Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 4 страница




— Кай­сы як­ка ку­нак­ка еш­рак кай­та­сыз? — дип со­ра­гач, үз­лә­ре:

— Ха­тын ягы­на икән шул! — дип җа­вап би­рә­ләр.

Хә­ер­ле­гә бул­сын ин­де бу го­мер ди­гән­нә­рем, хис­лә­рем­нең йө­гән­нә­ре бу­шый да куя, бу­шый да ки­тә. Уй­ла­рым йө­ге­рә дә йө­ге­рә, ирек­кә чык­кан ко­лын ке­бек ча­ба да ча­ба.

Ә ми­нем төр­ле чак­ла­рым бул­ды, лә­ба­са! Авыл­даш­ла­рым­ның кү­рем­сез­ле­ген дә аз та­ты­ма­дым, кый­нап та таш­ла­ган чак­ла­рын хә­зер дә оны­та ал­мыйм, көн­че­лек­лә­рен дә кү­тә­рүе җи­ңел то­ел­ма­ды. Әм­ма дә ту­ган туф­рак­ны юк­сы­ну хи­се йө­рәк­тән кит­ми икән ул. Ты­е­лып, оны­ты­лып кы­на то­ра, ан­на­ры чиш­мә ке­бек ка­бат ур­гы­лып чы­гып, уй­ла­ры­ма ку­шы­лып ага да ага. Са­гыш­лы моң бу­лып ага. Ә шу­лай да ту­ган туф­рак­ка кем­нәр­не­дер кү­рү өме­те бе­лән дә кай­та­лар ке­ше­ләр.

Мө­га­ен алар­ны ме­нә шул кем­нәр­дер:

— Әнә, кит­кән бул­ган­нар иде,— дип кар­шы ала тор­ган­нар­дыр?

Ту­ган туф­ра­гы­на сы­е­нып яшә­гән ке­ше үзен дөнь­я­ның кен­де­ге дип уй­лый ин­де ул, ир­кә ба­ла ке­бек көй­лә­тү­чән­рәк һәм әл­лә-әл­лә кем­чә­рәк бу­ла. Алар­ның ни­чек һәм ни дип уй­лар­га да хак­ла­ры бар­дыр ин­де. Ара­да җеп­ләр өзел­гән­че ил­гә кайт­ка­лап то­ра­сың ин­де ул.

Һәм бер­көн җи­тә, юк­сы­ну хи­се ак­рын­лап ту­ты­га-ту­ты­га, гү­я­ки юк­ка чы­га. Аның уры­нын бү­тән той­гы­лар алыш­ты­ра­лар. Ул ва­кый­га­лар си­нең бе­лән тү­гел, бәл­ки баш­ка бер, бү­тән си­нең ке­бек­нең ки­че­реш­лә­ре ке­бек то­е­ла баш­лый. Мо­ны­сы ин­де юк­сы­ну­дан да хә­тәр­рәк, юк­сы­ну­дан да хә­ер­сез­рәк!

— Ин­де ул да тор­ган­дыр... Кич­тән бу­ран өеп үт­кән... Кар көрт­лә­рен бәл­ки кө­рәп тә куй­ган­дыр? Әл­лә ире ми­кән?

Ә бе­лә­сез­ме, ул ми­нем бер­дән­бер яра­тып йөр­гән ке­шем иде. Сө­ю­нең, мә­хәб­бәт­нең ни икән­ле­ген аңа ка­дәр бел­ми дә идем, мон­нан соң да та­тый ал­дым­мы икән? Бәл­ки таш, агач ке­бек то­е­лам­дыр? Ярар, аны­сын­да эшем юк дип әй­тә­сем кил­ми. Ба­ры тик ис­кәр­теп үтәр­гә ге­нә ки­рәк­тер дип бе­ләм: “Ке­ше­не­ке ке­ше­гә ка­раң­гы ин­де ул! Хә­ер­ле­гә бул­сын!”

Мин бер­ва­кыт­та да әл­лә кем­нәр бу­лыр­га, зур мәр­тә­бә­ләр­гә ире­шер­гә те­лә­мә­дем. Алар үз­лә­ре кил­де­ләр һәм ми­не дул­кын­на­рын­да агыз­ды­лар да агыз­ды­лар. Яз­мы­шы­ма үп­кә бел­де­рә ал­мыйм. Бә­хе­тем ка­мил бул­ды, әм­ма...

— Ин­де ул да тор­ган­дыр...

Ә бү­ген кар яу­ды­мы икән соң?..

Без­нең шә­һәр­не кап­лап ки­тәр өчен­дер ин­де, тө­не бу­е­на иш­те дә иш­те. Ак кар ту­ны­ның авыр­лы­гын­нан агач­лар сы­гы­лып төш­те­ләр, юл­лар ябыл­ды­лар.

Яр­ны яр са­гыш­ка са­ла. Без­дә­ге инеш­ләр яз­лар­да гы­на ту­лы­шып, яр­лар­ны яр­лар­га то­таш­ты­рып ага­лар.

Яра­ту хи­сен го­мер буе яши, ди­ләр. Әм­ма той­гы­лар да ту­пас­ла­на­лар, алар да ис­ке­рә­ләр. Мәң­ге саф бул­ган­на­ры өчен алар­ның үз­гә­реп то­руы шарт. Яра­ту хи­се са­гыш бе­лән янә­шә йө­ри. Ә ул аны күп ва­кыт алыш­ты­ра да, яра­ту той­гы­сы са­гыш­ка кү­чә. Ан­нан соң са­гы­ну хис­лә­ре бе­лән ба­йый, зу­рая. Ке­ше­нең яшә­е­ше гү­я­ки мәң­ге­лек бе­лән то­та­ша, хис­ләр дәрь­я­сы аның кү­ңе­лен­дә ки­лә­чәк­кә ом­ты­лыш, өмет уя­та. Ул яши, авыр һәм кат­лау­лы, кү­тә­реп бул­мас­тай то­ел­ган хис­ләр эчен­дә яши, дөнь­я­лык­ның һәр кар­шы­лы­гын узып, вак­лык­ла­ры­на игъ­ти­бар бир­ми­чә яши. Ерак юл­дан кай­тып кер­гән ба­ла­ның нин­ди авыр­лык­лар аша узып ту­ган йор­ты­на ире­шү­ен ән­кә­се бе­лә­ме икән? Ә ул ир­тә­гә та­гын юл­га чы­гып ки­тә­чәк. Бер кич­кә, бер кү­ре­шү өчен ге­нә кайт­кан шул! И ана! Из­ге исе­мең ха­кы­на ба­ла­ңа ил­ти­фат­лы бул!

Ә са­гыш­ны көн­нәр­нең бе­рен­дә юк­сы­ну алыш­ты­ра. Мә­хәб­бәт юк­сы­ну дә­рә­җә­се­нә җит­сә, бет­ми дә, сү­рел­ми дә ин­де ул. Яну һәм кө­ю­лә­рең­нең иге-чи­ге бул­ма­я­чак.

Әм­ма ке­ше­дә са­гы­ну һәм юк­сы­ну хис­лә­ре ге­нә бу­лыр­га ти­еш тү­гел. Яшәү ту­лы кан­лы икән, хис­лә­ре дә җит­меш җи­де төр­ле, җит­меш җи­де ягын бер­дәй итеп ко­чып алал­сын. Ә ту­лы кан­лы тор­мыш бе­лән яшәү нәкъ шу­лай­мы, әл­лә хис­ләр­гә ия бу­ла алу кө­че­ме? Һәр­хәл­дә ке­ше­нең өс­тен­ле­ге хис­лә­ре бе­лән ида­рә итә алу­ын­да икән­ле­ген оны­тыр­га яра­мый.

Хис­лә­ре­нә ху­җа бу­ла ал­ма­ган ке­ше­нең той­гы­ла­ры үзен­нән өс­тен чы­гып, аны буй­сын­ды­ра­лар, ахыр­да ха­рап та итә­ләр. Шу­лай да оны­тыр­га яра­мый, хис­ләр­гә бай ке­ше тор­мыш­ны ях­шы тоя, аң­лый һәм тө­ше­нә. Әм­ма хис ул үзе ге­нә, акыл­дан баш­ка һич­ни тү­гел, хис ба­ры тик без­нең га­мәл­ләр­гә этәр­геч би­рү кө­че­нә ге­нә ия. Хис-той­гы­ла­рың­ны акы­лың дө­рес аң­ла­ма­са, ял­гыш хә­бәр бу­ла­рак ка­бул ит­сә, син ха­рап бу­ла­чак­сың, ягъ­ни ха­кый­кать­не дә дө­рес тө­шен­ми­сең.

Юк­сы­ну! Си­не йө­рә­гем­нең тү­ре­нә оя­ла­ган кош итеп күр­дем. Яну-кө­ю­лә­рем­нең нәр­сә икән­ле­ген үзем ге­нә бел­дем. Көн­нәр­нең бе­рен­дә ба­ла­ла­рың ка­нат чы­га­рыр да, шу­лар бе­лән бер­гә очып ки­тәр­сең дип көт­тем, са­быр ит­тем. Һәм шу­лай бул­ды да, син — юк­сы­ну хи­се, ка­я­дыр юк­ка чык­тың, оч­тың да кит­тең. Ә кү­ңе­лем буш кал­ды. Буш­лык­тан да шык­сыз­рак ха­ләт юк икән ул. Буш җан­нар бу дөнь­я­да ни­чек яши­ләр икән?

2000–24.03. 2001.

­ ВӘГЪ­ДӘ — ИМАН!

­ Хи­кәя

Ул көн­нәр­дә, го­мер бул­ма­ган­ны, ва­кы­тым буш­рак ке­бек иде. Язу­чы Мәгъ­сүм ага Ху­җин шал­ты­ра­тып, ал­дан бе­ле­шеп, ир­тә­гә­ге көн­гә ике­ләр­дә оч­ра­шу­ны сөй­лә­шеп куй­дык. Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, ул үзе ми­ңа ки­рәк, ки­ре­сен­чә тү­гел иде.

— Бор­чыл­ма­гыз, нәкъ буш чак­ла­рым, ки­леп җи­тәм. Уни­ке­гә икән, уни­ке­гә, ми­нут та соң­га кал­мам. Әгәр ир­тә­рәк ан­да бул­сам, кө­теп то­рыр­мын,— ди­дем.

Шу­лай вәгъ­дә­ләш­тек. Чын­нан да ир­тә­гә әл­лә кай­лар­га ба­ра­сы­ла­рым юк. Оч­ра­шыр­быз, Ал­лаһ бо­ер­са, дип тә­га­ен­ләп, ни­я­тем­не кү­ңе­ле­мә бик­ләп куй­дым.

Әм­ма ка­бат бер сә­гать­тән шал­ты­ра­тып, ир­тә­гә эшем­дә уты­рыш бу­ла­ча­гын, сә­гать дүрт­ләр­дә икән­ле­ген әйт­те­ләр. Ярар-ярар, җи­те­шер­мен, кил­ми кал­мам, дип уй­ла­дым. Мәгъ­сүм ага бе­лән сү­зем­не бе­те­рер­мен дә ба­рыр­мын. Со­ңар­мам.

Бо­лар­дан гай­ре, сә­га­те-ми­ну­ты бил­ге­лән­гән мон­дый эш­ләр ки­леп чык­мас­ка ти­еш ке­бек иде.

Һәм ме­нә ул көн ки­леп җит­те. Мин ир­тән­нән эш бе­лән мәш­гуль идем. Ике­нең кай­чан җи­тә­чә­ген сә­га­тем­нән кү­зәт­кә­ләп-кү­зәт­кә­ләп алам. Ме­нә ва­кыт ире­шеп ки­лә. Ки­тәр­гә, ашы­гыр­га ки­рәк дип, урам­да­гы кыш­кы сал­кын фев­раль һа­ва­сы­ның йом­шар­ма­ган­мы икән­ле­ген тә­рә­зә­дән тыш­ка ба­гып кү­зәт­кә­ләп ал­дым. Сал­кын­нан туң­ган ча­гын­да кар да бөр­тек­лән­гән сы­ман шул. Ә ме­нә хә­зер ул утыр­ган, ба­сын­кы­лан­ган ке­бек. Сук­мак­лар да ка­рал­ган­рак кү­ре­нә­ләр. Көн­не сын­дыр­ган бу­лыр­га ти­еш.

Ки­ем эл­ге­че­нә ки­леп, ту­ны­ма үрел­гән ге­нә идем, сәр­кә­тип ту­таш ке­реп әйт­те:

— Уты­рыш­ны, бе­лә­сез­дер ин­де, сә­гать бер­гә кү­чер­де­ләр. Со­ңар­ма­гыз!

— Аһ, ми­нем ике­гә ба­рып җи­тәр­гә ти­еш­ле җи­рем бар иде,— дип сөй­лә­неп, нәр­сә эш­ләр­гә бел­ми ап­ты­рап кал­дым. Бо­лай ях­шы тү­гел шул әле бу! Мәгъ­сүм ага ка­дәр олы һәм дә­рә­җә ия­се ке­ше­не көт­те­реп то­ру яра­мас, бәл­ки ху­җам бе­рәр сә­гать­кә соң­га ка­лыр­га рөх­сәт би­рер? Ях­шы ке­ше ул. Эшен бе­леп баш­ка­ра, хез­мәт­тәш­лә­ре­нә хөр­мә­те зур. Ке­рим әле үзе­нә, со­рыйм. Үте­не­чем­не аяк ас­ты­на са­лып тап­та­мас. Әм­ма:

— Юк,— ди­де ху­җам, яр­ты сү­зем­дә үк ми­не бүл­де­реп.— Мәгъ­сүм Ху­җин­да эш­ли­сез­ме, әл­лә ми­нем кул ас­тын­да­мы?

— Ярар-ярар, сез ди­гән­чә бу­лыр!— дип, тиз­рәк га­фу үте­нү ягын ка­ра­дым. Ху­җа­лар бе­лән тарт­ка­ла­шыр­га яра­мый, үз­сүз­лә­нү­не бер дә ярат­мый­лар алар.

— Биг­рәк кы­зык ке­ше сез!— ди­я­рәк ху­җам сөй­лә­неп кал­ды, мин, үзе­мә чы­гып, тиз­рәк те­ле­фон­га ябыш­тым.

Мәгъ­сүм ага­ны та­бу мәсь­ә­лә­се җи­ңел эш бу­лып чык­ма­ды. Әү­вә­ле те­ле­фон­на­ры буш тү­гел иде, ин­де шал­ты­ра­тып чык­кач, аның ан­да юк­лы­гын әйт­те­ләр.

Без яки “Ча­ян” жур­на­лы ре­дак­ци­я­сен­дә, яи­сә “Ка­зан ут­ла­ры”н­да оч­ра­шыр­га ти­еш идек. Те­ле­фон­нан-те­ле­фон­га кү­чә-кү­чә алар­га шал­ты­ра­тып мәш кил­гән ара­да төш­ке аш ва­кы­ты узып, уты­рыш сә­га­те ки­леп тә җит­те. Хә­ер­ле­гә бул­сын, Мәгъ­сүм ага­ны эз­ләп та­бар­мын, ачу­лан­са, га­фу үте­нер­мен дип уй­лап, вәгъ­дәм­не боз­га­ным өчен аның га­фу үте­нү­е­нә өме­тем­не яңарт­тым да уты­рыш­ка ашык­тым. Ул озак­ка бар­ма­я­чак, тиз ге­нә бе­тә­чәк сы­ман иде.

Әм­ма бу юлы да ял­гыш­тым. Уты­рыш нәкъ ме­нә уты­ру, хәт­та төп­лә­неп утыр­мыш­ка әве­рел­де. Ми­ңа һәм бү­ле­ге­мә ту­ры­дан-ту­ры ка­гы­лыш­лы мәсь­ә­лә­ләр көн тәр­ти­бе­нә ку­ел­ма­са да, алар­дан хә­бәр­дар бу­лыр­га ти­еш­мен­дер ин­де, ко­лак куя бир­дем. Хез­мәт­тәш­лә­рем шун­дый да тө­гәл, эш­лә­рен шун­дый да җи­ре­нә җит­ке­реп баш­ка­ру­чы­лар бу­лып чык­ты­лар ки, һәр мәсь­ә­лә­не, шул мәсь­лә­дән ки­леп ту­ган баш­ка мәсь­ә­лә­ләр­не, ала­ры та­гын да ки­те­реп чы­га­рыр­га ти­еш та­гын бү­тән мәсь­ә­лә­ләр­не һәр­кай­сын ае­рым-ае­рым, җе­бе­нә үт­кәр­гән­че тә­мам тик­ше­реп, үл­чәп, хәл итеп, алар­га ка­бат­тан да кай­тып, алар­ны та­гын да бә­я­ләп, аң­ла­шы­лып җит­мә­гән­нә­рен тө­гәл­рәк ачык­лап, үза­ра бер-бер­се­нә бә­ян ите­шү­гә алы­нып, та­гын да дис­тә­ләр­чә со­рау­лар­ны куз­гат­ка­лап, җа­вап һәм чи­шү ва­ри­ант­ла­рын тик­ше­реп һәм тик­шер­гә­ләп шак­тый озак утыр­ды­лар. Ми­нем ише­ләр арып бет­те. Ва­кыт-ва­кыт сә­гать­кә ка­рап куй­га­лау­ла­ры­ма һич­кем­нең исе кит­мә­де. Үзем­не ни­чек тә са­быр то­тар­га ты­рыш­тым. Шу­лай уты­ры­ша тор­гач, ике сә­гать­ләп ва­кыт үтеп тә кит­те. Мәгъ­сүм ага­ны ни шал­ты­ра­тып, ни баш­ка­ча ал­дан ки­сә­теп ку­еп бул­ма­ды. Эчем по­шу гы­на тү­гел, ва­кыт­ның тиз үтү­е­нә ачу­ым да кай­ный, хол­кым­ны да кай­нар­ла­та ба­ра иде. Ярый әле, бә­хе­те­мә­дер, уты­рыш­та­гы­лар сөй­лә­шү­ләр­нең чик­сез­ле­ген­нән үз­лә­ре дә арый баш­ла­ды­лар. Ин­де хә­зер, нин­ди ге­нә мәсь­ә­лә ку­ел­са да, алар­ның ку­ә­тен куз­га­ту мөм­кин бул­мас ке­бек иде. Ме­нә шу­шы фор­сат­ны гы­на көт­кән ху­җа­быз көн тәр­ти­бен­дә­ге “төр­ле­ләр”­гә күч­те һәм дус­ты Гап­сат­та­ров­ны юга­ры­рак урын­га ку­яр­га ни­я­те бар­лы­гын әй­теп, бу кан­ди­да­ту­ра ха­кын­да фи­кер­лә­ре­без­не со­ра­ды. Аяз көн­не яшен сук­ты. Һәр­хәл­дә әгәр дә бу мәсь­ә­лә бе­рәр сә­гать әү­вәл­рәк ку­ел­ган бул­са, сү­зе күп чы­гар иде, ә мон­да:

— Бик хуп! Бик ях­шы! — ди­дек тә, шу­ның бе­лән бет­те.

Һәм ахы­ры­на иреш­кән җы­е­лыш тә­мам­лан­ды.

Мин тиз­рәк ки­тү ягын ка­ра­дым. Ан­да, сөй­лә­шен­гән­чә, Мәгъ­сүм ага кө­тә­дер. Ин­де ни­чә сә­гать­кә соң­га кал­дым. Бәл­ки кит­мә­гән­дер әле, эш ахы­ры­на бул­са да ба­рып ире­шер­мен дип ча­тыр чап­тым.

Ба­рып кер­сәм, Мәгъ­сүм ага­ның дус­ла­ры:

— И, вәгъ­дә­сез икән­сез!— дип кар­шы ал­ды­лар.— Ул сез­не көт­те-көт­те... Ике­гә сөй­лә­шен­гән­сез тү­гел­ме?

— Әйе, шу­лай иде! Га­фу ит­сә иде...— ди­дем, ак­ла­ныр сүз­лә­рем­не кү­ңел киш­тә­ле­гем­дә­ге хә­тер бас­кыч­ла­рын­нан эз­ләп.

Ул ара­да “Ка­зан ут­ла­ры” жур­на­лы ре­дак­ци­я­сен­нән кәт­тә язу­чы һәм ша­гыйрь­ләр ки­леп кер­де­ләр. Ми­не кү­рү­гә:

— Ни­гә “Ча­ян”­да уты­ра­сыз? Сез­не Мәгъ­сүм Ху­җин сә­гать ике­дән бир­ле көт­те. Вәгъ­дә­сез икән­сез!— дип, кем­ле­гем­не йө­зе­мә бә­реп әй­теп тә бир­де­ләр.

— Га­фу итә күр­сә иде...— ди­дем, шу­лай ук ак­ла­ныр­га кү­ңел тү­рем­нән сүз эз­ләп.— Сөй­лә­шен­гән­чә ба­рып чык­ма­ды шул. Хә­зер кай­дан та­бар­га икән үзен?

— Вәгъ­дә­ләш­кән ва­кы­ты­гыз­га ки­лер­гә ки­рәк иде!— ди­де­ләр алар, бер­се ар­тын­нан икен­че­се би­тәр­ләп.

— Га­фу итә күр­сен ин­де?— дип, һа­ман да ак­ла­ну җа­ен эз­лә­дем.— Хә­зер нәр­сә ди­яр икән ин­де?

— Аны­сын ук бел­ми­без шул! Үзе­гез ка­рар­сыз ан­да!— ди­де­ләр алар, Мәгъ­сүм ага­ны вәгъ­дә­сез­ле­гем бе­лән бор­чу­ым өчен ачу­лы кы­рый күз таш­лап.

— Ягез ин­де, егет­ләр?— дип ялы­нып ка­ра­дым.— Алай ук бе­те­реп таш­ла­ма­гыз!

— Бет­кән­не икен­че кат бе­те­реп бул­мый!— ди­де­ләр алар, бу сүз­лә­рен­нән шак­тый ка­нә­гать ка­лып.

— Аны ка­ян та­бар­га икән?

— Кай­тып кит­те бу­гай ин­де!— дип, йөр­мә мон­да бу­та­лып ди­гән­дәй сөй­лә­шү­не кырт кис­те­ләр.

Ми­ңа кат­тан-кат­ка, ре­дак­ци­я­дән-ре­дак­ци­я­гә Мәгъ­сүм ага­ны эз­ләп ча­ба­сым гы­на кал­ды. Чөн­ки ул әле дә мон­да, бу ти­рә­дә ге­нә­дер сы­ман иде. Шак­тый йө­рел­гән­нән соң, “Ял­кын” ре­дак­ци­я­се­нә ба­рып кер­дем. Ан­да­гы кыз­лар:

— Мәгъ­сүм ага сез­не кө­не буе көт­те... Вәгъ­дә­сез ке­ше икән­сез!— дип, би­тәр­ләп таш­ла­ды­лар. Һәм­мә­се­нең, кай­да гы­на кер­сәм дә, тел­лә­рен­дә бер ге­нә сүз, ми­ңа ка­ра­та шул “вәгъ­дә­сез” ди­гән мө­һер­лә­ре әзер иде. Шу­ны йө­зе­мә сы­лый тор­ды­лар.

Ми­ңа оят, бик тә оят иде. Ак­ла­ныр­лык сүз­лә­рем та­был­ма­ды. Шу­лай да:

— Үзен ка­ян та­бып бу­лыр икән?— дип үте­неп со­ра­дым.

— Өе­нә кит­те ул,— ди­де­ләр.

— Шал­ты­ра­тыр­га ярый­дыр­мы? — ди­гәч, те­ле­фон­га та­ба ым­ла­ды­лар да:

— Әм­ма без­дә өй те­ле­фо­ны­ның но­ме­ры юк! — дип ки­сә­теп куй­ды­лар.

— Мин­дә бар иде... — ди­дем һәм сан­нар­ны бер-бер арт­лы җыя баш­ла­дым. Алар, ни­чек ак­ла­ныр бу ди­гән­дәй, ми­ңа та­ба ко­лак куй­ды­лар. Әм­ма Мәгъ­сүм ага өе­нә кай­тып җит­мә­гән иде әле. Хәт­та соң­га­рак кал­га­лау оч­рак­ла­ры да бар­лы­гын ки­сә­теп куй­ды­лар.

— Кай­да бу­лыр икән? — дип со­ра­дым ял­кын­чы­лар­дан, те­ле­фо­ным­ны куй­гач. Һәр­хәл­дә җа­вап би­рү­лә­рен көт­мә­гән идем.

— Ул “Шәһ­ри Ка­зан” га­зе­та­сы ре­дак­ци­я­се­нә, Ирек яны­на кит­те бу­гай! — ди­де кыз­лар­ның бер­се.— Шу­лай да ал­дан шал­ты­ра­тып бе­ле­ше­гез, бәл­ки ан­да тү­гел­дер?!.

Һәм нәкъ шу­лай эш­лә­дем дә. Әйе, “Шәһ­ри Ка­зан”­да, Ирек бе­лән күр­гән­нәр үзен.

— Мон­да бу­гай әле ул! Кит­мә­гән­нәр­дер әле!— дип җа­вап бир­де­ләр те­ле­фон­нан.

“Шәһ­ри Ка­зан” ре­дак­ци­я­се бер квар­тал гы­на ары­рак, соң­ла­мас­ка ты­ры­шып шун­да ашык­тым. Ча­тыр ча­бып ки­леп җит­кә­нем­дә эш сә­гать­лә­ре чы­гып бе­теп ба­ра иде. Бер бүл­мә­дән икен­че­се­нә, өчен­че­се­нә, дүр­тен­че­се­нә ша­кып, та­ныш жур­на­лист­лар­ны оч­рат­тым, Ирек­нең бүл­мә­се тө­бе­нә “җит­меш тап­кыр” кил­дем. Әм­ма ша­кы­ган ишек­не ачар­га те­ләү­че һа­ман да бул­ма­ды. Әле ге­нә мон­да сы­ман иде, сөй­ләш­кән та­выш­ла­рын да ишет­тем ке­бек.

Әм­ма ба­ры­бер ишек­не ачу­чы бул­ма­ды.

“Я­рый,— дип уй­ла­дым,— Мәгъ­сүм ага­ның га­и­лә­се­нә бул­са да шал­ты­ра­тып, га­е­бем­не та­нып га­фу үте­ним, аң­лар­лар әле!”

Ә те­ле­фон труб­ка­сын, Ал­лаһ рәх­мә­те, Мәгъ­сүм ага үзе ал­ды. Ин­де өен­дә үк икән. Мон­да гы­на яши лә­ба­са!

— Ми­нем фа­тир “Поч­та” өс­тен­дә ге­нә! Ки­леп чык! — ди­де ул, би­тәр­ләп таш­ла­га­нын­нан соң.

Кү­ңе­лем, уф, берь­ю­лы ты­ныч­лан­ды. Ба­рыш­лый ки­бет­кә дә су­гы­лып, сә­гать биш­ләр әле узып кы­на ма­таш­кан­да Мәгъ­сүм ага­ның фа­тир ише­ге­нең төй­мә­се­нә бас­тым. Кың­гы­ра­вы­ның сан­ду­гач бу­лып сай­ра­вы ише­тел­де. Бе­раз­дан ике кат­лы ку­нак­чыл ишек ачыл­ды.

— Мин си­не кө­не буе көт­тем. Алай вәгъ­дә­сез бу­лыр­га яра­мый! — дип, Мәгъ­сүм ага ачу­ла­нып кар­шы ал­ды.

Ә ми­нем, аның хөр­мә­тен­дә, ак­ла­ныр­лык кы­на ча­мам бар иде.

­ Февр., 2001.

 

­МИ­НЕМ СЕЗ­ГӘ СО­РА­ВЫМ БАР

­ Хи­кәя

 

Ва­кыт-ва­кыт ра­дио яки те­ле­ви­де­ни­е­нең, ча­кыр­тып алып, ту­ры­дан-ту­ры ми­не, де­пу­тат-фә­лән бул­ма­сам да, эфир­га чы­га­ра тор­ган га­дәт­лә­ре бар, рәх­мәт төш­ке­ре. Ба­ры бер ге­нә нәр­сә со­ра­ла — бил­ге­лән­гән сә­га­те­нә ки­чек­ми-соң­ла­мый ба­рып җи­тәр­гә ки­рәк. Ә ыша­ныч­ла­рын ак­ла­мый­ча яра­мый.

Бу юлы “Ка­зан ра­ди­о­сы” кич­ке сә­гать биш­кә дәш­те. Ышан­дыр­дым һәм бил­ге­лән­гән көн­не, тө­гәл ва­кы­ты­на ба­рып җи­тим дип, шак­тый ал­дан юл­га чык­тым. Фев­раль баш­ла­ры­ның сал­кын­лык бе­лән сө­як­ләр­гә су­ы­гын үт­кә­зеп ке­нә тан­та­на ит­кән чак­ла­ры. Мон­дый көн­нәр­дә шә­һәр транс­пор­ты да “ө­ши”, юл­лар авыр­ла­ша. Ә ми­ңа кай­гы­ра­сы тү­гел, ба­ра­сы җи­рем мон­да гы­на, трам­вай­да өч ке­нә тук­та­лыш, ва­кы­тым исә — кая ку­еп бе­те­рер­гә бел­мәс­лек. Ир­тә­рәк ба­рып ке­реп, жур­на­лист­ла­ры бе­лән дөнья хәл­лә­рен дә сөй­ләш­кә­ләп алыр­быз. Би­ре­лә­се со­рау­ла­рын да кү­ңел­дән ки­че­реп, җа­вап­лар­ны төп­ле­рәк итеп әзер­ләп ку­яр­мын! Кыс­ка­сы, ир­тә куз­га­лу­ым бик ях­шы, бик тә уңай­га ки­лер, Ал­ла­һы бо­ер­са!

Ке­сәм­нән ад­рес­ла­ры языл­ган кә­газь­не алып ка­ра­дым. “Т­роя ур­ма­ны” ди­гән сә­ер бер урын­да икән. Те­ле­фон­нан дәш­кән ва­кыт­ла­рын­да бу “Ка­зан ра­ди­о­сы”н ни­чек җи­ңел ге­нә та­бар­га мөм­кин­лек ха­кын­да өй­рәт­кә­ләп тә куй­ган­нар иде. “Ве­те­ри­нар ака­де­ми­я” тук­та­лы­шын­да тө­шеп ка­ла­сы да, 15 нче хас­та­ха­нә ягы­на ба­ра­сы гы­на. Хә­ер, алар­ның кы­зыл ут­лар эле­неп юга­ры­га су­зыл­ган ра­дио ан­тен­на­ла­ры ерак­тан ук мо­ңа­еп кү­ре­неп то­ра. Ада­шып йө­ри­се тү­гел, ба­ра­сы да ке­рә­се!

Трам­вай­лар бер-бер арт­лы йө­ге­реп ке­нә то­ра­лар. Ин­де ба­рып та җит­тем, ура­мын да тап­тым, би­на­сын да. Ишек сак­чы­сы­на ад­рес­ны әйт­тем. Ул:

— Әйе, нәкъ шу­шы би­на, шу­шы йорт!— ди­де.

— Ми­ңа “Ка­зан ра­ди­о­сы” ки­рәк иде,— дим.

— Ке­ре­гез, әнә те­ге ишек­кә ба­ры­гыз!— ди­де.

Кер­дем һәм:

— Ча­кыр­ган иде­гез, кил­дем!— ди­дем.

— Ә, әйе, сез­не та­ный­быз... Сез бит шул ке­ше,— ди­де­ләр, исе­мем­не, хәт­та фа­ми­ли­ям­не атап.

— Әйе, нәкъ үзе! — мин әй­тәм.

— Кем­не эз­ли иде­гез?

Алар­дан бу со­рау­ны көт­мә­гән­ле­гем сә­бәп­ле ап­ты­рап ук кал­дым. Бе­раз­дан соң гы­на аң­га ки­леп:

— Ча­кыр­ган иде­гез тү­гел­ме? — дим.

— Кая?

— Ра­ди­о­га!

— Нин­ди?

— “Ка­зан ра­ди­о­сы”­на!

Бу юлы ин­де алар үз­лә­ре тә­мам ап­ты­раш­та кал­ды­лар, үза­ра ка­ра­шып та куй­ды­лар.

— Сә­гать тө­гәл биш­кә, ягъ­ни ун­җи­де дә нүл-нүл­гә, ту­ры­дан-ту­ры эфир­га!..— дип те­зеп ки­тәм.

— Алай-й-й!..— ди­ләр бо­лар, ми­не та­гын да шик­кә са­лып.

— Нәр­сә бул­ды?

Бе­раз­дан соң гы­на җа­вап би­рә­ләр:

— Бу бит “Ка­зан ра­ди­о­сы” тү­гел!

Мин үр­тә­леп ку­ям:

— Ни­чек “Ка­зан ра­ди­о­сы” тү­гел? Ад­ре­сы­гыз­ны бир­де­ләр, шал­ты­ра­тып. Ме­нә ул! “Т­роя ур­ма­ны”, шу­лай­мы? Егер­ме ту­гы­зын­чы йорт, шу­лай­мы?

— Әйе, нәкъ үзе!— дип җа­вап бир­де­ләр ми­ңа, та­гын да үза­ра ка­ра­шып алып.— Әм­ма мон­да бер­нин­ди дә ан­дый ра­дио юк!

“­Ке­ше­гә ыша­ну га­дә­тем­не бе­леп, әл­лә ин­де ша­ярт­ты­лар­мы икән?”

Ми­нем ап­ты­рап ка­лу­ым­ны кү­реп, алар да бор­чы­лу­га би­рел­де­ләр. Бу би­ча­ра­га ни­чек­ләр яр­дәм итик икән ди­я­рәк уй­га кал­ды­лар. Ә мин һа­ман үзе­мә ки­рәк­не зин­һар­ла­на тор­дым:

— Соң­га ка­лып ма­та­шам икән ин­де. Сә­гать биш­кә ди­гән­нәр иде. Ту­лып та ки­лә.

Шун­да, алар­ның ур­та­сын­да өчен­че ке­ше бу­ла­рак, пульт төй­мә­лә­ре­нә бас­ка­лап утыр­ган ха­ным, тел­гә ки­леп, күр­ше­се­нә бер-ике сүз бе­лән әмер ит­те дә, мин­нән:

— Бәл­ки те­ле­фон­на­ры бар­дыр. Ни­чек ан­да? Әй­те­гез әле!— дип со­ра­гач:

— Әйе, ме­нә ул!— дип, ку­лым­да­гы кә­газь ки­сә­ген аңа тот­тыр­дым.

— Шал­ты­ра­ты­гыз! — ди­де ха­ным, тум­боч­ка өс­тен­дә­ге те­ле­фон ап­па­ра­ты­на күр­сә­теп.

Тиз-тиз ге­нә но­мер­лар­ны җый­дым. Ко­лак­ка те­ле­фон­нан та­ныш та­выш ише­тел­де:

— Без сез­не кө­тә­без... Кай­да йө­ри­сез?— ди­де.

— Сез әйт­кән ад­рес бу­ен­ча кил­дем. Үзе­гез­не та­ба гы­на ал­ма­дым.

— Ә-ә, сез транс­ля­ция үзә­ген­дә ин­де алай­са. Без дә мон­да гы­на, әм­ма трам­вай­га ка­дәр ки­ре ки­леп, йорт­лар ара­сын­нан ке­рү­че юл­дан ки­тә­сез дә, га­раж­лар янын­нан үт­кәч... бе­раз әй­лә­неч­рәк бу­лыр... нәкъ “Ка­зан ра­ди­о­сы”­на ки­леп чы­га­сыз!— ди­де ул, хөр­мәт­ле жур­на­лист Мөр­ши­дә ха­ным.

Мин тиз­рәк шун­да ашык­тым. Сау­бул­ла­шып чы­гып кит­кә­нем­дә биш күз бе­лән оза­та кал­ган пульт ар­ты хез­мәт­кәр­лә­ре­нә рәх­мә­тем­не кат-кат җит­кер­дем. Алар бу юлы ми­нем өчен сө­е­нә иде­ләр бу­лыр­га ки­рәк, йөз­лә­рен­дә ягым­лы ел­маю як­тыр­ды.

Кыш­кы су­ык ко­чак­лап кар­шы ал­са да, эс­се­ле­гем­не йот­ма­ды. Ашы­га-ашы­га ат­лый бир­дем. Ва­кыт тә­мам кы­сан­ла­нып ба­ра иде. Юл ча­ты са­ен со­раш­ты­рып, дө­рес ки­лә-кил­мә­вем­не бе­ле­шә-бе­ле­шә ат­лый йө­гер­дем.

— Ә-ә, сез бит Фә­лән Фә­лә­неч дип та­нып, кул би­реп, хәл со­ра­шу­ла­ры ка­бат­ла­на тор­ды.

— Зин­һар өчен... Ашы­га идем, га­фу ите­гез!— дип, нәү­миз­лек­тә кал­ды­ра ба­ру­ым ул юл күр­сә­тү­че­лә­ре­мә оша­ма­ган­лы­гын аң­ла­сам да, баш­ка ча­рам юк иде.

“Ка­зан ра­ди­о­сы” кы­рык тык­рык ар­тын­да ук икән. Әм­ма зат­лы, ма­тур би­на­да бу­лып чык­ты. Ки­леп кер­сәм, та­ныл­ган жур­на­лист Мәгъ­сүм Гә­рә­ев, Аз­на­кай­га сә­я­хә­тен­нән кайт­кан җи­рен­нән ге­нә ки­леп җит­кән дә, соң­гы көн­нәр­дә күр­гән-бел­гән хәл­лә­рен, той­гы-ки­че­реш­лә­рен мон­да­гы хез­мәт­кәр­ләр бе­лән ур­так­ла­шып уты­ра.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных