Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 32 страница




Һәм ме­нә ул бе­лем кү­тә­рү инс­ти­ту­ты­на ди­рек­тор бу­лып кил­де. Уни­вер­си­тет­ка үзе­нең бо­е­ры­гы бе­лән бер ел элек ку­шып куй­ган бу оеш­ма­ны хә­зер ки­ре ае­рыр­га, йол­кып алыр­га ти­еш. Ме­нә си­ңа са­лам җә­еп кую шу­шы бу­ла ин­де. Акыл­лы ке­ше ку­шу һәм алу бе­лән җә­мә­гать­че­лек­не бор­чый­мы соң? Юк­тыр. Шу­лай да бер­нин­ди үз­гәр­тү­ләр­сез дә яшәп бул­мый бит. Ә ку­шу һәм алу — хә­рә­кәт­нең иң күр­кәм күр­сәт­ке­че бит ин­де, биг­рәк тә ах­мак һәм ам­би­ци­я­ле ке­ше­ләр өчен. Ха­лык шун­дый тү­гел­ме?

И би­ча­ра ха­лык, си­не тук­тау­сыз то­ма­на хәл­дә кал­ды­ра­лар. Тү­зә­сең, са­быр итә­сең. Бө­тен яшәү рә­ве­шең шу­шын­нан гый­ба­рәт. Баш­ка­ча бу­лыр­га те­ли­сең дә бу­гай. Әм­ма юк. Та­гын ал­да­на­сың.

Куп­шы Са­ма­тыч соң­гы ел­лар­да үзен уни­вер­си­тет рек­то­ры бу­ла­рак күз ал­ды­на ки­те­реп яшәр­гә кү­нек­кән­лек­тән, бу хы­я­лы­ның тор­мыш­ка ашу­ы­на бер­нин­ди дә кар­шы­лык ки­леп чы­га ал­мый дип уй­ла­ды. Бә­хет ке­ше­гә йө­ге бе­лән ки­леп ава тор­ган нәр­сә бит ул, әгәр дә ла­ек­лы икән­сең!

Рек­тор­лык­ка кан­ди­да­ту­ра­сын ку­еп, бу ту­ры­да уй­ла­рын ка­мил­ләш­те­реп, план­лы эш­кә дә ке­реш­те Куп­шы Са­ма­тыч: үзе ту­рын­да бик ях­шы ит­те­реп ки­но­фильм эш­ләт­те, бук­лет тө­зе­тү һәм прог­рам­ма­сын тәф­сил­ләп мә­ка­лә­ләр язу, чы­гыш­лар әзер­ләү дә аның өчен яңа төр­ле авыр эш тү­гел, та­ныш әй­бер­ләр иде. Хә­ер, мо­ның өчен ва­кыт са­рыф ител­ми­чә, кул ас­тын­да көч тү­гү­че га­лим­нәр­гә, та­ныш жур­на­лист­лар­га эш­не йөк­ләп тә, ахы­ры­на­ча ях­шы итеп баш­ка­рып чы­гып бу­ла. Тик ту­лы­сын­ча ыша­нып кы­на җит­ми ул алар­га. Шу­лай да эш­лә­сен­нәр әле, эш­лә­сен­нәр. Яз­ма­ла­рын ре­дак­ци­я­ләп чы­гу бер­ни дә тү­гел. Бер баш — бер баш ин­де ул, күп баш — акыл­лы баш! Шу­ны да бел­мәс­кә! Ке­ше­ләр­нең бе­ле­мен фай­да­ла­ну ос­та­лы­гы ар­ка­сын­да ху­җа­лар зат­лы сый­фат­та йө­ри­ләр. Мо­ны ин­де Куп­шы Са­ма­тыч бик ях­шы аң­лый һәм ке­ше бе­лән бе­леп эш итә. Үзе­нә ки­рәк­ле һәр мәсь­ә­лә­не хез­мәт­кәр­лә­ре­нә йөк­ләп хәл итә бе­лер­гә өй­рән­гән җи­тәк­че ке­ше уңыш­лар­га иреш­ми кал­мый. Ха­таң­ны тө­зә­түе тү­гел, та­нуы да авыр. Күп­ләр мо­ны бул­ды­ра ал­мый­лар. Ә ке­ше­не­ке бик җи­ңел кү­ре­нә, аны кыз­га­нып тор­мый­сың. Шу­ның ар­ка­сын­да уңыш­ка ире­шә­сең дә ин­де.

Куп­шы Са­ма­тыч әле ге­нә үзе­нең рек­тор­лык­ка ку­е­луы уңа­ен­нан тө­зел­гән прог­рам­ма­сын һәм бук­ле­тын ка­рап чык­ты. Әл­лә нәр­сә­ләр вәгъ­дә ител­гән, тө­зек фор­ма­да эш­лә­нел­гән иде­ләр. Бу хәл аны сө­ен­дер­де. Хез­мәт­тәш­лә­ре җи­тәк­че ке­ше­не нин­ди итеп кү­рер­гә һәм кай­сы мәсь­ә­лә­ләр­не чи­шәр­гә ти­еш­ле­ген ях­шы кү­зал­лап, ку­шыл­ган­ны сый­фат­лы итеп баш­ка­рып чык­кан­нар. Әм­ма ар­ты­гы бе­лән кү­пер­тел­гән урын­нар Куп­шы Са­ма­тыч­ның да кү­ңе­ле­нә бик сә­ер ке­бек то­ел­ды­лар. Юк, шыт­ты­рып җи­бә­рү­ләр тү­гел, бәл­ки нәкъ ме­нә шул тө­че­лек­нең, хәт­та, әй­тер­гә ки­рәк, куп­шы­лык­ның җи­тен­ке­рә­мә­ве аның кү­ңе­лен боз­ды. Үзен аң­лап һәм ачып бе­те­рә ал­ма­ган­нар сы­ман иде. Ул урын­нар­ны баш­ка­ча­рак язу ки­рәк­ле­ге ха­кын­да уй­лап, сы­ек аш­тан ток­мач һәм бә­рәң­ге ки­сәк­лә­ре ку­а­лап утыр­ган ач сту­дент сы­ман­рак сә­ер кы­я­фәт­тә ча­гы.

Уни­вер­си­тет­тан Ка­ми­лә Хә­ки­мов­на ки­леп кер­мә­сен­ме. Бе­рен­че тап­кыр­ла­рын гы­на оч­раш­мый­лар. Бу ха­ным бе­лән ур­так фи­кер­дә, бер­гә һәм бер­дәм мо­ңа хәт­ле эш­лә­мә­де­ләр тү­гел. Уни­вер­си­тет кы­са­сы­на баш­ка инс­ти­тут­лар­ны кыс­рык­лап кер­теп юк ит­кән ва­кыт­та шу­шы ха­ным аның ми­нистр­лык ка­би­не­ты ишек тө­бен еш тап­та­ды, фа­куль­те­тын да, дә­рә­җә­сен дә, де­кан­лык һәм баш­ка ире­шел­гән мәр­тә­бә­лә­рен дә сак­лап ка­лу өчен мең төр­ле дә­лил­ләр ки­тер­де. Нә­ти­җә­дә те­ләк­лә­ре­нә иреш­те. Уни­вер­си­тет­та иге­зәк фа­куль­тет бар­лык­ка кил­де. Дө­рес, бәл­ки алар­ны бер тү­бә ас­ты­на кер­тү мөм­кин­дер дип уй­ла­ныл­ган иде, әм­ма уни­вер­си­тет­ның үз фа­куль­те­ты хез­мәт­кәр­лә­ре Ка­ми­лә Хә­ки­мов­на­га кар­шы бер­дәм сырт йон­на­рын ка­барт­ты­лар. Хәт­та мон­да кил­мә­сен, кү­рен­мә­сен ди­гән сүз­ләр дә ише­тел­де. Ком­пе­тент­лы­гы мәсь­ә­лә­сен үзәк­кә ки­те­реп куй­ды­лар. Ха­ным­ның ни фән­дә, ни укы­ту­да бер­кем дә тү­гел икән­ле­ген йө­зе­нә дә бә­реп әйт­те­ләр, Куп­шы Са­ма­тыч­ка да сүз­лә­ре ире­ше­лә тор­ды. Әм­ма ва­кый­га бик тә сә­ер иде. Бе­рен­че­дән, Ка­ми­лә Хә­ки­мов­на “Ат­ка­зан­ган фән эш­лек­ле­се” ди­гән мәр­тә­бә­ле исем­гә ия ке­ше, икен­че­дән, мо­ны­сы та­гын да әһә­ми­ят­ле: мил­ли тел ни­ге­зен­дә чит тел­не өй­рә­нү-өй­рә­тү юнә­ле­шен­дә нә­ти­җә­ле хез­мәт­лә­ре бар, алар­ны мәк­тәп укы­ту­чы­ла­ры мак­тый­лар. Шу­шы эч­тә­лек­тә­ге ни­чә­мә хат­ны Куп­шы Са­ма­тыч­ның ку­лы­на тот­тыр­ды­лар. Ан­на­ры да бу хак­та кат-кат ишет­те, Ка­ми­лә Хә­ки­мов­на бо­лар­ны үзе дә аңа сөй­лә­де, га­зе­та мә­ка­лә­лә­рен дә күр­сә­теп дә­лил­лә­де. Ха­ным­ның ул яз­ма­лар­ны үзе оеш­тыр­ган бу­лыр­га мөм­кин дип әйт­сә­ләр дә, ми­нистр ба­шы бе­лән Куп­шы Са­ма­тыч гай­бәт­ләр­гә ыша­ныр­га те­лә­мә­де. Бу­тар­га ты­ры­шып йө­рү­че­ләр, көн­че­ләр, дош­ман­нар әл­бәт­тә уңыш­ка иреш­кән ке­ше­ләр ти­рә­сен­дә күп бу­ла­лар бит ин­де алар. Би­ре­шеп то­ра­сы тү­гел! Кү­рен­ми­ме: Ка­ми­лә Хә­ки­мов­на инг­лиз те­лен­дә ир­кен һәм рә­хәт сөй­лә­шә. Ун баш­лы Са­ма­тыч үзе шу­шы рә­веш­ле бел­сә иде­ме — әл­лә кем­нәр бу­лып алыр иде, ми­нистр дә­рә­җә­сен­дә ге­нә йөр­мәс иде... Әйе, бу­сы бе­лән өч­кә ту­ла икән! Бо­лар — сал­лы ар­гу­мент­лар!

Куп­шы Са­ма­тыч ул гау­га­лы ку­шу-ку­шы­лу елын­да Ка­ми­лә Хә­ки­мов­на­ны як­лап мәр­тә­бә­ле сү­зен әй­тә ал­ды. Тың­ла­ды­лар. Хә­зер фа­куль­те­ты да исән, де­кан­лы­гы­на да зы­ян ки­лер­лек тү­гел. Ела­ма­ган ба­ла­га им­чәк кап­тыр­мый­лар. Ан­да, инс­ти­тут­лар­ны бер­гә куш­кан­да, ни­чә про­фес­сор кы­зыл дип­лом­на­рын ко­чак­ла­ган хәл­лә­рен­дә эш­сез кал­ды­лар? Үз­лә­ре га­еп­ле, мин кем­лек рә­веш­лә­рен­дә йөр­мә­сен­нәр иде! Исем­нә­ре, дә­рә­җә­лә­ре бар, имеш! Куп­шы Са­ма­тыч­ка ки­леп баш игән бул­са­лар, ул алар­ны да сак­лап ка­ла алыр иде. Үз­лә­ре га­еп­ле, үз­лә­ре! Бәл­ки дә көч­лә­ре­нә ышан­ган бул­ган­нар­дыр? Имеш, алар­га кем ти­сен? Имеш, алар гый­лем чиш­мә­лә­ре! Ти­мә­де­ләр­ме? Сы­тыл­ды­лар да чит­тә кал­ма­ды­лар­мы? Ка­ми­лә Хә­ки­мов­на ке­бек үз ди­гән­нә­ре­нә ире­шә бе­лү­че­ләр уңыш­лар­га ки­нә­неп яши­ләр дә ин­де алар! Дөнья шу­лай кил­гән, шу­лай ба­ра ин­де ул!

Га­дәт­чә ир­кен исән­лә­шеп кү­реш­кәч, Ка­ми­лә Хә­ки­мов­на, елам­сык ха­ным­нар та­вы­шы­на кү­чеп:

— Кә­ли­мул­ла Са­ма­то­вич, без­нең мон­да кар­шы­гыз­га ки­лү­е­без­нең сә­бә­бе бар иде,— дип сүз баш­ла­ды, ан­на­ры Хә­лил Хә­сә­но­вич­тан зар­ла­ныр­га то­тын­ды, аның инт­ри­га­лар ко­ру ос­та­лы­гын әй­теп, на­мус мәсь­ә­лә­сен­дә су­кыр­лы­гын хур­лар­га, ке­ше­лек сый­фат­ла­рын тән­кыйть итәр­гә, рек­тор кә­нә­фи­е­нә ме­неп уты­ру юлын­да шак­шы сә­я­си тех­но­ло­ги­я­ләр­не кул­ла­ну­ы­на дә­лил­ләр ки­те­рә-ки­те­рә сөй­лә­де. Бу як­тан ха­ным ос­та иде. Ан­на­ры нәкъ ме­нә бү­ген, хә­зер, шу­шы ми­нут­та ки­рәк­ле сүз­ләр­не әйт­те: — Сез­нең як­лы без­нең кол­лек­тив, Кә­ли­мул­ла Са­ма­то­вич! Сез­нең ке­бек акыл­лы, аң­лы, бул­дык­лы, дә­рә­җә­ле ке­ше рек­тор бу­лыр­га ти­еш уни­вер­си­тет­ка! Хә­лил Хә­сә­но­вич ас­тыр­тын эш йөр­тү­че, на­дан, бул­дык­сыз ке­ше бит ул!!— ди­де. Бо­лар­га өс­тәп, ка­бат Куп­шы Са­ма­тыч­ны мак­та­ды, аңар­га сок­ла­ну­ын бел­дер­де. Бу ва­кыт­та Ка­ми­лә Хә­ки­мов­на ир на­зы­на мох­таҗ ха­тын­нар сы­ман җы­лы ко­чак үтен­гән­дәй төс-кы­я­фәт һәм са­гыш аһәң­нә­ре чы­гар­ды. Са­ма­тыч чын мәгъ­нә­сен­дә аның сүз­лә­ре­нә, те­ләк­лә­ре­нә буй­сын­ды, һәр әйт­кә­не­нә, һәр күз уй­на­ту­ла­ры­на, кул, җил­кә, тән хә­рә­кәт­лә­ре­нә эреп уты­ра бир­де. Ме­нә бит Хо­дай­ның рәх­мә­те, уни­вер­си­тет кол­лек­ти­вы аңа яу­чы җи­бәр­гән! Бо­лай бул­са, ул Хә­лил Хә­сә­но­вич­ны сы­тып таш­лау бер­ни тү­гел, кым­ша­на да ал­мас!

Ка­ми­лә Хә­ки­мов­на бе­лән сөй­лә­шеп уты­ру­ла­ры җан рә­хә­те бир­де. Ни­чек ин­де ил­че­не хөр­мәт ит­ми­сең ди? Си­не сан­лап, зур­лап, си­ңа ыша­ныч баг­лап, зур кол­лек­тив исе­мен­нән кил­гән бө­ек га­ли­мә ха­ным, де­кан, про­фес­сор бит ул! Сүз­лә­ре дөнья бә­һа­се то­ра бит:

— Сез­дән баш­ка, Кә­ли­мул­ла Са­ма­то­вич, без­нең ыша­ныч­лы ке­ше­без юк! Сез­гә та­я­ныр­га, сез­не рек­тор итеп сай­лар­га, сез­нең фай­да­га та­выш би­рер­гә исә­бе­без! Бер­гә-бер­гә мо­ңар­чы ях­шы итеп эш­ләп кил­дек, мон­нан соң да шу­лай бу­лыр­быз ди­гән өмет­тә­без!

— Әл­бәт­тә!.. Әл­бәт­тә, Ка­ми­лә Хә­ки­мов­на!— дип, Куп­шы Са­ма­тыч шун­да ха­ным­ны ко­чак­лап үбәр хәл­дә иде. Чик­сез сө­ен­де, зур бә­хет­кә ире­шү той­гы­ла­рын ки­чер­де. Мон­дый ва­кыт­та кем­нең дә хис­лә­ре ту­лып та­шы­мый ка­ла ал­мый иде­ләр.

Хәл­ләр бе­ле­шеп, дөнь­я­лар­ның ни­чек ма­тур ба­ры­шы ха­кын­да да сөй­лә­шер­гә ти­еш­ләр әле алар.

Нәкъ шу­лай бул­ды да. Ка­ми­лә Хә­ки­мов­на җә­е­леп ки­теп сөй­ләп ал­ды. Ул соң­гы ел­лар­да ирен­нән, га­и­лә­сен­нән, үз дә­рә­җә­сен­нән ри­за иде. Мо­ңа ка­дәр бул­ган авыр­лык­ла­ры, тор­мы­шын­да­гы аң­ла­шыл­мау­чы­лык­лар Хо­дай­ның наз­лы ку­лы бе­лән сы­пы­рып алып таш­лан­ды­лар, аның са­быр­сыз күз яшь­лә­ре кип­те­ләр, шу­лар бе­лән бер­гә тин­тәк­лек­лә­ре дә оны­тыл­ды­лар. Ха­ным, олы­гая бар­ган са­ен, мәр­тә­бә­сен дә арт­ты­ра тор­ды. Җи­ңел ге­нә, уңай ис­кән тор­мыш ва­кый­га­ла­ры­ның җил­лә­ре­нә ия­реп, төр­ле мак­тау­лы исем­нәр­гә, бү­ләк­ләр­гә, ме­даль­ләр­гә ла­ек бул­ды. Үзе­нең исе­мен һәм фән­ни хез­мәт­лә­рен кай­да да, кем ал­дын­да да тәкъ­дим итә бел­де. Җа­вап­лы, дә­рә­җә­ле ке­ше­ләр­нең ту­ган-ту­ма­ча­сы да күп бу­лу­чан. Алар­ның ба­ла­ла­ры да юга­ры бе­лем алыр­га те­ли. Ка­ми­лә Хә­ки­мов­на­га бер­тук­тау­сыз го­зер­лә­ре ире­шә. Ә ул, үз чи­ра­тын­да, ялын­ды­ра да бе­лә. Ис­кәр­тү­ләр­не, ки­ңәш­ләр би­рү­ләр­не дә оныт­мый. Ях­шы­лык­ка ях­шы­лык бе­лән җа­вап би­рү ти­еш­ле­ген бел­де­рә. Кул — кул­ны, ике кул бит­не юа тү­гел­ме? Мо­ның нин­ди акыл­лы гый­ба­рә икән­ле­ген Ка­ми­лә Хә­ки­мов­на күп төр­ле тәҗ­ри­бә­ләр аша бе­лә. Ке­ше­ләр җәм­гы­ять­тә баш­ка­ча яши дә ал­мый­лар. Шу­лай да ялын­дырт­мый гы­на, ки­ре­лә­нү тө­сен чы­гар­мый­ча, җи­ңел кул­дан ки­ле­шү­че­ләр­нең юләр икән­ле­ген ул кү­реп, бе­леп тор­ды. Ан­дый­лар хөр­мәт­тән буш ка­ла­лар, авыз­ла­ры­на ко­ры ка­шык ка­ба­лар. Ни­ка­дәр­ле үте­неп ялын­са­лар, шул­ка­дәр үк, бу­рыч­ла­рын аң­лап, хә­тер­лә­ре тәр­тип­тә то­ру­чан икән бит адәм ба­ла­ла­ры­ның!

Бо­лар­ны Ка­ми­лә Хә­ки­мов­на, тор­мыш тәҗ­ри­бә­се дә­рес­лә­рен­нән бер­се бу­ла­рак кү­ңе­лен­дә сак­лап, Куп­шы Са­ма­тыч­ка сөй­ләп би­рер­гә җы­ен­ма­ды. Асыл­да нәр­сә­ләр ха­кын­да гы­на сүз бу­лыр­га мөм­кин­ле­ген ул үл­чәп кил­гән һәм Хә­лил Хә­сә­но­вич­ның гай­бә­тен са­ту ки­рәк­ле­ген кү­ңе­лен­дә тот­кан хә­лен­дә:

— Рек­то­рат, җи­тәк­че­лек әл­лә нин­ди мәгъ­нә­сез­лек­ләр уй­лап чы­га­рып ап­ты­ра­та. Бер дә ке­ше бе­лән эш­ли бел­ми­ләр. Ах­мак­лар­ны үз ти­рә­лә­ре­нә җы­еп ал­ган­нар да, шул рә­веш­ле ида­рә итеп, юк­ны буш­ка әй­лән­де­реп ма­та­ша­лар, Кә­ли­мул­ла Са­ма­то­вич! Кол­лек­тив алар бе­лән бер дә ри­за тү­гел!

Та­гын һәм та­гын шу­шын­дый җан рә­хә­те бу­лыр­лык сүз­ләр ка­бат­лан­ды­лар. Куп­шы Са­ма­тыч, бу хә­бәр­ләр­не кү­тә­реп алып, үзе­не­кен дә өс­тә­де:

— Ма­лай-ша­лай­га эш­не ыша­нып тап­шы­рыр­га ярый­мы ин­де? Кол­лек­ти­вы­гыз дө­рес уй­лый!— ди­де.

Шу­шы ва­кыт­та ул эч­ке го­рур­лык һәм мәр­тә­бә бе­лән авы­зын ер­ды. Аңа бик тә рә­хәт иде бул­са ки­рәк, уры­нын­да ир­ке­нә­еп җә­ел­де дә гәү­дә­сен ки­ңәйт­те. Тор­мыш­ның ар­ба­сын төп­тән җи­ге­леп тарт­кан аб­зый­лар кы­я­фә­те кер­де аңар­га. Мон­дый үз-үзе­нә ыша­ныч һәм хол­кын­да­гы нык­лык аны ке­ше итә, ал­га ба­рыр­га, үзен бай­рак сый­фа­тын­да кү­рер­гә мөм­кин­лек би­рә иде. Ке­ше­нең мәр­тә­бә­се ме­нә шу­шын­дый сый­фат­лар­дан җы­е­ла. Адәм ба­ла­сы усал бул­сын, ка­ты тор­сын — аңар­га үз кем­ле­ген дә­лил­ләр­гә шу­шы­лар да җи­тә! Әгәр дә кыл­ны, уң­ган­лык­ны һәм бул­ган­лык­ны, баш­ка­ла­рын үл­чәп то­ра­сы икән, си­нең бер эшең дә ба­рып чык­ма­я­чак. Куп­шы Са­ма­тыч бо­лар­ны яшь­ли аң­ла­ды, шу­шы хис­тә үзен ны­гыт­ты һәм зи­һен мәр­тә­бә­сен­дә пе­шеп өл­гер­де бу­гай. Хә­зер дөнья та­гын-та­гын да үзе аның авы­зы­на ке­рер­гә то­ра.

Ка­ми­лә Хә­ки­мов­на аңар­дан бал­кы­ган йөз бе­лән чы­гып кит­те. Хә­ер, Куп­шы Са­ма­тыч та шат­лык өс­те­нә шат­лык эчен­дә кал­ды. Шу­шы һәр ко­ры­ган бо­так үзен агач дип, һәр буш на­рат күр­кә­се үзен шәм ке­бек төз бү­рә­нә сый­фа­тын­да са­та­шып кү­зал­ла­ган за­ман­да ан­дый­лар­га хәй­ран ит­ми ге­нә яши бел­гән ке­ше­ләр сок­лан­дыр­гыч. Бән­дә ха­кын адәм бел­мәс!

Куп­шы Са­ма­тыч үз мәр­тә­бә­сен сак­ла­ган хә­лен­дә вә­карь бе­лән та­ма­гын кы­рып ал­ды. Аның хә­зер хез­мәт ва­зи­фа­сы бе­лән мәш ки­лү кү­ңе­ле дәр­тен­дә юк, бу­ла­чак рек­тор­лык кә­нә­фи­ен хә­те­рен­дә тот­кан хәл­дә, хы­ял­лар­га би­ре­лү­дән ләз­зәт та­бу сө­е­не­чен түк­ми-чай­кал­дыр­мый кал­ды­ру­дан гый­ба­рәт аның ру­хын­да­гы той­гы­ла­ры.

 

VII

Хә­лил Хә­сә­но­вич­ка, Хөр­мәт Өмет­җа­но­вич­тан баш­ка да, Ка­ми­лә Хә­ки­мов­на­ның Куп­шы Са­ма­тыч­та бер­ни­чә тап­кыр “чәй­дә” бу­лу­ла­рын хә­бәр ит­кә­лә­де­ләр. Ишет­кән са­ен йө­зе ка­ра­лып ала иде. Үзен ке­ше­ләр­не та­ный бел­мәү­дә га­еп­ләр­гә ти­еш ул хә­зер. Әм­ма алай ит­мә­де. Акыл, аң, бе­лем, бул­ган­лык ягын­нан Хә­лил Хә­сә­но­вич­ка кем­нең җит­кә­не бар? Ан­дый ке­ше әле­гә ту­ма­ган, һәр­хәл­дә оч­ра­га­ны да юк! Шу­ны да бел­ми­ләр алар!

Буш ку­ык та, ка­бар­тыл­ган са­ен, үзе­нең зур­лы­гын ях­шы­рак та­ный ба­ра. Нәкъ ме­нә Ка­ми­лә Хә­ки­мов­на ке­бек. Хә­лил Хә­сә­но­вич ни­чек аны мо­ңа ка­дәр һәр мәсь­ә­лә­дә, һәр эш­тә як­лап ки­лү­ен, та­еп, ял­гы­шып кит­кән­нә­рен­дә кул би­рү­лә­рен, баш­ка­сын исе­нә тө­шер­де. Ке­ше рәх­мәт­ле бу­лыр­га ти­еш­ле ул! Юк икән, ан­дый­лар­ның по­ты бер ти­ен. Ка­ми­лә Хә­ки­мов­на­ны сы­та­чак әле ул! Ах­мак ха­тын. Акыл­сыз! Бер ял­гыш­кан иде бит ин­де. Мо­ны­сын нәр­сә өчен эш­ли? Куп­шы Са­ма­тыч­ка ба­рып, аның бе­лән ур­так план­нар ко­рып, сә­я­сәт май­та­рып йө­ри­ме?

Бо­лар ха­кын­да уй­ла­гач, ку­е­нын­да ка­ра елан ас­ра­ган му­жик ке­бек хис ит­те үзен Хә­лил Хә­сә­но­вич. Хәт­та тә­не җа­нын­нан чир­кан­ды. Кар­шы як­ның хәй­лә­гә ке­ре­шүе, так­ти­ка­да бер­лә­шеп, яңа ст­ра­те­гик план­нар ко­ру­ла­ры җе­нен ко­тырт­ты. Бу аңа та­гын да баш­ка­ча­рак, көч­ле һәм оеш­кан төс бе­лән хә­рә­кәт итү ки­рәк­ле­ген тө­ше­нер­гә яр­дәм сы­ман да аң­ла­шыл­ды. Хәй­лә­гә акы­лы ка­мил аның. Ме­нә алы­шып ка­ра­сын­нар ин­де!

Рек­тор­лык­ка га­ри­за бир­гән баш­ка дүрт ке­ше­не исем­лек­тән җи­ңел ге­нә сы­зып атар­га мөм­кин иде. Хә­ер, мо­ны баш­ка­лар да эш­ләр. Җит­меш яшь­лә­ре­нә якы­на­еп ба­ру­чы­лар­га кем ин­де җи­тәк­че­лек­не ыша­нып тап­шы­ра? Бер­се исә бө­тен­ләй дә узып кит­кән, те­лә­ге дә аң­ла­шыл­мый, ни­лек­тән му­е­ны­на ка­мыт ки­яр­гә җы­е­ну­ын үзе дә тө­ше­нер­лек тү­гел. Әл­лә го­ме­ре буе рек­тор­лык кә­нә­фи­е­нә кы­зы­гып яшә­гән, әл­лә акы­лы са­таш­кан — бо­ла­рын ачык кы­на күз ал­лый­мы икән?

Хә­лил Хә­сә­но­вич­ка алар бе­лән зур­лап бер сөй­лә­шү җит­те, аң­ла­ды­лар. Өче­се шул ук көн­не га­ри­за­ла­рын ки­ре ал­ды­лар. Ә кал­ган бер­се — хә­зер­ге рек­тор­ның яр­дәм­че-урын­ба­сар­ла­ры. Хә­лил Хә­сә­но­вич­тан ки­лә­чәк­тә дә үз урын­на­рын һәм дә­рә­җә­лә­рен сак­лап ка­лыр­га мөм­кин­лек би­рү­ен, бер-ике яңа бү­лек­чә яки ка­фед­ра ачып, шун­да баш­лык итеп та­ныш һәм ту­ган ти­еш­ле ке­ше­лә­рен утыр­ту ки­рәк­ле­ген со­ра­ды­лар. Ашы­гып ри­за­лык би­рер­гә яра­мый иде. Хә­лил Хә­сә­но­вич уй­лар­га вәгъ­дә бир­де. Шу­лай итеп аның кар­шын­да ни­ба­ры­сы ике ке­ше ярым-көн­дәш, бер ачык дош­ман һәм әле­гә бил­ге­сез, ни алай да ни бо­лай, аң­ла­шыл­ма­ган бер дәгъ­ва­чы кал­ды. Ярым-көн­дәш ди­гән­нә­ре те­ге “са­кал­сыз” карт­лар ин­де, га­ри­за­ла­рын соң­гы сә­гать­кә ка­дәр ал­мый то­ра­чак­лар. Хә­лил Хә­сә­но­вич­ның вәгъ­дә­сен кө­тәр­ләр. Бир­ми яра­мас. Ә өче­се­нә бер тын өрүе җит­те, ди­вар буй­лап үр­мә­лә­гән та­ра­кан­нар ке­бек егыл­ды­лар да төш­те­ләр. Аны ап­ты­рат­ка­ны та­гын да шул бул­ды: ни өчен­дер дош­ман­на­ры үза­ра кө­рәш­ми­ләр, һәм­мә­се бе­лән берь­ю­лы Хә­лил Хә­сә­но­вич­ның үзе­нә алы­шыр­га ка­ла? Әл­лә соң юри, җа­нын үр­тәр өчен ге­нә алар шу­лай кы­ла­на­лар­мы? Алай икән, нәр­сә­гә өмет­лә­нә­ләр? Би­ча­ра­кай тү­гел­ләр­ме?

Хә­лил Хә­сә­но­вич тор­мыш авыр­лык­ла­ры­на зар­ла­нып го­мер уз­ды­ру­чы­лар­дан тү­гел, үз тук­са­нын гы­на сан­лый, үз тук­са­ны бу­ен­ча хә­рә­кәт итәр­гә яра­та тор­ган ке­ше. Ки­ре­ле­ге чик­тән аш­кан. Аның ел­май­ган йө­зе, ир­кә­ли бе­лү­че күз ка­раш­ла­ры — бо­лар көз­ге ко­яш­ның ял­ты­ра­вы, бер дә баш­ка нәр­сә тү­гел. Әгәр дә бу­та­лып, ыша­ныч чә­чәк­лә­ре бе­лән бө­ре­лә­нә­сең икән, өс­те­ңә кар явып үт­кә­нен си­зен­ми дә ка­ла­чак­сың. Бу ко­яш ар­тын­да зәм­һә­рир кыш бар һәм озак та көт­тер­ми ки­леп җи­тә­чәк. Кыш ул га­дел­сез­лек, кыш ул үз­сүз­ле. Кыш ул та­би­гать­нең үле­ме, рух­ның сү­нүе. Әм­ма ко­яш­ны да акыл дип әй­теп бул­мый.

Зат ия­се Хә­лил Хә­сә­но­вич үзен май ко­я­шы ке­бек ягым­лы, ми­һер­бан­лы, ях­шы­лык­лы зат­лар­дан дип бе­лә иде. Акыл мәсь­ә­лә­се­нә кил­гән­дә, има­ны ка­мил, үзен­нән өс­тен чык­кан ке­ше­ләр­не якын ит­мә­де, әм­ма алар­га буй­сы­ну күр­сәт­те, хез­мәт итә бел­де. Юга­ры­рак кү­тә­рел­гән са­ен бо­лыт­лар сы­е­гая, ди­гән­дәй, акыл­лы­лар да азая ба­ра, алар­ны ти­ран­нар һәм мин-мин­лек­ле ху­җа­лар алыш­ты­ра. Үз­лә­ре берь­як­лы ка­раш­лы, үз­лә­ре хәй­лә­кәр, үз­лә­ре баш­баш­так. Ә Хә­лил Хә­сә­но­вич ан­дый­лар­дан тү­гел, алар ке­бек бу­лыр­га да те­лә­ми ке­бек, бул­ма­я­чак та. Ул мо­ңа ыша­на. Фи­кер­лә­ре киң һәм акыл бе­лән су­га­ры­лыр! Хәй­лә һәм акыл бер үк нәр­сә­ләр­дән тү­гел. Тик шу­ны­сы да бар, юк­ка­мы ха­лык­та: “Хәй­лә­сез дөнья — фай­да­сыз!”— ди­ләр? Фай­да­ны тап­мый яра­мый, бө­тен яшәү мәгъ­нә­се фай­да­да! Ди­мәк, дөнь­яң фай­да­лы бул­сын ди­сәң, һич­шик­сез хәй­лә­гә ма­һир­лык та ки­рәк. Хәй­лә ул, ки­ре­сен­чә, акыл­лы­лык бил­ге­се тү­гел­ме­ни? Хәй­лә­кәр­лек­не акыл зә­гыйфь­ле­ген­нән ки­лә дип уй­лау­чы­лар бик ка­ты ял­гы­ша­лар. Хәй­лә ул — акыл­ның кай­ма­гы! Хә­лил­гә га­зиз ән­кә­се го­мер буе шу­ны өй­рә­тә кил­де. Ми­шәр икән­сең, син хәй­лә­кәр бу­лыр­га ти­еш­ле! Мо­ны Хә­лил мең тап­кыр­лар ишет­те. Акыл­сыз ке­ше хәй­лә­ле бу­ла ал­мый. Хәй­лә ул — га­мәл­дә ос­та­лык. Мо­ны баш­ка­ча ни­чек дип аң­лар­га мөм­кин?

Бо­лар ха­кын­да Хә­лил Хә­сә­но­вич соң­гы ва­кыт­ла­рын­да бик еш уй­лан­ды. Та­би­гый хәл, бер­ва­кыт аның уй­ла­ры та­шып өс­кә чы­га баш­ла­ды­лар. Де­кан Хөр­мәт Өмет­җа­но­вич га­дә­тен­чә хәл бе­ле­шә кер­гәч, ул аңа хәт­та:

— Ачык авыз бул­дың ин­де, хәй­ләң дә юк!— дип әй­теп сал­ды.

Алар­ның бер­гә уку чо­ры, бер то­рак­та, бер бүл­мә­дә яшәү ел­ла­ры, ин­де ни­чә дә­вер ар­ка­даш бу­лу­ла­ры Хә­лил Хә­сә­но­вич­ка үз итеп, хәт­та кай­ва­кыт­та фа­ми­ли­я­ләп ке­нә эш итәр­гә мөм­кин­лек би­рә, әм­ма Хөр­мәт Өмет­җа­но­вич­та ита­гать бар. Ул алай ук ачы­лып ки­тә ал­мый. Йөк­лә­нел­гән эш­ләр­нең һәм­мә­сен җи­ре­нә җит­ке­рер­гә ты­ры­шып, ва­кы­тын­да со­ңар­мый эш­ләп ба­ра.

Хә­лил Хә­сә­но­вич аңа фа­куль­те­ты­ның ыша­ныч­лы һәм та­я­ныр­лык укы­ту­чы­ла­ры сос­та­вын ачык­лар­га куш­ты. Исем­лек­не бер­гә­ләп тик­ше­реп чык­ты­лар. Ме­нә хә­зер ге­нә өс­тәү, мөм­кин ка­дәр ки­ңәй­тү мәсь­ә­лә­се ки­леп ту­ды.

— Мон­да бит бер ге­нә фән док­то­ры да, чын про­фес­сор да юк!— ди­де Хә­лил Хә­сә­но­вич, шун­да Хөр­мәт Өмет­җа­но­вич­ны ачу­ла­на баш­лап.— Җы­ен ба­ла-ча­га! Сай­лау күр­сәт­кеч­лә­рен җит­ди­гә ал­ма­я­чак­лар өс­тә­ге­ләр. Сез нәр­сә?

— Ни­чек алай бул­сын?— Хөр­мәт Өмет­җа­но­вич аны аң­лый ал­ма­ды.— Ме­нә бит. Бу­сы — ка­фед­ра мө­ди­ре, бу­сы — ме­то­дист... Про­фес­сор­лар гы­на да дүр­тәү!..

— Әйе, ала­рын кү­рәм, су­кыр тү­гел! Әм­ма бо­лар күп­тән функ­ци­о­нер­лар­га әве­ре­леп, га­лим­лек­тән ера­гай­ган про­фес­сор­лар гы­на. Ә чын­на­ры, фән­не алып ба­ру­чы­ла­ры кая?— Хә­лил Хә­сә­но­вич­ның бу юлы пе­лә­ше тир­ләп чык­ты. Ул шун­да, яңа га­дәт та­бып, баш кап­ка­чы­на хәт­фә­дәй йом­шак яшел кулъя­у­лы­гын кап­ла­ды. Тир бәр­гән­нән ге­нә дә аның бик ка­ты дул­кын­ла­ну­ын си­зәр­гә мөм­кин иде. Хөр­мәт Өмет­җа­но­вич мо­ны аң­ла­ды. Ал­га та­ба да шу­шы­лай ачу­ын ки­тер­сә, үп­кә­лә­шү­гә үк ба­рып җи­тәр­гә мөм­кин­нәр.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных