Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 4 страница




Кыз үзе­нең акы­лы­на сок­ла­ну­ын йө­рә­ге­нең хәл­сез­лә­нә ба­ру­ын­нан то­яр­га мәҗ­бүр. Ул хис­лә­рен та­би­га­те яр­дә­мен­дә ба­са бе­лү­ен аң­ла­тыр­га ом­ты­лып:

— Мө­га­ен алар­ның күз­лә­ре юк­тыр, кү­ңел­лә­ре йок­ла­ган­дыр...— ди­де.

Га­ли­мә­нең бу әйт­кән­нә­ре Хә­лим­не тә­мам тел­сез кал­ган җи­рен­нән уят­кан­дай ит­те­ләр. Сер диң­ге­зе­нә бат­кан җи­рен­нән ки­нәт кал­кып чык­кан­дай ул, күк­рә­ген­дә һа­ва алыш­ты­рып, киң су­лыш алыр­га өл­гер­де. Әм­ма бу юлы да эн­дәш­ми ка­лыр­га үзен­дә көч тап­ты. Адым­на­рын са­таш­ты­рып алуы, ат­лап кил­гән җи­рен­нән та­еп куюы Га­ли­мә­нең көл­ке­сен уят­ты. Шу­шы җит­лек­кән мәк­тәп ба­ла­сы­ның кү­зә­тү­чән бу­луы аның та­би­гый акыл бе­лән ко­рал­лан­ган­лы­гы­на дә­лил исә дә, егет:

— Нәр­сә, әл­лә мин шу­шы ка­дәр көл­ке, шө­кәт­сез­ме?— дип со­ра­ды. Аның өс­те­нә өел­гән га­дел­сез той­гы авыр­лы­гын кыз җи­ңел­чә сүз бе­лән ге­нә алып таш­ла­ды:

— Мин ба­ла бит әле, бу кө­лү­ем дә шу­ңар­дан гы­на!— ди­де.

Аның та­вы­шын­да ила­һи бер рә­хәт­лек аһәң­нә­ре бар­лык­ка ки­леп, тул­ган ае, йол­дыз­ла­ры, ак ка­ры, са­ры күз­ле тә­рә­зә­лә­ре бе­лән бер­гә Са­рай­лы авы­лын сих­ри дөнь­я­ның үзә­ге­нә әве­рел­дер­де­ләр. Яшь­ләр­нең кү­ңе­лен чай­кал­ды­рып эч­ке моң агыл­ма­са, бик сә­ер бу­лыр иде. Бу — сөю-сә­га­дәт мо­ңы.

Алар рә­хәт ке­нә ат­лый да ат­лый бир­де­ләр. Ин­де кул­га-кул да то­ты­ны­шыр­лык са­быр­лык­ла­ры юк иде. Йө­рәк дәр­те алар­га ка­нат­лар бир­гән, бө­тен­ләй дә бү­тән дөнь­я­га кү­тә­реп алып ки­теп, шун­да яшә­тә баш­ла­ган. Алар мо­ның шу­лай икән­ле­ген ике­се дә бер­дәй то­я­лар, әм­ма бер-бер­се­нә бел­де­рер­гә ге­нә кый­мый­лар.

 

VIII

Гү­я­ки га­ләм чи­тен­нән җыр ише­те­лә иде: “Сөй­гән яр­лар ка­выш­сын­нар, бе­рүк, мәх­рүм ит­мә­гез...” Кем­дер ра­ди­о­мы, те­ле­ви­зор­мы, көй уй­нат­кыч­мы куй­ган әл­лә — дәрт­ле җыр йө­рәк­ләр­гә үтеп-үтеп ише­те­лә. Яшәү­нең ба­ры­шы үз­гә­рә, та­раф­лар­ны са­таш­тыр­ган­нар дө­рес юл­га ки­ре кай­та­лар, саф кү­ңел­ләр бә­хет­лә­ре­нә та­ба яңа дәрт бе­лән аш­кы­на...

Хә­лим­нең бик соң кай­туы да, ир­тән­нән уя­на ал­мый­ча йок­ла­вы да, ки­нәт са­гыш­ла­нып кал­ган кө­ләч йө­зе дә әни­се Нә­гый­мә апа­ның күз уңын­нан, уй-хәс­рә­тен­нән чит­тә кал­ма­ды.

— Ул Га­ли­мә­нең ән­кә­се бер дә зат ия­се бул­ма­ды, ире Са­ла­ват­ны бик ин­тек­тер­де,— ди­де ул, акы­лы мә­хәб­бәт хәс­рә­тен­нән ай­нып җит­мә­гән, юы­нып өс­тәл яны­на чәй­гә утыр­ган улы­ның кү­ңе­лен­дә са­гыш ял­кы­нын тер­ге­зеп. Ана­ның ба­ла­ны ха­та­дан кот­ка­рыр­га те­лә­ве бер дә яман га­мәл тү­гел, мо­ны аң­лар­га ки­рәк. Нә­гый­мә апа­ның үл­чәү­ле, сүз­дә һәм эш­тә тө­гәл­лек­не яра­туы го­мум-мәгъ­лүм исә дә, йө­рәк хис­лә­рен­дә әл­лә ни исәп-хи­сап­лы тү­гел­ле­ген улы бел­мәс­кә дә мөм­кин иде. Бу юлы Хә­лим ишет­мә­гән­дәй кы­лан­ды. Ба­ла ча­гын­нан сер сак­лау­чан улы­ның кү­ңел бу­а­сын җи­мер­мәс өчен Нә­гый­мә апа да икен­че җөм­лә­сен саг­рак әй­теп куй­ды:

— Са­рай­лы­га ка­дәр ба­рып йөр­гән­сең икән шул, улым!

Мо­ны­сы­ны ук сөй­ләп би­рер­лек, ән­кә­се­нә ки­те­реп җит­ке­рер­лек ке­ше-ка­ра­ның кү­зе­нә ча­лын­ма­вын егет ях­шы бел­гән­дәй иде, әм­ма да хәй­ран ит­те, хәт­та ап­ты­рау бил­ге­лә­ре йө­зе­нә үк бә­реп чык­ты. Адәм бе­лән сөй­лә­шү­нең тәр­ти­бен бе­лү өчен юга­ры уку йорт­ла­рын­да гый­лем эс­тәп га­зап­ла­ну­ның ки­рә­ге юк, кү­зә­тү­чән икән­сең, тор­мыш тәҗ­ри­бә­се бар са­бак­лар­ны да би­рә. Нә­гый­мә апа улын­да­гы үз­гә­реш­ләр­гә ел­ма­еп кы­на куй­ды. Хә­лим­нең төн­лә кайт­мый­ча ка­луы аның йо­кы­сын ал­ган иде, бил­ге­ле. Ни­чә тап­кыр­лар ишек ал­ды­на чы­гып, урам як­ка ко­ла­гын куй­ды: бер-бер оч­та су­гыш­мый­лар­мы, та­лаш-ыз­гыш, та­выш-ма­зар юк­мы? Ул хәт­та күр­ше­лә­ре­нең олы йон­лач Сар­ба­е­ның, аяк ас­тын­да кар шы­гыр­да­тып, ай ну­рын­да үз шәү­лә­се­нең шу­ы­ша ия­реп ки­лү­ен­нән дә шик­лә­неп узып ки­тү­ен, кой­ма ар­тын­да кү­зә­теп тор­ган ха­тын­ның ты­нын да сиз­ми йө­рү­ен кү­зә­теп кал­ды. Би­шен­че­ме чык­ка­нын­да гы­на тау ягын­нан бе­рәү­нең тө­шеп ба­ру­ын, адым­на­ры ти­гез­ле­ген­нән улы икән­ле­ген ча­ма­ла­ды. Бә­хе­те­нә ай як­ты, Хә­лим­нең йө­ре­ше җи­тез, ат­лау­ла­ры егет­ләр­чә тә­вәк­кәл һәм эре иде­ләр. Нә­гый­мә апа өе­нә ке­реп югал­ды. Шу­лай ук йо­кы­сыз га­зап­лан­ган, әм­ма ха­ты­ны­на сиз­де­рер­гә ки­рәк тап­ма­ган ире Бә­кер аб­зый­га, мин си­нең хәй­ләң­не бе­ләм ди­гән­дәй:

— Кай­та,— дип әйт­те.

Ата ке­ше, ачык итеп:

— Ал­ла­га шө­кер икән!— ди­де.

Хә­лим мыш­тым гы­на ки­леп кер­гән­дә алар икәү­ләп тиң гү­я­ки рә­хәт йо­кы­да иде­ләр. Гы­рыл­дап-гы­рыл­дап та ал­ды­лар.

Ул­ла­ры ут ян­дыр­ма­ды. Хә­ер, як­ты ай нур­ла­ры тә­рә­зә­ләр­дән ур­гы­лып җы­лы өй эче­нә тул­ган, гү­я­ки мах­сус шу­лай эш­лә­гән­нәр ке­бек иде. Са­та­шып әтәч кыч­кы­руы җен­нәр­нең ко­тын ал­ган бу­лыр­га ки­рәк, идән ас­ты хай­ван­на­рын­нан кү­се­ме-тыч­кан­нар­мы ча­бы­шып уз­ды. Ул хәс­рәт чик­те­рү­че­ләр­дән ко­ты­лу ча­ра­сы итеп ку­ел­ган кап­кын­нар да, са­лын­ган агу­лар да яр­дәм ит­мә­де­ләр. Җы­лы ни­гез­не алар да сөя. Ни­гез су­ын­са, юк бу­ла­сы­лар ин­де, аны­сы. Хо­дай сак­ла­сын!

Кай­сын­нан “Хо­дай сак­ла­сын” ди­де әле? Бо­ла­рын ук уй­лап бе­те­рер­гә өл­гер­ми, Нә­гый­мә апа да, улы­ның уры­ны­на кай­тып яту­ы­на сө­е­неп йок­лап кит­те. Ба­ла­ла­ры ал­ты поч­мак­лы йорт­ла­ры­ның түр ягын­да, үз­лә­ре ал­гы як­та иде­ләр. Хә­лим­нең ка­ра­ва­ты эч­ке бүл­мә­нең уңын­да ук, бу як­ка якын, су­лыш алу­ын да яше­рер­гә ирек бир­мәс­лек ишек янын­да гы­на.

Ул ни­чек ят­са, шу­лай тын­сыз кал­ды. Җи­ңел су­лы­шы ана­ның кү­ңе­лен­дә­ге хәс­рәт­лә­рен алып таш­ла­ды. Ул ин­де аның Га­ли­мә­не оза­та ба­ру­ын да, “э­ше­нең пе­шү­ен” дә тиз тө­шен­де. Мо­ңа ка­дәр алар­ның ике­сен бер­гә пар итеп кү­рер­гә те­ләп яшә­сә, ин­де бу уен­нан ки­ре кай­тып, ара­ла­ры­на кир­тә утыр­ту уе­на ке­ре­шү­ен сиз­ми дә кал­ды. Га­ли­мә­нең әни­се Ка­ми­лә­не җе­не сөй­мә­гән­ле­ге исе­нә төш­те бул­са ки­рәк:

— Кы­зы әти­се­нә ох­ша­са гы­на ин­де,— ди­де.— ана­сы ке­бек җа­ны­на тын­гы та­бал­мый­ча ир­дән ки­теп-кай­тып җә­фа­ла­ма­сын!

Хә­лим­нең са­га­еп ка­луы йө­зе­нә чык­ты. Чәй эчеп утыр­ган җи­рен­нән ку­лын­да­гы чы­на­я­гы тиб­рә­леп, өс­тәл­гә тү­ге­леп ал­ды. Ап­ты­рау­лы ва­кыт­та һа­ман шу­лай бу­ла, дикъ­ка­тең юга­ла.

— Бу нин­ди ба­ла-ча­га ке­бек чәй тү­геп уты­ру ин­де?— ди­де Нә­гый­мә апа. Ул үзе бу ва­кыт­та кол­хоз фер­ма­ла­рын­нан са­рык бә­рән­нә­рен ка­рап, ир­тән­ге эшен­нән кайт­кан, йок­ла­ма­дым дип юга­лып йө­ри бел­ми, тән­дә һәм зи­һен­дә да­и­ми нык­лык­ны өс­тен кую­ын үз бар­лы­гы бе­лән дә­лил­ли алыр­лык хәл­дә иде.— Әти­ең ишек ал­дын­да ир­тән­нән эш­кә кө­тә. Ми­нем дә та­гын фер­ма­га ки­тә­сем бар! Ә син йо­кың­нан уя­на ал­мый­сың!

Сүз­лә­ре­нең бер­се өс­те­нә икен­че­се өе­лүе әни­се­нең чын­нан да ашы­гуы ха­кын­да сөй­ли иде­ләр. Со­ңа­рып кай­туы Хә­лим­нең үзе­нә дә уңай­сыз­лык са­ла, кә­е­фе­нә тия.

— Әт­кәй яны­на эш­кә чы­гар­га ашы­га­дыр идем, авы­зым пеш­кән ке­бек бул­ды. Ин­де ки­тәр ва­кыт­лар да якы­на­еп ки­лә.

Хә­лим­нең кү­ңе­лен­нән ур­гы­лып чык­кан са­гыш һәр сү­зе­нең йом­шак ава­зы­на ку­шыл­ды, ана­ның хә­те­ре бо­лай да сак иде, ин­де та­гын да уа­лып кит­кән­дәй та­рал­ды. Йө­рә­ге аша узып чык­кан “аһ­”ы ва­кыт­сыз бул­ды, газ пли­тә­се янын­да пе­ше­ре­неп ма­таш­кан җи­рен­дә кай­нар та­ба­га ку­лы бе­лән ябы­шып алып, аны тө­ше­реп җи­бә­рә яз­ды.

— Ән­кәй, нәр­сә бул­ды?

Улы­ның өс­тәл ар­тын­нан си­ке­реп то­рып, нәр­сә бе­лән ни­чек яр­дәм итәр­гә бел­ми ап­ты­рап тал­пы­нуы ва­кы­тын­да ая­гы су­лы чи­ләк­не, ти­еп ки­теп, чак ау­да­рып җи­бәр­мә­де. Кы­я­фәт­сез дию пә­рие дә шу­шы ка­дәр сак­сыз бул­мас. Ба­ла­лар­ны үзең өчен, яр­дә­мен, бә­хе­тен кү­рер­мен дип үс­те­рә­сең дә, аны кы­рык­ма­са-кы­рык ят үзе­нә дәгъ­ва­лап алып ки­тә — шу­шы­мы ко­тың­ның дәр­ма­нын ват­ма­сын? Сөй­ләр­гә ге­нә җи­ңел!

— Абы­ең да авыл ягы­на әй­лә­неп тә ка­ра­ма­ды, кай­тып та кер­гә­не юк! Апа­ла­ры яны­на Чал­лы­га ки­теп бар­ды да, кай­там дип вәгъ­дә бир­гән иде дә, икен­че көн­не үк Ка­мАЗ ма­ши­на­сын йөр­тер­гә эш­кә чык­кан. Сол­дат хез­мә­тен бе­тер­сә, гел ян­да йө­рер­ме, ди­дем, ә аның кай­тып ке­рер­гә ва­кы­ты да юк. Әле Уфа­га ча­ба­лар, әле ары­рак ки­тә­ләр, ди. Апаң да ра­йон­да. Әти­ең кул ара­сы­на ке­рер дип си­нең ялың­ны көт­те. Ин­де Ка­зан­га ки­теп ба­рыр ва­кы­тың да җит­те­ме­ни?

Нә­гый­мә апа­ның бу сүз­лә­ре улын­нан, кап­кан ри­зы­гын таш­ла­тып, әти­се­нә бу­лы­шыр­га дип ишек ал­ды­на эш­кә чы­гар­га ашы­гу­ын те­ләү­дән иде­ме, әл­лә ин­де баш­ка сә­бәп­лә­ре дә бар­мы — ала­рын ук Хә­лим уй­лап өл­гер­мә­де. Аяк өс­те ге­нә чә­ен тә­мам­ла­ды да эл­геч­тә­ге кыш­кы ки­ем­нә­ре­нә ку­лын суз­ды. Нә­гый­мә апа­ны гү­я­ки җен алыш­тыр­ган ди­яр­сең, фи­ке­ре-уе да тар­кау, ку­лын­да­гы эш­лә­ре дә ар­кы­лы­га-тор­кы­лы ки­леп то­ру­чан­га әве­рел­гән иде­ләр. Бо­лар­ның сә­бә­бе ба­ры­бер дә төн­ге йо­кы­сыз­лык­тан, улын күз-ко­лак­тан югал­тып то­ру­дан, бор­чы­лу җә­фа­сын чи­гү­дән дә, Га­ли­мә­не оза­тып, Хә­ли­ме­нең “ял­гы­шу­ын­нан” да иде­ме — егет ке­ше ни­чә уе­на кер­теп, соң­гы­сы­на “а­лай икән” дип тук­та­ды. Шу­лай­дыр... Га­ли­мә­не сөй­ми тор­ган­нар­дыр...

Ке­ше үзе­нең ха­та­ла­ну­ла­рын аң­лап бе­тер­мәс­кә дә мөм­кин. Хә­лим­нең зи­һе­не ул көн­не, кү­ңел хис­лә­ре­нең рә­хәт дул­кын­на­рын­да ял итеп, хы­ял офык­ла­ры­на ка­ра­шын юнәл­тү­дән ары ки­тә ал­ма­ган­лы­гын яшер­мә­де. Аб­зар-ку­ра­лар­ны кыш ур­та­сы­на шак­тый ка­лы­ная баш­ла­ган ти­рес­тән та­зар­ту ки­рәк иде. Әти­се, ва­кы­ты бу­лып, ир­тән­нән шул эш­кә ке­реш­кән­нән, улы­ның со­ңа­рып ку­шы­лу­ын­нан әл­лә ни ка­нә­гать­сез­лек бел­дер­мә­де. Әм­ма Хә­лим ел­гыр сә­нәк бе­лән үз ая­гы­на ике тап­кыр төр­теп ал­гач, ачу­лан­мый да кал­ма­ды:

— Ниш­ли­сең бо­лай ашы­гып? Саг­рак кы­лан, җә­рә­хәт­лә­нер­сең бит!— ди­де.

Егет бар дикъ­ка­тен җый­ды. Нин­ди­дер йом­шак күз ка­ра­шы һәм сүз­сез­ле­ге аның кү­ңе­ле кай­сы та­раф­лар­да акы­лын адаш­ты­рып йөр­тү­ен ча­ма­лар­га мөм­кин­лек бир­гән­лек­тән, ата ке­ше аңа күз ир­кә­лә­ве һәм юа­туы бе­лән ка­рап-ка­рап куй­ды.

— Ни бул­ды, әт­кәй?— ди­де Хә­лим, әти­се Бә­кер агай­ның ни­дер әй­тер­гә җы­ен­га­нын той­ган­дай.

Көн ин­де кич­кә авы­шып ки­лә иде. Аб­зар-ку­ра­га ачык һәм өл­ге­ле пы­я­ла тә­рә­зә­ләр­дән, ак кар­га ча­гы­лып, сү­рән ко­яш­ның дәрт­сез нур­ла­ры үре­леп-су­зы­лып ке­рә­ләр. Һа­ва ко­ры то­ра. То­як­ла­рын су­ы­тыр­га ат­лык­кан вак-тө­як бә­рән һәм са­рык­лар ва­кыт-ва­кыт бәэл­дәп куя, сы­ер бе­лән янә­шә утар­да­гы бо­за­вы мул са­лын­ган ба­шак­ны, те­лә­ми ге­нә ис­нәш­те­реп, ты­ныч кы­на чәй­ни би­рә­ләр. Өй ал­ды ише­ге­нең, ан­на­ры кап­ка­ның ачы­лып ябы­луы Нә­гый­мә апа­ның эш­кә ашы­гу­ын­нан хә­бәр би­реп ка­ла­лар. Бә­кер ага күп сүз­ле тү­гел, әйт­кән­нә­ре дә кы­рык ка­бат үл­чәм­ле. Мо­ны улы ях­шы бе­лә. Сүз­сез дә аң­ла­шы­ла тор­ган мәсь­ә­лә­ләр шул ки­леш ка­ла би­рә­ләр. Ул­ла­ры Хә­лим­нең мәк­тәп­тә укы­ган­да бу­лып ал­ган бе­рен­че мә­хәб­бә­те уңыш­сыз ка­лып, оны­ты­лыр­га ти­еш исә дә, әле­гә­чә тел­ләр­дә йөр­гән­лек­тән, Бә­кер ага­ны да бор­чыр­га ти­еш иде. Ин­де ме­нә ва­кый­га­лар баш­ка як­ка та­ба агыш алып ма­та­ша. Га­ли­мә­не ул үз­лә­рен­дә соң­гы ай­лар­да еш күр­де, ярый да улы бе­лән йө­реп кит­сә­ләр, бу юлы сөю сук­мак­ла­ры­на гөл­ләр үс­сә! Әм­ма бил­ге­ле тү­гел шул.

— Улым, ке­ше-ка­ра бәй­лән­мә­де­ме соң?

Әт­кә­се­нең бу сүз­лә­ре Хә­лим­не уй­ла­рын­нан ай­ны­тып җи­бәр­де бу­гай. Ул эшен­нән тук­тал­ды, кү­тә­ре­леп ка­рап куй­ды. Та­гын сә­нә­ген ти­рес­кә ба­тыр­ды, ка­е­рып, ачык тә­рә­зә­дән тыш­ка ыр­гыт­ты. Шун­нан соң гы­на:

— Юк, әт­кәй,— ди­де.

Аң­ла­ган ке­ше­гә шул да җи­тә иде. Ди­мәк Га­ли­мә­нең ар­тын­нан бо­рын су­зып йө­рү­че егет­ләр юк. Бу­ла кал­са­лар, бе­рен­че кич­не үк ят буй­дак­ның күз тө­бе­нә мө­һер са­лып кай­та­ру­ны оеш­тыр­ган бу­лыр­лар иде.

— Ке­ше ал­дын­да оят­ка ка­лып йө­ри күр­мә ин­де, бе­рүк! Әни­ең бик бор­чыл­ды,— ди­де әти­се, һәм­мә нәр­сә­дән ин­де хә­бәр­дар икән­ле­ген ачык сиз­де­реп.

Хә­лим­нең яшь моң­су йө­зе­нә кы­зыл­лык йө­гер­тер­лек сүз­ләр иде­ләр бо­лар. Ни өчен әти-әни­се шу­шы Га­ли­мә­не сө­еп үк бе­тер­мәү­лә­рен егет уе­на алыр­га ти­еш иде. Шу­ңа­дыр эшен­нән арып тук­та­ган­дай бул­ды. Су­лы­шын алыш­тыр­ды. Ата ке­ше­гә улы­ның са­гыш утын­да яну­ын аң­лар­га шу­шы­лар да җит­те бул­са ки­рәк, ул та­гын да ки­ңәш би­рә­се итеп сүз те­гер­мә­нен куз­га­тып ал­ды:

— Ма­тур кыз­лар аз тү­гел ин­де алар, кү­ңел­гә хуш ки­лер­дәй­лә­ре ге­нә ки­рәк. Аяк­ны да юр­га­ны­ңа ка­рап су­за­сың, асыл ал­ма­га да бу­ең җит­кән­чә үре­лә­сең.

Бә­кер ага­дан шу­шы ка­дәр күп сүз чык­са, яр­ты сә­гать­сез баш­ка­сын ише­тер­мен ди­мә. Ха­лык эчен­дә аңа гай­бәт сөй­ләр­гә кур­ка­лар, ки­ңә­шен ал­ган­да да озак­лап кө­тә­ләр. Ә йо­мыш­ла­ры да­и­ми тө­шеп то­ра. Бә­кер аб­зый­ның кул­ла­ры ал­тын. Әл­лә нин­ди кәк­ре-бөк­ре агач­тан да, мә­сә­лән, төз мыл­тык ясый ул, ди­ләр. Ба­ла­ла­ры ише­теп-кү­реп үс­те­ләр: ән­кә­лә­ре Нә­гый­мә апа, ире бе­лән ки­ңәш-та­быш итеп, ба­шын­нан ки­чер­гән­не, әле ге­нә бу­лып уз­ган бе­рәр ва­кый­га­ны сә­гать­кә якын түк­ми-чәч­ми сөй­ли, ә әти­лә­ре Бә­кер ага, са­быр гы­на, бүл­дер­ми тың­лап бе­тер­гәч, та­гын да биш-ун ми­нут “тайм-аут” алып тор­ган­нан соң гы­на, “ә­йе, дө­рес эш­лә­гән­сең” яки “юк, ял­гыш­кан­сың” дип әй­теп куя, ан­на­ры та­гын бе­рәр сә­гать­кә су­зыл­ган “речь” тың­ла­ган­нан соң, ин­де бу юлы “а­лай икән” ди­гән вер­дикт чы­га­ра. Нә­гый­мә апа­га ме­нә шул сүз­не ише­тү ки­рәк, ах­ры­сы. Үп­кә­ләп, авыз-бо­ры­нын са­лын­ды­рып, үз уен­да әле ка­мыр ба­са, әле кү­әс чис­тар­та, баш­ка­сын эш­ли-эш­ли ал­җый. Бә­кер ага­ның ты­ныч күз ка­ра­шы ха­тын-кыз ише­нең, хәт­та ни җит­те ир­ләр­нең дә өрә­ген сал­ды­ра, ул кап­ка тө­бе­нә чы­гып бас­са, иң усал укы­ту­чы­лар да кар­ны шы­гыр­дат­мый­ча гы­на узу ягын ка­рый­лар. Хә­лим бо­лар­ның ба­ры­сын да кү­реп, бе­леп үс­те. Әм­ма әти­се аңа, ни­ка­дәр улы тәр­тә­дән чык­ка­ла­ма­ды, ку­лын да кү­тә­реп сук­ма­ды, әшә­ке сүз дә әйт­мә­де. Ачу­ла­нуы да “ха­тын­нар сү­зен сөй­лә­мә” ди­гән­нән уз­ма­ды. Хә­лим­нең те­ле ма­тур һәм ко­лак­ка ятыш­лы бу­лып ачыл­ды, әм­ма, сөй­ләр­гә ос­та­лы­гы кү­ре­неп тор­са да, ип­тәш ма­лай­ла­ры янын­да күп та­кыл­дау­ла­ры бе­лән ма­сай­са да, Бә­кер ага янын­да ку­әт­сез һәм би­ча­ра иде.

Бу юлы әт­кә­се­нең сүз­лә­рен Хә­лим ишет­мә­гән­дәй кал­дыр­ды. Ул хә­зер уй­лар­га да уй­лар­га ти­еш иде. Га­ли­мә­ләр­нең мө­га­ен да ба­е­рак тор­мыш­лы бу­лу­ла­ры да, кыз­ның ар­ты­гы бе­лән чи­бәр­ле­ге дә Бә­кер ага та­ра­фын­нан мә­каль һәм әй­тем кы­са­ла­рын­да үтем­ле итеп әй­тел­гән­ле­ген аң­ла­мас­ка ул әң­ге­рә ма­лай­мы?

 

IX

Са­рай­лы авы­лы үр­дән кү­ре­нә баш­ла­ган­да, җил чык­кан, бу­ран­ның бе­рен­че хә­бәр­че­лә­ре са­нал­ган йө­ге­рек бо­лыт­лар күк­нең йө­зен кап­лап бе­те­реп ки­лә, тук­та­лып-тук­та­лып, ай­ның сү­рән­лә­нә ба­ру­ы­на га­җәп­лә­нер­гә һәм юлын­нан ки­ре бо­ры­лыр­га ти­еш­ле Хә­лим исә һа­ман да ал­га ат­ла­вын дә­вам ит­кән иде. Та­гын да бер чак­рым­нар ча­ма­сы гы­на ка­лып ба­ра бу­лыр, егет ке­ше өчен ерак ара тү­гел. Аны ин­де Га­ли­мә­се кө­тә тор­ган­дыр, алар бит клуб­та оч­ра­шыр­га сүз ку­еш­кан­нар иде. Әнә яшь­ләр­нең уен-көл­ке­ле та­вы­шы да ачык ише­тел­гә­ләп ала.

Күр­ше авыл клу­бы тө­бен­дә Хә­лим озак тап­та­нып тор­ды. Кем­нәр­дер, чы­гып, тә­мә­ке көй­рә­теп ал­ды. Ят егет­кә дә игъ­ти­бар ит­те­ләр. Бер­се:

— Бу­ран чык­ты бу­гай, агач баш­ла­ры сел­ке­нә,— дип, бо­так­лар сыз­гы­ру­ын­нан ча­ма­лап бу­лыр­га ки­рәк, көр­се­неп ке­нә әй­теп куй­ды.

Икен­че­се:

— Нин­ди адәм ул ан­да ба­сып то­ра?— ди­де.— Әл­лә җен ин­де?

Сү­зе әл­бәт­тә Хә­лим ту­рын­да иде.

Алар­ның ике кы­зыл күз ке­бек ян­ган тә­мә­ке­лә­ре уты ка­раң­гы­лык­тан үз­лә­рен убыр рә­ве­шен­дә күр­сәт­кән­гә Хә­лим: “Сез үзе­гез шай­тан­га ох­ша­ган!”— дип чак кы­на әйт­мә­де. Күр­ше авыл­га ба­рып, ке­ше үр­тәп, ба­шы­ңа бә­ла эз­ләү-җыю мо­кыт­лы­гы аңар­да юк иде. “Мин җен тү­гел”,— ди­гән сүз­не дә әй­тә ал­ма­ды. Са­рай­лы авы­лын­да бер юләр бар икән ди­сә­ләр, бу мө­га­ен Хә­лим ха­кын­да әй­тел­гән бу­лыр иде ке­бек то­ел­ды.

Аңа, егет икән, кы­ю­лы­гын җы­яр­га, би­ча­ра­лык­тан чы­гар­га ту­ры ки­лә­чәк. Әм­ма кыз оза­ту­ның ни-нәр­сә икән­ле­ген, күп­ме авыр­лык­лар са­ла­ча­гын бел­мә­гән шу­шы егет ки­сә­ге өчен ха­лык ал­ды­на ки­леп ке­рү­гә ка­ра­ган­да, су­ык­та ял­гы­зы кал­ты­ра­нып ба­сып то­ру­дан да җи­ңел­рә­ге юк шул. Ин­де бер сә­гать ке­нә өше­мә­гән­дер? Га­ли­мә­се, эз­ләп кү­ре­неп, ник хә­лен бер бе­леш­сен!

Ин­де яшь­ләр­дән бер­ни­чә пар, клуб­тан чы­гып, кө­ле­шә-кө­ле­шә кай­тып кит­те­ләр. Кой­ма бу­ен­да кал­ты­ра­нып ба­сып тор­ган Хә­лим­гә оч­рап, бер кыз:

— Нин­ди исе­рек ул ан­да сел­ке­нә?— ди­де.

Бу аның мах­сус мыс­кыл­ла­вы иде­ме, әл­лә Хә­лим чын­нан да аңа сәр­хүш адәм ке­бек кү­рен­де­ме — бил­ге­сез, шу­лай да егет:

— Ан­да Га­ли­мә юк­мы?— дип со­рар­га кый­ды. Та­вы­шы гы­на бик авыр чы­гып, өше­гән ирен­нә­ре­нә-теш­лә­ре­нә кы­сы­лып кал­ды. Хә­лим гү­я­ки елый иде.

Ин­де клуб­та ба­ян та­вы­шы да тын­ды. Ут­лар да бер­ни­чә тап­кыр сү­неп-янып ал­ды­лар. Та­гын ике тә­мә­ке­че ишек тө­бе­нә чык­ты­лар. Ан­да да­и­ми ка­раң­гы­лык иде. Пыс­кы­ган тә­мә­ке күз­лә­ре ка­раң­гы­лык­та йө­рен­гә­ләп тор­ды. Хә­лим­не җен дип ата­га­ны:

— Га­ли­мә­не мин оза­там. Ки­чә аның ар­тын­нан бер сту­дент ия­реп кил­гә­нен әйт­те­ләр. Ярый әле бү­ген кү­рен­мә­де, теш­лә­рен ко­я­сы идем,— ди­де. Аның ул сүз­лә­ре кой­ма бу­ен­да өшеп ба­сып тор­ган Хә­лим өчен юри үр­тәп әй­тел­гән иде­ләр­ме, әл­лә чын йө­рә­ген­нән чык­ты­лар­мы — бо­ла­рын ук акыл үл­чә­ве­нең тә­лин­кә­се­нә са­лыр­га тәҗ­ри­бә­се җит­мә­гән егет­кә җи­тә кал­ды. Ул, Га­зи­нур­ча бер тал­пы­ну­да юләр­лек бе­лән амб­ра­зу­ра­га кап­лан­ган ке­бек, соң­гы ба­тыр­лы­гын җы­еп уры­нын­нан куз­гал­ды һәм агач ди­вар­лы клуб­ның боз­ла­нып кат­кан че­рек так­та бас­кыч­ла­рын­нан кү­тә­ре­леп, ике тә­мә­ке кү­зен сул як поч­мак­та кал­ды­рып, олы авыр ишек­не ач­ты һәм кай­нар тир, оч­сыз­лы хуш­буй исе сең­гән шак­тый киң һәм озын би­на эче­нә ки­леп кер­де. Мон­да җы­лы иде.

Түр як­та иләм­сез зур, ка­лын өс­тәл. Аңа кы­зыл пос­тау җә­ел­гән. Ишек­кә та­ба бе­раз ел­май­ган, ка­ты бо­рын һәм ирен­ле, ка­нә­гать һәм са­быр кы­я­фәт­ле ил ба­шы порт­рет­тан ка­рап то­ра. Янын­да шу­лай ук кы­зыл пос­тау­га эре итеп языл­ган са­ры яз­ма­лар элен­гән. Алар ха­лык­ка дө­рес һәм бә­хет­ле яшәү сер­лә­рен өй­рә­тә­ләр. Ба­ры­сы да та­ныш кү­ре­неш­ләр­дән, ба­ры­сы да га­дәт­чә, ис­ке­дән, ком­му­низм­га ил­тү­че хө­кү­мәт дә­ве­рен­нән кал­ган­нар. Тик ке­ше­лә­ре ге­нә ят. Яшь­ләр. Са­рай­лы­ның ки­лә­чә­ге. Һәм алар, бер­дәй кү­тә­ре­леп ка­рап, шун­да Хә­лим­не кү­реп ал­ды­лар. Күп­че­ле­ге мәк­тәп­нең юга­ры сый­ныф уку­чы­ла­ры. Ара­ла­рын­да Га­ли­мә дә бар. Ул нин­ди­дер ис­ке-яңа тә­лин­кә­ләр­не ка­раш­ты­ра. Алар­га элек­ке­ге ел­лар­да төр­ле-төр­ле җыр һәм көй­ләр языл­ган бул­ган­лы­гын Хә­лим дә бе­лә. Мах­сус уй­нат­кыч-грам­мо­фон­нар чо­рын­нан ук ки­лә тор­ган мон­дый тә­лин­кә­ләр­не өй­лә­рен­дә күп тың­ла­га­ны бул­ды аның. Га­ли­мә дә шун­дый­лар­дан уй­на­тыр өчен җыр сай­лый иде­ме, әл­лә ва­кы­тын шу­шы рә­веш­ле са­рыф итеп, Хә­лим­не за­ры­гып кө­тү­е­ме? Егет мо­ны үзе­нә бәй­ле фа­раз ит­те. Йө­рә­ге­нә җы­лы йө­гер­гән­ле­ге күз­лә­ре­нә чы­гып, хәт­та йө­зен­дә ел­маю бал­кы­ды. Әле ге­нә өшеп азап­лан­ган би­ча­ра­ның бо­рын өс­те тир­ләп чык­ты, кай­нар ка­ны ча­бы­шып йө­ри баш­лап, тә­не­нә эс­се бу­лып кит­те. Бү­ре­ген сал­ды. Шар­фын ир­ке­нәй­теп, паль­то­сы­ның өс­ке төй­мә­лә­рен ыч­кын­дыр­ды.

Ип­тәш кыз­ла­ры Га­ли­мә­гә төрт­те­ләр. Хә­лим ягы­на та­ба иша­рә­ләп күр­сәт­те­ләр. Егет­нең ике кү­зе дүрт бу­лып, алар ягын­нан кит­мә­де. Шун­да кем­нәр­дер клуб­тан чык­ты­лар, кем­нәр­дер ка­бат кер­де­ләр. Ара­ла­рын­да те­ге ике тә­мә­ке­че дә пәй­да бу­лу­ын Хә­лим тө­шен­ми ка­ла ал­ма­ды. Аның янын­нан зат­сыз ис кал­ды­рып узып кит­те­ләр, түр­гә­рәк ат­ла­ды­лар.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных