ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 36 страницаУянып киткәнемдә әнкәйнең сукранганы айнытып җибәрде: — Икенче көн рәттән йоклыйсың, җен зәхмәте тимәгәндер бит? Тының да чыкмый. Үлдеңме әллә? Эндәшмәдем. Тәнемнең нидән авыртуын аңлый алмыйча аякларыма бастым. Дөньялык чайкалып китте. Әмма бирешмәдем. Аягымда нык басарга теләп ишек алдына чыктым. Җәйнең матурлыгы, һавасының рәхәтлеге каршы алды. Болдырдан су буена таба күз салдым. Көянтә-чиләкле Сәрвәрҗиһан чишмәдән күтәрелеп килә иде. Аның янында Гыйззәт тә нидер сөйләнеп һәм акланып барадыр сыман тоелды миңа. Бүген безгә мунча миче чыгарырга оста килергә тиешлеген әткәй бер атна алдан ук әйтеп куйган иде. Измә ясарга керештем. Кирпечләр ташып куйдым. Ә көтелгән мичче юк та юк. Миндә мич чыгару серләрен бәян иткән бер китап бар иде. Өйгә кереп, шуны эзләп табып алдым да укып чыгасы иттем. Эшнең серләрен төшенсәң, бернинди авырлыгы юк шул. Тәвәккәлләргә булдым. “Күрсен Сәрвәрҗиһан — нинди егеттән баш тартты ул!”— уйларымның төбе асылда шушы иде! Дөресен әйтим, бу мич чыгару дигәннәре белән элекләрдән үк танышлыгым бар иде. Беренчедән, яңа өебезне җиткергәндә һаман әткәй янында булдым, кул арасына кереп, чүкеч-балта тотуның ни икәнлеген белеп калдым. Инде мәрхүм Хәбиб абзый белән түр һәм алгы өйләргә бер-бер артлы мич тә чыгарган идек. Тырышлыгымны яратып калган икән. Балалар бакчасына — аннан соң инде — рәттән биш мич чыгардык. Ул югында өч-дүрт ниргә өйгәләп тә куйгалаган идем, сизенми дә калды. Бу юлы да үзем башлап эшкә керешергә булдым. Ерак авылдагы урыс агае киләсе дигән иде әткәй. Күренмәде бит, килми дә килми. Күмхуҗ эшендәдер. Ул кайчан әле аннан бушый да безнең йортны эзләп таба? “Күз — курка, кул — эшли”,— диләрме? Шулай икән ул. Сәрвәрҗиһан белән Гыйззәт сурәте күз алдымда кабат-кабат яңарып, акылымны саташтырса да, хәтеремне калдырмаска булдым. Юк, мин башка бер Сәрвәрҗиһанны яратам, матурны, чибәрне! Моны, Гыйззәтнең чәчәкле ак күлмәкле Сәрвәрҗиһанын түгел! Аларның бәхетенә аркылы төшәмме соң, Аллаһ кушмаганны! Хәлил белән Галиябану кебек ике яр икәннәр, араларына кергән Исмәгыйль булыйммы инде? Кеше бәхетенә кул сузганнарның сөенеп, шатлык эчендә яшәгәннәре юк әлегә! Билеңне бу, егет! Нәфсе дигән шайтанга бирешмә! Хәер, миңа башка юл бар идеме соң? Гыйззәт белән ярыша алырлыкмы үзем? Аныкы кебек куе, бөдрәләнеп торган кара чәчләрем дә, әрсез һәм үткен телем дә, мин кемлегем дә юк. Байлык белән мактана алмыйбыз. Җитмәсә, ул әле безнең агай-эне тиешле кеше. Туганнар белән сугышып яталар димени? Аларга бәхет теләвем дөрес булыр! Мичем матур килеп чыкты кебек. Эшли торгач, кичкә түшәмгә якынаеп бара иде. Әнкәй керде: — Бу бала кая олакты икән дип аптыраган идем аны. Мондамыни син? Нәрсә, Карамалы урысы килде дәме әллә? Ай Ходаем, ә мин ашыма токмач та салмаган идем. Әтиең дә кереп әйтә белмәде. Тәрәзәдән күземне алмый хәтерләп тордым. Ничек күрми калдым икән?— дип, сүзләренә аһ-ухларын кушып, ачуланып, сукранып һәм аптырап сөйләнде дә чыгып китте. Мин инде арыган идем. Измәм дә бетте. Кабат әзерләп куярга кирәк! Мунча караңгылыгыннан дөньялык яктысына чыгып, билемне турайттым. Измә изәргә керешергә генә торганда әткәй белән Карамалы урысы Микула бер-бер артлы капкадан килеп керделәр. Бераз кәефләнеп тә алганнар. — Әйтеп киткән идем бит, измәне изеп куярга дип!— әткәй юл уңаеннан мине булдыксызлыкта гаепләп, эт итеп ачуланып узды. Әмма исем дә китмәде. Алар мунчага таба уздылар. Мин балчык измәсе ясауда булдым, борын астыннан гына елмаеп, аларны кырын күз карашым белән озата калдым. Ярый да эшемне яхшыга бәяләсәләр! Сүтеп атарга кушмасыннар тагын! Сыер көтүе дә кайта икән. Капка төбенә җитеп, безнеке дә тавышын бирде. Ачып керттем. Абзарына яптым. Ул арада әнкәй савым чиләген тотып чыкты. — Ашарга кергәләгәнче савып өлгерерме икән? Бу соравы миңа аталмаган иде. Белдереп куюы гына. Әүвәле сыерыбызны савар, аннары кичке ашка чакырыр. Ашыкмасын, җитешелер! — Улым, балчык керт! Мунча ишегеннән әткәй күренде. — Ә Хафизҗан, син дә кайттыңмыни? Сыерны савыйм инде, аннан ашатырмын! Әнкәйгә ул шунда ук җавап та бирде: — Ярый, бар-бар! Көтү кайтты дамыни инде? Кояш баеганда кыек өстенә менеп җиткән идек инде. Анда оста үзе эшләде. Кулы бик тә җәһәт иде. Бер дә уйлап-нитеп тормый, кирпечне аптыратмый гына сала да сала, шалт та шолт. Һәммәсе урынына ятып бара. Кеше булдырса да булдырыр икән! Ул көнне өстәл артына мине оста үз янына дәшеп утыртты. Җилкәмә кулын куеп, эшемне мактады. Мин, аның сүзләре хак булса, әти-әниемне бәхетле итәргә туган бала икәнмен! Бу хакта кат-кат әйтте. Ышана ук башладым. Әмма... Әмма минем үземне кем бәхетле итәр икән?.. — Бу балагыз,— диде ул тагын да, токмачлы аштан соң китерелгән эре бәрәңге һәм тавык итен авызы эскәнҗәсендә бөгәрләп һәм икенче ярты аракыны башлатып,— халык бәхете буларак та туган. Гомере эштә узар. Менә син дә, Хафизҗан, иртәдән кичкә кадәр агач юынасың. Берәүләргә тәрәзә кирәк, икенчесенә — ишек. Сиңа ялынып киләләр. Тыңламасаң, яхшы түгел. Акчасын да тиешле кадәр сорый алмыйсың. Ярар инде, күрше хакы — Аллаһ хакы, дисең. Ә йомыш белән килүче алай уйламый... Кыйммәтсенә... Урыс агае дөресен сөйли, үз башыннан узганын бәянли иде. Әткәй дә бүлдермәде, әнкәй генә: — Әйе, менә, Микула, бик дөрес! Әле былтыр эшләгәненең дә акчасын бирмәүчеләре бар. Коралы тузу бәясе-хакын да!— дип, аңа кушылгалап алгалады. Өстәлгә яңа гына пешкән күкәйләр китерде, самавырын яңартты. Мин исә ни сүзләренә катышмый, ни ризыкка кагылмый утырдым да утырдым. Игътибар итүче дә булмады. Аннары түр бүлмәгә кердем, радиоалгычны кабыздым. Анда Андрей Вознесенский Бельгияле шагыйрь Морес Каремның шигырен укый иде: “Бала — син урман эчендәге тыныч күл сыман!..” Сүзләре күңелемә уелып языла бардылар. Миңа бик рәхәт булып китте. Ниндидер башка дөньяга күчтем дә шунда яши башладым кебек. Бу — эш белән узачак гомеремнең башы иде. Киләчәктә үземә “Сычкан” кушаматы тагачакларын әлегә белми идем. Әмма башкасын тәгаен ачык аңладым: мин — халык бәхете өчен туганмын! Март-июнь, 2000.
ЧИШЕЛМӘС ТӨЕН, ЯКИ “НУ-КА” Хикәя I Ул инде гомерендә дә башка һичкемне яратмады. Сәер хәл. Әгәр дә кешене мәхәббәттән аерсаң, ул беркем дә түгел. Ярый әле сөю сәгадәте бар икән дияргә генә кала. Ә ул чыннан да шулай. Безнең гамәлләребез һәм корган хыялларыбыз, мәхәббәт булмаса, берни дә түгел. Кешене яшәтүче дә, үтерүче дә — мәхәббәт! Сүзем шул турыда. Хәер, иясенә хәбәрне кушып сөйләп бирсәм, аңларсыз! Әмма хакыйкатьнең ачысы — ул инде гомерендә дә бүтән һичкемгә гашыйк була алмады... Көзнең салкын көнендә кайтып кергән Хәмиди Әзһәренең ике күзендә дә яшь бөртекләреннән боз энҗеләре иде. Әнисе исән булса: — И балам, әллә еладыңмы?— дип сорар иде. Кырык яшьлек ирнең бу җәйдә хатынсыз калуы аның иреккә чыгуын дәлилләргә тиеш булса да, Әзһәр үзе моны шулай дип кабул итмәде. Бәхет пәрәнҗәсен ябынып гомерен уздырырга тиешле хатыны хараплар булды: уйнашчы әрмән кочагына керүдә гаепләнде. Авыл ни сөйләгәндер дә Хәбирәсе нәрсәләр кичергәндер — аларын ук Әзһәр белергә теләмәде кебек. Үз күзләре белән генә күреп калса, шунда бетәр дә онытылыр иде. Ул Бүсер Әхәте анда каян килеп чыккан, диген? — Синең хатының әрмән белән типтерә!— дип, кеше алдында Әзһәрне мыскыллады, хайван. Кая барасың андый вакытта? Әзһәр бирешмәде, бүселеп чыгарга теләмәде. Гомере буе җиңел эштә генә йөргән, юләрләр барда — акыллылар рәхәттә яши дип лаф орган Бүсер Әхәтенең сүзенә колак салырга идемени? Күзеңнән генә түгел, бәгыреңнән кайнап чыгар бу яшьләр!.. Былтыр Бүсер Әхәте уйнашчы Фатыйма белән тавык фермасының каравыл өендә типтергәндә, өсләренә шул хатынның ире Бәдри барып кергән. Күрә: өер куптарып ятуларында икән болар. Фатыймасын ду китергән, Әхәтнең бугазыннан алган, аннары ыштансыз хәлендә аны юлга чыгарып селкегән. Җитмәсә өер оятына алган хатынын әрли икән Бәдри: — Моның чикләвегенә кызыктыңмы, юләр! — дип.— Кешегә сөйләсәң, адәм көләр! — Синеке миргә җитә! Бу мескенне ни кире кактым, итәгемнән төшмәде. Аны керде дип, ни кергәне, ни чыкканы да сизелмәде...— диярәк кан елый икән хатыны Фатыйма. Бүсер Әхәте, тавык фермасының каравыл өе ишеген ачып: — Киемнәремне генә бирсәңче?!. Ялгышлык белән булды, моннан түбән нәселегезгә дә кагылмам, башкалардан да тидермәм!— дип, мең гафулар үтенә, бәхиллекләр сорый икән. Каравылчы Шахтер Насыйр килеп чыкмаган булса, бу хәлләрне һичкем белеп калмас иде. Насыйбыңнан узмышың юк шул. Икенче көнне халык Фатыйманың йортыннан куылып чыгарылуы хакында телләрдән төшерми сөйләде. Әмма ире Бәдри сабыр да кеше икән! Әзһәр алай ук булдыра алмады. Фатыйма белән Бәдри бер йортта яшәп калдылар, ә Әзһәр, шул Бүсер Әхәтенең ялганына ышанып, хатынын йортыннан сөрде, ачуын йөгәнли алмады. Бар икән күрәселәре!
II Ул җәйдә дә өченче ел рәттән күмхуҗ фермалары төзелешендә шабашчы әрмәннәр бил бөктеләр. Хәбирә аларга пешекче хезмәтендә иде. — Татар эшләгәнне әрмәннәр булдыра алалармы инде?— дип аптырады картлар, тау халкының кулга осталыгын инкарь итеп. Алар хаклы да иде. Әмма күмхуҗ рәисе, шабашчы әрмәннәр белән сүз куешып, үз кесәсен калынайту белән мәшгуль булды. Авыл халкы бу хәрамчылардан ерактарак йөрде. Хәбирә дә барасы түгел иде. Әмма әрмәннәрне ач тотарга ярамаганлыгын, татарларның кунакчыллыкны кызгануын сәбәп итеп, бригадирлары белән төялешеп килгән күмхуҗ рәисе үзе үтенгәч, баш тартуны әдәпсезлеккә санады. Аны вакытлычага гына күндерә алдылар. Һәр эштә беренчелектә торган ире Әзһәрнең йөзенә дә кызыллык китерәсе килмәде, югыйсә. Әмма хараплар гына булды. Хәбирә иртәдән кичкә кадәр аш пешерү белән мәшгуль иде. Төшлеккә кайткан әрмәннәрнең берсе, сабыры киселепме, аны артыннан килеп тотты. Аш бүлеп маташкан Хәбирәнең кулыннан тәлинкәсе төшеп китте. Аһ орырга өлгермәде, кайнар аш аның өстенә түгелде, аякларын-кулларын пешерде. Үтеп баручы Бүсер Әхәте, тәмле ризык исен сизеп, ачык тәрәзәгә мыштым гына килгән икән. Тәнен пешермим дип итәк күтәргән Хәбирәнең шәрә ботларына күзе кадалып, гаебен танудан идәнгә тезләнеп, тәлинкә ватыкларын җыючы әрмәннең мүкәләвен күреп: — Әһә, эләктегезме?!— дип аваз салырга өлгергән. Тукранның эше тукылдау булган кебек, Бүсер Әхәтенең дә тамагы теле сөйләп торганнан гына да туя, имеш. Хәбирәнең оятлы хәлен сәгате-минутында ярты авыл белеп алган. Бүсер Әхәте авызыннан халыкка китеп, аннан кире Бүсер Әхәтенә кайтып, яңадан да аның хыяллары белән баетылып Әзһәргә ирештерелгәндә ул хәбәр тау кадәргә әверелгән иде. Ходайның бирмешеннән кәҗәнең дә узмышы юк шул!
III Халыкка чыккан сүз, күчә-күченә йөреп, мең төрлегә тугланды. Кемнең нәрсә сөйләгәнен төшенерлек тә акыллар калмады. — Әрмән колбасасы,— ди,— суыткычыннан чыгарган! — И-и, исләнеп беткән булган икән ул! Шуны каптырмаса... — Аларныкы кешечә генә түгелдер шул. — Хәбирәнең кызы да шунда икән. Суыткычтан колбаса урлаган, әрмәннекен! Минем һәм иптәш малайларымның аңлавынча, күмхуҗ төзелешендә эшләүче әрмәннәрнең суыткычларында бер таяк колбаса булган да, исләнеп бетүенә карамастан, аны Хәбирә апаның кече кызы урлаган, имеш. Авыл малайлары арасында бытбылдык үрдәкләр күп булсалар да, моның ише җитди мәсьәләдә сүзне озынга сузарга теләүчеләр алай ук табылмадылар. Өлкәннәр белән балалары да кырларда эштә иделәр. Халык чөгендер эшкәртте, чүп утады, бәрәңге төпләрен өйде, печән чапты, урман кисте. Олы һәм иләмсез авылның таркау тыкрыклары, җимерек читән һәм киртәле бакча башлары, бүселеп яткан ихаталары заманның җиңеллеге хакында сөйли иделәр. Тиздән, имеш, авылларда да шәһәрчә катлы-катлы йортлар салдырта башлаячаклар. Коммунизм ирешәчәк. Шундый бер йортка гына да бөтен авылың белән сыеп бетәсең! Әллә бу сүзләр дөрескә инде? Ирләр балта-чүкеч тотуны оныттылар. Машина-трактор ише белән генә мәш киләләр. Апалар-түтиләр идән юуларын да ташладылар, тузан суырткычы белән генә йөгертеп чыгалар да — бетте-китте, бар да шәп, һәммә җир ялтыраган. Хактыр! Коммунизм киләдер!
IV Коммунизмга чыккан кеше итеп Әзһәрне сөйләсәләр дә, аның хәле адәмиләр каршында оят иде. Элек җылылыгы һәм аш исе белән каршы ала торган өе дә хатынын куып чыгарган көненнән бирле бушап һәм төссезләнеп калды. Җайсыз икән бу болай. Эшеңнән кайтуыңа өстәлдә кайнар самавыр да җырлап утырмагач, кызыгы юк яшәүнең. Әзһәр чөйдәге киемнәренә карап алды. Юк иде, күңеленә-җанына якын кешесенең сыңар бишмәте дә күренмәде. Ярата шул ул аны, юньсезне! Нигә алай эшләде икән инде? И Хәбирә, Хәбирә, болай көлкегә каласыңны белсә, Әзһәр сине ул эшкә җибәрә идеме инде? — Аллага тапшырган, ни булса — шул! Болай сөйләнеп куюы аның үзен дә куркытты. Күзләреннән бүселеп чыккан кайнар яшь гүяки керфекләрен эретерлек иде. Ир кешенең ялгыз яшәве дөрес хәл түгел. Ярамас болай, алып кайтыр, ахрысы. И адәм көлкесе! Хәбирәсе, куып чыгарылган көненнән, өч баласын да итәкләренә тагып, каладагы апаларына китеп барды. Ике көннән баҗасы килеп: — Киемнәрен соратты,— диде. Әмма дә аның белән килеп кергән Хәбирәнең апасы таулар иште, тавыш чыгарды. Әзһәр сүзгә катышмады. Ни теләсәгез — шул, әнә киемнәре, дигәндәй ым какты да чыгып китте. Лапас кыегы астына кереп, көннең шыксызлыгыннан ышыкланырга теләгәндәй баганага сөялде, якасын күтәрде, куырылды. Бераздан баҗасы да чыкты. Әзһәр янына килеп, тәмәке пыскытып җибәрде. — Тартасыңмы?— дип сорады. Белә иде: тартмый Әзһәр, тартмый, адәм тәганәсе! — Бир әле, булмаса! — Мә, баҗа, янсын!.. Йөрәк янганчы, дим. Әзһәрнең болай да урынын югалткан йөрәге каешыннан ычкынган тегермән ташы кебек зырылдый башлады. Тәмәке ачысы тамагына утырды. Монысында юл таба алмый җыелып торгандай иде, тагын күз яше тышка бәреп чыкты. Бармакларыннан башланган калтырану кулына һәм бөтен тәненә күчте. Кешене дөньяда хис яшәтә икән, кешене дөньяда хис үтерә икән!.. Әзһәр шуларны исенә төшереп алды. Кием элгечләре ягында кадакка эленгән юка аркан бау күзенә чалынды. Моңа кадәр ул бауның кирәклеге башкачарак иде. Ә хәзер — муенына үрелә, каһәр!
V Салкынга борылып алган җәй көне иде шул. Баҗасы төянеп китеп барды. Олы йөк машинасы белән кайтмаса да яраган булыр иде, аларның бит җиңеле дә бар... Ә хатыны инде, хатыны, Әзһәр аны җиңги дип кенә йөретә иде, сүзләрен күп түкте, әшәкеләнде, эчендә кайнаганын аударып калдырды. Инде һәммә әйткәннәре дә исендә калмаган, шулай да берсе һаман да колагында яңгырый: — Җиләк кебек хатыныңнан колак кактыңмы? Эһ, җиләк кебек кенә булса иде ул! Ай гына түгел, кояш! Дөнья йөзендә андый зат тагын да бармы? Фәрештәдәй иде, гөлдәй!.. Өзелде! Кешеләр ничек кенә аерылышалар да бер-берсен җиңел генә оныталар икән? Әзһәрләр дә аерылыштылар микәнни? Нишләр инде хәзер? Йа Хода! Булды микәнни бу хәлләр? Язмыш дигәннәре шушыдыр инде, шушыдыр! Ялгышмасыннар аккан суны да кирегә борып булмый дип, ә менә язмышны, үтеп баручы вакытны — юк! Бер киселгән икмәк кире ябышмый димәсәләр иде дә! Әзһәрнең күңеле кузгалып, күзләренә кабат җыела барган яшьләр менә тагын бүселеп төшәргә маташтылар. Ир кешенең елавы да пыскып янган учак кебек шул аның, үзәктән көя, үзәктән! Лапас ягына ут кабызып, арканын тотып чыкты Әзһәр. Тукталып торды. Эчкә таба узды. Монда ышык иде. Кулындагы аркан-бауны буыныннан чишеп җибәргәч, бер башын лапас өрлегенә аркылы салды, тартып карады. Ныклы иде. Таза. Нинди иләмсез йөкләрне таратмый буып тора алган аркан-бау адәм муенын гына кысарлык иде. Юк, гөнаһы зур! Ярамас! Ниятеннән Әзһәр кире кайтты. Моңа кадәр күңелен биләп изгән мескенлек хисен ышаныч һәм ныклык тойгысы алыштырды. Күзләренә тулган кайнар яшьләрен фәрештәме канаты белән сөртеп алды: — Юк!.. Кайтыр әле, кайтыр! Теге вакытта төянеп китүләре үзләренә генә адәм мәсхәрәсе ясап йөрүләре икәнлеген аңлаган Әзһәр, арканын җыеп алып, кадагына кабат кертеп элде. Нык басып капка төбенә чыкты, күмхуҗ фермалары ягына китте.
VI Уйларның ахыры юк инде ул. Искә төшерә башласаң, адәм башы ниләр күргәнен исәпләсәң, туып та торасы килми. Шушы авыр газаплар һәм җәфалар өчен бирелә микәнни кешегә язмыш дигән кодрәт шаяртуы? Газ плитәсенә утыртылган чәе кайнап чыккач, төшкелек ашыннан калган каты икмәк кисәкләре белән Әзһәр тамагын ялгап алды. Уйларыннан котылып, бераз иркенәеп киткәндәй булды. Ягып җибәргән миченнән йорт эченә җылы тарала башлады. “Җимешле агачка һаман да кул үрелә инде ул!”— дип, ничектер җайсыз уйлап куюында кәефе килеп елмайды. Юл читендә үскән ялгыз алмагачның алмаларын яшел чагында ук коеп-чүпләп бетерәләр, көзгә ул сынган-гарипләнгән ботакларын җыя алмыйча керә. Кышны ничек үткәрәдер? Шунда Әзһәрнең күңелен үртәп, күз алдыннан Хәбирәсенең сурәте узды. Тулы беләкләре-күкрәкләре гүяки җаныңны юри үртәр өчен яратылганнар, барлыгың белән юклыгыңны бергә кушып җанландыру көченә ияләр. Хәбирәнең аяк атлауларына кадәр рәхәтлеккә тулы. Хәзер кемнәр алдыннан шулай уза икән инде ул? Янындагы балалары нәрсә эшлиләр? Җиткән кызы — Саниясе, егетләрдән ояладыр хәзер, әти-әнисенең аерылышуларын өнәмидер. Бер шулай кайтып, әтисен эт итеп ачуланып киткән иде. Аның артыннан Әзһәр: Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|