ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 11 страницаХәер, андый гына хәлләр тормышта булгалый тора. Әмма дә Сабирлар килеп туктаган авыл халкы тәмам шаша калды. Бүген-иртәгә туфан кузгала икән дисәләр, мөгаен да көмешкә суыруларыннан алар туктамас һәм шушы кадәр хакыйкатьләрне барлый белеп буза куптармас, йокыларыннан калмас иделәр. Акчаны Хисмәт тә, Мөдәррис тә ике бозау һәм өч сарыклык кына алып килгән булып чыктылар. Әмма дә Сабирның Шәмсиясе тырыш хатын булып чыкты. Иренең колагына да мең тукыды: — Кара аны, дуңгыз булып йөрмә анда! Акчабыз күп түгел, сатып ала башласаң, үзең дә күреп торырсың. Бирүче очсызланырга яратмый ул, кемнең алдатасы килсен! Кыйммәтсенмә! Безгә дүрт тана бозау, үгездән дә ярый, алсаң, шул җиткән. Сарык дип дуңгыз тыкмасыннар!— диде. Һе, әллә Сабирын юләр дип белде инде, дуңгыз белән сарыкны аермаска! Бу кадәр малга хуҗа булу өчен йөрәк тә кирәк, куәт тә сорала иде. Үзе бер көтү шул болар. Көзлектә үк итнең килосы алтмыш биштән үтеп бара иде. Шул хисап белән санаганда да, тояклы мал юньле хуҗаның кулыннан алты мең тәңкә чамасыннан китәргә тиеш иде. Ун меңгә менмәгәе! Сабир бу исәп-хисапны бик тиз ясап өлгерде. Әмма: “Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер!”— дигән сүз белән гамәл итеп карарга булды. Һәм иптәш агайларына: — Кышлау таналарны да биштән арыга менмибез!— диде.— Халык монда күндәм тоела. Бик кичкә калмыйча китеп тә барырбыз!.. — Аллаһ боерса, диген!— Мөдәррис суфийана һаваланып алды. — Алла кушса!— дип куйды Сабир да. Хисмәт ашыгырга уйламый иде булса кирәк. Акылдан ул акчаларын санап мәш килә һәм унбиш меңенә нәрсә генә алачагын уйлап баш катыра, Сабир кебек мулдан кылана алмаячагына уфтана иде. Кешегә акча каян киләдер? Әмма гомере буена тәгәрмәчтән төшми эшләгән Хисмәттә ул юк иде. Ә менә көннәр буена корсак киереп өендә яткан Сабирда, әнә, акча белән буа буарлык! Юк, дөрес түгел бу дөнья, баштанаяк дөрес төзелмәгән, кирәкле юлдан китмәгән. Бүген генә аны борып җибәреп булмый шул, хәерсез! Сабир бу вакытта акчаларын кисәкләп-кисәкләп уң-сул һәм ас-өс кесәләренә тутырып куйды. — Санаганда җиңел була ул!— диде.— Буталмыйсың! Әмма бу хәйләгә хатыны өйрәтеп куйганы хакында һичкемгә белдермәде. Үз акылына җитеп ирешкән, имеш. Аңа карап Мөдәррис тә барлы-юклы акчаларын шулай кыландырды. Тик Хисмәтнең генә, ачуы килү аркасындадыр, акчаларын бүлгәләп маташасы килмәде. “Бисмилла” әйтелеп, авылны базар ясарга кузгалдылар. Бу юлысы халыкның кайсы сату итәргә башмак тана, кышлау үгез һәм вак терлекләрен бауда мөгезләреннән урап иярткән, кайсылары куып кына китергән, ә калганнары бөтенләй дә буш булып, тамаша кылу максатында көлешеп сөйләшкән абзыйлар тирәсендә тәмәке төтененә батып тора иделәр. Хатын-кызның күбесе бары тик сатулашу максатында гына йөргәнлектән, юк эшләрен бар итеп, сүзнең озынына күңелнең ихласын биреп колак куймакта һәм тел тегермәнендә татар ясмыгын тарттырмакта иделәр. Бу юлысы ишектән Хисмәт беренче булып чыкты. Әмма аңа һичбер кеше: — Барин, безнең барин!— дип сүз катмады, бүреген салмады, билен бөкмәде. Аның бу юлысы өстенә кигән үз бишмәте, яңа булса да, май тамып инде төсе бозыла башлаган һәм җәбәхәер кыяфәттә иде. Бары тик Сабирның бурсык йөзе мал ияртеп килүчеләрне үзенә тартты. Һәммәсе дә диярлек аны уратып алдылар һәм, кулына таба бауларын сузып: — Минекен ал, менә минеке бик яхшы!.. Нәселе яхшы, симезлеге дә ару гына! Җәй буе иген өстендә булды, инде хәзер уҗымнан кайтып кергәне юк!— дип, терлекләрен мактарга һәм шуның белән үзләрен дә күкләргә чөяргә тотындылар. Аларның ихлас булулары Сабирның күңеленә хуш килде. Үзенең егет чагыннан бирле шушы кадәр дә соклангыч вакыты булмаганлыгын исенә алып өлгерде. Халык арасыннан эчкәрәк узды. Әле генә аңа үз терлек-туарын мактаучылар тынычланырга өлгермәделәр, артыннан ияреп килгән Мөдәррискә яңа бер дәрт белән ташландылар. Шул ук сүзләрен кабатлый тордылар. Тик Хисмәт кенә һичкемне кызыксындырмый иде. Ул моңсу бала кебек читтәрәк басып торды-торды да: — Бозау алам, сарык алам!— дип халыкка өстенә оран салды. Бары тик аның янындарак басып торган, тамашага хәйран бер әби генә: — Улым, әллә халык санын алалармы? Мине татар дип яздырыгыз әле шуларга!— дип, якын килеп үтенечен белдерде. Әллә саңгырау, әллә аңсызрак иде, Хисмәтнең: — Бозау алалар!— дигәненә каршы: — Нәрсә аулыйлар? Боз аулыйлар? Бозаулыйлар?— диде дә, колагына кулын турылап, җавапның кайтарылуын да көтеп тормыйча, халык арасына кереп китте. Бу вакытта Сабир инде ике бозауны эләктерергә өлгергән, бәясенә хакны билгеләп сатулаша иде: — Кыйммәт... Бик кыйммәт! Бер бозауга бишне кем сорый инде? Өчтән алам, өчтән! Сатулашып җиңә алмаганнарны башкалары алыштыра торды. Әмма Сабир кулына кергән аркан очларын җибәрергә теләмәде. Мөдәррис инде сайларга-сайланырга өлгергән, сатучыларны куандырып акча саный иде. Сабирның да, аны чамалап алуына, сабыры сынды. Сораган хакларын үз нәфсесенә тигезләп, ахыры күнәргә булды. Ул арада акчасын кесәсеннән чыгарырга өлгергән Хисмәт аның янына килеп җиткән иде һәм бөтен эшен бозып ташлады. Һәммә кеше аңа ябырылды. Кулындагы акча төргәге аларга бик мулдан күренде. Әмма: — Дүрт меңнән узмыйм!— дип күкрәк сугуы бөтенесен дә өркетте. Сатлык халык кабат Сабирга әйләнеп килеп, аннан мөмкин кадәр күбрәк акча каерырга тырыштылар. Ходай рәхмәте һәркемгә дә бертигез түгел шул ул, Хисмәтнең куйган бәясенә дә күнүчеләр табылды. Иң күп бозау байлыкка кинәнгән Сабир көтүенә керергә тиеш булса да, аның артык сатулашуы сәбәбеннәнме, атаган бәяләре күпләрнең гайрәтен чигерде. Хисмәт белән Мөдәррис өчәр бозау, дүртәр сарык сатып алып, терлеккә дип тутырып килгән акчаларын тотып бетерергә өлгергән иделәр. Хәер, Сабирның да кулына дүрт бозау кергән, әмма акчасының яртысы кесәсендә калган иде. Базарның дәрте китте. Халык таралыша башлады. Алар артыннан Сабир, акчасын кушлап, берсеннән икенчесенә йөгерә торды: — Биштән алам, җәмәгать, биштән алам!
Шул көнне үк кичкә алар кайтыр юлга чыктылар. Әгәр дә уңга-сулга борылмый, туры гына барсалар, яки соңгы паромга җитешәчәк иделәр, яисә иртәнге беренчесен көтеп алып, Саескан тавына таң атканчы чыгачаклар. Ә анда — Агыйделнең аръягы түгел, үз ягы! — Бу Агыйделне язучылар ни өчен Чулман дип атый башладылар икән?— диярәк сорап куйды Мөдәррис. Хисмәт, чыннан да алда елга күренә бугай дип, як-ягына каранып алды. Машинасы тигез юл уртасында очраган чокырга ал һәм арт тәгәрмәчләре белән туры килеп, кинәт сикертеп, уңга-сулга чайкалып алды. Аның гүләп һәм барлык җан фәрманына тәгаен Казанга таба илтергә тиешле юлдан чаптыруында мәгънә күп иде. — Паромга соңарсак, мал-туарны су буендагы болынга таратырбыз да ашатып алырбыз!— диде Сабир, сатып алынган бозау, тана һәм сарыклары хакында кайгыртып. Хисмәт машина фараларын кабызды. Инде эңгер ирешеп өлгергән, юлдан ерактарак очраган агачлык, мижа һәм урманлыклар, өсләренә төн юрганын ябынып, тыныч йокыга талган, бары тик яңгырдан соң юешләнеп калган асфальт кына ялтыраган көзге кебек күренә иде. Хәзер, ал яктагы фаралар кабызылгач, асфальтның да төсе үзгәрде, ерактан сузылып күренгән ялтыравыгы сүнде, үз йөзе ачылды. Мөдәррис тагын да әйтеп куйды: — Агыйделне әйтәм, шагыйрьләр-язучылар гына бозып бетерде! Хисмәт тагын: “Әллә килеп җиттек инде?”— дип алга текәлде. Әмма анда гына да түгел, уң-сулында да елга барлыгы күренмәде. — “Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер!”— диде Сабир, моның нәкъ шулай икәнлегенә тәмам ышанып җиткән хәлендә. — “Барып карасаң — дөягә дә юк!”— диде Мөдәррис, юри генә аны үртәп. Сабир бирешмәде: — Әйе,— дип, күпме акча түккәнлеген күңеленнән генә саный башлады. Әмма очына чыгарга юлдашлары борчый иде. Асылда алар Мөдәррис белән килешә иделәрме-юкмы, баш кагуларыннан гына чыгып бу хакта бер фикергә килү мөмкин түгел иде. Хисмәт һаман Агыйделнең күренү-күренмәвен күз айкап эзләве белән мәшгуль булды. Ахырда: — Агыйдел Башкортстанда түгелме соң ул?— дияргә мәҗбүр булды.— Без бит әле Чистай тирәсендә генә!.. Кайнеше Мөдәррис бу сүзне күптән көтә иде булырга кирәк, кызып ук китте һәм кулларына шактый иркенлек бирергә өлгерде: — Җизни, без Кама дип йөри торган, язучылар Чулман дигән елга асылда Агыйдел икән ул! Хисмәт бу кадәр шаулы һәм башына сыйдыра алмас хакыйкатьне ишеткәч, кинәт хәтере кузгалып, шартлатып тормозга басты. Машина аңа карап кына туктый алмыйча, юл кырыена килеп чыкты. Ярый әле башаяк түбән очмадылар. Хисмәтнең күңеле сизенеп алды һәм, җәһәт кенә машинасын турылап, асфальт юлга борырга өлгерде. Әрҗәсендәге мөгезле һәм мөгезсез терлекләр, кабинадагы юлдашлары бу көтелмәгән хәлдән болганып куярга өлгергән иделәр. — Җизни-и-и,— дип сузды Мөдәррис, кабат үз җаена кайтып утыргач,— нәрсә булды? Хисмәтнең сүзе кыска чыкты: — Әллә ниләр сөйләп барасың шунда! — Нишләп алай булсын?— диде Мөдәррис, үзен тыя алмыйча.— Бик белеп сөйлим, аны минем бабай да әйтә торган иде! — Бабаңны әллә тулы акылда иде дип белсәңме?— Хисмәткә Мөдәрриснең ул дәлиле генә җитми иде булырга кирәк. Әмма каен энесе дә бик җиңел генә бирешергә теләмәде: — Гәҗиттән укыдым!— диде.— Үзем укыдым. Бер академик язган! Гәҗит сүзендә дөреслекнең аз икәнлеген инде яхшы белү дәрәҗәсенә ирешкән Хисмәт: — Анда ниләр язмаслар! Дөньяны бутап яталар шунда!— диде.— Безнең күмхуҗ рәисен дә анда күкләргә чөеп мактадылар, бер дә унбиш хатында бала үстерүен, һәр сөяркәсенә йорт салдыруын, үзенә амбар кадәрле келәтләр эшләтүен, инде биш ел хезмәт хакын юньләп түләмәвен телгә дә алмаганнар! Хисмәтнең болай катгый итеп сөйләве какшаган күңелләрне утыртырга тиеш иде. Аның әйткәннәрендә хаклык барлыгын Мөдәррис үзе дә белеп, күреп, ишетеп һәм һәрхәлдә дөреслеккә тәмам туры килешле итәрәк фараз кылып кына да, кулларындагы үз бармакларын ялгышмый таныганы кебек, төгәл чамалый иде. Әмма болар хакында авыз ачарга да җыенмады. Баядан бирле күңеленнән акча санавы белән мәш килгән, симертеп сатмак мөгезле һәм мөгезсез терлекләреннән генә дә ничә мең тәңкәлек май, ит һәм тире-яры ише нәрсәләрдән олы байлыкларга ирешәчәген хыялындагы исәп-хисап кенәгәсенә терки барган Сабирга карап куйды да: — Академик язгын, академик!— дип, укыган гәҗитеннән исендә калганнарны тезеп китте.— Кама дигәннәре урыстан гына калган атама икән ул. Казанны алганда, шул су белән төшеп, безне камап алганнар. Иделдән түгел, бик беләсегез килсә!.. Чулман дигәннәре — хәзерге Агыйдел дип аталган суга кадәр генә төшә. Чын Агыйдел — монда! Иделгә килеп кушылганчы сузыла! Хисмәт тагын килешмәде, әмма бу юлы кайнешенә ышана башлаганлыгы тавышына чыгарга өлгергән иде: — Ә башкорттагы Агыйдел нәрсә? — Анысы да Агыйдел!— диде Мөдәррис, сүзен өскә чыгара алуына куанып.— Шуннан ук агып килә инде Агыйдел. Чулман елгасы аңа кушылып кына кала! — Җәгърәфия китапларында нигә соң аны Кама диләр? — Гадәт буенча, урыс шулай дип белгәнгә! — Әйтәм аны безнең әтиләр җырда да Агыйдел дип кенә җиппәрә торган иделәр! — Хисмәтнең чын күңелдән әйтелгән бу сүзләре Мөдәррис тарафыннан тантаналы төстә кабул ителде, ул, тагын бер кат кабатлап, бу әйтелгәннәрне ныгытып куясы итте: — Әйтәм бит, бабай да шулай дия иде! — Хәзер өч кешенең берсе академик!— диде Хисмәт, бу юлы әллә кирегә сукалап, әллә кайнешенең сүз тәгәрмәченә хут биреп. Инде моңа кадәр сүзгә катнашмый барган Сабир да телгә килде: — Без дә өчәү, димәк, өчебезнең берсе — академик!— дип, юлдашлары арасына коткы салды. Аның бу сүзләрен күңелләренә хуш алган Мөдәррис тә, Хисмәт тә, үзләрен академик мәртәбәсендә күреп, чөелмәктә булдылар. Әмма Сабир аларның берсен дә ул санга кертмичә, үзен генә сүзенең уңында тотып әйткәнлегеннән, кабат акыллы кыяфәтенә кайтып, башындагы исәп-хисап кенәгәсендә югалып калган утыз алты тәңкәсен кесәсендәге шактый бушанырга өлгергән акча букчаларыннан барларга җай эзләде. Әмма юлдашлары янында моны эшли алмый иде. — Әллә тамак чылатып алабызмы?— дип карап куйды ул аларның ягына. Әмма бер-бер артлы күз салып алган Мөдәррис белән Хисмәтнең тәкәббер карашларына гына очрап, тәненә суык йөгерде. Ә бераздан: — Туктыйк!— диде Мөдәррис, көтмәгәндә тәкъдимне куәтләп, хыялында гына булса да академик мөнбәренә менәргә һәм төшәргә өлгереп. Еракта Чистайның урам һәм йорт утлары күренә башлаган иде. Чыннан да тамак ялгап алуны кирәк табып, берәр ашханәгә туктарга булдылар. Ашханә олы юл өстендә булса да сый-хөрмәткә бай иде. Сабирның да инде кайчан булганлыгы да онытылган туеннан бирле болай юмартланганы юк иде. Бу юлы да артыгын кыланып ташлады: һәммәсен, үз хисабына ашатудан тыш, эчертте дә әле, җитмәсә, юлга дип һәркайсы кыздырылган берәр тавык һәм савыт алдылар. Исәп-хисаптан төшеп калган утыз алты тәңкәсен табу шатлыгыннан Сабир дүрт ярты алды. Имеш, авылга кайткач, җитми калып, кибеткә йөгерәсе булмасын! Мурзихага килеп туктаганда паром инде суга кереп киткән һәм иртәнге бишкәчә бүтән әйләнеп килмәсе билгеле булды. Җитмәсә, төн уртасы үтеп бара, ач терлекләр машина әрҗәсендә күренмәгән салам-печән ише коры-сарыны гына булса да эзләштереп йөрешәләр, сөзешәләр, бераздан мөгердәшә башларга тиеш иделәр. Яр кырыена килеп баскан Мөдәррис, иркен сулыш алып: — Эһ, Агыйдел!— дип куйды. Ялгыз багана башындагы ярым эленеп торган электр лампасыннан төшкән ут кына түгел, көн яктысы вакыты булса, аның йөзендә адашып калган баланың кабат әнкәсе кочагына килеп кергәндә тойган хисләрне кичерүен сиземнәргә мөмкинлек туар иде. Хәер, тавышының ягымлылыгы үзе да ни тора. Моңа кадәр ничек карга булып каркылдаган да, менә бүген, нәкъ Агыйдел ярында аның аваз аһәңенә Мисыр күгәрчененең җылы һәм йомшак моңы килеп кушылган? Мөдәрриснең мондый да кеше була алуын һичбер тапкыр белмәгән, күрмәгән, ишетмәгән җизнәсе Хисмәт белән юлдашы Сабир, йомыш башкару ниятендә куак төбен сайларга маташкан җирләреннән тукталып, кабаттан, гүяки ишетми калмыйк дигәндәй, муен сузып колак куйдылар. Әмма: — Эһ, Агыйдел!— дигән Мөдәррис кабаттан да шул ук сүзләрне әйтүдән узмады. Ым тартуыннан ниндидер рәхәт, ягымлы һәм бетмәс-төкәнмәс шатлык китерә торган аһәңнәр таралып, бу һәм теге дөнья бергә кушылып, җан һәм тән үзара канәгатьлек табышып, күңелләрдә вак тормыш хәсрәтеннән җыелган тозларны эретте. Берьюлы ниндидер мәгънәви җиңеллек белән һәммәсенә сәгадәт сөреме бөркелде. Гомерләренә мондый халәтне кичермәүләре аркасындамы, мал-туар белән бәйләнешле вакытта сак һәм үз-үзеңә үтә таләпчән булу тиешлекне төшенмәгән һәм белә дә алмаган бу юлайчыларның саташулары менә шушыннан башланып китте дә инде. Алар кинәт бушанып алдылар. Нугай даласында иңен-буен әйләнеп йөргән, көзге вакытка хас булмаган җылы-йомшак җил иш өстенә куш булды. Учак тергезелеп, аш-су җылытылып, беренче йөз грамм аракы тамакларыннан узуга, өч татарыбыз да бер авыздан, көйләрдә буталып маташмыйча гына җыр суздылар. Милли моңнар остасы Илһам Шакировның колакка ятышлы, күңелгә үтемле тавышы бер якта торсын, әмма өч татарыбызга бу сәгатьтә, бу урында һичкем җиткерә алмый иде... Күңелләре хушланып, учаклары җылысында ризыкларына тәм кереп, тамакка да азык белән үткән эчемлек аларның дәртенә көч өстәде. Куәтләре чиктән чыгарга тиеш бу өч татарның болай җиңел һәм тиз генә барып чыгуы икеле булган эшләре Ходайның бәхет-бәрәкәт капкаларын ачкан көненә туры килгән иде. Бер кичне генә Агыйдел ярында уздыру һичнәрсә түгел ул. Кешеләр әле барлык эшләрен ташлап, борчулардан аерылыр өчен әллә кайлардан килеп, су буенда учак ягып ял итәләр. Гомер бакый авыр эштән артыгын белмәгән, барлык сөенечләре бер-ике татар гәҗит-журналын укып чыгу, телевизордан берән-сәрән күрсәтелә торган татарча тапшыруга мөкиббән китеп утырудан гыйбарәт исә дә, боларга канәгать итүдән артык аларга нәрсәнең тәтегәне бар? Театр тамашалары, рәтле концерт карап, спорт сарайларында онытылып калганнары бармы соң аларның? Хәер, болары ук табигать балаларына кирәк тә түгелдер бәлки? Нигә дип гомерләрен юк белән уздырсыннар ди алар? Әмма дә менә театр тамашасын Сабир ярата, аның мәгънәсен аңлый кебек иде. Опера дигәннәрен дә элекләрне телевизордан карап утырып, болар нәрсә дип туктаусыз җырлыйлар икән диярәк аптырашта калгалаганлыгы да булгалады. Сүз иярә сүз чыгып, шактый гомерләре узгач кына, инде батыраеп алгач, иртәнгәчә бозау һәм сарыкларын көтүләп ашатасы иттеләр. Алмаш-тилмәш караштырып торырга булдылар. Хисмәтнең рульдә кайтасы исәпкә алынып, аңа йокларга киңәш ителде. Һәрьяктан уйланылган эш булганлыктан, барысы да Ходай кушканча борчусыз гына тәмамланырга тиеш иде. Үзе беренче ике сәгатьтә мал-туарны караштырып торырга алынган Мөдәррис, уйга чумып, күз йомып алганын да сизми калды, таңда гына уянып китте. Караса, ни сарыклары, ни бозаулары-таналары юк иде. Йөрәге селкенеп куюга, махмыры да онытылып, уңлы-суллы йөгеренде. Анда да монда сыер-сарык тоякларының тирән чокырлары болынлыкны чуарлаган, ә мал-туарның үзләре генә күренмәде. Ул шулай әүварә килеп, нәрсә эшләргә белми чапкынлап йөргәндә, әйләнеп-әйләнеп, тәмам адаштым инде дигәнендә, әле йокыларыннан уянырга да уйламаган Хисмәт белән Сабир янына килеп чыкты. Бердән, малларны югалтуы кайгысы, икенчедән, иптәшләрен табу шатлыгы аның күңелен тәмам йомшатып, кабат кичәге салмышлыктан калган махмырын кузгатты. Машина кабинасында Хисмәт белән Сабир тәмам эреп, парланып беткән тәрәзәләрен дә сөртмичә изелеп йоклый бирделәр. Ишекне киң итеп Мөдәррис ачып җибәргәч кенә башларын калкыттылар. Ни булганлыгын әлегә белми иделәр. Сабир: — Кара, яктырырга өлгергән,— дип, сәгатен караштыра башлады.— Әллә туктаган инде? Әмма ул ялгышты. Инде паром күптән йөри башлаган, сәгать тә сигезгә таба бара, кузгалырга күптән вакыт иде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|