Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 38 страница




Укучыларны авылыбыз яшьләре алыштыра. Алар уйныйлар да, бииләр дә, җырлыйлар да. Чыршы тирәсе төн урталарына кадәр гөрләп тора. Ә минем ише вак-төяк малай-шалай көне буе тау шугалагында шаулый. Шушы кадәр озакка сузылган күңелле һәм рәхәт уеннан, сизелмичә калып, колаклар кызарып, хәтта кайбер көннәрдә тәннәр дә күгәреп бетә.

Ул заманнарда, узган гасырның сиксәненче елларынача, өлкәннәр, авыл агайлары, халык турында кайгырта беләләр иде шул. Бу галәмәтләр барысы да аларның тырышлыгы белән мәйданга куела иделәр.

Тегермән тавындагы бозлы шугалактан вак-төяк бала-чага чыпталарга утырып та, паласларда, капчыкларда да шуып, аларны туздырып бетерде. Чана белән дә төшеп карадылар. Әмма кызыгы юк икән.

Беркөнне килсәм, шугалакта һичкем юк. Гадәтемчә пәлтә итәгенә утырып кына шуа башладым. Ул да түгел, Сәлимҗан абый килеп җитте. Аягында күн итекләр. Ул минем әткәйнең энесе Ахунҗан абыйның улы. Аның бик тә елгыр, ут малай икәнлеген яхшы беләм. Дөньяның төрле эшләргә яраклы хәйлә тәгәрмәчен акылында тәгәрәтә бугай ул? Миңа “энекәш” дип эндәшә, җае килсә, олыга да куеп сөйләшә әле!

— Менә болай шуарга кирәк аны!— диде дә, йөгереп килеп, аяк өсте торган килеш шугалак таудан выжлатып төшеп тә китте.

Аһ итеп калдым. Кая ди ул миңа мондый эшкә тәвәккәллек, пәлтә итәгемне туздыруым хәерлерәк. Йә егылып башымны ватармын дип, бер дә батырчылык итә алмый калдым.

Сәлимҗан абый минем янга кабат менеп тә җитте.

— Утырып шуганда — үрмәләп барган кебек кенә ул. Ә менә аякта — кош кебек очасың сыман!— дип кабат кызыктыра да башлады.

Ә мин барыбер дә куркам.

— Шәп шусын дип күнитекләр киеп килдем әле. Ә синең аякта — калын олтанлы киез итекләр. Бер дә курыкма, егылмыйсың,— ди.— Кил, тот кулымнан! Өйрәтәм хәзер үзеңне!

Кулымнан тотуы булды, без бергә шуып төшеп тә киттек. Кот очудан күзләрем йомылган, сыным багана булып каткан.

Шундый да выжлатып алып төште анысы, башымнан бүрегем дә очып кала язды.

Икенче тапкыр менеп баскач:

— Күзләреңне йомма, аякларыңны йомшак тот, сыныңны катырма!— дигән киңәшләрен дә биргәч:

— Ярар, булдыра алсам!— дидем.

— Була, энекәш!— диде Сәлимҗан абый, мине һаман да олыга куеп сөйләшеп.

Шунда аның сүзгә осталыгына игътибар иттем. Кызык булып китте. Әйткәнен мәртәбә нисбәтенә куеп сөйләшүе аның табигатенә күрә хас үзенчәлеге икән!

Без икенче, өченче тапкыр кулга-кул тотынышып төштек.

— Очам гына, кош кебек очам икән бит!— дидем мин аңа.

— Шулай булмый ни! Әйттем бит мин сиңа, энекәш!— дип, ул бу юлы мине итәгенә тотындырып алып төште.

— Кызлар белән менә шулай шуабыз без!— дип мактанып та алды.

Мин аның бу күңелле сүзен дә борыныма киртләп куйдым. Ни дисәгез дә, үсәсе, егет буласы да бар бит әле!

— Инде үзең төшеп кара!— диде ул шунда.

— Куркам!— мин әйтәм.

Ә ул:

— Тәвәккәл ит,— ди, мине дәртләндереп.— Абыем осталыкка өйрәтте диярсең!

Төшеп киттем. Ялгызың шууы тагын да рәхәтрәк икән бит! Менә һәммә кешене шаккатырам әле, бигрәк тә үзем ише вак-төякләрне!

— Син бу юлы этеп җибәрмә, Сәлимҗан абый? Югыйсә чак кына сыным катмады!— дип үтендем мин аңардан.

Шулай ничә тапкырлар узыша-узыша аяк өсте шуганбыздыр, ул:

— Күнитек белән салкын икән!— дип, кайтып китәргә тиешлеген әйтте.— Киез итек белән шуа-шуа, олтаннарына кадәр коелышып беткән иделәр. Кичә бөтенләй дә төпсез килеш кайтылган. Әти кирәкне бирде. Әле олтан сала калган иде,— диде дә өйләренә йөгерде.

Ул арада чыпталарын, капчыкларын, келәм, киез кисәкләрен култык асларына кыстырган дусларым да килеп җиттеләр. Күрше малае хәтта әбисенең юрганын эләктереп алып килгән иде. “Чыгарып элгәннәр генә иде!”— дигән була. Сорап тормаган имеш.

Минем аяк өсте басып шууымны күргәч, авызлары ачылып калды. Аннары икенче, өченче тапкырлар шул рәвешле очып кына төшүемне карап торып, бер-бер артлы чыпталарын, капчыкларын, келәм кисәкләрен, хәтта сөйрәп килгән әбисе юрганын да кар өстенә ташлап калдырып, минем арттан төшә, егыла, мәтәлә, очып-очып китә башладылар. Әмма аларга да бу галәмәтләре кызык иде.

Бер-икесен итәгемә тотындырып та алып төштем. Ничек шуарга кирәклеге серләрен дә сөйләп бирдем. Җитмәсә:

— Кызларны шулай итәгемә тотындырып шуам әле мин!— ди тә мактанып җибәрдем.

Ул көнне минем даным телләрдән-телләргә күчте, үз колакларыма кайтып-кайтып ишетелде. Һай белсәгез иде абзагызның борыны ничек чөелгәнен, алты яшьтәге малай гына димәссез, егетләр санына кертелерлек идем!

Әмма итек табаннарым коелып бетеп, ахырда аларны кулыма тоткан хәлемдә кайтып йөгерергә туры килде. Ярый әле алдан хәйләсен уйлап куеп:

— Әткәй, олтаннарым коелдылар, җепләре черек булган!— дидем.

Орышып бер сүз дә әйтмәгәч, бөтенләй дә кыюланып китеп:

— Сумалалап, яхшы җеп белән салырга кирәк булыр аларны!— дидем.

Шунда әткәй:

— Бик иртә олыларча өйрәтеп сөйләшәсең әле, улым!— диде.— Кайдан алдың андый сүзләрне?

Мин сер бирмәдем. Сүземнең дөрес тә, үтемле дә булуына сөенеп, өлкәннәрчә тамак кырып куйдым.

Шуннан бирле күңелемә тәвәккәллек дигән хикмәт кереп оялады. Ул моңа кадәр миндә булган шик-шөбһәләрне дә, куркаклык һәм аптырап калуларны да куып чыгарды. Инде хәзер аңлыйм: бер яхшы өлге һәм аннан үрнәк алу кешене үзгәртеп кую көченә ия икән бит! Хәер, моның өчен үзеңнең дә төшеп калганнардан булмавың шарт! Малай кешедә бераз мактанчыклык та булырга тиеш әле ул, шулаймы?

27.12.2009.

 

АЛТЫ ЯШЬЛЕК “БАБАЙ” МАЛАЙ

Хи­кә­я

 

“Әгәр җил морҗа белән сөйләшеп иссә, иртәгә көн үзгәрә, әгәр дә җил сызгырып иссә, иртәгә көн җылына, хәтта кар эремәгәе, әгәр дә җил бүре кебек улап иссә, буран киләчәк, әгәр дә җил мыштым гына иссә, иртәгә яки бүген кичен туңдырачак, салкын булыр”,— дигән сүзләрне өлкәннәрдән ишеткәләгәнем сәбәпле, малай вакытымда мич башына менеп, тыңлаштырып утыргалый идем. Шул сәбәпле иртәгә нәрсә булачагын бүгеннән үк, алдан белеп торып:

— Әнкәй, иртәгә яңгыр явачак,— дигәч, миңа аптырап:

— Кыш уртасында нинди яңгыр инде ул, улым?— дип әйтә торган иде. Әмма фаразым рас килгәч, икенче көнне аптырашта йөри.

— Яңгыр яуды бит!— дип куркынып кайтып керә әткәй, башымны тотып карый, кулымдагы тамыр тибешен барлый.— Берәр җирең авыртмыйдыр бит?— дип сорый.

Шулай көннең җылыначагын да, карлы буран буласын да, егерме җиде-утыз градуска кадәр суыклар киләсен дә алдан әйтеп куя бардым. Ул вакытта безнең телевизорыбыз юк иде әле. Радиобыз да диварга эленеп торганы гына. Аннан да “һава торышы” дип хәбәрләр тапшыралар, күп кенә районнарныкын әйтәләр, әмма Сарманны да, безнең авылны да телгә алмыйлар. Әткәй:

— Безгә Азнакайныкы туры килә!— ди.

Бөтенебез дә аңа ышанабыз. Ә менә радиодан: “Буран булмый!”— дисәләр дә, мин әйтәм:

— Әнкәй, иртәгә буран чыга! Бөтен җиргә кар тутыра!— дим.

Радиодан: “Иртәгә көнне суыта!”— диләр. Мин дә шулай дим:

— Әнкәй, иртәгә суык килә!

— Ишеттек инде, ишеттек! Радиодан әйттеләр, колакларыбыз безнең дә бар!— диләр.

Ә мин тагын мич башына менеп китәм.

— Безнең “бабай” кая югалды?— дигән булалар. Өйдәгеләрнең миннән көлүләре инде бу. Һаман да мич башында утырырга яратканыма күрә мине шулай атадылар.

— Әнкәй, суык килгән!— дип төшеп әйтәм.

Ишек алдына чыгып керәләр.

— Әле генә җылы сыман иде,— диләр,— туңдырып та өлгергән. Катыра бүген. Төн суык булыр!

Аннары миңа шикләнеп карап алалар. Апаларым әйтә:

— Син нәрсә анда, малай актыгы, мич башында суык чакырып утырасыңмы әллә тагын? Иртәгә безнең чаңгыда чыгасыбыз бар иде. Тагын тау шуарга барып булмас микәнни?— диләр.

— Нигә иртәрәк миннән сорамадыгыз аны?— дим, күп белүемне сәбәп итеп:— Егетләрегезне ышандырмаган булыр идегез!

— Колагыңны борам!— дип сузылмакчылар, ә мин мич башына менеп качам. Әнкәй, бу хәлемә сөенеп, төтен юлларын ачтыра, мичкә ягып җибәрә.

Шушындыйрак хәлләр берничә тапкыр кабатлангач, апамнар да, хәтта әткәй-әнкәй дә сүзләремә ышана башладылар.

— “Бабай”, иртәгә көн ничек була?— диләр.

Мин җавап бирәм:

— Шәп була: кар ява!

Икенче көнне нәкъ шулай дөньялыкның өстен һәм күген кар күбәләкләре биләп ала. Урамда шундый матур, шундый рәхәт, һавасы да саф.

Шулай бер көн, ике көн уза.

— Иртәгә буран була!— дип, өйдәгеләрнең котын алам.

Минем “баба” дигән мәртәбәм шулкадәр арта, хәтта күршеләр дә, башкалар да, анда-санда очравыма-күренүемә үк, йөрәкләренә ут алып, куркынып куялар. Әмма барыбер дә:

— Иртәгә көн ничек була?— дип сорыйлар.

— Җылыта!— мин әйтәм.

Алар, тагын да котлары очып, “агузе-билләһи”ләр укып, авызларын тотып, каршымнан тизрәк китү җаен карыйлар. Бары тик усал малайлар гына:

— Алдама, радиодан суык була диделәр! Дөрес ишетмәгәнсең!— дип, күкрәгемә төрткәләп, бераз үчекләп алалар.

Эһ, әгәр дә миңа алты гына яшь булмаса, бирешеп торыр идемме соң?

Әмма “дөрес ишетмәгәнсең” дигән сүзләре исемә төшә. Өйгә кереп, мич башына үрмәлим. Морҗабыз җил белән сөйләшә. Хәйләкәр бу суык, мыштым гына йөри, килгәнен сиздерми дә, хәтта егетләрнең изүләрен ачтырып, көнне җылыткандай итеп алдалый. Көтмәгәндә чана табаннарын ябыштырырлык итеп катырып куячак әле, күрерсез менә!

Ә радиодан, иртәгә дә көн җылы булыр, диделәр. Урыны белән буран да бар имеш.

Безнең авылда шул төндә үк тәрәзәләрнең икенче катына кадәр шыгырдап бозга каткан иде. Иртән торуга, апаларым:

— “Бабай”, көнне җылыт!— дип бәйләнә дә башладылар.

Мин тагын мич башына менеп утырдым. Морҗа белән җил һаман да кичәгечә сөйләшә иде. Тиз төштем.

— Булмый, бүген-иртәгә генә җылытмас, озакка килгән, ахрысы. Суыкны озатып булмый!— дидем.

Шулай апаларымның да котларын ала торып, чак кына җен малаена әверелми калдым. Иң әүвәлдә әнкәй олы камыр күәсен мич башына утырту гадәтен уйлап тапты, аннары мин дә, озак вакытлар аралашмый торгач, морҗа белән сөйләшүче җил телен онытканмын.

— Иртәгә көн ничек була?— дип сорасалар:

— Радиодан әйттеләр,— диярәк тезеп китү гадәтен таптым.

— И-и-и,— дип, миңа кул селтәп, үземне үткән-сүткәннәр дә игътибарга алмый башладылар. Шулай “бабай” кушаматым да онытылды, кабат гади авыл малаена әверелдем дә калдым.

 

ФӘРЕШТӘ КЫЗ

Хи­кә­я

 

Аның күзләре миңа фәрештәнеке кебек тоелган иделәр.

Кешеләр төрле-төрле булалар. Кайсыларын җиңел генә аңлавы да мөмкин түгел. Ә ул? Ә ул бөтенләй башка иде. Мин “алай икән” дисәм, ул “әйе” ди. “Кирәкми” дисәм, аңа да шулай. Кешеләр болай ук иш янына куш килә алмыйлардыр инде алар? Мондыйларны гомеремдә ничә тапкыр гына очратканым булды? Саный китсәм, бер кулымның бармаклары да җитә бит!

Әле мәктәпкә укырга да кермәгән авыл малаеның хыяллары зурдан булган икән. Имеш, әгәр өйләнсәм, нәкъ шундый кызны алачакмын, башкаларга әйләнеп тә карамаячакмын! Бу минем ниятләп куйган уем, теләгем иде, хәтта яшәү канунымның бер маддәсенә әверелергә тиеш иде түгелме?

Ул көнне кышкы салкынның калын пәлтә аша үтеп кереп чеметергә әзерләнгән чакларының берсе булды. Җиңел чанамны тартып китереп, шуа торган сөзәк яр янына килеп бастым. Җылы өебезнең тәрәзәсе каршында гына ул урын. Артымнан Актырнак исемен йөртүче этебез, йөгереп килеп җитеп, борыннарымны-битемне ялап алды.

— Бәйләнмә әле!

Әмма ул миңа бәйләнми, бәлки яратуын гына белдерә иде. Югыйсә артыгы белән иркә бала булып, башкаларга көн дә күрсәтмәгәнмен бит!

Мин шуарга җыенган яр өстенә чана тарткан бер кыз бала менеп килә иде. Актырнагым аны күрде дә, койрыгын болгап, авызын ергандай итте. Аңа да бу тамаша кызыклы иде булырга кирәк? Минем буйлык шул кыз, яныма менеп җиткәч, исе дә китмичә:

— Сәлам!— диде.

Кем икән бу? Исәнләшеп маташа әле җитмәсә. Сары бөдрә чәчләре башындагы бүрегеннән бүселеп чыгып торалар. Бит очлары кып-кызыл, ә йөзе — елмайган.

— Син кем? Нишләп минем таудан шуасың?— дип ачулы итеп сорап, аңа холкым тарлыгын күрсәтеп алдым. Әмма шунда ук күңелемдә башка төрле сораулар да туып, фәрештә түгелме икән бу диярәк уйлап өлгердем. Әле яңа гына апаларым миңа әллә нинди фәрештәләр барлыгы турында, аларның иңнәрендә ак канатлары булуын бәян итеп, китаптан укып сөйләгән иделәр. Алар бөтен җирдә дә күпләр имеш. Минем ише бала-чагаларны егылып имгәнүдән дә саклыйлар икән әле җитмәсә.

— Бу синең этеңме?— диде бу матур кыз, сорауларыма исе дә китмичә, уйларымда нәрсәләрдер барын башына да китермичә.

— Эт түгел, Актырнак!— дидем, эт һәм Актырнагыбызның бер үк нәрсә булуларын аңларга да теләмичә. Бу фәрештәме, баламы, белми дә икән шуны: эт дип апаларым мине ачуланалар. Ә Актырнак ул — башка. Аны яраталар алар, башыннан да сыйпыйлар.

— Һе, эт булмагач, нәрсә соң?— диде бу кыз.

Әһә, төгәл белдем: бу бала фәрештә түгел! Канаты да юк бит. Этнең мин, ә Актырнакның нәрсә икәнлеген дә белми! И-и ахмак кыз!

— Аны җигеп йөргәнең бармы?

— Абыйның — бар!— дидем, мактанырга җай табып.

— Сөйриме?

— Ала да китә!

— Кызык икән!

Шунда минем дә Актырнакны җигеп, абый кебек дөньяларны шаулатып чаптыртып, чанада утырып йөрисем килеп китте. Әмма өлгерә алмыйча калдым. Капка төбенә абый чыгып баскан икән. Ул инде башлангыч мәктәпнең икенче сыйныфында укый. Дәресләрен әзерләп калган иде. Эше беткән! Сызгыргалап алды, “фи-фи” китереп. Актырнагыбыз абый янына йөгерде. Мин дә, чанамны тартып, капка төбебезгә таба чаптым.

— Абый! Абый, дим... Актырнакны миңа җигеп бир әле?

— Булмый!— диде абый, шунда ук үз юлына кузгалды.— Безнең югары очка менеп төшәсебез бар. Ияреп йөрмисең!

Нигә Актырнак белән барганлыгын бик яхшы беләм: усал малайлар үзен кимсетмәсеннәр өчен шулай итә ул.

— Кайткач, җигеп бирәсеңме соң?

— Ярар,— диде абый,— карарбыз!

Һәм йөгереп-йөгереп китеп тә барды, артыннан Актырнак та иярде. Алар тиз арада юкка да чыктылар. Миңа, тау шуарга дип, яр башына кабат килеп басарга гына калды. Теге кыз исә барып чыкмаган эшемнән көлеп куйды да, чанасына утырып, түбән таба выжлап төшеп тә китте. Хәер, аңардан калышырга уемда да юк иде. Чанама атланып мин дә, шаулап-гөрләп, ура кычкырып, аска таба ташландым. Шәп җилдердем. Теге баланы узып та киттем.

Шулай чаналарда шактый озак ярыша-ярыша тау шудык. Буран кузгала барганын да сизенми калганбыз. Көн шундый да рәхәт һәм ап-ак иде. Кайчан җылынырга өлгергән? Тик ничектер эңгер дә якынлашкан сыман тоелып алды.

— Ә синең ак бураннарга утырып очканың бармы?— дип сорады шунда бу кыз, тәмам хәйранга калдырып.

Без әле һаман да исемнәребезне белми идек. Ул да кызыксынмады, минем дә игътибарымнан читтә калган.

— Юк, алай да буламыни?

— Була, нишләп булмасын!— диде ул, миңа якындагы сикертмәне төртеп күрсәтеп:— Менә шуннан очып күтәреләбез дә, буран канатларына менеп утырабыз.

Һәм ул яр башына йөгереп менеп китте. Мин дә аның артыннан калмадым. Сикертмәгә чананы төбәп төшү дә котны бераз ала иде анысы. Шулай да тәвәккәлләргә булдым.

Кыз миннән өлгеррәк иде. Сикертмәгә таба төшеп тә китте, очып ук күтәрелеп, әллә кая ук җитмәсә дә, шактый гына араны үтте дә лып итеп чанасында карга килеп терәлде һәм мәтәлеп тәгәрәде. Миңа бу тамаша кызык иде билгеле.

— Булдыра алмадың!— дип көлдем аңардан. Ә үзем хикмәт инде менә, күреп торсын: буран канатына утырып очачакмын!

Яр башыннан чанамда төшеп тә киттем, сикертмәдән алга таба очып, күккә күтәрелдем. Нәкъ шул вакытта ак буран канатына туры килеп, аның өстендә шактый ара җирне уздым. Әмма инде чанамнан төшеп тә каласым килә башлады. Ә ак буран мине канатында очырта да очырта иде. Харап кына булдым ахрысы! Бу кызның сүзләрен тыңларга кирәк идеме? Җитми идеме элеккечә рәхәтләнеп шууым? И юләр баш, ак буран канатына утырырга белдем! Ә ничек төшәргә — әмәлен күз алдына китерә алмыйм. Харап итеп еракка-еракка илтеп ташласа?

Шунда лып итеп чанам борыны белән каты карга килеп төртелде дә алга таба шуып китте. “Ура!”— дип кычкырып җибәрдем.

— Ну очып та күрсәттең, малай!— диде бу кыз, миңа сокланып.

“Мин бит ул!”— дип күкрәк кагып, әйләнә-тирәмне карасам, шул кыз чамасы гына араны сикертеп узганмын бит! Ә минем күземә әллә ниләр күренде, уем аша күпме хәсрәтләр узды. И хыял, син нинди ялганчы икәнсең! И күзләр, сез никадәр сукыр икәнсез!

Шунда караңгылык тәмам куерып ук иңә башлады. Урам ягында Актырнагыбызның өргәләгән тавышы ишетеп алды. “Әһә, абый аны чанама җигеп бирәм дигән иде бит!” Шуны уйладым да өебезгә таба йөгердем. Актырнагыбыз, каршыма килеп, битемне ялап алды. Мин абыйны эзләп кычкырдым. Ул җавап бирмәде. Өйгә кердем. Абый анда каз маенда пешкән коймак белән баллап-тәмләп чәй эчеп утыра иде. “Миңа калдырмый, ашап бетерә инде ул!”

Өсләремне тиз-тиз салып, битемне дә юарга онытып, мин дә аңа “ярдәмгә” ташландым. Ярыша-ярыша ашый торгач, бал белән коймакларны бер кабуда диярлек йота башладык... Ашлык суга торган комбайннан бер дә ким түгел инде без ашаганда, көлтәсе-көлтәсе белән ашлыкны йоткан кебек сосабыз гына!

Ул кичне теге кыз да, Актырнакны җигеп йөрү теләге дә онытылган. Икенче көнне чана шуарга чыгып баскач кына алар исемә төште. Ярар, Актырнакны җигеп йөрергә аннары өйрәндем, анысы. Әмма теге кыз башка бервакытта да күренмәде. Әллә үпкәләдеме, әллә чыннан да фәрештә идеме икән ул? Ничәмә төрле кызыкларга, иң кирәге — ак буран канатына утырып очарга өйрәтеп калдырды бит ул мине. Әмма әле хәзер дә:

— А-у, син кайда, фәрештә кыз?— дип, аңа эндәшәсем, аны чакырасым, аның белән кабат очрашасым килә.

Әллә чыннан да шулай итимме икән?

07-10.01.2010.

 

Э Ч Т Ә Л Е К

 

Милли «пәрәмәч»нең милли «түбәтәй»сез калуы. Хикәя-памфлет...............3

«Куликово сугышы». Хикәя..............................................................................9

Изге атакай фәлсәфәсе. Хикәя..........................................................................17

Башкорт кызы Галия. Хикәя.............................................................................21

Бөек «кушылу» галәмәтләре. Хикәя................................................................57

Сәламәгаләйкүм, «ишан хәзрәтләре»! Хикәя.................................................76

Оптимальлек заманы. Хикәя............................................................................89

«Хәзрәте ишан буламыз!» Хикәя....................................................................110

Тәкәләр сөзеше, яки Юләр кеше гайбәтләре. Хикәя-памфлет......................149

Бәхет мизгелләре. Хикәя..................................................................................166

Конкурска. Хикәя..............................................................................................169

Контора күсесе. Хикәя......................................................................................170

Юл йөрү кагыйдәсе. Хикәя.............................................................................177

Яхшы эш урыны. Хикәя..................................................................................178

Туйда сөяк биетү. Хикәя.................................................................................179

Җәйге вакыт. Хикәя........................................................................................180

Практик стратегия, Хикәя.............................................................................. 181

Язмыш сикәлтәсе. Хикәя-памфлет................................................................. 182

Конференция йомгаклары. Хикәя-памфлет....................................................206

Күзле бүкәннәр. Хикәя-памфлет.................................................................216

Язгы чәчәкләр. Хикәя..................................................................................226

Ил эчендә егет санда. Хикәя...........................................................................255

Чәчәкләр ул ал да гөл була. Хикәя.................................................................268

Таң кызы. Хикәя...............................................................................................297

Күке фалы. Хикәя.............................................................................................319

Балачак тәрәзәләре. Хикәя..............................................................................327

Ул минем апам шул. Хикәя.............................................................................343






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных