Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 27 страница




 

IV

Дөнь­я­да­гы дө­рес­лек­нең, хак­лык­ның үл­чә­ве — кү­ңел дип бе­лә иде ул. Акыл исә аң­лау, тө­ше­нү, шул дө­рес­лек­нең бе­рәм­ле­ге ге­нә. Бо­лар­ны ае­рым бер фәл­сә­фә итеп, га­мәл­лә­ре­нең те­рә­ге ясый бе­лер­гә бик яшь­ли өй­рә­нер­гә ту­ры кил­де аңа. Ту­ган ил, ва­тан ди­гән­дә, ул яшь­ле­ген­дә кал­ды­рып ки­тәр­гә мәҗ­бүр бул­ган Ка­рах­мәт исем­ле авыл­ны да ис­кә ал­мый кал­мый. Ан­да­гы кеч­ке­нә ге­нә, ты­шы-эче бал­чык бе­лән сы­лан­ган дүрт­кә-дүрт ар­шын­лы тә­бә­нәк, әм­ма җы­лы өй­не хә­тер­ли. Вак-вак өч, юка ка­рын­дык­лы тә­рә­зә­дән урам­га ба­гып, үтеп-сү­теп йө­рү­че хә­ер­че чу­аш һәм та­тар агай­ла­рын хәт­та төс­кә-бит­кә дә бел­ми ди­яр­лек. Тын­чу өй­дән яз ба­шын­да урам­га чык­ка­ны, саф, чис­та, җы­лы һа­ва­га хәй­ран ит­кә­не хә­те­рен­дә биг­рәк тә. Бо­лар һәм­мә­се дә “Мең дә бер ки­чә” әки­ят­лә­ре­нең мог­җи­за­ла­рын­нан бер ки­сәк бу­ла­рак фай­да­сыз хәл­дә кү­ңел тү­рен­дә сак­ла­на­лар. Фәх­ри ди­гән исе­ме дә ул шул мог­җи­за­лар­дан бер бил­ге гы­на. Әм­ма әһә­ми­ят­лә­ре га­җә­еп дә­рә­җә­дә чик­сез зур.

Бу Фәх­ри ди­гән­нә­ре “от­пав­ши” нә­сел­нең эче-ты­шы мө­сел­ман­га әве­рел­гән көн­нә­рен­дә та­был­ган һәм дөнь­я­лык йө­зен­дә иң ма­тур исем сы­ман то­е­ла иде. Хи­са­ми­ев фа­ми­ли­я­сен алар­га ага­ла­ры тап­ты. Имеш, бо­рын­гы за­ман­нар­да бер ку­әт­ле ну­гай мир­за­сы­на Хи­са­мет­дин ди­гән ми­шәр ба­ба­сы мул­ла­лык хез­мә­те­нә кер­гән дә, туг­ры­лык һәм ита­гать бе­лән аның ыша­ны­чын яу­лап, ахы­рыл-әмер, шу­шы Ка­рах­мәт авы­лы­ның җир­лә­рен һи­дия бу­ла­рак ал­ган, әм­ма ил өс­те­нә урыс ки­леп, баш бир­мәс чу­аш­лар­ны ты­ныч хо­лык­лы та­тар­лар ара­сы­на кү­че­реп утыр­тып, тә­мам дөнья йө­зен боз­ган, го­реф-га­дәт­ләр­дә би­ча­ра бән­дә­ләр­не са­таш­тыр­ган икән­нәр. Бо­ла­рын Фәх­ри Хи­са­ми, ком­му­нис­тик рух бе­лән соң­рак тө­ше­неп, үз ру­хын­да ин­тер­на­ци­о­на­лизм­ның бе­рен­че адым­на­ры дип атар­га, аң­лар­га, бә­я­ләр­гә өй­рән­де. Ә шу­лай да ул, кай­сы­дыр кү­ңел ом­ты­лыш­ла­ры бе­лән хис итеп, һәр ха­лык­ның үз бә­хе­те бе­лән үзен­чә яшәр­гә ха­кы бар­лы­гын тоя һәм тор­мыш­ның шун­дый бул­га­нын­да гы­на бә­хет­ле ба­ра­ча­гы­на ыша­на баш­ла­ды. Бу уй­ла­ры пат­ша за­ман­на­рын­да ук бар­лык­ка ки­леп, ил­гә со­вет кер­гәч оны­ты­лып һәм ком­му­нис­тик кы­зыл таш бе­лән бас­ты­ры­лып, то­ма­ла­нып тор­ды. Соң­гы көн­нәр­дә ге­нә ул, ха­ти­рә­лә­рен яңарт­кан­да, ис­ке мәд­рә­сә­дән кал­ган гый­лем­нә­ре бе­лән бер­гә шул уй­ла­ры­ның җеп оч­ла­ры­на юлык­ты.

Һа­ди! Бу бө­ек ке­ше­не аның һич­кай­чан һәм һич­бер җир­дә оны­та­сы юк. Габ­дул­ла да тү­гел, Пуш­кин да, баш­ка­сы да... Ә Һа­ди Так­таш! Ул аның өчен, дан­лы исем бе­лән бер­гә, яшь­лек ха­ти­рә­лә­ре дә иде. Әгәр дә ке­ше­нең бө­ек хис­лә­ре­нә җа­вап би­рер­лек тау­ла­ры, чиш­мә­лә­ре, ур­ман­на­ры, юк-юк, алар гы­на тү­гел, ха­ты­ны, ба­ла­ла­ры бар икән, ул — бә­хет­ле, әл­бәт­тә! Әм­ма Фәх­ри Хи­са­ми ха­ты­нын югалт­кан, го­ме­рен кы­сыр уз­ды­ра бар­ган ке­ше. Ул мо­ны шәх­си фа­җи­га­се итеп той­са да, Һа­ди Так­таш­тан ае­ры­лу­ын гү­я­ки җа­нын­нан мәх­рүм кал­ган мат­дә хи­са­бын­да хис кы­ла иде. Дөнья — фа­ни. Ул мо­ны бик ях­шы бе­лә. Мәд­рә­сә гый­ле­ме аңа бу хак­та ни­чек уй­лар­га ти­еш­ле­ге­нә юл күр­сә­теп бир­гән иде ин­де. Әм­ма...

Тор­мыш ха­кый­ка­те һәм ярат­кан ке­шең бе­лән яшәү­нең бә­хет мәр­тә­бә­сен сан­нар яки баш­ка төр үл­чәм­нәр­дә бил­ге­ләү­нең әһә­ми­я­те бу­ла ал­мый. Ке­ше ул әл­бәт­тә бө­ек ха­кый­кать. Фәх­ри бо­лар­ны үзе­нең тор­мы­шы фа­җи­га­се­нә бәй­ле ях­шы та­ный.

Ул Ка­зан­ның Биш­бал­та­сын­да, аның да та­тар мәк­тә­бен­дә мил­ли тел һәм әдә­би­ят укы­ту­чы­сы бу­лып эш­ләп, шак­тый го­мер­лә­рен уз­дыр­ды ке­бек. Әйе, ул яшь иде. Аның бер яшәү кө­не — бү­ген­ге­нең өче­нә, бәл­ки җи­де­се­нә, ягъ­ни ат­на­сы­на ти­гез кил­гән. Әй Һа­ди! Син ни­чек үзең­нең яшь­лек ка­ләм­дәш дус­тың­ны таш­лап ки­тә ал­дың?

Бәл­ки бу сүз ха­та­дыр? Ял­ган­дыр?

Һа­ди Так­таш Биш­бал­та­га дус­ты Хә­сән Ту­фан яны­на ки­лә иде дә, әгәр аны өен­дә та­ба ал­ма­са, Фәх­ри­гә ке­рә иде. Бо­ла­ры кем­гә дә бил­ге­ле факт­лар­дан. Фәх­ри бер­ва­кыт­та да Хә­сән Ту­фан­нан Һа­ди Так­таш бе­лән дус­лы­гы өчен көн­ләш­мә­де. Ул үзен алар ке­бек бө­ек ша­гыйрь дип бел­ми иде дә.

Ә хә­зер күз­лә­ре­нә яшь­ләр ки­лә. Хә­сән Ту­фан­ны да Ка­зан­га кайт­кан, ике ел бу­ла дип әй­тә­ләр. Тик әле һа­ман да оч­ра­га­ны юк. Исән­дер­ме, юк­тыр­мы — тә­га­ен гы­на бе­леп әйт­кән ке­ше­не та­буы да бу за­ман­да бик авыр. Аның да Лу­и­за­сы,— ха­тын­нар ара­сын­да бө­ек ха­тын, әл­бәт­тә,— ва­фат дип әй­тә­ләр. Ка­бе­ре “Я­ңа бис­тә зи­ра­ты”н­да, имеш. Уры­ны — бил­ге­сез.

Бу нин­ди за­ма­на? Бу нин­ди яшә­еш? Ке­ше кит­кән, ә аның ка­бе­ре­нә чә­чәк тә ку­еп бул­мый. Мо­ңа ка­дәр кү­рел­мә­гән, бәл­ки мон­нан соң гы­на га­дәт­кә әве­ре­леп ки­тә­чәк хәл­ме бу, әл­лә хә­тер ха­та­сы­мы, мәгъ­нә­сез­лек­ме? Хо­дай бел­сен!

Ком­му­нис­тик хы­ял­лар­да яшәү­че Фәх­ри Хи­са­ми иман­сыз тү­гел иде. Аның өчен Коръ­ән һәм боль­ше­визм аһәң­нә­ре — ур­так. Ул, ха­та­лы бән­дә, мо­ны шу­лай дип бе­лә һәм ая­ныч рә­веш­тә ял­гы­ша. Шу­ны да аң­ла­мый. Аң­лар иде дә — аны Хо­дай тә­га­лә зи­һе­нен­нән мәх­рүм ит­кән бул­са ки­рәк. Боль­ше­визм га­зап­ла­рын җил­кә­сен­дә кү­тәр­сә дә, ам­нис­тия ал­ган миз­ге­лен­нән баш­лап үзен га­зап­лар­га са­лу­чы­лар­ны га­фу ит­те шул ул.

 

V

Йол­дыз­лар алар күк­тә ге­нә төр­кем­дә кү­ре­нә­ләр. Чын­лык­та кот­чык­кы­сыз ял­гыз­лар.

Ин­де бу ял­гыз­лык үт­кән­дер, бет­кән­дер сы­ман иде, юк икән. Фәх­ри Хи­са­ми, Ка­зан­га кайт­ка­нын­нан бир­ле, мат­бу­гат­та һәм олы бәй­рәм оч­ра­шу­ла­рын­да бе­раз ял­ты­рап ал­ды да оны­тыл­ды. Аны баш­ка­лар алыш­тыр­ды­лар. Алар­ны — яңа­ла­ры. Фәх­ри Хи­са­ми үз дөнь­я­сын­да юга­лыр­га мәҗ­бүр иде. Шу­шын­дый көн­нәр­нең бер­сен­дә ул әл­лә бер-бер кем­нән­ме ишет­те, әл­лә укы­ды: “Йол­дыз­лар күк­тә ге­нә төр­кем­дә яна­лар, ял­ты­рый­лар, ә чын­лык­та га­ләм­гә чә­чел­гән, си­бел­гән хәл­лә­рен­дә яши­ләр”. Хә­зер хә­тер­ләп тә бе­те­рә ал­мый, нәкъ шу­шы сүз­ләр тәр­ти­бен­дә­ме, әл­лә бу фи­кер баш­ка­ча тө­ше­леш­тә­ге җөм­лә­ме — әй­тә ал­мас иде. Мең уй­лан­ды. Шул уй­ла­ры бе­лән кат­лау­лан­ды­рып, кү­ңе­лен­дә­ге­сен дә ку­шып, бө­тен­ләй дә баш­ка­ча аң­лар­га һәм аң­ла­тыр­га те­лә­де­ме ул сүз­ләр­не — ин­де бе­лә дә ал­мый. Аны ял­гыз­лык изә.

Кә­ри­мә?.. Әйе, Кә­ри­мә­се бар бит әле аның. Олы, ма­тур күз­ле гү­зәл ша­гый­рә кыз. Әл­лә фә­реш­тә­нең үзе иде­ме икән? Юк-юк, Ал­ла­һы сак­ла­сын, бу кыз аңа бер­ке­ме дә тү­гел! Алар­ның яшь аер­ма­сы да егер­ме биш ел­лап тү­гел­ме соң, ар­ты­гы бул­ма­са? Бе­рең — ба­бай, икен­чең — ба­ла. Йа Хо­дай, бу­сы та­гын нин­ди сы­нау, нин­ди бә­ла?

Фәх­ри Хи­са­ми юк­ны бар итеп уй­ла­мас­ка ты­рыш­ты. Дө­рес, Кә­ри­мә­нең ул зат­лы фә­реш­тә бу­лу­ын­да ял­гы­ша ал­мый. Аның ке­бек гө­на­һа­сыз чи­бәр ша­гый­рә кыз­га кем­нең дә ку­лы кү­тә­ре­лә ал­мас, ан­дый ке­ше­нең сак­чы­сы Хо­дай үзе тү­гел­ме?

Шу­шы уй­ла­ры бе­лән Фәх­ри Хи­са­ми­ның кү­ңе­ле утыр­ды. Аның озы­на­еп төш­кән юка, ябык йө­зе­нә ал­су­лык йө­гер­де. Хәт­та юк кы­на уй­ла­ры да үзен оял­тыр­га җи­тә кал­ды­лар. Әм­ма бу оят хи­се һәм оя­лу той­гы­сы аңа нин­ди­дер сер­ле рә­хәт­лек алып кил­де. Әле ге­нә еш­ла­нып ти­бә баш­ла­ган йө­рә­ге ба­сыл­ды, су­лы­шы ты­ныч­лык ал­ды. Кү­ңе­ле­нә олы­лык бе­лән мәр­тә­бә той­гы­ла­ры кил­де. Бая гы­на тә­рә­зә­дән ка­рап то­ра иде. Үзе ке­бек сар­гая бар­ган ак ка­ен аңа бү­ген дә ел­ма­еп күз кыс­кан­дай то­ел­ды. Апа­сы­ның фа­ти­ры ик­мәк за­во­дын­нан ерак тү­гел, исем­сез тык­рык­та бу­лып, йорт­ла­ры­ның янә­шә­сен­дә ге­нә як­ты дөнь­я­га кы­яр-кый­мас су­зы­лып ак ка­ен үсә. Кәү­сә­лә­ре зә­гыйфь, неч­кә. Әле ки­чә ге­нә яф­рак­ла­ры яшел иде, бү­ген ин­де алар­ның са­ры­лы­гы га­җә­еп бер сер­ле ма­тур­лык сы­ман кү­зал­ла­на.

Көз көн­нә­рен Фәх­ри Хи­са­ми ярат­мый. Ә ша­гыйрь­ләр ки­ре­сен­чә бу­лыр­га ти­еш­ләр тү­гел­ме соң? Бәл­ки аның чын­лык­та ша­гыйрь ата­лыр­га да ха­кы юк­тыр? Ил һәм ха­лык­лар ата­сы­на: “Мин — хал­кым­ның та­лант­лы һәм та­ныл­ган ша­гый­ре!”— дип үзе ту­рын­да бел­де­реп, аз­мы үте­неч хат­ла­рын яз­ган бер­кат­лы юләр ке­ше! Әгәр дә бу сүз­лә­ре ха­кый­кать­тән бул­са­лар, Ста­лин ке­бек бө­ек ке­ше аңа җа­вап бир­ми кал­мас иде. Юк, ул сүз­лә­ре ха­та­дан икән­нәр шул. Эһ, явыз син, дөнь­я­лык! Дан һәм хөр­мәт бе­лән ал­дый­сың да адәм ба­ла­сын, һа­ман да ышан­ды­рып йөр­тә­сең-йөр­тә­сең дә, һәм бә­ла чо­кы­ры­на баш­тү­бән төр­теп тө­ше­рә­сең. Фәх­ри Хи­са­ми да нәкъ шу­шы кыл­дай неч­кә, кы­лыч­тан үт­кер си­рат кү­пе­ре аша уз­ды. Әм­ма җән­нәт­кә тү­гел, ут эче­нә ба­рып төш­те. Те­ге дөнь­я­ны­кы­на тү­гел дә тү­ге­лен, әм­ма бу дөнья тә­му­гы­на! Бо­лай да бу­ла икән шул ул!

Язу өс­тә­лен­дә ачык кал­ды­рыл­ган дәф­тәр­дә кыз ба­ла­ның ма­тур ку­лы бе­лән пөх­тә итеп: “Ак ка­ен­ның са­ры яф­рак­кае йө­рә­гем күк ле­пе-ле­пе ки­лә...”— ди­гән шигъ­ри юл­лар языл­ган иде. Фәх­ри Хи­са­ми­ны алар бик тә га­җәп­лән­дер­де­ләр. Баш­ка ша­гыйрь­ләр мо­ны әл­бәт­тә: “Йө­рәк­кә­ем сыз­лый, ка­ен яф­ра­гы­дай бәр­гә­лә­нә дөнья җи­лен­нән”,— дип, әү­вә­ле үз­лә­рен, үз­лә­ре­нең эч­ке ки­че­реш­лә­рен бә­я­ләп би­реп язар иде­ләр. Ә Кә­ри­мә­нең кү­ңе­ле ан­дый тү­гел. Ул баш­ка­лар­ны ал­га чы­га­ра, алар­ның хәс­рәт­лә­рен үзе­не­ке итеп би­рә бе­лә! Ме­нә кай­да бө­ек­лек!

Шу­шы укы­ган­на­ры һәм уй­ла­ры, бә­я­лә­мә­лә­ре бе­лән бәй­ле Фәх­ри Хи­са­ми Ту­кай­ны, Так­таш­ны, үзе­нең яз­ма­ла­рын хә­те­ре аша уз­дыр­ды. Кә­ри­мә ке­бек фи­кер­лә­гән һәм дөнь­я­ның сер­лә­рен аң­лый, кү­рә, бә­я­ли ал­ган баш­ка бер ге­нә ка­ләм ия­се юк икән­ле­ген аң­ла­ды. Ба­ры­сы да ал­га мин­не чы­га­ра һәм үз­лә­рен ли­рик ге­рой итә­ләр икән бит. Ә ме­нә ни­чек итеп язар­га ки­рәк: “Ни­гә шу­лай бор­чу ту­лы бул­дың, йө­рә­ге­мә сал­дың сер­лә­рең?..”

Кә­ри­мә­нең бу ши­гы­ре “Ән­кәй” дип ата­ла иде. Фәх­ри Хи­са­ми та­гын да уй­лар­га би­ре­лер­гә, кат­лау­лы ба­ла­чак тор­мыш­ла­рын, га­зиз ән­кә­се­нең авыр га­и­лә йө­ген ял­гы­зы тар­тып бар­ган, бә­хет­нең нәр­сә икән­ле­ген дә күр­ми ир­тән­нән кич­кә ка­дәр бар­ча көн­нә­рен эш бе­лән уз­дыр­ган чак­ла­рын исе­нә тө­шер­де. Ке­ше бу җир йө­зен­дә бер ге­нә дә сө­ен­ми­чә, ба­ры га­җиз­лә­неп һәм ин­те­геп ке­нә яши икән шул. Ан­да да әле урыс по­бы ки­леп, өс­лә­ре­нә ка­рач­кы ке­бек ябы­ры­лып ке­реп: “Сез — ке­рә­шен­нәр, чу­кын­ган пра­вос­лав­ный, чир­кәү­гә йө­ре­гез, юк­са ост­рог бу­лыр уры­ны­гыз!”— дип кур­кы­ту­ла­ры, әни­се­нең мо­ңа елау­ла­ры, апа-эне­лә­ре­нең, кур­кы­шып, сә­ке ас­ты­на по­су­ла­ры: “Мин ке­рә­шен тү­гел, мө­сел­ман!”— ди­я­рәк Фәх­ри­нең дә поп итә­ге ас­тын­да чә­бә­лә­нү­лә­ре: “Ч­то с этим Фе­до­ром-Фе­до­том?”— ди­гән сүз­лә­рен­нән ко­ты очу­ла­ры — ба­ры­сы-ба­ры­сы да бү­ген­ге көн­дә ге­нә бул­ган хәл­ләр­дәй хә­те­рен­дә иде. Аның ән­кә­се төн­нә­рен ай як­ты­сын­да на­маз укый-укый елый иде бит. Фәх­ри дә, аңа ия­реп, ба­ла ча­гын­нан на­маз­га бас­ты. “Ди­не­без­не, мө­сел­ман­лык­ны таш­ла­ма­гыз!”— ди­гән сүз­ләр­не бә­гы­ре­нә чо­кып яз­ган иде. Авыр Урал шах­та­ла­рын­да да на­ма­зын-ура­за­сын кал­дыр­ма­ды. Ә Со­вет кер­гәч, Биш­бал­та­да та­тар мәк­тә­бен­дә әдә­би­ят укы­та баш­ла­гач, ән­кә­се­нең бу ва­сы­я­те дә, нә­сый­хәт итеп әйт­кән сүз­лә­ре дә, го­реф-га­дәт­не то­ту да әк­рен­ләп, үз җай­ла­ры бе­лән оны­тыл­ды­лар. Ул бо­лар­ны Ста­лин төр­мә­сен­дә үк исе­нә тө­ше­реп аһ ит­кән иде. Әм­ма өзел­гән җеп­не ял­гап җи­бә­рә ал­ма­ды. Аның бе­лән бер­гә тот­кын­га эләк­кән ке­ше­ләр һәм­мә­се дә ди­яр­лек ата боль­ше­вик­лар бу­лып, яшә­еш, га­дел­лек ту­рын­да фи­кер­лә­рен марк­сизм утын­да һәм кан­лы кө­рәш кыр­ла­рын­да-мәй­дан­на­рын­да бар­лык­ка ки­тер­гән, ны­гыт­кан һәм үс­тер­гән бу­лу­ла­ры сә­бәп­ле, баш-аяк­тан дәһ­ри иде­ләр. Дин һәм чир­кәү­гә, алар ти­рә­сен­дә­ге ке­ше­ләр­гә ка­ра­та кис­кен тән­кыйть бас­кыч­ла­рын­да тор­ган­на­ры сә­бәп­ле, Фәх­ри Хи­са­ми­га тәэ­сир ит­ми кал­ма­ды­лар.

Тәэ­сир!.. Шигъ­ри­ят­нең асы­лы һәм мәгъ­нә­се аның, ме­нә шу­шы тәэ­сир ди­гән­нең ку­ә­те­нә бәй­ле бул­ган­лы­гын кем бел­ми? Әл­лә нин­ди акыл­лы фи­кер­ләр­не дә, әгәр тәэ­сир сан­ды­гы­на са­лып би­рә ал­ма­саң, ан­дый әсәр ши­гырь тү­гел, ан­дый әсәр ба­ры тик тез­мә ге­нә!

Кә­ри­мә­нең ши­гырь­лә­рен укы­ган са­ен Фәх­ри Хи­са­ми әле ха­ти­рә­ләр­гә, әле фәл­сә­фә­ләр­гә би­рел­де. Ул дул­кын­лан­мый бул­ды­ра ал­мый иде. Шу­шы ха­лә­те аңар­да мә­хәб­бәт хис­лә­ре­нең чә­чәк ата баш­ла­вы­на ко­яш­лы яң­гыр ке­бек бә­рә­кәт икән­ле­ген уе­на һәм игъ­ти­ба­ры­на да кер­тә ал­ма­ды. Го­ме­ре­нең ел­ла­ры бә­ла эчен­дә, авыр­лык ас­тын­да узып, ул ба­ры тик утыз яшь­лә­рен­дә ге­нә алар­дан ко­тыл­ган­дай үзен хис итеп, шаш­кын һәм ләз­зәт­ле иҗат эше­нә би­рел­гән, әм­ма бу бә­хет ир­тә­се озак­ка су­зыл­мый­ча, күк­лә­рен бо­лыт кап­ла­ган, шул ка­раң­гы­лык­та җа­ны ада­шып га­җиз­лән­гән да­һи­лар­ның бер­се бул­ды. Биш­бал­та­да мәк­тәп­тә тел һәм әдә­би­ят укы­туы тор­мы­шын көй­ләү өчен, га­и­лә ко­ру­да төп ни­гез иде. Ин­де ге­нә иҗат бе­лән шө­гыль­лә­нү­не ал­га чы­га­рып, Язу­чы­лар со­ю­зы­на эш­кә кү­чеп, го­ме­рен­дә бе­рен­че тап­кыр ир­кен су­лыш ала­мын ди­гә­нен­дә аны төн­лә ки­леп алып кит­те­ләр. Фа­тир­ла­ры олы кап­ка­лы йорт­та иде. Фәх­ри­нең эш бүл­мә­се, йо­кы уры­ны шул кап­ка­га ка­рап тор­ган тә­рә­зә ар­тын­да бу­лып, ул кич бу­е­на иҗат итеп утыр­ды. Ут­ны сүн­де­реп, ин­де ята­мын ди­гә­нен­дә кү­ңе­ле­нә бет­мәс-тө­кән­мәс ке­бек то­ел­ган уй тө­шеп, куз­га­ла ал­мый­ча кал­ган иде. Күк­тә тул­ган ай тан­та­на итә. Урам­да көн­дез сал­кын яң­гыр яу­ган, ә хә­зер аяз­ган, су­ыт­кан икән­ле­ген күз ал­дын­да тот­ты. Кап­ка шы­гыр­дап ачыл­ды. Аның йө­рә­ге жу итеп куй­ды. Күн курт­ка­дан йө­рер­гә ярат­кан Так­таш кай ва­кыт­лар­ны шу­лай со­ңа­рып ки­леп ке­рә иде. Ин­де ва­фа­ты­на си­гез ел. Нәр­сә, исән ми­кән­ни?

Фәх­ри ша­шы­на кал­ды. Са­та­шу, җен, рух, баш­ка нәр­сә­ләр ба­ры­сы аның акы­лы һәм йө­рә­ге аша өшен­де­реп үт­кән­дәй то­ел­ды­лар. Так­таш­ны Хә­сән Ту­фан­ның әле дә са­гы­ну­ын исе­нә ал­ды ул. Әл­лә бу юлы алар ике­се бер­гә кил­гән­нәр­ме? Ту­фан ни­гә­дер Фәх­ри­не бик якын итеп бе­тер­ми иде бит.

Шун­да ай як­ты­сын­да икен­че ке­ше­нең ку­лын­да көп­шә­ле ка­ра ти­мер­нең ял­ты­рап алу­ын күр­де. Фу­раж­ка­сын да, по­гон­лы бу­лу­ын да күз­лә­рен­нән төн ка­ра­сы яше­рә ал­ма­ды. Ул да тү­гел, ишек­не как­ты­лар. Фа­тир ху­җа­сы үз ягын­да йок­лый иде, ачу­лы аваз­лар би­реп уя­нып: “Кем бар ан­да?”— дип, гө­бе тө­бен­нән чык­кан та­выш бе­лән эн­дәш­те. Ишек ар­тын­да­гы­лар ки­чек­ми ачу­ын та­ләп ит­те­ләр. Эч­ке ке­лә­нең кү­тә­рел­гә­не дә ише­тел­мә­де. Шал­ты­рап кую аның га­дә­тен­дә иде, югый­сә. Фа­тир ху­җа­сы­ның аһ орып авып ка­луы, ишек­тән фо­нарь як­ты­сы­на кар­шы сер­жант­ның кү­ре­нүе, ки­чек­мәс­тән лам­па уты ка­бы­зы­лу, Фәх­ри ха­ты­ны­ның кур­кын­ган йөз бе­лән ак җәй­мә эчен­дә кү­тә­ре­лүе һәм та­гын да баш­ка төр­ле тор­мыш кар­ти­на­ла­ры күз ал­дын­да бу­та­лып ал­ды­лар. Мәсь­ә­лә ачык иде: Фәх­ри Хи­са­ми­ны алыр­га НКВД кил­гән!

Бә­реп кер­гән ке­ше­ләр үз­лә­ре­нең кем икән­лек­лә­рен әй­теп тор­ма­ды­лар. Җит­ди һәм әр­сез кы­я­фәт­ле бу ке­ше­ләр­нең асыл ни­ят­лә­рен аң­ла­вы авыр тү­гел иде. Яр­ты сә­гать эчен­дә ба­шы өс­кә кил­гән бүл­мә, хәй­ран­лык­та кал­ган ха­ты­ны, аң­сыз хәл­гә ди­яр­лек җит­ке­рел­гән фа­тир ху­җа­сы — бо­лар ул чор өчен хас кү­ре­неш­ләр­дән бу­лып, ша­гыйрь йө­рә­ген­дә мәң­ге яңа­рып то­ра­чак су­рәт­тә уе­лып кал­ды­лар. Фәх­ри Хи­са­ми үзен бик тә ты­ныч тот­ты, алып чы­гып кит­кән­нә­рен­дә дә:

— Бор­чыл­ма, ха­ты­ным-җа­ным, ми­нем бер га­е­бем дә юк! Тиз кай­тыр­мын!— ди­де.

Оза­та ба­ру­чы сер­жант бер сүз дә әйт­мә­де, эт­кә­лә­мә­де, төрт­кә­лә­мә­де. Күн ки­ем­ле­се ге­нә:

— Со­ха­ри­лар да кип­те­реп куй­ган­сың, ә га­е­бем юк, ди­сең! Аң­ла­шы­ла! Ме­нә бит ни­чек!— ди­де.

Фәх­ри Хи­са­ми­ның ку­лын­да чын­нан да ак яу­лык­ка тө­рел­гән ал­ты те­лем со­ха­ри иде. Бу алар­ны элек­тән кил­гән га­дәт­лә­ре бу­ен­ча, ка­ра көн­гә дип, һа­ман да ки­тап шүр­ле­ген­дә то­та иде. Аны Фәх­ри Хи­са­ми үзе үре­леп ал­ды. Сер­жант ачып ка­ра­ды. Рөх­сәт ит­те­ләр. Шул со­ха­ри­лар аны төр­мә­дә өч көн ач тот­кан­на­рын­да азык­лан­дыр­ды­лар. Ул бе­лә иде: Ка­зан­да нин­ди зы­я­лы адәм бар, һәм­мә­се дә кап­чык­лап со­ха­ри кип­те­реп әзер­ләп то­та­лар, имеш. Алай-бо­лай алып ки­тә кал­са­лар, ан­да алар­ны кем кай­гырт­сын? Күп­ләр кит­те­ләр бит ин­де. Әм­ма Фәх­ри Хи­са­ми үзен алу­ла­рын көт­мә­де һәм мо­ны мөм­кин хәл дип ба­шы­на да ки­тер­мә­де. Бу ва­кыт­та ил буй­лап зы­я­лы­лар­ны юк итү эше ба­ру­ын аның акы­лы да, кү­ңе­ле дә ка­бул ит­мә­де. Аңа мо­ның олы бер сә­я­сәт бу­лу­ы­на төр­мә­дә һәм сөр­ген­дә, кат-кат уй­ла­ну­ла­ры со­ңын­да, ахы­рыл-әмер, аң­лат­ты­лар. Әм­ма бо­лар да Ста­лин­га һәм бу­ла­чак ком­му­низм­га ыша­ну­ла­рын сүн­де­рә ал­ма­ды­лар. Ул мә­хәб­бә­те ки­ре ка­гыл­ган Мәҗ­нүн сый­фат­та иде.

Фәх­ри Хи­са­ми­ны, әл­лә нин­ди со­рау­лар би­реп, тик­ше­рү­че­ләр җә­за­лап ап­ты­ра­тып тор­ма­ды­лар. Ба­сыл­ган һәм яз­ган ши­гырь­лә­ре­нә “мил­ләт­че­лек һәм чит ил бур­жу­а­зи­я­се те­гер­мә­не­нә су ко­ю”, ав­то­ры ят ил­ләр­дә­ге “та­тар хө­кү­мә­те кал­дык­ла­ры­ның ял­чы­сы” ди­гән исем так­ты­лар да, хәр­би три­бу­нал­ның хө­ке­мен игъ­лан итеп, әү­вә­ле төр­мә, ан­на­ры “веч­ное по­се­ле­ни­е”­гә сөр­де­ләр. Фа­тир­дан алып чы­гып кит­кән төн­дә аны ат­лы ар­ба ар­тын­нан ияр­гән хә­лен­дә ки­тер­де­ләр. Урам­да көз иде, сал­кын иде. Сер­жант бе­лән күн ту­жур­ка­лы адәм ар­ба­да бар­ды­лар. Фәх­ри Хи­са­ми­га гү­я­ки: “Син, бул­ды­ра ал­саң, кач!”— ди­гән сы­ман, би­та­раф иде­ләр. Ул ба­тыр­лык­ны ша­гыйрь баш­ка­ра ал­ма­ды. Бе­рәр урам тык­ры­гы­на агач­лар ара­сы­на, һичь­ю­гы кү­пер­дән Ка­зан-су­га таш­ла­ныр­га мөм­кин иде. Ул бо­лар­ның бер­сен дә эш­лә­мә­де. Хәт­та уе­на да кер­теп ка­ра­ма­ды. “Га­е­бем юк, чы­га­рыр­лар. Бу ба­ры тик зур ха­та гы­на. Юри сы­нау­ла­ры! — ди­де аның кү­ңе­ле.— Мин — ком­му­нист, Ста­лин­га һәм пар­ти­я­гә га­шыйк!” Ул хәт­та хө­кем­гә ки­те­рел­гә­нен­дә дә: “Ме­нә га­фу үте­нер­ләр дә чы­га­рыр­лар!”— ди­гән ыша­ныч бе­лән ат­ла­ды. Әгәр дә кем өс­тен­нән­дер, ни­ләр сөй­лә­гә­нен со­раш­ты­рып, хә­бәр итү­лә­рен та­ләп ит­сә­ләр, язып би­рер­гә куш­са­лар, ул ба­ра­сын да бәй­нә-бәй­нә баш­ка­рып чы­гар иде, югый­сә. Әм­ма бер ге­нә дә кы­зык­сы­нып ма­та­шу­чы та­был­ма­ды. Аның фи­кер­лә­ре дә, сүз­лә­ре дә һич­кем­гә әһә­ми­ят­ле тү­гел иде­ләр. Тик­ше­ре­нү ор­ган­на­ры­ның, хө­кем­че­ләр­нең аңа ка­ра­та би­та­раф­лы­гы кү­ңе­лен хәй­ран­га кал­дыр­ды. Фәх­ри Хи­са­ми бу хәл­ләр­дән тә­мам ап­ты­раш­та иде. Ул хак­та бү­ген дә бер фи­кер­гә ки­лә ал­мый. Аны хәт­та мыс­кыл­лый да иде бу хәл. Җит­мә­сә үзе­нең бер­кат­лы­лы­гы акы­лын хәй­ран итә. Мө­га­ен яз­мыш аны та­гын да олы­рак бә­ла­дән кот­кар­ган бул­ган­дыр — мо­ны­сын ин­де сөр­ген­дә ча­гын­да ачык тө­шен­де. Шу­шы акы­лы ачы­лу кү­ңе­лен ты­ныч­лан­дыр­ды. Аңа оят, бик тә оят бул­ды. Әле хә­зер дә ул шу­шы ка­ра ва­кый­га­лар­да­гы бер­кат­лы­лы­гы өчен кү­ңе­ле ту­лы авыр хис­ләр­не йөр­тә.

 

VI

“Мат­бу­гат йор­ты” дип атал­ган га­зе­та-жур­нал­лар, ки­тап­лар, жур­на­лист-язу­чы­лар, ша­гыйрь­ләр, хәт­та ар­тист­лар оя­сы да шу­шын­да — Ка­зан­ның иң за­ман­ча дип са­нал­ган би­на­сы эчен­дә иде. Зур тә­рә­зә­лә­ре гү­я­ки көн­нең як­ты­лы­гын йо­тып алып бе­те­рер­гә те­ләп шу­лай дөнь­я­га әр­сез итеп ка­рый­лар. Аны тө­зе­гән чак­лар­ны Фәх­ри Хи­са­ми хә­тер­ли әле — та­тар ки­та­бы, та­тар мә­дә­ни­я­те, әдә­би­я­ты үсе­ше­нә зур өмет­ләр уят­ты ул. Ә ме­нә хә­зер ни­чек­тер уңай­сыз­лык, авыр­лык то­я­сың аңар­дан. Са­гыш, гамь эче­нә чум­ган, гү­я­ки га­сыр­лар эчен­дә ада­шып кал­ган. Әл­лә за­вод-фаб­ри­ка­ны­мы, әл­лә юга­ры уку йор­тын­мы, әл­лә нәр­сә­не хә­тер­ләт­кән би­на бу. Ка­зан­ның кө­яз ди­вар­лы өй­лә­ре ара­сы­на кы­сы­лып ба­сып то­ра, шө­кәт­сез ге­нә дә тү­гел, йө­зе чы­тык, үп­кә­чел, ка­раң­гы чы­рай­лы корт­ка ке­бек ят­сы­ну хис­лә­ре ту­ды­ра икән шул кү­ңел­ләр­дә.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных