Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 28 страница




Юл­лар-сук­мак­лар ерып чык­кы­сыз бу­лып кү­мел­гән, мәк­тәп­тә­ге дә­рес­ләр дә со­ңар­тыл­ган иде. Авыл­ның юкә те­ле­фо­ны чы­бык­ла­ры хә­бәр­ләр­не ки­чек­тер­ми йөр­тә торганнар. Хә­ер, уку­лар­ның бү­ген со­ңар­ты­ла­сы ха­кын­да ки­чә үк укы­ту­чы­ла­ры­быз бел­дер­гән­лек сә­бәп­ле, өй­дә­ге­ләр­гә ба­ры­сы да мәгъ­лүм иде. Мин гар­му­ным­ны ку­лы­ма ал­дым һәм ку­нак апа­дан отып кал­ган көй­не уй­ный баш­ла­дым. “Мәк чә­чә­ге”. Ме­нә шул көй ар­ка­сын­да, ахрысы, ул ку­нак апа да кү­ңе­ле­мә мәк чә­чә­ге бу­лып ке­реп кал­ды ми­нем, бу­ран­лы-көрт­ле ап-ак кыш­кы кар өс­тен­дә­ге, озын кер­фек­лә­ре­нә элен­гән сы­ңар эн­җе күз яшь­ле кып-кы­зыл мәк чә­чә­ге! Мө­га­ен шу­ңа да бу җыр миңа җәй­ге ва­кый­га­ны тү­гел, кыш­кы хәл­ләр­не сөй­ләү­че бу­лып аңлашыла­дыр? Әллә буталаммы? Кыш көнендә нинди чүп үләне инде ул? Кай­да гы­на, кем­нән ге­нә “Мәк чә­чә­ге” җы­рын ишет­сәм дә, күз ал­ды­ма кыш­кы бу­ран­лы кар ара­сын­да та­кы­я­ла­рын тиб­рән­де­реп елау­чы өзел­гән кып-кы­зыл мәк чә­чә­ге ки­лә дә, ирек­сез­дән күз­лә­ре­мә кай­нар яшь­ләр ту­ла, та­шы­мас җир­дән кү­ңел­лә­рем­нең са­гыш бу­а­ла­ры бү­се­леп чы­га. Бу то­ем­ла­вым, шу­шы хис­лә­рем ми­ңа көй өй­рәт­кән ул ку­нак апа бе­лән һич тә бәй­ле дә тү­гел­ләр, югый­сә. Аны бә­хет­ле га­и­лә го­ме­ре бе­лән яши, ди­ләр. Шул ку­нак апа­га ка­ра­та олы рәх­мәт хис­лә­рем һәм чик­сез хөр­мәт­лә­рем кү­ңел ки­та­бым­да як­ты сә­хи­фә бу­лып сак­ла­на­лар. Хәер, ул той­гы­ла­рым ку­нак апа шә­хе­се­нә дә, ми­нем аңар­га ка­ра­та хөр­мә­те­мә генә дә бәй­ле тү­гелләр бугай. Алар­ның сә­бә­бе баш­ка­да, бү­тән­дә дә бул­са ки­рәк. Ә нәр­сә­дә — аң­лый гы­на ал­мыйм. Бәл­ки хик­мәт ми­нем үзем­дә­дер, бәл­ки үзем­дә дә тү­гел­дер, бәл­ки җыр­-моңның тәэсире шун­дый­дыр? Ә ни­гә ул ва­кыт­та ак кар­лы кыш­кы көн, кып-кы­зыл мәк чә­чә­ге, ку­нак апа­ның озын ка­ра кер­фек­лә­ре очын­да эн­җе яшь бөр­те­ге? Бел­сәм иде, аң­ла­сам иде кү­ңел тү­рен­дә­ге ул су­рәтләр­нең сә­бә­бен...

 

VIII

Ән­кәй гар­мун­да ми­нем яңа­дан-яңа көй­ләр­не өй­рә­неп-отып алу­ла­ры­ма ни­чек сө­ен­сә, әт­кәй дә шу­лай ук ку­а­на, улы­быз бул­ды­ра дип шат­ла­нып йө­ри иде. Алар­ның үз ал­ла­ры­на бал­кып йө­рү­лә­ре ми­ңа да дәрт өс­ти, аның са­ен үҗәт­ле­гем ар­та. Көн дә гар­мун тар­ту­ы­ма өй­дә­ге­ләр өй­рә­неп бет­кән ши­кел­ле, күр­ше­лә­ре­без дә:

— Әл­лә улы­гыз Са­бир уй­ный­мы аны?— дип, без­не­ке­ләр­дән со­раш­тыр­га­лый баш­ла­ды­лар. Алар­ның да ко­лак­ла­ры яшел гар­му­ным­ның моң­на­ры­на кү­не­геп бет­те­ләр. Ми­нем гар­мун­чы бу­лу­ым­ны авыл­даш­ла­рым да бе­леп ал­ды­лар бу­лыр­га ки­рәк, мак­тау­лы сүз­лә­рен­нән шә­хе­сем­не кал­дыр­мый баш­ла­ды­лар.

Эһ егет­ләр, әл­лә чын­нан да Ал­ла­һы тә­га­лә­нең амин ди­гән сә­га­те­нә ту­ры ки­леп, те­ләк­лә­рем ка­бул ителделәр дә га­мәл­лә­рем дәф­тә­ре­нә үземне гар­мун­чы дип тер­кә­де­ләр ми­кән­? Мин — бә­хет­ле, мең­нәр ара­сын­да, сый­ныф­таш­ла­рым, авыл­даш­ла­рым ал­дын­да йө­зем ак! Мин гар­мун­чы бул­дым, гар­мун­чы!

Ән­кәй әй­тә:

— Бы­ел улы­быз са­бан­ ту­е­на гар­мун­да уй­нар­лык бул­ды,— ди.

Әм­ма әт­кәй ки­ре ка­га:

— Көе бик ки­леп җит­ми шул әле, әни­се,— ди,— уе­ны алай ук ке­ше ал­ды­на чы­гар­лык чи­бәр ба­рып чык­мый.

Алар­ның бо­лай сөй­лә­шү­лә­ре йө­рәк итем­не ер­та, кү­ңе­лем­не сү­рел­де­рә. Җит­мә­сә, яз­ның та­шу­ла­ры ки­теп, бо­лын­нар­да бүз үлән хәт­фә­лә­неп өл­гер­де. Без­нең, авыл ма­лай­ла­ры­ның, өй­лә­ре­нә кай­тып кер­мәс чак­ла­ры баш­лан­ды. Әле учак ягып, бә­рәң­ге пе­ше­рә­без, әле туп ти­бә­без, әле баш­ка уен­нар уй­ный­быз. Без­нең чә­рел­дәү­ләр­дән тау буй­ла­ры гөр­ләп то­ра. Гар­му­ным да, хәт­та дә­рес­ләр­гә хә­зер­лә­нә­сем бар­лы­гы да оны­ты­лып, дус ма­лай­лар бе­лән шау-шу­лы уен­нар­дан ба­шым чык­мый. Хә­зер бү­рек­не кың­гыр са­лып, гар­мун тар­тып йө­рер чак­мы­ни? Хәт­фә үлән өс­лә­рен­дә ми­не көн озы­нын­да да уй­нап туй­мас­лык баш­ка уен­нар кө­тә, ма­лай­ла­ну, шук­ла­ну рә­хә­те!

 

IX

Бе­рен­че Май бәй­рә­ме­нә Яр-Чал­лы шә­һә­рен­нән олы апам­нар ку­нак­ка кайт­ты­лар. Җиз­нә­кәй ал­дын­да мак­та­нып­тыр ин­де, әт­кәй дә, ән­кәй дә ми­нем гар­мун­да уен ос­та­лы­гым­ны әйт­кән­нәр. Зур өс­тәл ясап, бәй­рәм та­бы­ны тү­ре­нә утыр­тып, ал­ды­ма яшел гар­му­ным­ны ки­те­реп куй­ды­лар.

— Уй­на әле, эне­кә­ем!— ди­де олы апам.

— Йө­рәк­ләр­нең мае эрер­лек бул­сын!— ди­де җиз­нә­кәй.

— Эһ эне­кә­ем!— ди­де ур­тан­чы апам.— Гар­мун­чы ма­лай бу­лып үс­кән­сең, рәх­мәт си­ңа!

— Җиф­фәр әле, кай­неш!— ди­де ур­тан­чы җиз­нә­кәй.— Ә без ку­шы­лып җыр­лар­быз!

— Уй­на, уй­на, яле!— дип дәрт бир­де ке­че апам Хәйрия.— Ялын­ды­рып тор­ма!

— Ни ку­а­ныч!— ди­де ән­кәй.— Без­нең үз гар­мун­чы­быз бар!

— Әй­дә әле, улым,— ди­де әт­кәй,— ялын­ды­рып тор­ма!

Мин мәр­тә­бә бе­лән гар­му­ным­ны тез­лә­ре­мә утырт­тым, ка­е­шын җил­кә­мә ашык­мый­ча гы­на җай­лап ки­дем, бар­мак­ла­рым­ны уен төй­мә­лә­ре буй­лап бер йө­гер­теп ал­дым да:

— Кай­сы көй­не уй­ныйм?— дип, мәш­һүр гар­мун­чы­лар сы­ман эре ге­нә со­рап куй­дым.

— “Сар­ман”­ны!— ди­де олы җиз­нә­кәй, ка­ра чәч­лә­рен сак кы­на маң­га­ен­нан уң­га та­ба ча­лып ку­еп.— Без­нең “Сар­ман”­ны!

— Ала­ры да би­шәү әле аның,— ди­де икен­че җиз­нә­кәй, сүз­не бе­раз ша­яр­ту­га бо­рып.— Яңа­сын­мы, ис­ке­сен­ме?

— Кү­ңе­ле­ңә кил­гә­нен уй­на, энем!— ди­де­ләр апа­ла­рым.

Ба­шым­ны кың­гыр са­лып кы­на яшел гар­му­ным­ны бер тарт­тым, ике... Һәм уе­ным баш­ла­нып кит­те. Кү­ңел­нең шау­лы ча­гы иде. Озак уй­на­дым, оны­ты­лып, үз дәр­тем чүл­мә­ге­нә тө­шеп, ан­нан чы­гар­га те­лә­ми­чә һәм ни җиз­нә­кәй­лә­ре­мә, ни апа­ла­ры­ма кү­тә­ре­леп ка­ра­мый­ча.

Уе­ным күп­ме­гә дә­вам ит­кән­дер, хә­тер­лә­мим, әм­ма ми­ңа тук­та­лыр­га ту­ры кил­де.

— Ни­гә бер дә ку­шыл­ма­ды­гыз?— дип со­ра­дым.

Алар эн­дәш­мә­де­ләр. Ми­ңа кү­ңел­сез, бик кү­ңел­сез бу­лып кит­те. Шун­да ни­чек­тер дәрт чүл­мә­гем чат­на­ды­мы, моң-хис­лә­рем­нән җа­ным­ны буш кал­ды­рып, көй­лә­рем бар­сы бер­дәм юк­ка чык­ты­лар.

— Бул­дыр­дың!.. Афә­рин!.. Ме­нә, ич­ма­сам, гар­мун­чы!..— дип әй­тү­лә­рен көт­кән идем. Әм­ма һа­ман да бер ге­нә сүз бул­са да куз­гат­ма­ды­лар. Чат­на­ган дәрт чүл­мә­гем­нең ва­ты­лып, чел­пә­рә­мә ки­лә­се ге­нә кал­ды. Җа­ным үк­си ге­нә тү­гел, үке­реп е­лый иде.

 

X

Алар бү­тән бер ге­нә тап­кыр да мин­нән гар­мун уй­на­вым­ны үтенмәделәр. Һич­кем өй­дә югын­да гы­на шул яшел гар­му­ным­ны, поч­мак­ка яше­реп куел­ган җи­рен­нән алып, ты­ныч кы­на шың­шы­та, мо­ңын эз­ләп тар­тып-тар­тып ка­рый идем. Элек­ләр­не сан­ду­гач сай­рау­ла­ры ке­бек ише­тел­гән аваз­ла­рын­нан бер­се дә кал­ма­ган, ба­ры тик ба­ка ба­кыл­да­ган һәм кар­га кар­кыл­да­ган та­выш­лар гы­на чы­га­ра иде. Ни­чек шу­лай бул­ган­дыр, әл­лә эл­гә­ре си­хер­лә­неп, шул си­хер пәр­дә­се хә­зер мин­нән алын­ды­мы, әл­лә баш­ка­мы, бел­мим, үзем­не көй­сез-моң­сыз һәм шык­сыз бер ма­лай ке­бек тоя баш­ла­дым. Хә­зер ин­де кая ди ул тар урам­нар­ны киң итеп җыр­лап узу ха­кын­да хы­ял­ла­ну­лар, гар­му­ным бар дип мак­та­нып йө­рү­ләр... Оят, мең оят!

Апа­ла­рым­ның тү­гел, җиз­нә­кәй­ләр­нең йө­зе­нә дә кү­тә­ре­леп ка­рар хә­лем кал­мый­ча, бәй­рәм көн­нә­ре үтеп, алар­ны оза­тыр­га да ка­чып йөр­гән җи­рем­нән кайт­ма­дым, әт­кәй-ән­кәй­нең юа­тып әйт­кән сүз­лә­ре­нә дә ко­лак сал­ма­дым. Ми­нем бә­гы­рем ки­сел­гән, дәрт чүл­мә­гем ва­тыл­ган, кү­ңе­лем ко­ла­гын­нан көй то­е­мы ки­теп югал­ган иде ин­де.

Ке­ше­нең ни бар­ча го­ме­ре ба­шын­нан ахы­ры­на­ча га­зап­тан гы­на то­ра икән­ле­ген мин ул ва­кыт­та бел­ми, ба­шы­ма да ки­те­рә ал­мый идем. Үзем­нең бул­дык­сыз­лы­гы­ма һәм шу­ның ар­ка­сын­да бә­хет­сез­ле­ге­мә акы­лым ри­за­лык тот­ма­са да, мес­кен­лек һәм ча­ра­сыз­лык пә­рән­җә­се йө­зе­мә кап­лан­ган, яз­мы­шым дәф­тә­ре­нә языл­ган ка­раң­гы сүз­ләр­не юк­ка чы­га­рыр кө­чем дә кал­ма­ган. Бо­ла­рын бәл­ки со­ңын­нан гы­на аң­ла­ган­мын­дыр? Кая ди ин­де ул са­бан­туй­ла­рын­да мәй­дан ту­ты­рып гар­мун тар­тып җыр­лап узу­лар һәм ха­лык­ны дәрт­ле көй­ләр бе­лән әсәр­лән­де­рү­ләр, би­е­тү­ләр, моң дәрь­я­сы­на алып ке­рү­ләр, а­ның шау­лы дул­кын­на­рын­да кыйб­ла җуй­ган хис көй­мә­лә­рен йөз­де­рү­ләр, кая ди ин­де ул кич­ке урам­нар­ны ки­ңәй­теп, тат­лы йо­кы­га тал­ган авыл­даш­лар­ны сих­ри дәрт­кә кү­меп үтү­ләр? Хә­зер ку­лы­ма гар­мун то­тып ка­рар­лы­гым да юк! И бә­хет­сез ба­ла! Гар­мун­чы егет тү­гел, хәт­та ма­лай да бу­ла ал­ма­дым шул! Әнә сый­ныф­таш­ла­рым, бер­сен­нән икен­че­се уз­ды­рып, хәт­та ба­ян­нар­да пар­лап та, өчәр­ләп, дүр­тәү­ләп тә мәк­тәп сәх­нә­сен­дә, клуб­та, ки­чә­ләр-туй­лар­да уй­нап, ха­лык­ны әсәр­лән­де­реп, алар­ның дәрт­кә туй­мас җан­на­ры­на моң дәрь­я­сы­ның чик­сез бай­лык­ла­рын өлә­шеп йө­ри­ләр, ә ми­нем кө­ем хәт­та ку­шы­лып җыр­лар­га да яра­мый. Оны­ты­лып ки­теп, дус­ла­ры­ма ку­шыл­сам, ап­ты­ра­шып күз­лә­ре­мә ка­рый­лар да, көй­не бо­за­сың, кө­ең юк си­нең, ди­ләр. Йа Хо­да­ем, ми­нем бит җа­ным җыр­лый, җыр­ла­га­ным­ның һәр аһә­ңе ко­ла­гы­ма тат­лы сан­ду­гач та­выш­ла­ры­дай ише­те­лә. Мин­ме җыр­лый бел­мим? Ми­нем­ме кө­ем юк? И са­бак­таш­ла­рым, хәт­та мәк­тәп­тә, әдә­би әсәр үткәндә, бе­рәр язу­чы­ның кай­сы­дыр мул­ла­дан кө­леп, аның мә­ка­ме күл ба­ка­ла­рын, кар­га кар­кыл­дау­ла­рын хә­тер­лә­тә иде дип язган урыннарын укып уз­ган­на­ры­гыз­да, си­нең хак­та бу, Са­бир, ди­гән­дәй йө­зе­мә та­ба кү­тә­ре­леп ка­рау­ла­ры­гыз ни өчен? Кө­ем юк­лык­та шу­шы ка­дәр га­еп­ле ми­кән­ни соң мин? Ни­гә сез шу­лай мәр­хә­мәт­сез­ләр? Ара­гыз­дан хәт­та бер кыз­ны сай­лап, аңа атап мә­хәб­бәт то­тар­га ха­кым юк хәл­ләр­гә тө­шер­де­гез. Ал­ды­гыз­га сүз са­лып, бер кә­ли­мә сөй­ли ал­мыйм. Үте­неп со­рыйм, көл­мә­гез мин­нән, көл­мә­гез мин ба­ка та­выш­лы, кар­га кар­кыл­дау­лы га­җиз ма­лай­дан!

Әм­ма сүз­лә­рем­не һич­кем ишет­мә­де, хә­ер, кыч­кы­рып әй­тер­гә дә кый­ма­дым, кү­ңе­ле­мә бик­лән­дем. Ба­ры тик бә­хет­сез­ле­ге­мә буй­сы­ныр­га, са­быр ка­нат­ла­ры­ма сы­е­нып елар­га, үк­сер­гә, шың­шыр­га мәҗ­бүр идем. Бел­мә­дем, мо­ңым да бул­ма­ган, кө­ем дә! Эһ сез, җыр укы­ту­чы­ла­рым, ни­гә соң ми­ңа җыр дә­рес­лә­рен­дә иң ях­шы бил­ге­ләр ку­еп кил­де­гез дә ме­нә хә­зер ге­нә җыр­лый бел­мәү­че­ләр исем­ле­ге­нә керт­те­гез? Нәр­сә бул­ды ми­нем бе­лән? Ник бу ко­лак­ла­рым бер­не ише­тә, авы­зым баш­ка­ча җыр­лый?

 

X

Ми­нем го­ме­рем моң­сыз-җыр­сыз, җаннарны корытучы җил булып үтәр­гә ду­чар ител­гән иде. Шул ти­рес­лек ба­шын­нан та­бып ал­ган һәм җа­ен-җа­е­на ки­те­реп тө­зә­ткән гар­му­ным­ның көй-аһәң­дә то­е­мым­ны боз­ган­лы­гын әле­гә аң­ла­мый идем. Үзем­нең бә­хет­сез­ле­гем сә­бә­бе та­би­га­тем­нең җыр­дан мәх­рүм бу­луын­да дип бе­лә идем. Шун­лык­тан хис-то­йгыла­рым­ны тәр­тип­кә са­лыр­га ти­еш­ле­гем­не ба­шы­ма да кер­теп ка­ра­ма­дым. Һич­бер ва­кыт­та да га­еп­не чит­тән эз­ләр­гә кү­нек­мә­гән, һәр­да­им ха­та­ны үз шә­хе­сем­дә ге­нә бу­лыр­га ти­еш дип уй­лап, та­би­гый акы­лым­нан ки­ңәш алыр­га мөм­кин­лек бар­лы­гын да бел­мә­дем. Ми­нем ке­бек та­би­гать ба­ла­сы сый­фа­тын­да үс­кән мең­нәр­чә кешеләр җыр­га-моң­га га­җә­еп ос­та исә­ләр дә, сан­ду­гач­лар­ны көн­ләш­те­рер­лек та­выш­ла­ры бе­лән тың­лау­чы­ла­рын өн­сез кал­дыр­са­лар да, алар янын­да за­тым ике ти­ен бер ак­ча да тор­мый иде. Бу хәл­ләр бә­хет­сез­ле­гем­не арт­тыр­ган­нан-арт­ты­рып, ба­шым­ны ял­гыз­лык­ка этә­рә торды. Җыр­ла­мый-моң­лан­мый тү­зә ал­ма­ган дәрт ту­лы йө­рә­гем­не ур­ман­нар­га, тау­лар­га, бо­лын­нар­га ка­чып бу­ша­та идем дә, ан­на­ры, ты­е­ла ал­мый­ча елап, мәр­хә­мәт­сез­лек саз­лы­гы­на үзем­не таш­лый идем. Шу­лай егет­лек чак­ла­рым баш­ла­нып, яз­мыш юлым ту­ган авы­лым­нан ерак­лар­га алып кит­те. Җыр­сыз-моң­сыз то­ра ал­ма­вым сә­бә­бен­нән, хор тү­гә­рәк­лә­ре­нә дә язы­лып ка­ра­дым. Ал­ды­лар, алу­ын, әм­ма бе­рен­че һәм икен­че ки­лү­лә­рем­дә үк, җи­тәк­че­без Эрнест әфән­де:

— Җыр­ны бо­за­сың!.. Җыр­ны бо­за­сың, кар­га, яба­лак, чәү­кә!— дип мыс­кыл­лап, ку­лын­да­гы сел­кү та­як­чы­гын бол­гап-бол­гап йө­зе­мә ат­кан­нан соң, җә­бер­лә­неп бет­кән­ле­ген аң­ла­дым да ул тү­гәрәк­ләр­дән үк­чәм­не кү­тәр­дем.

Хор түгәрәкләрендә уры­ным су­ын­ды, әм­ма җыр­ла­вым­ны исе­рек­баш­лар үз ит­кән сы­ман иде. Озак­ла­мый алар да, ко­лак­ла­рын уч­ла­ры­на кап­лап, кы­за­рып чи­лән­гән бо­рын­на­рын кыс­ты­лар. Үләр­лек тә хә­лем кал­ма­ды.

Май ае иде. Шә­һәр чи­те­нә ки­леп чы­гып, ерак­та кал­ган Ка­зан ка­ла­сы­на хуш­ла­шу­чы бә­хет­сез нарасый­дай ка­рап тор­дым да, ти­рәк­лә­рен­дә­ге сан­ду­гач­ла­ры бе­лән дөнь­я­лык­ны ту­ты­рып туй ит­кән ба­ка­лы саз­лык яны­на ки­леп утыр­дым. Һа­ва­лар ир­кен, җил­ләр­нең ты­ныч ва­кыт­ла­ры иде. Юк­тан гы­на кү­ңе­лем хуш­ла­нып җыр­лап җи­бәр­дем. Шул­ка­дәр кү­ңе­лем эчен­дә юга­лып, оны­ты­лып кит­кән идем ки, үз җыр­ла­ры­ма кү­нек­кән ко­лак­ла­рым нәкъ ме­нә шул аһәң­нәр­не са­гын­ган­лык­тан, акы­лым­ны арт­ка таш­лар­лык итеп җа­ным­ны сө­ен­дер­дем. Мин шу­лай озак юан­дым. Бә­хе­тем ал­ма­га­чы шау­лап чә­чәк ат­ты, са­гы­шым ми­ләш­лә­ре җи­меш­лә­рен кой­ды. Бу ва­кыт­та мин­нән дә бә­хет­ле­рәк һич­кем дөнь­я­да юк иде. Шу­лай кич­кә­чә моң­лан­дым һәм кор­гып кал­ган буш мич­кә ке­бек ише­леп төш­тем. Дөнья тып-тын иде. Хәт­та сай­ра­шып туй ит­кән ба­ка­лар да тын­сыз кал­ган­нар. Ме­нә бит мин ни­чек ма­тур җыр­ла­дым, ме­нә бит мин нин­ди афә­рин!

Ба­ка­лар чын­нан да тел­сез кал­ган иде­ләр. Ахыр­да, бер яр­ты сә­гать­ләр чамасы тын утыр­ганым­нан соң гы­на, ерак­та, бик ерак­та алар­ның та­выш­ла­ры ише­тел­гә­ләп ал­ды, якын ти­рәм­дә җан әсә­ре бар­лы­гын да сиз­де­рү­че бул­ма­ды.

Ин­де куз­га­лып ки­тәр­гә җы­ен­ган идем, яны­ма саз­лык ия­се­дәй кы­еш гәү­дә­ле һәм олы кор­сак­лы, яшел­лә­неп бет­кән чәч­ле бер ба­лык­чы ки­леп чык­ты.

— Ишет­мә­дең­ме, кем җыр­ла­ды икән?— дип, бор­чу­лы йө­зен уң ку­лы­ның бө­кре бар­мак­ла­ры бе­лән сы­пы­ра-сы­пы­ра со­рап куй­ды:— Син тү­гел­ме?

Мин җа­вап бир­мә­дем. Ул хә­лем­не аң­ла­ды бу­лыр­га ки­рәк, со­ра­вын ка­бат­лап ми­не га­зап­лап тор­ма­ды:

— Биг­рәк шө­кәт­сез та­выш­лы адәм икән, ба­ка­лар­ны да ка­чы­рып бе­тер­де, кот­ла­рын ал­ды,— ди­де.— Оч­рат­саң, әйт әле үзе­нә, мон­да ки­леп, бү­тән җыр­ла­ма­сын! Ба­ка­лар­ны ку­ып бе­тер­сә, бу саз­лык ки­бәр, ми­ңа үләр­гә ге­нә ка­лыр,— дип, үз юлы бе­лән ки­теп бар­ды. Аның ул сүз­ләр­не бик җит­ди һәм ачуы бе­лән әй­тү­лә­рен­нән һич тә ша­яр­тыр­га исә­бе юк­лы­гын аң­лар­лык иде.

 

XII

Го­ме­рем җыр­сыз үт­те. Киң урам­нар­ны ту­ты­рып гар­мун­да уй­нап тү­гел, хәт­та җыр шың­шып кына булса да уза ал­ма­дым. Та­вы­шым да, мо­ңым да һич­кем­гә ки­рәк тү­гел, бары тик хәтта зи­­рат кар­га­ла­ры­ның да өнен алыр­лык икән­ле­ген, ни­чә­мә ты­ры­шып ка­рап та ба­ры­бер бер­ни дә ки­те­реп чы­га­ра ал­ма­я­ча­гым­ны тө­ше­нер­гә һәм шу­ның бе­лән ки­ле­шеп яшәр­гә ти­еш идем. Кы­рык­лар­ны уз­дым, ил­ле­ләр­гә җит­тем. Үзем­нең моң­сыз­лык­тан кил­гән шө­кәт­сез­ле­гем ко­тым­ны алып то­ра, шулай да, ял­гы­зым кал­мыйм дип, тө­се­нә-би­те­нә ка­рап тү­гел, акы­лы­на их­лас итеп ха­тын ал­ган ке­шеләр исемлегенә кердем. Әм­ма, ку­а­ны­чым да бу дөнья йө­зен­дә бул­сын­га дип­тер ин­де, Ал­ла­һы тә­га­лә ба­ла­ла­рым­ны бер ка­шык су­сыз да йо­тар­лык итеп ярат­ты. Алар­ны ке­че яшь­лә­рен­нән күз­ләп үс­тер­гән яр­ла­ры үз ко­чак­ла­ры­на ал­ды. Ял­гы­зы­быз, ха­ты­ным бе­лән икәү ге­нә, шул ук кы­сан фа­ти­ры­быз­да то­рып кал­дык.

Шу­лай бер­ва­кыт ко­да­лар үз­лә­ре­нең бәй­рәм­нә­ре уңа­ен­нан ку­нак­ка ча­кыр­тып ал­ды­лар. Ха­ты­ным бе­лән уры­ны­быз түр­дә иде. Ко­да, җыр­га-уен­га ма­һир ке­ше, ми­ңа ка­рап-ка­рап ал­ды да то­ра са­лып ка­нә­гать­сез­ле­ген бел­дер­де. Ки­ре ка­гып ка­ра­дым, бул­ма­ды.

— Син, ко­да,— ди­де,— бер җыр­лап күр­сәт­мә­сәң, кү­ңе­лем ки­тек ка­лыр, бәйрәм­е­быз бо­зы­лыр, йә әле бер­не!— дип, гар­му­нын ми­ңа ки­те­реп тот­тыр­ды.

Ха­ты­ным­ның өне кач­ты.

— Аның җыр­ла­га­ны да, гар­мун да тар­тып ка­ра­га­ны юк!— дип әй­теп ка­ра­ды, ко­да­быз ише­тер­гә дә те­лә­мә­де. Әгәр дә мин аның ко­да­лау­ла­ры­на кү­нә кал­сам, мәҗ­ле­се­без чын­нан да ха­рап бу­ла­чак, ку­нак­ла­ры ко­лак­ла­рын кап­лап та­ра­лы­шып бе­тә­чәк­ләр иде.

Әм­ма шун­да нин­ди шай­та­ным көч бир­гән­дер, бел­мим, әл­лә Ал­ла­һы­ның бә­хет ишек­лә­рен ачкан ми­нут­ла­ры иде­ме, бар­мак­ла­рым үз җай­ла­ры­на гар­мун тел­лә­ре буй­лап йө­ге­ре­шеп уз­ды­лар. Ха­ты­ным да, мәҗ­лес әһе­ле дә аһ итеп тын­сыз кал­ды­лар. Кай­лар­дан тап­кан­мын­дыр, “Мәк чәч­әге”н уй­нап, шун­да ты­ныч кы­на җыр­лый баш­ла­дым.

Ба­ры­бер соң иде ин­де. Хә­зер ку­нак­лар өс­тәл янын­нан бе­рәм-бе­рәм чы­гып ка­чар­га, ял­гы­зым гы­на уты­рып ка­лыр­га ти­еш идем. Җыр­ла­ма­вы­ма егер­ме-утыз ел­лар гы­на уз­ган бул­ган­дыр, саз­лык бу­ен­да ча­гын­да ми­ңа ун­си­гез яшь­ләр иде бу­гай...

Ку­нак­лар, җы­рым бет­кәч, гар­му­ным ты­нып кал­гач, бе­ра­ра шым ка­лып утыр­ды­лар. Алар хә­зер оры­ша, кар­гый баш­ларлар ке­бек иде. Әнә, киң ат­лап ки­леп җит­кән ко­да, гар­му­ным­ны тар­тып алыр да бә­хет­сез ба­шы­ма, олы чү­кеч­тәй ай­кап, ачуы бе­лән тон­ды­рыр...

 

XIII

— Бә­гы­рем, ни­гә ми­ңа бер ге­нә дә җыр­лап күр­сәт­мә­дең?— дип үп­кә­сен бел­дер­де ха­ты­ным, өй­гә кай­тып, йок­лар­га ят­кан­да гы­на те­ле ачы­лып.— Го­ме­рем бу­е­на усал тел­ле ха­тын­нар, биг­рәк чи­бәр ке­ше­гә чык­кан­сың, йө­ри­дер ул, сөй­рәл­чек­тер дип мыс­кыл­ла­ды­лар. Ке­ше дә ял­лап, үзем дә ар­тың­нан шым­чы­лап ка­ра­дым. Ан­дый гө­на­һың бул­ма­ды. Көн­лә­шү­лә­рен­нән ха­тын­нар шу­лай шарт­лый язып сөй­ләү­лә­рен ба­ла­ла­ры­быз үсеп җит­кәч ке­нә аң­ла­дым. Ин­де ме­нә мо­ны­сы нәр­сә? Го­ме­рем җыр­сыз-моң­сыз, җа­ны кип­кән ир бе­лән уз­ды дип уй­ла­ган идем, ә син гар­мун­да да сыз­ды­рып уй­ный­сың, бә­гырь­ләр­дә­ге таш­лар­ны да куз­га­тыр­лык итеп җырлый­сың икән,— ди­де.

Мин ышан­ма­дым. Дө­рес, өй эчен­дә җыр­лаш­тыр­га­лый тор­ган идем мин. Әм­ма ха­ты­ным ул ва­кыт­лар­да шун­да ук әр­ләп таш­лый торды. Ин­де ала­рын оныт­кан ми­кән­ни?

Бу ва­кый­га­дан соң, кай­да гы­на бул­сам да, та­ныш­ла­рым да, бе­рен­че күр­гән ке­ше­ләр дә ми­не җыр­лар­га өн­ди, оны­ты­лып ки­теп, һәм уе­ным­ны һәм җыр­ла­вым­ны тың­лый иде­ләр. Бер­ва­кыт бер дан­лык­лы та­тар язу­чы­сы бе­лән дә та­бындаш булыр­га ту­ры кил­де. Һа­ман да ул сөй­лә­де, без­нең их­лас­лы йө­рәк­ләр аның һәр сү­зе­нә куш ко­ла­гын ку­еп утыр­ды. Ми­ңа да чи­рат җи­теп, гар­мун тар­тып уй­нап җи­бәр­дем дә җыр суз­дым. “Дим бу­е”н бе­лә­сез­дер? Сүз­гә нин­ди ос­та язу­чы­лар­ның да тел­сез ка­лыр­га мөм­кин­ле­ген ба­шы­ма кер­теп ка­ра­га­ным юк иде. Элек йө­зе­мә оны­ты­лып ка­рап тор­ган ха­тын­нар­га хәй­ран ит­сәм, хә­зер җы­рым­ны тың­лау­дан хуш­сыз ка­лу­чы­ ирләргә га­җәп­сен­дем. Та­вы­шы­ма, ко­лак­ла­ры­ма нәр­сә бул­ган­лы­гын ха­ты­ным­нан да ар­тыг­рак мин үзем ап­ты­рый баш­ла­дым. Ни­чек соң бу бо­лай бул­ды? Элек та­вы­шым­нан хәт­та ба­ка­лар да өр­ки иде­ләр, хә­зер ке­ше­ләр дә тың­лап туй­мый­лар...

 

XIV

Хә­зер мин гар­мун­да да уй­ныйм, җыр­лыйм да. Әм­ма, ба­ры­бер, ни­чек ке­нә күк­ләр­гә чөй­мә­сен­нәр, го­ме­рем­нең буш­ка үт­кән­ле­ген та­гын да авыр­рак то­ям. Күз ал­ды­ма ба­шын кың­гыр са­лып гар­мун тарт­кан, көй чы­га­ра баш­ла­га­нын­а шат­ла­нып, җа­ны күк­ләр­гә атыл­ган ма­лай ча­гым ки­леп ба­са. Бе­ле­гез, ми­нем җа­ным шун­да, ма­лай ча­гым­да ял­гы­зы сык­тап елап то­рып кал­ган­дыр сы­ман!

Ту­ган кө­не­мә дип атап өр-я­ңа яшел гар­мун ал­дык. Әле­гә мин анда уй­нап ка­ра­га­ным юк.

Ул гармунымны ко­да сай­лаш­ты.

— Әй­дә әле, бер сай­ра­тып җи­бәр, ил­ләр га­җәп­кә кал­сын!— ди­де, ба­тыр­чы­лык ит­мә­дем. Әле хә­зер дә йө­рә­гем җит­ми. Әгәр дә ми­нем соң­гы ва­кыт­лар­да­гы җыр­га-уен­га ос­та­лык­ла­рым ба­ры тик хы­ял ар­ка­сын­да ту­ган бер төш ке­нә бул­са, үз гар­мунымның тел­лә­ре­нә бар­мак­ла­рым тию бе­лән уя­нып кит­сәм — ниш­ләр­мен, ни­чек­ләр яшәр­мен?

Җә­ен, са­бан­ ту­е­на атап, ту­ган авы­лы­ма кай­тып ку­нак бул­дык. Ин­де ке­ше­лә­ре дә баш­ка, йорт­ла­ры да. Шә­һәр­чә­ләп са­лын­ган ир­кен таш пу­лат­лар­да яши­ләр, олы тә­рә­зә­лә­рен бал­кы­тып шау чәчәк­ле гөл­ләр үс­те­рә­ләр. Бу та­ма­ша­лар­га сө­е­неп­ләр ге­нә дә туй­мый­сың.

Ә ми­нем го­мер чит­тә, ерак­та үт­те. Кү­ңел­лә­рем моң­лан­ган ча­гын­да бер ир­ке­нә­еп җыр­лый да ал­ма­дым, гар­мун тар­тып, тар урам­нар­ны җырым-моңым бе­лән ки­ңәй­теп узар­га да на­сыйп бул­ма­ды.

Әт­кәй ми­ңа:

— Гар­мун­чы бу­лыр улым!— дип сө­ен­гән иде.

Ән­кәй ми­ңа:

— Улы­быз­дан егет асы­лы чы­гар!— дип ку­ан­ган иде.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных