Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 2 страница




Кай­тып ба­ра­быз. Кич­кә ка­лын­ды. Га­лә­ви­гә юл өй­рә­тәм:

— Әй­дә, мон­нан, ту­ры­дан гы­на чы­га­быз. Яр­ты сә­гать­тән өй­дә бу­ла­быз!— Мин әй­тәм.

— Юк,— ди Га­лә­ви,— ан­нан ура­мы ка­раң­гы, әл­лә кем оч­ра­вы бар.

— Ә ни­гә?

— Си­ңа — ярый, ми­ңа — юк,— ди бу,— си­нең бү­ре­гең дә май­мыл­ны­кы тү­гел, ки­е­мең дә ямау­лы биш­мәт ке­нә. Мин юнь­ле ке­ше­ләр йө­ри тор­ган урам­нан кай­там. Ерак бул­са да, ты­ныч!

Кит­тек ин­де, дус­ны үп­кә­лә­тер­гә яра­мый шул!

 

“­Май­мыл бү­рек” ди­гә­не бик ки­леш­ле ин­де, аны­сы. Бә­хәс юк. Күз­не кы­зык­ты­рыр­лык. Әм­ма ул ва­кыт­лар­да без аның су кү­се­се, ягъ­ни нут­рия ти­ре­сен­нән те­гел­гән икән­ле­ген бел­ми идек, шун­лык­тан “май­мыл бү­рек” дип йөр­тә идек. Ка­зан­да ан­дый­лар бер­ни­чә ке­ше­дә ге­нә. Шу­лар­дан бер­се — Га­лә­ви­нең ба­шын­да. Ки­чен кыз­лар күз­ләр­гә, йө­рәк­лә­ре­нә ка­да­лып ка­лыр­га чык­кан­да гы­на ки­еш­ле. Зат­ка дип бик тә сак­лый, ба­ты­рып та ки­ми. Маң­гае тир­ли баш­ла­ды­мы, хә­зер бү­ре­ген, са­лып, кул­тык ас­ты­на кыс­ты­ра. Ки­ем­нең ка­де­рен бе­лә Га­лә­ви, бик бе­лә. Һич ке­нә дә туз­ды­ра­сы-ни­тә­се тү­гел, мәң­ге сак­лый­сы.

Дә­рес ба­ра. Кар­бю­ра­тор. Ягу­лык бе­лән һа­ва­ны бер­гә ку­шып өр­де­рү­че җай­лан­ма.

— Бу,— дип баш­лый сү­зен Са­ша аб­зый,— ма­ши­на­ның та­ма­гы. Мәң­ге ту­я­сы юк. Ты­гыл­ган­чы үт­кә­рә. Ка­шык­лап тү­гел, чи­ләк­ләп чү­ме­рә. Аңа ба­ры­бер, бар­мы аша­ры­на, юк­мы, һа­ман со­рап кы­на то­ра.

— Тон­чык­мый да икән, ме­нә си­ңа та­мак, ма­лай,— дип куя Га­лә­ви, кы­тык­ла­нып. Аның сү­зен шун­да ук эләк­те­реп ал­ган Са­ша аб­зый те­зеп ке­нә ки­тә:

— Тон­чы­га, әле ни­чек ке­нә тон­чы­га! Ни­ка­дәр ком­сыз­рак бул­са, шул­ка­дәр күб­рәк тон­чы­га... Ин­де аны ни­чек тон­чык­тыр­мас­ка, ни­чек ты­гыл­дыр­мас­ка һәм күп ты­гын­мый тор­ган итәр­гә, шу­ны өй­рә­неп ки­тик.

Без­нең ко­лак­лар үрә то­ра, күз­ләр, күр­ми кал­мыйм ди­гән ке­бек, аның һәр­бер кул хә­рә­кә­тен, күр­сәт­кән де­та­лен бар­лап ба­ра.

Са­ша аб­зый­ның әш­нә­се Габ­бас абый бар. Ул — инст­рук­тор. Ике­се дә тел­гә һәм хәй­лә­гә ос­та­лар. Һәр сүз­лә­рен­нән мәгъ­нә та­ба­быз. Кө­ле­шә­без. Өй­рәт­кән­нә­рен бел­ми кал­мас­ка ты­ры­ша­быз. Шу­лай уен-көл­ке бе­лән алар дә­рес би­рә, ә без йо­ты­лып-йо­ты­лып тың­лый­быз, че­рем итеп алу­чы­ла­ры­быз да юк тү­гел.

Хә­ер, ис­кәрт­ми яра­мас, укы­ту­чы­ла­ры­быз ара­сын­да бү­тән­нәр дә бар. Ко­ры­ган агач ке­бе­ге — Кук­ло. Бу аның фа­ми­ли­я­се бу­лыр­га ки­рәк, исе­мен бел­ми­без. Ул үзе бе­лән шу­лай атап та­ныш­тыр­ды, ар­ты­гы бе­лән кы­зык­сы­нып тор­ма­дык. Бу гы­на да тү­гел, хәт­та нәр­сә укы­ту­ын һәм ни бе­лер­гә ти­еш икән­ле­ге­без­не дә күз ал­ды­быз­га ки­те­рә ал­ма­дык. Ко­ры агач­ның җи­ме­ше бул­мый, ди­ләр, хак сүз икән. Ул үзе­нең бер­дән­бер та­ләп­чән­ле­ге бе­лән ге­нә “көз­дә” мул уңыш җы­яр­га ни­ят итүе бик сә­ер иде.

А­ра-ти­рә без­нең бе­лем­нә­ре­без­не дә тик­ше­реп ала­лар. Га­лә­ви­не бас­ты­ра­лар.

— Нәр­сә ул эч­ке ягу­лы дви­га­тель?— дип со­рый Са­ша аб­зый.

— Аш­ка­за­ны,— дип җа­вап би­рә Га­лә­ви, кү­зен дә йом­мый­ча. Без­гә ни кө­ләр­гә, ни елар­га урын кал­мый. “Бул­ма­ды бу!”— дип урын­дык­ла­ры­быз­га се­ңә­без. Хә­зер аның уры­ны­на кай­сы­быз бул­са да җа­вап би­рер­гә ти­еш. Тө­не буе кыз­лар оза­тып йө­реп, та­ма­гы да, йо­кы­сы да туй­мый кил­гән ин­де аның, мо­кыт.

Әм­ма Са­ша аб­зый ашык­мый, ты­ныч кы­на уты­ра би­рә, сөй­лә­вен кө­тә. Бе­раз­дан соң гы­на:

— Дә­вам ите­гез,— ди.

Га­лә­ви ба­шын җү­ләр­гә са­ла, та­гын ка­бат­лый:

— Аш­ка­за­ны... Аш­ка­за­ны...

— Әйе, аш­ка­за­ны,— ди, со­ра­вы­на җа­вап көт­кән Са­ша аб­зый.

— Аш­ка­за­ны ул,— дип дә­вам итә Га­лә­ви, ко­лак ар­тын ка­шып,— кор­сак уры­ны­на ур­наш­кан. Та­мак ач­кан са­ен кы­сы­лып, бү­ре ке­бек улап куя, әйе...

— Шун­нан?

Без­нең урын­нар урын­дык тө­бен­дә ин­де. Ни елар­га, ни кө­ләр­гә бел­ми­без.

— Шун­нан шул, без аша­ган­ны кай­на­та...— дип дә­вам итә Га­лә­ви, кү­зен дә йом­мый­ча.

— Ка­зан ке­бек­ме?— дип, һа­ман җит­ди рә­веш­тә со­рый би­рә Са­ша аб­зый.

Ү­зен гү­я­ки дө­рес сөй­лим бул­са ки­рәк ди­гән фи­кер­дә ка­нат­лан­ды­рып, Га­лә­ви сү­зен дә­вам итә:

— Әйе, ка­зан ке­бек. Шу­ңа кү­рә та­тар­лар аны аш­ка­за­ны, ягъ­ни дә мә­сә­лән, аш кай­на­ту­чы ка­зан дип ата­ган­нар.

— Әйе-әйе, кы­ю­рак... Дә­вам ите­гез,— ди, һа­ман да җит­ди кы­я­фә­тен­дә кал­ган Са­ша аб­зый. Си­зе­нә­без, аңа да кы­зык. Авыз кы­рый­ла­ры ва­кыт-ва­кыт кү­тә­ре­леп-кү­тә­ре­леп ала. Әм­ма һа­ман да еге­те­без­нең тә­мам көл­ке­гә ка­лу­ын бел­мә­меш­кә са­бы­ша: — Та­тар­лар­ның бар нәр­сә­лә­ре дә ка­зан, ка­зан яны, ка­зан ти­рә­се бе­лән бәй­лән­гән ин­де. Аны­сын бе­лә­без. Шун­нан?

— Шун­нан — шул,— дип сөй­ли би­рә Га­лә­ви, кү­зен дә йом­мый­ча, тү­шәм ярык­ла­рын­нан кү­зе бе­лән ары-би­ре кү­че­нә-кү­че­нә,— аш­ка­за­нын­нан, ал­га та­ба, кай­на­тыл­га­ны эчәк­ләр­гә ке­рә, ан­нан, ни, әйе, юан эчәк­кә...

— Бик дө­рес,— дип сү­зен җөп­ли Са­ша аб­зый,— ахы­ры­на ка­дәр ба­рып җит­сәк, “биш­ле­лек” бу­ла... Әйе... Дә­вам итик!

— Шун­нан шул ин­де,— ди Га­лә­ви, бе­раз ап­ты­раб­рак,— бәд­рәф­кә ки­теп бу­ша­та­сы­быз гы­на ка­ла.

Без ин­де ты­я­ла ал­мый­быз. Кө­лү­е­без­дән сый­ныф­ның ди­вар­ла­ры кал­ты­ра­на, тү­шәм-идән так­та­ла­ры би­е­шә баш­лый. “Ни бул­ды?”— дип күр­ше­дә­ге укы­ту­чы­лар ишек­не ачып ка­рый­лар, җит­ди ка­раш таш­лый­лар. Ты­ныч­ла­нып өл­ге­рә­без.

Ә Са­ша аб­зый бик ка­нә­гать. Су­гыш­ны ба­шын­нан ахы­ры­на ка­дәр ма­ши­на бе­лән ерып чык­кан. Мон­дый хәл­ләр­не ге­нә күп күр­гән. Сер бир­ми. Та­гын да со­рап куя:

— Шун­нан-шун­нан? Дә­вам итик... Кы­ю­рак-кы­ю­рак!

Га­лә­ви тә­мам ко­е­лып тө­шә. Ин­де дә нәр­сә ди­яр­гә бел­ми. “Бет­те бит ин­де!”— ди­мәк­че. Шун­да ал­гы рәт­тә­ге таш­баш егет­ләр­дән бе­рәү:

— Ком­ган­ны әйт, ком­ган­ны,— дип пы­шыл­дый. Га­лә­ви­гә шул җи­тә ка­ла, акы­лы­на ил­һам ор­лы­гы тө­шеп, шун­да ук чә­чәк ата һәм:

— Ком­ган бе­лән юып, тә­һа­рәт яңар­та­быз!— дип, җи­меш тә би­рә.

Без егы­ла­быз. Ди­вар­лар ише­леп кит­кән­дәй бу­ла, идән сай­гак­ла­ры ка­бат урын­на­рын­нан кү­чә, тү­шәм так­та­ла­ры би­е­шә. Та­гын күр­ше­ләр ке­рә­ләр. Ап­ты­рап ка­рап то­ра­лар. Ә без — шым бу­ла­быз, ләм-мим. Сер би­рү юк. Са­ша аб­зый һа­ман да ты­ныч һәм җит­ди кы­я­фә­тен­дә уты­ру­ын дә­вам итә, җит­мә­сә әй­теп тә куя:

— Бул­дыр­ды­гыз, Га­лә­ви!

Бе­раз­дан та­гын да өс­ти:

— Бик дө­рес эш­ли­сез. Та­тар­лар үз­лә­рен шу­лай чис­та йөр­тер­гә яра­та­лар. Бик ях­шы, бик ях­шы!

Һәм та­гын да со­ра­ма­сын­мы:

— Дә­вам итик?

Ин­де бер мәр­тә­бә ил­һам ор­лы­гын чә­чәк ат­ты­рып җи­меш­лән­де­рер­гә өл­гер­гән Га­лә­ви:

— Аш­ка­за­ны ул — эч­ке ягу­лы дви­га­тель, ягу­лык­ны хә­рә­кәт­лән­де­рү­че көч­кә әве­рел­де­рү өчен хез­мәт итә, хез­мәт итү­че җай­лан­ма,— дип чат­на­тып әй­теп куя.

Ин­де без­не та­гын ты­еп то­ру мөм­кин тү­гел, ка­бат тә­гә­рә­шеп кө­лә­без. Без­нең бу ка­дәр ха­хыл­дау һәм хи­хыл­дау­га ди­вар­лар кү­че­нә, идән так­та­ла­ры тү­шәм­гә кү­тә­ре­лә, тү­шәм­не­ке идән­не­ке­нә алы­шы­на. Та­гын күр­ше­ләр өе­ле­шеп ке­реп җи­тә­ләр. Без­нең көл­гән­не кү­реп, үз­лә­ре дә авыз­ла­рын ера­лар. Әм­ма бер­ни аң­ла­мый чы­гып ки­тә­ләр. Тик Са­ша аб­зый гы­на үтә дә җит­ди:

— Бик дө­рес, бик дө­рес!— дип Га­лә­ви­не җөп­ли.

Без һа­ман да ты­ныч­ла­на ал­мый кө­лә­без. Күз­ләр­дән яшь­ләр сы­гы­ла, авыз­лар арып, йөт­ке­рә һәм төч­ке­рә үк баш­лый­быз. Бе­раз ты­ныч­лан­га­ны­быз со­ңын­да гы­на Са­ша аб­зый:

— Аш­ка­за­нын­нан баш­ка гы­на әйт­кәч ни­чек бу­ла ин­де?— дип, та­гын да со­рап куя.

Таш­баш егет­ләр­нең бер­се:

— Бү­тә­кә бу­ла!— дип әй­теп сал­ма­сын­мы.

Бу юлы бе­рен­че бу­лып Са­ша аб­зый ты­е­ла ал­мый­ча кө­леп җи­бә­рә, без чы­гыр­дан ыч­кы­на­быз. Күр­ше­ләр та­гын йө­ге­ре­шеп ке­рә­ләр. Сел­кен­гән ди­вар­лар­ны ишел­мә­сен дип то­тып то­ра­лар, би­е­гән сай­гак­лар­ны ба­сып то­та­лар, ба­ша­як ки­лә­ләр. Ахыр­да, дә­рес­ләр­не ва­кы­тын­нан ал­да тә­мам­лап, өй­лә­ре­без­гә кай­та­рып җи­бә­рә­ләр.

Шун­нан бир­ле без­нең Га­лә­ви­е­без “Бү­тә­кә” ку­ша­ма­тын йөр­тә баш­ла­ды.

 

Габ­бас абый­ның инст­рук­тор икән­ле­ген ис­кә ал­ган идем ин­де. Руль ар­ты­на утыр­та да: “Кит­тек!”— ди. Кай­да ба­сар­га, нин­ди әй­бер­не тар­тыр­га һәм бор­га­лар­га икән­ле­ген әй­теп тә тор­мый. Шо­фер бу­лыр­га җы­ен­ган­сың икән, син үзең бе­лер­гә ти­еш дип ке­нә ка­рый. Шу­лай­дыр ин­де. Чөн­ки, сөй­лә­ве­нә ка­ра­ган­да, ул үзе дә ма­ши­на йөр­тү­не шу­лай өй­рән­гән. Кая бар­сын. Су­гыш ва­кы­тын­да икән. Уты­рып бар­ган ма­ши­на­сы­ның шо­фе­ры адаш­кан яд­рә ти­еп үл­гән икән дә, ко­ман­ди­ры аңа куш­кан:

— Ат­та йөр­гә­нең бар­мы, та­та­рин?— ди­гән.— Әй­дә, утыр руль­гә.

“Юк!”— дип то­ру кая ин­де ул, әмер­не үтә­ми яра­мый. Габ­бас абый руль ар­ты­на уты­ру­га, ма­ши­на йө­реп тә кит­кән. Бу “худ” бе­лән ту­ры­лап, Бер­лин­га ка­дәр ба­рып җит­кән­нәр, имеш.

Шул рә­веш­ле без­не дә өй­рә­тә­чәк ул. Әй­теп куй­ды. Ме­то­ди­ка­сы бик га­ди: йө­реп кит­сәң, ки­тә­сең, ә юк икән, бул­мый ин­де, бул­ма­гач, су­га төш­кән мә­че ба­ла­сы ке­бек ба­та­сың да үлә­сең. Хә­ер­ле­гә, шо­фер мәр­тә­бә­се­нә иреш­ми ка­ла­сың. Шу­лай да укып йө­рү­ең­нең ки­рә­ге чы­га­чак, ди­ләр, ма­ши­на пар­кын­да шө­реп бор­га­лау­чы итеп эш­кә бил­ге­ли­ләр. Ни, элег­рәк шу­лай кит­кән бе­рәү ин­де мас­терс­кой­га ху­җа итеп ку­ел­ган, ди. Габ­бас аб­зый­га рәх­мәт­лә­рен укып туй­мый икән, би­ча­ра.

Шу­лай итеп Габ­бас абый үзе­нең шә­керт­лә­рен­нән бер­сен руль ар­ты­на утыр­та да, ма­ши­на­ны урам­нан урам­га йөрт­те­реп ке­нә кал­мый­ча, иң тар кап­ка яки кү­пер-ар­ка яны­на ки­те­реп тук­тат­ты­ра. Үзе­гез бе­лә­сез­дер, ул ва­кыт­лар­да бө­тен Ка­зан буй­лап һәр ишек ал­ды тү­бә­ле ырыс кап­ка­лар, кү­пер-ар­ка­лар бе­лән эш­лә­нел­гән иде. Шун­да арт бе­лән ма­ши­на­ны ке­рер­гә ку­ша. Бәр­дер­сәң, бет­те, я ма­ши­на җи­ме­ре­лә, яки дө­бер­дәп кап­ка ава. Өчен­че­се — юк!

Бер­ва­кыт кит­те бо­лар Га­лә­ви бе­лән вы­жыл­да­тып. Без кәрт­ле су­га кал­дык. Ак­ча юк ва­кыт иде. Бә­хе­те­мә һа­ман ота бар­дым. Уен кыз­ган­нан кыз­ды. Баш­та­гы бү­рек­ләр­не са­лып бәр­дек. Шак­тый ва­кыт уз­ган.

— Егет­ләр, оч­кыч тө­шә!— дип кыч­кы­ры­шу­лар­га кү­тә­ре­леп ка­ра­сак, га­лә­ви­ләр кай­тып төш­те­ләр. Чын­нан да ма­ши­на­га ка­нат куй­ган­нар. Ме­нә си­ңа Бү­тә­кә!

Бак­саң, кап­ка икән. Габ­бас абый, га­дә­тен­чә, бер тар тык­рык яны­на ки­те­реп тук­тат­тыр­ган да ишек ал­ды­на ма­ши­на­ны кер­тер­гә куш­кан. Га­лә­ви тө­шеп ка­ра­ган. Кү­ңе­лен­дә шик иң­рә­гән.

— Мон­да ма­ши­на сый­мый,— ди­гән.

— Сыя, сый­мас­ка мөм­кин тү­гел,— дип исе дә кит­ми әмер ит­кән Габ­бас абый.— Керт!

— Әй­дә бә­хәс, сый­мый,— ди­гән Га­лә­ви, ни шай­та­ны ко­тыр­тып­тыр.

— Әй­дә бә­хәс,— дип руль ар­ты­на утыр­ган Габ­бас абый,— үзем кер­теп би­рим­ме?

Һәм керт­кән дә.

— Ме­нә, сый­ды­мы?— дип әй­тә икән Га­лә­ви­гә инст­рук­то­ры­быз.— Ә син сый­мый дип лаф ора­сың!

Ки­ре чык­кан­да ка­рый­лар, кап­ка юк, юл­ла­ры ир­ке­нә­еп кит­кән. Җир­дә дә авып ят­мый икән. Аны-мо­ны ка­рап тор­ма­ган­нар, Га­лә­ви Ка­зан­ны та­гын бер әй­лән­дер­гән дә, ки­бет­кә ке­реп, бә­хәс­нең ядә­чен кай­та­ру өчен бер яр­ты ал­ган. Баш­ны кү­тә­реп юга­ры ка­рау кая ул. Шул ки­леш чап­ты­рып кай­тып кер­гән­нәр.

Арт­ла­рын­нан шун­дый ук “худ” бе­лән ми­ли­ция дә ки­леп җит­те. Шак­тый юма­лый тор­гач, бер­кет­мә тө­зеп га­зап­ла­ма­ды­лар. Га­лә­ви­нең дә, Габ­бас абый­ның да сый-хөр­мә­тен кү­реп, җит­мә­гәч, кө­тә­чәк­кә дип, әле ге­нә от­кан ак­ча­ла­рым­ны алып, җә­е­леп бәй­рәм ит­те­ләр. Тиз­дән уку­ла­ры­быз бе­тәр­гә ти­еш иде, кай­гы­ра­сы юк.

Им­ти­хан­нар­ны уңыш­лы тап­шыр­дым. Әм­ма дә җи­де кат ти­рем­не ге­нә сал­дыр­ма­ды­лар ин­де. Ә Га­лә­ви бө­тен­ләй ко­е­лып төш­те. Бе­рен­че бу­лып ке­рә, иң соң­гы чы­га. Тә­мам җа­нын гы­на ал­ма­ды­лар. Ма­ши­на­га уты­рып кит­кән җир­лә­рен­нән дә биш сә­гать­сез әй­лә­неп кайт­ма­ды­лар. Ин­де дә эз­ләр­гә чы­га­сы идек, ва­ты­лып озак­ла­ган­нар.

Кай­тып кер­де­ләр, мин си­ңа әй­тим, авыз­ла­ры — ко­лак­та, ко­лак­ла­ры — маң­гай­да. Га­лә­ви — бул­дыр­ган, Га­лә­ви — уң­ган егет шул!

Без­гә шо­фер­лык хо­ку­кы­на та­нык­лык бир­гән көн­дә яр­ты Ка­зан бәй­рәм ит­кән­дер. Һәр­хәл­дә шу­лай ке­бек то­ел­ды. Ин­де хә­зер кем кая эш­кә ур­на­шыр­га ти­еш иде. Ал­дан сөй­лә­ше­неп ку­ю­чы­лар да бул­ган, ки­леп, үзе­без­не бе­рәм-бе­рәм ау­лау­чы­лар да та­был­ды. Та­гын Га­лә­ви­не бә­хет күм­де. Шо­фер­лык­ка ко­да­лар­га бер-бер арт­лы ки­леп то­ру­чы­лар­ны кө­леп ке­нә кар­шы ала һәм мыс­кыл­лап ук ди­яр­лек оза­та тор­дык. Ме­нә бер­ва­кыт юан­тык шо­ма та­тар ке­реп, кай­дан икән­ле­ген дә аң­ла­тып тор­мас­тан:

— Без­гә кай­сы­гыз ба­ра?— дип со­ра­ды. Үзе ке­сә­сен­нән бер пач­ка “Се­бер” па­пи­ро­сы чы­гар­ды һәм мул­дан сый­лар­га ке­реш­те. Ко­лак ар­ты­на да ты­гып, авыз­га да бе­рәр­не ка­бып, шун­да ук көй­рә­теп җи­бәр­дек. Без хә­зер әл­лә кем­нәр идек. Шун­лык­тан шо­ма та­тар­га да кө­леп ке­нә җа­вап бир­дек. Ул со­ра­вын та­гын да ка­бат­ла­ды һәм бе­раз­дан яным­да­гы зат­лы Га­лә­ви­гә төр­теп:

— Без­гә ки­лә­сез­ме?— ди­де.

Га­лә­ви ап­ты­рап кал­ды. Ко­е­лып ук төш­те. Им­ти­хан­нар­да ба­шы че­ре­гән, җа­ны өз­гә­лән­гән егет­нең ты­рыш­лы­гы әйе дип баш ка­гар­га да җит­мә­де.

— Бул­ды алай­са, сөй­ләш­тек, эн­дәш­мәү — ри­за­лык бил­ге­се!— дип, Га­лә­ви­нең кем­ле­ген, кай­да яшә­вен шо­ма та­тар язып та ал­ды. Һәм кая ки­лер­гә икән­ле­ген әйт­те дә чы­гып кит­те. Шун­да бик зур тү­рә­гә эш­кә алы­ну­ын бел­гәч, без үзе­без­нең тер­сәк­ләр­не эз­лә­дек. Әм­ма теш­ләр­лек тү­гел иде ин­де.

 

Ми­ңа “ЗИС-5” ма­ши­на­сы­на уты­рыр­га ту­ры кил­де. Без­нең ва­кыт­та алар Ка­зан ту­лы иде. Агач ка­би­на­лы, акыр­тып-акыр­тып та әл­лә ни тиз­лек җыя ал­ма­ган бу ма­ши­на­ны тау­дан гы­на тө­ше­реп җи­бә­рер­лек бу­лу­га ка­ра­мас­тан, ми­ңа аны:

— Та­гын ун ел шылт та ит­ми йө­ри­я­чәк әле бу,— дип, җил­кә­лә­ре­мә су­га-су­га мак­та­ды­лар.— Бер сү­теп җый­саң, дөнь­я­ны җи­мер­тә­чәк.

А­ны тарт­ты­рып ка­быз­ган­да ав­то­парк шарт­ла­ган, дө­бер­дә­гән та­выш­лар бе­лән, ка­ра-зәң­гәр-са­ры тө­тен­гә тул­ды. Ма­ши­на­ла­ры янын­да кай­наш­кан шо­фер­лар, бар­лык эш­лә­рен таш­лап, ко­лак-бо­рын­на­рын то­тып, кай­сы-кая йө­гер­де. Әле ге­нә йө­реп кит­тем ди­гән “ЗИС-5” бик ка­ты төч­ке­реп-ютәл­ләп-кал­ты­ра­нып бе­раз эш­лә­гән­дәй бул­ды да шым кал­ды. Бө­тен җи­рен­нән тө­тен чы­га, кай­сы­дыр урын­на­ры яна да баш­ла­ган иде. Ка­чы­шып бет­кән шо­фер­лар, кө­рәк­тер-чи­ләк­тер то­тып, кай­сы кай­дан миз­гел эчен­дә ки­леп тә җит­те­ләр, ком һәм су си­беп, яна баш­ла­ган җир­лә­рен сүн­де­реш­те­ләр. Ан­нан соң, бе­раз ты­ныч­лан­гач, ми­не кү­реп ал­ды­лар һәм егы­лы­шып кө­лә баш­ла­ды­лар. Бит кул­ла­рым ка­ра ко­рым иде­ләр.

 

Ре­монт ми­нем яр­ты ай ва­кы­тым­ны ал­ды. Шу­шы ике ат­на эчен­дә баш­та­на­як сү­теп җый­дым. Аның һәр де­та­ле­нең кар­тай­ган һәм туз­ган­лы­гы ки­лә­чәк кө­не­мә дә ыша­ныч ту­дыр­ма­ды. Ба­ры тик яңа бал­дак­лар гы­на утырт­тым. Без­дә аны ул ва­кыт­лар­да “кәл­сә” дип йөр­тә иде­ләр. Ск­лад мө­ди­ре­без Ка­мил аб­зый, олы бо­рын­лы, ал­тын теш­ле ми­шәр:

— Бү­тән бер әй­бер дә юк, энем, со­рап ап­ты­рат­ма,— ди­де дә ишек­лә­рен би­я­ләй ка­дәр йо­зак­лар бе­лән бик­ләп куй­ды. Ан­да кар­бю­ра­тор да бу­лыр­га ти­еш, ку­лым­да­гы бо­е­рык­ка языл­ган иде. Аны­сын алар “нә­рәт” дип йөр­тә­ләр икән. Шо­фер­лар — ха­лык­ның әл­лә ке­ме, “йон­лы кул­ла­ры”, ди­ләр­ме, ягъ­ни “б­лат­ной”­лар. Һәр сүз­гә урыс­ча ку­шып сөй­лә­шер­гә яра­та­лар.

Ис­ке кар­бю­ра­тор­ны яңа­дан көй­ләп ма­таш­кан­да, Ка­мил аб­зый яным­нан узып ба­ра иде, сүз ка­тып куй­ды:

— Бо­лар сал­кын­да бер дә ыша­ныч­лы тү­гел­ләр, энем, боз бу­лып ка­та­лар!

Мин аңа кү­тә­ре­леп ка­ра­дым. Ә ул җил­кә­мә су­гып куй­ды:

— Ярый-ярый, ба­ры­сы да ях­шы бу­лыр әле, сүн­дер­мә­сәң!

А­ның ки­ңә­шен мин кү­ңел­дә то­тар­га ти­еш идем. Әм­ма игъ­ти­бар итеп то­рыл­ма­ган. Бо­е­рык­ка языл­ган­ны да бир­мә­гәч, ачу­ым кил­гә­не бе­теп җит­мә­гән­дер шул.

Ма­ши­на­ны көй­ләп чык­тым. Бу юлы ка­ра тө­тен­нәр ат­ма­ды, җи­ңел ге­нә эш­ләп кит­те. Ми­не торф та­шыр­га җи­бәр­де­ләр. Ул ел­да кыш ир­тә ки­леп, юл­лар­ны боз ясап ка­тыр­ды. Ва­кыт-ва­кыт юеш бу­ран да куз­га­лып, тә­рә­зә­гә сы­лый, йө­рү­не дә кы­ен­лаш­ты­ра.

Ми­нем йөк та­шыр­га бе­рен­че тап­кыр ки­лү­ем­не кү­реп, экс­ка­ва­тор­да эш­ләү­че­ләр ша­яр­тыр­га бул­ган­на­рын ба­шы­ма да ки­тер­мә­дем.

“­ЗИС-5” җир­гә се­ңеп төш­кән, хик­мәт­ле егет­ләр­нең бү­ре­ге ке­бек, җит­мә­сә әр­җә­се уң­га са­лын­ган иде. Куз­га­лып кит­кән­дә ма­ши­на бе­лән бер­гә үзем­нең дә эч­лә­рем су­ы­ры­лып чы­га яз­ды.

Ул торф­ны шә­һәр­нең бер ба­шын­нан икен­че­се­нә ка­дәр ил­тер­гә ти­еш идем. Ка­зан-су кү­пе­ре­нә ки­леп җит­кән­дә “ЗИС-5”ем тел­сез кал­ды. Сә­бә­бен бел­ми идем. Кар­шы ис­кән җил тә­рә­зә­гә юеш кар сы­лый, бо­лай да авыр бул­ган юл­ны та­гын да кы­ен­лаш­ты­ра. Ин­де тук­тап кал­ган ма­ши­на­ма җан кер­тү өчен ты­ры­шу­ла­рым уңыш­сыз тә­мам­ла­на­чак дип бор­чыл­ган ча­гым­да, Хо­дай­ның рәх­мә­те, Ка­мил абый­ның кар­бю­ра­тор ха­кын­да әйт­кә­нен исе­мә тө­шер­дем. Ул чын­нан да ни­гә­дер боз бул­ган иде. Ни­чек аны җы­лы­ту җа­ен та­бар­га ки­рәк­ле­ген уй­лап та бе­тер­мә­дем, җи­ңел ма­ши­на вы­жыл­дап ки­леп тук­та­ды. Аның эчен­нән ко­яш­тай бал­кы­ган Га­лә­ви ки­леп чык­ты. Үзен күр­мә­гә­не­мә биш­был­тыр бул­ган­лык­тан, кул су­гыш­ты­рып исән­ләш­тек. Сө­е­не­че эче­нә сый­ма­ган Га­лә­ви ми­нем хәл­не аң­лар­лык дә­рә­җә­дә тү­гел­дер дип уй­ла­ган идем:

— Мин хә­зер,— ди­де дә ки­теп бар­ды. Ул ара­да, ма­ши­нам­да ка­зы­нып, өшеп бет­кән­дә ки­леп тә җит­те.

— Ун тәң­кә, дус­тым,— дип бел­дер­де, һа­ман да авы­зын ер­ган ки­леш, ми­ңа яңа кар­бю­ра­тор су­зып.

Ак­ча­ны ал­ды да, хуш­ла­шып:

— Эшем ашы­гыч, бо­лай да си­ңа ва­кы­тым­ны югалт­тым,— дип кит­те дә бар­ды. Ар­тын­нан җил­ләр ге­нә исеп кал­ды.

“­Бә­хет­ле­ләр ме­нә нин­ди ма­ши­на­лар­да рә­хәт чи­гә!”— Бу фи­ке­рем бе­лән мин хак­лы идем. Га­лә­ви­дән көн­лә­шү­ем­нән, хә­лем­нең авыр­лы­гын­нан җа­ным көй­де. Әм­ма дә яңа кар­бю­ра­тор “ЗИС-5”кә җан керт­те, аның сә­гать ке­бек эш­ли баш­ла­вы ка­бат­тан кү­ңел­гә дәр­тем­не кай­тар­ды.

Ка­зан­ның яр­ты­сын җи­ңел ге­нә узып, кал­га­нын да шу­лай җай гы­на ба­рыр­мын, икен­че юлы бо­лай ар­ты­гын тө­ят­мәм дип акы­лы­ма кирт­ләр­гә ге­нә өл­гер­мә­дем, арт­кы көп­чәк шарт­ла­ды. Кү­тәр­геч-домк­ра­тым юк иде. Ин­де нәр­сә эш­ләр­гә ди­гән­дә, юл чи­тен­дә­ге зур таш­ка кү­зем төш­те. Аны кү­тә­реп-тә­гә­рә­теп ки­тер­дем дә кү­чәр ас­ты­на тык­тым һәм, шиң­гән тә­гәр­мәч­нең ас­тын ка­зып, сү­теп ал­дым. Көп­чәк­ләр­не алыш­ты­рып, яңа­дан җы­еп, уры­ны­на утырт­тым.

Ул ара­да ка­раң­гы да тө­шә баш­ла­ды. Ми­нем аша­ма­ган, ач һәм аз­дан ачу­ым ки­лер чак иде. “Бу йөк­не ил­теп ау­дар­сам, өй­гә кай­тып ки­тәм”,— дип, үзем­не ты­ныч­лан­ды­рып, ма­ши­нам­ны үкер­теп куз­га­лу­ым бул­ды, ни­дер шырт ит­те. “ЗИС-5”не арт­тан кем­дер то­тып то­ра, җан фәр­ман чи­нап алу­ы­на да ка­ра­мас­тан, куз­га­лып ки­тә ал­мый иде.

Я­рым­кү­чә­ре сын­ган бу­лып чык­ты. Тә­гәр­мәч­не уры­ны­на бер­кет­кәч, кү­чәр ас­ты­на кү­тәр­геч-домк­рат уры­ны­на куй­ган таш­ны чы­га­рыр­га оныт­кан­мын, көч кил­гән.

У­ты­рып елар­га гы­на ти­еш идем.

 

Та­гын да ун тәң­кә­гә бук­сир ял­лап, тар­та ал­мыйм, ди­гәч, йөк­нең яр­ты­сы­на якы­нын шун­да урам­га гы­на бу­ша­тып, та­гыл­ган хә­лен­дә “ЗИС-5”не ав­то­парк­ка кай­та­рып җит­кер­гән­дә ми­не кө­теп то­ру­чы­лар кал­ма­ган иде. “Йөк­ле ки­леш керт­ми­без!”— дип, ка­ра­выл­чы та­выш чы­га­рып ма­таш­са да, эш­не аң­ла­тып бир­дем. Ри­за­лаш­ты та­гын.

И­кен­че көн­не яңа­дан ре­монт­ка ябы­шып, бу юлы да ике ат­на ва­кы­тым­ны уз­дыр­дым. “ЗИС-5”не аяк­ка бас­тыр­гач, эш­тән җи­бә­рү­лә­рен со­рап га­ри­за яз­дым да ху­җа­га кер­теп бир­дем. Ул кө­леп ке­нә куй­ды һәм:

— Энем, ер­тып ат мо­ны,— ди­де, ал­ды­ма ко­ман­ди­ров­ка кә­га­зе ки­тер­де: — Ме­нә, Горь­кий­га ба­рыр­сың. Ак­ча­ны кас­са­дан ке­реп ал. Ир­тә­гә юл­га чы­га­сы.

Ри­за бул­мый хә­лең юк. Яңа ма­ши­на­ның рә­хәт­ле­ген һәр­кем бе­лә. Ин­де ике ай “ГАЗ”­да йө­рим. Урам­да­гы һәр­кем­нең ике кү­зе мин­дә ке­бек. Ә “ЗИС-5”не ти­мер-то­мыр за­во­ды­на үзем илт­тем, карт­лар әйт­меш­ли, үз ая­гы бе­лән, би­ча­ра­ны. Әм­ма ан­да яңа ад­рес бир­де­ләр. Мәк­тәп­кә со­рат­кан­нар икән.

Ва­кыт ди­гә­нең тиз үтү­чән шул. Бе­рен­че ма­ши­нам­ны мәк­тәп ишек ал­дын­да кал­ды­ру­ы­ма да бер ел­дан ар­тык го­мер уз­ган иде. Ни­чек­тер шул ук мәк­тәп­кә кү­мер ки­те­рер­гә ту­ры кил­де. Бе­рен­че ма­ши­на, ни ка­дәр га­җиз­лә­сә дә, са­гын­ды­ра икән ул. “ЗИС-5”нең хә­лен бе­ле­шер­гә га­раж­ла­ры ягы­на бар­сам, ни кү­рим, ис­ке та­ны­шым Га­лә­ви аның ас­тын­да ка­зы­нып ма­та­ша иде.

— Җи­ңел­рәк эш­кә күч­тем әле,— ди­де бу, кул би­ре­шеп кү­реш­кәч,— юк­са ху­җа­ны гы­на тү­гел, ха­ты­нын да, ба­ла­ла­рын да, ту­ган­на­рын да кө­не-тө­не әл­лә кай­лар­га та­шыр­га ки­рәк. Ә мон­да — дә­рес би­рә­сең дә, ва­кы­тың буш.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных