Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 51 страница




БӨ­ЕК­ЛЕК­НЕҢ ЧИ­ГЕ ЮК

Хи­кә­ят

 

Буй мәсь­ә­лә­сен­дә бер ара ва­кыт бик ях­шы та­ныш дус­ла­рым­нан бер­се бик тә га­са­би­лык күр­сә­теп ал­ды. Озак ты­ныч­ла­ну бә­хе­те­нә ире­шү­дән мәх­рүм хәл­дә йөр­де. Ми­ңа да эләк­те:

— Син, Озын, ни­чә метр­лы әле? Язу­чы­лар, та­лант ия­лә­ре ан­дый озын буй­лы бул­мый­лар!— ди­де, теш ара­сын­нан ачу кө­ен сыз­гыр­тып.

— Ме­нә хә­зер ге­нә тө­гәл әй­тә ал­мыйм, әм­ма сез­дән, дус­тым, би­ек икән­ле­гем­не бик ях­шы бе­ләм,— ди­дем, кү­ңе­лем­нән сүз­ләр ни­чек чык­са­лар, алар­ны җил­гәр­теп тор­мый­ча гы­на ыр­гы­тып.

Әм­ма дор­фа ки­леп чык­ты­лар шул, аһ!

— Мак­тан-мак­тан!— ди­де әфән­де­без, тә­мам шә­фәкъ кы­зыл­лы­гы төс­ле бу­лып.— Бер­дән ике ке­ше ясап куй­мас­лар­мы!

 

БӨ­ЕК­ЛЕК­НЕҢ ЧИ­ГЕ ЮК

Хи­кә­ят

 

Өн­дәү бил­ге­се­нең яса­лы­шы кы­зык­лы: ул нок­та­дан һәм аның өс­те­нә төш­кән ба­сым бил­ге­сен­нән то­ра. Алар бер­гә йөр­гән­дә, ягъ­ни нок­та өн­дәү бил­ге­се бе­лән кил­гән­дә — мәгъ­нә­лә­ре үз­гә­рә, шу­лай тү­гел­ме?

Буй­га ике­без ике төр­ле бер әфән­де бе­лән мин дә, ба­сым бе­лән нок­та ши­кел­ле, бер­ва­кыт дус­ла­шып ал­ган идек. Озак та үт­мә­де, аны тор­мыш шун­дый дә­рә­җә­ләр­гә ки­те­реп куй­ды ки, ул сәх­нә­дә сүз ос­та­сы да, җыр­чы да, баш­ка­сы да бу­лып кит­те. Җит­мә­сә га­лим бу­ла­рак та та­ныл­ды, әдә­би тән­кыйть­че дә. Мон­дый ке­ше­ләр дөнья йө­зе­нә си­рәк ту­а­лар, ди­ләр. Бө­ек­ле­ген­дә һич­бер ши­гем юк иде. Та­лант­лы!

Әм­ма буй­га нок­та. Бу аны бор­чый иде. Кай­ва­кыт­та ул, мин озын­ны да игъ­ти­ба­ры­на алып:

— Сез­нең ке­бек би­ек­ләр янын­да без­нең ке­бек...— дип, бе­раз пау­за ясап алып, ка­нә­гать­лек бе­лән сөй­лә­шү ма­не­ра­сын үз ит­те.

Ара­лар ера­гая ба­ра иде.

Ә­йе, аң­лый идем: ул сүз­дә тук­та­лып кал­ган­да һәр­хәл­дә “бө­ек” ди­гән эпи­тет­ны күз­дә то­та. Ми­ңа бик та­ныш һәм мәгъ­нә­ле сы­ман то­е­ла иде бу җөм­лә. Хик­мәт шун­да ки, элек­ләр­не, нок­та бе­лән ба­сым бу­лып, ягъ­ни өн­дәү бил­ге­се­дәй бер­гә йөр­гән чак­ла­ры­быз­да:

— Дус­тым, тә­бә­нәк ке­ше­ләр алар бө­ек бу­ла­лар! Мин би­ек икән, син — бө­ек!— дип, кү­ңе­лен юа­тып әй­тә тор­ган идем. Бо­лай ди­гә­нем­дә бик тә кә­е­фе ки­леп, сө­е­неч ту­лы хәл­гә чу­ма иде ул.

Бе­лә идем: әгәр дә үзең­не ким­се­теп ке­ше­не өс­тен­гә чы­га­ра­сың икән, мо­ны ише­теп сө­ен­гән адәм эч­тә­лек­тә ваг­рак бу­ла, имеш.

Дус­тым­ның бө­ек­ле­ген за­ма­на кат-кат рас­ла­ды. Та­лант һәрь­як­тан та­лант ин­де ул, өс­тен бу­ла. Аңа:

— Сез­нең ке­бек бө­ек­ләр­не без­нең ке­бек би­ек­ләр кү­лә­гә­ли ал­мый­лар,— дип әй­теп кую га­дә­те­нә кү­чәр­гә ту­ры кил­де.

 

КӨ­РӘК ТӘ, СӘ­НӘК ТӘ

Хи­кә­ят

 

“Кө­рәк­тән сә­нәк бул­ды”,— ди­гән­дә, ка­шык бе­лән аша­ган җи­рен­нән чә­неч­ке­гә күч­те ди­гән сүз күз­дә то­ты­ла бул­са ки­рәк. Һәр­хәл­дә мон­дый бә­я­не ки­чә­ге са­рык­тан бү­ген адәм кө­тү­че­се­нә әве­рел­гән ке­ше­ләр­гә ка­ра­та әй­тә­ләр.

Шу­шы хак­та сөй­лә­шеп уты­ра идек:

— Ярый әле кө­рәк­тән сә­нәк­не ае­ра баш­ла­са!— дип, хөр­мәт­ле карт про­фес­сор әфән­де­без ки­на­я­ле ге­нә итеп әй­теп куй­ды.

— Шу­лай­дыр,— ди­де аңа икен­че дәү про­фес­со­ры­быз, мәгъ­нә бе­лән ел­ма­еп,— күр­гән-бел­гән әй­бе­рең бул­ма­са, бик тә авыр­га ки­лә шул ул!

 

БАШ­КА­ЛАР­ДАН АЕР­МА­ЛЫ БУ­ЛА­РАК

Хи­кә­ят

 

Ха­лык­чан ша­гыйрь­ләр­нең үз­лә­ре ишет­кән­нә­рен һәм күр­гән­нә­рен әсәр итеп язу­ла­ры ха­кын­да сөй­ләп ал­ган идем, әң­гә­мә­дә­ге яшь­ләр:

— Габ­дул­ла Ту­кай да шун­дый бул­ган­мы?— дип со­ра­ды­лар.

Мин “ә­йе” ди­дем.

— Ишет­кә­нен-күр­гә­нен ге­нә яз­гач, ә иҗа­ты кай­да? Чын ша­гыйрь­ләр иҗат итәр­гә ти­еш­ләр!— ди­де­ләр алар ми­ңа, чын мәгъ­нә­сен­дә ка­нә­гать­сез­лек­лә­рен бел­де­реп.

— Ту­кай­ның бө­ек­ле­ге шун­да — ул йө­рә­ге бе­лән ишет­кән, йө­рә­ге бе­лән күр­гән, йө­рә­ге бе­лән аң­ла­ган, чөн­ки ха­кый­кать­не баш­ка­ча та­нып алу мөм­кин тү­гел,— ди­дем мин алар­га, әм­ма яшь­ләр ба­ры­бер дә ри­за­сыз кал­ды­лар.

26.10.2009

 

ЭС­ТЕ­ТИК ТА­НЫП БЕ­ЛҮ

Хи­кә­ят

Без ха­кый­кать­не та­нып бел­гән­дә фи­кер­лә­ре­без­не ман­тыйк­ка буй­сын­ды­ра­быз, тор­мыш факт­ла­рын алып, алар­ны мәгъ­нә үл­чә­ве­нә са­лып, асыл нә­ти­җә­лә­ре­без­не чы­га­ра­быз. Ман­тый­гы­быз ни­ка­дәр ко­ры һәм нык­лы бул­ма­сын, әм­ма ха­та­лан­мый мөм­кин тү­гел.

Шу­шы хак­та аң­лат­ка­ным­да уку­чы яшь­ләр мин­нән со­ра­ды­лар:

— Ул ва­кыт­та нин­ди та­нып бе­лү дө­рес бу­ла соң? Ни­чек та­нып бе­лер­гә ки­рәк?— ди­де­ләр.

— Йө­рәк бе­лән тө­ше­нү­дән дә дө­рес­рәк юл юк,— ди­дем мин.

— Ул ба­ры тик эс­те­тик та­нып бе­лү ге­нә тү­гел­ме соң?— ди­ләр та­гын да.

— Әйе,— ди­дем,— әм­ма йө­рәк­нең саф­лы­гын­нан баш­ка ул мөм­кин тү­гел.

 

НӘР­СӘ УЛ ШИ­ГЫРЬ?

Хи­кә­ят

 

Ши­гырь­не ке­ше ту­ды­ра һәм ул аның та­би­га­те­нә ту­ры ки­лер дә­рә­җә­дә бу­ла. Ә ке­ше­нең та­би­га­тен­дә ике үзен­чә­лек бар: ул яки хис итәр­гә, яи­сә акыл са­тар­га ма­һир! Ша­гыйрь­ләр дә шун­лык­тан ике төр­ле бу­ла­лар.

— Ә җыр акыл са­та­мы?— дип со­ра­ды­лар мин­нән.

Мө­нә­җәт­ләр, ягъ­ни көй­ле до­га­лар ха­кын­да исе­мә тө­шер­дем. Баш­ка ми­сал­лар­ны эз­ләп ба­шым­ны ка­тыр­дым. Җа­вап та­ба ал­ма­дым. Ан­на­ры уку­чы­ла­ры­ма:

— Юк, акыл сат­мый­лар. Җыр­лар хис­кә ко­рыл­ма­са­лар, алар­ның мәгъ­нә­лә­ре бул­мый,— дип җа­вап бир­дем һәм акыл са­ту­га ко­рыл­ган ши­гырь­ләр­нең дә асыл­да ши­гырь ге­нә бул­мау­ла­рын аң­лап ал­дым.

 

ИЛА­ҺИ ШИГЪ­РИ­ЯТ

Хи­кә­ят

 

— Коръ­ән ши­гырь бе­лән языл­ган­мы?— ди­де­ләр уку­чы­ла­рым, “ак ши­гырь” мәсь­ә­лә­сен тик­шер­гә­не­без­дә.

— Юк,— ди­дем мин.

— Ә ни­гә аять­не “с­тих” ди­ләр?

Ике­лә­неп ка­лыр­га ти­еш идем. Әм­ма XI–XII йөз­ләр­дә яшә­гән Имам Га­зә­ли­дән бу хак­та укы­га­ным бу­лу сә­бәп­ле бик җи­ңел җа­вап бир­дем:

— Ши­гырь ул ке­ше­ләр­нең та­би­гать­лә­ре­нә хас хис­лә­ре тәэ­си­рен­дә бар­лык­ка ки­лә. Шун­лык­тан алар аң­ла­шы­ла һәм кү­ңел­гә йо­гын­ты ясый. Ә Коръ­ән — Ила­һи, без аның ха­кый­кать­лә­рен то­еп җит­ке­рә дә ал­мый­быз, кая ди ин­де ул ка­бул итәр­гә? Ба­ры тик ри­за­ла­ша­быз гы­на!

 

БӘ­ЛА­ДӘН КО­ТЫ­ЛУ

Хи­кә­ят

 

Хо­дай­ның ми­ңа бир­гә­нен­нән дус­ла­рым-та­ныш­ла­рым күп­сен­де­ләр һәм көн­че­лек­лә­рен бел­де­рә­се ит­те­ләр. Ин­де алар­ның үч­лә­ре ар­та бар­гач, елап до­га укы­дым:

— Ал­ла­һы тә­га­лә, бир­гә­нең­не дә ба­ры тик мин­нән ке­ше көн­ләш­мәс­лек итеп бир­сәң иде!— ди­дем.

Хак тә­га­лә бар­лык бир­гән­нә­рен мин­нән алып бе­тер­де. Көн­че­лек­ле дус­ла­рым­ны-та­ныш­ла­рым­ны мин­нән өс­тен яса­ды. Хур­лык­ка төш­тем. Кү­ңе­лем хәй­ран­лык эчен­дә иде.

Әм­ма көн­нәр­нең бе­рен­дә кү­ңе­ле­мә нур иң­де һәм мин сө­е­неп до­га укы­дым:

— Ал­ла­һы тә­га­лә, до­га­ла­рым­ны ка­бул ит­кә­нең өчен рәх­мәт!— ди­дем.— Көн­че­лек­сез, үч­лек­сез ке­ше­дән дә бә­хет­ле­рә­ге дөнь­я­да юк!

 

ГА­МӘЛ­ЛӘР ХИК­МӘ­ТЕ

Хи­кә­ят

 

Из­ге­лек кыл­ган ке­ше­ләр бер­ва­кыт­та да ка­нә­гать­лә­нә ал­мый­лар, шун­лык­тан алар­ның эше­нә без да­и­ми рәх­мәт­ләр бел­де­рер­гә мәҗ­бүр­без. Әгәр дә ях­шы­лык­ка ях­шы­лык бе­лән җа­вап кай­та­ру­ы­быз­ны ул из­ге­лек ия­се аз­сын­са — га­җәп­лән­мә­гез. Из­ге­лек кыл­ган ке­ше­дә ка­нә­гать­лек бу­ла ал­мый!

— Мон­нан ко­ты­лу ча­ра­сы бар­мы?— ди­де­ләр шә­керт­лә­рем.

— Әйе,— ди­дем,— ике юл бар: бер­се — ях­шы­лык­ны кыл да оныт, “су­га сал”, икен­че­се... Әгәр дә яман­лык кыл­саң, син шул усал­лы­гың бе­лән шул­ка­дәр ка­нә­гать­лә­нә­сең, хәт­та бө­тен эчең­не-ты­шың­ны ку­а­ныч би­ләп ал­ган­дай то­е­ла!

 

ҖӘН­НӘТ­ЛЕ­МЕ, ТӘ­МУГ­ЛЫ­МЫ?

Хи­кә­ят

 

Ке­ше­ләр­дән из­ге­лек эз­ләп кил­сәң һәм алар аны си­ңа күр­сәт­сә­ләр, бе­леп тор — го­ме­рең бу­е­на аның бә­я­сен тү­ләп бе­те­рә ал­ма­я­чак­сың. Үзең оныт­саң да, си­ңа күр­гән из­ге­ле­гең ха­кын­да исе­ңә тө­ше­реп то­рыр.

— Ә кай­бер ке­ше­ләр из­ге­лек­не бә­я­ли бел­ми­ләр, рәх­мәт тә әйт­ми ка­ла­лар әле,— ди­де­ләр уку­чы­ла­рым.

— Әйе, сез — хак­лы!— ди­дем мин.— Бө­тен ке­ше­ләр дә Ал­ла­һы­ның из­ге бән­дә­лә­рен­нән тү­гел шул. Күр­сәт­кән из­ге­ле­гең­не аң­лар өчен дә из­ге­ле­гең­не күр­гән ке­ше­нең йө­рә­ге саф бу­лу ки­рәк!

 

ШИ­ГЫРЬ ЧИШ­МӘ­СЕ

Хи­кә­ят

 

Ши­гырь­ләр­нең эч­тә­лек­тә га­ди­лә­ре дә, кат­лау­лы­ла­ры да бу­ла. Әм­ма мәгъ­нә ти­рән­ле­ген га­дә­ти хис­ләр­нең ку­ә­те бил­ге­ли. Әгәр дә бу га­дә­ти­лек эч­тә­лек­кә әве­ре­лә икән, ул ва­кыт­та ши­гырь үлә.

Шу­шы хак­та аң­ла­тып сөй­лә­гә­нем­дә мин­нән:

— Кай­сы төр ши­гырь чын ши­гырь соң?— дип со­ра­ды­лар.

— Ике­се дә чын ши­гырь!— дип җа­вап бир­дем.

— Ә га­дә­ти хис­ләр­нең ти­рән­ле­ге нәр­сә­дән соң?— ди­де­ләр.

— Ша­гыйрь­нең йө­рә­ге­нең ни­ка­дәр чис­та һәм саф бу­лу­ын­нан, зи­һе­не­нең ка­мил­ле­ген­нән!— дип җа­вап бир­дем.

Тың­лау­чы­лар ка­нә­гать кал­ды­лар.

Мин исә шу­ны аң­ла­дым: адәм­нең дө­рес­ле­ге, га­мәл­лә­рен­дә­ге га­дел­ле­ге һа­ман да кү­ңе­ле саф­лы­гы­на ба­рып то­та­ша, шу­ңа кү­рә дә ях­шы­лар — һа­ман да ях­шы, яман­нар — һа­ман да яман!

 

КИ­ЛЕШ­ЛЕ НӘ­СЫЙ­ХӘТ

Хи­кә­ят

 

Үзең­не акыл­лы ке­ше итеп тоюы бер хәл, әм­ма күр­сә­тә бе­лү­гә кил­гән­дә — ачы­ла­сың да ку­я­сың, хәт­та бер­кем дә тү­гел­ле­гең­не аң­лап хәй­ран ка­ла­сың.

Шу­лай бер­ва­кыт бер адәм­нән нә­сый­хәт ишет­тем дә хәй­ран кал­дым: “Ү­зе­нә дә акы­лы җит­мә­гән бу ке­ше нин­ди ха­кый­кать­ләр­не ач­ты бит!”— ди­дем. Ә бе­раз­дан шу­шы ук ке­ше­нең инеш­тән ар­кы­лы чы­гар­га дип таш­тан-таш­ка си­ке­рү­ен, әм­ма та­еп ки­теп, су­га кап­ла­ну­ын күр­дем. Ан­нан ил­ле адым да ерак тү­гел урын­да ар­кы­лы бас­ма да бар иде югый­сә.

Әйт­тем:

— Нә­сый­хә­те үзе­нә ки­леш­ле бул­ган!

 

КОЛ ТҮ­РӘ­ЛӘР ДӘ­ВЕ­РЕ

Хи­кә­ят

 

Бер­ва­кыт ми­не, тү­рә итә­без дип, җа­вап­лы эш­кә ча­кыр­ды­лар. Имеш, буй-сын да ки­леш­ле, бе­ле­мем дә җи­тәр­лек. Әм­ма:

— Мин­нән бул­мый,— дип баш тарт­тым.— Бән­дә­ләр­гә тү­гел, үзе­мә дә ху­җа бу­ла ал­га­ным юк!

Ал­лаһ бән­дә­се ни дия ала соң?

Әм­ма алар:

— Хә­зер за­ма­на үз­гәр­де. Де­мок­ра­тия! Ул элек ке­нә ха­лык­ны кол­га са­нау­чы­лар ху­җа иде­ләр, ти­ра­ния чо­рын­да! Ә хә­зер без­нең ху­җа­лар сез­нең ке­бек бу­лыр­га, ха­лык­ка кол сый­фа­тын­да үз­лә­рен хис итәр­гә ти­еш­ләр,— ди­де­ләр.

Әйе, ни­чә ел­лар ха­лык­ка кол бу­лып эш­ләр­гә ту­ры кил­де.

 

ТОР­МЫШ ТӘҖ­РИ­БӘ­СЕ

Хи­кә­ят

 

Ха­лык­лар­ның тор­мыш тәҗ­ри­бә­лә­ре фольк­лор­ла­рын­да, ма­тур әдә­би­ят­ла­рын­да сак­ла­на. Ха­лык­ның кү­ңе­лен аң­лыйм-тө­ше­ним ди­сәң, ме­нә шу­лар­ны өй­рә­нер­гә һәм бе­лер­гә ки­рәк тә ин­де.

— Чөн­ки ха­лык­ның акы­лы-аңы аның ру­хын­да, ә ру­хы исә әдә­би­я­тын­да ча­гы­ла,— ди­дем.— Тор­мыш тәҗ­ри­бә­се шул ук аң ин­де ул, акыл!

— Ә мон­да ха­лык­ның ру­хы­ның ни кат­на­шы бар?— ди­де­ләр ми­ңа.

— Һәр­кем үз та­би­га­те бе­лән яши. Рух­ның, җан­ның та­би­га­те — аң ин­де, акыл,— ди­дем.— Әгәр дә алар бул­ма­са, яшәү­нең мәгъ­нә­се кал­мас иде.

 

ЮМАРТ­ЛЫК БИЗ­МӘ­НЕ

Хи­кә­ят

 

Йө­рәк­ләр­нең ка­ты­лы­гын бе­те­рер, кү­ңел ка­за­ны­ның юш­кы­нын чис­тар­тыр өчен юмарт­лык­ның бө­ек әһә­ми­я­те ха­кын­да нә­сый­хәт­ләр әйт­кә­нем­дә:

— Ал­тын өләш­кән бай юмарт­рак­мы, ба­кыр сон­ган яр­лы­мы?— дип мин­нән со­ра­ды­лар.

Алар­га Имам Шә­фи­гый ва­кый­га­сын сөй­лә­дем. Ул мон­нан гый­ба­рәт иде:

“Э­лек­ке за­ман­нар­да мес­кен­нәр фай­да­сы­на хә­ер-са­да­ка җы­еп, алар­га яр­дәм итү эшен оеш­ты­ру бе­лән мәш­гуль бер адәм яшә­гән. Шә­һә­ре — Ка­һи­рә икән.

Бер­көн­не аңа, бер мес­кен ки­леп:

— Ми­нем улым ту­ды!— ди­гән.

Алар шу­шы ба­ла фай­да­сы­на хә­ер со­ра­шыр­га чык­кан­нар. Әм­ма ха­лык зур са­ран­лык күр­сәт­кән.

Бо­лар зар­да бер зи­рат­ка кер­гән­нәр. Оч­рак­лы ка­бер яны­на уты­рып, те­ге яр­лы­лар­га яр­дәм эшен оеш­ты­ру­чы, ягъ­ни хә­ер эс­тәү­че адәм:

— Йа рәх­мәт­ле Ал­лаһ, үзең күр­дең, ты­рыш­тым, әм­ма һич­кем са­да­ка бир­мә­де,— дип зар­ла­нып әйт­кән дә, ке­сә­сен­нән бер ба­кыр ак­ча чы­га­рып, аны ур­та­лай сын­ды­рып, яр­ты­сын әле­ге дә ба­я­гы ир ба­ла­сы ту­ган мес­кен­гә бир­гән. Әм­ма әйт­кән:

— Ба­е­гач, ми­ңа кай­та­рып би­рер­сең!— ди­гән.

Шу­лай ае­ры­лыш­кан­нар.

Хә­ер эс­тәү­че адәм төн­ге йо­кы­сын­да төш күр­гән. Көн­дез ка­бе­ре өс­тен­дә уты­рып зар кыл­га­нын ишет­кән гүр ия­се, имеш, аңа кил­гән дә, бү­ген йор­ты­ма бар, ба­ла­ла­ры­ма әйт, мич тө­бе­нә кү­мел­гән чүл­мәк­не ка­зып ал­сын­нар, ал­тын­на­рын си­ңа бир­сен­нәр, ди­гән.

Яр­лы­лар фай­да­сы­на хә­ер эс­тәү­че мес­кен адәм, уян­гач, тө­шен­дә­ге хә­бәр бу­ен­ча эш ит­кән. Ишет­кән­нә­ре хак бу­лып чык­кан. Те­ге гүр ия­се­нең дөнь­я­лык­та яшә­гән йор­ты­на бар­ган, хә­зи­нә­сен эз­ләп тап­кан.

Чүл­мәк­тә­ге ал­тын­нар­ны хә­ер эс­тәү­че адәм те­ге улы ту­ган мес­кен­гә ки­тер­гән. Бик ку­а­ныш­кан­нар. Шун­да улы ту­ган мес­кен ке­ше, бер ал­тын­ны ике­гә бүл­гән дә, яр­ты­сын хә­ер эс­тәү­че­гә бир­гән, яр­ты­сын үзе­нә алып кал­ган. Чүл­мәк­тә­ге баш­ка ал­тын­нар­ны исә мох­таҗ­лар фай­да­сы­на то­тар­га куш­кан.

Бо­лар­ның кай­сы­сы юмарт­рак бул­ган?”

— Ба­кыр­ны ур­та­лай бү­леп, бер яр­ты­сын улы ту­ган мес­кен­гә бир­гән яр­лы­лар фай­да­сы­на хә­ер эс­тәү­че адәм юмарт­рак бул­ган!— ди­де­ләр тә­мам ку­а­ныч­та­гы акыл­лы баш­лар.

— Ни өчен шу­лай уй­ла­ды­гыз? Рас­ла­гыз!— ди­дем.

— Чөн­ки бай­лык­та­гы яр­ты өлеш мох­таҗ­лык­та­гы яр­ты өлеш­тән мәгъ­нә­ви як­та ким­рәк бу­ла,— ди­де­ләр ми­ңа.— Хик­мәт сан­да, кү­ләм­дә, авыр­лык­та тү­гел бит, хик­мәт — мәгъ­нә­дә! Ә юмарт­лык ул мәгъ­нә­ви көч­кә ия!

Уй­га би­рел­дем: дөнь­я­лык­тан кит­кән гүр ия­се­нә хә­зи­нә­се ки­рәк тү­гел, шу­ңа ул яшер­гән хә­зи­нә­сен бир­де, әм­ма бу юмарт­лык­мы?

Әгәр дә ул те­ге хә­ер эс­тәү­че мес­кен­нең тө­ше­нә ке­реп сер­не әйт­мә­сә, гүр ия­се­нең ба­ла­ла­ры чүл­мәк­не эз­ләп тап­ма­са һәм аңа бир­мә­сә, улы ту­ган мес­кен­гә ул аны илт­мә­сә, бу адәм үзе­нә бер ал­тын ак­ча­ның яр­ты­сын сын­ды­рып алып, икен­че яр­ты­сын бу­ры­чы бу­ла­рак кай­та­рып би­реп, кал­ган баш­ка ак­ча­лар­ны мох­таҗ­лар­га ба­гыш­лый алыр иде­ме?

Бу мәсь­ә­лә­не һич­шик­сез чи­шә­сем кил­де. Бе­лә идем, мо­ңа ка­дәр аны бер­кем дә хәл итә ал­ма­ган. Бо­рын­гы­дан мәд­рә­сә мө­дәр­рис­лә­ре шә­керт­лә­ре­нең ба­шын шу­шы мәсь­ә­лә бе­лән ка­ты­рыр­га яра­та тор­ган бул­ган­нар.

— Ман­тыйк нок­та­сын­нан чы­гып ка­ра­ган­да — иң юмарт ке­ше,— ди­де­ләр ми­ңа,— әл­бәт­тә әле ге­нә улы ту­ган мес­кен адәм ин­де! Ул үзе­нә на­сыйп ител­гән ал­тын­нар­ның да бер­се­нә ге­нә кы­зык­кан, хәт­та аны да, ур­та­лай сын­ды­рып, яр­ты­сын бу­ры­чы өчен тү­лә­гән. Һәр­хәл­дә яр­ты ал­тын ак­ча яр­ты ба­кыр ак­ча­дан кыйм­мәт­ле­рәк!

— Бо­лар­ның ба­ры­сы да һәм мәгъ­нә­ви, һәм ман­тый­кый як­тан юмарт­лар,— ди­дем мин, юмарт­лык­ла­ры­ның бер­се икен­че­се­нә бәй­ле икән­лек­не аң­ла­тып би­реп.

Алар, тың­лап бе­тер­гәч, сүз­лә­рем бе­лән ки­леш­те­ләр. Тик мин шик­кә ка­лыр­га өл­гер­дем: бу сүз­лә­рем бе­лән ар­тык юмарт­лык күр­сәт­тем тү­гел­ме?

 

ДОШ­МАН­НАР АРА­СЫН­ДА

Хи­кә­ят

 

Бер та­ны­шым оч­ра­ды. Сү­зен баш­ла­ды, сөй­ләп тә бе­тер­сен ин­де дип тың­лап то­ра идем, яны­быз­га бер ми­ңа бил­ге­сез адәм ки­леп, та­ны­шы­ма ак­ча суз­ды һәм:

— Бу­рыч­лы бу­ла­сым кил­ми! Күп­тән би­рә­се идем, оч­ра­та ал­мый­ча йөр­дем!— ди­де.

Әм­ма та­ны­шым ан­нан ак­ча­сын ал­ма­ды, сә­бә­бен аң­ла­тып би­реп:

— Сез­нең ми­ңа бер­нин­ди бу­ры­чы­гыз юк бит. Ял­гы­ша­сыз. Ин­де ул за­ман­нар­дан бир­ле ни­чә тап­кыр ак­ча алы­шын­ды,— ди­де.

Те­ге ке­ше әү­вә­ле ап­ты­раб­рак кал­ды, ан­на­ры гамь эчен­дә ки­теп бар­ды.

Шун­да мин:

— Сез­нең бү­ген­нән та­гын бер дош­ма­ны­гыз арт­ты,— ди­дем та­ны­шы­ма.

— Ни­чек ин­де?— ди­де ул.— Мин аңа ях­шы­лык эш­лә­дем, ә ул аш­ка таш бе­лән ки­ре кай­та­рыр­мы?

— Бу­ры­чы бар ке­ше­ләр, бу­рыч­ла­ры өчен оя­лып, күз­гә кү­рен­мәс­кә ты­ры­шып йө­ри­ләр.

— Әйе, аны­сын бе­ләм. Дө­рес әй­тә­сез, нәкъ шу­лай эш­ли­ләр. Әм­ма бо­лай бул­ма­сын өчен бу­ры­чын ин­карь ит­тем һәм хәт­та хә­тер дәф­тә­рем­нән сы­зып таш­ла­дым бит!

— Ә ул аңа бик тә ким­сен­де. Ә ким­сен­гән ке­ше­ләр үч­ле бу­ла­лар. Әгәр дә аны шу­шы ка­дәр дә ни­чә ел­лар са­быр итүе өчен мак­та­ган бул­са­гыз, кү­ңе­лен ау­лап, үзе­гез­не җи­ңү­че итәр иде­гез,— ди­дем.

 

ИРЕК­ЛЕ АДӘМ

Хи­кә­ят

 

Бо­рын­гы ха­ким­нәр­дән Имам Га­зә­ли әйт­кән: “Ке­ше үзен шул­ка­дәр нык яра­та һәм мо­ны яше­рә ал­мый, хәт­та баш­ка ке­ше­гә га­шыйк бул­са да — аны үзе өчен яра­та!”— ди­гән.

Бу сүз­лә­рен ях­шы хә­тер­ли идем. Шун­лык­тан га­шыйк­лар­ның сүз­лә­ре­нә ышан­мас­ка, тыр­нак­ла­ры­на кап­мас­ка ты­ры­шып яшә­дем. Мо­ның өчен сал­кын акыл, таш йө­рәк ия­се бу­лу ки­рәк иде. Әм­ма йө­рә­гем­не таш­ка әве­рел­де­рү җае бул­ма­ды. Җит­мә­сә һәр­көн­не ди­яр­лек бер га­шыйк­ка оч­рап, әдәп вә оя­тым мә­хәб­бәт уча­гын­да кө­еп бе­тәр­гә мөм­кин иде­ләр. Яшь ке­ше­нең хә­ле шу­лай мөш­кел бу­ла бит ин­де ул.

Ниш­ләр­гә бел­ми­чә ап­ты­ра­га­ным­да акыл­сыз те­лем яр­дәм­гә кил­де. Кем оч­ра­са да һәм, әгәр ми­нем бе­лән кы­зык­сы­ну­ын бел­дер­сә, мин аңа мә­хәб­бәт ха­кын­да әки­ят­ләр сөй­ләп, үзем­не та­вык­ка төл­ке­нең га­шыйк бул­га­ны­дай күр­сә­тә баш­ла­дым. Озак­ла­мый мин­нән дә азат, мин­нән дә ирек­ле ке­ше­не дөнья йө­зен­нән эз­ләп тә та­бар­га мөм­кин тү­гел иде.

“Ме­нә шу­лай,— ди­дем тә­мам ку­а­нып,— сез­нең бе­ре­гез­нең дә мил­ке тү­гел­мен!”

Әле дә ярый ке­ше­ләр ях­шы бу­лып чык­ты­лар, мә­хәб­бә­тем­нең дә­ли­лен та­ләп ит­мә­де­ләр.

 

БЕР­ДӘМ­ЛЕК ХА­КЫ

Хи­кә­ят

 

Әт­кәй тә­рә­зә ясый тор­ган иде. Аның агач эшен­дә ос­та­лы­гы мәш­һүр бу­лып, эш кү­тә­реп ки­лү­че­ләр без­дән өзел­мә­де.

Бер­ва­кыт күр­ше­лә­ре­без­дән бер­се кер­гән. Тә­рә­зә ясап би­рү­ен со­рый, әм­ма әт­кәй бу ара­да гы­на мөм­кин тү­гел­ле­ген әй­тә. Күр­ше­без, ачу­ла­нып, ри­за­сыз чы­гып ки­тә.

Әт­кәй­дән со­рыйм:

— Ни­гә баш тарт­тың?— дим.— Күр­ше ха­кы — Ал­ла ха­кы бит, бе­рен­че бу­лып аңа бу­лы­шыр­га ки­рәк иде!

Әт­кәй дә сүз­лә­рем­нән ап­ты­раш­та ка­ла, ан­на­ры гы­на:

— Ке­ше­ләр­гә вәгъ­дә ител­гән эш­лә­рем бар иде, вәгъ­дә — иман бит!— дип әй­теп куя.

Әт­кәй­дән со­рыйм:

— Ал­лаһ ха­кын­нан бән­дә­нең има­ны өс­тен бу­ла ала­мы?— дим.

Ул үзе тә­рә­зә кы­са­ла­ры ясый, үзе уй­ла­на, ан­на­ры җа­вап би­рә:

— Бо­лар бә­хәс кы­лы­на тор­ган әй­бер­ләр тү­гел шул!— ди.

Ми­ңа бу җа­ва­бы оша­мый. Ан­да нин­ди­дер әй­теп бе­тер­мә­гән­лек, ярым-йор­ты­лык дим­ме шун­да, җи­теш­сез­лек бар.

— Ал­лаһ өчен әл­бәт­тә үз ха­кы, бән­дә өчен үз има­ны ка­дер­ле,— дип әй­теп куя та­гын әт­кәй.

Мин, уй­лар­га би­ре­леп, сер дөнь­я­сы­на чу­мам. Дөнья бер дә га­ди ге­нә тү­гел икән шул!

 

БҮ­ЛӘК СЕ­РЕ

Хи­кә­ят

 

Пәй­гам­бә­ре­без, аңа Ал­ла­һы­ның рәх­мә­те яу­сын:

— Хо­дай тә­га­лә, ми­ңа яман ке­ше бү­ләк бир­мә­сен, юк­са аны кү­ңе­ле­мә якын итәр­мен!— дип әй­тә тор­ган бул­ган.

Без, ке­ше­ләр, бү­ләк­ләр алыр­га яра­та­быз. Әгәр дә кем­дер сез­гә бү­ләк ки­те­рә икән, ди­мәк аның уе — кү­ңе­ле­гез­гә ке­рер­гә те­ләү.

Бер­ва­кыт ми­ңа ерак бер шә­һәр­дән ят бер ке­ше­нең бү­лә­ген ки­тер­де­ләр. Кур­ка кал­дым. Ала­сым кил­мә­де. Ха­ты да бар икән. Укы­дым. Яз­ган ки­тап­ла­рым өчен һәм за­ма­нын­да бир­гән ки­ңә­шем ар­ка­сын­да рәх­мәт йө­зен­нән икән бу ис­тә­лек­ле бү­ләк­лә­ре. Бер тап­кыр­мы кү­реш­кән­без шун­да.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных