ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 47 страницаБашына төшкән бер бәлане икенчесе алыштырудан тәмам хәлсезләнгән кебек хис итте үзен Нурсәлим. Әгәр дә шушы рәвешендә ханбикәне калдырса, качса, аның мәкеренә барыбер ахырда кабачак, барыбер муенын өздерәчәк! Әмма Каймабикәне бер нәрсә дә эшләтә алмый бит ул! Аңа кул күтәрергә дә хакы юк! Моның ахыры бик начар бетәчәк! Нишләсен? Егетнең хәле чыннан да авыр иде, чарасызлык аның канын суытты. Тозакка капкандай иде ул. Хәзер ханбикәгә бармак белән дә чиртә алмаячак, бер генә каршы сүз әйтә алмаячак! — Сез монда ничек килдегез соң? Мин сизенми дә, күрми дә калдым. Әллә Ханбалык кызлары белән идегезме?— дип сорарга мәҗбүр булды Нурсәлим.— Сезнең сакчыларыгыз кайда? — Хәзер килеп җитәләр!— диде ханша, ачулану белән сөйләп.— Яхшы чагында качып котылуың, хәтта җир тишегенә керүең хәерле! Монысын инде Нурсәлим үзе дә уйлап өлгергән иде. Атын, чөйкертеп, килгән юлына борып чаптырды. Шунда барча тарафларны зәңгәр төтен, авыр томан басты. Бу — үги ананың галәмәте иде. Нурсәлимне ул куып тотты, аның авыз-борынын каплады. Егет һушсыз егылып калды. Каймабикә, төтен хәлендә кала биреп, Ханбалыкка таба агылды һәм, хан сараеның морҗасыннан очып кереп, юк та булды. Нурсәлим аңына килгәнендә, аның әйләнә-тирәсендә караңгы иде. Үзе көтүче хәлендә аунап ята, аты ерак түгел утлауда пошкырынып, ай яктылыгы төшкән урында койрыгын һәм ялын болгап басып тора иде.
XVII Сандугач, каракоштан качып котылгач, әүвәле башын-күзен югалтып очты да очты. Аннары, хәвефтән ерагайганын аңлагач, ялгыз тирәккә килеп кунды. Шунда гына күңеленә тынычлык тапты. Тамак ялгап аламын дип җим эзләнә башлады. Яфрак өстендә бар дөньясын онытып йоклап яткан Капканы күреп алды. Сак кына, аның янынарак сикереп кунды. Инде чукып аласы, кабып йотасы гына калды. Әмма Камка уянып китте һәм сандугачны күреп тә алды, очып, икенче ботакка күчте. Тик кошның аулавыннан болай җиңел генә котыла алмаячагын да аңлап өлгерде. Артыннан килгән сандугачка: — Син миңа тимә!— дип үтенә башлады.— Син бит камкаларны ашый торган кош түгел! — Юк,— диде сандугач,— син бик тә ялгышасың! Нәкъ менә синең кебек корткычларны юк итәм мин, хәтта талпаннарны да бик яратып ашыйм! — Ә мине ашарга ярамый!— диде аңа Камка. — Ни өчен?— диде сандугач. — Чөнки мин... Чөнки мин...— дип ашыгып-ашыгып сөйли башлады Камка,— Ханбалыктагы хан кызы Шәһризадәнең илчесе. Ул мине Гөлйөзем әбигә сәлам белән җибәрде. Аңа сәламемне илттем, кире алып кайтып киләм. Әгәр дә ул аманәтне үтәмәсәм, гаебе синең башыңа төшәчәк! Бернинди изге эш белән дә моны аклый алмаячаксың! Илчегә үлем юк, шуны да белмисеңмени? — Беләм!— диде кинәт шунда аптыраган сандугач.— Ничек шуны оныттым икән? Каракош, хәерсез, һөҗүм итеп, бөтен зиһенемне тараткан. Мин дә Шәһризадәдән Гөлйөзем әбигә хәбәр белән бара идем бит! — Ничек инде?— Камка моңарга хәйран итте.— Син каян хан кызыбызны беләсең? — Аны белмәгән җан иясе бармы?— диде сандугач.— Бигрәкләр үзеңне әллә кемгә куясың инде! — Сәламне мин тапшырырга тиеш, ул аны миңа йөкләде!— диде Камка, тәмам гасабиланып.— Хуш, миңа ашыгырга кирәк! Очып китмәкче иде дә, сандугач аны туктатты: — Гөлйөзем әбинең кайда яшәвен син беләсеңмени?— диде.— Ул вакытта бергә очыйк! — Юк, мин синең кебек тиз оча алмыйм!— диде Камка, үзенең хәленнән зарланып.— Синең артыңнан җитешү миңа мөмкин түгел! — Ул вакытта сине күтәреп очыйм!— диде сандугач.— Әллә томшыгыма кабып кынамы? — Юк инде, син — тел бистәсе, көне буена сайрап-җырлап йөрүдән туймыйсың. Онытылып китеп, кабып та йотарга мөмкинсең! Әнә, әле мин исеңә төшермәсәм, Шәһризадәнең йомышын да хәтереңнән чыгарган булыр идең. Рәхмәт әйт!— диярәк Камка мактанып та алды. Әмма сандугач та кимен куймады, Камканы оялтырга булды: — Син үзең соң, син үзең!— диде.— Монда ничәнче көн йоклап ятасыңдыр әле? — Сәламне кайчан тапшырсаң да соң түгел!— диде Камка, әллә кемдәй масаеп, инде бер дә ашыгырга кирәк түгеллеген аңлатырга теләп.— Шәһри кызга берни дә булмаган. Ханбалыкта рәхәттә гомер итә. Тик менә Гөлйөзем әбине генә бераз сагынган... Һич хәвефләнәсе юк! — Мондый хәл кайчан булды соң әле?— диде аптыраган сандугач.— Мин әле яңа гына Шәһризадәнең иңендә басып тордым. Ул алма агачына әверелгән иде. Урман эчендә. Ә аның тамырларын кара бүре йолкый, тәннәрен тырный, тешли, егам-аударам дип тырмаша иде. Мин аны шундый кызгандым. Ул мине Гөлйөзем әбигә җибәрде. Ярдәм итүен сорады. Ул бит кошлар телен аңлый. Аңа барып сөйләрмен, ул гайрәтле егет-угланга әйтер. Ә батыр егет ул кара бүрене чукмары белән орыр да үтерер! — Аһ юләр сандугач, исәр баш! Шушы кадәр ахмак булмасаң, көне буе җырлап кына йөрер идеңме соң син?— диде шунда Камка, тәмам сабырлыгын югалтып һәм тагын да ачулана биреп.— Нигә моны башта ук әйтмәдең? Анда сөеклебез Шәһризадә бүре авызында харап булып тора, ә син монда, туймас тамак, җим чүпләп йөрисең! — Ә үзең соң, ә үзең!..— дип сандугач үпкәләвен тагын да белдерде аңа.— Кояшта арка кыздырып йоклап ятудан башканы белмисең! — И тел бистәсе! Әйдә, очыйк тизрәк Гөлйөзем әби янына, әйтик!— диде Камка, сандугачның аркасына очып килеп кунып.— Аннары тарткалашырбыз! — Мин бит Гөлйөзем әбинең кайда яшәгәнлеген белмим. Ханбалыктадыр дип оча идем, каракош тырнагына керә яздым. Ярый әле мәргән егет аңа җәядән ук атты. Көчкә качып котылдым! Сандугач шушы сүзләреннән соң гына канатларын җәйде. — Әйдә!— диде аңа Камка.— Мин сиңа юлны күрсәтермен! Алар Зәңгәр күл тарафына таба очып киттеләр. Шушы кадәр бәхәсләшеп вакытларын әрәмгә уздырганчы, башкарырга тиешле эшләрендә булулары хәерлерәк иде. Әмма шунда аларның өстенә каракош күләгәсе төште. Коты очкан сандугач агачлар арасына кереп яшеренергә ашыкты. Аның йөрәге тагын урыныннан кубарга өлгергән иде. Ә каракош очып китеп барды. Ул бер канатын авыр гына селки, уңга-сулга чайкала, әле-әле егылып төшәр сыман иде. Камка аңа карап торды да, сандугачка, тынычландырып: — Моның канатын яралаганнар. Шәп иткәннәр! Аннан куркасың юк!— диде. Шуннан соң гына алар кабат күккә күтәрелеп, Гөлйөзем әбигә тизрәк барып җитәр өчен очтылар. Әмма Зәңгәр күл буенда яралы аккошны күреп, Камка шунда төшәргә боерды. Бичара аккош яр буеннан ерак түгел генә урында, тән җәрәхәтләреннән сыкранып, күзләреннән энҗе яшь бөртекләрен тамызып елый иде. Камка да, сандугач та аны танып алдылар. — Шәһризадә, борчылма, без монда, ярдәмгә килеп җиттек!— диделәр алар.— Син ничек, кайчан аккошка әверелдең соң әле? Аккош Шәһризадә шунда аларга күтәрелеп карады. Камканы да, сандугачны да танып алды.
XVIII Әнүр бәк каракош хәлендә сараена, аның да манарасына, яралы хәлендә көч хәл белән очып кайтып җитте дә, кабат адәм хәленә килер өчен кылычына килеп кунды. Әмма аңа әфсене файда итмәде. Ул шунда гына кошлар белән кошлар телендә сөйләшкәнлеген исенә төшерде һәм мәңгегә шушы хәлендә калачагын аңлап алды. Аның бу вакытта коты очты. Нәрсә эшләргә белмичә, коңгылдап елый торды. Бу тавышын сарай хезмәтчеләре дә ишетеп алдылар һәм, ачуланып: — Бу козгын, хәерсез, кемнең гомерен алып китәргә килгән?— дип сөйләнә башладылар. Әмма аны куып җибәрергә берсенең дә батырлыгы җитмәде. Шул рәвешле вакыт үтеп, кич якынлашып килде. Ул да түгел, Ханбалыктагы Хансарай морҗаларының берсеннән зәңгәр төтен кара булып күтәрелде. Әүвәле болын өстенә, урман тирәсенә таралды, аннары ургылып, Әнүр бәк сараена таба агылып, манарасына килеп уралды. Җиргә сеңгән кебек булды. Ишек төбендә бу вакытта Каймабикә басып тора иде. Ул яңа гына төтен сыйфатта очып килде һәм яңа гына адәми хәленә кайтты. Аның болай әверелүләрен үзеннән гайре һичкем белмидер дип уйлый иде ул. Әмма иң яшерен серләрнең дә, киресенчә, һәммә кешегә диярлек билгеле икәнлеген башына да китерә алмый адәм баласы. Хәер, болай булуы үзе дә яхшыга гына түгелмени? Каймабикә монда киләсе түгел иде. Әмма манарада кылыч өстендә елап утырган Әнүр бәкнең әрнүле үтенечен ишетте. Кызганмады. Ачуланды гына. Шулай да Әнүр бәкнең бертуган энесе икәнлеген, әле кирәк булачагын исеннән чыгармады ул. Каймабикәнең көтмәгәндә сарайга килеп керүе һәм манарага күтәрелә башлавы барча хезмәткәрләрнең болай да хәвефле күңелен тәмам куркуга салды. Әмма ул аларга игътибар да биреп тормады, сәламнәрен дә алмады. Аның күз карашлары гүяки ут кебек ялмап кына алырлар сыман иде. — Ханбикәгә игелек булсын! Ханбикәгә мәрхабә!— дип, аны һәркем иелгән баш белән озатып калды, куркынган йөз белән каршы ала торды. Манарага Каймабикә бик җиңел генә күтәрелде. Учына кулындагы янчыгыннан тоз койды, аңарга ниндидер әфсен укыды һәм козгын өстенә сипте. Мескен кош бәргәләнүдән һәм ачыргаланып коңгылдаудан туктады, бөтенләй кечерәеп, тузан өеменә әверелгәндәй булды да, могҗиза: Әнүр бәк кыяфәтенә керде. Аның сул кулы яралы, аңа ук кадалган хәлдә иде. — И ахмак бәк!— дип ачулана башлады аны Каймабикә.— И ахмак бәк! Хан кызы кирәк булдымыни сиңа? Имеш, аны үз янына алып кайта! Әгәр дә мин сиңа ярдәм итмәсәм, мәңге козгын хәлендә каласы идең бит! Юләр! Әйтмәдемме кошлар белән кошлар телендә сөйләшмә дип? Әйттем! Кат-кат әйттем! Тыңламадың! Менә шул үзсүзлелегең, кеше сүзен, апаң сүзен тыңламавың харап итә яздымы үзеңне? Шәһригә синме кирәк? Сиңамы ул кияүгә чыгарга әзер? — Ә мине тыңларга әзер иде инде, теге егет җәядән ук атмаган булса!— дип, кабат Әнүр бәк үзенекен сөйләргә тотынды. Бу вакытта кызулык белән, онытылып китеп, кулын күтәргән иде, ярасы кузгалып, ул, әрнүләргә түзәргә тырышып, каты итеп тешләрен кысты. Хәтта аңы да китәргә мөмкин иде. Бу форсаттан файдаланып, Каймабикә аның янына килде, укның очын сындырып, кадалган җиреннән тартып алды. Әнүр бәк әрнеп кычкырып җибәрде. — Батыр ярасыз йөриме?— дип көлде үги ана Каймабикә, тагын да ачулана башлап.— Ул егет синең кан кардәш тиешле энең, минем өч буын туган тиешле энем Нурсәлим иде. Аның белән сугышырсыңмы? Миңа нәрсә, Шәһризадә сиңамы, әллә аңамы насыйп — барыбер! Икегез дә ахмаклар! Беләсеңме? — Беләм, күреп тордым!— диде шунда тешләрен кыскан, ярасын салкынча җилдән дә саклар өчен уң кулы белән каплаган хәлендә бөгелеп басып торган Әнүр бәк. — Миңа дисә!— Каймабикә артык бәхәсләшеп торырга теләми кебек иде.— Әмма Нурсәлим егет сыйфатта үсеп җиткән. Менә кемгә ышаныч багларга кирәк булган! Шәһри дә аны сайлаячак, иманым камил! Аның бу сүзләре Әнүр бәкнең болай да тозлы һәм ачы җанына кабат учлап тоз салгандай тәэсир иттеләр. Менә шушында ул Нурсәлимне, әгәр янында басып торса, энекәше дип тә уйламастан, туганлык хисләрен исәпкә алмыйча, кылычы белән чабып ташлардай хәлгә җитеп шашынды. Каймабикәгә шул гына кирәк иде: хәзер Шәһрине онытып, ике энесе үзара сугышачаклар, орышка-орыш киләчәкләр, ә ул шушы вакыт эчендә хан кызын бернинди авырлыксыз юк итә алачак! Кара әле бу ахмак энекәшләренә, өметләрен мулдан тоталар. Хан кызына өйләнеп, Ханбалыкка хуҗа булмакчылар! Каймабикәдән узарга аларның ни хаклары бар? — Син аның белән теге вакытта орышканда өстен чыккан идең. Ә нигә башын чапмадың?— диде, һаман да Әнүр бәкне котырта биреп явыз хатын.— Хәзер син яралы, эшкә ярамыйсың! Ул синнән өстенгә чыкса, бер дә кызганып тормаячак, бел! Аны ат абзарында йоклаткан кеше син түгелме? Син! Аны сараеннан урамга куып чыгарган, урынына барып утырган адәм актыгы син түгелме? Син! Ул боларны оныткан дисеңме әллә? Онытмады һәм онытмаячак! Аның ата-баба малын үзләштергән кеше дә син түгелме? Син! Ул моны да белә, хәтерендә тота! Аңардан көне-төне көтү көттергән кеше кем? Син! Аның үз туган агасы! Ул моны да исендә саклый! Иске сәләмә киемнәр кидертүеңне әйтмим дә инде! Әмма синең тагын да олырак хатаң, юләрлегең шул булды — соры бияне аңа калдырдың! Ә барлык хикмәтләрнең әнә шул соры бия белән бәйле икәнлеген белмисең һәм төшенмисеңдер дә әле? Ул аның әткәсеннән алган мирасы. Соры бия аның белән адәм телендә сөйләшә, аңлаша ала. Ә синең белән — юк! Нурсәлим энең аның аяклары арасыннан мәтәлеп килеп чыга да асыл егет-угланга әверелә, белеп тор! Шушы кадәр күп сөйләгәненнән соң гына Каймабикә тынып калды. Ачулары килү аркасында кешеләрнең бердән һәммә белгәннәрен һәм уйлаганнарын әйтеп ташлау гадәтләре бар. Монда да шул хәл булды. Ул арада Әнүр бәккә дә җаны кайткандай, тәненә көч кергәндәй иде. Ярасыннан да кан саркуы тукталды. Инде хәзер ничек итеп Нурсәлимне юк итәргә мөмкинлеген уйлый ул, планнар кора башлаган иде. Күзләрендә ачулы ялкыннар кабынгандай булды, аның карашы усалланды. Көннең соңгы яктылыгы аларны үзе белән йомды. Әнүр бәк манарадан төшү ягына китте. — Син кая?— диде аңа Каймабикә. Әмма Әнүр бәк аны ишетергә теләмәде. Моңа Каймабикәнең бик тә ачуы килде һәм шунда башына кара шәлен каплады да, хушлашып та тормастан, кабат төтенгә әверелеп очты. Әлегә күккә ай калкырга өлгермәгән, әмма төнге суыкча һава җиргә иңгән иде инде. Мондый вакытта төтен ерак тарала алмый, үзәнлектә кала. Ә Каймабикәнең әфсене бар, ул кара бүрегә әверелә ала, аннары кабат төтенгә. Шулай эшләде дә. Шәһрине эзләп китәсе иде. Ни хикмәт, агачлар арасында елап утырган кыз бала тавышын ишетте. Кылган гамәлләренең оятыннан һәм куркынычыннан шушы рәвешле качып утыручы кәнизәк кызы икәнлеген әлегә кара бүре Каймабикә белми иде. Болын ягында, бүре барлыгын сизенеп, сарык көтүе аягүрә торды. Нурсәлимнең тавышы ишетелде: — Кем йөри анда? Нәкъ шул вакытта диярлек галәм шәме аталган айның йөзеннән җиргә яктылык төште. Ул күтәрелеп килә, башын калкыткан чак иде бу. Көмеш нурлар мизгел эчендә бар тарафны чолгап алдылар. Әмма шәүләләр озыннан-озын, куркынычтан-куркыныч сыман иделәр. Кара бүре шым булып тукталып калды. Аның ялтыравык күзләрендә сарыклар туплавы чагылып алды. Тик ул алар ягына түгел, кәнизәк кызының яшертен генә елау тавышына таба китте. Тиз арада аның каршысына барып җитте. Кәнизәк кыз йөзләрен каплаган хәлдә мыскылланып үкси иде. Кара бүре, мыштым гына барып, аның борын төбенә диярлек килеп басты. Кәнизәк кыз, аның барлыгын сизенеп, йөзеннән кулларын алып, яшьле күзләрен ачарга өлгерде генә, кабып йотарга торган бүрене күреп, җан авазы белән аһ итте. Шушы коты очудан ул якты дип аталучы, әмма караңгы гаделсез дөньядан кичте. Бу хәл аның Каймабикәдән алыначак алтын беләзек һәм энҗеле калфак кебек вәгъдәле бүләкләренә өметенең нәтиҗәсе дә иделәр. Яман эшкә алынсаң, нәтиҗәсе харабат булыр дигәннәре шушы түгелме соң?
XIX Гөлйөзем әби туган авылына кайтудан бик зур сөенечләр тапты. Аның йорт-җире исән-имин торган, түбәләрдән сулар үтмәгән, диварларның акшарлары коелмаган, бакчаларында чәчәкләр шаулашып үскән, җимеш агачлары корымаган иделәр. Ул аларның һәммәсе белән дә гүяки кешеләргә сәлам биргәндәй исәнләшеп чыкты. Алар да аны таныгандай тибрәлеп, яфракларын шаулатып алдылар. Аннары Гөлйөзем әби кечкенә генә, курчак өе кебек матур йортын җыештырып чыгарды, ояларга өлгергән пәрәвезләрне себереп түкте. Үсәргә, чәчәкләрне кысрыкларга маташкан кычытканнарны урды. Өйнең һавасы алышынсынга дип миченә якты, камыр изде һәм төче кабартмалар пешерергә булды. Аларны табаларга тезеп, мичкә куюга, бераздан тәмле исләре якын-тирә болыннарга кадәр таралдылар. Әлбәттә бүре баласының да борынына барып керде шушы тәмле ис. Һәм ул тәмам тәкатен югалтты. Ата-анасыннан үтенеп, авылга барып килергә рөхсәт сорады. Аларга: — Мине Гөлйөзем әби үзе чакырды!— диде. Әмма ата-анасы аның үрсәләнүләрен күрергә дә, ишетергә дә теләмәделәр. Әйттеләр: — Авылда усал этләр яши,— диделәр.— Алар бүре килгәнен ерактан ук сизеп алалар, урам башына җыелышып чыгалар, туннарыбызны ертып, усаллык күрсәтеп, аякларыбызны тешләп куып җибәрәләр. Ярамый! Әмма бүре баласы аларның кисәтүләрен тыңларга теләмәде, чөнки Гөлйөзем әбинең тәмле кабартмалары исе аның борынына һаман да керә, нәфесен үчекләп тора бирде. Шунлыктан бүре баласы: — Әгәр үземне генә җибәрмәсәгез, ул вакытта үзегез үк минем белән барыгыз. Сездән ул этләр куркырлар. Этләрнең котларын алабыз без дип сөйли идегез элек. Бүген генә нәрсә булды? Нигә, нидән курыктыгыз?— диде. Әмма бүреләр барыбер ризалашмадылар. Качып китүеннән шикләнеп, күз-колак булып, бер дә аның яныннан китмәделәр. Бу хәл бүре малаен тәмам борчылуга салды. Ул елап та карады, үпкәләгән кебек итеп тә кыланды. Әмма бер хәйләсе дә файда итмәде. Бу вакытта Гөлйөзем әби пешкән кабартмаларын мичтән чыгарды, суынсыннар өчен тәрәзә төбенә куйды. Аннары ишек алдындагы сукмакларга көл катыштырылган ком сибеп чыкты. Болай иткәндә — пөхтә дә була, йөрергә дә уңайлы иде. Ә тәмле кабартма исе тәрәзә төбеннән тирә-якка тагын да күбрәк таралды. Бүре баласы тәмам сабырсызланды. Ата-анасы аны тыеп тора алмый иделәр инде. Урман авызына килделәр. Бүре малае: — Әбекәй, мин киләм!— дип аваз салды. Авылдагы этләр-маэмайлар, дау күтәреп, өрә-җыела башладылар. Бу хәлдән Гөлйөзем әби дә хәйран итте. Бүре баласын исенә төшерде, аңа биргән вәгъдәсен дә хәтеренә китерде һәм, берничә кабартманы ашъяулыкка төреп алып, урман ягына таба китте. Барышлый, туктамый гына, Зәңгәр күл өстенә күз салды. Анда аккошлар тыныч кына йөзә иделәр. Бу хозурлыкка сокланып ул шул тарафларга берничә кат карап-карап алды да, күңеле кузгалып, кызы Шәһризадәне исенә төшерде. Сагыш һәм моңга бирелеп атлады. Алтын таракны өендә онытып калдыруын да хәтерләп өлгерде. Менә бит әллә ниләр ишетергә-белергә өлгерер иде, булмады шул! Урман янына килеп җиткәч, агач күләгәсенә утырып, Гөлйөзем әби ашъяулыгын ачты. Андагы кабартмаларның берсен кабып карыйм дигәнендә генә, каршысына бүре баласы чабып-сикеренеп килеп җитте һәм теләнә дә башлады: әле койрыгын болгый, әле колакларын уйната, үзе җирне тырнаштыра, күзләрендә елмаю галәмәте! Гөлйөзем әби аның: Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|