Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 42 страница




 

II

Фа­ти­ры­ның бүл­мә­лә­ре ка­раң­гы­лык пәр­дә­се­нә тө­ре­нә баш­ла­гач кы­на Ха­фи­зә Ка­ми­лов­на ут­ла­рын ка­быз­ды. Кы­зы һа­ман да үз уе­на чу­мып уты­ра иде. Бүл­мә як­ты­рып кит­кәч:

— Ярый, әни, мин кай­тыйм ин­де,— дип уры­нын­нан куз­гал­ды. Шун­да ана­ның йө­рәк-бә­гырь­лә­ре өзе­леп төш­кән­дәй бул­ды­лар. “А­шык­мый тор, кы­зым!”— дип әй­тер­гә аның кө­че җит­мә­де, бә­хе­те­нә ба­ла­сы да ишек­кә якы­най­ма­ды.

Ба­ла? Ба­ла — ба­ла шул, нин­ди олы яшь­кә та­ба бар­са да әни­се өчен һа­ман да ба­ла...

Ай­гөл Җәү­дә­тов­ның кай­тып ки­тәр­гә ая­гы тарт­ма­ды. Ул әле эч­тән үзен би­тәр­ли, ял­гыш ачып таш­ла­ган се­рен, ки­ре кай­та­рып, кү­ңе­ле­нә кай­та­рып бик­ли алал­ма­вы­на уф­та­на, әле тә­нен җи­ңел­чә кал­ты­ра­тып тор­ган җа­нын уры­ны­на утыр­тыр хә­ле­нә ире­шү мөм­кин­ле­ген тап­ма­вы бе­лән га­җиз иде.

Йә ярый, чы­гып кит­те ди? Өе­нә кайт­ты... Ан­да аны кем кө­тә ин­де? Исе­рек ире­ме?

Шун­да гы­на Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ның җа­ны гү­я­ки уры­ны­на утыр­ты­лып ку­ел­ды, бә­гы­ре ки­сел­гә­нен той­ды: “Ә ба­ла­лар?”

Бу сүз­лә­рен пы­шыл­дап әйт­кән­дәй иде. Әни­се­нә, ишет­мә­де­ме икән дип кү­тә­ре­леп ка­ра­ды. Ха­фи­зә Ка­ми­лов­ның йө­зе үз­гә­реш­сез иде, шу­ны абай­ла­ды. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на бу со­ра­вы­ның кү­ңе­лен­дә бик­ле кал­ган­лы­гын аң­ла­ды, бу юлы се­рен ыч­кын­ды­ру­дан те­лен сак­ла­ды.

Исе­рек ире ди­гән­нән, бу­сы аның әл­лә ни дө­рес сүз­ләр­дән тү­гел иде. Әйе, ире кай­ва­кыт эчем­лек­ләр авыз итү бе­лән ма­вык­ка­лап ала, әм­ма ала­ры да ан­да бер, сан­да ике ге­нә. Ә Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­га шу­ла­ры да җи­тә ка­ла, хә­зер ачуы куз­га­ла, җа­ны ко­ты­ры­на баш­лый. Элек­ләр­не мо­ның ише­гә исе дә кит­ми иде, хә­зер нин­ди­дер ты­ел­гы­сыз көч, ка­нә­гать­сез­лек дәр­тен-акы­лын би­ләп ала ба­ра баш­ла­ган­дай. Әгәр дә хол­кын­да са­быр­лык бул­ма­са иде, Ай­гөл Җәү­дә­тов­на әл­лә кай­чан “ду­лап тә­рә­зә ват­ар”, тор­мы­шын бо­зып таш­ла­р, адәм көл­ке­се хәл­ләр­гә ка­лыр иде. Ал­ла­һы тә­га­лә­не са­быр­лар бе­лән ди­ләр­ме? Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ны да Ал­ла­һы тә­га­лә таш­ла­ма­ды.

— Са­ла­ва­тың си­зен­сә, нәр­сә әй­тер­сең соң?— дип, Ха­фи­зә Ка­ми­лов­на та­гын да тын­гы­сыз­лап со­рап куй­ды. Ул аш бүл­мә­се ягы­на чы­гып чәй яңар­тыр сы­ман иде, һәр­хәл­дә кы­зы ан­нан шу­ны көт­те, әм­ма әни­се зал ягын­да ка­ла бир­де. Дөнь­я­лык хәл­лә­рен­дә һич­бер эше бул­ма­ган ши­кел­ле, төс­ле япон те­ле­ви­зо­ры, ка­бы­зыл­ган ки­леш, ин­де ир­тән­нән бир­ле­дер, үз тук­са­нын ту­кыл­дап уты­ра иде. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ның күз­лә­ре аның кан­лы эк­ра­ны­на төш­те. Кем­не­дер ми­ли­ци­о­нер­лар­мы, по­ли­цай­лар­мы егып са­лып изә­ләр, эк­ран­нан шул ке­ше­нең җи­ме­рел­гән йө­зен, сын­ган гәү­дә­сен, изел­гән кул-аяк­ла­рын күр­сә­тә­ләр. Кан, кан, кан... Идән­нәр­дә дә, ди­вар­лар­да да. Ба­ры­сы да шул кый­на­лу­чы бер ке­ше­не­ке.

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на кур­кын­ган күз­лә­рен те­ле­ви­зор ягын­нан тиз­рәк алыр­га ит­те. Үзе­нең уй­ла­ры­на әни­се­нең со­ра­вы һәм шу­шы миз­гел­дә те­ле­ви­зор­дан күр­гән­нә­ре бер­гә ки­леп ку­шыл­ды­лар. Дөнь­я­лык, ан­да яшә­еш бик ямь­сез һәм мәгъ­нә­сез ке­бек то­е­лып, кү­ңе­лен та­гын да авыр­рак той­гы­лар би­ләп ал­ды­лар. Ул гү­я­ки ире та­ра­фын­нан кан­га ба­ты­ры­лып кый­на­лып, изе­леп, хәт­та өз­гә­лә­неп таш­лан­са да, бо­лар­ның ба­ры­сын да аның ягын­нан га­дел хө­кем дип ка­бул итәр­гә әзер иде.

Иң хик­мәт­ле­се — Ай­гөл Җәү­дә­тов­на үз ха­та­сын та­ный, әм­ма бер­ни дә эш­ли, ан­нан ко­ты­ла ал­мый иде. Ко­ты­ла ал­мый ди­мәк­тән, нин­ди ко­ты­лу ди ул? Ко­ты­лу тү­гел, ул, ки­ре­сен­чә, һа­ман да шул ха­та­сы­ның эче­нә, тү­ре­нә ке­рә ба­ра, үзе­нең яшәү мәгъ­нә­сен дә, тор­мы­шы­ның һәм­мә ма­тур­лык­ла­рын да ба­ры тик шун­да гы­на кү­рә. Ни­гә әле ха­та бул­сын ди ул? Юк-юк, ял­гы­ша­сыз, ха­та­лан­ма­ды Ай­гөл Җәү­дә­тов­на, ял­гыш­ма­ды, ба­ры тик үз бә­хе­тен ге­нә тап­ты! Шу­ны да аң­ла­мый­сыз­мы­ни? Эһ ке­ше­ләр, биг­рәк­ләр дә мәр­хә­мәт­сез­ләр ин­де сез! Бә­хет­не дә ха­та, гө­наһ дип ата­гач, бә­хет­сез­лек­не хә­ләл ди­яр­сез­ме?

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ның уй-ки­че­реш­лә­рен­дә ге­нә тү­гел, хәт­та га­мәл­лә­рен­дә дә ке­ше­ләр­нең һәм, го­му­мән, ке­ше­лек­нең һич­бер эше юк иде. Ул бу миз­гел­дә бо­ла­рын ук аң­ла­ма­ды, бе­раз гы­на са­та­шып ал­ды бу­лыр­га ки­рәк, әм­ма тиз ара­да үз хә­ле­нә кайт­ты һәм әни­се­нә җа­вап би­рә­се ит­те:

— Әле­гә бер­ни дә бел­ми ул!

Ме­нә шун­да ни­чек­тер Ха­фи­зә Ка­ми­лов­на да үз­гә­реп куй­ды һәм күз ал­ла­рын кап­ла­ган куе кай­гы то­ма­ны эчен­дә әле ге­нә куз­га­лып һәм ка­бат ки­леп утыр­ган җи­рен­нән кү­тә­ре­леп:

— Әй әле, бел­мә­ве бик ях­шы!— дип, бө­тен­ләй дә дәрт­ле ха­ләт­тә әй­теп куй­ды.— Чәй­не җы­лы­тыйм... Чәй эчәр­без, кай­тып ки­тәр­гә өл­ге­рер­сең!

Һәм ул аш бүл­мә­се ягы­на җыр­лый-җыр­лый чы­гып кит­те:

— Чәй эчәр­без ши­кәр­ләп, кы­зым бе­лән икәү­ләп!

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­га да аның кә­е­фе­нең ях­шы як­ка үз­гә­ре­ше тәэ­сир ит­те, ул да ел­ма­еп куй­ды. “Әй әле, нәр­сә­гә исем ки­теп бү­се­леп уты­рам мон­да!”— дип уй­лап, үзен би­тәр­ләп тә таш­ла­ды.

 

III

Кы­зы Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ны әни­се Ха­фи­зә Ка­ми­лов­на бе­раз юл очы оза­та кил­де. Шә­һәр урам­на­ры, шы­мы­тым яң­гыр­лы көз ай­ла­ры­ның бер­се бу­лу­га ка­ра­мас­тан, як­ты һәм чис­та иде­ләр. Ан­да-сан­да үтеп кит­кән ма­ши­на­лар юл өс­лә­ре­нә җы­е­лыр­га өл­гер­гән су­лар­ны чәч­рә­теп ерып уз­са­лар да, адәм йө­рер өчен эш­лән­гән сук­мак­лар­да ан­дый иң­кү урын­нар юк ди­яр­лек иде. Һәр­хәл­дә алар оч­ра­ма­ды­лар. Чат­та­гы све­то­фор­га тук­тал­гач, әни­се шу­шын­да ка­дәр ге­нә оза­та­ча­гын, юл­ны кы­зы­ның ар­кы­лы чы­гып кит­кә­нен ка­рап то­ра­ча­гын, ан­на­ры үз фа­ти­ры­на кай­тып ки­тә­чә­ген әйт­те. Шун­да Ай­гөл Җәү­дә­тов­на:

— Ми­нем дә си­нең яны­ңда ка­ла­сым ки­лә!— ди­гәч, аны әни­се:

— Әй­тә­се дә бул­ма, ише­тә­сем дә кил­ми! Кия­ү­гә үзең те­ләп чык­тың, ба­ла­ла­рың үсеп ки­леп җи­теп ма­та­ша­лар. Нин­ди кил­де-кит­те­ле уен уй­нап йө­рү ул? Тор ирең бе­лән ге­нә!— дип би­тәр­ләп үк таш­ла­ды. Әм­ма та­вы­шын­да бе­раз шук­лык та, кы­зы­ның кү­ңе­лен­дә­ген аң­лар­га ты­ры­шу төс­мер­лә­ре дә бар иде. Шу­ңа­дыр Ай­гөл Җәү­дә­тов­на ел­ма­ю­дан ар­тык­ка ба­ра ал­ма­ды һәм:

— Ярар-ярар, нәкъ сез әйт­кән­чә бу­лыр, ип­тәш ге­не­рал!— дип, кы­ла­нып би­лен дә ка­ты­рыр­га, “честь” тә би­рер­гә өл­гер­де. Әни­се дә бу уе­нын хуп­лап ка­бул ит­те:

— Әл­лә кай­чан шу­лай бул­мый­ча!— дип аны коч­ты, ан­на­ры үзен­нән этә­рә тө­шеп, кы­зы­ның күк­рә­ге­нә уң ку­лын ку­еп:— Җе­беп төш­мәс­кә!— ди­де. Әм­ма мо­ның бе­лән ге­нә сүз­лә­ре бет­мә­де, җит­ди­лән­де һәм:— Бә­хет­ле син, кы­зым!— дип әй­теп куй­ды.— Си­ңа яшел ут яна, бар-бар!

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на све­то­фор­га та­ба бо­рыл­ды, ан­да чын­нан да яшел ут иде, һәм:

— Әни, хә­зер­гә!— дип ку­лын изә­де дә юл ар­кы­лы ас­фальт ка­ты­сы­на би­ек ка­дак үк­чә­лә­ре бе­лән шык-шык ба­сып чы­гып кит­те. Киң урам­ның ба­га­на баш­ла­рын­да­гы ут күз­лә­ре аны оза­та бар­ды­лар. Ак пла­щы аша да үзен сиз­дер­гән сы­лу буй-сы­ны­на кем­нәр­нең­дер сок­ла­нып ка­рап кал­га­нын той­ды ха­ным.

Әйе, ял­гыш­ма­ды әни­се, кы­зы бә­хет­ле, бик бә­хет­ле! Баш­ка­ча бу­ла да ал­мый!

 

IV

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на ни­чә көн­нәр кү­ңел тү­рен­дә авыр­лык хис ит­кән бул­са, әни­се­нә эч сер­лә­рен ачып бир­гән­нән соң, Ал­ла­һы кар­шын­да тәү­бә­се ка­бул бу­лып­мы, күз ал­ла­рын­да­гы бил­ге­сез­лек сө­ре­ме бе­лән җа­нын ура­ган хәс­рәт то­ман­на­ры та­ра­лып бет­те­ләр. Аңа рә­хәт, бик рә­хәт иде хә­зер. Шу­шы көз­ге төн­ге ка­раң­гы­лык та гү­я­ки аның сер­дә­ше­нә әве­рел­де. Ул кү­тә­ре­леп күк­кә ка­ра­ды, шун­дый да бо­лыт­лы, ба­сы­лып, дөнь­я­лык­ны ак­ва­рель буя­у­ла­ры исе бе­лән аң­кы­тып соң­гы яф­рак­лар, йо­кы­га та­лып бар­ган агач­лар ара­сы­на си­ке­реп тө­шәр­гә дип­ме тал­пын­ган ял­гыз як­ты йол­дыз­ның нур­лы йө­зе ча­гы­лып ал­ды. Ки­рәк бит шу­лай: һәм­мә та­раф гү­я­ки юр­ган ас­ты­на чум­ган, ә ул, ял­гыз йол­дыз, бо­лыт­лар ара­сын­нан җир­гә ба­гар­га җай тап­кан!

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ның бо­лай го­ме­рен­дә дә си­хер­лән­гә­не юк иде сы­ман. Әни­се­нең фа­ти­рын­нан үз өй­лә­ре­нә ка­дәр ерак ара да тү­гел, ике-өч квар­тал гы­на, күз ачып йом­ган­чы да кай­тып җи­тәр­гә мөм­кин. Ә ашы­га­сы кил­ми. Ме­нә фа­ти­ры­на ки­леп ке­рер дә шу­шы сих­ри рә­хәт­лек­не югал­тыр сы­ман. Ан­да, югый­сә, ба­ла­ла­ры кө­тә тор­ган­нар­дыр, са­гын­ган­нар­дыр. Хә­ер, олы кы­зы күп­тән үз кү­ңе­ле­нә бик­лә­неп, кү­зе­нә ча­лын­мас­ка ты­ры­ша. Әле ип­тәш­лә­ре­нә ки­теп юга­ла, әле бүл­мә­сен­нән чык­мый­ча уты­ра. Хә­ер, ачы­лыр, ачыл­мый кал­мас әни­се­нә. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на ме­нә үзе дә һич­кем­гә бел­дер­мәм ди­гән се­рен әй­теп бир­де бит әле. Кы­рык­тан уз­ган ха­тын­да да то­ра бел­мә­гән сер, ун­ту­гыз яшь­лек кыз ба­ла­ның нин­ди кү­ңел сан­дык­ла­ры­на сы­еп бе­тә алыр икән?

— Та­тар әдә­би­я­ты, та­тар сән­га­те, ни ге­нә ди­сәк тә, һа­ман бер урын­да тап­тан­ган ке­бек ми­ңа. Дөнья әдип­лә­ре бе­лән без­нең язу­чы­лар бер адым­да ба­ра ал­мый­лар...

— Һе, кы­зык икән, ә син соң­гы тап­кыр нин­ди та­тар ки­та­бын укы­дың әле?

— Га­зе­та-жур­нал­лар­ны ка­раш­ты­рып ба­рам... Те­ле­ви­зор­дан та­тар­ча кү­ңел­гә ятыш­лы нин­ди тап­шы­ру­га их­лас ит­кә­нең бар?

— Ра­ди­о­сы ях­шы бит!..

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на үзен узып ба­ру­чы ике та­тар ире­нең үза­ра бә­хәс кы­лып сөй­лә­шү­лә­ре­нә игъ­ти­бар ит­ми ка­ла ал­ма­ды. Та­тар шә­һә­ре бул­ган Ка­зан ка­ла­сын­да әле кай­чан гы­на ике авыз мил­ли сүз­не урам­да ке­ше авы­зын­нан ише­теп ка­лу мөм­кин тү­гел иде. Ә хә­зер— дөнь­я­лар үз­гә­рә икән ул— хәт­та трам­вай­лар­да, ав­то­бус­лар­да да тел яше­реп тор­мый­лар. Элек­ләр­не мар­җа­лар, үз­лә­ре­нең шо­ви­нис­тик хис­лә­рен­нән ты­е­ла ал­мый­ча, бер авыз сүз бе­лән, әгәр дә сөй­ләш­кә­нең­дә ял­гыш бе­рәр та­тар кә­ли­мә­се кыс­тыр­саң да, ник әйт­тем кө­не­нә кал­ды­ра тор­ган иде­ләр. Соң­гы ун ел эчен­дә ба­ры­сы үз­гәр­де дә куй­ды. Төп­тә оны­ты­лып кү­гә­реп ят­кан та­тар те­ле дә тор­мыш диң­ге­зе­нең дул­кын­на­ры ара­сы­на кал­кып чык­ты. Әнә, яшь­рәк­ләр бу­лыр­лар бо­лар, рә­хәт­лә­неп та­тар­ча сөй­лә­шеп, та­тар мәсь­ә­лә­сен кай­гыр­тып, мил­ли сән­гать-әдә­би­ят ха­кын­да бә­хәс кы­лып ка­я­дыр ба­ра­лар. Бәл­ки алар урыс те­ат­ры­на яки чит ил ки­но­сы­на ке­рер­ләр, бо­ла­ры үз эш­лә­ре...

— Ро­ман һәм по­весть мәсь­ә­лә­се­нә кил­гән­дә, по­весть ул урыс әдә­би­я­ты­на гы­на хас кү­ре­неш,— ди­де яшь ир­ләр­нең бер­се.

— Ә та­тар­да юк­мы­ни?— дип кар­шы төш­те икен­че­се.

Бо­лар­ның шу­лай сөй­лә­шү­лә­ре Ай­гөл Җәү­дә­тов­на өчен кы­зык­лы бул­са да, ул алар­ның адым­на­ры­на җи­те­шә ал­ма­ды. Хә­ер, ия­реп ба­рыр­га те­лә­ген­дә дә юк иде. Әм­ма сүз­лә­ре­нең үтә са­быр­лык һәм бер-бер­се­нә ка­ра­та хөр­мәт хи­се бе­лән ук­ма­шып чы­гу­ла­ры аның кү­ңе­лен­дә та­гын да ку­а­ныч­лы той­гы­лар һәм хис­ләр кал­дыр­ды. Бу миз­гел­дә бө­тен Ка­зан хал­кы шу­шы рә­веш­ле ара­ла­ша, мил­ли сән­гать, әдә­би­ят, яшә­еш ха­кын­да фәл­сә­фә ко­ра­дыр ке­бек то­ел­ды. Аңа рә­хәт, бик рә­хәт иде.

Те­ге ир­ләр ни сә­бәп­ле­дер тук­та­лып кал­ды­лар. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на да, кеч­ке­нә­дән кал­ган өр­күе куз­га­лу­дан, сак­лык өчен адым­на­рын бе­раз­га ак­ры­най­та төш­те. Ә-ә, ба­га­на­да­гы ут­тан төш­кән як­ты­лык­ка ыша­нып, кул­ла­рын­да­гы сә­гать­лә­рен ка­рый­лар икән.

— Си­гез ту­лып ки­лә!— ди­де бер­се.

— Ми­не­ке дә,— ди­де икен­че­се.— Һәр­кем­нең үз сә­га­те ин­де...— дип өс­тәп куй­ды ул бе­раз­дан, сүз­лә­ре­нә мәгъ­нә һәм ша­яр­ту төс­мер­лә­ре са­лып.

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на алар янын­нан узып кит­те. Ир­ләр аңа игъ­ти­бар да итеп тор­ма­ды­лар. Ә элек­ләр­не, әле бер­ни­чә ел әү­вә­ле ге­нә, Ка­зан­да ир­ләр ша­ша баш­ла­ган­нар ке­бек то­е­ла иде­ләр. Юл­ла­рын­да оч­ра­ган һәр ха­тын-кыз бе­лән та­ныш­лык ко­рыр­га ма­та­шу­ла­ры ди­сең­ме, адаш­кан бу­лып юл со­рау­ла­ры­мы, баш­ка­сы­мы. Ир-ат хал­кын Ай­гөл Җәү­дә­тов­на ыша­ныч­сыз боз ке­бек кү­рә баш­ла­ган иде. Ә хә­зер алар да бү­тән­чә, һәр кү­рен­гән итәк­кә ия­реп ки­тәр­гә әзер тор­мый­лар.

— Ми­нем ир­тән­ге як­та... Күз ал­ды­ңа ки­тер: ко­яш­лы яз ир­тә­се иде ул. Кар­лар эреп бет­кән­нәр, агач­лар яф­рак яра баш­ла­ган чак­лар... Га­ли­әс­гар Ка­мал ура­мы буй­лап, На­ри­ман­нан Ло­ба­чевс­кий­га та­ба ки­ләм. Та­тар ягы. Явыз Иван чо­рын­нан ук яшәп ят­кан Ис­ке Та­тар бис­тә­се. Ике кат­лы йорт­лар. Кай­сы­ла­ры ак ак­шар­га бу­я­тыл­ган, кай­сы— са­ры, яшел, зәң­гәр... Урам­нар чис­та, пөх­тә итеп се­бе­рел­гән­нәр. Үзе бер мог­җи­за иде. Ма­лай ва­кы­тым. Әби­ләр­гә ку­нак­ка ир­тән, бәй­рәм көн ал­дын­нан, хәл дә бе­ле­шеп кай­тыр­га әни җи­бәр­гән иде. Бо­рын­гы Ка­за­ны­быз­ның шун­дый ма­тур бу­лу­ы­на сок­ла­нып туй­ма­ган идем, сих­ри дөнья иде ул,— дип бер­се, яңа сүз баш­лап, ис­тә­лек­ләр­енә би­рел­де. Икен­че­се дә аңа ияр­де:

— Без­нең өй дә шул ти­рә­дә ге­нә иде. Ту­кай тык­ры­гын­да. Ул ва­кыт­лар­да ишек ала­ры да бар иде әле. Һәм­мә­без бер-бе­ре­без­не бе­лә­без. Хәт­та урам­да­гы бәд­рәф­не дә чис­та-пөх­тә итеп то­та иде ха­лык. Кая ди ул йо­мы­шың­ны те­лә­сә кай­да кал­ды­ру. Урам­нан кер­гән ке­ше­ләр дә бәд­рәф­кә рөх­сәт­сез якын кил­ми иде­ләр. Ха­лык чис­та иде, кү­ңел­лә­ре— саф...

— Әти әй­тә иде,— ди­де бер­се, нин­ди­дер сер сөй­ләр­гә җы­ен­ган­дай та­вы­шын кы­са төш­те һәм шу­ның бе­лән Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ның да кү­ңе­лен­дә кы­зык­сы­ну уят­ты, ин­де сүз­лә­ре­нә игъ­ти­бар ит­мәс бул­ган ко­лак­ла­рын үрә тор­гыз­ды.— Әти әй­тә иде, элек­ләр­не дип, мар­җа­лар ка­лын са­ра­фан ки­еп йөр­гән­нәр икән. Ме­нә шу­лар, урам­нан үтеп ба­рыш­лый, тиз ге­нә ишек ал­ды ягы­на ке­рә­ләр дә кап­ка ба­га­на­сы янын­да гы­на аяк өс­те, итәк­лә­рен бе­раз кү­тә­рә тө­шеп, җи­ңел йо­мыш­ла­рын йо­мыш­лый­лар икән...

— Бул­ма­ган­ны!— дип ки­ре как­ты икен­че­се.— Әти­ең ка­рап тор­ган­мы шу­лар­ны?

— Юк ла ин­де, ниш­ләп ка­рап тор­сын?

— Ба­ла-ча­га­га кы­зык бит ин­де ул!

— Та­тар ба­ла­сы­на­мы?.. Ә бе­лә­сең­ме ул ва­кыт­лар­да дин нин­ди көч­ле бул­ган? Кем­нең гө­наһ­ка ба­та­сы кил­сен ин­де?

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на яны­на җи­тә­рәк бу юлы шу­шы ике та­тар ире сүз­сез кал­ды­лар. Тиз­лек бе­лән үтеп кит­те­ләр. Алар ике­се дә озын буй­лы, чан­дыр гәү­дә­ле, баш­ла­рын­да фу­раж­ка­дан, өс­лә­рен­дә җи­ңел­чә курт­ка­дан иде­ләр. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на алар­га ия­рер­гә дип адым­на­рын тиз­ләт­мәк­че иде, шун­да ук уен­нан ки­ре кайт­ты. Алар ин­де яңа сүз­ләр­гә кү­чеп өл­гер­де­ләр. Ни-нәр­сә­ләр ха­кын­да сөй­лә­шү­лә­ре­нә ко­лак то­тар­лык тү­гел, ара­лар да ера­гая ба­ра иде­ләр.

 

IV

Га­и­лә әһел­лә­ре һәм­мә­се дә ин­де өй­дә икән­нәр. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ны ире Са­ла­ват На­и­ло­вич га­дә­тен­чә ягым­лы йөз бе­лән кар­шы ал­ды. Өс­тен­дә­ге ак плащ­ын са­лы­шыр­га бу­лыш­ты, эл­геч­кә ил­теп эл­де. Ан­на­ры гы­на:

— Әни­ең ни хәл­дә?— дип со­ра­ды. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на да га­дәт­тә­ге­чә җа­вап бир­де:

— Сез­гә сә­лам әйт­те. Хәл­лә­ре— ях­шы. Кич бу­е­на сөй­лә­шеп утыр­дык.

— Эшең­нән ни­чә­ләр­дә кит­кән идең соң?— ди­де Са­ла­ват На­и­ло­вич, аш бүл­мә­се ягы­на узып.— Си­ңа аш бү­ләм. Без әле аша­ма­ган!

— Күп сал­ма!— ди­де Ай­гөл Җәү­дә­тов­на, ки­е­мен алыш­ты­рыр­га үз бүл­мә­се­нә узыш­лый.

— Әни,— дип йө­ге­реп кил­де ке­че кы­зы, ка­ра чәч­лә­рен­дә­ге кы­зыл бан­тын күр­сә­теп:— Ми­ңа ки­ле­шә­ме?

— Ки­ле­шә, бик ки­ле­шә, кы­зым,— ди­де аңа әл­лә ни игъ­ти­бар итеп то­рыр­га бул­ма­ган ана.— Мәк­тәп дә­рес­лә­рең­не әзер­ләп бе­тер­дең­ме?

Ке­че кы­зы Ди­нә җи­ден­че сый­ныф­та укый, тел­гә бет­кән, һа­ман да игъ­ти­бар кү­зен­дә бу­лыр­га яра­та тор­ган чи­бәр һәм акыл­лы ба­ла. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на аны үзе­нә ох­ша­та, ул гү­я­ки һәр­да­им, хәт­та ял­гыш­ла­рын­да да әни­сен ка­бат­лый сы­ман: хо­лык­та да, фи­гыль­дә дә, хәт­та төс һәм кы­я­фә­тен­дә дә.

— Әл­лә кай­чан ин­де!— ди­де кы­зы.— Аның нәр­сә­се бар?

Әни­се җа­ва­бын­да һич­нәр­сә әйт­мә­де. Ба­ры­сы да өс­тәл яны­на җы­ел­ган­да да Ди­нә һа­ман үзе­не­кен сөй­ли тор­ды. Мәк­тәп­тә­ге хәл­ләр­не дә, укы­ту­чы­ла­рын да, дә­рес­лә­ре ха­кын­да да су­ын агы­зу­дан тук­тый бел­мә­гән чиш­мә ке­бек чел­те­рә­теп ке­нә сал­ды.

— Әни, ә син ата-ана­лар җы­е­лы­шы­на ба­ра­сың­мы?

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на шун­да гы­на аның сүз­лә­ре­н ко­ла­гы­на эл­де, бе­раз уй­ла­нып ал­ды да:

— Әле күп­тән тү­гел ге­нә бул­ды бит!— ди­де.

— Ни­чек ин­де? Ни­чек ин­де?— дип, кы­зы шун­да ук ри­за­сыз­лы­гын бел­де­рер­гә дә өл­гер­де.— Әни, бер ай элек бул­ды бит ин­де ул, хә­зер яңа­сы ки­леп җит­те.

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на бе­раз ап­ты­раб­рак кал­ды. Әгәр дә хә­зер: “Ә­нә әти­ең бер дә бар­га­ны юк, ин­де аның чи­ра­ты, ба­ры­бер өй­дә уты­ра!”— ди­сә, ире­нә ка­ты бә­ре­лер­гә мөм­кин иде. Ни әйт­сә дә, Са­ла­ват На­и­ло­вич­ның шу­шы соң­гы ай­лар­да эш­сез ка­лу­ын­да тел­гә алыр­лык га­е­бе дә юк, аны­сы. Үзе­нә ае­рым фир­ма ачып, ты­ры­шып эш­лә­мә­де, бул­дыр­ма­ды тү­гел. Ул ва­кыт­лар­да алар­ның бай­лык­ла­ры ише­леп чы­гар дә­рә­җә­дә ишәй­де. Ма­ши­на өс­те­нә ма­ши­на­лар да ал­ды­лар, фа­тир­ла­ры­на да ел­дан-ел яңа­баш­тан, мо­да­сы­на ту­ры ки­те­реп зур ре­монт­лар ясат­ты­лар, йорт җи­һаз­ла­рын да зат­лы­дан-зат­лы­сы­на алыш­тыр­ды­лар. Ин­де шу­шы ел ур­та­сы­на гы­на ире­нең фир­ма­сы бөл­ген­лек­кә төш­кән икән, мон­да ил­нең эч­ке икъ­ти­са­ди сә­я­сә­те үз­гә­рү­нең дә га­е­бе бар. Бо­ла­рын гы­на Ай­гөл Җәү­дә­тов­на ях­шы аң­лый. Әм­ма ире Са­ла­ват На­и­ло­вич­ның ха­та­ны дус­ла­рын­нан кү­рү­ен ге­нә ка­бул итә ал­мый. Үзең ах­мак бул­ма­саң, алар һәм­мә­се бер­дәм шу­лай кы­ла­ныр­лар иде­ме соң? Гөр­ләп эш­лә­гән фир­ма­дан кем­нәр ки­тә ин­де, ни­гә алар берь­ю­лы шу­лай ит­те­ләр? Әл­лә ире үз бу­рыч­ла­ры­на җа­вап­лы ка­ра­ма­ды­мы? Алай ди­сәң, ко­ман­ди­ров­ка­лар­дан кай­тып та кер­ми ди­яр­лек иде. Җи­де-си­гез ел эчен­дә дүрт-биш өр­-я­ңа җи­ңел ма­ши­на­сын, аяк ки­е­ме уры­ны­на да күр­ми­чә, тә­мам туз­ды­рып таш­ла­ды.

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на ире­нә ка­рап куй­ды. Ашап утыр­ган Са­ла­ват На­и­ло­вич, аның ка­ра­шын то­еп, шун­да ук кү­зе бе­лән уеп ал­ды; бөр­кет бо­ры­ны ас­тын­да­гы коң­гырт куе мы­е­гы­ның уң як чи­те тет­рә­неп тор­ды. Ме­нә хә­зер ул, ата-ана­лар җы­е­лы­шы ха­кын­да сүз­не яңар­тып: “Юк, мин бар­мыйм, баш­ка мә­шә­кать­лә­рем дә җи­тәр­лек!”— дип га­дә­тен­чә әй­тер сы­ман иде. Әм­ма бу юлы эн­дәш­мә­де. Ри­зык тә­мен югал­тыр­га те­лә­ми­чә, ку­лын­да­гы ик­мәк те­ле­ме­нең яр­ты­сын ди­яр­лек умы­рып кап­ты. Бәл­ки тел очы­на кил­гән сүз­лә­рен ул шу­лай ты­еп кал­ган­дыр?

— Аша ин­де, һа­ман та­кы-то­кы, та­кы-то­кы, чү­кеч бе­лән ка­дак­ка сук­кан ке­бек!— дип, олы кыз­ла­ры Дил­бәр ачу­лы ка­ра­шын сең­ле­се Ди­нә­гә тө­бә­де. Ме­нә хә­зер алар эте­шеп-төр­те­шеп алыр­лар сы­ман иде.

Дил­бәр­лә­ре ин­де уни­вер­си­тет­та укый. Аның һа­ман да бик ях­шы бил­ге­ләр­гә ге­нә сес­си­я­лә­рен тап­шы­руы әү­вә­ле үзен рас­лый­сы, ип­тәш­лә­ре ал­дын­да күр­сә­тә­се ки­лү­дән бул­са, хә­зер мәр­тә­бә­дән тө­шәр­гә те­лә­мә­вен­нән иде. Әл­лә ни ты­рыш­мый да ке­бек, әм­ма шул ук җае бе­лән гел юга­ры­дан гы­на ба­ра. Дил­бәр — акыл­лы кыз, әм­ма яшь әле. Әгәр кү­ңе­ле­нә хуш ки­лер­лек егет тә та­был­са, бәл­ки бо­лай ук усал­ла­ну­ны га­дә­т тә ит­мәс иде, кем бе­лә.

Егет ди­мәк­тән, Дил­бәр­гә күз ату­чы­лар аз тү­гел икән­ле­ген әни­се дә бе­леп то­ра. Тик кы­зы­мы алар­ның бер­сен дә ошат­мый, әл­лә егет­ләр­ме өр­ке­шеп ка­ча би­рә­ләр? Аның кү­ңе­ле­нә ке­рә алыр өчен бик үт­кен зат­лар­дан бу­лыр­га ки­рәк шул!

Шун­да Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ның уй­ла­ры аша Са­ла­ва­ты бе­лән та­ны­шу, йө­ре­шеп ки­тү чак­ла­ры миз­гел эчен­дә ди­яр­лек үтеп кит­те­ләр. Ә югый­сә аның яз­мы­шы бө­тен­ләй дә баш­ка бу­ла­чак иде тү­гел­ме?

— Әни, ба­ра­сың­мы ин­де?— дип, та­гын ашын­нан ае­ры­лып со­ра­ды кыз­ла­ры Ди­нә.— Укы­ту­чы апа­ма нәр­сә әй­тим?

— Бу юлы ни­чә сум­нан җы­я­лар?— дип со­рап куй­ды Ай­гөл Җәү­дә­тов­на, үт­кән­дә­ге ата-ана­лар җы­е­лы­шын­да мәк­тәп фон­ды­на кал­дыр­ган “йө­зәр­лек­ләр”­не хә­те­рен­дә яңар­тып.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных