ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 60 страницаХәер, миңа да аның бу сүзләре көлке тоелдылар, авызым ерылды. Сөенми ни: мәсьәлә инде чишелгән иде бит! 26.12.2009.
АДӘМ КӨЛКЕСЕНӘ КАЛУ Хикәят
Кеше яшәеше белән бәйле фәлсәфә суларын түккән вакытта рухи һәм табигый башлангычлар турында бәхәс кылырга яратабыз. Бу борынгыдан килә торган, кешелек тарихында һәр яңа буын тарафыннан үзенчә хәл ителергә тиешле мәсьәләләрдән санала. Заманына карап кешеләр әле табигый башлангычка, яки инде, кәпрәеп китеп, рухи куәткә игътибар бирәләр. Кайсы юлның сайланып алынуына бәйле рәвештә чорлар да үзгәрә, кешелек тә үзенчәлекле ягы белән ачыла. Дарвинистлар җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне табигый башлангыч белән аңлаталар. Диндарлар рухи куәтне, хәтта рух мәртәбәсен алга чыгаралар. Билгеле, рух һәрвакыт табигатьтән өстен. — Моның шулай булуын нәрсә белән дәлиллисез?— дип сорадылар. — Җавап болай булыр,— дидем аларга,— Аллаһы тәгалә рух ул. Ул барча нәрсәдән өстен, димәк рухи башлангыч та өстен, әйдәп баручы, җиңүче! Башкача була алмый. Әмма сорауны бирүчеләр сүзнең бу турыда гына булуын теләмәгәннәр икән. Шунда икенче сорауларын да бирделәр: — Ә Аллаһы тәгаләнең дә үз табигате юкмыни, ягъни рухның да табигате булмыймы?— диделәр алар. Хаклы иделәр. Хәер, табигатьнең дә үз рухы булмыймыни диярәк мин дә сорау бирергә тиеш идем. Әмма фикер юнәлеше бозылмасын өчен алай эшләмәдем. — Рухның да табигате бар,— дидем мин аларга.— Тик ул табигатьнең табигате кебек түгел, бәлки рухның табигате. Бу инде башка мәсьәлә. — Димәк,— диделәр миңа,— без рухи үсешкә ирешкән саен яңа төр табигатебезгә күчәбез һәм аның белән көрәшә башлыйбыз. — Юк, алай була алмый, сез махсус, шаяртып, юри мондый фикергә этәрәсез,— дидем.— Рухи куәтне безгә нәрсә яки нәрсәләр бирә? Шул турыда фикерләшүебез хәерле! — Әлбәттә мәгърифәт, аң-белем рухи куәтне бирә!— диделәр алар.— Моны барыбыз да беләбез. Мин уйлап куйдым: “Әгәр дә барлык сорауларга җаваплары да булгач, нигә мондый сөйләшүне башладылар, оештырып алдылар икән алар?” Үзләреннән сорасам, дөрес юл булмый иде билгеле. Һәм мин аларга мондый вакыйганы сөйләп бирергә булдым: — Бер авылда ике кыз яшәгән, алар үзара бик тә дус икәннәр,— дип башлап киттем.— Көннәрнең берендә икесе дә бердәй бер егеткә гашыйк булганнар. Нәрсә эшләргә? Төн йокылары качкан. Беренче кыз уйлаган: “Әгәр дә мин бу егеткә кияүгә чыксам, дус кызым гомерлек йөрәк ярасы алыр!”— дигән һәм бәхетен тәкъдиргә багышлаган, егетне, хәтта килеп, кулын сораса да кире кагарга булган. Икенче кыз исә: “Мин яраткан егет иптәш кызым артыннан йөри, әмма мин, бәхетле буласым килсә, аны үземә тартып алырга тиешмен!”— дигән. Үзен ихтыярына буйсындырып, дус кызына теге егет хакында начар сүзләр сөйләп, аның күңелендәге хисләрен суыту эшенә керешкән һәм максатына ирешкән монысы. Егеткә шул икенче кыз кияүгә чыккан. Әмма аңа дус кызы үпкәләгән һәм алар үзара гомерлек дошман булып калганнар. Вакыйганы бәян итүне шуның белән туктаттым да, дусларыма сорау бирергә иткән идем, арадан берсе: — Боларның беренчесе дөрес эшләгән, икенчесе мәкерле булган,— диде.— Ихтыярда һәрвакыт мәкер һәм хәйлә бар! — Анысы башка мәсьәлә,— дидем, сүзләремне дәвам итеп,— әмма бу кызларның кайсында табигый башлангыч өстенлек итте, кайсында рухи куәт?— дип сорадым.— Шунысын да искәртеп калу әһәмиятле: табигатьтә дә язмышка буйсыну һәм ихтыярлы булу төп яшәеш законы, рухта да! Алар бәхәсләшеп алдылар һәм барыбер дә беренче кызда рухи башлангыч куәтле икәнлеген әйттеләр. Мин дә алар белән ризалаштым һәм: — Моны ничек, нәрсәдән белдегез?— дидем. Алар: — Ул кыз үзенең ихтыярына сукырларча иярмәгән,— диделәр. — Әйе,— дидем,— әмма ул язмыш кулына үзен сукырларча тапшырган бит! Нәрсәдән чыгып рухы көчле кыз дип әйтәсез? Бәлки ялгышкансыздыр?— дип тә сорадым. Аларның аптырашта калуларын көтмәгән идем. Әмма арадан берсе: — Әллә сез икенче кызны якларга маташасызмы?— дип сорап, мине дусларым каршында сүзсез калдырды. 28.12.2009.
АКЫЛЛЫ КЕШЕ КӘЕФЕ Хикәят
Бер хезмәттәшем һаман да хуҗаларга киредән сукалап, аларны яманлап йөри торган иде. Аның кәефе өчен борчылып: — Дустым, бик алай хәсрәткә бирелмәсәгез иде!— дидем бервакыт. — Син нәрсә, хуҗалар җырын җырлап, көйләренә биеп йөргән буласың,— диде ул, хәйранга калдырып. Бу рәвешле итеп әйткән кеше юк идеме үземә, кәефем китте, акланырлык сүзләр дә таба алмадым. Шулай да: — Алар мине кызыксындырмый иделәр бит!— дигән булдым. Ә тормыш вакыйгалары үзгәрә дә куя икән ул. Көтмәгәндә-белмәгәндә дустымны күрделәр дә югарыга, хуҗалар үз араларына алдылар. Элекләрне миннән хөрмәтен яшермәүче дустым, ни хикмәт, эше күплек сәбәпледер инде, хәтта сәлам бирүләрен дә кызгана башлады. Хәер, бу кадим заманнардан билгеле тормыш-яшәеш тәртибе иде. “Кешенең кем икәнлеген беләсең килсә, аны урынлы җиргә күтәр — йөзе ачылыр, заты күренер”,— дигән халык тәҗрибәсен исемдә тотып, моңа борчылмау фикерен алга чыгардым. Берничә ай үтүгә, дустым кабат үз җаена кайтты бит. Тагын да хуҗалардан зарлану сүзләрен ишеттем. Әмма фикерләрен уртаклашмадым, бары тик: — Сезнең хакта да шушындый ук сүзләрне әйтәләрдер әле,— дидем. Кинәт аның йөзе үзгәрде. Кызарынды. Бүртенде һәм: — Кешегә ярап бетеп булмый инде!— диде.— Шуларның сүзен тыңлап йөрүчеләрне әйтер идем! Сүзенең үзем хакында барганлыгын аңлап, күңелем коелып төште. “Менә бит нинди акыллы кеше!”— дидем үз алдыма.
ЯЗМЫШ КҮПЕРЛӘРЕ Хикәят
Ике оешманы кушып, берсен генә калдыру сәясәте мәйданга чыгып, бу хакта фәрман да ирешеп, хезмәттәшләрем хәвефкә төштеләр. Күбесе яңа хуҗалар каршысына ләббәйкә тотарга йөгереп, үзләренең кемлекләреннән хәбәрләр биреп, дәрәҗәләрен саклап калу, эш урыннарын югалтмау өчен тырышлыкларын күрсәтә башладылар. Шундыйлардан бер дустым: — Мин инде күпер салдым. Алар мине үз иттеләр. Урынымны да саклап калачакларын, зыян да китермәячәкләрен вәгъдә иттеләр. Син ничек?— диде. — Барганым да, күргәнем дә юк аларны. Язмыштан узмый булмый!— дип, битарафлыгымны белдердем.— Барыбер кемне дә булса кыскартачаклар бит инде. Әгәр дә бу бәла минем башка төшәчәк икән, нәрсә эшли алам? — Барыгыз, сөйләшегез, мондый вакытта ихтыярсыз гамәл кылырга ярамый!— диде ул, бик дөрес һәм урынлы киңәшен биреп. Әмма барыбер дә үземне атлап уза алмадым. Бәхетем тәкъдир кулында иде. Һәм менә терсәгемне тешләргә туры килде. Алдан юл салып, кемлекләрен белдереп куйган хезмәттәшләрем яңа оешмада дәрәҗәләрен дә, урыннарын да саклап калдылар, хәтта кайсылары югарырак мәртәбәләргә дә күтәрелде. Хәер, миңа да урын таптылар, анысы. Әмма дәрәҗәмдә шактый түбәнәйтеп, җаннарын сыкратып кына боларны эшләделәр. Хәлем харап икәнлеген төшендем. Ә вакыт бара торды. Аның үз иләге аша кешеләрне уздыру гадәте бар. Элеккеге хезмәттәшләремнән ничәмә танышым түбәнгә коелдылар. Теге киңәш биргән дустым, бер көнне очрап: — Бу оешмада хуҗалар барысы да ахмаклар икән,— дип, миңа озак кына тел сандугачын сайратып алды. Нотыгы кайнар һәм авыр иде. Сүзләре төкәнүгә: “Дустым, ихтыярыгыз көчле түгелмени сезнең, нигә әле язмыштан өстен чыгу теләгегездән кире кайттыгыз?”— дип сорамакчы идем, ул, сүз башлавымны тыңларга да теләмичә: — Сез — бәхетле! Бар гамәлегезне дә акыл белән башкарырга ничек башыгыз җитә?— дип сорау бирде. Бу сүзләре котымны алгандай булдылар. Фикерләрем таралдылар да киттеләр. Шулай да: “Язмыштан узмыш юк!”— димәкче идем, аннары аның үзенең дә шул хакта әйткән икәнлеген төшенеп өлгердем. Җитмәсә мине бәхетле дип атады бит! Дустымның ул арада кесә телефонына шалтыраттылар, сөйләшеп алды да: — Мине көтәләр!— дип китеп барды. Шунда беразга уйга бирелеп тордым. Чыннан да бәхетле кешеләр генә үзләрен язмыш кулына тапшыра алалар икән, бәхетсезләр даими рәвештә ихтыярга таянырга мәҗбүрләр шул диярәк фикер йөртеп, үзем өчен сөенеп алдым. Әмма шунда күңелемдә сорау да туды: “Бәлки без ихтыяр-теләкләребез аркасында бәхетебезне киметәбездер, язмышыбызны бозып куябыздыр?” Бу уем көлке тоелды. Елмаеп китеп бардым.
АКЫЛСЫЗ КҮЗЛӘР Хикәят
Бер бабай оныгы белән юлга чыккан. Баралар икән болар, баралар... Хәзер халык бай бит, артык әйберләрен саклап тотмый, ташлыйлар да калдыралар. Юлында бабай бер чиләккә юлыккан. Таягы белән әүвәле аңа суккалап караган, аннары эченә төртеп-төртеп алган. Шулай чиләкнең төбе юклыгын аңлаган. Малай, аның болай эшләвен күргәч, авызын ерып әйткән: — Бабам, нишлисең син? Кешедән оят бит,— дигән. — Ярый әле минем күзләрем начар күрә, юкса сиңа оят булыр иде,— дигән бабасы. Малай уйга калган, ул миңа нәрсә әйтте икән диярәк аптыраган. Болар бара биргәннәр. Бабай таягына таянган хәлдә бераз хәл алырга тукталган. Малай шунда агач башындагы бер кошны күргән дә көлә башлаган. — Нәрсә булды, улым?— дип сорый икән бабай. — Әнә бер кош оясына керә дә чыга, керә дә чыга!— дип аңлата икән оныгы. — Моның бер дә көлке җире юк бит, улым,— ди икән бабай,— син дә көн эчендә өйгә кырык тапкыр кереп чыгасың, шушымы кызык? Алар юлларын дәвам иткәннәр. Малай һаман уйлый икән: “Бабам миңа нәрсә дип әйтергә теләде икән?”— дип. Шунда күрә: балалар су коеналар. Малай тагын көлә башлый. — Нәрсә булды улым?— дип сорый бабай.— Миңа да әйт әле! — Анда малайлар су коеналар!— дип җавап бирә оныгы. — Аның нәрсәсе көлке?— ди бабай. — Алар ыштансыз керәләр бит!— ди, һаман да көлеп оныгы. — Үзләрен су коендыралардыр, ыштаннарын түгел!— дип әйтеп куя бабай. Оныгы тагын уйга бирелә. Бабам нәрсә әйтергә теләде икән диярәк аптырап бара. Шунда аңа бабасы әйтеп куя: — Күзең күрмәүгә сылтау оятлы итә шул!— дип. Шунда гына оныгы аның баядан бирле нәрсә турында әйтә-әйтә килгәнен аңлап ала да: — Күзең күрү бер хәл, акылың булмаса, сукыр йөрүең хәерле!— ди. 10.01.2010.
БУЙ ҺӘМ АКЫЛ МӘСЬӘЛӘСЕ Хикәят
Бер авылда илгә бер, күзгә ямь ике кыз үсеп җиткәннәр. Аларны кичке уеннан егетләр озатып киләләр дә килүен, әмма капка баганаларын гына кочаклап калырга мәҗбүрләр ди. Бу хәлдән яшь-җилкенчәк тәмам гаҗизлектә калганнар. Нишләргә дигән хәсрәттә бер бабайга акыл эстәп килгәннәр. Ул аларга әйткән: — Төлке белән йөзем җимеше хакында мәсәлне беләсезме? Сез дә шул хәлдә,— дигән. Егетләрнең бабайның бу таныш нәрсәне әйтүенә ачулары килгән, шунда берсе: — Бездән төлке кебек буегыз җитми дип көлмәсәгез дә ярар иде. Киңәш сораган булдык тагын, Сезне акыллы дигән сүз илдә юкка гына колакларны пычратып йөри икән,— дигән. Кешеләрдә дорфалык кайсы очракта һәм ни өчен булганлыгын аңлаган бабай аңа сабыр гына әйткән: — Мин кызлар турында уйлаган идем. Йөзем җимешләре пешеп өлгерсәләр, төлкенең авызына үзләре өзелеп төшкән булыр иделәр! Егетләр аның бу киңәшен алганнар һәм рәхмәт әйтеп чыгып киткәннәр. Кызларның урамына килеп, шунда тезелешеп утырганнар. Каршы якка, авызларын ачып әлбәттә. Шулай чибәркәйләрнең пешеп җитүләрен көтәргә булганнар икән имештер. Боларның шушы ахмак хәлләре турында бабайга сүз ирешкәч, ул аларга тагын акыл бирергә кирәктер дип киткән. Килсә — күрә: халык сүзе хак икән! Ул үзен: “Һәммә хакыйкый сүздә хикмәт юк!”— дип юаткан да, аннары шундагы егетләргә сәлам биргән. Менә кызларның берсе, көянтәсенә чиләкләр асып, су алып кайтырга капкадан чыккан. Егетләр аңа: — Чибәркәй, кая барасың?— дип әйтеп калганнар. Әмма кыз: — Сезнең анда ни эшегез бар?— дигән дә үз сукмагы белән китеп барган. Аның артыннан егетләрнең әлеге дә баягы берсе: — Яшел әлегә, пешә башламаган да!— дип әйтеп калган. Ул арада кызның икенчесе дә капка төбендә пәйда булган һәм күршеләренә таба бара икән, егетләр: — Кая киттең, чибәркәй?— дип артыннан әйтеп калалар. Аларга кыз: — Күршебезгә иләккә, кирәге булыр җиләккә!— дип җавап биреп узган. — Нәрсә, җиләк пешкәнме әллә?— диләр икән егетләр. — Пешкән-пешкән дә өзелеп төшкән!— дип, кыз юк та булган. — Пешкән сиңа,— ди икән тагын да егетләрнең шул ук берсе.— Монысы да әлегә яшел, бала-чага кебек сөйләшә! — И-и,— дигән бабай, бу егетләргә шаклар катып,— сезнең дә буегыз гына үскән, ә кызлар инде икесе дә пешкәннәр, агачларыннан өзелеп тә төшкәннәр! Шушы сүзләрен әйткән дә кайтып та киткән. Егетләр бабайның безгә нәрсә әйтүе икән дип аптырашта калганнар. Белмим, әле һаман да аптырашта утырамы икән? Кайчагында шуларны барып бер күрәсе килә. Ә бәлки аларга да акыл кергәндер?
ИЛДӘ ЕГЕТ БУЛМАСА Хикәят
Дөнья йөзендә күзләрнең явын алырлык чибәр кызлар сирәк була диләр. Бер авылда гүзәлләрнең-гүзәле бер кыз үскән. Аны күргән кешеләрнең хәтта төн йокылары да кача торган булган, алар гүяки үзләренең җаннарын шул кызга күчкән итеп тә тоялар икән. Менә шул инде аларның котларын алган. Ә кыз үскән, буйга җиткән. Аның матурлыгы турында җырларда җырланган, сүзләрдә сөйләнгән. Ул арада иптәш кызлары кияүгә дә чыгып беткәннәр, тик бу гүзәлкәйнең генә кулын сорап һичкем дә килми икән. Атасы аптыраган, әнисе борчыла башлаган. Нишләргә дә белмәгәннәр. Шуннан алар берәр акыл иясе белән киңәшеп карарга булганнар: ул нәрсә әйтер икән? Белешә торгач, күрше авылларында гына шундый кеше бар икәнлеген ишеткәннәр. Кызның әткәсе аңа килгән, китергән күчтәнәчләрен биреп, күңелендәге серен сөйләргә керешкән. Бу акыл иясе ак сакаллы бабай икән. Ул аңа болай дигән: — Син, энем кем, иртәрәк килгәнсең, кызың әле кияүгә чыгар яшенә җитмәгән! Ата кеше моңа бик аптыраган. Бу бабайның инде акылы чыга башлаган икән, халык юри, миннән көләр өчен Локман Хәким башы бар аңарда дип әйткәннәр, алдаганнар бит диярәк, ачулы һәм үпкәле килеш кайтып киткән. Шулай да бу бабай: — Кызыңнан сорасаң, ул да шуны әйтер!— дип, бу атаны озатып калган. Ир өенә кайткан. Әүвәле хатынына бу бабайның нәрсә әйткәннәрен сөйләп биргән, аннары кызның үзеннән сорап карарга булганнар: — Кияүгә чыгасың килмиме? Кайсы тәрбияле бала, ил күзенә бер исәпләнгән чибәр зат: — Минем кияүгә чыгасым килә!— дип авыз салындырып әйтсен инде? Әлбәттә “юк!” дип җавап биргән. Ярар, бу бабай дөрес киңәш биргән икән диярәк, ата белән ана ризалашканнар: “Иртәрәктер шул!” Һәм көтәргә булганнар. Вакытлар бара торган. Кияүләр юк та юк ди. Ә иптәш кызлары инде балалар алып кайтып, бишек тирбәтеп, кайнаналарының ялчысына әверелеп беткәннәр. Ата белән ана киңәшеп, тагын теге бабайга киткәннәр. Акыллы сүзләрен ишетәселәре килгән. Әмма бабай аларга: — Иртәрәк килгәнсез,— дигән,— бакча гөле сулганны көтмәгәнсез! Болар бу юлы икәүләп аптырашта кайтып киткәннәр. Үзләре бара, үзләре сөйләшә икән: — Бу бабайның бер дә акылы юк күренә, илдә буранлы кыш, ә ул бакча гөлләре сулмаган дигән була! Шунда ата кеше аһ итеп куйган һәм әйткән: — Карале, анасы, ул бабай бит безгә кызыбыз көзен кияүгә чыгасын белдереп шулай сөйләде,— дигән. Болар шул хаталары белән шат булып өйләренә кайтканнар. Кызларына якты йөз, ачык чырай күрсәткәннәр. Әмма аның картая баруын күреп, борчылуга да төшкәннәр. Шулай яз җиткән, җәйгә дә кергәннәр. Кызларын, җиләккә баргач, ирләр күреп калып: — Язгы чәчәкләр сулгандай сулгансың, җәмиләкәй!— дип җыр көйләп калганнар. Әлбәттә аларның “җәмиләкәй” дигәннәре “чибәркәй” дигән сүз икән. Көздә бу йортка рәттән өч яучы килгән, барысы да асыл ирләргә кызны димлиләр икән. Ата-анасы да каршы түгелләр, егетләрдән юк икән, гаилә корып караганы да ярый имеш. Әмма кыз андыйларга хатын булудан баш тарта торган. Бу хәл тагын да аптыраш кына бит. Әти-әтисе кабат киткәннәр теге бабайга. Әмма ул инде гүр иясе икән. Киңәш ала алмыйча кайтканнарында ана кеше елый икән: — Ай-һай ла Локман Хәким кебек акыл иясе иде, кызыбызны кайчан кияүләр сорап киләсен дә әйткән иде,— дип. Өйләренә килеп кергәннәр. Кызга бер дә ямь күрсәтмәгәннәр, хәсрәттә утыралар икән. Кыз да боеккан. Аннары әйткән үз алдына: “Болар белән гамь чигеп утырганчы, ир куенында ямь булуың артык!”— диярәк. Һәм кем сорап килсә дә, аныкы булырга ният иткән. Бәхетенә бер егеттән яучы килгән. Әмма әти-әнисе: — Кызыбызның үзеннән сорагыз, ул инде яшендә безне куып җитеп килә, үз акылы — үзендә!— дип, кимсенеп җавап биргәннәр. Ә кызлары, ниятенә күрә, яучыга ризалыгын әйткән. Туйлар үтеп, күңелләр тынычланып калгач, ата белән ана сөйләшеп утыралар икән. Ана кеше әйтә ди: — Бакча гөле кебек чагында кызыбыз беркемгә дә кирәк булмады, инде көз кебек сулгач, аңа адәм карый башлады,— дип. Шунда ата кеше дә теге бабайның акыллы сүзләренең мәгънәсен төшенеп алган һәм: — Чибәр кызга йөрәге җитәрлек батыр егет илдә булмаганнан ул, хатын!— дип әйтеп куйган. Шунда гына дөньяның серләре аларга ачылып алган.
ҮЛЕМНӘН КУРЫККАН ЕГЕТ Хикәят
Бер егет үлемнән курка башлаган. Хәер, адәм баласына хас сыйфат булганлыктан, моңа бик алай игътибар да биреп тормаска мөмкин иде. Әмма егетнең куркаклыгы көннән-көнгә котыры зурая баргач, кешеләр үлемнең үзеннән түгел, бәлки егетнең күзеннән котлары оча башлаган. Бу авылдагы бер бабай, бу хәлне ишеткәч, боларны әйткән: Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|