Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 11 страница




Бәл­ки Ро­за­ның үзен дә Игорь әү­вә­ле шу­лай­рак, Йо­сыф ке­бег­рәк ке­ше дип той­ган-аң­ла­ган бул­ган­нар­дыр? Әй, юк ла, нин­ди са­ла­лык әле бу? Алар эш­че яшь­ләр­нең ту­лай то­ра­гы­на ур­на­шып яши баш­ла­ган көн­нә­рен­дә үк, ми­нут эчен­дә си­зе­неп алып, бүл­мә­дәш кыз­ла­ры­на дус егет­лә­ре ку­нак­ка кил­де. Ро­за алар­ның әр­сез­ле­ге­нә сок­лан­ды. Аны бе­лә­ген­нән ге­нә тү­гел, күк­рәк­лә­рен­нән дә то­тып ка­рау­ны бер­нин­ди бо­зык­лык­ка һәм җил­бә­зәк­лек­кә са­на­ма­ды­лар. Алар ал­дын­да бүл­мә­дәш кыз­ла­ры, егет­лә­рен үр­тәп:

— Авыз­ла­рын­да­гы әни­лә­ре ту­ты­рып җи­бәр­гән бә­рәң­ге­лә­рен йот­сын­нар әле, ан­на­ры наз­лар­сыз! Аны­сы гы­на сез­дән кал­мас!— ди­де­ләр.

Ро­за бу сүз­ләр­дән шарт­лар­дай бул­ды. Әм­ма егет­ләр:

— Бу­сы әле­гә сол­тан эз­ли, үзе­нең ол­тан икән­ле­ген бел­ми!— ди­де­ләр, ша­шын­ды­рып.

Ро­за җи­ңел сын­ды. Аның ба­рыр җи­ре юк иде. Курс­лар­да ком­со­мол ко­ми­те­ты­на сай­лап куй­ды­лар. Авыл мәк­тә­бен­нән үк бу эш­не ул бик ях­шы бе­лә иде. Ә мон­да та­гын да җи­ңел­рәк бул­ды. Ком­со­мол­лар­дан ях­шы укыр­га, үр­нәк бу­лыр­га ди­гән йөк­лә­мә­ләр ал­дырт­ты­лар да, ай­га бер, күп ди­гән­дә ике җы­е­лыш ясап ма­та­шып, тә­мам әйт­кә­лә­шеп бе­теп, ва­кыт уз­ды­рып та­ра­лыш­ты­лар. Ан­на­ры ул җы­е­лыш­лар дәрт­ле ки­но­лар ка­рау бе­лән алыш­ты­рыл­ды. Бу ва­кыт­та Ро­за­ның янын­да ка­ра чәч­ле, озын буй­лы, ак яка­лы ком­со­мол сек­ре­та­ре Игорь иде ин­де. Ул аңа “өй­лә­нәм” дип вәгъ­дә ит­те.

Бик тә якын­ла­шып кит­те­ләр. Игорь аны за­вод­ның ях­шы бас­сейн­лы мун­ча­сы­на да ял­гы­зын гы­на һәм, хә­ер, ип­тәш­лә­ре бе­лән алып бар­га­ла­ды. Ро­за ара­кы эчәр­гә өй­рән­де. Баш­ка­лар­дан ка­лы­ша ал­мый иде. Идел бу­ен­да чаң­гы ба­за­сын­да да бә­хет­ле көн­нәр­не сә­лә­мәт­ле­ген ны­гы­тып уз­дыр­ды­лар. Бу дус­лык­ла­ры яр­ты ел бик ма­тур бар­ды. Ә ан­на­ры Игорь ком­со­мол уты­рыш­ла­ры­на, кон­фе­рен­ци­я­лә­ре­нә, сим­по­зиум­на­ры­на Мәс­кәү­гә ат­на са­ен ди­яр­лек ки­тә баш­ла­ды. Ро­за аны бө­тен­ләй дә ди­яр­лек күр­мә­де. Ә ап­рель аен­да ул өй­лән­гән һәм ком­со­мол эше­нә баш­ка­ла­га кү­чен­гән иде ин­де. Шун­да кыз үзе­нең “чүл­мә­ге ва­тык” хәл­дә елап ка­лу­ын аң­ла­ды.

Хә­ер, күз­гә алыр­лык чи­бәр кыз­лар­ның бер­се бул­ган Ро­за­ны егет­ләр яра­та иде­ләр. Ул ин­де ара­кы да эчә бе­лә, са­ла кыз­ла­ры­дай ки­ре­лә­неп тә ма­таш­мый. Ки­но да, те­атр да яра­та. Ин­де рес­то­ран­нар­да да бу­лыр­га өл­гер­де. За­вод­та хез­мәт ха­кын ях­шы тү­ли­ләр. Әле кай­ва­кыт әни­се дә поч­та бе­лән җи­бәр­гә­ли. Имеш, кы­зын сту­дент­ка дип бел­сен­нәр.

 

IV

— Кү­рә­сең­ме як­ты ай­ны, ни­чек би­ек­тә? Нур­лы!

Ро­за агач­лар ара­сын­да­гы ышык ачык­лык­тан күк­не кү­зә­тә иде. Бу ва­кыт­та ул көз­ге­дән чи­бәр йө­зен сок­ла­нып ка­рау­дан гы­на да рә­хәт той­гы­лар­га һәм дәрт­кә би­рел­гән сы­лу­дай үзен хис ит­те. Як­ты ай һәм аның йөз ну­ры ике­се дә бер­дәй гү­зәл, бер­дәй тәэс­со­рат­лы тү­гел­ләр­ме­ни? Аһ, алар нин­ди ох­шаш­лар!

— Сез ох­шаш­лар икән­сез!

Ро­за кау­шап кит­те. Гү­я­ки аның кү­ңе­лен­дә­ге үз сүз­лә­рен ка­бат­ла­ды егет. Шун­да аңа кыз­ның: “Эһ син, са­ла бо­за­вы! Кай­дан бо­лай сөй­лә­шер­гә өй­рә­неп өл­гер­дең әле?— ди­я­се кил­де.— Си­нең соң, әле то­ма­на­лы­гың да бет­мә­гән!”

Әм­ма бу сүз­лә­рен әйт­ми кал­дыр­ды, чөн­ки Йо­сыф­ның ул ши­гырь­ләр яз­ган­лы­гын да бе­лә иде. Шун­нан гы­на чы­гып та егет­тә кү­ңел их­лас­лы­гы бар­лы­гы­на ыша­ныр­га ти­еш­ле­ген аң­лый. Тик ни­гә­дер кү­ңе­ле үр­тә­лә. Мә­хәб­бәт уе­ны ар­ка­сын­да тү­гел, бәл­ки ка­ра бер көн­че­лек бе­лән Йо­сыф­ның яшь­ле­ген­нән дә, дөнь­я­ны баш­ка­ча, их­лас һәм ила­һи итеп кү­рә бе­лү­ен­нән дә, бө­тен эче-ты­шын­да, бар­лы­гы-юк­лы­гын­да саф эн­җе бөр­те­ге ке­бек бу­лу­ын­нан да көн­лә­шә. Аны ме­нә шу­шын­да то­тып алып, юләр­лә­неп изә­се, хәт­та пыч­ра­тып таш­лый­сы да ки­лә. Дөнь­я­ның йө­ре­ше әгәр дә адәм ба­ла­ла­ры­ның те­ләк­лә­ре­нә буй­сын­ма­са, яшә­еш ди­гән шу­шы ин­те­гү­ләр­нең, җә­бер һәм мес­кен­лек­ләр кү­рү­ләр­нең, ом­ты­лыш һәм ат­лы­гу­лар­ның ни мәгъ­нә­се бар?

Ро­за егет­кә та­ба якын­лаш­ты. Бу ва­кыт­та Йо­сыф һа­ман да шу­шы кыз­ны, ни­чек ри­за­лаш­ты­рып, кич­ке бак­ча­га алып чы­га алу­ы­на шат­ла­на һәм тан­та­на итү­ен­дә иде. Ро­за­ны бер үбәр­мен әле дип хәт­та ба­шы­на-уе­на ки­те­рә ала иде­ме соң? Ә кыз аны би­лен­нән коч­ты. Егет үзе­нең се­ңер­лә­ре буй­лап дәрт ял­кы­ны уй­нап узып кит­кән­ле­ген той­ды. Аңа ар­ты­гы бе­лән рә­хәт иде.

Кем­нәр­дер ян­нан гы­на сөй­лә­шеп уз­ды­лар. Ро­за алар­ны сиз­мә­де дә. Ә Йо­сыф шул ике егет, бер кыз­ның хәт­та нәр­сә ха­кын­да гәп орып бар­ган­на­ры­на ка­дәр ишет­те. Оял­ды. Шик­лән­де.

Егет­нең көт­мә­гән­дә чит­кә тар­ты­лу­ын Ро­за аң­лый һәм бә­я­ли ал­ма­ды. Ул мо­ны сак­лык дип тү­гел, бәл­ки хәй­лә­ле үр­тәү сы­ман­рак кы­ла­ну дип ка­бул ит­те. Әм­ма егет­нең ин­де кул­га ия­лә­шә баш­ла­вын бе­лә иде ул.

— Син та­гын да ма­тур сүз­ләр­не бе­лә­сең­ме соң?— дип, мөм­кин ка­дәр наз­лы һәм йө­рәк­ләр­не наз­лан­дыр­гыч та­выш бе­лән со­ра­ды Йо­сыф­тан.

Ро­за бик ях­шы бе­лә һәм сы­на­га­ны да бар иде: аңар­да тат­лы сүз тү­гел, ягым­лы тел на­зы ку­әт­ле. Әйт­кән­нә­ре­нә нин­ди­дер, кай­дан­дыр кил­гән моң­лы аһәң­ле яң­гы­раш өс­ти дә, аваз­ла­ры­на шу­лай хис кө­че би­рә, нәкъ хуш­буй ке­ше­нең тән исен ни­чек зат­лы­лан­дыр­са, сүз­лә­ре дә, ко­ры­лык­ла­рын югал­тып, җы­лы мәгъ­нә ала­лар сы­ман. Ро­за бу ямь­не бы­ел­гы им­ти­хан­нар­да да сы­нап ка­ра­ды. Күп­ләр аның ке­бек итеп бул­ды­ра ал­мый­лар. Ро­за­да ул аваз­лар ягым­лы, ко­лак­ка ятыш­лы рә­веш­тә ки­леп чы­га. Алар­да нин­ди­дер ярым “аһ­лар”, хәт­та “ух­лар” да бар. Юк, алар әй­тел­ми­ләр, хәт­та ише­те­леп тә бет­ми­ләр, ко­лак­ка тү­гел, әм­ма кү­ңел­гә үтә­ләр. Бу аваз­ла­рын­нан карт про­фес­сор­лар да са­та­ша. Ро­за ал­дын­да ке­че­рә­еп, гый­лем али­һә­се­нең үзен тың­лап утыр­ган­дай, тә­мам оны­ты­лып ки­тә­ләр.

Кыз үзен­дә мон­дый кө­че бар­лы­гын элек­ләр­не бел­ми иде. Ике курс­ны “өч­ле”­гә укып кил­де. Ни ба­ры бы­ел җә­ен ге­нә ул бе­рен­че тап­кыр ба­ры тик “ях­шы” һәм “бик ях­шы” бил­ге­лә­ре ал­ды. Әл­лә ни­чек ке­нә, Ал­ла­һы­ның рәх­мә­те бе­лән ди­сең­ме соң, сес­си­я­се­нең бе­рен­че им­ти­ха­ны ва­кы­тын­да “те­ле ачы­лып кит­те”. Югый­сә бик га­ди ге­нә ва­кый­га бул­ды һәм ба­ры­сы да шун­нан баш­лан­ды. Ро­за хә­зер үзен­дә дөнь­я­ның ба­ры­шын үз­гәр­тә алыр­лык көч­не дә той­га­лый, әм­ма мо­ның ва­кыт­лы бер кү­ре­неш яки са­та­шу гы­на икән­ле­ген дә бе­лә. Аны югал­тыр­га шу­ның өчен кур­ка да.

Ул го­мер­гә им­ти­хан­на­рын шпар­гал­ка, ягъ­ни сту­дент­лар те­ле бе­лән әйт­сәк — “бом­ба”­лар яр­дә­мен­дә бир­де. Бу юлы, ба­ры тик шу­шы соң­гы им­ти­хан сес­си­я­сен­дә ге­нә, баш­ка­ча ки­леп чык­ты. “Ком­му­нист­лар пар­ти­я­се та­ри­хы” ди­гән пред­мет иде. Ясал­ма фән. Съ­езд­лар­ны, ан­да ка­бул ител­гән ка­рар­лар­ны бе­леп сөй­ләр­гә ки­рәк, ба­ры шул гы­на со­ра­ла. Ә аңа, бә­хе­те, бик җи­ңел со­рау эләк­те: пар­тия та­ри­хы­на үз ка­ра­шын бел­де­рү та­ләп ите­лә иде. Әгәр дә Ро­за “от­лич­ни­ца” бул­са, ирек­ле фи­кер­гә ко­ры­лыр­га ти­еш­ле бул­ган җа­вап­ны сөй­ләп би­рер­гә кур­ка ка­лыр иде. Ә кыз сө­ен­де ге­нә. Шул шат­лы­гы те­ле­нә ягым­лы­лык бу­лып күч­те. Бу ин­де яла­гай­ла­ну һәм тө­че­ле сту­дент­ка­лар­га хас кы­лан­чык, ясал­ма та­выш тү­гел иде. Про­фес­сор аны исәң­ге­рәп тың­ла­ды. Ро­за тө­гәл ге­нә нәр­сә сөй­лә­гән­ле­ген дә хә­тер­ләп өл­гер­мә­де, ма­тур җөм­лә­ләр­не тез­де дә тез­де, бер көй бе­лән та­кыл­да­ды да та­кыл­да­ды.

— Сез­гә “ях­шы” бил­ге дә җи­тәр­ме?— ди­де про­фес­сор, ул сөй­ләп бе­тер­гәч ке­нә аңы­на ки­леп. Кыз бе­лә иде: “юк” ди­сә, хә­зер өс­тә­мә со­рау би­ре­лә­чәк.

— Әйе!— ди­де.

Бу җәй­ге сес­си­я­дә биш фән­нән им­ти­хан иде. Бө­те­не­се дә шу­шы рә­веш­ле җи­ңел, проб­ле­ма­лар­сыз уз­ды. Аны бе­рен­че сы­нау ва­кы­тын­да ук ба­тып ки­тү­дән тар­тып чы­гар­ган ягым­лы аһәң­ле та­вы­шы бү­тән оч­рак­лар­да һич ке­нә дә кы­ен хәл­дә кал­дыр­ма­ды. Ро­за нин­ди бай­лык­ка ия бу­лып алу­ын шун­да аң­ла­ды. Җәй буе бу хак­та уй­ла­нып, элек­ләр­не дә ва­кыт-ва­кыт аңар­да мон­дый моң­лы аваз­лы та­выш­ның пәй­да бул­ган­лы­гы исе­нә төш­те. Юк­ка­мы ке­че­рәк ча­гын­да:

— Сез, сең­лем, ма­тур сөй­лә­шә­сез!— ди­ләр иде.

Ә кыз исә, бу сүз­ләр­не: “Мин акыл­лы ба­ла икән­мен!”— дип аң­лый иде. Юк икән шул. Аның ба­ры тик сөй­ләм та­вы­шы гы­на ма­тур бул­ган, кү­ңел­ләр­гә ятыш­лы. Хә­ер, Ро­за­ның фи­ке­рен­чә — акыл­лы ха­тын-кыз үзе­нең бар­лык мөм­кин­лек­лә­рен уңыш­лы фай­да­ла­на бе­лер­гә ти­еш. Чи­бәр йөз ге­нә аз, хәй­лә, хәт­та мә­кер дә фай­да­лы. Ә ме­нә Йо­сыф ке­бек их­лас­лык итәр­гә яра­мый, ке­ше хәт­та үз кү­ңе­лен ал­дый алыр­лык дә­рә­җә­дә ге­нә бул­са да хәй­лә­ле тү­гел икән, аңа яшә­ве авыр­га ки­лә­чәк. Егет әле­гә яшь­ле­ге бе­лән бо­лар­ны аң­лап җит­ке­рә ал­мый. Дө­рес, акыл ке­рер, кер­ми кал­мас. Укуы да һа­ман шу­шы­лай “биш”­кә ге­нә бар­мас, җае бо­зы­лып кит­ми тор­мас, дөнья бу, “бү­ре ула­тып” кы­на яшәп бул­мый. “Бү­ре­се тук­тау­сыз ула­ган” ке­ше­ләр­не бик яра­тып бе­тер­ми­ләр, ан­дый­лар­га “а­як чал­мый кал­мый­лар”. Йо­сыф­ның әле­гә саф эн­җе бу­лу­ын Ро­за кү­реп, то­еп, аң­лап то­ра. Аны ку­лы­на эләк­те­рә­се ки­лә, үзе­не­ке итәр­гә ом­ты­ла, пыч­ра­тып таш­лый­мы, әл­лә му­е­ны­на та­гы­лып­мы — аны­сын ан­на­ры хәл итәр.

— Ә син кай­дан бел­дең ми­нем йө­зем­нең ай ке­бек нур­лы бу­лу­ын?

— Чөн­ки сез бер-бе­ре­гез­гә шун­дый да ох­ша­ган­сыз, хәт­та бит очы­гыз­да­гы миң­лә­ре­гез­гә ка­дәр!.. Мин әле кай­ва­кыт, ай­га ка­рыйм да, ан­да сез­не­ке ке­бек озын ка­ра чәч то­лым­на­ры да бар­дыр сы­ман кү­рәм. Төн ка­раң­гы­лы­гы шул то­лым­на­ры­ның сү­те­леп ки­тү­ен­нән, имеш.

Йо­сыф һа­ман ачы­ла бар­ды. Ро­за­ның нин­ди ге­нә ша­гыйрь-язу­чы­лар бе­лән оч­раш­ка­ны бул­ма­ды югый­сә. Бер­се дә бу егет­кә оша­ма­ган иде­ләр. Алар­ны бүл­мә­дә­ше Хә­би­рә, язу­чы бу­лыр­га хы­ял­ла­ну­чы һәм мең өмет­тә яшәү­че кыз, үзе бе­лән шак­тый еш алып кайт­ка­ла­ды. Шу­лар­ның кай­сы­сы Ро­за­га кы­зык­мый кал­ды? Әле бер­се, бү­ре маң­гай­лы­сы, кә­җә тә­кә­се хәт­ле ге­нә буй­лы­сы, тә­кәб­бер Марс Га­ни ди­гә­не аңа ни­чә­мә тап­кыр зур мә­хәб­бәт хис­лә­рен дә тү­геп сал­ды, бө­ек язу­чы бу­ла­ча­гын, ин­де дә хә­зер үк шун­дый икән­ле­ген сөй­лә­де. Тик сүз­лә­ре Йо­сыф­ны­кы ке­бек та­би­гый ма­тур­лык бе­лән чык­мый­лар икән бит, нин­ди­дер ясал­ма­лык бе­лән кү­ңел­не ап­ты­ра­та­лар. Аның ме­та­фо­ра­ла­ры, ча­гыш­ты­ру­ла­ры ар­ты­гы бе­лән куп­шы һәм хис­лә­рең­не саз­лык­ка су­ы­рып алу­чы убыр­лы­ның авы­зын­нан чык­кан “җы­ру” ке­бек ише­те­лә­ләр.

Әм­ма Ро­за­га аның ко­ча­гын­да ка­лу­ла­ры рә­хәт иде. Буй­ла­ры да бер ча­ма гы­на. Марс Га­ни, туй­мас җан, рә­хәт ке­ше дә ин­де. Тик ме­нә — өй­лән­гән. Йо­сыф ке­бек саф эн­җе тү­гел, бәл­ки төс­сез, шо­мар­ган вак чу­ер­таш ки­сә­ге ге­нә. Ан­дый­лар­дан тән­гә ләз­зәт бар, ә җан­га — юк.

Шу­лар­ны уй­лый да — Ро­за­да әл­лә нин­ди сә­ер ял­кын ка­бы­на. Ме­нә-ме­нә аның ку­лын­нан ак эн­җе­не тар­тып алыр­лар ке­бек. “Йо­сыф, яра­там­мы мин си­не? Юк, әл­бәт­тә! Бу­ең гы­на бар, ка­лын са­ры чәч­лә­рең! Яшең дә ун­си­гез ге­нә, акы­лың да утыр­ма­ган. Син әле җан гы­на, тән дә тү­гел!”— Ро­за бо­лар­ны гы­на бик ях­шы бе­лә һәм аң­лый иде.

 

V

Ка­бат яз­гы май ае­ның бә­хет­ле ки­че. Көн­нәр ин­де та­гын да җы­лы, рә­хәт. Төн­нәр дә ягым­лы, ямь­ле. Сан­ду­гач­лар да кай­тыр. Бак­ча­лар чә­чәк­кә тө­ре­нә баш­ла­ды­лар ин­де. Ә Йо­сыф һа­ман чит­кә тар­ты­ла. Эһ, егет, син бит мә­хәб­бәт­тән исе­рер­гә, кыз­ны ко­чар­га, үбәр­гә, учың­да уй­на­тыр­га ти­еш­сең!

— Ми­нем бу агач тө­бе­нә ме­неп ба­са­сым ки­лә! Егыл­мас­мын­мы?

Ро­за­ның хәй­лә­се ба­рып чы­га, егет аның ку­лын­нан то­та. Че­рек теш ке­бек сел­ке­неп тор­ган агач ки­сен­те­се­нә ки­лә дә кыз, ме­неп тә ба­са. Ин­де хә­зер алар буй­га ти­гез­ләш­те­ләр ди­яр­лек. Егет­нең җы­лы, ко­ры ты­ны Ро­за­ның му­ен чо­кы­рын көй­де­реп ал­ган­дай итә.

— Тот, егы­лам!

Шун­да кыз, рә­хәт­лә­неп, Йо­сыф­ның ко­ча­гы­на егы­ла. Дәрт­лә­неп кө­лә. Аның кө­меш чың­лы та­вы­шы дөнь­я­ны бә­хет хи­се­нә кү­мә.

Йо­сыф­ның ко­чак­ла­ры ти­мер ке­бек. Ул ан­да Ро­за­ны ма­мык кау­рый ке­бек ке­нә тиб­рә­тә.

“Ни­гә ая­гы­ма бас­ты­ра­сың ми­не, Йо­сыф? Ни­гә үп­ми­сең? Кы­сып ал! Мин бит ин­де ко­ча­гың­да идем!”— Егет­не Ро­за аң­ла­мый, аның бо­зау­лы­гы, са­рык бә­рә­не ке­бек аң­гы­ра бу­луы аңа оша­мый. Җа­ны кай­ный. Ә Йо­сыф аз гы­на әр­сез­ле­ген дә сиз­дер­ми шун­да.

— Са­ла бә­рәң­ге­се!

— Кай­да? Әл­лә бә­рәң­ге ки­тер­де­ләр?

Йо­сыф әл­лә юри шу­лай үр­тәп сөй­лә­шә — бил­ге­сез! Әм­ма аның бер­кат­лы­лы­гы Ро­за­га көл­ке бу­лып то­е­ла. Бу юлы да мыс­кыл­ла­на. Ачу­ын тыя ал­мас дә­рә­җә­гә җи­тә. Ә егет, бер­ни дә бул­ма­ган­дай, аңар­дан со­рап куя:

— Га­фу ите­гез, сез ша­ярт­кан­ны ярат­мый­сыз бу­гай?

Ро­за­ның кү­ңел чүл­мә­ген­нән та­шып чы­гар­га тор­ган ачуы ки­нәт юк­ка чы­га, аңа та­гын да кы­зык бу­лып ала. Кө­лү та­вы­шы як­ты ай нур­ла­ры­ның кө­меш чук­ла­ры­на ти­еп ки­тә. Кыз­га — рә­хәт. Үр­тә­лү, ачу, көл­ке хис­лә­ре, үза­ра тә­мам бол­га­нып, аның акы­лын ал­ган­дай итә­ләр. Шу­лай да хә­те­ре са­га­ер­га мәҗ­бүр. “Мин бел­гән­чә үк то­ма­на тү­гел­сең икән әле... Юри кы­ла­на­сың гы­на ах­ры­сы?”— ди­гән уй кү­ңе­лен су­ы­та. Ул кал­ты­ра­нып куй­ган­дай бу­ла. Сал­кын тү­гел иде бит, ни­гә бо­лай өше­нә әле? Әл­лә су­ык җил үтеп кит­те­ме?

— Йо­сыф, ни өчен ми­нем бе­лән сез дип сөй­лә­шә­сең? Мин си­ңа шу­лай ят ке­ше­ме­ни?

Ро­за­ның та­вы­шын­да те­ге, хәт­та про­фес­сор­ла­рын да буй­сын­дыр­ган наз­лы аһәң, сих­ри моң сак­ла­на. Җит­ди сүз­гә ке­реш­сә, ул ила­һи­лык та­гын да кө­чәя. Егет аның та­вы­шы­на әсәр­лә­нә. Ро­за ты­ныч кы­на кө­тә.

— Юк, сез ми­ңа ар­тык ка­дер­ле­сез!

— Ни өчен?

— Чөн­ки... Сез шу­шы сих­ри дөнь­я­ның ак ка­нат­лы али­һә­се. Син дип ата­сам, сез­нең күр­кәм­лек­не бо­зар­мын сы­ман!

— Ә мин алай ук, син уй­ла­ган­ча тү­гел...

Ро­за­ның ни­гә­дер кү­ңе­лен­дә сак­лан­ган се­рен чи­шә­се ки­лә, хәт­та үзе­нең дә тә­мам чи­ше­лә­се, ту­га­ры­ла­сы ки­лә... Йо­сыф­ка: “Мин гыйф­фәт ия­се тү­гел­мен, ми­нем “чүл­мә­гем” күп­тән ва­тык ин­де”,— дип сөй­ләп би­рә­се итә. Ме­нә бит, сүз­не баш­ла­ды да ин­де. Хә­зер дә­вам итәр. Егет аны тың­лап бе­тер­мәс­тән үбә һәм ко­ча баш­лар. Тиз­рәк үз җа­ен баш­ка­рыр­га дәрт­лә­нер. На­му­сын ни­чек югал­ту­ын да сиз­ми ка­лыр. Шу­шы яз­гы кич­тә Ро­за аңар­дан ял­ган­чы Игорь өчен дә, Марс Га­ни ке­бек гра­фо­ман-буш­ку­ык өчен дә, баш­ка ир исе­мен йөр­тү­че­ләр өчен дә үч алыр. Ул үзе ге­нә тү­гел, бө­тен дөнь­я­сы бо­зык, ә бу егет би­ча­ра­сы — саф эн­җе хә­лен­дә са­та­шып йө­ри. Аны ба­ры­бер бо­за­чак­лар, ти­рес ара­сы­на ыр­гы­та­чак­лар. Ул ан­да ту­ты­га­чак, га­ди таш бу­лып ка­ла­чак.

— Йо­сыф, мин си­ңа күп­тән әй­тер­мен ди­гән идем...— Ро­за ты­нып ка­ла, үз уй­ла­рын­да бу­та­ла.

— Мин дә...

— Нәр­сә “мин дә”?

— Ми­нем ул сүз­не әй­теп ка­ра­га­ным бар иде ин­де. Ишет­мә­де­гез бу­гай?

— Ни­чек ин­де?

Йо­сыф арт­ка чи­ге­нә. Ка­раң­гы­лык бе­лән тә­мам то­та­ша. Аның гү­я­ки эреп юга­ла ба­ру­ын бер Ро­за гы­на кү­реп, то­еп то­ра.

— Мин сез­не яра­там!

Һәм шун­да Йо­сыф­ның күз­лә­ре­нең агы­на як­ты ай нур­ла­ры ки­леп бә­ре­лә. Ро­за­ның йө­рә­ге то­ты­ла, хис­лә­ре таш­кын бу­лып ка­ба­ра. Ул аң­лый ал­мый: аңа бу сүз­ләр­не Игорь да әйт­те, Марс Га­ни дә... Әм­ма алар аны нин­ди­дер хәй­лә, ал­да­гыч сүз бу­ла­рак та­кыл­да­ган­нар икән бит. Ме­нә ул чын мә­хәб­бәт аваз­ла­ры ни­чек ише­те­лә: күк­ләр һәм җир­ләр тет­рә­нер­лек бу­лып, йол­дыз­лар кул­лар­га-кул то­таш­ты­лар сы­ман. Йа Хо­да, бу нин­ди дәрт, бу нин­ди бә­хет, бу нин­ди рә­хәт­лек!

Ро­за шун­да егет­нең ко­ча­гы­на аты­ла. Аны үбә, ко­ча, ир­кә­ли. Әм­ма үз ко­ча­гы­на аның гәү­дә­сен тә­мам сый­ды­рып бе­те­рә ал­мый­ча га­зап­ла­на. Аңа Йо­сыф тау ка­дәр­ле зур бу­лып то­е­ла. “Йа Хо­да­ем, бу бү­лә­гең ми­ңа нәр­сә өчен? Үзе чи­бәр, үзе акыл­лы, үзе бер­кат­лы, үзе ах­мак!..”

“Ах­мак?..”

Ро­за ки­нәт ай­нып ки­тү­ен тоя, хис­лә­рен­дә су­ы­на. Аңа ах­мак егет нәр­сә­гә ки­рәк? Җит­мә­сә биш яшь­кә яшь. Мо­ның җит­ле­гү­ен көт­сәң, кар­та­еп бе­тәр­сең!

Кыз уй­лый да, уй­ла­мый да. Ул ба­ры тик хис ке­нә итә. Шу­шы хис­лә­ре аның ми­ен­дә уй йом­гак­ла­ры ке­бек йө­ге­ре­шә­ләр. Егет аны кай­нар итеп, са­ми­ми ирен­нә­ре бе­лән үбә, ко­ча­гы­на сый­ды­ра.

“Ныг­рак коч ми­не, ныг­рак, са­ла пә­рие! Ми­ңа си­нең наз­ла­рың ки­рәк!”— Әм­ма Ро­за­ның ты­ны бе­тә. Егет аның бу хә­лен аң­лый. Ко­чак­ла­рын ача. Ро­за үзе­нә нин­ди­дер сих­ри саф­лык кат­наш рә­хәт­лек күч­кә­нен тоя. Ме­нә ул нәр­сә­не югалт­кан бул­ган. Бу бит кер­сез кү­ңел­ләр­дә ге­нә бу­ла, яши ала тор­ган саф­лык, на­мус хи­се. Һәм ул шу­шы са­ла ма­ла­ен­да бар, ә Ро­за­да — юк! Бо­лай яра­мый. Бу — зур га­дел­сез­лек. Ул саф­лык си­ңа, егет, ки­рәк тү­гел. Саф­лык ул — кыз­лар­ның бә­хе­те, шу­ны да бел­ми­сең­ме­ни? Гыйф­фәт ди­ләр аңа! Егет­ләр­гә алар­га ни­чек тә ярый, егет­ләр ба­ры­сы да... эт кой­рык­ла­ры! Син дә шун­дый, ба­ры тик әле­гә бел­ми­сең ге­нә үзең­нең кем­ле­гең­не!

— Без бер­гә бу­ла ал­ма­я­чак­быз, шу­ны аң­лый­сың­мы, Йо­сыф?

— Ни өчен, Ро­за ту­таш?.. Яше­гез, га­фу ите­гез, олы­рак ди­сез­ме?.. Ял­гы­ша­сыз! Мө­хәм­мәд пәй­гам­бәр­нең сө­ек­ле ха­ты­ны үзен­нән ун­биш яшь­кә өл­кән­рәк бул­ган...

— Син ком­со­мол тү­гел­ме­ни?

— Ком­со­мол, ә ни­гә?

— Пәй­гам­бәр­ләр­не ка­ян бе­лә­сең? Әби­ең үс­тер­де­ме?

— Ми­нем әби­ем юк. Әти­ем дә, әни­ем дә ятим үс­кән­нәр.

— Ба­ла­лар йор­тын­да­мы?

— Юк ин­де. Авыл­да. Бер­се — үги ана ку­лын­да, икен­че­се­нең әти­се, улы үсеп җит­кән­не дә көт­ми­чә, әйе, үлеп кит­кән. Әт­кәм­нең әни­сен ге­нә кү­реп кал­дым, әм­ма хә­тер­лә­мим. Бик кеч­ке­нә идем.

— Ә ми­нем ике әби­ем дә исән иде­ләр, алар акыл би­реп, кы­зы­быз дип ир­кә­ли иде­ләр!

— Сез бә­хет­ле бул­ган­сыз! Ми­ңа ала­ры тә­те­мә­де...

— Ә пәй­гам­бәр­ләр­не ка­ян бе­лә­сең?

— Ишет­кән­мен­дер, бәл­ки укы­ган­мын­дыр — хә­тер­лә­мим.

— Әл­лә сү­зең­дә ха­та бар­мы, әй­теп ке­нә бе­тер­ми­сең­ме?

— Юк дип бе­ләм... Юк-юк... Ха­та сөй­лә­мим!

— Ярар, ярар. Ыша­нам! Ми­нем шу­лай дип ишет­кә­нем бар. Бор­чыл­ма! Сы­нар өчен ге­нә әйт­тем, ак­ла­на ук баш­ла­дың.

Йо­сыф чит­кә­рәк тай­пы­ла. Би­ек агач­ның кәү­сә­се­нә сө­я­лә, әм­ма Ро­за ба­ры­бер аның гәү­дә­сен күз уңын­нан җуй­мый. Яны­на ба­рып, ба­шын күк­рә­ге­нә те­ри. Егет аның ар­ка­сы­на олы уч­ла­рын куя. Кыз­ны бе­раз кү­тә­реб­рәк то­ру­ын әл­лә сиз­ми, әл­лә шу­лай ки­рәк дип уй­ла­га­ны­на кү­рә игъ­ти­бар­га ал­мый.

— Бу йол­дыз­лар­ны бү­ген ни­чә­мә га­шыйк җан­нар күз­ли, бу ай бү­ген ни­чә мәгъ­шук­ка ту­ры сук­мак юлын күр­сә­тә!

Йо­сыф ша­гый­ра­нә сөй­ли. Ро­за­ның мон­дый сүз­ләр­не укы­га­ны бар — ро­ман­нар­дан. Ул үзе­нә дә бе­рен­че сөй­гән яры шу­лар ха­кын­да әй­тер дип бе­лә иде. Әм­ма Игорь “ком­со­мол­лар­ның бу­рыч­ла­рын” ис­кә тө­ше­рү бе­лән ге­нә чик­лә­нә иде. Эш­лек­ле бул­ды, ши­гырь­гә би­рел­мә­де. Дө­рес, исе­реп ал­ган чак­ла­рын­да, хис­кә кү­чеп, үзен­нән юга­ры­рак утыр­ган­нар­ны сү­геп таш­лый иде дә, икен­че көн­не Ро­за­ны:

— Ни­гә син без­нең “ге­не­раль­ный”­ны сөй­ми­сең, ни­гә аны ми­нем ко­лак­ка яман­лап әй­тә­сең? Сез, та­тар­лар, без­не сөй­ми­сез, Чың­гыз хан кал­дык­ла­ры!— дип ачу­ла­на баш­лый иде.

Ә кыз үк­сеп елый. Мә­хәб­бәт­тә мең тап­кыр­лар вәгъ­дә шә­раб­ла­рын эч­кән еге­тен­нән ишет­кән мон­дый авыр сүз­ләр­не кү­тә­рә ал­мый. Игорь­га аның ела­вы хуш кил­ми:

— Сы­тык ке­ше­ләр­не сөй­мим!— дип бел­де­рә.

Ро­за та­гын да кур­ка ка­ла. Күз яшь­лә­рен сөр­тә, ел­мая һәм:

— Мин та­тар тү­гел, бол­гар кы­зы, бе­лә­сең!— дип ак­ла­на баш­лый.— Без­нең бол­гар ба­ба­ла­ры­быз­ны да Чың­гыз хан оны­гы Ба­ту хан гас­кәр­лә­ре кы­лыч аша су­гар­ган...

Кыз яр­сый. Ка­ра бөд­рә­ле чәч­лә­рен, кы­сын­кы күз­лә­рен, ак йө­зен сы­пыр­га­лап көз­ге ал­дын­да Игорь ак яка­лы күл­мә­ген рәт­ли би­рә, ка­ра буй­лы галс­ту­гын тө­зә­теп ала. Ан­на­ры те­лен чы­га­рып, аны җен­тек­ләп ка­рый, теш­лә­рен тик­ше­рә, ә ди­ван­га сең­гән ярым шә­рә елак Ро­за­сы­на күз уңы­на да сал­мый, һа­ман әй­тә би­рә:

— Бе­ләм мин ул та­рих­лар­ны. Укыт­ты­лар!— ди.— Ярым-бол­гар, ярым-та­тар ка­ве­мен дә... Без үзе­без дә күп­тән чын, чи урыс тү­гел ин­де, әл­лә не­мец, әл­лә фран­цуз, әл­лә та­тар, әл­лә кы­тай шун­да — җы­ел­ма!.. Җы­ел­ма ко­ман­да!..






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных