Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 29 страница




— Бу ши­гырь­лә­рең дә аның ту­рын­да­мы?— дип со­рый.

— Әйе,— ди Кә­ри­мә,— аның ту­рын­да!

Сүз­ләр­нең кем ха­кын­да бар­ган­лы­гын кыз­лар үз­лә­ре бик ях­шы бе­лә­ләр дә ке­бек. Кә­ри­мә Са­би­ра­ның, әнә шул әл­лә нин­ди Фа­тыйх ха­кын­да сөй­ләп, ко­лак ит­лә­рен был­тыр бер ел бу­е­на аша­ды. Аһ ит­те дә ши­гырь яз­ды, ваһ ит­те дә җыр чы­гар­ды. Кә­ри­мә­нең көт­мә­гән­дә мыш­тым гы­на көй­ләп алу га­дә­те бе­ра­ра ва­кыт Са­би­ра­га да кү­чеп, чак кы­на га­дә­те­нә әве­ре­леп куй­ма­ды. Авыл­га кайт­кач, шу­лай оны­ты­лып җыр суз­ган­на­рын бер, ике, өч тың­ла­ды да, әни­се ка­нә­гать­сез­лек ит­те:

— Бу нин­ди ди­ва­на­лык икән та­гын? Укы­ган ке­ше­нең акы­лы авы­ша ди тор­ган иде­ләр. Кы­зым, зи­һе­не­ңә зы­ян кил­мә­гән­дер бит?— ди­де. Са­би­ра­га оят бу­лып кит­те. То­ра са­лып, юк­тан да җыр­лау га­дә­тен­нән ваз ки­чү өчен аңа ты­ры­шыр­га, үзен кул­да то­тар­га өй­рә­нер­гә ту­ры кил­де.

Ә Кә­ри­мә­нең җыр­лау­ла­ры­на әти-әни­се бер дә хәй­ран ит­ми­ләр, бу га­мә­лен­дә зи­һен бу­та­лу­ны да, ди­ва­на­лык­ны да күр­ми­ләр икән бит. Ни­гә бу дөнь­я­да ке­ше­ләр үза­ра ти­гез тү­гел­ләр? Кай­да­дыр ерак­та­гы, Сар­ман ра­йо­ны дип атал­ган Лә­шәү авы­лын­да авыз ту­ты­рып җыр­лар­га, кү­ңе­лең­не са­гыш­ка-моң­га са­лыр­га ярый, ә ме­нә Ар­ча­да мо­ны юләр­лек­кә са­ный­лар? Ул Сар­ман ягын җыр­лы як ди­ләр шул, ә Ара­ча­ның, әнә Ту­кай дө­рес яза, та­вык­ла­ры гы­на җыр­лый.

Ел буе Са­би­ра шун­дый сүз­ләр­дән үр­тә­леп яшә­де. Үз ал­ды­на уй­лап чы­га­рып, кү­ңе­ле­нә әл­лә нин­ди фи­кер­ләр ту­ты­рып ап­ты­ра­ды. Кә­ри­мә аңар­дан туй­ган­чы көл­де:

— Без­нең Лә­шәү авы­лын­да да та­вык­лар җыр­лый ин­де ул... Ту­кай юри үр­тәп яз­ган, “Кыр­лай — та­вык­ла­ры җыр­лай” дип ко­тыр­ту яса­ган. Мо­ны үзең дә бе­лә­сең бит!

Ин­де Са­би­ра бу рә­веш­ле сүз­гә ке­рү­ләр­не ка­бат уят­мас­ка ты­ры­ша. Җыр­лар­га әни­се­нең куш­ма­вын­нан чы­гып, хәт­та та­вы­шым моң­сыз икән ди­гән фи­кер­гә дә кил­де. Бу уен­да бе­раз гы­на, мыс­кал ка­дәр­ле ха­кый­кать бар исә дә, аны­сы да тел­гә алыр­лык тү­гел, югый­сә. Са­би­ра­ның да та­вы­шы моң­лы, көе дә бар, әм­ма аңа үз фи­ке­рен ни­чек баш­ка­лар­дан яше­рер­гә өй­рәт­сә­ләр, шу­лай ук кү­ңе­лен баш­ка­лар кү­зе ал­дын­да, ко­ла­гы янын­да бик­ле то­ту ки­рәк­ле­ге ха­кын­да да са­бак­лар бир­гән­нәр.

— Мәд­рә­сә җи­ме­ше!— ди мо­ны Кә­ри­мә һәм шу­ның бе­лән хак­лы да ке­бек.— Схо­лас­ти­ка тәр­би­я­се син, Са­би­ра! Со­вет ке­ше­се кү­ңе­ле бе­лән ирек­ле яшәр­гә ти­еш!

Шу­шы сүз­лә­ре бе­лән Кә­ри­мә аны кот­чык­кы­сыз кур­ку­га са­ла. Са­би­ра, үзен га­мәл­дә дә, сүз­дә дә һәр­да­им чик­ләр­гә өй­рән­гән кыз ба­ла, мон­дый сүз­ләр­дә ят, дош­ман фи­ке­ре ята дип уй­лый. Күз­лә­ре шар­дай ачыл­ган ки­леш ка­ла­лар. Та­вы­шы бө­тен­ләй үк неч­кә­рә. Те­ле­нә Ар­ча сөй­лә­ме­нең бар­ча тар­лы­гы ки­лә дә чы­га:

— Ни сөй­ли­сең син, Кә­ри­мә? Ке­ше ише­тә күр­мә­сен! Авы­зың­нан җил ал­сын!

Ә дус­ты­на шул гы­на ки­рәк. Сер бир­ми. Үзен җит­ди то­та, әм­ма үр­тә­лә­вен дә­вам ит­те­рә:

— Ок­тябрь­дә ка­нат чы­гар­ган, пи­о­нер­да тәр­би­я­лән­гән ял­кын­лы ком­со­мол­ка йө­рә­гем һәр­төр­ле бур­жу­аз-фе­о­даль шарт­лар­да да чә­чәк атып кил­гән схо­лас­ти­ка­га кар­шы кай­нар­ла­нып су­гыш­ка кү­тә­ре­лә!— ди.

Ша­гый­рә­нең тез­мә­ле-чәч­мә­ле па­те­тик сүз­ләр­гә бай те­ле ал­дын­да Са­би­ра­ның акы­лы кә­газь ка­лын­лы­гын­да да кал­мый. Авы­зы ачы­ла, йө­рә­ген­дә­ге хәй­ран­лык­ка Кә­ри­мә­нең кө­лә­ге та­гын да куз­га­ла.

— И-и, мин та­гын си­не... Кә­ри­мә, шу­шы ка­дәр мыс­кыл­ла­ма­саң! Мин си­ңа кем? Иң якын дус­тың! Ә дус­лар­дан көл­ми­ләр аны, бик бе­лә­сең кил­сә.

Ачу бе­лән ку­лын кү­тә­рә.

Учы­на чә­бәк итеп ки­те­реп сук­кан Са­би­ра­сын ко­чак­лап алып, Кә­ри­мә аны өс­тәл ар­тын­да утыр­ган җи­рен­нән очыр­тып ди­яр­лек әй­дәп тор­гы­за һәм алар бө­те­ре­лә­ләр. Ин­де ни­чә тап­кыр шу­лай үр­тә­шеп тел­гә кил­де­ләр, ан­на­ры үп­кә­ләш­мәк­че дә бул­ды­лар, со­ңын­нан шу­шы­лай бер-бер­сен уй­на­тып ты­ныч­лан­дыр­ды­лар. Бү­ген дә нәкъ шу­лай бул­ды. Әм­ма кө­ле­шә ге­нә баш­ла­ган­нар иде, бүл­мә ише­ге ка­бат ачы­лып, ин­де күп­тән чы­гып кит­кән Га­зиз­чик абый­ла­ры та­гын да кү­рен­де. Аның ку­лын­да бу юлы га­зе­та тү­гел иде.

— Кыз­лар, мин бү­ген кич­ке се­анс­ка ки­но­га би­лет­лар ал­ган идем, кай­сы­гыз бе­лән ба­рыр­мын икән?— ди­де ул, әле Кә­ри­мә­гә, әле Са­би­ра­га ка­рап. Мо­ңа ка­дәр Га­зиз­чик абый­ла­ры, бы­ел гы­на бар­лык­ка кил­гән га­дә­те бу­ен­ча, алар­ның ике­сен дә үзе бе­лән ала тор­ган иде. Бү­ген баш­ка­ча эш­лә­ве хәй­ран ит­тер­де. Әм­ма кыз­лар ике­се дә бу юлы ча­я­лык күр­сәт­те­ләр:

— Мин ба­рам, абый, мин! Мин!— дип, хәт­та ба­ла­лар ке­бек кул­ла­рын да юга­ры кү­тәр­де­ләр.

Га­зиз­чик абый­ла­ры ки­но­лар­ны яра­та, би­лет­ның да ях­шы урын­га ту­ры кил­гә­нен ге­нә ала, ахыр­дан, уй­га би­ре­леп: “Ул ге­рой ни өчен бо­лай әйт­те әле?”— ди­гән со­рау­ны да төр­ле­чә би­реп, кыз­лар­ны сөй­ләш­терт­кә­ли тор­ган га­дәт­не дә үз ит­кән иде. “Са­ес­кан кой­ры­гын­нан тө­шеп кал­ган хә­бәр бу­ла­рак”, аның бе­рен­че мә­хәб­бә­те бә­хет­сез һәм җа­вап­сыз кал­ган­лы­гын­нан хә­бәр­дар ту­таш­лар шу­шы ка­дәр ях­шы кү­ңел­ле абый­ла­рын ким­сет­кән ул тә­кәб­бер кыз­ны сөй­ми иде­ләр. Ни­чек кур­чак уй­нар­га ярат­кан­нар исә дә, бү­ген алар­га шу­шы тәү­фыйк­лы Га­зиз­чик абый­ла­ры гү­я­ки шу­шы ук уен­ның дә­ва­мы ке­бег­рәк то­ел­ды.

 

II

— Сез Ка­зан шә­һә­рен яра­та­сыз­мы?

Га­зиз­чик абый­сын­нан мон­дый со­рау­ны ишет­кәч, җит­мә­сә үзе­нә тө­бәп әй­тел­гәч, чая Кә­ри­мә та­гын да юга­лыб­рак кал­ды. Ан­нан гү­я­ки: “Сең­лем, сез ми­не яра­та­сыз­мы?”— дип со­ра­ган ке­бек бул­ды, ах­ры­сы? Соң­гы ва­кыт­лар­да әл­лә ни­чек ки­леп чы­га то­ра шун­да. Әле Фәх­ри абый­сы аны, ку­лын­нан то­тып, тә­мам кау­шат­кан иде. Ин­де ме­нә Га­зиз­чик абый­сы әл­лә нин­ди сә­ер һәм ят күз бе­лән ка­рый, гү­я­ки ни­дер әй­тер­гә те­ли. Ярый да мон­да ул ял­гы­зы гы­на тү­гел, янә­шә­сен­дә Са­би­ра бар­са? Аның ар­ты­на, әни­се­нең итәк яны­на кач­кан ба­ла сы­ман, кү­ме­леп сы­е­ныр­га мөм­кин бу­лыр иде. Һай ул кү­ңел, әл­лә кай­лар­га аш­кы­на. Нәр­сә­гә дип әл­лә кай­лар­га тар­ты­на ин­де? Бу ка­дәр хы­я­лый бу­лу­ын әти­се дә ярат­мый. Ба­ры тик әби­се ге­нә аң­лый тор­ган иде. Ин­де ул да ерак­та. Элек, хәт­та был­тыр гы­на да Кә­ри­мә­нең кү­ңе­ле ту­лы баш­ка төр­ле хис­ләр иде. Ул үзе­нең ша­гый­рә бу­лыр­га ти­еш­ле­ген, ши­гырь бе­лән ге­нә яшәү­дә рә­хәт та­бу­ын йө­рә­ген­дә сак­лый тор­ды. Ә хә­зер, бы­ел ба­ры­сы да баш­ка­ча юнә­леш ал­ды. Га­зе­та-жур­нал ти­рә­сен­дә дә юлы­на абый ке­ше­ләр ар­кы­лы тө­шәр­гә, сөю сә­га­дәт­лә­ре ту­рын­да ис­кәр­тер­гә ге­нә аш­кы­на­лар. Кә­ри­мә алар­ны аң­лый да, аң­ла­мый да. Җит­мә­сә, юри төрт­те­реп:

— Фәх­ри абы­е­гыз бе­лән бор­чак­лар ни­чег­рәк пе­шә соң?— дип, хыр­хыл­да­ган бу­ла­лар алар.

Элек­ләр­не Кә­ри­мә мон­дый үр­тәү­ләр­не аң­ла­мый тор­ган иде, хә­зер тө­ше­нә дә сы­ман: Фәх­ри абый­сы бе­лән ике­се ара­сын­да нин­ди­дер неч­кә мө­нә­сә­бәт­ләр ур­наш­кан дип уй­лый­лар икән шул алар. Мо­ның сә­бә­бен Кә­ри­мә­нең һа­ман да мә­хәб­бәт ту­рын­да ши­гырь­ләр язу­ын­нан кү­рер идең дә, Фәх­ри абый­сы үзе дә ка­бат яшь­ле­ге­нә кайт­кан­дай бу­лу­ын ни­чә кат тәк­рар­ла­га­ны бар. Әү­вә­ле аның хис­лә­ре аң­ла­шы­лып җит­ми ке­бек иде. Әм­ма Кә­ри­мә си­зе­нә, бө­ек ша­гыйрь Фәх­ри Хи­са­ми аңа га­шыйк. Ара­ла­рын­да утыз ел­дан ар­тык аер­ма бу­лу­га ка­ра­мас­тан шу­шы хәл. Бәл­ки мо­ның сә­бә­бе ша­гыйрь абый­сы­ның ба­ла­ла­ры бул­мау­дан­дыр? Әгәр дә Кә­ри­мә ке­бек кы­зы үс­сә, ул алай, ан­дый хис­ләр­гә чум­мас та иде. Аһ, ни­ка­дәр мәр­хә­мәт­сез бул­ган Фәх­ри абый­сы­на ка­ра­та тәкъ­дир, га­и­лә­сен дә ха­рап ит­кән, үзен дә төр­мә­ләр­дә, тот­кын­нар ла­герь­ла­рын­да га­зап­ла­ган.

— Ту­таш, ни­гә, сез, ми­нем со­рау­ла­ры­ма бер дә җа­вап бир­ми­сез?

Га­зиз­чик абый­сы­ның бар­лы­гын, үзе бе­лән сөй­лә­шеп ат­ла­вын, Са­би­ра­ның, сын күр­сә­тер­гә те­лә­гән­дәй, бер­ни­чә адым ал­га­рак ки­теп, энә­дән-җеп­тән ки­ен­гән хәл­дә, эн­җе бөр­тек­лә­рен тез­гән­дәй сак та, күр­кәм дә уч тө­бен­дә ге­нә йө­рү­лә­рен оны­тып җи­бәр­гән Кә­ри­мә бе­раз оял­ган­дай ит­те. Ни әй­тер­гә дә бел­мә­де. Ке­ше­нең кү­ңе­ле күк­ләр­дә йөз­сә, җир­гә тиз ге­нә әй­лә­неп кай­та ал­мый ди­гән сүз­гә ми­сал шу­шы хәл тү­гел иде­ме? Кә­ри­мә та­гын да кы­зар­ды-ал­су­лан­ды, җа­вап би­рер­гә ул нәр­сә ха­кын­да Га­зиз­чик абый­сы­ның сөй­лә­гә­нен хә­те­ре­нә ки­те­рә ал­ма­ды. Ка­бат­лап со­ра­са, зи­һе­не ха­кын­да нәр­сә уй­лар­лар?

Шу­лай да сүз тап­кан­дай бул­ды һәм:

— Әйе,— дип җа­вап бир­де.

— Нәр­сә ту­рын­да әй­тә­сез?

Кә­ри­мә Га­зиз­чик абый­сы­ның бу со­ра­вы­на да җа­вап би­рә ал­мый иде. Хә­зер ин­де “ә­йе” дип ке­нә ко­ты­лу да мөм­кин тү­гел. Ба­ры тик ты­ныч кы­на, уй­лан­ган­дай ат­ла­вы мең тап­кыр­лар дө­рес­рәк­тер ке­бек.

— Кә­ри­мә ту­таш, сез үзе­гез­не эре­дән то­та­сыз. Бу хәл бик тә кү­ңел­сез. Яны­гыз­да бар­ган ке­ше өчен биг­рәк тә!

Га­зиз­чик абый­сы­ның бо­лай ук дип әй­те­рен көт­мә­гән кыз­ның йө­рә­ге аһ ит­те. Мо­ңа ка­дәр үзен һа­ман да ба­ла­лар­ча то­туы аз­мы аны бор­чый иде. Биг­рәк тә Са­би­ра, җа­ны­на ти­еп:

— Си­нең әле үсә­сең дә үсә­сең бар!— ди­я­рәк аз­мы әйт­те.

Әйе, аңа җи­ңел, йө­рә­ге дә кү­бә­ләк ка­нат­ла­ры ке­бек кү­тә­реп алып ки­тү­че шигъ­ри хис­ләр­гә би­рел­ми, акы­лын да төр­ле юк-бар­лар бе­лән ту­тыр­мый. Кә­ри­мә­нең ге­нә җа­ны әр­нү­чән. Ул һәм­мә нәр­сә өчен ха­фа­га тө­шә. Са­би­ра­дан бе­рүк ке­нә: “Ни өчен без­нең га­дел пар­ти­я­без Ста­лин ке­бек вәх­ши­ләр­гә юл бир­де икән? Ни­гә алар­ны ва­кы­тын­да хө­кем­гә тар­та бел­мә­де?”— дип со­рап ка­ра әле син, хә­зер ул ка­ра кө­еп чы­га, бө­тен­ләй дә сөй­ләш­мәс бу­ла. Эл­гә­ре­рәк ва­кыт­та Кә­ри­мә аның бо­лай бу­лу­ы­на ачу­ла­на, хәт­та ка­ны­на тоз да са­ла тор­ган иде. Ә хә­зер алай итәр­гә кур­ка. Кай­ва­кыт­та Са­би­ра аңа шым­чы­лык өчен мах­сус та­гы­лып ку­ел­ган ке­ше­дер сы­ман то­е­ла баш­лый. Аның Кә­ри­мә яз­ган ши­гырь­ләр­не һәр­да­им укып ба­ру­ла­ры да, кулъ­яз­ма­ла­рын­нан ал­дан ук күп нәр­сә­ләр­не бе­леп то­ру­ла­ры да әү­вә­ле рә­хәт­лек би­рә иде. Әм­ма соң­гы ва­кыт­лар­да хәл баш­ка як­ка үз­гә­реш ал­ды. Са­би­ра бер­көн­не:

— Пар­ти­я­без­гә тел ти­де­рә­се бул­ма, Кә­ри­мә! Төр­мә­дә че­ре­тер­ләр!— ди­де, шун­нан бир­ле ара­ла­ры­на су­ык­лык йө­гер­де. Ин­де ме­нә хә­зер дә Са­би­ра аның бе­лән янә­шә ат­лап ба­рыр­га те­лә­ми, юри ал­дан кит­те. Бәл­ки үзе­нең сы­лу буе бе­лән Га­зиз­чик абый­сын кы­зык­ты­ра­сы ки­лә­дер? Бел­мәс­сең, аның да кү­ңе­ле бар бит! Ул чә­чәк үзе ке­бек шул!

Кә­ри­мә ке­ше­ләр ха­кын­да ар­тык күп уй­лау га­дә­те­нә ия исә дә, баш­ка­лар өчен ул да­и­ми үзен ге­нә кай­гыр­ту­чы кыз бу­лып то­е­ла. Га­дәт­тә бү­тән­нәр ка­ра­шын­да шу­лай ки­леп чы­га да ин­де.

— Без­нең Са­би­ра акыл­лы, әйе­ме, Га­зиз абый?

Мон­дый со­рау­ны егет көт­мә­гән иде бул­са ки­рәк. Ул бе­раз ап­ты­раш­та бар­ган­дай ит­те. Үз уен­да кил­де-кил­де дә:

— Сез мо­ны нәр­сә өчен әйт­те­гез, Кә­ри­мә ту­таш?— дип, шу­лай ук үзе дә җи­ңел ге­нә әй­теп куй­ды. Бу ва­кыт­та Са­би­ра, Ло­ба­чевс­кий ура­мын­нан бо­ры­лып, ал­дан сөй­лә­шен­гән­чә, Ки­ров бак­ча­сы­на ба­рыр­га юл­ны сай­ла­ды. Ан­да көн­дез­лә­рен дә ха­лык күп йө­ри. Кич­лә­рен Са­би­ра бе­лән Кә­ри­мә шул бак­ча­га, ис­ти­рә­хәт кы­лып, һа­ва алыш­ты­рып ке­рер­гә чы­га­лар. Га­зиз абый­ла­ры ял көн­нә­рен­дә алар­га ияр­гә­ли. Га­дәт­тә ул чит­тә, үз уй­ла­ры­на би­ре­леп йө­рү­чән. Ва­кы­ты-ва­кы­ты бе­лән шу­шы бак­ча­ның Фукс йор­ты­на кар­шы поч­ма­гын­да җи­ңел то­вар са­ту­чы­лар­ның ба­зар­ла­ры ое­шып ала. Га­зиз­чик абый­ла­ры, ан­да төр­кем­нәр җы­е­лу­ны кү­реп алу­га, тиз­рәк ара­ла­ры­на ке­реп кат­на­ша. Әле бе­рәр ях­шы, күп­тән эз­лә­гән ки­та­бы­на юлы­га, са­ту­ла­шып, аны, зур бә­я­ләр би­реп, үзе­не­ке итә, әле ях­шы ка­ләм яки ка­ра са­вы­ты ише­ләр­гә кы­зы­гып, алар­ны ала, шу­лар ха­кын­да со­ңын­нан кә­ри­мә­ләр­гә озак­лап бе­рәр кыйс­са сөй­ли. Аның бел­мә­гә­не юк.

Ху­җа­би­кә­лә­ре Хә­ни­фә Га­ли­ев­на­ның тәр­би­я­сен­дә үс­кән бөр­тек улы бул­са да, Га­зиз абый­ла­ры бер дә аңар­га ох­ша­ма­ган: ке­ше­лек­ле дә, юаш кү­ңел­ле дә. Хәт­та кул бар­мак­ла­ры­на ка­дәр сө­як­чел һәм озын­нар. Аңа бе­рәр ск­рип­кә­че бу­лыр­га ки­рәк иде дә бит. Хә­ни­фә Га­ли­ев­на әй­тә:

— Агач кы­лын тиб­рә­теп йө­реп, кем дә бу­ла ал­мас иде,— ди.— Ин­же­нер ке­ше­нең аның мәр­тә­бә­се дә зур, дә­рә­җә­се дә олы, эше дә ак­ча­лы.

Ск­рип­кә­че ди­гән­нән, Га­зиз­чик абый­ла­ры әле­гә­чә бүл­мә­се­нең ди­ва­рын­да түр­дә, ише­ге­нә кар­шы як­та эле­неп тор­ган шул сер­ле уен ко­ра­лы­на бар­мак бе­лән дә чир­теп ка­ра­га­ны юк. Ике ел эчен­дә Кә­ри­мә­нең кү­зе­нә шул ск­рип­кә ди­гән­нә­ре ни­чә тап­кыр ча­лын­ды, хәт­та кү­ңе­ле­нә: “Ниш­ләп ан­да эле­неп то­ра икән?”— ди­гән со­рау да кил­гә­ләп ал­ган иде. Әм­ма кы­зык­сы­ну­ын ка­нә­гать­лән­де­рер­лек җа­вап­ны та­ба ал­га­ны юк. Ху­җа­ла­рын­нан со­рар иде дә, әл­лә ни­чек, җай­сыз бу­лыр ке­бек то­е­ла.

— Кә­ри­мә ту­таш, сез та­гын ми­нем сүз­лә­рем­не тың­ла­ма­ды­гыз!

Га­зиз­чик абый­сы кыз­ны бу юлы юри ша­ярт­ты. Юк ин­де, хә­зер Кә­ри­мә аны үзе кы­зык итәр­гә ти­еш. Һа­ман-һа­ман юри ша­яр­тыр­га ди­мә­гән, шак­лар ка­тар­лык бул­сын әле!

— Ә сез бер­ни дә әйт­мә­де­гез бит! Мин ко­лак ку­еп кил­дем!— ди­де кыз, Га­зиз­чик­нең йө­зен кы­зар­тып, җи­ңел­чә кө­леп алып.

— Әйе, шу­лай икән бит,— ди­де егет,— ә мин әйт­кән­мен сы­ман бул­ган иде.

— Нәр­сә дип?

— Кә­ри­мә ту­таш, сез ми­ңа бик тә, бик тә ошый­сыз дип!

— Аң­ла­ма­дым.

Кыз чын­нан да бер­ни дә аң­лый ал­ма­ды. Га­зиз абый­сы­ның нәр­сә ди­гән сү­зе иде соң бу? Юк, мөм­кин тү­гел!

— Кә­ри­мә ту­таш, мин мо­ны бәл­ки күп­тән әй­тер­гә ти­еш бул­ган­мын­дыр?.. Мин... Мин... Мин сез­не яра­там!

— Нәр­сә ди ул?

Са­би­ра алар­ны кө­теп тор­ган икән. Га­зиз­чик абый­сы Кә­ри­мә­гә мә­хәб­бә­те­нең асыл се­рен ач­кан ва­кыт­та аның ише­теп то­руы, җит­мә­сә хәй­ран­лык­та со­рау би­рүе кич­ке ямь­не берь­ю­лы юк­ка чы­гар­ды. Алар ин­де өче­се дә ап­ты­раш­та кал­ган иде­ләр. Шун­да Са­би­ра ки­сәк ке­нә бо­рыл­ды да, йө­ге­рә-ат­лый, ашы­гып ки­теп бар­ды. Аның җил­кә баш­ла­ры кал­ты­ра­ну­дан, йө­зен уч­ла­ры бе­лән кап­лап бе­тер­гән хәл­дә ба­ру­ын­нан ела­вын аң­лар­га мөм­кин иде. Берь­ю­лы ике ке­ше­нең эч­ке йө­рәк сер­лә­ре шу­шы ва­кыт­та ачы­лу Кә­ри­мә­гә үзен­чә тәэ­сир ит­те. Ул кая ке­рер­гә дә, ки­теп юга­лыр­га да бел­мә­де. Кау­ша­ды. Ни­чек бел­ми йөр­гән? Са­би­ра, әнә бит, Га­зиз­чик абый­сын яра­та икән! Ә Кә­ри­мә­нең бу хак­та уй­лау тү­гел, ба­шын­да да кил­мә­гән иде.

— Са­би­ра, сең­лем, сез кая?

Га­зиз­нең эн­дә­шү­ен ул ин­де хә­зер ишет­ми, ишет­сә дә, мыс­кыл­ла­нуы аның үзә­ге­нә төш­кән. Шу­лай хә­те­ре ка­лыр дип кем уй­ла­ган?

— Сез ми­нем хис­лә­рем­нең саф, чис­та бу­лу­ын аң­лар­га ти­еш­сез, Кә­ри­мә ту­таш! Җил дә ти­дер­мәм! Без бә­хет­ле яшәр­без! Сез ши­гырь­лә­ре­гез­не язар­сыз! Мин за­во­дым­да эш­ләр­мен. Уры­ным, дә­рә­җәм — ях­шы. Ил кар­шын­да хөр­мә­тем кеч­ке­нә тү­гел. Мин сез­не бә­хет­ле итә алам!

Әле кай­чан гы­на кы­ю­сыз, хәт­та ха­тым­ша то­ел­ган Га­зиз абый­сы­ның шу­шы­лый кат­гый төс­тә, хәт­та ки­лә­чәк бә­хет­ле тор­мы­шын да ях­шы кү­зал­лап сөй­ләү­лә­ре Кә­ри­мә­не тә­мам хәй­ран­рак ит­те­ләр. Шу­шы тү­гел­ме аның бә­хет­ле бу­лу­ы­на дә­лил?

— Сез ин­де, Кә­ри­мә сең­лем, бу Га­зиз абы­ем шаш­кан, юләр сүз­ләр сөй­ли дия тор­ган­сыз­дыр? Мә­хәб­бәт, чын йө­рәк­тән бул­гач, акыл­ны да буй­сын­ды­ра икән ул, ко­лы ясый. Мин сез­не сөю­ем, сез­гә га­шыйк бу­лу­ым бе­лән бә­хет­ле, хәт­та мең тап­кыр­лар бә­хет­ле­мен! Үзе­гез­не дә, йө­зе­гез­не, буй-сы­ны­гыз­ны, ши­гырь­лә­ре­гез­не дә яра­там. Сез­гә ка­ра­та бул­ган из­ге хис­лә­рем­не ән­кәм дә бе­лә. Мин ул хак­та, бы­ел, баш­ка сез­не фа­тир­га керт­мә­без, ак­ча­ны да җи­тәр­лек алып кай­та­сың, ке­ше­дән оят ди­гәч, ән­кә­мә яшер­ми сөй­ләп бир­гән идем.

Аның бу сүз­лә­рен­нән Кә­ри­мә уңай­сыз­лык та, авыр­лык та то­яр­га ти­еш иде. Тә­вәк­кәл­лек­не ияр­лә­гән егет, мо­ңа ка­дәр­ге бул­ган ты­ныч­лык ка­быр­чы­гын­нан чы­гып, ин­де кыз­дан җа­вап та­ләп итә баш­лар сы­ман то­ел­ды. Әм­ма ул, ни­чек тиз кай­нар­ла­нып ал­са, шу­лай ук су­ы­на да бел­де. Ә сүз­лә­ре ба­ры­бер дә Кә­ри­мә­нең бә­гы­ре­нә тө­шәр­гә, ан­да мә­хәб­бәт ор­лык­ла­ры бу­лып чә­че­лер­гә, озак­ла­мый су­га­ры­лыр­га һәм шы­тып чы­гар­га ти­еш иде­ләр. Ә бит бе­лә, кыз­ның йө­рә­ген­дә егет­кә ди­гән урын буш. Әйе, сөю-сә­га­дәт ту­рын­да Кә­ри­мә ши­гырь­ләр яза, әм­ма алар кем­гә­дер га­шыйк бу­лу­ын­нан тү­гел, мә­хәб­бәт­не олы­ла­вын­нан, мә­хәб­бәт­кә дан җыр­ла­вын­нан! Хәт­та шу­шы Га­зиз абый­сы ту­рын­да да алар! Баш­ка­ча бу­ла ал­мый­лар. Һәр ава­зы, һәр сү­зе из­ге хис­ләр бе­лән су­га­рыл­ган ши­гырь­ләр­дән тү­гел­ләр­ме­ни? Га­зиз абый­сы да, алар­ны укып, хәт­та кү­ңе­ле­нә сең­де­реп, ин­де ни­чән­че кө­нен бә­хет эчен­дә яши. Кә­ри­мә­нең хол­кын-фи­гы­лен дә, ти­рә­сен­дә йөр­гән ке­ше­ләр­не дә да­и­ми кү­зә­теп тор­ган. Ба­ры­сы да ях­шы икән­ле­ген бе­лә, бик бе­лә. Са­би­ра ке­бек ту­пас та, йо­мы­кый да тү­гел Кә­ри­мә. Ху­җа­би­кә Хә­ни­фә Га­ли­ев­на­га да мө­нә­сә­бә­те ис­кит­кеч ях­шы, хәт­та кай­бер кич­ләр­дә алар икәү­дән-икәү ге­нә ка­лып сөй­ләш­кә­ләп уты­ра­лар. Га­зиз эшен­нән кай­тып кер­гән­дә, алар­ны шул хәл­лә­рен­дә ни­чә­мә тап­кыр­лар күр­де. Ән­кә­се аңа улы­ның мә­хәб­бә­те ту­рын­да бер дә әйт­мә­де­ме­ни? Шу­шы ка­дәр дә тел бис­тә­се, сүз­дә шо­мар­ган, кап­лан­мый-бат­мый тор­ган чә­пи та­шы­дай Хә­ни­фә Га­ли­ев­на һич тә әйт­ми-бел­дер­ми ка­ла ал­мас. Га­зиз­чи­ге мо­ңа бер дә шик­лән­ми.

Әл­лә соң әйт­мә­гән­ме? Ме­нә си­ңа, ни­чек алай бу­ла ала? Ән­кә­се кур­кып кал­ган­мы, улы­ның үзе баш­лап сүз әйт­кә­нен көт­кән­ме? Кә­ри­мә­не яра­тып бе­тер­мә­ве­ме бу? Алай ди­сәң, се­рен чиш­кәч: “Са­би­ра­дан өс­тен як­ла­ры күп. Си­ңа ка­рар­мы икән?”— ди­гән иде бит. Шул сүз­лә­рен­нән соң, мөм­кин бул­са, бө­тен Ка­зан хал­кын үзе­нең уч тө­бен­дә би­е­тер­гә әзер йөр­гән әни­се әл­лә чын­нан да кур­кып кал­ган­мы?

Кә­ри­мә исә хәй­ран­лык­ка төш­кән хә­лен­дә ат­лый бир­де. Алар ин­де Фукс йор­ты кар­шын­да­гы Ки­ров мәй­да­ны бак­ча­сы­на да ки­леп кер­де­ләр, җир ша­рын кү­тә­реп тор­ган өч ке­ше­ле һәй­кәл­не дә әй­лә­неп уз­ды­лар. Ә кыз ба­ры­бер аңы­на ки­лә ал­ма­ды.

— Ми­ңа җа­ва­бы­гыз­ны би­рер­гә ашык­ма­гыз. Кө­тәр­гә дә ри­за­мын. Аң­лыйм, сез­гә бер-бер фи­кер­гә ки­лер­гә бәл­ки авыр­дыр да?.. Әм­ма үте­неп со­рыйм, хис­лә­рем­не сан­га ал­мый­ча, мә­хәб­бә­тем­не бе­рүк­ләр ки­ре ка­га күр­мә­гез! Ми­ңа бик тә, бик тә авыр бу­лыр. Ашык­ты­рыр­га ха­кым юк!

Га­зиз­чик­нең шу­шы йом­шак, һич­кем­гә кү­тә­ре­леп авыр бә­рел­мәү­че, ита­гать һәм на­мус ия­се, чи­бәр, пөх­тә ке­ше­нең хәт­та сүз­лә­ре дә мең кат ал­дан уй­ла­нып ку­е­лып, җе­бен-җеп­кә те­зеп сөй­ләү­лә­ре­нә ка­дәр нин­ди таш йө­рәк­ләр­не дә эре­тер­лек иде. Ә Кә­ри­мә? Ә Кә­ри­мә, ша­гый­рә җан, күп­тән ин­де күк­нең җи­ден­че ка­ты­на кү­тә­ре­леп, ан­нан ни­чек җир­гә тө­шәр­гә бел­ми­чә әл­бәт­тә хәй­ран­лык­та! Аның эн­дәш­ми ия­реп ке­нә ба­ру­ла­ры мо­ңа җит­меш җи­де дә­лил­нең бер­се ге­нә!

— Га­зиз абый... Га­зиз абый, мин бит әле бик яшь. Укыйм. Уку­ым­ны бе­те­рә­сем, ке­ше бу­ла­сым бар... Икен­че курс­та гы­на­мын бит әле, ун­ту­гыз­га гы­на җи­тәм!

Кә­ри­мә­нең сүз­лә­ре Га­зиз абый­сын та­гын да сө­ен­дер­де­ләр. Бул­сын, ун­ту­гыз да тул­ма­сын хәт­та, ул аның ун­ту­гы­зын да, егер­ме­сен дә кө­тәр, ба­ры тик ярат­сын гы­на! Ме­нә бит кү­ңе­ле ни­чек саф, укуы, ке­ше бу­луы ха­кын­да кай­гыр­та. “Тел­лә­ре­ңә гөл­ләр үс­сен, Кә­ри­мә­кәй! Га­зиз абы­ең си­не сал­кын кы­рау­лар­дан сак­лар, усал җил­ләр­дән ышык­лар! Мон­нан соң тор­мыш­та бер­нин­ди кай­гы-хәс­рәт тә күр­мәс­сең!”

Бо­лар­ны ук Га­зиз­чик хә­ләл те­ле бе­лән әй­тер­гә ашык­ма­ды. Ул алар­ны Кә­ри­мә­гә ку­лын со­ра­ган көн­не ант эчеп те­зеп сөй­ләп би­рә­чәк. Ә бү­ген­гә — ишет­кән­нә­ре дә күп бул­ды. Уй­лар. Фи­ке­ре­нә са­лыр. Юләр кыз тү­гел ул Кә­ри­мә, ише­леп үсеп кил­гән ур­ман ке­бек бә­хе­те­нә бал­та чап­мас. Эһ Кә­ри­мә­кәй, наз­лы гөл­кәй! Нин­ди чи­бәр син! Йөр­гән юл­ла­ры­ңа Га­зиз абы­ең ак җәй­мә­ләр бу­лып җә­е­лер иде.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных