Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 22 страница




Мин сөй­лим ин­де. Бо­лар ба­ры­сы да мең кат ише­тел­гән, бү­тән­нәр сөй­лә­гән­нәр­дән үк та­ныш­тыр. Без бит, ул чор ке­ше­лә­ре, һәм­мә­без дә бер­төр­ле­рәк яз­мыш ия­лә­ре бул­дык. Укы­ган ке­ше кү­ре­нә­сең. Ки­тап­лар­да да бо­лар ха­кын­да күп­тер. Шу­лай да, энем, тың­ла әле, яз әле бо­лар­ны, яз! Йө­рәк әр­ни шул! Аны сүз ача, сүз дә­ва­лый. Ар­тык сүз­нең мәгъ­нә­се юк, ди­ләр. Аны­сы да шу­лай шул аның. Әм­ма сүз­нең код­рә­те, кө­че зур икән­ле­ген бе­лә­сең бу­лыр, юк­са язу­чы атал­мас идең. Йө­рәк­нең әр­нү­ен ба­са алыр­лык сүз­не аз­лар бе­лә. Сүз ул, әйт­тем дә бу­гай ин­де, ябык ишек­ләр­не ач­тыр­ту кө­че­нә ия, хәт­та йө­рәк­ләр­не дә... Аң­лый­сың­дыр... Караңгы йөрәкләргә дә нур кертер ишекләрне ачучы ачкыч ул — сүз дигәннәре!..

Ул ва­кыт­лар­ның нин­ди икән­ле­ген тел бе­лән ге­нә сөй­ләп бе­те­рә ал­мам. Яшәп ка­ра­ган­нар­га аң­ла­тып та то­ра­сы тү­гел. Ме­нә син кү­ңе­лең бе­лән той, бәл­ки ни әй­тер­гә те­лә­гән­нә­рем­не ачык тө­ше­нер­сең! Аң­лый­сың­ булыр... Шу­лай да тың­ла әле. Тың­ла. Күз­лә­рең­нән кү­реп то­рам, ях­шы ке­ше, зат­лы кү­ре­нә­сең. Мин ин­де ан­дый ук бу­ла ал­ма­дым.

И ул ва­кыт­лар­ны. Хә­те­рем­дә, сал­кын, ка­ра көз баш­лан­ган чак иде. Ми­нем ке­бек ма­лай­лар­ны Бө­гел­мә вок­за­лы­на ки­те­реп, ва­гон­нар­га утырт­ты­лар. Ми­ңа иң юга­ры­да­гы ятак киш­тә эләк­те. Бе­рен­че той­гы­лар. Юл ерак­лы­гын күз ал­ды­на да ки­те­рә ал­мый­быз. Га­зап һәм рән­җү, ач­лык­тан гайре­не күр­мә­гән са­ла ма­лай­ла­ры ту­ган туф­рак­ла­рын­нан ае­рыл­ган­нар, йө­рәк­лә­ре әр­ни, күз төп­лә­рен­дә яшь бөр­тек­лә­ре са­лы­нып-са­лы­нып то­ра. Шун­да да усал­лар оч­рый­лар икән. Ара­быз­да Ран­га­зар­ның кү­сәк­лә­ре дә бар иде. Без, ач та­мак­­лар, өч ма­лай. Бе­ре­без­дән икен­че­лә­ре­без ябык, хәл­сез­ләр. Хәй­рул­ла, Хә­ки­мул­ла һәм мин — На­сый­бул­ла. Ә ран­га­зар­лар ким­се­теп­ме-ким­се­тер­гә ма­та­ша­лар. Без эн­дә­шә дә ал­мый­быз. Алар­ның әл­лә кем­лек­лә­рен элек­тән үк бе­лә­без. Чал­лы элева­то­ры­на, стан­цага аш­лык ил­тә бар­га­ны­быз­да, шул ран­га­зар­лар ин­де — ти­мер хут­лы, ка­еш дир­би­я­ле. Алар без­нең юкә бе­лән ге­нә җи­ңел­гән кор­чаң­гы ат­ла­ры­быз­ны мыс­кыл­лап, һәм­мә­без­не юл кы­ры­ен­да кал­ды­рып хур итәр­гә бул­ды­ра тор­ган иде­ләр. Ка­ра таң­нан чы­гып кит­кән ба­ла­лар гы­на шул без. Йо­кы ки­лә, та­мак­лар ач. Ә ран­га­зар­лар, Шы­гай та­вы­на җи­теп ки­лү­е­без­гә, ку­ып то­та­лар да, ар­ба­ла­ры­быз­ны кү­чәр­лә­ре­нең ба­шы бе­лән ге­нә төрт­те­реп үтә­ләр. Ат­ла­ры­быз ту­га­ры­лып, юкә дир­би­я­лә­ре­без өз­гә­лә­неп, йөк­лә­ре­без та­ра­лы­шып ка­ла­быз. Бә­гырь­ләр изе­лә, күз­ләр­дән яшь­ләр ага. Шул­ка­дәр ин­те­гү­лә­ре­без өс­те­нә шу­шы бә­ла­ләр өс­тә­ләләр. Юкә­гә юкә­не бәй­ләү ке­бек мәгъ­нә­сез эш­не алар бел­мә­гән­нәр­дер ин­де. Га­җиз бу­ла­быз. Көч-хәл бе­лән ге­нә җа­е­на ки­те­реп, юл­ буйлап ки­теп ке­нә ба­ра­быз, алар ин­де йөк­лә­рен тап­шы­рып кай­тыш­ла­рын­да та­гын ар­ба­ла­ры­быз­га төрт­те­реп үтә­ләр дә, ту­га­ры­лып, бо­зы­лып, мыс­кыл­лан­ган хәл­ләр­дә ка­бат ка­ла­быз. Без­нең авыл­лар элек­ләр­не нык­лы ха­лык­тан бул­ган. Кы­зыл­лар­ның да, ак­лар­ның да авыл аша та­лап үтү­лә­рен җи­ңел кү­тәр­гән­нәр. Әм­ма со­вет­лар авылның та­мы­ры­на бал­та чап­кан­нар. Сәнәк­че­ләр кү­тә­ре­ле­шен та­рих­лар яз­мый­лар ин­де алар. Элек­ләр­не ко­лак ку­еп кы­на сөй­ләш­те­рә тор­ган­нар иде. Без­не­ке­ләр шул сә­нәк­че­ләр чо­рын­да ха­рап бул­ган­нар да ин­де. Ур­ман ар­тын­да Мин­зә­лә­баш авы­лы бар. Сә­нәк­че­ләр шун­нан кү­тә­ре­лә баш­ла­ган­нар. Әм­ма алар­ны кы­зыл­лар ки­сеп-ту­рап кы­на кит­кән­нәр. Ә без­не­ке­ләр­не сө­реп ке­нә кал­ма­ган­нар, һәр йорттан диярлек мен­дәр һәм са­ма­выр­ла­ры­на ка­дәр та­лап алып кит­кән­нәр. Шул хәл­ләр­дән соң ябырылып кил­гән ач­лык­тан гай­ре­не күр­мә­гән ха­лык ни­чек тә­мам кы­ры­лып бет­мә­гән­дер, аны­сын ук әй­тә ал­мыйм. Ә Ран­га­зар­га җил дә ти­гә­не юк. Алар нык бул­мый, кем­дә код­рәт сак­лан­сын, ди? “Йа Хо­дай, ата-ба­ба­дан ишәй­те­леп калынган бай­лык­тан аер­ма!”— ди тор­ган бул­ган әбе­кәй, нин­ди­дер мог­җи­за бе­лән исән-имин кал­ган җиз са­ма­вы­рын сөр­тә-сөр­тә. Га­и­лә­нең бар ку­а­ны­чы ба­ры шул гы­на иде.

Ха­лык­ка сок­ла­нам. Әм­ма дә нык бул­ган икән без­не­ке­ләр. Са­быр тө­бен са­ры ал­тын дип юк­ка әйт­ми­ләр икән шул. Са­быр­лык ул бә­хет тә, сә­ла­мәт­лек тә — бет­мәс-тө­кән­мәс бай­лык та!

Ран­га­зар­ның кү­сәк­лә­ре ара­ла­рын­да­гы Гый­ба­дул­ла исем­ле баш­ки­сәр­нең ку­лын­да икән­ле­ген, аның әмерендә булуларын тиз аң­лап ал­дык. Ул, без­нең ян­га ки­леп:

— Егет­ләр, әгәр дә бер төр­кем сыфатында ое­ша ал­ма­сак, ан­да, без бар­ган җир­дә, баш­ка­лар өс­тен чы­гар­лар да һәм­мә­без­не җә­за­лый баш­лар­лар. Без­гә ку­шы­лы­гыз!— дип нә­сый­хәт би­реп кит­те.

Әле­гә аның хак сүз ия­се икән­ле­ген бел­ми идек. Чөн­ки юл­га төш­кән­нән бир­ле без­не изеп, мыс­кыл­лап кил­де. Ул ран­га­зар­лар­да элек­тән кү­ңел­дә ыша­ныч бул­ма­гач, сүз­лә­рен дә чын­га алыр­га те­лә­мә­дек. Шу­лай да алар­га ку­шы­лу те­лә­ге кү­ңел­дә ны­гый ба­рды. Ва­го­ны-ва­го­ны без­нең ке­бек яшь егет­ләр үза­ра бер­лә­шеп бе­ткәч, по­езд буй­лап йө­рер­гә ма­та­шу­чы­ла­ры да та­был­ды. Әм­ма оза­та ки­лү­че­лә­ре­без алар­ны си­зе­неп ал­ды­лар. Тәр­тип­нең кул­ла­рын­нан ки­тә ба­ру­ын аң­ла­ды­лар­мы, әл­лә бер-бер әмер ки­леп төш­те­ме, һа­ман да ка­рап-хә­тер­ләп йө­ри баш­ла­ды­лар. Тик соң иде ин­де. Без­нең ва­гон­да ран­га­зар­лар баш алыр­га өл­гер­гән бул­са, күр­ше­ләр­дә Бө­гел­мә ми­шәр­лә­ре әмер йөрт­те­ләр, алар нәр­сә әйт­сә­ләр, буй­сы­ныр­га мәҗ­бүр­без. Җи­тәк­че­без, су­гыш­та ая­гы яра­лан­ган ак­сак аб­зый, кай­нар­ла­нып та ка­рый, йом­шак сөй­лә­шер­гә дә ты­ры­ша. Ран­га­зар­лар­ның ки­ре­се кил­сә, бер­ни дә эш­ли ал­мый — без бәй­дән ыч­кы­на­быз. Мон­дый ва­кыт­та өл­кән­нәр­дә юләр­лек ар­ту­чан бу­ла. Бө­тен­ләй га­еп­сез, ка­рап то­ру­га әл­лә кем дә ке­бек кү­рен­мә­гән без­нең авыл­лар­га элә­гә чы­бык­ның сы­ек ба­шы. Дө­рес, ран­га­зар­лар­га да төш­кә­ли, әм­ма ул, авырткан җиргә тимәгәч, су­кыр сук­кан ише ге­нә ки­леп чы­га. Без­нең җан яра­сы­на тән­не­ке ку­шы­ла, ди­гән­дәй, кан йо­та­быз. Ту­ган туф­рак­ны са­гы­ну, ан­да кал­ган ялгыз ән­кәй­ләр­гә шу­шын­дый ва­кыт­та да яр­дәм итәр­гә ку­лы­быз­дан кил­мәү бә­гырь­ләр­не өзә, ки­сә. Күр­шем Хә­ки­мул­ла бер­көн­не елап уян­ды. Мо­ңа ка­дәр күз яше­нең нәр­сә икән­ле­ген күр­сәт­мә­гән еге­те­без­нең бо­лай йо­м­шап ки­түе хә­ер­сез­лек хә­бә­ре ке­бек ка­бул ител­де. Ин­де ге­нә аны ты­ныч­лан­ды дип уй­лап:

— Ни­гә ела­дың, әл­лә авыр төш күр­дең­ме?— ди­дем, со­ра­вым­да бе­раз кы­рыс­рак бу­лыр­га ты­ры­шып. Ә ул:

— Ән­кәй ял­гы­зы ур­ман­га утын­га бар­ган­дыр да аяк­ла­рын өшет­кән­дер. Кай­та ал­мый­ча елый тор­ган­дыр. Йорт­та бер ки­ез ка­та иде, аны­сын да ми­ңа ки­дер­теп җи­бәр­де­ләр... Бул­мый, егет­ләр, ки­лә­се тук­та­лыш­та по­ез­ддан тө­шәм дә ка­чам,— дип, та­гын үк­сеп елап җи­бәр­де.

Ул кит­сә, мин дә ка­ла­сы тү­гел идем. Алар­га ка­ра­ган­да без хәл­ле­рәк икән­без әле! Ми­нем аяк­ла­рым­да­гы ол­тан­лы итек, әт­кәй­нең су­гыш­ка ка­бат кит­кә­нен­дә уллары­ма дип атап кал­дыр­га­ны. Ән­кәй­не­ке дә бар. Ки­тәр ал­дын­нан гы­на үзем ол­танын яңартып сал­дым. Әм­ма дә Хә­ки­мул­ла­ның ән­кә­се кыз­га­ныч. Утын­га дип ур­ман­га ба­рып, ку­ак тө­бен­дә өшеп үл­сә? Ал­лаһ сак­ла­сын!

 

II

Ту­ган як­лар ерак­та кал­ган иде ин­де. Ста­линг­рад ти­рә­лә­ре бул­ды­мы икән, кай­сы юл бе­лән бар­га­ны­быз­ны әйт­ми иде­ләр, су­гыш ва­кы­тын­да җи­ме­ре­леп тә, хә­зер тө­зә­те­лә баш­лан­ган шә­һәр­ләр дә оч­рап, ан­дый кү­ре­неш­ләр­гә күз­ләр ин­де кү­не­ге­лә ки­лә иде, бе­рен­че тап­кыр су­гыш әсир­лә­ре бе­лән оч­раш­тык. Алар­ны кө­тү­лә­ре-кө­тү­лә­ре бе­лән ку­ып алып ба­ра­лар. Ел­га ке­бек агы­ла­лар да агы­ла­лар бо­лар. Без­нең по­езд тук­та­лып тор­ган чак, ма­лай­лар да, са­выт­лар алып, су­га дип кит­кән иде­ләр. Ме­нә-ме­нә по­ездыбыз куз­га­лыр­га ти­еш, ә алар агы­лып ку­ы­лу­чы әсир­ләр кө­тү­е­нең те­ге ягын­да кал­ды­лар. Һич­ни­чек ва­гон­нар­га та­ба ки­лә ал­мый­лар. Агы­ла­лар да агы­ла­лар ди­дем бит. Нәкъ ел­га ке­бек.

Әсир­ләр ара­сын­да не­мец­лар гы­на тү­гел иде бул­са ки­рәк...

Ил! Нәр­сә соң ул ил? Ту­ган туф­рак, ту­ган­нар, ба­ла­лар һәм алар ал­дын­да си­нең бу­ры­чың. Әти-әни. Мин бо­лар­ның һәм­мә­сен­нән ае­рыл­га­ным­ны бел­сәм дә, әле­гә җан мо­ны ка­бул ит­ми, аң­лар­га те­лә­ми иде.

Уй­лап ка­ра­гыз! СССР ин­де тар­кал­ды. Әм­ма әле­гә без шул ук ил­дә яши­без. Аны бар ке­бек кү­рә­без. Ә ул күп­тән юк. Ба­ры тик, урыс­ның үзе әйт­меш­ли, үте­рел­гән аю­ның ти­ре­сен бүл­гә­ли­се ге­нә кал­ды. Хә­ләл өлеш­лә­ре­без­не та­лап ал­ган бай­лар ку­лын­да­гы бу ил­дә, үте­рел­гән аю­ның ти­ре­се өс­тен­дә без ба­ры тик ту­зан бөр­те­ге ка­дәр­ле бор­ча­лар гы­на. Си­ке­ре­нә­без. Ә юк, ки­рәк­сез икән­ле­ге­без­не аң­ла­мый­быз гы­на. Те­ге ва­кыт­та да мин шун­дый бер аң­сыз ба­ла бул­ган­мын. Дәү­ләт ма­ши­на­сы ми­нем бер шө­реп сый­фа­тын алыр­га ти­еш­ле­гем­не ях­шы тө­ше­неп эш ит­кән. Һәм мин нәкъ шул шө­реп бу­лып яшә­дем дә ин­де. Туз­дым, алып таш­ла­ды­лар, яңа­сын куй­ды­лар. Бет­те-кит­те, вәс­сә­лам!

... Ә, әйе, мин нәр­сә ха­кын­да сөй­ли идем әле?

Әйе-әйе, шу­лай әсир­ләр агы­ла. Ә те­ге як­та без­нең ма­лай­лар тоткарланып кал­ды­лар. Бер­ни эш­ләр ча­ра­ла­ры юк. Ме­нә-ме­нә по­ез­ды­быз куз­га­лыр­га то­ра. Һәм авыл­да­шым Гыйс­ьмә­тул­ла теге яктан кыч­кы­рып җи­бәр­де:

— Әти, әти! Әти, бу мин — улың!..

Агы­лып ку­ыл­ган әсир­ләр ара­сын­нан та­тар ба­ла­сы­ның та­вы­шы­на бер тот­кын кү­тә­ре­леп ка­ра­ды. Авыл­да­шым аңа та­ба йө­ге­рер­гә итә, әм­ма кон­во­ир юл бир­ми.

— Әти, әти, бу мин — улың, Гыйсь­мәт!

Чын­нан да ул үз әти­сен та­ны­ды­мы-юк­мы, әл­лә са­таш­ты гы­на­мы, бел­мим, әм­ма алар бер-бер­се­нә таш­лан­ды­лар. Кон­во­ир Гыйсь­мәт­не то­тып ка­ла ал­ма­ды. Алар ме­нә-ме­нә ко­чак­ла­шыр­га ти­еш иде­ләр. Әм­ма баш­ка кон­во­ир­лар ки­леп җи­те­шеп, әсир­ләр ара­сы­на ерып ке­реп бар­ган Гыйсь­мәт­кә мыл­тык түл­тә­се бе­лән ор­ды­лар, ул изе­леп төш­те. Әти­се кон­во­ир­лар­ның яка­сы­на ба­рып ябыш­ты. Әм­ма, ки­нәт ай­нып­мы, алар­ны кал­ды­рып, без­нең Гыйсь­мәт­не кү­тә­реп ал­ды. Улы­на җан кер­де. Әти­се­нең му­е­ны­на са­рыл­ды. Шун­да кон­во­ир­лар, ак­ны-ка­ра­дан ае­рыр­га да те­лә­ми­чә, алар­га таш­ла­нып, әти­се­нең му­ен ар­ты­на, сыр­ты­на, тез­лә­ре­нә мыл­тык түл­тә­лә­ре бе­лән ка­ты-ка­ты итеп тон­дыр­ды­лар, Гыйсь­мәт тә, ул да егыл­ды­лар. Аты­шу аваз­ла­ры яң­гы­ра­ды. Без­нең по­езд куз­га­ла баш­ла­ды. Сө­реп ди­яр­лек һәм­мә­без­не ва­гон­нар­га тө­яш­те­рә тор­ды­лар. Әсир­ләр­нең ар­гы ягын­нан без­нең як­ка ки­лә ал­мый­ча га­зап­ла­ну­чы ип­тәш­лә­ре­без ча­ра­сыз уң­лы-сул­лы си­бе­леп һәм авыз ачып кал­ды­лар. Мин:

— Гыйсь­мәт, Гыйсь­мәт!— дип, кул­ла­рым­ны су­зып, җан ачы­сы бе­лән кыч­кыр­дым. Әм­ма авыл­да­шым, бер­гә сы­ер җи­геп са­бан сөр­гән дус­тым, аш­лык та­шы­ган­да ар­ка­да­шым бул­ган Гыйсь­мәт ба­шын да кал­кы­та ал­ма­ды. Аны кон­во­ир­лар­ның әсир­ләр ара­сын­нан сөй­рәп чы­гар­га­нын гы­на шәй­ләп өл­гер­дем. Юл буе елый-елый ше­ше­неп бет­тем.

Ул кич­не Ран­га­зар егет­лә­ре ми­ңа май ягыл­ган ик­мәк ашат­ты­лар, чәй эчерт­те­ләр. Мон­дый тәм­ле сый­ны го­ме­рем­дә бе­рен­че тап­кыр ка­бу­ым иде. Тө­не буе Гыйсь­мәт кү­ңе­лем­нән чык­ма­ды. Әле ге­нә аны — әти­се бе­лән бер­гә­дер дип уй­ла­дым, ка­бат са­та­шып, ул елый­дыр, ко­е­га төш­кән дә чы­га ал­мый­ча га­зап­ла­на­дыр сы­ман то­ел­ды...

Һәр­хәл­дә аның яз­мы­шы һәм­мә­без өчен дә ачык иде. Әти­се дош­ман әсир­ләр ара­сын­да бул­сын да, ан­дый ке­ше­не кем дип бе­лер­гә ки­рәк, әйе... Гыйсь­мәт тә ми­нем күз ал­ды­ма дош­ман сый­фат­та ки­леп ба­сар­га ти­еш иде. Әм­ма мо­ны бул­ды­ра ал­ма­дым. Кү­ңе­лем ка­рыш­ты, акы­лым мон­дый уй­лар­ның кап­ка­сын ачар­га уй­лап та ка­ра­ма­ды.

Гыйсь­мәт!.. Нәр­сә эш­ләт­кән­нәр­дер ул би­ча­ра­ны?

Һәр­хәл­дә хә­бәр­сез юга­луы хак иде. Кай­сы чо­кыр­лар­га үте­реп таш­ла­ды­лар икән үзен? Би­гө­наһ­тан кай­сы зин­дан­нар­да че­рет­те­ләр?

Без­нең по­езд­дан кал­ган ма­лай­лар­ны бер ат­на­га со­ңар­тып ки­те­реп җит­кер­де­ләр. Алар да Гыйсь­мәт ха­кын­да һич­бер хә­бәр бел­ми­ләр иде. Ул, су­га таш ке­бек төш­кән­дәй, бә­ла­гә тар­ды да, дөнья йө­зен­дә бер көн дә яшәп кал­ма­ган­дай юк­ка чык­ты. Аны со­ңын­нан ис­кә алып сөй­ләү­че­ләр дә та­был­ма­ды. Әм­ма ми­нем күз ал­дым­нан аның әти­се бе­лән оч­ра­шу ва­кый­га­сы, ан­на­ры кан­га ба­ты­ры­лып изе­леп таш­ла­нуы һәм җан­сыз гәү­дә­сен ка­я­дыр сөй­рәп алып ки­тү­лә­ре озак ва­кыт­лар кит­мә­де. Ахыр­да, бе­раз ты­ныч­ла­на баш­лап, ки­нәт исе­мә төш­сә, елый тор­ган идем.

Ул ел­лар­да мо­ңар­га оша­ган­рак ва­кый­га­лар­ның бул­га­лау­ла­ры ха­кын­да укы­га­ным да бар. Дус­тым Гыйсь­мәт ха­кын­да яз­ма­ды­лар­мы икән ди­гән ши­гем­не кү­ңе­лем­дә сак­ла­сам да, аның яз­мы­шы ха­кын­да со­раш­ты­ру, аны эз­лә­теп ка­рау тү­гел, ва­кый­га­дан хә­бәр­не бе­рәр кем­гә бел­де­рер­гә дә кый­ма­дым. Бу юлы гы­на, әл­лә ни­чек, си­зен­ми­чә кал­дым­мы, сөй­лә­нел­де ин­де...

 

III

Без пар­ти­я­гә, ком­му­нист­лар­ның бө­ек­ле­ге­нә ыша­нып үс­тек. Маң­гай күз­лә­ре­без бер­не күр­сә, кү­ңел күз­лә­ре­без­дә баш­ка төр­ле су­рәт­ләр иде. Адәм ба­ла­сы­ның бу дөнья йө­зен­дә татыган мих­нәт­лә­ре­н те­ге дөнь­я­да җән­нәт рә­хәт­лек­лә­ре алыш­ты­ра дип өмет ител­гән ке­бек, ком­му­нист­лар да без­не бү­ген-ир­тә­гә ире­ше­лә­чәк җир­дә­ге җән­нәт­кә — ком­му­низм­га ышан­дыр­ган иде­ләр.

Ки­лер көн­нең бә­хет­ле бу­ла­ча­гы­на өмет­лән­де­рү ке­ше­нең ни бар акы­лын, шәх­си ирек хи­сен, дө­рес­лек то­е­мын кү­ңе­лен­нән ку­ып чы­га­ру өчен ком­му­нист­лар та­ра­фын­нан кул­ла­ныл­ган сә­я­сәт ке­нә икән­ле­ген ул ва­кыт­лар­да һич­кем аң­ла­мый һәм күз ал­ды­на ки­те­рә дә ал­мый иде бу­гай. Әйе, без, ин­де су­гыш ел­ла­ры та­ра­фын­нан бә­хет­сез­лек­кә хө­кем ител­гән бу­ын, рә­хәт тор­мыш­ның нәр­сә икән­ле­ген күз ал­ла­ры­быз­га да ки­те­рә ал­ма­ган ба­ла­лар шу­шы аяу­сыз яшә­еш­нең төп кор­бан­на­ры бу­ла бар­ган­лы­гы­быз­ны бел­мә­дек һәм тө­ше­нә дә ал­ма­дык. Әгәр дә ил ага­ла­ры үсеп ки­лү­че һәм ту­а­чак бу­ын­нар­ны бә­хет­сез итәр­гә те­ли­ләр икән, алар су­гыш уе­нын баш­лый­лар... Ке­ше­гә аңа бә­хет­нең нәр­сә икән­ле­ген күр­сәт­мә, бәл­ки ал­да кө­теп то­ра­ча­гын әйт ке­нә һәм ул кол­га әве­ре­лә...

Без­не Дон­басс шах­та­ла­рын­да кү­мер ча­бу өчен өй­рә­тер­гә ти­еш­лек­лә­рен ан­да ба­рып җит­кәч ке­нә бел­дек. Әү­вә­ле кү­ңел­не: “Кү­мер ча­бу өчен дә бе­лем ки­рәк ми­кән­ни?”— ди­гән со­рау бор­чы­ган бул­са да, озак­ла­мый, той­гы­ла­ры­быз­ны та­гын неч­кәр­теп, йө­рәк­лә­ре­без­не са­гы­ну-са­гыш хис­лә­ре би­ләп ал­ды­лар, уку­ның ка­де­ре, яшәү­нең тә­ме бе­тә бар­ган ке­бек тоел­ды. “Бә­хет­ле ба­ла ки­тә­ме ту­ган-үс­кән җи­рен­нән?”— ди­гән со­рау ми­не һа­ман да бор­чып тор­ды. Ахыр­да: “Кай­тып ки­тәр­гә­ме әл­лә?”— дип тә уй­лый баш­ла­ган идем, әм­ма шу­лай эш­лә­гән ми­нем ке­бек юк­сыл та­тар ма­лай­ла­рын яңа­дан, то­тып кый­нап, мыс­кыл­лы хәл­лә­рен­дә ки­те­рү ва­кый­га­ла­ры, алар­ның баш­ла­рын­нан кич­кән­нә­рен сөй­ләү­лә­ре, бу те­лә­гем туу­га, кур­ку ка­тыш бер хис­не уя­тыр­га то­тын­ды. Тик ба­ры­бер, көн­нәр­нең бе­рен­дә — ул һич­шик­сез ко­яш­лы бу­ла­чак — ту­ган як­ла­ры­ма кай­тып ки­тә­чә­гем­не бик ях­шы бе­лә идем. Шу­лай да аңа әле бик ерак икән­ле­ген ба­шы­ма да ки­те­рә ал­ма­дым. Өмет­ яшәт­те. Та­тар егет­лә­ре кү­мер баз­ла­рын­да ни­ләр ки­чер­гә­нен бе­лә­се кил­гән ке­ше хал­кым­ның җыр­ла­рын тың­ла­сын, аңлап алырлар дип бе­ләм...

Без­гә әй­тә тор­ды­лар, ях­шы укы­сак, һәрь­як­тан үр­нәк бул­сак, һич­шик­сез ял­га авы­лы­быз­га кай­тып ки­лер­гә юл­лан­ма би­рә­чәк­ләр икән. Мо­ңа һәм­мә­без дә чын кү­ңел­лә­рен­нән ыша­на, хәтер алачыгына бә­хет ко­я­шы­ның як­ты­сы тө­шә­чәк дип бел­дек. Әгәр дә ту­ган як­ла­ры­быз­га кай­та кал­сак, мең төр­ле хәй­лә­гә ба­шы­быз эш­ләр, мон­да ки­ре ки­лә­чәк тү­гел идек. Ул өме­те­без, зу­рая ба­рып, го­мер бу­е­на эз­ләп-эз­ләп тә та­был­мый кал­ган бә­хе­те­без­нең үзе­нә әве­рел­мә­де­ме икән? Уй­лыйм-уй­лыйм да, шу­шы со­ра­вым­да ада­шып ка­лам. Юк, алай тү­гел, ди­я­сем кил­ми. Чөн­ки, юк ди­сәм, ха­та­ла­ныр­мын сы­ман... Әйе дип тә әй­тә ал­мыйм­дыр ин­де...

Баш­та­рак уку авыр бул­ды. Урыс­ча бе­лем­нең ипи-тоз­лык кы­на дә­рә­җә­дә икән­ле­ге бер хәл, әм­ма бә­гырь­нең изе­лүе — икен­че.

Та­тар ба­ла­сы ты­рыш бит ул. Без дә ак­рын­лап тар­ты­ла бар­дык. Дә­рес­ләр­нең күп­че­ле­ге прак­тик кү­нек­мә­ләр бе­лән бәй­ле бул­ган­лык­тан, укы­ган­на­ры­быз баш­ла­ры­быз­га ке­рә, тик шул тө­ше­неп ал­ган­на­ры­быз­ны әй­теп би­рүе ге­нә мең га­зап­ка тиң то­ра. Сүз­гә сүз­ләр бәй­лән­ми. Сөй­ли баш­ла­саң, кө­лә­ләр. Кай­бе­рәү­ләр­нең те­ле те­ле­нә йок­мый, ә ми­не­ке, сүз ябыш­мый дип әй­тә­ләр бит әле, нәкъ шу­лай, ко­ры тел! Үз ана те­лем­не дә оны­та бар­ган­дай то­е­ла баш­лап, ин­де урыс­ны­кы­на кү­не­гер­гә ти­еш идем. Укы­ту­чы­ла­ры­быз, кайвакыт, ях­шы­лык бе­лән­дер ин­де: “У­рыс­ча уй­лар­га ки­рәк, урыс­ча уй­ла­ган ке­ше­нең те­ле дә урыс­ча әй­лә­нә баш­лый!”— дип, без­дән урыс ба­ла­ла­ры ясар­га ты­ры­ша, акыл­лы ки­ңәш­лә­рен дә би­рә то­ра­лар. Юк кы­на бит, бул­мый!

Урыс­ның үз сөй­лә­ме ка­ты-ко­ты, ярым-йор­ты аның. Гә­җит һәм ки­тап те­ле ке­бек тү­гел. Әдә­би те­ле сы­гы­лып-сы­гы­лып чай­кал­ган ти­рәк сы­ман, сирт­мә­ле һәм дәрт­ле. Ә ме­нә ике урыс бер­гә оч­ра­шып сөй­лә­шә баш­ла­са­лар, авыл ага­е­ның май­лан­ма­ган ат ар­ба­сын­да кан­тар­лы юл­дан иза чи­геп бар­га­ны сы­ман­рак, тел тә­гәр­мә­че бер кан­тар­ны үтеп өл­гер­ми, икен­че­се­нә ки­леп бә­ре­лә, өчен­че­се­нә ире­шеп төр­те­лә. Чын урыс әгәр шу­лай сөй­ләш­мә­сә, сү­зе­нең тә­мен тоя ал­мый. Гә­җит те­ле бе­лән сөй­ләш­кән ке­ше­не чит, кы­лан­чык итеп кү­рә.

Ме­нә ми­ңа да шул тел­не үз­ләш­те­рер­гә ки­рәк иде. Ран­га­зар егет­лә­ре бу як­тан да без­гә ка­ра­ган­да өл­гер­рәк бу­лып чык­ты­лар...

Бер ел ди­гән­дә Гый­ба­дул­ла­ны ике тап­кыр кис­те­ләр, ике тап­кыр, ка­ра поч­мак­та кыс­рык­лап, өч-дүрт әз­мә­вер дөм­бәс­ләп ка­ра­ды­лар, маң­га­е­на ал­та­тар көп­шә­сен дә те­рә­гән­нәр икән ди­гән хә­бәр та­рал­ды, әм­ма еге­те­без би­реш­мә­де, үз тәр­ти­бен ур­наш­тыр­ды, үзе­нә ки­рәк­чә дөнь­я­лык тә­гәр­мә­чен әй­лән­де­рә бир­де. Шун­нан баш­лап без та­тар ма­лай­ла­ры­ның хәл­лә­ре җи­ңе­ләя төш­те. Әм­ма мо­ның өчен Гый­бадул­ла­ның бик кыйм­мәт бә­я­дән тү­лә­гән­ле­ген, ке­ше үте­рү­гә ка­дәр ба­рып җит­кән­ле­ген без бел­ми идек.

Аны ка­ра төн­дә то­рак­тан ки­леп ал­ды­лар. Ка­ра­ва­тын, ки­ем-са­лы­мын, биш­тәр һәм яңа ал­ган че­мо­да­нын ер­та, ва­та-җи­ме­рә, энә­сен­нән җе­бе­нә­чә тик­ше­реп чык­ты­лар. Үз ди­гән­нә­ре­нә иреш­те­ләр, ал­та­та­ры һәм асыл хән­җә­ре, ак­ча­ла­ры бул­ган. Ба­ры­сын да тап­ты­лар һәм аны, кул­ла­рын ка­е­рып, төр­мә­гә алып кит­те­ләр. Әм­ма өчен­че көне ди­гән­дә та­гын “кы­зыл әтәч­ләр” без­нең өс­те­без­гә бас­ты. Алар кит­кәч ке­нә бил­ге­ле бул­ды: Гый­ба­дул­ла, тик­ше­рү­че­не тә­рә­зә ра­мы бе­лән ка­мыт­лап, төр­мә­дән ни хик­мәт бе­лән­дер ка­чып кит­кән икән. Дө­рес­рә­ге, төр­мә­дә тү­гел, баш­ка урын­да бул­ган­нар­дыр, юк­са зин­дан тәр­әзә­лә­ре ка­лын рә­шәт­кә­ле бу­ла тү­гел­ме?

Гый­ба­дул­ла ва­кый­га­ла­рын­нан соң без­нең та­тар ба­ла­сы­на укы­ту­чы ос­таз­ла­ры­быз ягын­нан көн күр­сә­тү бет­те. Әм­ма, аның ка­ра­вы, яшь­тәш­лә­ре­без ге­нә тү­гел, эш­че хал­кы да, та­тар йө­зен кү­рер­гә, бе­раз шөл­ләп ка­лу­ны га­дәт ит­те­ләр. Бу хәл­ләр без­не афә­рин егет­ләр­гә әве­рел­де­рә бар­ды.

 

IV

Ке­ше кү­ңе­ле чит җир­ләр­дә ча­гын­да биг­рәк­ләр дә җы­лы­га ин­те­гә. Дус­ла­рым да: “Мон­да ки­леп кап­кач, ту­ган як­ла­ры­быз­га әй­лә­неп кай­ту­лар “ед­ва-ли” тә­тер!”— дип, ба­выр-бә­гырь­лә­ре­без­не че­ре­теп моң­ла­на иде­ләр. Әне­кә­ем ни хәл­ләр­дә икән? Бер ха­тын­да бри­га­дир Әх­мә­дул­ла­ның бәй­лә­нү­ен, итәк ас­ла­ры­на үре­леп, ха­тын­нар­дан сы­ңар бөр­тек ик­мәк эз­ләү­лә­рен яз­ган иде ул. Кайт­сам­мы, шул муркыр­гы­ры­ны акыл­га утыр­там әле! Ан­дый­лар­ны те­рәп атар­га ки­рәк!

А­дәм­нең хы­я­лы ерак­ка кит­сә дә, ку­лы барыбер кыс­ка кала. Мин ан­дый эш­не баш­ка­рып чы­га ала тор­ган ке­ше тү­гел­ле­гем­не бе­ләм. Ә ул ва­кыт­лар­да, көн дә үлем һәм үте­реш ке­нә ише­теп үс­кән ми­нем чор­даш­лар өчен, ке­ше җа­ны­ның бә­я­се су­кыр бер ти­ен­гә дә тиң тү­гел­дер ке­бек то­е­ла иде.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных