Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 18 страница




— Ла­тыйп аб­зый­ның куп­кан йо­мыч­ка­сы са­ен ке­сә­се­нә ак­ча ко­е­ла, шу­ңа дөнь­я­лык­ка исе дә кит­ми,— дип сөй­ли иде­ләр.

Ул сал­ган йорт­лар кур­чак өе сы­ман, эзе — эз­дә, җе­бе — җеп­тә, сан­дык бе­лән бер. Ул яса­ган ар­ба-ча­на­га ат­ны җик­сәң, ка­ян си­зе­неп ала­лар ди­ген, әл­лә ни­чек­ләр уй­нак­лап-би­еп­ләр ки­тә­ләр ин­де мал­кай­лар, мин си­ңа әй­тим, хәй­ран­нар ка­ла­сың.

Бер­ва­кыт ра­йон үзә­ген­нән тик­ше­рү мак­са­ты бе­лән авыл­га вә­кил ки­леп төш­кән. Та­ран­та­сы шун­дый да җи­ңел ке­бек, шун­дый да күр­кәм икән мо­ның. Аты да ни җит­те ге­нә тү­гел. Ак бә­кәл­ле, сол­дат хез­мә­тен үт­кән, әфи­сәр­ләр­не ге­нә йөрт­кән. Имеш, мар­шал Ро­ко­совс­кий үзе аңа ат­ла­нып па­рад­та кат­наш­кан. Исе­ме дә “Ө­рә­ки­тә” икән.

Ра­йон үзә­ген­нән чы­гып ки­леш­ли вә­кил, юл ту­за­нын ку­ба­рыр­га өл­гер­ми, без­нең күм­хуҗ­дан ат чап­ты­рып ба­рып җи­теш­кән рә­и­се­без Хәй­рул­ла аб­зый­га оч­ра­ган. Та­ныш­лар шул. Хәл-әх­вәл со­раш­кан­нар.

— Кая ба­рыш?— ди икән вә­кил.

— Ме­нә, эш йом­гак­ла­рын ил­тәм,— ди икән Хәй­рул­ла аб­зый, ту­зып бет­кән, күп­не күр­гән, әм­ма ка­би­нет ту­за­нын­нан мәх­рүм кал­ган, тө­сен югалт­са да та­ра­лыр­га ашык­ма­ган порт­фе­лен күм­хуҗ ар­ба­сы­ның тө­бен­нән кү­тә­реп күр­сә­теп.

— Хуш,— ди­гән вә­кил.— Бик ях­шы! Ә мин — сез­гә идем әле... Эш­лә­ре­гез­не ка­рап кай­тыр­га, те­ге­сен-мо­ны­сын, әйе!..

Хәй­рул­ла аб­зый, әл­бәт­тә, ра­йон үзә­ге­нә бар­ган ва­кыт­лар­да гы­на са­кал-мы­ек­тан кы­ры­ла тор­ган как­ча яңак­ла­ры­ның ут ке­бек кы­за­ру­ын яше­рер­гә те­ләп, күм­хуҗ эшен­дә ал­дау-йол­дау­ла­рын вә­кил бе­леп өл­ге­рә­чә­ген уй­лау­дан тә­мам бор­чы­лып, әпен-тө­пен ге­нә сау­бул­лаш­кан да юлын ике­лә­тә ях­шы­рак тиз­лек бе­лән дә­вам ит­кән. Бу хәл­дән, дө­рес ин­де, тик­ше­ре­нер­гә ба­ру­чы, баш мәсь­ә­лә­сен­дә өлеш­сез кал­ма­ган вә­кил­нең дә кү­ңе­ле­нә корт тө­шеп, акы­лы хәй­ран ит­кән. “Тук­та әле, үзе югын­да ба­рып ке­рим дә бе­лим әле, өс­те­нә ба­сар­лык бу­лыр. Кың­гыр эш­лә­ре күп­тер!”— дип, “Ө­рә­ки­тә”­се­нең тиз­ле­ген шу­лай ук ике мәр­тә­бә­гә арт­тыр­ган.

Көн­нәр­нең ях­шы тор­ган чак­ла­ры икән. Авыл­га вә­кил кар­чы­га­дай ки­леп төш­мә­сен­ме! Уе бер ге­нә: “Хә­зер бо­лар­ны ут­лы та­ба­да би­е­тәм, ту­ры юл­га чы­га­рам, баш­ла­рын ашыйм!”— имеш.

И­да­рә­гә ки­леп ке­нә җи­тә, ишек тө­бен­дә авы­зын ер­ган шул ук Хәй­рул­ла аб­зый кар­шы ала:

— Исән-сау гы­на иреш­те­гез­ме, кор­даш?— ди, аңа та­ран­тас­тан тө­шәр­гә бу­лы­шып.

Вә­кил кыз­ган хут­тан әле­гә аны-мо­ны абай­лар­га өл­гер­мә­гән икән. Ачык ишек­кә ки­леп җит­кән­дә ге­нә ис­кә­реп ала да:

— Эш йом­га­гын тап­шыр­дың­мы?— дип со­рый.

— Әйе,— ди Хәй­рул­ла аб­зый,— план бү­ле­ге мө­ди­ре Сә­фиул­лин­ның үз ку­лы­на тот­тыр­дым, тө­гәл сә­га­те бе­лән әйт­кән­дә, ту­гыз да биш ми­нут­та.

— Алай,— ди вә­кил, ни уй­лар­га да бел­ми­чә. Шу­лай да, сә­гать сү­зе чык­кан­лык­тан, ку­лын­да­гы­дан ва­кыт­ны ка­рый. Ун­нар ту­лып кы­на уз­ган икән.

— Ни­чек бо­лай мин­нән ал­да җи­теш­тең? Узып кит­кә­нең дә кү­рен­мә­де...

— Без­нең ар­ба­лар ях­шы шул, сә­вит­не­ке, та­ран­тас ише тү­гел,— ди Хәй­рул­ла аб­зый, се­рен са­тып.

Әм­ма вә­кил­нең ни­гә­дер ыша­на­сы кил­ми. Хик­мәт ар­ба­да бу­ла­мы соң, ат­та ул, имеш...

Кич­кә, тө­я­неп һәм тө­я­леп кит­кән­дә, үзе­нең җик­кән аты “Ө­рә­ки­тә”­сен кал­ды­рып, Хәй­рул­ла аб­зый­ның аты бе­лән эл­де­рә. Та­ран­та­сы үзе­не­ке ин­де. Әм­ма күм­хуҗ тае шул­ка­дәр йөк бе­лән ба­ры тик ир­тән­гә ге­нә ра­йон үзә­ге­нә кай­тып җи­тә. Ә “Ө­рә­ки­тә”­не Хәй­рул­ла аб­зый үз ар­ба­сы­на җи­геп чы­га, йо­мыч­ка уры­ны­на гы­на очыр­та ди үзен.

Вә­кил өчен­че көн­не кич­кә та­гын күм­хуҗ сыр­ты­на коз­гын бу­лып ки­леп ку­на. Ат­ла­рын алыш­ты­ру­ны дәгъ­ва­ли, хәт­та та­ран­та­сын да кал­ды­рып, бу юлы Хәй­рул­ла аб­зый­ның ар­ба­сын­да “Ө­рә­ки­тә”­се бе­лән оч­кан бу. “Әй­дә!”— дип әйт­кә­нен­дә кү­зен йом­ган гы­на, ин­де ра­йон үзә­ге­нә ки­леп җит­кән. Әгәр дә мә­гәр:

— Кем чап­тыр­та ан­да?— дип үзәк учас­ток ми­ли­ция ма­йо­ры Гап­са­та­ров, кар­шы­лап, ат ба­шын­нан тот­ма­ган бул­са, Сар­ман­ны узып, Чал­лы­га ук ба­рып җи­тә­се икән.

Хик­мәт­нең ар­ба­да икән­ле­ген аң­лап ал­гач, сүт­те­реп ка­ра­ган­нар. Һич­нин­ди аер­ма­сы юк икән. Шул ук кү­чәр­ләр, шун­дый ук кыр­шау­лы дүрт тә­гәр­мәч, тә­җе-бә­җе, ди­гән­дәй.

Сер­не тиш­те­рер өчен Хәй­рул­ла аб­зый­ны ра­йон­га ал­дырт­кан­нар. “Се­бер дө­мек­те­рә­без!”— дип кур­кыт­кан­нар. Имеш, парт­би­ле­тың ке­сә­дә йөрт­кән хәл­дә сә­вит­тән сер яше­рә­сең!

Бө­е­ре­нә та­ян­ган про­ку­рор со­рау ала ди мон­нан.

— Бу ба­ры тик Ла­тыйп­ның гы­на эше! Ул яса­ды, ул гы­на га­еп­ле,— дип ак­ла­на икән Хәй­рул­ла аб­зый, ке­рер ти­шек та­ба ал­мый­ча.

Ки­тер­тә­ләр Ла­тыйп аб­зый­ны. Со­рый­лар:

— Си­нең эш­ме?..

— Нәр­сә?

— Ар­ба!

— Ә, ар­ба­мы?— ди Ла­тыйп аб­зый, әле­гә сүз­нең ни ха­кын­да бар­ган­лы­гын ачык кы­на тө­ше­нә ал­мый­ча.— Ар­ба­ны мин яса­дым, әм­ма мон­да ни­чек кил­гән­дер, бел­мим!..

— Аны­сы без­гә дә ки­рәк­ми,— ди­ләр аңа, ни со­ра­ган­на­рын үз­лә­ре дә ачык итеп әй­тә ал­мый­ча, баш­ла­ры тә­мам бу­та­лып: — Бу ар­ба­ны хак­тан да син яса­дың­мы?

Ла­тыйп аб­зый ин­де бо­лай та­гын да кай­та­рып со­рау­ла­рын­нан соң шик­кә ка­ла. Ни уй­лар­га да бел­ми­чә ар­ба­ны биш әй­лә­неп чы­га. Ал­ла сак­ла­сын, ха­лык дош­ма­ны исе­мен та­гу­ла­ры да бар...

— Йә-йә, җит­те,— ди­ләр мо­ңа,— чыр­шы бәй­рә­ме тү­гел, әй­лә­неп йөр­мә! Әйт, яса­дың­мы-юк­мы?

— Әйе ди­сәм ни икән дә, юк ди­сәң ни икән?— дип ба­шын ка­шый Ла­тыйп аб­зый, тә­мам га­җиз­лә­неп.

Бе­раз­дан соң гы­на:

— Яса­ган идем шул... Га­фу ите­гез!.. Әм­ма кем­гә, хә­тер­ли ге­нә ал­мыйм, олан­нар,— ди­гән сү­зе бе­лән ка­тып ка­ла.

— Та­гын ясый­сың­мы?— ди­ләр, аны сы­рып алып.

— Яра­са, ясар­мын, яра­ма­са, яса­мас­мын,— ди Ла­тыйп аб­зый, әле шөл­ләп, әле ба­ты­ра­еп...

Сөй­ләү­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, ул ел­ны күм­ху­җы­быз ел­лык та­быш бу­ен­ча ра­йон­да гы­на тү­гел, бө­тен Рә­сәй­дә бе­рен­че­лек­кә чык­кан. Ла­тыйп аб­зый ни­чә ар­ба, ни­чә ча­на яса­ган­лы­гын да оныт­кан. Аңа ба­ры тик йо­мыч­ка­сы гы­на кал­ган. Шу­ңа да ин­де аның ха­кын­да: “Ку­бар­ган йо­мыч­ка­сы са­ен ке­сә­се­нә ак­ча ко­е­ла...”— ди­ләр. Ма­ши­на за­ма­ны иреш­кәч тә тө­ше­нә шул ар­ба-ча­на­лар ке­реп, са­та­шып иза­лан­ган, мес­кен.

Кем­нәр ни­чек­тер, әм­ма мин үзем аның бул­ган­лы­гы­на, ос­та­лык­та тиң­сез­ле­ге­нә сок­ла­на идем.

Са­би­ра абыс­тай­ның шу­шын­дый да ир­не ярат­мас­ка һич­бер мөм­кин­ле­ге кал­ма­ган­лы­гы мәгъ­лүм иде. Әгәр дә яшәү­нең се­ре ни­дә икән дип баш ка­тыр­са­гыз, һич­бер яшер­ми­чә, алар­ны ми­сал­га ки­те­реп әй­тә алам: ыша­ныч һәм җан ты­ныч­лы­гы ки­те­рү­че из­ге һәм иге­лек­ле га­мәл­дә ул! Шун­дый эш­лә­рең бул­са, тат­лы мә­хәб­бәт­тән дә өлеш тә­ти, бә­хе­тең дә ар­та, бер дә яше­рен, аң­ла­мас­лык нәр­сә тү­гел бо­лар.

­ Ав­густ, 1998.

 

­ ӘХ­МӘТ­ВӘ­ЛИ ГЫЙШ­КЫ

Хи­кәя

 

Та­тар­лар үз­лә­ре­нә-ба­ла­ла­ры­на кат­лы-кат­лы исем­нәр ку­шар­га яра­та­лар ин­де ул. Сә­бә­бен дә бе­ләм, бо­рын­гы ырым-ыша­ну­лар­дан ук ки­лә бу. Ба­ла­ны әү­вә­ле исе­ме­нең бе­рен­че ка­ты бе­лән атап йөр­тә­ләр-йөр­тә­ләр дә, авы­рып кит­те­ме, шун­да ук икен­че ча­ты­на кү­чә­ләр. Имеш, шун­нан соң ул сау­лык-си­хәт та­ба. Исем­нең хик­мә­те бар ин­де, аны­сы, яше­реп то­ра­сы тү­гел. Гай­фи — көл­де­рә, Шам­кай — ша­ма­кай­лан­ды­ра, Мө­хәм­мәд — дин­ле бу­лыр­га мәҗ­бүр итә. Ба­ры­сын бер­гә куш­саң...

Мөм­кин хәл, әйе. Бер­се бул­ма­са, икен­че­се җи­се­ме­нә ту­ры ки­лер дип­тер ин­де, мул­ла куй­ган Әх­мәт­кә Вә­ли­не өс­тәп, әти­се улы­ның та­нык­лы­гын Әх­мәт­вә­ли дип яз­ды­рып кайт­кан. Шә­һәр җи­рен­дә биш кат­лы да ки­ле­шә, имеш. Шул көн­нән бир­ле әни­се дә, кү­ңе­ле­нә кил­гән­дә, аны: “Әх­мә­тем!”— ди­я­рәк сө­еп, ачу­лан­ган­да: “Вә­ли чу­кын­чык!”— дип, исе­ме­нә кя­фер­лек га­лә­мә­те өс­тәп, кул кү­тә­реп оры­ша тор­ган бу­лып га­дәт­лә­неп кит­кән. Шун­лык­тан­дыр ин­де без аны Вә­ли дип ке­нә йөр­тә, Әх­мәт икән­ле­ген исәп­кә дә ал­мый идек. Хә­ер, аның мо­ңа үзе­нең дә исе кит­мә­де. Егет мәр­тә­бә­се­нә җи­тү­е­нә, и бә­хет­ле, ике кат­лы исе­ме­нең уңай­лык­ла­рын та­тый баш­ла­ды бу.

А­ның хәт­та бо­ры­ны да ике ди­яр­лек, ке­ше кы­зы­гыр­лык. Та­ныш­кан­да кыз­лар аны­сы­на да, мо­ны­сы­на да игъ­ти­бар ит­ми кал­мый­лар. Әх­мәт исә, ягъ­ни Әх­мәт­вә­ли­не әй­тәм, төс­сез­рәк ке­ше­ләр­дән бул­са да, ис­кә алын­ган бо­рын­га гы­на тү­гел, тел­гә дә бай, Ал­ла­һы­ның җыр­га да бә­рә­кәт­ле зат­ла­рын­нан бер­се шул. Эс­се­ләт­ми-су­ыт­мый, сый­па­мый­ча тот­мый ди­гән­дәй, аның кар­шын­да хәт­та тә­кәб­бер һәм үз­сүз­ле ха­тын­нар да тә­кать­сез ка­ла икән­ле­ге ха­кын­да ишет­кә­лә­гә­нем дә бул­ды. Әм­ма ул яма­на­тын та­ра­тып хур­лык­ка кал­ма­ды бу­гай. Исе­ме кот­ка­ра кил­гә­нен яшер­ми­чә сөй­ли алам. Бе­рәү бе­лән та­ныш­кан­да-бе­леш­кән­дә үзен Әх­мәт ди­сә, икен­че­ләр аның Вә­ли икән­ле­ге­нә шик­лән­ми иде­ләр.

Йөр­де еге­те­без, бер дә сер тү­гел, бик йөр­де шу­лай Ка­зан буй­лап, ма­тур­дан-ма­тур­ны күз­ләп, чи­бәр­дән-чи­бәр­гә күз са­лып һәм кы­сып, чә­чәк­нең бер­се­нә Әх­мәт бу­ла­рак ку­нып, икен­че­сен­нән Вә­ли исе­ме бе­лән очып ки­теп. Дө­рес, бар як­тан да ки­леп җит­ми­чә, еге­те­без­нең бер ягы ки­тег­рәк иде. Ул да бул­са, ис­кәр­теп уз­га­ным­ча, тө­се юк! Ме­нә кем­не ге­нә дә ми­сал­га алып ка­ра, нин­ди­дер үзен­чә­лек­ле, бү­тән­нәр­дән аер­ма­лы төс­кә ия, бо­лын­да­гы чә­чәк­ләр, хәт­та кү­бә­ләк­ләр дә шу­лай. Ә ме­нә Әх­мәт­вә­ли, Хо­дай­ның бән­дә­не бар ит­кән­дә бир­меш бар­ча мөл­ке­нә ху­җа бу­лып та, төс­тән мәх­рүм иде. Мо­ны си­зен­гән ке­ше ге­нә ис­кәр­де, той­га­ны гы­на бел­де. Ә игъ­ти­бар итеп тор­мау­чы­лар күб­рәк иде­ләр. Шу­шы төс­сез­ле­ге Әх­мәт­вә­ли­не һа­ман хә­рә­кәт­лә­неп то­рыр­га, те­ле­нә са­лы­ныр­га, бү­тән­нәр­нең күз уңы­на ке­рү өчен иң ки­мен­дә җыр­лап җи­бә­рер­гә мәҗ­бүр ит­кән­ле­ген бик си­рәк­ләр бел­де. Мәк­тәп­тә укы­ган чо­рын­да да хәл­ләр шу­лай­рак бул­ды. Укы­ту­чы­лар­га ка­дәр, ал­ла­рын­да сый­ныф жур­на­лы ачы­лып ку­е­лу­га, ан­да һәм­мә­без­нең фа­ми­ли­я­се язы­лу­га, шун­нан укып кы­на со­рау би­реп уты­ра­сы урын­да Әх­мәт­вә­ли­не пар­та ар­тын­нан чы­га­ру, так­та яны­на го­ме­ре­нә бер тап­кыр бас­ты­ру ха­кын­да уй­лап та ка­ра­ма­ды­лар. Чөн­ки аны күр­ми иде­ләр бу­лыр­га ки­рәк. Ул гү­я­ки пы­я­ла ке­бек. Төс­сез. Тәр­тип­сез­лә­неп, ко­ма­чау­лап сөй­ләш­сә дә тик тың­лап уты­ру­чы без­гә элә­гә, аз гы­на сел­ке­неп кую­ы­быз­га да укы­ту­чы­лар тү­зә ал­мый. Ә Әх­мәт­вә­ли­гә бар да ба­та. Төс­сез, чу­кын­ган, ке­ше кү­зе­нә ча­лын­мый. Аңа — рә­хәт, аны сиз­ми­ләр дә, бел­ми­ләр дә, күр­ми­ләр дә, исәп­кә дә алып тор­мый­лар. Ә ме­нә без­гә ге­нә чи­тен, сел­ке­нү дә мөм­кин тү­гел, уң­га бас­сак та яра­мый, сул­га бо­рыл­сак та. Тең­кә­лә­ре­без­не ко­ры­тып бе­те­рә­ләр. Ми­ңа бар­сын­нан да ар­тыг­рак элә­гә. Әх­мәт­вә­ли кыз­лар­ның чә­чен тар­та, га­е­бе аның янын­да­гы ми­ңа тө­шә. Әх­мәт­вә­ли ма­лай­лар­ның юлы­на аяк куя, ча­лып ега, нәкъ шул ва­кыт­та бү­тән урам­да, мәк­тәп­нең баш­ка ка­тын­да бул­сам да ми­не га­еп­ли­ләр. Бә­хәс­лә­шеп ка­ра син ул өл­кән­нәр бе­лән, бәй­лә­нер нәр­сәң­не ба­ры­бер та­ба­чак­лар, иң ки­мен­дә:

— Ни өчен чә­чең­не уң­га тү­гел, сул­га та­ра­дың?— ди­я­чәк­ләр.

Бе­ләм мин алар­ны, бик күп сүз ишет­тер­де­ләр, так­та ал­ды­на чы­га­рып, ди­рек­тор­га ча­кыр­тып, ли­ней­ка­да уку­чы­лар ал­ды­на бас­ты­рып әл­лә ни­чә­ләр тап­кыр ачу­лан­ды­лар, юк га­еп­ләр так­ты­лар. Әм­ма ба­ры­бер би­реш­мә­дем.

Бу Әх­мәт­вә­ли­не әй­тәм, Ка­зан­ның иң чи­бәр кы­зы­на өй­лән­гән икән. Язы­лы­шыр­га ба­ра­лар ди бо­лар. Яңа пе­шеп кил­гән ка­лач ке­бек бер ка­шык су­сыз да йо­тар­лык кә­лә­ше сөй­ли мо­ңа:

— Гөл­нә­зи­рә­не те­ге мин әйт­кән төс­сез Вә­ли таш­лап кач­кан, йөк­ле итеп...

— Алай икән!— дип куя Әх­мәт­вә­ли дә, ул Вә­ли бе­лән бу Вә­ли­нең бер үк ке­ше бул­ма­вын рас­лап ба­шын ча­бар­га би­рер­дәй кы­ла­нып.— Без­нең туй­га Гөл­нә­зи­рәң­не ча­кыр­ма­дың­мы соң?

— Сез нәр­сә?— ди икән аның ку­е­нын­да­гы кә­лә­ше Зәм­фи­рә.— Ха­лык ал­дын­да, ул йө­ге бе­лән ча­кы­рып, үзе­без­не адәм мәс­хә­рә­се ясап рис­вай итәр­гә­ме?

— Аны­сы да бар шул, дө­рес, җан ки­сәк­кә­ем!— ди­гән Әх­мәт­вә­ли дә.

Туй­да кә­лә­ше ни­дер си­зе­неп:

— Бо­лар ни­гә си­не Әх­мәт­вә­ли ди­ләр?.. Вә­ли исе­мен ку­шып сөй­ли­ләр?— дип со­ра­ган икән дә шун­да ук җа­ва­бын да ал­ган:

— Мул­ла куш­кан исе­мем бул­ган­га!

— Ә мин Әх­мәт дип ке­нә йөрт­сәм, на­чар тү­гел­ме?— Яңа пе­шеп кил­гән ка­лач­тай кә­ләш­нең бо­лай наз­ла­нып со­ра­вы пы­чак­тай үт­кен кия­ү­нең кү­ңе­ле­нә хуш ки­леп, җа­ны нур­лан­ган.

— Бик ях­шы бу­лыр, җан­ки­сәк­кә­ем!— Җа­ва­бы бе­лән бер­гә рөх­сә­тен дә бир­гән.

Әх­мәт­вә­ли­нең за­кон­лы ха­ты­ны кай­нар кү­мәч Зәм­фи­рә­дән бер-бер арт­лы ике ба­ла­сы ту­ып, үт­кен пы­чак ире­нең тәр­би­я­сен­дә ике адым да чит­кә чы­га ал­мый­ча үс­кән­нәр. Әм­ма те­ге Гөл­нә­зи­рә­сен дә оныт­ма­ган, чу­кын­чык, аңа Вә­ли бу­лып ба­рып йөр­гән. Ан­дый ва­кыт­та төс­сез ке­ше бу­лу­ның фай­да­сы тия шул ул. Бу гы­на да тү­гел, җит­мә­сә, Ка­зан­ның бер ба­шын­да Әх­мәт­вә­ли икән үзе. Икен­че очын­да — Әх­мәт, өчен­че ягын­да Вә­ли исе­мен­дә, шулай төр­ле сый­фат­лар­га ке­реп йө­рү­ен дә дә­вам ит­тер­гән.

Төс­сез ке­ше­нең кар­тай­га­ны да си­зел­ми икән аның. Без­нең әл­лә кай­чан­нан кы­я­фәт­ләр үз­гә­рә баш­ла­ды, төс­лә­ре­без уңар­га то­тын­ды. Ә ул һа­ман шул ки­леш йө­реп, ил­ле би­шен­дә егер­ме ту­гыз яшь­лек кыз­га ияр­лә­неп кит­те.

Кит­те ди­дем дию­ен, әм­ма ни шул әле, ул ва­кыт­та аның мон­дый ке­ти-ме­ти­лә­рен­нән хә­бәр­дар тү­гел идем. Ха­ты­ны Зәм­фи­рә бе­лән икәү­лә­шеп Әх­мәт­вә­ли без­гә ки­леп-кит­кә­ләп йө­ри­ләр. Аш­ка-фә­лән­гә ге­нә­ме, ки­ңәш­кә һәм бу­рыч­ка да кер­гә­ләр­гә өй­рә­неп бет­тек. Та­гын ул гы­на да тү­гел, Әх­мәт­вә­ли бе­лән Зәм­фи­рә­нең ае­ры­лы­шу хә­бә­рен ишет­кәч, ап­ты­ра­шып кал­дык. Ни нит­кән га­лә­мәт та­гын? Чи­бәр­лек­тә һәм күр­кәм­лек­тә ти­ңе бул­ма­ган йом­шак кү­мәч ха­ты­ны кар­шы­сын­да төс­сез, әм­ма үт­кер пы­чак Әх­мәт­вә­ли би­еп ке­нә:

— Җан ки­сәк­кә­ем!— дип то­ра иде. Нәр­сә бул­ган бо­лар­га? Җе­те кы­зыл тиз уңа ди­яр­лек уңар­лы­гы да юк бит!

Бу хак­та ха­тын да, мин дә сүз куз­га­тыр­га кур­кып йөр­дек. Ал­ла сак­ла­сын! Әл­лә ни бу­лып куюы, гай­бәт­тән гө­наһ га­лә­мә­те чы­гуы бар. Сүз­нең зәх­мә­те тия, ди­ләр, биг­рәк тә ар­ты­гын сөй­ләш­сәң.

Хә­ер, алар рә­хәт яшә­де­ләр. Өс­тәл­лә­ре ри­зык һәм тан­сык сый бе­лән сы­гы­лып тор­ды. Ис­кәрт­кә­нем­чә, ике ба­ла, бер ма­лай һәм кыз үс­тер­де­ләр. Бер­сен­нән-бер­се чи­бәр­ләр. Күз­не сө­ен­де­рер­лек­ләр. Ка­дер­ле ул­ла­рын хәт­та өй­лән­де­рер­гә һәм үз­чән-тел­чән ки­лен­нә­ре­нә җи­тәк­лә­теп чы­га­рып җи­бә­рер­гә дә өл­гер­де­ләр. Ки­леп тә ка­ра­мый­лар үз­лә­ре­нә. Кыз­ла­ры да тиз­дән бә­хе­тен та­бар ке­бек иде. Ал­лаһ бер һәм бар ул!

Әх­мәт­вә­ли­не озак ел­лар күр­мә­дем. Тик ха­ты­ны гы­на аны са­гы­на, без­гә кер­гә­ләп, ире­нең кай­да кем бе­лән то­руы ха­кын­да сөй­ләп чы­га тор­ган иде. Кыз­ла­рын кия­ү­гә бир­гә­нен­дә туй­га ча­кы­рып, без­не өс­тәл ба­шын­да утырт­ты­лар. Зәм­фи­рә­нең элек­ке­ге чи­бәр­ле­ге, ма­тур­лы­гы өс­те­нә уң­ган­лы­гы һа­ман да аны бү­тән ха­тын­нар­дан өс­тен­рәк итеп күр­сә­тә, хәт­та ки: “Бу Әх­мәт­вә­ли юләр­дер! Бү­тән­чә бул­мас!”— дип ае­рыл­ган ире ха­кын­да уй­лап та куя идем.

Ка­бан кү­ле бу­ен­да га­дә­тем­чә ис­ти­ра­хәт кы­лып йөр­гә­нем­дә кар­шы­ма бер төс­сез адәм кил­мә­сен­ме?

— Хәл­лә­рең ни­чек?— ди бу ми­ңа.

Шак­ка­ту­дан юга­лып кал­ган идем.

— Ка­ян бо­лай?— дим, со­ра­вы­на со­рау бе­лән.

Кә­еф­нең шәп ча­гы иде. Бө­тен та­раф­ны чә­чәк­ләр һәм яшел­лек күм­гән май ае­ның соң­гы ат­на­сы, җы­лы ко­яш­ның күл өс­тен­дә­ге дул­кын­нар бе­лән ле­пе-ле­пе ки­те­реп көз­ге уй­на­ту­ла­ры, го­му­мән дә эчем-ты­шым кош сай­рау­ла­ры­на их­лас­ла­нып йөр­гән ва­кыт­ла­рым иде, Әх­мәт­вә­ли шун­да та­гын да со­рап куй­ды:

— Су тө­бен­нән чык­тың­мы әл­лә, ди­сең­ме?

Ан­нан соң йө­зе­мә сы­нап-сы­нап ка­рап ал­ды. Әм­ма үзе күз­лә­рен мин­нән яше­рер­гә ты­рыш­ты. Гө­наһ­лы ма­лай ке­бек ба­шын тү­бән иеп, бо­тин­ка­ла­ры­ның әле үк­чә ар­тын, әле ба­шын ая­гын уң-сул­га ча­лыш­ты­ра-ча­лыш­ты­ра ка­ра­ды.

— Яшь ха­тын ал­га­ның­ны ишет­тек,— ди­дем, һич тә исем кит­ми­чә.

— Сез Зәм­фи­рә як­лы ин­де!— ди­де Әх­мәт­вә­ли дә һө­җүм­гә кү­чеп.

— Нәр­сә ди­им ин­де...— Чын­нан да бү­тән төр­ле әй­тер сү­зем юк иде. Ачу­лан­саң, үт­мә­я­чәк, ки­сел­гән ик­мәк­нең те­ле­ме ял­ган­мый, аның га­мәл­лә­рен өс­тен­гә чы­гар­саң, иман­сыз­лык һәм ике­йөз­ле­лек бу­ла.

Шун­да Әх­мәт­вә­ли ак­лан­ган та­выш бе­лән сөй­ләп кит­те:

— Мин Зәмф­рә­не яра­та идем шул. Бик тә яра­та идем... Бү­тән ке­ше бе­лән йөр­гән, бел­мә­гән­мен ге­нә... Эше­нә бар­гач, Зәм­фи­рәм­нең шул адәм ах­ма­гы бе­лән бер­гә сөй­лә­шеп утыр­га­ла­ган­на­рын күр­гә­нем дә бар иде. Ме­нә ни­чек ул...

Ка­бан кү­ле­нең суы ни­чә чи­ләк бу­лыр ди­гән­дәй, чи­лә­гем­нең сый­ды­ры­шы шак­тый икән­ле­ген исәп­ләп, аның сүз­лә­рен ты­ныч кы­на тың­лый бир­дем. Ка­зан шә­һә­ре иләм­сез һәм зур бул­са да, аның эчен­дә сүз­ләр тиз йө­ри, мин дә Әх­мәт­вә­ли­нең үзен­нән һич­шик­сез егер­ме ал­ты яшь­кә яшь­рәк кыз­ны ха­тын­лык­ка алу­ын, хәт­та ки бер ма­лай да үс­те­реп яту­ла­рын ишет­кә­нем бар иде. Бу хә­бәр­ләр­нең хак­мы-тү­гел­ме икән­лек­лә­рен со­рап тор­ма­дым, сө­як­сез те­лен­дә сүз бор­чак­ла­рын си­керт­кә­нен тың­лый бир­дем.

— И ярат­тым да ин­де шул Зәм­фи­рәм­не!— дип очы­нып һәм кү­зен­дә­ге яшь­лә­рен сөр­тә-сөр­тә сөй­лә­нү­ен­дә бул­ды Әх­мәт­вә­ли­е­без, ми­нем аны-мо­ны бе­лү-бел­мәү­лә­рем­не исә­бе­нә дә алып ма­таш­мый­ча.— Шул му­жик бе­лән йөр­гән, өс­тем­нән йөр­гән...

Зәм­фи­рә­нең дә әйт­кән­нә­рен­нән бер ишет­кән идем: имеш, Әх­мәт­вә­ли, ан­нан ае­ры­лып ки­теп, яшь ха­ты­ны бе­лән өч ай да тор­ма­ган, үзе ке­бек төс­сез ба­ла алып та кайт­кан­нар дип. Һе, алай бул­гач, кай­сы кем­нең өс­тен­нән йөр­гән икән бо­лар­ның?

Мин һа­ман да авы­зы­ма май кап­тым. Әх­мәт­вә­ли тук­та­мы­ча сөй­лә­нә бир­де:

— Ми­не бе­лә­сең бит...

“­Бел­мәү кая!”— ди­яр­гә уй­лап та ка­ра­ма­дым. Бел­ми дип уй­ла­сын әле!

— Ми­не бе­лә­сең бит!— дип ка­бат­ла­ды ул шул ук сүз­лә­рен, бо­ры­нын бе­раз юга­ры­рак чө­еп, кү­бә­ләк­тәй ка­нат ка­гы­нып.— Ил кү­ген­дә оч­кан бөр­кет ке­бек һәр нәр­сә­не си­зе­неп-аң­лап йөр­дем. Бер­көн­не Зәм­фи­рә­нең ми­ңа: “Мин үзем­нең ке­шем­не тап­тым, син дә үзе­ңә ка­раш­тыр ин­де шун­да!”— дип әй­тә­сен көт­тем. Шу­лай бу­лып та чык­ты!..

Әх­мәт­вә­ли кү­зен дә йом­мый ал­дый иде ке­бек. Мин исә: “Юк, алай тү­гел, хәл­ләр бо­лай­рак бул­ган­нар!”— дип кар­шы төш­ми­чә, са­быр гы­на тың­ла­дым да тың­ла­дым. Тик ва­кыт-ва­кыт кы­на:

— Тәкъ­дир­дә ни языл­га­нын бер Хо­дай үзе ге­нә бе­лә!— дип, яки:— Алай икән, һе!..— дия-дия баш ка­гып яи­сә бор­га­лап ал­га­ла­дым. Хә­ер, Әх­мәт­вә­ли­гә акыл өй­рә­тер­гә җы­ен­мый идем. Шун­лык­тан ба­ры тик тың­лап кы­на то­ру­ны ку­лай­рак күр­дем.

Ка­бан кү­ле бу­ен­да яшь­ләр дә йө­ри иде­ләр. Кай­сы­ла­ры — пар-пар, ә күп­лә­ре — төр­кем-төр­кем. Ара­да үбеш­кән­нә­ре, ко­чыш­кан­на­ры һәм сөю-сә­га­дәт диң­ге­зен­дә акыл­ла­рын адаш­тыр­ган мәҗ­нүн­нә­ре дә бар иде. Алар кө­леш­кә­ләп кал­ды­лар, без исә Мәр­җа­ни ура­мын­нан те­атр та­ра­фы­на та­ба бик тәкъ­ва вә җай гы­на ат­лап бар­дык. Юл­ның очы­на ки­леп чык­кач, бе­раз тап­та­нып то­рып, ан­нан ки­ре бо­рыл­дык. Шу­лай йө­ре­нә бир­дек.

— Мин әле Зәм­фи­рә­гә атап җыр да чы­гар­дым...— Мо­ны­сы ми­нем өчен кө­тел­мә­гән яңа­лык иде.— Җыр дип ин­де, ши­гы­рен дә, кө­ен дә үзем эш­лә­гән идем, ан­нан ях­шы көй­че һәм ша­гыйрь бе­лән эш­кәр­тер­гә ки­рәк икән­ле­ген әйт­те­ләр. Бо­лай на­чар тү­гел. Тың­ла­га­ның-ишет­кә­нең юк­тыр?.. Хә­нә­ви Шәй­дул­лин ре­пер­ту­а­рын­да!..






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных