Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 23 страница




Гый­ба­дул­ла­ны ми­ли­ция та­ба ал­ма­ды. Бу ва­кый­га­ны ул ара­да икен­че­се алыш­тыр­ды. Без­нең ара­да­гы урыс еге­те Са­ша та­гын да хә­тәр­рәк хәл­ләр­гә оч­рап, тел­ләр аның ке­рен чай­кар­га то­тын­ды. Исе­рек баш­тан бер әби­гә ке­реп, ан­нан ара­кы та­ләп ит­кән. Те­ге, мес­кен, кар­шы ки­лә ал­ма­ган. Ан­на­ры Са­ша, үзен-үзе оны­тып, аны көч­ләр­гә ит­кән, имеш. Те­ге әби, бик ка­ты кыс­та­лу­ын әй­теп, ишек ал­ды­на йо­мыш­ка чык­кан. Егет­не ай­ныр да акы­лы­на ки­лер дип уй­ла­ган­дыр ин­де. Әм­ма әтәч­ле­ге бе­лән бер дә си­зел­мә­гән Са­ша үзе­нең су­кыр уен­нан ки­ре кайт­ма­ган. Ир­тән уя­нып кит­сә, бөк­шәй­гән әби янын­да ана­дан ту­ма шә­рә ята икән бу.

Гарь­ле­ген­нән егет бау­га мен­де. Аның ха­кын­да­гы асыл хә­бәр­ләр мә­е­тен җир­ләгәч ке­нә без­гә дә мәгъ­лүм бул­ды. Ту­ган­на­ры­на хә­бәр сал­ган­нар­дыр­мы, бел­мим, алар­ның кил­гән­нә­ре ха­кын­да һич­бер сүз бул­ма­ды.

Без шу­шы­лай яши идек. Көн­нәр со­ры һәм мәгъ­нә­сез үтә тор­ды­лар. Бу исә без­не ба­са, җан­нар­ны ка­ез­лый, яшә­ве­без­нең ямен ки­сә бар­ды. Мо­ны укы­ту­чы­ла­ры­быз да аң­лый­лар иде бу­лыр­га ки­рәк. Һәм ме­нә, ара­дан биш егет­кә, ял кө­не­нә шә­һәр те­ат­ры­на кон­церт­ка би­лет бир­де­ләр. Ул сан­да мин дә бар идем.

Авыл­дан ки­еп кил­гән ямау­лы ки­ем-са­лым­на­ры­быз юы­лып, кап­чык­ла­ры­быз тө­бе­нә са­лып ку­ел­ган иде­ләр. Те­атр, кон­церт ди­гәч, иң ма­тур­дан гы­на ки­е­нә­се дип мин алар­ны чы­гар­дым. Ул ки­ем­нә­рем ән­кә­ем­нең ха­ти­рә­сен, ту­ган туф­рак җы­лы­сын, авы­лым кыр­ла­ры ис­тә­лек­лә­рен, күз яшь­лә­рем­не һәр җе­бен­дә сак­лый иде­ләр. Мин хәт­та кай­сы ямау­лы­гы­ның кай­чан са­лын­га­нын да хә­тер­лим­дер сы­ман. Ул ки­ем­нә­рем шу­ңа да иң ях­шы­лар, иң рә­хәт­ләр, те­атр­га ба­ру өчен иң ку­лай­лар то­е­ла­лар иде­ләр. Ту­мы­шым­нан бир­ле кон­церт ди­гән­нә­рен күз кы­рые бе­лән ге­нә бул­са да кү­реп кал­ган ба­ла идем мин. Элек­ләр­не без­дә са­бан­туй­лар уз­ган. Өл­кән­нәр ул бәй­рәм­не хәй­ран­нар­га ка­лып ис­лә­ре­нә ала иде­ләр. Кон­церт ди­гән­нә­ре дә шун­дый­рак га­лә­мәт­ләр­дән бу­лыр­га ки­рәк, ди­дем. Ми­нем хә­тер чик­мә­нем­нең чи­тен­дә шу­ңар­га ох­шаш бер ва­кый­га чи­ге­леп кал­ган: әт­кәй без­не яңа чап­кан пе­чән са­лын­ган олы ар­ба­да, ат җи­геп, хәт­та күр­ше апа-абый­ны да утыр­тып, ха­лык җы­ел­ган, чу­ар­лан­ган су бу­е­на алып бар­ган иде. Мул ко­яш, тат­лы ри­зык, ел­май­ган йөз­ләр — ме­нә шу­шы иде ми­нем кү­ңел­дә­ге са­бан­туй ха­ти­рә­се. Те­атр да ме­нә шу­шын­дый рә­хәт җир, киң мәй­дан, та­би­гать ко­ча­гы, җән­нәт уры­ны ке­бек кү­ңе­ле­мә кил­де. Мин дә шун­да ба­рам бит!

Ки­е­неп ка­ра­дым. Чал­бар ба­лак­ла­ры кыс­кар­ган­нар, тез­гә та­ба кү­тә­ре­леп, аяк­ла­рым шәү­ле­гән­не­ке­дәй сый­рак ке­бек кү­ре­неп то­ра­лар. Күл­мәк җиң­нә­рем дә тер­сәк­кә якы­най­ган­нар. Алар­ны әне­кә­ем әт­кәй­нең ис­ке ки­ем-са­лым­на­рын­нан тө­не буе яңар­тып те­геп азап­лан­ган иде, үсеп җит­кән­че чы­да­тыр­сың, ди­гән иде. Ке­че­рә­ер­гә дә өл­гер­гән­нәр икән!

Без­нең бе­лән ба­рыр­га ти­еш­ле мас­те­ры­быз Сте­пан Хо­ля­во ашык­ты­рыр­га дип ар­тым­нан кер­гән.

— Син нәр­сә, та­тар­че­нок? Мон­дый ки­ем ки­е­нә­се тү­гел, фор­ма­дан, ак күл­мәк­тән ба­ра­сы!— дип кат­гый итеп әйт­те. Әм­ма йө­зе­нә ел­маю чы­га­рып: — Са­гын­дыр­ган­нар­мы?— ди­де. Күз­лә­ре­мә, си­зен­ми дә кал­дым, кай­нар күз яше там­чы­ла­ры җы­е­лыр­га өл­гер­де.

— Ну-ну! Егет ке­ше­гә ки­леш­ми!— ди­де дә, олы дәү учы бе­лән баш чү­ме­чем­не то­тып, күк­рә­ге­нә та­ба кыс­ты. Ми­нем күз яшь­лә­рен, кү­ңел­дә куз­гал­ган са­гы­ну са­гыш­ла­рын ин­де тук­та­тыр­лык тү­гел иде.

— Уты­рып то­ры­гыз әле!— ди­де дә Сте­пан Хо­ля­во чы­гып кит­те. Мин, ты­ныч­ла­нып, ки­е­нер­гә өл­гер­гән­че, ул өр-я­ңа фор­ма­лар, ап-ак күл­мәк­ләр кү­тә­реп ки­леп тә кер­де. Аның ярым пе­ләш ба­шы тир­лә­гән, озын­ча как­ча йө­зе кы­за­рып чык­кан, әм­ма йө­зен­дә­ге те­ге йом­шак ел­маюы сү­нәр­гә өл­гер­мә­гән иде.

— Зав­хоз уры­нын­да бул­ды. Аң­лат­кач, яңа кайт­кан фор­ма­лар­ны бер­сүз­сез би­рер­гә итте. Бе­раз үтүк йө­ре­теп алыр­га да, кылт ит­кән ки­ем­нән, энә­дән-җеп­тән те­атр­га ба­рып ке­рер­гә... Бө­тен кыз­лар си­не­ке бу­ла, та­тар­че­нок. Һәм­мә­се дә! Без­дә син­дәй егет­ләр си­рәк, ал­ды­ңа кыз­лар егы­ла­чак­лар ин­де ме­нә, күр дә тор!— дип, ялт кы­на сөй­ләп, ми­не юа­нып, ко­тыр­тып, мак­тап, әл­лә кем ит­те дә куй­ды.

Те­атр­га кит­кә­не­без­дә ип­тәш­лә­рем аһ итеп оза­тып кал­ды­лар. Ни­чә ай­лар­дан, са­гыш һәм бор­чы­лу­лар­дан соң ми­нем бе­рен­че тап­кыр бә­хет­ле миз­гел­ләр­гә дә та­ры­ган ча­гым иде бу.

Те­атр­ны, сән­гать­не — җан азы­гы, ди­ләр. Хак сүз икән. Ул чын мәгъ­нә­сен­дә ха­кый­кый бай­лык. Әм­ма аның тә­мен аз­лар та­тый­лар. Те­атр­да бе­рен­че тап­кыр бул­га­ным­да ук мин аңа га­шыйк бул­дым. Бу той­гы­ла­рым озак­ка, бик озак­ка җит­те. Дөнь­я­лык­та яшәү­не су­гыш­тан кур­ку һәм ту­ган туф­рак­ны са­гы­ну­дан гына гый­ба­рәт дип бел­гән ерак та­тар авы­лы ма­ла­е­на гү­я­ки зин­нәт­ле са­рай­лар­ның ишек­лә­рен ачып-ачып күр­сәт­те­ләр һәм аны сер­ләр бүл­мә­се­нә алып кер­де­ләр.

Спек­такль­нең өч сә­гать бу­е­на бар­ган­лы­гын мин ба­ры тик со­ңын­нан гы­на бел­дем. Тә­нә­фес­ләр­дә дә уры­ным­нан куз­гал­мый, ал­да­гы пәр­дә­не кы­мшан­мый­ча да кө­теп ал­дым. Без­гә инг­лиз ша­гый­ре Виль­ям Шекс­пир­ның үлем­сез “О­тел­ло”­сын уй­на­ды­лар. Соң­гы акт­лар­да ми­нем күз­ләр, ке­ше­ләр­нең мә­ке­рен һәм га­дел­сез­ле­ген кү­реп то­ру­ым һәм бо­лар­га кар­шы бер­ни дә эш­ли ал­ма­вым ар­ка­сын­да­дыр ин­де, кай­нар яшь­ләр бе­лән тул­ды­лар. Оя­тым­нан ип­тәш­лә­ре­мә ка­рап ал­дым, алар да мин­нән ким тү­гел­ләр иде.

Кем­гә ни­чек шул бу дөнь­я­да. Бе­рәү­ләр чик­сез бай­лык­лар­га кү­ме­леп яши­ләр, икен­че­лә­ре җан рә­хә­тен­дә үз бә­хе­тен та­ба. Әйе, дөнь­я­лык­та тән рә­хә­те дә ки­рәк. Тән рә­хә­те­нә, бай­лык­ка иреш­кән ке­ше­ләр җан рә­хә­те өчен тү­ли бел­сә­ләр икән ул. Алар шул җан рә­хә­тен дә буш­ка гы­на кап­ты­рыр­га те­ли. Без һәм­мә бар­ча­быз да шу­лай уйлый: җан рә­хә­те буш­лай гы­на, җи­ңел ге­нә ки­лер­гә ти­еш­тер сы­ман.

Бу сүз­лә­рем саф­са­та, сүз те­гер­мә­нем­нең буш­ка әй­лә­нүе ке­бек то­е­лыр­га мөм­кин. Яши-яши, әл­лә нәр­сә­ләр­гә ка­дәр уй­лар ба­рып җи­тә ул.

Игъ­ти­бар итү­че­ләр бар­дыр әле: авыр эш­не баш­кар­ган­да уй­лар, кү­ңел­гә ки­лә­ләр дә, хә­тер­не чис­тар­та, оны­тыл­ган­ны яңар­та, ту­тык­ны куа баш­лый­лар. Биг­рәк тә ял­гыз ба­шы­ңа җә­фа чик­кән­дә ул шу­лай. Фи­ло­соф­ка әй­лә­нә­сең, Әф­лә­тун бу­ла­сың.

Ми­нем­чә, авыр фи­зик эш­тә­ге ке­ше­нең акы­лы саф бу­ла­дыр сы­ман. Эш сөй­мә­гән­нәр­нең — ки­ре­сен­чә, ба­шы ту­лы җил өер­мә­се, хә­тер­лә­ре дә бу­тал­чык­тыр. Ке­ше зи­һе­нен фи­зик эш, кул хез­мә­те саф­лан­ды­ра. Әм­ма ул яра­ты­лып, сө­е­леп, үз кү­ре­леп, ка­нә­гать­лек бе­лән баш­ка­ры­лыр­га ти­еш­ле. Игъ­ти­бар итү­че­ләр бар­дыр: ял­кау ке­ше­гә ах­мак­лык пә­рә­ве­зе пә­рән­җә ко­ра!

 

V

Ул кич­не тө­не бу­е­на күз­гә бер че­ме­тем йо­кы кер­мә­де. Те­атр та­ма­ша­сын ка­ра­ган­нан соң мин бө­тен­ләй бү­тән ке­ше­гә әве­рел­дем. Гү­я­ки тө­нем бе­лән кө­нем бу­тал­ды. Икен­че көн­не тә­нем­дә хәл­сез­лек той­дым.

Хәй­лә­сез ке­ше­не тин­тәк бу­ла, ди­ләр. Ан­дый­ны һәр­кем төрт­кә­ли, ак­рын­лап ах­мак­ка чы­га­ра. Мо­ны гы­на ях­шы бе­лә идем. Тор­мыш са­бак­ла­рын ал­ма­ган­мы­ни без!

Икен­че тап­кыр те­атр­га тиз ге­нә ба­рып бул­ма­ды. Яшь кү­ңе­лем тү­рен­дә ул ерак бә­хе­тем ке­бек уе­лып кал­ды. Те­атр ми­ңа зи­фа буй­лы чи­бәр кыз ке­бек то­е­ла иде­ме, әл­лә ин­де җән­нәт са­ра­е­дай тәэ­сир ит­кән­ме — хы­я­лый дөнья ни­чек ке­ше­не үзе­нә тар­та, театр да кү­ңе­лем­не тук­тау­сыз үзе­нә ча­кы­ра, дә­шә, җа­ным­ны са­таш­ты­ра иде. Бу хис һәм уй­ла­рым­нан ко­ты­ла ал­ма­дым. Ты­рыш­ма­дым тү­гел... Гү­я­ки яшә­е­шем шул те­атр­да бу­лыр­га ти­еш сы­ман иде. Әнә, зат­лы ак мәр­мәр бас­кыч­лар­дан ак күл­мәк­ле, чия ирен­ле, чә­чен ике­дән үр­гән ка­ра озын то­лым­на­рын­да ак бант­лы кыз кү­тә­ре­леп ки­лә. Мин аны ул көн­не күр­гән идем­ме — әй­тә ал­мыйм, әм­ма дә бу сурәт ха­кый­кать­тер сы­ман то­е­ла иде. Күз ал­лар­ыма ка­бат-ка­бат ки­леп йө­дәт­те...

 

* * *

— Ин­де шә­һәр­нең ут­ла­ры да кү­ре­нә баш­ла­ды­лар,— диде төнге йо­кы­мны ал­ган хи­кә­я­чем.

Мин дә ул күр­сәт­кән як­ка ка­ра­дым. Чын­нан да ал­да мең­нәр­чә күз­лә­рен як­тырт­кан олы шә­һәр юлы­быз­га чы­гып бас­кан, аш­кы­нып ча­бып кил­гән по­ез­ды­быз­ны тук­та­тыр­га әзер бу­лып то­ра иде.

Ә хи­кә­я­чем, ме­нә-менә хә­зер сү­зен ахы­ры­на җит­ке­реп, ва­кый­га­лар­ны сөй­ләп бе­терер­дер сы­ман. Өме­тем­не югалт­мый­ча аңа та­ба бо­рыл­дым. Ә ул:

— Әзер­лә­нер­гә ки­рәк... Оһо, сә­гать тел­лә­ре ал­дат­ма­ган­нар,— дип, йо­кы­лы ку­пе­быз­га ке­реп кит­те. Аның әле ки­ем­нә­рен дә алыш­ты­рыр­га өл­ге­рә­се бар иде. Мин тә­рә­зә­дән ва­го­ны­быз­га ки­леп ке­рер­дәй бу­лып ут­ла­рын бал­кыт­кан шә­һәр урам­на­ры­на күз­лә­рем ка­ра­сын йө­герт­тем. Вок­зал ра­ди­о­сы­ның то­нык аваз­ла­ры да ише­те­лә, ха­лык по­езд­га уты­рыр­га дип­ме, әл­лә кы­рык тарт­ма­ла­рын­нан йо­кы­лы-уяу­лы пас­са­жир­лар­га вак-то­як әй­бер­лә­рен дүрт бә­я­се­нә төр­теп ка­лыр­га те­ләп­ме, пер­рон­га тул­ды. Ва­гон­нар гү­я­ки алар­ны ерып ба­ра­лар­дыр сы­ман то­ел­ды.

Мон­да да тор­мыш мыж­гый, дөнь­я­лык мәш ки­леп газа­ла­на иде. Һәр­кем үз өме­те бе­лән йө­ге­рә, аш­кы­на.

Бе­раз­дан хи­кә­я­чем, ку­лы­на җи­ңел­чә ике йө­ген алып, ыс­пай ки­ем­нә­рен­дә ки­леп тә чык­ты һәм:

— Пер­рон­га­ча оза­тып ку­я­сыз­мы? Әл­лә мон­да гы­на хуш­ла­ша­быз­мы?— дип со­ра­ды.

— Юк,— ди­дем мин,— мон­да тор­ган­чы, һа­ва алыш­ты­рып ке­рү­ем ях­шы­рак бу­лыр!

Юлым ал­да та­гын да си­гез сә­гать­ләп дә­вам итә­се иде. Хи­кә­я­чем­нең йөк­лә­рен­нән бер­сен кү­тә­реп, аның ар­тын­нан ат­ла­дым. Ул тө­се-кы­я­фә­те бе­лән “Та­тар яшь­ләр те­ат­ры”н­да эш­ләү­че, ар­тист­ла­ры­ның ара­сын­да иң өл­кә­не бу­луы бе­лән ге­нә тү­гел, са­быр хол­кы һәм та­лан­ты бе­лән дә хөр­мәт ка­зан­ган Ну­ри әфән­де­не хә­тер­ләт­кән­лек­тән, мин алар ара­сын­да ту­ган­лык бар­мы-юк­мы дип тә кы­зык­сын­ган идем. Ул ки­ре как­ты. Ка­зан­да бул­га­ла­са да, “Та­тар яшь­ләр те­ат­ры” бар­лы­гы ха­кын­да хә­бә­ре дә юк икән. Г.Ка­мал исе­мен­дә­ге те­атр­га бу ки­лү­ен­дә көн са­ен ди­яр­лек бер тап­кыр бар­ган. Туй­ган­чы хуш­лан­ган. Те­атр ха­кын­да, Ну­ри әфән­де ту­рын­да сүз куз­га­ту­ла­рым­ның сә­бә­бе — юл­да­шым хи­кә­я­се­нең ахы­рын ише­тер­гә те­лә­вем бе­лән дә бәй­ле иде.

— Ва­кый­га­лар нәр­сә бе­лән бет­те­ләр соң?— дип со­ра­дым мин, үҗәт­лә­неп.— Баш­ла­ды­гыз, әм­ма ахы­ры­на җи­теп өл­гер­мә­дек...

— Алар ха­кын­да сөй­ләш­кән идек тү­гел­ме?— ди­де ул, со­ра­вы­ма со­рау бе­лән җа­вап кай­та­рып, ми­не бе­раз ап­ты­раш­та кал­ды­рып, ә үзе пер­рон­нан вок­зал­га та­ба куз­га­лып.— Язу­чы хал­кы ба­ры­сын да хә­тер­ләп, ва­кый­га­лар­ны ту­лы­сы бе­лән үзе ге­нә дә кү­з алдына китерә тү­гел­ме?

— Соң, алай дип, аны­сын гы­на ни­чек тә бул­ды­рыр­быз... Әм­ма үзе­гез­дән ише­тү ях­шы­рак бу­лыр иде. Хи­кә­я­гез яр­ты юл­да тук­та­лып кал­ды ке­бек.

Мин һа­ман да ри­за­сыз идем. Сөй­лә­гән­нә­ре­нең иң кы­зык­лы җи­ре­нә җит­кән­дә ге­нә юлы­быз өзел­де. Ә мин та­гын да бер-ике сә­гать ке­нә тың­лап ба­рыр­лык хәл­дә идем. Сөй­лә­гән­нә­рен хә­те­рем­дә юк­ка­мы кал­ды­ра­сы ит­тем?

Ул бал­кы­ган вок­зал би­на­сы­на ке­реп кит­те. Мин һа­ман да пер­рон­да аның ар­тын­нан ка­рап кал­ган хә­лем­дә идем. Шун­да хуш­лаш­ма­вы­быз исе­мә төш­те дә, мон­да бер-бер хик­мәт бар­дыр дип ба­шы­ма да ки­тер­ми­чә, үз ва­го­ны­ма уты­рып, ку­пе­ма кер­дем, уры­ны­ма ят­тым. Әм­ма йо­кым хи­кә­я­че­мә ия­реп ки­теп бар­ган иде. Уй өс­те­нә уй кил­де, хә­те­рем яңа­рып, ва­кый­га­лар­ның ни­чек бет­кән­ле­ген өтек-тө­тек хә­бәр­лә­ре аша бер­гә бәй­ли-җыя, ачык­лый баш­ла­дым.

Ми­ңа ул за­вод­та эш­лә­ве ха­кын­да әйт­кән иде бу­гай. Ди­мәк, шах­тер бу­лу­га ла­ек та­был­ма­ган­дыр, яки баш­ка­дыр... Мо­ны­сы әл­лә ни әһә­ми­ят­ле дә тү­гел. Ә ме­нә ни­чек шу­шы Урал як­ла­ры­на ки­леп чык­кан икән соң ул? Хәр­би за­вод­ка бәл­ки үзе те­ләп ур­наш­кан бул­ган­дыр?

Бу со­рау­ла­рым та­гын да хә­те­рем­не бө­тәйт­те.

— Әйе бит әле,— ди­дем, кү­ңе­лем­дә исәп-хи­сап төй­мә­сен тар­тып.— Хәр­би хез­мәт­кә алын­гач, со­лдат­тан соң мон­да ур­на­шып кал­ган. Әү­вә­ле бу за­вод­ны сак­ла­ган, ан­на­ры үзе дә шун­да эш­ли баш­ла­ган. Мо­ны­сы аң­ла­шыл­ды. Ә ме­нә га­и­лә­се? Ха­ты­нын мар­җа ди­гән иде бу­гай?

Әйе-әйе, мар­җа бе­лән го­мер ки­чер­дем, ул ха­лык­ка тел-теш ти­де­рер­лек сүз әй­тә ал­мыйм, мил­ләт­че­лек хис­лә­ре ми­нем үзем­дә уй­наш­тыр­га­ла­са да, мо­ның өчен ким­сет­мә­де, ди­де тү­гел­ме? Ка­зан­га кил­гәч, хәзер яшә­гән шә­һә­рен­дә мәс­җид тө­зе­тү эшен оеш­ты­ру мәсь­ә­лә­сен­дә мөф­ти­ят­кә дә ке­реп чык­кан. Дө­рес, ан­да­гы­лар­ны бик үк мак­тап бе­тер­мә­де. Ә ме­нә бер мәс­җид би­на­сы про­ек­тын та­бу­ы хакында ку­а­нып сөй­лә­де. Мин ан­нан:

— Ха­ты­гыз чир­кәү­гә йө­ри­ме?— дип со­ра­ган идем.

— Әйе,— ди­де ул, бер дә яше­реп тор­мый­ча.— Без­дә бу мәсь­ә­лә хәл ител­гән. Га­и­лә үза­ра хөр­мәт ни­ге­зе­нә ко­рыл­са — бә­хет­ле бу­ла.

— Ә сез­нең мәс­җид тө­зе­тү эш­лә­ре ар­тын­нан йө­рү­лә­ре­гез аны бор­чы­мый­мы соң? Үз ди­не­нә кыс­та­ма­ды­мы?

— Юк!— ди­де ул бу юлы­.— Ки­ре­сен­чә, хөр­мә­тем ге­нә арт­ты дип, хәт­та на­маз­га ба­су­ым­ны да хуп­ла­ды.

— Ис­лам ди­не Ал­ла­һы­дан иң­гән соң­гы ха­кый­ка­те Коръ­ән­гә ни­гез­лән­гән. Мө­сел­ман ке­ше баш­ка дин­нән ха­тын ал­са, яи­сә бү­тән дин­дә­ге­гә кия­ү­гә бар­са, шә­ри­га­те­без­дән мин алар ике­се дә Ис­лам ди­нен үз дин­нә­ре итеп сай­лар­га ти­еш­ләр дип бе­лә идем. Чөн­ки аның бит әле шу­ны­сы да бар, Ахи­рәт­кә кү­чен­гәч, бән­дә­ләр­нең дин­нә­ре­нә бәй­ле җән­нәт­лә­ре дә үз­лә­рен­чә тү­гел­ме? Ике­гез ике төр­ле як­та бу­лып, җан­на­ры­гыз зар-ин­ти­зар­лык ит­сә?— дип, озын һәм озак кы­на аң­ла­та-аң­ла­та со­рау да би­реп ка­ра­ган идем. Әле ул ва­кыт­та поездыбыз Ар­ча кыр­ла­ры буй­лап кы­на ба­ра иде. Әң­гә­мә­без баш­ла­нып ки­тәр­гә ге­нә итә, әм­ма сүз­лә­ре­без ябыш­мый һәм ятыш­мый ап­ты­ра­та иде­ләр. Ми­ңа:

— Дин­нәр төр­ле бул­са­лар да, бән­дә­лә­рен бар ит­кән Ал­ла­һы тә­га­лә дә бер үк, ди­мәк, җән­нә­те дә һәм­мә­се­нә дә ур­так ин­де Аның!— ди­гән иде ул, үзенчә аңлатмалы җа­ва­бын­да.

Бу фи­ке­ре ба­шым­да озак ту­гы­лан­ды. Чын­нан да, әгәр шу­лай икән, ниш­ләп соң без ди­ни кар­шы­лык­лар­га ябы­шып ята­быз? Бу кем­гә ки­рәк? Бәл­ки без, ке­ше­ләр, ан­сыз, ягъ­ни кар­шы­лык­лар­сыз яши ал­мый­быз­дыр? Әнә, “ОРТ ка­на­лы”н­нан “В­ре­мя” алып ба­ру­чы Ека­те­ри­на, мө­сел­ман­нар ха­кын­да на­чар хә­бәр тап­шы­ра­сы бул­са, авы­зын ерып, ку­а­на-ку­а­на сүз баш­лый һәм сөй­ләп туй­мас хәл­гә ке­рә. Әгәр дә ин­де ки­ре­сен­чә, Ис­лам ди­не­нә бәй­ле ях­шы хә­бәр иреш­те­рер­гә ти­еш­ле бул­са, тел­лә­ре көр­мәк­лә­нә, йө­зе җи­ме­ре­лә, ачуы йө­зе­нә чы­га. Һәр­хәл­дә “Әл-Кай­до” те­ррор­чы­лар оеш­ма­сы бе­рәр эт­лек эш­лә­гән икән, һәм­мә мө­сел­ман­нар­га шик таш­лап, һә­лак бул­ган­нар­ны ким­се­теп авыз ерып сөй­лә­ве бер дә ки­леш­ми ин­де. Мо­ңар­га уры­слар үз­лә­ре ни­чек тү­зә­ләр икән?..

Ва­гон­нар җи­ңел ге­нә шу­ыш­ты­лар да шу­ыш­ты­лар. Хә­зер Тубыл шә­һә­ре­нә­чә тук­тап то­ру­лар бул­ма­я­чак иде бу­гай... Ә юк, Сверд­лоу­-Кәтринбурны гы­на уз­дык бит әле, ал­да Тө­мән бар! Тубыл­га ан­нан соң гы­на!

Күз­лә­ре­мә йо­кы ча­кы­рып ка­ра­дым. Шун­да ка­бат хә­те­рем яңа­рып, хи­кә­я­чем­не исе­мә тө­шер­дем дә уй­лап куй­дым: “Ә ул, юк­са, ми­ңа нин­ди­дер сер сөй­лә­мәк­че иде бу­гай тү­гел­ме?” Нәр­сә әй­тер­гә, ни­ләр­не бел­де­рер­гә те­ләк ит­кән иде икән? Су­гыш чо­ры ту­рын­да ха­кый­кать­не күптән, кат-кат, инде мең тапкырлар яз­ды­лар. Мө­хәм­мәт ага Мәһ­ди­ев­нең “Без кы­рык бе­рен­че ел ба­ла­ла­ры” үзе ге­нә дә ни то­ра!

Ха­кый­кать­не ачам дип бәл­ки хи­кә­я­чем игъ­ти­ба­рым­ны гы­на җә­леп итәр­гә те­лә­гән­дер, үз та­рих­ча­сын ми­ңа гыйб­рәт өчен дип сөй­лә­гән­дер? Имеш, мин яшь ке­ше, нәр­сә күр­гән әле бу дөнь­я­да, яшәү­нең, тор­мыш­ның ка­де­рен бел­ми­чә, җил­гә очыр­мыйм­мы әл­лә? Ми­нем чор­даш­лар ха­кын­да өл­кән­нәр шу­лай уй­лый­лар тү­гел­ме­ни?

Уй­ла­рым кат­лы-кат­лы иде­ләр. Кү­ңе­лем алар ка­на­ты­на уты­рып адаш­ты. Йо­кы­сыз­лык тән­не ал­җыт­ты. Үз ал­ды­ма ку­ел­ган со­рау­ла­р, кү­ңел төп­лә­рем­нән ни­ка­дәр ак­тар­сам да, җа­вап­сыз ка­ла бар­ды­лар.

— Ба­ла­ла­ры­гыз кай­сы дин­дә соң? Үз­лә­рен кем дип бе­лә­ләр: та­тар­мы, урыс­мы?

Бу со­рау­ла­ры­ма да ул тө­гәл җа­вап бир­гән­дәй иде. Алар урыс ана­сы, урыс мәк­тә­бе, урыс инс­ти­ту­ты тәр­би­я­сен алып үс­кән­нәр. Ди­мәк, кем бу­ла­лар ин­де?

— Мин үзем әл­лә ни зур бе­лем­нәр алал­ма­дым. Бо­лай ях­шы укы­сам да, урыс­чам ба­ры­бер ча­ма­лы бу­лып ка­ла бир­де,— ди­гән иде ул, бе­раз ты­ныч­лы­гын җу­еп һәм артыгы белән хә­веф­лә­неп. Поездыбыз ин­де яңа тө­зе­леп кил­гән һәм һич­шик­сез мә­һа­бәт бу­лыр­га җы­ен­ган Әгер­җе вок­за­лы кар­шын­да тук­та­лып то­ра иде.— Та­тарс­тан үсә, зу­рая, ма­ту­рая... Сө­е­неп туй­мас­лык!

Әйе, үсеш, зур­лык Җир йө­зен­дә күп­тән ин­де квад­рат ки­ло­метр­лар бе­лән исәп­лә­нел­ми, тә­рәк­кы­ять, ма­тур­лык масш­таб­ла­ры бе­лән санала! Хик­мәт олы би­лә­мә­ләр ху­җа­сы бу­лу­да­мы­ни! Хик­мәт ма­тур һәм бә­хет­ле, мул тор­мыш бе­лән яшәү­дә шул!

Әм­ма мин әң­гә­мә­без­нең дил­бе­гә­сен икен­че як­ка тар­тып ку­яр­га те­лә­дем:

— Кыз­ла­ры­гыз­ның ир­лә­ре дә урыс­лар­дыр ин­де, онык­ла­ры­гыз да?— дип со­ра­дым.

— Аны­сы шу­лай­рак бул­ды ин­де. Әм­ма олы кы­зым­ның ма­лае үзе­мә ия­реп йө­реп үс­те. Га­раж­га бар­сам да... Ми­нем га­раж бак­чам янын­да гы­на. Фа­тир­лар да якын. Ә мин тех­ни­ка бе­лән мәш ки­лер­гә яра­там, агач эшен сө­ям. Күп­ме та­тар агай­ла­рын бе­ләм — ба­ры­сы да шун­дый­лар! Ә оны­гым кул ара­сы­на ке­реп үс­те. Шун­да ара-ти­рә та­тар­ча әйт­кә­лә­гән­мен­дер ин­де. Хә­зер дә та­тар­ча­ны ару гы­на су­ка­лый. Әле үзе­нә күч­тә­нәч­кә та­тар ки­та­бы да ал­дым. Ми­ңа ох­ша­ган, ки­тап укыр­га бик яра­та. Әйт­ми кал­дыр­ган­мын, ми­нем ки­тап­лар бе­лән ту­лы олы ки­тап­ха­нәм бар...— ул сөй­лә­де дә сөй­лә­де. Ба­ла­ла­рын да, мар­җа ха­ты­нын да, онык­ла­рын да, га­ра­жын һәм йорт-җир­лә­рен дә са­гын­ган иде.

Мин хә­зер кү­ңел­дән бо­лар­ны бар­лап ба­рам. Әл­лә то­ты­ныйм да уты­рып языйм­мы, дим. Әм­ма куз­га­ла­сым да кил­ми. По­езд, тә­гәр­мәч­лә­рен кел­те­рә­теп, үз җа­е­на йө­ге­рә дә йө­ге­рә. Ми­ңа йо­кы кер­ә белми йө­дә­тә. Алып кит­те, ах­ры, ул аны. Ке­ше сү­зе­нә ко­лак ку­еп, үз җа­ным­ны җа­вап­сыз со­рау­лар га­за­бы­на таш­лап ни от­тым ин­де, йә?

Алар ни­ят ит­кән мәс­җид­лә­рен са­ла алыр­лар­мы? Ба­ла­ла­ры­на кал­гач, болары ан­да җәмәгать була алып йө­рер­ләр­ме? Әл­лә чир­кәү­гә ба­рыр­лар­мы? Алар­да үз җан­на­рын кот­ка­ру те­лә­ге уя­ныр­мы?

Уя­ныр, уян­мый кал­мас, аны­сы. Ке­ше­ләр яшь чак­ла­рын­да мак­си­ма­лист бу­ла­лар, үз көч­лә­ре­нә ыша­на­лар. Ә карт­лык ба­ры­бер ки­лә, көч­ләр­не алып, сә­ла­мәт­лек­не как­ша­тып... Җан сы­е­ныр урын эз­ли баш­лый, чөн­ки бе­лә: тиз­дән тән аны үзен­нән ае­ра­чак. Ә яшь­лек? Үлем бит ул һәр сә­гать, һәр ми­нут янә­шә­дә йө­ри. Ке­ше дин­ле бу­лыр­га өл­гер­ми, кар­тай­мый да ки­теп ба­рыр­га мөм­кин тү­гел­ме?

Го­мер ул кы­рык­ка төр­лә­нү­чән. Мин кем ди­гән аз­лар­мы юк­ка чык­ма­ды да, исәп­кә дә ке­рер­ле­ге кү­рен­мә­гән ни­чә­ләр өс­кә ка­лык­мады­лар. Ил эчен­дә па­ди­шаһ­лар, ти­ран­нар да бул­ды, мең як­тан афә­рин ал­тын акыл ия­лә­ре дә төп­тә ка­лып кү­гәр­де­ләр. Нәр­сә соң ул тор­мыш, нин­ди соң аның бә­һа­се? Шу­лай ук без аңа бик күп һәм кыйм­мәт итеп тү­ләр­гә ти­еш­без­ме? Әл­лә дөнья йө­зе­нә без, адә­ми зат­лар, ба­ры тик үз те­лә­ге­без бе­лән ге­нә ту­а­быз­мы? Әгәр дә нәф­се­без бул­ма­са, Җир йө­зен­дә га­зап­ла­рга-җә­фа­ла­нуларга тара-тара да яшәр­гә ты­ры­шыр идек­ме, шул тор­мы­шы­быз­ның та­лә­бе­нә буй­сы­нып, ту­ган туф­рак­тан, ата-ана­дан, ту­ган­нар­дан, як­таш­лар­дан ае­ры­лып чит­кә ки­тәр­гә мәҗ­бүр ите­лер идек­ме?

Мин әле һа­ман ме­нә шу­шы мең төр­ле со­рау­ла­рым һәм уй­ла­рым эчен­дә са­та­шып кал­ган­мын­дыр сы­ман. Бу да тор­мыш бә­һа­се­ме­ни?

Иңрәп поездыбыз кычкыртып куйды. Таныш булмаган кырлар-болыннарны, авыл һәм шәһәрчекләрне калдырып, ул атып килә торган таңга таба ашкынды. Монда да кешеләр яши, аларның да үз язмышлары, үз уйлары, хыяллары... 2002–2004.

­ҖИЛ ҖИ­ГҮ

­ Хи­кәя

Олы­гая бар­ган са­ен, ба­ла­чак­ның һәр ха­ти­рә­се из­ге бу­ла ба­ра икән ул...






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных