Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 34 страница




Чик­сез бә­хет нур­ла­ры­на кү­ме­леп, йөз ал­ты де­пу­тат та го­рур­лык бе­лән ту­лы йөз­лә­рен яшер­ми­чә, сәх­нә­гә ча­кы­ры­лып мен­де­рел­гән Хә­лил Хә­сә­но­вич шә­рәф­лә­ре­нә шау­ла­тып кул чап­ты­лар. Акт­лар за­лы бу юлы да ура аваз­ла­рын яң­гы­ра­тып ал­ды.

Кар­шы­лар бо­лай ук күп бу­лыр­га ти­еш тү­гел иде­ләр бит!

Хә­лил Хә­сә­но­вич­ның мо­ңа бик тә кә­е­фе кы­рыл­ды. Әм­ма бе­раз­дан ул үзен кул­га ал­ды. Хә­зер аның кар­шын­да яше-кар­ты, баш­лы­сы-акыл­лы­сы, куш­та­ны-баш­ка­сы — һәм­мә­се дә гү­я­ки тез­лә­рен­дә иде­ләр. Алар­ның яз­мы­шы ин­де Хә­лил Хә­сә­но­вич ку­лын­да. Те­лә­сә — бө­гә, те­лә­сә — сын­ды­ра. Алар аның өчен хә­зер бер­кем дә тү­гел­ләр. Хет ан­да ике баш­лы, егер­ме биш мө­гез­ле, ал­тын су­дан чык­кан әү­лия бул­сын­нар — чын­лык­та һәр­кай­сы чүп ке­нә! Алар­ның дөнь­я­сы­на ба­ры тик Хә­лил Хә­сә­но­вич кы­на ху­җа. Ул утыз дүрт ке­ше­нең дә кем­нәр икән­ле­ген ча­ма­лый. Ярар, ба­ры­сын да бул­ма­сын, әм­ма ба­ры­бер та­ба­чак! Һай ике йөз­ле­ләр, инт­ри­ган­нар, ах­мак­лар! Хә­зер си­ке­ре­шә ал­мас­сыз!

Хә­лил Хә­сә­но­вич сту­дент эс­кә­ми­я­сен­нән алып ни ба­ры­сы уни­ке-ун­биш ел эчен­дә шу­шы дә­рә­җә­гә ме­неп җи­тә алуы бе­лән үз бул­ган­лы­гы­на, акы­лы­на ка­ра­та күп­ләр­дә сок­ла­ну ту­дыр­ды. Та­рих те­гер­мә­нен ки­ре­гә әй­лән­де­реп бул­мый иде ин­де. Дөнь­я­ны ул кен­де­ген­нән эләк­те­рер­гә өл­гер­де. Хә­зер үзе­нә үзе ге­нә тү­гел, хәт­та баш­ка­лар­ның яз­мы­шы­на да ху­җа шул! Күр­ми­сез­ме­ни, ул бит рек­тор әфән­де!

Фев­раль–­май, 2008 нче ел.

 

МӘ­ХӘБ­БӘТ УЕ­НЫ

Хи­кәя

 

I

Мәс­гуть­кә мә­хәб­бәт уе­ны ки­рәк иде. Ул хәт­та аңар­дан баш­ка ал­га та­ба яши ал­ма­мын ди­гән уй­га төш­те. Хис­ләр таш­кы­нын бер­ни­чек тук­та­та ал­мый. Итә­ге кыс­ка­рак һәр кыз яки күк­рә­ге кал­ку һәр сту­дент­ка, аның ут­лы күз­лә­ре­нә ки­леп ке­рә дә, тә­мам җа­нын үр­ти, “а­ша ми­не, аша, ка­бып йот!” дип үчек­ли. Мәс­гуть ты­е­ла ал­мый, су­лы­шы кай­нар­ла­на, йө­рә­ге си­ке­рә, эче тыш­ка әй­лән­де­ре­леп таш­лан­ган­дай бу­ла. Бо­лай җә­за­ла­нуы авыр, тү­зә ал­мас­лык хәл. Әм­ма хис­лә­ре­нә егет ирек бир­мәс­кә ты­ры­ша, хол­кын бәй­дә то­та. Бо­лар ба­ры­сы да сө­ек­ле­се Хә­ния өчен кор­бан ите­лә. Яра­та ул, аңар­дан баш­ка яши ал­мый. Ни­чән­че ел ин­де кыз­ның ар­тын­нан йө­ри, тик ме­нә җан­га-җан бу­лып кы­на ки­тә ал­мый­лар. Сө­я­дер дә ке­бек аны Хә­ни­я­се, юк та сы­ман. Хис­лә­ре бик алай ук их­лас тү­гел­ме, әл­лә кү­ңе­ле чу­ар­мы?

Алар ике­се дә Ар­ча­дан. Дө­рес­рә­ге, ур­та мәк­тәп­не шун­да тә­мам­ла­ды­лар. Хә­ния ар­тын­нан Мәс­гуть җи­ден­че сый­ныф­та ук йө­ри баш­ла­ды. Кыз­ның кы­зыл бант­ла­рын да чи­шеп ап­ты­ра­та иде әле. Ярый аңа ва­кы­тын­да акыл кер­де: ямь­сез га­дәт­лә­рен­нән арын­ды, бук­ча­сын да кү­тә­реп йө­ри, ир­тән­нән фа­тир­ла­ры кап­ка­сы тө­бе­нә ки­леп ба­са, уку­дан соң да оза­тып куя баш­ла­ды. Хә­ни­я­гә бер ге­нә егет­не дә якын ки­тер­мә­де. Әгәр дә ка­ни­кул­га үз авыл­ла­ры­на та­рал­са­лар, көн дә ди­яр­лек хат­лар язып тор­ды. Ике-өч ха­ты­на кыз­дан бер җа­вап ал­са, аңар­дан да бә­хет­ле ке­ше юк иде дөнья йө­зен­дә.

Алар мә­хәб­бәт­тә Га­ли­я­ба­ну бе­лән Хә­лил, Хи­са­мет­дин бе­лән Хә­ни­фә ке­бек үк бул­ма­ды­лар, аны­сы. Ара­ла­ры­на Ис­мә­гыйль, Сиб­га­тул­ла ише үз­сүз­ле ке­ше­ләр дә кер­мә­де. Шу­лай да Хә­ни­я­не егет­ләр­нең кү­бе­се сөя иде­ләр, ба­ры тик мо­ны аң­лар­га, үз йө­рәк­лә­ре бе­лән та­ныр­га да кур­ка иде­ләр. Аның ка­ра­вы Мәс­гуть өчен бу бә­хет иде. Туг­ры эт ху­җа­сы­на ни­чек хез­мәт ит­сә, егет тә Хә­ния янын­да шун­дый бул­ды. Алар ин­де кул­га-кул то­ты­ны­шып, Ар­ча урам­на­ры буй­лап кар­лы бу­ран­да да, яң­гыр­лы көз­дә дә, чә­чәк­ле яз­да да ат­лый-ат­лый, ни­чә ге­нә бә­хет­ле ел­ла­рын уз­ды­рып җи­бәр­мә­де­ләр. Шул җай бе­лән Ка­зан­га кил­де­ләр. Мәс­гуть Авыл ху­җа­лы­гы инс­ти­ту­ты­ның ин­же­не­рия фа­куль­те­ты­на, Хә­ния Фи­нанс-икъ­ти­сад инс­ти­ту­ты­ның банк­лар эше бел­геч­ле­ге­нә укыр­га кер­де­ләр. Мо­ңа ка­дәр җи­тәк­лә­шеп йөр­гән кыз бе­лән егет бу фор­сат­тан әле­гә мәх­рүм кал­ды­лар. Хис­ләр­не сы­нар өчен бу хәл ку­лай иде, бил­ге­ле. Мәс­гуть­нең йө­рә­ген­дә мә­хәб­бәт уты кай­нар­ла­на бир­де, Хә­ни­я­не­ке исә су­ы­на бар­ды. Егет мо­ны си­зен­де. Кыз­ның сал­кын­лы­гы аның акы­лын ко­рым­лый, хә­те­рен ала тор­ды. Хә­ния, ах­мак­лык­ны сөй­мәү­че кыз, аның шу­шы­лай юләр­лә­нә ба­ру­ын кү­реп, бө­тен­ләй ди­яр­лек чир­ка­ну­га би­рел­де. Мәс­гуть­не бу үз­гә­реш­ләр та­гын да ко­тырт­ты, ах­мак­лан­дыр­ды. Ме­нә шу­лай алар үза­ра ерак­ла­ша тор­ды­лар, әм­ма егет­нең йө­рә­ге һа­ман да кай­нар, Хә­ни­я­не кү­ңел тү­рен­нән алып таш­лар­га те­лә­ми иде. Һәм ме­нә шу­шы исәр­лә­нә ба­руы аның хис­лә­ре бе­лән ида­рә итә баш­лап, ку­е­ны мә­хәб­бәт уе­нын со­рау­га, хәт­та та­ләп итү­гә күч­те. Хә­ния бе­лән тү­гел, баш­ка бе­рәү­нең бә­хе­тен ва­та­сы, на­му­сын ал­дый­сы, эш­нең ахы­рын­да аны ела­тып кал­ды­ра­сы кил­де. Мон­дый юләр хы­ял­лы яшь­ләр Авыл ху­җа­лы­гы инс­ти­ту­ты­ның сту­дент­лар ту­лай то­ра­гын­да шак­тый иде, иш яны­на куш­ла­ры да җы­ел­га­ла­ган кич­ләр бар иде. Әм­ма Мәс­гуть ан­дый төр­кем­нәр­дән үзен өс­тен са­на­ды. Мә­хәб­бәт ке­ше­дән зур җа­вап­лы­лык та­ләп итә. Ул бу хак­та бик ях­шы бе­лә. Буш ка­ла­сы да кил­ми...

Мәс­гуть­нең хә­те­ре уң­лы-сул­лы уй­лар бе­лән ту­лып, кү­ңе­ле тә­мам бу­тал­ды. Әм­ма бу бу­та­лу аның җа­ны­на нин­ди­дер сих­ри рә­хәт­лек би­рә иде. Тә­не­нә әле ут йө­ге­рә, ул кау­шау­га әве­ре­лә, әле сал­кын­ча­лык ту­ла, оят­ла баш­лый. Ме­нә шу­шын­дый ха­ләт эчен­дә аңа бу­та­луы кы­зык. Мо­ңа ка­дәр та­тыл­ма­ган хис­ләр өер­мә­се аның бар­ча бу­ын­на­ры буй­лап электр то­гы ке­бек йө­ри­ләр. Кыз ко­чар­га, аны учын­да эре­тер­гә ди­гә­не дә әле­гә аның тор­мыш­ка ашар ке­бек то­ел­ган хы­я­лы гы­на. Әгәр чы­нын­да да бу уе ба­рып чык­са, ул үзен­дә нин­ди дәрт­ләр­не то­яр иде дә, нин­ди ки­че­реш­ләр эчен­дә кү­ңел көй­мә­сен йөз­де­рер иде икән? Һо, да­выл ку­бар иде мө­га­ен, сүн­мәс дәрт, көч. Аның ишет­кә­не бар: кыз ко­ча­гын­нан ир­гә әве­ре­леп чык­кан егет­тә дөнь­я­лык­ны те­лем-те­лем те­лер­лек көч бар­лык­ка ки­лә, имеш. Аның бер күк­рәп куюы да баш­ка­лар­ны ая­гын­нан ега, ди­ләр. Ә Мәс­гуть­кә шун­дый бу­лу ки­рәк. Хә­ни­я­се соң­гы көн­нәр­дә аны бө­тен­ләй дә ки­ре ка­га баш­ла­ды. Мо­ңа ул ни­чек чик куй­сын ин­де? Бар­мы баш­ка юлы? Юк икән­ле­ген үз дә бе­леп то­ра. Җит­меш төр­ле хәй­лә һәм га­мәл­лә­ре­нең бер­се дә Хә­ни­я­не ки­ре кай­та­рыр­га яр­дәм ит­мә­де. Ул ча­ра­сыз кал­ды.

Кыз ко­ча­гын­да йок­лап ал­ган егет­нең әл­лә кем­ле­ге ха­кын­да­гы ри­ва­ять­ләр шу­шы рә­веш­ле Мәс­гуть­нең акы­лы­на-җа­ны­на ке­реп ур­наш­ты­лар да те­лә­ген ны­гы­та бар­ды­лар. Аңар­га хы­я­лын тор­мыш­ка ашы­рыр­га гы­на кал­ды. Ул, Хә­ни­я­се бе­лән шу­шы га­мәл­гә ба­ра­сы урын­га, бу мак­са­ты­на хез­мәт итәр­гә ти­еш­ле баш­ка бе­рәү­не та­бар­га ти­еш­мен дип бел­де. Шу­ның ар­ка­сын­да кә­е­фе дә шәп­лә­неп кит­те. Тә­нен­дә­ге һәм­мә се­ңер­лә­ре­нең уй­нап тор­ган ча­гы. Һәм ул, җи­ңү­че ба­тыр йө­рәк бе­лән Хә­ния кар­шы­на ба­рып ба­са­чак! Үзе­нең арыс­лан егет икән­ле­ген сиз­де­рә­чәк. Ә кыз­лар­да кү­ңел ди­гән­нә­ре шун­дый ин­де ул: бел­мә­сә дә фа­раз­ла­я­чак һәм көн­че­лек­кә би­ре­лә­чәк. Йө­рә­ге­нә ут ка­бат ка­бы­ныр! Ан­дый кыз­ны бе­раз үр­тәп алу бер­ни тү­гел. Ә үр­тәл­гән кыз­да ут көч­ле ял­кын­га әве­ре­лә. Мәс­гуть шу­ның кай­на­рын­да рә­хәт­лә­неп үз йө­рә­ген көй­де­рә­чәк. Бу шул ук ва­кыт­та зур мә­хәб­бәт уча­гы бу­ла­чак!

Егет­нең кү­ңе­лен­дә­ге бу уй­ла­ры шу­лай ук хы­я­лый бер ри­ва­ять ке­бек иде­ләр. Ә аның ул хак­та күп­ме ши­гырь, ни­чә­мә әки­ят укы­га­ны бар, аз­мы җыр­лар тың­ла­га­ны? Ди­мәк, дөнь­я­да ке­ше­ләр ме­нә шу­лай, шу­шы хис-той­гы­лар бе­лән яши. Мәс­гуть алар­дан ким­ме­ни?

Адәм ба­ла­сын һәр уе-фи­ке­ре үзен­чә ко­тыр­та. Шу­ңа кү­рә аңа хы­ял йө­гә­нен нык то­тар­га ки­рәк. Ә мо­ңа өй­рә­нүе җи­ңел тү­гел. Ке­ше­нең бө­тен хик­мә­те дә ме­нә шул ку­ә­те­нә бәй­ле. Ул тыш­тан йом­шак кү­ре­нер­гә мөм­кин, әм­ма аның җе­не ка­ты бул­сын. Күп­ләр җит­ди, нык­лы то­е­ла­лар, әл­бәт­тә. Тик чын­лык­та эч­тән ан­дый тү­гел­ләр. Мәс­гуть дә мо­ңа ка­дәр шун­дый­лар­дан иде. Тыш­тан ул таш кыя ке­бек: киң күк­рәк­ле, нык­лы бә­дән­ле. Әм­ма эчен­дә мең төр­ле гау­га, бор­чы­лу, уй­ла­ры уты­рып җит­мә­гән, таш­кын су­дай бол­ган­чык. Яз­да ни­чек һәм­мә туф­рак җе­би, ул да үзен хә­зер шу­лай тоя. Ә тыш­кы кы­я­фә­те аңар­да ка­ты­лык һәм кат­гый­лык яшә­вен сиз­де­рә. Хә­ния янын­да Мәс­гуть­нең кү­ңе­ле та­гын да бу­та­лып, күп ва­кыт­лар­да яң­гыр­лы со­ры көн ке­бек то­ма­ла­нып ка­лу­чан. Соң­гы ай­лар­да мө­нә­сә­бәт­лә­ре дә су­ын­ган­нан-су­ы­на ба­ру җа­нын хәл­сез итә то­ра, гү­я­ки егет­нең кай­нар хис­лә­рен кыз кы­рыс ок­тябрь ир­тә­се ке­бек ка­бул итә, ко­чар­га үрел­гә­нен­дә бу сал­кын­лык аның йө­рә­ге­нә йө­гер­гән­дәй бу­ла. Биг­рәк тә ел­май­ган­да элек­ке­чә мө­ла­ем ләз­зәт бе­лән җа­вап бир­мә­ве Мәс­гуть­не үчек­ли. Ул са­быр­сыз­ла­на, тәр­тә ара­сын­нан чык­кан ат сы­ман кай­да бас­ка­нын оны­тып җи­бә­рә, җа­ны чы­гым­лый. Мон­дый ха­лә­те Хә­ни­я­нең тең­кә­сен ко­ры­та. Егет үзе дә мо­ны аң­лый, әм­ма кү­ңе­ле­нең ша­шы­нуы бе­лән һич­ни эш­ли ал­мый. Аның шун­дый ча­гы: уй­ла­ры­на, хис­лә­ре­нә, бә­дә­не­нә гү­я­ки яз, җәй, көз, кыш фа­сыл­ла­ры бер­дәй ке­реп утыр­ган­нар да, һәр­бер­се үз дәрт­лә­рен­чә аны ап­ты­ра­та­лар.

 

II

Авыл ху­җа­лы­гы инс­ти­ту­ты сту­дент­лар­ның ту­лай то­ра­гы­на ул көн­не гү­я­ки нур иң­гән­дәй иде. Бер төр­кем чи­бәр-чи­бәр кыз­лар бас­кыч­лар­дан кү­тә­рел­де­ләр, озын ко­ри­дор­лар буй­лап уз­ды­лар. Алар ят ке­ше­ләр иде­ләр. Кем­нәр­дер ты­рыш­кан­нар, ку­нак­ка дә­шеп ал­ган­нар. Ни­чә­мә егет алар­ның ар­тын­нан шың­шыр­га да кый­ма­ган авыл маэ­май­ла­ры ке­бек бо­рын­на­рын су­зып ка­рап кал­ды­лар. Кыз­лар үз кем­лек­лә­рен ях­шы той­ган хәл­дә, төз адым­на­рын са­таш­тыр­мый гы­на ат­лый бир­де­ләр.

Яр­ты сә­гать тә уз­ма­ды, пе­да­го­гия инс­ти­ту­тын­нан сту­дент­лар дис­ко­те­ка­га кил­гән­ле­ге көн ке­бек ачык бил­ге­ле бул­ды. Егет­ләр­гә, хәт­та таш йө­рәк­ле­лә­ре­нә дә җан кер­де. Аяк­ла­рын кай­да бас­кан­на­рын оны­тып, кай­нар кү­мер­гә та­бан­на­рын көй­дер­гән­дәй би­е­шеп ку­ю­чы­ла­ры күб­рәк иде. Сә­бәп тә бик га­ди: бе­рен­че­дән, пе­да­го­гия инс­ти­ту­ты ба­ры тик кыз­лар гы­на укый тор­ган вуз бул­ган­лык­тан, ха­лык те­лен­дә үз ите­леп, “ту­таш­лар мо­ныс­та­ны” дип ата­ла, ан­да­гы­лар егет-кыр­кын­ны кү­рер өчен дә зар-ин­ти­зар, имеш; икен­че­дән, алар ба­ры­сы да чи­бәр­ләр, баш­ка уку йорт­ла­рын­да ан­дый­лар юк, бо­лар бак­ча гөл­лә­ре сы­ман үз­лә­ре­нә бер­төр­ле; өчен­че­дән, мо­ны­сы ин­де исәп­кә алы­нып тор­мас­ка да мөм­кин, ар­ты­гы бе­лән үз-үз­лә­рен чик­ләп, тәү­фыйк һәм тәр­тип кы­са­ла­рын­да көн­нә­рен ко­ры уз­ды­ру­чы­лар! Хә­ер, яңа­дан да өс­тәп, бар­мак­лар­ны бөк­ләп-бөк­ләп са­нар­га мөм­кин, ала­ры ар­тык бул­мас­лар ке­бек тә, әм­ма вак­ла­ну­га гы­на ки­те­рер. Шу­лай да “сель­хоз” егет­лә­ре вак­лан­ды­лар, хәт­та ар­ты­гы­на ук кит­те­ләр. Хы­ял­ла­ры­ның офы­гы шак­тый ки­ңә­ю­дән иде бу. Ни­чек гөл­ләр бак­ча­сы­на ки­леп кер­гән­нән ша­ша кал­ган, кай­сы­на ку­нып бал җыю га­мә­ле­нә то­ты­ныр­га бел­ми ап­ты­рап кал­ган, ма­тур да бул­сын, тат­лы да дип ба­шы кат­кан озын сын­лы шөп­шә­ләр ке­бек кы­лан­ды­лар. Тик Мәс­гуть ке­нә үзен ва­ем­сыз төк­ле­ту­ра­дай тот­ты. Ки­леп ку­нар чә­чә­ге Ир­кә исем­ле кыз иде. Ул аның бе­лән ко­ри­дор­да ук та­ны­шып өл­гер­де. Бүл­мә но­мер­ла­рын ка­рый-ка­рый, баш­ка­лар­дан ка­лы­шып, кыс­ка итеп кис­те­рел­гән ка­ра чәч­ле, олы ка­ра күз­ле, кай­нар кү­мәч ке­бек шул кыз ада­шып ки­леп бар­га­нын­да Мәс­гуть­кә тар­ды.

— Сез мон­да, бу як­ка ко­ри­дор­дан ял­гы­шып бо­рыл­ган­сыз, сул­га алыр­га иде,— дип, ул аны ки­ре оза­тып куй­ды, шун­да та­ны­шып та өл­гер­де, кыз­ның җай бе­лән җил­кә­сен­нән ко­чып, мон­да-мон­да ди­я­рәк, ишек­ләр аша уз­ды­рып, эз­лә­гән ише­ге­нә ка­дәр ки­тер­де, Ир­кә­нең тән йом­шак­лык­ла­рын да бә­я­ләп өл­гер­де. Кыз­дан әл­лә хуш ис­ле кү­мәч, әл­лә пе­шек­лән­гән са­лам тә­ме ки­лә иде? Мәс­гуть­нең бо­ры­ны­на кер­де. Кү­ңе­лен аһ ит­тер­де. Ме­нә шун­да та­ны­шып өл­гер­де, хәт­та:

— Еге­те­гез юк икән­ле­ген бе­ләм, ми­нем бе­лән ге­нә би­ер­сез! Оныт­ма­гыз, баш­ка­лар­га ка­ра­ма­гыз! Без­нең “шөп­шә­ләр” зат бел­ми, зат­ка хөр­мәт тә күр­сә­тү кул­ла­рын­нан кил­ми!— дип, үзе­нә ки­рәк­чә ге­нә сүз җе­бен тел ор­чы­гын­да бө­те­реп, озын-озак но­тык та сөй­ләп таш­ла­ды. Аңа дул­кын­ла­ну фай­да гы­на итә, дәр­те­нә дәр­ман гы­на би­рә. Им­ти­хан­нар­да кау­шый кал­са, кү­ңел дәр­те уя­ну­ын тоя, шу­ның бе­лән үзен бе­лем­ле итеп күр­сә­тә ала иде. Бу юлы да дәр­те хә­те­рен­нән уз­ды, өс­тен чык­ты. Го­ме­рен­дә бе­рен­че тап­кыр­дыр Хә­ни­я­нең дөнь­я­да бар­лы­гын оны­тып, ба­ры тик Ир­кә исем­ле шул чи­бәр­кәй­не уй­лый баш­ла­ды. Мо­ңа кү­ңе­ле дә сө­ен­де. Мәс­гуть ка­бат үзен чын егет итеп той­ды.

Баш­ка кыз­лар Ир­кә янын­да гөл­нең үзе тү­гел, чүл­мә­ге ке­бек ке­нә иде­ләр. Алар­ның бил­лә­ре дә, му­ен­на­ры да баш­ка.

Адәм­не дә­рә­җә­сен­дә тү­бә­нәй­тер өчен һәм үз кем­ле­гең­не кү­тә­рер­гә әл­лә ни­ләр уй­лап чы­га­ры­ла. Бу — га­дә­ти кү­ре­неш, биг­рәк тә көн­че­лек­ле, күр­ше та­вы­гын күр­кә итеп кү­рү­чән са­ла ке­ше­лә­ре­нең га­дә­те.

— Та­тар ком­ган­на­ры кил­гән!— ди­де­ләр усал тел­ле “сель­хоз” егет­лә­ре.

Дис­ко­те­ка кы­за бар­ган­чы ук, баш­ка­лар­ның күз­лә­ре­нә ке­рер­гә өл­гер­гән­че, Ир­кә­не ара­лап алыр­га те­ләк то­тып, Мәс­гуть үз мак­са­тын эш­кә җик­те. Пе­да­го­гия кыз­ла­ры өе­ле­шеп бер­гә би­и­ләр. Егет­ләр алар­ны әле­гә сы­ный­лар, үл­чи­ләр. Ә Ир­кә күз­лә­ре бе­лән күп­тән Мәс­гуть­не эз­ләп тап­ты һәм, җит­мә­сә, аңа дәрт би­реп ел­май­ды. Бу ин­де кыз­ның егет­не сай­ла­ган бу­лу­ын­нан хә­бәр иде. Әм­ма мон­дый ва­кыт­та бик ише­леп ки­тәр­гә дә яра­мый. Үзен төк­ле­ту­ра сый­фат­та тот­кан Мәс­гуть­кә­ме сай­ла­нып то­ра­сы? Ир­кә яны­на бар­ды да:

— Сез, чи­бәр­кәй, мон­да икән!— дип ел­май­ды ул.

Ә кыз, аңа та­ба үре­леп, шун­да ук ко­ла­гын куй­ды. Сүз­ләр ачык ише­тел­мәс­кә дә мөм­кин, му­зы­ка-җыр тә­мам һәр та­раф­тан яң­гы­рап то­ра.

Ише­тәм дип Ир­кә шун­да егет­кә та­ба чә­чәк са­бы сы­ман су­зыл­ды, ка­бат­лап әй­тәм ди­я­рәк Мәс­гуть исә кыз­га авыз су­зып якы­най­ды. Шун­да алар ят күз­ләр өчен күп­тән­нән та­ныш­лар­дыр сы­ман то­ел­ды­лар, җит­мә­сә ко­чак­ка-ко­чак, ирен­гә-ирен кил­де­ләр. Әм­ма мак­сат­ла­ры га­ди бул­ган­лык­тан, бу хәл­гә үз­лә­ре хәй­ран ит­мә­де­ләр. Бу ва­кый­га шу­лай ки­рәк­тер сы­ман ка­бул кы­лын­ды. Дис­ко­те­ка дә­вам ит­те. Мәс­гуть һич­бер җа­вап­лы­лык той­мый­ча, Ир­кә бе­лән рә­хәт­лә­неп кү­ңел ач­ты. Аңа бу би­ю­лә­ре та­би­гый рә­хәт­лек­ләр бир­де. Җи­сем­гә- җи­сем, рух­ка-рух тәң­гәл кил­де. Егет хис­лә­рен­дә ар­тык ишел­мә­де, сүз­дә дә та­лым­сыз­лык күр­сәт­мә­де, би­ю­дә дә хә­рә­кәт тар­лы­гы той­ма­ды. Зат­лы чә­чәк үзе дә хо­лык­лы төк­ле­ту­ра­ның ки­леп кун­га­нын көт­кән иде. Ба­лы та­шып то­ра.

Дис­ко­те­ка­ның ир­тә тә­мам­ла­нуы Мәс­гуть­нең ачу­ын гы­на ки­тер­де. Ул хәт­та та­выш та чы­гар­мак­чы иде, студ­со­вет рә­и­се:

— Сә­га­тең­не ка­ра!— ди­де, нә­зек йө­зе­нә ише­лә төш­кән озын са­лам чәч­лә­рен кыс­ка бар­мак­ла­ры­ның ту­пас та­ра­гы бе­лән арт­ка ка­е­рып ка­гып.— Нәр­сә­гә кыч­кы­ра­сың?

— Мин әле бер сүз дә әйт­мә­дем,— ди­де Мәс­гуть, кай­нар­лан­ган ка­нын су­ы­тыр­га те­ләп, кы­зыл йө­зен­нән кулъя­у­лы­гы­на тир­лә­рен сөрт­кә­ли-сөрт­кә­ли.

Әм­ма рә­ис­нең аңар­да эш юк иде. Ул бу сүз­ләр­не бү­ген бер аңа гы­на әйт­мә­де. Эше га­ди иде хә­зер: сту­дент­лар­ны са­рык кө­тү­че­се­дәй ишек­ләр­гә та­ба ку­а­ла­ды. Тын­чу итеп кап­лан­ган тә­рә­зә­ләр­нең фор­точ­ка­ла­рын кем­нәр­дер ач­кан бул­ган. Алар­дан сал­кын төн­ге һа­ва кер­гән­ле­ге яңа гы­на си­зем­лә­нә баш­ла­ды. Ир­кә исә Мәс­гуть­нең ир­кен ко­ча­гын­да ди­яр­лек иде. Ут­ны ян­дыр­гач, кыз бе­раз чит­кә­рәк тар­тыл­ды. Әм­ма егет аны үзе­нә кы­сып: “Бу кыз бе­лән эшем пе­шә­чәк!”— дип йө­зен­че тап­кы­рын уй­лап ку­яр­га өл­гер­мә­де, Ир­кә, аның ко­ча­гын­нан чы­гып, ишек­кә та­ба ат­ла­ды. Мәс­гуть исә кыз­ның ар­тын­нан ашык­ты. Алар ин­де бас­кыч­ка җи­теп ки­лә иде­ләр. Һәр тә­рә­зә янын­да пар­лар кү­гәр­чен­нәр ке­бек гөр-гөр ки­лә­ләр. Мәс­гуть бу юлы да Ир­кә­нең дө­рес як­ка, үзе­нә ки­рәк­ле ко­ри­дор­га та­ба бо­рыл­ма­вын те­лә­де. Кыз исә:

— Сез­дә әл­лә ни­чек тө­зе­гән­нәр. Ада­шыр­га мөм­кин!— ди­де.

Егет тә:

— Мон­да ку­нып ки­тә­сез­дер? Кем­гә кил­де­гез әле?— дип сүз кат­ты.

Ир­кә аһ ит­кән­дәй бул­ды. Үтен­гән­дәй аң­ла­та баш­ла­ды. Ан­на­ры:

— Хә­зер без­не үзе­без­нең то­рак­ка керт­ми­ләр ин­де... Йок­лар­га да урын ки­рәк... Мин ип­тәш кыз­ла­ры­ма ке­рим!— ди­де, сә­ер­се­неп бор­чы­лу­ын яшер­ми­чә.

— Җи­те­шер­сез. Бер, биш ми­нут кы­на сөй­лә­шеп алыйк!— дип, Мәс­гуть аны буш тә­рә­зә яны­на ки­тер­де. Шун­да ук үзен кул­дан ыч­кын­ды­рып, Ир­кә­не ко­чак­ла­ган хә­лен­дә үбеп ал­ды. Кыз чит­кә тар­тыл­ды, әм­ма та­би­га­те акы­лын­нан өс­тен чы­гар­га өл­гер­гән иде. Алар ирен­гә-ирен кал­ды­лар. Мәс­гуть һа­ман: “Э­шем пе­шә, эшем пе­шә бо­лай бул­гач!”— дип уй­лый тор­ды. Хә­ер, алар­ның ике­се­нә дә шу­шы хәл­лә­ре көч­ле хис­ләр би­рә­ләр иде.

 

III

Про­фес­сор Ру­бин Зин­ну­ров ту­рын­да­гы мә­ка­лә­не “Ва­та­ным Та­тарс­тан” га­зе­та­сын­нан Мәс­гуть Иль­я­со­вич оч­рак­лы рә­веш­тә ге­нә укып чык­ты. Бу яз­ма “Га­и­лә” ку­шым­та­сын­да, га­дәт­тә­ге­чә мак­тау һәм хөр­мәт­ләү бе­лән су­га­рыл­ган, җил уңа­е­на ада­шып оч­кан кү­бә­ләк ру­хын­да са­ми­ми итеп языл­ган иде.

Бер­кат­лы­лык Мәс­гуть­кә соң­гы ел­лар­да тук­тау­сыз оч­рап тор­ды. Шун­лык­тан мон­да да яңа­лык юк. Ке­ше­ләр шун­дый ин­де алар, ма­вы­гып ки­тү­чән­нәр. Әм­ма га­зе­та­да би­рел­гән га­и­лә фо­то­су­рә­тен­дә­ге күз­лә­рен ту­ты­рып: “Син кай­да?”— ди­гән­дәй эз­лә­неп ка­рап тор­ган ка­ра чәч­ле, як­ты йөз­ле ха­ным нин­ди­дер дул­кын­ла­ну бир­де Мәс­гуть­нең кү­ңе­ле­нә. Ул аңа ни­чек­тер бик тә якын, үз ке­бек то­ел­ды. Ә кем ул?

Го­ме­ре­нең диң­ге­зе бай бул­ган, ин­де аг­ро­фир­ма уп­рав­ля­ю­щие дә­рә­җә­се­нә иреш­кән, кы­рык яшь­ле­ген уз­ган ка­лын җил­кә­ле, күк­рәп тор­ган ир өчен кү­ңе­ле­нә ха­тын-кыз су­рә­те­нең нин­ди­дер тәэ­сир яса­вы бик сә­ер, әл­бәт­тә. Мәс­гуть аз­мы чи­бәр­ләр­не учы­на са­лып ир­кә­лә­мә­де? Ә ку­е­нын­да авыр адым­лы, олы гәү­дә­ле, ел­дан-ел­га ка­лы­ная бар­ган ха­ты­ны Хә­ния бул­ды. Алар ике кыз үс­тер­де­ләр. Олы­сы ин­де кия­ү­гә чык­ты, онык­ла­ры да бар. Бай­лы­гы та­шып тор­ган тор­мыш­лы, элек­ке­ге бер­ни­чә ра­йон­ны бер­ләш­тер­гән аг­ро­фир­ма җи­тәк­че­се Мәс­гуть­кә кыз үс­те­рү, аны ке­ше­чә кия­ү­гә би­рү мәсь­ә­лә­сен чи­шү бер­ни тү­гел. Ни­чә егет­нең ата­сы, аның кап­ка тө­бе­нә ки­леп тук­тап, йорт­ка ке­рер­гә дә оя­лып, ул­ла­рын: “Тап­кан­сың кыз!”— дип ачу­ла­на-ачу­ла­на, ки­лен­ле бу­лу хы­ял­ла­рын таш­лап кай­тып ки­тә тор­ды­лар. Буй­ла­ры җит­мәү­не аң­ла­ды­лар. Бо­лар­ның хәл­лә­рен­нән кем дә хә­бәр­дар иде. Мал — мал­ны тар­та, ди­ләр, бай — бай­ны. Мәс­гуть­нең дә ко­да­сы та­тар­ның че­рек бай­ла­рын­нан бер­се бу­лып, кыз бе­лән угыл гы­на тү­гел, ул туй­да ко­да бе­лән ко­да ка­выш­кан­дай, мо­ңа ка­дәр бул­ма­ган­ча бө­ек га­и­лә ни­гез­лән­де.

Го­мер ел­га­сы мул суы бе­лән та­шып ак­кан ке­ше­нең кү­ңе­ле күк­ләр­дә йөз­ми, җир­гә тә­мам бе­рек­кән бу­ла. Мәс­гуть үзе эш­лә­гән һәр авыл­да мә­чет сал­ды­рып би­рү­не га­дәт ит­кән кө­нен­нән бир­ле җа­нын­да ила­һи ты­ныч­лык тоя баш­ла­ган иде. Бар­ча хәй­лә һәм мә­кер­лә­ре аңа акыл хез­мә­те­нең уңы­шы ке­бек аң­ла­шы­лып, үп­кән-коч­ка­ны да җән­нәт­нең ху­ри кыз­ла­ры, Хо­дай­ның мах­сус бү­ләк фә­реш­тә­лә­ре нис­бә­тен­нән кү­зал­лан­ды­лар. Ул хә­зер дә, ил­лен­че яше­нә та­ба бар­га­ны хә­лен­дә, үзен, бас­са — ти­мер­не изәр­лек, сук­са — өзәр­лек, тә­мам бул­дык­лы егет итеп тоя. Аның яны­на ки­леп сүз баш­лар­га һич­кем кы­ю­лык итә ал­мый. Әйт­сә — аны­кы гы­на дө­рес. Ул мо­ны ти­ран­лык дип тү­гел, мәр­тә­бә хи­са­бын­да са­нап йөр­тә. Юлы­на дош­ма­ны оч­ра­са да бо­рыл­мый, тап­тап кы­на уза. Хә­ер, ан­дый адәм­нәр­не күр­мә­гә­не­нә дә ун-ун­биш ел­лар бар ин­де. Аңа һәр­кем тү­бән­че­лек бе­лән баш ия: яшь­ләр сок­ла­нып ка­рый­лар, өл­кән­нәр кур­кы­нып ка­ла. Мо­ңа ка­дәр яшә­гән кол­хоз һәм сов­хоз­лар­ның мал­ла­рын ул биш-ал­ты ел эчен­дә кы­рып-се­бе­реп йот­ты. Ха­лык­тан элек­ләр­не бөр­тек­ләп җы­еп чә­чел­гән иген­нәр­не дә, мал-ту­ар­ны да хә­зер аңар­дан кай­та­рып би­рү­ен со­рап ки­лү­че та­был­ма­ды. Рес­пуб­ли­ка­ның “ба­зар­га йом­шак ке­рү” сә­я­сә­те, кол­хоз­лар­ны та­рат­мый яшә­теп кал­ды­ру өчен ты­ры­шу тө­се чы­га­руы Мәс­гуть­кә һәм аның ке­бек йөз­ләр­чә рә­ис­кә бә­хе­те иде. Алар үза­ра яры­ша-яры­ша ди­яр­лек әү­вә­ле кол­хоз мал­ла­рын ит­кә оза­та баш­ла­ды­лар. Дуң­гы­зы, сы­е­ры, са­ры­гы шып­лап тө­ял­гән олы Ка­мАЗ ма­ши­на­ла­ры каз­на өчен ты­ры­ша ке­бек иде­ләр, әм­ма алар бу мал­лар­ны Мәс­гуть­нең һәм ту­ган­на­ры­ның ка­ла ки­бет­лә­ре­нә илт­те­ләр. Мо­ңа әл­лә ни ко­ма­чау ит­кән ке­ше дә юк иде. Ил баш­лык­ла­ры кол­хоз­лар­ның та­ла­ну­ы­на са­та­на ке­бек ку­а­на гы­на тор­ды­лар. Ни ди­сә­ләр дә җа­вап бер иде: “Ха­лык­ны ач то­тар­га яра­мый, ач та­мак ке­ше­не ко­тыр­та гы­на ул, бунт-фә­лән бу­луы бар!” Ә мо­ңар­дан хәт­та Мәс­гуть тә шөл­ли. Әм­ма та­тар­да бул­ма­я­чак дип бе­лә, чөн­ки бу мил­ләт­не рус­лар биш йөз ел­га якын бик шәп “тәр­би­я­лә­гән­нәр”. Әгәр дә ара­дан бе­рәр баш­баш­так, та­мак ки­е­реп, ха­лык мән­фә­га­те өчен дәгъ­ва бе­лән чы­га икән, аның авы­зы­на кал­җа төр­тү­ең дә җи­тә, явыз­лан­ган эт ни­чек шун­да ук се­лә­гә­ен агы­зып арт аяк­ла­ры­на ба­са һәм шың­шый баш­лый, әле ге­нә ша­ран яр­ган адәм дә ин­де та­ба­ның­ны ялар­га ке­ре­шә. Ул бит аз­гын эт ке­нә ия­се­нә өрә. И та­та­рым, би­ча­ра­ка­ем! Си­ңа­мы ин­де күк­рәк гай­рә­тең­не яшер­ми­чә сөй­лә­шә бе­лү бә­хе­те тә­те­я­чәк?






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных