ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 61 страница— Үлемнән курку юләрлек бит ул!— дигән. Егеткә аның бу сүзе ирешкән һәм, аңа барып: — Бабай, мине юләр дип әйткәнсез. Дөресме шул сүзегез?— дигән. — Әйе,— дигән бабай,— син бит адәм баласы! Адәм балалары һәммәсе дә үлемле! Минем дә бабам, атам, анам гүр ияләре инде, мин дә үләрмен! Әҗәлдән барыбыз да курка, хәтта үзем дә, әмма синең кебек үк акылсызланырлык хәлгә килеп җитеп түгел! Егеткә аның бу сүзләре ошамаган. Шулай да ул сорыйсы иткән: — Дөньяда һәммә нәрсә дә үлемле, монысын мин дә беләм, әллә үлемсез бер Аллаһы тәгалә генәме? Бу бит зур гаделсезлек! Сез моңа ризамы?— дигән. — Ә ни өчен алай сөйлисез?— дигән бабай да аптырап.— Кыямәткәчә фәрештәләр дә үлемсез! Егеткә аның бу сүзләре ошаган. “Менә бит,— дигән ул, күңеленнән куанып,— фәрештәләр үлемсез икәннәр. Әгәр дә күп-күп итеп изгелекләр кылсам, мин дә фәрештә булырмын! Юккамы изге кешене фәрештә дип атыйлар?” Бабай аның йөзенә елмаю нурлары чыгуга бик тә аптыраган. “Мин моңарга нинди дөрес киңәшләр бирдем икән шулай?”— дип, хәтерен яңартырга тырышып караган. Әмма исенә төшерү аңарга мөмкин булмаган. Егетнең үзеннән сорарга кыймый калган. Аның да үлемсез буласы килгәндер инде әлбәттә! Шушы көннән башлап егет гамәлләрендә изгелекне арттыра барган. Күңелен һаман да күршеләренә-башкаларга эштә ярдәм белән мавыктырган. Дөрес, халык мондый бушка килгән хезмәтченең илдә барлыгына бик тә сөенгән. Аның һәрдаим яхшылыкларын күреп, моңа шулкадәр күнегеп җиткәннәр ки, әгәр дә егет аларга ярдәмгә соңга калса яки башка берәүгә күбрәк булышып, үзләренә аз эшләшсә, аны авыр сүзләр белән ачулана ук башлаганнар. — Кайда йөрдең шушы кадәр вакыт? Бу гамәлне синең килеп эшләшүеңә өметтә кузгаткан идек! Болай пошмас икәнлегеңне белсәк, тотынмаган да булыр идек!— дигәнгә кадәр барып җиткәннәр. Егет яңадан-яңа орышуларны кабул итмәс өчен тагын да өлгеррәк һәм тырышрак булырга мәҗбүр икән. Ә халык һаман да аңардан риза түгел ди. Ул егет ялгыз әнкәсе белән генә торган. Менә кешегә хезмәтендә арып-талчыгып, тәмам кич иңгәч кенә кайтып, инде суынып бетә барган чикмәнле бәрәңге ашап утыра икән бу. Әнкәсе әйткән: — И улым,— дигән,— бүген дә олы, авыр эшләр эшләттеләрме? Бик арыгансыңдыр инде? — Әйе,— дигән улы. — Борчылма, ятып ял иткәч, барча арыганлыкларың бетәр, сиңа йомшак урын-җирләреңне җәеп куйдым. Малларыбызны ашаттым, ашарларына беткән иде, чана тартып барып, кырдан салам кайтарып, башак ясап бирдем. Тиресләре җыелган иде, аларны түктем! Тик менә утарлары җимерелә башлаган, абзар кыеклары ачылган, баганалары ава башлаган. Аларга гына көчем җитмәде. Аллаһы боерса, бәлки иртәгә эш итеп куя алырмын,— дигән. Аннары, һаман да улы өчен борчылып, аңа боларны да әйткән: — Аша-аша, кадерлем минем! Чикмәнле бәрәңгедән гайре ашарга әйберебез дә калмады инде. Берүк ачулана күрмә, сине кешечә тәрбия итә алмыйм, тормышыбыз авыраеп бетте шул! Егет шунда, ризыклары өчен әнкәсенә рәхмәт әйтеп, рәхәт җылы урынына барып яткан. Арыган булуы сәбәпле минут эчендә йокыга киткән. Әлбәттә төш тә күргән. ... Имеш, ул фәрештәләр янында очып йөри, ялгыз агачка барып куна һәм алардан мондый мактау сүзләре ишетә: — Аһ, сез нинди күркәм... Аһ, сез нинди матур... Аһ сез! Сез! Сез!.. Егет моның саен сөенә, ботактан-ботакка кунып куана. Әмма шунда күрә: бер явыз карчык фәрештәләрне таяк белән куып йөри. Бу нинди хәл икән дигән егет, шунда искәреп, бу карчыкның үз газиз әнкәсе булуын танып ала һәм аңа: — Нишлисең син, фәрештләрне куркытып очырасың бит?— ди. — Нинди фәрештәләр булсыннар болар? Каргалар бит!— дигән шунда әнисе.— Фәрештәләр мондый корыган агачка куналар димени? Фәрештәләр кешеләрнең йөрәкләрендә оя коралар, Аллаһы тәгалә булган җирдә генә яшиләр! Көш-көш! Кит моннан, син дә карга, шайтан ялчысы! Егет шунда сискәнеп уяна. Инде таң атып килә ди. “Бу ни булды бу?”— дип уйланып яткач, егет урыныннан торган да, иң әүвәл абзар-кураларны, ачка калган мал-туарын карап чыккан. Аннары әйткән: — Йа Хода, мин дивананы яшәтүеңә караганда үтерүең артык!— дигән. Шунда аның йөрәге лепе-лепе тибеп алган. Кемнең үләсе килсен инде? Ярый әле егетнең сүзләре әҗәл фәрештәләренә ишетелми калган. Алар, йөгереп барып, аның гамәл дәфтәрен карап: “Аллаһы әкбәр!”— дияргә өлгермәгәннәр. Көн-төн эшләп, егет үз йортын-җирен тәртипкә китергән, малларын да ач тотмый башлаган. Шулай тернәкләнә барып, тәмам баеп та киткән. Аңа әнисе дә сөенеп бетә алмый икән. Бу хакта хәбәрләр теге бабайга да килеп ирешкән. Ул әйткән: — Менә егеткә акыл кергән! Үлем шәүләсе дә аңардан чигенгән! Инде өйләнеп тә җибәрер!— дигән. Нәкъ шулай булган да. Егет чын ир кыяфәтен алган, тормышын гөрләтеп, бәхетенә кинәнеп, хатыннан сөенеп, әнкәсеннән рәхмәт сүзләре ишетеп, бер учма балалар үстереп ята икән. Бу хакта да сүзләр теге бабайга килеп ирешкәннәр. Ул әйтә икән: — Акылын тапкан кеше йөрәгендәге куркуын югалта,— дип. Чыннан да ул хаклы бит: хикмәт үлемдәмени, матур итеп яши белүдә бит! Ә шулай да аңламый калдым: халыкта, гадәтләренчә олы-олы эшләр башлап җибәреп, аны ни башкара, ни бетерә алмыйча, һаман да шул рәхмәткә көч түгүче егетне ачулана-ачулана көтеп утыралармы икән? Әллә соң белмиләрме: колхозлар күптән таралдылар, инде кабат кайтмаслар шул! 11.01.2010.
ТОЗЛАУ-БОРЫЧЛАУ Хикәят
Ике гыйбат сөйләшәләр. Берсе болай дип зарлана: — Гомерем буе җаныма тоз салып тордылар, аларга түзәрлегем калмады! Икенчесе моны башын селкеп, әйе-әйе диярәк тыңлап тора да: — Тозсыз булсаң, шулай инде ул, җаныңа гына түгел, күзеңәчә тоз тутыралар!— ди. Алар сүзләрендә килешеп, дөньяны ачулануларын дәвам иттерәләр, кешеләрдән зарлана бирәләр. Сөйләшүләрен мин дә ишеттем, болар да мәгънәле була башлаганнар икән дигән фикергә килдем. Сүзләренә катнашып: — Сез нинди мәгънәле сүзләр сөйлисез!— диярәк, аларга илтифат белдереп, күңелләрен хушландырасым килде. Әмма: — Борычлап маташма әле монда!— дип әйтәселәрен уйлап, ниятемнән кире кайттым. Шунда беренчесе: — Үз тозларына үзләрен чумдырам әле!— дип әйтеп куйды. Сабырлыгым өчен мине шатлык күмде. 01.11.2007.
«НЕВМЕНЯЕМАЯ» Хикәят
Мин-минлек кайнарлыгыннан мунча ташы кебек кызган, чәчен шүрәле мөгезедәй очлайтып өеп йөртүче бер декан ханым, дәүләт имтиханнары тәмамлангач, студентларының алган билгеләреннән канәгатьсезлеген белдереп, шушы имтиханнарны алучы комиссия әгъзалары каршысына кереп, тавыш чыгарып, аларга бөеренә таянып кычкыра башлый. Профессорлар гаҗәпкә калалар, хәйран итеп тыңлап утыралар. Деканның кайнарлыгы һич тә сүнә белми. Шунда бер профессор, шүрәле белән очрашкан Былтыр сыман аннан сорап куя: — Сез өегездә дә шундыйдыр инде? — Анда ни эшегез бар?— ди декан, мин-минлек кайнарлыгын сүндерә алмыйча.— Мин өйдә дә шундый! — Үзгәрешсез икәнсез! Аңлашылды!— ди профессор, җитди кыяфәтендә калып. Комиссия шунда деканы калтыранып чыгып китә. Арадан берсе, русчалатып кына әйтеп куя: — “Невменяемая” бу! Күренеп тора! Аның сүзен ишетергә өлгергән декан, Былтыр кыскан шүрәле кебек тагын да үкереп кычкырып җибәрә: — Юләрләр! Мин сезнең кирәгегезне бирермен әле! 15-16.06.07.
ТРАМВАЙ ХАТИРӘСЕ Хикәят
Хәзерге яшьләрдән зарланыр яшькә минем дә җитеп барган чаклар. Ачуың да килмәс иде: урын бирмиләр, нинди генә “маршрут”ка утырма — яшьләр. Кая баралар, диген? Хәер, анысына риза да, тик менә утыргычларга утырып баралар, ә картлар — аяк өсте басып. Хәзер бит безнең заман түгел, өлкәннәргә урын бирмиләр. Шулай трамвайда бара бирәбез. Бер әби керде. Яшьләр утыргычларны тутырганнар, әбигә игътибар да юк. Кузгалдык кебек. Ә әби, килде-килде дә, берәвенең өстенә утырып маташа. Чәрелдәп яшь кыз сикереп торды: — Өстемә утырасың бит! Әби дә югалып калмады: — Гафу итегез, кузгалмыйча да утырасыз бит. Утыргыч дип торам. Яшьләр икәнсез!— диде. Чәрелдек кыз кузгалган урын бушаган иде, шунда утырды. Кыз, бичаракай, “һе!” дип борынын чөйде дә читкә барып басты. Трамвай, җиңел сулыш ала-ала, алга бара бирде. 14.06.07.
ӨЧ БАШЛЫ КЕШЕЛӘР Хикәят
Университетларда, беләсездер, акыллы укытучылар гына укыта, акыллы кешеләр генә укый. Ярар-ярар, акыллы түгел икән, болайрак булыр: университетларда белемле мөгаллимнәр генә укыталар һәм белем җыяр өчен атлыгып торган студентлар гына укыйлар. Монысында бәхәсләшә алмыйсыз инде, әйеме! Шулай бервакыт миңа да алар арасында эшләп алырга туры килде. Менә студентларның педагогик практика материалларын карарга һәм, тикшереп, аларга билге куярга тиеш идем. Иренмичә, җөпләп-җентекләп укып утырам. Әле яңа гына татар теле кафедрасында идем, хәзер икенче, шундый ук татар теле кафедрасындамын. Әле аның шундый ук өченчесе дә бар. Гаҗәп тә түгел. Безнең университетның ректоры да, проректорлары телчеләр булгач, үзләренә берәр кафедра ачканнар да, өстәгеләрдән боларның бу эшләрен өнәмәүләре хакында сүз ишеткәч, ул кече урыннарын вакытлыча башка кешеләргә биреп торып, тиздән заман үзгәрәсен, бу тәхетләрен дә кайтарып аласыларына өметләрен һәм нәфселәрен кабартып яши бирүләре хакында да халыкка мәгълүм иде. Ул кафедраларга, вакытлычага булсын-булмасын, мөдир итеп куелган укытучыларга хәйран итәрлек: берсеннән-берсе чибәр, берсеннән-берсе акыл иясе инде менә! Сокланып туймассың! Бар икән бит татарда да акыллы, белемле, өлге итәрлек ханымнар! Папкалар тикшереп утырам. Кафедра мөдире кайнаша. Курс эшләрен тапшырганнар, шуларны карап утыра икән. Минем белән дә бер-ике кәлимә сүз сөйләшеп алды. Шәхесемә шушы кадәр илтифат итеп, үзе белән әңгәмәдәш булырга мине лаеклы санаганы өчен рәхмәтле идем әлбәттә. Югыйсә, игътибарга да алып тормыйлар күп вакытта. Бу кафедра мөдирләре бигрәк тә инде! Бераздан ханым: — Тотынып утырыгыз!— дип әмер бирде. Мин аптырабрак калдым. Аңламаганымны белдереп, мөдирәгә хәйранлы күз карашымны төбәдем. — Ишетәсезме мине?— диде ханым.— Тотынып утырыгыз, дидем! Әйе, бу аның: «Егылып китә күрмәгез!»— дип кисәтүе инде. Мин өстәлгә ябыштым һәм: — Егылмыйм! Нык тотындым!— дидем. Ханым канәгать елмайды һәм алдындагы ачык папкадан укып китте: — «Фәрит Яхинның рус мәктәпләрендә татар телен укыту методикасына керткән яңалыклары» темасына язылган. Ишеттегезме? Мин үземнең кып-кызыл булганымны тойдым. «Ханым юри мине мыскыл итеп шулай бутый,— дидем күңелемнән генә.— Бирешмә, Фәрит! Җаныңны тыныч тот!» Әмма сүз әйтмичә дә калу ярамый иде. — Шаяртасыз!— дигән булдым. — Юк, сез ишетәсезме, «Фәрит Яхинның...»! Адәм көлкесе! Җитәкчесе дә кем бит әле! Проректор! Хор-р-р... Ханымның тамак төбенә калын көлке төкерекләре утырды. Ул аларны авыр уздырып җибәрде. Әллә студентларының наданлыгына, әллә укытучыларының галимлегенә хәйран иде. Көләргә җыенганы сизелмәде, югыйсә. Сулышын да бик авыр алыштырды. — «Альберт Яхин» дисәгез, аның да татар теле укыту буенча хезмәтләр язганы юк. Ул татар әдәбиятын татар мәктәпләрендә укыту юнәлешендә армый-талмый эшләде. Рус мәктәпләре өчен дәреслекләр язганлыгын хәтерләмим,— дидем.— Фәрит Яхинга килгәндә... «Фәрит Яхин» дигән кеше ул мин булам инде дигән сүзләрне тезмәкче идем, мөдир ханым бүлдерергә кирәк тапты: — Менә мин дә шулай дим бит! Хәйран итәләр мине ул студентлар! Җитәкчеләрен дә әйтер идем инде! Фәрит Яхин композитор бит ул, әле ниндие! Композитор! Шуны да белмәскә! Ханымның ачуы бик хәйран кабарган иде. Әмма гаҗәпсенүемне мин дә яшерә алмадым: — Композитор?— дип сорадым хәйранлыкта. — Композитор! Фәрит Яхин — композитор!— диде ханым катгый тонда, фикерен ачык белдереп кабатланып, миңа да гаҗәпсенеп карап.— Сез нәрсә, Фәрит Яхинның композитор булуын белмәскә инде, Фәрит Яхин!.. Менә шунда булса да акылы утырырга, ханым аңына килергә, хәтерен яңартырга тиеш иде! Юк булмады. Мин урынымнан кузгалдым. Ханым янына килдем, аның алдындагы папкага күз салдым. Анда чыннан да калын гына курс эше, аның титул битенә калын хәрефләр белән чекрәйтеп мондый тема язылган иде: «Фәрит Яхинның рус мәктәпләрендә татар телен укыту методикасына керткән яңалыклары». — Кызык икән,— дидем.— Ә эчендә ниләр язылган соң? Ачып карарга рөхсәт иттеләр. Бу курс эше Мөхетдин Корбангалиевнең тел гыйлеме фәнендә эзләнүләре хакында тәфсилле итеп язылган, дүрт мең дә җиденче студентның берсеннән икенчесе күчереп, олы эш буларак кафедрага тапшырылып килгән хезмәтләреннән берсе иде. Әле доклад, әле диплом сыйфатында да гыйльми җәмәгатьчелек каршында якланылып, тар һәм киң вариантларында кулдан-кулга йөргәнлеге бу нөсхәдә дә эзен калдырган булып чыкты: беренче бүлеге Корбангалиевнең эшчәнлеген кыскача сөйләп чыга, икенчесе — шуның киңәйтелгән, сузылган варианты. Әнкәм ягыннан минем дә бабамның әткәсе Корбангали булган, менә хәзер аның бер чатыннан Мөхетдин агалар нәселе киткәнлеген әйтсәләр, кешеләрнең белеменә хәйран итәр идем. Ә монда... — Алай икән,— дидем, тыныч һәм исем китмәгән рәвешемдә.— Монда Мөхетдин аганың эшчәнлеге яктыртылган икән. Тышлыгына гына хаталык белән язып куйганнар. Темаларны биргәндә безнең әдәбият кафедрасы тикшерә торган иде инде ул... Кызык, бик кызык хәл. Бәлки миңа истәлек өчен бирерсез титул битен? — Юк, сез нәрсә! Җитәкчесенә карагыз — кем?.. Шул шул менә! Аңардан узарга ярамый! Композитор Фәрит Яхин!.. Ничек?.. Әгәр берәр хезмәт язган булса? — Юк, минем тел гыйлеме, аны укыту методикасы буенча хезмәт язарга җыенганым юк!— дидем. Әмма кызмадым. Сабырлык минем киңәшчем иде.— Язарга туры килер микәнни? Мөдир ханым бу сүзләремне ишетергә теләми иде булса кирәк, кызарынды һәм тагын да күркә кебек бүртенде дә: — Сез миңа Фәрит Яхинның тел гыйлеме өлкәсендәге хезмәтләрен атагыз, үзегезне китереп кыстырмагыз!— диде, гүяки шул сүзләре белән ишеккә таба төртеп күрсәткәндәй әйтеп. Мин аңладым. Башымны иеп чыгып киттем. Ә үзем: «Фәрит Яхин дигән кеше мин үзем бит, мин! Ә композитор Яхин, анысы — Рөстәм Яхин! Әдәбияттан дәреслекләр авторы — Альберт Яхин! Шуларны да аермаска! Өчебез өч төрле кеше бит, өчебез өч төрле! Туганнар да түгел хәтта. Фамилиядәшләр генә! Беребезнең дә тел фәненә катнашыбыз юк! Әмма Фәрит Яхинны, гомере буе белгән, бер чорда бергә укыган, инде егерме еллар күршеләре булып яшәгән, эшләгән кешене мөдир ханымның танымавы — бу бит мыскыллавы инде!»— дип уйланып, үз кафедрабызга таба юнәлдем. Бераздан, хәл алгач, өс киемнәремне киеп, өемә кайтып киттем. — Э-эһ, акыллы башлар — өч башлы кешеләр!
хххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххх
Э Ч Т Ә Л Е К
Куш каен аланлыгы. Роман............................................................................3 Умырзая (Озакка сузылган үлем). Роман......................................................153
Казан могҗизасы. Әкият.................................................................................294 Серле Камка. Әкият.........................................................................................332
Өч башлы кешеләр, яки Хикмәтнең дөньяда бетәсе юк. Хикәятләр............404
Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|