Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 29 страница




Ә яз­мыш бү­тән­чә уй­на­ды. Га­фу ит­сен­нәр, мин алар­ны ку­ан­ды­ра ал­ма­дым, өмет агач­ла­рын­нан бер ге­нә тат­лы җи­меш тә өз­де­реп аша­ту бә­хет­лә­ре­нә иреш­тер­мә­дем. Яр­лы­кый күр, Хо­дам, яр­лы­кый күр!

Ма­лай ча­гым­да ба­шым­ны кың­гыр са­лып уй­нар­га өй­рән­гән яшел гар­му­ным әле дә исән икән. Аны чор­ма­дан алып тө­шеп, ту­зан­на­рын сөр­теп, түр­гә үк китереп куй­ган­нар. Ки­леп ке­рү­е­мә үк та­ны­дым мин аны, тик ку­лы­ма ал­ма­дым. Ул ни­чә көн­нәр са­гыш­ла­нып, ми­ңа бар төй­мә­лә­рен бер итеп ка­рап утыр­ды. Бу юлы­ ха­ты­ным да:

— Әй­дә, бер сыз­дыр әле, Са­бир!— ди­мә­де. Бәл­ки ка­ла­да кал­ган гар­му­ным­ны бер ге­нә кат бул­са да тар­тып ка­ра­ма­вым­ны исен­дә тот­кан­дыр, ә бәл­ки ми­нем кү­ңе­лем­дә­ген ул әйт­ми­чә дә аң­лый тор­ган­дыр, бел­мим, әм­ма мин аңа рәх­мәт­ле идем. Җә­бер­лә­мә­де, үгет­лә­мә­де, һа­ман да ту­ган­нар бе­лән кай­наш­ты. Са­бан­туй­га да чы­гып кер­дек. Элек­ке­ге шау-гөр кил­гән бәй­рәм­нәр хә­зер юк иде ин­де. Ха­лык сә­гать ун­нар­га җы­е­лыш­ты, уни­ке­ләр­гә та­ра­лып та бе­тә яз­ды.

Бәйрәмнән кайт­кач, без­не­ке­ләр су буй­ла­рын­нан йө­реп ки­лер­гә дип чы­гып кит­те­ләр. Мин ял­гы­зым кал­дым һәм ку­лы­ма ирек­сез­дән ба­ла­ча­гым­да­гы яшел гар­му­ным­ны ал­дым. Төй­мә­лә­ре­нә ба­сып тарт­тым, әм­ма аның та­вы­шы юк, тел­лә­ре кип­кән, җа­ны су­ын­ган иде. Ки­нәт кү­ңе­лем куз­га­лып, аны ко­чак­лап, үк­сеп-үк­сеп ела­дым. Ин­де күп­тән күз­лә­рем яшь чы­га­ру­ның нәр­сә икән­ле­ген оныт­кан иделәр, ту­лып-ту­лып ак­ты­лар.

Бәл­ки бу күз яшь­лә­ре шу­шы гар­мун­ны тар­тып, дө­рес бул­ма­ган та­выш­ла­рын җай­лаш­ты­рып га­зап­лан­ган, шу­лай ко­лак­ла­рын боз­ган, моң бу­тау­чы са­ми­ми ма­лай чак­ны кыз­га­ну­дан ел­га­лар бу­лып йө­ге­реп чык­каннар­дыр, ә бәл­ки ул гар­мун­ның шул ма­лай­га көй өй­рә­тер­гә ты­рыш­кан, җа­ны чык­кач та ка­бат те­рел­гән, әм­ма ял­гыш уй­нау­дан ар­ты­гын бул­ды­ра ал­ма­га­нын аң­лап алу­дан бул­ган­дыр, бел­мим...

Хә­ер, тар урам­нар­ны киң итеп гар­мун­да уйный-уйный җыр­лап та уза ал­ма­дым.

­ Март-ап­рель, 2004.

 

 

ҖЕН­ЛЕ ХӘ­БИ­БУЛ­ЛА

Хи­кәя

 

Гыйсь­мет­дин улы Хә­би­бул­ла­ны си­хер­ле лам­па та­бар дип кем уй­ла­ган. Хик­мәт­лә­ре бар икән бу дөнь­я­ның. Бай­лар юк­ка гы­на гай­ре та­би­гый әки­ят­ләр­гә ыша­нып яшә­мә­гән­нәр. Юк түгел икән шул те­ге җен һәм пә­ри итеп сөй­лә­не­лә тор­ган нә­мәр­сә­ләр.

Хә­би­бул­ла тап­кан лам­па­да­гы җен­не әл­лә нит­кән­нәр итеп сөй­ли­ләр. Кор­са­гы ал­тын ке­бек са­ры, ди, җит­мә­сә сыр­лы-сыр­лы икән. Ко­лак­ла­ры — яшел, күз­лә­ре — ут­лы кы­зыл, бо­ры­ны — ка­ра, йо­ны — шә­мә­хә, авы­зы — кил­бәт­сез. Ә ме­нә аяк­ла­ры то­як­лы тү­гел, нәкъ адәм­не­ке­нә ох­ша­ган. Ме­нә ул ни­чек!

Бар икән ке­ше­дә бә­хет тә. Адәм бу­лып та җен­не җик­кән бит. Лам­па­сын ыш­кып кы­на җи­бә­рә икән бу, шалт, син күр дә мин күр, җе­не ки­леп тә чы­га, са­ры зур кор­са­гын җир­гә ти­де­реп баш ия:

— Ни бо­е­рам­сыз, хан-сол­та­ным?— дип, әмер кө­теп то­ра икән.

Хә­би­бул­ла, юнь­сез ма­лай:

— Дөнь­я­ның иң чи­бәр кы­зын ки­тер!— ди­гән, ә те­ге, ике дә уй­лап тор­мас­тан:

— Баш өс­те!— дип юк­ка да чык­кан, ул да тү­гел, өч-дүрт ми­нут та үт­мәс­тән, бер кыз­ны ки­те­реп тә бас­тыр­ган.

— Бу кем?— ди икән Хә­би­бул­ла.— Мо­ның бер дә ка­рар­лык җи­ре юк тү­гел­ме соң?

— Ни­гә алай әй­тә­сез, хан-сол­тан ху­җам?— ди­гән ап­ты­рау­лы җен.— Бу кыз ха­кын­да бө­тен дөнья сок­ла­нып сөй­ли. Гә­җит­ләр­гә яза­лар, жур­нал­лар­га су­рәт­лә­рен бас­ты­ра­лар. Һәм­мә ке­ше аңа аһ итә дә ваһ, дия!

Җе­не бо­лай сөй­лә­гәч, Хә­би­бул­ла бу кыз­ны ба­шын­нан ая­гы­на ка­дәр яңа­дан күз кы­рые бе­лән ге­нә ка­рап чык­кан. Имеш, оя­ла, ту­ры күз­ли ал­мый. Бер ар­ты­на, бер ал­ды­на төш­кән. Го­ме­рен­дә ба­ры тик Әл­фи­я­ләр­не, Зөл­фи­я­ләр­не, Гөл­фи­я­ләр­не ге­нә кү­реп бел­гән­ле­ген­нән, кая ди ин­де чи­бәр кыз­дан ямь­сез­не ае­ра бе­лер­гә, җит­мә­сә, ис­ләр­не ге­нә тү­гел, төс­ләр­не дә си­зем­лә­ве ча­ма­лы­рак шул аның.

Бе­раз­дан, җе­не бе­лән ки­ле­шеп:

— Ярар, си­нең сүз дө­рес­тер,— ди­гән Хә­би­бул­ла.— Шу­лай да кем соң бу кыз? Итәк­лә­ре дә бик кыс­ка кү­ре­нә. Бо­лай, ни, чә­че ка­ра сы­ман­рак икән, та­тар кыз­ла­ры­ны­кы төс­ле!

— Кем дип, хан-сол­тан ху­җам, Мо­ни­ка бу! Әме­ре­кә­дән ки­тер­дем. Им­порт­ный!

Җен шу­лай мак­та­нып та ал­ган, кор­са­гын да ка­шып куй­ган, теш­лә­рен дә ша­кыл­да­тып ыр­жай­та ел­май­ган.

— Ни­чек?— дип га­җәп­лән­гән Хә­би­бул­ла, үзе­нең биш шул­па­га, ике бә­леш­кә, биш өч­поч­мак­ка җи­тәр­лек бо­ры­ны­ның мун­ча төн­ле­ге­дәй ти­шек­лә­рен кәк­ре имән бар­ма­гы бе­лән ка­ез­лап, шун­да ук икен­че ку­лы бе­лән пе­ләш ба­шын да сы­пы­рып алып, ко­лак шә­риф­лә­ре­нең тә­га­ен дө­рес ише­тү­е­нә ыша­нып.— Мө­ли­ха?

— Нин­ди Мө­ли­ха бул­сын, Мо-ни-ка!— ди­гән җе­не, адәм­нәр­гә ге­нә хас бул­ган­ча ачу­ла­ры чы­гып.

— Ярар-ярар!— ди­гән Хә­биб­ул­ла, аны ты­ныч­лан­дыр­ган­дай әй­теп.— Без­гә Мө­ни­ха бул­са ни дә, Мө­ни­ка бул­са ни!.. Тик кай­сы тө­шен мак­тый­лар соң мо­ның?

— И хан-сол­тан ху­җам! Бу Мө­ни­ха, юк ла ин­де, Мо­ни­ка ди­гә­нем, Әме­ре­кә­нең пат­ша­сы бе­лән йок­лап ал­ган, имеш! Те­ге шун­нан бир­ле акы­лын югалт­кан...

— Га­шыйк бул­ган ке­ше­нең акы­лы ки­тә ин­де ул!— дип, бик тә бел­дек­лә­неп ал­ган Хә­би­бул­ла да, үзе­нең ту­гыз сый­ныф­ны ун­биш ел бу­е­на йоп-йо­мры баш­лы “и­ке­ле”­ләр­гә ге­нә уку­ын оны­тып җи­бә­реп.— Әй­тәм аны әле без­нең Ис­лам­ның баш­ка­ла­сы Гый­рак­ны бом­ба­га то­тып ин­тек­тер­де, әле сәр­би­ләр өс­те­нә ут яу­дыр­ды!

Җе­не ху­җа­сы­ның сөй­лә­гән­нә­рен тың­лап то­ра, әм­ма ни елар­га һәм ни кө­ләр­гә бел­ми. Шу­лай авы­зы ачы­лып кал­ган. Үз ко­лак­ла­ры­на хак ише­тәм­ме дип ыша­ныр­га да бел­ми икән.

Хуш, ярар... Шун­нан Хә­би­бул­ла:

— Йом авы­зың­ны!— ди­гән мо­ңа. Кая бар­сын, җен шун­да ук әмер­не үтә­гән, ху­җа­сы­на ка­ры­шып то­ра ал­мый шул ин­де.

— Блин Клин бе­лән йок­ла­гач, ка­ян ки­леп кыз икән соң ул?— ди икән Хә­би­бул­ла, бу мәсь­ә­лә­дә дә үзе­нең хә­бәр­дар­лы­гын ас­сы­зык­лап.— Ука­сын кой­ма­ган ми­кән­ни?

— Аны­сын ук ка­ра­ма­дым,— ди­гән җа­ва­бын­да җе­не,— кия­ү­гә чык­ма­ган, шу­ңа гыйф­фә­те­нә шик­лән­мә­дем!

— Хә­зер­ге за­ман­да ке­ше­гә ыша­на­лар­мы­ни?— дип, бу­за куп­тар­ган Хә­би­бул­ла.— Чо­ры ул тү­гел! Гыйф­фә­тен ка­рап алып кай­тыр­га иде. Бар, ил­теп куй! Кү­зе­мә күр­сә­тә­се ит­мә!

Җе­не шун­да ук:

— Баш өс­те, хан-сол­тан ху­җам,— дип, са­ры кор­са­гын җир­гә ти­гән­че­гә ка­дәр иел­гән дә Мо­ни­ка­ны ал­ган җи­ре­нә ил­теп тә куй­ган.

Ме­нә си­ңа, җе­нең бул­са, эш­ләр хут­та ин­де ул! Әл­лә, мин әй­тәм, Хә­би­бул­ла­га ялы­ныр­га ми­кән? Ма­лай, ка­ра әле, эш­ләр бо­лай­рак то­ра, кы­рык­тан узып ба­рам, ил­ле­се дә җи­тәр ин­де, ха­тын-кыз йө­зен күр­гә­нем юк, ди­яр­гә­ме? Өй­лә­нер­гә иде бит! Ми­ңа, аны­сы, гай­ре та­би­гый Мө­ни­ха­лар-Мо­ни­ка­лар ук ки­рәк тә тү­гел. Яшь чак бул­са — бер хәл, пат­ша кы­зын­нан да ки­м­рә­ге­нә күз сал­мас идем. Һәм сал­ма­дым да! Хә­зер ярар иде әле Гыйз­зе­ба­ну яки дә те­ге, был­тыр, Сар­ман са­бан ту­ен­да бик мак­тал­ган са­ву­чы Мәй­мү­нә дә. Ну ма­лай, аның бе­ләк­лә­ре, ул күк­рәк­лә­ре... Үзен дә бик җен­ле, ди­ләр. Би­шен­че ирен был­тыр гы­на күм­гән. Ме­нә шул Мәй­мү­нә дип бә­гырь­лә­рем өзе­лә! “Тың­ла ин­де, Хә­би­бул­ла?”— ди­яр­гә үзе­нә. Бер яр­ты ку­еп ка­рар­га. Ул да бул­ма­са, бер са­рык вәгъ­дә итәр­гә! Җен­ле Мәй­мү­нә­не бул­са да җе­не ки­те­реп бир­сә, кулъя­у­лык бул­са да бү­ләк итәр­мен, аны­сын­нан гы­на тор­мас идем әле. Әйе, ярый-ярый, Мәй­мү­нә үк бул­ма­са, кай­сы да ба­та, бо­лай са­зап кар­таю ях­шы тү­гел бит ин­де, ке­ше­дән оят, бил­лә­һи!

­ И­юнь, 1999.

КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН

Хи­кәя

 

Зәй­түн кош тот­кан. Мин аны та­вис дип уй­ла­ган идем, юк икән. Кеч­ке­нә ге­нә, чып­чык хәт­ле дә тү­гел. Әм­ма да ин­де кош! Үзе — оча, үзе — чыр­кыл­дый, үзе — сүз сөй­ли, ә авы­зын­нан асыл­таш­лар ко­е­ла. Шун­да то­тып ал­саң, ул таш­лар­ның бер­сен, ди­гә­нем, Әме­ре­кә ак­ча­сы­на әве­ре­лә. Ин­де дә җир­гә тө­шер­сәң — сы­ер ти­зә­ге­нә. Ме­нә, ма­лай, нин­ди га­лә­мәт!

Зәй­түн­нәр­гә кер­дем. Ко­шын чыр­кыл­да­тып уты­ра бу. Ә үзе ку­лын аңа та­ба суз­ган. Асыл­таш учы­на тө­шә дә Әме­ре­кә ак­ча­сы­на әве­ре­лә, учы­на тө­шә дә — ямь-яшел, өр-яңа ак­ча! Адәм баш­ла­ры тө­ше­рел­гән үз­лә­ре­нә. Кай­сы-бер­се са­кал­лы, кай­сы­ла­ры — са­кал­сыз. Зәй­түн шу­лар­ны ке­сә­се­нә ту­ты­рып ба­ра. Кап­чык-кап­чык җыелган, ку­яр уры­ны да бет­кән, ке­сә­лә­ре ге­нә кал­ган.

— Сә­лам!— дип исән­лә­шү­е­мә бо­ры­лып ка­ра­ган иде, идән­нә­ре­нә шалт — ямь-яшел сы­ер ти­зә­ге. Исе та­мак­ка уз­ды.

— Аһ, дөнь­я­ны са­сы­та бу, төн­лә йок­лар­га да бир­ми, суз ку­лың­ны!— дип кыч­кыр­ды ми­ңа Зәй­түн.— Ва­кыт­сыз йө­ри­сең. Чыр­кыл­да­мый тор­ган ча­гын­да кер­сәң бер хәл!

У­чым­ны кош авы­зы­на та­ба суз­дым. Асыл­таш төш­те дә яшел ак­ча­га әве­рел­де.

— Биш дол­лар!— дип бел­дер­де Зәй­түн, үз ал­ды­на ку­а­нып.— Си­не­ке!

Та­гын үрел­дем.

— Бер дол­лар!— ди­де Зәй­түн.— Без­нең ак­ча­га әве­рел­дер­гән­дә — егер­ме биш тәң­кә!

Ка­бат ку­лым­ны суз­дым.

— Йөз дол­лар!— ди­де Зәй­түн, ми­нем өчен бу юлы да сө­е­неп.— Ике мең дә биш йөз сум. Бер сә­пәй­лек җы­я­сың!

Ул ара­да те­ге ко­шы чыр­кыл­дау­дан тук­та­ды. Зәй­түн дә җи­ңел су­лап куй­ды. Ан­на­ры:

— Тә­мам га­җиз мо­ның бе­лән,— ди­де, идән­дә­ге сы­ер ти­зә­ге ке­бек са­сы бо­ла­мык­ны сос­кы­га кө­рәп.— Бер ял юк, уй­нар­га да чы­гып бул­мый. Аз­га гы­на кал­ды­рып кит­сәң дә бө­тен җир­не ти­зәк­кә ба­ты­рып куя.

А­ның зар­ла­ну­ла­рын­нан фай­да­ла­нып, мин дә әй­теп куй­дым:

— Бир, бул­ма­са, үзе­без­гә алып кай­тып то­рыйм? Ял итәр­сең!

Ки­ре­лә­нер, са­ран­ла­ныр ди­гән идем, биш кул­лап ри­за­лаш­ты. Хәт­та:

— Та­ры ашат, яр­ма бир, су эчерт!— дип, ях­шы­лап ки­ңәш­лә­рен дә бир­де.

Йө­ге­реп, кош бе­лән кай­тып кер­дем. Ишек-тә­рә­зә­ләр­не ябып, ал­ды­на тә­лин­кә ту­ты­рып яр­ма куй­дым. И ачык­кан икән, мес­кен­кә­ем. Чу­кы­ды да бе­тер­де, сиз­ми дә кал­дым. Ә ан­на­ры соң то­тын­ды чыр­кыл­дар­га. Учым­ны ку­еп кы­на то­рам, тул­ды ке­сә­ләр, чи­ләк­ләр тул­ды, тул­ды ка­ра­ват ас­ла­ры. Ак­ча­лар идән­гә дә чә­че­лә баш­ла­ды­лар. Ул ара­да әти дә кай­тып кер­де.

— Бу нит­кән га­лә­мәт та­гын?— дип та­выш чы­гар­ды. Атай шун­дый ин­де ми­нем, акыл­га — кай­нар, кан­га — су­ык. Тү­зеп ке­нә то­р.

Кош чыр­кыл­дау­га, авы­зын­нан тә­гә­рәп чык­кан асыл­таш­ка ку­лым­ны су­зып өл­гер­мә­дем, атай­ның ба­шы­на ис­ле сы­ер ти­зә­ге бу­лып кил­де дә төш­те. Аң­ла­тып өл­гер­гән­че икен­че­се, өчен­че­се, дүр­тен­че­се, би­шен­че­се өс­те­нә-йө­зе­нә ша­пы-шо­пы ак­ты.

— Ай син, ма­лай ак­ты­гы!— дип, атай би­лен­нән ка­е­шын су­ы­рып чы­гар­ды да ар­ка­ма чал­ты­рат­ты. Идән­гә, сы­ер ти­зә­ге­нең өс­те­нә илә­ре­неп ба­рып төш­тем. Атай, са­сы ис­кә чы­дый ал­мый­ча:

— Аб­зар ясап бе­тер­гән­сең!— дип, ачу­ла­на-ачу­ла­на тә­рә­зә­ләр­не ба­рып ач­ты. Ку­лын су­зып: — Кил әле мон­да!— ди­гән иде, кош чыр­кыл­дап ал­ды, учы­на асыл­таш тө­шер­де. Ул шун­да ук Әме­ре­кә ак­ча­сы­на әве­рел­де. Атай шак­лар кат­ты. Әй­тәм бит, акыл­га — кай­нар, кан­га — су­ык дип. Эш­нең нәр­сә­дә икән­ле­ген шун­да ук аң­лап та ал­ды. Го­ме­ре бу­е­на күм­хуҗ­да элек та­як­ка, хә­зер та­як­сыз­га һәм ак­ча­сыз­га көч тү­геп йө­реп, дол­лар­ның нинди икән­ле­ген күр­гән­ме­ни ул? Күз­лә­ре ял­ты­рый ук баш­ла­ды. Ә кош авы­зын­нан һа­ман коя тор­ды. Ак­ча исен то­еп өл­гер­гән атай, ку­лын су­зып, аның ар­тын­нан йө­ге­рә бир­де. Әле ти­зәк­кә ба­сып егыл­ды, әле өс­тәл өс­те­нә ба­рып мен­де. Йорт җи­һаз­ла­рын да ва­тып бе­тер­де, шкаф­лар да ау­ды. Мин шун­да тә­рә­зә­не ба­рып яба да бел­мә­дем. Кош чык­ты да оч­ты. Ар­тын­нан өл­гер­гән­че, күз­дән дә югал­ды.

— И ма­лай, шу­лай бит әле хәл­ләр!— ди­гән идем, Зәй­түн ми­не юат­ты:

— Бик ях­шы бул­ган, җә­фа­дан кот­кар­дың. Юк­са аны ниш­лә­тер­гә дә бел­ми идем!— ди­де.— Хә­ер­ле­гә бул­сын!

Әм­ма да атай рә­хәт­лән­де. Әле һа­ман бәй­рәм итеп йө­ри. Ке­сә­се ту­лы ак­ча. Күр­гән­ме­ни ул аны, ни эш­лә­тер­гә дә бел­ми. Әнә Зәй­түн, ил­теп, ма­ку­ла­ту­ра­га тап­шыр­ган. Ми­ңа да шу­лай итә­се­ме соң ин­де? Чөн­ки бә­ла­сен­нән ба­ша­як!

Июнь, 1999.

 

 

ХРУ­ЩЕВ ДӘ­ДӘЙ­НЕҢ ТА­ҖЫ

Хи­кәя

 

Ни­чә тап­кыр­лар ишет­кә­нем бар иде: имеш, ишәк­кә ат­лан­ган Хру­щев дә­дәй җил­де­реп ке­нә ба­ра икән, кар­шы­сы­на Ху­җа Нас­рет­дин оч­ра­ган да со­рый:

— Бу дуң­гыз­ны кая алып ба­ра­сың?— дип.

Хру­щев дә­дәй­нең аңа ачуы кил­гән һәм:

— И ах­мак, нин­ди дуң­гыз бул­сын ул, ишәк­не дә та­ны­мый­сың­мы әл­лә?— дип сү­геп тә таш­ла­ган.

Ху­җа Нас­рет­дин­нең аңа исе дә кит­мә­гән, ба­ры тик:

— Си­ңа кем сүз әйт­кән әле, ишә­гең­нән со­рыйм!— ди­гән дә узып кит­кән.

Хру­щев дә­дәй үзе­нең дуң­гыз икән­ле­ген аң­ла­ган дип бел­мим, кем­нең үзен та­ный­сы кил­сен ин­де! Һәр ке­ше, биг­рәк тә ах­маг­рак бул­ган са­ен, хәт­та әл­лә кем тү­гел­лек­лә­рен еш ка­бат­лар­га яра­ту­чы­лар да акыл­лы, иң ях­шы зат икән­лек­лә­рен­дә шик­лә­нер­гә те­лә­ми­ләр. Дан-дә­рә­җә­гә ире­шү юлы бү­тән­нәр­нең ба­шы­на ба­сып узу аша ба­ра. Ан­да кү­пер­ләр юк.

Бер­ва­кыт Хру­щев дә­дәй Әл­мәт неф­тен үз кү­зе бе­лән кү­рер­гә кил­гән. Мо­ны сый­дан-сый­га, ка­лан­ча­дан-ка­лан­ча­га алып ба­ра­лар, кул­да гы­на ди­яр­лек йөр­тә­ләр икән. Мәҗ­лес­лә­ре­нең бер­сен Ча­гыл­тау ба­шы­на, өс­тәл ку­еп, сый-хөр­мәт­тә мул­дан ку­бып оеш­тыр­ган­нар. Йә әле, янә­се, күр­сен Та­тарс­тан­ның бай та­би­га­тен, мог­җи­за­ла­ры­на хәй­ран ит­сен!

Һәм шу­лай бул­ган да. Очып йөр­гән ла­чын­нар би­ек­ле­ген­нән Хру­щев дә­дәй дөнь­я­лык­ны би­ле­нә та­я­нып та­ма­ша кы­ла, җит­мә­сә тел шарт­ла­та икән. Тал­гын гы­на җи­ләс җил дә ис­кә­ләп куй­га­лый. Көн­нең эс­се­ле­ген бе­раз­га сү­рел­де­рер­гә ко­яш­ның йө­зен кеч­ке­нә ге­нә бо­лыт та кап­лый. Хру­щев дә­дәй бу хәл­дә ме­та­фо­рик мәгъ­нә кү­реп:

— Мин дөнь­я­га чык­сам, ко­яш ка­дәр ко­яш­ның да бал­кы­шы сү­неп ка­ла!— дип әй­теп куй­ма­сын­мы. Янын­да­гы куш­тан­на­ры кул­лар ча­ба баш­лау­га, ка­ян­дыр ки­сәк ке­нә җил тал­пы­нып куя да, Хру­щев дә­дәй­нең ба­шын­нан Рә­сәй күр­ке са­нал­ган эш­лә­пә­сен ку­ба­рып арт­ка чө­е­рә. Әй­лә­неп ка­рый­лар, учак янын­да мәш ки­леп йө­рү­че Гай­фул­ла аб­зый­ның ба­шы­на ки­леп тә тө­шә, шун­да уты­рып та ка­ла.

Ә ул бо­лар­ның ал­лы-арт­лы сүз­лә­рен тың­лаш­тыр­га­лап йө­ри икән. Хру­щев дә­дәй­гә ка­рый да:

— Бә­рәкал­лаһ, ко­яш чык­ты!— дип әй­теп куя. Аның бу сүз­лә­ре, бил­ге­ле ин­де, куш­тан­нар­ның кү­ңе­лен җә­бер­ли. Әм­ма Гай­фул­ла аб­зый әйт­кән­нәр­гә Хру­щев дә­дәй­нең бик тә кә­е­фе ки­леп:

— Та­тар кар­ты дө­рес ту­гы­лый, бе­леп сөй­ли!— дип, эш­лә­пә­сен дә ях­шы сүз­лә­ре­нә яд­кәр бу­ла­рак аның ба­шын­да кал­ды­ра. Әм­ма ко­яш һа­ман кү­рен­ми дә кү­рен­ми. Кеч­ке­нә бо­лыт ти­рә­се­нә баш­ка­сы җы­е­лып, яң­гыр җил­лә­ре ис­кә­ләр­гә то­ты­на. Хру­щев дә­дәй­нең куш­тан­на­ры:

— Берь­ю­лы ике ко­яш бул­мый,— дия-дия юа­ны­шып, Ча­гыл­тау­дан ки­леп ал­ган вер­то­лет­та сә­фәр­лә­рен дә­вам ит­те­рә­ләр. Гай­фул­ла аб­зый гы­на:

— Тө­шем­дә па­ди­шаһ ба­шын­нан алып таҗ ки­гән идем, өнем­дә эш­лә­пә ге­нә бул­ды,— дип, арт­ла­рын­нан оза­тып ка­ла.

Әм­ма ха­лык бу га­лә­мәт­не бо­лай­га юра­ган:

— Гай­фул­ла аб­зый хан бу­лыр, па­ди­шаһ бу­лыр!— дип.

Ә ышан­ган идек, югый­сә. Хру­щев дә­дәй­не алып таш­ла­ган­на­рын­нан соң да кө­теп ма­таш­кан идек, фа­лы гы­на дө­рес­кә чык­ма­ды.

Июнь, 1999.

 

 

БӘ­РӘҢ­ГЕ БӘ­РӘН­ҖӘ­СЕ

Хи­кәя

Бә­рәң­ге­нең бә­рән­җә­се бар­лы­гын бел­ми­сез­дер әле. Хә­ер, бер дә уф­тан­ма­гыз, хә­зер аң­ла­тып би­рәм!

Авы­лы­быз­ның ике таш­ба­шы бар. Ба­ла чак­ла­рын­нан бир­ле эш­тән гай­ре нәр­сә­не күр­ми­чә, һа­ман да әти-әни­лә­ре­нә яр­дәм итеп, җәй­лә­рен чө­ген­дер һәм бә­рәң­ге ба­су­ла­рын эш­кәр­теп го­мер­лә­ре үт­сә, көз, кыш һәм яз ай­ла­рын­да иха­та­дан чы­га ал­мый­ча мал ка­рый, утын яра, ти­рес тү­гә иде­ләр. Абый­лы-эне­ле бул­са­лар да, буй­га-сын­га бер ча­ма­да­рак үз­лә­ре. Кул­га — ка­ты, тел­гә — ту­ры, хәй­лә­гә — ос­та, уен­га бик тә хи­рыс исә­ләр дә, ке­ше сү­зе­нә тың­лау­чан­лык күр­сә­теп, са­быр­лык­та үҗәт­лек га­лә­мәт­лә­ре дә бар бо­лар­ның.

Авыл шун­дый җир ин­де ул. Йорт хай­ван­на­ры бе­лән ча­гыш­тыр­ма итеп әйт­кән­дә, ат хо­лык­лы ке­ше­лә­ре дә, кә­җә, са­рык, хәт­та әтәч, та­вык, каз то­кы­мы адәм­нә­ре дә бар.

Ис­кәрт­кә­нем­чә, те­ге ике ма­лай, ягъ­ни Га­ли бе­лән Вә­ли, ка­рап то­ру­га төс­кә-бит­кә күз тияр­лек ке­нә бул­са­лар да, һа­ман эш бе­лән йөк­лә­тел­гән­лек­лә­ре, ә аша­ган­на­ры ипи бе­лән чәй­дән уз­мау­лык сә­бәп­ле ат исе­мен йөр­теп, бик ачу кил­гән­нәр­дә:

— Чы­гын­ла­ма!— дип ачу­ла­на, хәт­та “Тәр­тә­гә тип­те!.. Ти­рес ча­на­сын ау­дар­ды!.. Аяк­ны из­де!..” ке­бек гый­ба­рә­ләр бе­лән алар­ны үр­тәп таш­лар­га бер дә рөх­сәт со­рап тор­мый­быз. Ин­де дә бө­тен­ләй са­ру­ны кай­нат­са­лар, иң кәт­тә сүз­ләр­дән са­нал­ган кә­ли­мә­не чән­чә­без:

— Ишәк!

Мо­ңа ин­де бо­лар­ның эч­лә­ре кай­ный, җен­нә­ре ко­ты­ра. Ат­ның ни­чек ишәк ата­ла­сы кил­мә­сә — бо­лар­ның да шу­лай.

Бә­рәң­ге бә­рән­җә­сен нәкъ шу­шы ике таш­баш авыл­га та­рат­ты­лар. Мө­га­ен үз­лә­рен бе­лә-бел­гән­нә­рен­нән бир­ле эш­ләп-эш­ләп тә та­мак­ла­ры туй­ма­ган, дә­рес укы­ган­на­рын­да “дүрт”­тән юга­ры бил­ге алу ха­кын­да уй­лап та ка­ра­ма­ган, “и­ке­ле” бе­лән “өч­ле”­не үз күр­гән Вә­ли бе­лән Га­ли чын­лап то­рып “тәр­тә­гә ти­бәр­гә” уй­ла­ган­нар бул­са ки­рәк. Имеш, бә­рәң­ге бә­рән­җә­сен аша­ган ке­ше күз­гә кү­рен­ми баш­лый икән дә хик­мәт­ләр­гә ире­шә, ди. Га­ли­нең абый­сы Вә­ли аны тап­кан, кап­кан да йот­кан, хә­зер кай­да гы­на йөр­сә дә адәм кү­зе аны хәт­та шәй­ли дә ал­мый. Мо­ны без­гә Га­ли ки­леп сөй­лә­де.

Дә­лил­гә өл­кән­нәр­дән ишет­кән хик­мәт сүз­ләр үзе­без­дә дә җи­тәр­лек иде. Ди­нар, зәң­гәр күз­ле, са­ры чәч­ле, го­ме­рен су бу­ен­да рә­хәт ги­зеп үт­кә­рү­че күр­ше ма­лае, шун­да өс­тәп тә куй­ды:

— “Рөс­тәм ма­җа­ра­ла­ры”н укы­га­ны­гыз бар­мы?

— Әйе шул! Бар-бар! Аба­га чә­чә­ген аша­гач, һич­кем­гә кү­рен­ми баш­ла­ган. Шу­ны­мы әй­тә­сең?— Ра­мил­нең сүз­ләр­не элеп алып, ка­ра күз­лә­рен та­гын да шо­мырт­лан­ды­рып, чү­меш ба­шын арт­ка җи­бә­реп әйт­кән­нә­ре­нә абый­сы Бат­тал ку­шыл­ды:

— Ә тыл­сым­лы баш­лык­ны?.. Аны ки­сәң дә кү­рен­ми баш­лый­сың!

Һәм­мә­без­не Әл­дер­меш га­җәп­кә кал­дыр­ды:

— Бер хи­мик шун­дый да­ру уй­лап та­ба, эчә­сең, кү­рен­ми баш­лый­сың! “Га­иб ке­ше” ки­та­бын­да укы­дым, бел­де­гез­ме!

— Шыт­тыр­ма!— Бат­тал юри үр­тәр­гә яра­та тор­ган ма­лай, Әл­дер­меш­не мах­сус үчек­лә­ве бу.

— Хә­зер ки­тап­ны алып ки­ләм!— Әл­дер­меш­нең үз­сүз­ле­ле­ге Га­ли­гә җи­тә кал­ды:

— Бар, ки­тер!

Өс­тер­гән са­ен йө­ге­рер­гә Әл­дер­меш юләр тү­гел ин­де, аны­сы. Әм­ма бу юлы утыр­ган җи­рен­нән чын­лап та си­ке­реп тор­ды. Яр бу­ен­да чи­ше­неп, ко­е­ныр­га җы­е­нып уты­ра идек. Шун­да су эчен­нән “мелт” итеп Вә­ли ки­леп чык­ты.

— Ал­дак­чы­лар, әнә бит ул!— дип, иң бе­рен­че кү­реп ал­ган Әл­дер­меш кыч­кы­рып җи­бәр­де. Вә­ли без­нең ян­га та­ба яр­га йө­зеп кил­де. Чык­ты.

— Ка­ра әле бу бә­рәң­ге бә­рән­җә­се­нең хик­мә­тен, су­га кер­гә­нем­дә ми­не бе­ре­гез дә күр­мә­де, чу­мып чык­тым, си­хе­ре бет­те, ку­ә­те кит­те!— дип, үкен­гән кы­я­фәт ясап әй­теп куй­ды.— Та­гын кап­сам, су­га кер­дем юк! Укы­ту­чы­лар­ны да кы­зык итәм әле! Мәк­тәп­кә йө­ри баш­ла­гач, бө­тен жур­нал­лар­га “биш­ле” ту­ты­рам.

— Ал­да­ма!— ди­де Ди­нар, бая әйт­кән сүз­лә­рен­нән ки­ре кай­тып.— Тал ара­сы­на ке­реп чи­шен­гән­сең дә...

Шун­да Вә­ли, аяк ас­тын­да гы­на ят­кан ки­ем­нә­рен алып, без­гә алар­ны күр­сә­тер­гә те­лә­гән­дәй сел­ки-сел­ки ки­е­нә баш­ла­ды. Бу ышан­ды­рыр­лык дә­лил­ләр­дән иде. Авыз­лар ач­ылып кал­ды, Га­ли бе­лән Вә­ли:

— Кит­тек, ән­кәй ачу­ла­ныр, әт­кәй оры­шыр, бә­рәң­ге кы­рын оч­лап бе­те­рә­се­без бар,— дип, со­ңар­мас­ка ты­ры­шып, гадәтләренчә эш­кә куз­гал­ды­лар.

Әм­ма ки­е­нә-ки­е­нә, арт­ла­рын­нан без дә ияр­дек. Бә­рәң­ге бә­рән­җә­се чын­лык­та ни­чек бу­лыр­га ти­еш­ле­ген бел­мә­сәк тә, аның гай­ре та­би­гый бер нә­мәр­сә икән­ле­ге­нә има­ны­быз ка­мил иде. Кит­мән­нә­ре­без­не кү­тә­реп, күм­хуҗ ба­су­ы­на килеп кер­дек. Бил бөк­кән Га­ли бе­лән Вә­ли­гә барып ку­шыл­дык. Бә­рәң­ге бә­рән­җә­сен тап­са, ул аны без­гә һич­шик­сез күр­сә­тер­гә сүз бир­де. Ме­нә-ме­нә кит­мән­нә­ре­без­гә элә­гер, чүп ара­сын­нан кү­ре­нер, аны ашар­быз да ке­ше кү­зе­нә кү­рен­ми баш­лар­быз ке­бек төс­ле иде.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных