Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 30 страница




Июнь, 1999.

“ШТГ ПЛА­НЫ”

Хи­кәя

 

“ШТГ пл­аны”н бел­мә­гән ке­ше юк. XX га­сыр­ның ба­шын­да бө­ек юл ал­дын­да тор­ган Ле­нин ба­бай, ка­раң­гы Рә­сәй­не як­тыр­тыр­га хы­ял­ла­нып, “ГОЭЛ­РО пла­ны”н тө­зе­гәч, электр уты без­нең сала­га да әме­ре­кән­нәр ай­га мен­гән ел­ны ки­леп җит­те һәм, ки­чә­лә­ре­без­не нур­лан­ды­ра ал­мау оя­тын­нан, та­гын да бер ел лам­поч­ка­ла­ры­быз пыс­кып кы­на булса да яна ал­мый­ча тор­ды. Ул ва­кыт­лар­да авы­лы­быз кар­та­ла­ры:

— Үз пат­ша­быз бул­са, әл­лә кай­чан күк­кә өрә­ки­тә очыр­тып уй­нау­чы та­тар бу­лыр идек ин­де,— дип, ак­рын-ак­рын сөй­ләш­тер­гә­ли, ко­лак­ла­ры әле­гә бик алай ук на­чар ишет­мәү сә­бәп­ле, әң­гә­мә­дәш­лә­ре:

— Бу­лыр-бу­лыр, без­гә урын шул Ай­да гы­на ин­де, мон­да — тар­рак!— ди­я­рәк өс­тәп ку­я­лар иде.

Ел­лар үтеп, до­га­ла­ры ка­бул бу­лып, үз пат­ша­быз­ны сай­лап куй­дык. Ул да, рәх­мәт яу­гы­ры, без­нең өчен кай­гыр­тып, “ШТГ пла­ны”н игъ­лан ит­те, ягъ­ни 2000 нче ел­га һәр йорт­ка, яше­нә-кар­ты­на газ кер­тер­гә, зәң­гәр ягу­лык бар­ча­быз­ны җы­лы­тыр­га, аша­тыр­га ти­еш бу­лып чык­ты. Бу сө­е­неч бе­лән кү­ңел­лә­ре тул­ган ил хал­кы ул җән­нәт­нең нин­диле­ген кү­зал­лар­га то­тын­ды­лар:

— Утын әзер­ләп ап­ты­рыйсы тү­гел!— ди­де­ләр бе­рәү­ләр.

— Газ­ны ба­ллон бе­лән та­шып га­җиз­лә­нмәбез, үз юлы бе­лән ге­нә ки­леп то­ра­чак!— ди­де икен­че­ләр.

— Ир­тән­нән кич­кә ка­дәр кай­нар кой­мак өс­тәл­дә бу­ла­чак!— ди­де ма­лай-ша­лай.

— Бә­леш!— ди­де­ләр кыз­лар.

— Тиз ге­нә бу­лыр ми­кән?— дип, ыша­нып ук җит­мә­де­ләр ба­бай­лар.

— Без күр­мә­без ин­де!— ди­де, кү­ңел­лә­ре­нә Ахи­рәт са­гы­шы кер­гән әби­ләр.

Ә алар­га ике ме­ңен­че ел­да һич­шик­сез бә­хет иңә­чә­ген ра­дио, те­ле­ви­де­ние, гә­җит-жур­нал дәгъ­ва һәм вәгъ­дә итеп тор­ды.

Ка­зан ка­ла­сы бу­лып, Ка­зан ка­ла­сы­ның да Мир­ный бис­тә­се­нә газ дигәннәре бары тик га­ли­җә­нап “үз­гәр­теп ко­ру” за­ма­нын­да, сик­сә­нен­че ел­лар ахы­рын­да гы­на кер­гән иде. Бу га­лә­мәт­нең ни­ка­дәр җә­бер-җә­фа­лы бу­лу­ын һәр­кем үз ба­шын­нан ки­чер­де. Ак­ча­ны, бер — дәү­ләт­кә ил­теп тү­ли­сең, сы­зы­мын, пла­нын, та­гын әл­лә ни­лә­рен эш­лә­тә­сең, ан­нан соң — та­гын да мас­те­ры­на, бри­га­ди­ры­на, эш­че­се­нә, эре­теп ябыш­ты­ру­чы­сы­на, то­ты­шып то­ру­чы­сы­на, ка­бул итү­че­се­нә, кул ку­ю­чы­сы­на һәм баш­ка­сы­на, ае­рым-ае­рым төреп, шул­ка­дәр үк төр­тә­сең. Баш­ка­ча бул­мый. Иша­рә ясый­лар, аң­лама­саң, адәм теленә күчереп, учларын сузып со­рый­лар. Ка­нә­гать­лән­дер­ми мөм­кин тү­гел. Тәр­ти­бе шу­лай ку­ел­ган. Ан­сыз яра­мый. Бер җиңел ма­ши­на­лык ак­чаң да, әгәр бар икән, сы­ер-са­ры­гың да, мә­гә­рем ки юк икән, ул ва­кыт­та авыр­рак­ка ту­ры ки­лә ин­де, үлем­тек­кә дип җый­ган ак­ча­ла­рың — һәм­мә­се дә ке­реп ки­тә. Әле ала­рын да азсы­на­чак­лар. Аша­ган сизен­ми, ту­ра­ган бе­лә! Ярый ин­де, Ал­ла­һы ри­за бул­сын, бән­дә­лә­ре­нә җит­мә­сә дә җит­ми икән ул акча дигәннәре!

— Сө­ен, газ кер­те­лә­чәк, шул җит­ми­ме­ни? Без­нең эш — дөнья ка­дәр! Син ге­нә тү­гел, бис­тә­дә тагын ни­чә мең йорт. Һәм­мә­се­нә дә ки­рәк­без!— ди­ләр.

Аны­сы — хак. Бар­ча­быз­ның да газ кер­тел­гән йорт­та яши­се­лә­ре­без ки­лә. Әм­ма кө­не­нә бер ге­нә ху­җа­лык­ка зәң­гәр ягу­лык тор­ба­ла­рын то­таш­ты­ра­лар икән шул! Чи­рат зур, имеш! Ягъ­ни, без — ил­ле си­ге­зен­че. Тәр­тип са­ны буй­лап ки­лә­се­ләр! Эш­не май­дан ук баш­ла­ган­нар. Ки­мен­дә кыш ур­та­сын­да газ­лы бу­ла­чак икән­без, ди­ләр. Ир­тә­рәк тә эш­ләр­гә ышан­ды­ра­лар. Әй­тик, җәй ур­та­сы­на...

Кыш үтә. Бир­гән са­рык-сы­ер­ның бә­рән­ләп һәм бо­зау­лап, ала­ры үсеп өл­ге­рер­лек ва­кыт ки­чә. Би­рел­гән ак­ча, ашат­кан ри­зык, эчерт­кән ара­кы оны­ты­ла. “ШТГ пла­ны” бән­дә­нең җи­ле­ген ге­нә тү­гел, җа­нын су­ы­ра би­рә. Афә­рин пре­зи­дент­ның та­гын да афә­рин­рәк “зәң­гәр пла­ны” тагын да зәң­гәр­рәк то­е­ла баш­лый. Ак­рын­лап бө­тен дөнья зәң­гәр­лә­нер­гә то­ты­на. Күк йө­зе ге­нә тү­гел, яңа шы­тып чык­кан үлән­нәр дә, яф­рак яр­ган агач­лар да, күр­ше ки­лен­нә­ре­нең ка­ра күз­лә­ре дә, хәт­та пре­зи­дент­ның як­ты ел­май­ган йө­зе дә һәм бө­тен дөнь­я­лык эче дә. Тик ме­нә зәң­гәр газ­ның үзе ге­нә кү­рен­ми.

— Бул­дык­лы ке­ше­ләр бар ин­де! Фи­лү­зә­ләр кыш буе газ ягып чык­ты. Мун­ча­ла­ры­на да керт­тер­гән­нәр!

Ха­тын­на­ры ир­лә­рен шу­лай или, ир­лә­ре, ха­тын­на­ры­на үп­кә­ләп, ур­ам­га чы­гып ки­тә­ләр. Кү­ңел йом­шар­сын­га “бер яр­ты”­ны ау­да­ра­лар, “ШТГ пла­ны”н ачу­ла­на­лар.

— Ка­ян уй­лап чы­гар­ган­нар шул газ­лаш­ты­ру­ны? Мо­ңа ка­дәр утын­га ри­залык итеп, кү­мер ягып яши идек лә­ба­са! Вәс­вә­сә кы­лып ап­ты­рат­ма­ган бул­са­лар, ни-нәрсә инде!..

Мин үзем дә бо­лар­ның бары­сы аша уз­дым, ба­вы­рым­ны кип­те­реп элдер­гән­дәй ит­те­ләр. Хә­зер исе­мә тө­шер­сәм, “ШТГ пла­ны”­ның ни­ка­дәр олы җә­фа­лар ту­дыр­га­нын шун­да ук кү­ңе­лем­дә яңар­там да, күз­лә­рем яшь­лә­нә, кө­нем сү­ре­лә. Шу­лай да, алга китеп булса әйтим: “Газ өй­гә ки­леп то­ра, мо­ның ка­дәр рә­хәт­лек­не кай­чан кү­рер идем әле!”— дип, пре­зи­ден­ты­быз­ның “ШТГ пла­ны”­на рәх­мәт әй­теп, инде җанымны ты­ныч­лан­ды­рыр­га ашы­гам. Афә­рин, без­нең па­ди­ша­һы­быз­га, дан бул­сын!

Ә чын­лык­та бү­тән­чә бу­лыр­га да мөм­кин иде бит! Газ­лаш­ты­ру до­ку­мент­ла­рын эш­ләт­кәч, ти­еш­ле бә­я­сен ил­теп тү­лә­гәч, чи­ра­тым ки­леп җит­кән­че көт­тер­сә­ләр-көт­тер­сен­нәр, әм­ма җи­лек­кә үт­ми­чә ге­нә зәң­гәр ягу­лык­ка ми­чем­не-пли­тәм­не то­таш­ты­рып кит­сен­нәр иде. Юк, без­дә алай тү­гел. Төч­ке­рек ке­нә тү­рә дә уч ту­ты­рып ка­е­рып ак­ча алып ка­лыр­га, хә­ләл­не дә риш­вәт бе­лән хә­рәм­ләш­те­рер­гә ты­ры­ша. Әл­лә ил­дә­ге за­кон­на­ры­быз дө­рес тү­гел, әл­лә дөнь­я­лык шу­лай ко­рыл­ган?

Тагын җәй ба­шын­да ук һәр өй­гә та­ба урам­ны иң­лә­теп-бүл­гә­лә­теп чо­кыр­лар ка­зыр­га, ка­нау­лар су­зар­га куш­ты­лар. Үтеп-ки­чеп йө­рер­лек бул­мас хәл ясат­ты­лар. Җәй уз­ды. Көз җит­те. Бү­ген-ир­тә­гә дип йөгер­теп, һәр тө­кер­гән­нә­ре­нә ун бә­я­сен җы­еп, ах­рыл-әмер, тор­ба­лар­ны күм­дер­теп куй­ды­лар. Ан­да да ке­сә төп­лек күп­ме ак­ча өмет итү­лә­рен бел­де­реп, бер­нин­ди яше­реп тә то­ру­сыз, мас­тер­ла­ры да, бри­га­дир­ла­ры да игъ­лан кыл­ды. Эре­теп ябыш­ты­ру­чы­ла­ры­на ка­дәр өр-яңа, иң соң­гы мо­дель җи­ңел ма­ши­на­лар­да гы­на ки­лә, ма­тур ки­ем­нә­рен са­лып, эш­не­кен кия иде­ләр. Алар­ның төш­кә ка­дәр шу­лай мәш ки­лү­лә­рен, чи­рат­лап аш­ка алып сый­ла­ту­ла­рын, кө­не­нә сә­гать ярым да эш­ләп ап­ты­ра­мау­ла­рын кү­реп, үзем­нең дә дөнья йө­зен­дә һич­кем тү­гел­ле­гем­не аң­лый һәм тоя баш­ла­дым.

Өченче кыш­ка, шу­лай да, Ал­ла­һы­ның рәх­мә­те, йор­ты­быз­га газ ял­ган­ды. “ШТГ пла­ны”н үтәү­гә өлеш кер­тү­ем өчен ку­а­нып, ип­тәш пре­зи­ден­ты­быз­га чик­сез зур рәх­мәт­ле бу­лып, бу җә­фа­лар­дан ко­ты­лу­ы­ма сө­е­неп аш та уз­дыр­дык, Коръ­ән дә укыт­тык. Әм­ма зәң­гәр ягу­лык­ның күп­ме то­ты­лу­ын са­нап ба­ру­чы счет­чик­ны куй­дыр­ма­ган­быз икән шул. Га­зы ял­ган­ган булгач, мо­ны­сын, имеш, бик тиз ку­я­лар, диләр.

Һәр­бер эш­нең үз тәр­ти­бе һәм җае барын кем белми...

Ка­зан­ның шә­һәр газ тө­зе­ле­ше оеш­ма­сы­на юнәл­дем. Мон­да­гы ка­би­нет­лар гы­на тү­гел, хәт­та кори­дор­лар да зат­лы­лык бе­лән бал­кып то­ра иде. Ки­ров ура­мы дип йөр­тел­гән элек­ке­ге вәс­вә­сә­ле “Пе­чән ба­за­ры” тер­ри­то­ри­я­се­нә ур­наш­кан мәгъ­рур би­на­га ишек ачып кер­гән­дә үк юк­ка “йөр­мим­ме икән әллә” диярәк шик­лә­нер­гә мәҗ­бүр бу­ла­сың. Әү­вә­ле бу оеш­ма әл­лә ни бай да тү­гел иде ке­бек.

Сө­зеп ке­нә кер­тә­ләр, түр­гә дә, баш­ка кат­лар­га да җи­бәр­ми­ләр. Сак­та то­ру­чы вах­тер­лар янын­да гы­на ике кеч­ке­нә тә­рә­зә­нең бер­сен­дә га­ри­заң­ны кал­ды­ра­сың да, фә­лән көн­нәр­дән соң гы­на ки­леп, алар­ның та­лә­бе бу­ен­ча күп­ме бәя ку­ел­ган, шул­ка­дәр ак­чаң­ны поч­та бү­лек­чә­се аша исәп-хи­сап ке­нә­гә­лә­ре­нә кү­че­рә­сең, ки­рә­ге бу­лыр­га мөм­кин са­нал­ган сме­та­лар­ны, сы­зым­нар­ны эш­лә­тә­сең. Бик җай­лы. Әле һа­ман да бу тәр­тип­тә кал­ган­нар.

Әм­ма мине санга алмадылар, де­мок­ра­тия за­ма­ны дип­тер ин­де, те­ге ике кеч­ке­нә тә­рә­зә­не борын төбемдә генә шапылдатып яп­тылар. Баш ин­же­нер­ла­ры­ның үзе­нә шәх­си ке­рер­гә ки­рәк­ле­ген әй­теп, ту­ры егер­ме дүр­тен­че бүл­мә­гә җи­бәр­де­ләр. Икен­че кат бе­рен­че­сен­нән ты­ныч­рак иде.

Күр­сә­тел­гән ишек­не ач­сам, бер мө­ла­ем чи­бәр ту­таш кар­шы ал­ды. Әл­лә ин­де оҗ­мах­ка ки­леп эләк­тем­ме дип ки­ре чи­ген­дем. Бе­раз­дан ка­бат ша­кып кер­дем.

Һи, бик га­ди икән! Га­ри­заң­ны кал­ды­ра­сың да... Ир­тә­гә аны баш ин­же­нер­ның рөх­сә­те бел­де­рел­гән им­за­сы бе­лән кай­та­рып ала­сың, үз ку­лы­ңа тот­ты­ра­чак­лар. Ак яка­ма бу­ыл­ган муенчак-галс­ту­гымны бор­га­лап, тын юлына бе­раз буш­лык бир­дем. Пин­жәк төй­мә­лә­рем­не чиш­тем. Га­ри­зам­ны бер­сүз­сез алып кал­ды­лар, бик зур­лап, ышан­ды­рып сөй­ләш­те­ләр. Җән­нәт­нең ху­ри кы­зы ке­бек кү­рен­гән сәр­кә­тип ту­таш ба­ры­сын да үзе­нең игъ­ти­ба­рын­да то­та­чак һәм авы­рык­сын­мый эш­ләп би­рә­чәк икән.

Ку­а­нып кай­тып кит­тем.

Ми­нем ке­бек олы санга ирешә алмаган га­ди ке­ше­гә ка­ра­та да газ тө­зе­ле­ше ое­ма­сын­да ях­шы мө­нә­сә­бәт ур­на­шыр дип кем уй­ла­ган? Ме­нә ул де­мок­ра­тия һәм ка­пи­та­лизм нәр­сә­ләр эш­лә­тә! Со­ци­а­лизм­да ка­ны­быз­ны гы­на эч­кән­нәр икән! Әме­ре­кән­нәр­не ачу­лан­ган бу­ла идек, имеш, негр-зән­ки­ләр­не имеп ята­лар дип. Ком­му­нист­лар үз­лә­ре­нең ха­лык­ны бо­рын­на­рын­нан тар­тып йө­рү­лә­рен яше­рер өчен ге­нә га­еп­не им­пе­ри­а­лист­лар­га юри ау­дар­ган­нар тү­гел­ме? Хә­ер­сез­ләр!..

Икен­че көн­не га­ри­зам бе­лән бү­тән бүл­мә­гә озат­ты­лар. Ан­нан, им­за са­лып, сы­зым­нар­ны Свет­ла­на Юрь­ев­на исем­ле ха­ным­нан алыр­га җи­бәр­де­ләр. Ә ул мине, йа Хода, бал­кып кар­шы ал­ды.

Бе­рәр олы дә­рә­җә ия­се ке­ше бе­лән бу­тый­лар­мы бо­лар? Ни­чек шу­шы­лай әле бу?

Свет­ла­на Юрь­ев­на ди­гән­нә­ре каль­ку­ля­тор төй­мә­лә­ре­нә бас­ка­лый да баш­ла­ды, са­нап та чы­гар­ды:

— Сез­дән биш йөз руб­ля дә җит­меш си­гез сум!

Мин һич­ни аң­лый ал­ма­дым. Нәр­сә ин­де бу биш йөз руб­ля дә җит­меш си­гез сум? Аны ни­чек аң­лар­га?

— Бәл­ки биш йөз җит­меш си­гез сум дип әй­тер­гә уй­ла­ган­сыз­дыр?

— Әйе, нәкъ шу­лай!— ди­де Свет­ла­на Юрь­ев­на, са­ры чәч­лә­рен арт­ка кай­та­рып, сы­лу гәү­дә­сен уй­на­тып алып.— Биш йөз җит­меш руб­ля дә си­гез сум!

Мин исә ке­сә ян­чы­гым­ны чы­гар­дым. Са­нап ал­дым. Ан­дый ак­ча­ны әле дә ке­сә­мә ты­гып кил­гән­мен!

— Аны­сын төп би­на­да, кас­са­га кер­теп тү­ләр­сез! Ә мон­да — про­ект­ны эш­лә­гән өчен дип бе­ле­гез, ми­ңа егер­ме сум кал­ды­ры­гыз!

— Ни­чек ти­еш, шу­лай бул­сын!— ди­дем. Свет­ла­на Юрь­ев­на­га “егер­ме”не кал­ды­рып, биш йөз җит­меш си­гез сум­ны кас­са­га илт­тем. Мин­нән эш уз­ды. Газ­ны күп­ме фай­да­ла­ну­ым­ны са­нап то­рыр­га счет­чик­ны тиз ара­да ку­еп ки­тәр­ләр дип ышан­дыр­ды­лар. Бик тә шат идем. Ме­нә бит бө­ек ка­пи­та­лизм, зат­лы де­мок­ра­тия адәм ба­ла­сы­ның ка­де­рен ни­чек арт­ты­ра! Мон­дый көн­нәр­не дә кү­рә­селәрем бар икән!

— Көт,— ди­де­ләр, рәх­мәт яу­гы­ры. Ат­на-ун көн эчен­дә ки­лә­чәк­ләр һәм счет­чик­ны то­таш­ты­рып та ки­тә­чәк­ләр. Бер­нин­ди ха­фа­ла­ну, бор­чы­лып йө­рү ки­рәк­ми. Тор­ба кәк­реш­кә­лә­ре­нә дә, эш­лә­я­чәк эш­лә­ре өчен дә тү­лә­дем. Ак­ча­ны ал­гач, озак­ка суз­мый­лар ин­де алар. Бик ях­шы. Бу ин­де, әйттем бит, сы­тык ком­му­низм гы­на тү­гел, ал­га кит­кән ка­пи­та­лизм ку­а­ны­чы, җә­мә­гать! Һич­бер кай­гы­рып то­ра­сы тү­гел. Кем тү­лә­гән — шул хак­лы, арт­ты­рып биш бә­я­сен дә ал­мый­лар. Һәр адым­на­ры исәп­лә­нел­гән, са­нал­ган.

Әм­ма ми­нем бу ку­а­ну­ла­рым бер­се дә урын­лы бу­лып чык­ма­ды­лар. Ап­ре­ль уз­ды, май җит­те. Әле ки­чә ге­нә ап-ак бул­ган дөнья эреп юк­ка чык­ты, бо­лын­на­р-агачлар ни­чә кат күл­мәк­лә­рен алыш­тыр­ды. Ләй­сән яң­гыр­лар әллә кайчан ки­леп, туф­рак­ны кү­пер­теп уз­ды­лар. Җы­лы ко­яш көн дә мәй­дан­нар то­тып, та­би­гать нур эчен­дә рә­хәт­лек тап­ты. Бак­ча­лар чә­чәк­кә кү­мел­де­ләр. Хо­дай­ның сай­рар кош­ла­ры гү­я­ки җән­нәт­тән җир­гә төш­те­ләр, тур­гай­лар җы­ры­на сан­ду­гач­лар ку­шыл­ды. Та­шы­ган су­лар яр­ла­ры­на кайт­ты. Яшел уҗым диң­гез­ләр бу­лып җил­дә тиб­рә­лә баш­ла­ды. Җәй ай­ла­ры­ның иң сөй­кем­ле­се июнь­гә кер­дек.

Ә счет­чик ку­яр­га ти­еш­ле га­зчылар гы­на кү­рен­мә­де­ләр. “Бир­гән­не­ке — Бир­ге тай­да, ал­ган­ны­кы — Ал­тай­да!”— ди­гән­дәй, ап­ты­ра­гач, үз­лә­рен эз­ләп кит­тем. “Тех­ник бү­лек” ди­гән­нә­ре­нә ки­леп кер­дем. Кай­чан­дыр ка­ба­руы җи­теп тә, ин­де шул сый­фа­тын­да ка­тып кал­ган бер аб­зый, чо­кы­нып утыр­ган кә­газь­лә­рен­нән кү­тә­ре­леп ка­ра­мый­ча гы­на:

— Алар кил­гән, сез өе­гез­дә бул­ма­ган­сыз!— дип, күз­гә җай гы­на тө­тен җи­бәр­де.

— Ни сөй­ли­сез?— ди­дем, га­җәп­лә­нү­ем­не яше­рә ал­мый­ча.— Һич­кем­нең кил­гә­не юк! Ал­да­ма­гыз!

Бу адәм кы­за­ра бел­мә­де. Мин ге­нә, үзем­нең бо­лай кис­кен һәм тө­гәл әй­тә алу­ым­нан, ял­ган­чы­ның ар­ка чо­кы­ры­на ба­су­ым­нан эс­се­ле-су­ык­лы бу­лып кит­тем. Сүз­гә аб­зый­ның күр­ше өс­тә­лен­дә­ге ха­ным кушылды. Мо­ны­сы да ни сөй­лә­сә, шу­лар­ны дө­рес дип уй­лау­чы, ке­ше ба­шын ни­чек те­ли шу­лай әй­лән­де­рә алу­чы иде.

— Сез Маст­рен­ко­ны күр­де­гез­ме соң, Ва­лен­тин Ива­но­вич­ны?

— Нин­ди мас­тер­ны?

Бо­лар бер-бер­се­нә ка­ра­шып куй­ды­лар, кө­ле­шеп ал­ды­лар. Ха­ным, кә­е­фе шак­тый кү­тә­ре­леп, ин­де тә­мам ел­ма­еп һәм гү­я­ки үз итеп:

— Сез “Зор­ге – 31”гә бар­ды­гыз! Маст­рен­ко Ва­лен­тин Ива­но­вич­ны та­бы­гыз! Ки­ле­ше­не­гез! Ул нәр­сә ди­сә, шул бу­лыр!— ди­де.

— Зор­ге ура­мы 31 нче йорт­мы?

— Әйе-әйе!— дип озат­ты­лар. Мин исә:

— Сез бит әйт­кән иде­гез, ки­лер­ләр, ку­яр­лар, кө­те­гез ди­гән иде­гез! Ни­гә ал­дан ук ни­чек ти­е­шен бел­дер­мә­де­гез?— дип, сөй­лә­нә-сөй­лә­нә чы­гып ки­тәр­гә мәҗ­бүр бул­дым.

Җәй­нең эс­се шә­һәр һа­ва­сы тән­гә са­гыз бу­лып сы­лан­ды. Бер кил­гәч ин­де дип ни­ят­лә­дем һәм Свет­ла­на Юрь­ев­на­га да кер­дем.

— Счет­чик ку­яр­га сме­та-сы­зым­нар эш­ләр­гә ит­кән иде­гез, кү­рим әле, ни­чек бул­ды икән?

— Кем бу­ла­сыз?..— са­ры ха­ным­ның са­ры ка­ра­шы баш­тан аяк­ка­ча уз­ды, арык гәү­дә­се бе­лән пап­ка­лар ягы­на сы­гыл­ды.— Кем ди­сез әле?.. Ә, шу­лай­мы! Ме­нә пла­ны­гыз!.. Юк икән, әле­гә әзер тү­гел!

— Ни­чек ин­де?

— Ме­нә шу­лай!

— Сез бит әзер­ләп би­рер­без дип әйт­кән иде­гез. Ак­ча­сын тү­лә­дем. Ку­лы­гыз­га егер­ме сум­ны да бир­дем...

Соңгысын ник әйт­тем, хә­зер сөй­лә­шеп тә тор­ма­я­чак!

— Ул егер­ме сум­ны хә­зер ак­ча дип, бир­дем дип әй­теп то­ра­сы да тү­гел!

Ачу­лан­ды, әм­ма исе дә кит­мә­гән кы­я­фәт чы­гар­ды, бар, йөр­мә мон­да ди­я­рәк иша­рә ге­нә яса­ды, ишек­кә чи­ген­гә­нем­дә шу­лай да ка­ра­ры ар­тым­нан ку­ып тот­ты:

— Җом­га көн­не Маст­рен­ко үзе ки­лә. Ку­лы­на на­ряд бе­лән бер­гә тот­ты­рып җи­бә­рер­мен!

Бу сүз­лә­рен ише­тү тә­мам сө­ен­дер­де, ыша­ны­чым арт­ты.

— Ми­ңа Зор­ге ура­мы 31 нче йорт­ка ба­рыр­га­мы соң?

— Үзе­гез­гә ка­ра­гыз!— ди­де ха­ным, исе дә кит­ми­чә.— Бар­са­гыз да ярый, бар­ма­са­гыз да бу­ла! Җом­га көн­не на­ряд бе­лән план­ны ку­лы­на тот­ты­ра­чак­мын, аны­сы өчен бор­чыл­ма­гыз!

— Алай­са, ки­лә­се ат­на ба­шын­да ки­леп, счет­чик ку­я­чак­лар ин­де?

— Әйе, нәкъ шу­лай!

— Рәх­мәт сез­гә!

Мин, сө­е­неп, кай­тыр­га чык­тым. Эс­се ко­яш­ның ягым­лы нур­ла­ры ир­тән­нән су, ел­га бу­е­на ча­кы­ра, ко­е­ныр­га әй­ди иде...

Көт­кән­не­ке — авыр, кил­гән­не­ке — ерак, ди­ләр­ме? Нәкъ шу­лай бул­ды. Бер ат­на тү­гел, икен­че­се дә үтеп кит­те. Мин та­гын те­ге 24 нче бүл­мә­нең ише­ген ша­кы­дым.

— Ки­лер­ләр, кө­те­гез, ди­гән иде­гез!

— Кем­не?

Аң­ла­тып бир­дем. “На­ряд” ди­гән­нә­ре һа­ман да пап­ка ту­лып ята икән. Маст­рен­ко­ның уе­на да, хи­са­бы­на да ке­реп ка­ра­ма­ган­дыр ин­де.

— Без бит сез­гә, ба­ры­гыз, сөй­лә­ше­гез, ки­ле­ше­гез, дип әйт­тек. Кай­гыр­ты­гыз, ар­тын­нан йө­ре­гез!

— Юк, кө­тәр­гә ге­нә куш­ты­гыз, ат­на ба­шын­да ки­леп, счет­чик ку­еп ки­тәр­ләр, өе­гез­дә бу­лы­гыз, ди­де­гез!

Ми­нем сүз­лә­ре­мә ис­лә­ре дә кит­мә­де, те­ге­се-мо­ны­сы үза­ра ка­раш­ты­лар да кө­ле­шеп ке­нә куй­ды­лар. Ара­дан бер­се:

— Сез­гә ки­рәк, без­гә тү­гел!— ди­де.

Гарь­лә­неп чы­гып кит­тем һәм “Зор­ге – 31”гә юл ал­дым. Шә­һәр­нең икен­че поч­ма­гын­да иде. Эз­ләп тап­тым. Са­гыз­лы һа­ва му­ен­нар­дан тир бу­лып ак­ты, йөк ма­ши­на­ла­ры­ның ту­за­ны йөз­гә саз бу­лып ягыл­ды. Мин ки­леп кер­гән­дә бер­ төр­кем пен­си­о­нер әби-ба­бай­лар очрадылар, шун­дый ук эш бе­лән йө­ри иде­ләр. Бер ишек­тән чы­га­лар, икен­че­се­нә ба­рып ке­рә­ләр, ан­нан та­гын ки­ре кү­ре­нә­ләр. Зар­ла­ры һа­ман да бер:

— Йөр­мә­гез, көз­гә­чә бул­мас, ди­ләр! Ак­ча­сы да тү­лән­гән, бо­лар­дан гы­на то­ра!

Мин ишектәге язудан “Ва­лен­тин Ива­но­вич” дигәннәрен укыдым һәм аның кабул итү бүл­мә­се­нә дип уз­дым. Әмма ан­да тагын бер ишек иде. Анысына “На­чаль­ник” ди­гән язу­лы так­та элен­гән. Шуны ач­мак­чы идем, аннан ярым шәрәләнгән кыз­гылт кү­мәч төс­ле бер ха­ным ки­леп чык­ты. Өс­тем­нән гү­я­ки тап­тап кы­на уз­ды да, көз­ге ал­ды­на ки­леп тук­тал­ды, үзен кө­яз­лә­гән каз төс­ле әле му­е­нын су­зып, әле кул­ла­рын кү­тәр­гә­ләп, коф­та һәм итәк­лә­рен тарт­ка­лап тө­зә­тен­де, ясан­ды. Тагын да ха­рап­рак әл­лә кем кы­я­фә­те­нә ке­реп өл­гер­мә­сен бу ди­я­рәк, те­ге “На­чаль­ник” так­та­лы ишек­не ачып, эч­ке як­ка уза бар­дым. Зур һәм озын өс­тәл­нең ар­гы ба­шын­да бер адәм кы­за­ры­нып-бүр­те­неп, ара­кы­лы-ара­кы­сыз ше­шә­ләр һәм ста­кан­нар янын­да уты­ра иде. Ашы­на ка­ра та­ра­кан бу­лып төш­тем, ах­ры­сы. Шу­лай да ку­лым­ны су­зып исән­ләш­тем. Ул да ка­бул ит­те.

— Ме­нә эш­тән соң бе­раз ял итеп алыр­га уй­ла­дык әле!— ди­де. Ай­нык иде үзе, рәх­мәт төш­ке­ре.

— Ярый тор­ган эш!— ди­гән бул­дым, сү­зем­не озын­га суз­мый­ча.— Счет­чик куй­дыр­та­сым бар иде. Ак­ча­сы да тү­лән­гән. Мартта-ап­рель­дә үк! Хә­зер июль җи­тә. Һа­ман ки­лә ал­мый­сыз!

Мин ин­де был­тыр­гы ат­ның би­лен бы­ел сын­ды­рып ма­таш­ка­ным­ны әй­теп тор­ма­дым.

— Шу­лай шул, эш күп, эш!— Ва­лен­тин Ива­но­вич­ның шу­шы сүз­лә­рен ише­теп, хә­ле­нә кер­ми дә яра­ма­ды. Аң­ла­дым. Шу­лай да үзем­не­кен дә бө­геп өл­гер­дем. Ул ахыр­да: — Ярар, шу­шы ат­на­ның чәр­шәм­бе­се­нә,— ди­де.— Ә юк, җом­га, юк-юк, дү­шәм­бе, ки­лә­се ат­на­га, кө­те­гез!— дип, өс­тә­лен­дә­ге ка­лен­да­ре сә­хи­фә­се­нә эре хә­реф­ләр бе­лән язып та куй­ды.— Оныт­мас өчен! Ир­тә­гә бри­га­дир һәм мас­тер­га җит­ке­рер­мен!

Рәх­мә­тем­не әй­теп, мо­ңа тә­мам ыша­нып, аңа олы эшләрендә ко­ма­чау­лап йөр­үемә оялып, тиз генә чы­гып ки­тү җа­ен ка­ра­дым. Ә шушы Маст­рен­ко янын­да ул арада ка­ян­дыр икен­че бер ке­ше пәй­да бул­ган, өс­тә­ле кы­ры­е­на узар­га өл­гер­гән иде. Дөрес, әйе, хез­мәт­тә­ше икән! Ара­кы бү­ле­шә баш­ла­ды­лар.

Инде бу юлы да мин ку­а­нып кай­тып кит­тем. Счет­чик шу­шы көн­нәр­дә ку­е­ла­чак иде. Ул ха­тын сө­ен­де, ул ба­ла-ча­га, күр­ше-ти­рә, карт-ко­ры. Хәт­та эте­без Граф та йом­шак кы­на, яла­гай­ла­нып кы­на өрә баш­ла­ды. Көн­нәр ямь­лән­де­ләр, яшә­ве дә рә­хәт ке­бек то­е­ла баш­ла­ды. Бөтен дөнья шат­лык бе­лән тул­ган иде. Әм­ма ышан­ды­рыл­ган га­зчы­лар кил­мә­де­ләр. Бү­ген-ир­тә­гә кү­рен­мәс­ләр­ме дип кө­тә-кө­тә га­рык бул­гач, та­гын да ат­на-ун көн уз­гач, Маст­рен­ко Ва­лен­тин Ива­но­вич ди­гән бәд­бә­хет, хай­ван­ның ише­ген как­тым. Тү­ре­нә уз­дым:

— Ә мин көт­кән идем. Өс­тәл яса­тып, аш-су әзер­лә­теп,— ди­дем. Ни өчен йөрү­ем­не исе­нә тө­шер­дем. Мөм­кин ка­дәр­ле мө­ла­ем бу­лыр­га ты­рыш­тым.

— Кар­бид бет­кән иде,— ди­де ул, йөр­мә әле ба­шым­ны ка­ты­рып ди­гән сы­ман әй­тем.— Хә­зер кем ике йөз тәң­кә­гә счет­чик куй­ды­ра ин­де?

— Ни­чек ике йөз ге­нә бул­сын? Ме­нә, биш йөз дә фә­лән, кви­тан­ци­я­не ка­рый ала­сыз!— шун­да портфелемнән кә­газь­ләр чы­га­рып, ал­ды­на китереп сал­дым. Ул мы­гыр­да­нып куй­ды. Бе­ләм, бик бе­ләм, риш­вәт та­ләп итүе. Әм­ма сиз­мә­меш­кә са­бы­шам. На­мус­ны аны бер ат­лап кит­сәң, икен­че­сен­дә үк хә­рәм­гә өй­рә­неп ала­сың.

Кы­зып ки­тү­ем өчен га­фу үтен­дем.

— Сез дә аң­ла­гыз!— ди­де ул, күз­лә­ре­мә ту­ры ка­рар­га те­лә­ми­чә.— Юга­ры­дан, Шәй­ми­ев шу­лай ку­ша! Счет­чик­лар ку­ю­ны ок­тябрь­гә­чә тук­та­тып то­рыр­га, ди!

Бу сү­зе­нең дө­рес бу­лу­ы­на ыша­на­сым кил­мә­де. Маст­рен­ко — хохул йөз­ле, ярым­ та­тар, яры­м у­рыс ха­рак­тер­лы, авыр аң­ла­еш­лы адәм шул. Әм­ма ми­ңа көт­мә­гән­дә сүз бир­де:

— Ә мин сез­гә счет­чик­ны куй­дыр­там! Дү­шәм­бе кө­те­гез!

Та­гын сө­е­неп кай­тып кит­тем. Көн­нәр­нең эс­се­ле­ге хәт­та чис­та ак күл­мәк­не дә тән­гә ябыш­ты­ра, Ка­зан ту­за­ны­ның исе та­мак­ка уты­ра иде. Ял­га чык­кан ке­ше­мен, бе­рәү бул­са, диң­гез­гә ки­тәр иде. Ми­нем ише фә­кыйрь адәм Идел бу­е­на тө­шеп­ме ар­ка кыз­ды­рыр­га бул­са да ва­кыт та­бар иде. Әм­ма әфән­де­гез­гә бер­се дә тә­те­мә­де. Вәгъ­дә­ләш­кән дү­шәм­бе дә җи­теп, үтеп тә кит­те. Мин та­гын Маст­рен­ко­ны кү­рер­гә, чи­рат­та­гы ял­га­нын тың­лар­га юнәл­дем. Әм­ма ише­ге бу юлы бик­ле иде. Аны ял­да, Ан­та­лия ком­лык­ла­рын­да ау­нар­га ки­теп бар­ды, ди­де­ләр. Ике ай­сыз кү­рен­мә­я­чәк икән!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных