Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 55 страница




Бу хәл ми­ңа бик тә га­җә­еп то­ел­ды. Ишәк әй­тә:

— Син ми­ңа алай ка­ра­ма. Мин бик күп ки­тап­лар укы­дым. Бе­ле­мем дә юга­ры,— ди.

Те­ге ке­ше со­рый:

— Нин­ди ки­тап­лар, кай­сы язу­чы­лар­ны укы­дың?— ди.

Бу ишәк җа­вап би­рә:

— Бик күп ин­де алар,— ди.

— Ә Ту­кай­ны укы­дың­мы?— дип со­рый ке­ше.

— Юк,— дип җа­вап би­рә бу­сы.

— Ме­нә нәр­сә­гә син чын ке­ше бу­ла ал­ма­ган­сың да ин­де,— ди ан­сы.

Ул ара­да көт­кән ав­то­бу­сым ки­леп җи­теп, аңа уты­рып ки­теп бар­дым. Үзем ба­рам, үзем уй­лыйм: “Я­рый әле Ту­кай­ны укы­га­ным бар, югый­сә мин дә ишәк бу­лып ка­ла­сы икән­мен!”

 

КИ­ЧӘ БУЛ­ГАН ХӘЛ­ЛӘР­ДӘН

Хи­кә­ят

 

Я­зу­чы­лар, про­за ос­та­ха­нә­се уты­ры­шы ал­дын­нан ир­тә­рәк җы­е­лып, хәл-әх­вәл­лә­рен со­раш­ты­рып уты­ра­лар. Бер ка­ләм­дәш­лә­ре­нең иҗа­тын тик­ше­рә­се­лә­ре икән.

— Рка­ил Зәй­дул­ла әй­тер­гә җы­е­на,— дип бел­де­рә ара­дан бер­се.— Ул бе­лә­дер!

Зәй­дул­ла­ның алар яны­на ки­леп кер­гән ге­нә ча­гы. Юга­лып кал­мый:

— Мин бит бир­мә­гән ке­ше бе­лән сөй­лә­шеп тор­мыйм,— ди.— Ми­ңа бир­мә­де.

— За­ма­на­лар үз­гә­рә,— дип куя ос­та­ха­нә җи­тәк­че­се Ка­мил Кә­ри­мов.— Рка­ил элек­ләр­не бир­гән­не со­рап тор­мый, үзе ала иде.

Сүз­не ха­лык ике мәгъ­нә­дә аң­лап өл­ге­рә. Риф­кать Кә­ра­ми реп­ли­ка таш­лар­га мәҗ­бүр бу­ла:

— Иҗат бе­лән ха­тын-кыз­ны бу­та­мыйк, җә­мә­гать!

 

НА­ДАН ХА­ЛЫК

Хи­кә­ят

XX йөз­нең соң­гы дис­тә ел­ла­ры бе­теп ба­ра иде. Рә­сәй хал­кын корт чак­кан­дай за­ман­нар. Бол­га­выр чор. Кем­нең кү­ңе­лен­дә — шу­ның авы­зын­да. Тү­рә­ләр­не ка­ра ян­ды­рып сү­гү, ка­һәр­ләү бер­ни тү­гел.

Мәс­кәү­дә “Та­тарс­тан көн­нә­ре” ба­ра. Ми­нем ал­да гы­на бер мәс­кәү та­та­ры мә­дә­ни­ят ми­нист­ры­быз­ны сү­геп таш­ла­ды. Ну әй­теп тә күр­сәт­те. Тың­лар­га ачы бу­ла баш­ла­ды.

Со­ңын­нан ми­нистр ми­ңа:

— Ах­мак та ин­де без­нең ха­лык,— ди­де.

— Әйе,— ди­дем, бе­раз хәй­ран итеп.— Шу­ңа кү­рә дә сез ми­нистр бит ин­де!

23-24.11.2009.

 

УКЫ­ТУ­ЧЫ­ЛАР СҮ­ЗЕН СӨЙ­ЛӘП

Хи­кә­ят

 

Бер дра­ма­тург әфән­де бе­лән сәх­нә тән­кыйть­че­се һәм те­атр бел­ге­че са­нал­ган га­лим ке­ше бик тә дус­та­нә сөй­лә­шеп уты­ра­лар. Га­лим ди­гә­не­без уни­вер­си­тет­та укы­та икән. Алар янын­нан бер язу­чы узып ба­ра. Элек­ләр­не ул те­ге дра­ма­тург әфән­де­нең дра­ма­ла­рын­да үз­лә­рен ак­ла­ма­ган миф­лар­ның өс­тен чы­гу­ын күр­сә­теп тән­кыйть мә­ка­лә­се дә яз­ган бул­ган. Әм­ма ба­сыл­мый кал­ган бул­ган, ягъ­ни язу­чы әфән­де­нең ул ва­кыт­лар­да тән­кыйть өл­кә­сен­дә кө­чен сы­нап ка­рау­ла­ры уңыш бир­мә­гән. Яз­ган мә­ка­лә­лә­рен бик си­рәк ке­нә бас­тыр­га­лый тор­ган бул­ган­нар. Тик, кем ту­рын­да яз­ма­сын, “ме­нә сез­не ту­ры­да нәр­сә язып ки­тер­де­ләр әле” дип, ул ке­ше­ләр­гә ре­дак­тор­лар күр­сәт­кә­ләп тә бар­га­ла­ган­нар. Кыс­ка­сы, егет бе­лән алар бик үк на­мус­лы кы­лан­ма­ган­нар. Бу хак­та һәм язу­чы­ның ва­кы­тын­да тән­кыйть мә­ка­лә­се ба­сыл­мый ка­лу­дан хә­бәр­дар дра­ма­тург әфән­де, үзе­нең ха­кын­да ни язы­лу­ын бел­гән­гә кү­рә, ачуы кил­гә­лә­гән­дә, аның ка­ләм бе­лән яшь­лек­тә төр­тү­ен һа­ман да ки­че­рә ал­мый­ча, теш ара­сы­на үчен кыс­тыр­га­лап, ва­кыт-ва­кыт рән­җү сүз­лә­рен ка­бат­лар­га яра­та икән. Әйе, сез нәр­сә, ул бит та­тар­ның та­ныл­ган дра­ма­тур­гы, ә бу язу­чы кем ин­де — аның ал­дын­да аяк ас­тын­да­гы чүп ке­нә!

Бу юлы да ул дра­ма­тург мес­кен язу­чы­ны үчек­ләп алыр­га ит­кән. Те­ге уни­вер­си­тет га­ли­ме бе­лән әле ге­нә уңыш­ла­рын­да мак­та­шып утыр­ган бул­ган­нар ах­ры­сы. Ур­так уй­ла­ры, фи­кер­лә­ре дә күп та­был­ган­дыр.

— Ме­нә-ме­нә,— ди дра­ма­тург әфән­де, узып ба­ру­чы язу­чы­ны елы­мы­на эләк­те­рү­е­нә сө­е­неп,— ме­нә шу­шы ма­лай ин­де ул, тән­кыйть яз­ган бу­лып!..

Язу­чы­га авыр бу­лып ки­тә. Җа­вап би­рер­гә дә ту­ры ки­лә:

— Әйе-әйе,— ди ул,— тән­кыйть яз­ган бу­лып... Яшь­лек­тә укы­ту­чы га­лим абый­ла­ры­быз­ның сүз­лә­рен ка­бат­лап йө­ри­без, кар­тай­гач кы­на үз акы­лы­быз да бар­лы­гы кү­ңе­ле­без­гә ки­лә!

— Ме­нә-ме­нә!..— дип, дра­ма­тург әфән­де һа­ман да мыс­кыл­лы сөй­лә­неп ка­ла, язу­чы исә, шун­да ук ага­ры­нып кит­кән га­лим­гә кул би­реп, элек­тә ал­ган лек­ци­я­лә­ре өчен рәх­мәт әй­теп ки­теп ба­ра.

 

ЗА­МА­НА АНА­ЛА­РЫ

Хи­кә­ят

 

За­ма­на­ның ма­тур­лы­гын һәм рә­хәт­лек­лә­рен та­гын да арт­ты­рып, мо­да­га кө­яз­лек га­лә­мә­те бу­ла­рак ко­лак­ча-науш­ник­лар кер­де. Һәр­кем ба­шын шу­ның бе­лән кы­са­лап куя да, му­зы­ка, җыр-моң тың­лап, авыз ерып йө­ри би­рә. Хәт­та те­ле­фон­на­рын да шу­ңа гы­на то­таш­ты­рып, җи­ңел ге­нә сөй­лә­шеп йө­рү­че­ләр бар. Кай­ва­кыт­та алар­ның сүз­ләр­не яң­гы­ра­тып җи­бә­рү­лә­ре­нә урам­да ап­ты­раб­рак ка­ла­сың. Бу ке­ше­нең ча­ма хи­се югал­ган дип, тиз­рәк ул ти­рә­дән аяк ял­ты­ра­тыр­га ашы­га­сың.

Шу­лай бер­ва­кыт Ка­зан шә­һә­рен­дә­ге 85 нче мәк­тә­бе тө­бен­дә бер яшь ана­ның ша­шы­нып кыч­кы­ру­ы­на хәй­ран­га кал­дым. Бе­рен­че сен­тябрь кө­не иде.

— Кая ми­нем ба­лам? Кая ми­нем кы­зым?— дип, шун­да хәй­ран ит­кән ке­ше­ләр­не яка­лап кы­на ал­ма­ды ин­де.

— Ка­ян бе­лик?— ди­без.— Мон­да ки­лә­се иде­ме­ни?

— Ми­нем бе­лән чык­ты. Ар­тым­нан ки­лә иде. Юк бит!— ди бу.

Бак­сак, ко­лак­ла­ры­на ко­лак­ча-науш­ник­лар ку­еп, бу ха­ным рә­хәт­лек­тә кон­церт тың­лап кил­гән. Ба­ла­сын да яр­ты юл­да кал­ды­ру­ын оныт­кан. Ия­реп ки­лә­дер дип уй­ла­ган­дыр ин­де, сан­тый.

Шун­да бер укы­ту­чы:

— Арт­кы урам­да бер ба­ла шәр­ран ярып елый... Әни­сен югалт­кан, эз­ли!— дип ки­леп әйт­те.

Яшь ха­ным­ны­кы икән. Шун­да ук аң­лап ал­ды һәм ба­ла­сы ар­тын­нан йө­гер­де.

— Шу­лай бу­ла ул дөнь­яң­ны оны­тып җыр тың­лап йөр­сәң, ко­лак­ла­рың­ны ко­лак­ча-науш­ник­лар бе­лән то­ма­лап!— дип, җы­е­лыр­га өл­гер­гән ха­лык дөнь­я­сын оны­тып сөй­лә­нә кал­ды.

 

ИР КЕ­ШЕ СҮ­ЗЕ

Хи­кә­ят

 

Бер ки­ңәш­мә­дә прин­ци­пи­аль мәсь­ә­лә­гә бәй­ле чы­гыш ясар­га ту­ры кил­де. Үзем­чә тон­ны да, сүз­ләр­не дә дө­рес сай­ла­ган ке­бек идем. Әм­ма ачуы кил­гән бер тү­рә шун­да:

— Сез­нең ми­ңа чы­гы­шы­гыз бер дә оша­ма­ды,— ди­де, бу­яш­тыр­га­лап йө­ри тор­ган ка­ра кыл чәч­лә­рен га­дә­тен­чә арт­ка та­ба баш тү­бә­се­нә сы­лап сы­пы­рып.

Аңа җа­ва­бым дор­фа ки­леп чык­ма­сын өчен йө­зе­мә ел­маю йө­гер­теп, ша­ян сүз рә­ве­шен­дә­рәк фи­ке­рем­не әй­теп куй­дым:

— Ке­ше­гә ошар өчен ты­ры­шыр­га мин бит ха­тын-кыз тү­гел! Ки­мен­дә мә­хәб­бәт­кә ге­нә дәгъ­ва итә алам!

 

ӘДИП­ЛЕ­ЛЕК СА­БА­ГЫ

Хи­кә­ят

 

— Хи­кә­яң­не укып чык­тым!— ди­де бер та­тар язу­чы­сы, Бер­лек­тә уз­ды­рыл­ган бер җы­е­лыш ал­дын­нан ми­не эләк­те­реп алып, ха­лык ал­дын­да йө­зем­не кы­зар­тып.— Ләш­та­мак авы­лы егет­лә­ре ки­рә­гең­не би­рә­чәк­ләр! Шу­лай ярый­мы ин­де? Авыл­ла­рын “и­ләм­сез” дип яз­ган­сың!

Ни әй­тер­гә бел­ми­чә­рәк то­рам. Шу­лай да:

— Зур авыл бит, чә­че­леп ки­теп ур­наш­кан!— ди­дем.

— Ур­на­шыр­лар... Әм­ма ки­рә­гең­не би­рер­ләр!— ди­де ул һа­ман да йө­рәк­кә кур­ку са­лыр­га те­ләп.

— Ул авыл­ның егет­лә­ре ан­дый ук ах­мак тү­гел­ләр. Ки­ре­сен­чә, дө­рес сүз өчен мак­тар­лар әле!— ди­гән бул­дым. Әм­ма хи­кә­я­дә сүз­лә­рем ма­тур ки­леп чык­ма­ган­га һа­ман да бор­чы­лам, җит­мә­сә оя­ты ни то­ра.

Ә те­ге язу­чы әфән­де­без һа­ман да ос­та­лы­гын эш­кә җи­гә:

— Үл­чәп язар­га өй­рә­нер­гә ки­рәк! Шун­дый ма­тур авыл­ны ямь­сез­ләп мон­да!— дип, та­гын да авыр сүз­лә­ре­нә ка­ра буя өс­ти би­рә.

— Бик шу­лай да бит... Ос­та­лык җит­мә­гән, укы­ту­чы­ла­рым бир­гән са­бак бе­лән ге­нә бул­мый шул, үзең­нең үзә­гең­дә ке­ше­гә ка­ра­та хөр­мәт бу­лу ки­рәк!— дип ак­ла­нам.

— Абы­ең­нан өй­рән!— ди ул, үзе­нең ос­та язу­чы икән­ле­ген те­ле бе­лән рас­лап.

— Ты­ры­шыр­мын!— дип ак­ла­нам һа­ман да.— Әм­ма сез­нең­чә үк ос­та да, ма­тур да, ки­леш­ле дә яза ал­мам­дыр, га­фу ите­гез ин­де!

Сүз­лә­ре­без­гә ко­лак са­лып то­ру­чы­лар “вәт шу­лай” ди­гән­дәй сө­е­неч бе­лән ел­май­ды­лар. Әйе, алар бө­ек язу­чы­лар бит!

 

БӘ­ХЕ­ТЕ­ҢӘ КҮ­РӘ

Хи­кә­ят

 

Та­тарс­тан­ның Мә­дә­ни­ят ми­нист­ры “ту­кай­чы­лар”­ны ки­ңәш­мә­гә җый­ды. Дөнь­я­ның бер­ни­чә ал­дын­гы иле Габ­дул­ла Ту­ка­е­быз­ның әсәр­лә­рен тәр­җе­мә итеп, үз­лә­рен­дә бас­ты­рып чы­га­ру­га те­ләк­лә­рен бел­дер­гән­нәр. Том­лык­ны тө­зеп би­рер­гә ки­рәк икән. Ара­да бө­ек “ту­кай­чы” әфән­де­ләр­нең арыс­лан­дай күк­рәк­ле, юл­ба­рыс­тай аж­гы­рып тор­га­ны да бар. Һәр­хәл­дә ке­ше­гә юл би­рә тор­ган­нар­дан тү­гел бу.

Һәм ул:

— Мон­дый эш­не мин баш­ка­рып чык­сам гы­на ин­де!— ди­де, үч­ле дә, ти­ле дә икән­ле­ген һәр­кем­нең исе­нә-хә­те­ре­нә ки­лер­лек итеп, ал­дан ук җи­те­шеп, “зат­лы” те­лә­ген бел­де­реп.

Ки­ңәш­мә исә үз акы­лын­да иде. Аның бу фи­ке­рен хуп­лар­га ашык­ма­ды. Ба­ры­сы да сүз йом­га­гын ак­рын гы­на сү­тү җа­ен ка­ра­ды­лар. Бо­лай­га кит­сә, уты­рыш озак­ка су­зы­лыр­га мөм­кин дип:

— Чын­нан да, җә­мә­гать, эш­не баш­ка­рып чы­гу өчен җа­вап­лы ке­ше­не, төп үзәк­не бил­ге­ләү дө­рес бу­лыр. Ме­нә ара­быз­да неч­кә ша­гыйрь, үз сү­зе бул­ган ке­ше­без бар. Ки­тап­ны әзер­ләр­гә алар­га тап­шы­ру­да бер­нин­ди ха­та бул­мас. Мин әфән­де­без­не тәкъ­дим итәм. Әле ге­нә Ту­кай­ның ике том­лы­гын чы­гар­ды. Мә­ка­лә­се дә ях­шы. Әм­ма яңа ки­тап­ны, со­рал­ган том­лык­ны хро­но­ло­гик прин­цип­та тү­гел, бәл­ки те­ма­тик-мәгъ­нә­ви прин­цип­ка ко­ру ях­шы бу­лыр. Мә­сә­лән “Мил­ли моң­нар­”ын­нан баш­лап ки­теп...— ди­дем.

Шун­да ара­быз­да уты­ру­чы чын га­лим-текс­то­лог әфән­де дә бо­лай дип өс­тәү­не хуп күр­де:

— Габ­дул­ла Ту­кай­ның үзе туп­лап әзер­лә­гән сай­лан­ма әсәр­лә­ре том­лы­гы бар бит. Аны Җа­мал Вә­ли­ди, сүз ба­шы бе­лән, 1914 нче ел­да бас­ты­рып та чы­гар­ган. Ме­нә шул том­лы­гы — ша­гыйрь­нең үз иҗа­ты­на мө­нә­сә­бә­те, ка­ра­шы. Аны дөнья хал­кы­на тәкъ­дим итү уңыш­лы бу­лыр!— ди­де.

Фи­ке­ре җи­тәк­че­лек­кә дә, уты­рыш хал­кы­на да хуш кил­де. Ин­де те­ге дәгъ­ва­чы га­лим әфән­де­без дә том­лык­ны тө­зү эше үзе­нә тап­шы­рыл­ган дип аң­ла­ды...

Кай­тып ба­ра­быз. Га­лим-го­ла­мә хал­кы һәр нәр­сә­нең асы­лы­на тө­ше­нер­гә яра­та ин­де ул. “Ту­кай­чы­лар” ми­ңа да:

— Аң­ла­ма­дык, сез те­ге­не шул­ка­дәр бү­ген чө­еп мак­та­ды­гыз! Мо­ның сә­бә­бе бар­дыр бит? Юк­тан гы­на тү­гел­дер?— ди­де­ләр.

Алар­га җа­ва­бым­да: “Мин сез­не та­ла­шу, тарт­ка­ла­шу, ике­лә­нү, та­гын да әл­лә нин­ди ямь­сез­лек­ләр­дән кот­кар­дым!”— дип әй­теп бул­мый бит ин­де. Үп­кә­лә­теп кую­ым да бар. Кү­ңел­лә­ре йом­шак­лык бе­лән тул­ган. Әле җит­мә­сә ел­май­ган да бу­лам. Бу исә алар­ны та­гын да шик­кә са­ла.

Шу­ңа да:

— Эш­лә­сен... Эш­лә­сен­нәр... Бә­хет­лә­ре­нә кү­рә!— ди­дем.

 

ИР КЕ­ШЕ КҮ­РЕ­НҮ­ГӘ

Хи­кә­ят

 

96 нчы Ка­зан гим­на­зи­я­се­нә сту­дент­лар пе­да­го­гик прак­ти­ка­га ки­лә­ләр. Алар­ның дә­рес би­ре­шен тик­ше­рер­гә уни­вер­си­тет­тан бер ир про­фес­сор­ны җи­бә­рә­ләр. Ул ал­дан ки­лә, бе­раз ва­кы­ты бу­лу сә­бәп­ле, укы­ту­чы­лар бүл­мә­се­нә узып, үз эше­нә чу­мып уты­ра. Мәк­тәп укы­ту­чы­ла­ры исә, ке­рә­ләр дә, шик­кә тө­шеп чы­гып ки­тә­ләр, ке­рә­ләр дә тиз­рәк чы­гып ки­тү җа­ен ка­рый­лар. Бу хәл­дән кы­ен­лык ки­чер­гән про­фес­сор әфән­де:

— Ке­ре­гез, кер, бор­чыл­ма­гыз. Без сез­не тик­ше­рер­гә, “ме­до­ос­мотр” уз­ды­рыр­га кил­мә­дек,— дип ша­яр­тып ала­сы итә.

Шун­да бер чая укы­ту­чы:

— Ә без чи­ше­нер­гә әзер­лә­нә идек,— дип әй­теп куя.— Ял­гыш­кан­быз икән. Югый­сә ир ке­ше­не кү­рү­е­без­гә ку­ан­ган бул­дык.

 

ТУН БӘ­Я­ЛЕ ЧҮП

Хи­кә­ят

 

Бер сан­тый­ның имән бар­ма­гы­на чүп ки­сә­ге ка­дал­ган. Авыр­ту­ы­на тү­зәр­лек тә бит, әм­ма эш­лә­ре­нә ул чүп, ар­кы­лы кил­гән­дәй, ко­ма­чау итә икән. Бу сан­тый, ял­га уты­рып:

— Ме­нә хә­зер мин си­не тар­тып чы­га­рам да юк итәм!— дип, сө­е­нә-сө­е­нә сөй­лә­нә баш­ла­ган. Әм­ма чүп­не, тар­тып чы­га­ра ал­мый­ча, та­гын эч­кә­рәк төр­теп керт­кән. Мо­ңа ачуы ки­леп, ку­лы­на энә ал­ган да, чүп­не шу­ның бе­лән ка­ез­лый баш­ла­ган.

— Ме­нә хә­зер ба­ры­бер чы­га­рам! Бе­лер­мен мин си­не ниш­лә­тер­гә!— дип, хәт­та сү­ге­неп тә ал­ган.

Әм­ма чүп­не чы­га­ра ал­мый икән һа­ман. Тә­мам ап­ты­рап бет­кән. Ан­на­ры:

— Бик ачу­ым­ны ки­тер­сәң, бар­ма­гым­ны ча­бып өзәр­мен дә әле!— ди­гән бу, як-ягы­на ка­ра­нып, бал­та­мы, баш­ка ко­рал­мы эз­ләп.

Шун­да мо­ның бар­ма­гы­на кер­гән чүп тел­гә ки­лә һәм әй­тә:

— Чап-чап, си­не бет­кә үч итеп ту­нын як­кан адәм ди­яр­ләр!

Те­ге сан­тый бу сүз­ләр­не ише­тү­е­нә шак­лар ка­та. Ап­ты­рый. Ан­на­ры:

— Ярар ин­де, алай бик акыл­лы бул­саң, уры­ның­да ка­ла бир!— ди.

Әм­ма икен­че көн­гә чүп ка­дал­ган уры­ны ше­шә дә, сы­ты­лып, чү­бе дә чы­га. Бу адәм мо­ны сиз­ми­чә­рәк ка­ла. Бер кы­ен хәл­гә оч­ра­гач: “Кая, ми­нем акыл­лы чү­бем бар иде бит, аның бе­лән ки­ңә­шеп ка­рыйм әле!”— дип, имән бар­ма­гын су­зып эз­ли баш­лый. Та­бал­мый. Мо­ңа хәй­ран итеп:

— Ме­нә бит акыл­лы икән­мен ни­чек, бар­ма­гым да исән, чү­бе дә чык­кан,— дип ку­а­нып куя.— Ту­ным­ны бет­ле ди­гән бул­ды әле җит­мә­сә, хә­сис!

 

УРАМ­НЫ КОТ­СЫЗ ИТЕП

Хи­кә­ят

 

Ка­зан ура­мын­да бе­рәү­не та­ны­шы кү­реп ала һәм, ерак­тан исе­мен әй­теп аваз са­лып, аңа та­ба кыч­кы­рып ки­лә баш­лый. Бу хәл­гә ха­лык кур­ка ка­лып­мы, ба­ры­сы да хәй­ран­лык­та чит­кә­рәк чы­га. Үзе­нә кыч­кы­ру­ла­рын ише­теп ал­ган ке­ше исә:

— Абау, син­ме­ни әле ан­да, Хи­сам? Кем тия? Кем ким­се­тә? Хә­зер мин аны!— дип, җил­ке­неп, үзе дә аңа кар­шы ки­лә баш­лый.

— Чү-чү!— ди бу­сы.— Бер­кем дә ти­ми, һич­нәр­сә дә бул­ма­ды. Ты­ныч­лан!

— Бе­рәр­се ким­сет­кән дип то­рам. Югый­сә бө­тен урам­ның ко­тын ал­дың бит кыч­кы­рып,— ди та­ны­шы шун­да Хи­сам­га.— Мин та­гын, аң­ла­мый­ча, әл­лә ни­ләр уй­ла­дым.

26.11.2009.

 

СЫ­ҢАР МӨ­ГЕЗ БЕ­ЛӘН

Хи­кә­ят

 

Бер­ва­кыт “Ча­ян” жур­на­лы­на бар­дым. Ре­дак­тор әфән­де бе­лән кү­ре­шеп сөй­лә­шү шат­лы­гын­да идем. Алар:

— Усал­рак язы­гыз, усал­рак!— дип ки­ңәш­лә­рен бир­де­ләр.

Әйе, мин алар­ның күр­сәт­мә­лә­ре­нә бик тә мох­таҗ идем. Әм­ма:

— “Ча­ян” ке­бек усал итеп теш­ли ал­ма­га­ным өчен яз­ма­ла­рым­ны бас­тыр­мый­сыз икән, аң­ла­дым,— ди­дем, чая бу­ла ал­ма­вы­ма кай­гы­рып.

— Сез­нең “бә­хет йол­дыз­лы­гы­гыз” нин­ди-нәр­сә әле?— дип кы­зык­сын­ды­лар алар, хә­лем­не аң­ла­ган­дай әй­теп, ни­чек тә яр­дәм итәр­гә бел­ми­чә, ах­ры­сы.

— “Кә­җә­мө­гез”, ди­ләр!

— Алай икән,— ди­де мө­хәр­рир әфән­де, та­гын да са­гыш­ка би­ре­леп,— бәл­ки сө­зеп ка­рар­сыз дип ки­ңәш итәр идек, сы­ңар мө­гез бе­лән дә әл­лә нәр­сә май­та­рып бу­лыр­лык тү­гел шул!

02.12.2009.

 

КЕ­ШЕ БӘ­ХЕ­ТЕН­НӘН КӨН­ЛӘ­ШҮ

Хи­кә­ят

 

Га­дәт­тә­ге­чә Кү­ке бе­лән Әтәч бер-бер­сен мак­тап сөй­лә­шә­ләр икән. Кү­ке әй­тә ди:

— Ка­ра әле, ахи­рәт­кә­ем, без­нең җыр­ла­ры­быз да бер үк төр­ле бит. Син “кик­ри­күк” ди­сең, мин “күк­кү” дим. Без­нең ке­бек та­гын нин­ди пар ки­лү­че­ләр бул­сын ин­де?

— Шу­лай икән бит!— дип бел­де­рә Әтәч тә.— Шу­ңа кү­рә дә сок­ла­нам ин­де җыр­ла­ры­гыз­га!

Алар­ны ише­теп ал­ган Тур­гай:

— Йа Хо­да­ем, ярый сүз­лә­ре Сан­ду­гач ко­ла­гы­на кер­мә­де, югый­сә йө­рә­ге яры­лып үләр иде,— ди­гән.— Җыр­лау бе­лән кыч­кы­рып-ба­кы­рып йө­рү­не дә ае­ра ал­мый­лар бит.

 

ТӘН­КЫЙТЬ­ЧЕ­ГӘ ТӘН­КЫЙТЬ ХА­КЫ

Хи­кә­ят

 

Бер әдә­би­ят тән­кыйть­че­се­нә со­рау бир­гән идем:

— Ши­гырь кем өчен язы­ла?— дип.

Ул мин­нән шун­дый да кыч­кы­рып көл­де, бик тә оят бул­ды. Югый­сә со­ра­вым­да әй­тер­гә те­лә­гән фи­ке­рем дә бар иде.

Бе­раз ты­ныч­лан­гач, алар:

— Ши­гырь ха­лык өчен язы­ла!— дип аң­ла­тып җа­вап бир­де­ләр.

Икен­че тап­кы­рым­да та­гын да көл­ке­гә кал­мас өчен мөм­кин ка­дәр ты­ныч кы­на әй­теп ал­дым:

— Ә мин аны тән­кыйть­че­ләр өчен ге­нә язы­ла­мы әл­лә дип уй­лый баш­ла­ган идем.

Әм­ма әдә­би­ят тән­кыйть­че­се бу юлы да мин­нән кыч­кы­рып көл­де.

Үз ах­мак­лы­гым­ны кая да куя ал­мый, ап­ты­ра­ган хә­лем­дә кал­дым. Әфән­де­без ки­теп бар­ды. Сүз­лә­ре­без­гә ша­һит бу­лып тор­ган бер ке­ше шун­да:

— Ар­тык ка­ты әйт­те­гез! Ай-һай усал икән­сез!— ди­де.

Ин­де ме­нә тә­мам, баш­ка авы­зым­ны да ача ал­мас дә­рә­җә­дә көл­ке­гә кал­ган­лы­гым­ны тө­шен­дем.

 

АҢ­СЫЗ­ЛЫК ГА­ЛӘ­МӘ­ТЕ

Хи­кә­ят

 

Аң­ла­тып җит­ке­рә ал­мау­ның сә­бәп­лә­ре күп төр­ле ин­де ул.

Бер­ва­кыт Пе­да­го­ги­ка уни­вер­си­те­ты әдә­би­ят ка­фед­ра­сы­на ип­тәш­лә­рем бе­лән ки­леп кер­гән­мен дә, шун­да кеч­ке­нә ге­нә уты­рыш ке­бек нәр­сә ое­шып, үзем бе­лән кил­гән­нәр­не те­ге­ләр­гә та­ныш­тыр­ган­мын. Ан­на­ры әйт­кән­мен:

— Сез­дә әдә­би­ят­чы­лар юк икән!— дип.

Биш ел уз­гач, шу­шы “гө­на­һым” ка­фед­ра мө­ди­ре те­лен­нән күр­кәм бер мәҗ­лес­тә без ке­бек төр­теп чык­ты бит. Тә­мам үп­кә­лә­гән бул­ган.

Ул әй­тә:

— Те­ге ва­кыт­та без­не шу­шы сүз­лә­ре бе­лән мыс­кыл­ла­ды ул!— ди.

Мин әү­вә­ле ап­ты­рап кал­дым, ан­на­ры ва­кый­га­ның хә­тер­гә уе­лып кал­ган кар­ти­на­сын бар­лап, асы­лын аң­ла­тып би­рер­гә ты­ры­шып ка­ра­дым:

— Сез­нең исе­гез­дә­дер, үзем бе­лән кил­гән ип­тәш­ләр­не бар­ча­гыз бе­лән дә бе­рәм­ләп та­ныш­ты­рып чык­тым, әм­ма җа­вап­ка үзе­гез­нең ка­фед­ра әгъ­за­ла­ры­гыз бе­лән та­ныш­тыр­ма­ды­гыз. Мо­ны әдәп­сез­ле­ге­гез бу­ла­рак ка­бул итеп, мон­да әдә­би­ят­чы­лар юк икән ди­яр­гә мәҗ­бүр бул­дым,— ди­дем.

Сүз шу­ның бе­лән бет­те дә ке­бек. Аң­ла­ган­нар­дыр сы­ман иде. Әм­ма бер­ни­чә көн үт­кәч, шу­шы сөй­лә­шү­е­без­нең ша­һи­ты бул­ган хөр­мәт­ле әфән­де­лә­ре­без­нең бер­се:

— Сез элек хак­лы, дө­ре­сен әйт­кән бул­ган­сыз. Ә ан­на­ры, те­ге көн­не — шо­ма ча­на бу­лып ма­таш­ты­гыз,— ди­де.— Пед­вуз­да нин­ди әдә­би­ят­чы бул­сын, ан­да әдә­би­ят фә­нен укы­та­быз дип йө­рү­че­ләр ге­нә бар, бер­ни­чә­сен ис­кә ал­ма­ган­да!

Мин ап­ты­ра­дым да кал­дым. Әм­ма ан­на­ры:

— Сез аны үз­лә­ре­нә әй­те­гез, ни­гә ми­не ап­ты­ра­та­сыз!— ди­дем.

Аң­ла­ма­ды. Әл­лә аң­ла­та ал­ма­дым шун­да?

 

ЮЛӘР ТҮ­ГЕЛ ДИ­Е­ГЕЗ

Хи­кә­ят

 

Юләр тү­гел дип әй­те­гез ин­де ми­не, җә!

Әле яңа гы­на Ай­га дип си­кер­гән идем, Чул­пан йол­ды­зы­на ба­рып төш­тем. Югый­сә ки­чә ге­нә Марс­тан җәя­ү­ләп, зур га­зап­лар бе­лән кай­тып җит­тем бит.

Әнә те­ген­дә бер Сы­ер, бө­тен кө­тү­не ти­зәк­кә ба­ты­рам дип, үзе тә­мам пыч­ра­нып-чу­мып бет­кән. Яны­на ки­лер­лек тә тү­гел, шак­шы ис.

Ме­нә мон­да бе­рәү, дош­ман­на­ры­на, үч­лә­шәм дип, энә бе­лән төр­тә тор­гач, урын­ды­гын­нан авып тө­шеп кит­кә­нен дә сиз­ми кал­ды. Дош­ма­нын ка­ра ин­де син аның, бер ге­нә җа­вап бир­мә­де, һа­ман ера­гая тор­ды. Ме­нә бит ке­ше ни­чек хәй­лә­кәр!

 

УН­СИ­ГЕЗ ЯШЬ­ЛЕК СӨ­ЯК­СЕЗ ӘБИ

Хи­кә­ят

 

Бер­ва­кыт чәй­гә җы­ел­дык. Ма­тур гы­на уты­рыш­тык. Ике ир ур­та­сы­на ту­ры кил­гән ха­ным:

— Ка­ра­гыз әле ми­не, бер үзе­мә берь­ю­лы икәү!— дип, тә­мам сө­е­неч­тә әй­теп куй­ды.

Са­зап кар­тай­ган бу ха­ным­га исә кар­шы өс­тәл­дә­ге икен­че бер ха­ным:

— Сө­як­лә­рең­не җы­лы­тып кал!— дип төрт­те­рә­се ит­те.

Әм­ма те­ге ха­ным да тө­шеп кал­ган­нар­дан тү­гел икән бит.

— Ярый да җы­лы­тыр сө­як­лә­рем кал­ган бул­са,— дип әй­теп куй­ды.

Ә ир­ләр­гә ка­рап:

— Мин бит әле ун­си­гез­дә ге­нә!— ди­де.

 

СУ­КЫР БУЛ­МЫЙ ХӘ­ЛЕҢ ЮК

Хи­кә­ят

 

Ке­ше­не ка­гу­ның төр­ле ысул­ла­ры бар. Шу­лар­ның бер­се — аны сан­га ал­мау, исәп­кә керт­мәү. Бу хәл­гә эләк­сәң, бә­ла­сен­нән ко­ты­лу­ның да ча­ра­сы бар: син дә алар­ны сан­га сук­мый­сың, алар си­ңа әл­лә бар­га, әл­лә юк­ка әй­лә­нә­ләр. Шу­лай са­быр гы­на, ты­ныч кы­на яши би­рә­сең.

Бер­за­ман мәҗ­лес­тә бер әфән­де, тост әй­теп, өс­тәл янын­да­гы һәм­мә ке­ше­гә мәд­хи­я­ләр укып чык­ты да, чит­тә­рәк утыр­ган, сан­га оч­рак­лы рә­веш­тә ге­нә кер­тел­гән бер ке­ше­гә ки­леп җит­кәч, сүз­лә­рен­дә төр­те­леп ка­лып, ман­тыйк йө­гә­нен­нән ыч­кы­на ал­мый­ча әйт­те дә сал­ды:

— Сез­нең хез­мәт­ләр­не күр­ми­ләр ге­нә!— ди­де.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных