Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 32 страница




Ве­ло­си­пед­ла­ры­быз­ны көй­ләп бе­тер­дек дә шу­лар­да үз юл­ла­ры­быз бе­лән чап­ты­рып ки­теп бар­дык. Арт­ла­ры­быз­га әй­лә­неп ка­рар­га, кыз­лар­ның хә­ле­нә ке­рер­гә уй­лап ка­ра­ма­дык. Ара­ла­рын­да­гы си­нең дә кү­ңе­лең ер­ты­лып кал­ган­лы­гын мин әле­гә бел­ми һәм аң­ла­мый идем.

Урам­нар­ны ту­ты­рып, шау-гөр ки­леп ни­чә кат әй­лән­гән­без­дер, бел­мим. Кич­ке рә­хәт­лек иң­гән, дөнь­я­лык авыр хез­мәт­тән соң ты­нып кал­ган. Күп­ме ки­рәк, шул ка­дәр уй­нар­га мөм­кин.

Шун­да та­гын тук­тал­дык. Кай­да бул­сын ин­де, кыз­лар җы­ел­ган җир­дә. Һәм син, ми­нем ян­га кил­дең дә ве­ло­си­пе­дым­да бер йө­реп алыр­га рөх­сә­тем­не со­ра­дың. Кар­шы­лык итә ал­ма­дым. Дө­ре­се — ве­ло­си­пе­дым ип­тәш ма­лай­лар­ны­кы бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да иң ис­ке­се һәм көй­се­зе иде. Син шу­ңа кү­рә дә ан­да ерак ки­тә ал­ма­дың. Егы­ла яз­дың. Ку­рык­тың. Ве­ло­си­пе­дым­ны җи­тәк­ләп кай­та­рып бир­дең һәм:

— Мон­да йө­реп бул­мый!— ди­дең. Рәх­мә­тең дә, ми­ңа бә­яң дә шу­шы иде. Хәй­ран ит­мә­дем.

Шун­нан бир­ле ми­нем ве­ло­си­пе­ды­ма кы­зы­гып, аңа уты­рып ка­рау­чы кыз­лар та­был­ма­ды­лар. Алар­га ип­тәш ма­лай­ла­рым­ны­кы оша­ды.

Бу ва­кый­га сә­бә­бен­нән мин үзем­нең һич­кем­гә ки­рәк тү­гел­ле­гем­не тө­шен­дем. Ял­гыз ка­лу­ым­ны җа­ным гы­на ка­бул итә ал­мый иде.

Ма­лай­лар, ти­мер ат­ла­ры­на кыз­лар­ны да утыр­тып, урам буй­лап йө­реп кит­те­ләр. Мин алар­га ве­ло­си­пе­дым­да ияр­дем. Йөк­лә­ре шак­тый бул­са да сер бир­мә­де­ләр, ә ми­нем хәл, бер ка­ра­ган­да — җи­ңел, ә икен­че як­тан, ял­гыз­лы­гым ар­ка­сын­да авыр да, кү­ңел­сез­лек­кә тул­ган да иде. Шу­лай син без­нең оч ма­лай­ла­ры бе­лән дус­ла­шып кит­тең. Әм­ма һа­ман сай­лан­ган бул­ган­сың икән. Ве­ло­си­пед­лар­да ку­ыш­лы уй­ный баш­ла­гач, ни­чек­тер без ике­без бер­гә ту­ры кил­дек. Син ни­гә­дер:

— Бу йол­дыз­лар­ны та­ный­сың­мы?— дип со­ра­дың. Баш очым­да җе­мел­дә­гән мең­нәр­чә күз­ләр без­гә ка­рап то­ра иде­ләр. Бе­ләм, алар — йол­дыз­лар, ерак пла­не­та­лар һәм ко­яш­лар, нур­ла­ры бе­лән төн­ге кү­ге­без­не би­зи­ләр.

— Бу­сы — “Ка­зык”, “Ти­мер Ка­зык йол­ды­зы”, бу­сы — “Җи­де­гән”!— ди­дем.

— Юк, ала­рын мин дә бе­ләм!— дип, син ми­нем хә­бә­рдар­лык­ны ки­ре как­тың.— Ала­рын со­ра­мыйм. Ә ме­нә мо­ны­сын әй­тәм. Олы, ял­гыз, сер­ле бул­га­нын!

— “Чул­пан”­ны­мы?— ди­дем.

— “Чул­пан йол­ды­зы” шу­шы­мы­ни? Ә мин бел­ми идем,— дип, әл­лә юри, әл­лә чын­лап, әм­ма йом­шак кы­на әй­теп куй­дың.— Җыр­лар­да җыр­ла­на тор­ган, нин­ди ма­тур исем­ле!

— Кай­сы тө­ше ма­тур ин­де?— дип ап­ты­ра­дым. Ми­нем әле­гә, бил­ге­ле ин­де, кү­ңел кү­зем ачыл­ма­ган, маң­га­ем­да­гы­сы “бо­так ти­ше­ге” ке­бек ке­нә бул­ган.— “Чул­пан” ди­гән сүз “ак­сак” ди­гән­не аң­лат­мый­мы­ни?

— Фу!— ди­дең.— Си­нең кү­ңе­лең усал! Мин усал­лар­ны ярат­мыйм!

— Исем кит­те, йө­гер­дем!

Әйе, чын­нан да исем кит­мә­де. Си­не үр­тәү, си­нең хис­ләр­дән кө­лү ми­ңа нин­ди­дер ләз­зәт бир­де. Ве­ло­си­пе­дым­ны ярат­ма­вың өчен дә үчем­не кай­та­ра­сым бар иде һәм шу­шы рә­веш­ле ул те­лә­ге­мә дә иреш­тем. Ә бу кич­тә син баш­ка ми­нем бе­лән оч­ра­шыр­га те­лә­мә­дең бу­лыр­га ки­рәк, юл­ла­ры­быз бер­гә ту­ры кил­гән­дә дә яным­нан ки­тү ягын ка­рый идең. Мо­ңа хәй­ран кал­ма­дым, шу­лай ки­рәк ди­я­рәк ка­бул ит­тем.

Әбу­та­лип әйт­те: “Ке­ше­нең кү­ңе­ле чу­ар бу­лу­чан, ул һәр­ва­кыт як­ты­га, ма­тур­лык­ка тар­ты­ла. Син дә шу­лай, баш­ка­лар да. Әгәр дә баш­ка­ча бул­са, яшә­еш­нең мәгъ­нә­се бе­тәр иде!”

Бу сүз­лә­ре бе­лән ри­за­лаш­мый­ча мөм­кин иде­ме соң? Шу­лай да, ә нәр­сә соң ул — ма­тур­лык?

Әле­гә мин мо­ны бел­ми һәм хәт­та ямь­сез­лек­нең дә нәр­сә икән­ле­ген аң­ла­мый идем. Хик­мәт һа­ман да шул кү­ңел кү­зен­дә, аның әле­гә ачыл­ма­ган бу­лу­ын­да!

Аз­мы чи­бәр ке­ше­ләр­не күр­гә­нем бар! Каш­ла­ры кый­гач ка­ра, чәч­лә­ре ма­тур итеп ясал­ган, йөз­лә­ре, буй-сын­на­ры күр­кәм, әм­ма алар­да ни­гә­дер эч­ке җы­лы­лык юк, кур­чак­лар ке­бек то­е­ла­лар. Хә­ер, бәл­ки кур­чак­лар бе­лән ча­гыш­ты­ру­ым да ха­та­дыр, алар­ны кү­ңел­лә­ре­без­гә хуш ки­лер­лек итеп шун­дый ос­та итеп ясый­лар, йөз су­рәт­лә­ре­нә җан­ны кы­зык­ты­рыр­лык нин­ди­дер ча­лым­нар өс­ти­ләр, би­һуш бу­ла­быз, кул­ла­ры­быз­дан тө­шер­ми уй­ный­быз. Дө­рес, ми­ңа кыз­лар ке­бек кур­чак уй­нап үсәр­гә ту­ры кил­мә­де, әм­ма сең­ле­кә­шем­нең аның бе­лән сөй­лә­шә-сөй­лә­шә мәш кил­гә­нен ка­рап тор­га­ным бар.

Чи­бәр ке­ше­ләр­не без­дә:

— Кур­чак ке­бек!— ди­ләр.

Шул гы­на җи­тә ми­кән­ни ма­тур­лык ия­се бу­лу өчен?

— Әл­бәт­тә!— ди­я­чәк­мен.

Ул ва­кыт­лар­да баш­ка­ча уй­лый да бел­ми идем. Ма­тур ке­ше­ләр ту­мыш­тан ук бә­хет­ле бу­ла­лар. Кай­да гы­на бар­са­лар да, кем кү­зе­нә ге­нә ча­лын­са­лар да ан­дый­лар­ны сө­я­ләр, ир­кә­ли­ләр, яра­та­лар.

 

VI

Бер­ва­кыт без­нең авыл клу­бы­на Ка­зан Кур­чак те­ат­ры кил­де. “Чур­тан ку­шуы бу­ен­ча” уе­нын күр­сә­тә­се­лә­ре икән. Кур­чак та­ма­ша­сы ба­ла­лар һәм са­бый­лар өчен көн­дез­ге як­та бу­ла­чак. Бә­я­се дә әл­лә ни­ка­дәр тү­гел, ун­биш-егер­ме ти­ен­нәр ге­нә. Урын­дык­та да ми­нем, үр­мә­ләп ме­неп, аяк бол­гап уты­ра тор­ган чак­ла­рым, биш яшем ча­ма­сы­дыр. Ан­дый та­ма­ша­ны күр­гә­нем әле­гә юк, әм­ма кур­чак­ла­ры те­ре бу­ла­чак, имеш.

— Бул­ма­ган­ны,— ди­де­ләр өл­кән­нәр,— ул кур­чак­лар­ны ар­тист­лар кул­ла­ры­на ки­дер­теп хә­рә­кәт­лән­де­рә­ләр.

— Ни­чек ин­де?

— Би­я­ләй ке­бек!

Әт­кәй ак са­рык йо­нын­нан бәй­лән­гән пер­чат­ка-бар­мак­ча­ны уң ку­лы­на ки­еп, ике бар­ма­гын юга­ры кал­ды­рып, кал­ган­на­рын бер йод­рык ит­те дә, мич­тән ка­ра кү­мер алып, аңар­га ике күз ясап куй­ды. Нәкъ ку­ян бул­ды ин­де ме­нә, хәт­та ко­лак­ла­рын да сел­ке­тә. Ку­рык­са — алар­ны тү­бән тө­ше­рә, ка­ран­са — үрә тор­гы­за. Әт­кәй та­вы­шы бе­лән сөй­лә­шә. Ми­нем исем­не дә бе­лә, ни­чә яшем­дә икән­не со­рый. Мин:

— Биш ту­ла!— дип мак­та­нам.

— Кай­чан?

— Кыш җит­кәч, Чыр­шы бәй­рә­мен­дә!

Ку­ян мин­нән кө­лә, әт­кәй­нең пәл­тә җи­ңе эче­нә ке­реп ка­ча, үзе:

— Тот ми­не, тот ми­не!— ди.

Эләк­те­реп ке­нә бул­мый чу­кын­чык­ны!

— Өне­мә кач­тым!— ди дә, ба­шын ты­гып ка­рар­га өл­гер­ми, та­гын әт­кәй­нең пәл­тә җи­ңе­нә ке­реп ки­тә. Аны то­тар­га ты­ры­шам, тик ел­гыр­лы­гым гы­на җит­ми. Үр­тә­леп, ела­мак­чы итәм, ә ул ка­бат:

— Тот ми­не!— ди дә, өнен­нән чы­гып, ко­лак­ла­рын сел­ке­тә.

Һәм мин аны эләк­те­рәм. Ул ыч­кы­на да та­гын ка­ча. Са­га­лап уты­рам. Өнен­дә ку­ян озак ка­чып ята, әм­ма са­бы­ры тө­кә­нә. Кү­ре­нү­е­нә, та­гын эләк­тер­мәк­че итәм.

Шу­лай әт­кәй бе­лән озак уй­ныйм. Ми­ңа — кы­зык. Ан­на­ры ку­ян куу­дан ту­ям. Пәл­тә­се җи­ңен­нән әт­кәй ку­лын чы­га­ра. Ә ку­ян — юк. Аны эз­ләп җиң­гә ба­шым­ны ты­гам, ан­да да кү­рен­ми. Ка­чып өл­гер­гән!

— Ку­ян кая?— дим.

— Ур­ман­га кач­кан!— ди әт­кәй.

— Ни­гә алай ит­кән?— дип, авыз-бо­ры­ным­ны тур­сай­там.

— Улы­быз йок­ла­сын дип әй­теп кит­те. Әгәр кө­не буе тәр­тип­ле бул­са, уй­нар­га ир­тә­гә та­гын ки­лер­мен ди­де.

Әт­кәй­нең бу сүз­лә­ре­нә мин дә ыша­нам.

— Ярар,— дип, ка­ра­ват­ка ме­неп ятам, тик йок­лый­сым гы­на кил­ми.

Бәл­ки ул кич­не шу­лай, ир­тә­гә ки­лә­се ку­ян­ны кө­теп, йо­кы­га да кит­кән­мен­дер, бел­мим. Ә ме­нә икен­че бер көн­не кур­чак те­ат­рын ка­рар­га бар­га­ным әле­ге­дәй хә­те­рем­дә.

Әү­вә­ле кул­ла­ры­ма та­вык кү­кәй­лә­ре тот­ты­рып җи­бәр­де­ләр. Ки­бет­кә алар­ны ил­теп би­рә­сең дә ак­ча ала­сың. Ә ан­да, ма­га­зин тө­бен­дә, усал ма­лай-ша­лай­лар җы­ел­ган. Өл­кән­рәк­ләр. Ке­сә­ләр­нең ка­ба­рып то­ру­ла­рын күр­сә­ләр, юри:

— Кү­кәй сал­дың­мы әл­лә?— дип со­рый­лар.

— Күр­сәт әле!— ди­я­рәк, уң­нан һәм сул­дан тө­шә­ләр, ял­гыш төр­те­леп кит­кән бу­ла­лар. Ә кү­кәй­ләр — изе­лә­ләр. Алар­ның ка­бы­гы бик юка шул. Ки­бет­че апа кар­шы­сы­на ба­рып, ке­сә­лә­ре­ңә ты­гы­ла­сың, кул­ла­рың гү­я­ки маң­ка­га ба­тып чы­га. Кү­кәй­лә­рең ха­рап бул­ган. Елап кай­тып ки­тәр­гә ге­нә ка­ла. Ә өй­дә и си­не оры­ша­лар, и оры­ша­лар. Бул­дык­сыз, мес­кен, эш­кә ярак­сыз, ди­ләр. Оя­тың­нан җир ти­ше­ге­нә ке­реп ки­тәр­дәй бу­ла­сың. Тик ул идән яры­гы гы­на тү­гел, аны кай­дан эз­ләп тап­мак ки­рәк?

Ән­кәй ул көн­не ми­ңа ике кү­кәй тот­ты­рып җи­бәр­де. Бер­се-бер­се ал­ты ти­ен­нән. Ки­бет­че апа кө­меш ун ти­ен­лек, бер ике ти­ен­лек ба­кыр ак­ча­лар би­рер­гә ти­еш. Бо­ла­рын гы­на ае­ра бе­ләм, аны­сы. Тик ме­нә гел ба­кыр­лар­дан гы­на бир­сә, ни­чек са­нын чы­га­рыр­мын?

Ки­бет­кә кү­кәй­ләр­не исән-имин алып ба­рып җит­ке­рә яз­дым. Әм­ма кар­шы­ма авыл­ның те­ге усал ма­лай­ла­ры оч­ра­ды­лар. Алар­ның исәп­лә­ре ми­не кы­зык итү икән­ле­ген бе­леп то­рам. Бо­ры­лып та ка­ча ал­мыйм, нәкъ тыр­нак­ла­ры­на кап­тым бит. Ки­бет тә ан­да гы­на, әм­ма, йө­ге­реп уза кал­сам, аяк ча­лу­ла­ры бар!

Шун­да үз абы­ем­ның ми­не бер­ва­кыт ал­да­га­ны исе­мә төш­те. Ул за­ман­нар­да авыл мәк­тә­бе­без­нең ди­рек­то­ры Зин­ну­ров Зө­фәр Зин­ну­ро­вич иде. Аңар­дан абы­ем яшен­дә­ге вак-тө­як уку­чы ба­ла­лар гы­на тү­гел, хәт­та усал ма­лай­лар да кур­кып то­ра­лар. Урам­да кү­ре­нү­е­нә, тиз­рәк кай­сы кая ка­чу ягын ка­рый­лар. Ә ми­нем исем дә кит­ми. Чөн­ки аның ми­не кур­кыт­ка­ны юк. Әле мәк­тәп яше­нә җи­теп өл­гер­мә­гә­не­мә кү­рә ин­де.

Син күр дә мин күр, те­ге мор­дар ма­лай­лар ми­не ура­тып та ал­ды­лар, кө­ле­шә дә баш­ла­ды­лар, үз­лә­ре:

— Кү­кәй сал­дың­мы әл­лә?— ди­ләр.— Күр­сәт әле, эре­ме сал­ган кү­кәй­лә­рең?

Күз­лә­рем­не мөм­кин ка­дәр ныг­рак шар­лан­ды­рыр­га ты­рыш­тым һәм, кур­кы­нып:

— Зин­ну­ров ки­лә!— дип кыч­кы­рып җи­бәр­дем. Те­ге­ләр:

— Кай­да?.. Кая?..— дип, уң-сул­ла­ры­на ка­ра­ныр­га то­тын­ды­лар һәм, ай күр­де, ко­яш ал­ды — кай­сы ни­чек та­ра­кан­нар ке­бек ка­чы­шып та бет­те­ләр. Мин, авы­зым­ны ерып, ки­бет ише­ге­нә та­ба юнәл­дем, исән-имин ба­рып та ке­рдем. Ун ти­ен­лек кө­меш ак­ча һәм ике ти­ен­лек ба­кыр со­рап, кү­кәй­лә­рем­не ки­бет­че апа­га суз­дым. Ә ул:

— Кән­фит ал­мый­сың­мы, ма­ту­рым?— дип, юри­ме кы­зык­ты­рып та ма­таш­ты әле.

— Юк!— ди­дем.— Бү­ген мин кур­чак те­ат­ры­на ба­рам!

— Нәр­сә ка­рар­га?

— “Чур­тан ку­шуы бу­ен­ча”!— дим.

— Бу­ең — ка­рыш, ба­шың — арыш!— ди ки­бет­че апа. Ә мин:

— Авы­зы­ңа бал да май!— дим.

Ул кө­лә баш­лый. Ми­ңа ун­биш ти­ен­лек кө­меш ак­ча су­за. Алам. Ка­рыйм. Ун­биш ти­ен­лек икән­ле­ген та­ныйм. Кем­нән отып ал­ган сү­зем бул­ган­дыр, аны­сын ук бел­мим, әм­ма:

— Мин­дә “с­да­ча” юк!— дип, ак­ча­сын ки­ре бир­мәк­че итәм. Әм­ма шик­лә­нәм: нәр­сә дип әйт­тем икән мин аңа, сү­ген­мә­дем­ме? Биг­рәк­ләр дә ямь­сез сүз бу­гай бу — “с­да­ча”!

Ки­бет­че апа та­гын кө­лә. Ун­биш ти­ен­ле­гем яны­на ике ти­ен­лек ба­кыр ак­ча өс­ти.

— Ки­рәк­ми “с­да­чаң”, бу­сы да мин­нән!— ди.— Кем ма­лае әле син?

— Бал­та ос­та­сы Зә­ки ма­лае!

Ки­бет­че апа та­гын кө­лә, ан­на­ры:

— Кил әле, бер ко­чак­лап үбим үзең­не!— ди.

— Әйе, үп­те­реп тор­ды әле мон­да, йә би­тем­не пыч­ра­тыр­сың!— ди­дем дә, рәх­мәт тә әй­теп тор­мас­тан, ак­ча­ла­рым­ны уч­ла­гач, чы­гып йө­гер­дем.

Оныт­кан­мын, ә ан­да ми­не те­ге урам ма­лай­ла­ры кө­теп ал­ды. Ал­дап кач­ка­ным өчен ки­рә­гем­не би­рә­чәк­ләр ин­де бо­лар. Та­гын тыр­нак­ла­ры­на кап­тым бит. Алар урап алыр­га ук өл­гер­де­ләр.

— Кая кү­кәй­лә­рең?— ди­ләр.

— Че­би­лә­рен чы­гар­ды­лар да та­вык бу­лып оч­ты кит­те­ләр,— дим, кү­зем­не дә йо­ммый­ча ал­дап. Мо­ны­сын Сә­рия апам­нан отып ал­га­ным­ны ачык бе­ләм, тик нә­ти­җә­се нәр­сә бе­лән бе­тәр?

— Ни­чә ти­ен­лек бул­ды?— ди­ләр те­ге ма­лай­лар, сүз­лә­рем­не ко­лак­ла­ры­на да эл­ми­чә.

— Ти­ен агач­та бу­ла, си­ке­рә дә оя­сы­на ке­реп ка­ча!— дим, һа­ман да Сә­рия апам­нан ишет­кән­чә сүз­лә­рем­не са­кау те­лем­дә йө­гер­теп.

— Әй­дә әле, си­кер­теп күр­сәт!— ди­ләр бо­лар, ак­ча­лы учым­ны ачыр­га та­ләп итеп үр­ти-үр­ти. Ә мин:

— Зин­ну­ров ки­лә!— дип кыч­кы­рып җи­бә­рәм.

Бу юлы бо­лар­ның ис­лә­ре дә кит­ми. Шау­ла­шып, ике бо­тым­нан эләк­те­реп, күк­кә чө­еп, ке­сә­лә­рем­не как­мак­чы­лар. Шун­да:

— Ма­лай­лар, ниш­ли­сез ан­да?— ди­гән та­выш ише­те­лә. Та­гын бо­лар­ны ай кү­реп, ко­яш ала. Та­ра­кан­нар­дан да җә­һәт­рәк ка­чы­шып бе­тә­ләр. Мин Зин­ну­ров абый бе­лән урам ур­та­сын­да йөз­гә-йөз ка­лам. Бер дә ан­нан ку­рык­мыйм. Ул да мо­ңа ап­ты­рый бул­са ки­рәк.

— Исән­ме­сез!— дим.

Ул да, сүз­лә­ре­мә ия­реп, ба­шын чай­кап:

— Исән­ме­сез!— ди.

Әл­лә өл­кән­нәр­чә кул би­реп тә алыйм ми­кән дип уй­лап ку­ям. Әм­ма аңа су­зар­га бу­ем җи­тә­чә­ге­нә шик­лә­нәм, бо­ры­ным­ны гы­на тар­тып мә­шә­кать­лим.

— Нәр­сә бул­ды мон­да?— ди, авыр та­выш­лы та­ләп­чән усал йөз­ле ди­рек­тор абый.

— Кү­кәй сат­тым!— дим.

— Үзең сыт­тың­мы?— ди.

— Әйе, үзем сат­тым!— Мин әй­тәм.

— Ма­лай­лар сыт­ма­ды­мы?— ди.

— Юк, сы­та ал­ма­ды­лар, са­тып, ак­ча ал­дым!— дим.

— Ак­ча бе­лән ниш­ли­сең?

— Һи, бел­ми­сең­ме, бү­ген без­дә те­атр бу­ла, кур­чак­ны­кы. “Чур­тан ку­шуы бу­ен­ча”,— дим,— шун­да ба­рам.

— Бик дө­рес эш­ли­сең,— ди ди­рек­тор абый.— Ә мәк­тәп­кә кай­чан ки­лә­сең?

Мин ике бар­ма­гым­ны күр­сә­тәм:

— Ме­нә шу­шы ка­дәр ел үт­кәч!

— Си­не мәк­тәп­тә күр­гә­нем юк­мы?— ди.

— Бар,— мин әй­тәм,— апа­ма ия­реп бар­га­лыйм.

— Ан­да ниш­ли­сең?

— Укыр­га бу­лы­шам!

— Алай икән!— дип ап­ты­рый ди­рек­тор абый.

— Мин кем икә­нең­не бе­ләм!

— Кем?

— Зин­ну­ров Зө­фәр ди­рек­тор абый!

Аның кы­рыс йө­зе­нә шун­да гы­на ел­маю йө­ге­рә.

— Ярар, бар, те­ат­ры­ңа соң­га кал­ма,— ди,— йө­гер!

Мин урам ур­та­сын­нан клуб­ка та­ба ки­тәм. Те­ге дош­ман­на­рым кай­сы кай­да, чи­тән буй­ла­рын­да­гы кы­чыт­кан арт­ла­рын­да, ба­га­на төп­лә­рен­дә пос­кан җир­лә­рен­дә куз­га­ла да ал­мый­ча кур­кы­шып, кач­кан җир­лә­рен­дә ка­ла­лар. Ди­рек­тор абый да ар­тым­нан кү­зә­теп то­ра сы­ман.

Ке­сә­лә­ре­нә кү­кәй­ләр ту­тыр­ган кыз­лар ул ара­да юлы­ма оч­рый­лар, алар да те­атр­лык ак­ча юнәт­мәк­че­ләр ин­де, би­ча­ра­кай­лар!

Әл­лә кем бу­лып, тел­лә­ре­нә бил­чән чы­га­рыр­дай итеп бы­дыр-бы­дыр сөй­лә­шеп, исән­ләш­ми­чә дә узып кит­те­ләр. Ә мин, ас­тыр­тын гы­на ел­ма­еп:

— Ба­ры­гыз, бар, ан­да сез­не усал ма­лай­лар кө­тә,— дип, арт­ла­рын­нан хә­ер­ле юл­лар те­ләп ка­лдым. Әм­ма бер ба­га­на ара­сы узар­га да өл­гер­мә­дем, урам­ны алар­ның чә­рел­дә­ве кү­мде.

— Кү­кәй­лә­рем­не сы­та­лар!— дип кыч­кы­ра бер­се.

— Йө­зе­ңә бә­рәм бит!— ди икен­че­се.

— Әни!..— дип чә­рел­ди өчен­че­се.— Әни­гә әй­тәм!

Алар­га дүр­тен­че­лә­ре, би­шен­че­лә­ре ку­шы­ла. “Һи,— дип уй­лап ку­ям,— бу кыз­лар­дан те­ге юнь­сез­ләр кү­кәй сал­дыр­мак­чы­лар!”

Мин, Мин­зә­лә ине­ше аша агач бас­ма­дан чы­гып, күр­ше Лә­шәү­та­мак авы­лы­на гы­на бар­ган идем. Аңа без­нең оч­тан якын. Ул авы­лы­быз Дү­сем­гә те­рә­леп ке­нә тор­ган­лык­тан, әл­лә ни ерак­та да тү­гел. Ә ике ара­да агач клу­бы­быз бар. Те­атр шун­да бу­ла­сы. Ан­да да ке­реп чык­тым. Би­лет­лар­ны баш­ла­ныр ал­дын­нан гы­на са­та­лар икән. Ә ми­нем, кур­чак­лар уе­нын ка­рар­га ке­рер өчен ин­де, ни ба­ры өч ти­ен ге­нә ак­чам җит­ми бу­лып чык­ты. Тиз­рәк өй­гә йө­гер­дем. Би­лет­ла­рын егер­ме ти­ен­лек үк ди­ләр шул!

Кай­тып кер­сәм, ән­кәй бе­лән бер ма­тур апа май­лап-бал­лап чәй эчеп уты­ра­лар. Аш­ла­ры­на та­ра­кан бу­лып тө­шә­сем кил­мә­де. Ул ара­да абый да, кай­дан пәй­да бул­ган­дыр, ми­не үтеп, түр­гә уз­ды.

— Ән­кәй, ми­ңа утыз ти­ен ки­рәк, кур­чак те­ат­рын ка­рар­га ба­рыр өчен!— дип дау­лый да баш­ла­ды. Аның хәй­лә­сен мин бел­ми идем. Ул егер­ме ти­ен­гә уен та­ма­ша итеп, кал­ган ун ти­е­нен кән­фит алыр­га тот­мак­чы икән.

— Ми­ңа би­лет­ны егер­ме ти­ен ге­нә дип әйт­те­ләр!

Бу сүз­лә­ре­мә аның ачуы кил­де. Төй­нәл­гән йод­ры­гын күр­сәт­те, ки­рә­гең­не би­рәм, янә­се, тик ке­нә тор! Алай кур­кы­туы яра­ды та­гын, те­лем­не авы­зым ку­ы­шы­на бик­лә­дем.

Абый­га ку­нак апа ил­ле ти­ен­лек ак­ча тот­тыр­ды. Ул, рәх­мәт әй­теп тә тор­мас­тан, ку­а­нып чы­гып йө­гер­де. Мин дә, тел­гә ки­леп:

— Ән­кәй, өч ти­е­нем җит­ми!— дип үте­неп, абый этеп кер­теп җи­бәр­гән мич ара­сын­нан те­лә­неп ки­леп чык­тым.— Ми­ңа өч ти­ен ки­рәк...

— Абау,— ди­де ку­нак апа,— бу ма­лай да син­еке­ме­ни? Биг­рәк шө­кәт­сез, пә­ри ба­ла­сы ке­бек!

Аның сүз­лә­ре ми­не тел­сез кал­дыр­ды­лар. Оя­тым­нан арт­ка та­ба чи­ген­дем, ка­бат мич ара­сы­на ке­реп кит­тем һәм, поч­мак­ка се­ңеп, сык­тап кы­на елап җи­бәр­дем. Абы­ем­ның ма­тур ма­лай бу­лу­ын, аны шу­ңа кү­рә дә ар­тыг­рак яра­ту­ла­рын һәм ир­кә­ләү­лә­рен бе­лә идем. Әм­ма ми­нем үзе­мә атап шу­шы рә­веш­ле, шө­кәт­сез, пә­ри ба­ла­сы ке­бек дип, һич­бер яше­рү­сез әйт­кән­нә­ре юк иде. Кү­зем­нең яшь­лә­ре ты­ел­гы­сыз йө­гер­де­ләр. Шун­да ән­кәй, хә­лем­не аң­лап, яны­ма кил­де дә учы­ма мин со­ра­ган өч ти­ен­лек ак­ча­ны тот­тыр­ды.

— Те­ат­ры­ңа соң­га кал­мый­сың­мы ан­да?— дип со­ра­ды.

Бо­ры­ным са­лын­ган хәл­дә ишек­кә та­ба мы­шык-мы­шык ки­леп ат­ла­дым. Урам­га чык­тым. Клуб­ка кит­тем. Ба­рып җит­тем. Би­лет алып, озын, дүрт аяк­лы эс­кә­ми­я­гә үр­мә­ләп ме­неп утыр­дым. Уры­ным арт­кы рәт­ләр­нең бер­сен­дә иде. Шун­да бер апа ки­леп:

— Ме­нә бу ма­тур ма­лай бе­лән уты­ра­быз!— дип, ми­нем яшь­ләр ти­рә­сен­дә­ге бер кыз­чык­ны яны­ма ябыш­ты­рып та куй­ды.

Әм­ма аның сүз­лә­ре­нә ышан­ма­дым. Шу­лай да кү­ңе­лем ты­ныч­ла­ныр­га шу­шы әйт­кән­нә­ре җи­тә кал­ды­лар. Уен баш­ла­нып кит­кән­дә ин­де тә­мам оны­ты­лып, авы­зым­ны дәү итеп ерып җи­бәр­дем. Кур­чак­лар­ның чын­нан да те­ре бу­лу­ла­ры, йө­ге­ре­шеп йө­рү­лә­ре, сөй­лә­шү­лә­ре, кул­ла­рын бол­гау­ла­ры — ба­ры­сы да га­җә­еп бер та­ма­ша иде. Оны­ты­лып ка­рап уты­ра бир­дем. Юләр Иван ин­де ге­нә Чур­тан­ны бә­ке­дән чи­лә­ген­дә чы­гар­ды. Һи, бо­лар­ның ба­лык­ла­ры да адәм те­ле бе­лән сөй­лә­шә икән! Җи­бә­рер­гә ку­ша. Имеш, Юләр­нең нин­ди әме­ре бул­са, шу­ны үтә­я­чәк. Ба­ры әйт­сен ге­нә: “Чур­тан ку­шуы бу­ен­ча!”— ди­сен. Тә­ки ышан­дыр­ды бит! Иван, аның сү­зе­нә ка­рап, ыч­кын­дыр­ды чу­кын­чык­ны! Кем шун­дый олы ба­лык­ны су­га ки­ре җи­бә­рә ин­де?

Юк икән, ал­да­ма­ган Чур­тан, дө­ре­сен әйт­кән. Юләр Иван: “Чур­тан ку­шуы бу­ен­ча!”— дип әме­рен би­рер­гә дә өл­гер­мә­де, чи­ләк­лә­ре аяк­лан­ды­лар да өй­лә­ре­нә кай­тып кит­те­ләр. Ул гы­на тү­гел, Иван, ат та җи­геп тор­мас­тан, ча­на­да ур­ман­га бар­ды, агач­лар да әме­ре­нә кү­рә ки­се­леп ау­ды­лар, утын бул­ды­лар. Ул алар­ны бар­мак та сел­кет­ми ге­нә ча­на­га йөк­лә­де, өс­те­нә уты­рып, кай­тып та кит­те. Ме­нә хик­мәт, ме­нә әкә­мәт! Мон­дый ба­лык­ны эләк­тер­сәң, и дә ях­шы бу­лыр иде ин­де ме­нә! Ак­ча ки­рәк­тә дә, ән­кәй­дән кү­кәй со­рап ап­ты­ра­тып, усал ма­лай­лар көл­ке­се­нә тө­шеп ха­рап бу­лыр хәл­ләр­дә йөр­мәс идем. Чур­тан­га:

— Кү­кәй­ләр­не ки­бет­кә ил­теп бир, ак­ча­га са­тып кайт!— дип ке­нә әмер итәр­гә бу­ла.

Үз хы­ял­ла­ры­ма да сө­е­неп, әл­лә нин­ди хәл­ләр­не уй­лап бе­те­реп, кур­чак та­ма­ша­сы­ның тә­мам­лан­га­нын сиз­ми кал­ган­мын. Ул елак пат­ша кы­зы­ның күз яшь­лә­ре бе­лән тул­ган чи­ләк­лә­ре, Юләр Иван­ның ко­ча­гы­на ке­рү­лә­ре, мич ба­шы­на гы­на уты­рып йө­рү­лә­ре — әл­лә нәр­сә­ләр бу­лып бет­те. Кө­леп тә, ап­ты­рап та, мыс­кыл­ла­нып та ал­дым. Та­ма­ша тә­мам­лан­ды.

— Юләр­не бә­хет бас­ты!— ди­де­ләр, ба­ла­ла­ры­на ия­реп кил­гән апа­лар.

— Юләр­гә яшә­ве рә­хәт!— ди­де­ләр, онык­ла­рын ко­чак­лап утыр­ган әби­ләр.

— Ми­нем дә юләр бу­ла­сым ки­лә!— дип ела­ды­лар вак-тө­як ма­лай-ша­лай.

— Ми­нем дә юләр­гә ба­ра­сым ки­лә!— дип алар­га ку­шыл­ды­лар чә­би кыз­лар.

Бу сүз­ләр­гә исә хәй­ран ка­лу­дан уза ал­ма­дым. Ул да тү­гел, ал­гы рәт­ләр­дә утыр­ган усал ма­лай­лар юләр­лә­неп шау­ла­ша баш­ла­ды­лар. Алар­га үз кор­ма кыз­ла­ры ку­шыл­ды­лар. Бу җен ту­ен кал­ды­рып, мин өй­гә кай­тып кит­тем. Бе­лә идем: ан­дый Чур­тан ба­лык­ны ба­ры­бер эләк­те­рә ал­ма­я­чак­мын! Алар­ны без­нең Мин­зә­лә ине­шен­дә юк, ди­ләр.

Өй­гә кай­тып ке­рү­е­мә, ку­нак апа­ның сүз­лә­ре исе­мә төш­те: “Биг­рәк шө­кәт­сез, пә­ри ба­ла­сы ке­бек!” Ни­гә алай мыс­кыл­ла­вын ән­кәй­дән со­ра­мак­чы идем, оны­тып җи­бәр­гән­мен. Чөн­ки өс­тәл өс­те ту­лы тәм-том, са­ма­вы­ры­быз да кай­нап уты­ра, әти дә кул­ла­рын юып йө­ри. Ин­де чәй эчәр­гә дип утыр­ды­лар. Ми­не дә ян­на­ры­на ча­кыр­ды­лар.

— Кур­чак­лар­ны күр­дең­ме?— ди­де­ләр.

Сөй­ли баш­ла­дым. Әм­ма тәм-том авы­зым­ны йом­дыр­ды, хә­те­рем­не адаш­тыр­ды.

 

VII

Әбу­та­лип ми­нем шу­шы­лар ха­кын­да ис­тә­лек­лә­рем­не ишет­те дә: “Ке­ше­ләр­нең хә­тер­лә­рен саф­лан­ды­ра тор­ган нәр­сә — күз яше!”— ди­де. Аның бе­лән ки­ле­шә­сем кил­мә­де. Кай­гы аша акыл­ны уз­ды­ру­дан гы­на саф­лык­ка ире­шер­гә мөм­кин икән, ул ва­кыт­та яшәү­нең яме дә кал­мас­ка ти­еш. Мин бо­лар­ны аңа әйт­тем.

— Ә ни өчен әле ке­ше­ләр һәм­мә нәр­сә­не дә хә­тер­ләү­не, ис­лә­рен­дә то­ту­ны мак­сат итәр­гә ти­еш­ләр?— дип со­ра­ды ул, та­гын да ап­ты­раш­та кал­ды­рып.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных