Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 28 страница




Фәх­ри Хи­са­ми­ның, кайт­кан­нан соң, мон­да икен­че тап­кыр ки­лүе иде. Әү­вәл­ге­сен­дә, ишек яны­на җит­кәч, ике яшь ке­ше­нең: “Кай­та баш­ла­ды­лар ин­де им­пе­ри­а­лизм ял­чы­ла­ры”,— дип сөй­лә­неп чы­гып ки­лү­лә­рен ише­теп, җит­мә­сә бер­се­нең: “Бо­лай да тар мат­бу­га­ты­быз­га, әсәр­лә­рен ки­те­реп таш­лап, авыр йөк бу­лып тө­шә­чәк­ләр әле, кү­рер­сең!”— дип, кис­те­реп, ачу бе­лән әй­тү­лә­рен дә, баш­ка сүз­ләр­не дә ишет­кәч, бу юлы да бо­ры­лып чы­гып кит­кән иде. Ис­ке яра­га яңа­сы өс­тәл­де. Ку­ен ке­сә­сен­дә ике­гә бөк­ләп ты­гыл­ган шигъ­ри сә­хи­фә­лә­ре ни­чә көн­нәр шул ки­леш, куз­га­тыл­мый­ча йө­ре­де­ләр. Уни­вер­си­тет­та оч­ра­шу өчен, ан­да ши­гырь укы­га­нын­да бик ки­рәк бул­ды­лар, аны­сы. Әм­ма те­ге яшь­ләр­нең сүз­лә­ре аның яңа­дан әдә­би­ят мәй­да­ны­на очып ке­рү ни­я­те бе­лән җә­ел­гән ка­нат­ла­ры­ның оч­ла­рын ике кат кис­те­ләр. Ин­де ме­нә бү­ген ка­бат кил­де. Бу юлы ишек­тә те­ге кыс­ка буй­лы, ча­тан аяк­лы, гү­я­ки бер ка­лып­тан чык­кан ке­бек кыс­ка бар­мак­лы кул­ла­рын җә­еп сөй­лә­шү­че ике адәм­не оч­рат­ма­вы гы­на аңа бе­раз кү­ңел ты­ныч­лы­гы өс­тә­де. Тик алар­дан ише­теп кал­ган сүз­ләр ге­нә, бе­рен­че­сен икен­че­се уза-уза исе­нә тө­шеп, та­гын да тең­кә­сен кор­тып ал­ды­лар. Шун­лык­тан адым­на­рын­да сүл­пән­лек һәм йом­шак­лык та­гын да арт­ты. Ул бү­ген дә шул ук юы­ла-юы­ла ага­рып бет­кән һәм озак ва­кыт­лар ки­е­лү­дән кап­чык­ка тар­тым кы­я­фәт­кә кил­гән плащ­тан, тө­бе са­е­га­еп кит­кән, ярым җи­ме­рек йорт­ны хә­тер­ләт­кән тар эш­лә­пә­дән иде. Бас­кыч­тан, юга­ры­га кү­тә­ре­леп ка­ра­мый­ча гы­на, та­ный күр­мә­сен­нәр, бе­рүк, ди­гән­дәй, са­быр гы­на кү­тә­рел­де. “Та­тарс­тан яшь­лә­ре” га­зе­та­сы­ның яки “А­зат ха­тын” жур­на­лы­ның кай­сы кат­та, ни­чән­че бүл­мә­ләр­дә ур­наш­кан­лы­гын бе­лә­се кил­сә дә, ке­ше­дән со­ра­ма­ды. Һәр­бер ишек­не ка­рап чы­гар­га ит­те.

Бә­хе­те­нә ко­ри­дор­да ке­ше кү­рен­мә­де. Бер җы­еш­ты­ру­чы ха­ным гы­на су­лы чи­ләк кү­тә­реп кай­сы­дыр бүл­мә­дән чык­ты да аңа кар­шы ки­лә баш­ла­ды. Ярым ка­раң­гы­лык­та ке­ше­не та­ну мөм­кин тү­гел иде сы­ман. Әм­ма Фәх­ри­гә ха­ным ни­чек­тер якын бе­ле­ше ке­бек то­ел­ды. Аяк ат­лау­ла­рын­да­мы, ки­леш-кил­бә­тен­дә­ме та­ныш­лык бар? Тук­та­тып со­рау уңай­сыз иде.

Шу­шы “Мат­бу­гат йор­ты”­ның, тө­зе­леп бе­тү­гә, ачы­лыш тан­та­на­сы­на сө­е­неп кил­гән Фәх­ри Хи­са­ми Язу­чы­лар со­ю­зын­да эш­ли баш­ла­ган иде ин­де. Аңа өчен­че кат­тан як­ты һәм җы­лы бүл­мә­не бир­де­ләр. Ан­да ке­реп утыр­гач та ул үзе­нең чик­сез бә­хет­ле әдип бу­лу­ын той­ган иде. Аңа бе­рен­че ишек ша­кы­ган ке­ше дә ха­тын-кыз за­тын­нан икән­ле­ге исен­дә. Со­юз пред­се­да­те­лен эз­ли иде ул. Ши­гырь­ләр язам, ди. Шу­лар­ны алып кил­гән. Күп тү­гел, ун-ун­биш әсәр ге­нә. Алар­ны Фәх­ри Хи­са­ми, ха­ным­нан со­рап алып, әү­вә­ле үзе укып чык­ты. Ул тез­мә­ләр­дә тор­мыш­ның авыр­лы­гы, яз­мыш­ның мәр­хә­мәт­сез­ле­ге ха­кын­да бә­ян ител­гән. “Гөл­нар ха­ным бу­лам!”— ди­де ша­гый­рә, үзе ха­кын­да. Фәх­ри Хи­са­ми аның ши­гырь­лә­рен ту­лы җа­вап­лы­лык то­еп укып чык­ты. Алар­да­гы ши­гырь кө­чен бик ях­шы той­ды. Әм­ма ха­ным­га:

— Бу әсәр­лә­ре­гез Со­вет мат­бу­га­тын­да ба­сы­лып чы­гар­лык тү­гел­ләр, рух­ла­рын­да вак бур­жу­аз төс­мер­ләр җә­е­леп ята, чек­рә­еп то­ра­лар,— ди­гән сүз­ләр тез­мә­сен га­дә­ти ял­кын һәм ыша­ныч бе­лән те­зеп сал­ды. Та­тар мат­бу­га­ты, яңа әдә­би­ят ки­тап­ла­ры аңа бу рә­веш­ле сөй­ли алыр­лык кы­на азык­ны би­реп куй­ган иде­ләр ин­де. Ул үзен шы­гыр­дап тор­ган ту­жур­ка­лы гай­рәт­ле ко­мис­сар итеп тоя. Шун­дый боль­ше­вик ту­рын­да язар­га хы­ял­ла­нып йөр­гән ке­ше ме­нә хә­зер, ха­ным­ның ши­гырь­лә­ре бе­лән та­ныш­кач, ру­хи як­тан җит­лек­кән бу­лу­ын аң­лап ал­ды. Үзе­нең иде­о­ло­гик юнә­леш­тә үсе­шен дә, ша­гыйрь ата­лыр­лык өс­тен­ле­ген дә тою аңа рә­хәт иде. Ха­ным ка­нә­гать­сез хәл­дә чы­гып кит­те.

Ә ме­нә бү­ген бу җы­еш­ты­ру­чы ха­тын шу­шы ва­кый­га­ны аның хә­те­рен­дә яңарт­ты. Исе­ме ни­чек иде әле соң? Юк, бел­ми. Хә­тер­лә­ми... Әле ге­нә исен­дә иде бит! Гөл­чи­рә, Гөл­наз?.. Ә әйе, Гөл­нар ха­ным! Та­тар­да ни­чә­мә “Гөл­нар ту­таш” исе­ме бе­лән йөр­тел­гән ша­гый­рә­ләр бул­ган­дыр — ала­рын ин­де хә­зер та­рих гый­ле­ме үзе дә оныт­кан. Ә ме­нә бу “Гөл­нар ха­ным” баш­ка төр­ле иде. Бе­раз ва­кыт­лар юга­лып тор­ды да “Мат­бу­гат йор­ты”н­да ка­бат кү­ре­нә баш­ла­ды. Ул ин­де җы­еш­ты­ру­чы хә­лен­дә иде. Бер­ва­кыт ан­нан Фәх­ри Хи­са­ми бо­лай дип со­ра­ды бит:

— Сез ниш­ләп мәк­тәп­тә ба­ла­лар укыт­мый­сыз? Ки­леш-кил­бә­те­гез мө­гал­ли­мә­не­ке төс­ле!— ди­гән иде, ха­ным:

— Уку­чы­лар­ның кү­ңе­лен га­рип­ләү­дән кур­кам,— дип җа­вап бир­де.

Ул ва­кыт­та да Фәх­ри Хи­са­ми аның сүз­лә­рен­нән дө­рес фи­кер­гә ки­лә бел­мә­гән икән шул. Ин­де ме­нә унал­ты ел­лап ва­кыт узып кит­кәч, Ста­лин “и­лә­ге аша вак­ла­нып һәм чи­лә­неп чык­кан­нан соң”, Гөл­нар ха­ным­ны аң­лый да баш­ла­ды бу­гай? Ил­дә яшәп тә, ул ил­не сөй­мә­гән ке­ше­ләр бу­ла ала. “Гөл­нар ха­ным”­ның ши­гырь­лә­ре, укыш­ты­рып алу­га ук, Фәх­ри Хи­са­ми­ның кү­ңе­лен­дә шун­дый той­гы кал­дыр­ган иде­ләр. Ул алар­да те­ге дөнья бе­лән сер­ле бәй­лә­неш­ләр бар­лы­гын да, Ал­ла­һы тә­га­лә­гә ыша­ну кө­че­нең үлем­сез бу­лу­ын да, сер­ле сим­во­ли­ка һәм мәгъ­нә­ләр дә, бә­хет һәм са­гыш, гамь һәм фәл­сә­фә бер­ле­ген дә күр­де. Ха­ным ту­рын­да та­тар­ның ак­ме­ис­ты, ре­во­лю­ция-ау­да­ры­лыш за­ман­на­ры­на ка­дәр үк мат­бу­гат­та де­ка­дент рух­лы ши­гырь­лә­ре бе­лән хәт­та Дәр­де­мәнд­нең үзен шак­кат­тыр­ган дип сөй­ли иде­ләр тү­гел­ме? Фәх­ри Хи­са­ми ме­нә бү­ген ге­нә шу­шы­лар­ны шак­лар ка­тып исе­нә тө­шер­де. Ни­чек элек­ләр­не бө­тен­ләй дә хә­те­ре­нә ки­те­рә ал­ма­ган? Әл­лә бу хә­тер ба­ры тик кар­тая-кар­тая гы­на ачы­ла­мы?

Бу оч­ра­вы да юк­ка гы­на тү­гел, ха­ным­нан га­фу со­рар­га ти­еш ул. Аң­лар, ка­бул итәр!

Шун­да Фәх­ри Хи­са­ми җы­еш­ты­ру­чы ха­ным ар­тын­нан кит­те. Мон­да ко­ри­дор бо­ры­ла, як­ты­га чы­га икән, ко­яш та ту­ры ка­рый.

Әм­ма Фәх­ри Хи­са­ми ял­гыш­ты. Бу ха­тын­да “Гөл­нар ха­ным”­ның ча­лым­на­ры юк­ка чык­ты­лар. Те­ге — чан­дыр, сы­лу, гамь­ле ша­гый­рә бе­лән бу ту­пас, эре кы­я­фәт­ле, ка­лын ирен­ле һәм дәү бо­рын­лы җы­еш­ты­ру­чы ха­тын ара­сын­да бер­нин­ди дә ур­так­лык бу­ла ал­мый, бил­ге­ле.

Соң­гы ва­кыт­лар­да үзе­нең бү­се­леп ки­теп уй­ла­ну, тор­мыш ха­ти­рә­лә­рен яңар­ту га­дә­тен­нән ары­на ба­рыр­га ти­еш­ле­ген, уң­га-сул­га ки­тәр­гә ге­нә тор­ган фи­кер­лә­рен җый­нап бер нок­та­га туп­лар­га ки­рәк­ле­ген Фәх­ри аң­лый иде. Әм­ма нин­ди­дер олы, озак ел­лар­га су­зыл­ган ка­ты авы­ру­дан соң ке­ше­нең ни­чек акы­лы-аңы, кү­ңе­ле-ру­хы уя­нып ки­тә, ул да шу­шын­дый үз­гә­реш­ләр­не үзен­дә хис итә тор­ды.

“Та­тарс­тан яшь­лә­ре” дип вак кы­на хә­реф­ләр бе­лән кы­зыл так­та­га кы­са­лан­ган узу­га ки­леп җи­теп, Фәх­ри Хи­са­ми ишек как­ты. Әм­ма аны ишет­мә­де­ләр. Ка­лын, күн сый­фат дер­ма­тин бе­лән тыш­лан­ган олы ишек­нең ар­тын­да бер ту­таш­ның көл­гә­не то­нык кы­на яң­гы­рап ал­ды. Ул хәт­та ке­рер­гә дә ча­кыр­ды бу­гай?

Мон­да ир­кен һәм як­ты тә­рә­зә­ләр­дән эч­кә нур бөр­ке­лә, урам­да­гы та­би­гать ма­тур­лы­гы­на ко­яш үзе дә шат­ла­на­дыр сы­ман то­ел­ды. Бер ка­лын гы­на адәм, шкаф ка­дәр­ле олы гәү­дә­сен бе­раз ал­га бө­гә тө­шеп, өс­тәл ар­тын­да утыр­ган сек­ре­тарь кыз­га нин­ди­дер ягым­лы сүз­ләр әй­теп ма­та­ша. Фәх­ри­не шәй­ләп алып, те­лен­дә та­гын да бер-ике ял­кын­лы фра­за би­ет­те дә, ши­гырь сы­ман­рак бө­те­реп, кай­нар итеп укып кит­те:

— Ке­рә­ләр ва­кыт­сыз, йө­ри­ләр такт­сыз, тыз да быз, тыз да быз — ма­ши­на-ма­ши­на ке­ше­ләр, па­ро­воз-па­ро­воз ке­ше­ләр...

Бу аның имп­ро­ви­за­ци­я­се иде. Фәх­ри бик ях­шы аң­ла­ды. Хәт­та түр­гә та­ба узып, ишек як­ка төр­теп күр­сә­түе дә ба­ры тик ке­реп ка­чар җир та­ба ал­ма­ган­дай ар­ты­гы бе­лән кау­ша­вын­нан иде.

— Әйе, үзен­дә! Сез­не кем дип әй­тик? Нин­ди йо­мыш бе­лән иде­гез? Яр­ты сә­гать­тән об­ком­га ки­тә­се­лә­ре бар!— ди­де кыз, үзе­нең ту­гы­ры хез­мәт­че сек­ре­тарь икән­ле­ген сиз­де­реп. Аның өс­тә­ле янын­да ярым би­е­гән карт пе­ләш “ша­гыйрь” ки­сә­ге:

— Ни­чек? Сез бит әле ге­нә “ү­зен­дә юк” ди­гән иде­гез! Ля­лүш­кә! Сез нәр­сә?— дип, ри­за­сыз­лык итеп өл­гер­де.— Мин бит уен бе­лән тү­гел, эш бе­лән ке­реп чы­га­сы идем.

— Аның сез­не ка­бул итә­се кил­мә­сә?

Сек­ре­тарь кыз бу сүз­лә­рен шун­дый да җит­ди итеп әй­теп куй­ды, Фәх­ри арт­ка чи­ге­нер­гә мәҗ­бүр бул­ды. Шу­шы ко­яш­лы бүл­мә­дә ул бү­ген ин­де икен­че кат­ка оят­лы. Ка­я­дыр ба­рыр­лы­гы да юк. Ник ке­нә кил­де, кер­де?

— Абый, сез­гә тү­гел! Без­нең Са­бир абый­га ул сүз­ләр. Баш ре­дак­тор алар­га эш куш­ты. Шу­ны яз­мый то­рып, кү­зе­мә кү­ре­нә­се бул­ма­сын­нар, ди­де!

Кыз­ның бу сүз­лә­ре ка­лын шкаф Са­бир әфән­де­гә җи­тә кал­ды. Ул дәү кор­са­гын та­гын ал­га чы­га­рып, бө­е­ре­нә та­ян­ган ки­леш әй­тер­гә дә өл­гер­де:

— Вәт тек ян­ды­гыз, сең­лем Мя­лүш­кә! Ян­ды­гыз! — Күк­рәк яны кос­тюм ке­сә­сен­нән ур­та­лай бөк­лән­гән кә­газь бит­лә­рен чы­гар­ды.— Ме­нә ул, язы­лып та бет­те. Шу­ны хө­кем­нә­ре­нә алып кил­гән идем. Ә сез — тот­кар­ла­ды­гыз!

Ту­таш бер ага­рын­ды, бер кү­гә­рен­де һәм Са­бир әфән­де­не ишек­тән кер­теп тә җи­бәр­де. Ан­на­ры гы­на Фәх­ри Хи­са­ми­га:

— Абый, сез ми­не га­фу ите­гез ин­де,— дип үте­неп,— бу без­нең дан­лы Са­бир Хә­сән­ши­ны­быз иде. Соң­гы көн­нәр­дә тә­мам бо­зыл­ды. Әл­лә нин­ди хәй­лә­ләр ко­ра, ре­дак­то­ры­быз бе­лән дә тел­гә ки­леп ал­ды,— ди­я­рәк аң­лат­ма яса­ды.

Кыз­ның бо­лай ачы­лып ки­түе сө­е­нер­лек хәл тү­гел иде. Кү­ңе­лен­дә­ге­сен мең йо­зак ар­ты­на яше­рер­гә өй­рән­гән ха­лык­ның шу­шы соң­гы ел­лар­да ки­нәт су­лы­шы ачы­лып алу­дан сер­лә­рен си­бәр­гә ке­ре­шү­е­нең сә­бә­бе ни­лек­тән икән­ле­ген Фәх­ри Хи­са­ми тө­ше­нә, әл­бәт­тә. Әм­ма аң­ла­га­ны са­ен кү­ңе­ле шик­кә би­ре­лә ба­ра.

 

VII

“Та­тарс­тан яшь­лә­ре” га­зе­та­сын­да Кә­ри­мә Ду­ла­то­ва­ның өч ши­гы­ре берь­ю­лы ба­сы­лып чык­ты. Ки­рәк ди­гәч, алар­га фа­ти­ха­лы сүз ба­шын Фәх­ри Хи­са­ми яз­ды. Ан­сын ки­те­рә кил­гәч, баш ре­дак­тор:

— Үзе­гез­нең ши­гырь­ләр­не дә бас­ты­рыр­га иде. Уни­вер­си­тет сез­не бик җы­лы ка­бул ит­кән. Ике ат­на бу­е­на ба­ры тик шул хак­та гы­на сүз йөр­де. Кө­тә­без. Яшь­ләр га­зе­та­сы­на яшь­ләр­чә ши­гырь­ләр җит­ми,— дип, шун­дый җы­лы итеп сөй­лә­де, аңа ышан­мый­ча мөм­кин дә тү­гел иде.

— Ми­нем яшь­лек уз­ган ин­де,— ди­де Фәх­ри Хи­са­ми, аңа җа­вап би­рер­гә ашы­гып.— Хә­зер ши­гырь ту­рын­да тү­гел, тор­мыш, ни­чек яшәү ту­рын­да бор­чы­лыр­га ка­ла.

— Әйе шул!— ди­де ре­дак­тор, оны­ты­лып ки­теп, янын­да фи­кер­дә­ше утыр­ган­дай үзен хис итеп.— Әл­лә ни­чек ке­нә, ба­ры­сы да ки­нәт ке­нә җи­ме­рел­де дә төш­те. Кө­тел­мә­гән үлем...

Әм­ма ул шун­да ук үзен кул­га ал­ды. Сү­зе Ста­лин ха­кын­да икән­ле­ген чак кы­на әй­теп таш­ла­ма­вы­на шак­кат­ты. Әле кем ал­дын­да бит — Фәх­ри Хи­са­ми ке­бек җан кө­е­ге, “өч ти­ен­лек ша­гыйрь” дә бу­ла ал­ма­ган адәм ак­ты­гы кар­шын­да кү­ңе­лен ача яз­ды. Хә­ер­сез!

Ре­дак­тор ко­мач ке­бек кы­за­рып уты­ра иде. Өс­тәл ар­тын­нан чы­гып, тә­рә­зә фор­точ­ка­сын ба­рып ач­ты. Ка­рыш буй­лык бу адәм мон­нан ун­биш ел элек “Мат­бу­гат йор­ты”­на ко­мен­дант бу­лып эш­кә кер­гән иде. Фәх­ри абый­сы яны­на су­гыл­га­лап, чәй эчеп йөр­гә­ләп, һәм­мә юк­ны-бар­ны сөй­ләп ап­ты­ра­ту­чы­лар­дан иде. Та­ны­мас ке­бек то­ел­са да, алай кы­ла­нып ма­таш­ма­ды. Бе­рен­че көн­не үк:

— О Фәх­ри агай! Күп­тән кө­тә идек. Әм­ма ашы­гам. Ан­да Ми­ләү­шә әйт­кән­дер, об­ком­га ба­рып җи­тә­се! “Со­ве­ща­ни­е”!— дип, әм­ма ку­лын­да­гы ши­гырь­ләр­не алып ка­лып: — Бер-ике авыз сүз ки­рәк бу­лыр. Ир­тә­гә ки­те­рә ки­леп, ту­ры үзе­мә ке­рер­сез. “И­ке­гә” кө­тәм, сә­гать ике­гә! Ки­леш­тек­ме? Бик ях­шы! Ми­ләү­шә­гә әй­теп ку­яр­мын!— ди­де, сө­реп чы­гар­ган­дай ашык­тыр­ды.

Ярый әле бү­ген Фәх­ри көн­дез­ге сә­гать бер­дән үк мон­да. Ре­дак­тор­ның “и­ке­гә” та­гын да “со­ве­ща­ни­е”­се икән. Ми­ләү­шә әй­теп куй­ды. Ул да тү­гел, ре­дак­тор да төш­ке аш­тан кай­тып җит­те. Әм­ма кы­я­фә­тен ясал­ма үз­гәр­теп өл­гер­де. Кү­реш­те. Ка­би­не­ты­на ке­рер­гә тәкъ­дим ит­те.

Бик тә үл­чәп сөй­ләш­кән ке­ше бе­лән әл­лә ни озын әң­гә­мә ко­рып бул­мый. Әм­ма Фәх­ри яшь ша­гый­рә ха­кы­на тү­зәр­гә бул­ды.

— Сер итеп ке­нә со­ра­сам, нәр­сә әй­тер­сез икән?— ди­де шун­да ре­дак­тор, Фәх­ри­гә ка­рап-ка­рап ку­еп.

Ре­дак­тор­ның уен­да нәр­сә икән­ле­ген бе­лүе авыр иде. Мө­га­ен аны бу ши­гырь­ләр­нең ав­то­ры кы­зык­сын­ды­ра­дыр?

— Ни­чег­рәк бул­ды ан­да? Авыр бул­ма­ды­мы?

Фәх­ри Хи­са­ми аның тел тө­бен шун­да ук аң­лап ал­ды һәм ал­дан әзер­ләп куй­ган җа­ва­бын да бир­де:

— Ми­ңа әл­лә ни кы­ен ашат­ма­ды­лар. Мон­да да җи­ңел бул­ма­ган. Су­гыш. Кы­ры­лыш. Фа­шизм­ның дәһ­шә­те­нә тү­зеп ка­ра! Көн дә фронт­ка, кай­нар ут авы­зы­на җи­бә­рү­лә­рен со­ра­дым!

Алар күз­гә-күз ка­раш­кан хәл­лә­рен­дә бе­раз сүз­сез утыр­ды­лар. Кеч­ке­нә баш­лы ре­дак­тор­ның күз­лә­ре дә че­пи иде­ләр. Әм­ма ел­гыр­лар. Си­зем­ле­ләр. Мон­дый ке­ше­ләр, асыл­да, күз­лә­ре бе­лән ише­тә­ләр, күз­лә­ре бе­лән сөй­ли­ләр. Аз­мы бән­дә­ләр­нең бә­хет юлын ар­кы­лы­га кис­кән­дер?

Әгәр дә кем­дер ха­кын­да кир­ле-мыр­лы уй­лап, аның кар­шын­да на­чар­га фи­кер йөр­теп утыр­саң, мон­дый әң­гә­мә­нең ахы­ры бер дә ях­шы­га бет­мә­я­чәк. Тел чи­ше­леп ки­тү­чән бит ул. Юк­тан гы­на уй­ла­рың­ны ачып таш­ла­вың бар. Ке­ше­ләр ха­кын­да ях­шы уй­лар­га, ке­ше­ләр­не мак­тый бе­лер­гә ка­бат өй­рә­нер­гә ки­рәк Фәх­ри­гә. Әм­ма ва­кыт җил­де­реп ба­ра то­ра. Мо­ны “ре­а­би­ли­та­ция чо­ры” дип атый­лар­мы әле?

Фәх­ри Хи­са­ми ни­чек тә ях­шы уй­лар­га би­ре­лер­гә те­лә­де. Кә­ри­мә­не исе­нә тө­шер­де. Шун­да йө­рә­ге жу итеп куй­ды. Аһ, Кә­ри­мә­не яра­та икән бит ул! Бу нин­ди ди­ва­на­лык та­гын?

Әгәр дә ке­ше­ләр­не хөр­мәт итәр­гә, алар­га сок­ла­ныр­га кү­ңе­лен ка­бат өй­рәт­мә­сә, аңа авыр, бик тә авыр бу­ла­чак яшәү­лә­ре. Җәм­гы­ять­тә баш­ка­ча бу­ла да ал­мый. Үза­ра көн­че­лек бе­лән яну­чы­лар әй­лә­нә-ти­рәң­не урап ал­са­лар, си­ңа тор­мыш­ның мәгъ­нә­се ка­лыр­мы соң? Юк, бил­ге­ле. Ан­дый кол­лек­тив­та үзең­нең дә эш­ли­сең кил­мәс. Ба­ры тик мә­хәб­бәт ке­нә ке­ше­нең хис­лә­рен­дә тот­рык­лы­лык уя­та ала, ба­ры тик мә­хәб­бәт ке­нә ке­ше­дән чын ке­ше ясый. Фәх­ри­гә бу хак­та Кә­ри­мә­нең күз­лә­ре сөй­лә­мә­де­ләр­ме? Тор­мыш­ка яңа­дан, ка­бат кай­тыйм ди­сә, аңа га­зап­ка са­лу­чы­ла­ры­ның һәм­мә­сен дә га­фу итәр­гә ки­рәк, шу­ңа, яр­лы­кау­га өй­рә­нер­гә! Әгәр дә тор­мыш­ның кар­шы­лык­лы җил­лә­ре кем­не дә бул­са как­мый­ча, ек­мый­ча, ти­ми­чә кал­дыр­ган, җит­мә­сә аны, кү­тә­реп алып, юга­ры­га, үзе дә уй­ла­ма­ган тау сыр­тын­да­гы тә­хет­кә ил­теп утырт­кан икән, мон­дый яз­мыш­ка на­сыйп ите­лүе өчен һич үп­кә­ләр­гә яра­мый. Бәл­ки ул бо­рын­гы бе­рәр әү­ли­я­нең нә­сел ба­ла­сы­дыр, бәл­ки аның бу­ы­нын­нан ки­лә­чәк­тә бе­рәр иге­лек­ле ба­ла ту­а­чак­тыр?

— Ба­ба­сы­на да, ба­ла­сы­на да ка­ра­ма! Үзе­нә күз сал! Үзен бә­я­лә!

Фәх­ри­нең кү­ңе­лен­дә шу­шы рә­веш­ле кар­шы­лык­лы фи­кер­ләр ту­ар­га өл­гер­де. Әгәр дә ул бер­төр­ле ге­нә уй­ла­са, шул уй­ла­ры­ның ча­на­сын­да җил­дәй җил­де­рер, сөй­лә­шеп тә уты­рыр иде бәл­ки. Әм­ма ике төр­ле фи­ке­ре­нең дә кү­ңе­лен­дә кө­рә­шеп алу­ла­ры аңа сай­лап ка­лу мөм­кин­ле­ген кал­дыр­ды. Бер­ни­чә тар­мак­лы һәм кап­ма-кар­шы юнә­леш­ләр­дә бер үк ва­кыт ара­лы­гын­да фи­кер­ли бе­лү ос­та­лы­гы күп­ләр­гә би­рел­мә­гән. Ә мон­дый уй­лар­ны кү­тә­рүе бик җи­ңел эш­ләр­дән тү­гел.

Ме­нә бү­ген дә кү­ңе­лен­дә Фәх­ри из­ге хис­лә­рен куз­га­тыр­га те­ләп уян­ган иде. Кә­ри­мә­нең са­бый­лар­ча бер­кат­лы, та­би­гый агым­да­гы ягым­лы ши­гырь­лә­рен ис­кә тө­ше­рү­дән кө­не баш­ла­нып кит­те. Ул кыз­га кү­ңе­ле якын икән­ле­ген дә исе­нә тө­шер­де. Ин­де ре­дак­тор әфән­де бе­лән кү­реш­сә, Кә­ри­мә­нең ши­гырь­лә­ре ха­кын­да фи­ке­рен ишет­сә, аңа шу­шы­лар бик тә җит­кән. Тик ул буш тү­гел, “со­ве­ща­ни­е”­се­нә ашы­га, Фәх­ри­нең аны тот­кар­лар­га ха­кы юк.

— Без ба­ры­быз да ул яшь­тә мон­дый ши­гырь­ләр яза идек ин­де... Үзе­гез дә бик ях­шы бе­лә­сез...

Ре­дак­тор­ның сүз­ләр­не нәр­сә­гә бо­лай тә­мам­ла­вын Фәх­ри аң­лый ал­ма­ды. Тә­не буй­лап әр­нү хи­се йө­ге­реп уз­ды. Ки­нәт, көт­мә­гән­дә бә­гы­ре­нә ки­те­реп тип­те­ләр­ме­ни, сүз­не зат бе­леп тө­гәл­ли ал­мас, уен­да­гы­сын әйт­мәс хәл­гә төш­те.

 

 

Дүр­тен­че бү­лек

 

I

Кә­ри­мә бер ел эчен­дә бө­тен­ләй дә әл­лә кем­гә әве­рел­де. Ул хә­зер иң та­лант­лы, иң өмет­ле, та­тар әдә­би­я­ты­ның бө­ек ки­лә­чә­ге са­нал­ган ша­гый­рә иде. Яз­ган әсәр­лә­рен һәм­мә мат­бу­гат ор­га­ны зур те­ләк бе­лән бас­ты­ра, алар ха­кын­да ма­тур-ма­тур мак­тау сүз­лә­ре әй­тә­ләр, ә Фәх­ри Хи­са­ми абый­сы аңа үлеп га­шыйк. Кә­ри­мә мо­ңа да чик­сез ку­а­на, мәң­ге шу­лай бу­ла­сын бе­лә. Әгәр бе­рәр ши­гы­ре га­зе­та яки жур­нал­да ба­сыл­мый кал­са, яи­сә көт­те­реп га­зап­ла­са, хә­зер Фәх­ри Хи­са­ми­га җит­ке­рә һәм ул, ка­ра кай­гы­га ба­тып, бар­ча эшен таш­лап йө­ге­рер­гә ге­нә то­ра. Ха­тын-кыз хал­кы шун­дый ин­де ул, аңа ае­рым зур игъ­ти­бар бир­сәң, си­не үзе­нең ко­лы ясар­га гы­на то­ра. Әгәр дә ярат­ка­ның­ны си­зен­сә, яки яра­там дип ышан­дыр­саң, си­нең ал­да үзен бө­тен­ләй дә әл­лә кем­гә куя баш­лый. Әм­ма чын ха­тын-кыз ан­дый бул­мый, ди­ләр. Ял­ган ха­тын­нар ир-егет­ләр­гә ка­ра­та шун­дый­лар, имеш, ә дө­рес­лә­ре­нең кү­ңе­ле тор­мыш ип­тә­ше­нә хөр­мәт бе­лән ту­лы...

Кә­ри­мә исә кем­гә дә оша­ма­ган, үзе­нең яшь­ле­ге ар­ка­сын­да­мы, әл­лә ша­гый­рә бу­лу­ын­нан­мы — үзен чын бе­лән ял­ган ара­сын­да ке­бек той­ды. Әм­ма кыз шу­ны да тө­ше­неп өл­гер­де: кай­бер ке­ше­ләр­дә йө­рәк мес­кен­ле­ге го­мер бу­е­на бу­ла, ан­дый­лар­ны тор­мыш, дөнья әл­лә ни­чек­ләр сы­нап, нык­лы итәр­гә те­ләп, чү­кеп-ян­ды­рып та ка­рый. Ә алар һа­ман да элек­ке хә­лен­дә ка­ла. Ан­дый­лар яи­сә әү­ли­я­гә әве­ре­лә, яки ди­ва­на­лык­ка чы­га. Фәх­ри Хи­са­ми нәкъ ме­нә шун­дый ке­ше, хәл­сез, би­ча­ра һәм бер ел эчен­дә Кә­ри­мә­нең уен­чы­гы­на әве­рел­де дә куй­ды тү­гел­ме? Ул әле­гә Кә­ри­мә­нең ел­дан-ел көч ала­сын бел­ми, күз ал­ды­на ки­тер­ми, һа­ман да аны шу­шын­дый бу­лыр дип кү­зал­лый. Аңа ыша­на. И юләр карт! Ә Кә­ри­мә аның мес­кен­ле­ген­нән фай­да­ла­на­чак әле! Әгәр дә бер ел элек кыз үзе­нең мон­дый бу­ла­сын бел­сә, бор­чу-хәс­рәт эчен­дә ни­чә­мә ши­гырь язар иде­ме соң?

Хә­ер, бу соң­гы ел­да Хә­ни­фә ха­ным­ның Га­зиз­чи­ге­нә “күз ти­де”. Кө­тел­мә­гән хәл бу­ла­рак ка­бул ите­леп, йорт эче су­лы­шын югалт­ты. Аның Кә­ри­мә бе­лән кы­зык­сы­нуы кыш­кы боз­лар­ны кү­тә­реп та­шып чык­кан яз­гы су­лар ке­бек әр­сез­лә­нә бар­ды.

Бер­көн­не кыз­лар га­дәт­лә­рен­чә дә­рес­лә­рен әзер­ләп уты­ра иде­ләр, ян­на­ры­на Га­зиз­чик (го­мер бул­ма­ган хәл) ки­леп кер­де һәм өс­тәл­гә яшь­ләр га­зе­та­сын җә­еп ди­яр­лек сал­ды да:

— Бу сез­ме?— дип со­ра­ды.

Кә­ри­мә кып-кы­зыл бул­ды. Ки­ре­лә­неп: “Бу мин тү­гел, ми­нем ши­гырь­лә­рем ге­нә!”— ди­мәк­че иде, сүз­лә­ре дор­фа ки­леп чы­га­сын уй­лап ал­ды. Шун­да дөнь­я­сы үз­гәр­де, кү­ңе­ле бул­ган­дай ел­мая ал­ды.

Дәү һәм күр­кәм егет Га­зиз­чик­кә кы­ен­лык ки­че­рү өчен шу­шы да җи­тә кал­ды. Ул үзе­нең ак һәм озын­сы­ман то­ел­ган кул­ла­рын кая ку­яр­га бел­мә­де. Бас­кан уры­нын оныт­ты. Җит­мә­сә Кә­ри­мә аңа үтә­ли ка­рап то­ра иде.

— Укы­дык ин­де без аны!— ди­де Са­би­ра, шун­да га­зе­та­дан ка­ра­шын Га­зиз­чик ягы­на юнәл­теп.

Ике як­лап кис­тер­гән ут эчен­дә кал­ган­дай үзен той­ган егет арт­ка чи­ге­нер­гә мәҗ­бүр бул­ды.

— Ми­ңа оша­ды­лар,— ди­де ул, маң­га­е­на чык­кан тир­лә­рен ке­сә­сен­нән ал­ган кулъя­у­лы­гы­на сең­де­рер­гә ты­ры­шып сөрт­кә­ләп.— Ша­гый­рә бе­лән яши­без икән бит без!

Ул әл­лә кө­лә, әл­лә ку­а­на иде. Кыз­лар, аны бер­ва­кыт­та да мон­дый бил­ге­сез һәм бәя бир­ге­сез хәл­дә күр­гән­нә­ре бул­ма­ган­га, бе­раз ап­ты­раб­рак кал­ды­лар. Са­би­ра да, Кә­ри­мә дә әү­вә­ле аңар­да мыс­кыл­ла­ну төс­мер­лә­рен си­зен­де­ләр, ан­на­ры кы­я­фә­те­нә ба­ла­лар­ча эч­ке ку­а­ну бил­ге­лә­ре чык­ка­нын да той­ды­лар. Ә бе­раз­дан бө­тен­ләй дә ап­ты­раш­та кал­ды­лар. Га­зиз­чик абый­ла­ры алар­га сә­ер­лән­гән сы­ман то­ел­ды. Егет­нең гый­шык уты­на төш­кән­ле­ген, шун­лык­тан акы­лын җуй­ган­лы­гын, тәҗ­ри­бә­лә­ре бар икән, аң­лар иде­ләр. Әм­ма мо­ңа ка­дәр үз­лә­ре ге­нә мә­хәб­бәт итә бе­леп, баш­ка­лар да яра­тыр­га хак­лы икән­ле­ген уй­ла­ма­ды­лар бул­са ки­рәк. Алар өчен га­шыйк егет­ләр ба­ры тик ро­ман­нар­да гы­на! Ә тор­мыш­та бу мөм­кин тү­гел. Әнә Кә­ри­мә мә­хәб­бә­тен­дә са­та­шып ши­гырь­ләр яза. Кем­не сөй­гә­нен дә бел­ми бу­гай? Са­би­ра ан­нан:






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных