Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 33 страница




Без ерак­ка, бо­лыт­лар агы­шы­на озак-озак ка­рап тор­дык. Шул ва­кыт­та тау­лар тез чү­геп, ир­кен кыр һәм бо­лын­нар бе­лән ти­гез­лә­шеп кал­ган­дай то­ел­ды­лар.

— Хә­тер — ке­ше­лек­нең са­гын­да то­ру­чы көч ул!— ди­дем. Кай­дан, кем­нән отып ал­ган сү­зем бул­ган­дыр?

Әбу­та­лип та ми­нем бе­лән ки­ле­шер ке­бек иде, тик бе­раз­дан:

— Әм­ма... Әм­ма...— дип сү­зен баш­ла­ды да, ты­нып тор­га­нын­нан соң, ашык­мый­ча гы­на дә­вам ит­те:— Әйе, хә­тер — ке­ше­нең са­гын­да то­ра. Әм­ма ул аны ха­рап та итә! Без шул хә­те­ре­без ар­ка­сын­да үт­кән­гә, ин­де бет­кән­гә ябы­шып ята­быз. Яши­се урын­да һа­ман хә­тер ка­раң­гы­лы­гын­да ка­зы­на­быз. Әйе, та­рих­лар гыйб­рәт би­рә­ләр, акыл. Әм­ма ар­ты­гын тү­гел. Яшә­еш үт­кән­дә бу­ла ал­мый, ул — ки­лә­чәк­тә. Хәт­та бү­ген­ге бар­лы­гың да, ире­шел­гән­нә­рең дә бер­нәр­сә тү­гел. Ба­ры тик ки­лә­чәк ке­нә иҗат кө­че­нә ия. Ә яшә­еш — иҗат ул!— ди­де.

Бу әйт­кән­нә­ре ха­кын­да озак уй­ла­нып йөр­дем. Әбу­та­лип­ның сүз­лә­рен ас­та кал­ды­рыр өчен әл­лә ни­чә төр­ле дә­лил­ләр­не фи­кер ка­за­нын­нан тар­тып чы­гар­дым. Әм­ма алар аны­кы ал­дын­да көч­сез һәм мәгъ­нә­сез иде­ләр. “Ни­чек ин­де хә­тер­гә, та­рих­ка ки­рәк­сез, фай­да­сыз бер нәр­сә итеп ка­рар­га мөм­кин? Ял­гы­ша ул, ха­та­ла­на!”

— Үт­кә­нен­нән ко­ты­ла ал­ма­ган ке­ше­ләр­нең ки­лә­чә­ге дә юк!

Бу ми­нем, Әбу­та­лип бе­лән кү­ңел­дән бә­хәс­лә­шеп йөр­гән­нә­рем­нән соң, үзем дә аң­лап өл­гер­ми яса­ган нә­ти­җәм иде. Әм­ма аны ка­бул итә ал­ма­дым. Ал­га та­ба үз-үзем, үз уй­ла­рым, фи­кер­лә­рем бе­лән бә­хәс­лә­шә тор­дым, гү­я­ки җа­ным бе­лән акы­лым үза­ра тарт­ка­ла­ша баш­ла­ды­лар. Бер­се әйт­те:

— Ми­нем җән­нәт­кә ке­рә­сем ки­лә!

Икен­че­се, кар­шы тө­шеп:

— Си­нең урын ут эчен­дә, тә­муг­та!— дип ап­ты­рат­ты.

Бу ха­лә­тем җа­ны­ма өр­кү би­рә, акы­лым­ның ку­ә­тен ала тор­ды. Мин юләр­лек бе­лән янә­шә­дә идем. Ме­нә-ме­нә акы­лым ша­шы­нып ки­тәр дә җа­ным­ны изеп таш­лар ке­бек то­ел­ды.

Хә­тер, күп­ме си­ңа та­ян­дым да, үл­чә­ве­ңә са­лып, яшә­еш-тор­мы­шым­ның мәр­тә­бә­сен бар­ла­ма­дым? Ме­нә хә­зер бо­лар бар­ысы да ки­рәк­сез, әһә­ми­ят­сез һәм ха­та бу­лып чык­ты­лар. Ә ми­ңа баш­ка­ча яшәр­гә ки­рәк бул­ган икән!

Та­тар әй­тә: “Хә­те­рем кал­ды!”— ди. Бу сүз­ләр­не кү­ңе­ле ки­тел­гән­дә, үп­кә­лә­гән ча­гын­да исе­нә тө­ше­рә ул. Хә­тер ка­лу­дан да авы­ры юк икән­ле­ген һәр­кем бе­лә. Ә югый­сә, хә­тер­не кал­ды­рыр­га яра­мый икән бит!

Әбу­та­лип ми­нем уй­ла­рым­ны аң­ла­ган бул­са ки­рәк. “Тор­мыш­ны,— ди­де,— хә­тер бе­лән ге­нә мәгъ­нә­ле итеп бул­мый, әм­ма яшә­е­шең­не нур­лан­дыр!” Аң­ла­дым, ка­бул ит­тем. Тик ме­нә хә­тер­не бер­кая да ку­еп бул­мый икән шул. Аны яңар­тыр­га, тәр­тип­кә са­лыр­га ти­еш идем. Исем­дә кал­ган хәл­ләр-ва­кый­га­лар яңа­дан кү­ңел аша су­га­ры­лып, га­мәл­лә­рем­дә­ге ха­та һәм хак­лык­лар­ны бер җеп­кә тез­дем. Яши­се дә яши­се икән әле. Ха­та ди­гән­нә­рем дә хак­лык­тан, хак­лык ди­гән­нә­рем дә ха­та­дан то­рыр­га мөм­кин­нәр. Ул ва­кыт­лар­да та­ба ал­ма­дым, хә­зер ми­ңа акыл ке­рер­ме?

— Хә­тер ул тәр­тип­кә са­лын­ган­да гы­на фай­да­лы. Чу­ар хә­те­рең бе­лән тү­гел, ки­лә­чәк бе­лән яшә!

Бу һәм­мә ке­ше­ләр­гә ка­гы­ла. Һәм ки­лә­чәк тор­мы­шы­ма та­ба аш­кын­дым, үз бә­хе­тем­не әле тап­ма­ган­мын, уңыш­ла­ры­на иреш­мә­гән­мен, яши ге­нә баш­ла­ган­мын икән!

— Ә ни өчен хә­тер­дә тор­мыш­ның ма­тур­лык­ла­ры кал­мый? Сок­ла­на бел­мә­ве­без сә­бәп­ле­ме?

Әбу­та­лип­ка бир­гән бу со­ра­вы­ма җа­вап­ны ин­де үзем дә бе­лә идем. Хә­зер ул ке­ше хә­те­ре­нең кү­ңел ки­тел­гән­дә ях­шы­рак бу­луы ха­кын­да сөй­ләр сы­ман то­ел­ды. Әм­ма Әбу­та­лип ка­бат­ла­нып тор­ма­ды, бәл­ки:

— Яшә­еш­нең бү­ген­ге­се дә үтел­гән, үте­леп ба­ру­чы аның,— ди­де,— ях­шы­лык­лы өмет һәм иге­лек­ле ни­ят, ме­нә шу­лар­га ире­шү ом­ты­лы­шы ке­ше­не бә­хет­ле итә. Хә­те­рең як­ты бул­сын, го­мер юлың­да оч­ра­ган авыр­лык­лар оны­тыл­сын­нар. Шө­кер итә бел! Те­ләк­лә­ре­ңә ире­шер­сең!

Ул ми­нем бе­лән сау­бул­ла­шу­ын сиз­де­рер­гә дип шу­лай сөй­лә­гә­нен әле­гә бел­ми идем. Ни­чек ки­нәт пәй­да бул­са, ул шу­лай юк­ка да чык­ты. Үзем дә хуш дип әй­тер­гә те­лә­мә­дем. Гү­я­ки без ка­бат оч­ра­ша­чак идек.

 

VIII

Ел­лар үт­те. Ерак­лар­га һәм ерак­ка­рак ки­тел­де. Ба­ла­чак та, үс­мер­лек тә, акыл би­рү­чем бул­ган Әбу­та­лип та ба­ры хә­те­рем­дә ге­нә кал­ды­лар, нур­лы бер миз­гел бу­лып, гү­я­ки яшә­мә­гән­мен дә икән әле бу дөнь­я­да ди­гән то­е­мым эчен­дә ада­шты­рып. Ке­ше­нең тән кү­зә­нәк­лә­ре­нә авыр хә­те­рен­нән тоз җы­е­лып, таш бу­лып уты­ра икән­ле­ген ин­де ни­чә тап­кыр­лар сы­нап ка­ра­дым. Үп­кә­ләү, уңыш­сыз­лык­ла­рым­нан хәс­рәт чи­гү га­лә­мәт­лә­рен таш­ла­дым. Иге­лек­ле ни­я­тем дә ба­рып чык­мый ап­ты­ра­та икән, мон­да бул­дык­сыз­лы­гым­ны гы­на га­еп­лә­дем, баш­ка­лар­ның кат­на­шы юк­лы­гын бе­леп тор­дым.

Мин ме­нә шу­лай яшә­дем. Һәм юлым Идел бу­ен­да­гы бо­рын­гы Тә­теш шә­һә­ре­нә алып кил­де. Аның би­ек яр­ла­рын­да ба­сып то­ра идем. Җан­ны яра­ла­ган­дай кыч­кы­рып ак­чар­лак очып үт­те. Ми­ңа ин­де си­нең хак­та сөй­ләп өл­гер­гән­нәр иде, кү­реш­кә­не­без ге­нә юк. Бәл­ки яның­нан игъ­ти­бар­сыз үтеп кит­кән­мен­дер? Һәм ме­нә ачыр­га­ла­нып кыч­кыр­ган ак­чар­лак нәкъ си­нең ке­бек то­ел­ды ми­ңа. Идел ак­чар­ла­гы! Әйе-әйе, Идел ак­чар­ла­гы ул — син, ул си­нең җа­ның, һа­ва дул­кын­на­рын­да бәр­гә­лә­неп очу­чы. Ка­нат оч­ла­ры әл­лә ка­ра бул­ган­га, бу­ял­дым бит, кай­да шу­лай ка­ра­га ман­чы­лган­мын дип уф­та­нып елап кыч­кыр­ган­сың­дыр бәл­ки син, Идел ак­чар­ла­гы?!. Әл­лә хә­те­рең­не кал­дыр­ды­лар­мы?

Си­нең бе­лән бе­рен­че кү­ре­шеп сөй­ләш­кә­нем­дә үк го­ме­рең­нең үтел­гә­нен­дә яшә­гә­нең­не аң­ла­дым. Ка­зан­да идек. Эш бе­лән йөр­гән ча­гым­да трам­вай­да бер­гә бар­дык. Үзең адаш­ма­ган­сың да, югый­сә, әм­ма юл­ла­рың­ны бу­та­ган­сың ке­бек ап­ты­рап, хәй­ран итеп бәр­гә­лән­гән­дәй итә­сең.

— Бор­чыл­ма­гыз... Әгәр шу­шы ка­дәр ку­рык­са­гыз, ба­ра­сы җи­ре­гез­гә ка­дәр оза­тып та ку­яр­мын,— ди­дем.

Син ке­ше­ләр­нең ях­шы­лык­лы мө­нә­сә­бәт­ләр­гә ия бу­лу­ын бел­ми­сең, күз ал­ды­ңа ки­те­реп ка­рый ал­мый­сың икән­ле­ген:

— Юк-юк, ки­рәк­ми!— дип әй­тү­ең­нән үк аң­лар­га ти­еш идем. Шун­да Идел өс­тен­дә күр­гән ак­чар­лак исе­мә төш­те һәм мин:

— Сез Идел ак­чар­ла­гы­мы әл­лә?— дип со­ра­дым. Уй­лап та тор­мас­тан:

— Әйе, кай­дан бел­де­гез?— дип, рас­лау­лы-со­рау­лы җа­ва­бың­ны бир­дең.

— Идел ак­чар­ла­гы...

Си­нең чәч­лә­ре­ңә бе­раз ак тө­шә баш­ла­ган. Күр­кәм йө­зе­ңә ал­су­лык йө­гер­гән. Со­ры һәм бо­ек Ка­зан шә­һә­рен моң­су күз­лә­рең­нән бал­кып чы­гар­га тор­ган як­ты хис­лә­рең нур­лан­ды­рыр­га ти­еш­ләр иде, югый­сә. Әл­лә мә­хәб­бә­тең­не югал­тып, шу­ны та­бар­мын дип эз­ләп йө­рү­ең иде­ме?

Со­рау­ла­рым бе­лән кү­ңе­лең­не ялык­ты­рыр­га те­лә­мә­дем. Яшә­еш­тән ары­ган бу­лу­ы­ңа ап­ты­ра­дым. Олы юл­га чы­га­сың икән. Шун­да ка­дәр оза­та кил­дем.

— Ин­де хә­зер адаш­мас­сыз!— ди­дем.

Рәх­мәт әйт­те­ң. Кү­реп то­рам, без — кор­ма­лар. Ни­дер әй­тер­гә те­ли­сең, сүз­лә­рең­не та­ба ал­ма­вың кү­ңе­лең­не га­җиз­ли. Си­нең ин­де тор­мыш­та га­шыйк бу­лыр­га да, мә­хәб­бәт утын­нан су­ы­ныр­га да өл­гер­гән ке­ше икән­ле­гең йө­зе­ңә чык­ты. Бо­лар­ны яше­рә дә ал­ма­ган­сың­дыр ин­де. Бер ка­раш таш­ла­удан ук алар­ны укып өл­ге­рер­гә мөм­кин иде.

Без­нең юл­ла­ры­быз оч­рак­лы гы­на ту­ры ки­леп, баш­ка кү­реш­мәс­кә ти­еш идек. Син хә­зер үз юлың бе­лән ки­тә­чәк­сең, ә мин — үзем­нең як­ка.

— Хә­ер­ле юл­лар бул­сын!

Шун­да та­гын син ми­ңа рәх­мәт әйт­тең. Чи­бәр­ле­гең кар­шын­да кү­ңе­лем нур­лан­ды. Бә­хе­тең ка­мил бул­сын­га дип Хо­дай тә­га­лә бар­лык гү­зәл­лек­ләр­не үзе­ңә мул итеп бир­гән. Яшь­ле­гең­дә егет­ләр­нең “җа­нын кый­ган­сың­дыр”, кү­ре­неп то­ра. Ирең дә көн­че­дер. Мес­кен, чи­бәр ха­тын ал­га­нын­да нин­ди бай­лык­ка ку­лы су­зыл­га­нын аң­лап җит­кер­мә­гән­дер ин­де, үлә бе­теп көн­лә­шеп яшә­гән­дер!

— Нәр­сә­дер әй­тә­се­гез бар сы­ман?— ди­дең, ми­нем үз юлым бе­лән ки­тәр­гә бо­рыл­га­ным­ны сиз­ми ка­лып­мы, әл­лә хуш­ла­шыр­га те­лә­ми­чә­ме?

— Бар иде дә... Ки­рәк­ме икән?— дип, тук­та­лып, си­ңа та­ба бо­ры­лып әй­теп куй­дым. Шу­лай да без­нең һич­кай­чан һәм һич­бер ва­кыт оч­раш­ма­я­ча­гы­быз көн ке­бек ачык бул­ган­га, ки­теп ке­нә бар­сам да ярый иде. Бәл­ки сү­зе­мә ко­лак са­лыр­сың ди­я­рәк:

— Ни­гә үт­кә­не­гез­дә яши­сез?— ди­дем. Әм­ма бу со­ра­вым­ны аң­ла­ту­сыз ка­бул итә­чә­гең­не ба­шы­ма да ки­тер­мә­дем. Син:

— Ни өчен шу­лай әй­тә­сез?— ди­дең. Җа­ва­бым­да: “Йө­зе­гез­гә чык­кан!”— дип, җа­ның­ны кур­кы­тып бул­мый бит ин­де.

Күз ал­ды­ма Әбу­та­лип­ның су­рә­те ки­леп бас­ты. Мин дә үзем­не чал чәч­ле, ак са­кал­лы ба­бай итеп той­дым. Хә­зер си­ңа аның сүз­лә­рен ка­бат­лар­га ти­еш идем. Әм­ма ке­ше акы­лын үзем­не­ке ясап, ха­ким сый­фат­та кү­ре­нә­сем кил­мә­де.

— Сез мо­ны үзе­гез дә бе­лә­сез!— ди­дем.— Үт­кә­не­гез­дә яшә­мә­гез, ки­лә­чәк­тә ул тор­мыш, шул як­ка йө­зе­гез­не то­ты­гыз!

Ке­ше­ләр бер-бер­сен­нән ишет­кән сүз­ләр­не дә, алар­га үз­лә­рен­чә мәгъ­нә би­реп, җан­на­ры те­лә­гән­чә аң­лар­га бик ма­һир­лар. Син дә шу­лай бул­дың. Сүз­лә­ре­мә кү­ңел ка­за­ның­да­гы мәгъ­нә­лә­рне сал­дың, әм­ма әйт­кән­нә­рем­нең асы­лын аң­ла­ма­дың. Мин дә ва­кы­тым­ны кыз­ган­дым бу­гай. Хә­ер, ко­лак­ла­рың әле­гә сүз­лә­рем­не ка­бул гы­на ит­те, очы­на кирт­лә­де, мәгъ­нә­се­нә дә тө­ше­нер­гә өл­ге­рер­сең. Кө­не ки­лер, ха­кый­ка­те ачы­лыр. Әм­ма ул үзең­не­ке бу­лып, үз акы­лың бу­лып ачы­лыр. Хәт­та аның мин әйт­кән сүз­ләр­дән агып чык­кан­лы­гын ба­шы­ңа да ки­те­реп ка­ра­мас­сың.

Һәр­кем­нең шәх­си тор­мыш тәҗ­ри­бә­лә­ре, үз хис­лә­ре, той­гы­ла­ры. Бе­рәү­ләр алар­га ябы­шып ята­лар, икен­че­ләр да­ими хә­рә­кәт­тә бу­ла­лар. Бо­лай эш­ләү­че­ләр­нең ике­се дә ха­та­ла­на. Ни­чек ке­нә бул­ма­сын, үл­чә­ми­чә ки­сәр­гә ки­ңәш ит­мәс идем. Сак бу­лы­гыз, тор­мыш бит бу. Бер ге­нә тап­кыр яшә­лә һәм һич­кай­чан, баш­ка һич­кем та­ра­фын­нан ка­бат­лан­мый тор­ган, ба­ры тик үзең­не­ке ге­нә бул­ган тор­мыш ул — яшә­е­шең.

Син үз юлың бе­лән ки­теп бар­дың, мин — үзем­не­ке бе­лән. Га­фу ит, егыл­га­ның­да кул би­рү­чең дә, авыр ва­кыт­ла­рың­да гамь­нә­рең­не кү­тә­ре­шү­чең дә мин тү­гел идем, мин тү­гел...

Тау бе­лән тау гы­на оч­раш­мый­лар икән. Ке­ше­ләр исән­лек­тә бер-бер­се­нә юлы­гу­чан. Ә ме­нә мин си­не ка­бат оч­рат­кач, хәй­ран идем. Та­ны­ма­дың тү­гел, та­ны­дың. Ин­де әл­лә кем бул­ган­сың. Бай­лык­ла­рың җи­теш­ле, тор­мыш­ла­рың ма­тур һәм бө­тәү, ди­де­ләр. Соң­гы ва­кыт­лар­да бө­тен­ләй дә үз­гәр­гән­сең. Та­ныш-бе­леш­лә­рең һа­ман да зар­лы, шик­лә­нү­чән, ике­лә­нү­че ке­ше бу­лу­ы­ңа өй­рә­неп, си­не ба­ры шу­лай гы­на яшәр­гә ти­еш­ле хи­са­бын­да ис­лә­рен­дә кал­дыр­ган­нар. Әм­ма үз­гәр­гән­сең дә куй­ган­сың. Хә­зер си­не та­гын да аң­лый ал­мый­ча ин­те­гә­ләр. Хә­ер, исән­лә­шеп тор­ма­вың, узып кы­на ки­тү­ең ях­шы, аны­сы. Оныт­кан­сың­дыр, бәл­ки хә­тер­ләр­гә те­лә­ми­сең­дер дә? Си­ңа ис­тә­лек­лә­рең­дә чо­кын­мас­ка, үт­кә­нең бе­лән яшә­мәс­кә ки­ңәш би­рү­че дә мин үзем тү­гел идем­ме соң?

Идел ярын­да ба­сып то­рам. Кыш ае, көн­нәр­нең тә­мам кыс­ка­рып бе­теп, төн­нәр­нең озы­най­ган чак­ла­ры. Идел өс­те — боз. Кая ди ул ак­чар­лак­лар, хәт­та чып­чык яки кар­га­лар да кү­рен­ми­ләр. Тик ял­гыз ба­лык­чы­лар гы­на, ан­да-сан­да, бә­ке ти­шеп бу­лыр, кал­гып-кал­гып уты­ра­лар, ише­леп ки­тәр­дәй кап­чык­лар сы­ман то­е­ла­лар.

Тор­мыш һа­ман үз­гә­реш­тә, ал­га ба­ры­шын­да. Без аның хәт­та ир­тә­гә кай­сы як­ка та­ба бо­ры­лып ки­тә­сен дә бел­ми­без. Хә­ер, аның бү­ген­ге­се дә, күз ал­ды­быз­да бу­ла то­рып, без­дән ерак.

Ме­нә шун­дый көн­нәр җи­тәр, боз­лар ки­тә­чә­ген бел­де­реп иң тәү­дә Идел өс­тен­нән ак­чар­лак хә­бәр би­реп үтәр. Бәл­ки ул ак­чар­лак син бу­лыр­сың, бәл­ки дә мин... Ан­да­мы­ни хик­мәт, иң әһә­ми­ят­ле­се — яшәү, тор­мыш яңа­ра ба­ра-ба­ра дә­вам итә һәм итә­чәк бит!

10.01.04–17.12.04.

 

АК­ТА­НЫШ ТА­ТА­РЫ

Хи­кәя

 

Ри­шат җиз­ни шал­ты­рат­кач, йө­гер­гән бул­дым. Алар ни­чән­че ел Ка­зан шә­һә­ре янын­да гы­на юл са­ла­лар. Ми­нем ка­ла. Бер кү­реп ки­лим әле үзен, ди­дем. Хә­ер, бү­тән сә­бәп­лә­ре дә бар, ала­ры сөй­ләр өчен тү­гел.

Ри­шат җиз­ни күп­тән­нән “Ка­мАЗ ма­ши­на­сы”н йөр­тә. “Ка­мав­то­дор”­да эш­ли, бри­га­дир. Үз­лә­ре Яр Чал­лы шә­һә­рен­дә яшә­сә­ләр дә, ка­зан­нар­га яр­дәм­гә кил­гә­ләп то­ра­лар та­гын.

Ки­чен оч­ра­шыр­быз дип сөй­ләш­кән идек. Көн­нәр­не бу­та­ган­мын. Ип­тәш­лә­ре: “Хә­зер кү­ре­нер, мон­да гы­на ул! Көт!”— ди­де­ләр. Юл чи­те­нә ба­рып тук­та­дым. Бак­саң, ху­җа­ла­ры­ның ма­ши­на­сын­да бен­зин бет­кән дә, аэ­ро­порт­ка җиз­ни бе­лән кит­кән­нәр. Кө­тәр­гә бул­дым. Озак та үт­ми, ки­леп тә җит­кән­нәр. Җиз­ни ян­нан гы­на “Ка­мАЗ­”ын­да узып та кит­те. Ип­тәш­лә­ре бел­дер­гәч, ма­ши­на­сын тук­та­тып, йө­ге­реп ки­леп:

— Күр­мә­дем, кай­неш, ир­тә­гә оч­ра­ша­сы идек!— дип, шун­да ук үзе­не­кен сөй­ләп ал­ды.

Ми­нем бе­лән улым да бар иде. Ке­че­рәк ва­кы­ты. Аны “Ка­мАЗ­”ы­на утыр­тып, ка­рап-кү­реп кил­сен әле ди­я­рәк ки­теп тә бар­ды.

Ул ара­да яны­ма ка­ра “Моск­вич” ма­ши­на­сы ки­леп тук­та­ды.

— Ком ки­рәк иде­ме әл­лә?— ди бу, уң­нан-сул­дан ча­бы­шып йөк та­шы­ган ма­ши­на­лар­га иша­рә итеп.— Бе­рәр­се бе­лән сөй­ләш­мә­дең­ме?

— Юк,— ди­дем.— Ә нәр­сә­гә?

— Күп­ме­дән са­та­лар икән?— ди бу та­гын да.

— Бел­мим,— дим.— Ки­рәк­сә, сөй­лә­шеп бу­ла ул!

— Кай­сы бе­лән?— ди.

— Әнә, хә­зер җиз­ни ки­лер. Ул алар­ның бри­га­ди­ры. Тө­не буе та­шый­лар алар!

— Ярар, сөй­лә­шик соң!— ди бу.

Ул ара­да ком тө­ял­гән авыр “Ка­мАЗ” ма­ши­на­сын­да җиз­ни дә әйләнеп ки­леп җит­те, тук­та­ды.

— Бу ке­ше ком са­тып алыр­га итә,— дим аңа, бер­кат­лы ба­шым­ны акыл­лы­га са­нап.— Ша­баш­ка!

— Ул бит без­нең ху­җа, ал­да­ма­сын! Юри сөй­лән­гән ул!— дип, җиз­нә­кәй кө­леп ке­нә куй­ды.

Те­ге “Моск­вич”­та­гы­дан со­рыйм:

— Сез кай­сы як­ны­кы?

— Ак­та­ныш­тан!— ди.

— Ә-ә, шу­лай­дыр шул,— мин әй­тәм.— Ишет­кә­нем бар иде, Ак­та­ныш та­тар­ла­ры бе­лән баш­корт­лар­га ыша­ныр­га яра­мый дип, хак икән!

Үп­кә­лә­гән­дер ин­де, ул ки­теп бар­ды. Без­ дә сүз­ләребезне бе­тереп та­ра­лыш­тык. Ме­нә ни­чек тә бу­ла икән!

18.07.2000.

 

 

ӘЙ­ТЕЛ­МИ КАЛ­ГАН РӘХ­МӘТ БӘ­ЛА­СЕ

Нә­сер

Ми­нем аны бе­рен­че тап­кыр гы­на үп­кә­лә­тү­ем тү­гел ин­де! Хә­ер­сез­ле­гем­нең сә­бә­бен­нән үзе­мә ачу­ла­нып йөр­сәм дә, мо­ның бе­лән ни аның кү­ңе­лен, ни ял­гы­шым­ны тө­зә­тә ал­ма­я­ча­гым­ны бе­ләм, аң­лыйм һәм бу ча­ра­сыз­лык­тан га­җиз­лек­тә ка­лам. Югый­сә укы­ту­чым да иде әле ул. Ә укы­ту­чы­ның уку­чы­сын­нан рәх­мәт сү­зе ише­тә­се ки­лә­дер! Һәр­хәл­дә ул мо­ңа ла­ек­лы һәм шу­лай бу­лыр­га ти­еш­ле­ген ях­шы бе­лә.

Әйе, укы­ту­чым­ның ми­ңа бе­рен­че тап­кыр гы­на үп­кә­лә­ве тү­гел иде. Ке­ше­ләр аша:

— Шал­ты­ра­тып бул­са да рәх­мәт әйт­сен!— дип җит­ке­рү­е­нә дә күн­мә­дем. Алай гы­на яра­мас, тәр­би­я­сез­лек бу­лыр төс­ле аң­ла­шы­лып, кү­ңе­лем изе­леп йөр­дем. Әм­ма җәм­гы­ять­тә ка­бул ител­гән әдәп ка­гый­дә­се­нең той­гы­ла­рым­да эше юк иде. Бәл­ки ул той­гы­ла­рым ак­ла­ну җа­ен та­ба ал­ма­вым­нан да бул­ган­дыр? Шу­лай да әле­гә ул хак­та уй­ла­на ал­ма­дым. Һәр­хәл­дә баш­ка­ча фи­кер йөр­тә тор­дым. Имеш, рәх­мәт әй­тер өчен әле­гә җа­ем да юк, “ко­ры ка­шык авыз­ны ер­та!” Ә ан­на­ры, әйе, ни өчен әле аңа рәх­мәт­ле бу­лыр­га ти­еш­мен? Мөм­кин­лек­кә оч­ра­га­ны са­ен кы­ен­лык­лар ту­ды­рыр­га ом­тыл­га­ны өчен­ме? Юк­тыр, ул да­ими рә­веш­тә як­лап кил­де тү­гел­ме соң?

Бу со­рау­ла­рым эчен­дә тә­мам ба­шым ка­тып, мәсь­ә­лә­не га­ди ге­нә чи­шеп ку­я­сы урын­га, аңа җит­ке­рер­гә ти­еш­ле рәх­мә­тем­не ки­чек­те­реп, ва­кыт­ны со­ңар­та тор­дым. Бу ял­гы­шым өчен көн­нәр­нең бе­рен­дә кы­ен хәл­дә ка­ла­сым­ны тоя, әм­ма күз ал­ды­ма ки­те­реп бе­те­рә ал­мый идем.

Сүз бе­лән ке­ше­не үте­реп бу­ла. Шун­лык­тан аны бик сак кул­ла­ныр­га ки­рәк. Әм­ма...

Хөр­мәт­ле укы­ту­чым ми­нем хез­мәт­лә­ре­мә хә­ер­хаһ­лы иде бу­лыр­га ки­рәк, һәр­хәл­дә мо­ның шу­лай бу­лу­ын мин үзем те­ли идем. Мөм­кин­лек ба­рын­да хез­мәт­лә­рем­не ку­лы­на тап­шы­рып кил­дем. Ул да, үз ягын­нан игъ­ти­бар­лы бу­лып, алар­га ни­гез­лә­мә­ләр ясаш­тыр­га­ла­ды. Ми­ңа шу­лар да җи­тә иде. Исем өчен тү­гел, ха­кый­кать­кә хез­мәт итү мак­са­тын­да идем. Хә­ер, баш­ка­ча уй­лау­чы­лар да бар­дыр. Аны­сы алар эше. Ха­кый­кать­не дә һәр­кем үзен­чә кү­рә һәм аң­лый. Үз ха­таң­ны та­нуы авыр ул. Нәр­сә­не-нәр­сә­не, мо­ны­сын ях­шы бе­ләм, чөн­ки үзем­нән чы­гып әй­тәм.

Шу­лай итеп укы­ту­чым:

— Җа­ның бар­мы си­нең?— ди­де, ахыр­да те­ле­фон­нан үзе ми­не эз­ләп та­бып.— Шал­ты­ра­тып бул­са да рәх­мәт әй­тер­гә ти­еш идең!

Та­вы­шы бик тә ачу­лы бу­лып, бә­гырь­не ка­ез­лап таш­ла­ды. Кү­ңе­лем куз­гал­ды. Нәр­сә, мин­дә җан да ка­лыр­га ти­еш иде­ме әл­лә?..

Ун­биш ел­лар бу­е­на бү­ле­нә-бү­ле­нә, чи­лә­нә-чи­лә­нә яз­ган хез­мә­тем­не бик авыр­лык бе­лән ки­тап итеп бас­ты­рып чы­га­рып, бу сө­е­не­чем­нән һәр нөс­хә­сен ди­яр­лек буш­ка өлә­шеп бе­тер­дем. Га­лим-го­ла­мә­дән рәх­мәт сүз­лә­ре дә ише­тер­мен дип өмет­лән­гән идем. Дө­рес:

— Күп эш­ли­сең, ты­ры­ша­сың!— дип мак­та­ган иде­ләр, әм­ма шу­ңа­дыр бәл­ки, бе­раз­дан соң мо­ның ки­ре­сен әй­тер­лә­рен ба­шы­ма да ки­те­рә ал­ма­дым. Бү­тән­нәр­гә ми­не мак­тап, күземә карап ачуланулары ярый тор­ган хәл, аны­сы... Мак­тау­лы ке­ше бу­ла­рак тел­лә­рен­дә ка­ла­сы идем дә...

Әйе, ка­дер­ле укы­ту­чы­ма мин рәх­мәт­ле! Әм­ма: “Ни өчен аяк чал­ды икән ул?— дип уй­лыйм-уй­лыйм да:— Хә­ер, бу әле һич­ни тү­гел!”— ди­я­рәк бор­чы­лу­дан тук­тыйм.

Ях­шы ке­ше ул! Рәх­мәт­ле бу­лыйм, үп­кәм­не оны­тыйм... Ки­рәк­ми ул бо­рын чө­е­рү, имеш...

Ә шу­лай да рәх­мәт аңа. Акыл­га адәм ба­ла­сын ме­нә аның ке­бек утыр­та­лар аны! Акыл­га утыр­мый ир бу­лып бу­ла­мы соң ул!

­ Ок­тябрь-но­яб­рь, 2000.

 

 

ГО­МЕ­РЕҢ ОЗЫН БУЛ­СЫН ДИ­ГӘ­НЕМ...

Хи­кәя

 

I

Са­фа аб­зый­ның ха­ты­ны аяк­тан егы­лыр­лык хәл­ләр­гә кал­ды. Ярый әле өр­лек ке­бек ике улы, кай­тып тө­шеп, ике ягын­да ике та­я­ны­чы бул­ды­лар. Әм­ма алар ка­ла эшен­дә, шә­һәр тор­мы­шын­да иде­ләр. Сас­мак авы­лын­да ән­кә­лә­ре Нә­фи­сә әби­гә те­рәк ба­га­нала­ры икән­нәр дип бо­лар­га һич­кем һәй­кәл ку­яр­га җы­ен­мый, ки­ре­сен­чә, эш өс­те­нә баш­ка­ла­рын өс­тәр­гә ге­нә әзер то­ра­лар. Шуңадыр, озакка кала алмады уллары, китеп тә бардылар.

Кыс­ка­сы, Са­фа аб­зый­ның ха­ты­ны Нә­фи­сә әби аяк­тан егы­лыр­лык хәл­ләр­гә кал­ды шул. Мон­да га­еп карт­лач­ның үзен­дә бул­ды. Ни­чә ел­лар уң ая­гы­ның баш бар­ма­гы бо­зы­лып йөр­де-йөр­де дә, ахыр­да азып ки­теп, хә­зер бүл­нис­кә үк керт­те­реп ят­кыр­тты. Йорт-ку­ра­сы ту­лы сы­е­ры, кыш­ла­вы, бо­за­вы, са­рык­ла­ры, каз­ла­ры, та­вык­ла­ры, че­би­лә­ре, үр­дәк­лә­ре кал­ды. Мо­ңа ка­дәр хатынлы-ирле үз тәр­тип­лә­ре бе­лән алар­ның һәм­мә­сен ка­рап ба­ра иде­ләр, ин­де бу йөк­ләр ала­га­е­мы бер­гә Нә­фи­сә әби­гә ау­да­рыл­гач, мо­ңа ка­дәр чә­чәк ке­бек бал­кып тор­ган ха­ты­ны кор­гак­сы­ды, тар­тыш­ты һәм бе­теш­те. Җит­мә­сә күр­ше­се Зө­мәй­рә абыс­тай, мо­ңарчы чәй­дә­ше һәм ши­кәр­дә­ше бу­лып яшә­гән ахи­рәт дус­ты, әл­лә ниш­ләп сүз та­лым­сыз­лы­гын­да тел те­гер­мә­не­нә әве­рел­де, “су­ган су­ын сы­гы­шыр­га” ке­рә­се урын­га, ха­лык ал­ды­на чы­гып, гай­бәт тә­лин­кә­сен тө­ше­реп ват­ты. Та­вы­шы Нә­фи­сә әби­гә дә ки­леп ише­тел­де. Имеш, Са­фа аб­зый ан­да, бүл­нис­тә, ха­ты­нын кү­рер­гә мең зар бу­лып елап ята да, мо­ны­сы, көн бу­е­на биш тап­кыр ка­ла­га ба­рып кай­ту­чан җа­на­шы, шу­шы го­мер­ләр эчен­дә ире­нә, хәл бе­ле­шә ка­гы­лып, бер ге­нә тап­кыр да нур­лы йө­зен күр­сәт­мә­гән.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных