Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 37 страница




— Без­гә алар­ның ки­рә­ге юк!

— Ни­чек?

— Ме­нә шу­лай! Ке­ре­ме­гез­не яше­реп кал­дыр­ган­сыз икән, әл­лә нин­ди бе­леш­мә­ләр ки­те­реп, баш­ны ка­ты­рып йөр­мә­гез! Бе­лә­без ул бе­леш­мә­ләр­не! Җа­ва­бын да би­рер­сез!

— Ни­чек?

— Кү­рер­сез!

...Ху­җа­ла­ры­на ба­рып кер­дем. Та­тар фа­ми­ли­я­ле, утыз яше дә тул­ма­ган, чи­бәр­лек­тә ши­рин-шир­бәт­тәй гү­зәл бер мар­җа ха­ным икән — Ири­на Ана­толь­ев­на! Кар­шы­сын­да ни­чек пәй­да бу­лу­ы­ма га­җәп­лә­неп ах­ры­сы:

— Ниш­ләп йө­ри­сез?— ди бу, йом­шак та­вы­шы бе­лән төр­теп, усал­лык ку­ы­гым­ның ты­нын чы­га­рып.

— Ни­чек ин­де алай?..— дип баш­лап ки­теп, мин дә ты­ныч ка­лыр­га ты­ры­шып, хәл ва­кый­га­сын сөй­ләп би­рәм.

И­ри­на Ана­толь­ев­на­ның исе дә кит­ми. Бер ат­на­дан хө­кү­мәт җа­вап­лы­лы­гы­на тар­ту ко­мис­си­я­сен­дә оч­ра­ша­ча­гы­быз ха­кын­да ис­кәр­теп тә өл­ге­рә. Яз­мы­шым шун­да хәл ите­лә­чә­ген әй­тә. Тә­мам кой­мак­ка кал­ган гәү­дәм­не сөй­рәп кай­тып ки­тәм. Тәү­фыйк­лы пе­си хә­лен­дә бер ат­на­дан алар кар­шы­сы­на ба­рып ба­сам.

— Үз ке­ре­ме­гез­не усал­лык бе­лән яшер­мә­гән бу­лу­ы­гыз­ны исәп­кә алып, тор­мыш шарт­ла­ры­гыз­ны тик­ше­реп, бу юлы ире­ге­гез­дән мәх­рүм ит­мәс­кә бул­дык,— ди Ири­на Ана­толь­ев­на, гү-гү ки­леп уты­ру­чы кү­гәр­чен бит­ле­ге ар­тын­да­гы ка­ра­кош икән­ле­ген сиз­де­реп.— Яше­реп кал­дыр­ган бар­лык ке­ре­ме­гез­не һәм та­гын да ун өлеш өс­тәп хө­кү­мәт фай­да­сы­на тү­ләр­сез! Шу­шы хө­кем ка­ра­ры бе­лән та­ны­шу­ы­гыз­ны тәк­рар­лап им­за­гыз­ны са­лы­гыз!

Те­ле­мә зәң­гәр­ле-яшел­ле сүз­ләр кил­сә дә са­быр итү­не дө­рес­рәк күр­дем. Га­еп­не үзем­нән эз­лә­дем. Кай­сы ил­дә яшә­гән­ле­гең­не оныт­ма, янә­се!

Ку­лы­ма хө­кем ка­ра­рын то­тып чы­гып кит­тем. Бу ил­дә чып­чык хә­лем­дә яши­сем, мон­нан ары ку­лы­ма кә­газь-ка­ләм алып яза­сым кил­ми иде ин­де. Төн ур­та­сын­да уя­тып ча­кыр­тыр­лар да:

— Ке­сәң­дә ба­кы­рың кал­ган, ки­тер мон­да!— дип та­лап алыр­лар­дыр сы­ман.

­ Фев.-март, 1999.

 

 

А­ТА­МАН

Хи­кәя

 

Х1Х йөз­нең Ка­на­да язу­чы­ла­рын­нан Эр­нест Се­тон-Томп­сон­ның “Ло­бо” ди­гән хи­кә­я­сен укы­га­ны­гыз бар­дыр. Та­тар­ча да ба­сы­лып чык­кан иде. Тор­мыш­чан һәм тәэ­сир­ле әсәр, шу­лай­мы? Бү­ре­ләр­гә ау­чы­лык итү ту­рын­да шак­тый күп сүз ку­ер­тыл­ган исә дә, Ло­бо дип кө­тү­че­ләр та­ра­фын­нан исем та­гыл­ган мәгъ­рур һәм гай­рәт­ле, акыл­лы һәм олы гәү­дә­ле бү­ре ха­кын­да ул. Блан­ка ку­ша­ма­тын­да йөр­тел­гән ана ак бү­ре­гә мә­хәб­бә­те ар­ка­сын­да ха­рап бу­ла бу. Ва­кый­га­лар ба­ры­шы хи­кә­я­дә шул хәл­нең ни­чек ки­леп чы­гу­ы­на бик озын “сүз ба­шы” би­ре­лү­дән һәм ике-өч җөм­лә бе­лән языл­ган сю­жет ки­сә­ген­нән гый­ба­рәт.

Мин дә, ул әсәр­не укып чык­кач, гү­я­ки үзем­не аң­ла­ган­дай, кем­ле­гем­не ачык­ла­ган­дай бул­дым. Хик­мәт шун­да ки, бәл­ки ял­гы­шам­дыр, бел­мим, әм­ма да лә­кин...

Та­би­гать җан ия­лә­рен, хәт­та ке­ше­ләр­не дә шун­дый­рак итеп ярат­кан: үз-үз­лә­ре­нә чик­сез ышан­ган, көч­ле, гай­рәт­ле, гәү­дә­ле, акыл­лы ке­ше­ләр ба­ры тик бер ге­нә зат­ка гый­шык то­тып, го­мер­лә­ре бу­е­на шул мә­хәб­бәт хис­лә­ре­нең кор­ба­ны сый­фа­тын­да яши­ләр! Кул­дан кул­га, ди­гән­дәй, хис­кә хис­не алыш­ты­ру асыл­да ан­дый ке­ше­ләр­гә хас тү­гел. Мо­ңа эре­лек­лә­ре ко­ма­чау итә. Ло­бо да нәкъ шун­дый бү­ре. Ерт­кыч, вак һәм кур­как өер­нең ба­шын­да то­ра, алар­ны һәр­төр­ле бә­ла­дән кот­ка­рып та ба­ра. Һәм гү­я­ки мәң­ге шу­лай яшәр иде. Әм­ма аны ак бү­ре Блан­ка­га бул­ган мә­хәб­бә­те ха­рап итә. Хәй­лә­кәр ау­чы­ның кап­кы­ны­на эләк­кән сө­ек­ле­се­нең хәт­та үте­рел­гән гәү­дә­се ар­тын­нан кай­да илт­сә­ләр дә ия­реп йө­ри, акы­лын, сак­лы­гын югал­та. “Ба­тыр­ның үле­ме — мар­җа­дан!”— ди­ләр та­тар­лар. Бел­ми әйт­мә­гән­нәр икән!..

Ми­ңа төр­ле мәҗ­лес­ләр­дә бул­га­лар­га, дө­рес­рә­ге, шак­тый күп һәм хо­лык­лы-хо­лык­сыз ке­ше­ләр бе­лән ара­ла­шыр­га ту­ры кил­гә­лә­де. Кай­сы­сы, бе­раз “то­тып” алу­га, ай­га си­ке­рә иде, мин­кем­лек дәгъ­ва­сын өс­тәл­гә ыр­гы­тып, афә­рин­лек ке­лә­ме­нең ту­за­нын ка­гар­га то­ты­на. Кү­ңел­сез бу­лып ки­тә. Игъ­ти­бар ит­мәс­кә ки­рәк икән ан­дый­лар­га, күз дә сал­мас­ка. Ку­ык­ла­ры ка­ба­ра да шун­да ук шарт­лый. Ан­дый ва­кыт­та, га­дәт­тә, ко­лак то­нып ала. Дө­рес, кем­нәр­дер кур­кы­нып ка­ла, ә кай­бе­рәү­ләр­гә бу хәл көл­ке­ле то­е­ла. Оят­ка чык­кан һа­ва­лы адәм ак­ты­гы­на мон­нан тиз­рәк шы­лу-та­ю­дан баш­ка ча­ра юк­тыр да ин­де. Әм­ма кай­сы­бер шун­дый­ла­ры бу­ла ки, һа­ман да йө­зе­нә оят кер­шә­не йок­мый.

Тор­мыш­ның кен­дек җе­бе бу­ла, ди­ләр, адәм ба­ла­сы­ның яшә­е­шен, һич югы — бар­лы­гын, хәт­та үле­мен мәгъ­нә­ле итә тор­га­ны. Хә­ер­сез­лек­кә чы­гу­чы­лар аны югал­та, кул­ла­рын­нан ыч­кын­ды­ра. Мәгъ­нә бет­те­ме, көн­нәр­дә ко­яш­ның, төн­нәр­дә ай-йол­дыз­лар­ның яме юга­ла, алар ба­ры тик күк җи­сем­нә­ре­нә ге­нә әве­ре­леп ка­ла­лар. Алар­ның чык­ма­вы, ял­ты­ра­ма­вы һич­нәр­сә тү­гел ке­бек то­е­ла баш­лый. Ке­ше үз бә­хе­тен, үз ри­зы­гын ашап бе­те­рү ха­кын­да гы­на хы­ял­ла­ныр­га то­ты­на. Һай дөнья, мин мин­нәр, мин-мин­лек­че­ләр бе­лән ге­нә тул­ган, ә чын ке­ше­ләр аза­еп кал­ган икән син­дә, имеш. Мин алай бу­лу­ың­ны те­лә­мим, ки­рәк­ми!..

Ел­лар ара­сын­нан мин бер ке­ше­не эз­лим!

— Хә­мит!..

Һич­кем җа­вап бир­ми...

Ә юк­са без, ма­лай­лар, аның бар сү­зе­нә дә ко­лак то­та, ни әйт­сә, бе­раз ки­ре­лән­сәк тә, куш­ка­нын эш­ли идек бу­гай.

— Хә­мит!

Бак­ча ба­са­мы, әл­лә ин­де чиш­мә чис­тар­тып, бас­ма­лар һәм бас­кыч­лар ясап, очы­быз­да яшәү­че апа­лар­ның су­га яки эш­кә ба­ру­ын­да рәх­мәт­лә­рен яу­лый­мы — бо­лар һәм­мә­се дә (на­ча­ры да, ях­шы­сы да) аның акы­лы һәм җи­тәк­че­ле­ге бе­лән баш­ка­ры­ла иде. Исе­ме Хә­ми­дул­ла бул­са да, әйе, га­ди ге­нә итеп, аны Хә­мит дип йөрт­тек. Кай­да бар­сак та ул — без­нең юл­баш­чы­быз, акы­лы­быз, ки­ңәш­че­без, яу­лау­чы­быз, кай­гыр­ту­чы­быз. Шу­лай бу­лу­ы­на шөк­ра­на кы­лып, аның шун­дый­лы­гы­на ма­лай чак­тан кү­не­геп үс­тек. Әгәр дә урам­га ул чык­ма­са, уен­ны баш­лый ал­мый­ча ап­ты­ра­шып, ахыр­да та­ра­лы­ша, әм­ма ар­тын­нан эз­ләп ке­рер­гә дә ба­тыр­чы­лык ит­ми, үзен төн­гә­чә ди­яр­лек кө­теп га­рык та бул­га­лый идек. Шу­лай да һәм­мә оч­рак­та ди­яр­лек ул без­не үзе яны­на җыя, уе­ны­быз­ны да оеш­ты­ра, гө­наһ­ла­ры­быз өчен со­ңын­нан өл­кән­нәр ал­дын­да җа­вап­ны да бө­те­не­без өчен ял­гы­зы то­та. Мәк­тәп­кә хә­бәр сал­са­лар, бар­ча сый­ныф­лар ал­ды­на аның үзен ге­нә чы­га­рып бас­ты­ра­лар, ба­шы идән­гә ка­дәр са­лы­нып төш­кән­че оры­ша­лар, ачу­ла­на­лар һәм ачу­ла­рын ала­лар. Ә ул — үп­кә­лә­ми, бе­ре­без­не дә әләк­лә­ми. Хә­ер, ан­нан без­нең хак­та со­рап та тор­мый­лар, бар нәр­сә­ләр­гә дә, хәт­та кы­ек үс­кән агач өчен дә ул ял­гы­зы гы­на га­еп­ле. Бү­тән­чә бу­лыр­га мөм­кин дә тү­гел ке­бек иде.

Дус­ла­рым-ип­тәш­лә­рем һич­бер ва­кыт­та да аңа рәх­мәт­ле тү­гел иде­ләр. Буй үсә-үсә без мо­ңа, ягъ­ни һәм­мә кый­ты эш­лә­ре­без­дә дә ба­ры тик Хә­мит­нең ге­нә га­еп­ле һәм җа­вап­лы бу­лу­ы­на тә­мам өй­рә­неп җит­тек, хәт­та ара­быз­да ул юк ча­гын­да кыл­ган шук­лык­ла­ры­быз өчен дә аны га­еп­ле итеп тоя идек. Шу­лай итеп Хә­мит без­нең акы­лы­быз да, юләр­лек­лә­ре­без дә, гө­наһ­ла­ры­быз да һәм са­вап­ла­ры­быз бу­лып бет­те. Нәр­сә эш­лә­сәк тә ярый, га­еп­ле итеп ба­ры­бер аны гы­на оры­ша­чак­лар иде.

Әм­ма без ел­дан ел­га гы­на тү­гел, көн­нән көн­гә үсә тор­дык. Ях­шы га­мәл­лә­ре­без дә, на­чар эш­лә­ре­без дә үзе­без бе­лән бер­гә зу­рая һәм эре­лә­нә бар­ды. Ә га­еп­ле ке­ше бу­лып һа­ман да Хә­мит ка­ла бир­де. Бер үк яшь­ләр­дә­ге, бер оя ма­лай­лар идек. Ара­быз­да­гы Хә­мит — буй­га да озын, гәү­дә­гә дә эре, җа­ны да олы. Бар­лык га­еп­лә­ре­без­не аңа ни­чек ке­нә өй­мә­сен­нәр, җил­кә киң, чы­дый, сер бир­ми. Аның бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да кеч­ке­нә­рәк сый­фат­лы шул кал­ган­на­ры­быз, җан­на­ры­быз да ваг­рак. Яны­быз­да Хә­мит бул­ган­да өл­кән­нәр­нең без­не оры­шу­ын ис­кә дә ал­мый идек. Га­еп­ләр­гә әзер­лә­неп ку­ел­ган ке­ше­без бар. Җа­вап би­рер әле.

— Ниш­ли­сез? Җи­тәр, тук­та­гыз!— дип, ул без­гә кыч­кы­рып, кай­ва­кыт­та әдәп­кә һәм тәр­тип­кә дә өн­ди иде.

Әм­ма мон­дый сүз­лә­рен үс­кә­не­без са­ен ко­лак­ла­ры­быз­га эл­ми баш­ла­дык. Әй лә, имеш, без үзе­без бе­лә­без, кеч­ке­нә тү­гел­без!

Мон­дый ки­ре­лә­нү­лә­ре­без­гә Хә­мит үп­кә­ли, чит­кә чы­гу­ны яки бө­тен­ләй кай­тып ки­тү­не га­дә­те итә баш­ла­ды. Әм­ма мо­ңа ка­рап кы­на без­нең тәр­тип­сез­лек­лә­ре­без өчен га­еп­ле бу­лу­ын­нан тук­та­ма­ды, һәр­хәл­дә өл­кән­нәр­дән һа­ман да аңа элә­гә иде. Күр­ше урам ма­лай­ла­ры бе­лән оч­раш­кан­да да, алар без­гә юл би­реп:

— Хә­мит шай­ка­сы ки­лә,— дип, күз­лә­рен­нән кү­ре­нә, кы­зы­гып ка­рап ка­ла иде­ләр. Бу ва­кыт­та Хә­мит үзе өй­лә­рен­дә ки­тап укып утыр­са да, ара­быз­да йө­ри­дер ке­бек то­е­ла иде без­гә. Әле­дән-әле үзе­без дә аның исе­ме бе­лән эш йөр­теп, Хә­мит­нең хә­лен кы­ен­га кал­ды­ра­быз. Ял­гыш­ла­ры­быз өчен ул рәх­мәт әй­тә ал­мый, шу­лай ук без­не кот­ка­ру-ко­тыл­ды­ру җа­ен бел­ми ин­те­гә. Шу­лай да бә­ла­ләр­нең һәм­мә­сен һа­ман да ял­гыз бе­рү­зе кү­тә­рә.

Үс­кән са­ен Хә­мит без­гә әл­лә нин­ди яңа уен­нар һәм кы­зык­лар уй­лап та­бу гы­на тү­гел, агач утыр­ту, бак­ча ясау сер­лә­ре­нә дә өй­рә­тә баш­ла­ды. Әм­ма бү­тән өер­нең ах­мак­ла­ры без­нең ул эш­лә­ре­без­не туз­ды­ра, утырт­кан агач­ла­ры­быз­ны бо­тар­лый, үзе­без­дән кө­лә иде­ләр. Хә­мит һа­ман да би­реш­ми, эшен дә­вам итә, та­выш-гау­га да куп­тар­мый, шу­ның бе­лән кай­ва­кыт ачу­ы­быз­ны да ки­те­рә. Шу­лай да аның те­лә­ген­нән баш тар­ту­ны күз ал­ды­быз­га да ки­те­рә ал­мый­быз. Ях­шы га­мәл­лә­ре­без ин­де шак­тый исә дә, һа­ман да яман ма­лай­лар хи­са­бын­да йө­ри идек бу­лыр­га ки­рәк. Бө­тен­ләй кат­на­шы­быз юк эш­ләр­не дә күп ва­кыт­та без­гә сыл­та­мый кал­дыр­мый­лар. Ә Хә­мит ак­ла­на бел­ми, өс­те­нә ала би­рә, үзе юк­та кыл­ган­лы­гы­быз­га шик­лән­ми иде. Һәм кө­тел­мә­гән хәл бул­ды: ул күз­гә кү­ре­неп та­гын да үз­гәр­де. Элек­ләр­не кы­зык­лар сөй­ләп көл­дер­сә, хә­зер үз эче­нә чум­ды. Ни­дер ха­кын­да тук­тау­сыз уй­ла­на, гү­я­ки дөнь­я­лык­тан ваз кич­те. Әм­ма көн­нәр­нең бе­рен­дә аның ул се­ре бе­лен­де: га­шыйк бул­ган­лы­гын тө­шен­дек һәм хәй­ран кал­дык. Бу ва­кый­га ба­ры­быз өчен дә яңа­лык кы­на тү­гел, ачу­ла­ры­быз­ны ки­тер­геч бер хәл иде. Гү­я­ки ул без­не сат­ты, шу­шы гыйш­кы­на алыш­тыр­ды. Ин­де без аңа ки­рәк тү­гел­без­дер, мө­га­ен!

А­ның йө­рә­ге­нә ук бу­лып ка­дал­ган кыз күр­ше сый­ныф­тан, са­ры чәч­ле чи­бәр Гөл­фия икән. Ниш­ли ала­быз? Хә­мит га­шыйк бул­гач, без­нең һәм­мә­без өчен дә ул якын, үз то­е­ла баш­лар­га ти­еш иде. Тик Ди­нар гы­на баш­тан ук ри­за­сыз бул­ды:

— Тап­кан яра­тыр­лык кыз­ны!— дип, Зөл­фи­я­не би­тәр­ләп таш­ла­ды.— Аңа ях­шы бил­ге­ләр­не дә як­лап кы­на ку­я­лар... Ял­кау ул... Ба­шы да эш­ләп бе­тер­ми!..

Ди­нар бе­лән Гөл­фия бер сый­ныф­та укый­лар гы­на тү­гел, хәт­та якын ту­ган­нар да иде­ләр. Әти­лә­ре — абый­лы-эне­ле. Без­нең ке­бек аңа Гөл­фи­я­не яра­тыр­га яра­мый, кан кар­дәш­ләр ара­сын­да мон­дый хәл ки­ле­шә тор­ган нәр­сә­ләр­дән са­нал­мый. Шу­ңа да шу­лай сөй­лә­нә ин­де ул, бе­лә­без!

Ал­га та­ба та­гын да шу­ны­сы мәгъ­лүм бул­ды: Гөл­фи­я­не Хә­мит һич­шик­сез оза­та ба­рыр­га, аның бе­лән ки­мен­дә сер сөй­лә­шеп уты­ру бә­хе­те­нә ире­шер­гә ти­еш иде. Һәр­хәл­дә мо­ны һәм­мә­без дә те­ли баш­ла­дык. Ди­нар­ның исә һа­ман да ачуы ки­лә, Хә­мит­кә мә­хәб­бәт өчен бү­тән бер кыз­ны та­бар­га ом­ты­лы­шы зур иде:

— Әнә Нә­зи­рә­не ярат­са ни бу­ла? Чи­бәр­рәк тә, ты­рыш та...

— Ә Зөл­фия нин­ди ях­шы! Озын ка­ра то­лым­на­ры үз­лә­ре ге­нә дә дөнья бә­һа­се!

— Ка­ми­лә!..

— Хә­ли­мә!..

А­ның исем­ле­ге көн­нән-көн иш­лә­нә тор­ды. Гөл­фи­я­нең Хә­мит­кә тиң бул­ма­вы­на дә­лил­лә­ре сал­лы иде. Ни­гә­дер ки­ле­шеп ке­нә бе­тә ал­мый­быз. Нә­зи­рә­не өни ми­кән соң Хә­ми­те­без? Бел­мә­дек һәм күр­мә­дек­ме: Хә­мит­нең аяк бас­кан эзе­нә ка­дәр элек­тән үк са­га­лап йө­ри ул кыз, бер ге­нә тын­гы­лык бир­гә­не юк. Ә дус­ты­быз­ның аңа исе дә кит­ми.

Зөл­фи­я­ме? Зөл­фия үзе Гөл­фи­я­нең дус кы­зы, ки­леш­ми ин­де алай. Ка­ми­лә­се дә, Хә­ли­мә­се дә Ди­нар­ның үзе­нә бул­сын­нар, без­нең Хә­мит­кә төс­ме соң ин­де алар?!.

Без шу­лай уй­лый идек. Бәл­ки ял­гыш­кан­быз­дыр да, әм­ма Хә­мит­нең көн­нән-көн­гә авы­рая бар­ган йө­рәк са­гы­шы без­нең бә­гырь­ләр­не ер­та, җан­на­ры­быз­ны изә. Нин­ди дә дә­ва­сын та­ба ал­мый­ча га­җиз­лә­нә­без, җа­ны­быз аһ-зар бе­лән ту­лы. Һа­ман са­ен Хә­мит без­дән ерак­ла­ша ба­ра. Дө­рес, ул — ара­быз­да, ә кү­ңе­ле бе­лән ге­нә әл­лә кай­да. Элек­ләр­не ал­ма һәм кы­яр бак­ча­ла­рын та­лау­да да бик чос иде, хә­зер әл­лә шик­лә­нә, әл­лә гәү­дә­се дә авы­рай­ды, кой­ма баш­ла­ры­на кү­тә­рел­ми, чи­тән­нәр­не дә сү­тәр­гә те­лә­ми. Бө­тен­ләй баш­ка ке­ше­гә әве­рел­де дә куй­ды. Мин алар­ның ике­сен бер­гә, Гөл­фи­я­не җи­тәк­лә­гән хә­лен­дә кич­лә­рен урам буй­лап уз­ды­ра­сым ки­лә. Ә ул, мо­ңа ка­дәр­ле ба­тыр арыс­лан йө­рәк­ле Хә­мит ин­де аның яны­на ки­лер­гә дә оя­ла, юк­тан бор­чыр­мын дип кур­ка, ах­ры­сы. Һай дөнь­я­лар-дөнь­я­лар, әл­лә нин­ди як­ла­рың бар, хәй­ран ка­лыр­лык.

Хә­мит күз­гә кү­ре­неп сул­ды, са­быр­лан­ды һәм үз эче­нә чум­ды. Бә­гырь уча­гын­да­гы ял­кын­на­ры көч­ле икән­ле­ген һәм­мә­без дә си­зә, тик Зөл­фи­я­нең ге­нә, туң йө­рәк, аңа исе дә кит­ми. Күз ал­дын­да юри­дер­ме чит егет­ләр бе­лән ша­я­ра, хәт­та ко­чак­ла­ры­на да ке­реп уты­ра. Та­ма­ша ин­де, та­ма­ша. Хә­мит­тән алай ук мыс­кыл­лап көл­мә­сә ни бу­ла иде?

Зөл­фи­я­нең үз-үзен бо­лай исәр­ләр­чә то­ту­ы­на без­нең ачу­ла­ры­быз кил­сә дә, Хә­мит­нең са­быр­лы­гы­на хәй­ран ка­лыр­лык иде. Ул гү­я­ки аны гы­на кү­рә, янын­да­гы­лар­ның мыс­кыл­лы ка­ра­шын да той­мый, үр­тә­гән сүз­лә­рен дә ишет­ми. Бәл­ки бү­тән ча­ра­сы да бул­ма­ган­дыр, мә­хәб­бә­те их­лас­тан икән, нәр­сә эш­лә­сен ин­де. Тү­зә, бә­хыр, бик тү­зә! Ә дош­ман­на­ры аның са­ен ко­ты­ры­на­лар, еге­те­без­не чы­гы­рын­нан чык­кан­чы ко­тыр­тыр­га те­ли­ләр. Ме­нә хә­зер Хә­мит са­гы­шы­на чу­мып утыр­ган җи­рен­нән кү­тә­ре­лер, та­за бе­ләк­лә­рен, озын буй-сы­нын эш­кә җи­геп, алар­ны уң­лы-сул­лы әй­лән­де­реп таш­лар ке­бек. Әм­ма — юк! Үз уе­на чум­ган хә­лен­дә ка­ла би­рә ул, шак­лар кат­кан кы­я­фә­тен­дә тын то­ра. Аның җа­ны кай­на­ган­дыр­мы, бел­мим, әм­ма без­не­ке ша­шы­ныр дә­рә­җә­гә җи­теп аша иде.

— Таш­ла шул са­гы­шың­ны... Гөл­фия си­ңа тиң тү­гел!— дип әй­теп тә ка­ра­дым. Әм­ма ул ты­ныч кы­на үз фи­ке­рен бел­де­реп, ми­не­кен ки­ре как­ты:

— Юк, син дө­рес уй­ла­мый­сың... Ки­ре­сен­чә... Аңа мин тиң тү­гел!..

Бу ах­мак­лы­гы бе­лән ки­ле­шер­гә те­лә­мә­дем, үзем­не оны­тып, ачу­ым кай­нар­лы­гы бе­лән ша­шы­ну­дан кыч­кы­рып җи­бәр­дем:

— Ни сөй­ли­сең син?!.

Хә­мит һа­ман да ты­ныч кал­ды, шу­лай да әй­теп куй­ды:

— Кы­зыл ал­ма­га без үре­лә­без, ул үзе тү­гел!

Җе­нем һа­ман ты­ныч­ла­на ал­мый­ча ко­ты­рын­ды, әл­лә нин­ди юләр сүз­лә­ре бе­лән чы­гы­рым­нан тә­мам чы­гар­ды, шу­ңа:

– Юк сүз!— ди­дем, ачу­ла­нып: — Ва­кы­тын­да ул ал­ма­ны өз­мә­сәң, бү­тән­нәр кул­ла­рын су­за­чак­лар. Я ин­де үзе өзе­леп тө­шә дә че­ри...

Ка­ты­рак әйт­тем. Кем­не дә акыл­га утыр­та­чак сүз­ләр иде. Әм­ма Хә­мит­нең ко­лак яф­ра­гы да сел­кен­мә­де, кер­фе­ге дә хә­рә­кәт­кә кил­мә­де. Чик­сез күк­тә ты­ныч­ла­нып кал­ган бо­лыт­лар­ны ка­ра­шы бе­лән ара­лап, Хо­дай тә­га­лә­нең бир­ме­ше­нә өмет­тә су­фи­я­на уты­ра бир­де. Хә­ер, мин дә теш­лә­рем­не кыс­тым, сүз­сез кал­дым.

Көн­нәр үтә тор­ды­лар. Гөл­фи­я­не Хә­мит го­ме­рен­дә бер ге­нә тап­кыр да оза­та ал­ма­ды. Мә­хәб­бәт ишек­лә­ре ачыл­са­лар да аны ан­да са­гыш һәм гамь бүл­мә­се ге­нә кө­тә иде. Ул ял­гы­зы гы­на шун­да та­ба ат­ла­ды, без ар­тын­нан гү­я­ки ка­рап кы­на ка­ла ал­дык. Мо­ңа ка­дәр ни әйт­сә, шу­ны эш­ли ала тор­ган, иң кеч­ке­нә ба­ла­дан алып иң өл­кән ке­ше­гә дә сү­зе үтү­чән Хә­мит тә­мам бо­е­гып, са­гыш­ла­нып, кө­еп, үзе ге­нә бел­гән һәм аң­ла­ган хис­лә­ре бе­лән бу­тал­ган ха­лә­тен­дә бар­ча­быз­дан ера­гай­ды да ера­гай­ды. Аның хә­ле ми­ңа бик кыз­га­ныч то­ел­са да, бү­тән­нәр ба­ры тик көл­де­ләр ге­нә, ах­ры­сы. Хәт­та төр­ке­ме­без егет­лә­ре дә көн­нәр­нең бе­рен­дә та­ра­лы­шып бет­те­ләр. Шу­лай да мин Хә­мит­тән чит­лә­шер­гә те­лә­мә­дем. Юләр Гөл­фия исә аңа бер ге­нә дә әй­лә­неп ка­ра­ма­ды, егет­ләр ко­ча­гын һәм ләз­зә­тен та­ты­ды. Ме­нә кү­рер­сез, бер­ва­кыт аның ка­де­ре бе­тә­чәк иде. Кем­гә, нәр­сә­гә әве­ре­леп ка­лыр ул? Та­вы­шы бет­кән сан­ду­гач­ка­мы? Күр­ке ко­ел­ган би­ча­ра кош­чык­ка­мы? Һәм шул кош һа­ман да чә­чәк­тә утыр­ган Хә­мит­нең яз­мыш ага­чы­на кар­га бу­лып ки­леп ку­нар­мы?

Бу уем­да кур­ка кал­дым. Хә­мит­нең ил күр­ке бу­лыр­лык егет икән­ле­ген, Гөл­фи­я­нең ямь­сез­ле­ген, дус­тым­ның, аңа ия­реп үзем­нең дә күз­ләр ба­ры тик бу­ыл­ган гы­на икән­ле­ген аң­лап ал­дым. Си­хер кы­лы өзел­де. Мө­га­ен Хә­мит бе­лән дә шул хәл бул­ган­дыр.

Бу җәй­дә мәк­тәп­не бе­те­реп ки­лә идек. Им­ти­хан­нар­дан соң хуш­ла­шу са­гы­шын­да сөй­лә­шеп утыр­дык әле. Ул үзе­нең ки­лә­чә­ге ха­кын­да­гы уй­ла­рын­нан һич­бер хә­бә­рен дә бир­мә­де, ә ми­ңа уңыш­лар те­лә­де.

И­кен­че көн­не таң бе­лән ки­теп бар­ган иде ин­де. Ерак­ка, бик ерак­ка, ди­де­ләр. Соң­рак ад­ре­сын да бе­ле­шеп ка­ра­дым. Әм­ма, әгәр дә ки­рәк­сен­сә, ми­ңа үзе үк яз­ган бу­лыр иде дип уй­ла­дым да хат бе­лән сә­лам­ләү уем­нан ки­ре кайт­тым. Хә­зер кай­лар­да­дыр, аны­сын ук тө­гәл бел­мим. Шу­лай да исе­мә тө­шә. Тор­мы­шым­ның си­кәл­тә­ле юл­ла­рын уз­га­ным­да һич югы бер ки­ңә­шен би­рер сы­ман то­е­ла. Үзе­нә дә ар­ка­даш бул­мый кал­мас идем әле сы­ман...

Ло­бо... Ул бү­ре­нең яз­мы­шы бе­лән Хә­мит­не­ке кай­сы­дыр як­ла­ры бе­лән бик тә якын, ох­шаш ке­бек то­е­ла ми­ңа.

­ Март-ап­рель, 1999.

 

 

­СӨЮ-СӘ­ГА­ДӘТ АЛА­МА­СЫ

­ Хи­кәя

 

Га­ли­әх­мәт­нең кыл да сый­дыр­мас­лык ва­кы­тын­да Мө­ни­рә­нең шал­ты­ра­туы гы­на җит­мә­гән иде. Нә­фе­се куз­га­лып, та­гын да ка­ба­ла­на баш­ла­ды. Сүз­лә­ре­нә ярым-йор­ты кә­ли­мә ки­сәк­лә­ре ял­га­нып, бә­хе­те ка­мил­лек дә­рә­җә­се­нә ире­шә яз­ды.

— Мин те­ге юлы ял­гыш­кан­мын,— ди­де Мө­ни­рә, Га­ли­әх­мәт­нең те­ләк ка­за­ны­на утын­ның ко­ры­сын өс­тәп,— үп­кә­лә­гән идең­ме әл­лә? Шал­ты­рат­ка­ның да юк...

— Әйе, ни, алай...— дип, юк-бар кә­ли­мә­лә­ре бе­лән Га­ли­әх­мәт мө­гер­дәп уты­ра бир­де, эше­нең ты­гыз­лы­гы, җит­мә­сә яше­рен нә­фе­се­нең куз­га­луы, мо­ңа өс­тәп та­гын да Мө­ни­рә­нең га­фу со­ра­ган­дай үр­тә­ве аны тә­мам бе­те­реп таш­ла­ды. Уҗым­га бәй­лә­нел­гән бо­зау хә­лен­дә бар дөнь­я­сын оныт­ты...

Мө­ни­рә — чи­бәр ха­ным. Ял­гы­зы бер кыз ба­ла үс­те­реп, та­бип ирен әл­лә кай­чан ку­ып чы­гар­ган, го­ме­рен шан­лы бер агент­лык­та вак-тө­як хә­бәр­ләр язып уз­ды­ру­да иде. Аның ка­ра озын чәч­лә­ре­нең һәр бөр­те­ге­нә бе­рәр ир ябы­шыр­га, кы­зыл якут ирен­нә­ре­нең тә­ме өчен бер кич­кә бул­са да үз һәм җәм­гы­я­ви ка­нун­на­ры­на хи­лаф итәр­гә әзер. Хә­ер, Мө­ни­рә ва­кы­тын һич ке­нә әрәм уз­дыр­мый, әле чәч­та­раш­ха­нә­дә, әле би­зә­нү көз­ге­се ар­тын­да сә­гать­ләр бу­е­на уты­ра, һа­ман да ир-ат­лар ара­сын­да бу­ла, кы­рык­ма­са кы­ры­гы бе­лән та­ны­ша, яшь­ле­ген дә, чи­бәр­ле­ген дә, хәт­та ха­тын­нар­да гы­на фай­да­га ярый тор­ган бер­кат­лы­лы­гын да эш­кә җи­гә. Аның иң ярат­кан уры­ны – кә­шә­кә та­ма­ша­сы, ягъ­ни хок­кей. Та­за-та­за ир­ләр­нең тир­гә ба­тып бер­дән-бер ал­ка ар­тын­нан ку­ы­шып йө­рү­лә­ре — үзе бер ләз­зәт, уен кү­рер­гә те­ләү­че­ләр­нең ачы­лып ки­теп, ара-ти­рә Мө­ни­рә­не дә күз­ләп: “Аһ чи­бәр!”— дип оны­ты­лу­ла­ры — икен­че бер рә­хәт­лек. Бо­лар ара­сын­да иң кил­бәт­сез ха­тын-кыз да ту­тый ко­шы­на гы­на Хо­дай та­ра­фын­нан би­рел­гән күр­кәм­лек сый­фа­ты­на ке­рә, күз­лә­ре­нә дөнья бә­һа­се то­рыр­лык гү­зәл­кәй­дәй кү­ре­нә баш­лый ин­де. Ба­зар­да гы­на ул, нин­ди ма­тур кош бул­ма­сын, әгәр дә сә­гать­ләр бу­е­на сат­лык то­ва­рын алу­чы­га сы­лау хәс­рә­те бе­лән ба­сып тор-то­ра, ахыр­да йол­кыш та­вык кы­я­фә­те­нә ке­рә.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных