Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 35 страница




Мәгъ­сүм ага юк­ка ул бә­хет­ле ел­ла­рын исе­нә тө­шер­де. Хә­зер ка­ләм ия­лә­ре­нең ка­де­ре төш­кән­рәк ва­кыт. За­ман чи­ре, бил­ге­ле, үтү­чән хас­та ул. Әм­ма зы­я­ны да ти­ми кал­ма­я­чак.

О­лы Ба­кыр­чы — Шәү­кәт Га­ли­ев ке­бек ал­тын ша­гый­рен бир­гән авыл. “Ал­тын­чы”­сын ди­мәк­че идем дә, бе­рен­че­се, икен­че­се... би­шен­че­се кем иде дип со­рар­лар да, җа­вап та­был­ма­вым­нан бор­чы­лыр­га ту­ры ки­ле­рен уй­лап, “ал­тын” сү­зе бе­лән ге­нә ка­нә­гать­лән­дем. “Ал­тын­чы” ди­гән­дә, дө­рес тә, җан­лы да иде, “ал­тын”­ның җа­ны юк шул дип үп­кә­ләр­нең әй­те­ле­рен уй­ла­ныл­ма­ган икән. Шәү­кәт ага Га­ли­ев­нең юве­лир-зәр­гәр­че тө­гәл­ле­ге бе­лән ши­гырь­лә­рен те­зеп һәм тө­зеп ку­ю­ла­ры кем­не хәй­ран кал­дыр­мый икән?..

Ба­кыр­чы­дан чык­кан ал­тын­чы...

О­лы Ба­кыр­чы­га олы юл — ас­фальт са­лын­ган. Чат­та тук­та­лып кал­дык. Үзе­без ге­нә мө­гез­сез сы­ер ке­бек ки­леп кер­сәк, ях­шы бул­мас.

О­зак көт­тер­мә­де, Мө­хәм­мә­ди­ев­нең “Вол­га”­сы кү­рен­де. Ут­ла­рын ян­ды­рып-сүн­де­реп ал­ды­лар. Узып ки­тә­без, янә­се, арт­тан кал­ма­гыз, со­ңа­ра­быз, ва­кыт тар! Хә­ер, ул хак­лы иде...

Ин­де без ме­нә Олы Ба­кыр­чы­да. Язып уз­га­ным­ча, бар­ча­быз­ны да олы­лап кар­шы ал­ды­лар. Ул ара­да үр­дәк һәм каз йө­ре­ше бе­лән бол­га­нып Ту­фан Миң­нул­лин ки­леп кер­де, исән­ләш­кән уңай­дан:

— Син дә мон­да­мы­ни?— дип ша­ярт­кан­дай ит­те.

— Кил­дем әле,— мин әй­тәм,— кү­реп ки­тим!

Ту­фан абый бү­тән­нәр­нең игъ­ти­ба­ры­на кү­чә, алар­ның да кү­ңел­лә­рен ка­раң­гы­лык­ка чум­ды­ра ба­ра. Ахыр­дан бу сү­зен кай­та­ра­сы бу­лыр әле дип уй­лап куй­дым, әм­ма тиз ге­нә фор­сат та тә­те­мә­де. Шак­тый үр­тәп таш­ла­ган, ах­ры­сы...

Шәү­кәт абый үзе дә Фә­ри­дә ха­ным бе­лән ки­леп иреш­те. Без ин­де Апас кой­ма­гын һәм кай­ма­гын авыз итәр­гә өл­гер­гән идек. Юби­ляр бор­чы­ла. Кү­ңе­ле уй­ный. Як­таш­ла­ры сы­нат­мас­лар­мы, кил­гән ку­нак­ла­ры үз­лә­рен ни­чег­рәк то­тар­лар? Уй­ла­ры­ның кай­нар­лы­гы йө­рәк хис­лә­ре­нә ки­леп ку­шыл­ган­лы­гы си­зе­леп то­ра.

А­ның өчен мах­сус тө­зел­гән яңа Иҗат йор­тын-му­зе­ен кү­мәк­лә­шеп ба­рып ка­рап кил­дек. Ан­да ди­вар­лар­га элен­гән су­рәт­лә­рен та­ма­ша ит­те­рер­гә дип Эрот За­ри­пов кө­теп тор­ган икән.

Ул да тү­гел, мә­һа­бәт итеп са­лын­ган Мә­дә­ни­ят са­ра­е­на ки­ре кай­та­быз. Ва­кый­га­лар са­быр­сыз һәм аш­кы­ну­лы тиз­лек бе­лән алы­шы­на ба­ра­лар.

Ин­де юби­лей тан­та­на­сы баш­ла­нып кит­те. Шәү­кәт абый­ны сәх­нә тү­ре­нә чы­гар­ды­лар. Әле ка­ләм­дәш­лә­ре сөй­ли, әле як­таш­ла­ры җыр­лый-бии. Ши­гырь­лә­рен ят­тан бе­лә­ләр икән. Ал­кыш­лар тук­тау­сыз яу­ды­ры­ла то­ра­лар, ар­тист­лар алы­шы­на ба­ра. Чи­рат ми­ңа да җи­тә. “Шәһ­ри Ка­зан” гә­зи­тен­нән жур­на­лист бу­ла­рак кил­гән ша­гыйрь Гос­ман Са­дә бе­лән бер­гә сәх­нә­гә чы­га­ра­лар һәм мин сүз­гә ке­ре­шәм, баш­ла­мын бе­те­рү­гә:

— Ту­фан абый Миң­нул­лин, ми­не кү­рү­гә: “Фә­рит, син мон­да ниш­ләп йө­ри­сең?”— дип со­ра­ды. Аңа: “Ту­фан әфән­де, сез­нең ха­ты­ны­гыз Нә­җи­бә ха­ным без­нең күр­ше авыл­дан гы­на, ягъ­ни без­нең як кы­зы. Шу­лай бул­гач, мин аңа — эне, сез­гә — кай­неш ти­ям. Җиз­нә­кәй­нең як­таш­ла­ры ни­чек яши икән дип кү­рер­гә ку­нак­ка кил­дем әле”,— ди­дем. Җа­ва­бым­ны ка­бул ит­те. Әм­ма үзе дә Апас­тан тү­гел икән, Ка­ма Та­ма­гын­нан, юк­са, ту­ган як­ла­рын мак­тап үзе­нә бер-ике сүз әйт­мәк­че идем,— дип сөй­ләп кит­тем.

Ту­фан Аб­дул­ло­вич хәй­ран ит­те. Сүз­лә­рен көл­ке өчен бо­лай ук бө­те­реп чы­га­рыр­мын дип көт­мә­гән иде бул­са ки­рәк. Ә ха­лык егы­лып көл­де. Мыс­кыл­лан­га­ным­ны яшер­сәм дә ярый иде ин­де, югый­сә.

— И-и-и, и-и-и... Алай­мы?.. Шу­лай­мы?..— дип, Ту­фан Миң­нул­лин әле күз­ле­ген бар­мак­ла­ры бе­лән бер-бер арт­лы куз­га­тып, бо­рын өс­тен­дә си­керт­кә­ләп куй­ды, әле Нә­җи­бә ха­ным­га кур­кы­нып ка­рап ал­ды, әле ми­ңа та­ба авы­зын ер­ды.

Шу­лай итеп, аның бе­лән якын ту­ган­га, агай-эне­гә әве­ре­леп кит­тем. Мо­ңа ка­дәр ми­не күр­гән са­ен бер тап­кыр авы­зын ер­са, хә­зер ике мәр­тә­бә мы­ек оч­ла­рын си­кер­теп ку­я­чак иде ул. “Шекс­пир!” Бе­рен­че­сен­дә — бу оч­ра­шу­ны ис­кә алып, икен­че­сен­дә — үл­чәп сөй­лә­ше­ре­нә ту­ры ки­лер дип шик­кә тө­шеп.

Тел­нең сө­я­ге сын­ган ва­кыт­лар. Та­гын да чы­гы­шым­ны дә­вам ит­тер­дем. Шәү­кәт абый­ны һәм як­таш­ла­рын кот­ла­дым. Гос­ман Са­дә­гә мин­нән соң сөй­ләп тор­ма­са да ярый иде ин­де, аның “у­җым­”ы­на да ке­реп чык­тым. Ил­дар абый Юзи­ев: “Ба­кыр­чы­дан ал­тын чык­кан...”— дип ши­гырь укы­са, Ро­берт Миң­нул­лин, га­дә­тен­чә, берь­ю­лы өч-дүрт ши­гы­рен ос­та­зы­на ба­гыш­ла­ды. Га­риф абый Аху­нов бе­лән Ту­фан абый Миң­нул­лин да юби­ляр­ны шу­лай ук озак­лап мак­та­ды­лар һәм дә туй­ган­чы мак­тан­ды­лар. Тан­та­на ул ва­кыт­та Олы Ба­кыр­чы­да­гы Мә­дә­ни­ят са­ра­ен­нан Апас­та­гы сал­кын рес­то­ран за­лы­на кү­чәр­гә өл­гер­де. Ал­тын янын­да йө­реп без дә ял­ты­рый баш­ла­дык.

Кай­тыр­га чык­кан­да бу­ран ин­де тын­ган иде. Без­нең ав­то­бус төн­ге ка­раң­гы­лык­ка ке­реп чум­ды. Мәгъ­сүм ага бу юлы да ми­нем ян­да иде, сөй­лә­де дә сөй­лә­де. Чын­нан да дөнь­я­ны күп гиз­гән, әл­лә нин­ди хәл­ләр­дә кал­ган, авыр­лык­лар­дан үтеп чык­кан ул. Гыйб­рәт­ле һәм хик­мәт­ле та­рих­ла­рын тың­ла­дым да тың­ла­дым. Ав­то­бу­сы­быз Ка­зан­га ки­леп кер­гән­дә төн ур­та­сы­на ерак кал­ма­ган иде. Олы Ба­кыр­чы­дан, аның Ал­ты­ны Шәү­кәт абый Га­ли­ев­нең бәй­рә­мен­нән ка­нә­гать кайт­тык, әм­ма бик нык арыл­ган һәм ал­җын­ган иде. Өй­гә та­ба юл ал­дым. Ишек­тән кер­гә­нем­дә исе­мә төш­те, өл­кән­нәр­дә ишет­кән хик­мәт ул:

— Ба­кыр бар җир­дә ал­тын бул­мый кал­мый!

Шу­лай икән!

­ Дек., 1998 — янв., 1999.

 

 

­ШӨ­КЕР­СЕЗ ША­КИР ҺА­БИ­ЛОВ­НЫҢ АБЫ­НУЫ

­ Фель­е­тон

 

Бу ва­кый­га, кү­сәк­кә әве­ре­леп, ба­шы­ма орыр­га ти­еш бул­ган­дыр.

Су­гыш­ны узып, ан­нан кайт­кач, го­ме­рен фән­гә ба­гыш­ла­ган Ша­кир Ши­һап улы Һа­би­лов (Аби­лов) бе­лән элек­ләр­не бер­гә эш­лә­гән ча­гым­нан ук та­ныш­лар идек. Ях­шы ук бул­ма­са да, кем икән­ле­ген һәм нин­ди төс­тә-кы­я­фәт­тә­ле­ген бе­леп, әм­ма аның илә ара­ла­шып яшәр­гә һич­бер те­лә­гем юк исә дә, бер­ва­кыт исе­мен эш өчен ки­рәк­ле­ге сә­бәп­ле атар­га ту­ры кил­де:

— Го­ме­ре бу­е­на Мө­хәм­мәдь­яр­ны өй­рән­де. Әсәр­лә­рен дә бас­ма­га ул әзер­лә­де. Аның бе­лән дә ки­ңә­шик,— ди­дем.

Ай­дар әфән­де Ха­фи­зов ри­за­лык бир­де, те­ле­фо­нын со­рап ал­ды.

Без ул көн­нәр­дә ми­нем “Мө­хәм­мәдь­яр” дип атал­ган дра­ма­тик поэ­ма­ны сәх­нә­ләш­те­рү мә­шә­кать­лә­ре бе­лән мәш ки­лә идек. Ай­дар әфән­де, пь­е­са про­ек­ты­ның җи­тәк­че­се бу­ла­рак, әсә­рем бе­лән тук­тау­сыз кы­зык­сы­нып, хәт­та кыс­кар­ту һәм үз­гәр­тү ке­бек эш­ләр­дә дә җи­тәк­че­лек­не үз ку­лын­да тот­ты. Бу йөк­не аның өс­те­нә Ха­лык иҗа­ты үзә­ге ди­рек­то­ры ком­по­зи­тор Кот­дус әфән­де Хөс­нул­лин “ау­дар­ды” һәм баш­та­на­як оеш­ты­рып, ашык­ты­рып һәм тын­гы­сыз­лап, җы­е­лыш­лар һәм ки­ңәш­мә­ләр җы­еп, ачу­ла­нып һәм мак­тап, ин­де сүн­де ди­гән өмет­лә­ре­без­гә ка­бат оч­кын са­лып тор­ды. Көн­дез — ты­ныч­лык, төн­нә­рен йо­кы юк иде. Икен­че Мил­ли Конг­ресс көн­нә­ре­нә тан­та­на өчен пь­е­са әзер бу­лыр­га ти­еш­ле икә­нен бе­лә­без, әм­ма һәр­кем­гә дә ошап һәм ярап бе­теп бул­мый гы­на шул. Аны­сы­на бу оша­мый, мо­ны­сы­на ул ки­леш­ми. Бу­тал­ган, туз­ды­рыл­ган та­тар та­ри­хы­ның сә­хи­фә­лә­ре­нә чу­мып ка­зы­нам. Сү­зем­не ку­әт­ләр­лек дә­лил­лә­рем дә җи­тәр­лек. Әм­ма сә­я­си­лә­шер­гә өл­гер­гән та­рих­чы­ла­ры­быз­ның гы­на ни­гә­дер төп­ле фи­кер­гә ки­лә ал­ган­на­ры юк. Көн дә ки­ңәш­мә, көн дә бә­хәс. Ми­нем дра­ма­тик поэ­ма­ны ар­кы­лы­га-буй­га үл­чи­ләр, ки­сә­ләр, сы­та­лар, сы­га­лар, яңа­дан ял­гый­лар һәм ка­бат ки­ле­ше­нә­ләр. Кү­рәм, бә­хәс­лә­ре үза­ра ба­ра, ә әсә­рем — мәҗ­лес­лә­ре өчен ба­ры тик бер сә­бәп ке­нә.

Шу­лай бер­ва­кыт Сә­лим әфән­де Гый­ла­җет­ди­нов, фән­дә үзен­нән бе­рәр бө­ек ке­ше­нең бу­лу­ы­на да исе кит­мә­гән, га­рәп һәм фар­сы тел­лә­рен ях­шы бел­гән мәр­тә­бә ия­се, Ка­зан­да ту­ып үс­кән, Пе­тер­бург­та чә­чәк ат­кан, яңа­дан да Ка­зан­да җит­ле­геп зат һәм сан ал­ган га­ли­ме­без ми­ңа атап әй­теп сал­ма­сын­мы:

— Без та­кыл­да­ган­ның бер про­цен­тын ко­ла­гы­ңа эл­сәң дә ярар иде әле! Кал­ган тук­сан ту­гыз өле­ше­нә исең дә кит­мә­я­чәк!..

Ә­йе, чын­нан да бу сүз­лә­ре ми­ңа атал­ган иде. Дра­ма­тик поэ­мам­ны алар­ның юк­ка чы­гар­ган сүз­лә­рен тыш­тан бик ты­ныч һәм са­быр гы­на тың­лап уты­ра идем. Әм­ма, шул ук ва­кыт­та, алар­ның ул әйт­кән­нә­ре ни­гә­дер: “Ав­тор­лык­ка без­нең дә исем­нә­ре­без кер­сә, ях­шы бу­лыр иде!”— ди­гән ке­бек ки­леп чы­га, ми­нем шигъ­ри һәм әдә­би ос­та­лы­гы­ма бә­ре­лү тү­гел, та­рих­чы һәм әдә­би­ят­чы га­лим­нәр­нең тет­мә­сен те­тү­гә кай­тып ка­ла ба­ра иде. Бо­рын­гы­лар­ның “ял­гыш”, “бер­кат­лы” фи­кер­лә­ре­нә та­я­ну­ла­ры­ма да ачу­ла­ры ки­лә. Һәр­хәл­дә шу­лай дип әй­тә­ләр, әм­ма кү­ңел түр­лә­рен­дә пыс­кы­ган, җан­на­ры­на тын­гы бир­мә­гән өмет ут­ла­ры­на, ягъ­ни со­ав­тор бу­лыр­га те­ләк­лә­ре­нә җа­вап итеп сүз ыч­кын­дыр­ма­вы­ма үп­кә­ли­ләр. Ә ми­нем: “Я­рар, сез, та­ри­хи ва­кый­га­лар­ны, алай бул­ма­ган, ди­сез, әгәр хак­лы икән­сез, тө­гәл бел­гәч, әй­те­гез, ни­чек бар­ган?”— ди­я­сем ки­лә. Ин­де дә алар ты­нып кал­гач, әй­тә­се­лә­рен “тү­геп” бе­тер­гәч, со­рыйм:

— Ә шу­лай да ни­чек?..

Бо­лар һәм­мә­се су ка­ба­лар.

— Һәр­хәл­дә син яз­ган­ча бул­ма­ган,— ди Сә­лим әфән­де Гый­ла­җет­ди­нов.

Ша­кир әфән­де Һа­би­лов исә:

— Син Мө­хәм­мәдь­яр­ны Бол­гар­да тү­гел, Ка­зан­да мө­җа­вир, ягъ­ни ка­бер сак­чы­сы бул­ган дип яза­сың...— дип, мәгъ­нә­сез­лек кү­реп, мо­ңа кар­шы әй­тер­гә сүз та­ба ал­ма­ган кы­я­фәт чы­га­ра, кул­ла­рын җә­еп җи­бәр­мәк­че, ваһ итеп бот­ла­ры­на сук­мак­чы итә.

Мин кар­шы бар­мак­чы. “Бе­рен­че­дән, бе­леп то­ры­гыз, ка­бер сак­чы­сы дип тү­гел, до­га­чы, чөн­ки мө­җа­вир сү­зе­нең мәгъ­нә­се шун­дый, икен­че­дән...” Шу­шы сүз­лә­рем те­лем­нән ыч­кын­са­лар, бет­те ин­де, ачу­ла­нып таш­ла­я­чак­мын үзен. Әм­ма алай ду­лау ки­леш­мә­я­чәк­тер? “Че­бен, ду­лап, тә­рә­зә ва­тал­мый”,— ди­ләр­ме әле без­нең ха­лык­та, ул та­выш кү­тә­рү­лә­рем­нән, ку­ба­ры­лу­ла­рым­нан фай­да юк. Уй­га чу­мам.

Ке­ше үзе­нең ял­гы­шын кай­чан­га ка­дәр ха­кый­кать уры­ны­на йөр­тер икән? Ша­кир Ши­һа­по­вич, дө­рес, Мө­хәм­мәдь­яр­ны ха­лык­ка кай­тар­ган, әсәр­лә­рен бас­ты­рып чы­гар­ган, тор­мыш юлын тик­шер­гән га­лим. Бу як­тан аның баш­кар­ган эшен бә­я­лә­ми ка­лу мөм­кин тү­гел. Күз ал­ды­гыз­га ки­те­ре­гез, ми­сал өчен: Мө­хәм­мәдь­яр­ның әсәр­лә­рен һич­бер га­лим тик­шер­ми, бе­рен­че баш­лап Нә­кый Исән­бәт тә 1940 нчы ел­да Мө­хәм­мәдь­яр­ның иҗат ми­ра­сы­на тап бу­луы ха­кын­да бер­нин­ди мә­ка­лә дә бас­тыр­мый, мон­дый Ка­зан ша­гый­ре­нең та­рих­та бул­ган­лы­гы уку­чы бө­тен­ләй дә бел­ми ди. Кү­ңел­сез­рәк, шу­лай­мы? Без әле бү­ген дә йөз­лә­гән бо­рын­гы ша­гыйрь­лә­ре­без­не “бел­ми­без”, алар хал­кы­быз­дан яше­рел­гән ки­леш ка­ла би­рә­ләр. Кү­ңел­сез тү­гел­ме? Әйе, кем­нәр­дер Мө­хәм­мәдь­яр­ның да та­рих­та яшә­гән­ле­ген бү­ген дә бел­мәс­кә мөм­кин­нәр. Мон­дый хәл­ләр дә бул­га­лый. Ис ки­тәр­лек һич­ни юк. Әм­ма, әм­ма... Ул хә­бәр­сез яшәү­че адәм үзе­нең күп нәр­сә­ләр­дән мәх­рүм кал­ган­лы­гын бел­ми. Җан­ны рә­хәт­лән­де­рә тор­ган той­гы­лар­ны ки­тап укы­ган­да, зи­һен­не яңа мәгъ­лү­мат­лар бе­лән ны­гыт­кан­да ки­че­рә­сең бит!

— Мө­хәм­мәдь­яр — мө­җа­вир бул­ган, Мө­хәм­мә­дә­мин хан­ның ка­бе­рен ул из­ге урын дип ата­ган. Шу­ның янын­да яшә­гән бу­лыр­га ки­рәк. Ша­кир Һа­би­лов аны Мө­хәм­мә­дә­мин хан­ның ка­бе­ре сак­чы­сы дип атый. Ә ул хан­ның ка­бе­ре, бел­гә­не­гез­чә, шәһ­ри Бол­гар­да тү­гел, Ка­зан­да, Сө­ем­би­кә ма­на­ра­сы янын­да икән­ле­ге һәр­кем­гә ди­яр­лек ачык мәгъ­лүм ин­де!— Мин үзем­не га­лим­нәр мәҗ­ле­сен­дә тыя ал­ма­дым, алар ал­дын­да шу­шы сүз­ләр­не те­зеп чык­тым. Әм­ма шун­да ук кү­ңел­нең аш­кын аты­на ки­дер­тел­гән са­быр­лык йө­гә­нен кы­сып то­тар­га ты­рыш­тым. Ка­ным­ның кы­зу­лы­гы за­тым­ның сый­фа­тын бо­за­ча­гын хә­тер­дә то­тар­га те­лә­дем. Бү­ген­ге көн­нәр­дә Сө­ем­би­кә ма­на­ра­сы дип йөр­тел­гән та­ри­хи яд­кәр­нең Ка­зан хан­на­ры өчен элек­ләр­не төр­бә бу­ла­рак тө­зел­гән­ле­ген, ан­да Мө­хәм­мә­дә­мин­нең та­бу­ты гы­на тү­гел, Са­фа Гә­рәй хан­ны­кы да ку­ел­ган бу­лу­ын, урыс­ка тот­кын ител­гән Сө­ем­би­кә­нең шун­да ба­рып, мәр­хүм ире­нең та­бу­ты өс­те­нә таш­ла­нып, ко­чып, аның ру­хы бе­лән хуш­лаш­ка­нын, үз хал­кы­на рән­җе­шен бел­де­реп так­мак­лап ела­вын, шу­ңа кү­рә дә “Сө­ем­би­кә таш­лан­ган ма­на­ра” (та­рих­та — ире Са­фа Гә­рәй та­бу­ты өс­те­нә, ри­ва­ять­ләр­дә — ма­на­ра өс­тен­нән Ка­зан-су ел­га­сы­на) дип йөр­те­леп тә, ахыр­да “Сө­ем­би­кә ма­на­ра­сы” исе­ме бе­лән ге­нә ата­лу­ын кай­нар­ла­нып-кай­нар­ла­нып сөй­ләр­гә ти­еш идем, әм­ма авы­зы­ма “су кап­тым”.

Бә­хәс­лә­шеп уты­ру­ның фай­да­сы юк иде. Кул­ла­рын­да — ми­нем яз­мам. Сә­лим әфән­де­нең Хөр­шид ана исе­мен Гәү­һәр­шат бе­лән алыш­ты­рыр­га ку­шу­ын ка­бул ит­тем, чөн­ки та­рих­чы­ла­ры­быз­ның бер­лә­ре ул хан­ша­ның исе­мен Хөр­шид дип күр­сә­тә, икен­че­лә­ре — Гәү­һәр­шат бу­ла­рак. Ә үз­лә­ре бер үк ва­кый­га­лар­ны бә­ян итә­ләр. Әгәр дә ин­де го­ла­мә Гәү­һәр­шат исе­мен дө­рес­кә са­ный икән, мин кар­шы тү­гел, Хөр­шид исә, ва­кый­га­лар ба­ры­шы ба­ры­бер элек­ке­чә ка­ла, ике­се дә бер үк ке­ше ич! Шу­лай тү­гел­ме?..

Җы­е­лыш ар­ты җы­е­лыш­лар уза то­ра. Мин ин­де баш­ка бер әсә­рем­не иҗат итү бе­лән мәш­гуль. Мах­сус шу­лай эш­лә­дем. Юк­са һәр әйт­кән­нә­ре­нә хәй­ран итәр идем. Ә бо­лай сүз­лә­ре­нә исем дә кит­ми. Әм­ма үз­лә­рен җай­сыз то­ту­ла­ры ба­ры­бер дә җан­ны бор­чый. Бар те­ләк­лә­ре бер ге­нә, ах­ры­сы: әсә­ре­мә бе­раз ка­ләм “кер­тә­се­лә­ре”, шу­ның бе­лән со­ав­тор­лык­ка ире­шә­се­лә­ре ки­лә. Ә мин мо­ны бик ях­шы си­зен­сәм дә, ул хак­та ләм-мим, һич­бер сүз әйт­мим. Чөн­ки бу җы­е­лыш­ла­ры фай­да­сыз сүз бол­га­ту­га гы­на әве­ре­леп ба­ра, бе­ләм, әсә­рем­нең ба­га­на­ла­ры нык­лы. Һәм ме­нә, шак­тый бә­хәс­лә­рен­нән соң, го­ла­мә дә кө­тел­мә­гән­дә ка­нә­гать­лә­нү та­ба.

Дө­ре­сен яшер­мик, бу ва­кыт эчен­дә, ягъ­ни көн дә ди­яр­лек ике-өч ат­на дә­вам ит­кән җы­е­лыш­ла­рын­да алар авы­зын­нан юк-бар сүз­не күп ише­тер­гә ту­ры кил­гән иде. Шул ара­да бер­ни­чә урын­да ва­кый­га­лар­га Мө­хәм­мәдь­яр­ның ха­рак­тер­лы сый­фат­ла­рын бил­ге­ләү­че ике-өч шигъ­ри юл­лык­лар өс­тәп, дра­ма­тик поэ­мам­ның әдә­би эш­лә­не­ше­нә бе­раз үз­гә­реш­ләр дә ясап өл­гер­дем. Асыл­да бу үз­гәр­те­лү­ләр кыс­кар­ту­лар­дан гый­ба­рәт, биг­рәк тә Мө­хәм­мәдь­яр­ның үз әсәр­лә­рен­нән алып кер­тел­гән сүз­лә­рен “ки­сү­ләр” бе­лән бәй­ле бул­ды.

Җы­е­лыш­лар­ның тәү­ге­лә­рен­дә Кот­дус Хөс­нул­лин үзе бе­лән Нә­җип Нәкъ­каш-Ис­мә­гый­лев­не һәм та­гын да бер­ни­чә го­ла­мә­не алып кил­гән иде, ахыр­гы­ла­рын­да Сә­лим Гый­лә­җет­ди­нов һәм Ша­кир Һа­би­лов кы­на кал­ды­лар. Җа­ем кил­гән­гә Сә­лим әфән­де­дән:

— Сез поэ­мам ха­кын­да бик кы­зык сөй­ли­сез, әм­ма мин­дә — укы­ма­ган­сыз ди­гән фи­кер кал­ды, дө­рес­ме?— дип со­ра­дым.

Ул мич­тә­ге кай­нар кү­мер ке­бек кы­зар­ды, дө­ре­сен әйт­ми дә бул­ды­ра ал­ма­ды. Ахыр­да ак­ла­ныр­га то­тын­ды, язу­чы­лар­ны-ша­гыйрь­ләр­не те­лә­гән­нә­рен­чә та­рих ясау­да га­еп­лә­де. Мө­га­ен сүз­лә­ре шул­ка­дәр җит­ди бул­ган­дыр ин­де, җы­е­лыш­лар­га бү­тән ки­леп тә тор­ма­ды. Ә Ша­кир Һа­би­лов­ның да бө­тен күр­сәт­кән эше ба­ры шу­ның бе­лән чик­лән­де ки, ул ми­нем дра­ма­тик поэ­мам­ның ахы­ры­на Мө­хәм­мәдь­яр­ның ике­юл­лык сү­зен өс­тәт­те һәм та­тар­лар ха­кын­да усал итеп әйт­кән­нә­рен тө­ше­реп кал­дырт­ты, та­гын да бер-ике урын­да,— Мө­хәм­мәдь­яр әсәр­лә­рен­нән алын­ган шигъ­ри юл­лар­ны,— үзе тәр­җе­мә ит­кән рә­веш­кә ки­терт­тер­де дә Бол­гар мәсь­ә­лә­се­нә ба­рып төр­тел­де. Аны­сы­на кул гы­на сел­тә­дем, сәх­нә ва­ри­ан­ты өчен ярый, си­зен­ми дә ка­ла­чак­лар, имеш. Ә поэ­мам уй­на­лыр­га ти­еш! Ис­кәрт­кә­нем­чә, әсә­рем­дә ва­кый­га­лар Ка­зан хан­лы­гы чо­рын­да, Мө­хәм­мәдь­яр­ның үз поэ­ма­ла­рын­да тас­вир­ла­ныл­ган­ча ба­ра. Әм­ма асыл­да бик зур фән­ни ачыш­лар яса­ган­мын да, го­ла­мә­не шик­кә тө­шер­гән­мен икән. Кыс­ка­сы, мон­дый эш­не бер ке­ше ге­нә тү­гел, ав­тор­лар кол­лек­ти­вы баш­ка­рыр­га ти­еш­ләр икән!..

Ә­йе, бак­саң, го­ла­мә­нең бар те­ләк­лә­ре шу­шын­нан гы­на гый­ба­рәт бул­ган. Языл­ган әсә­рем бе­лән та­ны­шу­дан соң гы­на фи­кер­лә­рен әйт­кән Ша­кир Һа­би­лов, ни хик­мәт, зур­дан ку­бып әдә­би кон­суль­тан­ты­ма әве­рел­де. Мо­ңа аның ха­кы юк иде, әм­ма мин кар­шы кил­мә­дем. Чын­лык­та әдә­би кон­суль­тант бул­мый то­рып, аның уры­нын­да бу дә­рә­җә­гә бо­рын су­зар­га оя­лыр идем. Ша­кир Һа­би­лов­ның ита­гать хи­сен­нән мәх­рүм икән­ле­ген шун­да гы­на бел­дем.

Г.Ка­мал исе­мен­дә­ге Та­тар дәү­ләт ака­де­мия те­ат­рын­да оеш­ты­рыл­ган ми­нем “Мө­хәм­мәдь­яр” дра­ма­тик поэ­мам­ны тик­ше­рү­гә мәр­тә­бә­ле га­лим­нәр, дә­рә­җә­ле әфән­де­ләр җы­ел­ган иде. Пь­е­са ба­рып чык­ма­ган дип әй­тер­гә те­ләү­че­ләр дә бул­ган­дыр бәл­ки? Әм­ма алар­ның сү­зе ише­тел­мә­де. Ә ме­нә те­атр ди­рек­то­ры Ша­мил Зин­ну­ро­вич исә Ка­нә­фи На­фи­ков­ның сәх­нә рәс­са­мы бу­лу­ын ачык­тан-ачык те­лә­мә­де. Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, Кот­дус Хөс­нул­лин­ның да үз рәс­са­мы бар иде. Әсәр­не тик­ше­рү­дән биг­рәк, шул мәсь­ә­лә­ләр бе­лән баш­ла­ры кат­ты, ах­ры­сы. Әм­ма Ай­дар Сад­рет­ди­но­вич Ха­фи­зов, ре­жиссёр бу­ла­рак, бу ва­кыт­ка ин­де күп эш­ләр­не баш­ка­рып өл­гер­гән иде. Шул сә­бәп­ле җи­ңеп чык­тык та бу­гай?.. Те­атр­да­гы җы­е­лыш баш­лан­гыч этап­ка нок­та кую, дра­ма­тик поэ­мам­ның сәх­нә­гә ме­нәр­гә әзер икән­ле­ген рас­лау бе­лән тә­мам­лан­ды, Ай­дар Ха­физ­га яшел юл би­рел­де...

Көн­нәр үт­те, ә мин те­атр эше­нә тык­шы­нып йө­рү­не һич тә ки­рәк са­на­ма­дым. Вак­ла­на­сым кил­мә­гән­дер ин­де. “Мө­хәм­мәдь­яр” әсә­рем­нең уй­на­ла­ча­гы ха­кын­да­гы афи­ша­ны күр­гәч һәм те­атр ал­дын­да­гы зур бел­де­рү­не дә укы­гач,— бо­лар һәм­мә­се ба­ры тик төш ке­бек ке­нә то­ел­ды­лар. Уңыш­ла­рым­ның рә­хә­тен та­тып, дан-шөһ­рәт­нең ба­ры­сын да үзе­мә ге­нә чу­мы­рыр­га те­лә­ми­чә, ин­тервь­ю­лар­да-чы­гыш­лар­да шу­шы әсә­рем­не ту­дыр­ган­да күп га­лим­нәр­нең кат­на­шу­ын һа­ман са­ен ис­кә ал­дым. Әгәр дә ми­ңа ка­дәр га­лим­нәр Мө­хәм­мәдь­яр­ны һәм аның чо­рын, Ка­зан хан­лы­гын тик­ше­реп, та­рих­лар­ны бел­де­реп хез­мәт­лә­рен яз­ма­ган һәм алар­ны укы­ма­ган бул­сам, бу әсә­рем дөнь­я­га ту­ар иде­ме икән? Те­ле­ви­зи­он һәм ра­дио ин­тервь­ю­лар­да да шу­лар­ны ис­кәр­тә тор­дым. Әм­ма дө­ре­сен, кай­бер го­ла­мә­нең ни­ка­дәр ко­ма­чау­лар­га ма­та­шу­ла­рын һәм хәт­та со­ав­тор­лык­ка дәгъ­ва кы­лыр­га ом­ты­лыш­лар ясап ка­рау­ла­рын тел­гә дә ал­ма­дым. Юк­са, әй­тәм бит, вак­чыл­ла­ну ке­бег­рәк бу­ла­чак иде.

Ул көн­нәр­дә ми­нем за­ты­ма тук­тау­сыз ба­сым яса­лу Ша­кир Һа­би­лов­ның са­ру­ын кай­нат­кан, чөн­ки ул һәр җир­дә үзен “Мө­хәм­мәдь­яр” поэ­мам­ның ав­то­ры итеп күр­сә­тер­гә һәм үзе кат­на­шын­да языл­га­нын ас­сы­зык­лар­га ты­ры­шып йөр­гән икән. Бел­ми кал­ган­мын шул...

Ә­сә­рем те­атр сәх­нә­сен­дә Та­тар мил­ли конг­рес­сы көн­нә­рен­дә ту­лы зал бе­лән, зур тан­та­на­лы шарт­лар­да уз­ды. Мин бик тә бә­хет­ле идем...

Һәм ме­нә бер ел уз­гач, ни хик­мәт, “Шәһ­ри Ка­зан” гә­зи­тә­сен­дә шул “Мө­хәм­мәдь­яр” дра­ма­тик поэ­мам­ның ав­то­ры үзе бу­луы ха­кын­да дәгъ­ва­ла­ган Ша­кир Һа­би­лов­ның мә­ка­лә­се ба­сы­лып чык­ты. Хә­ер, әгәр дә ул үзе бу мә­ка­лә­се­нең ба­сы­луы ха­кын­да шал­ты­ра­тып әйт­мә­гән бул­са, бел­ми дә ка­ла­чак идем.

— Ярар, эз­ләп та­бып укыр­мын, кү­ңе­ле­гез­дә ни­ләр бар­лы­гын кү­рер­мен,— ди­дем, ул ва­кыт­та мин аңа, һич­ни ха­кын­да шик­лән­ми­чә. Ул исә мең тап­кыр­лар га­фу үтен­де, бу мә­ка­лә­се­нең “Ми­рас” жур­на­лы өчен ба­ры тик эч­ке ре­цен­зия бу­ла­рак кы­на кы­зу­лык һәм ах­мак­лык бе­лән язы­лу­ын, әм­ма аның баш мө­хәр­рир­лә­ре Әх­мәт Сә­ха­пов­ның, имеш, ми­ңа үч­лә­шеп, аны бас­ты­рып чы­га­ру­ын сөй­лә­де дә сөй­лә­де, сөй­лә­де дә сөй­лә­де. Бу әйт­кән­нә­ре чын­нан да шу­лай, ха­кый­кать иде­ме, әл­лә юк­мы, бе­ле­шеп тор­ма­дым, та­выш чы­га­рып йөр­мә­дем. Исең кит­кән икән, имеш...






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных