Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 6 страница




Җы­е­лыш­та­гы­лар уй­ла­рын кү­ңел кыл­ла­ры буй­лап үчек­лә­неп йөр­теп уты­ра-уты­ра ары­ган­нар иде ин­де. Һәм­мә­сен ур­так фи­кер­гә ки­те­реп җит­ке­реп, рә­ис үз хө­ке­мен җит­ке­рер өчен бу юлы өс­тәл ар­тын­нан чы­гып, кар­чы­га ни­чек ка­ра­шын кү­гәр­чен­гә тө­бә­сә, нәкъ шу­лай Хә­лим­гә те­кә­леп, ку­әт­ле ру­хы­ның ба­сы­мы ас­тын­да шың­гыр­дап чык­кан сүз­лә­рен баш­лап кит­те. Бик ях­шы бил­ге­ләр­гә ге­нә укуы да, тәр­ти­бе һәм үз-үзен то­ты­шын­да­гы пөх­тә­ле­ге дә, мо­ңа ка­дәр бер ге­нә тап­кыр да на­чар хи­сап­та йөр­мә­гән­ле­ге дә — аны­сы да, мо­ны­сы да исәп­кә алын­ма­ды. Ки­ре­сен­чә, Хә­лим аның те­лен­дә бик ас­тыр­тын, усал ни­ят­ләр уй­лап йө­ри тор­ган, ип­тәш­лә­рен­нән көн­лә­шү­че ке­ше бу­ла­рак бө­тен­ләй кү­рен­мә­гән як­тан ачыл­ды. Егет сүз­нең кем ха­кын­да бар­ган­лы­гын аң­ла­ма­ган­дай тың­лап утыр­ды. Хә­ер, ул шу­шы бә­ла ба­зы­на егы­лып төш­кән һәм шун­да аң­сыз кал­ган иде. Груп­па­даш­ла­ры да аны як­лар­га һәм сак­лар­га алын­ма­ды­лар. Алар­ның кем икән­лек­лә­ре, нин­ди­лек­лә­ре дөнья йө­зе­нә як­ты көн­дә­ге­дәй ачыл­ды. Хә­лим алар­га ка­рап-ка­рап куй­ды. Җы­е­лыш рә­и­се­нең сүз­лә­ре бе­лән һәм­мә­се­нең дә ри­за бу­лу­ла­ры йөз­лә­ре­нә чык­кан­лы­гын ул тө­шен­ми ка­ла ал­ма­ды. Мон­нан соң да алар­га ях­шы мө­нә­сә­бәт то­та алу­ы­на шик­лә­неп бор­чы­лыр­га ти­еш­ле иде югый­сә. Әм­ма Хә­лим, ру­хы нык­лы ке­ше бу­ла­рак, сез­не кур­кыт­кан­нар­дыр, сез, үз те­лә­ге­гез­не узып, ирек­сез рә­веш­тә шу­шы ка­дәр ка­ба­хәт бу­лыр­га мәҗ­бүр­сез­дер ди­гән­дәй, алар­га кыз­га­ну­лы күз ка­ра­шы­ның җы­лы­сын то­нык кы­на сир­пү­дән уз­ма­ды. Аның ка­рап куюы бер­се­нә дә тәэ­сир яса­ма­ды.

— Без үз ягы­быз­дан, тәр­тип­сез­ле­ген һәм ке­ше кый­нап, аны үте­рер дә­рә­җә­гә ки­те­рү­ен күр­сә­теп, Хә­лим Җә­ли­лов­ны уку­дан ку­дыр­ту ту­рын­да эш­не рек­то­рат кар­шын­да кү­тә­рә­чәк­без,— ди­де җы­е­лыш рә­ис­ле­ген бер ге­нә ыч­кын­дыр­мый үз ку­лын­да тот­кан “Тәр­бия ди­рек­то­ры”, та­вы­шын­да ур­на­шып җит­кән вә­карь­лек­тән тә­мам тан­та­на итеп һәм ба­шын күк­кә та­ба юга­ры­дан чө­еп. Аның ыс­пай гәү­дә­се та­гын да озы­на­еп, тар күк­рә­ге ту­лы­сын­ча ки­ңә­еп кит­те. Ба­ры тик май­лы йө­зе һәм йө­рем­сәр күз­лә­ре ге­нә, ни ба­ры­сы утыз биш яше­нә ге­нә ка­ра­мас­тан ин­де өч кыз­га өй­лә­неп, алар­дан да ае­ры­лып, ин­де дүр­тен­че­сен­ме-би­шен­че­сен­ме сту­дент­ка­лар ара­сын­нан эз­лә­неп ап­ты­ра­вы ха­кын­да сөй­ли иде­ләр. Хә­ер, мо­ны аң­лар өчен күп ки­рәк­ми, аның ха­кын­да уни­вер­си­тет­та эш­ләү­че һәр яше-кар­ты ях­шы бе­лә, гай­бәт­не мул­дан йөр­тә­ләр.

Хә­лим сер бир­мә­де. Әм­ма рә­ис­нең соң­гы сүз­лә­ре груп­па­даш­ла­ры­на авыр тәэ­сир ит­те. Югал­ту­ның ни­ка­дәр үз­лә­ре өчен ку­лай бу­ла­ча­гын да уй­лап тор­мас­тан, алар аһ ор­ды­лар.

— Ә сез нәр­сә те­лә­гән иде­гез? Ни өмет­лән­де­гез? Уй­ла­ды­гыз? Мон­дый га­мәл­лә­ре өчен га­фу ите­лер дип­ме? Аң бу­лыр­сыз! Мон­дый яз­мыш үзен то­та бел­мә­гән һәр­кем­гә яный! Хә­лим Җә­ли­лов уку­дан ку­ы­ла!— ди­де “Тәр­бия ди­рек­то­ры”, та­гын да зу­ра­еп һәм мәгъ­рур­ла­нып ки­теп.

Шун­да ау­ди­то­ри­я­нең ише­ге ачыл­ды, ан­нан шак­мак­лы са­ры­лы-яшел­ле кос­тюм­нан кы­зыл­ча йөз­ле, ка­ра чәч­ле, тә­бә­нәк буй­лы ха­ным ки­леп кер­де. Төс-кы­я­фә­тен­дә бер ге­нә дә тә­мам­лан­ган һәм ка­мил­лек дә­рә­җә­се­нә җит­ке­рел­гән сы­зык­ла­ры-ча­лым­на­ры бул­ма­ган мон­дый ке­ше­ләр яки ти­рес ара­сы­на тө­шәр­гә мәҗ­бүр ител­гән эн­җе бөр­тек­лә­ре, яи­сә ни­ка­дәр ты­ры­шып та, го­мер буе ке­ше йө­ген тар­тыр­га мәҗ­бүр ител­гән вак җан­нар бу­ла­лар. Әгәр дә кем­лек биз­мә­нен­дә юга­ры­га ме­нә ал­са­лар, вак­лык­ла­ры­на та­я­нып хө­кем йөр­теп, инт­ри­га­лар ко­рып, ке­ше­ләр­не җә­фа чик­те­рә­чәк­ләр.

Ни хик­мәт, ха­ным үзе­нең ху­җа­сы­на бик тә тар­тым иде. Ул аның ку­лы­на “де­пе­ша” ки­те­реп тот­тыр­ды. Рә­ис язу­ны тиз­лек бе­лән укып чык­ты. Ни­дер әйт­мәк­че бу­лып ку­лын кү­тә­реп, асы­лып төш­кән авы­зын ач­ты, әм­ма шун­да ук бе­рен­че тәэ­сир­лә­рен­нән ко­ты­лып, аңы­на кил­де, ку­лын­да­гы те­ге кә­газь­не ка­бат укы­ды һәм, бас­кан җи­рен­дә то­ра ал­мый­ча, ау­ди­то­ри­я­дән ашы­гыч­лык бе­лән чы­гып кит­те.

Те­ге ха­ным исә, дә­вам ите­гез ди­гән­дәй иша­рә ясап өл­ге­реп, аның ар­тын­нан ашык­ты. Алар­ның бу ва­кыт­та­гы кы­я­фәт-су­рәт­лә­ре ал­дан кук­ра­еп ба­ру­чы йол­кыш әтәч­кә ар­тын­нан ия­реп ки­лү­че куп­шы вак та­вык­ны хә­тер­лә­тә иде. Дөнь­я­ның авыз­лык­лы йө­гә­не шу­шын­дый­лар ку­лын­да бул­гач, бо­лар­дан авыз ерып ка­лыр­дай ке­ше та­был­ма­ды.

Хә­лим соң­гы сә­га­тен так­та янын­да ба­сып то­ру­ын­нан тә­мам арып бет­кән, ин­де уни­вер­си­тет­тан ку­ы­лу­ы­на, бә­хет­сез ачы яз­мы­шы бе­лән ри­за­лаш­кан, кот­чык­кы­сыз ки­лә­чә­ге кар­шын­да тә­мам юга­лып кал­ган хә­лен­дә иде.

Хо­дай тә­га­лә те­ре җан­лы, ка­мил хо­лык­лы, ях­шы фи­гыль­ле, чис­та акыл­лы, күр­кәм әдәп­ле, һәр­төр­ле хо­ра­фи ка­раш­лар­дан азат бул­ган зат­лар­ны дөнья йө­зе­нә би­рә тор­ды, әм­ма ке­ше­ләр үз­лә­ре­нең ясал­ма та­би­гать­лә­ре, чик­ле ка­раш­ла­ры, үле җан­на­ры, мес­кен уй­дыр­ма то­ма­на­лык­ла­ры бе­лән алар­ны юк итә бар­ды­лар. Хә­лим­гә ка­ра­та чы­га­рыл­ган хө­кем шу­ның бер ми­са­лы иде.

 

XII

Ке­ше кү­ңе­ле юк­тан да бо­е­гу­чан.

Йом­шак март ае Га­ли­мә­не бы­ел са­гыш­лы ит­те. Хә­лим абый­сын­нан ул ин­де ике хат ал­ган, ике­се­нә дә әле­гә җа­вап язар­га өл­гер­мә­гән. Им­ти­хан­нар­га хә­зер­лә­нү көн­нә­рен­дә дикъ­ка­тен ул ал­ган бе­лем­нә­рен ны­гы­ту­га гы­на са­рыф ит­кән­дә дә ярар иде, юк шул, әл­лә нәр­сә ге­нә бу­ла да куя. Әле ки­чә әни­се Ка­ми­лә ха­ным:

— Кы­зым, си­нең ар­тың­нан күр­ше авыл Бә­кер абы­ең­ның чи­бәр улы оза­та кил­гән икән,— дип, күз­лә­рен ту­ты­рып ка­рап әйт­те дә куй­ды.

Йом­шак бә­дән­ле чә­чәк­не ки­сәк ис­кән җил ни­чек ек­са, Га­ли­мә дә шу­лай аһ ит­те. Ко­ел­ды да төш­те. Ни­чә көн­нәр Хә­лим абый­сы­ның җы­лы­дан-җы­лы, тат­лы­дан-тат­лы, ир­тән­ге чык исе­дәй саф ирен­нә­ре­нең тә­мен йө­рә­ген­дә сак­лап яшә­гән иде. Әни­се­нең шу­шы бер со­ра­вы кыз­ны мә­хәб­бәт си­хе­рен­нән бу дөнь­я­ның шау­лы агы­мы­на кай­тар­ды да куй­ды. Га­ли­мә үзен­дә җа­вап би­рә алыр­лык көч тап­ма­ды. Аның са­ен әни­се Ка­ми­лә апа ты­ныч­сыз­ла­на бар­ды, гүя ба­ла­ны эс­се та­ба­га бас­ты­рып то­тар­га әзер иде.

— Тык­рык очы Хәм­дия әби сөй­ләп то­ра ки­бет­тә,— ди­де ул, кис­кен­лә­шә ба­рып,— мун­ча­дан кай­тып ки­ле­ше икән. Ниш­ләп йө­ри­дер ин­де ел­га яры­на­ча кыш кө­не тө­шеп? Үбе­шеп то­ра­лар иде дип сөй­лә­гән бу­ла. Адәм оя­ты. Ке­ше ал­дын­да шу­лай азы­нып йөр­мә­сәң!

Сү­зе­нең бо­лай­га бо­ры­луы, җит­мә­сә яр­сып чу­кып алуы Га­ли­мә­нең йө­рә­ге­нә сак­сыз атыл­ган авыр таш ке­бек ки­те­реп бәр­де. Ул ба­ры тик:

— Әни-и!— дип ачы­нып, аһ итеп җи­бәр­де һәм, укып утыр­ган җи­рен­дә, йөз­лә­рен уч­ла­ры бе­лән кап­лап, өс­тәл­гә авып, өзе­леп елый баш­ла­ды.

— Ке­ше кү­зе­нә кү­ре­нер­ле­гең дә кал­ма­ган!— дип, әни­се Ка­ми­лә ха­ным, ут­ка та­гын да ял­кын өс­тә­гән­дәй, кү­ңе­лен­дә­ге учак­ны сүз төрт­ке­се бе­лән бол­га­та бир­де.— Адәм оя­ты. Бер оза­тып кил­гән егет­нең му­е­ны­на ба­рып асы­лын ин­де. Бул­ма­ган­ны! Тәр­би­я­сез!

Ка­ми­лә ха­ным бу ва­кыт­та ачыл­ма­лы олы көз­ге кар­шын­да иде. Өс­тен­дә­ге куп­шы күл­мә­ге­нең әле җил­кә­лә­рен тар­тып тө­зә­тен­де, әле баш тү­бә­сен­дә­ге куп­шы чәч­лә­рен ка­барт­ка­ла­ды, му­е­нын­да­гы эре кы­зыл му­ен­са­сын йө­зе­нә ки­леш­ле итеп бор­га­ла­ды. Аның чи­бәр­ле­ген көз­ге­нең як­ты йө­зе бер­мә-бер ямь­ләр­гә те­лә­гән­дәй ел­мая төс­ле иде. Мө­га­ен шу­шы җи­тә кал­ган­дыр, Ка­ми­лә ха­ным­ның кә­е­фе үз­гә­реп, йө­зе­нә ир­кә­ле ал­су­лык йө­гер­де. Шун­да ук кы­зы Га­ли­мә­не ела­ту­ын, шу­шы­ның бе­лән ми­һер­бан­сыз­лык кы­лу­ын уй­лап өл­гер­гән­дер: ба­ла­сы­ның яны­на ки­леп, аның чә­чен­нән сый­па­ды.

— Кы­зым,— ди­де,— мин бит тәр­бия өчен, үзең­не дә, акы­лың­ны да югалт­ма­вың өчен ге­нә әйт­тем. Син яшь бит әле, егет­ләр­нең нин­ди хәй­лә­ләр­гә, усал­лык­лар­га ма­һир бу­лу­ла­рын бе­леп тә бе­тер­ми­сең!

Ка­ми­лә ха­ным­ның сүз­лә­ре шун­дый да ягым­лы, шун­дый да рә­хәт тәэ­сир­ле әй­тел­де­ләр ки, хәт­та шу­шы ва­кыт­та ка­раң­гы ара­лык­та тың­ла­нып утыр­ган йөз яшь­лек җен кар­ты шүр­ле­ген­нән эреп егы­лып төш­кән­дер — шал­ты­рап чи­ләк ау­ды, мы­рау­лап со­ры ма­чы­ла­ры шул як­тан йө­ге­реп чык­ты да ка­ра­ват ас­ты­на кач­ты. Га­ли­мә, уч­ла­рын­нан йө­зен кү­тә­реп, мәгъ­нә­сез йөз бе­лән әни­се­нә ка­ра­ды. Әм­ма кыз­га әле һа­ман да оят иде бу­лыр­га ки­рәк, сы­е­ныр­га те­лә­гән­дәй:

— Әни­ем!— дип аһ орып, Ка­ми­лә ха­ны­ма та­ба кү­тә­ре­леп, му­е­ны­на са­ры­лып, ар­ка­сын­нан сый­па­ды. Бо­лай ко­чак­ла­ны­шып то­ру­ла­ры го­мер­лә­рен­дә бе­рен­че тап­кыр иде. Ка­ми­лә ха­ным, хә­те­ре ях­шы ке­ше бу­ла­рак, мо­ны ис­кә­рер­гә ти­еш шул. Йө­зе­нә сә­ер­се­нү, бу ир­кә­лек­тән хәт­та кы­ен­сы­ну той­ган­лы­гы­на бәй­ле ап­ты­рау бил­ге­лә­ре ка­бат чык­ты, кы­я­фәт ча­лым­на­рын үз­гәрт­тер­де. Ул нәр­сә эш­ләр­гә бел­мә­гән­нән ге­нә­дер:

— И кы­зым... И кы­зым!..— дип пы­шыл­да­ды.

Аның са­ен Га­ли­мә ныг­рак сы­ен­ды, әни­се кы­сыб­рак коч­ты. Ана­ның бә­гы­рен­дә­ге авыр кур­га­шын мон­дый якын кү­рү­дән, мә­хәб­бәт­тән эрер­гә ти­еш иде. Ишек­тән ке­реп ки­лү­че авыр һәм нык­лы адым­нар, кай­нар­лык бе­лән әй­тел­гән:

— Мин кайт­тым, Ка­ми­лә! Чә­ең әзер­ме?— ди­гән та­выш­лы сүз­ләр ана бе­лән ба­ла­ның ко­тын ал­ды­лар. Ка­ра­ват ас­ты­на пос­кан ма­чы, ар­гы як­та ишек ачы­лу­га сө­е­неп, атыл­ган ук­тай чы­гып чап­ты. Ху­җа­ның аяк ас­ты­на ту­ры ки­леп­ме, кой­ры­гы­на бас­кан­нар­мы­ни, чи­нап ал­ды. Са­ла­ват абый да:

— Җен то­кы­мы! Ниш­лә­вең бу?— дип, аны кыч­кы­рып оза­тып кал­ды.— Бә­реп ега­сың бит!

Шун­да Ка­ми­лә ха­ным:

— Кы­зым, ярар, җи­бәр, мин чы­гыйм әти­ең ягы­на... Кайт­ты... Чә­ен яңар­тыйм!— дип пы­шыл­дап, бе­лә­ген­нән йом­шак кы­на то­тып, Га­ли­мә­не урын­ды­гы­на, укып утыр­ган өс­тә­ле яны­на ки­ре ки­тер­де дә: — Ата­сы, кайт­тың­мы?— дип, бор­чы­лып һәм ашы­гып, ар­гы як­ка чы­га бар­ды.

 

XIII

Хә­лим Ка­зан урам­на­рын­нан оны­ты­лып ат­лый бир­де. Ни­чә көн­нәр ул ашы­гып-ка­ба­ла­нып әле эше­нә, әле уку­ы­на шу­шы юл­лар буй­лап чап­ты, йө­гер­де. Аны бер­ни дә ул ка­дәр, элек­ке­чә аш­кын­ды­ра ал­ма­я­чак ке­бек то­е­ла иде хә­зер. Яшәү һәм тор­мыш­ның мәгъ­нә­се эреп бе­теп бар­ган кар ке­бек гү­я­ки юга­лу­га, бе­тү­гә юл ал­ган. Уни­вер­си­тет­тан ку­ы­луы хәл ител­гән. “Мак­си” бе­лән “К­линс­кий” үз­лә­ре­нең һәр­кем­нән өс­тен бу­лыр­га хак­ла­ры бар­лы­гын дә­лил­лә­гән, алар­га дөнь­я­лык, ни ге­нә кыл­са­лар да, хәт­та “я­ман шеш” ке­бек үз­лә­рен той­са­лар да, да­и­ми ак җәй­мә җә­еп то­ра­ча­гын ул аң­лар­га, кү­ңе­ле ка­бул ит­мә­сә дә ха­кый­кать бе­лән ки­ле­шер­гә мәҗ­бүр. Дө­рес­лек бә­ра­бә­ре­нә дип кө­рә­шеп йө­ри ал­ма­я­чак. Ке­ше­ләр үз­лә­рен га­дел то­та баш­ла­мый то­рып, тор­мыш бер­ва­кыт­та да ях­шы­га та­ба бо­рыл­ма­я­чак. Хәт­та әл­лә нин­ди иҗ­ти­ма­гый ау­да­рыш-ре­во­лю­ци­я­ләр яса­сын­нар, үз­гәр­тү-ре­фор­ма­лар уз­дыр­сын­нар, әх­лак-әдәп ди­гән тө­шен­чә­ләр­не җәм­гы­ять­тә бе­рен­чел итеп куй­мый то­рып, бер­нин­ди дө­рес­лек ха­кын­да сүз йөр­тү мөм­кин тү­гел.

Хә­лим үзе кар­шын­да таш ди­вар­ның кал­кып чы­гу­ын, аңа баш­ны бә­реп ке­нә нәр­сә­гә­дер ире­шү мөм­кин тү­гел икән­ле­ген аң­лап та, йө­рә­ге ша­шы­ну­дан га­җиз. “К­линс­кий” ди­гән­нә­ре­нең бер­ту­ган абый­сы Та­тарс­тан Дәү­ләт со­ве­ты­ның де­пу­та­ты бу­лу­ын бе­лә иде бит ул. Әм­ма Җир йө­зен­дә га­дел­лек бар­лы­гы­на ышан­ды. Аз бул­са да шул “чук­мар баш­ны” акыл­га утырт­кан икән, Хә­лим­не мо­ның өчен мак­тау­чы, як­лап сүз әй­тү­че ке­ше та­был­мау га­дел­сез­лек, хәт­та на­мус­сыз­лык сы­ман иде. Үзе­нең бер­кем­гә дә ки­рәк бул­ма­вын уй­лап, егет хәс­рәт­кә би­рел­сә дә, баш­ка­ча мө­нә­сә­бәт өмет итәр­гә ха­кы юк­лы­гын да аң­лар­лык дә­рә­җә­дә кал­ды. Һәр­кем ко­яш як­ты­сы ас­тын­да урын алып ка­лыр­га ты­ры­ша, ке­ше­не як­лап, шу­ның бе­лән ха­рап хәл­гә кал­сын­мы­ни? Ан­дый акыл­сыз­лык­ны ба­ры тик Хә­лим ге­нә кы­ла ала. Вөҗ­да­нын ат­лап үтү аңа би­рел­мә­гән, на­му­сы то­та да өс­кә бә­реп чы­га. Га­дел­сез­лек­не кү­реп то­ру ке­бек авыр­лык баш­ка аңа һич­нин­ди бә­ла юк­тыр, бу­ла ал­мый­дыр сы­ман то­е­ла.

Икен­че курс­та укы­ган ва­кы­ты иде. Курс­таш­ла­рын­нан ял­кау, уку­ны һәм бе­лем­не сөй­мәс, әм­ма нин­ди­дер мог­җи­за яр­дә­ме бе­лән уни­вер­си­тет­ка ке­рә ал­ган ни­чә­мә сту­дент­ны бе­лә. Алар яки җыр­чы, яки би­ю­че, яки спорт­та кем­дер. КВН һәм баш­ка төр­ле уен­нар­да йө­ри­ләр. Төр­ле приз­лы урын­нар да яу­лап ал­га­лый­лар. Фа­куль­тет­ның, уку йор­ты­ның чын йө­зе итеп де­ка­нат­тан алар­ны күр­сә­тә­ләр. Сту­дент­лар җы­е­лы­шын­да Хә­лим сүз алып, фән­ни ни­гез­ләр­гә, гый­лем эс­тәү­гә дә җи­тәк­че­лек ягын­нан игъ­ти­бар бул­са иде ди­гән рә­веш­тә үзе те­ләп чы­гыш яса­ган иде. Бе­рен­че бу­лып де­ка­нат әһе­ле дау куп­тар­ды. Нин­ди укы­ту бул­ма­сын, без­нең фа­куль­тет фән­дә иң ал­дын­гы күр­сәт­кеч­ләр­гә ире­шә, без­дә дан­лык­лы про­фес­су­ра һәм до­цент­лар сос­та­вы укы­та дип, рес­пуб­ли­ка һәм ил кү­лә­мен­дә ал­ган “Г­РАНТ”­лар­ны бе­рәм­ләп ди­яр­лек са­нап чы­гып, Хә­лим­не тә­мам бе­те­реп, сүз­лә­рен юк­ка чы­га­рып таш­ла­ды­лар. Егет баш­ка мәсь­ә­лә ха­кын­да әйт­кән иде югый­сә. Әм­ма аның сүз­лә­рен бү­тән­чә аң­лап, кө­тел­мә­гән юнә­леш­кә кер­теп җи­бәр­де­ләр. Де­ка­нат­ның баш­баш­так­лы­гы ха­кын­да Хә­лим бе­лә иде. Бу юлы ни­чек исен­нән чы­гар­ган?

Акыл­га утырт­ты­лар үзен. За­чет һәм им­ти­хан­нар­да аңа шун­нан соң бер­мә-бер авыр­лаш­ты, хәт­та фа­куль­тет га­зе­та­сы­на карт про­фес­сор­ның урын­ды­гы­на, ас­тыр­тын рә­веш­тә арт­тан ки­леп, дәү ге­нә га­җә­еп оч­лы кноп­ка ку­ю­чы “ша­кал сту­дент” итеп мыс­кыл­лап су­рәт­ләп чы­гар­ды­лар. Хә­зер­ге элект­рон-тех­ник мөм­кин­лек­ләр әл­лә ни­ләр май­та­рыр­га ирек би­рә шул. Рә­сем ас­ты­на бик тә зи­рәк итеп: “Ты­ныч яшәү­че­ләр ара­сын­да бу­за куп­та­ру­чы” дип, аның исе­мен, фа­ми­ли­я­сен дә язып куй­ган­нар иде. Бу ва­кыт­та бө­тен уни­вер­си­тет­ка ди­яр­лек фаш ител­де, ул рә­сем­ле га­зе­та­ны төр­ле фа­куль­тет­лар­га сту­дент­лар­га са­бак өчен та­рат­кан­нар бу­лып чык­ты. Хә­лим шу­шы оят­лы йө­зе бе­лән яшә­де һәм га­дел­лек юк­лы­гын һа­ман исен­нән чы­га­ра ал­мый ин­тек­те. Ин­де ме­нә Га­ли­мә­гә мә­хәб­бә­те ар­ка­сын­да кү­ңе­ле яңа­рып ки­теп, үт­кән­нәр оны­тыл­ды ди­гән­дә ге­нә баш­ка хәл ки­леп чык­ты. Мо­ны­сы ин­де аның уни­вер­си­тет­тан ку­ы­луы бе­лән тә­мам­лан­ды.

Хә­лим ал­га та­ба нәр­сә­ләр бу­ла­ча­гын, яшә­ве­нең мәгъ­нә­сен югал­та ба­ру­ы­на бәй­ле, хә­зер күз ал­ды­на да ки­те­рә ал­мый. Аңа кот­чык­кы­сыз авыр. Ул үзен поч­мак­ка кыс­рык­лан­ган бү­ре ке­бек хис ит­те. Йө­рә­ге ты­ныч­ла­на ал­ма­ды. Бу ва­кый­га­ның ка­раң­гы­лык сө­ре­ме бе­лән ура­тыл­ган га­дел­сез­лек икән­ле­ген бе­леп, җит­мә­сә мо­ңа кар­шы бер­ни эш­ли ал­ма­вын, ни­дер баш­ка­рыр­га кө­че җит­мә­вен тө­ше­нү­дән аның дра­ма­тик хә­ле та­гын да ти­рә­нәй­де. Ул хә­зер тот­кын­лык­ка төш­кән бү­ре ке­бек уң­лы-сул­лы си­ке­ре­нә, аш­кы­на, әм­ма мо­ның бе­лән үз би­ча­ра­лы­гын та­гын да арт­ты­ра ба­ра. Аң­лый: аңа ты­ныч­ла­ныр­га, хө­кем­не ка­бул итәр­гә, ла­ек­лы кү­тә­рә бе­лер­гә ки­рәк. Тәр­би­я­се тәэ­си­рен­дә үс­те­рел­гән акы­лы да мо­ны тәк­рар­лый, тик кү­ңе­ле ша­шы­на. Ты­ныч­ла­на ал­мый­ча җа­ны га­зиз. Аның әле шың­шып елый­сы ки­лә, әле йөз­тү­бән кап­ла­на­сы, теш­лә­шә­се. Әм­ма ни алай, ни бо­лай итә ал­мый. Әгәр дә акы­лы ку­әт­ле бул­са, йө­рәк хис­лә­рен ба­сар иде дә, ты­ныч­ла­нып, тәкъ­ди­ре куш­кан­га буй­сы­ныр иде. Юк, ке­ше­нең кү­ңе­ле­нә их­ты­я­ры ты­ныч­лык би­рә ди­ме­ни? Ул аны кай­нар­ла­тыр­га, тәкъ­дир бе­лән бә­ре­леш­кә кер­тер­гә те­ли.

Хә­лил эш уры­ны­на ки­леп утыр­са да, ни-нәр­сә­гә то­ты­ныр­га, кай­дан баш­лап ки­тәр­гә бел­ми ап­ты­ра­ды. Ху­җа­ла­ры та­ләп­чән икән­ле­ген бе­лә. Һәр сту­дент ке­бек ул да кө­не­нең бер өле­шен лек­ци­я­ләр­дә, икен­че­сен ак­ча өчен эш­тә уз­ды­ра, ди­ләр. Ави­а­ция инс­ти­ту­тын­да до­цент икән­ле­ге ях­шы мәгъ­лүм.

Хә­лим­нәр­нең фир­ма­ла­ры зур тү­гел. Эше дә әл­лә ни авыр­га кил­ми сы­ман. Ул мо­ңа ка­дәр һәр­төр­ле ин­фор­ма­ци­я­ләр­не сайт­лар­га кер­тү, алар­ны ре­дак­ци­я­ләү, ки­рәк­сә — яңа­дан язу бе­лән мәш­гуль иде. Аңа һәр­көн­не ди­яр­лек пап­ка ту­лы ма­те­ри­ал­лар әзер­ләп ку­я­лар. Ул үзе дә, баш­ка ин­тер­нет сайт­ла­ры­на ке­реп, төр­ле мәгъ­лү­мат­лар туп­лау бе­лән мәш­гуль бул­га­лый. Ра­дио бер­ләш­мә­лә­ре бе­лән элем­тә­дә то­ра, алар­га тап­шы­ру­лар әзер­ләп җи­бә­рә. Аның “Йол­дыз­на­мә фа­раз­ла­рын” яра­та­лар. Фал­лар­ны ул йол­дыз­лар йө­ре­ше­нә нис­бәт­ләп тор­мый, ак­ча кур­сы, ил­нең сә­я­сә­те, то­вар әй­лә­не­ше мәсь­ә­лә­лә­ре бе­лән баш ка­ты­рып утыр­га­нын­да ки­те­реп чы­га­ра. Хә­ер, яз­ган һәр­төр­ле ма­те­ри­ал­ла­ры са­тып алу­чы­ла­рын кы­зык­ты­ра. Конк­рет та­ри­хи ваз­гы­ять кы­са­ла­рын­да абст­рак­ци­я­ле фи­кер­ли бе­лү ос­та­лы­гы аңа мо­ңа ка­дәр яр­дәм итеп кил­де. Ул хәт­та “Дөнья бе­тә­чә­ге” ха­кын­да фа­раз­лар эш­ләп, та­гын да биш мил­ли­ард ел ке­ше­лек­нең бер­нин­ди ка­таст­ро­фа­лар­сыз үсә­чә­ген язып чык­ты. Мо­ны бо­лай гы­на, ша­яр­тып эш­лә­гән иде, со­ры жур­на­лист хал­кы эләк­те­реп тә ал­ды­лар, кү­пер­теп тә җи­бәр­де­ләр. Ул шу­лай ака­де­мик “Д­жа­лийл”­га әве­рел­де, исе­ме дә “Һэлм” бу­лып кит­те. Ба­ры­сы да аңа сыл­та­ма яса­ды­лар, ан­нан Ти­бет­та сер гый­лем­нә­рен утыз ел үз­ләш­те­реп ят­кан чит ил га­ли­ме яса­ды­лар. Ин­де Хә­лим үзе дә, ул мә­ка­лә­ләр­не укып, чын­нан шу­лай­дыр ди­гән фи­кер­гә кил­де. Ә бү­ген ку­лын­нан ка­лә­ме “төш­те”. Әм­ма ба­ры­бер аңа эш рә­ве­шен күр­сә­тер­гә, офис­та­гы­лар­га ва­кы­ты юк­лы­гын сиз­де­рер­гә, фир­ма­ның җит­ди эш­лә­ре бе­лән мәш­гуль бу­лу­ын күр­сә­тер өчен ге­нә дә компь­ю­тер мо­ни­то­ры­на күз­лә­ре һәм кү­ңе­ле бе­лән ба­ша­як ке­реп чу­мар­га ки­рәк иде. Биг­рәк тә им­ти­хан сес­си­я­сен­дә элек­ләр­не ул шу­лай ит­кә­лә­де. Тәҗ­ри­бә­се бар. Эш кы­я­фә­тен чы­га­ра­сың да эк­за­мен­на­ры­на әзер­лә­нү бе­лән шө­гыль­лә­нә­сең. Офис­та­гы­лар мо­ны сиз­ми­ләр, фир­ма эше кы­рык­ка ярыл­са да Хә­лим бе­лә: Ка­зан­га ул уку өчен, бе­лем алу ни­я­те бе­лән кил­де, уни­вер­си­тет­ка укыр­га шу­ның өчен кер­де. Аның төп мак­са­ты да шу­шы һәм ан­нан аны бер­кем­нең дә ае­рыр­га ха­кы юк. Егет тә­мам “биш­ле”­гә укып бар­ды. Ә ме­нә бү­ген ке­ше ха­кы бе­лән исәп­ләш­мәү­че­ләр үз­лә­ре­нең бар­лы­гын күр­сәт­те­ләр. Ни йө­зе бе­лән аны ул “Тәр­бия ди­рек­то­ры” ди­гән кем­сә­нең хур­лар­га, уку­ын­нан ае­рыр­га ха­кы бар?

Шул адәм­не кү­ңе­ле­нә алу, хә­те­ре­нә тө­ше­рү ге­нә дә Хә­лим Җә­ли­лов­ның ачу­ын тә­мам куз­гат­ты. Үз эчен­дә бер кай­нар­ла­нып, ту­зы­нып, кай­нап, ан­на­ры ту­лы­сын­ча су­ы­нып, ка­бат ка­бы­нып ки­теп, зи­һе­нен җыя ал­мый­ча хәй­ран ап­ты­рап утыр­ган ва­кы­ты иде, фир­ма­ның ху­җа­сы Га­ли Дау­то­вич­ның аны үз ка­би­не­ты­на ча­кыр­ту­ын әйт­те­ләр.

“Ку­ян йө­рәк­ле­ләр дә арыс­лан бул­мак­чы­лар!”— дип бә­хәс­ләш­те аның акы­лы, әле яңа ки­чер­гән ва­кый­га­лар­дан алын­ган хис­лә­рен тыя ал­мый­ча. Аңа шун­да, әгәр дә ах­мак­лар­га, шул ку­ян йө­рәк­ле­ләр­нең үз­лә­ре­нә үз­лә­рен арыс­лан итеп то­яр­га юл бир­сәң, кы­зык хәл­ләр ки­леп чы­га­ча­гын кү­зә­теп то­ра­сы ки­лү хы­я­лы ке­реп оя­ла­ды. Авы­зы еры­лып кит­те. Хә­лим­нең фе­но­ме­наль ке­ше бу­луы әле­гә үзе­нә дә бил­ге­сез иде. Ке­реп оя­ла­ган хы­я­лы аның кү­ңе­лен юш­кын­нан чис­тар­та баш­ла­ды. Фир­ма ди­рек­то­ры Га­ли Дау­то­вич кар­шы­на ки­леп бас­ка­нын­да ул хәс­рәт­лә­рен­нән ары­ныр­га өл­гер­гән һәм эш бе­лән ге­нә мәш­гуль бу­лыр­га өй­рән­гән ту­гы­ры хез­мәт­кәр иде ин­де.

— Бу фо­то­да­гы­лар ту­рын­да нәр­сә­ләр әй­тә ала­сыз?

Хә­лим­гә Га­ли Дау­то­вич өс­тәл­дән бер су­рәт алып бир­де. Ан­да сол­дат ки­е­мен­дә бер­ни­чә егет сын­лы­лар­ның ат­лап ба­ру­ла­ры, кой­ма бу­ен­да­рак бер ка­лын гы­на, та­тар­ча яу­лык­лы, кам­зул­лы, йон оек­баш һәм кә­лүш­ле әби­нең каз куа тор­ган озын гы­на та­як­ка та­я­нып то­руы тө­ше­реп алын­ган иде.

— Кай­сы­сы ту­рын­да?— дип со­ра­ды со­рау­га кар­шы әй­теп Хә­лим, әле­гә бер­ни фи­кер­гә дә кил­ми­чә.

— Ни­чек ин­де кай­сы­сы ту­рын­да?— дип ап­ты­ра­ды Га­ли Дау­то­вич, өс­тәл ар­тын­нан чы­гып, фо­то­су­рәт­не егет ку­лын­да ки­леш ка­бат ка­рап.— Әл­лә бе­рәр­се та­ныш ке­ше­гез­ме?

— Юк!— Хә­лим, та­ныш тү­гел­ме чын­нан да дип, та­гын су­рәт­тә­ге­ләр­гә күз йөр­теп чык­ты.— Юк! Әби ке­ше ту­рын­да со­ра­са­гыз, бик алай ях­шы чык­ма­ган. “Фо­то-шоп” прог­рам­ма­сы бе­лән бәл­ки тө­зә­теп бу­лыр... Каз бәб­кә­лә­рен сак­лар ва­кыт тү­гел. Кар эреп ке­нә ки­лә. Юка­рак ки­ен­гән­нәр.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных