Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 1 страница




ФӘРИТ ЯХИН

 

 

САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘР

 

ДҮРТЕНЧЕ ТОМ

 

 

Яхин Фә­рит

Сайланма әсәрләр: Проза.— Өченче том.— Казан: Моя электронная книга, 2007.— 410 б.

 

Бу томга язу­чы­ның уз­ган га­сыр­ның соң­гы ел­ла­рын­да, яңа меңь­ел­лык­ның тәү­ге ел­ла­рын­да “Марҗа яме” исеме асытнда иҗат ит­елгән хи­кә­я­лә­ре, хи­кә­ят­, эссе һәм нә­сер­лә­ре кер­тел­де. Алар ки­тап бу­ла­рак бер­гә туп­ла­нып бе­рен­че тап­кыр бас­ты­ры­лып чы­га­ры­ла­лар. Әсәр­лә­рен­дә ав­тор та­тар тор­мы­шы ха­кын­да­гы уй­ла­ну­ла­рын һәм дөньялык барышын кү­ңел­ләр­гә хуш ки­лер­лек дәрәҗәдә тас­вир итә. Аның ки­тап­ла­ры уку­чы­лар­ны бер­ва­кыт­та да би­та­раф кал­дыр­ма­ды­лар, ка­лә­ме­нең ма­тур һәм тәэсирле тибрәшле бу­луы күп­ләр­не үзе­нә тар­тып то­ра.

 

 

©Яхин Фәрит Зәкиҗанович

 

 

 

СА­БИ­РАМ СА­ГЫ­ШЫ

­ Хи­кәя

Ү­зем­нең кем икән­ле­гем­не оныт­кан­мын, ах­ры­сы, күк­рә­гем­не ки­е­реп, күр­ше Җа­ма­ли­лар­га ба­рып кер­дем. Ха­ты­ны та­ба кой­ма­гы бе­лән мәш ки­лә, чәй­гә җит­ке­рәм дип ашы­гып­тыр ин­де, чаж-чож ки­те­рә иде.

— Сә­лам­нәр­ме­сез? — ди­дем, кыш­кы су­ык­ның авыр сал­кы­нын аяк яныннан түр­гә та­ба үткәреп.

— Мак­тап йө­ри­сез икән, Ха­фи­зул­ла! Түр­дән узы­гыз,— дип Җа­ма­лет­дин, ике дәү ку­лын ал­га су­зып, уч­ла­рым­ны эләк­те­реп алу­га, ча­ма­сын оны­тып­тыр ин­де, бу­ын­на­рым­ны дер сел­кет­те.

Мин кер­гәч, га­дәт­тә­ге­чә мат­ча­ла­ры иңеп, өй эч­лә­ре ке­че­рә­еп кал­ды. Бу тар­лык­ны си­зен­гән ма­лай­ла­ры, ка­ра күз­лә­рен май­лы кой­мак­ка тө­бәп, күр­ше бүл­мә­чек­кә шыл­ды­лар.

— Озак­лап то­рыр­га тү­гел идем, кем, Җа­ма­лет­дин. Йо­мыш бар­дан гы­на,— ди­дем, бе­раз кы­ен­сы­нып.

Әм­ма ул, ко­ла­гы­на да эл­ми­чә, өс­тәл яны­на дәш­те, та­мак ас­ты­на чир­теп ым как­ты. Янә­се, ха­тын­ның яше­реп куй­га­ны да бар­дыр!

— Юк-юк, шту сез,— ди­дем, һич ялын­ды­рыр­га те­лә­гем юк­лы­гын аң­ла­тыр­га те­ләп.— Чәй­ләп то­рыр­га бү­тән ва­кыт­ны ча­ма­лап ке­рер­мен.

— Син, Ха­фи­зул­ла аб­зый, гел шу­лай ин­де. Ни­чә ел­лар бер­гә күр­ше яши­без, чә­ем­нән дә, кой­ма­гым­нан да авыз ит­кә­не­гез юк!— дип Җа­ма­лет­дин­ның ха­ты­ны зар­ла­на баш­ла­ды. Ми­ңа аң­ла­тыр­га кал­ды:

— Ки­лен, алай ук ди­мә­гез әле. Бер дә сый-хөр­мә­те­гез­дән кал­га­ным юк,— ди­я­рәк га­фу үтен­дем.— Ке­рү­лә­рем йо­мыш бе­лән ге­нә иде. Ва­кыт­сыз­рак йө­рим икән!

— Нин­ди ва­кыт­сыз ди ул?

Ми­не ачу­ла­нып таш­ла­я­чак­лар иде. Ки­ре бо­ры­лып, хуш­ла­шып, чы­гу юлы­на юнәл­дем. Ар­тым­нан Җа­ма­лет­ди­нен ха­ты­ны ку­а­ла­ды:

— Бар ин­де! Йо­мы­шын со­ра!— дип сө­реп чы­гар­ды.

Өс­те­нә биш­мә­тен эләр­гә дә оныт­кан Җа­ма­лет­дин эзе­мә бас­ты:

— Тук­та әле, кор­даш! Ни йо­мыш иде соң?

— Юк, мин бо­лай гы­на,— ди­дем, кү­зем­дә­ге яшь­лә­рем­не күр­сә­тер­гә те­лә­ми­чә.— Са­би­рам сез­дә тү­гел­ме икән дип ке­рү­ем иде.

Кү­рәм, Җа­ма­лет­дин­ның авы­зы ачыл­ды, бор­чы­луы йө­зе­нә чык­ты. Сүз та­ба ал­мый­ча ап­ты­ра­ды.

— Бе­ләм, ике ай элек ке­нә, зи­рат­ка ил­теп, гүр­гә куй­ган идек, би­ча­ра­ка­ем­ны... Бе­ләм, бик бе­ләм! — ди­дем, күз яшь­лә­ре ак­кан күр­шем­не ты­ныч­лан­ды­рыр­га те­ләп.— Акы­лым да, кү­ңе­лем дә ыша­нып бет­мә­гән­нән ге­нә ме­нә шу­лай са­та­шып алам. Га­фу ит! Ки­лен­гә дә әйт, юләр­лән­гән икән Ха­фи­зул­ла ди­мә­сен. Мин бо­лай гы­на, кү­ңел бо­е­гу­дан гы­на!

А­як ас­ла­рым­да­гы кар шы­гыр-шы­гыр ки­леп ма­таш­ты. Үз өе­мә әй­лә­неп кер­гә­нем­дә, өс­тә­лем­не ту­ты­рып са­ма­выр кай­нап уты­ра иде. Бә­рә­кал­лаһ, кияү бе­лән кы­зым кайт­кан­нар икән. Әй­тәм аны Са­би­рам тө­ше­мә кер­гән иде.

— Әти, кай­да идең? Кой­мак­ка он ту­гы­ла­дым,— дип кы­зым кар­шы ал­ды, ка­ла күч­тә­нәч­лә­рен сумкаларыннан бу­ша­та-бу­ша­та. Ул да тү­гел, оны­гым Ләй­лә кар­шы­ма йө­ге­реп кил­де:

— Әти, ба­ба­кай кайт­ты!..

Эһ, шу­шы­лай Са­би­рам кай­тып кер­сә иде. Бул­мас шул, ерак­ка­рак кит­те, ерак­ка­рак...

Май, 2000.

 

 

­ҖИҢ­ГӘ­ЧӘЙ­НЕҢ ИКЕ УЛЫ

­ Хи­кәя

 

Җиң­гә­чәй­нең ике улы да ип­ле һәм ка­мил­лек ху­җа­сы бу­лып үс­те­ләр. Бер­се, һич­шик­сез, адәм за­ты­на кө­тү­че сый­фа­тын­да бер баш­лык-тү­рә дә­рә­җә­се­нә ире­шер сы­ман иде, икен­че­се мул­ла­лык мәр­тә­бә­се бе­лән ха­лык­ка хез­мәт итәр, ах­ры­сы. Дөнь­я­лык өчен ике­се дә ки­рәк­ле һәм алар­дан баш­ка мөм­кин тү­гел икән­ле­ген һәр­кем бе­лә­дер? Ха­лык баш­лык­ла­ры­ның нәкъ шун­дый­лар­дан бу­луы бик тә ях­шы ин­де ул. Әм­ма дә җе­бек, пеш­мә­гән бул­ма­сын­нар.

Җиң­гә­чәй­нең ата­сы Мин­сә­гыйрь аб­зый те­ле­ви­зор ка­рап утыр­га­нын­да, соң­гы яңа­лык­лар­га бәя бир­гән­дәй, озак һәм җөп­ләп сөй­лә­гән жур­на­лист әфән­де­нең сүз­лә­ре­нә ия­реп:

— Тәү­фыйк ул ах­мак­та да, аң­лы­да да бар. Аның ме­нә бул­ган ке­ше­се өс­тә утыр­сын иде,— дип өс­тәп куй­ды.

Җиң­гә­чәй­нең ко­лак­ла­ры үрә тор­ды. Ике ма­лае да бар­мак бөк­ләп:

— Бер!— ди­де­ләр.

«­Ма­лай­лар — шәп, ма­лай­лар акыл өй­рә­нә!»— дип, бу хәл­гә сө­е­неп куй­ды Мин­сә­гыйрь аб­зый һәм та­гын да бер-бер хик­мәт­ле­рәк сүз әй­тер­гә әзер­лән­де. Әм­ма әле­гә кү­ңе­ле буш иде. Акыл ага­чы җи­меш би­рер­гә ашык­ма­ды, хәт­та чә­чәк атар­га да җы­ен­ма­ды. Мин­сә­гыйрь аб­зый те­ле­ви­зор ка­ра­вын­да бул­ды. Чеч­ня хал­кын сү­геп ят­кан жур­на­лист­ның сүз­лә­ре эчен по­шыр­ган­га гы­на:

— Бе­лә­сез, пы­ча­гым! Ха­лык бе­лән су­гы­шу­да җи­ңү мөм­кин тү­гел! Ха­лык — җи­ңе­лү­сез ул!— дип әй­теп куй­ды.

Ма­лай­лар шун­да ук ко­лак­ла­ры­на са­лып куй­ды­лар һәм:

— Ике!— ди­де­ләр.

Нәр­сә өчен ба­шын ка­ты­рып утыр­га­нын оны­тып җи­бәр­гән Мин­сә­гыйрь аб­зый тиз ге­нә акы­лын җы­яр­га өл­гер­де. Ки­тап уку бе­лән мәш­гуль җиң­гә­чәй күз­лек өс­тен­нән ге­нә алар­га күз са­лып ал­ды. Га­и­лә бе­лән шу­шы­лай бер­гә кич уз­ды­ру­лар аны һәр­ва­кыт сө­ен­де­рә иде. Ма­лай­ла­ры кы­зыл ал­ма ки­ме­рә-ки­ме­рә рә­сем ясый­лар.

Шун­да бер­се­нең ку­лын­нан ка­лә­ме тө­шеп кит­те. Шун­да ук Мин­сә­гыйрь аб­зый:

— Бул­дык­сыз­ның ку­лын­да ко­рал тор­мый!— дип әй­теп куй­ды.

Ма­лай­ла­ры бер­дәм:

— Өч! — ди­яр­гә ти­еш иде­ләр. Әм­ма ул сүз­лә­ре ише­тел­мә­де. Мин­сә­гыйрь аб­зый, әл­лә ишет­мә­де­ләр ин­де дип­тер, ка­бат­лап куй­ды:

— Бул­дык­сыз­ны ко­ра­лы да тың­ла­мый!

Ма­лай­ла­ры һич­шик­сез:

— Өч! — ди­яр­гә ти­еш иде­ләр.

Җиң­гә­чәй дә күз­лек өс­тен­нән ге­нә әле ул­ла­ры­на, әле ире­нә ка­рап-ка­рап ал­ды. Ма­лай­ла­ры һа­ман да рә­сем ясау бе­лән мәш­гуль иде­ләр. Тел­лә­рен чы­га­ра-чы­га­ра, баш­ла­рын уң­га-сул­га са­лын­ды­ра-са­лын­ды­ра мәш кил­де­ләр.

«И­ше­теп өл­гер­мә­де­ләр бу­гай?» — дип, Мин­сә­гыйрь аб­зый та­гын да элек­ке­ге фи­ке­рен яңар­тып ка­бат­ла­ды:

— Ку­лы бел­мә­гән­нең ка­ран­да­шы да идән­гә тә­гә­ри!

И­ше­тер­гә ти­еш бул­ган «өч» сү­зен бу юлы да ма­лай­ла­ры авыз­ла­рын­нан чы­гар­ма­ды­лар. Ба­ры тик:

— Ән­кәй, әти­гә ни бул­ган?— дип аңа ка­рап куй­ды­лар.

Бу хәл­гә Мин­сә­гыйрь аб­зый бик тә гарь­лә­неп:

— Бо­лар­дан кө­тү­че дә, до­га­чы да чык­мас,— дип, сү­ге­нә-сү­ге­нә ишек алдына чы­гып кит­те.

Шун­да гы­на ма­лай­ла­ры бер­та­выш­тан:

— Өч! — ди­де­ләр һәм, эш­лә­рен таш­лап, те­ле­ви­зор­дан үз­лә­ре те­лә­гән ка­нал­ны ка­рар­га дип ди­ван­га си­ке­ре­шеп ме­неп утыр­ды­лар. Гү­я­ки дөнь­я­лык­ка алар ике­се ге­нә ху­җа бу­лып кал­ды­лар.

Июнь-ав­густ, 2000.

 

 

­ Я­ШӘ­ЕШ КА­ЗА­НЫШ­ЛА­РЫ

­ ­ Нә­сер

 

Га­еп­ләр­гә те­лә­гең­дә бул­са, сә­бәп та­бы­ла ул. Адәм ба­ла­сы шун­дый ин­де: ке­ше­не кыч­кыр­тып гө­наһ­лы­га чы­га­рып куя. Га­дел­лек бе­лән эш итү­чән­лек га­дә­тең­дә юк исә, һәр­кем­не те­лә­сәң ни­чек га­еп­ләр­гә мөм­кин­сең. Ба­шың­ны ар­тык ка­ты­рып та ма­таш­ма­я­чак­сың. Сә­бә­бе чы­гып кы­на то­ра­чак.

Ке­ше­нең яшә­ве ке­бек үк үле­ме дә ма­тур бу­лыр­га ти­еш. Күр­кәм ча­гың­да әҗәл ки­леп, бу­газ­лап ала икән, бор­чы­лыр урын юк — хә­ер­ле­гә бул­сын! Ки­лү­че­ләр­нең кит­ми кал­га­ны бар­мы? Ә ан­нан ки­ре кай­та­сы тү­гел. Ул — төп йорт, асыл ва­тан.

Дөнь­я­лык­та бик күп һәм төр­ле-төр­ле ке­ше­ләр­не кү­рер­гә ту­ры кил­де. Әл­лә кем сый­фат­лы­лар­ның да ямь­сез­лек­лә­ре­нә шак­лар ка­та­сың. Га­ди һәм га­дә­ти хо­лык ия­лә­ре­нең дә зат­лы­лы­гы хәй­ран кал­ды­ра. Әл­лә кем бу­лыр­га ом­ты­лып та һич­ни­гә ире­шә ал­мый ка­лу­ың­ны хә­тер­лә, и ке­ше! Ни­гә ки­рәк иде ул гай­ре та­би­гый­ле­гең? На­сый­бы­ңа ти­еш­ле дан һәм дә­рә­җә үзе ки­лә, ку­лың­нан җи­тәк­ләп ала ул. Әм­ма син мо­ңа ла­ек­лы­мы? Ме­нә шул хак­та уй­ла, рәх­мәт­ле бул. Шу­лай да әзер­гә-бә­зер бу­лу ди­гән сүз тү­гел әле бу! Ты­рыш­лык — бән­дә­лек юлы!

Мин һич­кем­нең го­ме­рен кыс­ка бу­лу­ын те­лә­мәс идем. Күп­ме из­ге­лек­ләр кы­лын­мый ка­ла, та­ны­ла­сы — та­ныл­мый, бе­ле­нә­се — бе­лен­ми. Ке­ше­ләр, баш­ка­лар­га төр­ле сы­нау­лар ясап, алар­ны сы­ный­быз дип ял­гы­ша­лар. Чөн­ки үз­лә­рен ге­нә сы­на­та­лар. Оныт­ма­сын­нар.

Мин күп сы­нау­лар­дан уз­дым һәм мо­ның шу­лай икән­ле­ген бик ях­шы бе­ләм. Әм­ма алар­ны һич­кем­гә сиз­де­рә­се ит­мә­дем. Чөн­ки яшә­еш үзе шун­дый ин­де ул: сы­ный да, сы­нат­ты­ра да. Ми­ңа үп­кә­ләү­че­ләр дә бар­дыр. Ке­ше­не рән­җе­тү га­дә­тем­дә бул­ма­ды, әм­ма “а­як та­еп кит­кән” чак­лар да аз тү­гел­дер. Хә­тер­лим, кү­ңе­лем­дә из­ге­лек иде, әм­ма үп­кә­ләт­тем. Уең­ны уй­ды­рып сал, ди­ләр. Юк икән шул. Ни уй­ла­га­ның­ны әйт­ми кал­ды­ру да күп ва­кыт хә­ер­ле­рәк. Чөн­ки кем­гә әй­тә­сең бит, бәл­ки ул ке­ше мә­кер­ле, көн­че һәм ах­мак­тыр?

Го­мер үтә то­ра ул. Өме­тең­не югалт­саң да, һа­ман ал­дың­да тот­саң да. Ко­яш бе­рәү ге­нә. Ул һәр­кем­гә дә ти­гез ка­рый. Без ге­нә аңа төр­ле­чә сок­ла­на­быз!

Ке­ше­нең бә­хе­те үзен­дә, ди­ләр. Ә без чит­тән эз­ли­без. Та­ба­быз­дыр да, әм­ма ин­де үзе­без­не югал­тыр­га өл­гер­гән бу­ла­быз. Бу фәл­сә­фә бе­лән яшәү фа­на­тизм, ягъ­ни яз­мыш­ка буй­сы­ну фәл­сә­фә­сен ту­дыр­ган.

Ке­ше­нең иҗат кө­че чик­сез, хәй­ран кал­ды­рыр­лык. Әм­ма үле­ме шу­шы чик­сез­лек­не та­гын да мө­кәм­мәл­ләш­те­рә.

Ми­нем яши­се ки­лә. Ма­тур, ты­ныч, сә­ла­мәт тор­мыш бе­лән яши­се иде. Һәр­кем­дә бу­ла тор­ган бу та­би­гый те­ләк­кә мин ом­ты­лам икән, мо­ның өчен та­би­га­тем­нән га­еп эз­лә­мә­гез!

Хә­тер­ли­ләр­дер әле, су­гыш­тан соң ил­дә ир­ләр юләр­лән­де. Ав­ро­па­ны ай­кап кайт­кан, кан һәм ут эчен­нән чык­кан ке­ше­ләр нәр­сә эш­ләр­гә ти­еш иде­ләр соң? Кайт­ты­лар һәм ятим­лек бе­лән, хә­ер­че­лек бе­лән, мес­кен­лек бе­лән оч­раш­ты­лар. Өй­лә­рен­дә­ге идән­нә­ре­нә ка­дәр кыш­кы су­ык­та ту­рап ягыл­ган, кой­ма-кир­тә­лә­ре дә кал­ма­ган иде шул. Ав­ро­па­ның мәгъ­рур­лы­гын кү­реп кайт­кан һәм Рә­сәй­нең мәгъ­нә­сез­ле­ген­нән хәй­ран ит­кән ир­ләр нәр­сә уй­лар­га һәм ни­ләр эш­ләр­гә ти­еш иде­ләр соң?

А­лар ча­ма хи­сен оны­тып ара­кы эч­те­ләр. Мо­ңа ка­дәр­ле исе­рек­лек­нең нәр­сә икән­ле­ген ише­теп һәм кү­зал­лап кы­на бе­лә тор­ган та­тар авыл­ла­ры са­таш­ты­лар. Исе­рек­лек ар­ка­сын­да акыл­ла­рын югал­ту­чы­лар да бул­ды.

Ха­тын-кыз­ның ка­де­ре кит­те. Бу­сы ин­де бө­тен­ләй дә бө­ек мәгъ­нә­сез­лек. Ил­дә ха­тын­нар бо­зыл­са, дөнь­я­лык та әдә­бен югал­та икән ул!

Ин­де га­сыр ахы­ры ире­шеп, ил­не сәү­дә­гәр­ләр бас­ты. Аң-бе­лем, мәгъ­ри­фәт сан­га алын­мый баш­ла­ды. Уку ди­гән зат­лы­лык сый­фа­ты­ның ки­рә­ге бет­те. Бу хәл мо­ңа ка­дә­ре ина­ныл­ган ха­кый­кать­не, ур­наш­кан го­реф-га­дәт­не юк­ка чы­гар­ды. Әгәр дә дин­нең үсе­ше һәм нык­лап ур­на­ша ба­руы җәм­гы­ять­тә кү­зә­тел­мә­сә, әдәп-әх­лак­тан бу көн­гә һич­ни кал­ма­ган бу­лыр иде. Дин иң уни­вер­саль ха­кый­кать бу­ла­рак та­гын да үзен сиз­дер­де, чөн­ки ул яшә­еш ка­нун­на­ры бе­лән эш итеп, үлем тө­шен­чә­се­нә һәр­да­им та­я­на бе­лә. Шу­ңа яшә­еш­нең ка­ну­нын үлем дия ала­быз. Ул — яшә­е­ше­без ка­за­ны­шы!

25.08.00.

­ ХАБ­РАЙ АБ­ЗЫЙ АЛ­МА­СЫ, ЯКИ СӘ­ГЫЯ АПА­ГЫЗ МАЕ

Хи­кәя

 

Буа ми­шәр­лә­ре Хә­биб­рах­ман исе­мен бик ма­тур итеп кыс­кар­тып, “Хаб­рай” дип ке­нә йөр­тә­ләр. Хә­ер, бу хак­та исе­мә дә алып ка­ра­мас идем, әм­ма дә Хаб­рай аб­зый ха­кын­да үзәк өз­геч хә­бәр ишет­кәч, сү­зем­не ан­нан баш­лап ки­тәр­гә ит­тем. Ми­ңа мо­ны сөй­лә­гән ха­ным кат­гый рә­веш­тә өс­тәп куй­ды:

— Хаб­рай аб­зый­ның ба­ла­ла­ры зур ке­ше­ләр, дә­рә­җә ия­лә­ре! Бе­рүк исе­мен алай күр­сә­тә күр­мә!

— Ярар, — дип ты­ныч­лан­дыр­дым,— Хаб­рай дип яз­ма­мын, Ма­рәк ди­яр­мен. Сез­нең бу­а­лар Мө­ба­рәк исе­мен “Ма­рәк” ди­ләр тү­гел­ме соң? Әл­лә “Иб­рай” ди­яр­гә­ме? Иб­ра­һим ин­де ул!

— Юк-юк, “Ма­рәк” ди­мә,— ха­ным бик бор­чыл­ды,— “Хаб­рай” дип кал­дыр алай бул­гач!

Шу­лай ки­леш­тек. Ә сөй­ли кит­сәң, ва­кый­га бо­лай бул­ган, бер дә ис ки­тәр­лек нәр­сә юк ан­да, әм­ма дә гыйб­рәт­ле!

Бай­лар­ны та­ла­ган ел­лар икән. Бай­лы­гын­да че­реп бет­кән Хаб­рай аб­зый­ның сөй­кем­ле Сә­ки­нә­се гүр ия­се бу­лып, ирен, ба­ла­ла­рын ятим кал­ды­рып кит­кән. Ә тор­мыш­ны алып ба­рыр­га ки­рәк. Шун­да ба­ба­сы ки­ңәш бир­гән:

— Син, кияү, бер дә ап­ты­ра­ма... Ха­тын­сыз то­ру яра­мас, мө­сел­ман ке­ше­гә ки­леш­ми. Дөнь­яң бү­ген — бар, ир­тә­гә — юк! Бе­рәр яр­лы кы­зын алып кайт­саң ни бу­лыр? Тү­бән оч Ха­фи кы­зы Та­тый­ны әй­тәм, ая­гы­на ки­яр­гә чи­те­ге дә юк!

Хаб­рай­ны ба­ба­сы­ның бу сүз­лә­ре бик ка­ты рән­җет­кән ах­ры­сы, аны-мо­ны әйт­мә­гән, чу­аш ягын­да­гы Чы­ты авы­лын­нан ки­яр­гә күл­мә­ге дә бул­ма­ган Сә­гы­я­ны алып кайт­кан, тү­ре­нә утырт­кан. Бу би­ча­ра ни мал ка­рап, ни эш баш­ка­рып өй­рән­мә­гән икән. Хаб­рай кыр эше­нә чы­га, ул йорт­та ка­ла. Хаб­рай эш­тән кай­та, Сә­гы­я­сы һа­ман өс­тәл ар­тын­да уты­ра.

— Ха­тын, ашар­га пе­шер­дең­ме? — дип ире аш ки­те­рер­гә ку­ша.

— Юк! — ди Сә­гыя.

— Ни­гә юк? Ке­ләт ту­лы ит, он, бә­рәң­ге!— ди Хаб­рай.

— Ә без­дә пе­шер­ми идек,— ди Сә­гыя,— мин пе­ше­ре­нә бел­мим.

— Нәр­сә ашый иде­гез соң? — дип со­рый Хаб­рай.

— Күр­ше­ләр керт­сә, алар­ның аш кал­дык­ла­рын, ул да юк икән, бар­мак су­ы­ра идек...

— Алай икән,— дип бор­чыл­ган Хаб­рай.— Ни­гә сы­ер мөг­ри, әл­лә сау­ма­дың­мы?

— Юк шул, мин аны ни­чек са­вар­га ки­рә­ген бел­мим,— ди­гән Сә­гы­я­сы.

Хаб­рай та­гын да хәй­ран ит­кән һәм:

— Ярар алай­са, чәй бул­са да ки­тер,— ди­гән.

— Ә ме­нә аны­сын хә­зер!— дип Сә­гыя са­ма­выр яны­на ши­кә­рен-ма­ен ки­тер­гән.

Хаб­рай бис­мил­ла­сын әйт­кән, чәй бүл­гән. Май­га ка­лак ба­ты­рыйм ди­сә, йо­мар­ла­мы бе­лән ки­те­рел­гән бу Хо­дай бә­рә­кә­те буш кү­кәй ка­бы­гы ке­бек ишел­гән дә төш­кән. Бак­са, ха­ты­ны шул ат­лам май­ны ас­тан әй­лән­де­реп аша­ган-аша­ган да, кә­газь ка­лын­лы­гы гы­на кал­ды­рып, тү­гә­рәк хә­лен­дә тә­лин­кә­гә утыр­тып куй­ган икән. Имеш, ул май­га аның ти­гә­не дә юк, Хаб­рае үзе ашап бе­тер­гән!

И­ре ниш­лә­сен, аны-мо­ны әйт­мә­гән, ач ка­рын­га ятып йок­ла­ган да, ир­тән Сә­гы­я­ны чу­аш ягын­да­гы Чы­ты авы­лы әти­лә­ре­нә ил­теп тап­шыр­ган.

И­ке көн­нән өе­нә, хә­ер­че­ләр­не ияр­теп, кы­зыл ко­мис­сар ки­леп кер­гән, бө­тен мал-мөл­кә­тен тө­яп алып чы­гып кит­кән­нәр. Алар ар­тын­нан Хаб­рай ел­ма­еп ка­рап кал­ган.

— Әти, ни­гә кө­лә­сең?— ди икән ба­ла­ла­ры.

— Сә­гыя апа­гыз аша­ган май исе­мә төш­те, шу­ңа кө­ләм,— ди икән алар­га Хаб­рай.— Бу ком­му­нист­лар­ның бө­тен-бар га­мәл­лә­ре шун­нан арт­мас, мө­га­ен. Ал­ма да үз ал­ды­на гы­на пе­шеп, авыз­га өзе­леп төш­ми!

25.08.00.

 

­МАР­ҖА ЯМЕ

­­ Хи­кәя

 

Су­гыш­тан Габ­дер­рах­ман сө­лек ке­бек урыс кы­зы­на өй­лә­неп, җит­мә­сә аны та­тар авы­лы­на яшәр­гә алып кайт­ты. Го­мер­гә “мар­җа” дип авыз су­ла­рын ко­рыт­кан агай­лар­ның ике күз­лә­ре дә би­шәр­лә­неп ан­да бул­ды. Сә­лим­гә­рәй ко­да, шул мар­җа­га ял­гыш оч­рап, өе­нә акы­лын­нан язып кайт­ты, чал­ша­еп кал­ган күз­лә­рен өч көн рәт­тән сал­кын һәм ка­раң­гы баз­да ябы­лып тор­ган­нан соң гы­на урын­на­ры­на утыр­та ал­ган, ди­де­ләр. Алай ук тү­гел­дер лә ин­де! Ә ме­нә Хәс­би­җа­мал абыс­тай­ның сүз­лә­ре хак бул­ма­гае: ул мар­җа­ның күк­рә­ген­дә тә­ре күр­гән!

— Хә­ер­ле­гә бул­сын!— дип сөй­ләш­те авыл ха­тын­на­ры.— Ир­лә­ре­без су­гыш кы­рын­да ятып кал­ды, авы­лы­быз­ны мар­җа бас­ты. Элек­ке мул­ла­лар сөй­лә­гән Ахыр­за­ман га­лә­мәт­лә­рен­нән бо­лар, бер дә бү­тән­чә бул­мас!

— Габ­дер­рах­ман мар­җа те­лен­дә ге­нә сөй­лә­шә, мар­җа те­лен­дә ге­нә җыр­лый, мар­җа ку­бы­зы­на гы­на бии икән, ма­лай, мин си­ңа әй­тим!

— Авы­лы­быз­га дуң­гыз кай­тар­ма­гай­ла­ры!.. Габ­дер­рах­ман да дуң­гыз ите ашый ми­кән?

Мон­дый сүз­ләр­нең иге-чи­ге бул­ма­ды. Кем­нәр­нең ко­ла­гы­на ятыш­ты, кай­сы­ла­ры­ның ачу­ын ка­барт­ты. Тик Хә­ер­ба­нат кы­на, Габ­дер­рах­ман­нар­га кар­дәш ти­еш­ле Гый­лем­хан аб­зый­ның кы­рык яшен­дә ба­ла­сыз тол кал­ган мө­гал­ли­мә кы­зы гы­на:

— Юк сүз­ләр­не сөй­лә­шер­гә ни­чек те­ле­гез ба­ра. Урыс кы­зы­на нәр­сә бул­ган?— дип бө­тен авыл­га бе­рү­зе кар­шы чык­кан. Эне ти­еш­ле Габ­дер­рах­ман, мо­ңа бик кү­ңе­ле бу­лып, рәх­мә­тен әйт­мәк­че итеп урам­да те­лен ча­лыш­тыр­ган гы­на икән, аны да те­теп сал­ган: — Тап­кан­сың өй­лә­нер­гә кыз! Мар­җа да бул­ды­мы ке­ше? Ми­нем Ха­фа­зый да җи­бәр­гән бер ха­тын­да сол­дат­ка­лар ха­кын­да яз­ган иде, алар­ны мон­да ке­ше­гә са­на­мый­лар дип. Бе­рүк, фа­шист­ны дө­мек­те­рү, су­гыш­ка ба­ру уең­ны таш­ла. Ба­ры­бер бу мәх­шәр­дә кү­ре­шә ал­ма­быз дип. И энем, авыл ту­лы яшь-җил­кен­чәк, элек­ләр­не Мә­ди­нә-Мә­ди­нә­кәй дип авыз су­ла­рың ко­ры­тып йөр­гән Фәс­хет­дин абый­ның кы­зы да тор­мыш­сыз. Әл­лә кай­дан җи­ден­че ят­ны алып кайт­кан­чы!..

Ке­ше сү­зе үт­мә­гән бул­са да, Хә­ер­ба­нат апа­сы­ның шу­шы сүз­лә­рен­нән Габ­дер­рах­ман­ның җа­ны су­е­лып төш­те. Ак­тан да, ка­ра­дан да бер сүз әй­тә ал­ма­ды. Ул әле аңа ыша­нып, та­я­ны­чым бу­лыр, ту­ган­нар ал­дын­да да, ха­лык кар­шын­да да йө­зем­нең ак­лы­гын сак­лар­га бу­лы­шыр дип өмет бе­лән ка­рый, хәт­та те­ге як­лап әй­тел­гән ке­бек то­ел­ган сүз­лә­рен­нән соң кү­ңе­ле хуш­ла­нып йө­ри иде. Бар икән кү­рә­се­лә­ре! Адәм ба­ла­сы­ның бә­хе­тен сы­ер бер сөз­сә, ха­рап­лар гы­на итә икән ул. Йа Хо­да­ем, ни­гә бән­дә­лә­рең­не төр­ле-төр­ле итеп бар кыл­гач, мә­хәб­бәт ди­гән из­ге хис­ләр тул­сын өчен алар­га гый­шык са­вы­ты йө­рәк­не, кү­ңел са­гы­шы җан­ны, хә­тер сан­ды­гы аң­ны бир­дең? Мар­җа дип ин­де, мар­җа бу­лу­ның ни га­е­бе бар? Бер ка­шык су бе­лән йо­тар­лык чи­бәр ха­тын алып кайт­кан­сың, бә­хет­лә­ре­гез дә шу­лай ка­мил бул­сын ди­я­се урын­га, әл­лә нин­ди гай­бәт­ләр сөй­ләп йөз ка­ралт­ма­са­лар иде! Фә­реш­тә бит бу, фә­реш­тә! Күр­ми­ләр­ме­ни? Фә­реш­тә­ләр­нең дә гый­ба­дәт­лә­ре үз­лә­рен­чә. Шу­ңа ка­рап кы­на алар­ны да “мар­җа”­га чы­га­рыр­га ти­еш­без­ме?

Габ­дер­рах­ман­ның акы­лы ша­шы­на, та­тар­ның ата-ба­ба­дан кил­гән урыс­ка кар­шы мө­нә­сә­бә­те­нә ка­ра­та йө­рә­ге әр­ни, ачы­на иде. Әгәр дә сө­лек ке­бек кыз­га өй­лә­неп кайт­ма­ган бул­са, бу хәл­ләр­гә ду­чар ите­лер иде­ме икән? “Кан тарт­ма­са — җан тар­та!”— ди­ләр­ме? “Җа­ны те­лә­гән — елан ите аша­ган!” Елан­мы соң, кай­лар­дан елан бул­сын ди ул? Чә­чәк, дөнь­я­лык­та си­рәк оч­рый тор­ган бә­хет чә­чә­ге! Әгәр дә бү­тән бер ке­ше, ягъ­ни мә­сә­лән шө­кәт­сез Са­би­ра­ның җи­ләс Хә­ким­җа­ны шу­лай өй­лә­неп кайт­са, ке­ше ни дә әйт­мәс иде әле.

Габ­дер­рах­ман­ны күм­хуҗ эшен­дә ак һәм ка­ра­дан һич­кем сөй­лә­шеп ап­ты­рат­ма­ды. Аңа гү­я­ки шик­лә­неп, ышан­мый­ча ка­рый иде­ләр. Су­гыш­ны уз­ган, окоп­лар­да уры­сы, та­та­ры, баш­ка­сы бер­дәй бул­ган, ин­де ты­ныч­та да шу­лай дус­та­нә яшәр­гә дип өмет­лән­гән тү­гел­ләр иде­ме­ни? Те­ге, па­ди­шаһ за­ман­на­рын­да­гы әл­лә нин­ди ба­ба­лар­ның су­е­шу­ла­рын-үп­кә­лә­шү­лә­рен, дин өчен җан ату­ла­рын бәл­ки оны­тыр­га да ва­кыт­тыр?

Дөнья үз йө­ре­ше бе­лән ки­лә-ки­лә, тор­мыш бар җай­сыз­лык­ла­рын тәр­тип­кә са­лып ки­тәр­гә ти­еш иде. Әм­ма ул ашык­ма­ды. Ке­ше ди­гә­нең шун­дый да үзен­чә­лек­ле икән, үзе­нең мәр­тә­бә­сен бе­леп ке­нә яши би­рә. Ха­лык ди­гән бө­ек бер­ләш­мә­нең ку­е­ны­на сы­е­нып, үз бу­лып, дош­ма­ны­на — дош­ман­ча, дус­ты­на — дус­лар­ча мө­нә­сә­бә­тен­дә го­мер ки­че­рә. Ке­ше шу­лай үзе дә бө­ек­лек мәр­тә­бә­се­нә ире­шә.

Бә­хет кү­мәр­гә тиш иде аны, бә­хет! Әм­ма Габ­дер­рах­ман­ның гү­зәл­кәе, бал­кып то­ра­сы урын­га, үзе­нә тө­бәл­гән усал күз­ләр­дән су­ла бар­ды. Мо­ның сә­бә­бен ба­ла­га узу­ын­нан дип ха­ты­ны ты­ныч­лан­ды­рыр­га ты­рыш­ты. Габ­дер­рах­ма­нын яра­ту­ын, аның өчен дип илен­нән та­тар авы­лы­на ки­леп бә­хет та­ба­ча­гын ул дус кыз­ла­рын­нан да яшер­мә­гән иде. Са­быр бул­са­лар, ире бе­лән ара­ла­ры бо­зыл­ма­са, ха­лык та кү­нәр, күз­лә­ре бе­лән сө­зеп ка­рау­дан тук­тар­лар ке­бек иде. Үзен өнә­мәү­че­ләр ба­ры тик ха­тын-кыз за­тын­нан гы­на, ә ир­лә­ре аңа сок­ла­ну­ла­рын яшер­ми­чә, ашар­дай бу­лып ка­рый­лар. Габ­дер­рах­ман­ны чын­лык­та алар иң бә­хет­ле зат­лар­дан дип бе­лә­ләр. Кай­ва­кыт көн­че­лек­лә­ре йөз­лә­ре­нә чы­га. Әм­ма ха­тын­нар­ны­кы ке­бек ка­ра­лып һәм ямь­сез­лә­неп тү­гел, җан­на­ры­на як­ты­лык бе­лән иңә алар­га ул хис. Бел­сә­ләр иде Габ­дер­рах­ман­ның хәл­лә­рен, ки­че­реш­лә­рен, уй­ла­рын, бор­чы­лу­ла­рын. Шу­шы ха­ты­ны аны акы­лын­нан яз­дыр­ды шул. Бер ге­нә ми­нут­ка кү­зе ал­дын­нан яки хә­те­рен­нән кит­сә иде аның шу­шы Алё­на­сы. Ул хәт­та окоп­та чак­ла­рын­да да: “Ә­ли­нә!”— дип кур­кы­нып, са­гы­нып, ачы­нып уя­на иде. Дө­ре­се шул! Алё­на­сы да, югый­сә, ко­ча­гын­да ята. Ә Габ­дер­рах­ман төш кү­рә: имеш, Әли­нә­се ми­на кы­ры буй­лап ба­ра. Ме­нә ан­да, ме­нә мон­да ми­на­лар. Өс­лә­ре­нә ге­нә ба­сар ке­бек. Габ­дер­рах­ман аның ар­тын­нан йө­ге­рә. Ин­де ге­нә ми­на өс­те­нә бас­ты ди­гән­дә: “Ә­ли­нә!”— дип кыч­кы­ра һәм уя­нып ки­тә. Ни­чә тап­кыр күр­гән­дер Габ­дер­рах­ман бу тө­шен, ярый әле авы­лын­да аның ка­бат­лан­га­ны юк. Гер­ман­га ба­рып кер­гән­че Алё­на­ны үз ко­ча­гын­да гы­на сак­лап йөрт­те.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных