Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 26 страница




— Сә­я­сәт ха­кын­да сөй­ләш­мим мин!— дип, тә­мам үп­кә­лә­де Сә­вә­ләй де­пу­тат, те­ге юан имән бар­ма­гын ис­нәш­те­реп һәм ан­нан чә­чәк алан­на­рын тою­ы­на хәй­ран итеп.— Кыз­лар ха­кын­да гы­на сөй­лә­шәм! Дәү­ләт Ду­ма­сы­на сай­ла­ныр­га исәп, Дәү­ләт Со­ве­ты­ның ишек­лә­ре та­рая баш­ла­ды­лар...

— Ан­да да кыз­лар ту­рын­да гы­на сөй­лә­шә­сез­ме?— дип со­ра­ган идем, Сә­вә­ләй де­пу­тат­ның күк­кә ка­да­лыр­га үрел­гән ка­лын имән бар­ма­гы кар­мак ба­шы ке­бек бө­крә­еп төш­те. Шун­да ук ул уры­нын­нан куп­ты һәм бер­ни дә җа­вап бир­ми­чә аш­кы­нып чы­гып кит­те. Ар­тын­нан юка­дан-юка, үзен­нән та­гын да бе­рәр баш­ка тә­бә­нәг­рәк куш­тан­на­ры ияр­де. Мин:

— Кыз­лар ха­кын­да гы­на сөй­лә­шә идек бит әле...— дип, мәм­нүн ба­ла сы­ман бор­чы­лу­да ял­гы­зым ба­сып кал­дым. Шул ара­да бө­ек тан­та­на баш­лану­га хә­бәр би­реп ягым­лы көй яң­гы­ра­ды, зал­да­гы ут­лар сүрән­лә­нә бир­де­ләр. Уры­ны­ма ба­рып уты­ру җа­ен ка­ра­дым. Сәх­нә­гә төз гәү­дә­ле, чал чәч­ле мөх­тә­рәм ил ага­сы — Ма­рат әфән­де Би­ги­шев чы­гып бас­ты һәм:

— Мил­лә­тем,— дип сү­зен баш­лап кит­те.— Мил­лә­тем, ми­нем бар­лык га­мәл­лә­рем си­нең өчен бул­ды, си­нең да­ның, си­нең мәр­тә­бәң, си­нең кем­ле­гең өчен! Бү­ген, шу­шы яше­мә җит­кәч, мил­лә­тем дип әй­тер­гә, мил­лә­те­мә үгет-нә­сый­хә­тем­не би­рер­гә ха­кым бар­дыр дип бе­ләм. Ми­не ко­ры, та­ләп­чән ке­ше, ди­ләр. Кем­нәр­дер, кыз­лар, ди­гән­дә дә, мин, эш, дия идем!.. Эш кешене зурлый, ирне ир итә, хатыннарны — хатын...

13.03.04.

“Б­ЛҮФ”

Хи­кәя

 

Пре­зи­дент Ап­па­ра­ты­ның ро­ле көн­дә­лек тор­мы­шы­быз­да га­җә­еп зур икән­ле­ген, хәт­та Ми­нистр­лар Ка­би­не­тын­нан да сү­зе үтем­ле­рәк бу­лу­ын үз күз­лә­рем бе­лән та­нып, кем­нең кем икән­ле­ге бе­лән исәп­лә­шә баш­лар­га ми­ңа шушы ва­кый­га этәр­геч бир­де. Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, бу яз­мам­да әдә­би­ят аз, әм­ма ха­кый­кать мәсь­ә­лә­се юга­ры ку­ел­ган­лы­гын да оныт­мый­ча, хәбәрләремә га­рык ит­тер­мәк­че мин сез­не, хә­ер­ле уку­чым! Тор­мыш юлы, нин­ди ге­нә то­ел­ма­сын, һәр­кем­ өчен дә гыйб­рәт бе­лән ту­лы.

Ка­зан­да­гы Габ­дул­ла Ту­кай му­зе­е­ның ди­рек­то­ры бу­лып эш­лә­вем­нең тәү­ге ел­ла­рын­нан бер­се иде. Сал­кын көз ва­кы­ты. Көн­дез­ге ике­ләр ти­рә­сен­дә му­зей­ны су ба­са баш­ла­ды. Кы­рык­ма­са-кы­рык як­тан, таш­лар ара­сын­нан фон­тан һәм чиш­мә­ләр бу­лып кап-кай­нар су бә­рә. Яр­ты сә­гать ди­гән­дә ишек ачып ке­рер­лек һәм чы­гар­лык хәл­дән ерак­ла­шып, пар­ каплаудан куе то­ман эчен­дә кал­дык. Ис­кәрт­кә­нем­чә, көн­нәр­нең дә сал­кын ча­гы, би­на­лар­га җы­лы­лык бир­ми­чә, шә­һәр чи­нов­ник­ла­ры­ның ха­лык­ны га­җиз­лә­гән ва­кыт­ла­ры иде.

Мон­дый хәл­дә нәр­сә эш­ләр­гә бел­гән­ме ин­де мин? Иң бе­рен­че, кай­дан кил­гән тә­вәк­кә­ллек бул­ган­дыр, үзе­нең код­рә­те­нә ыша­нып тә­рә­зә ва­тар­га ма­таш­кан че­бен ке­бек бәр­гә­лә­нә баш­ла­дым. Тиз ара­да му­зей­лар бер­ләш­мә­се җи­тәк­че­ле­ге­нә шал­ты­рат­тым. Бер­се дә урын­на­рын­да юк, Ге­не­раль ди­рек­то­ры­быз төш­ке ашы­на кит­кән җи­рен­нән ки­леп җи­тәр­гә өл­гер­мә­гән, ху­җа­лык бу­ен­ча яр­дәм­че­лә­ренең булдыклы гас­кә­ре кем­нең­дер ту­ган кө­не мәҗ­ле­се­нә ча­кы­рыл­ган­нар, ин­де кә­еф­лә­неп ал­ган­нар, алар­га хә­зер диң­гез дә ту­бык­тан гы­на бу­лып то­е­ла баш­ла­ган икән...

Шал­ты­рат­тым. Мә­дә­ни­ят ми­нист­ры­ның му­зей­лар бу­ен­ча урын­ба­са­ры үзе те­ле­фо­ны­на кил­де. Дул­кын­ла­ну­лы та­вы­шым­нан ук хә­веф хәбәремнең авыр­лы­гын ча­ма­лап өл­гер­де:

— Та­гын ни бул­ды әле ан­да? Кем әле сез?— дип со­ра­ды. Мин хәл­не сөй­ләп бир­дем.

— Бер­ни дә аң­ла­ма­дым,— ди­де ул.— Хә­зер уты­рыш­ка ба­рып өл­ге­рер­гә ти­еш­мен. Кич­кә бе­тәр, шун­да ка­бат шал­ты­ра­тыр­сыз!

Мон­дый ва­кыт­та нин­ди са­быр ке­ше­нең дә ка­за­ны шарт­лар­га мөм­кин. Ә мин исә че­бен үте­рер­гә дә хә­лен­нән кил­ми тор­ган би­ча­ра му­жик сы­ман:

— Ярар-ярар, га­фу ите­гез ин­де?!.— дип әйтеп маташтым.— Ва­кы­ты­гыз­ны ал­дым бу­гай.

Әм­ма му­зей­ны су ба­су га­лә­мә­те дә­вам ит­те. Мо­ңа ка­дәр һәм­мә та­шы ара­сын­нан чы­гып тул­ган кай­нар су ин­де ди­вар­лар­ның ко­лак­ла­ры­на­ча ди­яр­лек кү­тә­рел­гән дә урамнарга агып чы­гар­га итә.

Ча­ра­сыз­дан Мә­дә­ни­ят ми­нист­ры­ның үзе­нә шал­ты­рат­тым. Рәх­мәт төш­ке­ре, те­ле­фо­нын ал­ды, за­рым­ны ишет­те һәм:

— Бер­ни дә эш­ләп бул­мый­мы? Ка­ян ки­лә икән ул? Бу ва­кыт­та нин­ди кай­нар су ди ул? Ту­ңып уты­ра­быз!— ди­де.

Хәл­не ка­бат аң­лат­тым.

— Су ка­на­лы­на шал­ты­ра­ты­гыз, ава­рия хез­мә­те­нә! Мон­да ми­нистр­лык бит, ава­рия хез­мә­те үзә­ге тү­гел!— ди­гән әмерен ишет­тем.

— Шал­ты­рат­тым ин­де, кил­гән ке­ше юк! Бәй­рәм ал­дын­нан алар­ да үз хә­ллә­рен аң­лар­га куш­ты­лар!— дип, юләр сүз­ләр­не шарт­лар­га җит­кән акыл­сыз­лык ка­за­ным­нан та­бып ал­дым да те­ле­мә чы­гар­дым.

— Бел­мим ин­де алай бул­гач!— ди­де ми­нистр.— Без­нең мон­да олы ки­ңәш­мә иде... Хәл итә то­ры­гыз, ан­на­ры шал­ты­ра­тыр­сыз!

Му­зей­ның под­ва­лын­да җәй кө­не­дәй эссе, хәтта чума-чума су ке­рер­лек иде. Урам­да ун гра­дус ча­ма­сы су­ык, ә без­дә — чел­лә. Әм­ма то­ман бүлмәләргә сыешырга теләми, ка­лын һәм куе бо­лыт бу­лып тә­рә­зә­ләр­дән ур­гы­ла. Та­гын бе­рәр сә­гать эчен­дә кай­нар су ки­лү­дән тук­та­ма­са, Габ­дул­ла Ту­кай му­зее вул­кан ату­чы тау­га әве­ре­лә­чәк. Мо­ның өчен ми­ңа, аның ди­рек­то­ры­на дигәнем, һич­кем рәх­мәт әйт­мә­я­чәк. Та­гын да шу­ны­сы ая­ныч, ул кай­нар су­ның кай­дан агып кер­гән­ле­ге мәгъ­лүм тү­гел.

Те­ле­фон төй­мә­лә­рен­дә бар­мак­ла­рым йө­ге­реш­те­ләр.

— Пре­зи­дент Ап­па­ра­ты?— дип со­ра­дым.

— Юк!— ди­де­ләр.— Су ка­на­лы хез­мәт­лә­рен күр­сә­тү­че опе­ра­тор­лар бү­лек­чә­се!

Шун­да нин­ди шай­та­ным ко­тырт­кан­дыр, те­зеп кит­тем:

— Сез нәр­сә? Пре­зи­дент Ап­па­ра­ты кем икән­ле­ге­гез­не бел­ми ди­сез­ме әл­лә? Әй­теп то­рам бит, Пре­зи­дент Ап­па­ра­ты дип!..

Те­ле­фон­ның те­ге ба­шын­да дөнь­я­лык шым бул­ды. Хәт­та ишек­лә­ре­нең ачы­лып ябы­лу­ла­ры да мон­да ка­дәр ки­леп ише­тел­де. Ачу­дан һәр сү­зе­мә ба­сым ясый-ясый, әме­рем­не тезеп сал­дым. Яр­ты сә­гать эчен­дә нәр­сә эш­лә­гән­лек­лә­ре хакында те­ле­фон­нан хә­бәр кө­тү­ем­не бел­де­реп элем­тә­не өз­дем.

Биш ми­нут та үт­мә­гән­дер, му­зей­ның эчен­дә һәм әй­лә­нә ти­рә­сен­дә су ава­ри­я­се хез­мәт­кәр­лә­ре, сарылы-кызыллы әшәке ма­ши­на­ла­ры ша­шы­нып-шашынып йө­ре­нә баш­ла­ды­лар. Бер исе­рек сле­сарь­гә олы кор­сак­лы, ак яка­лы әфән­де­ләр төр­ле як­лап әмер би­рер­гә то­тын­ды­лар. Ул, алар­ны тың­лап та бе­тер­мәс­тән, су ка­на­лы чо­кы­ры­на тө­шеп кит­те, ан­да­гы кран­ны яп­ты бу­лыр­га ки­рәк, ан­нан чы­гып өл­гер­гән­че кай­нар су му­зей эче­нә ту­лу­дан тук­та­ды. Ин­де ул су ка­я­дыр агып юк­ка да чы­га баш­ла­ды. Яр­ты сә­гать­тән хә­веф­нең ар­тта ка­луы ха­кын­да бел­де­реп хә­бәр бир­де­ләр. Ми­ңа ин­де бар­ысы да мәгъ­лүм, ва­кый­га­лар үзләре кү­зем уңын­нан әле ге­нә узып кит­кән иде­ләр. Мин ба­ры:

— Әл­лә кай­чан шу­лай ит­ми­чә аны!— дип, бо­ры­ным­ны чө­еп, күз­лә­рем бе­лән тү­шәм­гә төр­тел­дем.

Бе­ле­гез без­не­ке­ләр­не!

20.03.04.

 

 

­САЙ­ЛАУ АВЫР­ЛЫ­ГЫ

­ Хи­кәя

 

Рә­сәй пре­зи­ден­тын сай­лау кө­не иде. Дәү­ләт Со­ве­ты­на Та­тарс­тан де­пу­тат­ла­рын да бар­ла­я­чак­быз. Кай­сы үз исе­мен­нән, күп­лә­ре, пар­тияләренең коерыгына тагылып, бер­дәм уза­чак­лар. Һәр­кем үз дө­рес­ле­ге­нә һәм ба­ры тик үзе­нең ге­нә де­пу­тат бу­лыр­га ла­ек­лы икән­ле­ге­нә ыша­на. Күр­ше урыс му­жи­гы Па­ша да сай­лау пунк­ты ур­наш­кан мәк­тәп ти­рә­сен өч әй­лә­неп кил­де ин­де, ми­ңа да кадерле та­вы­шым­ны бирергә ки­рәк. Та­тар ба­ла­сы­на сә­я­си аң­сыз­лык ки­ле­шә тор­ган га­мәл тү­гел!

Ях­шы­дан ки­е­неп, шушындый вакытларда гына тоелырга мөмкин булган кемлегемне саклап урам­га чык­тым. Юлы­ма әлеге дә баягы күр­шем урыс Па­ша ту­ры кил­де.

— Кая ба­ра­сың?— ди.

— Сай­лау­га!— мин әй­тәм.— Син ин­де өч кат ба­рып кил­дең, ә мин яңа гына җи­те­шәм.

Па­ша ни­гә­дер га­дә­тен­чә ни кө­лә­се, ни ша­яр­та­сы ит­мә­де. Аның кәл­җе­мә­дәй ише­леп төш­кән йө­зе­нә игъ­ти­бар ит­ми ка­ла ал­ма­дым:

— Ни бул­ды?— дип со­ра­дым. Мах­мыр­дан ин­те­гә бу­лыр­га ки­рәк!

— Әй шун­да!— ди­де Па­ша, күз­лә­рен кы­ен­сы­ну бе­лән чит­кә та­ба алып. Аның йө­зен­дә ча­ра­сыз­лык га­лә­мә­те бо­ла­мык изә иде.

— Алай икән,— ди­дем, кү­ңе­лем­нең аңа ка­ра­та мәр­хә­мә­тен сүн­де­реп, кы­я­фәт атын­да юлым­ны дә­вам итәр­гә те­ләп.

— Тук­та әле!— ди­де Па­ша, го­ме­рен­дә бул­ма­ган ял­ва­ру та­вы­шы­на игъ­ти­бар ит­те­реп.— Ми­нем сай­лау­лар­га бар­га­ным юк иде. Кай­да, ни­чек сай­лый­лар соң аны?

— Кем­не сай­лар­га?— ди­дем, ша­ярт­кан­дай итеп. Имеш, бар­сы да әл­лә кай­чан сай­лан­ган ин­де, без­нең та­выш кы­на би­рә­се­без кал­ган!

— Пу­тин­ны ин­де, пре­зи­дент ит­мәк­чем! Та­гын кем­не бул­сын?— ди­де ул, шун­да гы­на йө­зе­нә го­рур­лык кы­я­фә­те чы­га­рып.

— Алай икән!— дип суз­дым. Әм­ма ар­ты­гын төп­че­неп ма­таш­ма­дым.

Па­ша исә, ту­гы­ры эт ба­ла­сы­дай шың­шып, үз тук­са­нын ту­кый-ту­кый ар­тым­нан ияр­де. Ни өчен мо­ңа ка­дәр сай­лау­лар­ны ин­карь итү­ен, та­вы­шын бир­ми кал­дыр­са, ин­де дөнь­я­лык­ның ха­рап бу­ла­ча­гын ми­ңа те­левидение һәм гә­җит жур­на­лист­ла­рын­нан да ос­та­рак аң­ла­та баш­ла­ды. Мон­дый юл­даш бе­лән бар­ган­га­дыр, сай­лау учас­то­гы бе­лән йор­ты­быз­ның ишек тө­бе ара­сын ни­чек уз­га­ным­ны сиз­ми дә кал­дым. Яз ба­шын­да ада­шып бе­зел­дә­гән че­бен төс­ле Па­ша һа­ман да үзе­не­кен сөй­лә­де, ак­лан­ды да ак­лан­ды.

Кер­дек. Юл­да­шым чын­нан да ап­ты­раш­та кал­ды. Гү­я­ки бү­ген ге­нә күк­тән ки­леп төш­кән. Кы­рык яшен­нән уз­ган му­жик сай­лау бюл­ле­тенен ни­чек алыр­га, кем­не ни­чек сай­лар­га бел­ми ап­ты­рап бет­те. Без­нең кул­лар­га яшел, кы­зыл, са­ры, ак кә­газь­ләр­гә бас­ты­рыл­ган исем­лек­ләр тот­тыр­ды­лар. Па­ша тир­ләп үк чык­ты. Сай­лау бюл­ле­тен­ьнә­рен тот­кан хә­лен­дә яным­да мең әй­лән­де. Әм­ма мин:

— Без­дә сай­лау­лар үз те­лә­гең бе­лән һәм яше­рен та­выш би­рү юлы бе­лән!— дип әй­тү­дән уза ал­ма­дым.

Кай­тып кит­кәнем­дә дә Па­ша кә­газь бот­ка­сы­на чум­ган хә­лен­дә ка­ла бир­де. Де­мок­ра­тик сай­лау­лар бер дә җи­ңел ге­нә тү­гел икән шул!

­ Март, 2004.

­ДАН РӘ­ХӘ­ТЕ

­ Хи­кәя

Ми­не “Хә­ер­ле ир­тә, Та­тарс­тан!” тап­шы­ру­ын­да чы­гыш ясар­га дип “Та­тарс­тан — Яңа га­сыр” те­ле­ви­де­ни­е­се­нә ча­кыр­ды­лар. Йо­кы кач­ты. Про­фес­сор ба­шым бе­лән ба­ла­-ча­га эшен­дә йөр­мә­сәм, баш­ка нәр­сә бет­кән иде дип, тә­мам бор­чы­лып, бор­чы­лу­ым бор­ча­сын­да уй­ла­рым хәл­сез кал­ды­лар.

Дус­ла­рым, та­ныш­ла­рым, йор­тым әһе­ле бе­лән ки­ңәш­тем. Бик мәс­ли­хәт күр­де­ләр. Әм­ма ку­е­ным­да­гы җа­ным си­кер­гә­ләп, шәм уты янында дөньясын оныткан күбәләк хә­ле­ндә буталса да, үзем­не мес­кен­лек­тә кал­дыр­мас­ка исәп­лә­дем. Ал­да ми­не дан рә­хә­те кө­тәр­гә ти­еш иде, ру­хым­ны шул ка­нат­лан­дыр­ды.

Көт­кән ва­кыт озак йө­рү­чән, сә­га­тен-ми­ну­тын са­нап ди­яр­лек аны кө­теп ал­дым. Ин­де канатын көйдергәннән соң ты­ныч­лык та­ба ал­мый га­җиз­лән­гән әлеге дә баягы күбәләк хәлендәге җа­ным ни­чән­че төн хәт­та йо­кы­ның мыс­ка­лын да нәф­се җәт­мә­се­нә тап­шы­рыр­га код­рә­те иреш­ми­чә га­зап чик­те. Әм­ма дә үзем­не афә­рин, бик тә афә­рин дип тап­тым. Ми­нем те­ле­ви­де­ни­е­дән чы­гышым һәм­мә та­ма­ша­чы­ны ая­гын­нан егар­га ти­еш иде...

“Хә­ер­ле ир­тә, Та­тарс­тан” тап­шы­ру­ын­нан соң урам­га чык­тым. Ир­тән­ге ва­кыт. Ту­ры­дан-ту­ры зәң­гәр эк­ран­нан һәр­кемнең өе тү­ре­нә кер­дем тү­гел­ме ди­я­рәк күк­рәк ки­е­реп су­лыш ал­дым. Яңа гы­на яф­рак­лар бо­рын төр­теп, яз­гы ир­тә­нең ефәк чә­чәк­ләр ко­ча­гы­на буй үрелеп ма­таш­кан ча­гы. Дөнь­ям ир­ке­нә­еп кит­те. Бо­рын ко­яш­тан ары­рак чө­ел­де, адым­нар җи­ңе­ләй­де, акыл тарт­ма­сы буш­лык рә­хә­тен­дә, дан мәр­тә­бә­се ку­ен эчен­дә. Мин­ме дөнь­я­ны яу­ла­ган Сө­ләй­ман пәй­гам­бәр­дән бү­ген ким? Мин­ме гай­рәт ия­се Да­выт галәйһис-сәламнән ка­лы­шам? Әнә Мө­хәм­мәд пәй­гам­бә­ре­без, ул Мигъ­раҗ сә­фә­ре­нә дә ба­рып кайт­кан әле, ка­бе-кәү­кәйн ну­ры бу­лып йөр­гән!

Мо­ңа ка­дәр­ле ми­нем бо­лай ук игъ­ти­бар­лы бул­га­ным юк иде. Һәр оч­ра­ган ке­ше та­ный­дыр төс­ле то­ел­ды үзем­не. Ка­зан ка­дәр­ле олы шә­һәр­дә һәр­ затны бе­ләм­дер сы­ман. Һәммә оч­ра­ган ке­ше бе­лән исән­лә­шеп, хәт­та эт­лә­ре­нә дә, мә­че­лә­ре­нә дә сә­лам би­реп, бе­раз юлым­ны ав­то­бус­та, ан­нан кү­чеп, трам­вай­да көч хәл бе­лән сә­гать ярым эчен­дә ба­рып җи­тә ал­мый ин­тек­кән эше­мә ин­де җәя­ү­ләп ке­нә эл­де­рәм. Йа Хо­дай тә­га­лә, бу Ка­зан урам­на­ры ту­ган авы­лым кыр­ла­ры­дай киң һәм ир­кен икән, лә­ба­са!

Эшем­дә һәм­мә­се дә ми­нем бе­лән хөр­мәт­ле һәм игъ­ти­бар­лы бул­ды­лар. Хәт­та ачыган ка­тык ке­бек пыш-мыш ки­леп йө­рү­че Хә­ни­фә Нә­би­ров­на да ел­ма­еп, үз мәр­тә­бә­се­нә ми­не дә кү­тә­рә тө­шеп сөй­ләш­те.

Дан рә­хә­те­нең хик­мә­те бә­хе­тем­не һа­ман да куш итү­дә иде.

Шу­шы­лай көн үт­те. Өе­мә кайт­тым. Тел ач­кыч­ла­ры те­ләп оза­тып кал­ган иде­ләр. Ха­тын, го­мер бул­ма­ган­ны, бә­леш пе­ше­реп кө­теп ал­ган, ба­ла­лар ак­тан һәм пөх­тә­дән ки­е­неп куй­ган­нар. Шау­лаш­ма­ган­нар, тәр­тип боз­ма­ган­нар. Фа­ти­ры­быз көз­ге­дәй ял­ты­ра­тыл­ган. Чын­нан да хик­мәт ин­де, хик­мәт ме­нә!

— Эшең­дә ни­чек соң? Ни ди­ләр? Ка­ра­ган­нар­мы? Күр­гән­нәр­ме үзең­не?— дип со­рый ха­тын, мул ел­ма­еп.— Дан­лы-шөһ­рәт­ле ир­гә ха­ты­ны бу­луы рә­хәт икән ул!

— Бел­мим, аны-мо­ны әй­тү­че бул­ма­ды!— ди­дем, ха­ты­ным­ны ты­ныч­лан­ды­рыр­га те­ләп.— Бәл­ки сүз баш­лар­га кый­мый тор­ган­нар­дыр?

— Көн­лә­шә­ләр­дер,— ди ха­тын, пе­си ба­ла­сы­дай ми­ңа сы­пыр­га­ла­нып.— Кай­на­тып бе­те­рер­гә өл­гер­мә­гән­нәр­дер әле!

— Хөр­мәт һәм игъ­ти­бар бе­лән ге­нә сөй­лә­шә­ләр үз­лә­ре,— дип, гүя сүз­лә­рен ку­әт­лә­гән­дәй әй­теп куй­дым...

Икен­че көн, өчен­че­се, дүр­тен­че­се үт­те. Дан рә­хә­те бер ат­на­га җит­те, ай­га чык­ты. Ак­рын­лап кы­на ты­ныч­ла­нып, кай­чан­дыр те­ле­ви­зор­дан чы­гыш яса­га­ным­ны үзем дә оны­та баш­ла­дым. Көн­нәр үз тәр­ти­бе­нә кайт­ты­лар, ке­ше­ләр­гә ка­ра­та бул­ган мө­нә­сә­бә­тем дә ка­бат ис­ке­чә эз бе­лән ба­ра баш­ла­ды, хәт­та дус­ла­рым­ның йө­зен­нән дә шә­хе­се­мә ка­ра­та пәй­да бул­ган их­ти­рам, хөр­мәт эз­лә­ре кит­те. Мин шун­да гы­на дан бак­ча­сы­ның ал­ма­сы­на үре­леп тә, аны өзеп ашый ал­ма­ган бу­лу­ым­ны ис­кәр­дем. Рә­хәт, бик рә­хәт иде ми­ңа ул ва­кыт­лар­да, үзем­не ке­ше итеп тоя идем. Ме­нә хик­мәт нәр­сә­дә икән: ке­ше­не дан ке­ше итә икән! Әм­ма аның җи­ме­шен ашап, бе­рәү­ләр бә­хет­ле бу­ла­лар, икен­че­ләр агу­ла­на­лар тү­гел­ме?

Хә­ер, мин агу­ла­нып ал­дым­мы, әл­лә бә­хет­кә кү­ме­леп­ме — аны­сын ук аң­ла­мый кал­дым!

­ Март, 2004.

 

 

­ АРЫС­ЛАН БА­ЗА­РЫ

Хи­кәя-ма­ни­фест

 

Үзем­не сез­гә та­ныш­ты­рып то­ру­ның, ка­дер­ле уку­чы­ла­рым, үзегез дә беләсез, ки­рә­ге юк­тыр дип бе­ләм. Шу­лай да, тәр­ти­бе­нә җа­ен ки­те­реп:

— Мин — Арыс­лан бу­лам, па­ди­ша­һы­гыз!— ди­яр­гә ти­еш­мен, чөн­ки исе­мен яше­реп то­ру­чы­лар­ны, шу­шы хәй­лә бе­лән әл­лә кем бу­лыр­га ма­та­шу­чы­лар­ны җе­нем сөй­ми. Шу­лай итеп мин — Арыс­лан, Ал­ла­һы тә­га­лә ми­не сез­нең па­ди­ша­һы­гыз итеп ярат­кан. Әйе, ба­ры­гыз да җы­е­лы­шып, үзе­гез ми­не сай­лап куй­ды­гыз, яра­тып, сок­ла­нып, ыша­ну­ы­гыз­ны һәм ыша­ны­чы­гыз­ны бел­де­реп. Әү­вә­ле кар­шы кил­мәк­че, те­лә­мә­вем­не бел­де­рә­се идем, әм­ма, ан­на­ры, уй­лан­гач, сез­не ким­се­тә­сем кил­мә­де. Ил икән­без, ди­мәк, па­ди­ша­һы­быз да бу­лыр­га ти­еш бит ин­де! Баш­ка­ча яра­мый!

Әйе, сез, би­ча­ра­лар, ми­не үзе­гез күп-күп та­выш­лар би­реп, аңа да ка­ра­мас­тан та­выш­ла­нып, гай­бәт­ләр­гә ба­тып, та­ла­шып, үз те­лә­ге­гез бе­лән па­ди­шаһ итеп куй­дык дип уй­лый­сыз­дыр ин­де. Дө­ре­се — сез­не та­лаш­ты­ру­чы, та­выш­лан­ды­ру­чы — үз нәф­се­гез, ягъ­ни дә Шай­тан­ның үзе ин­де! Кай­сы­ла­ры­гыз нәф­се­нә ияр­де­ләр, алар Шай­тан ар­тын­нан кит­те­ләр. Әм­ма бе­леп то­ры­гыз, Арыс­лан­ны Ал­ла­һы тә­га­лә үзе хай­ван­нар па­ди­ша­һы бу­лыр өчен ярат­кан, бар кыл­ган. Мә­гә­ре хәт­та бү­ре, үз ыру­ы­на ху­җа бул­са да, па­ди­шаһ­лык мәр­тә­бә­се­нә ире­шә ал­мас. Хә­ер, мо­ны гы­на үзе­гез дә бе­лә­сез, бү­ре бе­лән ми­не, Арыс­лан­ны, ча­гыш­ты­рыр­лык­мы соң?

Әйе, мин — Арыс­лан, ми­нем үз ба­за­рым бар. Сез би­ча­ра­лар ми­не үз те­лә­ге­гез бе­лән сай­лап куй­ды­гыз дип уй­лый­сыз­дыр ин­де? Әм­ма кай­сы­гыз­ның Хак тә­га­лә әме­рен­нән уза ал­га­ны­гыз бар? Ми­нем һәр ай­мак­та, илем­нең һәр поч­ма­гын­да үзем ху­җа итеп куй­ган әһел­лә­рем бар. Алар бел­ми­ләр­ме ин­де, әгәр ми­нем урын­га бү­ре­не па­ди­шаһ итеп куй­са­лар, үз­лә­ре­нең харап бу­ла­чак­ла­рын? Мин алар­ны Арыс­лан ба­ла­ла­ры­дай ит­мә­дем­ме­ни? Ыша­ныч­лы ху­җа­ла­ры бул­га­ным өчен һәм дә ыша­ны­чым­ны ак­лар өчен алар та­бан ас­ла­рым­ны да ялар­га әзер то­ра­лар. Кем­нәр­нең ин­де баш­сыз ка­ла­сы кил­сен? Хә­зер­ге за­ман­да, акыл­ла­ры җит­мә­сә дә, бе­лем­дә юга­ры­лык­ка менгән­нәр аз­мы әл­лә? Бер­не мең­нәр алыш­ты­рыр­га гы­на то­ра­лар. Нәр­сә, ку­ян, ми­нем ти­рем­не ябын­са, аңа на­чар бу­лыр иде­ме­ни? Ан­дый­лар әле арыс­лан­нар­дан гай­ре­рәк ыж­гы­ра бе­лә­ләр. Ча­ба­та­сын түр­гә элү һәр­кем­нең ку­лын­нан ки­лә! Дөнь­я­да нәф­се ди­гән әй­бер ба­рын­да һәм­мә нәр­сә­ләр са­ты­ла һәм са­тып алы­на. Ә ми­ңа са­ту-са­ты­лу уе­нын уй­нап то­ра­сы да тү­гел. Дә­рә­җә үзе үк кыйм­мәт нәр­сә. Мең­нәр, исем­нә­рен бер ге­нә бул­са да тел­гә алу­ым­ны те­ләп, җан­на­рын уч­ла­ры­ма са­лыр­га әзер­ләр!

Һәр­кем үзен акыл­лы, баш­ка­лар­дан өс­тен дип уй­лый, хәт­та ку­ян да кур­как бу­лу­ын, төл­ке дә хәй­лә­кәр икән­ле­ген, аю да тин­тәк­ле­ген бел­ми­ләр һәм сиз­ми­ләр. Алар­ның ан­дый бу­лу­ын әл­лә мин сизә идем­ме? Һәр­кай­сы­ның үз уры­ны, үз җае бар! Әгәр ку­ян­ны төл­ке уры­ны­на куй­сам, нәр­сә бу­лыр икән ди­дем һәм шу­лай эш­лә­дем. Ке­ше урын­ны би­зә­ми, урын ке­ше­не би­зәгәнен ишет­кә­нем юк иде­ме? Нәкъ шу­лай бу­лып чык­ты. Без­нең ку­ян хә­зер төл­ке­ләр­нең үз­лә­рен хәй­лә­гә өй­рә­тә. Ку­ян­га шу­шы ка­дәр акыл ка­ян кил­гән­дер, ме­нә мо­ны­сын гы­на әй­тә ал­мыйм!

Тин­тәк­ләр тың­ла­ган­да, акыл­лы­лар аң­лап уты­ра­лар. Шу­ңа да акыл­лы­лар­га та­я­нуы мөм­кин тү­гел, алар ах­мак­лык­ны тиз кү­реп ала­лар. Тың­лау­чы­лар­га та­я­ну ти­еш­ле, тын­на­рын да чы­гар­мый һәм кыс­тат­мый баш би­рү­лә­рен сө­ям шу­лар­ның. Акыл­лы­лар эш баш­кар­ган урын­да ки­рәк, ан­да тин­тәк­ләр бе­лән бер ни дә барып чык­мый. Ме­нә шу­ңа кү­рә дә акыл­лы­лар иң җа­вап­лы урын­нар­да — эшне кул­ла­ры­на то­тып баш­ка­ру­чы­лар рә­тен­дә бу­лыр­га ти­еш­ләр. Мәр­тә­бә һәм дә­рә­җә — чын тин­тәк­ләр ке­тәк­ле­ге! Ан­да акыл­лы­лар­га урын юк! Әгәр дә ара­га кай­сы­дыр акыл­лы баш ки­леп кер­сә, ашык­сын, аң­ла­мый­ча сүз тың­лар­га өй­рән­сен, ин­де дә уй-фи­кер­лә­рен­нән ко­ты­ла ал­мый икән, ха­рап бу­лыр! Аның өчен уй­лар­га баш­ка­лар бар. Уй-фи­кер — Арыс­лан эше, тың­лау — куш­тан­нар­ны­кы! Мо­ны бел­мә­гән­нәр арада очрый икән, алар яки үз­лә­ре Арыс­лан бу­лыр­га те­ләү­че­ләр, яи­сә ха­та­га аяк бас­кан­нар. Кай­чан да бул­са ан­дый зат Арыс­лан дәрәҗәсенә ирешә ал­са, ул үзе үк шу­шы ук ка­гый­дә­ләр бе­лән эш итә баш­ла­я­чак. Арыс­лан ба­за­рын­да бү­тән­чә арыш-би­реш юк! Шу­лай да, Арыс­лан ба­за­ры­на ки­леп кер­гән акы­лы кот зат тиз ара­да ба­ры­сын да аң­лап ала һәм шун­да ук үзен дө­рес то­та баш­лый, тин­тәк­ләр рә­те­нә чы­га. Әм­ма, тин­тәк­лек­кә бер чык­кач, икен­че тап­кыр акыл бүл­мә­се­нә әй­лә­неп кай­тып бул­мый, чөн­ки акыл­лы­лык­ка ка­ра­ган­да, тин­тәк­лек һәр­кем өчен ку­лай­рак һәм җай­лы­рак урын. Уй­лап, баш ка­ты­рып ап­ты­рый­сы һәм үзең­не га­җиз­ли­се юк!

Әгәр дә акыл­лы­лык һәм тин­тәк­лек тө­шен­чә­лә­рен бу­тап аң­лый баш­ла­саң, акыл­лы­лык та тин­тәк­лек бу­лып то­е­ла баш­лар һәм ки­ре­сен­чә!

Кыс­ка­сы, бу ла­би­ринт­ның эч­тә­ле­ген аң­лар өчен аның фор­ма­сын күз ал­ды­на ки­те­рер­гә ки­рәк. Шу­ны­сы да бар, эч­тә­лек­не күп­ләр бе­лә, фор­ма­сы исә азларга гына билгеле аның. Ме­нә шу­шы хәл Арыс­лан­га үз ба­за­рын сак­лар­га яр­дәм итә дә ин­де. Кай­бер акыл­лы баш ка­ләм ия­лә­ре шул фор­ма­ны су­рәт­ләп би­рер­гә алы­на­лар, шу­ның бе­лән ха­та­ла­на­лар. Ан­дый­лар­ны ал­дар өчен без­дә­ме ко­рал юк, без­ме ки­рәк­ле ча­ра­ла­рын тап­ма­дык? Ул — шул ук җай, премия­ләр та­ра­ту нәр­сә өчен ки­рәк дип бе­лә­сез? Ни­ка­дәр тин­тәг­рәк ка­ләм ия­лә­ре бар, шул­ка­дәр пре­мия һәм бү­ләк алу­чы­лар да күб­рәк бу­лыр. Акыл­лы баш­лар­га дә­рә­җә бир­сәң, алар­га мең­нәр ия­рер, Арыс­лан ба­за­рын юк итеп таш­лар. Без­нең Арыс­лан­нар­ның бер­дән­бер дош­ма­ны, монысы да сер түгел, — ва­кыт, тук­та­мый­ча агу­чы һәм агу­лау­чы ва­кыт. Ул ба­ры тик үте­рү кө­че­нә ге­нә ия, һич­ни ту­дыр­мый. Ту­ды­ру кө­че­нә фор­ма гы­на ия, мон­да сай­лау мөм­кин­ле­ге юк.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных