Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 19 страница




— Ха­рап ит­кән­нәр икән!

— Күр­ше күм­хуҗ­га күч­те ул!— ди­де, бе­раз­дан мәсь­ә­лә­гә ачык­лык кер­теп Саф­са­та Ста­ли­нов.— Ачу­ын­нан рә­и­се­без аның сы­нын алып таш­лат­тырды!

— Алай икән!

Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, без бернәр­сә дә аң­ла­мый идек. Ни­гә шу­лай мыс­кыл­ла­ган­нар? Нин­ди гө­на­һы өчен? Таш сын­нар­ны да кия­ү­гә ала­лар ми­кән­ни? Алай­са ни­гә мон­да ята ул? Нәр­сә, күр­ше ху­җа­лык­ка ки­тү­дән ге­нә дан­лык­лы га­мәл­лә­рең­нең тө­се уңа­мы­ни?

Бо­лар­ны уй­лап баш­ла­ры­быз ка­тып бет­те, шун­лык­тан бары тик:

— Алай икән!— ди­гән сүз­лә­ре­без­дән уза ал­ма­дык.

Ал­га аба та­ма­ша кы­лып йө­рү­нең кы­зы­гы кал­ма­ган ке­бек иде. Без ин­де ка­бат, эс­се­лек­тән әл­се­рәп, баш оч­ла­ры­быз­га “Ха­кый­кать” гә­җи­тен кү­тәр­дек. Аның кү­лә­гә­се ге­нә кот­ка­рыр­лык бул­ма­ган­лык­тан, кай­сы­ла­ры­быз агач­лык­лар ара­сы­на ка­чу җа­ен ка­ра­ды­лар. Та­гын юга­ры­рак кү­тә­ре­лә бар­ган ко­яш кы­зыл әләм ке­бек ян­ды­ра, өтә һәм хәл­лә­ре­без­не ала иде. Саф­са­та бе­лән Са­мат һа­ман да шул сы­ер сын­на­ры ара­сын­да лаф орып бә­хәс­лә­шә, яка­ла­ша, теш­лә­шә кал­ды­лар. Кү­реп то­ра­быз, оза­та йө­рү­че­без күп­тән ин­де без­дән ту­еп бет­те, аның да тә­ка­те чик­лән­де.

Ба­шы­ма бөр­кә­гән кат­лы-кат­лы ка­лын һәм куе хә­реф­ләр бе­лән бас­ты­рыл­ган “Ха­кый­кать” гә­җи­те­нең бер сә­хи­фә­се, та­ра­лып, ал­ды­ма төш­те. Мин утыр­ган таш, көн­нең эс­се­ле­ге­нә ка­ра­мас­тан, сал­кын ке­бек иде.

Гә­җит­нең ал­дым­да­гы сә­хи­фә­сен­дә “Ип­тәш пре­зи­ден­ты­быз­ның олуг но­ты­гы уңа­ен­нан” ди­гән эре хә­реф­ле баш ас­тын­да шак­тый озын һәм тәф­сил­ле мә­ка­лә ур­наш­ты­рыл­ган икән. Ан­дый яз­ма­лар­ның һәм­мә­се­нең дә эч­тә­лек­лә­ре бер үк сый­фат­та бул­ган­лык­тан, са­ру­ым кай­нап, ук­шы­та ук баш­ла­ды. Сә­хи­фә­нең юга­ры­гы поч­ма­гын­да­гы би­хи­сап күп ге­рой йол­дыз­ла­ры­ның са­ны­на игъ­ти­бар итеп тә тор­мас­тан, кай­чан­дыр СССР бе­лән ида­рә ит­кән һәм мин яшь­ле­гем­дә кы­я­фә­тен кү­реп кал­ган Ле­о­нид Иль­ич Бреж­нев­кә ох­ша­ган­рак бер мәгъ­рур су­рәт­кә күз тө­бә­дем. Ул уң кү­зен йо­мып куй­ган­дай ит­те. “И хә­сис,— дип уй­ла­дым, үзем­не әл­лә кем­гә ку­еп,— үр­тәп тор­ма­саң! Си­нең ола­гу­ы­ңа биш­был­тыр тү­гел­ме соң? Кай­чан әле мон­да ки­ре кайт­тың? Кем­нәр си­не шу­лай са­гын­ган­нар?”

— Җә­мә­гать!— дип эн­дәш­те оза­тып йө­рү­че­без. Ул Са­мат Та­ли­бо­вич­ның тыр­на­гын­нан ыч­кы­ныр­га өл­гер­гән, тө­зә­те­неп ма­та­ша иде. Аның янын­да бер муркыр­гы­ры фә­кыйрь кә­җә ба­сып то­ра, авы­зын­да олы әрек­мән яф­ра­гы, шу­ны чәй­нәш­те­рә. Әм­ма, ни­гә­дер аның бе­лән ге­нә ка­нә­гать ит­ми­чә, оза­тып йө­рү­че­без­нең чал­бар ба­ла­гы­на үрел­де. Те­ге­се, аң­ла­мый­ча һәм игъ­ти­бар итеп тор­мас­тан, аңа ти­бе­неп ал­ды.

Кә­җә ки­тә бел­мә­де. Та­гын да мо­ның ча­бар ба­ла­гын тар­тып ма­таш­ты. Әрек­мән яф­ра­гын кал­ды­рып, татлырак тоелган балагын җайлап чәй­нәр­гә ке­реш­те. Саф­са­та аны куа баш­ла­ды. Ә кә­җә — си­кер­де, очын­ды. Йа Хо­да, бо­лар ку­ы­шып ук кит­те­ләр һәм ха­рап бул­ды­лар. Без­нең күз ал­ды­быз­да­гы ба­су­лар, кыр­лар, бо­лын­нар, алар­да йө­рү­че кө­тү­ләр чай­ка­лып куй­ды­лар. Җир тет­рә­ве бул­ды­мы­ни, тө­зек һәм ма­тур йорт­лар чай­ка­ла һәм җимерелә баш­ла­ды­лар.

Ин­де дә са­та­шам­мы дип то­рам, те­ге мур­кыр­гы­ры фә­кыйрь кә­җә, су­га чум­ган­дай, нәкъ бо­лын ур­та­сы­на си­кер­де һәм юк бул­ды. За­ман ахы­ры җит­кән­дәй дөнь­я­лык һа­ман чай­кал­ды да чай­кал­ды һәм, уры­ны­на кай­та ал­мый­ча, иләм­сез хә­лен­дә өс­те­без­гә ау­ды.

Кү­тә­ре­леп ка­ра­сак, ал­ды­быз­да бө­тен­ләй баш­ка ман­за­ра ачыл­ды: ват­ык ихаталар, җи­ме­рек йорт­лар, ялан­гач ба­су­лар... Өс­те­без­гә ау­га­ны ба­ры тик ял­ган су­рәт, күз­ буяу гы­на бу­лып чык­ты. Ки­рәк бит шул­ка­дәр рә­сем­нәр­не яса­тып, алар­ны ал­ла­ры­быз­га эл­де­реп, ха­лык­ны ал­дау әмә­лен уй­лап чы­га­рыр­га! Ме­нә ул бә­хет­ле тор­мыш!

Ба­я­дан бир­ле без әй­лә­неп йөр­гән ике-өч сын­нан гай­ре һич­нәр­сә­се бул­ма­ган җи­ме­рек һәм ка­раң­гы авыл­дан тә­мам кә­еф­сез хә­ле­без­дә ав­то­бус­та кай­тып кит­тек. Мин те­ге чем­пи­он­ның сы­нын эз­лә­дем. Ул йөз­тү­бән ки­леп төш­кән иде. Аның әй­лә­нә-ти­рә­се ка­бер­лек­не хә­тер­ләт­те. Оза­тып йө­рү­че­без ар­ты­быз­дан елап кал­ды:

— Алы­гыз ми­не дә үзе­гез бе­лән! Алы­гыз!..

Аңа бо­ры­лып та ка­рау­чы­лар бул­ма­ды. Ә ара­быз­да Са­мат Та­ли­бо­вич­ның юк­лы­гын әле­гә ис­кәр­мә­гән идек.

­ Сен­тябрь 1999 – ап­рель 2000.

 

 

­ХӘС­РӘТ КИС­МӘ­ГЕ

Хи­кә­я

 

Һай егет­ләр, ми­нем дә әл­лә кем чак­ла­рым бар иде ул. Мәң­ге кар­тай­мам ке­бек то­ел­ды ул ва­кыт­лар­да. Әм­ма дөнья ба­ры­бер кем­ле­гем­не та­ныт­ты.

Инс­ти­тут­та укы­та баш­ла­гач, чи­бәр кыз­лар­ның кер­фек­лә­ре­нә эле­неп ке­нә йөр­гә­нем­дәй үзем­не хис итәр­гә те­лә­дем. Йө­рә­ге­мә ка­нат­лар үс­тер­дем. Алар­га күз кы­ры­ем ти­еп үт­кән са­ен, үзем­не яшь итеп, алар ке­бек үк чи­бәр­ләр са­фын­да дип хис итә идем.

Көн­нәр­нең бе­рен­дә, шу­лай очы­нып лек­ци­я­лә­рем­не сөй­ләп йөр­гә­нем­дә исе­мә төш­те, ба­бай әй­тә тор­ган иде:

— Кияү,— дип,— бө­тен ке­ше­ләр бер­төр­ле, биг­рәк тә яшь­ләр­нең һәм­мә­се дә чи­бәр кү­ре­нә баш­ла­са­лар, бе­лер­сең әле, карт­лык ме­нә шун­да җит­кән бу­ла ул! Ди­мәк ки, ко­мың ко­е­ла баш­ла­ган!

Үз ал­ды­ма кө­леп куй­дым: юк сүз икән! Әнә инс­ти­тут­ның ди­вар би­ек­ле­ге көз­ге­лә­ре бү­тән­чә сөй­ли­ләр. Ял­гы­зым ба­сып то­рам: бу чәч­ләр дә әле бер ди­гән, алар­га чал ке­рә баш­ла­са да, бо­лай гы­на, чи­бәр­лек өчен ге­нә! Бу җил­кә­ләр, ши­ңә­рәк төш­сә­ләр дә, бо­лай гы­на, тәү­фыйк­лык бил­ге­се өчен­гә! Бу бо­рын, оч­ла­еб­рак кит­кән исә дә, зат өчен, сан өчен­гә!..

Чәч­лә­рем­не уң­нан сул­га­рак, сул­дан уң­га­рак ишеп куй­дым. Афә­рин! Егет икән­мен! Шәп­нең шә­бе! Әле, Мө­хәм­мәт абый әйт­меш­ли, җир тет­рә­тер егет­ләр­дән­мен бу­лыр­га ки­рәк!

Мө­хәм­мәт абый ди­мәк­тән, мәр­хүм, җит­меш­кә үк ба­рып җит­мә­сә дә, йөз­гә күр­кәм һәм чын егет­ләр­чә мут күз­ле иде ул. Ягъ­ни, мут күз­ле ди­гә­нем­дә шул сә­бәп — ке­ше кү­рер­гә өл­гер­мә­гән ма­тур­лык­ны тиз шәй­ләп алу­чан, яра­тып һәм сок­ла­нып яшәү­чән иде. Аның лек­ци­я­лә­рен тың­лар­га сту­дент­лар таш­кын бу­лып йө­ри иде­ләр. Ка­ләм ия­се ге­нә тү­гел, зат­лы­лык ху­җа­сы да иде ул.

Ми­нем лек­ци­я­лә­ре­мә исә ул­ка­дәр мө­киб­бән ки­тү­че­ләр юк дә­рә­җә­сен­дә иде бу­лыр­га ки­рәк. Шу­лай да алай ук үзем­не бе­те­реп таш­лар­га, үз кем­ле­гем­не тү­бә­нәй­теп уй­лар­га кур­кам. Бар кө­чем­не эше­мә-шө­гы­ле­мә би­рәм. Әм­ма, бе­ләм ин­де, бе­ләм, ты­рыш­лык янә­шә­сен­дә аның та­лант ди­гән ке­че сең­ле­се дә ия­реп йө­рер­гә ти­еш икән әле!

Хә­ер, тфү-тфү, бо­ла­ры да мак­та­та­сым ки­лү­дән ге­нә сөй­лә­нел­де бу­гай! Мин­ме? Һе, егет­ләр, бел­ми­сез ге­нә!

Уй­лап ка­ра­гыз, йөз-ике йөз ке­ше­лек ау­ди­то­рия. Син лек­ция сөй­ли­сең. Һәр сү­зең үл­чән­гән. Сту­дент­лар тың­лый. Си­ңа берь­ю­лы ки­мен­дә ике йөз күз тө­бәл­гән, кү­бен­дә — мең күз. Ә син — бе­рәү ге­нә. Ди­мәк, афә­рин егет үзең. Ка­ра әле бу чи­бәр кыз­лар­ны, күз­лә­рен ала ал­мый­лар, авы­зы­ңа гы­на ка­рап то­ра­лар. Кем әле шу­лай мең күз­не берь­ю­лы үзе­нә ка­рат­ка­ны бар? Әйе, бар­дыр-бар­дыр!.. Ә ме­нә бу афә­рин­нәр исем­ле­ген­дә аб­за­гыз да бар!

Лек­ци­ям тә­мам­ла­нып, тә­кәб­бер кы­я­фә­тем­дә ау­ди­то­ри­я­дән чык­тым. Ар­тым­да сту­дент­лар гөж ки­леп кал­ды­лар. Бас­кыч­тан төш­кән­дә әле­ге дә ба­я­гы ди­вар би­ек­ле­ге көз­ге ал­дын­да төс яңар­ту­чы сту­дент­ка­лар­га күз сал­дым. Гү­зәл­ләр, җән­нәт фә­реш­тә­лә­ре, ху­ри кыз­ла­ры!

Ул ара­да алар яны­на ки­леп җит­тем. Күз­лә­рем ирек­сез­дән көз­ге­гә бак­ты­лар.

Гү­я­ки дөнь­я­лык бер миз­гел­дә ка­раң­гы­ла­нып кал­ды, көз­ге­нең пы­я­ла­сы чат­на­ган ке­бек то­ел­ды. Бал­кы­ган хуш ис­ле гөл чә­чәк­лә­ре ара­сын­да кү­гәр­гән бил­чән ке­бек мин дә ка­рап то­ра идем ан­да. Миз­гел чыл­бы­ры мәң­ге­лек­кә ку­шыл­ды. Бо­лай да күзгә бәрелеп ямь­сез­ле­гем кот­сыз­лык­ка әве­рел­де.

Көз­ге­дән кү­ре­неп кал­ган су­рә­тем ни­чә көн­нәр күз ал­дым­нан кит­мә­де.

Үз ямь­сез­ле­гем­нән оя­лып ка­фед­ра­га кер­дем. Мон­нан соң мең күз ал­ды­на чы­гып ни­чек лек­ци­я­ләремне сөйләр­мен икән ин­де?

Тә­нә­фес бе­тү­не бел­де­реп кың­гы­рау шал­ты­ра­ды. Мин ка­фед­ра­дан чы­гар­га те­лә­мә­дем. Әм­ма лек­ци­ям­не сөй­ләр­гә ба­ры­бер куз­га­лыр­га ти­еш идем. Ат­лый бир­дем, гү­я­ки ар­тым­нан ком ко­е­лып ки­лә­дер төс­ле то­ел­ды, гөл туф­ра­гын бо­зып...

­ Ап­рель, 2000.

­МИЛ­ЛИ ЧИР­ГӘ ДӘ­ВА

Хи­кәя

 

Го­ме­рең­нең кө­зе язын­нан да ма­тур­рак һәм тагын да сок­лан­дыр­гыч­рак бул­сын икән ул!

— Мин кем әле? Тө­гәл, нәкъ үзе! Һич­бер ва­кыт гай­бәт сөй­лә­мә­дем, те­ле­мә дә ал­ма­я­чак­мын. Чөн­ки бе­леп то­рам: гай­бәт ул — чир! Юк, чир ге­нә­ме соң әле, мил­ли фа­җи­га, ба­ш-а­як­тан ба­ты­рып һәм­мә­без­не ха­рап итә­чәк, җә­мә­гать! Әгәр дә мил­лә­те­без­не са­вык­ты­рыйк ди­сәк, шу­шы чир­дән ко­ты­лыйк. Аның дә­ва­сы бар. Бү­ген­нән шу­ның кә­се­бе­нә ке­решик!..

Җә­мә­гать ал­ды­на ка­лык­кан Хик­мәт ха­җи, авыл мул­ла­сы Са­бир­җан­ның сә­фәр­гә ашы­гыч­лык бе­лән куз­га­луы сә­бәп­ле җом­га­га әй­лә­неп кай­тыр­га өл­ге­рә ал­ма­вын­нан фай­да­ла­нып, бү­ген мәс­җид әһе­ле кар­шын­да имам­лык ит­те һәм, хөт­бә укып, ха­лык­ның кү­ңе­лен агар­ту­ны да үз өс­те­нә бу­рыч итеп ал­ды. Аның сү­зе җә­мә­гать ал­дын­да мо­ңа ка­дәр дә үтем­ле иде, мон­нан соң да, хаҗ­на­мә өс­те­нә хөт­бә­че­лек та­нык­лы­гы­на иреш­те­реп, бә­хет­кә күм­де­рә­чәк, һич­шик­сез!

Мәс­җид эчен­дә саф-саф те­зе­ле­шеп утыр­ган мө­сел­ман­нар­дан Хөс­нет­дин та­мак кыр­ды. Аңа ку­шы­лыр­га ит­кән Хис­бул­ла ке­тер-ке­тер кил­де. Ха­лык­ның ко­ла­гы Хик­мәт ха­җи­ның авы­зын­да иде. Һәм­мә­се күндәм­лек мәр­тә­бә­сен­дә ка­ла бир­де­ләр.

— Җә­мә­гать,— ди­де Хик­мәт ха­җи ка­бат­ла­нып.— Җә­мә­гать, гай­бәт ке­бек авыр һәм га­зап­лы чир ар­ка­сын­да сез, и мона­фикъ адә­ми зат ба­ла­ла­ры, ха­рап бу­лып, тә­муг ут­ла­рын­да ка­ла­чак­сыз!..

Сүз­лә­ре үтем­ле һәм дә га­җә­еп мәр­тә­бә­ле бу­лып чык­ты­лар. Хөт­бә­гә мө­киб­бән кит­кән әһе­ле мө­сел­ман, уңай­сыз­лык си­зеп, үза­ра ка­ра­шып ал­ды. Алар­ның йө­рәк­лә­ре урын­на­рын­нан куз­га­лыр­га, күз ал­ла­ры­на тә­муг­ның кай­нар ка­зан төп­лә­ре­нә баш­тү­бән ка­да­лу­ла­ры ки­леп ба­сар­га ти­еш иде. Шун­да юга­ры оч Әх­мәт ба­бай:

— Йа Хо­да­ем...— дип елам­сы­рап әй­теп куй­ды. Аның аһын ко­лак ар­ты­на элер­гә өл­гер­гән Хик­мәт ха­җи:

— Шы­лай-шы­лай, Әх­мә­дул­ла! Те­лең го­мер­гә озын бул­ды! Иман­нан азып бе­тә яз­дың!— дип, ку­лын­да­гы хөт­бә та­я­гын юга­ры кү­тә­реп, гү­я­ки шу­ның бе­лән әһе­ле мөэ­мин­нең ба­шы­на ор­ган­дай ит­те. Ал­гы саф­та тез­лә­ре­нә утыр­ган Ха­физ, Әх­мәт ба­бай­ның эне­се, тү­зеп ка­ла ал­ма­ды:

— Ял­ган!— дип, бор­чу­лы ка­ра­шын абый­сы­на юнәл­теп, та­гын да ни­дер әйт­мәк­че иде, Хик­мәт ха­җи:

— Ка­рак­ның бү­ре­ге яна, җә­мә­гать!— ди­я­рәк, сүз ку­ә­те өчен га­рәп те­лен бо­за­рак ике-өч кә­ли­мә сүз әйт­те: — Тыйс­гый ми­йа­тин... Тый­сы­гый ми­йа­тин, җә­мә­гать!

Аның бу сүз­лә­рен ха­лык әй­тел­гән­нәр­не рас­лап Коръ­ән су­рә­лә­рен­нән ки­те­рел­гән ку­әт­ле дә­лил бу­ла­рак ка­бул итеп, шу­шы “ту­гыз йөз” ди­гә­нен­нән зур гыйб­рәт өмет ит­те. Ә Хик­мәт ха­җи, та­мак кы­рып вә­ка­рен тө­зәт­те дә, та­гын да те­зеп кит­те:

— Ме­нә из­ге ки­тап ни әйт­кән! Ахыр­за­ман­да, ди­гән, ме­нә шушын­дый ке­ше­ләр, ягъ­ни мәсә­лән, Ха­физ ке­бек саф­са­та­чы­лар чуч­ка бу­лып йө­ге­ре­шеп йө­рер­ләр, ди­гән!

Бу сүз­ләр­не ише­тү­гә:

— Ал­лаһ сак­ла­сын! Әс­тәгъ­фи­рул­лаһ!— дип, ярым елам­сык ха­лык аһ­ла­рын суз­ды.— Ал­лаһ сак­ла­сын!

Ха­физ карт­ның да авы­зы бик­лән­гәч, сү­зе­нең ку­ә­тен та­ты­ган Хик­мәт ха­җи та­гын да ике-өч кә­ли­мә та­бып, алар­ны те­лен сын­ды­ра-сын­ды­ра дүртенче-бишенче кат ка­бат­лап, ахыр­да бик зур ка­нә­гать­лек бе­лән:

— Йа Раб­би тәкъ­ди­рән мин ха­фи­зин җән­нәт!— дип куй­ды.

Мәс­җид әһе­ле­нең иң арт­кы са­фын­да утыр­ган Хә­би­бул­ла, яшь һәм зи­һен­ле бән­дә, бу сүз­лә­рен шун­да ук үзен­чә тәр­җе­мә итеп тә бир­де:

— Ха­физ ба­бай­га җән­нәт мәс­ли­хәт ит­те!

Җом­га на­ма­зын­нан соң карт­лар йорт­ла­ры­на та­ра­лыш­ты­лар. Хик­мәт ха­җи­ның сүз­лә­ре алар­га ия­реп га­и­лә әһел­лә­ре­нә кай­тып иреш­кән һәм олы­сы-ке­че­се бер авыз­дан ди­яр­лек, аң­лар-аң­ла­мас сүз­ләр­дә бу­та­лып, авыз­ла­рын­да гай­бәт су­ла­рын чай­кар­га ке­ре­шер­гә дә өл­гер­де­ләр:

—Ул бо­лай әйт­те!..

— Те­ге­се­нең җа­ва­бы да ару бул­ды...

— Ку­ә­тен­дә аз­ган икән...

— Ул ни бе­лә соң?..

Авыл Са­бир­җан мул­ла кайт­кан­чы гөж кил­де. Аның әле тутырып әй­тә­се­лә­ре ал­да иде!

2001.

 

 

­ ИЛ КҮ­ЧЕ­РЕР СА­РЫ БИЯ

­ Хи­кәя

Көн­нең ма­тур­лы­гы кү­ңел­гә ямь бир­ми кал­мый. Әле әби­ләр чу­а­гы баш­лан­ма­ган. Сен­тяб­рь­нең тәү­ге, көз­дә ге­нә бу­ла тор­ган ила­һи саф­лы­гы бе­лән дан тоткан сал­кын­ча­рак ко­яш үзе­нең чик­сез-төп­сез зәп-зәң­гәр би­ни­һая күк­ләр би­лә­мә­сен­дә ял­гы­зы гы­на ди­яр­лек ху­җа бу­лып, җәй буе үс­тер­гән ба­су­ла­ры­ның, агач­ла­ры­ның мул­лык­ла­ры­на сө­е­неп йө­ри, гү­я­ки аның һәр­кем­гә бел­де­рә­се ки­лә:

— Сез нин­ди бә­хет­ле­ләр!

Әйе, ыша­на­сы иде, ыша­на­сы!..

Олы Җә­ке мул­ла­сы Га­риф Мө­хәм­мәдь­я­ров­ның ке­че улы Шәй­хе­лис­лам, бу яз­да Күл буе мәд­рә­сә­сен тә­мам­лап, ту­ган авы­лы­на мө­гал­лим итеп кай­та­рыл­ды. Мәд­рә­сә­лә­ре әл­лә ни зур тү­гел исә дә, җә­дит­чә элек­тән укыт­кан бу­луы сә­бәп­ле ти­рә-юнь­дә мәр­тә­бә­ле­ләр­дән са­на­ла иде. Дө­рес, Шәй­хе­лис­лам үзе абый­сы Фа­тыйх ке­бек Ка­зан дә­рел­фө­нү­не­нә, ягъ­ни Им­пе­ра­тор га­ли­җәнап­ла­ры­ның уни­вер­си­те­ты­на ке­реп уку хы­я­лын­да исә дә, тәкъ­ди­рен­нән уза ал­мый­ча, бу ни­я­тен­дә со­ңа­рыр­га ти­еш та­был­ды. Ке­че угыл бу­ла­рак ул ата-ана йор­тын­да яшәр­гә ти­еш­ле­ген һәм нә­сел-нә­сәп­тән ки­лү­че, дан­лык­лы Җәгъ­фәр ишан­нан ук тер­нәк­лә­неп кит­кән мул­ла­лык шә­җә­рә­се­нең та­мы­ры­на бал­та ча­бып, аны үсеш­тән тук­та­тыр­га ха­кы юк икән­ле­ген бик ях­шы бе­лә иде. Шул шә­җә­рә­нең ба­шын­да бо­лар языл­ган иде­ләр: “Мул­ла Җәгъ­фәр би­не Ягъ­куп би­не Әл­мәт би­не Үтәк, асыл ва­тан­на­ры шәһ­ри Бол­гар бу­лып, мул­ла Җәгъ­фәр 1700 нче ел­да Спас өя­зе Ак­ма Ел­га (Йорт­күл) карь­я­се­нә кү­чеп, бер­ни­чә ел мул­ла бу­лып то­рып, соң­ра Ка­зан өя­зе Юр­тыш карь­я­се­нә кү­чеп, Хә­мит хәз­рәт­тән әү­вә­ле, ил­лен­че ел­лар­га ка­дәр имам-ха­тыйп, мө­дәр­рис бул­ды­гы хәл­дә, мәң­ге­лек йорт­ка кү­че­неп, Юр­тыш зи­я­рә­те­нә кү­мел­гән­дер. Ан­нан со­ңын­да Мө­хәм­мәт-Әмин, Сәй­фул­ла, Фәй­зул­ла, Нигъ­мә­тул­ла, Рәх­мә­тул­ла исем­нә­рен­дә биш да­нә угы­лын­нан та­рал­мыш нә­сел-нә­сәп­лә­рен­нән гый­ба­рәт­тер...”

Бо­лар­ны укы­ган­да Шәй­хе­лис­лам мәх­дүм­нең күз­лә­рен­нән яшь­ләр ки­лә иде­ләр дә, ка­йчан­дыр ба­ба­ла­ры­ның бо­рын­гы Бол­гар хан­на­рын­нан бу­лу­ын ис­кә­реп кү­ңе­ле эри, ахыр­да: “Ай дөнья, вай дөнья!”— дип җа­ны кис­кә­лә­нү­гә кү­чен­мәк­тә иде. Бу шә­җә­рә­нең 1911 нче ел­да үз ку­лы бе­лән бер нөс­хә­сен кү­че­реп тә ал­ган иде ул. Шушы “Нәсел агачы” ха­кын­да хә­бәрләр та­ра­лып, 1913 нче ел­да Ка­зан ки­тап­чы­ла­ры аны бас­ты­рып та чы­гар­ды­лар. Әм­ма Шәй­хе­лис­лам, үз ку­лы бе­лән тө­зел­гә­нен мө­кат­дәс­рәк кү­реп, алар­га яңа хә­бәр­ләр­не дә өс­тәп куй­га­лый бар­ды. Аның фа­ми­ли­я­се әле­ге дә ба­я­гы шул Фәй­зул­ла ишан­ның улы Мө­хәм­мәдь­яр мул­ла­дан ук ки­лә, шә­җә­рә­дә белдерелгәннәрдән аңлашылганча, алар­ның ту­ган-ту­ма­ча­сы бик иш­ле бу­лып, ку­нак­тан-ку­нак­ка йөр­гән­дә дә ки­мен­дә бер го­мер са­рыф ите­лә­чә­ген уй­лар­га мөм­кин иде. Ба­кыр ба­ба­ла­рын­нан бул­ган Фәй­зул­ла ишан, аның исәп-хи­са­бы бу­ен­ча, Әби пат­ша за­ман­на­рын­да яшә­гән, имеш­тер. Тел­дән иреш­кән хә­бәр­ләр­дән та­гын да шу­ны­сы бил­ге­ле иде аңа: Буа мәд­рә­сә­сен­дә укып ят­кан­на­рын­да Фәй­зул­ла, шә­керт ча­гы икән, мө­дәр­ри­се Сә­лим­җан хәз­рәт­нең ку­шуы бу­ен­ча “Нәһ­җел-фәра­дис”, ягъ­ни дә мәсә­лән, “Җән­нәтләр ач­кы­чы” ки­та­бын бик ма­тур ка­ләм бе­лән кү­чер­гән. Хак бул­са, әй­тү­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, ул дан­лык­лы ки­тап­ны Мәх­мүд Бол­га­ри ди­гән бо­рын­гы­лар­дан бө­ек бер га­лим язып кал­дыр­ган, Ка­зан ки­тап­чы­ла­ры та­ра­фын­нан бас­ты­ры­лып та чы­га­рыл­мый кал­мас­ка ти­еш иде. Һәр­хәл­дә ул ки­тап­ның ата йор­ты­на кай­тып кер­гә­не юк, Шәй­хе­лис­лам мәх­дүм аны та­бып уку өме­тен­дә ге­нә ка­лыр­га мәҗ­бүр­ле­ген аң­ла­мый кал­ма­ды.

Ме­нә шу­шы­лар сә­бә­бе бе­лән бәй­лә­неш­тә ул фән­нәр дөнь­я­сы­на тар­тыл­ган нәф­се­сен ты­еп, Ал­ла­һы һәм го­реф-га­дәт та­ләп ит­кән ка­нун­нар­га буй­сы­ныр­га мәҗ­бүр бул­ды. Мил­ләт­не тәр­бия итү­нең дөнь­я­лык һәм ахи­рәт кар­шын­да мак­тау­лы га­мәл икән­ле­ген Күл буе мәд­рә­сә­се мө­дәр­ри­се Ка­сыйм хәз­рәт, Шәй­хе­лис­лам ке­бек им­ти­хан­на­рын бик ях­шы­га гы­на бир­гән шә­керт­лә­ре­нә, дә­рес­лә­ре са­ен сөй­лә­не­леп кил­гән­нәр­гә өс­тә­мә рә­веш­тә та­гын да бер кат аң­ла­тып бир­гән­дә:

— Хо­дай тә­га­лә­нең бар­лы­гын һәм га­мә­ле­гез­нең из­ге­ле­ген оны­тып бе­те­рә күр­мә­гез,— дип тә әйт­кәч, бу сүз­ләр­нең хә­дис­тән һәм Коръ­ән­нән бу­лу­ла­рын ях­шы аң­лап, һәм­мә­се дә кә­сеп­лә­ре итеп мө­гал­лим­лек­не сай­лау­ла­ры­на сө­ен­де­ләр.

Ме­нә ул, Олы Җә­ке авы­лы­на кай­тып, җәй буе мәд­рә­сә­не көз­дә ба­ла­лар ка­бул итәр­лек дә­рә­җә­гә ки­те­рер өчен ты­ры­шып әзер­ләт­тер­де, түбә­сен ямат­тыр­ды, яңа өс­тәл һәм урын­дык­лар кай­тарт­тыр­ды, язу так­та­ла­рын бу­ят­ты. Бу га­лә­мәт­ләр­дән мәд­рә­сә­се ма­ту­ра­еп, ку­кы­ра­еп кит­те. Ка­зан­ча бул­сын дип ты­рыш­ты.

Мә­си­хи ел исә­бе бе­лән 1916 нчы ел иде. Гер­ман су­гы­шы­ның бө­тен мәгъ­нә­сез­ле­ге, ил­не җә­һән­нәм чо­кы­ры­на алып ба­руы һич­кем­гә сер бул­мый­ча, Шәй­хе­лис­лам­ның ки­лә­се ел­ның март­ла­ры­на сол­дат­ка да алы­ныр­га ти­еш­ле­ге бил­ге­ле исә дә, әти­се Га­риф хәз­рәт­нең ин­де хө­кү­мәт­нең бу мәсь­ә­лә­дә эш­не хәл итү­че ки­рәк­ле ке­ше­лә­ре­нә го­зер бе­лән ба­рыр­га сук­мак­ны яңар­тыр­га йө­рү­ен бел­сә дә, ан­дый ук олы ва­кый­га­лар­ны Ал­ла­һы­ның тәкъ­ди­ре­нә тап­шыр­ды. Ал­мый кал­мас­лар, мун­дир ки­дер­тер­ләр. Ба­рыр әле, ба­рыр. За­ма­ны шун­дый. Ан­дый эш­тән кем­нәр чит­тә кал­сын?

Абый­сы Фа­тыйх — та­бип, врач­лык ши­һа­дәт­на­мә-дип­ло­мы бе­лән уни­вер­си­тет­ны тә­мам­лар­га җы­е­на, хәр­би хез­мәт­кә алын­ган исәп­лән­сә дә, Ка­зан гар­ни­зо­нын­да кал­ды­рыл­ды. Аның эше та­тар сол­дат­ла­рын фронт­ка әзер­ләп җи­бә­рү­дән гый­ба­рәт исә дә, һа­ман да тын­гы­сыз­ла­нып, гос­пи­таль­ләр­гә, сыр­хау­ха­нә­ләр­гә ба­рып, ан­да­гы та­тар­лар­ның хәл­лә­рен бе­ле­шә, ки­рәк ка­дәр үгет-нә­сый­хәт бе­лән бер­гә, алар­ның нин­ди ка­за­га юлы­гу­ла­рын ачык­лап, авы­ру­ла­ры­на ши­фа итү га­мә­лен­дә иде. Шу­лай итеп, ул үзе­нә кү­рә үз дөнь­я­сы бе­лән яши, ата-ана йор­ты ха­кын­да ты­ныч кү­ңел бе­лән уй­лап куя, эне­се­нең ан­да кай­ту­ы­на сө­е­неп бе­тә ал­мый шул. Соң­гы ел­лар­да гы­на җе­фет­лән­меш Өм­ме­гөл­се­ме га­җә­еп кү­рек­лек зат бу­лып, Ка­сыйм­да­гы кай­на­та­сы Әләт мир­за, кия­ү­лә­ре­нә их­лас итү хөр­мә­тен­нән сө­е­неп, алар­га чи­тек­че Апа­на­ев­лар­ның тоз за­во­ды ягын­да са­лын­ган, ис­ке бул­са да күр­кәм йор­тын са­тып алып бү­ләк ит­те. Аңар­га Дух­тыр Фа­тыйх әү­вәл­дән үк оша­ды. Кил­гә­нен­дә-кит­кә­нен­дә, кы­зы­на һа­ман да:

— Пез­нең кияү — кия­ү­ләр­нең ки­я­ве! Ка­де­рең­нән таш­ла­ма, сү­зен­нән чык­ма, хө­рмәт­тә ге­нә тот!— дип, хәт­та әмер итә, кай­ ва­кыт­лар­да арт­ты­рып ук җи­бә­реп: — Юк­са Хо­да­ның рәх­мә­те­нә иреш­мәс­сең, мә­нем бә­хил­ле­гем­не тап­мас­сың!— дип, ка­зан­ча­лап бик ос­та ура­тып-төр­теп әй­теп куя тор­ган иде.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных