Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 27 страница




Сок­ла­на бел­гән ке­ше­гә һәр җир­дә ма­тур­лык бар дип, су­да­гы ча­гы­лы­шым ти­рә­ли ты­ныч­сыз­ла­нып йөз­гән сө­лек­ләр­не та­ма­ша кы­лу­ым­ны дә­вам ит­тем.

Дөнья бит бу! Үз ма­тур­лы­гы, ка­нун­на­ры бе­лән яшәү­че дөнья! Аның һәр бө­җә­ге, хә­рә­кә­те, үзен­чә­ле­ге, хәт­та ямь­сез ди­гән кө­не дә күр­кәм тү­гел­ме соң? Ни өчен без һа­ман да ри­за һәм ка­нә­гать тү­гел?

Ка­ян кил­гән исем­дер ин­де? Әл­лә бо­рын­гы­дан та­тар­ның үз сү­зе бул­ды­мы? Авыл­да Ку­на әби бар. Ә ул кай­чан­дыр без­ләр­гә — апа, ән­кәй­гә — сең­ле­кәш ке­нә иде. Ягъ­ни, ми­нем ән­кәй­дән яшь бу­лып, әм­ма ма­лай­ла­ры бе­лән бер­гә уй­нап үс­тек.

Ул ва­кыт­лар­да кап­ка ба­га­на­сы­на атап күм­хуҗ җи­рен­нән гек­та­ры бе­лән чө­ген­дер эш­кәр­тер­гә би­рә­ләр. Вак, авыр, оч­сыз­лы, җан­ны ашау­чы эш. Бу “бар­щи­на”­дан ба­ры тик укы­ту­чы­лар һәм мәк­тәп-ида­рә ти­рә­сен­дә­ге хез­мәт­тә бу­лу­чы­лар гы­на азат. Һәм бер­нин­ди тәш­ки­ләт-ка­те­го­ри­я­гә кер­мә­гән Ку­на апа.

Без ба­су­да җан көй­де­реп тир түк­кән­дә, укы­ту­чы ба­ла­ла­ры бе­лән бер­гә, чө­ген­дер­дән азат ән­кә­лә­ре­нең ир­кә ма­лай­ла­ры урам­да кө­не бу­е­на “т­рай ти­бә”. “Т­рай ти­бү” ди­гән­нән, “т­рай ти­бү” ул шун­дый нәр­сә, ягъ­ни ни те­лә­сәң, шу­ны кы­ла­на­сың. Элек кул ча­бак­лап, би­е­гән­дә “т­рай-трай” әй­тә тор­ган бул­ган­нар, имеш. Бу би­ю­не “т­рай ти­бү” дип ата­ган­нар. Ахыр­дан аны оны­тып, урам­да буш каң­гы­рып йө­рү­не дә шу­лай бел­де­рә баш­ла­ган­нар. “Би­еп ке­нә йө­рү”, ди­мәк­тән.

Ку­на апа биг­рәк­ләр дә усал ке­ше бу­ып чык­ты. Үзе кеч­те­ки ге­нә, ябык, ә та­вы­шы дөнья җи­ме­рә. Ире Хә­мит­не игәү­ләп ке­нә то­ра:

— Кай­да йөр­дең бу го­мер­гә ка­дәр, шәй­га­зәм, чу­кын­ган!

Тур­ла­рын­нан узып ки­теш­ли, бу сүз­лә­рен ише­теп, урам­ның икен­че ягы­на чык­ка­ны­быз­ны си­зен­ми дә ка­ла­быз. Ул ара­да чи­ләк-та­бак­лар шал­ты­ра­шып урын­на­рын­нан ку­ба­лар. Кай­сы кая ка­нат­ла­нып оча­лар да янь­че­леп-ва­ты­лып ко­е­лы­шыр­га то­ты­на­лар. Бер­ва­кыт күр­ше авыл хәс­рә­те Озын Га­таул­ла узып ба­ра икән, бо­лар ниш­ли­ләр дип кой­ма өс­лә­рен­нән үре­леп ка­ра­вы бул­ган, ба­шы­на чи­ләк ки­леп кап­лан­ган. Мес­кен­нең ко­лак­ла­рын һәм бо­рын­на­рын аяк ас­тын­нан җы­еп алып, ра­йон ши­фа­ха­нә­се­нә ил­теп тек­тер­гән­нәр. “Үл­гән­дә дә ул Мөл­дек­баш авы­лы­на ба­ра­сым юк, алар­ның та­ба­гач­ла­ры да аяк­лы-кул­лы!”— дип сөй­ләп йө­ри икән хә­зер.

Ку­на апа­ның Чук­рак Гай­фул­ла­га да ко­лак ку­еп чы­гар­га­ны ха­кын­да ишет­кә­не­без бар иде. Ва­кый­га­ның ни­чек бу­лу­ын гы­на сөй­ли ал­мыйм. Чөн­ки бел­мим.

Хә­мит аб­зый — та­за ке­ше, тау ка­дәр кор­са­гы бу­лу­га ка­ра­мас­тан, ку­әт­ле-көч­ле тү­гел. Аның:

— Җит­те ин­де!— ди­гән сү­зе Ку­на апа­га та­гын да ка­бы­нып ки­тәр­гә бер әмер ке­бек ке­нә.

— Нәр­сә җит­те? Бер дә җит­мә­де! И анаң­ны тор­гы­ры!— дип, Хо­дай бел­сен, әл­лә нин­ди тел­дән кер­гән сүз­ләр бе­лән бик ма­һир сү­ге­неп тә җи­бә­рә иде.

Ку­на апа­ның ни өчен шу­лай усал бу­лу­ын мин аң­ла­мыйм.

И­ре Хә­мит бо­рын­гы Әх­мә­ди­ләр нә­се­лен­нән бу­лып, аяк­ның кы­ек­лы­гы, бо­рын­ның бә­рәң­ге­ле­ге, йөз­нең та­бак­лы­гы, теш­ләр­нең кәк­ре­ле­ге, җил­кә­ләр­нең иләм­сез­ле­ге бе­лән һәм­мә адә­ми зат­тан ае­ры­лып то­ра. Һәр эш­тә хәй­лә­не ал­дан йөр­теп, мәгъ­нә­не ке­ше­гә яра­ган­дай сүз ку­ер­ту, яла­гай­лык­ны их­лас ит­мәк­не бик тә сөй­гән­ле­ген­нән, абый­сы һәм эне­лә­рен­нән ки­мен­дә шак­тый гы­на, тә­га­ен бер­ни­чә баш­ка өс­тен дә ке­бек иде. Әх­мә­ди­ләр­не­ке­ләр ха­кын­да һич­бер ва­кыт якын-ти­рә­дән зат­лы ке­ше ба­ла­сы­на кы­зык­мый­ча, күз­лә­ре төш­кән­дә дә буй­ла­ры җи­тә ал­мый­ча га­җиз­лек ки­чер­гән­нә­рен, яи­сә кал­дык­ка, яки дә пос­тык­ка ка­нә­гать кы­лыр­га мәҗ­бүр икән­нә­рен авыл­да яшер­ми тел­дән тел­гә кү­чер­гә­ләп сүз­дә йөрт­сә­ләр дә, без­нең ише ба­ла-ча­га­га бу хак­та сөй­лә­шү ки­леш­ми иде.

Хә­мит аб­зый­ның иң өс­тен ягы сүз­гә “бал-май ягып” гәп ору исә дә, ту­ры әйт­кән­нән кур­ка, бу сый­фа­тын ха­ты­ны бел­гән­ле­ген­нән, һа­ман да аны эр­ләп-су­гып кы­на то­ру­ын аң­ла­га­ным­да, Ку­на апа­ның кем­ле­ген тө­ше­неп ал­ган бу­лыр идем ин­де. Дөнь­я­ның үз җае бар шул, һәр чи­ләк­нең үз кап­ка­чы ди­гән­дәй, алар бер-бер­сен­нән баш­ка яши алыр­лар иде­ме? Хә­мит аб­зый, әгәр дә Ку­на апа игәү­ләп, юкар­тып тор­ма­са, әл­лә кай­чан олы бер шар сый­фа­ты­на ке­реп, көн­нәр­нең бе­рен­дә һич­шик­сез очып яки тә­гә­рәп ки­тәр сы­ман күз­лә­ре­без ал­ды­на ки­лә дә, алар­ның тор­мыш­ла­ры нәкъ ме­нә бу рә­веш­ле ба­ру­ы­на хәй­ран ит­ми, шу­лай бу­лу­ы­на ри­за идек.

Әм­ма Хә­мит абый да:

— Сө­лек ке­бек ка­дал­дың ин­де, хәч­те­рүш!— дип әйт­сә, Ку­на апа шун­да ук шым бу­ла да, очы­быз­га бер ат­на-ун көн­лек ты­ныч­лык ур­на­ша. Ха­ты­нын шу­лай үп­кә­лә­тү­е­нә со­ңын­нан үзе дә үкен­гән кы­я­фәт чы­га­рып йө­рү­е­нә ка­ра­мас­тан, эч­тән бик сө­ен­гә­нен си­зен­гәч, туй­ган­чы кө­лә­без. Ә Ку­на апа­ны әйт­кән дә юк ин­де, ир­гә ярыйм дип ты­ры­шу­ла­ры, ул ки­ем ар­тын­нан күл­мәк алыш­ты­ру­ла­ры!..

Хә­мит абый ял­гыш­кан­дыр шул, ха­ты­ны­ның кем икән­ле­ген шу­лай тө­гәл бе­леп әйт­кә­не­нә үке­нә бу­лыр­га ки­рәк...

Сө­зәк яр­дан су­га ка­рап уты­рам, ә сө­лек­ләр шун­дый да җан­ла­нып-җан­ла­нып йө­зә­ләр ки, то­тып ка­рый­сы, ар­ка­ла­рын­нан сый­пый­сы ки­лә. Әм­ма ка­да­лыр­лар дип кур­кам. Сы­ер­лар­ның да, им­чәк­лә­ре­нә ябы­шып, сөт­лә­рен эчә­ләр тү­гел­ме соң алар?..

Ка­ен­сар­дан дус­лар ча­кыр­ды: өс­тәл әзер­лән­гән, ти­рә­ли уты­рыр ва­кыт иде бу.

­ И­юнь, 1999.

 

 

­ЧИК­ЛӘ­ВЕК­ЛЕ ИМӘН АУ­ГАН

­ Хи­кәя

 

— Го­мер бу­е­на шу­лай бу­ла­ча­гын бел­сәм, өй­лән­мәс идем,— дип әйт­кән ди бе­рәү.

Ле­нар хәй­лә­нең тә­мен һәм җа­ен бик ях­шы бе­лә иде. Әгәр дә бү­тән­чә эш йөр­тә ал­са, әл­лә кай­чан ай­га ме­неп, кы­рын ят­кан хә­лен­дә тү­бән тө­ке­реп ке­нә ис­ти­ра­хәт кы­ла­ча­гы­на да һич­бер ши­гем юк. Ата­сын­нан ми­рас итеп тап­шы­рыл­ган га­җә­еп сый­фат­ла­ры­на мак­та­ныр­га ха­кы бар аның. Акыл­ны да хәй­лә бе­лән алыш­ты­ру­ның юне юк дип әй­тү­че­ләр ял­гы­ша. Ле­нар­ның һәр­бер хәй­лә­се “бер кап­тыр­ма­лы” бу­лу сә­бә­бен­нән — аны их­лас ке­ше­ләр­нең бер­сен­нән са­ный­лар. “И­ке­ле”­гә укып, “биш­ле”­гә яшә­ве­нең дә сә­бә­бе шун­нан. Хәй­лә­кәр...

Та­гын да бер сый­фат­ны Ле­нар шу­лай ук ата­сын­нан ал­ган­лы­гы­на һич­бер ши­гем юк: ул да бул­са — тө­че тел­ле­лек. Нәр­сә­не-нәр­сә­не, әм­ма тел­не ми­рас итү мөм­кин тү­гел икән, ди­ләр. Тел ба­ры тик тәр­бия бе­лән ге­нә тап­шы­ры­ла, имеш­тер. Ба­ла ва­кы­тын­нан бир­ле ата­сы­на ия­реп йөр­гән Ле­на­ры­быз хәй­лә­сен тө­че те­ле­нә тө­реп бир­сә, кә­лә­пү­шең ба­шың­нан тө­шеп, ал­дын­да җа­ның җәй­мә бу­ла ин­де ме­нә.

Ле­нар­дан кыз­лар ни­гә­дер ят­сы­на иде. Аның егет ча­гын­да кем бе­лән йөр­гән­ле­ген, гый­шык утын­да бә­гырь па­рә­сен көй­дер­гә­нен бел­мә­дек. Әм­ма:

— Ле­нар өй­лә­нә икән!— ди­гәч, шик­лә­нү­е­без­нең һәм хәй­ран итү­е­без­нең чи­ге бул­ма­ды.

Ха­ты­нын кү­реп ка­лыр­га кит­тек. Чит­тән ге­нә бул­са да күз са­лыр­га. Без­нең күм­хуҗ­га эш­кә җи­бә­рел­гән, инс­ти­тут тә­мам­ла­ган, фи­нан­сист икән, ди­де­ләр. Ле­нар­ның өс­те­нә шу­шын­дый да чик­лә­век­ле имән ава­ры ба­шы­быз­га да кил­мә­гән.

Әм­ма ул кыз­ны ял­да, үз авы­лын­да дип бе­леш­тек. Чи­бәр­дер, бик чи­бәр­дер ин­де ул, егет­ләр! Күз ал­ды­быз­га май ко­я­шы­дай як­ты йөз­ле, нур­ла­ныш­лы һәм бал­кыш­лы, сих­ри һәм әки­я­ти кыз ки­леп бас­ты. “Һай Ле­нар, афә­рин!”— дип тел­ләр чу­пыр­да­ша, авыз­лар мы­гыр­да­ша иде. Шун­да без­нең ян­га ки­леп җи­теш­кән, элек­тән үк ара­быз­да, элек­тән үк ар­ты­быз­дан кал­мый ия­реп йө­ри тор­ган Ай­рат әй­теп куй­ма­сын­мы:

— Кы­ек авыз­лы бер нә­мәр­сә ин­де, нәр­сә­се­нә исе­гез кит­те? Убыр­лы тек, убыр­лы! Ле­нар­га кем ка­ра­сын, убыр­лы­дан баш­ка!

Өс­те­без­гә сал­кын чиш­мә су­ын кой­ды­лар­мы, ку­ы­ры­лып кил­дек. Мо­ңа ка­дәр кыз­ның чи­бәр­ле­ген хы­я­лый су­рәт дә­рә­җә­се­нә ки­те­реп, һәр­кем үз кү­зал­ла­вы­ның иҗат җи­ме­ше бе­лән хо­зур­ла­на, аның бе­лән бер­гә дөнья яме дә ар­та ба­ра иде. Ба­ры­сы да ишел­де дә төш­те, хә­ра­бә хә­лен­дә кал­ды. Ә шу­лай да нин­ди­дер бер ыша­ныч кү­ңел­ләр­дә ка­ла бир­де. Ул, сәм­руг кош төс­ле, һәр ка­нат җил­пе­шен­дә җир­гә ал­лы-гөл­ле бә­хет кау­рый­ла­рын тө­ше­рер­гә-си­бәр­гә ти­еш иде...

Туй­га бе­ре­без дә ча­кы­ру­лы бул­ма­ган­лык­тан, алар­ның шау-гөр ки­леп бәй­рәм итү­лә­ре авыл очы­на йо­кы бир­мә­де. Озак ва­кыт­лар әле чик­сез күк­тән йол­дыз чүп­ләп са­на­дык, әле бе­рәр эт­лек эш­ләп, кы­зык ясар­га план­нар кор­дык. Әм­ма без утыр­ган бү­рә­нә төрт­кә­лә­шү­лә­ре­без­дән ни­ка­дәр кы­зып, ин­де ут ка­бар­лык хәл­гә кил­сә дә, куз­га­лыр­га уй­ла­ма­дык. Та­ра­лы­шыр­га да ир­тә ке­бек иде. Ба­ры­бер туй шау-шуы йок­лар­га ирек бир­мә­я­чә­ген уй­лап, һа­ман да сүз чә­е­рен сы­та бир­дек.

Таң атар ва­кыт­лар иреш­кән­дә гы­на туй тә­мам­лан­га­нын бел­де­реп ку­нак­лар та­ра­лы­ша баш­ла­ды­лар. Кай­сы­ла­ры озын һәм бет­мәс-тө­кән­мәс то­ел­ган мил­ли көй­не бор­га­лар­га ма­та­шып аваз­лар сал­ды, икен­че­лә­ре җи­ңел­чә­рәк так­мак­лар­ны си­беп ма­таш­ты. Өчен­че­лә­ре, яшь­ләр­дер ин­де, мәгъ­нә һәм моң­нан ятим кал­ган за­ма­на җыр­ла­рын баш­лап ки­теп тә дә­вам итә ал­мый­ча га­җиз­лән­де. Без­нең ачык авыз­лар әле сул­га, әле уң­га су­зыл­ды­лар. Ко­лак­лар­га агып тул­ган чыр-чу һәм ва­тык-сы­нык җыр­лар кү­ңел­ләр­не тоз­лан­дыр­ды. Бо­лар­дан кы­зык та­бар­га ты­рыш­сак та ко­ры кө­лү­гә ге­нә кай­тып ка­лын­ды. Һич югы кем­нәр­дер төр­те­шер­гә, кый­на­шып алыр­га, теш ко­е­шыр­га ти­еш иде­ләр. Туй бул­гач, ан­сыз гы­на кал­мас­тыр ин­де ул!..

А­выл очы­быз бе­раз­дан бө­тен­ләй дә ты­нып кал­ды. Ку­нак­лар тә­мам та­ра­лы­шып бет­те­ләр, без­нең дә авыз­лар­га йо­кы ту­лып, киң итеп ис­нә­тә баш­ла­ды. Җы­лы урын­да­гы тат­лы йо­кы­ның тә­ме бо­рын­нар­га кер­де. Бү­рә­нә өс­тен бер-бер арт­лы бу­ша­тып та бе­тер­дек.

И­кен­че көн­не ки­лен кү­рер­гә дип Ле­нар­лар кап­ка тө­бе­нә җы­е­лыш­тык. Әм­ма су юлын күр­сә­тү дә, күр­ше-кү­лән­гә туй сы­ен­нан өләш­те­рү дә бул­ма­ды. Авыл­ның күр­кәм га­дәт­лә­рен исәп­кә дә ал­ма­я­чак­ла­ры ха­кын­да һич ке­нә уй­лап ка­ра­ма­ган идек. Ял­гыш­кан­быз икән шул.

Кич­кә кап­ка төп­лә­ре­нә киң ел­май­ган, бә­хе­те­нә кү­мел­гән Ле­нар чы­гып бас­кач, сә­лам­нәр юл­ла­дык. Ул, ка­ра ян­ды­рып, үп­кә­лә­рен көй­де­реп, бер-бер арт­лы ике па­пи­рос­ны тө­тәт­те дә, дәш­ми-тын­мый ке­реп тә кит­те. Чын­нан да аның өс­те­нә чик­лә­век­ле имән ау­ган­лы­гы­на ыша­на баш­ла­ган идек.

А­выл­да ки­лен ха­кын­да әл­лә ни зур­дан ку­бып сөй­ләү­че­ләр бул­ма­ды. Әм­ма дә Ле­нар­ның егет­ле­ге­нә олы-ке­че тә­мам хәй­ран икән­ле­ген яшер­мә­де­ләр:

— Бу Хә­мит­не­ке­ләр ха­тын­нар­дан уң­ды да ин­де!

— Бу егет­нең эше пеш­мәс дип юк­ка уй­ла­ныл­ган!

— Ле­нар­ның нә­фе­се бик ерак­тан йө­ри икән!

Та­гын әл­лә ни­ләр, әл­лә нәр­сә­ләр ха­кын­да әй­тү­че­ләр бул­ды. Әм­ма ул сүз­ләр­нең яр­ты­сын да аң­лый ал­ма­дык. Ай­рат­ның әйт­кән­нә­ре күп­тән оны­тыл­ды. Ки­лен күз ал­ды­быз­га яңа­дан да май ко­я­шы ке­бек гү­зәл һәм ягым­лы зат рә­ве­шен­дә ки­леп бас­ты. Аны кү­реп ка­лу те­лә­ге арт­кан­нан арт­ты. Җит­меш төр­ле хәй­лә уй­лап чы­га­рып, бер­сен ге­нә дә фай­да­га то­та ал­ма­дык, са­быр итәр­гә бул­дык. Яше­реп ят­кыр­мас әле, чы­га­рыр. Әй­бер­ме­ни ул, сан­дык­ка са­лып сак­лар­га! Аяк­ла­ры бар. Йөр­ми тор­мас.

Ле­нар­ның бә­хе­те­нә ар­ты­гы бе­лән сок­ла­ну­чы­лар гы­на тү­гел, хәт­та көн­лә­шеп ка­рау­чы­лар да та­бы­ла тор­ды. Аның са­ен без­нең кү­ңел урын­на­рын­нан куз­гал­ды, тә­кать һәм са­быр­лык мен­дә­ре­нең сү­рүе ер­тыл­ды, ма­мы­гы оч­ты. Ишек һәм тә­рә­зә­лә­ре­нә якын­рак ки­леп, йорт ти­рә­лә­рен­дә урык-су­рык йө­рен­гә­ли баш­ла­дык. Че­беш-та­вык ише­лә­ре­нә җим си­беп ма­таш­кан бер шө­кәт­сез ха­тын­ны исәп­кә ал­ма­ган­да, һич­кем кү­рен­мә­де.

Ки­лен­нең кыз ча­гын­да клуб уен­на­ры­на чык­ка­нын хә­тер­ләү­че дә ара­быз­да юк иде. Күр­гән-бел­гән бу­лыр идек, югый­сә.

Без шу­лай сөй­лә­неп утыр­ган­да та­гын Ай­рат кү­рен­де. Ан­нан, бик тә го­зер­лә­неп, Ле­нар­ның ха­ты­ны ха­кын­да сөй­лә­вен үтен­дек. Ул, ике дә уй­лап тор­мый­ча:

— Әнә, та­вык-че­би ку­ып йө­ри,— дип төр­теп күр­сәт­те.

Бу ха­тын­ны ин­де күр­гә­не­без бул­ган­лык­тан, аңа ышан­ма­дык. Ха­лык сөй­лә­гән сүз­дә­ге гү­зәл­не тап­тыр­дык. Шун­да Ле­нар кай­тып кер­де. Үзен­нән со­рар­га өл­гер­мә­дек, ул:

— Өй­лән­гәч, ха­тын-кыз­ның кы­ек авы­зы ту­рая, би­те тү­гә­рәк­лә­неп, ма­ту­ра­еп ки­тә ди­гән­нәр иде, бер дә дө­рес сүз тү­гел икән,— дип оф­та­нып куй­ды да, ишек ал­ла­ры­на ке­реп, җим си­беп йө­рү­че ха­ты­ны­на зә­һәр итеп җи­кер­де. Без исә бу ти­рә­дән таю ягын ка­ра­дык.

— Ле­нар­ның өс­те­нә чик­лә­век­ле имән ау­ды,— дип сөй­лә­вен дә­вам ит­те авыл хал­кы.

— Го­мер буе шу­лай бу­ла­сын бел­сәм, өй­лән­мәс идем,— дип, Ле­нар мыр­кыл­дап яши бир­де.

Кай­сы як дө­рес әй­тә­дер, Хо­дай бел­сен?

Июнь, 1998.

 

­ЧИ­ЛӘ­ГЕ­НӘ КАП­КА­ЧЫ

­ Хи­кәя

 

Соң­гы ва­кыт­лар­да ир­тә­рәк кай­тып ки­тәр­гә га­дәт­лән­гән Хә­ли­мә ар­тын­нан бар­сын­га Ма­рат­ны көн дә клуб­тан ку­ып ук җи­бә­рә баш­ла­ды­лар. Ә — ки­ре­лә­нә. Аның те­лә­ге юк­лы­гын пеш­мә­гән­ле­ген­нән кү­рә иде­ләр­ме, әл­лә ин­де бү­тән­рәк сә­бә­бе бар­мы, ала­ры ук без­гә ка­раң­гы. Әм­ма бер­ни­чә тап­кыр ар­ты­на да ти­беп ка­лу­чы­лар бул­ды:

— Бар ин­де! Бар, ди­ләр си­ңа!

Дүрт бас­ма­лы таш бас­кыч­тан Ма­рат бе­тон сук­мак­ка оча һәм үр­мә­ләп үк ди­яр­лек кап­ка ягы­на ыр­гы­ла. Ар­тын­нан куа ки­леп өс­тәү­лә­рен­нән кур­ка ин­де ул.

Шу­шы хәл­ләр бер­ни­чә тап­кыр ка­бат­лан­гач, Ма­рат бе­лән Хә­ли­мә чын­нан да йө­реп үк кит­те­ләр. Алар­ның бә­хе­те­нә ар­кы­лы тө­шәр ке­ше юк иде. Ту­ган-ту­ма­ча­ла­ры да һич­нин­ди по­ша­ман­га би­рел­мә­де. Җит­кән кыз­ны егет озат­мый кал­мас, бер­се дә кы­зык­ма­са гы­на кү­ңел­сез бу­лыр иде.

“­Йө­ри баш­ла­гач, кы­зы­быз­ның кү­ңе­ле дә үсеп кит­те!”— дип, биг­рәк тә Хә­ли­мә­нең әни­се сө­ен­де. Күр­ше-кү­лән ге­нә аңа-мо­ңа игъ­ти­бар ит­мә­де. Шу­лай да егет бе­лән кыз­ның кап­ка тө­бен­дә ко­чы­шып уты­ру­ы­на күз-ко­лак бу­лып, тиз­дән туй­га ча­кы­ры­ла­сы­ла­рын уй­лаш­тыр­га­лый иде­ләр.

Ма­рат­ның әти­се хо­лык­сыз­лы­гы бе­лән дан тот­са да, урыс ма­лай­ла­ры­на гы­на төс бул­ган ше­шә­ле са­выт­тан, ягъ­ни ара­кы­сын сал­ма­ган чак­ла­рын­да пе­си­дән бо­лай йом­шак, тәү­фыйк­лы һәм күн­дәм иде. Ин­де дә шул шай­тан су­ын авы­зы­на ки­тер­сә, дөнь­я­ла­рын ур­та­лай бү­лер­гә то­ты­на. Мо­ның га­дә­тен бел­гән ке­ше­ләр га­еп­не ха­ты­ны­ның аяк­ла­ры ко­ры бу­лу­дан гы­на кү­рә иде­ләр. Дө­рес­тән дә Ма­рат­ның әти­се шул сә­бәп­тән ге­нә кы­зар­чык­ла­на, та­выш чы­га­ра баш­лый, хәт­та ба­ла­ла­рын да кур­кы­тып бе­те­рә, имеш. Бер­ва­кыт улы Ма­рат­ны да тә­рә­зә­дән очыр­ган иде. Ярый әле ишек ал­ды­на ки­бәр-җил­ләр өчен те­зел­гән мен­дәр-юр­ган өс­те­нә ки­леп төш­те, юк­са, яр­ты ба­шын, ту­лы акы­лын югал­та­сы бул­ган. Хә­ер, бо­ла­ры оны­ты­ла ба­ра. Чөн­ки Ма­рат­ның Хә­ли­мә­се (мәгъ­лүм ки, эш­лә­ре шу­лай­га­рак та­ба кит­те), ир­кә җан, аның ирен­нә­рен ялап кы­на то­ра. Һа­ман да: “Ту­ңам!”— дип, кы­сып ко­чак­лат­ты­ра.

Көн­нәр эс­се­гә та­ба ба­рып, хәт­та төн­нә­рен һа­ва егер­ме­дән тү­бән төш­мә­гән­дә дә Хә­ли­мә һа­ман су­ык­тан зар­ла­ну­ны га­дәт итеп, егет­нең тән җы­лы­сын­нан ләз­зәт та­ба, ирен­нә­рен­нән там­ган хис ба­лын та­тыр­га мәҗ­бүр итә бе­лә иде. Ма­рат аның са­ен исәр­лә­нә, тән­гә-тән ге­нә тү­гел, җан­га-җан ку­шы­лу­ны те­ли. Ә кыз, тәү­фыйк ия­се, аны би­лен­нән тү­бән тө­шер­ми:

— Са­быр, на­зым, са­быр!— дип тук­та­та, ә үзе һа­ман оны­ты­лып ир­кә­лә­нә. Егет­нең дәрт чиш­мә­се аның са­ен та­шып чы­га да, акы­лын хис­ләр рә­хә­те­нә га­рык итә. Хә­ли­мә шул ми­нут­та аны ай­ны­тыр­лык сүз таш­лый:

— Әти ачу­ла­ныр... Үзе­гез­не­ке­ләр ал­дын­да ни­чек җа­вап би­рер­сең? Оя­ты ни то­ра!

Ма­рат­ның эс­се­лән­гән хис та­шы­на боз та­вы ише­лә, шун­да ук кул­ла­рын җы­еп ала. Бе­раз­дан Хә­ли­мә­се та­гын да һа­ва­ның сал­кын­лы­гы­на зар­ла­на баш­лый. Имеш, ир­тән­ге чык төш­кән, яки дә ин­де, ир­тә­гә — туң­ды­ра­чак.

Ма­рат аны ка­бат ко­чак­ла­ры­на ала, яңа­дан да җа­ны уры­нын­нан ку­ба­ры­ла. Кыс­ка хә­те­ре бар әй­тел­гән сүз­ләр­не оны­та, йө­рә­ге­нә оя­лар­га өл­гер­гән кур­ку ка­тыш оя­ты хис­ләр кай­нар­лы­гын­нан пар­га әй­лә­неп оча. Җан-җа­наш ирен оч­ла­рын­нан дәрт бө­ре­лә­рен чүп­ли­ләр. Егет­нең дәрт те­гер­мә­не­нә мә­хәб­бәт бу­а­сы­ның суы то­мы­ры­ла, акыл та­шы чы­гы­рын­нан ыч­кы­на, мо­ңа ка­дәр­ге ка­зан­ган бар хә­те­ре та­ра­лып тө­шә. Хә­ли­мә шун­да та­гын әй­теп куя:

— Са­быр, на­зым, са­быр! Ха­лык кү­зе­нә ни­чек ка­рар­сың?

Сүз­ләр ка­ты­сы­ның ут­лы яше­не Ма­рат­ның йө­зе­нә ор­ган­дай бу­ла. Ул ка­бат­тан ай­ный. Әле ге­нә усал әти­се кү­зе­нә кү­рен­гән­дәй иде, ин­де дә урам буй­лап бар­га­нын­да ар­тын­нан: “Ә­нә мөр­тәт!”— дип бар­мак төр­теп ка­ла­чак әби-апа­лар­ны, аб­зый-абый­лар­ны уй­лап өл­ге­рә.

— Кай­сы ба­шың бе­лән кыл­дың бу эш­не? Нин­ди ба­шың­ның мо­ңа кө­че җит­те?— ди­сә­ләр, ни­чек җа­вап би­рер­сең?

Эһ, мо­ңа ка­дәр хис­ләр на­зын той­ма­ган да, бел­мә­гән дә икән. Ме­нә ул мә­хәб­бәт, ме­нә ул сөю-сә­га­дәт! Әм­ма хә­зер ирен­нәр тә­ме ге­нә аз, ко­чак­ның тән­не эре­түе ге­нә җит­ми, аш­кын хис­ләр бү­тән­рәк­не, диң­гез ти­рән­ле­ген, күк­ләр киң­ле­ген та­ләп итә. Мо­ны Ма­рат кы­на тү­гел, Хә­ли­мә үзе дә те­ли. Әм­ма тә­мам са­таш­тым ди­гән­дә ге­нә, кү­ңел­лә­рен­дә ата-ба­ба­дан, әни-әби­дән үк сең­де­ре­леп ки­лен­гән тә­кать һәм оят хи­се яшен чалт­ла­ган­дай уй­нап ала да, хә­тер­лә­рен яңар­та.

Юк, яра­мас!

— Ма­рат, син ни­гә өй­лә­нәм дип әйт­ми­сең?— Хә­ли­мә­нең бо­лай со­рап кую­ын­нан егет­нең йө­рә­ген шом би­ләп ала. Ир­тә­рәк тү­гел­ме икән?

Һәм җа­вап би­рә:

— Ир­тә­гә урак­ка тө­шә­без...

Тап­ты сүз. Имеш, өй­лә­нү­дән гай­ре дә эш­ләр җи­тәр­лек, баш­ны ка­ты­рып то­ра­сы тү­гел. И ах­мак. Кем аңа ир­тә­гә­ге көн ха­кын­да әй­тә, бер ай­дан, ике-өч­тән соң да ярар иде әле.

Хә­ли­мә үп­кә­лә­де. Ма­рат­ның ку­е­нын­нан чык­ты. Син алай икән, мин дә бо­лай итә алам, ди­гә­не.

Ә егет­нең ба­шы­на акы­лы кай­тып, те­ле ак­ла­на-ак­ла­на сөй­лә­неп ма­таш­ты:

— Әти усал ин­де ми­нем. Ул ни ди­яр икән соң?

— Алар­да то­рыр­быз ми­кән­ни?— Хә­ли­мә мо­ңа үзе дә ри­за тү­гел иде.

— Алар­да, ди­мә ин­де!— Ма­рат аның сак­сыз әй­тел­гән сү­зен юк­ка чы­га­рыр­га уй­ла­ды: — Без­дә, ди­ген!

— Сез­дә?— Хә­ли­мә аң­ла­ма­ган­дай кы­лан­ды. Әм­ма бе­раз­дан өс­тәп тә куй­ды: — Күм­хуҗ фа­тир бир­мәс­ме? Әнә арт­кы урам­да, бер-бер арт­лы йорт­лар җит­ке­рә­ләр. Ях­шы эш­лә­гән ке­ше­гә кар­шы кил­мәс­ләр. Әти дә шу­лай ди... Көз­гә өй­лә­нәм, фа­тир ки­рәк бу­ла­чак дип күм­хуҗ рә­и­се­нә, бри­га­ди­ры­на сүз куз­га­та тор. Абый да ида­рә әгъ­за­сы. Га­ри­заң кер­сә, тик­шерт­ми то­тар­га, пос­тау ас­тын­да кал­ды­рыр­га ирек бир­мәс.

Ма­рат­ның уң­га-сул­га йө­рер­ле­ге кал­ма­ды. Ка­зык ка­гып, авыз­лы­гын­нан ук бәй­лә­неп ку­ел­ган­дай үзен хис итеп:

— Бе­рен­че кар тө­шеп, каз өмә­лә­ре баш­лан­гач өй­лә­неш­сәк, ма­тур ва­кыт бу­лыр иде!— дип, әл­лә кай­да­гы йол­дыз­лар­га моң­су гы­на ка­рап әй­тә куй­ды...

Әм­ма кыш ке­реп, Яңа ел бәй­рәм­нә­ре җит­кән­дә ге­нә Хә­ли­мә бе­лән Ма­рат туй уз­дыр­ды­лар. Әү­вә­ле кыр эш­лә­ре баш­ла­нып, егет әле ком­байн­да бул­ды, әле трак­тор­да җир сөр­де. Кыз кай­гы­сы ба­шын­нан чык­ты. Баш­та­рак аны са­гы­на иде. Ан­нан соң исе­нә дә кер­ми баш­ла­ды. Хә­ли­мә­се ха­кын­да, ко­ман­ди­ров­ка­га кил­гән бер адәм бе­лән чу­а­ла икән дип, юк-бар сүз дә ишет­тер­де­ләр. Җа­нын үр­тәр­гә, хис­лә­рен яңарт­ты­рыр­га гы­на те­лә­де­ләр югый­сә. Ә Ма­рат­ның мо­ңа тә­мам кә­е­фе ки­теп, җа­на­шы­на үп­кә­ләп тә йөр­де. Әм­ма ярый әле ял­ган сүз икән­ле­ген тө­шен­дер­де­ләр, дус­ла­ры юри бу­лып чык­ты. Ан­нан соң Ма­рат­ның үз ба­шы­на да бө­тен­ләй дә ах­мак уй кер­де: “Хә­ли­мә­гә кем ка­ра­сын!”






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных