Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 2 страница




— Бу та­тар ир­лә­ре ба­ры­сы да си­нең ке­бек­ме, Габ­дер­рах­ман?— дип со­рый­лар иде ан­нан баш­ка­лар.

— Сез­нең ха­лык­та би­шәр ха­тын алу га­дә­те икән­ле­ге ха­кын­да ишет­кә­лә­гән бар иде аны­сы...— ди­я­рәк тә үр­тәү­че­ләр та­бы­ла тор­ды.

— Алё­на, ка­ра­ма син аңа, иле­нә алып кай­тыр да оны­тыр әле!— дип ал­дан юрап ку­ю­чы­лар да юк тү­гел иде.

Ни­чек итеп оныт­сын ди Габ­дер­рах­ман аны? Юк, мөм­кин хәл тү­гел. Алё­на да бе­лә-бе­леш­кән­нән бир­ле Габ­дер­рах­ман­ның һич­бер ха­тын­га кул су­зуы тү­гел, кү­тә­ре­леп тә ка­ра­ма­вын бел­ми-күр­ми­ме­ни ул? Нин­ди бул­ма­ган сүз­ләр бу та­гын?

— Габ­рах­ман!— дип эн­дә­шә аңа Алё­на­сы,— Габ­рах­ман...

Бо­лай ягым­лы, үз һәм җы­лы итеп хәт­та әни­се дә дәш­мә­гән­дер аны мө­га­ен? Юк шул! Әли­нә ке­бек ха­тын ки­мен­дә дөнья бә­я­се то­ра ул! Әйт­мә­гез, сөй­лә­мә­гез Габ­дер­рах­ман­га: “А­е­рыл, мар­җа ха­ты­ның­ны ку­ып чы­гар!”— дип. Сез­нең мә­ке­ре­гез­не бел­ми-сиз­ми­ме­ни? Бик ях­шы аң­лап то­ра. Әли­нә­не Габ­дер­рах­ман ку­ып чы­га­рыр да, имеш, ул кул­дан-кул­га ки­тәр. Әү­вәл, аз­гын Кә­ли­мул­ла пыч­рак нә­фе­сен су­зар. Чын ир­ләр су­гыш­та ут­лар ки­чеп чык­кан­да, ул мон­да, арыш ба­ша­гы ур­ла­мый­лар­мы дип, итәк ас­ла­ры­на ка­дәр ху­җа бу­лып йөр­гән. Ха­лык һич­ни­не оныт­мый, исен­нән чы­гар­ган ке­бек бел­дер­мәс­кә ты­рыш­са да, бер ти­ше­лә­чәк әле һәм­мә­се дә! Бу хак­та уй­лап та ка­ра­ма­ган Габ­дер­рах­ман да җил авы­зын­нан­мы ишет­те әле, кый­ты хә­бәр тиз та­ра­лу­чан шул! Бү­ген дөнь­я­га ху­җа бу­лып йө­рү­че­нең ир­тә­гә нә­се­ле ко­ры­мый кал­мый, ди­ләр. Хак сүз тү­гел ди­яр­гә ашык­ма­гыз! Бо­рын­гы­лар бел­ми әйт­мә­гән­нәр, ха­кый­кать яшь бе­лән тү­гел, акыл бе­лән ку­әт­ле.

Ке­ше үз ка­де­рен үзе бел­сә ге­нә ка­дер­ле. Мар­җа­га өй­лән­де дип Габ­дер­рах­ман­ны авы­лын­нан ку­ып җи­бәр­мә­я­чәк­ләр иде, әм­ма ты­ныч яшәр­гә дә ирек бир­мә­я­чәк­ләр. Мо­ңа ка­дәр ил-көн­дә кү­рен­мә­гән-бул­ма­ган хәл са­на­ла шул. Имеш, авыл­га мар­җа кер­сә, ки­мен­дә ай бу­е­на яң­гыр яу­ма­я­чак. Әгәр дә ин­де яу­са да, бер-бер зәх­мәт ку­ба­чак, алай да тү­гел икән, сы­ер­лар­ның им­чәк­лә­ре, ха­тын­нар­ның күк­рәк­лә­ре ки­бә­чәк! Шу­лай ук иде ми­кән­ни? Ни­гә Габ­дер­рах­ман мо­ңа игъ­ти­бар ит­мә­де? Әл­лә ба­шы шул­ка­дәр әй­лән­гән иде­ме?

Су­гыш кы­рын­да Әми­нә­не югалт­кан бул­са, ниш­ләр иде икән ул? Вар­шау тө­бен­дә аң­гы­ра яд­рә ки­сә­ге ти­еп яра­ла­гач, сан­часть­кә аны Габ­дер­рах­ман үз кул­ла­ры­на өф тә ит­ми кү­тә­реп алып бар­ды. Бо­ты­на ке­реп тук­тал­ган яд­рә­не ал­ган­на­рын­да да ба­шын­нан то­тып тор­ды.

— Бу кыз­ны сак­ла! Дөнья бә­я­се то­рыр­лык!— ди­де аңа җи­рән са­кал­лы, олы гәү­дә­ле хи­рург ир, саф та­тар те­лен­дә.

Габ­дер­рах­ман­ның ко­ты оч­ты:

— Үләр­лек­ме әл­лә?

— Сез нәр­сә, авы­зы­гыз­дан җил ал­сын! Мон­дый­ны үте­рә­ләр ди­ме­ни?

— Ип­тәш пол­ков­ник...— ди­де, һа­ман да дул­кын­лан­ган Габ­дер­рах­ман, мон­да кер­гә­нен­дә абай­лап кал­ган чөй­дә­ге ки­тель­нең по­гон­на­рын исе­нә тө­ше­реп һәм ан­дый зур ке­ше­нең та­тар бу­лу­ы­на сок­ла­нып.

— Те­ре­гу­лов,— ди­де хи­рург, гү­я­ки рәс­ми­лек­не өнә­мә­гән­ле­ген сиз­де­рер­гә те­ләп.

— Ип­тәш Те­ре­гу­лов, ни­гә алай ди­сез? — Габ­дер­рах­ман дул­кын­ла­ну­ын яше­рә ал­ма­ды, күз­лә­ре мөл­де­рә­мә хәл­дә пол­ков­ник тө­бәл­гән иде­ләр. Ә ул, хи­рург, исе дә кит­мә­де, үз эшен­дә бул­ды.

— Яд­рә­нең зы­я­ны юк. Бә­хе­те­гез бар икән: сө­як­кә дә ба­рып җит­мә­гән! Яра­сы тиз тө­зә­лер, шыр­пы кер­гән ке­бек ке­нә! Җөе дә кал­мас...

— Бәл­ки аны гос­пи­таль­гә җи­бәр­мәс­сез?

Те­ре­гу­лов мо­ны ук көт­мә­гән иде Габ­дер­рах­ман­нан. Үт­кен кү­зе бе­лән тиш­те­реп ка­рап куй­ды. Имеш, сө­ек­лең­нең исән­ле­ген кай­гы­ру­ың шу­шы­мы ин­де? Аны яра­лы хә­лен­дә су­гыш кы­ры­на җи­бә­рер­гә ри­за­лык бир­сен­ме? Бу нин­ди мәр­хә­мәт­сез­лек?

Пол­ков­ник Те­ре­гу­лов Габ­дер­рах­ман­ны эт итеп ачу­ла­нып таш­лар­га ашык­ма­ды. Ке­ше хә­ле­нә ке­рә алуы бил­ге­се иде бу. Опе­ра­ция өс­тә­ле янын­нан да ку­ып чы­гар­ма­ды бит әнә. Кы­рыс­лы­гы бе­лән дан ал­ган бу та­тар хи­рур­гы­ның мон­дый ха­лә­те хез­мәт­тәш­лә­ре өчен яңа­лык тү­гел иде бу­лыр­га ки­рәк. Ул ни­чек ки­рәк дип тап­са, шу­лай дө­рес икән­ле­ген алар өч-дүрт ел эчен­дә кү­реп, бе­леп, бу ха­кый­кать­кә ина­нып бет­кән иде­ләр.

Ә­ли­нә­не гос­пи­таль­гә җи­бәр­де­ләр. Ат­на-ун көн­дә яра­сы тө­зә­лер­гә ти­еш иде. Габ­дер­рах­ман шул ва­кыт эчен­дә акы­лын­нан ки­тә яз­ды. Аны са­гы­ну­ла­ры­ның, ба­шы бү­тән нәр­сә ха­кын­да уй­лар­га те­лә­мәү­нең зы­я­ны фай­да­сын­нан күб­рәк иде. Мо­ның шу­лай икән­ле­ген ко­ман­да­лы­гын­да бул­ган сол­дат­лар си­зеп-кү­реп тор­ды­лар. Дө­рес, үр­тәп ка­рау­чы­ла­ры да, яны­на ки­леп яту­чы­ла­ры да та­был­ды, әм­ма Габ­дер­рах­ман­ны Ал­лаһ үзе сак­ла­ды! Гү­я­ки шу­шы ха­тын-кыз­лар ро­та­сы­ның бар­лы­гын оныт­кан иде­ләр, урын­на­рын­нан куз­гат­ма­ды­лар. Ал­да бу­ла­чак зур куз­га­лыш көн­нәр­нең бе­рен­дә һич­шик­сез бар­ча­сын берь­ю­лы ку­ба­ра­чак, Әли­нә­сен дә Габ­дер­рах­ман югал­та­чак иде. Аның мо­ны уй­лап ко­ты оч­ты. Һәр кө­не­нең ми­ну­тын һәм сә­га­тен ди­яр­лек са­нап яшә­де. Ба­ры тик авы­лын­нан хат ал­гач кы­на бу хәс­рә­тен­нән ай­ны­ган ке­бек бул­ды. Кү­ңе­лен ту­ган туф­рак уе яу­лап ал­ды. Хә­те­ре кал­ды. Алар мон­да үлем янә­шә­сен­дә йө­ри­ләр, алар ан­да ут йо­тып яши­ләр. Ба­ры­сы да җи­ңү өчен көн-төн эш­тә бу­лып, ин­де идән сай­гак­ла­рын, утар-кой­ма­ла­рын да мич­кә ягып бе­тер­гән­нәр. Бо­ла­рын ук ачык яз­ма­са­лар да, әни­се ике-өч сүз бе­лән ди­яр­лек төрт­те­реп куй­ган иде: “И­сән кайт, улым! Кыш су­ы­гын­да ми­че­без идән-тү­бә­ләр­не ашап бе­тер­де, эш күп бу­лыр!”

Кайт­сын гы­на, яңа йорт җи­теш­те­рер әле Габ­дер­рах­ман. Әти­се дә кул­га ос­та иде, ул да ки­мен куй­мас, ба­ры­сын да эш­ләр. Тик ме­нә: “Кә­ли­мул­ла­ның азуы җит­те, ке­сә тө­бен­дә кал­мый­ча, итәк ас­тын тик­ше­рү­гә күч­те!”— ди­гән сүз­лә­ре­нә җа­ны әр­не­де. Ул ка­ба­хәт­не ка­ян тап­кан­нар да алар­ның авы­лы­на җи­бәр­гән­нәр? Су­гыш баш­лан­ган­нан бир­ле шул адәм ак­ты­гы кан­на­рын эчә бит. Әни­се­нең һәр ха­тын­да ул юнь­сез­нең ка­һәр бе­лән тел­гә алын­мый кал­га­ны юк. Элег­рәк ал­лар­да полк цен­зо­ры ан­дый җөм­лә­ләр­не укыл­мас хәл­гә җит­ке­реп бо­за һәм кы­ра иде, хә­зер, Ав­ро­па­га чык­кач, алай бик ис­лә­ре ки­теп тор­мый, әл­лә укыш­ты­рып та ма­таш­мый­лар ин­де? Кү­не­гә­сең икән ул! Ни гай­рәт­ле, арыс­лан йө­рәк­ле ир­ләр­не дә су­гыш сын­дыр­ды. Һәр көн­не ди­яр­лек үлем кур­кы­ны­чы бе­лән оч­ра­шу гы­на тү­гел, бер­гә, бер баш, бер акыл баш­лы­гын­да ут­ка кер­гән­дә ге­нә җи­ңү­гә ире­шү­лә­рен ни­чә­мә тап­кыр күр­де­ләр, үз исән­лек­лә­ре бе­лән тәҗ­ри­бә ит­те­ләр. Бе­рәү­ләр­нең ба­тыр­лы­гы гай­ре та­би­гый ха­ләт­лә­рен­нән, хәт­та ча­ра­сыз­лы­гын­нан бу­ла икән­ле­ген үз күз­лә­ре бе­лән кү­реп тор­ды­лар. Фронт га­зе­та­ла­ры яз­ган хә­бәр­ләр­нең күп­че­ле­ге саф­са­та­га ко­рыл­ган­лык­тан, Габ­дер­рах­ман ан­дый яз­ма­лар­га игъ­ти­бар итү­дән тук­та­ган иде.

Гос­пи­таль­дән Әли­нә кай­тып алар­га ку­шыл­ган көн­нең ки­чен­дә куз­га­лыр­га ди­гән әмер ал­ды­лар. Габ­дер­рах­ман үзе­нең са­гы­ну­ла­рын бел­де­рә­се иде дә, әм­ма сер бир­мә­де. Әли­нә­нең үз-үзен са­быр то­туы аны шик­кә сал­ды, мең тап­кыр­дыр хис­лә­ре­нең әле уты­на, әле су­ы­на тө­шеп, йө­рә­ге ку­ы­рыл­ды.

А­лар бү­тән һич­бер ае­рыл­ма­ды­лар. Габ­дер­рах­ман­ның сол­дат­ка­ла­рын Рейн ел­га­сы бу­ен­да­гы ра­йон ко­мен­да­ту­ра­сы­на бил­ге­лә­де­ләр. Хез­мәт­лә­ре бик га­ди иде: яше­ре­неп кал­ган фа­шист­лар­ны бар­лау, ха­лык эчен­дә ты­ныч­лык­ны сак­лау. Алар­га һа­ман-һа­ман әле ан­да, әле мон­да бу­лып тор­ган ае­рым бә­ре­леш­ләр, яше­рен­гән җир­лә­рен­нән чык­кан фа­шист кал­дык­ла­ры бе­лән аты­шу­ла­ры ха­кын­да хә­бәр итеп тор­са­лар да, үз­лә­ре ка­ра­ма­гын­да­гы авыл һәм шә­һәр­чек­ләр­дә ан­дый хәл­ләр бул­ма­ган­лык­тан, хез­мәт­лә­ре ты­ныч һәм үз җы­е­на ба­ра тор­ды. Әгәр шун­да Әли­нә­сен аз гы­на күр­ми тор­са да Габ­дер­рах­ман акы­лын язар­дай бу­ла, яшә­ве­нең ямен югал­та тор­ган иде.

— Син­нән баш­ка нәр­сә эш­ләр­мен?— дия иде ул аңар­га.

— Бел­мим...— дип җа­ва­бын ша­яр­та­рак кай­та­ра иде Әли­нә, әм­ма ахы­рын­да, шак­тый җит­ди­лә­неп елап та ала иде: — Мин дә уй­лыйм ул хак­та. Ниш­ләр­сең икән? Мин­нән баш­ка ха­рап­лар гы­на бу­лыр­сың ке­бек!

Юк, алар сүз­ләр ку­еш­ма­ды­лар, бер-бер­сен мәң­ге таш­лаш­мас­ка да вәгъ­дә­ләр би­реш­мә­де­ләр. Әү­вә­ле Әли­нә­ләр­гә, Ук­ра­и­на­га кай­тып, өл­кән яшь­тә­ге әти-әни­сен­нән, өч ягын­да өч бә­хе­те бул­ган өч апа­сын­нан, гү­я­ки су­гыш җи­ле ка­гы­лыр­га оныт­кан абый-ага­ла­рын­нан ри­за­лык ал­ды­лар да Та­тарс­тан­га, Буа ягы­на юл тот­ты­лар. Зур га­и­лә­лә­рен­нән Алё­на­ның гы­на чит­кә кош бу­лып очуы гү­я­ки алар өчен һич­бер югал­ту тү­гел иде бул­са ки­рәк.

— Бор­чыл­ма, — ди­де аңа Габ­дер­рах­ман,— са­гын­мый яши ал­мас­сың, кай­тып-ки­теп йө­рер­сең!

Алё­на ты­ныч ши­кел­ле иде, әм­ма ире­нең күк­рә­ге­нә кап­лан­ды да елый ук баш­ла­ды. Алар­ны бу ва­кыт­та по­езд Та­тарс­тан як­ла­ры­на алып кит­кән иде ин­де. Ва­гон ту­лы ха­лык. Сол­дат­лар, тө­я­неп, бә­хет эз­ләп ка­я­дыр ерак­ка юл ал­ган ач­лы-тук­лы, ше­шен­гән ха­тын-кыз, ба­ла-ча­га. Хә­ер со­ра­нып узу­чы­лар бер­сен икен­че­се алыш­ты­рып кы­на то­ра. Һәр­кем ди­яр­лек те­лән­че­лек итә: олы яшь­тә­ге­се дә, ке­че­лә­ре дә. Аяк­сыз яки кул­сыз, өс-ба­шы тет­кә­лә­неп бет­кән ярым исе­рек га­рип яра­лы­лар да. Кү­зен­нән кай­нар хис­лә­ре ка­тыш йө­рәк ма­ен сык­кан Алё­на­га һич­кем­нең исе кит­мә­де. Аңа игъ­ти­бар итәр­гә те­ләү­че юк иде. Биш ягы да ачык һәм кыйб­ла бул­ган бу яшь ха­тын­нан көн­лә­шер­лек тә иде, югый­сә.

— Алар ми­не ярат­мый­лар. Ис­лә­ре дә кит­мә­де. Ту­ган­на­ры бит мин алар­ның! Үз ту­ган­на­ры!

Ә­ли­нә­нең бу сүз­лә­рен Габ­дер­рах­ман го­ме­ре буе ис­кә ала­ча­гын әле­гә бел­ми иде. Ул ба­ры тик аны юа­тып кы­на ма­таш­ты:

— Алай ди­мә, ан­дый итеп әйт­мә, бә­гы­рем! Бә­хет­ле тор­мыш бе­лән яшәр­гә яз­сын!

Габ­дер­рах­ман шул ва­кыт­та әгәр дә авыл­даш­ла­ры һәм ту­ган­на­ры үзен ни­чек кар­шы ала­сы­ла­рын бел­гән бул­са, бәл­ки баш­ка­ча­рак сүз­ләр сөй­ләр дә иде. Һәм ме­нә алар мон­да, та­тар җи­рен­дә яши­ләр. Әли­нә­гә үз ага һәм апа­ла­ры нин­ди күз бе­лән ка­ра­са­лар, Габ­дер­рах­ман да үзе­нә ка­ра­та шун­дый ук ка­раш­лар­ны тоя. Кү­тә­рә алу­ла­ры бик җи­ңел дип бе­лә­ләр­дер ин­де. Ни­гә аңа Әли­нә­сен таш­лар­га ку­ша­лар, бә­хе­тен­нән, сө­ек­ле­сен­нән ни өчен ае­рыр­га те­ли­ләр?

А­выл­да юк-бар сүз та­ра­лыр өчен күп ки­рәк­ме? Ин­де ге­нә усал тел­ләр авыз оя­ла­рын­да ты­ныч­ла­ныр дип юк­ка өмет­лән­гән ул. Хә­ер­че­гә җил кар­шы, имеш, ча­ра­сыз­га һәр­көн бу­ран!

Бер ел бул­ды ди­гән­дә авыл хал­кы Әли­нә ха­кын­да бү­тән сүз куз­гат­ты, ко­лак­тан ко­лак­ка йө­рү­дән зу­ра­еп, Габ­дер­рах­ман­нар­ның үз­лә­ре­нә дә иреш­те. Имеш, сол­дат ку­лын­нан сол­дат ку­лы­на кү­чеп йөр­гән икән Әли­нә. Әү­вә­ле ул бер-бер полк ко­ман­ди­ры­ның уры­нын җы­лыт­кан. Штаб­та хез­мәт ит­кән Са­бир­җан аны та­ный, имеш. Чөн­ки бер ва­кыт аңа да, ко­ман­ди­ры юк чак­та, бер кич­не Әли­нә ко­ча­гын­да уз­ды­рыр­га ту­ры кил­гән. Кө­мән­ле дә бул­ган. Әм­ма ан­нан ко­ты­лып, шун­нан бир­ле җи­меш­сез агач­ка әве­ре­леп кал­ган. Ан­да ко­ман­дир­лар ха­тын­нар­ны алыш­ты­рып кы­на тор­ган­нар, имеш. Әли­нә дә, бер ко­ман­дир­дан икен­че­се­нә тө­шә-тө­шә, сол­дат­лар­га кал­ган. Ахыр­да пеш­мә­гән Габ­дер­рах­ман шул бет­кән мар­җа­ның бо­за­вы­на әве­рел­гән.

Бу сүз­ләр­нең шыр ял­ган икән­ле­ген алар, тел­лә­ре­нә са­лы­ну­чы шул явыз­лар бе­лер­гә ти­еш­ләр иде, югый­сә. Кем соң ул Са­бир­җан ди­гән­нә­ре? Имеш, чу­аш ба­за­рын­нан күр­ше авыл­ның Хәй­бул­ла­сы ише­теп кай­тып, ха­ты­ны­на түк­ми-чәч­ми сөй­лә­гән. Ә аны­сы, Бу­а­га ба­рыш­лый, хат та­шу­чы Сә­ли­мә бе­лән юл­даш бул­ган­нар. Ат­ны чап­ты­рып азап­ла­мый­лар. Ашы­гыч эш тү­гел, ул ба­ра да ба­ра, ә бо­лар сөй­лә­шә­ләр дә сөй­лә­шә­ләр.

— И ма­лай, шу­лай ми­кән­ни? Әй­тәм җир­ле...

— Әйе ин­де, әйе! Үз ко­ла­гым бе­лән ишет­тем.

— Габ­дер­рах­ман ин­де, Габ­дер­рах­ман... Аның ха­кын­да­дыр!

— Әйе ин­де, кем ха­кын­да бул­сын!

— Кө­мә­нен кой­ган ди­ме? Оят­сыз икән! Әй­тәм ба­ла­ла­ры юк!

— Шу­лай бу­ла икән ул! Та­ли­гы ко­е­ла, ди, та­ла­гы бо­зы­ла икән. Әл­лә ишет­мә­дең-бел­мә­дең­ме?

— Һи-и, бу­лыр-бу­лыр! Шу­лай­дыр! Юк­са ир­лә­ре­без­не аз­ды­рып йөр­мәс иде!

Ир­лә­рен аз­ды­ру ха­кын­да­гы Сә­ли­мә­нең бу сүз­лә­рен­дә хак­лык юк бө­тен­ләй юк иде исә дә, авыл­да­гы ха­тын­нар­ның Әли­нә күр­ке ал­дын­да көн­че­лек­лә­ре ка­ба­ра тор­ды. Ке­ше­лек дөнь­я­сы­ның иң яман чи­ре бул­ган көн­че­лек гай­бә­те, ял­ган­ны һәм шу­ның ке­бек иң явыз га­мәл­ләр­не мәй­дан­га чы­га­рып, су­гыш һәм су­еш-үте­реш­кә ки­те­реп җит­ке­рә. Адәм ба­ла­сы кү­зе ал­дын­да бул­ган һәм ба­ра тор­ган ха­кый­кать­не тү­гел, көн­че­лек­тән ту­ган гай­бәт һәм ял­ган­ны якын­рак һәм дә өс­тен­рәк кү­рә. Та­тар то­тып ка­ра­мый ышан­мый, ди­ләр. Бел­мим ин­де, шу­лай ук ми­кән? Хә­ер, иман­нан ки­сел­гән ел­ла­рын­да та­тар үзе­нең го­реф-га­дә­тен­нән ге­нә тү­гел, хәт­та мил­ли сый­фат­ла­рын­нан да ко­ры ка­лып бе­тә ба­ра иде. Ярый әле за­ма­на­лар үз­гәр­де дип үзе­без­не үзе­без ты­ныч­лан­ды­рыйк!

Гай­бәт авыл­да­гы бер ге­нә ко­лак­ны да ая­мый үт­те. Хәт­та ба­ла-ча­га да Әми­нә апа­ла­ры­на сә­ер­се­неп ка­рый баш­ла­ды­лар. Бер га­еп­сез Шө­ке­рул­ла ба­бай­ны да ха­ты­ны Өм­ме­га­ни абыс­тай ни киң сә­ке­лә­рен­нән төр­теп тө­шер­де. Имеш­тер, ул да Граж­дан­нар су­гы­шын­да кат­наш­кан, мө­га­ен ки бе­рәр мар­җа бе­лән ша­ярт­кан бу­лыр!

Ул гы­на­мы соң, ха­тын­нар­ның са­гыз те­ле­нә ябыш­кан гай­бәт­тән соң ир­ләр­нең кой­рык­ла­ры кы­сыл­ды. Алар ан­да кыш­кы сал­кын­нар­да, яз­гы-көз­ге пыч­рак­лар­да, җәй­ге эс­се­ләр­дә фа­шист ил­ба­сар­ла­ры бе­лән су­гыш­мый­ча, мар­җа ко­чып һәм кы­тык­ла­нып кы­на ят­кан­нар икән дә, мон­да ха­тын-кыз, карт-ко­ры, ба­ла-ча­га алар­ны ту­ен­ды­рыр өчен кө­не-тө­не җи­лек­лә­рен сык­кан!

Кем­гә-кем­гә, әм­ма Кә­ли­мул­ла­га бә­хет ко­я­шы ка­бат ка­лык­ты. Ул күк­рәк су­гып, та­гын әтәч бу­лып йө­ри баш­ла­ды. Мо­ңа ка­дәр яше­рел­гән кы­рын эш­лә­ре зур мәр­тә­бә итеп сөй­лә­нел­де. Ан­дый сүз­ләр­нең ахы­ры нәр­сә бе­лән бе­тә­се мәгъ­лүм тү­гел иде. Җит­мә­сә Әли­нә урыс те­лен укы­та тор­ган мәк­тәп­кә ра­йон мә­га­риф бү­ле­ген­нән тик­ше­рү­че инс­пек­тор­лар ки­леп төш­те. Алар авыл хал­кы­ның тор­мы­шы бе­лән кы­зык­сы­нып та ка­ра­ма­ды­лар, әм­ма ба­ла-ча­га­ның ко­тын алып бе­тер­де­ләр. Ул инс­пек­тор­лар­ның бер­се икен­че­сен­нән усал­рак иде. Алар ки­тү­гә, авыл җи­ңел су­лап куй­ды. Әли­нә­нең эшен мак­тау­ла­ры, бе­ле­ме­нә сок­ла­ну­ла­ры, җит­мә­сә Ка­зан дәү­ләт пе­да­го­гия инс­ти­ту­ты­на укыр­га җи­бә­рә­чәк­лә­ре бе­лен­гәч, ха­тын-кыз­ны ка­бат — бу юлы ин­де бик зә­һәр — корт чак­ты, Габ­дер­рах­ман­ны апа­сы Хә­ер­ба­нат ме­нә шу­шы ва­кый­га­дан соң ачу­ла­нып таш­ла­ды да ин­де.

У­рам­га кич иңеп ки­лә иде. Әли­нә­се әле мәк­тәп­тән кайт­ма­ган, бү­ген нин­ди­дер ки­чә уз­ды­ра­чак­лар. Ә Габ­дер­рах­ман бик нык үп­кә­лә­де һәм сал­кын мун­ча­ла­ры­ның ләү­кә­се­нә ятып үк­сеп-үк­сеп ела­ды, аны бе­лү­че, хә­те­рен кү­рү­че дә бул­ма­ды.

Бә­хе­тең­не сы­ер сөз­сә, ка­нат үс­те­реп ке­нә күк­кә ашып бул­мый. Бу гай­бәт­ләр ке­ше те­лен­дә ко­лак рә­хә­те итеп йөр­тел­сә дә, Габ­дер­рах­ман­ның ту­ган­на­рын ша­шын­дыр­ган­лык­тан, йорт эч­лә­ре шом­ла­нып-ка­раң­гы­ла­нып кал­ды. Әли­нә­гә күз­лә­ре кы­ры­най­ган­нан кы­ры­най­ды. Мо­ның сә­бә­бен ул тө­гәл ге­нә бел­мә­сә дә ча­ма­лый иде. Иң әү­вәл Гап­сат­та­ров ди­гән “и­ке­ле кап­чы­гы” чи­рат­та­гы “бер­ле”­сен ал­ган­да:

— Куй-куй, үзе­ңә дә ку­яр­лар әле! — дип мыс­кыл­лар­га ма­та­шып ка­ра­ган иде, аңа игъ­ти­бар би­реп тор­ма­ды. Әм­ма бу сүз оч­рак­лы гы­на бул­ма­ган икән, шу­ңа­дыр хә­те­рен­дә уе­лып кал­ган.

Ә­ли­нә та­тар­ча сөй­лә­шү­нең ямен һәм ма­тур­лы­гын тоя, үзе­нең дә көн­нәр­нең бе­рен­дә ирек­ле рә­веш­тә сөй­лә­шә ала­сы­на ыша­на иде. Гап­сат­та­ров­ның сүз­лә­рен­дә нин­ди­дер зур мыс­кыл­лау бар­лы­гын са­бак­таш кыз­ла­ры­ның йө­зе­нә чык­кан бор­чы­лу ча­лым­на­рын­нан той­ды. Йө­рә­ге­нә авыр ка­бул ит­те Әли­нә ха­ным. Ме­нә шу­шы Гап­сат­та­ров ке­бек­ләр­дән илен са­ту­чы­лар чы­га­чак дип ачу­ла­ныр­га, хәт­та шул таш­баш­ны поч­мак­ка бас­ты­рып ку­яр­га да тал­пын­ган иде, әм­ма үзен ты­еп ка­ла ал­ды. Ул аның мө­гал­ли­мә­се, укы­ту­чы­сы. Сы­нык кү­ңел­ләр­не тө­зә­тү, таш бә­гырь­ләр­не эре­тү кө­чен үзен­дә тап­ма­са, бу ба­ла­лар­ның һәр­кай­сын­нан чын ке­ше­ләр ясау кө­че­нә ия бул­ма­са, ан­нан нин­ди мө­гал­ли­мә чык­сын ди? Шун­да ни­гә­дер Габ­дер­рах­ма­ны исе­нә төш­те һәм ха­ным бе­раз­га юга­лып кал­ды, оны­ты­лып утыр­ды. Уку­чы­ла­ры да ты­ныч иде­ләр. Шу­ны­сы­на сок­ла­ныр­га ти­еш­ле­сең: та­тар ба­ла­сы укыр­га, гый­лем алыр­га, ты­рыш­лык күр­сә­тер­гә яра­та икән ул!

Соң­гы ва­кыт­лар­да Габ­дер­рах­ман үз эче­нә бик­лә­нә бар­ды. Юк сүз­ләр бе­лән ко­лак итен ашап, бә­гырь­лә­рең кис­кә­ләү­ләр­гә хәт­та таш бул­саң да түз­мәс­сең. Әм­ма ул таш тү­гел, бәл­ки — ир, һәм ир за­тын­нан икән­ле­ген күр­сә­тер­гә ти­еш иде. Шу­ңа да са­быр бул­ды, оры­лып бә­рел­мә­де.

Ә­ти­сен­нән кал­ган һө­нә­ре — бал­та­га ос­та­лы­гы аңа үзен оны­тыр­га яр­дәм ит­те. Әү­вә­ле ур­ман ки­сү­дә йө­реп агач юнәт­те. Аны яр­ды­рып йө­реп го­ме­ре үт­те. Пыч­кы­ның бер ба­шын­да һа­ман Сә­гыйрь аб­зый бул­ды. Тор­мыш­ны шак­тый күр­гән кы­рык яшь­лек ир сүз­гә быт­был­дык­лар­дан ким тү­гел иде. Ки­рәк­ме-ки­рәк тү­гел­ме, тук­та­мый сөй­лә­нә, хәт­та Габ­дер­рах­ман­ның җе­не­нә тия. Си­ңа пыч­кы тар­тыр­га ки­рәк, ә ул оны­ты­лып те­ле­нә са­лы­на. Аның агы һәм ка­ра­сы бер­дәй. Һәм­мә­не бу­тый. Әле ге­нә су­гыш ва­кый­га­сын­нан бе­рәр оч­рак­ны, аңа ку­шып Ни­са кар­чык­ның кә­җә­се ни­чек Га­лә­ви­ләр­нең тү­тәл­лә­рен кыр­кы­га­нын сөй­ли, ул да тү­гел, та­тар-урыс мәсь­ә­лә­сен ачык­лау­га ке­ре­шә — мо­ны­сы Габ­дер­рах­ман­ның бак­ча­сы­на таш атар­га ма­та­шуы ин­де, мө­га­ен!

Берь­ю­лы ике­се­нең дә өй­лә­ре­нә сай­гак җәй­де­ләр, кой­ма утыр­тып чык­ты­лар. Шу­лай ма­тур гы­на эш­ләп йө­ри­се­ләр иде, Сә­гыйрь аб­зый аны үп­кә­лә­теп куй­ды. Кем те­лен­нән тарт­кан, ди­ген? Юләр­дән со­ра­ма, үзе әй­тер, имеш!

— Нәр­сә дип мар­җа алып кайт­тың ин­де? Мон­да та­тар кыз­ла­ры бет­кән­ме­ни?

Габ­дер­рах­ман мо­ңар­чы түз­гән иде, бу юлы:

— Үзе­ңә бул­ма­ган акыл­ны ке­ше­гә өй­рә­теп ма­таш­ма әле!— дип әй­теп сал­ды. Сүз­лә­ре аяз көн­не яшен сук­кан­дай тәэ­сир ит­те­ме, Сә­гыйрь аб­зый шул ми­нут­тан тел­сез кал­ды. Бе­рәр бул­са:

— Тө­кер­дем ба­шы­ңа!— ди­яр иде дә, бал­та­сын ку­лы­на то­тып кай­тып ки­тәр иде. Әм­ма Сә­гыйрь аб­зый­ның ан­лык һәм ан­дый га­мәл­не баш­ка­рыр­лык код­рә­те юк шул. Ка­ра сә­ер күз­лә­рен мөл­де­рә­теп ка­рап тор­ды-тор­ды да:

— Мин ке­ше сү­зен ге­нә! — ди­де. Ул гү­я­ки елый иде: — Ке­ше сү­зен ге­нә!

Габ­дер­рах­ман­ның үзе­нә дә кы­ен бу­лып кит­те. Бе­рен­че­дән, гө­наһ­сыз са­бый ба­ла ке­бек ке­ше­не үп­кә­лә­тү­е­нә, икен­че­дән, ха­лык­ның үзе ха­кын­да юк­ны-бар­ны сөй­лә­шү­е­нә. Һәм биш са­ны тө­гәл, үз акы­лын­да­гы ир бу­ла­рак, бал­та­сын ку­лы­на ал­ды да хуш­лаш­мый кай­тып кит­те.

Ул Әли­нә­сен ае­рыр­га да, ачу­ла­ныр­га да җы­ен­мый иде. Ке­ше ни сөй­лә­мәс, алар­ның сүз­лә­ре­нә ко­лак то­та­лар ди­ме­ни? Кү­ңе­лең­не тың­ла, кү­ңе­лең­не! Шун­да бә­хе­тең­не дә югалт­мас­сың!

Ә­ли­нә Ка­зан дәү­ләт пе­да­го­гия инс­ти­ту­тын­да чит­тән то­рып укыр­га ке­рер­гә ти­еш иде. Ул кит­кәч, Габ­дер­рах­ман­ның авыл­даш­ла­ры ты­ныч­ла­нып кал­ды­лар. Тиз ара­да сүз дә та­ра­лыр­га өл­гер­де. Аны сөй­лә­мә­гән һәм кү­перт­мә­гән ке­ше кал­ма­ды. Имеш, Габ­дер­рах­ман — ир ке­ше икән, мар­җа­сын ку­ып чы­гар­ган! Ин­де яң­гыр да ва­кы­тын­да явар, кар да но­ябрь­дә үк тө­шәр, җил дә бис­мил­ла бе­лән ге­нә исәр!

Бу сүз­ләр­нең бер ге­нә дә ни­ге­зе юк иде. Кем уй­лап чы­гар­ган әле аны? Нәр­сә, мар­җа ха­тын­на­ры, урыс­лар Ал­лаһ бән­дә­се тү­гел­ме­ни? Әл­лә тар­тар­ны гы­на ае­рып, ба­ры алар­ны гы­на Хак тә­га­лә үз итә, яра­та­мы?

Ха­ты­нын Габ­дер­рах­ман са­гы­нып кө­теп ал­ды. Аның кай­тып ке­рүе авыл хал­кын та­гын аяк­тан ега яз­ды. Бе­рен­че­дән, ул инс­ти­тут­ка бар им­ти­хан­на­рын да “бик ях­шы”­га тап­шы­рып кер­гән, икен­че­дән, мо­ны­сы бе­рен­че­сен дә оныт­тыр­ды, Әли­нә­не йөк ма­ши­на­сы­ның ка­би­на­сын­да авыл ба­шы­на ка­дәр кем­дер, мө­га­ен урыс бу­лыр­га ки­рәк, оза­тып куй­ган икән. Әле, ки­леп тук­та­гач та, озак кы­на сөй­лә­шеп утыр­ган­нар, үбеш­кән­нәр һәм ко­чыш­кан­нар да, имеш! Бу­сы ук чип-чи ял­ган иде. Асыл­да ва­кый­га бө­тен­ләй дә баш­ка бул­ган, югый­сә!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных