Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 21 страница




Ул та­гын да ни­ләр­дер сөй­ләп, шул сүз­лә­ре бе­лән каһ­ка­һа­лап кө­леп, За­риф­ның йө­рә­ген тел­гә­ли һәм яса­ган яра­ла­ры­на пот­лап-пот­лап тоз са­ла тор­ды. Өс­тәл күр­ке яка­ла­шу бе­лән тә­мам­ла­ныр­га якын­ла­ша иде. Мир­вә­ли аның са­ен сөй­ли бир­де. За­риф түз­мә­де:

— Ышан­мыйм! Бу сүз­лә­рең — ял­ган!— дип, аны ни­чә тап­кыр ачу бе­лән бүл­дер­де. Ә Мир­вә­ли, ки­ре­сен­чә, кы­за гы­на бар­ды:

— Ах­мак син, шыр ду­рак! Ул си­нең ян­да гө­наһ­сыз са­рык бә­рә­не ке­бек кы­ла­на, ә баш­ка­лар­ны туй­ган­чы рә­хәт­лән­дер­тә!— ди­де, шу­ның бе­лән сү­зен тә­мам итеп, тик ке­нә ты­нып ка­ла ал­мый­ча, икен­че як­лап За­риф­ның “я­ңа­гы­на су­гар­лык итеп”, җай гы­на те­ма кү­че­шен яса­ды: — Без­нең Ра­вис ха­тын-кыз мәсь­ә­лә­сен­дә бик тә чу­ар җан­лы бит, бе­лә­сез! Шу­лай бер­көн­не кем­не алып кайт­ты ди­сез­ме? Ка­зан про­фес­со­ры кы­зын. “Ну, кой­ма­гы та­гын пе­шә ин­де мо­ның” — мин әй­тәм. Юк, ти­мә­де. Шун­дый да гө­наһ­сыз, шун­дый да зат­лы егет­кә әве­ре­леп, тас­ма тел­ле­лә­неп сөй­лә­шеп ке­нә утыр­ды­лар. Мин хәй­ран ит­тем. Ә ан­на­ры аны “так­си”­да гы­на оза­тып та куй­ды. Ни бул­ган ди­сез­ме? Ми­ңа се­рен чиш­те, егет­ләр! “Күп йөр­дек, ма­лай, ди бу, ба­шы­ма өй­лә­нү уе кер­де”, ди... Бе­лә­сез! Би­шен­че курс­та укый бит ин­де, би­шен­че­дә! Мон­да, Ка­зан­да баш­лы-күз­ле бу­лып өл­гер­сә, аны чит­кә, бер­кая да җи­бәр­мә­я­чәк­ләр. Карь­е­ра­сы да тау­га ме­неп ки­тә­чәк, аң­лый­сыз­мы? Ә без­нең әле­гә яшь чак, та­гын өч ел­дан бу рә­хәт го­мер үтә­чәк. Йө­реп ка­лыйк! Кыз­лар бе­лән буа бу­ар­лык!

Шун­да За­риф, юга­лып утыр­ган җи­рен­нән ай­нып, кө­тел­мә­гән сүз әй­теп куй­ды:

— Бо­зы­лып, ди­ген!

Егет­ләр ин­де, күз­лә­рен уй­на­тып, гү­я­ки күл­мәк алыш­тыр­ган­дай гы­на бер кыз ар­тын­нан икен­че­сен ко­чып яту­ла­рын хы­ял итә баш­ла­ган иде­ләр, ме­нә си­ңа мә, бо­зы­лу, имеш!

— Кот­кы та­ра­тып утыр­ма әле мон­да, су­ган су­фиы!— ди­де Мир­вә­ли, За­риф­ны элеп алып, сел­кеп сал­ган­дай мыс­кыл­лап.— Шу­ңа кү­рә Зә­ри­нәң­не дә баш­ка­лар ка­рый, ә син ирен ялап кы­на йө­ри­сең!

Шун­да За­риф си­ке­реп тор­ды һәм, өс­тәл­не таш­лап, бүл­мә­дән чы­гып кит­те. Мир­вә­ли аның ар­тын­нан ки­е­ре­леп кө­леп кал­ды, хәт­та:

— Бар! Зә­ри­нәң­нән үзең ба­рып со­ра, йө­гер!— дип кыч­кыр­ды.

Та­бын­ны Мир­вә­ли әзер­ләт­кән­лек­тән, аңа ху­җа да ул иде. Янын­да­гы ип­тәш­лә­ре, без, сы­е­ның хөр­мә­те­нә йөз күр­сә­теп, әйт­кән­нә­ре бе­лән ки­ле­шеп, бар­ча­быз бер­гә каһ­ка­һа­лап уты­ра бир­дек.

За­риф­ның уен­да Мир­вә­ли­нең әйт­кән­нә­рен үтәп Зә­ри­нә­гә со­рау бе­лән йө­ге­рү, мәгъ­нә­сез кы­ла­ну га­мә­ле юк ин­де, аны­сы, бе­ләм. Ярый әле ул көн­не еге­тен са­гы­нып Зә­ри­нә­се дә кил­мә­де. Хә­ер, ки­лә кал­са, Мир­вә­ли та­ра­фын­нан ко­тыр­тыл­ган егет­ләр аны мө­га­ен ку­ып ук чы­гар­ган бу­лыр­лар идек. Ул без­нең күз ал­ды­быз­да хә­зер Таң кы­зы ке­бек тү­гел, ту­тык­кан, бо­зык ка­лай кон­сер­ва са­вы­ты сы­ман то­е­ла баш­ла­ды.

 

VI

Икен­че көн­не ир­тән­нән За­риф авы­рый иде. Бүл­мә­дәш­лә­ре­нә:

— Яң­гыр­га элә­геп сал­кын ти­дер­дем,— ди­де.

Бу хә­ле икен­че һәм өчен­че көн­нәр­не дә ка­бат­лан­ды. Ул хәт­та лек­ци­я­ләр­гә йө­рү ки­рәк­ле­ген дә оныт­ты. Аша­ма­ды, эч­мә­де. Ка­ра­ва­тын­да ят­ты да ят­ты. Аның ки­нәт сал­кын ти­де­реп, урын өс­те­нә ау­ган­лы­гы ха­кын­да хә­бәр тиз ара­да та­ра­лып өл­гер­де. Әм­ма, ни хик­мәт, те­ге ял­ты­ра­вык ка­лай кон­сер­ва са­вы­ты сый­фа­тын­да­гы Зә­ри­нә дә бу ара­лар­да һа­ман кү­рен­мә­де. Хә­ер, аның хә­зер ки­рә­ге дә шул­ка­дәр ге­нә иде.

Ә дүр­тен­че көн­не, ип­тәш­лә­ре лек­ци­я­гә йө­гер­гән­дә, За­риф аяк өс­тен­дә кал­ды. Мир­вә­ли, бу хак­та ишет­кәч:

— Үл­мә­де­ме­ни әле ул?— дип, та­гын уен сүз өс­тәп көл­де. Аның бу сүз­лә­ре баш­ка­лар­га да ошап куй­ды.

Сту­дент хал­кы шун­дый ин­де ул: юк­тан гы­на да мәгъ­нә­сез­лә­неп көл­ке та­ба. Ә Мир­вә­ли бул­ган җир­дә ша­ян сүз­сез ка­лу мөм­кин тү­гел. Әм­ма бу ва­кыт­та Зә­ри­нә За­риф­ның авы­рып ки­түе ха­кын­да ишет­кә­нен һәм хә­лен бе­ле­шер­гә ту­лай то­рак­та­гы бүл­мә­се­нә йө­гер­гә­нен бер­кем дә уй­ла­мый, ба­шы­на да кер­тә ал­ма­ды. Дөнья гел шу­лай ин­де ул: бе­рәү­ләр тел те­гер­мә­нен тар­та то­ра­лар, икен­че­ләр эш-га­мәл­дә бу­ла­лар.

Зә­ри­нә ки­леп кер­гән­дә За­риф, өс ки­ем­нә­рен алыш­ты­рып, ки­ел­гән­нә­рен юар­га дип әзер­лә­неп ма­та­ша икән. Кыз аны, йө­ге­реп ди­яр­лек ки­леп, ко­чып та ал­ган, баш­ла­рын, кул­ла­рын то­тып-то­тып ка­рар­га да алын­ган, җит­мә­сә:

— Ни бул­ды, җа­ным? Әл­лә су­ык ти­дер­дең? Ни­чек бо­лай бул­ды?— дип со­раш­ты­рыр­га да то­тын­ган.

Ан­на­ры:

— Мин си­ңа да­ру­лар, әче ба­лан ка­гы, ва­ренье алып кил­дем,— дип, өс­тәл­гә, сум­ка­сын­нан чы­га­рып, ба­ры­сын-ба­ры­сын те­зә-те­зә әй­тә икән:— Бо­лай тем­пе­ра­ту­раң юк та сы­ман, пуль­сың да нор­ма­да. Кай­чан авы­рый баш­ла­дың?

Егет­нең ул ара­да әле ба­шын, әле ку­лын то­та Зә­ри­нә. Әм­ма За­риф аның сүз­лә­ре­нә җа­вап бир­ми. Үп­кә­лә­гән кы­я­фәт­тә бүр­те­неп ка­ла би­рә, ка­ра­ва­ты­на ба­рып уты­ра. Зә­ри­нә чәй кай­на­тып алып ке­рә. Ашы­гып өс­тәл ясый. Ә За­риф һа­ман да бер хәл­дә куз­га­лыш­сыз ка­ла би­рә. Зә­ри­нә түз­ми:

— Әйт, За­риф җа­ным, ни бул­ды? Өз­мә үзәк­лә­рем­не! Зин­һар өчен, үте­неп со­рыйм!— дип ялы­на, шун­да аның кар­шы­на ки­леп тез­лә­нә, ка­бат кул­ла­рын­нан то­тып, пуль­сын ка­рый.

Шун­да гы­на егет, бе­раз­дан акы­лы­на кил­гән­дәй, уры­нын­нан куз­га­ла, аяк­ла­ры­на ба­са, кыз­ны да тор­гы­за һәм аңа үтер­геч со­рау би­рә:

— Әйт дө­ре­сен, Зә­ри­нә! Син ми­не ал­дап кы­на йө­ри­сең­ме, әл­лә чын­лап­мы?— ди.

Кыз аның бу сүз­лә­рен­нән әү­вә­ле ап­ты­рап кал­ган, ан­на­ры зи­һе­нен җый­ган һәм авыр тын алуы аша:

— Яра­тып, го­ме­рем­не дә си­нең өчен би­рер­гә әзер бу­лып!— ди­гән.

За­риф ыша­на ал­мый, мо­ны кыз­ның бер-бер хәй­лә­се ге­нә­дер дип уй­лый. Шун­да та­гын да үтер­геч икен­че со­ра­вын би­рә:

— Ра­вис бе­лән төн уз­ды­ру­ла­рың хак­мы? Бик мак­тап сөй­ли­ләр, ва­гон­на­ры бе­лән по­езд ке­реп ки­тәр­лек, ди­ләр. Шу­лай­мы?

За­риф­тан мон­дый юләр һәм ка­ба­хәт сүз­ләр­не ише­тер­гә те­лә­мә­гән Зә­ри­нә ка­бат тез­лә­ре­нә егы­ла. Йө­зе, кы­я­фә­те бо­зы­ла, бе­раз ба­шын са­лын­ды­рып утыр­ган хә­лен­дә тик ке­нә шу­лай ка­ла би­рә. Ан­на­ры аяк­ла­ры­на ба­са, егет­нең күз­лә­ре­нә туп-ту­ры ка­рап, өс­тен­дә­ге ак пла­щын са­лып, аны идән­гә таш­лый, зәң­гәр коф­та­сын да, чәч­лә­рен сүт­кән­нән соң, са­лып ыр­гы­та. Һәм шу­лай чи­ше­нә-чи­ше­нә, тә­мам шәп-шә­рә хә­лен­дә ка­ла. Мон­дый гү­зәл­лек­не го­ме­рен­дә дә күр­гә­не бул­ма­ган За­риф өн­сез бу­ла. Зә­ри­нә аңа әмер би­рә:

— Чи­шен, ят! Кем мин, кү­рер­сең!— ди һәм егет­кә та­ба чын мә­хәб­бәт хис­лә­рен­нән ша­шын­ган йө­рә­ген-ба­шын кая ку­яр­га бел­ми­чә ки­лә баш­лый.

Ә ан­на­ры дөнья-ахи­рәт, җир-күк, идән һәм тү­шәм са­таш­кан­нар. Бу хәл ха­кый­кать миз­гел­лә­рен­нән бер­се, ә бәл­ки дә бер­дән­бе­ре бу­ла­рак алар­га на­сыйп ител­гән.

 

VII

Таң кы­зы кит­кән­дә За­риф йо­кы­да кал­ган. Ул һа­ман да, са­та­шып бул­са ки­рәк, ба­шы ас­тын­да­гы мен­дә­рен коч­кан хә­лен­дә, әл­лә сө­е­неп, әл­лә елап:

— Зә­ри­нә, җа­ным, бә­гы­рем, мин си­не бик тә, бик тә яра­там!— дип, һәр сү­зен ае­рым-ае­рым әй­теп сөй­лән­гән, ах­ры­сы.

Кыз ты­ныч кы­на ки­ен­гән, үзе­нең нин­ди адым яса­ган­лы­гын акы­лы бе­лән дә, кү­ңе­ле бе­лән дә аң­лый, тоя, мо­ны бер­нин­ди ха­та­га са­на­ма­ган бу­лыр.

Чы­гып кит­кә­нен­дә йо­кы­лы хә­лен­дә сөй­лә­неп са­таш­кан За­риф­ка олы ка­ра күз­лә­рен ту­ты­рып ка­рап ала. Аны үбә­се, ко­ча­сы, яра­та­сы кил­сә дә, яны­на бар­мый. Ишек­не кы­сып кы­на яба. Егет­нең өс­тә­лен­дә язу да кал­дыр­мый шун­да. Ул әле­гә тор­мы­шын­да ал­га та­ба ни­ләр эш­лә­сен, За­риф бе­лән нин­ди мө­нә­сә­бәт­тә бу­ла­ча­гын да күз ал­ды­на ки­тер­ми. Үз юлы бе­лән ат­лый би­рә. За­риф мо­ны гү­я­ки тө­шен­дә күр­гән­дәй йок­лап яту­ын­да си­зе­нә әл­бәт­тә, әм­ма уя­нып җи­тә ал­мый­ча, са­та­шу­лы сөй­лә­шү­ен­дә ка­ла би­рә.

Аның мон­дый ха­ләт­кә кер­гә­не һич­кай­чан бул­ма­ган икән. Бу ту­ры­да ке­ше­ләр­дән дә ише­теп бел­мә­гән, ки­тап­лар­дан укы­га­нын­да да игъ­ти­бар ит­мә­гән. Ба­ры тик зәң­гәр күк­не, кы­за­рып чы­гу­ын, ко­яш ба­та ба­ру­ын һәм ярым ал­су төс­тә­ге ап-ак бо­лыт­лар­ны гы­на шәй­ли, шу­лар ара­сын­да ял­гыз ак­кош бу­лып, ярын эз­ли-эз­ли оча, кыч­кы­ра:

— Зә­ри­нә, җа­ным, бә­гы­рем, мин си­не бик тә, бик тә яра­там! Зә­ри­нә, бә­гы­рем!

Аның та­вы­шы каң­гыл­дап ише­те­лә. Әл­лә шу­ңа Зә­ри­нә­сен та­ба ал­мый ин­де? Әнә ка­ра кош­лар, коз­гын­нар, тил­гән­нәр очып үтә­ләр. Алар За­риф­ка, аның ак­кош икән­ле­ген кү­реп, һө­җүм итәр­ләр, ка­нат­ла­рын чу­кыр­лар сы­ман. Ме­нә алар­ның бер­се нәкъ аның янын­нан очып уза. Олы, са­ры кай­ма­лы, оят­сыз күз­ле­се. Ә За­риф аның янын­да үзен кеч­ке­нә кош­тыр сы­ман си­зә. Шун­дый кур­кы­на. Ме­нә икен­че, өчен­че ка­ра кош­лар гү­я­ки аны, ка­нат­ла­ры бе­лән су­гып, оч­кан җи­рен­нән бә­реп тө­ше­рер­гә те­ли­ләр.

Һәм шун­да ерак­та-ерак­та икен­че бер ак­кош­ны кү­рә. Аның ти­рә­сен­дә тил­гән­нәр уе­лып-уе­лып оча­лар, әл­лә та­лый­лар да ин­де. За­риф шун­да та­ба тал­пы­на. Әм­ма мон­да­гы ка­ра кош­лар аңа ирек бир­мәс­кә ма­та­ша­лар. Алар­га ка­ра­мый, ул та­гын тал­пы­на, ара­ла­рын­нан ара­лап чы­га. Әм­ма те­ге ак­кош кү­рен­ми дә ин­де. За­риф һа­ман:

— Зә­ри­нә, җа­ным, бә­гы­рем, мин си­не бик тә, бик тә яра­там!— дип кыч­кы­ра-кыч­кы­ра аваз са­ла. Әм­ма ни­гә­дер та­вы­шы бик зә­гыйфь чы­га.

Шун­да кем­нәр­дер шау­ла­ша баш­лый­лар. Әл­лә ка­ра кош­лар, әл­лә ке­ше­ләр ин­де? Әм­ма бер­се­нең та­вы­шы биг­рәк­ләр әшә­ке ише­те­лә. Та­ныш та­выш. За­риф бит аны бе­лә!

Без кай­тып кер­гән­дә ул хәй­ран­лык­та күз­лә­рен ач­ты. Ни­гә­дер Мир­вә­ли дә бү­ген без­гә ияр­гән иде. Лек­ци­я­дән кай­тып ки­лә­без. Ул бар­ча­быз­дан да ал­да­рак йө­рер­гә яра­та. За­риф, аны кү­рер­гә те­лә­ми­чә, йок­ла­ган­дай ка­бат күз­лә­рен йом­ды. Зә­ри­нә ту­рын­да уй­лап: “Ул кит­те ми­кән­ни?”— дип уй­лап ал­ган­дыр мө­га­ен.

— Һо, егет­ләр, бу мон­да сый­ла­нып кы­на ята, авыр­ган­га са­бы­шып!— дип шау­лый бир­де Мир­вә­ли.— Мин сез­дә чәй эчеп чы­гам!

За­риф шун­да, та­гын күз­лә­рен ачып, бүл­мә­дә­ге­ләр­не ка­рап ал­ды, ара­ла­рын­нан Зә­ри­нә­не эз­лә­де. Аның идән­дә­ге ки­ем­нә­ре дә юк иде. Ә өс­тәл­дә үзе бе­лән алып кил­гән бар­ча ри­зык­лар­ны кал­дыр­ган. Егет­ләр, ач коз­гын­нар сы­ман, алар­га ком­сыз­ла­нып ябы­рыл­ды­лар. Кай­сы, сын­ды­рып алып, авы­зы­на кү­мәч ту­ты­рыр­га өл­гер­де, аны ты­гы­ла-ты­гы­ла, чәй­нәр­гә ите­неп, ирен­нә­рен ге­нә кый­мыл­да­тыр хәл­дә те­ле бе­лән әй­лән­де­рә баш­ла­ды. Икен­че­се чәй яңар­тыр­га дип чәй­нек то­тып чы­гып кит­те. Өчен­че­се өс­тен-ба­шын са­лып ма­та­ша әнә. Ә Мир­вә­ли, ни­гә­дер мон­да без­гә ия­реп ке­реп, аш ка­шы­гы бе­лән чу­мы­рып алып, авы­зы­на ва­ренье ка­бып ма­та­ша, ки­ем­нә­ре­нә та­мы­за-та­мы­за сос­ка­нын да сиз­ми.

Ул ара­да чәй кай­на­ты­лып, аны алып кер­де­ләр. Пе­шә-пе­шә ди­яр­лек эчеп, ашап тә­мам туй­гач, ки­е­ре­леп, сту­дент­лар кор­сак­ла­рын тот­ты­лар. Алар­ның чо­пыр-чо­пыр ашау­ла­ры ин­де ка­бат кү­зен йо­мып тың­лап ят­кан За­риф­ның ачу­ын ки­те­рә баш­ла­ган­дыр, хә­рә­кәт­лә­неп ал­ды. Шун­да Мир­вә­ли:

— Бул­ды бу, егет­ләр, шәп сый­лан­дык! “Боль­ной” ан­да ни хәл­дә икән?— дип, ка­ра­ват­лар ягы­на мыс­кыл­лы со­рау таш­ла­ды.

Шун­да За­риф уры­нын­нан то­рыр­га бул­ды. Ул шә­рә­тән иде. Юр­га­нын кай­та­рып куй­ды да, бо­лар ашап туя бел­мә­де ин­де ди­гән уй бе­лән ах­ры­сы, ка­ра­ва­тын­нан тор­ды. Ки­е­нә баш­ла­ды. Шун­да тә­нен­дә һәм аяк­ла­рын­да кип­кән кан ерым­на­ры кү­реп ал­ды. Урын-җи­ре­нә ка­ра­ды. Ан­да да бер уч­ма кан җәй­мә­се иде. Егет­ләр дә бу хәл­не кү­реп ал­ды­лар. Мир­вә­ли, ки­нәт хәс­рәт­кә би­ре­леп:

— Син нәр­сә, За­риф? Әл­лә кан кос­тың­мы? Бу нәр­сә?— ди­де, хәй­ран ит­кән кы­я­фәт­тә ар­тист­ла­нып.— “С­ко­рый” ча­кыр­тыр­га ки­рәк, юк­са үлә бу, егет­ләр! “Жи­во”!

За­риф хә­веф­кә би­рел­мә­де, ул ба­ры тик:

— Ки­рәк­ми, егет­ләр!— ди­де.— Бу ми­нем кан тү­гел, Зә­ри­нә­не­ке! Ул бү­ген мон­да бул­ды. Без, аның бе­лән, ме­нә шу­лай... Йок­ла­дык!

Сүз­лә­ре бик тә ямь­сез иде­ләр.

Егет­ләр­нең хәй­ран­лык­та авыз­ла­ры ачы­лып кал­ган­дай иде. За­риф, ки­е­неп бе­теп:

— Мир­вә­ли, ә син гай­бәт та­ра­тып йөр­мә, хә­шә­рәт коз­гын! Сүз­лә­рең­дә грамм да хак­лык юк икән си­нең!— дип, ки­нәт ке­нә ачу­лы тон­га кү­чеп әй­тә баш­ла­ган иде (бәл­ки аның йөз шә­риф­лә­ре­нә дә су­гар­га исә­бен­дә бул­ган­дыр?):— Җир­бит!—ди­де, ку­лын ки­зә­неп кү­тә­реп.

Һәм шун­да ук Мир­вә­ли, бук­ча­сын эләк­те­реп, бүл­мә­дән юк та бул­ды.

За­риф­тан мон­дый ук хәл­не көт­мә­гән ип­тәш­лә­ре тел­сез хәл­лә­рен­дә урын­на­рын­да кал­ды­лар. Алар­га оят бу­лыр­га ти­еш иде. Бү­ген бүл­мә­лә­рен­дә Таң кы­зы Зә­ри­нә һәм аның зат еге­те За­риф ара­сын­да нин­ди мәгъ­нә­ле сө­е­шү ва­кый­га­сы ха­кый­кать­не фаш итеп уз­ган­лы­гын, ин­де дә шу­ның нә­ти­җә­се­нең ша­һит­ла­ры икән­лек­лә­рен сту­дент­лар аң­ла­мый кал­ма­ды­лар, бил­ге­ле. Хә­ер, мо­ны яше­рү дә ки­рәк тү­гел иде ши­кел­ле.

За­риф, бүл­мә­дәш­лә­рен шул хәл­лә­рен­дә кал­ды­рып, юар­га әзер­ләп куй­ган ки­ем­нә­ре­нә өс­тә­мә итеп ка­ра­ва­тын­нан җәй­мә­лә­рен дә җы­еп алып сал­ды да, чи­лә­ге-ние бе­лән кү­тә­реп, ку­лы­на кер са­бы­ны һәм “Ло­тос” кер уу по­ро­шо­гы тарт­ма­сын да эләк­те­реп, үз эш­лә­ре бе­лән чы­гып кит­те. Газ пли­тә­сен­дә кай­на­тып, кер­лә­рен ашы­гып-ашы­гып ыш­кып юды. Мун­ча­га да ба­рып кай­тыр­га исәп­лә­гән иде. Ерак тү­гел, ти­мер юл­ның ар­гы ягын­да гы­на ул. Кич­ке ун­га ка­дәр эш­ли. Ә ва­кыт әле кич­ке җи­де­ләр­ме ти­рә­се ге­нә­дер?

Ә ан­на­ры, хә­ле ях­шы бул­са, Зә­ри­нә­сен кү­реп кай­тыр. Сөй­гә­не кая, ни өчен ки­теп бар­ды икән аны кал­ды­рып? Эһ За­риф, За­риф! Ке­ше сүз­лә­ре­нә ыша­нып, гай­бәт­кә би­ре­леп, шу­шын­дый оят­сыз га­мәл кы­лыр­га ярый иде­ме­ни? Кыз ба­ла­ның бә­хе­те­нә кул су­зар­га ни ха­кың бар иде си­нең? Аның әни­се, әти­се, ту­ган­на­ры ал­дын­да гө­на­һың­ны кая ку­яр­сың? Кеч­ке­нә­дән ка­рап, егыл­ма­сын, ва­тыл­ма­сын, авыр­ма­сын дип, тә­мам ут­лар һәм хәс­рәт­ләр йо­тып үс­тер­мә­де­ләр­ме алар аны? Хә­зер дә бә­хе­те өчен кай­гыр­тып то­ра­лар, уй­ла­ма­ган, ис­кә тө­шер­мә­гән, юлын­да из­ге бән­дә­ләр ге­нә оч­ра­сын дип те­ләк­ләр­дә кал­ма­ган ми­нут­ла­ры бар­мы? Ә син, оят­сыз, үзең­нең чу­ар кү­ңе­лең ар­ка­сын­да шу­шы ка­ба­хәт га­мәл­не баш­кар­дың бит. Ке­ше сү­зе­нә ышан­дың, имеш. Гай­бәт­кә би­ре­лер­лек, баш би­рер­лек бул­гач, нин­ди егет ин­де син, йә? Эһ Зә­ри­нә, Таң кы­зы, син бит дөнь­я­да бер­дән­бер гү­зәл зат!

За­риф үзе кер юа, үзе уй­лый, ва­кыт-ва­кыт сы­ты­лып елап та ала. Ул шун­да го­ме­рен­дә баш­ка бер ге­нә тап­кыр да ке­ше сү­зе­нә, гай­бә­те­нә ко­лак сал­мас­ка, ка­ра­мас­ка үз ал­дын­да, Зә­ри­нә­гә ка­ра­та йө­рә­ген­дә ту­ган мә­хәб­бәт хис­лә­ре бе­лән го­рур­ла­нып сүз би­рә. Шун­нан соң гы­на җа­ны бе­раз ты­ныч­ла­на.

Кер­лә­рен чай­кап эл­гәч, чәй кай­на­тып эч­те. Бүл­мә­дәш­лә­ре ин­де күп­тән кай­сы-кая та­ра­лы­шып бет­кән­нәр, За­риф­ның кү­зе­нә ча­лын­мас өчен кач­кан иде­ләр бул­са ки­рәк. Бан­ка тө­бен­дә ге­нә кал­ды­рыл­ган ва­ренье, сы­нык ик­мәк ки­сәк­лә­ре егет­кә та­мак ял­гар­га ярап ку­я­лар.

Ан­на­ры, ки­е­неп, шә­һәр мун­ча­сын­да юы­нып кай­тыр­га дип чы­гып кит­те ул.

 

VIII

Зә­ри­нә бе­лән За­риф­ның мә­хәб­бә­те әки­ят­тә­ге ке­бек, адәм­нәр һәм хәт­та җен­нәр дә көн­лә­шер­лек иде. Әйе, гү­зәл дә иде. Әм­ма ул алар­ны бә­хет­ле итә ал­ма­ды.

Юк, ял­гы­шам, шу­шын­дый мә­хәб­бәт ке­нә ке­ше­ләр­не бә­хет­ле итә ала! Әм­ма мо­ңа без, дус­ла­ры, та­ныш­ла­ры ко­ма­чау­ла­дык. Мир­вә­ли дә, Ра­вис та алар­дан үлә бе­теп ни­чек көн­ләш­сә­ләр, без дә, алар­га ку­шы­лып, нәкъ шу­лай эш­лә­дек. Үзе­без­дән ан­дый яра­та бе­лү бул­ма­ды. Хә­ер, За­риф­ка ка­ра­ган кыз­лар без­гә күз дә сал­мас иде­ләр, хәт­та шу­ңа да ачу­ы­быз кил­гән­дер. Югый­сә ми­нем дә ул ва­кыт­та яра­тып йөр­гән кы­зым бар иде бит, мең чи­бәр­кәй ара­сын­нан сай­лап алын­га­ны. Әм­ма без­нең сөю хис­лә­ре­без бө­ре­лән­де­ләр дә ко­ры­ды­лар. Әл­лә соң шул ачу­дан баш­ка­лар­ның бә­хе­тен кү­рә ал­мас хәл­гә кил­гән ча­гым иде­ме, и ах­мак, ди­ва­на баш!

Зә­ри­нә бе­лән За­риф­ның мә­хәб­бәт­лә­ре чын­нан да дас­тан­нар­га тиң бу­ла ала иде шул. Һәм без, хә­шә­рәт җан­нар, үт ку­ык­ла­ры­быз сы­тыл­ган­дай, алар­дан кы­рау­га эләк­кән чә­чәк­ләр ке­бек ка­ра­лып-ка­ра­лып көн­ләш­тек. Әле ме­нә шун­да да Зә­ри­нә­нең мә­хәб­бә­те ди­гән сүз ге­нә тел очы­на ки­лә, гү­я­ки За­риф­ны мон­да чын итеп кат­наш­ты­ра­сы кил­ми. Бу да шул көн­че­лек­тән кал­ган те­ләк тү­гел­ме? Эһ без, ке­ше­ләр, үз ку­лы­быз­дан кил­ми, ә баш­ка­лар­ның хис­лә­рен­нән, баш­ка­лар­ның бә­хе­тен­нән күп­се­нер­гә ге­нә то­ра­быз. Ни­гә соң алар­га ка­ра­та хөр­мәт хис­лә­ре­без ту­мый? Ан­дый зат­лар­га без мәд­хи­я­ләр укыр­га, ан­дый та­ныш­ла­ры­быз­ның бу­лу­ы­на сө­е­нер­гә, хәт­та шул сә­бәп­ле үзе­без­не дә бә­хет­ле итеп то­яр­га ти­еш­ле идек тә бит югый­сә!.. Әм­ма ни га­мә­ле­без­дән, ни җа­ны­быз­дан, ру­хы­быз­дан, зи­һе­не­без­дән — бер нәр­сә­без­дән дә кил­мә­де. Ин­де го­мер юлым­ның шак­тый өле­шен уз­гач кы­на мин мо­ны аң­ла­дым: ме­нә ни өчен тү­бән җан­нар җән­нәт­ле бу­ла ал­мый­лар икән! На­маз­да, ура­за­да, хаҗ­да да тү­гел ул хик­мәт, хәт­та җый­ган бе­ле­мең дә бер фай­да­сыз­га ки­тәр­гә мөм­кин. Тү­бән рух­лы бу­ла то­рып, адәм­нең хөр­мәт­кә дәгъ­ва кы­луы оят­сыз­лык­ның ар­гы ягы ин­де ул! Үзе­гез­не “үл­чәп” ка­ра­гыз! Гөрс-мәрс гәү­дә­дә­ме­ни хик­мәт, әгәр син ке­ше­лек­ле тү­гел икән­сең, әгәр дә син га­дел уй һәм га­мәл йөр­тә бел­мә­сәң, әгәр дә син вак җан икән­сең, ди­мәк ки, үл­чә­мең дә хәт­та бер ка­рыш­лык та тү­гел. Хә­ер, мон­дый­лар­га урын­ны тә­муг­тан да би­рер­гә ашык­ма­гыз, ан­да ке­рү өчен дә ла­ек­лы бу­лыр­га ки­рәк әле ул!

Ә За­риф бе­лән Таң кы­зы Зә­ри­нә­нең мө­нә­сә­бәт­лә­ре баш­ка яңар­ма­ды­лар. Ни­чә ба­рып та, егет кыз­ны эз­ләп та­ба ал­ма­ды. Оч­ра­ган­да да За­риф янын­нан Зә­ри­нә “та­ны­мый­ча” узып ки­тә тор­ды. Егет үзе­нең кем­ле­ген ме­нә шун­да аң­ла­ган­дыр бәл­ки?

Дө­рес, За­риф­ны баш­ка кыз­лар һич тә ты­ныч­лык­та кал­дыр­ма­я­чак­лар иде. Ул шу­лай бул­ды да. Әм­ма аның йө­реп ки­тәр­гә ма­таш­кан бер ге­нә яңа та­ны­шы да Зә­ри­нә­нең хәт­та чәч бөр­те­ге­нә тор­мый иде­ләр. Әгәр сез бү­ген Зә­ри­нә янын­да өмет бе­лән бе­рәр ир­нең кой­рык бол­гап йө­рү­ен күр­сә­гез, бе­леп то­ры­гыз, алар­ның бер­се — Мир­вә­ли, икен­че­се мө­га­ен да Ра­вис бу­лыр, яки шу­лар­ның адаш­ла­ры. Әм­ма ко­ры авыз бу­лу­ла­ры шик­сез.

Әле бү­ген ге­нә те­ле­ви­зор­дан Зә­ри­нә­не күр­дем. Аның да йө­зе­нә бе­раз сы­зык­лар сы­зыл­ган, чәч­лә­ре­нә ак­сыл төс йө­ге­рә баш­ла­ган. Әм­ма шу­лай ук чи­бәр, шу­лай ук зат­лы. Сүз­лә­рен дә тө­гәл бе­леп, аң­ла­тып сөй­ли. Аның ми­нистр итеп бил­ге­лә­нү­ен га­зе­та­лар­дан укып бе­лә идем ин­де. Өч ба­ла үс­те­рә­ләр икән. Ире зур за­вод­та ди­рек­тор, ди­ләр.

Ә За­риф аңа, шу­шын­дый дә­рә­җә­ләр­гә кү­тә­ре­лә бар­га­нын­да, чын те­рәк бу­ла алыр иде­ме? Бел­мим. Ир­гә — ха­ты­ны, ха­тын­га — ире ыша­ныч һәм та­я­ныч тү­гел­ләр икән, төр­ле гай­бәт­ләр­гә са­лы­нып, бер-бер­се­нә җә­бер ту­дыр­са­лар — ни­чек алар олы хөр­мәт­ләр­гә ире­шер­ләр иде соң?

Мир­вә­ли әле һа­ман “бо­рын сыз­гыр­тып” йө­ри. Аның сай­лау ко­мис­си­я­лә­рен­дә элек­ләр­не җи­тәк­че ке­бег­рәк бер зат бу­лып эш­лә­гән­ле­ге ха­кын­да та­ныш­ла­рым­нан бе­рәү сөй­лә­гән иде. Ин­де ул хә­бәр­дән соң да ни­чә ел­лар үтеп кит­те. Хә­зер кай­да­дыр, бел­мим.

За­риф­ның бүл­мә­дәш­лә­ре ул ел­ны тә­мам бер-бе­ре­без­дән ту­еп бе­теп, баш­ка һич ке­нә дә бер­гә яшә­мәс хәл­гә кил­дек. Ур­так уй­ла­ры­быз, сүз­лә­ре­без дә юк иде­ме­ни? Иң бе­рен­че бу­лып мин алар янын­нан күр­ше бүл­мә­гә кү­чен­дем. Май ахы­рын­да За­риф­ка да күр­ше ка­ра­ват­та урын та­был­ды. Би­шен­че курс­ны тә­мам­ла­ган сту­дент­ның уры­ны бу­шап кал­ган иде.

За­риф­тан Зә­ри­нә ха­кын­да бик тә со­рый­сым ки­лә иде, әм­ма кы­ю­лы­гым җит­мә­де. Са­гы­на, кө­тә иде­ме ул аны, ара­ла­ры ки­се­лү­гә ри­за иде­ме, бел­мә­дем. Ә мин ул Таң кы­зын озак ва­кыт­лар оны­та ал­ма­дым. Ул бит чын­нан да ко­яш-ай ке­бек иде, нин­ди­дер из­ге сә­га­дәт нур­ла­ры бөр­кеп то­ра иде аңар­дан.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных