Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 28 страница




Ә бер­көн­не ба­ла­лар бак­ча­сы­ның ишек тө­бен­дә үк:

— Те­ге әби та­гын ки­леп җит­кән, туй­дыр­ды ин­де!— дип әй­тү­лә­рен ишет­те, ки­нәт йө­рә­ге өзел­гән­дәй бул­ды. Бу ким­се­нүе аңа ат­на буе тү­шәк­тә авы­рып яту өчен җи­тә кал­ды. Кай­тыш­лый юл­да күп­ме ела­ды, ан­на­ры кар бу­ра­ны­на күк­рәк­лә­рен ку­еп, го­рур ат­лап бар­ды, янә­се ул һич­бер авыр­лык­лар­га да би­реш­мә­я­чәк әле! Әм­ма би­реш­те. Мыс­кыл­ла­ну аның кө­чен ал­ды.

Ә аяк­ка ба­су­ы­на — кы­зы яны­на йө­гер­де. Тер­лек-ту­ар­га улы­ның сал­кын­лы­гы аны бор­чы­мый иде. Кү­мәк ху­җа­лык мал­ла­рын ка­рап та ту­еп бе­тә­дер, аң­ла­шы­ла!

Көн­нәр яз­га авы­шып, Ну­рия әби­нең дә кү­ңе­ле үз хә­ле­нә кайт­ты. Лә­лә­нең ба­ла­лар бак­ча­сын­да­гы бәй­рәм­нә­ре­нә ул ин­де йө­рер­гә те­лә­ми баш­ла­ды, шу­лай да са­бый кү­ңе­ле куш бул­сын өчен бар­мый­ча да ка­ла ал­мый иде. Ин­де хә­зер ал­гы рәт­кә ке­реп утыр­мый, поч­мак­ка се­ңәр­гә ты­ры­ша, күз­гә-тел­гә ча­лын­мас­ка итә. Ярый әле Лә­лә көз­гә мәк­тәп­кә кит­те. Укы­ту­чы­лар тәр­би­я­ле­рәк бу­ла­лар. Алар бак­ча ха­тын­на­ры ке­бек сөй­ләш­мәс­ләр!

Лә­лә мәк­тәп­тә иң зи­һен­ле һәм өл­гер уку­чы иде. Ул көз ма­тур кил­де. Икен­че яр­ты­сын­да гы­на яң­гыр­га кит­те. Һәр­бер бәй­рәм­гә ир­тән­ге як­тан ук, мәк­тәп ачыл­ган­чы да ки­леп җи­тә тор­ган Ну­рия әби Дүр­тен­че Ок­тябрь­гә ба­гыш­лан тан­та­на­га соң­га кал­ды. Ан­да Лә­лә укы­ган сый­ныф кон­церт би­рә­се, кыз җыр­лар­га, ши­гырь сөй­ләр­гә һәм би­ер­гә ти­еш иде. Ну­рия әби бу хак­та ал­дан бе­леп, бар­мый кал­мам дип сө­е­неп тор­ды. Лә­лә­не урын өс­тен­дә ят­кан әни­се бәй­рәм­гә бө­тен их­ла­сын би­реп әзер­лә­де.

Ну­рия әби­гә, аяк­лар йө­ри баш­лау­га, га­дәт­тә­ге­чә юл­га чы­гуы бу көн­не фай­да бир­мә­де. Ишеп яу­ган яң­гыр, ма­ши­на­лар­ның җеп­ше­гән та­вык хә­лен­дә­ге ял­гыз ке­ше­не утырт­мау­ла­ры аны соң­га кал­дырт­ты. Җит­мә­сә, авыл баш­ла­ры­на ба­рып җит­кәч, Ну­рия әби ашы­гып, ту­ры­дан, ба­су буй­лап кы­на тө­шәм дип, ту­бык­тан саз­га ба­рып кер­де. Кә­лү­ше су­ы­рыл­ды. Аны көч­кә ләм­нән тар­тып чы­гар­ды. Авыр­лык һәм мең га­зап бе­лән ге­нә авыл­га ире­шеп, авыл ура­мын­да­гы сал­кын ко­лон­ка су­ын­да аяк­ла­рын юып, кы­я­фә­тен ис­кәр­ми­чә, мәк­тәп­кә бе­тен­гән су­рәт­тә ба­рып кер­де. Аның өс­тен­нән ша­быр-ша­быр су ага иде.

Кә­лүш­лә­рен са­лып, җы­лы идән­гә бас­са, оек­ла­ры­ның үк­чә­лә­ре ти­ше­лер­гә өл­гер­гә­нен, бал­чык­ла­ры юы­лып бет­мә­гә­нен күр­де. Җит­мә­сә аның кар­шы­на уку­чы усал ма­лай­лар җы­е­лып, ачык­тан-ачык мыс­кыл­лап кө­ләр­гә то­тын­ды­лар. Ара­ла­рын­нан бер­се, ях­шы ат­лы­лан­ган сы­ман:

— Лә­лә, әби­ең кил­де!— дип, кат-кат ка­бат­лап оран сал­ды.

Ха­лык һәм кон­церт ку­ю­чы­лар шул як­ка бо­ры­лып, пыш-пыш итә, кө­леш­кә­ли баш­ла­ды­лар. Алар ко­ры­да, җы­лы­да, ях­шы һәм чис­та ки­ем­нәр­дән иде­ләр шул.

Ну­рия әби­нең кар­шы­сы­на Лә­лә ки­леп бас­ты, әби­сен ямь­сез хә­лен­дә кү­реп мыс­кыл­лан­ды, җит­мә­сә йө­зен чыт­ты һәм:

— Ни­гә кил­дең?— дип усал итеп эн­дәш­те.

Ул кы­зар­ган, тә­мам ачуы кил­гән хәл­дә иде. Ип­тәш­лә­ре­нә исә, та­гын да авыр итеп:

— Бу ми­нем әби­ем тү­гел!— ди­де.

Ан­на­ры ка­бат:

— Ни­гә кил­дең? Бар, кай­тып кит! Баш­ка кил­мә!— дип, бү­се­леп елап җи­бәр­де.

Ну­рия әби үзе­нең шө­кәт­сез кы­я­фәт­тә бу­лу­ын шун­да тә­мам аң­ла­ды, арт­ка чи­ген­де. Оны­гы Лә­лә исә үчек­ләү­че уку­чы ба­ла­лар ара­сы­на ке­реп югал­ды. Аңа бик тә авыр­дыр ин­де, гарь­лән­дер­дем бит ба­ла­ны дип, Ну­рия әби кыз­ны юа­тыр­га те­лә­гән­дәй ку­лын ал­га, усал ма­лай­лар­га та­ба суз­ган иде дә, әм­ма та­гын арт­ка­рак чи­ген­де. Лә­лә­не эз­ләп бар­са, та­гын да ким­се­тә­сен уй­ла­ды. Җит­мә­сә ях­шы-ях­шы ки­ен­гән, чис­та һәм юан-юан ха­тын­нар­ның, әби­чә­ләр­нең, ко­ры ир­ләр­нең дә зал­да рә­хәт­лә­неп авыз ер­ган­на­ры кү­рен­де. Алар кон­церт ка­рау­дан ае­рыл­ган иде­ләр.

Бө­ре­шеп бет­кән, ябык һәм гәү­дә­гә ке­че­рә­еп кал­ган Ну­рия әби су­лы кә­лүш­лә­ре­нә ти­шек оек­лы, бе­раз җы­лы­на баш­ла­ган аяк­ла­рын тык­ты. Алар­ның сал­кын­лы­гы аның бә­гы­ре­нә үт­те. Әби, бу хәл­гә дә ка­ра­мас­тан, то­таш явып тор­ган көз­ге яң­гыр­лы урам­га ашы­гып чык­ты. Бу рә­ве­шен­дә исән-сау кай­тып җи­тә ал­ма­я­ча­гын аң­лап, кы­зы­на та­ба кит­те.

Ул көн­не Ну­рия әби­не ки­я­ве, ма­ши­на­сын ка­бы­зып, үзе ил­теп куй­ды. Яң­гыр бу­лу сә­бәп­ле ба­су-кыр эшен­нән ир­тә кайт­кан икән. Кы­зы­ның да бәй­рә­ме­нә бар­ган, кон­церт ка­рау­чы ха­лык ара­сын­да ул да бул­ган.

 

* * *

Ну­рия әби дөнья бе­лән хуш­лаш­кан­да һәм­мә ба­ла­сы­на, биг­рәк тә оны­гы Лә­лә­гә бә­хет­ле, сә­ла­мәт, ма­тур озын го­мер те­лә­де. Ул тә­мам ябы­гып, ке­че­рә­еп кал­ган, тә­не сө­як ке­нә иде. Сик­сән яшем тул­мас­мы дип бик тә өмет­лән­де. Аңа, әгәр дә шул яше­нә җит­сә, хө­кү­мәт ди­гән­нә­ре пен­си­я­сен дә бе­раз­га арт­ты­ра­чак, сак­лык кас­са­сын­да алы­нып бет­ми ка­лып “ян­ган” ти­ен ак­ча­ла­рын да кай­та­рып би­рә­чәк иде, имеш. Әм­ма дөнья ма­лы дөнь­я­ның үзен­дә кал­ды.

Үлә­се кө­не ал­дын­нан Ну­рия әби төш күр­де. Бик ма­тур бер ир ба­ла аңа ки­леп ку­лын суз­ды һәм мин си­нең оны­гың дип әйт­кән­дәй то­ел­ды. Лә­лә­нең сүз­лә­рен­нән соң әби­нең кү­ңе­ле ва­тык иде, шун­да ки­нәт тө­зәл­гән­дәй бул­ды. Аны ул ба­ла “кил, әби­ем, кил” дип үзе­нә дә­шә­дер сы­ман иде. Ну­рия әби аның ку­лы­на то­тын­ды. Бар­мак­ла­ры шун­дый йом­шак иде­ләр. Тә­не­нә шул ба­ла­ның йом­шак­лы­гы күч­кән­дәй то­ел­ды. Гү­я­ки шун­да:

— Ка­ра әле, ун­си­гез яшь­лек кыз бул­дың!— дип тә әй­тә­дер сы­ман иде.

Ну­рия әби гү­я­ки көз­ге­дән үзе­нең су­рә­тен һәм бик тә яшь икән­ле­ген, чи­бәр­ле­ге бе­лән нур чә­чеп то­ру­ын күр­де, мо­ңа ку­а­нып ал­ды. Әү­вә­ле мо­ның төш ке­нә бу­лу­ын аң­ла­мый ят­ты. Тө­шен­гәч, озак­лап, Ал­ла­һы­га атап до­га­лар укы­ды. Тә­һа­рә­тен бар­дыр дип бе­леп, на­маз да кыл­мак­чы иде, кү­ңе­ле шик­лән­де. Су со­рар­га, би­тен-ку­лын пакь­ләр­гә те­лә­де. Әм­ма өй­дә ке­ше юк иде. Шу­лай да ая­гы­на ба­сар­га ит­те. Ба­шы әй­лән­де. Бе­раз­дан, хәл кер­гән­дәй то­е­лып, адым­на­рын җай­лап, кай­да ка­ра­ват ба­шы­на, кай­да ди­вар­га, кай­да урын­дык ар­ка­ла­ры­на то­ты­нып кы­на, мич ар­ты­на ки­леп, тә­һа­рәт ком­га­нын ал­ды. Ал­ды­на олы та­бак тар­тып ки­те­реп, шун­да гы­на юын­ды да, су­ын чи­ләк­кә бу­ша­тып, та­гын мең мә­шә­кать бе­лән ба­рып ят­ты. Күз­лә­ре йо­мы­лыр­га ит­те­ләр. Тә­һа­рә­те бо­зыл­ган­чы дип шик­кә ки­леп, үзен дә соң­гы кө­че­нә­чә җы­ел­ган хә­лен­дә то­тып, әү­вә­ле ашы­гыч­лык бе­лән, ан­на­ры ка­ба­лан­мас­ка ты­ры­шып Коръ­ән аять­лә­рен укы­ды, иша­рә­тен ки­те­реп сәҗ­дә кыл­ды. Ка­за­га кал­ган на­маз­ла­рын да бе­рәм-бе­рәм чы­гып, шу­лар­дан соң ин­де кү­ңе­ле тә­мам ты­ныч­лан­ды. Ан­на­ры ярым пы­шыл­дап до­га­лар укы­ды. Ва­кыт­ның дө­рес­ле­ген ча­ма­лар­га ит­кән­дәй тә­рә­зә­гә ка­рап ал­ды. Урам­да сал­кын кар­лы, кыс­ка көн­ле ка­раң­гы кыш ае иде.

Ну­рия әби күр­гән тө­шен ни­гә­дер исе­нә хә­те­ре­нә ала­сы ит­те. Аның фа­ра­зын­ча са­бый уг­лан ба­ла ул — Газ­ра­ил фә­реш­тә, ә үзе­нең ун­си­гез яшь­лек чи­бәр ча­гын­да­гы кыз­га әве­ре­лүе — җән­нәт­ле бу­лу­ын­нан хә­бәр иде. “Мин бү­ген, әл­лә ир­тә­гә ки­тәм икән... Бик аз яшәл­де бит әле!”— ди­де ул һәм, күз­лә­ре­нә яшь ки­тер­мәс­кә ты­ры­шып, ахи­рәт кө­нен са­гы­ныр­га ти­еш­ле­ген исе­нә керт­те. Әм­ма бу дөнь­я­лык­та эш­лә­ре бик күп ка­ла­дыр, үлем бо­лай гы­на, җи­ңел һәм тиз ге­нә кил­мәс­кә ти­еш­тер ке­бек то­ел­ды.

Има­нын яңар­тып, дүр­тен­че ва­кыт на­ма­зын укы­ган­да эш­тән улы да кай­тып кер­де. Соң­гы көн­нә­рен­дә ач­лы-тук­лы йө­рү­лә­ре аны тә­мам йон­чы­ган иде бул­са ки­рәк. Йө­зе үк су­ы­ры­лып кал­ган. Ну­рия әби аның да хә­лен аң­ла­ды.

— Аш пе­ше­реп аша, улым!— дип ки­ңәш ит­те, зә­гыйфь ке­нә пы­шыл­дап.

— Әл­лә, ән­кәй, ашый­сың ки­лә?— ди­де ба­ла­сы — кы­рык яшь­лә­рен­дә­ге ир, аның яны­на ки­леп.— Хә­лең әй­бәт­лән­гән­дәй кү­ре­нә!

— Хо­дай­ның эше ин­де!— ди­де Ну­рия әби, бу юлы сүз­лә­рен тә­мам ачык итеп әй­теп.

Улы чын­нан да аш хәс­тә­ре­нә ке­реш­те. Чә­ен дә кай­нат­ты, әни­се­нә дә ясап ки­тер­де. Әм­ма Ну­рия әби­нең эчә­се кил­мә­де. Хөр­мәт йө­зен­нән бер ге­нә йот­ты да, ярар­га, бе­раз соң­рак­ка кал­дыр­ды. Үзе улы ха­кын­да уй­ла­ды. Аның ял­гы­зы ни­чек яшәр икә­нен күз ал­ды­на ки­те­рә ал­ма­ды. Ир ба­ла бу ка­дәр дә йом­шак хо­лык­лы бул­мас­ка ти­еш иде сы­ман. Җит­мә­сә мә­чет карт­ла­ры да, Сә­гый­дул­ла да аны чит­кә как­ты­лар шул. Җә­мә­гать бе­лән на­маз укы­га­нын­да, арт­кы саф­та­гы Куш­тан Ха­физ, Ну­рия әби­нең ал­гы саф­та­гы улы­ның чал­ба­рын мыс­кыл бе­лән тү­бән та­ба тар­тып, шу­ды­рып тө­ше­рер­гә ма­таш­кан. Һәр ике сәҗ­дә­гә кит­кән­дә дә шу­лай эш­лә­гән. Әм­ма, тә­һа­рә­тем бо­зыл­ды дип, Ну­рия әби­нең шу­шы юаш улы ул көн­не мә­чет­тән на­маз­сыз кайт­ты, баш­ка һич ке­нә дә җә­мә­гать ара­сы­на ба­рыр­га те­ләк бел­дер­мә­де. Дин­дә дә су­ы­на төш­те. Мо­ның өчен аны ачу­ла­ну мөм­кин тү­гел иде. Дөнь­я­ның на­дан­нар ку­лын­да бу­лу­ын ишет­кә­не бул­ган­лык­тан, Ну­рия әби мул­ла Сә­гый­дул­ла­га һәм аның куш­тан­на­ры­на үп­кә­лә­де дә, ва­кый­га­ны оныт­кан­дай ис­кәр­ми йөр­де. Ме­нә бү­ген хә­те­ре яңа­рып:

— Улым, на­ма­зың­ны таш­лый күр­мә!— дип эн­дәш­те.

Бе­раз­дан шу­шы сүз­лә­рен та­гын ка­бат­ла­ды. Кат-кат әйт­те. Шун­да гы­на та­вы­шы улы­ның ко­ла­гы­на ише­те­лер­лек хәл­гә кил­де. Ме­нә бит ни­чек, сү­зе бар ке­ше яши әле ул!

Әм­ма улы ба­ры­бер дә җа­вап бир­мә­де. Ну­рия әби, тә­һа­рә­тем кит­кән­че дип, та­гын да йа­сигъ на­ма­зын укып, тә­мам арып-та­лып күз­лә­рен йом­ды. Бе­раз­дан соң ал­дын­да кү­пер күр­де. Ул шун­дый киң, шун­дый як­ты, аңа хәт­та ак ке­ләм дә җә­ел­гән иде. Ну­рия әби шун­нан ат­лап кит­те дә кит­те. Үзе­нә — ун­си­гез яшь, кү­ңе­ле — шат­лык бе­лән ту­лы, хә­те­ре — бә­хет чүл­мә­ге иде.

Ә урам­да тө­не бу­е­на бу­ран ко­тыр­ды. Ул ачы итеп улый, иха­та-йорт ти­рә­сен­дә нин­ди поч­мак, кой­ма ар­ты тап­са, шу­лар­га сы­е­нып елый иде. Ашын пе­ше­реп, та­ма­гын ял­гап ал­ган Ну­рия әби­нең эш­тән тә­мам бе­те­ре­неп кайт­кан улы те­ле­фон­нан, но­мер­ла­рын җы­еп, урын өс­тен­дә­ге апа­сы Сөр­мә­я­гә кай­гы­лы хә­бәр­не җит­кер­де. Бу — исән­нәр­нең йо­кы­сыз үтә­чәк тө­не иде.

Фев­раль, 2008 нче ел.

 

РЕК­ТОР ӘФӘН­ДЕ

Хи­кәя

 

I

Ул шу­шы көн­не көт­кән һәм һич­шик­сез ки­леп җи­тә­сен мон­нан биш ел элек үк бел­гән, хәс­тә­ре­нә дә ке­реш­кән иде ин­де. Ме­нә баш­лан­ды. Гыйль­ми со­вет­та карт рек­тор­ның эш­тән ки­тә­чә­ген бел­де­рү­ен­нән, яңа­сын сай­лау­лар бу­ла­ча­гын хә­бәр итү­ен­нән Хә­лил Хә­сә­но­вич бө­тен­ләй дә ях­шы як­ка та­ба үз­гә­реп кит­те. Баш­ка­лар­га хөр­мәт һәм ачык йөз күр­сә­тү элек­тән аның ст­ра­те­гик пла­нын­да югый­сә бер па­раг­раф кы­на иде дә, әм­ма, ба­ра-то­ра, хә­зер иң әһә­ми­ят­ле пунк­ты бу­лып чык­ты.

Ке­ше­ләр та­би­гый­лек­не өнәп бе­тер­ми­ләр. Алар ясал­ма­лык­ны яра­та. Бу ко­тыл­гы­сыз прог­ресс, мә­дә­ни ци­ви­ли­за­ци­я­нең тат­лы җи­ме­ше. Хә­лил Хә­сә­но­вич мо­ның шу­лай бу­лу­ын күп­тән ише­теп ал­ды. Хә­зер­ге за­ман ке­ше­се та­би­гый­лек­тә сә­ер бер ди­ва­на­лык кү­рә, ясал­ма­лык­тан тәр­бия, акыл һәм зат­лы­лык тоя. Мә­гәр шу­лай икән, ди­мәк, аң­ла­шы­лып то­ра, са­ла ба­ла­сы бу­лу­ың­ны оны­ту хә­ер­ле, шә­һәр­чә кы­ла­ныр­га ки­рәк! Хә­лил Хә­сә­но­вич­ны мо­ңа өй­рә­тү­че тор­мыш­ның үзе һәм шул яшә­еш ди­гән­нә­ре­нең ка­быр­га­сы­на төр­теп яту­чы олы тү­рә бе­лән агай-эне­ләр иде. Ке­ше­нең кем­ле­ген үзе тү­гел, ту­ган­на­ры-дус­ла­ры хәл итә, имеш. Мо­ны­мы Хә­лил Хә­сә­но­вич үз ри­зы­гын­да та­ты­ма­ды? Та­ты­ды, бик та­ты­ды. Әм­ма әү­вә­ле ул бө­тен­ләй баш­ка ке­ше иде. Үз кө­че­нә ышан­ган, ба­тыр йө­рәк­ле, бул­дык­лы иде бит!

Ба­ла ча­гын­нан ты­рыш хез­мәт­нең ге­нә бә­хет ки­те­рү­ен ул да, һәр­бер та­тар ша­ла­пае ке­бек, укы­ту­чы­ла­рын­нан, әти-әни­сен­нән ише­теп, ки­тап­лар­дан укып, бе­леп үс­те. Әм­ма аңа, шул ук ва­кыт­та, баш­ка­ча­рак фи­кер­ләр­не дә са­ла тор­ды­лар. Әни­сен­дә­ге хәй­лә­кәр­лек­не баш­та­рак сөй­ми ке­бек иде, ә кай­чак­лар­да аның, кай­нар­ла­нып ки­теп:

— Дөнь­я­да юләр бу­лып, авыз ачып йө­рү — ах­мак­лык. Авы­зы­ңа кил­гән­не баш­ка­лар тар­тып ал­ган­чы, үзең­нең йо­тып ка­лу­ың хә­ер­ле!— дип нә­сый­хәт би­реп әйт­кән­нә­ре­нә ачуы да кил­гә­лә­де. Әм­ма тук­тау­сыз та­мып тор­ган там­чы да таш­ны ти­шә. На­мус­лы ке­ше­ләр бу мә­каль­не ты­рыш­лык ха­кын­да әй­тел­гән­гә фа­раз кы­ла­лар. Хә­лил Хә­сә­но­вич та элек­ләр­не шун­дый иде: хез­мә­тең си­ңа, әгәр дә ты­рыш һәм на­мус­лы бул­саң, һич­шик­сез бә­хет ки­те­рә дип бе­лә иде.

Ә ме­нә бү­ген ул баш­ка­ча уй­лый, аңа әни­се­нең нә­сый­хә­те там­чы­лап ке­рә тор­ган һәм тор­мы­шын­да төп кре­до­га әве­рел­гән. Ал­ма­га ага­чын­нан ерак тә­гә­ри ал­мый шул, кем­нәр­дер кы­зы­гып алып кит­сә­ләр ге­нә, ке­сә­лә­ре­нә са­лып.

Әү­вә­ле әни­се­нең сүз­лә­рен­дә Хә­лил ком­сыз­лык­ны, хәт­та на­мус­сыз­лык­ны өс­тен ку­ю­ны йө­рә­ге бе­лән си­зе­нә иде. Ул һәр ке­ше үз ри­зы­гын баш­ка­лар бе­лән бү­ле­шә бе­лер­гә ти­еш, шун­да гы­на тор­мыш га­дел бу­ла дип бел­де. Ки­тап­лар да, укы­ту­чы­ла­ры да аны шу­ңа өй­рәт­те­ләр. Ә тор­мыш һәм шул тор­мыш­ны бир­гән га­зиз ән­кә­се аның баш­ка­ча яшә­вен те­лә­де! Авы­зы­ңа кил­гән­не бү­тән­нәр дә кү­реп һәм ка­рап то­ра­лар, алар да үз­лә­рен тат­лы ри­зык­ка ла­ек­лы дип са­ный­лар, өле­шең­не тар­тып алып йо­тар­га итә­ләр, имеш. Яшәү өчен кө­рәш ди­ләр­ме әле мо­ны? Хә­зер­ге җәм­гы­ять­тә көч­ле­ләр, ла­ек­лы­лар җиң­ми. Та­би­гать тәэ­си­рен­нән һәм та­би­гый­лек­тән ке­ше­лек ин­де күп­тән ко­тыл­ды. Ин­де мә­дә­ни ци­ви­ли­за­ция өс­тен чык­ты. Мә­дә­ни җәм­гы­ять­тә көч һич­шик­сез хәй­лә, инт­ри­га­лар, сә­я­сәт ку­лын­да!

Авы­зы­на кил­гән­не ыч­кын­дыр­мау Хә­лил Хә­сә­но­вич­ның төп яшәү прин­ци­бы­на хәр­би хез­мәт­тә ча­гын­да ур­на­шып җит­те. Сол­дат мушт­ра­сы адәм ба­ла­сын­нан ке­ше­ле­ген юк­ка чы­га­ру өчен бар­лык­ка ки­те­рел­гән ке­бек то­е­ла икән ул. Баш­та­рак шу­лай уй­ла­ды. Ту­ган авы­лын са­гы­нуы, ту­ган туф­рак, әти-әни, ту­ган-ту­ма­ча — алар ба­ры­сы да га­зиз икән. Йорт-җир­дә аның бу­лыш­лы­гы­на өй­рә­неп җит­кән бул­ган­нар. Хә­лил­нең әни­се хат­ла­рын зар ту­ты­рып, кол­хоз­дан са­лам кай­тар­ту­лар да мең бә­ла­гә һәм җә­бер-җә­фа­га әве­ре­лү­ен яшер­ми яза тор­ды. Ан­дый хә­бәр­ләр­не уку Хә­лил өчен ни­ка­дәр бор­чу­лар һәм авыр­лык­лар ки­те­рү­ен аң­лый иде­ме әни­се? Әл­лә сол­дат хез­мә­тен­нән улы кап­чык-кап­чык са­лам җи­бә­рер дип кө­тә­ме? Бо­лар ха­кын­да күп­ме уй йө­рет­те егет. Ни­гә әни­се­нең зар­дан туй­ма­вы аң­ла­шыл­мый иде аңа. Хә­лил мон­дый хә­бәр­ләр­нең асы­лын­да ана­ның ба­ла­ны ту­ган йорт­ның кап­ка ба­га­сы­на бәй­ләп ку­яр­га ом­ты­лу­ын­нан икән­ле­ген со­ңын­нан гы­на аң­ла­ды. Авыл­да то­рып кал­ган егет­ләр җир җи­мер­теп яши­ләр, трак­тор­лар­да яки ма­ши­на­лар­да эш­ли­ләр, хез­мәт хак­ла­рын әни­лә­ре­нә кай­та­рып би­рә­ләр... Са­ный кит­сәң — күп алар­ның из­ге­лек­лә­ре. Ата-ана, ба­ла ди­гән­дә дә, үз бә­хе­тен ал­га ку­еп уй­лау­чан икән шул!

Хә­лил­нең эне­се ике ел эчен­дә кул ара­сы­на ке­рер­лек хәл­гә җи­теп, йорт-җир­дә төп те­рәк­ләр­нең бер­се­нә әве­рел­де. Бу хәл, то­ра-ба­ра, га­зиз ана­ны да ты­ныч­лан­дыр­ды. Егет­нең сол­дат хез­мә­те бе­тү­гә та­ба якын­ла­ша. Хә­зер әни­се дә баш­ка­ча­рак хат­лар яза. Ин­де аңа Хә­лил улы кол­хоз­да трак­то­рист яки шо­фер бу­лып кү­зал­лан­мый, бәл­ки ки­мен­дә рә­ис­лек итәр­гә ти­еш­тер ке­бек то­е­ла баш­ла­ды. Хат­ла­рын­да ул һәр­төр­ле ху­җа­лар­га “тел озай­та”, алар­дан зар­ла­ну ке­бек га­лә­мәт­ләр­не ку­ерт­ты.

— Мин әле бе­лер­мен ниш­ләр­гә!— ди­гән уй Хә­лил­нең кү­ңе­лен­дә ме­нә шу­лар тәэ­си­рен­дә оеш­ты.

Аның күз ал­дын­да сер­жант­лар җир­нең кен­де­ге ке­бек йө­ри һәм кы­ла­на иде­ләр. Офи­цер­лар­ны әйт­кән дә юк. Хә­лил күп­ме ты­рыш­лык куй­ма­сын, ас­тыр­тын рә­веш­тә һәм үза­ра та­я­ны­шып сол­дат­лар­ны из­гән, җә­фа­ла­ган хо­хол егет­лә­рен­нән ба­ры­бер дә өс­тен чы­га ал­мый иде та­тар ба­ла­сы. Әм­ма егет­нең кү­ңе­лен­дә ыша­ны­чы сүн­мә­де, аның ни­чек тә сер­жант бу­ла­сы кил­де. Бу дә­рә­җә аңа үзе ки­лер, офи­цер­лар кем­ле­ген кү­реп алыр­лар сы­ман иде. Хә­лил ме­нә аның ме­нә шу­лай бу­лып чы­га­сы­на ышан­ды. Әм­ма өме­те кө­тек хәл­дә кал­ды. Югый­сә де­мок­ра­тия шау­кы­мы гас­кә­ри хез­мәт­кә үтеп кер­гән, ар­ми­я­нең иң тар­кау чо­ры иде бу. Хә­зер ас­та­гы­лар­ның сай­ла­вын өс­тә­ге­ләр рас­лый­лар гы­на!

Сер­жант сай­лау ха­кын­да ар­ми­я­дә дә юләр сүз чык­ты. Элек­ке­се де­мо­би­ли­за­ци­я­лән­гән иде. Ул да Хә­лил­нең сер­жант бу­ла­ча­гы ха­кын­да әйт­те. Вз­вод ко­ман­ди­ры яшь рус еге­те, лей­те­нант егет тә шу­лай ди­гән иде. Әм­ма баш­ка­ча ки­леп чык­ты. Хо­хол Анд­рей, аңа ки­леп:

— Ми­нем кан­ди­да­ту­рам­ны күр­сәт­сәң, хез­мәт­нең бер авыр­лы­гын да күр­мәс­сең,— ди­гән иде, Хә­лил, һа­ва­да­гы тор­на­га кы­зы­гып:

— Ми­нем үзем­нең сер­жант бу­лу те­лә­гем­дә!— дип әй­теп таш­ла­ды.

Бу ва­кыт­та кү­ңе­ле тан­та­на ит­те. Ә Анд­рей бө­тен­ләй баш­ка­ча эш йөрт­те, ягъ­ни кә­се­бе­нә кер­де: һәр сол­дат бе­лән сөй­лә­шеп, сүз би­ре­шеп чык­кан ке­бек, ро­та ко­ман­ди­ры­на да “ту­ры сук­мак­ны” сал­ды. Күз ал­дын­да бар­ган бу ва­кый­га­лар­ның бер­сен­дә дә Хә­лил кат­наш­ма­ды. Үзен тиз­дән сер­жант итә­чәк­лә­ре­нә ул шик­лән­ми, тор­мыш-яшә­еш­нең, биг­рәк тә хәр­би хез­мәт­нең дө­рес­лек һәм га­дел­лек ка­нун­на­ры ни­ге­зен­дә ко­рыл­ган­лы­гы­на һәм алып ба­рыл­ган­лы­гы­на хи­сап ит­те. Әм­ма хак­лык баш­ка­ча бу­лып чык­ты. Хик­мәт чын­нан да авы­зы­ңа кил­гән­не ка­бып өл­ге­рү­дә, йо­та бе­лү­дә, йок­лап кал­мау­да икән бит! Кем ла­ек­лы икән дип исәп­ләп тор­мый­лар. Хә­лил һәм­мә як­лап та сер­жант дә­рә­җә­се­нә ге­нә ла­ек­лы иде югый­сә, әм­ма Анд­рей бу “кал­җа­ны кап­ты да йот­ты”. Хак­лык аның ягы­на чык­ты. Шу­шы рә­веш­ле эш итү­лә­ре га­дел­лек кы­са­ла­ры­на сы­еш­мый ке­бек иде, әм­ма тор­мыш баш­ка­ча икән бит! Эш­нең ахы­ры ни­чек ки­леп чык­са — шул дө­рес, шул ха­кый­кать. Аның нин­ди хәй­лә­ләр­гә, мә­кер­ләр­гә, ял­ган­га, ал­дау­га, кы­зык­ты­ру­га, ышан­ды­ру­лар­га бәй­ле баш­ка­ры­лу­ын­да тү­гел! Кем җи­ңә — шул хак­лы!

Хә­лил ул ва­кыт­лар­да Анд­рей ке­бек эш йөр­тү­не бул­ды­ра ал­мый иде әле. На­мус­ка та­я­нуы да “ал­ма — пеш, авыз­га төш” ди­гән ке­бек ки­леп чык­ты. Әгәр дә кә­се­бе­нә кер­сә һәм ты­рыш­лык күр­сәт­кән бул­са, аңа Анд­рей ке­бек әл­лә нин­ди мә­кер­ләр­гә һәм хәй­лә­ләр­гә ба­рыр­га да ту­ры кил­мә­гән бу­лыр иде бәл­ки?

Мо­ны Хә­лил ул ва­кыт­та аң­лап җит­кер­мә­де. Та­тар авы­лы­ның на­мус­лы хез­мәт­тә үс­кән ба­ла­сы дө­рес­лек­не баш­ка­ча аң­лый иде шул. Ул мо­кыт­лы­гы аны озак ин­тек­тер­де. Әм­ма тор­мыш­та яшәү­нең, хак­лык­ның асы­лын тө­ше­неп ал­гач, аның кү­ңе­лен­дә­ге на­мус тө­шен­чә­се дә алы­шын­ды, авы­зы­на ке­рер­гә тор­ган­ны ка­бып һәм чәй­нәп өл­гер­мәү­че­ләр аңа чын­лык­та мо­кыт, аң­гы­ра, тин­тәк адәм­нәр сы­ман то­е­ла баш­ла­ды­лар. Ул мо­ның өчен әдә­би ки­тап­лар­га тү­гел, бәл­ки га­зиз ән­кә­се­нең “э­ләк­те­реп өл­ге­рү” ха­кын­да­гы сүз­лә­ре­нә рәх­мәт­ле бу­лыр­га ти­еш иде. Шу­лай аңа да акыл кер­де.

Анд­рей, сер­жант бу­лып ал­гач, Хә­лил­гә хәр­би хез­мәт­нең бар авыр­лык­ла­рын күр­сәт­те. Хәт­та “мо­ло­дой­лар” да от­де­ле­ние һәм вз­вод­та аңар­дан өс­тен ку­ел­ган иде­ләр. Бу ким­се­те­лү­нең сә­бә­бен Хә­лил ях­шы аң­ла­ды, баш­ка­лар да кү­реп-бе­леп то­ра иде­ләр. Кай ва­кыт­лар­да исә, әл­лә үр­тәп, әл­лә чын­лап аның хә­ле­нә дә ке­рер­гә ит­кән бу­ла­лар. Әм­ма аңа ка­рап кы­на бер­ни дә үз­гәр­ми иде. Анд­рей­ның тал­кыр­га Хә­ли­ле бу­лу алар­ны бә­хет­ле ит­те бил­ге­ле. Кай­да да “кор­бан тә­кә­се” уры­ны­на бер ке­ше ки­рәк шул ул. Хәр­би хез­мәт­тә биг­рәк тә. Һәм бу җә­бер­ле авыр­лык­ны де­мо­би­ли­за­ци­я­лә­нү­гә ка­дәр Хә­лил үз җил­кә­сен­дә, җа­ны бе­лән елап, бә­гы­ре бе­лән су­е­лып кү­тәр­де. Хәр­би часть­тән алар­ның пар­ти­я­се ки­теп бет­кәч тә аңа ике тәү­лек­кә ар­тыг­рак хез­мәт итәр­гә ту­ры кил­де. Мо­ны­сы да аңа Анд­рей­ның “бү­лә­ге” иде.

Шу­шы ка­дәр кы­су­ла­ры­ның бер­се дә эз­сез кал­ма­ды. Хә­лил­нең җа­ны баш­та­рак ки­ре­лән­де, үр­тәл­де, ә ан­на­ры егет бү­тән бер ча­ра уй­лап тап­ты: һәр авыр­лык­ны кү­тә­рә бе­лер­гә, зар­лан­мас­ка үзе­нә сүз бир­де! Тәкъ­дир­нең өлеш ит­кән ри­зы­гы шу­шы икән, бер­ни дә эш­ли ал­мый­сың! Та­тар­ның ру­хын кол бу­лыр­га өй­рә­тә­се юк иде шул!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных