Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 13 страница




— Агый­дел­нең аръ­я­гын­да бер энә­гә бер сы­ер!— дип әй­теп куй­ды.

Хис­мәт, ма­ши­на­сын чит­кә­рәк чы­га­рып тук­тат­ты да, әр­җә­дә­ге Са­бир­га та­ба кү­тә­ре­леп:

— Әй­дә, төш ин­де! Ка­тып үлә­сең бит!— дип әй­теп ка­ра­ды.

Әм­ма Са­бир тың­лар­га да те­лә­мә­де. Аның ко­ча­гын­да сы­нык аяк­лы сы­ңар бо­зау иде. Гүя ме­нә шу­ны да ан­нан тар­тып алыр­лар, бә­гы­рен ки­сәр­ләр, мәҗ­нүн итәр­ләр сы­ман то­ел­ды.

Са­бир­ның те­лә­ге­нә Хис­мәт кар­шы ки­лә ал­ма­ды. Ба­ры тик:

— Ярый алай бул­гач, мә, бөр­кән!— дип, өс­тен­нән буш­ла­тын са­лып, аңа ыр­гыт­ты.— Ни­чек те­ли­сең — шу­лай! Ху­җа­ның акы­лы — үзен­дә!

Алар бү­тән бер ге­нә дә тук­та­лып тор­ма­ды­лар. Хә­ер, тук­та­ту­чы­лар да бул­ма­ды. Кай­тып җит­кән­че­гә ка­дәр “Га­зик” җи­ңел ге­нә эл­дер­де дә эл­дер­де. Сас­мак якы­най­ган са­ен мо­ңа ка­дәр буш ке­бек то­ел­ган кү­ңел­лә­рен­дә хис-той­гы­ла­ры ты­гыз­ла­на бар­ды. “Ме­нә, ка­чып кит­кән иде­гез­ме, Ал­ла сук­ты­мы?”— дип бө­тен авыл бе­лән кө­лә­чәк­ләр, бу бер дә сер тү­гел! Тик ме­нә ха­тын­на­ры­на нәр­сә әй­тер­ләр? “А­гый­дел­нең аръ­я­гын­нан бер энә­гә бер сы­ер алыр­га кит­кән иде­гез!..”— ди­яр­ләр­ме? Әл­лә ба­кыр бо­зау хәс­рә­тен ур­так­ла­шыр­лар­мы? Сы­нык аяк­лы сы­ңар бо­зау өчен Агый­дел­нең аръ­я­гы­на чы­гар­га, ак­ча­ла­рын су­га са­лып кай­тыр­га яз­ган бул­ган шул, һич­ни эш­ләр хәл юк!

— Тук­та! Тук­та!— дип Са­бир ма­ши­на ка­би­на­сы­ның тү­бә­сен төй­гәч, Хис­мәт тор­моз­га бас­ты һәм тиз­рәк ише­ген ачар­га ашык­ты:

— Ни бул­ды?

— Ашык­ма әле?— ди­де Са­бир, күз­гә Ка­зан-су ярын­нан тау­га та­ба үр­мә­ләп ме­неп бар­ган­дай кү­рен­гән ту­ган авы­лы Сас­мак ягы­на күр­сә­теп.— Күз элен­сен әле, бо­лай кай­тып кер­сәк, адәм көл­ке­се­нә ка­лыр­быз! Са­быр итик!

Аның тәкъ­ди­ме­нә һич­кем кар­шы тү­гел иде. Са­бир әр­җә­дән төш­те һәм яшел кы­як хә­лен­дә сал­кын кыш­ка ке­рер­гә уй­ла­ган арыш уҗы­мы­на та­ба ат­ла­ды һәм аны ком­сыз­ла­нып җыя баш­ла­ды. Бе­раз­дан ко­ча­гы бе­лән кү­тә­реп, сы­нык аяк­лы сы­ңар бо­за­вы­на ки­те­реп сал­ды. Мес­кен җан ия­се, арыш уҗы­мы исен си­зеп, ин­де икен­че тәү­лек ач­лык­та бу­лу­ы­на һәм сө­як сы­ны­гы­на ка­ра­мас­тан, аяк­ла­нып аңа та­ба кил­де. Оны­ты­лып ашый баш­ла­ды. Агый­дел аръ­я­гын­нан кай­тып ки­лү­че мыс­кыл­лан­ган өч юл­чы аңа ал­тын бо­зау­ны күр­гән­дәй ка­рап то­ра иде­ләр. Би­ча­ра Мө­дәр­рис­нең күз­лә­ре­нә яшь­ләр кил­де һәм ул, аны-мо­ны әйт­мәс­тән, авыл­га та­ба туп-ту­ры арыш уҗы­мы буй­лап кай­тып кит­те. Бу да тү­гел, бо­зау ма­ши­на әр­җә­сен­нән төш­мәк­че бу­лып тал­пын­ды. Са­бир аны кү­тә­реп ал­ды. Җир­гә бас­тыр­ды. Өч ая­гын­да гы­на нык­лы то­ра ал­мый­ча, бо­зау авы­шып-авы­шып кит­те. Әм­ма уҗым буй­лап ат­лап эч­кә­рәк кер­де, ашый бир­де. Са­бир аның ар­тын­нан кил­де.

Шун­да Хис­мәт ма­ши­на­сын ка­быз­ды һәм авы­лы­на та­ба үкер­теп кай­тып кит­те. Са­бир арыш уҗы­мы өс­тен­дә сы­нык аяк­лы сы­ңар бо­зау бе­лән ял­гы­зы ба­сып кал­ды. Аның әле өе­нә шу­шы ал­тын бә­я­се­нә төш­кән бо­зау­ны ияр­теп кай­тып ке­рә­се, ан­да кай­нар ха­ты­ны­ ко­ча­гы­на ава­сы бар иде. Бу ин­де кө­ян­тә мәсь­лә­се ге­нә­ме соң!

Ба­су ур­та­сын­да­гы сы­нык аяк­лы сы­ңар бо­зау мөг­рәп куй­ды. Аның та­ма­гы ту­еп ки­лә иде бу­гай.

— Ярар, бе­раз аша­дың, үзем­нең дә эчем­дә бү­ре­ләр улый, кай­та­быз! Әй­дә, мал­кай!— дип Са­бир аңа эн­дәш­те.

Хай­ван­ның да акы­лы үзе бе­лән икән, алар авыл­га та­ба ки­теп бар­ды­лар. Бо­зау ак­сый, Са­бир чай­ка­ла иде. Бе­раз­дан ба­су­ өс­те­нә иң­рәү ишел­де:

— Агый­дел­нең аръ­я­гын­да...

 

Шәм­си­я­нең кө­ян­тә­се сы­ну ха­кын­да­гы хә­бәр Ка­зан­ның “Күм­хуҗ ба­за­ры”н­да Бер ко­лак­тан икен­че­се­нә та­гын кү­чеп өл­гер­де. Өй­лә ире­шеп кил­гән­дә, га­дә­тен­нән ир­тә­рәк, Ар­ча ха­тын­на­ры­ның ка­тык-сөт рә­тен­дә Фа­тих кү­рен­де. Ул те­ге­не-мо­ны эн­дәш­ми ге­нә үт­те. Аны ал­дан кү­реп өл­гер­гән, әм­ма сер би­рә­се кил­мә­гән Вә­лиул­ла ит­че­ләр бе­лән ни­дер сөй­ләш­кә­ләп ал­ды.

Ар­ча ха­тын­на­ры­ның күз­лә­ре алар ар­тын­нан ия­реп йө­ре­нә бир­де. Хә­зер нәр­сә­дер бу­лыр­га ти­еш иде. Тик ба­ры­сы да ис­ке­чә кал­ды, Фа­тих ты­ныч кы­на уң­га бо­рыл­ды һәм ба­зар­дан чы­гу ягы­на та­ба ат­ла­ды, Вә­лиул­ла исә, ит үл­чә­теп ма­таш­ты да, ни­гә­дер алып тор­ма­ды, сул­га ки­теп бар­ды. Шәм­си­я­нең кө­ян­тә­се бу юлы ире Са­бир ку­ә­тен­нән сын­ган­лы­гын әле­гә бел­ми иде­ләр. Бу хак­та әле­гә Сас­мак авы­лы да хә­бәр­дар тү­гел иде.

Чын­лык­та Са­бир аны, ка­да­гы да үзе как­кан­ча, бу­я­вы да нәкъ үз­лә­ре­не­ке­чә бул­ган кө­ян­тә­не Шәм­си­я­нең сыр­тын­да сын­дыр­ды. Би­ча­ра­кай бө­ге­леп ке­нә төш­те дә ки­се­леп ке­нә ау­ды.

Мо­ңа ка­дәр ирен пеш­мә­гән дип йөр­гән ха­тын­ның мин-мин­ле­ге шу­лай юк ите­лер дип кем уй­ла­ган? Ни­гә дип ире­нә ка­ты орыл­ды ин­де ул? Кай­тып ке­рү­е­нә, аны яра­тып, кө­теп, сок­ла­нып кар­шы ал­ган иде тү­гел­ме? Ә Са­би­ры:

— Ак­ча­быз Агый­дел су­ын­да ак­ты!..— ди­мә­сен­ме?

— Ни­чек ак­ты?

— Шу­лай бул­ды ин­де...

Шәм­сия түз­мә­де:

— Кая бо­зау­лар?— дип, күр­кә­дәй ка­ба­рып чык­ты. Пеш­мә­гән ире:

— Бул­ма­ды... Сы­нык аяк­лы сы­ңар бо­зау гы­на тә­те­де...— ди­де.

— Ә ак­ча­лар кая?

— Агый­дел­гә ак­ты ди­дем бит ин­де...

Са­бир ела­мый гы­на иде. Шәм­сия ышан­ма­ды, тиз­лек бе­лән ишек ал­ла­рын, са­рай-ку­ра­ла­рын ты­ныч­лы­гын җуй­ган та­вык ши­кел­ле кыт­кыл­дап әй­лә­неп кер­де һәм, әле һа­ман да чи­ше­нер­гә ге­нә ма­таш­кан ире­нә:

— Син, хай­ван, мон­да кор­сак ки­е­реп ка­ла­сың, мин таң­нан ба­зар­га йө­ге­рәм, ка­шык­лап са­тып, ти­ен­ләп ак­ча та­бам... Агый­дел­гә агы­зыр­га без­дә Ән­де­рәй каз­на­сы бар дип бел­дең­ме әл­лә?!. Сы­нык аяк­лы сы­ңар бо­зау алып кайт­ма­саң!— ди­гән иде, әл­лә ба­ла­ла­ры­ның кич­ке уен­на­рын­да төн­гә ка­лу­ла­ры мөм­кин­лек бир­де­ме, Са­бир:

— Ха­тын, җит­те!— дип кыч­кы­рып, ишек яңа­гы­на ки­те­реп су­гуы бул­ды, мич ара­сын­нан, үзе­нең шун­да гы­на икән­ле­ген бел­де­реп, те­ге ка­да­гы да үз­лә­рен­чә ка­гыл­ган, бу­я­вы да нәкъ элек­ке­се ке­бек кы­рыл­ган ма­ри кө­ян­тә­се аяк­ла­нып ки­леп төш­те. Ир, зә­һәр сү­ге­неп, Агый­де­ле­нең, ак­ча­сы­ның, Чис­та­е­ның һәм ми­ли­ци­я­се­нең бер оч­тан һәм­мә­се бер­гә бә­гырь тө­бен­нән ак­та­ры­лып бә­реп чык­ка­нын сиз­ми­чә дә ка­лып, кө­ян­тә­не ку­лы­на алып, ха­ты­ны сыр­ты­на ки­те­реп ор­ды.

Шәм­сия мо­ңа гы­на би­ре­шер­лек тү­гел иде. Әм­ма аның чыт­лык­ла­нуы ире­нә ку­әт ке­нә бир­де. Са­бир икен­че һәм өчен­че тап­кыр ха­ты­ны­на тон­дыр­ган­да гы­на кө­ян­тә шарт­лап куй­ды. Ул та­гын өс­тә­де. Шәм­сия идән­гә ау­ды. Юк, ул әле авыр­ту­ны си­зәр­гә өл­гер­мә­гән иде. Әү­вә­ле аны ире­нең го­ме­рен­дә бе­рен­че тап­кыр ку­лын кү­тә­рүе таң-га­җәп­кә кал­дыр­ды...

Ни­чә тап­кыр ор­ган­дыр, кө­ян­тә ахыр­да ур­та­лай сын­ды. Шәм­сия идән­дә аң­сыз ята иде. Чис­тай­дан бир­ле ко­ты­ры­ну­чы җе­нен ин­де тә­мам чы­га­рып, Са­бир исә ка­ра­ва­ты­на ба­рып ау­ды һәм дөнья җи­мер­гән бул­дык­лы ир кы­я­фә­тен­дә йо­кы­га тал­ды. Бе­раз­дан ул гы­рыл­дый ук баш­ла­ды.

Уен­на­рын­нан кай­тып ки­лү­че ба­ла­ла­ры­ның шау­ла­шу­ла­рын­нан Шәм­си­я­се бе­раз­дан ай­нып кит­те. Өй­гә алар әле ке­реп җит­мә­гән иде­ләр. Ул, изел­гән тә­нен сөй­рәп, үр­мә­ли-үр­мә­ли Са­би­ры яны­на кил­де. Ка­ра­ват­ка тар­ты­лып кү­тә­рел­де һәм, ире­нең ко­ча­гын ачып, пе­си ба­ла­сы ке­бек шун­да йо­мар­ла­нып ят­ты. Ки­леп ке­рер­гә җи­теш­кән ба­ла­ла­ры, сын­ган кө­ян­тә­гә игъ­ти­бар итеп тор­мас­тан, түр як­ка та­ба ашык­ты­лар. Те­ле­ви­зор ка­быз­ды­лар.

— Әти кайт­кан икән, йок­лый, ары­ган!— дип­ме алар сөй­лә­нә кал­ды­лар, Шәм­сия изел­гән хә­лен­дә ире­нең ко­ча­гын­да йо­кы­га кит­те. Ул ин­де хә­зер элек­ке­ге кө­ян­тә сын­ды­рып Ка­зан­да кал­га­лау­чы Шәм­сия сый­фа­тын­да ир­тә­гә дә, бер­се­көн­гә дә уян­ма­я­чак иде. Юк, ул то­рыр, әм­ма ка­тык-сөт бе­лән йөк­лә­неп Ка­зан­га йө­гер­мәс. Ни­чек тә җан ас­рар әле. Ки­бән ка­дә­ре ире бар, җи­гел­сен! Әнә, Агый­дел­нең аръ­я­гын­нан кө­түе бе­лән сы­ер, са­рык, та­на, бо­зау алып кайт­кан. Ан­да бер энә­гә бер сы­ер, ди, бо­зау­ла­ры да ба­кыр бә­я­се ге­нә икән...

Шәм­сия са­та­ша иде.

Аб­зар ягын­да сы­нык аяк­лы сы­ңар бо­зау, баш­мак та­на бе­лән карт сы­ер­ның көр­пә чө­ме­рү­лә­рен­нән көн­лә­шеп­ме, ка­нә­гать­сез мөг­рәп куй­ды. Әм­ма ише­тер ке­ше юк иде. Кар­лар явар, көн­нәр туң­ды­ра баш­лау­га, үзен бар­лап, Мө­дәр­рис бе­лән Хис­мәт­нең ки­леп ке­рә­сен ул тү­гел, Са­бир да әле­гә бел­ми һәм күз ал­ды­на ки­те­рә ал­мый йок­лый. Хә­ер, алар­га гы­на сү­зе та­бы­ла­чак ул чү­мә­лә­нең. Ир­ләр ку­лын­да сы­на икән ул кө­ян­тә, “А-а-­гый­дел­нең ар-ръ-ръ­я­гын­да!..”

2002, июль-ок­тябрь,

Сас­мак—­Ка­зан.

 

 

“­ГА­ЛӘ­ВИ ТЫК­РЫ­ГЫ”

­ Хи­кәя

Хо­дай бел­сен, кем яз­ган һәм ка­ян чык­кан сүз­дер ин­де ул — “Га­лә­ви тык­ры­гы”! Бил­лә­һи, һәр авыл­да бар бу­гай андый җирләр! Дө­рес, юнь­ле авыл­да тык­рык­лар бик күп бу­ла. Әм­ма мон­дые — бе­рәү ге­нә! Адаш­ты­ра, әй­лән­де­реп йөр­тә, ту­ры юлың­нан ка­е­рып алып ке­реп ки­тә тор­га­ны ул.

Я­ше­реп ма­та­ша­сы тү­гел, адәм ба­ла­сы ту­ры­дан гы­на атлый бел­ми ин­де, аны­сы. Һич­шик­сез яки абы­нып куя, яи­сә ял­гыш юл­га аяк ба­сып ала, ягъ­ни “Га­лә­ви тык­ры­гы”­на ке­реп чы­га. Төз урам­нар­дан ту­ры гы­на йөр­сә, ни бу­ла ин­де? Әйе, алай ях­шы бу­ла шул ул. Әм­ма дөнь­я­да яшә­гәч тә, бер ада­шып, бер ял­гы­шып та куй­ма­гач, нәр­сә­гә го­мер сөр­дем дип сөй­лә­нер­гә?

Бер­ва­кыт Са­би­ра тү­ти үз ирен бәй­лә­нә икән:

— Кай­да сөйрәлдең бу ва­кыт­ка ка­дәр?— дип.— Аб­зар ту­лы ма­лың, ка­зың, үр­дә­гең! Мин ка­ян бар­сы­на да җи­те­шим? Җир­бит, әшә­ке, әл­кәш!

И­ре, Әх­мә­дул­ла, сер бир­ми, һа­ман да тәү­фыйк­лы кы­я­фә­тен­дә ба­сып то­ра, ләм-мим икән. Аның са­ен ха­ты­ны кы­за:

— Шул “Га­лә­ви тык­ры­гы”н­да бол­га­нып йөр­мә­сәң, өй­гә ту­ры кайт­саң ни бу­ла?

Әх­мә­дул­ла һа­ман сең­де­реп ке­нә ала.

— Бо­зау, “Га­лә­ви тык­ры­гы”н­да тоз сип­кән­нәр­ме әл­лә ан­да?

Бу юлы­ Әх­мә­дул­ла тү­зеп то­ра ал­мый, ишек­кә юнә­лә. Ар­тын­нан ха­ты­ны­ның сү­зе ку­ып җи­тә:

— Кая олага­сың?

Әх­мә­дул­ла мес­кен та­вы­шы бе­лән ге­нә җа­вап би­рә:

— Тоз ялар­га...

И­ре чы­гып ки­тү­гә, Са­би­ра тү­ти яны­на күр­ше­се Миң­зи­фа ки­леп ке­рә. Өс­тәл­гә чәй, ши­кәр, кон­фет, ак кү­мәч һәм бал бе­лән кай­мак ме­нә. Авыл яңа­лык­ла­рын сөй­лә­шер­гә ке­ре­шә­ләр. Сүз “Га­лә­ви тык­ры­гы”­на ки­леп төр­те­лә. Мон­нан тиз ге­нә бо­ры­лып чы­га­сы­лар тү­гел ин­де.

Әх­мә­дул­ла аб­зый ки­чен, үзе әйт­кән “то­зын ялап” бе­те­реп кай­тып кер­сә, ха­ты­ны Са­би­ра бе­лән күр­ше­се Миң­зи­фа һа­ман да “Га­лә­ви тык­ры­гы”н­да икән­нәр. Җи­ден­че кат са­ма­выр­ны егып, егер­ме тап­кыр­лар гы­на яңар­тып, һа­ман да сүз­лә­ре бе­тә­се, кү­ңел­лә­ре тө­кә­нә­се юк ин­де бо­лар­ның. Ире, йорт­та ху­җа бу­лу­ын ис­кәрт­ми ге­нә, эн­дәш­ми-тын­мый уры­ны­на ке­реп ята. Үзе сө­е­нә, ярый әле бер сүз әйт­мә­гән, юк­са әл­лә ни­ләр бу­лыр­га мөм­кин: “Га­лә­ви тык­ры­гы”н­нан ха­тын-кыз тә­мам юләр­лә­нер хәл­дә ша­шы­нып чы­га бит ул. Ан­дый чак­та авыз­га су кап­мый­ча мөм­кин тү­гел, әл­лә нәр­сә­ләр уй­лап чы­га­рып бе­те­рә­ләр бит, ягъ­ни, әле­ге дә ба­я­гы “Га­лә­ви тык­ры­гы”­на ке­реп ки­тә­ләр дә, шу­ны бер шә­һәр сый­фат итеп бе­те­рә­ләр. Әнә беркөн­не мин дә ха­тын­га, уе­ны­на чын­ны ку­шып:

— Әл­лә соң ту­ган-ту­ма­ча­ны кү­рер­гә ва­кыт җит­те­ме икән? Бер сә­я­хәт кы­лып кил­мә­гә­ем!— ди­гән идем, ник әйт­кән кө­не­мә төш­тем. Кит­те ке­реп, кит­те ке­реп... Әм­ма “Га­лә­ви тык­ры­гы”н­нан ерак ба­ра ал­ма­ды!

Без­дә шу­лай ин­де ул, бер-бер бә­хәс чы­га кал­са, кы­рык ба­баң­ның ка­бер так­та­ла­рын ку­ба­ра­лар, әл­лә кай­чан оны­ты­лып бет­кән­не ка­зып чы­га­ра­лар, “сө­якләрен юар­га” ке­ре­шә­ләр. Әгәр дә шу­шы га­дәт­лә­ре­без бул­ма­са, имеш, без әл­лә кай­чан та­тар­лык­тан арыныр идек тә урыс­ка әве­ре­леп бе­тәр идек. Ярый әле “Га­лә­ви тык­рык­ла­ры”­на кер­гә­ләп, ада­шып һәм баш­ла­ры­быз­ны ка­ты­рып йө­ри­без...

— Сә­лам, Гай­фул­ла!

— Сә­лам әле, ни­-кем, энем! Хәл­лә­рең ни­чек?

— Бо­лай ярый шун­да!

— Ни­чек ярый гы­на...— Кит­те ин­де, кит­те Гай­фул­ла, “Га­лә­ви тык­ры­гы”­на бо­рыл­ды, әле җи­ңем­нән тар­та, әле ак­ны, әле ка­ра­ны сөй­ләп ала. Бо­лай да йон­сыз кәч­тү­мем­нең бө­тен йон­на­рын чүп­ләп бе­тер­де. Үзе сөй­ли, үзе йо­лык­ка­лый.

— Соң­га ка­лам, ашы­га тор­ган җи­рем бар!

— Ни, те­ге нәр­сә бе­лән бет­те ин­де?..

Юк, бул­мый, тук­са­ны­н­чы “Га­лә­ви тык­ры­гы”­на ке­рер­гә җы­е­на бу, ки­теп ба­ру­ың мең ар­тык!

Ок­тябрь–­но­ябрь, 1999.

 

“­ЗӨ­БӘ­ЕР КУ­ЫК­ЛА­РЫ”

Хи­кәя

Ва­кый­га­ны бер дә әл­лә кай­чан бул­ган дип сөй­лә­ми­ләр. Хә­ер, хан за­ман­на­рын­да ук түгел, пат­ша­лы чак­лар­да икән­ле­ге аң­ла­шы­лып то­ра. Бар иде за­ман­нар, бар иде адәм­нәр ди­яр­гә ге­нә ка­ла.

Ак­та­ныш хал­кы­ның, сан­га кыс­ка бул­са­лар да, мак­та­ну һәм мак­та­ту ке­бек нәр­сә­ләр­не бик тә сө­ю­лә­ре го­мум­ мәгъ­лүм ин­де, яше­реп то­ра­сы тү­гел!

Көн­нәр­нең бе­рен­дә Зө­бә­ер авы­лын­нан ике агай-эне Әнәк­кә юл ал­ган­нар, ку­нак бу­лып тө­шә­ләр, имеш. Ха­лык­ның бай­лык­ка мө­киб­бән кит­кән, һай ке­ше­се дә ке­ше­се дип тү­гел, бәл­ки, ме­нә ки­е­ме дә ки­е­ме ди­я­рәк шак­ка­тып, тел шарт­ла­тып яшә­гән чак­лары икән.

Зө­бә­ер авы­лын­нан, әйт­кә­не­без Әнәк­кә юл ал­ган теге ике агай-эне, Әнәс бе­лән Хә­биб бик тә ку­ык, үз­лә­рен әл­лә кем­гә ку­яр­га яра­ту­чы­лар­дан бул­ган­лык­тан, ат­ла­рын ал­дан ях­шы­лап аша­тып, юып-чис­тар­тып, күчәрләрен май­лап, ар­ба­ла­ры­на ба­шак­лы пе­чән ту­ты­рып, яңа кү­рен­сен­гә ха­тын­на­рын­нан тә­гәр­мәч тыр­нак­ла­ры­на ка­дәр мун­ча­ла бе­лән ыш­кы­тып, кыр­гыч бе­лән кыр­ды­рып, пы­чак бе­лән ти­гез­лә­теп, ахырда ыш­кы бе­лән шо­мар­тып куй­ган­нар. Мо­ңа ка­дәр дир­бия, йө­гән, ың­гыр­чак­ла­ры юкә­дән ге­нә исә дә, күр­ше­лә­ре Хик­мә­тул­ла аб­зый­дан күн дил­бе­гә, юга­ры оч Әх­мәт­са­фа­дан Ка­зан ду­га­сы, За­ри­фул­ла­дан Уфа ка­мы­ты, Бәд­рет­дин­нән бө­гел­мә аел­ла­ры, Сәй­фет­дин­нән Сө­ләй чук­ла­ры алып тор­ган­нар. Ба­ры­сы да га­җә­еп ма­тур һәм күз­ләр­не ка­маш­ты­рыр­лык, имеш. Әй­тер­сең туй ит­мәк­че­ләр бо­лар!

Ә­нәс бе­лән Хә­биб­нең ки­леш-кил­бәтләре адәм кү­зе­нә ча­лы­ныр­лык бул­ма­са да, бу рә­веш­ле адәм рә­те­нә ке­рү­лә­ре төс-кы­я­фәт­лә­ре­нә дә ямь өс­тә­гән.

Ке­ше­ләр шун­дый ин­де алар: юк­тан әл­лә кем бу­лып ки­тә­ләр, аз­дан гы­на мес­кен­гә ка­ла­лар. Әм­ма зө­бә­ер­­ләр ан­дый­лар­дан тү­гел, ар­ба тө­бен­дә йө­рү­че­ләр­дән исәп­лән­ми­ләр.

Шу­лай итеп, тә­мам ке­ше рә­те­нә кер­гән Әнәс бе­лән Хә­биб таң ти­ше­лү­гә юл­га чык­кан­нар. Ат­ла­рын ар­дыр­мый­ча гы­на ат­ла­тып Әнәк­кә та­ба ба­ра­лар икән, фи­кер алы­шып, җыр суз­га­лап, тур­гай моң­ла­ну­ла­рын тың­лаш­ты­рып, үз җай­ла­ры­на тә­мам ис­ти­рә­хәт кыл­ган­нар.

Ба­ра­лар икән, ба­ра­лар... Дөм­бе­ри ата­вы­на җи­тә­рәк, юл өс­тен­дә ар­кы­лы ят­кан тыр­ма­ны шәй­ләп өл­ге­рә­ләр. Яңа ял­ты­рап тор­ган сап­лы кул тыр­ма­сы икән. Ат­ла­ры үз ал­ды­на ты­е­ла тө­шә. Әнәс — Хә­биб­кә, Хә­биб — Әнәс­кә ка­ра­шып ку­я­лар: “Син нәр­сә уй­лый­сың?”— имеш.

Ат­ла­ры тук­та­лып ка­ла. Хә­биб­нең нәр­сә уй­ла­вын­да Әнәс­нең ни эше бар? Әнәс­нең нәр­сә ди­я­рен­дә Хә­биб­нең ни кат­на­шы?

Ике агай-эне юл­ла­рын дә­вам ит­мәк­тә, бер­се ат­ның дил­бе­гә­сен тар­тып куя, икен­че­се:

— На-а-а!.. Һөчт-һөчт!— ди­я­рәк аваз са­ла.

Тыр­ма­ны үтеп ки­тә­ләр дә, бер­ка­вым ара җир узу­га, ике­се дә си­ке­реп тө­шеп, юл­дан ки­ре­гә йө­ге­рә баш­лый­лар. Бо­лар­ның бо­лай хә­тәр узы­шу­ла­ры­на хәй­ран итеп, тук­тал­ган уры­нын­нан куз­га­ла ал­мый­ча ат­ла­ры ка­рап ка­ла. Ике агай-эне тыр­ма­га берь­ю­лы ки­леп то­ты­ныр­га өл­гер­ми­ләр, өс­те­нә үк ки­те­реп ба­са­лар, ул, та­би­га­те­нә кү­рә, си­ке­реп то­рып, ике­се­нең дә ба­шы­на кун­ды­ра. Ике агай-эне, га­дәт­тә­ге­чә, бер-бер­се­нә ябы­ша­лар. Яка­ла­ша­лар. Хә­биб сук­ты дип уй­лый Әнәсе, Хә­би­бе эт­лек­не Әнәс­тән кү­рә.

— Ни­гә бәр­дең?

— Кем бәр­де?

— Кем бул­сын, син!

— Син үзең бәр­дең!

Бо­лар­ның ике ка­лай әтәч ке­бек бер-бер­се­нә таш­ла­ну­ла­ры­на хәй­ран ка­лыр­лык бул­са да, алар­ны һич­кем күр­ми ка­ла. Әгәр дә кем­дер ка­рап тор­ган бул­са, тә­гә­ри-тә­гә­ри көл­гән бу­лыр иде. Ярый әле өс­лә­ре­нә ки­гән ях­шы ки­ем­нә­ре алар­ның ар­ты­гы бе­лән кыз­ган ачу таш­ла­рын бе­раз сү­рел­де­рер­гә мәҗ­бүр ит­кән. Ях­шы ки­ем бе­лән су­гы­шып-әү­мәк­лә­шеп яту оят шул!

Бо­лар, яңа­дан тө­зә­те­неп, юл чи­тен­нән үлән чем­че­гән ат­ла­ры­на та­ба ки­тә­ләр. Та­гын тук­тап ка­ла­лар. Ки­ре йө­ге­реп ки­леп, ин­де ге­нә тыр­ма­ны кү­тә­реп алыр­га ди­гән­дә тук­та­лып ка­ла­лар. Бер-бер­се­нә те­кә­леп:

— Рә­хи­ме­гез... Рә­хи­ме­гез... Рә­хи­ме­гез!— дип ялы­на баш­лый­лар. Имеш, син ал да, мин ал, си­ңа бул­сын да, ми­ңа бул­сын!

Шун­да бер юлчы ки­леп чы­га. Тыр­ма­ны та­бу­ы­на ку­а­нып:

— И-и, та­был­ды, рәх­мәт яу­гы­ры,— дип, йө­ге­реп ки­лә дә ала.— Бу ми­не­ке иде, егет­ләр!

Юлчы ни­чек ки­нәт ки­леп чык­са, шу­лай күз­дән дә га­ип бу­ла. Әнәс бе­лән Хә­биб, мәсәл мисалында, том­шы­гы­на кап­кан сыры шунда төл­ке­нең авы­зы­на тө­шеп кит­кән кар­га ке­бек үз­лә­рен хис итә­ләр. Ча­ра­сыз­дан би­ча­ра хәл­лә­рен­дә ар­ба­ла­ры­на ба­рып уты­ра­лар. Әнәс дил­бе­гә­не ка­гып, Хә­биб:

— На-а!— дип аваз са­лып, юл­ны Әнәк­кә та­ба ту­ры­лый­лар.

Ба­ра­лар, ба­ра­лар. Үп­кә­лә­гән кы­я­фәт­тә, ка­ра йөз бе­лән бер-бер­се­нә ачу­ла­нып ка­рап-ка­рап ала­лар. Әнәс тыр­ма­ны уй­лый. Хә­биб­не кү­ңел­дән ге­нә ачу­ла­на. Хә­биб­нең Әнәс­не то­тып изә­се, тук­мап таш­лый­сы ки­лә. Әм­ма ике­се дә са­быр итә­ләр. Арба кел­те­ри, ат юыр­та би­рә.

Әнәк­кә ма­тур гы­на ба­рып ире­шә­ләр. Авыл ба­шын­да каз ку­ып йөр­гән әби ке­ше­не оч­ра­тып, бу йө­рү­лә­рен хә­ер­ле­гә юрый­лар. Шун­да Әнәс әй­теп куя:

— Те­ге тыр­ма ул адәм­не­ке бул­ма­ган­дыр да әле? Юри ге­нә әйт­кән­дер!

Хә­биб аңа ка­рап куя, ар­ба­дан тө­шеп, ки­ре йө­ге­рер­дәй, әм­ма ераг­рак ки­тел­гән. Арт­ка бо­ры­лып ка­рый, ул-бу кү­рен­ми, те­ге әби ге­нә каз ку­ган җи­рен­нән ки­ре кай­тып ки­лә. Ал­лаһ сак­ла­сын, әл­лә нәр­сә уй­ла­вы бар. “Бу зө­бә­ер­ләр­нең ча­ба­та та­ба­ны гы­на ял­ты­рап кал­ды”,— ди­яр. Ха­лык­ка сөй­лә­сә, оя­ты ни то­рыр!

Шун­да, ча­ба­та ди­мәк­тән, Хә­биб аваз са­ла:

— Сал ча­ба­таң­ны, ки­ик чи­тек­ләр­не!

Ялт кы­на бер­се — сул, икен­че­се уң аяк­ла­рын­да­гы ча­ба­та­ла­рын чи­шеп, алар уры­ны­на, әйе-әйе, шул ук аяк­ла­ры­на, ягъ­ни, бер­се — су­лы­на, икен­че­се уңы­на пар чи­тек­тән Хә­биб бер­сен, Әнәс икен­че­сен ки­еп ку­я­лар, ар­ба­дан шул чи­тек­ле аяк­ла­рын ике як­лап са­лын­ды­рып, ча­ба­та­да кал­ган аяк­ла­рын исә ар­ба эче­нә ты­гып яше­рә­ләр. Бо­лар­ның күк­рәк ки­е­ре­лә, йөз­лә­ре­нә тук­лык бил­ге­се са­нал­ган кы­зыл­лык йө­гер­те­лә. Әнәк­нең киң урам­на­ры та­ра­еп ка­ла. Ни адәм очраса, маң­га­ен­да­гы ике кү­зе дүрт бу­лып ка­рап ка­ла:

— Кем­нәр бу­лыр бу? Һай бай­лар да икән­нәр... Ул дир­би­я­лә­ре, ул ар­ба­ла­ры — яңа­дан яңа гы­на, зат­лы­сын­нан ях­шы­сы! Аяк­ла­рын­да да пар­дан чи­тек­ләр, нин­дие әле, кә­җү­лес­кәй!..

Хә­биб дил­бе­гә тар­тып ала, Әнәс:

— На-а!— дип кы­зу­ла­та. Ар­ба кел­те­ри би­рә, ат:

— Ин­де якын кал­ды, ин­де якын кал­ды!— ди­гән­дәй өмет­лә­неп, соң­гы хә­ле бе­лән су­зы­лып йө­ге­рә.

Кап­ка тө­бе­нә ша­пыл­дап ба­рып ау­ган­дай ки­леп тук­тый­лар. Ха­лык бо­лар­ны биш күз бе­лән үк ка­рап то­ра. Әм­ма ни Әнәс, ни Хә­биб ар­ба­ла­рын­нан төш­ми­ләр. Ху­җа­лар­ның кап­ка­ла­рын как­мый­лар. Сы­ңар аяк­ла­рын ар­ба­да бол­гап уты­ра бир­әләр. Имеш, кү­ре­гез без­нең чи­тек­лә­ре­без­не, кә­җү­лес­кәй!

Шу­лай ва­кыт ак­рын­лап бул­са да шу­ы­ша то­ра. Бо­лар­ның ат­ла­ры, фор­сат­тан фай­да­ла­нып, су­кыр йо­кы­га та­лып, че­рем итеп ала. Ә ху­җа­лар һа­ман да чы­гып кап­ка ач­мый­лар.

— Бул­ма­ды бу,— ди Хә­биб, зар кү­ңе­лен ин­ти­зар итеп.

— Әл­лә үл­гән­нәр ин­де?— ди Әнәс, юнь­сез­гә юрап.

Шун­да ху­җа­лар­ның өйал­ды ише­ге ачы­лып ки­тә, ан­нан бер ма­лай йө­ге­реп чы­га да, җил кап­ка тө­бен­дә тор­ган ат­лы ар­ба­ны кү­реп:

— Ән­кәй, ку­нак­лар кил­гән, Зө­бә­ер ку­нак­ла­ры!— дип, ки­ре өе­нә йө­ге­рә.

Ул ара­да аңа ия­реп әни­се һәм ко­да ти­еш­ле Ну­рис­лам аб­зый чы­га­лар да:

— Нин­ди Зө­бә­ер ку­ык­ла­ры?— дип со­рый­лар.

Ма­лай:

— Мин, ку­ык­ла­ры, ди­мә­дем, ку­нак­ла­ры, әйт­тем,— дип, су­зар­лык җи­ре дә бул­ма­ган бо­ры­нын тар­тып куя.

Җил кап­ка­ны ача­лар. Ише­гал­ды­на кер­гәч ке­нә Хә­биб, ар­ба­дан тө­шеп, ко­да бе­лән иң­гә-иң ки­леп ко­чы­ша.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных