Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 45 страница




— Әйе,— ди­де Хә­лим Ха­ли­ко­вич,— әни­ең кар­шы кил­мә­сә!..

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на, үзе дә си­зен­мәс­тән, аның бу буш сүз­лә­ре кап­кы­ны­на эләк­те һәм шун­да ук кырт ки­сеп ки­ре как­ты:

— Та­гын нәр­сә уй­лап чы­га­ра­сыз?

— Бо­лай гы­на әйт­тем,— ди­де Хә­лим Ха­ли­ко­вич, ша­яр­туы уңыш­лы ба­рып чы­гу­га ку­а­нып.— Мин бе­раз оза­та ба­рам да... Бәл­ки эш те­ле­фо­ны­гыз­ны би­рер­сез? Шал­ты­ра­тыр­мын!

— Дө­рес, ме­нә мо­ны­сы ях­шы­рак бу­лыр!— ди­де Ай­гөл Җәү­дә­тов­на, әм­ма үзе: “Ни­гә ике-өч ай әү­вә­ле бул­са да оч­ра­ма­дың?”— дип уй­лап куй­ды.

— Ә мин әни­ем­нең эш те­ле­фо­нын бе­ләм!— дип мак­тан­ды Ди­нә һәм но­мер­ла­рын те­зеп тә кит­те. Аның ар­тын­нан Хә­лим Ха­ли­ко­вич та ка­бат­ла­ды, хә­те­рен­дә сак­ла­я­ча­гын әйт­те.

Хуш­ла­шып, кы­зы бе­лән әни­се “Э­дель­вейс” ки­бе­те­нә ке­реп кит­те­ләр, ир ке­ше алар­ны җы­лы ка­ра­шын­нан тө­шер­ми оза­тып кал­ды. Икен­че көн­не Ай­гөл Җәү­дә­тов­на аның шал­ты­ра­ту­ын көт­те, әм­ма Хә­лим Ха­ли­ко­вич әл­лә те­ле­фо­ны но­ме­рын оныт­кан иде, әл­лә баш­ка бер сә­бәп ар­ка­сын­да — элем­тә­гә чык­ма­ды. Өчен­че көн­не дә, ан­на­ры да хә­бә­ре ише­тел­мә­де. Һәм ме­нә ул аның ишек тө­бен­дә, туп­са­сын­нан узар­га кы­ен­сы­нып ба­сып то­ра. Әгәр дә Ай­гөл Җәү­дә­тов­на аш­кы­ныб­рак чык­кан бул­са, Хә­лим Ха­ли­ко­вич аның аяк ас­тын­да да ка­лыр­га мөм­кин иде.

— Кит­әсез дә­ме­ни?

Бу со­рау­ны ко­ри­дор буй­лап узып ба­ру­чы, бү­лек­нең җа­вап­лы хез­мәт­кә­ре, ир­ләр һәм егет­ләр кү­зе­нә дә үзе­нең чи­бәр­ле­ге бе­лән тиз ча­лы­ну­чан Ха­ли­сә Рә­и­сов­на бир­де. Ул гү­я­ки ри­за­сыз­лык бе­лән би­тәр­лә­гән, ачуы кил­гә­нен бел­дер­гән ке­бек итеп со­ра­ды. Куе ка­ра чәч­лә­рен кү­тәр­гә­ләп һәм шун­да ук нә­зек би­лен дә сы­пы­рып, бе­раз тө­зә­те­нер­гә дә өл­гер­де.

— Җы­е­лыш­ка ашы­гам!— дип ак­ла­ныр­га мәҗ­бүр бул­ды Ай­гөл Җәү­дә­тов­на. Һәр­хәл­дә ул бу хез­мәт­кә­ре­нә кай­да йө­рү­ен бел­де­реп то­рыр­га ти­еш тү­гел иде. Хә­ер, Ха­ли­сә Рә­и­сов­на да узып ба­рыш­лый гы­на би­рел­гән со­ра­вын ин­де оны­тыр­га өл­гер­гән, ар­тын­нан ир ке­ше­нең үт­кер күз­лә­ре ка­рап ка­лу­ны то­еп, гәү­дә­се­нә та­гын да төз­лек бир­гән, итә­ген уй­нат­ка­лап ат­лау­га күч­кән иде. Гү­я­ки: “Мин ни­чег­рәк? Ошыйм­мы?”— дип, бер дә кы­ен­сын­мый бо­ры­лып со­рар­дыр сы­ман. Һәр­хәл­дә аның бу күр­кәм­ле­ге һәм йө­ре­ше Хә­лим Ха­ли­ко­вич­ка атал­ган бу­лыр­га ти­еш иде.

“Бо­зау уҗым­ны ерак­тан си­зе­нә... Си­ңа ха­ным­нар һа­ман да үз­лә­ре ябы­шыр­га то­ра­лар”,— дип, шул сә­бәп­тән уй­лап ку­яр­га өл­гер­де Ай­гөл Җәү­дә­тов­на. Әм­ма бу сүз­лә­рен Хә­лим Ха­ли­ко­вич­ның үзе­нә бел­де­рә­се ит­мә­де, ба­ры тик:

— Ачу­лан­ма­гыз, ми­ңа чын­нан да җы­е­лыш­ка ба­рып җи­тәр­гә ки­рәк иде,— ди­де, ач­кыч­ла­рын ке­сә­сен­нән чы­га­рып, әм­ма йо­зак уе­мы­на кер­тә ал­мый­ча ап­ты­рап.

— Кыз­га­ныч!— ди­де Хә­лим Ха­ли­ко­вич.— Үзем га­еп­ле. Ир­тән­ге як­та шал­ты­рат­кан идем. Ми­нистр­лык­та уты­рыш­та бул­ды­гыз. Бү­ген бит кө­не шун­дый. Җы­е­лыш­лар... Уты­рыш­лар...

Хә­ле­нә ке­рә алуы Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ны ку­ан­дыр­ды. Ач­кы­чы да үз йо­за­гын тап­ты һәм ул, ише­ген бик­ләп, күр­ше бүл­мә­нең ише­ген ша­кы­мый гы­на ачып:

— Мин җы­е­лыш­ка кит­тем. Ки­рәк­сәм, ки­чек­тер­ге­сез эш ки­леп чык­са, ке­сә те­ле­фо­ны­ма шал­ты­ра­тыр­сыз!.. Ху­шы­гыз!.. Ир­тә­гә­гә­чә!— дип, ан­нан “я­рый-ярый” сүз­лә­рен ише­теп, алар­ны кал­ды­рып, Хә­лим Ха­ли­ко­вич­ка: — Әй­дә­гез!— ди­де.

Алар ка­раң­гы урам­га ки­леп чык­ты­лар. Ка­зан­ның көз­ге озын кич­ләр­дә су­кы­ра­еп ка­луы га­дә­ти хәл бул­ган­лык­тан, Ай­гөл Җәү­дә­тов­на юлын ча­ма­лап кы­на бил­ге­ләп, сак кы­на ба­сып ат­лап бар­ды. Аңа ияр­гән Хә­лим Ха­ли­ко­вич мо­ны үзен­чә аң­ла­ды, ха­ным­ның бе­лә­ген­нән то­тып алыр­га өл­гер­де һәм:

— Мон­да, төр­тел­сәң, күз чы­га­рыр­лык икән!— дип сөй­лә­неп тә куй­ды, җит­мә­сә.

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­га ни­гә­дер рә­хәт бу­лып кит­те. Ул шу­шы миз­гел­дә дөнь­я­сын оныт­ты, әгәр дә хә­зер Хә­лим Ха­ли­ко­вич аны ко­чак­ла­са, эреп ки­тә­чәк иде. Һәм та­гын да:

— Сак бу­лы­гыз, өс­кә ба­са­сыз бит, сы­ер­лар ке­бек!— дип, ка­раң­гы­лык эчен­нән әби ке­ше та­выш­лы бе­рәү эн­дәш­мә­сә, ха­ным бу хис­лә­ре бә­ла­сен­нән дә тиз ге­нә ай­ный­сы тү­гел иде. Аның йө­рә­ге аша:

— Ул нәр­сә әй­тер?— ди­гән уй ян­ды­рып, электр то­гы ке­бек үтеп кит­те, шун­да ук акы­лы уры­ны­на утыр­ды һәм, кау­шап, бе­лә­ген Хә­лим Ха­ли­ко­вич­ның ку­лын­нан азат ит­те. “Ул” ди­гә­не ире Са­ла­ват На­и­ло­вич та, янә­шә­сен­дә ба­ру­чы Хә­лим Ха­ли­ко­вич та тү­гел, өчен­че бер ке­ше иде. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на аны үлеп са­гы­ну­ын, әгәр ме­нә шу­шын­да, нәкъ янын­да ул ат­ла­са, күк­рә­ге­нә кап­ла­нып, үбә-ко­ча елый-елый зар бу­ла­сын той­ды. Бу миз­гел­дә зә­һәр ял­кын­на­рын үр­лә­тер­гә өл­гер­гән мә­хәб­бәт уча­гын­нан “аһ” ава­зы, бә­гы­рен­нән ер­тып чы­гып, хис­лә­рен­нән дөнь­я­лык­ка хә­бәр бир­де. Мо­ны да Хә­лим Ха­ли­ко­вич үз те­лә­гә­нен­чә аң­лап өл­гер­де. Хис­лә­ре­нә Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ның бә­гы­рен­нән бә­реп чык­кан “аһ” ава­зын бу­тап, шул сә­бәп­ле акы­лы бол­га­нып, та­гын ха­ным­ның бе­лә­ге­нә үрел­де. Һа­ман да як­ты­рак урын­га чы­гып җит­мә­гән иде­ләр. Гү­я­ки тә­не­нә елан үр­мә­лә­гән­дәй хис итеп, бу юлы Ай­гөл Җәү­дә­тов­на:

— Абау!— дип кыч­кы­рып җи­бәр­де. Хәт­та урам тет­рә­неп куй­ды.— Кур­кыт­тың бит!

— Ан­да нәр­сә бул­ды?— дип, урам­ның икен­че ягын­нан яр­дәм­гә таш­ла­ныр­дай итеп бер ят ир ке­ше эн­дәш­те. Ул як­та си­га­рет уты­ның бар­лы­гы нок­та бу­лып кү­ре­нә, җит­мә­сә бер үк җай­да ял­гыз кы­зыл кү­зе уры­нын күч­кә­ләп йө­ри иде. Ярый әле Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­лар урам­ны ка­раң­гы­лап тор­ган йорт­ны уз­ды­лар да мул нур­ла­рын кыз­ган­мый як­тырт­кан лам­па­лы ба­га­на яны­на ки­леп чык­ты­лар. Ха­ным, Хә­лим Ха­ли­ко­вич­ның ку­лын­нан ары­нып, нык­лы адым­нар бе­лән ат­лап кит­те.

— Нәр­сә­дә кал­ган идек әле без?— дип со­ра­га­нын­да:

— Сүз­не баш­лар­га да өл­гер­мә­дек тү­гел­ме?— ди­гән со­рау­лы җа­вап­ны ишет­те. Зи­һе­нен җый­ды.

— Әйе шул!— ди­де.— Бу ка­раң­гы­лык тә­мам ко­тым­ны ал­ды. Шул як­ка ни­чә тап­кыр­лар ут куй­дырт­тык, һа­ман ян­мый. Бер-ике көн кү­зен җе­мел­дә­теп то­ра да сү­нә...

— Лам­поч­ка­сын ка­рак­лар ур­лый тор­ган­дыр... Яки ма­лай-ша­лай ва­та­дыр,— дип үзен­чә мо­ны Хә­лим Ха­ли­ко­вич аң­ла­тып бир­де.— Без дә кеч­ке­нә чак­та шун­дый идек!

Ник әйт­те ин­де? Аның бу сүз­лә­ре ха­ным­ның гай­рә­тен икен­че кат чи­гер­де. Сүз ул — сөй­ли бел­гән ке­ше­гә сүз, урын­сыз куз­га­тыл­ган­да — им­гәк!

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на үзен ку­лын­да то­тар­лык хәл­дә иде. Аң­ла­мый­мы­ни ул: Хә­лим Ха­ли­ко­вич аны мах­сус эз­ләп кил­гән! Ди­мәк, мө­нә­сә­бә­те ях­шы­лык­та, те­ләк­лә­ре из­ге­дә. Бәл­ки ки­ңә­ше ки­рәк­тер? Ха­ты­нын­нан ки­тү­ен дә әйт­кән иде бит.

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на шул хак­та сүз баш­лар­га ни­ят ит­те:

— Нәр­сә­гә ае­ры­лыш­ты­гыз соң?

— Бул­ды ин­де,— ди­де Хә­лим Ха­ли­ко­вич, мө­га­ен бу со­рау­га соң­гы ва­кыт­лар­да җа­вап би­рер­гә җай­ла­шып ал­ган бу­лыр­га ки­рәк, хә­те­рен­дә көй­лән­гән стан­дарт сүз­ләр тез­мә­сен җи­ңел ге­нә сү­теп җи­бәр­де.— Ха­рак­тер­лар­да ки­леш­мә­дек!

Әм­ма Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­дан бо­лай ук җи­ңел ге­нә ко­ты­лу мөм­кин тү­гел иде. Ул, ярым ша­яр­тып:

— Ун ел­дан ар­тыг­рак яшә­гәч ке­нә шул бил­ге­ле бул­ды­мы?— дип әй­теп тә куй­ды. Ир­нең көй­мә­се ком­га те­рәл­де, хә­зер ул үз кем­ле­ген кот­ка­ру өчен ты­ры­шыр­га ти­еш иде. Әм­ма, ар­тык уй­лап тор­мас­тан:

— Кит­те, мин­нән, таш­ла­ды да баш­ка­га ябы­шып ки­теп бар­ды,— дип әйт­те дә сал­ды. Ха­ным ан­нан бо­лар­ны ук ише­те­рен көт­мә­гән иде, бе­раз­га сүз­сез кал­ды. Ан­на­ры гы­на:

— Ни­чек ин­де?.. Ни­чек ин­де?— ди­де, ка­бат­ла­нып һәм аң­лый ал­мый­ча.

— Ме­нә шу­лай да бу­ла икән әле ул!— ди­де Хә­лим Ха­ли­ко­вич. Та­вы­шын­нан уф­та­ну да, сө­е­нү дә бил­ге­лә­рен та­бар­лык тү­гел иде.

— Син бит бер дә тө­шеп егыл­ган­нар һәм авып ка­лыр­га те­ләү­че­ләр исем­ле­ген­дә йөр­ми идең!— Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ның бо­лай дип әй­тү­ен­дә бе­раз үп­кә­ләү аваз­ла­ры да бар иде. Ул бит Хә­лим Ха­ли­ко­вич­ны яшь­ле­ген­дә кү­ңе­ле­нә керт­кән ха­ным. Аз­мы аңа сок­лан­ды, бер тап­кыр бул­са да ел­гыр ка­ра­шы­на элә­геп ка­ла ал­га­нын­да да чик­сез сө­е­нә иде шул! Хәт­та бе­рен­че мә­хәб­бә­те тү­гел иде­ме ул аның?

— Тө­шеп ка­лыр­га те­ли­сең­ме дип со­рап тор­мый­лар, таш­лый­лар да кал­ды­ра­лар икән бу тор­мыш­та!

Хә­лим Ха­ли­ко­вич­ның шу­шы­лай хик­мәт бе­лән, яшер­ми әй­теп сөй­лә­шә бе­лүе Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­га элек­ләр­не дә ошый иде. Ни­чек са­гын­ган ул аны! Оныт­кан гы­на бул­ган, ин­де үл­де ди­гән мә­хәб­бәт чә­чә­ге дә ор­лык­ла­рын чә­чеп кал­ды­рыр­га өл­гер­гән икән бит. Ме­нә-ме­нә ти­ше­леп чы­гар­га то­ра­лар!

“Ул нәр­сә әй­тер?” Бу юлы да Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ның йө­рә­ген электр то­гы чак­кан ке­бек бул­ды, кү­ңе­ле шун­да ук уры­ны­на уты­рыр­га өл­гер­де. “Ул” ди­гә­не ире дә, янә­шә­сен­дә ба­ру­чы Хә­лим Ха­ли­ко­вич та тү­гел иде. Һәм, го­му­мән, ул мон­да юк, ул бө­тен­ләй баш­ка­лар бе­лән, ул ят ха­ным­нар­ның күз нур­ла­рын алып, чит­тә үз җае бе­лән йө­ри. Ә син — мон­да: “Ул ни әй­тер?”— дип кот­сыз ка­ла­сың, юләр!

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на ир­ләр бе­лән азып-ту­зып йөр­гән ха­тын­нар­дан тү­гел иде. Ул ба­ры тик мә­хәб­бәт ди­гән олы хис­нең бар­лы­гын со­ңа­рып аң­ла­учы. Мо­ңа ка­дәр хәт­та ирен сө­ю­дә ба­ры тик ял­ган хис­ләр, ма­вы­гу, яра­ту­ны шу­шы икән дип аң­лар­га те­ләү, йө­рә­ген-җа­нын бу саф­са­та­сы­на ышан­ды­ру­дан гы­на ха­сил ител­гән нин­ди­дер ада­шу­дан гый­ба­рәт са­та­шу бул­ган. Ул са­та­шуы яшь­ле­ген­дә үк аның кү­ңел күз­лә­рен ябыл­ган ки­леш кал­дыр­ган. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на тү­гел иде­ме, баш­ка кыз­лар сөю-сә­га­дәт диң­гез­лә­рен­дә йө­зә­ләр, мин дә алар­дан ка­лыш­мыйм дип, күр­ше сый­ныф­тан бер егет­не сай­лап алып, аңа яше­рен ге­нә гый­шык то­тып йөр­гән кыз ба­ла? Ә ул, җит­мә­сә, урыс иде. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на тү­гел иде­ме, дус кы­зы­ның ту­ган көн бәй­рә­мен­нән соң, ире Са­ла­ват На­и­ло­вич­ка,— аның әле егет ча­гы, үзен юри ге­нә, ша­яр­тып оза­та кил­гәч,— бе­рен­че үбе­шү­лә­рен­нән баш­лап гый­шык тот­кан кыз? Яра­та ке­бек иде, җа­нын би­рер­гә әзер иде. Әм­ма чын мә­хәб­бә­те бу да бу­лып чык­ма­ды, Са­ла­ва­ты нин­ди ут­лар­да ян­ган­дыр, бил­ге­сез! Бәл­ки ул да, го­ме­ре ял­гыз ба­шы­на зая үт­мә­сен дип, кы­рык үл­чәп, бер ки­сеп өй­лән­гән­дер? Ник оч­ра­дың син, Хә­лим Ха­ли­ко­вич, Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ның яз­мыш юлын­да? Си­нең ар­ка­да ул бит мә­хәб­бәт­нең нәр­сә икән­ле­ген тоя, аң­лый баш­ла­ды! Әм­ма бу ба­ры тик олы ян­гын ал­дын­нан, аның хә­бәр­че­се ке­бек чәч­рәп ал­ган чат­кы гы­на бул­ган. Ул ба­ры тик Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ның кү­ңел бүл­мә­сен ге­нә ял­ты­ра­тып ал­ган, аның әле­гә­чә буш тор­ган­лы­гын сиз­дер­мәк­че, ял­гыш ки­леп кер­гән ут кый­пыл­чы­гы. Ярат­мый ул си­не, Хә­лим Ха­ли­ко­вич, ярат­мый! Әм­ма ни өчен­дер бик ка­дер­ле ке­ше­се ке­бек тә кү­рә. Ул хәт­та си­нең бе­лән ма­вы­га да ал­ма­ды, ә хә­зер бу юл­га ба­са­ча­гын бө­тен­ләй дә көт­мә! Шу­лай да рәх­мәт си­ңа, Хә­лим Ха­ли­ко­вич, то­ман­лы хис­лә­ре диң­ге­зен­дә кыйб­ла югал­тып ада­шып йөр­гән Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ның кү­ңел ко­ра­бы­на, ма­як як­ты­сы ке­бек як­тыр­тып, дө­рес юлын күр­сә­теп бир­дең. Аның йөз то­тып йө­зәр­гә ти­еш­ле икъ­ли­ме баш­ка бер та­раф­та. Аңа ул ки­рәк, ул, ул!

— Ул нәр­сә әй­тер?..

— Кем ха­кын­да сез, ире­гез­ме?— ди­де шун­да ук Хә­лим Ха­ли­ко­вич, Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ның әйт­кән­нәр­гә үз со­ра­вын кар­шы ку­еп. Ан­на­ры кү­ңе­лен­дә­ген дә ачып са­лыр­га өл­гер­де: — Мин әле хә­зер­гә сез­не ан­нан ур­лап ка­чар­га җы­ен­мыйм!

— Аны­сы­на да рәх­мәт!— ди­де Ай­гөл Җәү­дә­тов­на.

— Бик хуш, бик хуш!— дип сө­ен­де Хә­лим Ха­ли­ко­вич, ә ан­на­ры: — Сез кая?— дип со­ра­ды.

— Өй­гә... Юк ла ин­де, җы­е­лыш­ка ашы­гам,— ди­де ха­ным, һа­ман да һу­шын яңар­та ал­мый­ча.

— Сез­нең ке­бек зур тү­рә­ләр­не ма­ши­на йөрт­ми­ме­ни?— дип, Хә­лим Ха­ли­ко­вич ри­за­сыз­лы­гын бел­дер­де. Ул гү­я­ки Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ны кай­гыр­ту­ын сиз­де­рер­гә те­ли иде.

— Юк шул әле­гә!— ди­де ха­ным, сер би­рә­се кил­ми­чә. Ул хә­зер тук­та­лыш­ка ашы­гыр­га, ха­лык бе­лән ту­лы ав­то­бус­ка кы­сы­ла-төр­те­лә ке­реп, юлын дә­вам итәр­гә ти­еш иде. Бу хәл аның җа­нын изә, әм­ма, яз­мы­шы­дыр ин­де, мо­ңа кар­шы бер­ни эш­ли ал­мый шул!

— Әй­дә­гез, үзем ил­теп ку­ям, рөх­сәт ит­сә­гез?!.

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на мо­ны ук Хә­лим Ха­ли­ко­вич­тан көт­мә­гән иде. Аның ма­ши­на­сы соң­гы мар­ка “Жи­гу­ли” бу­лып чык­ты. Бер ара юл уз­ган­на­рын­нан соң, та­гын да ба­ты­ра­еп, Хә­лим Ха­ли­ко­вич со­рый­сы ит­те:

— Сез ни­чә­гә ба­рып җи­тәр­гә ти­еш­ле?

— Ал­ты­га!— ди­де Ай­гөл Җәү­дә­тов­на, кул сә­га­тен­нән ва­кыт­ны ка­рар­га плащ җи­ңен кү­тә­реп. Хә­лим Ха­ли­ко­вич ма­ши­на тү­рен­дә нур­ла­нып то­ру­чы сә­гать­кә, мон­да ка­ра­гыз ди­гән­дәй, имән бар­ма­гы бе­лән сак кы­на төрт­кә­ләп ал­ды.

— Ир­тә икән әле, ва­кы­ты­гыз җи­тәр­лек!

— Мин бит ав­то­бус бе­лән кай­тыр­мын ди­гән идем, ан­на­ры күп­ме җәяү ат­лый­сым бу­ла­чак. Нәкъ бер сә­гать ва­кы­тым ки­тәр иде... — Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ның та­вы­шы­на чык­кан кау­ша­вы­ның төп сә­бә­бе үз ма­ши­на­сын­да тү­гел, ке­ше­не­ке­ндә уты­рып ба­ру­ын­нан иде.

— Ди­мәк, бу бер сә­га­те­без­не фай­да­лы эш­кә са­рыф итә ала­быз, шу­лай­мы?— ди­де Хә­лим Ха­ли­ко­вич, һәр­хәл­дә мул ел­ма­еп бу­лыр­га ки­рәк. Мо­ны­сын ук ха­ным шәй­ли ал­ма­ды, әм­ма баш­ка­ча тү­гел­ле­ген си­зен­ми кал­ма­ды. Үзен шун­да ук кул­га ал­ды да со­рап куй­ды:

— Ни­чек ин­де ул сез­нең­чә фай­да­лы уз­ды­ру?

— Бе­раз сөй­лә­шеп, фи­кер­лә­шеп уты­ру ди­гә­нем.

— Кай­да?

— Ма­ши­на­да да мөм­кин...

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на “ә­йе”­дән дә, “юк”­тан да әйт­мә­де. Мо­ны Хә­лим Ха­ли­ко­вич та­гын үзе­нә ки­рәк­чә аң­ла­ды һәм, уң­га алып кер­гән юл­га бо­ры­лып, ка­ен­сар ачык­лы­гы­на ки­леп тук­та­ды. Шә­һәр ур­та­сын­да мон­дый ял уры­ны да бар­лы­гын ха­ным бел­ми иде. Алар бе­раз­га сүз­сез кал­ды­лар. Сә­гать үз йө­ре­шен ки­мен­дә биш тап­кыр­га ак­ры­найт­ты. Хә­зер аның тел­лә­ре ары­ган ке­ше адым­на­рын­нан да ка­лы­шыб­рак куз­га­ла тор­ды­лар. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ның ма­ши­на­дан тө­шә­се кил­мә­де, чөн­ки аңа тын­чу ав­то­бус­лар­ны да тук­та­ту һәм алар­ның бе­рәр­се­нә уты­рып ки­тү дә авыр­га ки­лә­чәк.

Ва­кыт­ны ул сүз бе­лән җи­ңеп бу­ла­ча­гын бе­лә иде. Ап­ты­раб­рак кал­га­нын­да ке­сә те­ле­фо­ны шал­ты­ра­ды. Кы­зы Ди­нә бор­чы­ла икән.

— Хә­зер кай­тып җи­тәм... Ав­то­бус­ка утыр­дым ин­де... Ту­ры җы­е­лыш­ка ке­рер­гә бу­лыр!— дип җа­вап бир­де аңа әни­се. Те­ле­фо­нын ке­сә­се­нә са­лу­ы­на, Хә­лим Ха­ли­ко­вич­ка да әй­тер­гә сүз тап­ты: — Йә, баш­лыйк ин­де! Нәр­сә ха­кын­да сөй­лә­шер­гә ти­еш идек без?

Ул сүз­гә күч­сә, бәл­ки ха­ным­га да җи­ңел­рәк бу­лыр иде. Бо­лай эн­дәш­ми уты­ру бер ка­ра­ган­да ял би­рер­гә ти­еш­ле дә бит, әм­ма Ай­гөл Җәү­дә­тов­на җа­ны­на ты­ныч­лык та­ба ал­ма­ды. Ма­ши­на эчен­дә­ге уңай­лык­ны ра­ди­о­дан тап­шы­рыл­ган са­гыш­лы, моң­су көй арт­ты­ра сы­ман. Тә­нен­дә ха­ным из­рәү то­еп, ары­ган­лы­гын шун­да гы­на си­зен­де. Күз­лә­ре­нә йо­кы пәр­дә­се иңә бар­ган­лы­гын абай­ла­мый­ча­рак кал­ды. Озын кер­фек­лә­ре бер-бер­се­нә сак кы­на ка­гыл­га­лап ал­ды­лар. Ул үзен гү­я­ки аның бе­лән, дәрт­ле са­гы­шы­ның сә­бәп­че­се бул­ган мә­хәб­бә­те янә­шә­сен­дә уты­ра­дыр ке­бек хис итеп, шу­шы то­е­мы то­ма­ны­на ке­реп адаш­ты. Ме­нә алар ко­яш­лы, чә­чәк­ле яз­гы яшел бо­лын буй­лап ба­ра­лар. Ян­на­рын­да гы­на җил­бә­зәк кү­бә­ләк­ләр оча. Ары­рак — күл, зәп-зәң­гәр, аяз күк йө­зе ке­бек. Ә ан­да пар ак­кош­лар йө­зә. Алар — күп­ләр... Ме­нә агач­ка ки­леп сө­ял­де­ләр. Ак ка­ен­нар ара­сын­да. Әм­ма Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ның сө­я­леп тор­га­ны ни­гә­дер ава баш­ла­ды. Ул аны то­тып ка­лыр­га те­лә­де. Кул­ла­ры бе­лән эт­те. Яр­дәм­гә ки­лер­гә ти­еш­ле яры да янын­да юк иде. Йө­рә­ген кур­ку ал­ды. Ул агач че­рек юкә­ме, әл­лә баш­ка­мы?.. Авыр, шун­дый авыр, кот чы­гар­гыч икән...

Ха­ным кур­кы­нып уян­ды. Аны Хә­лим Ха­ли­ко­вич үз ко­ча­гы­на ал­ган, ирен­нә­ре­нә ирен­нә­ре бе­лән якы­на­еп ки­лә иде. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на, йо­кы­лы-уяу­лы тө­шен оны­та ал­мый­ча, янын­да сөй­гә­не дип уй­лап, һич­бер кар­шы­лык күр­сәт­мә­де. Бу ирен­нәр, бу ис һәм тәм аңа та­ныш иде­ләр. Әр­сез­ләр, ком­сыз­лар... Ха­ным­ның ирен­нә­рен­нән бал там­ды. Әм­ма ни өчен соң әле мы­ек­лы? Аның мы­е­гы юк иде тү­гел­ме соң?

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на, кул­ла­ры бе­лән этеп, гү­я­ки өс­те­нә авып бар­ган агач­ны чит­кә ал­ды һәм шун­да гы­на Хә­лим Ха­ли­ко­вич ко­ча­гын­да икән­ле­ген тө­ше­нер­гә өл­гер­де. Әм­ма са­та­шу­лы төш­не дә, сә­ер те­лә­ге бе­лән кү­зал­лан­ган өнен дә өзәр­гә те­лә­мә­де. Юк, бу Хә­лим Ха­ли­ко­вич бу­лыр­га ти­еш тү­гел иде, тү­гел иде!

— Ки­рәк­ми,— ди­де ул, пы­шыл­дап,— ки­рәк­ми...

Аның та­вы­шы зә­гыйфь, хә­рә­кәт­лә­ре сүл­пән бул­ды­лар. Бо­лар­ны Хә­лим Ха­ли­ко­вич шу­лай ук үзен­чә аң­ла­ды бул­са ки­рәк, ха­ным­ны ко­ча­гын­нан чы­га­рыр­га те­лә­мә­де, ирен­нә­ре­нә ирен­нә­ре бе­лән ка­бат үрел­де, яңа­дан үбә баш­ла­ды. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на һа­ман да үзен­дә көч та­ба ал­мый­ча, аның на­зы тот­кын­лы­гын­да ка­ла бир­де. Ул ни­гә­дер хис­лә­рен­нән ай­ныр хәл­дә тү­гел иде. Шу­лай да кү­ңе­ле:

— Ул нәр­сә әй­тер?.. Ул нәр­сә әй­тер?.. Ул нәр­сә әй­тер?..— дип ка­бат­ла­ды.

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ның акы­лы яр­дәм­гә ки­лер­гә ти­еш иде, әм­ма һа­ман да хис кай­нар­лы­гын җи­ңә ал­мый­ча, ша­шы­ну­да кал­ды.

Шун­да ма­ши­на­ның тә­рә­зә­се­нә ша­кы­ды­лар. Хә­лим Ха­ли­ко­вич әл­лә ишет­мә­де, әл­лә ише­тер­гә те­лә­мә­де, әм­ма ха­ным кур­кы­нып куй­ды. Ул ара­да тә­рә­зә­гә ка­бат ша­кы­ды­лар. Ри­за­сыз ир шул як­ка та­ба бо­рыл­ды, Ай­гөл Җәү­дә­тов­на үзе­нең коф­та төй­мә­лә­ре чи­шел­гән­лек­не, күк­рәк­лә­ре ачыл­ган­лык­ны кү­реп, тиз ге­нә алар­ны кап­лый баш­ла­ды. Йө­рә­ге аша кур­ку йө­ге­реп уз­ды, хә­ле кит­те. Дә­рә­җә­ле һәм мәр­тә­бә ия­се ха­ным­ның йө­зе­нә оят пәр­дә­се ябыл­ды.

Ма­ши­на тә­рә­зә­сен ша­кыл­да­ту­чы­лар ав­то­инс­пек­ция хез­мәт­кәр­лә­ре иде­ләр. Алар­ның бер­се, ал­га чы­гып, әле но­мер­ла­рын язып ал­ган­дай ит­те, әле су­зы­ла-су­зы­ла са­лон­да­гы­лар­ны ка­ра­ды. Икен­че­се Хә­лим Ха­ли­ко­вич­ка чы­гар­га бо­ер­ды. До­ку­мент­ла­рын со­ра­ды. Ха­ным уң ягы­на һәм ар­ты­на бо­ры­лып ка­ра­ды. Якын-ти­рә­дә баш­ка һич­кем кү­рен­ми иде. Инс­пек­ция хез­мәт­кәр­лә­ре янә­шә бас­ты­лар, ара­дан бер­се, олы юл ягы­на күр­сә­теп:

— Ан­да “кир­печ” то­ра!— ди­де.

Хә­лим Ха­ли­ко­вич кар­шы кил­мә­де, рас­лап та тор­ма­ды:

— Әйе бу­гай, га­фу ите­гез!— дип ке­нә үтен­де, до­ку­мент­ла­рын алар­га суз­ды.

Мо­ның бе­лән ге­нә ка­нә­гать ит­ми, та­гын да бәй­лә­неп, бер­кет­мә­ләр тө­зеп ап­ты­ра­тыр­лар­дыр сы­ман. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ны да ма­ши­на­дан чы­га­рыр­лар, мон­да ниш­лә­вен со­ра­шыр­лар, эше­нә, га­и­лә­се­нә хә­бәр итә­чәк­лә­ре бе­лән кур­кы­тыр­лар. Әм­ма, ни хик­мәт, Хә­лим Ха­ли­ко­вич­ка до­ку­мент­ла­рын кай­та­рып бир­де­ләр дә, алар­ны кал­ды­рып, ары­рак тор­ган шу­шын­дый ук ма­ши­на­лар яны­на та­ба кит­те­ләр. Җи­ңел су­лап ку­яр­га да мөм­кин иде.

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на үз оя­тын­нан авыр кайт­ты. Хә­лим Ха­ли­ко­вич, руль ар­ты­на утыр­гач, ма­ши­на­сын ка­быз­ды һәм мон­нан ки­тү ягын ка­ра­ды.

— Ни­чек алай бәй­лә­неп тор­ма­ды­лар?— дип со­ра­ды ха­ным, ир­нең бе­раз дул­кын­ла­ну­ын һәм ачуы кил­гә­нен то­еп, олы юл­га чы­гып җит­кә­не­нә ка­дәр ты­ныч­ла­ну­ы­на өмет­лә­неп.

— Ак­ча төрт­тем,— ди­де Хә­лим Ха­ли­ко­вич,— алар­га баш­ка нәр­сә ки­рәк­ми бит. Шу­ның өчен ге­нә йө­ри­ләр. Ки­рәк чак­ла­рын­да чы­ра ян­ды­рып та та­бып бул­мый үз­лә­рен...

Ма­ши­на­сын тук­та­тып, олы юл буш бул­са да, ул, нәр­сә­дер эз­лә­неп, тә­рә­зә­лә­рен­нән уң­лы-сул­лы ка­ра­нып тор­ды. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на сә­гать­кә күз сал­ды. Кич­ке ал­ты ту­лып ки­лә иде ин­де. Та­гын ке­сә те­ле­фо­ны шал­ты­ра­ды. Ха­ным ал­дап җа­вап бир­де. Имеш, мәк­тәп ише­ге тө­бе­нә ки­леп җит­кән, бер ге­нә ми­нут­ка да соң­га кал­ма­я­чак.

— “Кир­печ” тә юк! Ну бу ми­ли­ци­я­не!— дип ачы­нып ал­ды Хә­лим Ха­ли­ко­вич.— Юри бул­са да элеп куя бел­ми­ләр, күз­гә ка­рап ал­дый­лар...

Соң­рак куз­гал­ган ма­ши­на выж­лап алар­ны ку­ып та тот­ты, чы­жыл­дап олы юл­га бо­рыл­ды һәм ки­теп тә бар­ды. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­лар да алар­дан ка­лыш­мас­ка ти­еш иде­ләр, әм­ма күз ияр­мәс­лек тиз­лек­тә те­ге­ләр юга­лыр­га да өл­гер­де­ләр.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных