер сатлык, кеше сөякләрендә үз бәхетен төзегән адәм заты бит,— диде. Аңарга каршы һичбер сүз дә әйтә алмадым. Менә бит ул ничек! Икенче бер вакыт монысы: миңа Нияз абый Майлаш үзенең фикердәше шагыйрь Авыл Гыйбатов белән килделәр. Икесе дә олуг мөхтәрәм затлар. Минем бүрек идәндә. Телем эт баласыныкыдай аяк тузаннарын яларга әзер. Мондый кунак санлаганда һәм хөрмәт иткәндә генә килә бит ул! Казанда Бер зур урында эшләгән елларым иде. Татар түрә булса, чабатасын түргә эләргә тиеш. Ә миннән булмады, дөресрәге — булдырып ук булмады. Аяктагы чабатам салынмады. Шушы көннәрдә генә Габдулла Тукай музеенда рәссам Эрот Зариповның бик яхшы итеп, тырышып һәм үз теләге белән Равил Фәйзуллинга багышлап эшләнгән зур гына күргәзмәсе тәсдыйк ителде. Килеп караучылар арасында төрле кешеләр булган, имеш: кабул итмәүчеләр дә, төкереп китүчеләр дә, кояш-ай янәшәсенә күтәрелгәндәй балкыганнары да... Ни хикмәт, бу әфәнделәр, ханым-туташлар һәммәсе дә хисләрендә ихлас икәннәр. Нигәдер Равил абый янында, аның үз алдында андый була белмәделәр. Барысы да бертөрлелек горурлык җәфасын чигеп, мактаудан-мактауга күчүне генә кирәк таптылар. Беләм, башкача булырга да ярамый. “Казан утлары”ның баш мөхәррире белән чәкәшү якты йөзеңә төс түгел. Хәер, Равил абый кешедән кешене аерып карарга үзен маһир санаса да һәм гамәлен шушы ызан белән йөретергә тырышса да, асылда ул да,— шагыйрьлек сәбәбеннәнме, белмим,— кешеләрне тану сәләтеннән мәхрүм икәнлеген сиздереп сискәндерде. Гомумән дә күп кешеләргә, бигрәк тә тормышны хәйлә белән алып бару җаена ия адәмнәргә хас сыйфат икән шул ул берләрне икенчеләрдән аеру, әмма да аларны таный белмәү, моның белән тегесен кимгә куеп, анысын өстенгә чыгару галәмәтләре гомумән дә кешеләр арасында макталмый бит. Менә шуларны миңа Нияз Майлаш һәм Авыл Гыйбатов әфәнделәр аңлатып бирү эшенә керештеләр. Алар ярдәмендә Равил абый Фәйзуллинның да төп характерлы сыйфатларын төшенеп алгач, ахырда, вәсвәсәче дусларым киткәч, бу чыннан да шулаймы дип аның шигырьләрен хәл кадәре кабат укып чыктым. Моңарчы мин аларга мөкиббән киткән адәмнәрдән идем. Инде ни зиһен, ни күңел өчен хәзер алардан һичнәрсә тапмадым. Әмма да шунысы бар икән: кешене ышандырып, аның акылына, аңына тәэсир итеп була, ә эчке дөньясына, күңеленә — юк. Бары тик ихласлыктан туган, ясалма булмаган хисләр генә кеше рухына үтеп керә ала һәм изге саналырга хаклы. Шигырьдә ихлас белән изгелек юк икән, ул үле туа, имеш. Менә шуны аңлавым һәм менә шуны аңлауга таба мине этәргәне өчен Равил абыйга, аның тирәсендәгеләргә меңнәрчә кат рәхмәтле калырга хакым да булгандыр. Әмма моны әдипнең үзенә әйтергә тиешме идем? Шул юләр уйлар акылымны томаладылар. Равил Фәйзуллинга сөйләп бирергә котырынып йөри башладым. Ул исә сүзләремне кабул итмәде. Моңа кадәр үземне якын күргәнлеге, башкаларга ышанырга кирәк түгеллеген әйтте дә, дус-дошман сүзенә исе дә китмәве хакында җиңел генә кайнар сүз ыргытты. Шунда гына үземнең Авыл Гыйбатов әфәнденең тегермәнендә тегермәнче булганлыгымны аңладым. Белә идем бит: Мөдәррис Әгъләмовның гына тере сүзен Равил абый Фәйзуллин күтәрергә һәм йотарга мөмкин! Инде хәзер чигенә дә алмады. Үземнең чабата киеп тууымны, шул хәлемдә үлеп тә китәчәгемне аңларга вакыт тәмам җитте. Сүзне икенчегә борып җибәрү шактый авырга килде. Ярый әле Аяз абый Гыйләҗев хакында искә алынды. Олпат әдибебез, Зәй районы якташлары бүләк иткән коттеджын иркен генә бәягә озатып, кабат Казанга кайткан да, музейларны сагынган. Мәрхабә! Аяз абый Бер төркем язучылар белән мине дә Зәйгә чакырып, районнары белән кунак итеп җибәргән иде. Ул вакытта ике шигырь китабымнан гайре аңарга бүләгем дә булмады. Бу юлы ким-хурга калмамын, дидем. Равил абый шушы сөйләшүдән соң китеп тә барды, ул да түгел, көннәрнең берсендә Аяз абый белән миңа дип кунакка килеп тә җиттеләр. Минем бүлмәм яхшы йортның икенче катында иде. Аңа чәй бүлмәсе дә терәлеп тора. Монда зур кунак хөрмәтенә өстәл ябылган, «Казан утлары»ның да өлеше бар. Аяз абый ул көнне бүлмәмә зур бер дулкынлану белән килеп керде. Равил Фәйзуллин өлкәннәрне, бурычлы булуына күрә, хөрмәт итә белә иде. Ул алар белән сөйләшкәндә пышылдауга диярлек күчә, гүяки кемдер араларына керергә җыена. Мондый вакытта сер бүлешәдер дип уйлыйсың бит аны. Бу юлы да шулай булып алды. — Вакыт таррак иде,— диде Равил абый, кунагың миңа калдырып китәсе килепме, әллә ашыктырыпмы? — Чәй өстәленә күчик әле,— диде мин аларга,— суына торгандыр? Бүлмәмнән шул якка чыктык. Миһербаным уянып, мин Аяз абыйга зур гына бер этнографик этюдлы картина бүләк итмәкче идем. Бу хакта Равил абый белән әүвәлрәк киңәшелеп тә куелган иде. Чәй кирәгенчә бүленеп, урыннарга утыргач, мин сүз җебен шул яккарак үреп китерәсе иттем һәм: — Сезгә шигырь китапларымны калдырган идем,— дип, «Гүргә кадәр сакланган сөю», «Таңга кайту» кебек җыентыкларымны хәтердә тотып әйтә бирдем.— Сезнең Зәйдәге йортыгызның икенче катында китап киштәлегендә генә калдырырга туры килде. Ул вакытта сөйләшү-аралашу бәхете тәтемәде. Мәҗлесегез зур иде. Әле һаман да нигә кулыгызга бирмәдем икән дип борчылам. Дөрес, аларны кайда калдыруымны үзегезгә ул вакытта ук әйткән идем бугай?.. Инде менә хәзер… Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|