Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 1 страница




ФӘРИТ ЯХИН

 

 

САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘР

 

ЧЕНЧЕ ТОМ

 

 

Яхин Фә­рит

Сайланма әсәрләр: Проза.— Өченче том.— Казан: Моя электронная книга, 2006.— 445 б.

 

Язу­чы­ның әсәрләре томына “Тәгәри китте йомгагым” җыентыгы өчен әзерләнгән көл­ке­ле дә, са­гыш­лы да, уй­лы-моң­лы да әсәр­лә­ре туп­ла­нып би­рел­де. Ул алар­да дөнь­я­лык­ның ба­ры­шы, яшә­еш­нең мәгъ­нә­се ту­рын­да үзе­нең фи­кер­лә­рен ка­һар­ман­на­ры аша ча­гыл­ды­ра. Кат­лау­лы тор­мыш­ның ма­тур һәм сок­лан­дыр­гыч як­ла­рын кү­рә бе­лүе бе­лән ав­тор һәр­ва­кыт ае­ры­лып тор­ды. Аның ос­та про­за­ик бу­луы ха­кын­да тән­кыйть да­им әй­тә кил­де. Бу җы­ен­ты­гы ха­лык­ның ки­лә­чәк яз­мы­шы ха­кын­да уй­ла­ну­ла­ры­на ни­гез­лән­гән. Яшәү мәгъ­нә­сен һәр­кем та­бар­га ти­еш. Ки­тап­ның төп эч­тә­ле­ге шул ту­ры­да. Ул га­ди йом­гак тә­гә­рә­ве тү­гел, уй­лар йом­га­гы­ның яшә­е­ше­без мәй­дан­на­ры буй­лап йө­ге­рүе.

 

©Яхин Фәрит Зәкиҗанович

 

пппппппппппппппппппппппппппппппппппппппппппппппппппппппп

 

ӘТӘЧ КОТ­БЕТ­ДИН

­ Хи­кәя

 

А­выл­да­гы ха­лык­ны әтәч кыч­кы­рып уя­та ди­ләр. Юл­да ки­лә-ки­лә арыл­ган ах­ры­сы, озак йок­ла­ныл­ган бу­лып чык­ты. Ир­тән­ге си­гез­ләр ту­лып бара икән ин­де. Бо­лай бул­саң, ярат­мас­лар дип уй­ла­дым. Ме­нә та­гын әтәч кыч­кы­рып куй­ды. Элек­ке­ге, ба­ла­чак­лар­да­гы Кик­рик­баш­ның үзе тү­гел­ме соң?

Ме­нә та­гын, та­гын һәм та­гын!..

Та­выш кил­гән як­ка тә­рә­зә­дән күз сал­дым. Урам­да кем­нәр­дер йө­ге­ре­шә, кай­сы­ла­ры кәк­ре оч­лы, ыр­гак­лы кол­га тот­кан, кай­сы­сы — бас­кыч, ә кай­бер­лә­ре җил­кә­лә­ре аша авыр ар­кан сал­ган­нар. Ян­гын­мы әл­лә ди­сәм, юк икән.

— Ни шул әле,— ди­де ки­леп кер­гән һәм ми­нем ап­ты­рап кал­га­ным­ны си­зе­неп ал­ган абый,— күр­ше­без кә­мит куя.

Кә­мит ди­гә­нен­нән ми­нем дә ул кы­зык­ны кү­рә­сем, ка­ла­да­гы­ча цирк ка­рый­сым ки­лү­не си­зе­неп бул­са ки­рәк, җөп­ләп аң­ла­тыр­га те­лә­гән ши­кел­ле итеп тас­вир­ла­ган­дай ак­рын­лап дә­вам ит­те:

— Ки­чә кич­тән үк ару бул­ган иде ин­де ул!

А­ру ди­гә­нен­нән шун­да ук аң­ла­дым, сал­ган да исер­гән ин­де.

— Бү­ген ир­тән­нән та­гын өс­тә­гән. Эчеп ал­са, өй кы­ек­ла­ры­на ме­неп уты­ра да әтәч бу­лып кыч­кы­рыр­га то­ты­на. Авыл­ның бө­тен кош-кор­ты ка­чы­шып бе­тә­ләр.

Ә­тәч та­вы­шы та­гын һәм та­гын ка­бат­лан­ды. Ал­га та­ба нәр­сә­ләр бу­ла­сын ка­рар­га авыл­ның ачык авыз ма­лай­ла­ры гы­на тү­гел, хәт­та ни җит­ди һәм сүз кү­ә­сен ка­бар­тыр­га ярат­ма­ган олы агай­ла­ры, “әс­тагъ­фи­рул­лаһ” кә­ли­мә­сен тел­лә­рен­нән тө­шер­мә­гән озын то­лым абыс­тай­ла­ры һәм тү­ти-ту­таш­лар, әби-чә­би­ләр җы­е­лы­шып өл­гер­гән­нәр иде.

Мин чык­кан­да әтәч та­вы­шы бет­кән, ко­яш­ның кыз­ды­руы һәм юга­ры­да җил уй­нау­дан бу­лыр­га ки­рәк, өй кы­е­гы­ның ба­шын­да­гы күр­ше агае Кот­бет­дин аб­зый ай­ный баш­ла­ган, мон­да ни­чек ме­нә алу­ы­на үзе дә га­җәп­лә­неп, куз­га­лыр­га да кур­кып уты­ра иде.

А­ңа бас­кыч ки­тер­де­ләр. Гай­рәт­ле ир­ләр Кот­бет­дин аб­зый­га та­ба сак кы­на кү­тә­ре­леп:

— Ку­рык­ма, төш ин­де?— дип ялы­нып-ял­ва­рып ка­ра­ды­лар: — Егыл­мас­сың, то­та­быз!

— Кур­кам!— ди­де, алар­ның су­зыл­ган кул­ла­рын­нан ар­ка чи­ге­неп Кот­бет­дин аб­зый. Аның чә­рел­дә­ве ха­лык­ның ко­тын ал­ды.

— Та­вык­лар­ны ка­чы­рып бе­тер­дең, йо­мыр­ка­сыз ка­ла­быз!— дип ачу­лан­ды аны ха­тын­нар: — Төш ин­де!

— Кур­кам!— ди­де та­гын да Кот­бет­дин аб­зый, көт­мә­гән­дә елап җи­бә­реп.

— Алай­са, ни­чек мен­дең, шу­лай төш!— ди­де­ләр ир­ләр, аны юа­тыр­га уй­лап та ка­ра­мый­ча.

Ул ара­да агай­лар­ның гай­рәт­ле­рәк­лә­ре аның чал­бар ба­ла­гын­нан да, күл­мәк ча­бу­ын­нан да тар­тып-тар­тып ка­ра­ды­лар, мәгъ­нә бул­ма­ды. Кот­бет­дин аб­зый­ны куз­га­тыр­лык көч-ку­әт­кә бер­се­нең дә иреш­кә­не юк ке­бек ча­ра­сыз иде­ләр. Ха­тын­нар та­гын шау­лаш­ты. Ба­ла-ча­га­лар авыз ерып ка­рап тор­ды. Ир-ат хал­кы, ап­ты­ра­гач, Кот­бет­дин аб­зый­ны би­лен­нән ар­кан бе­лән бәй­ләп тө­ше­рә ге­нә баш­ла­ган иде­ләр, ул яңа­дан кы­ек ба­шы­на үр­мә­ләп мен­де дә утыр­ды һәм әү­вәл­ге­дән дә ка­ты­рак итеп чы­тыр­да­тып ябыш­ты. Әтәч бу­лып кыч­кы­рып та җи­бәр­де.

— Исер­тер­гә ки­рәк, исер­гәч, мен­гә­нен­дә­ге ке­бек җи­ңел тө­шәр,— ди­де­ләр, ахыр­да бер фи­кер­гә кил­гән акыл­лы баш­лар.

Кот­бет­дин аб­зый­га бер яр­ты­ны “те­ре” ки­леш мен­дер­де­ләр. Әм­ма ул, бу ше­шә­не бо­ры­нын­нан чү­ме­реп бе­те­рү­гә, җыр­лап ук җи­бәр­де. Кы­ек ба­шын­нан тө­шәр­гә уен­да да юк икән­ле­ге аң­ла­шыл­ды. Ап­ты­ра­гач, та­гын бер яр­ты­ны ки­тер­де­ләр:

— Бо­лай төш­мә­сә, егы­лып тө­шәр, ич­ма­са,— ди­де­ләр бер­кат­лы­лар.

Чи­рат­та­гы ше­шә­не кү­рү­гә, Кот­бет­дин аб­зый та­гын да акы­рыб­рак җыр­лап җи­бәр­де. Әм­ма авыл агай­ла­ры акыл­лы бу­лып чык­ты. Кол­га очы­на бәй­лә­гән ара­кы ше­шә­сен бо­рын тө­бен­дә чай­ка­ды­лар да, ул су­зы­лу­га, җә­һәт ке­нә чит­кә ал­ды­лар. Тик ше­шә ыч­кы­нып кит­те. Ха­лык аһ ит­кән ара­да Кот­бет­дин аб­зый җир­гә тө­шеп көл­лә­нер­гә ти­еш бул­ган ара­кы ар­тын­нан ма­чы ке­бек си­кер­де. Эләк­те­реп ал­га­нын­да үзе дә җир­гә сыр­ты бе­лән якын­ла­шып ки­лә иде ин­де.

Май, 1998.

 

 

­ЙӨ­ЗЕК­ЛЕ ХӘЙ­ЛӘ

­ Хи­кәя

 

Хә­ки­мул­ла аб­зый рәт­тән ике ха­тын алып, мул­ла ке­ше­гә өч тә төс дип йөр­гән ча­гы икән, йорт­ла­рын­да та­выш чык­кан.

— Син, карт тә­ре,— ди икән өл­кән абыс­тае,— юнь­сез, өч бе­лән ниш­лә­мәк­че бу­ла­сың, әле ике­без­нең дә бер­се ар­тык!

“Ар­ты­гы үзең ин­де!”— ди­яр­гә те­ле бик кы­чыт­са да, Хә­ки­мул­ла аб­зый әйт­мә­гән. Кем ин­де ул кыс­ка акыл­лы ха­тын­нар сү­зе­нә ко­лак сал­сын! Өчен­че­се­нә яу­чы­ны күн­де­реп йөр­гә­нен яше­реп ма­таш­ма­ган, туй­га әзер­лә­нер­гә куш­кан, өс­тәп тә куй­ган:

— Ни­ках­тан соң, Ал­ла­һы бо­ер­са, иң ярат­ка­ны­ма йө­зек бү­ләк итәр­мен. Зө­бәр­җәт таш­лы­сын. Әм­ма бер шар­тым бу­лыр, ул йө­зек­не бе­ре­гез бе­ре­гез­гә һәм бү­тән һич­кем­гә күр­сәт­мә­сен. Көн­че­лек­тән үзен сак­ла­сын, юк­са шай­тан­га тиң бу­лыр, әс­тагъ­фи­рул­лаһ!— ди­гән.

Туй ях­шы гы­на узып, хәз­рәт яшь ха­ты­ны ко­ча­гы­на ке­реп яту­га, кал­ган ике­се тө­не бу­е­на йок­лый ал­мый га­җиз бул­ган­нар. Көн­че­лек­лә­ре ка­ба­ру­дан үп­кә­лә­ре шарт­лар дә­рә­җә­гә җи­теп, яшь абыс­тай­ның гай­бә­тен сат­кан­нар:

— Аяк­ла­ры — кәк­ре, бо­рын­на­ры — бә­рәң­ге... Хәз­рә­те­без­не си­хер­лә­гән, җир­бит!— дип туй­ган­чы ачу­лан­ган­нар.

И­кен­че көн­не Хә­ки­мул­ла аб­зый, ко­яш­тай бал­кып, карт ха­ты­ны яны­на кер­гән һәм аның учы­на зө­бәр­җәт каш­лы йө­зек­не сал­ган да:

— Син­нән соң, абыс­та­ем, бер­не алып ка­ра­дым, ике­не, әм­ма үзең ке­бек тә тат­лы­ны, акыл­лы­ны һәм чи­бәр­не тап­ма­дым,— дип аның бо­лай да сал­пы­ла­нып кит­кән ягы­на са­лам кыс­тыр­ган, бә­хет­ле ит­кән. Ахыр­да: — Тик шарт­ны оныт­ма, җан­ки­сәк­кә­ем,— ди­гәч, карт абыс­тай шун­да ук ул йө­зек­не, ефәк бау­га элеп, му­е­ны­на так­кан. Шун­нан бир­ле көн­че­ле­ге сү­ре­леп, хәз­рәт­не пәй­гам­бәр уры­ны­на кү­рә баш­ла­ган. Ике яшь көн­дә­ше тел­гә кил­сә­ләр, баш­ла­ры­на та­ба тө­бе бе­лән ге­нә кун­ды­рып, тиз ара­да ты­ныч­лан­ды­ра тор­ган бу­лып кит­кән.

Карт ха­ты­ны янын­да Хә­ки­мул­ла аб­зый бал-май һәм кой­мак бе­лән сый­лан­гач, ма­чы ке­бек уй­нак­лап, ур­тан­чы ха­ты­ны ягы­на шу­ыш­кан. Мо­ны­сы әле ге­нә йо­кы­дан баш кал­кы­тып ма­та­ша икән, аның да учы­на зө­бәр­җәт каш­лы йө­зек­не са­лып:

— Ин­де дә син­дәй тат­лы, акыл­лы, чи­бәр, бер­дән­бер ди­яр­лек ха­ты­ным юк икән!— дип, ара­ла­рын тө­зек­лән­де­реп, “йо­кы чу­ма­рын” бә­хет­ле ит­кәч, яше яны­на ке­реп, шул ук сүз­ләр­не әйт­кән, аны­сы­на да йө­зек тап­шыр­ган.

Шун­нан бир­ле йорт эчен­дә имин­лек хө­кем сө­реп, хәз­рәт­нең бә­хе­те чик­тән аш­кан. Әм­ма көн­нәр­нең бе­рен­дә карт абыс­тае үлем тү­шә­ге­нә ятып, яны­на ке­че­сен ча­кыр­тып ал­ган да:

— Мин ин­де — җән­нәт йор­ты­на, кы­зым! Әм­ма дә хәз­рә­тем­не ях­шы­лап ка­ра,— дип сү­зен ал­ган,— мин аның иң ярат­кан ха­ты­ны идем. Ин­де дә әма­нә­тем­нең бил­ге­се итеп йө­зек­не үзе­ңә тап­шы­рам,— ди­гән, аңа суз­ган. Шун­да хәз­рәт­нең яшь ха­ты­ны, акыл зә­гыйфь­ле­ге сә­бә­бен­нән­дер мө­га­ен, үзен­дә­ге йө­зек­не дә күр­сәт­кән. Ул ара­да ки­леп кер­гән ур­тан­чы­сы да, үзен­дә­ге­сен яше­рел­гән ке­сә­сен­нән чы­га­рып, бар­ма­гы­на ки­гән. Сө­ек­ле һәм бер­дән­бер ире­нең хәй­лә­сен аң­лап ал­ган карт абыс­тай:

— Хәз­рә­те­без­гә әйт­мә­гез, бел­мә­сен!— дип ки­ңәш ит­кән һәм ел­май­ган кө­ен­чә җан тәс­лим кыл­ган.

Яшь абыс­тай­лар чын­нан да аның әма­нә­тен боз­ма­ган­нар, мор­дар бу­ла­сы­ла­ры кил­мә­гән­дер ин­де, хәз­рәт­кә сер­не тиш­ми­чә, го­мер буй­ла­ры­на чит­тән ге­нә кө­леп йөр­гән­нәр, имеш.

­ Май, 1998.

 

 

­КҮЛ­МӘК­ЛЕК ТӘ ЫШ­ТАН­ЛЫК

­ Хи­кәя

 

И­ке күр­ше­нең бер-бер­се өчен үлеп то­ру­ла­ры бил­ге­ле хәл. Гай­ни­җа­мал абыс­тай бе­лән Фа­тый­ма тү­ти янә­шә ге­нә тор­са­лар да, урам­да оч­ра­шу­га, сөй­лә­шеп туй­мый­лар. Әл­лә кай­лар­да­гы әл­лә ни­чә ел күр­мә­гән һәм кү­рел­мә­гән әл­лә кем­нә­ре­нә ка­дәр ба­рып җи­теп, авыл­ның бер очын­нан икен­че ба­шы­на ка­дәр һәр йорт­та­гы хәл­не тел юл­пыч­ла­ры аша уз­ды­рып, сүз те­гер­мән­нә­рен­дә тарт­ты­ра­лар.

Ә­ле ир­тә­гә са­бан туе бу­лыр­га ти­еш ди­гән­дә, алар бер­се икен­че­сен­нән уз­ды­рып, әл­лә нит­кән чә­чәк­ле-чук­лы, төй­мә­ле һәм бөр­мә­ле күл­мәк тек­те­реп ки­я­ләр.

Ә бу юлы, Гай­ни­җа­мал абыс­тай ки­бет­тән кай­тып кил­гән­дә, Фа­тый­ма тү­ти­нең ан­да әле ба­ры­шы гы­на икән.

— Күл­мәк­лек ал­дың­мы әл­лә, әт­тә ге­нә­ем?— ди икән ахи­рәт­кә­е­нә.

— Әйе, кы­зыл са­тин­нан,— дип мак­тан­ган да, һич­кем­гә бәй­рәм­гә ка­дәр бел­дер­мәс­кә ни­чә тап­кыр ада­рын­са да, се­рен тиш­кән шул Гай­ни­җа­мал абыс­тай.

— Кү­рик әле, кү­рик!— дип, Фа­тый­ма тү­ти урам ур­та­сын­да аның төр­гә­ген чиш­тер­гән.— Бик ях­шы бул­ган, бик күр­кәм бул­ган!

— Ан­да бет­те ин­де, күл­мәк­лек кал­ма­ды, әл­хәм­дү­лил­лаһ!— ди­гән сө­е­не­чен яше­рә ал­ма­ган Гай­ни­җа­мал абыс­тай.— Са­бан ту­е­на тек­те­рә­сем!

Шу­лай ае­ры­лыш­кан­нар. Бәй­рәм­гә бү­тән­нәр­нең өс-баш яңар­ту­ы­на көн­лә­шү­дән Фа­тый­ма тү­ти­нең кү­ңе­ле бо­зыл­са да, хәй­лә­гә ма­һир­лы­гын­нан хә­тер киш­тә­ле­ге­нә уй бер­ке­те­леп, ки­бет­кә ки­леп кер­гән. Ала­сын ке­нә­гә яз­ды­рып, кө­тә­чәк­кә ге­нә бул­са да юнә­теп, сүз бе­лән ма­вы­гып тор­мас­тан кай­тып та кит­кән.

Бо­рын тө­бен­дә ге­нә бәй­рәм шул. Ва­кыт тар. Са­бан ту­е­на хә­зер­лек йө­зен­нән те­гә­сен те­геп, юа­сын юып куй­ган. Мәй­дан­га асыл­дан зат­лы­сын, яңа­дан да яңа­ра­гын ки­еп, ке­ше­чә бул­сын­га яса­нып чык­кан.

Гай­ни­җа­мал абыс­тай да күл­мә­ген җит­кер­теп, зат­лы­сын­нан ки­ен­гән, та­га­сын­нан так­кан.

Һәр­кем­нең йө­зен­дә бәй­рәм тан­та­на­сы икән.

Фа­тый­ма тү­ти бе­лән мәй­дан ур­та­сын­да кар­шы ки­леп оч­раш­кан­нар. Бер­се икен­че­се­нең ки­гә­нен мак­тый һәм та­ма­ша кы­ла баш­ла­ган­нар. Күк­рәк­лә­рен ка­бар­тып куй­ган Гай­ни­җа­мал абыс­тай өс­тен­дә­ге күл­мә­ге бе­лән әл­лә кем бу­ла бар­га­нын­да, Фа­тый­ма тү­ти:

— Абау, ахи­рәт­кә­ем, күл­мә­гең­нең са­ти­ны бик чи­бәр бул­ган,— дип, то­ра са­лып та­вы­шы­ның би­шен­че ка­тын­да сөй­лә­нә баш­ла­ган һәм үзе­нең итә­ген кү­тә­реп: — Нәкъ ми­нем ыш­та­ным төс­ле,— ди­гән.

Гай­ни­җа­мал абыс­тай­га са­бан­туй­ның яме кит­кән. Тиз­рәк кай­ту юлы­на чык­кан.

О­я­ты ни то­ра, имеш.

­ Май, 1998.

 

 

­ХА­КИМ­ЛЕК СЕР­ЛӘ­РЕ

­ Хи­кәя

 

“­Кә­еф­нең ях­шы­лы­гы — кү­ңел­нең хуш­лы­гы”,— ди­гән сүз тү­гел әле ул. Аны хәт­та сал­ган ке­ше­дән дә си­зе­неп бу­ла.

Бер­ва­кыт, те­ге, як­ты көн­дә үк шак­тый гы­на җе­бе­гән Гыйль­мет­дин, урам буй­лап җыр­лап кай­тып ки­лә икән, күр­ше­се Са­бир­җан­ның таш­баш ма­лае Хә­лил­гә оч­ра­ган. Ту­зан­нар туз­ды­рып, та­як ат­та чап­ты­рып ки­лә икән бу по­чык бо­рын, чак баш­тү­бән кит­ми­чә, тук­та­лып кал­ган да:

— Гыйль­мет­дин аб­зый, ми­нем әти бе­лән бер­гә эш­ли­сең­ме әл­лә?— дип со­ра­ган.

— Юк,— ди­гән бу­сы,— си­нең атаң зав­хоз гы­на, ә мин — бри­га­дир!

— Ә,— ди­гән таш­баш ма­лай,— мин әле бү­тән­чә уй­ла­ган идем.

— Ни­гә?.. Ни­чек?..

— Әти дә, җыр­лап кай­та да, сез­не ачу­ла­на, җыр­лап кай­та да, сез­не сү­гә, эт ял­ка­вы, ишәк, ди.

Гыйль­мет­дин­нең мо­ңа ачуы кил­гән. Икен­че көн­не күм­хуҗ­ның ида­рә уты­ры­шын­да Са­бир­җан­ны зав­хоз­лык­тан куу ти­еш­ле­ге ха­кын­да озын-озак дә­лил­ле һәм дә­лил­сез но­тык бе­лән чы­гып, рә­ис­нең ри­за­лы­гын ал­ган. Ахыр­да баш­ла­ры чат­на­вын ике­се­нә бер ше­шә бе­лән ге­нә җай­ла­ган­нар да зав­хоз­ны кү­рер­гә, эшен­нән сө­рер­гә дип юнәл­гән­нәр.

Ск­лад­та те­ге­ләр ир­тән­ге чәй­не яңар­тып кы­на ма­та­ша­лар икән. Ни сә­бәп­тән­дер рә­ис арт­ка­рак кал­ган һәм та­як ат­ка ат­ла­нып эл­де­рү­че таш­баш Хә­лил­гә оч­ра­ган. Олы­лар бе­лән олы­ча, ке­че­ләр бе­лән ке­че­чә бу­лыр­га ярат­кан бу ма­лай аның бе­лән кул би­реп кү­реш­кән һәм:

— Мин дә Гыйль­мет­дин аб­зый кө­е­нә җыр­лый бе­ләм,— дип куй­ган.

— Ә ни­гә?.. Ни­чек?..— ди­гән рә­ис, ап­ты­рап: — Нин­ди көй ул?

— Сез җыр­лый тор­ган көй!— ди­гән таш­баш, сүз­не озын­га суз­мый­ча.— Гыйль­мет­дин аб­зый әй­тә, мин, ди, рә­и­се­без­не һа­ман да үз кө­е­мә җыр­ла­там, ди... Аның бү­тән көе юк ин­де, һа­ман да шул “Cар­ман”­ны җыр­лый, ди...

Рә­ис­нең чы­да­мы сын­ган, ка­ба­рын­ган-бүр­тен­гән. Са­бир­җан­ны эшен­нән очы­рыр­га кил­гән җи­рен­нән фи­ке­рен үз­гәр­теп, Гыйль­мет­дин­не бри­га­дир­лык­тан ку­ган да ск­лад­лар­да йөк­че итеп бил­ге­лә­гән. Шул ту­зын­ган кө­ен­чә ки­теп тә бар­ган.

О­зак­ла­ма­ган, ск­лад­ка те­ге таш­баш ма­лай ки­леп кер­гән. Гыйль­мет­дин тир­ләп-пе­шеп, кү­гә­ре­неп-бүр­те­неп йөк кү­че­рә икән, Хә­лил:

— Әти­ем­нең кул ас­тын­да эш­лә­мим ди­гән иде­гез, абый, юри ге­нә ша­ярт­кан­сыз икән,— ди­мә­сен­ме.

Ва­кый­га ни бе­лән бет­кән­дер, аны­сын ук ис­кә алып тор­мый­лар, әм­ма дә шу­шы таш­баш ма­лай ха­кын­да, мон­нан соң да бик күп­ләр­не урын­на­рын­нан тө­шерт­кән, дип сөй­ли­ләр, хак бул­са.

­ Май, 1998.

 

“­ЗИС — 5”

Хи­кәя

 

Ми­ңа бер дә ма­ши­на җе­не ка­гы­лыр­лык тү­гел иде. Яз­мыш­тан уз­мыш юк икән ул. “Чат­кы” ки­но­те­ат­ры янын­да то­ру­чы Га­лә­ви дус бер­көн­не яр­ты кү­тә­реп кер­гән. Сый­ла­ды. Мин дә буш ит­мә­дем. Ки­бет­тән әй­лә­неп кайт­тым...

У­ты­ру­лар ях­шы­дан иде. Күз-баш бу­тал­ган. Йө­рәк­тә — гай­рәт, бе­ләк­тә — көч. Кит­тек чы­гып. Шун­да өй­дә ге­нә кал­ган бул­сам иде. Юк шул, мин кү­рә­сен ке­ше күр­мәс, ияр­гән­мен Га­лә­ви­гә.

И­кен­че көн­не баш бе­раз то­ма­лан­ган хәл­дә уя­нып кит­тем. Ки­чә ни­ләр бул­ды икән дип уй­лап ятам. Га­дәт­лә­нел­гән иде, Га­лә­ви бе­лән һа­ман да бер-бер ма­җа­ра­га оч­рый идек. Һич исе­мә төш­ми. Ни уй­лар­га да бел­гән юк.

Га­лә­ви­не кө­теп алып, кар­шы­сы­на чык­тым. Бо­ры­ны да ишел­мә­гән, күз тө­бен­дә дә ул-бу кү­рен­ми.

— Си­ңа ни бул­ды?— дип со­рыйм.

— Ә нәр­сә?— ди, көз­ге кар­шы­сы­на ки­леп.— Ба­ры­сы да уры­нын­да!

— Әйе шул!— дим.

Ул да ми­ңа ап­ты­рап ка­рый.

— Нәр­сә бул­ган?— дим.

— Син ту­а­сың­мы, юк­мы?— ди.

— Ә ни­гә?— мин әй­тәм.

— Кит­тек, соң­га ка­ла­быз,— ди бу, ашык­ты­рып.

— Мин әле чәй дә эч­мә­гән!

Га­лә­ви­нең ише­тә­се дә кил­ми, үз сү­зе сүз:

— Ки­чә шо­фер­лар курс­ла­ры­на язы­лып кайт­тык­мы? Кайт­тык! Бү­ген — бе­рен­че дә­рес, соң­га ка­лыр­га яра­мый,— ди.

— Ни­чек бул­ды әле алай?— дим.

— Юл­да сөй­ләр­мен,— ди бу.

Кит­тек ин­де чы­гып, кая ба­рыйм? Соң­га ка­лыр­га яра­мый ди бит.

“­Га­лә­ви юк­ны сөй­ләр­гә яра­та аны­сы”,— дип уй­лап, та­гын ки­ре­лән­дем. Ул ара­да ба­рып та җит­тек. Кың­гы­рау да бир­де­ләр. Пар­та ар­ты­на ке­реп тә утыр­дык, дә­рес тә баш­лан­ды. Шу­лай курс­лар­да укып кит­тек.

 

 

Ма­ши­на ди­гә­не­без дә әл­лә нәр­сә тү­гел икән ул. Нәкъ ат ар­ба­сы ке­бек, май­лап тор­ган­да гы­на җи­ңел йө­ри, май­ла­ма­саң, та­ра­лып тө­шә дә ва­ты­ла, имеш.

Без­нең как­ча йөз­ле укы­ту­чы­быз, урыс ке­ше­се, сөй­ли-сөй­ли дә тук­тап ка­ла, сөй­ли-сөй­ли дә төр­те­леп то­ра. “Бу әй­бер шу­шы бу­ла ин­де, әнә те­ге­се, бу ин­де”,— дип, тө­тен чык­кыч­ны са­ма­выр тор­ба­сы бе­лән ча­гыш­ты­ра, эч­ке ягу­лы дви­га­тель­не чы­ра те­леп сал­ган кү­мер­ле­ге­нә тиң­ли дә:

— Са­ма­выр кай­ный баш­ла­ган­да ни­чек чож­лый, ма­ши­на да эш­ли баш­ла­ган­да шу­лай итә,— дип өс­тәп куя.

Га­лә­ви дә ми­нем ке­бек бер­кат­лы бу­лыр­га ки­рәк, ыша­нып уты­ра. Ба­шын сел­ки. “Ә­йе!”— дип тә куя. Мин дә аңа ку­шы­лам. Ма­лай чак­лар ис­кә тө­шә. Мич авы­зы янын­да­гы са­ма­выр­га ни­чә тап­кыр кү­мер сал­га­ным бар, идән­гә уты­рып, чож­лый баш­ла­га­нын аз­мы кө­тел­мә­гән. Кө­ли­сә­се­нә ут­лы кү­мер­ләр­дән кал­ган вак-вак кы­зыл, сү­неп бет­мә­гән көл ко­е­ла... Әм­ма, аңа ка­рап, са­ма­выр бер ге­нә бул­са да ни йө­реп, ни очып кит­ми.

Са­ша дә­дәй ди­гән бу укы­ту­чы­быз кай­ва­кыт­та шу­лай сөй­лә­нә-сөй­лә­нә бик ма­вы­гып ала. Мин дә хы­ял бе­лән аңа ия­рәм һәм өс­тәл­дә чож­лап-гөж­ләп утыр­ган са­ма­выр яны­на га­и­лә­без бе­лән җы­ел­га­ны­быз күз ал­ды­на ки­лә. Крен­дель­не сын­ды­рып-сын­ды­рып кы­на чәй эчә­без. Кай­нар. Шу­ңа да өреп ке­нә ка­ба­быз. Әм­ма дә ирен­нәр­не, хәт­та авыз­ны да пе­ше­рә. Әни ачу­ла­нып куя:

— Өреп кап, улым, пе­шә­сең!..

Та­гын да өреп-өреп ка­бам, әм­ма бо­ры­ным бе­лән үк тә­лин­кә­гә ке­реп ки­тәм.

— Үр­дәк бул­дың ин­де, йө­зеп ке­нә ки­тә­сең кал­ды. Тү­геп­ләр бе­тер­дең!

Мо­ны­сы — апам­ның ми­ңа тәр­бия дә­рес­лә­рен би­рүе. Тик сүз тың­лый тор­ган­нар­дан тү­гел шул үзем. Ки­ре­лә­нә­сем, үр­ти­сем ки­лә.

— Җиз са­ма­выр ни­чек җыр­лап утыр­са, көй­ле ма­ши­на да шу­лай!

У­кы­ту­чы­быз Са­ша аб­зый­ның бу ка­дәр дә үтем­ле итеп әй­түе ми­не бик тә сө­ен­де­рә, аңа ка­ра­та хөр­мә­тем ар­та, кү­ңел­гә их­ти­рам вә игъ­ти­бар бе­лән бе­рек­кән из­ге хис­ләр ту­ла. Шу­лай итеп, мин мес­кен дә шо­фер бу­лу­ны үзе­мә мак­сат итеп ку­ям. Га­лә­ви­нең җил­кә­се­нә ка­лын бе­лә­гем­не са­лып:

— Рәх­мәт, дус­тым!— дип баш чү­ме­че­нә ка­гып ку­ям. Ул утыр­ган җи­рен­дә се­ңә һәм кой­мак ка­лын­лы­гы гы­на ка­ла. Бе­раз­дан гы­на:

— Ку­лың авыр,— дип зар­ла­нып ала.

 

Руль ар­ты­на да уты­рып ка­рый­сы ки­лә бит ул. Кул су­зы­ла. Шо­фер бу­лыр­га җы­ен да, күп­ме укып, бер тап­кыр ма­ши­на йөр­теп ка­ра­ма, нәр­сә бу­ла ул? Хә­ер, кул гы­на тү­гел, җан үре­лә, җан!

Ин­де ни­чә тап­кыр ма­ши­на яны­на ба­рып ка­ра­дым. Утырт­мый­лар. Күз уй­на­га­нын күр­ми­ләр­ме, әл­лә үзем­не ке­ше­гә са­на­мый­лар? Га­лә­ви — хәй­лә­кәр, ин­де биш тап­кыр уты­рып ка­ра­ды. Ми­нем ба­тыр­лык та җи­тә, әм­ма тәр­тип­не бо­зу ки­леш­ми. Яра­мый икән, яра­мый ин­де, бер­ни дә эш­ләп бул­мый. Га­лә­ви ба­ры­быз­ның да йө­рә­ге­нә ут са­лып, күз­лә­рен май­лан­ды­ра-май­лан­ды­ра сөй­ләп, туй­ган­чы мак­тан­ды:

— Бе­рен­че мәр­тә­бә атай ат­ка ат­лан­дыр­ган ча­гын­да, егы­лып төш­мәм­ме дип кур­кып ела­ган идем. Куз­га­лып кит­те, ма­лай, мин си­ңа әй­тим... кот — бот­та, бот — ат би­лен бу­ган. Егыл­ма­дым...

— Ә ма­ши­на — шәп икән, утыр­гы­чы­на ка­дәр йом­шак. Һи, дил­бе­гә дә, тез­ген дә то­ту тү­гел ин­де. Тә­гәр­мә­че — тә­гә­ри. Ру­лен бор­га­лый­сың, сып­ты­ра гы­на. Ка­зан бу­лып Ка­зан­ны бер сә­гать ди­гән­дә әй­лә­неп чы­гып бу­ла...

Ә­йе, Га­лә­ви — уң­ган егет! Чә­чен дә кыс­ка итеп му­ен-ко­лак ти­рә­сен­нән кыр­ды­ра, баш тү­бә­сен­дә әтәч ки­ке­ре­ге ке­бек итеп кал­ды­рыл­ган җир­лә­ре дә чи­бәр һәм ни ки­ре кыз­лар­ның да һу­шын ала тор­ган сый­фат­та. Ул ис­ле­май сөр­теп-сөр­те­неп йө­рү­лә­рен ис­кә дә тө­ше­реп то­ра­сы юк ин­де. Без тә­мә­ке тө­реп пыс­кыт­кан­да, ул па­пи­рос көй­рә­тә, тө­те­нен, әл­лә ни­ләр кы­лан­ды­рып, бо­рын ти­шек­лә­рен­нән чы­га­ра. Дө­рес, аны гы­на без дә бул­ды­ра­быз. Әм­ма Га­лә­ви­не­ке — баш­ка­ча. Аның бер тәң­кә­се янын­да без хәт­та кы­зыл ун­лык­ка да урын юк. Егет бу­лу­ның хик­мә­те бай­лык­та да, ак­ча да, шәп ки­ем­дә дә, төс-кы­я­фәт­тә ге­нә дә тү­гел икән ул. Егет бул­саң, Га­лә­ви­дән ким ка­лыр­га яра­мый. Егет­лек ул, бил­лә­һи, ях­шы һө­нәр ке­бек, үзе бай­лык!

Без дә аның­ча­лап ма­таш­ты­рып ка­ра­ган бу­ла­быз да аны­сы, ба­рып кы­на чык­мый. Кай­сы­дыр тө­ше ки­леп­ме, ки­те­ре­леп­ме җит­ке­рел­ми.

Га­лә­ви кыз­лар оза­тыр­га да ма­һир. Яр­ты Ка­зан бе­лән йө­реп чык­ты ин­де. Ме­нә ге­нә ябыш­ты бер­се­нә, кап­ты егет, ди­сең, ә ул ара­да су­ы­нып та өл­ге­рә. Чөн­ки, бе­ләм мин аны, бер кыз­ны оза­тып кай­тыш­лый икен­че­се бе­лән та­ны­шыр­га өл­ге­рә. Ях­шы­дан-ях­шы­сы ин­де, әл­бәт­тә, бер ка­шык су бе­лән йо­тар­лы­гы. Га­лә­ви­нең ки­леш-кил­бәт өс­те­нә те­ле дә үт­кер, ку­лы да әр­сез бу­лыр­га ки­рәк. Йө­реп ки­тә­ләр. Ки­чә­ге кы­зы сөй­лә­шен­гән урын­на­рын­да бер кө­тә, ике, өч... Хәт­та ай­дан ел­га чы­га. Ә Га­лә­ви­нең җи­ле дә ис­ми. Ниш­лә­сен би­ча­ра кыз, хә­тер­ләш­те­рә, бе­леш­те­рә. Ише­теп ала: сан­ду­гач­лар бу­лып сай­ра­ган еге­те бү­тән ти­рәк­кә кун­ган икән. Дө­рес, алай яра­мый да ин­де ул. Әм­ма бу чи­бәр­кәй дә ко­ры кал­мый, аны бү­тән егет кү­реп ала, оза­та баш­лый. Нәкъ шул ва­кыт­та Га­лә­ви та­гын мәй­дан­га ки­леп чы­га. Ки­чә оныт­кан кы­зы­на бү­ген ка­бат бер-ике ге­нә күз сир­пи дә, җа­нын куз­га­тып, җит­мә­сә йом­ры-тү­гә­рәк сүз дә ка­та, бе­лә­ген­нән дә йом­шак кы­на сы­пы­рып тот­кан­дай итә. Кыз­ны оза­та ки­лү­че егет­кә җир ти­ше­ге­нә ола­гу гы­на ка­ла. Әм­ма сы­на­та­сы кил­ми. Ә кыз аны тә­мам оныт­кан. Га­лә­ви­гә ябыш­кан, Га­лә­ви­гә ыша­на баш­ла­ган. Ник­ләр өчен шу­лай ял­гы­ша? Га­лә­ви­гә та­я­ну — яз­гы боз­га ба­су бе­лән бер ин­де ул...






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных