Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 27 страница




Ну­рия әби соң­гы­ла­ры хи­са­бын­нан бул­ды. Әм­ма Фәх­ре­ни­са кар­чык­ның як­ты ис­тә­ле­ге бә­ра­бә­ре­нә шу­шы Сә­гый­дул­ла­ны, ана­сы­ның сө­ек­ле па­рә­се икән­ле­ген ачык бе­леп, го­ме­ре буе хөр­мәт ит­те. Мул­ла бу­лып ку­е­лу­ын ишет­кәч тә, бе­рен­че­ләр­дән бу­лып са­да­ка­сын аңа ул илт­те. Үзе һәр­да­им рәх­мәт­ле бән­дә­ләр­дән икән, баш­ка­лар­ны да ке­ше шун­дый­дыр дип исәп­ләү­чән бит ин­де. Ну­рия әби дә нәкъ шу­шын­дый­лар­ның, та­би­гый акыл бе­лән яшә­гән бән­дә­ләр­нең бер­се сый­фа­тын­да го­мер сөр­де.

Авыл­да мә­чет сал­ды­ру ха­кын­да сүз чык­кач, кул­ла­ры­на дәф­тәр то­тып, ха­лык­тан ак­ча җыю эше баш­ла­нып кит­те. “Би­рү­че­ләр аз!”— ди­гән авыр хә­бәр дә та­ра­лып өл­гер­де. Ак­ча җы­ю­да яшь ха­тын­нар ма­һир­лык күр­сә­тү­гә алын­ды­лар. Ну­рия әби алар­га, кө­не­нә ике-өч кер­сә­ләр дә, һа­ман да кү­ләм­ле са­да­ка­лар би­реп чы­гар­ды. Аны­сы ки­рәк, мо­ны­сын ал­мый бул­мый дип аз­мы җый­га­ны, эре сан­да та­рал­мый сак­лан­сын әле ди­гән “ил­ле­лек” тә “йөз­лек”­лә­ре бар иде. Ал­ла­ры бе­рен­че­ләр­дән бу­лып из­ге ни­ят юлы­на кит­те. Хәт­та чәй­лек-ши­кәр­лек­кә атал­ган­на­ры да тиз бет­те. Мо­ңар­чы пен­сия ак­ча­сын­нан бер өле­шен сак­лык кас­са­сын­да үлем-җи­те­ме­нә җый­ды­рып ба­ра иде, аны­сын да ке­реп ал­ды.

“А­лып са­тар­лар” олы йөк бе­лән бер-бер “Ка­мАЗ” ма­ши­на­сы кир­печ­не кыйм­мәт итеп са­тып йө­ри баш­ла­ган чак­лар иде бу. Ике ма­ши­на кир­печ­лек бу­лыр дип, аны мә­чет тө­зе­ле­ше­нә ил­тер­мен ди­я­рәк, биш мең­не Ну­рия әби яше­рен, куз­гал­мас җир­гә куй­ды. Ха­лык­та һа­ман да:

— Мә­чет тө­зе­ле­ше­нә ак­ча би­рү­че­ләр аз!— дип сөй­ли-сөй­лә­нә тор­ды­лар.

Бу сүз­ләр­не ишет­кән са­ен Ну­рия әби бик тә бор­чы­ла иде. Авы­ру улын­нан, көн дә эш­кә йөр­гән кы­зын­нан “я­ше­реп” сак­ла­вы­на ка­ра­мас­тан, һа­ман да шул мә­чет тө­зе­ле­ше­нә ак­ча җы­я­быз дип дәф­тәр кү­тә­реп йөр­гән яшь ха­тын­нар­га кү­ңе­лен ба­гыш­лап, алар­га соң­гы биш ме­ңен дә би­реп чы­гар­ды. Дөнь­я­сы нур­ла­нып кал­ды. Һай бә­хет­ле дә иде Ну­рия әби!

Алар, ул мә­чет тө­зе­тү­че ха­тын­нар, шун­нан соң бер-ике көн­гә кү­рен­ми-кил­ми тор­ды­лар.

Авы­ру ди­сә­ләр дә, кыш­лау үгез ка­дәр ир­ләр өй­лә­рен­дә ят­кан­да, Ну­рия әби­нең улы кө­не-тө­не авыр эш­ләр­дә га­зап­ла­на иде. Та­ра­лып бе­тә яз­ган ил­нең аяк­ка ба­са ал­ма­ган яңа төр кү­мәк ху­җа­лы­гы аңа хез­мәт ха­кын да тү­ли бел­мә­де. Ин­де дә бир­ми кал­ды­ру оят бул­ган­га гы­на өлә­шен­гән ил­ле тәң­кә­лек­не дә Ну­рия әби­нең улы кас­са­дан ба­рып ала бел­мә­де. Дөнь­я­лык­та эше юк ке­ше сы­ман оны­ты­лып, әле тер­лек­ләр ка­рау­да, әле аш­ла­ма та­шу­да йө­ри бир­де, таң бе­лән кит­те, төн бе­лән кайт­ты.

Рәх­мәт яу­гы­ры, бер­көн­не улы, төш­ке­лек­кә кө­тел­мә­гән җир­дән ашар­га дип кай­тып, ко­ры чәй бе­лән ге­нә та­мак ял­гап уты­ра иде, мә­чет тө­зе­ле­ше­нә ак­ча җы­ю­чы ике ха­тын, үза­ра бе­леш­тер­ми, бер-бер арт­лы ки­леп кер­де­ләр. Бу юлы Ну­рия әби­нең кулъя­у­лык­ка тө­реп ку­ел­ган ти­ен­нә­ре ге­нә бар иде. Һәм­мә­сен бер­гә са­нап бир­де. Җәм­гы­сы өч тәң­кә­гә җы­ел­ды. Ә те­ге­ләр, Хо­дай бар­лы­гын оны­тып, бик тә аз­сын­ды­лар, та­гын да “да­вай­лап”:

— Сез­дә дә ак­ча бул­мас­ка ин­де! Ба­ла­ла­ры­гыз ка­ла­да хез­мәт ал­дын­гы­ла­ры. Ак­ча кө­ри­ләр!— дип ша­пы­ры­ну бе­лән әй­теп, Ну­рия әби­нең кү­ңе­лен авыр­ла­ды­лар. Улы да бу әкә­мәт хәл­гә ап­ты­рап, кай­чан­нан сак­лап йөрт­кән­дер, ке­сә­сен­нән чүп­рәк­кә әй­лә­нә бар­ган йөз һәм ил­ле сум­лык­лар­ны чы­га­рып бир­де. Ку­лын­да әле­гә баш­ка­сы юк икән­ле­ген әйт­те. Ха­тын­нар мо­ңа да ка­нә­гать ит­ми­чә, ачу бе­лән ирен­нә­рен тур­сай­тып чы­гып кит­те­ләр.

Авыл­да һа­ман да сүз йөр­де:

— Ха­лык са­ран, мә­чет тө­зер­гә дә ак­ча бир­ми­ләр! Дәф­тәр­дә­ге исем­лек­нең бер би­те дә тул­ма­ган!

Ну­рия әби, бо­лар­ны кат-кат ишет­кәч, бу рә­веш­ле уе­на бер­ке­теп куй­ды: “Ү­зен­нән һәм улын­нан гай­ре юмарт бән­дә­ләр авыл­да бик алай күп тү­гел­ләр икән”. Бир­гән ак­ча­сын да исәп­кә сал­ды, алар бә­һа­се­нә ге­нә дә мә­чет­нең тө­зе­ле­ше ма­на­ра­га ме­неп җит­кән­дер дип өмет­лән­де. Са­рык­ла­ры­ның кө­тү­дән кай­ту­ын кар­шы­лау­ны сә­бәп итеп юга­ры оч­ка та­ба кит­те. Мә­чет элек­ке уры­ны­на са­лы­на­сы иде. Шун­да ба­рып, язу­лы так­та­ны укы­ды. Хә­реф­лә­ре кыл­дый-был­дый иде: “Бу урын­да мә­чет тө­зе­лә­чәк”.

Ур­ман бу­лып үсеп утыр­ган кы­чыт­кан­нар ара­сын­да ни­гез ко­рыр­га кай­тар­тыл­ган эре таш­лар­дан гай­ре һич­ни та­был­ма­ды. Кү­ңе­ле­нә гау­га төш­те. Тә­мам шик­кә би­ре­леп, ту­ган ти­еш­ле сең­ле­се­нә ке­реп, ике авыз сүз бе­лән ге­нә сөй­ләп чык­ты. Әйт­кә­не тиз йө­ге­реп, те­ге ак­ча җы­ю­чы, тө­зе­леш­кә “дәрт би­реп йө­рү­че” ха­тын­нар­га да ише­тел­де. Алар:

— Аның өч тәң­кә­се­нә кы­чыт­кан да ур­ды­рып бул­мый, ни сөй­ли ул?— ди­де­ләр.

Мо­ңар­дан соң Ну­рия әби ат­на бу­е­на авыр­ды. Күз­лә­рен­дә­ге яшь бөр­тек­лә­ре бә­гы­ре­нә та­ма-та­ма, җа­нын тә­мам җә­рә­хәт­лә­де­ләр. Го­ме­ре бу­е­на мең­нәр­чә тап­кыр гы­на да бул­мас, на­хак авыр сүз­ләр­не күп тап­кыр­лар ише­тер­гә ту­ры кил­гән­дер, кү­тәр­гән. Мо­ны­сы­на да кө­че җит­те. “И Хо­да­ем Ал­ла­һы тә­га­лә, һәм­мә­не үзең бе­леп, кү­реп то­ру­чы­сың! Га­еп­ле ит­кән сүз­ләр­не ишет­тем. Ял­гыш аң­ла­ган­мын­дыр! Ан­дый из­ге юл­да үз те­ләк­лә­ре бе­лән йө­рү­че­ләр Үзең­нең из­ге бән­дә­лә­рең бу­лыр­лар. Ха­та ишет­кән­мен­дер, га­фу ит!”— дип, ис­тигъ­фар-га­фу үте­неп до­га кыл­ды.

Фай­да­сы ти­де. Икен­че көн­не ул үзен­дә са­вы­гу га­лә­мәт­лә­рен тап­ты, кич­кә та­ба ая­гы­на бас­ты. Мо­ңа акы­лы­на кай­та бар­ган улы да, хәс­рәт­кә төш­кән кы­зы да чик­сез сө­ен­де­ләр. Са­да­ка дип җы­еп, мә­чет сал­дыр­ту эше бе­лән йө­рү­че ха­тын­нар­ның бер­се ки­чә­ле-бү­ген­ле ки­бет ач­кан, икен­че­се яңа йорт сал­ды­ру кә­се­бе­нә ке­реш­кән иде­ләр. Бо­ла­рын Ну­рия әби та­гын да бер ай­дан соң гы­на ишет­те.

Кы­зы апа-абый­ла­ры­на хә­бәр сал­ган бул­ган. Ял кө­не­нә атап алар кайт­кан иде­ләр, те­ге са­да­ка­чы яшь ха­тын­нар ке­реп, ра­йон га­зе­та­сын­да­гы үз­лә­ре ха­кын­да­гы мә­ка­лә­не алар­га суз­ды­лар. Кыч­кы­рып укыр­га куш­ты­лар.

“А­выл­лар­да иман­лы, из­ге ха­тын­нар, аб­зый­лар бо­рын­гы йо­ла­лар­ны тор­гы­зу, дин бе­лән ха­лык­ны тәр­бия итү эшен­дә дө­рес юл­да йө­ри­ләр”,— дип баш­лап язы­лып ки­тел­гән, бу ике­нең һәм та­гын авыл­дан җи­де­ләп ке­ше­нең исем­нә­ре атал­ган иде. Ну­рия әби­нең ба­ла­ла­ры шун­да сүз­нең тө­бен аң­лап ал­ды­лар, ке­сә­лә­рен­нән ике­шәр, өчәр мең сум­лык ак­ча­лар чы­га­рып, бо­лар­ның кул­ла­ры­на тот­тыр­ды­лар. Сүз­лә­ре бер бул­ды:

— Хо­дай ка­бул ит­сен!

Ә мә­чет ул ел­ны да тө­зел­мә­де. Ки­нәт ак­ча­лар да “е­гы­ла” баш­лап, Ну­рия әби улы­ның да кас­са­дан алал­мый ят­кыр­ган “бай­лык­ла­ры” тә­мам юк­ка чык­ты­лар. Хә­ер, бу бә­ла ил­дә­ге һәм­мә ке­ше­гә дә кил­де. Тик ки­бет­ләр ге­нә ко­ты­ры­нып үсеп-ишә­еп кит­те­ләр.

Шу­лай да нефть­че­ләр оеш­ма­сы яр­дә­ме бе­лән авыл­да мә­чет­не тө­зе­де­ләр, ач­ты­лар. Сә­гый­дул­ла мул­ла ул көн­не зур та­бын­нар­ның тү­рен­дә йөр­де, бе­рен­че тап­кыр ха­ты­нын да үз яны­на утырт­ты. Мә­чет ач­кан­да зур гы­на но­тык то­тып, тө­зе­леш­кә яр­дәм итү­че хи­ма­я­че­ләр­нең исем­нә­рен тан­та­на­лы төс­тә атап чык­ты. Ну­рия әби бо­лар­ны зур сө­е­неч бе­лән тың­лап тор­ды. Ме­нә хә­зер аның исе­ме, күп­ме бир­гән­ле­ге, ба­ла­ла­ры­ны­кы һәм­мә ха­лык­ны хәй­ран ит­те­рер­лек дә­рә­җә­дә әй­те­лер­гә ти­еш иде. Әм­ма исем­лек бе­теп, ан­да са­нал­ган­нар­га атап зур рәх­мәт бе­лән до­га укы­ды­лар. Ну­рия әби исә хәй­ран хә­лен­дә, күз­лә­ре тә­мам яшь­ле ки­леш кал­ды. Ни аны, ни ба­ла­ла­рын мул­ла аб­зый­ның тел­гә ал­ма­вы га­җәп иде. Ул, үзен бе­леш­тер­ми, хәз­рәт­нең кар­шы­сы­на ки­лә бар­ды. Сә­гый­дул­ла, зәң­гәр тыш­лы дәф­тәр кү­тә­реп, ха­лык­ка:

— Без һәм­мә ке­ше­нең күп­ме бир­гә­нен язып бар­дык, ки­леп ка­рый ала­сыз!— дип, та­гын да сүз­лә­рен бо­рып алып аң­ла­та иде. Ну­рия әби­нең су­зыл­ган ку­лын кү­реп, дәф­тәр­не аңа бир­де:— Ме­нә, әби, ка­ра­гыз!

Ну­рия әби­нең яшь­ле күз­лә­ре һәр языл­ган юл­да ба­ры тик үзе­нең һәм ба­ла­ла­ры­ның гы­на исем­нә­рен укы­ды. Мо­ңа сө­е­неп:

— Мон­да без­не­ке­ләр дә языл­ган­нар икән!— ди­де.— Сә­гый­дул­ла улым, ни­гә укы­ма­дың?

Мул­ла аңа хәй­ран ап­ты­раш­та ка­ра­ды. Ан­на­ры ка­бат дәф­тәр­не ач­ты, укы­ды. Кө­лә баш­ла­ды һәм әй­теп куй­ды:

— Сез, Ну­рия әби, са­та­ша баш­ла­ган­сыз бу­гай! Языл­ма­ган бит! Гө­наһ сүз сөй­ли­сез!

Бо­лар олы мыс­кыл­лау­га бә­ра­бәр иде­ләр. Ну­рия әби хәл­сез­лә­неп өе­нә кайт­ты. Та­гын авыр­ды. Ин­де бер ай ятам бу­гай ди­гә­нен­дә ге­нә тә­не­нә хә­ле кайт­ты. Сә­гый­дул­ла мул­ла­ның сүз­лә­ре мыс­кыл­лау бул­ма­ган­дыр, ул дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дер, ха­та ба­ры тик ак­ча җы­ю­чы­лар­дан гы­на кит­кән­дер дип уй­лап, кү­ңе­ле­нә шул фи­ке­рен бер­ке­теп куй­ган иде. Ба­рып со­рар­га­мы ит­те?

Әм­ма ул көн­не кы­зы бер егет бе­лән кай­тып кер­де. Бу хәл­не күр­гәч, һәм­мә хәс­рәт­лә­ре оны­тыл­ды. Сөр­мә­я­се­нең йө­зен­дә­ге ел­маюы гү­я­ки ба­шы очы­на са­ла­ват кү­пе­ре бу­лып чык­кан да бө­тен дөнь­я­га из­ге­ле­ге ха­кын­да хә­бәр би­рә, имеш. Ана­ның бу хәл­дән һу­шы ки­тә яз­ды. Ты­ны кы­сыл­ган­дай то­ел­ды. Сө­е­нә­се урын­га ул елап җи­бәр­де.

Егет ка­ра чәч­ле, ур­та­ча­дан кал­ку­лы­рак буй­лы, уй­лы да, моң­лы да то­ел­ды. Күз­лә­ре дә ка­ра, ә йө­зе як­ты иде. Ну­рия әби­нең ела­га­нын ул шун­да ук үзен­чә аң­лап ал­ды һәм:

— Бор­чыл­ма­гыз, әни, мин яу­чы­лар ки­тер­тер­мен. Һәм­мә­се дә, ни әйт­сә­гез, шу­лай бу­лыр! Тор­мыш итү авыр­лы­гын бе­ләм. Яр­дә­мем­нән таш­ла­мам!— ди­де.

Аның бу сүз­лә­ре ана­га юа­ту бу­ла­рак ише­те­лер­гә ти­еш иде­ләр. Егет­нең әле кияү бул­ма­ган ки­леш “ә­ни” дип эн­дә­шү­ен дә ярат­ма­ды. Әм­ма ни әй­те­рен көт­кән­нә­рен аң­ла­ма­ган­га са­бы­шу да дө­рес га­мәл тү­гел иде.

— Хо­дай ни куш­са, шул бу­лыр! Кы­зым ул — сол­тан­нар­га тиң ба­лам ул ми­нем!— ди­гә­нен­дә, сүз­нең хик­мә­те иде­ме, ки­нәт хә­те­ре дә ачы­лып кит­те, кү­зен­нән яшь югал­ды, кү­ңе­лен­дә­ге бор­чу­лы уй­ла­ры юыл­ды.

Егет озак­ка кал­ма­ды. Ки­теп бар­ды. Сөр­мәя аны кап­ка тө­бе­нә­чә ге­нә оза­та чык­ты да тиз әй­лә­неп кер­де. Ан­на­ры:

— Син, ән­кәй, кар­шы кил­мәс­сең ин­де, яме?— дип үтен­де.

— Апа­ла­рың-абый­ла­рың­ча бул­ма­дың, ми­ңа да, йорт­ка да күп хез­мәт­ләр куй­дың. На­сый­бың кил­гән­гә хуш, мин­нән хә­ер-фа­ти­ха!— ди­де Ну­рия әби, кы­зы­ның са­за­ган бу­лу­ын ни өчен­дер исен­нән чы­га­рып, аны ун­си­гез яшь­лек сый­фа­тын­да кү­зал­лап өл­ге­реп һәм, ис­ке авыз­дан яңа сүз: — Ир­тә­рәк тү­гел­ме икән?— дип со­ра­ды.

Сөр­мәя шун­да ән­кә­се­нә ка­рап ал­ды. Аның бо­лай сә­ер­се­нү­ен Ну­рия әби дә той­ды. Ка­бат үз җа­е­на кайт­ты.

— Яу­чы­лар җи­бә­рер­мен ди­де­ме?

Мон­дый йо­ла­ны ха­лык­та күп­тән оны­тып бе­те­рә яз­ган иде­ләр. Ну­рия әби үзе дә, за­ма­на­да га­дәт ител­гән­чә, бу­ла­чак ире­нә ия­реп ке­нә кайт­ты. Ир­тән­ге як­та, җи­тәк­лә­шеп ба­рып, авыл со­ве­тын­да язы­лыш­ты­лар. Су­гыш ар­ты ел­ла­ры иде. Ул чак­та шу­лай да яра­ды, ха­лык те­лен­нән гай­бә­те ише­тел­мә­де. Хә­ер, хә­зер дә әл­лә нәр­сә­ләр кы­лан­ды­рып тор­мый­лар. Зур туй­лар үт­кә­рү за­ма­ны ис­ке­дә кал­ды, “Тор­гын­лык дә­ве­ре” дип атал­ган ва­кыт­лар­да. Әй ха­лык җә­е­леп тә куя иде ин­де. Кыз­ла­рын да Ну­рия әби­ләр шу­лай итеп бир­мә­де­ләр­ме? Ка­ла­да­гы улын да туй­лар ясап өй­лән­дер­мә­де­ләр­ме? Хә­зер­ге чор­да да һәр­кем­дә ма­ши­на югый­сә. Эте дә, бе­те дә, авыл­дан яки якын-ти­рә­дән ха­тын бу­лыр­дай­ны та­ба ал­ма­са­лар, то­та­лар да олы юл­га чы­гып ки­тә­ләр, шә­һәр­ләр­не әй­лә­неп йө­реп, ди­гән­дәй, бе­рәр чи­бәр­кәй­не утыр­та­лар да кай­та­лар. Ба­ла­ла­ры туа баш­ла­гач кы­на, ис­лә­ре­нә тө­шеп, язы­лы­шу, туй ит­кән­дәй ку­нак җыю хәс­рә­те­нә ке­ре­шә­ләр. Сөр­мә­я­гә дә шу­лай гы­на яра­ма­ган иде­ме?

Ну­рия әби­нең бо­лай бу­тал­чык та, ки­ре­ле-са­ры­лы да фи­кер­лә­ве карт­лык га­лә­мә­тен­нән кил­де. Аның олы сый­лар ясап, өс­тәл­ләр ябып ма­та­ша­сы кил­мә­де. Шу­шы мә­чет тө­зе­ле­ше һәм тан­та­на­ла­ры аның бай­лы­гын да, ке­ше­ләр­гә ка­ра­та хөр­мә­тен дә, сө­як­лә­рен­нән хез­мәт дәр­те җи­ле­ген дә су­ыр­ган иде­ләр. Кы­зы­на ка­рап, ак­ча­быз да юк иде бит, биг­рәк­ләр фә­кыйрь ча­гы­быз­га ту­ры кил­де әле бу туй мә­шә­кать­лә­ре ди­яр­гә те­лә­де, әм­ма әйт­мә­де. Аның бу сүз­лә­ре Сөр­мә­я­не ела­та­сы иде­ләр. Һәм шун­да аб­зар-ку­ра­сы ту­лы тер­лек-ту­а­рын, та­вы­гын-ка­зын исе­нә тө­шер­де Ну­рия әби. Соң­гы ике ел­да улы ка­бат тер­нәк­лә­нә ба­рып, мал ас­ра­ма­га хи­рыс­лык итә баш­ла­ды. Тик ни сә­бәп­ле­дер эш­нең тәр­ти­бен бел­ми баш­ка­ра. Аша­та да аша­та. Ут­лык­ла­ры­на өй­гән ри­зык­ла­рын Ну­рия әби­гә ка­бат алып йө­рер­гә ту­ры ки­лә. Әйт­сәң, улы тың­ла­мый. Мо­ның акыл зә­гыйфь­ле­ген­нән­ме, әл­лә кү­ңел са­та­шу­ын­нан­мы бу­лу­ын һич ке­нә дә бе­лән ал­мый ап­ты­рый.

— Са­рык­лар да суй­ды­рыр­быз, бә­леш­ләр дә пе­ше­рер­без!

Ән­кә­се­нең ни ха­кын­да әйт­кән­ле­ген кы­зы ишет­сә дә, кү­ңе­лен­дә­ге хис­лә­рен бел­дер­мә­де, ки­ңәш тә ит­мә­де. Ул үз уен­да иде.

— Тор­мы­шы­быз­ның бик җи­тү, мул ча­гы! Туй ит­ми­чә мон­да!

Ну­рия әби шу­лай җөм­лә-җөм­лә әй­теп фи­кер­ли бир­де. Ул шак­тый озак шу­шы рә­веш­ле сөй­лә­неп ма­таш­ты, гү­я­ки үзен туй мә­шә­кать­лә­ре­нә ке­ре­шер­гә үгет­ли сы­ман иде. Кы­зы­на чәй ку­еп эчер­тү ха­кын­да исе­нә төш­кәч, өс­тәл янын­да буш­ка сөй­лә­неп бы­тыр­дап уты­ру­ын абай­лап, си­ке­реп ди­яр­лек тор­ды. Авы­ру­ла­ры оны­тыл­ды. Абау­ла­ды. Бор­чыл­ды. Әле газ пли­тә­сен­дә ут ял­кы­ны ка­бы­нып ки­тә ал­мый­ча ап­ты­рат­ты, әле чәй­нек­кә са­лып ма­таш­кан­да суы тү­гел­де, ку­лын­нан чү­ме­че тө­шеп кит­те. Тә­нен­дә­ге бу хәл­сез­лек аңа бик сә­ер сы­ман то­ел­ды. Адәм ба­ла­сы­ның се­ңер кө­чен ба­шын­да кай­на­ган уй­ла­ры ала аны­сы. Ну­рия әби бу хак­та бе­лә иде. Шун­лык­тан кү­ңе­ле­нә дикъ­кать би­рер­гә, аны утыр­тыр­га ты­рыш­ты.

Ав­густ аен­да кич ашы­гып иңү­чән бу­ла. Улы эшен­нән кай­тып, атын ту­га­рып йө­ри икән. Нин­ди та­выш, кем бар дип чык­са, ул:

— Бо­лын­нан үгез­не дә алып кайт­ма­ган­сыз!— дип туз­ды­рып-ту­зы­нып ал­ды.

Ну­рия әби:

— Ай Хо­да­ем, ай Хо­да­ем!— ди­гән бор­чы­лу сүз­лә­рен кал­ды­рып, бу­ра ка­дәр­ле кыш­лау­ны алып кай­тыр­га йө­гер­де.

Ул, тың­лау­сыз нә­мәр­сә, аны сөй­рәп-сөй­рәп тә кит­кә­ли тор­ган иде, бү­ген бө­тен­ләй дә ачу­лы бу­лып чык­ты, ба­вын тар­тып, Ну­рия әби­нең кул­ба­шын су­ы­рып чы­га­ра яз­ды. Кү­зен­нән ут­лар кү­рен­де. Туй ал­дын­нан гы­на кул­ны авырт­ты­ру бер дә фай­да­га һәм ку­а­ныч­ка тү­гел иде. Го­ме­ре буе сер бир­ми­чә, ки­сел­гән­не дә үзе бәй­ләп, өзел­гән­не дә үзе ял­гап өй­рән­гән Ну­рия әби бу юлы да сер би­рә­се ит­мә­де. Үгез кай­та­ры­лып ябыл­гач, кул­ба­шы­ның сыз­ла­вы­на зар итеп:

— Яң­гыр явар­мы, эс­се­гә ки­тәр­ме!— дип әй­теп ал­ды.

Ишек ал­ла­рын­да, йорт-җир­дә электр уты элен­гән иде. Сы­ер мөг­рәп куй­ды. Аның кө­тү­дән кайт­ка­нын­нан бир­ле са­выл­мый­ча то­руы шу­лай ук бер га­дәт­сез­лек икән­ле­ге­нә бор­чы­лып, Ну­рия әби са­вым чи­лә­ген шыл­ты­ра­тып уры­нын­нан куз­гат­ты. Сы­е­ры, ул та­выш­ны ише­теп, са­быр­сыз­ла­нып, әм­ма бу юлы ри­за­лык ава­зы бе­лән өн тарт­ты.

— Хә­зер ки­ләм, хә­зер!

Ну­рия әби мал-ту­ар бе­лән сөй­лә­шер­гә яра­та иде. Кул­ба­шы авыр­туы җа­нын ты­ныч­сыз­ла­ды. Ну­рия әби сы­е­рын сау­ган­да бик зур авыр­лык то­еп, эшен рәт­ле баш­ка­ра ал­мый­ча озак га­зап­лан­ды. Шу­шы уң ку­лы аны са­ру­ы­на тө­шеп бор­чый иде. Им­чәк­не дө­рес тот­мый­ча, сы­е­рын да җә­за­ла­вын аң­ла­ды. Ул мәх­лук түз­мә­де, ачу бе­лән мөг­рәп, олы гәү­дә­се бе­лән Ну­рия әби­не аб­зар ди­ва­ры­на ки­те­реп кыс­ты. Чи­лә­ген ыч­кын­ды­рыр­га те­лә­ми­чә, юка гәү­дә­ле кар­чык ке­ше тын­сыз кал­ды, эте­неп, ты­пыр­чы­нып өл­гер­де. Әм­ма сы­е­ры аңа су­лыш алыр­га гы­на ирек бир­де дә ка­бат элек­ке­дә авырт­ты­рыб­рак ки­те­реп кыс­ты. Ну­рия әби­не ка­быр­га­ла­ры гү­я­ки шарт­лап сын­ды­лар. Мәх­лук, ни эш­лә­гә­нен аң­лап­мы, ки­ре чи­ген­де, чит­кә кит­те. Үле­мем шу­шы икән дип Ну­рия әби аб­зар поч­ма­гы­на се­ңеп төш­те. Яр­дәм­гә ке­ше ча­кы­рыр­лык кө­че дә, та­вы­шы да юк иде. Ба­ла­ла­ры аны югал­тып, эз­ләп аб­зар­га ке­рер­гә, са­вы­ла тор­ган сы­ер­ны өр­ке­тү­дән шик­лә­неп­ме, әл­лә оны­ты­лып­мы — уй­лап та бир­мә­де­ләр.

Хә­ле ки­теп күп­ме утыр­ган­дыр, ку­лын-би­тен сыр­лы ябыш­как те­ле бе­лән сы­е­ры яла­ган­нан ул һу­шы­на кил­де. Ай­ныр­га өл­ге­реп, үзе­нең би­ча­ра хә­лен­нән оял­ды. Чы­гып кит­мәк­че иде дә, са­вып бе­тер ин­де ди­гән­дәй сы­е­ры йом­шак та­выш бе­лән бу юлы җы­лы өн тарт­ты.

— Тү­гә­нәй, тү­гә­нәй!— дип, аны ка­бат ут­лык җа­е­на бас­ты­рып, Ну­рия әби эшен дә­вам ит­тер­де. Уң ку­лын­да бе­раз кан ое­ган­лык­ны хис ит­те. Әм­ма им­чәк­ләр­не тар­та-тар­та, сө­як­лә­ре тә­мам язы­лып, тә­не­нә үз кө­че ки­ре кайт­ты. Ну­рия әби­нең кү­ңе­ле сө­ен­де: кул­ба­шы­ның авыр­туы бет­кән, сы­ер, аны кы­сып, сө­як­лә­рен ка­бат урын­на­ры­на утырт­кан бу­лып чык­ты. “А­лай да бу­ла икән бу дөнь­я­да!”— ди­еп, Тү­гә­нә­ен сый­пап, сөт­ле чи­лә­ген кү­тәр­гән хә­лен­дә аб­зар­дан чы­гып, өй­гә алып кер­де. Улы ин­де чәй эчә иде.

Ән­кә­се, ка­ба­ла­нып:

— Хә­зер яңа сау­ган сөт­не сө­зеп би­рәм!— дип, эш­лә­рен дә­вам ит­тер­де.

Түр як­тан кы­зы Сөр­мәя дә чык­ты. Алар шу­шы ты­ныч өй­дә сак һәм сау хо­лык бе­лән мо­ңа ка­дәр күп оч­рак­та, улы­ның са­та­шып яшә­гән ал­ты-җи­де елын исәп­кә ал­ма­ган­да, шу­шы рә­веш­тә ма­тур яшә­де­ләр. Ин­де ме­нә бу бә­хет­лә­ре­нең бер поч­ма­гы ка­бат ки­те­лә­чәк, Сөр­мәя кия­ү­гә ки­тә­чәк иде.

 

* * *

Туй бик ма­тур һәм шәп үт­те. Икен­че ел­ны нәкъ ме­нә чә­чәк­ле май ае­на алар бә­би алып кайт­ты­лар. Сөр­мә­я­нең из­ге­ле­ге­нә кү­рә ба­ла­сы да кур­чак ке­бек иде. Са­быр­лы­гы, ты­ныч­лы­гы зи­һен ягын­нан да ка­мил бу­ла­ча­гы ха­кын­да сөй­лә­де. Ну­рия әби­нең ни­чә оны­гы үс­те, алар­ны җәй­ге­лек­кә ка­ла­дан кай­та­ра­лар да тәр­би­я­гә дип кал­ды­ра иде­ләр, әм­ма бер­се дә аңа шу­шы ка­дәр ка­дер­ле бул­ма­ды­лар. Чә­че, каш­ла­ры ту­мыш­тан чем ка­ра икә­нен ис­тә то­тып, бә­би­гә Лә­лә исе­ме бир­де­ләр.

Кияү ба­ла­кай­ның то­руы-яшә­ве Ну­рия әби­ләр­дән ун­биш чак­рым ерак­лык­та­гы олы авыл­да иде. Алар янын­нан, урам­на­ры­на кер­ми­чә ге­нә, ерак ди­сәң, бер чак­рым ча­ма­сы да тү­гел­дер, ба­су-кыр­ла­ры­на ка­гы­лып ди­яр­лек олы юл уза. Ну­рия әби ин­де көн ара­лаш ди­яр­лек шул ба­ла­ла­ры­на ба­рып-кай­тып йө­ри. Сә­бә­бе дә бар, кы­зы ту­ган­нан соң Сөр­мә­я­се авы­ра­еп кал­ды. Мо­ңа иң кай­гыр­ган ке­ше кияү бул­са, күз яшен тү­гү­че Ну­рия әби үзе иде. Әм­ма һич­кем­гә сиз­де­рә­се, кы­зы­на төш­кән зәх­мәт­тән зар­ла­на­сы кил­мә­де. Сөр­мәя көн­нән-көн­гә су­ла ба­рып, кай­бер ва­кыт­лар­да аяк­сыз да кал­га­лап, урын өс­те­нә егы­ла тор­ган иде. Аның ка­ра­вы Лә­лә әр­сез­лек күр­сәт­те, ин­де, күк­рәк сө­те­нә туй­мый­ча кал­са, кыч­кы­рып елар­га кү­нек­те, сы­ер сө­тен дә, ал­ма сы­гын­ты­ла­рын да авы­зы­на якын да ки­тер­мәс бул­ды. Ба­ла­ның шу­шын­дый үз­сүз­ле­лек итүе Ну­рия әби­гә җа­нын аша­га­ны­дай то­ел­ды. Бер як­тан кы­зы га­зиз иде. Икен­че як­тан, ни­чек ке­нә ди­мә­сен­нәр, “Кы­зым ба­ла­сы — йө­рәк па­рә­се, улым ба­ла­сы — агач ана­сы”, “Көз­ге ка­тык, ал­тын ка­шык — кы­зым бе­лән кия­ү­гә, яз­гы ка­тык, ярык ка­шык — ки­ле­нем бе­лән улы­ма” ка­гый­дә­лә­ре бу­ен­ча, Лә­лә аңа ка­дер­ле иде. Сөр­мә­я­нең авы­руы кө­чәй­гән­дә бу хис­лә­ре та­гын да үсә иде­ләр. Ун­биш чак­рым юл­ны җәя­ү­ләп тә, ма­ши­на тук­та­тып уты­рып та Ну­рия әби ике көн­нең бе­рен­дә уза, сум­ка­сын­да ше­шә бе­лән сөт, та­мак ач­кан­да җе­бе­теп бул­са да авыз­да әвә­ләр­лек ик­мәк ка­ты­сы, пе­чән­кә һәм прән­нек йөр­тә баш­ла­ды. Әм­ма аның уты­рып аша­га­ны бу­ла иде­ме-юк­мы, ала­рын ук хә­те­рен­дә то­тар­га ки­рәк тап­ма­ды.

Ба­ла­ның ка­де­ре куш­ла­на бар­ды, хәс­рә­те ба­ры тик ана­ның уй­ла­рын­да юк-бар той­гы­лар җы­е­лу бе­лән ге­нә бәй­ле иде. Күп ва­кыт­та йор­ты да, улы да, тер­лек-ту­а­ры да Ну­рия әби­гә әһә­ми­ят­сез сы­ман иде. До­га­ла­ры Ал­ла­һы тә­га­лә­дән кы­зы­на һәм Лә­лә­гә, ки­я­ве­нә са­быр­лык, сау­лык-сә­ла­мәт­лек, озын го­мер­ләр те­ләү бе­лән оза­ты­ла ба­рып, кө­не­нә йө­зәр тап­кыр­лар­дан да ким ка­бат­лан­ма­ды­лар.

Сөр­мә­я­нең, бү­ген-ир­тә­гә те­ре­лә­се уры­ны­на, авы­руы кө­чәя ге­нә бар­ды. Ра­йон боль­ни­ца­сын­да эш­ләү­че врач­лар­ның мәгъ­нә­ле­се аз иде, әл­лә Хо­дай куш­кан­ны узып бул­мый­мы — ясал­ган опе­ра­ци­я­лә­ре­нең ике­се дә уңыш­сыз бу­лып чык­ты­лар. Өчен­че­се­нә ба­тыр­чы­лык итү мөм­кин тү­гел иде. Тә­мам аяк­тан кал­ган Сөр­мә­я­не ире кү­тә­реп алып кайт­ты. Ха­ты­ны сө­як­кә ка­лып ябык­кан, әм­ма йө­зе-би­те һа­ман да яңа кур­чак ке­бек ма­тур хә­лен­дә кал­ган. Аны кыз­га­ну­дан ире ка­чып-ка­чып елый, хәс­рә­тен кая ку­яр­га бел­ми баш­ла­га­нын Сөр­мәя си­зе­нер­гә мәҗ­бүр иде. Мон­дый ва­кыт­та мес­кен­нәр ара­кы эчү­гә ке­ре­шә­ләр, ә ире бу як­тан би­реш­мә­де, эчем­лек­не ис­нәп тә ка­ра­ма­ды. Үзен эш­кә бир­де. Аның ты­рыш хез­мә­те һәм­мә ти­рә-як­ка бе­ле­неп өл­гер­де. Кай­гы­ны эш­кә чу­мып та юып бу­ла­дыр сы­ман иде. Ил эчен­дә сок­ла­ну­чы­сы да, көн­че­се, үч­ле­се дә бар. Биг­рәк тә Ну­рия әби яман тел­ләр­дән кур­ка, шул сә­бәп­ле дә кы­зы яны­на көн дә ди­яр­лек ба­ра. Лә­лә­не тәр­бия итү өчен дә җан ата тор­ды. Әм­ма үз йор­тын да ба­ры­бер таш­лый ал­ма­ды, улы­на ыша­ны­чы бө­тен­ләй ди­яр­лек юк иде. Шу­лай ни­чә ел­лар бу­е­на яз ди­мә­де, кыш ди­мә­де, көз­ге пыч­рак­лар­да да юл ярып кы­зы­на йө­гер­де. Лә­лә ба­ла­лар бак­ча­сы­на йөр­де, аның мәк­тәп яше­нә дә җи­теп кил­гә­не­нә әби­се чик­сез ку­ан­ды. Алар­да­гы ата-ана­лар ча­кы­ры­лып уз­ды­ры­ла тор­ган бәй­рәм­нәр­нең һәм­мә­се­нә дә Ну­рия әби үзе йөр­де. Аның бу их­лас­лык­ла­рын тәр­би­я­че ха­тын­нар яра­тып бе­те­рә­ме икән дип уй­ла­ма­ды. Ке­ше­ләр­нең бер-бер­сен аң­ла­вы­на ул ыша­на иде.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных