Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 1 страница




ФӘРИТ ЯХИН

 

 

САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘР

 

ИКЕНЧЕ ТОМ

 

Яхин Ф.З.

Сайланма әсәрләр: Проза.— Икенче том.— Казан: Моя электронная книга, 2008.— 448 б.

 

Бу томга авторның 1994–1997 елларда язган, ике кисәктән торган “Август ае” һәм “Көзге яңгырга кадәр” романнары кертелде. Беренче әсәрендә XX йөз татар тормышын, сәяси-иҗтимагый сикәлтәләрнең кеше язмышына тәэсирен төптән аңлап, укучы күңеленә барып ирешерлек итеп ачык белдереп яза. Икенче романда фән һәм мәдәният дөньясы белән вакыйгалар чагылдырыла. Әсәрләр катгый реализм кысаларында иҗат ителгәннәр, тормыш вакыйгаларын укучыларның күңеленә барып җитәрлек итеп төзелгәннәр.

 

© Яхин Ф.З.

 

 

АВ­ГУСТ АЕ

Ро­ман

 

 

Бу әсәр кат­лау­лы за­ма­на­быз­ны аң­лар­га ты­ры­шу мак­са­тын­нан чы­гып языл­ды. Әгәр дә, хөр­мәт­ле уку­чым: “Сез үзе­гез бу ге­рой­лар­ны тор­мыш­та бе­лә иде­гез­ме?”— дип мин­нән со­рый­сыз икән, җа­вап би­рәм: “Бе­лә идем! Һәм шак­тый ях­шы һәм якын­нан!” Әм­ма әдә­би­ят мең­нәр­нең кем­ле­ген бер­ләр­дә го­му­ми­ләш­те­рә, бе­рәү­нең уй-фи­кер­лә­ре аша мең­нәр­нең кү­зен ачар­га ом­ты­ла.

Мең­нәр­нең йө­зен бе­рәү­ләр­дән та­ныйк! Бәл­ки тор­мыш­ны аң­лый баш­лар­быз. ­ Ав­тор.

БЕ­РЕН­ЧЕ КИ­СӘК

 

 

I

Әл­лә ни­чек ке­нә үтә дә ки­тә икән бу тор­мыш. Ки­чә­ге­се бү­ген оны­ты­ла, ир­тә­гә­гә әл­лә ни­ка­дәр уй-хы­ял­лар җы­е­ла, таң бе­лән то­рып, эш­кә то­ты­ныр­га ту­ры кил­сә дә, ни­ят­лән­гән кай­чак ба­рып чык­мый. Ко­ры хы­ял­лар, мес­кен акыл ар­ка­сын­да­дыр, го­ме­рең бу­е­на оза­тып йө­ри­ләр-йө­ри­ләр дә, яшә­еш ар­ба­сын­нан тө­шеп ка­ла­лар. Ир­ке­нә­еп, үз ал­ды­ңа ка­нә­гать­лек та­бып, ел­лар бе­лән бер­гә авы­ша­сың һәм, ба­шың­ны Кәгъ­бә­тул­ла та­ра­фы­на юнәл­теп, тын­лык хө­ке­ме­нә чу­ма­сың. Ә кай­да­дыр, ерак­та-ерак­та, га­ләм чи­тен­дә­ме, йол­дыз­лар бе­лән йол­дыз­лар сөй­лә­шә­ләр­дер, си­нең та­вы­шың­ны ише­теп ала­лар­дыр? Ыша­на­сы ки­лә. Юк-юк, ыша­ныч­сыз һич тә яра­мый. Җи­һан ул оч­сыз-кы­рый­сыз.

— Ә син шик­лә­нә­сең­ме?

— Ышан­мас­ка, ди, ыша­нам. Шун­лык­тан һич­бер ши­гем юк!

— Шик­лән­ми­чә мөм­кин тү­гел бит.

— Бәл­ки ми­не “ди­ва­на” дип уй­лый­сың­дыр. Әм­ма кү­ңе­лем­дә һич­бер ши­гем юк. Шу­ңа сө­е­нәм.

Хан­бал аз гы­на бул­са да ял­ган­лый иде бу җа­вап­ла­рын­да. Хә­ниф мо­ны си­зен­мә­де. Дө­рес­рә­ге, аң­ла­ма­ды. Со­рау­ла­рын ка­бат­лар­га да уй­ла­ган иде. Мәгъ­нә­се ге­нә кү­рен­мә­де. Әле кай­чан гы­на үзен ком­му­нист са­нап, Маркс­тан да, Ле­нин­нан да фра­за-фра­за ци­та­та­лар ыр­гы­тыр­га ярат­кан Хан­бал­ның дин­гә ке­реп ки­түе сә­ер тү­гел иде­ме? Юк, шик­лә­нә­дер, ышан­ма­ган җи­рен­нән ни­чек кыйб­ла тап­кан соң ул?

Һәр­кем­нең яшә­е­ше те­рәк эз­ли. Хан­бал да шу­шы ха­кый­кать­не тө­ше­неп ал­ган ке­ше. Әгәр дә бү­ген­ге көн­дә мәк­тәп бу­са­га­сын­нан баш­лан­ган, кү­ңел­гә са­лы­нып ны­гы­тыл­ган, ха­кый­кать дип та­ныл­ган ка­нун­нар тар­ка­ла һәм юк­ка чы­га икән, аның мон­да ни га­е­бе бар? Үз­гә­рер­гә ки­рәк бул­гач, бер урын­да тап­та­ну бик үк ки­ле­шеп бет­мәс. Ма­лай­лык күр­сәт­кән­дәй ки­ре­лә­неп то­ру­дан ни фай­да? Яшә­сәң, үләр­гә ашык­ма ин­де син. Җи­те­шер­сең. Кө­нең-көн­гә ох­ша­са, бет­те ин­де ул, сүн­дең ди­гән сүз.

Ме­нә бу чат­тан ае­ры­лы­ша­лар алар. Хан­бал үз юлы бе­лән ки­теп ба­ра­чак, Хә­ниф, уң­га бо­ры­лып, элек­ке Жда­нов ура­мы буй­лап өе­нә юнә­лә­чәк. Тиз­дән ге­нә оч­ра­ша да ал­мас­лар. Хан­бал ир­тә­гә­дән ял­да. Һәр ел­ны бер үк ва­кыт­ны сай­лый. Яме сү­неп бар­ган та­би­гать­нең ав­густ аен. Һа­ва­сы да саф, шә­һәр хал­кы­ның да, ка­нә­гать­лек та­бып, бо­лын-кыр­лар­дан, су буй­ла­рын­нан чит­ләш­кән ча­гы.

— Ярый, исән-имин ге­нә ял итәр­гә на­сыйп бул­сын!

— Рәх­мәт, дус­тым! Си­ңа да исән­лек-имин­лек те­лим!

— Әл­лә соң, бе­рәр­не, мин әй­тәм, алып “бөк­ли­без­ме”?

— Юк, эч­мим. Ара­кы­дан баш­ка гы­на ял итәр­гә исәп.

— Алай кү­ңел­сез бул­мас­мы соң?

— Бәл­ки? Юк! Ара­кы үзе тән­нәр­не ое­та-ары­та бит ул. Ан­нан баш­ка гы­на ял итәр­мен ин­де, би­гай­бә! Ялың­ны “ю­ма­дык дип уй­лап ачу­лан­ма, бү­тән ва­кыт­та, ярый­мы!

— “Ю­дык” дип исәп­лә!

— Ярый, хуш! Кү­реш­кән­гә ка­дәр!

Ка­ты кы­сы­шып кул би­реш­те­ләр. Үз юл­ла­ры бе­лән ки­теп бар­ган­да Хан­бал­ның ба­шы­на шик төш­те: “Кул би­реп сау­бул­ла­шыр­га яра­мый бит, бү­тән тиз ге­нә кү­реш­ми­сең, ди­ләр!”

Фа­лы дө­рес­кә чык­ты.

 

II

Хан­бал ялы­ның өчен­че кө­нен­дә, ял­гы­зы фа­ти­рын­да ки­тап укып яту­дан тә­мам ту­еп, те­ле­ви­зор-ра­ди­о­ның ти­мер авыз­ла­рын­нан чык­кан җан­сыз сүз­лә­ре-та­выш­ла­рын­нан арып, те­ре ке­ше­ләр­не са­гы­на баш­ла­ды. Эше­нә дә ба­рып ки­лер­гә уй­ла­ган иде дә, бу фи­ке­рен­нән тиз кайт­ты. Аңа ан­да ни кал­ган? Бо­лай да ел әй­лә­нә­се­нә туй­ды­рып бе­те­рә­ләр, шул Зәм­фи­рә­не ге­нә кү­реп кайт­са ин­де. Ки­рәк­мәс, ла­бо­рант­ка­йлар бе­лән ниш­ләп чу­а­лып йөр­сен ул. Бет­кән ди. Бе­рәр чи­бәр кыз бе­лән та­ны­шыр­га да тор­мыш­ны җай­лар­га ки­рәк.

Хан­бал Вә­ли­ев буй­дак ир иде. Ка­зан­да­гы Дәү­ләт ар­хи­вы­ның фән­ни хез­мәт­кә­ре сый­фа­тын­да мо­ңа ка­дәр­ге го­ме­рен уз­ды­рып, ко­о­пе­ра­тив фа­тир алу­га иреш­кән, хез­мәт­тәш­лә­ре­нең фи­ке­рен­чә, бик бә­хет­ле иде. Хә­ниф аның буй­дак бу­лу­ын­нан көн­ләш­те. Кич­кә ка­лып эш­ләр­гә яки бәй­рәм­гә җы­е­лы­шыр­га ту­ры кил­сә, һа­ман да бер сү­зен ка­бат­лап:

— Син бә­хет­ле, со­ңар­ган өчен ха­ты­ның ко­лак итең­не аша­мый!— дип әй­теп куя иде.

Ял­гыз­лык­та яшәү­нең та­гын да икен­че рә­хә­тен та­тый Хан­бал: ха­тын-кыз кар­шын­да сө­ек­ле ул! Йөз-бит­кә фә­реш­тә сый­фат­ла­ры бул­ма­са да, тө­шеп кал­ган­нар­дан да тү­гел шул. Хол­кы да күр­кәм. Су­гы­шып-ни­теп йөр­ми. Буй­га да ару гы­на. Тик бе­раз ди­ва­на­лы­гы гы­на бар. Аны­сы да зы­ян­лы тү­гел. Бик яшь­ли га­шыйк бу­лып, шун­нан кал­ган ис­тә­лек ке­нә: ша­гый­ра­нә­лек, ха­тын-кыз­ча­лык ке­бег­рәк.

Шу­лай итеп Хан­бал Вә­ли­ев ел әй­лә­нә­се­нә бер ге­нә тап­кыр би­ре­лә тор­ган егер­ме дүрт көн­лек ял­га чы­гып, алар­ның ал­да­гы өч кө­нен йо­кы һәм ки­тап уку бе­лән уз­дыр­ды. Ка­зан­-су ел­га­сы бу­е­на тө­шеп, ар­ка кыз­ды­рыр­га ти­еш иде ул. Әм­ма көн­нә­ре яман да усал вә бо­зык карт ха­тын­ның йө­зе ке­бек ямь­сез иде. Төнь­як­тан ис­кән сал­кын җил яң­гыр да, кар да алып кил­мә­де, әм­ма күк йө­зе са­лы­нып тор­ган бо­лыт­лар бе­лән ка­ра-куч­кыл­лан­ган, көз­гә тар­тым. Ко­яш­ның эс­се­се дә кү­рен­ми. Әл­лә та­би­гать са­таш­кан, әл­лә бән­дә­ләр­нең олуг гө­наһ­ла­ры бар, бел­мәс­сең.

Ра­ди­о­дан ир­тә­гә-бер­се­көн­гә ма­тур көн­нәр бу­ла­ча­гын хә­бәр итеп ты­ныч­лан­ды­ра­лар. Бәл­ки? Ыша­на­сы ки­лә Хан­бал­ның. Ту­ган як­ла­рын да бер әй­лә­неп кай­та­сы итә. Җә­лил ка­ла­сын. Ан­да аның апа­сы, абый­сы яшәп ята­лар. Елы­на бер, шу­лай ял ал­гач, Хан­бал кү­ре­шер­гә кайт­ка­лый тор­ган иде. Бы­ел нәр­сә­гә­дер ая­гы тарт­мый. Юл ха­кы да кыйм­мәт. Бо­зы­лып бет­те за­ма­на. Тор­мыш авыр­лаш­кан­нан-авыр­ла­ша ба­ра, ки­бет­кә кер­сәң, әй­бер са­тып алыр­лык тү­гел, бә­һа­лә­рен күр­сәң, кү­зең маң­гай­га йө­ге­рә. Алып-са­тар­лар бе­лән дөнья тул­ды. За­вод-фаб­ри­ка­лар эш­тән тук­тал­ды­лар. Инф­ля­ция. Дәү­лә­те­нә дә ыша­ныч кал­ма­ды. Әле бе­рәр пар­тия мәй­дан­га бә­реп чы­га, әле мил­ләт­че­ләр хә­рә­кәт итә баш­лый­лар. Һәм­мә­се ха­лык­ка олуг бә­хет­ләр, рә­хәт тор­мыш вәгъ­дә кы­ла. Әм­ма һич­нәр­сә үз­гәр­ми, ва­ты­ла баш­ла­га­ны тә­мам җи­ме­ре­леп бе­тә ба­ра, ое­ша ди­гән­нә­ре яр­ты юл­да тар­ка­ла. Ха­лык­ка ва­кы­тын­да хез­мәт ха­кын да би­рә ал­мый­лар. Җит­те за­ма­на­лар, ахыр­га ки­леп те­рәл­де.

Кух­ня ягын­да ди­ва­ры­на ярым авыш хәл­дә эле­неп тор­ган ра­ди­о­сы тел­гә ки­леп, ки­тап укып ят­кан Хан­бал­ны сис­кән­де­реп җи­бәр­де. Яңа­лык­лар тап­шы­ра­лар­дыр. Ала­ры­на да ыша­нып бе­теп бул­мый. Ма­тур­лап сөй­лә­гән ге­нә бу­ла­лар. Кая бар­сын­нар ин­де? Ан­да эш­ләү­че­ләр­нең дә ба­ла­ла­ры, тор­мыш­ла­ры үз­лә­ре­нә, ди­гән­дәй, хез­мәт итә­ләр ин­де, өс­тә­ге­ләр­нең итәк­лә­рен­нән чүп ка­га­лар. Әм­ма как­кан ту­зан­на­ры авыр таш­лар рә­ве­ше­нә ки­леп, ас­та­гы мес­кен ха­лык ба­шы­на тө­шә. Аһ-ваһ, аһ-ваһ! Яшәү кы­ен­ла­ша, имеш, со­ци­аль як­лау ки­рәк, имеш. Кем­нән? Чат са­ен утыр­ган алып-са­тар­дан­мы? Әл­лә ин­де ясак өс­те­нә ясак сал­ган дәү­ләт­тән­ме? Әгәр дә ме­нә шул ясак­лар­дан кот­кар­мый, арын­дыр­мый икән, нин­ди со­ци­аль як­лау ха­кын­да сүз бу­ла ала? Кы­зык ин­де, ә? Бер ку­лы бе­лән мес­кен ха­лык­ка са­нап кы­на би­рә дә, икен­че ку­лы бе­лән уч­лап ди­яр­лек ка­е­рып ала. “Та­ма­гың тук­мы, өс­тең бө­тәю­ме?”— дип со­ра­мый. Юк, га­фу, со­рый икән әле, бик со­рый. Тик­ше­реп ка­ра­вы ул аның, та­гын нин­ди сы­нау­лар­га тү­зә ала икән бу ха­лык-са­рык дип уй­лый­дыр.

Хан­бал ки­чә кич подъ­езд тө­бе­нә чы­гып утыр­ган иде. Күр­ше­се, би­шен­че кат­та яшәү­че кеч­ке­нә буй­лы, карт, юан­тык урыс аның яны­на ки­леп сы­лан­ды да, сөй­ләш­те­рә баш­ла­ды. Гел юк-бар ха­кын­да ин­де. Буш­ка ва­кыт уз­ды­ру. Хан­бал шу­лай дип уй­ла­ды, әң­гә­мә­гә ка­ты­шып кит­те. Шун­да ул Фё­дор дә­дәй әй­теп сал­ма­сын­мы:

— Ну и как, по­лу­чил­ся ваш су­ве­ре­ни­тет? Хо­ро­шая ста­ла жизнь?

У­рыс­ның тел тө­бен­дә мә­кер ята иде. Әле был­тыр-өчен­че ел­лар гы­на бу те­ма шак­тый ку­ер­тыл­гач, шу­шы Фё­дор дә­дәй аның бе­лән бә­хәс­лә­шеп ал­ган иде. Рә­сәй­дән баш­ка бер­кая да ки­тә ал­мый­сыз сез дип хәт­та кис­те­реп тә куй­ган иде. Һа­ман шул җы­рын җыр­лый икән. Урыс урыс­ны­кын сөй­ләр ин­де, кем­не­кен тәк­рар­ла­сын ди ул. Үз ту­ны үз тә­не­нә якын. “Ми­ңа ү­зем өчен кур­ка­сы юк, улым-кы­зым — зур ке­ше­ләр, Рә­сәй­дә яши­ләр!”— дип сө­е­нә иде бу карт­лач. Ни өчен­дер алар яны­на кү­чеп кит­мә­де шул, те­лә­мә­де. Ул ва­кыт­та, бә­хәс­ләш­кән чак­ла­рын­да, Хан­бал да аның үзе­нә яшер­ми әй­тә кил­де:

— Дя­дя Фё­дор, ко­неч­но, я по­ни­маю, что Вы лю­би­те свою ст­ра­ну, мне ведь так­же до­ро­га моя от­чиз­на. И я хо­чу, что она ста­ла сво­бод­ной, су­ве­рен­ной...

— А как же мы, русс­кие, ко­то­рые жи­вут здесь?— дип ха­фа­га тө­шә иде ул. Үзен ге­нә яра­та бе­лә тор­ган ха­лык кы­на мон­дый сүз­ләр­не әй­тә ала. Әм­ма Хан­бал элег­рәк бу со­ра­вы­на бик сал­ма­ды. Карт­ның ар­тык ха­фа­га ка­лу­ла­рын кү­реп, аңа, соң­гы әң­гә­мә­лә­рен­дә, со­ра­вы­на со­рау бе­лән җа­вап би­рә баш­ла­ды:

— А как же жи­вут русс­кие в Аме­ри­ке?

Мо­ңа, әл­бәт­тә, Фё­дор дә­дәй­нең ар­ты­гы бе­лән ачуы ки­леп, без урыс­лар­ны ба­са­лар, мыс­кыл итә­ләр, Та­тарс­тан­нан ку­а­лар ди­гән сүз­ләр­гә ябы­ша иде. Хан­бал, те­лә­мә­сә дә, дош­ман­ның се­рен тө­ше­ним ди­гән­дәй, “Ве­чер­няя Ка­зань” га­зе­та­сын укыш­тыр­га­лап тор­ды. Үзе, дус­ла­ры ара­сын­да ша­ярт­ка­лап, бу га­зе­та­ны “Ве­чер­няя казнь” дип атый, әм­ма те­ге яки бу мәсь­ә­лә ха­кын­да яз­ган­на­рын кү­ңел­дә сөй­ләп бир­гә­ли иде. Ип­тәш­лә­ре, хез­мәт­тәш­лә­ре ара­сын­да бе­рәү­ләр аны мил­ләт­че­гә са­на­са­лар, икен­че­лә­ре, ки­ре­сен­чә, ар­тык ва­ем­сыз­лык­та, мил­ли хә­рә­кәт­ләр­гә кат­наш­мау­да үзен га­еп­ли­ләр. Әйе, Хан­бал Вә­ли­ев­не алар кө­рәш мәй­да­ны­ның чи­тен­дә тор­ган кү­зәт­че дип бе­лә иде­ләр. Хәт­та аның ха­кын­да ша­яр­тып кы­на бер мә­зәк тә сөй­ләш­тер­гә­ләп йөр­де­ләр: “И­меш, ха­лык, мәй­дан­га агы­лып, шау-гөр ки­леп, ми­тинг­лар уз­ды­ра, хө­кү­мәт­кә кар­шы зә­һәр сүз­ләр ыч­кын­ды­ра. Хан­бал­га — кы­зык, урам поч­ма­гы­на ба­сып тың­лый. Бе­рәү ки­леп со­рый мо­ңар­дан: “Бо­лар нәр­сә эш­ли­ләр?” Хан­бал ар­кы­лы­сын буй­га үл­чи дә, бу аб­зый бе­рәр олы ке­ше­дер, хез­мәт­тә­дер дип нә­ти­җә чы­га­рыр­га өл­ге­рә һәм җа­вап та би­рә: “Без­не ачу­ла­на­лар!” Ул да бул­мый, икен­че ке­ше ки­лә, баш­ка-күз­гә мил­ли хис­ләр бе­лән су­га­рыл­ган мил­ләт­пәр­вәр. Со­рый: “Бо­лар ниш­ли­ләр?” Хан­бал җа­вап би­рә: “У­рыс хө­кү­мә­те­нең ки­рә­ген би­рә­без әле!” Ул аб­зый ха­лык эче­нә ке­реп ки­тә, әм­ма Хан­бал һа­ман чит­тән ге­нә кү­зә­теп ка­ла би­рә”.

Мә­зәк ди­гән­нән, ул чын­нан да дө­рес­лек­кә ту­ры ки­лә, ша­яр­ту­дан биг­рәк, ачы тән­кыйть сү­зе иде. Шу­лай да хез­мәт­тәш­лә­ре ара­сын­да Хан­бал мил­ләт­че бу­ла­рак та, шо­ви­нист сый­фа­тын­да да та­ныл­ма­ды. Ул, нәр­сә бул­са, шул ярый дип, ва­ем­сыз фи­кер йөр­тү­че­ләр­дән иде. Аның өчен ба­ры­бер, көй­мә ва­тыл­са — утын, үгез үл­сә — ит, ди­гән­дәй, дәү­ләт ба­шы­на ме­неп ида­рә итә­се юк, кая аш­кы­ныр­га!

Фё­дор дә­дәй­нең: “Ну и как, по­лу­чил­ся ваш су­ве­ре­ни­тет? Хо­рош­ая ста­ла жизнь?”— ди­гән мыс­кыл­лы со­рау­ла­ры­на кар­шы ки­чә кич әйт­те дә сал­ды:

— Про­да­ли наш су­ве­ре­ни­тет, про­да­ли, дя­дя Фё­дор! А русс­кие про­да­ли Рос­сию со все­ми пот­ра­ха­ми! Сей­час мы все оди­на­ко­вые, и та­та­ры, и русс­кие...

Хан­бал­ның шу­шы сүз­ләр­не әй­түе бул­ды, Фё­дор дә­дәй­нең йө­зе­нә шат­лык ну­ры иң­де. Сө­ен­де карт, бик сө­ен­де һәм те­зеп кит­те:

— Вот вче­ра, нет, по­зав­че­ра, моя Мар­фа схо­ди­ла в книж­ный ма­га­зин. Сам зна­ешь, ту­а­лет­ная бу­ма­га до­ро­гая. Моя Мар­фа ку­пи­ла там це­лую стоп­ку книг за во­семь­де­сят все­го руб­лей. Там и Маркс, там и Ле­нин. Их би­ог­ра­фии. Ну вп­рямь... Чи­таю я их и пе­ре­чи­ты­ваю. Ох, ка­кие бы­ли ум­ные лю­ди. Мыс­ли ка­кие!..

Фё­дор дә­дәй шак­тый озак һәм озын сүз­лә­рен сөй­лә­де дә сөй­лә­де. Со­ци­а­лизм кор­ган, Ле­нин­ча яшә­гән бу ба­бай­ның го­ме­ре ахы­рын­да гы­на Маркс һәм Ле­нин­га мө­рә­җә­гать итүе, бәд­рәф­кә кер­гән­дә ге­нә алар­ны һәм алар ха­кын­да укуы Хан­бал өчен бик тә сә­ер иде. Бу да ком­му­низм тө­зи­без дип авыз ту­ты­рып сөй­ләп йөр­гән­дер ин­де. Ба­ла­ла­рын да олы җир­дә эш­ли­ләр ди бит. Бу­лыр-бу­лыр. Шу­лар тар­ка­тып һәм та­ра­тып бе­тер­гән­нәр­дер дә ин­де. Бел­ми ге­нә тор­ган­дыр әле үзе. Ми­нем бе­лән ачу­ла­ны­шып утыр­ган­чы, ба­ла­ла­рын тик­шер­сен иде дә алар­ны ут­лы та­ба­да то­тып ка­ра­сын иде.

Хан­бал шу­лай уй­ла­ды, әм­ма их­лас кү­ңел­дән сөй­лә­неп утыр­ган карт­ны сү­зен­нән бүл­де­рер­гә кый­ма­ды. Эһе-эһе ди­гән ке­бек баш кы­на сел­ке­тү­ен бел­де. Әм­ма та­тар­лар­ның су­ве­рен­лы­гын югал­туы бе­лән үзе та­тар бу­ла­рак бер дә ки­ле­шә­се кил­мә­де, ха­кый­кать­кә кар­шы кү­ңе­ле тар­тыш­ты.

Кич­кә та­ба күк йө­зе бе­раз ачы­лып, көн дә җы­лы­нып кит­кән­дәй бул­ган­лык­тан, Хан­бал су буй­ла­рын, Ка­зан ел­га­сы яр­ла­рын бе­раз урап кай­тыр­га ни­ят­лән­де. Фё­дор дә­дәй подъ­езд тө­бен­дә утыр­мый­мы дип тә­рә­зә­дән күз таш­ла­ды. Ул урыс бе­лән бер дә тел әрәм итеп то­ра­сы кил­ми иде аның. Ан­да карт­лач кү­рен­мә­гәч, эче­нә җы­лы йө­гер­де. Кү­ңе­лен бо­зу­чы бул­ма­я­чак, арт­тан да ияр­мә­я­чәк. Ки­чә дә аның акыл­сыз “лек­ци­я­сен” тың­ла­ган­нан соң, бер­кат­лы Хан­бал­ның төн ур­та­сы­на ка­дәр ба­шы сыз­ла­ды, бү­ген дә карт­лач­ның “кар­ма­гы­на тө­шәр­гә” яз­ма­сын.

У­рын-җи­рен тарт­ка­лап рәт­ләш­тер­гә­лә­де дә, ки­та­бын уку өчен үзе бе­лән алыр­га­мы-юк­мы дип уй­лап бе­раз тор­ган­нан соң, аны сул кул ар­ты­на җай­лап ку­ел­ган язу өс­тә­лен­дә кал­ды­рып, җә­һәт ке­нә ишек­кә юнәл­де. Нәкъ аны гы­на са­га­ла­ган ди­яр­сең, карт­лар кия тор­ган ка­лын күз­ле­ген маң­гай ти­рен­нән сар­гая баш­ла­ган кулъя­у­лы­гы­на сөр­тә-сөр­тә, яр­ты гәү­дә­се бе­лән ая­гы­на та­ян­ган, ки­чә­ге зәң­гәр эре шак­мак күл­мә­ген­нән бас­кыч­та Фё­дор дә­дәй ба­сып то­ра иде. Лифт эш­лә­мә­гән­лек­тән, подъ­езд тө­бе­нә тө­шеп ки­лүе икән. Хан­бал­ны кү­рү­гә, кү­ре­шер­гә дә оны­тып:

— Вот ведь как, сы­нок, на­ша ст­ра­на...— дип сүз ку­ер­тыр­га гы­на ма­таш­кан­да, ко­ты оч­кан буй­дак, нәр­сә эш­ләр­гә дә бел­ми­чә, ять­мә­гә эләк­кән кош төс­ле арт­ка-ал­га тар­тыл­ды да:

— Дя­дя Фё­дор, по­ка не­ког­да...— дип, бас­кыч­тан ас­ка таш­лан­ды, бе­раз ерак­лаш­кач кы­на, исән­лә­шер­гә дә оныт­кан­лы­гын исе­нә тө­ше­реп: “Дө­рес эш­лә­мә­дем бу­гай!”— дия-дия үке­неп тә куй­ды.

Карт­лач­ның чын­нан да га­е­бе юк иде. Ки­чә Хан­бал тың­лап кы­на уты­рып дө­рес эш­лә­де. Ни­гә бә­хәс­лә­шер­гә? Сүз ку­ер­ту­дан, фи­кер алы­шу­дан Фё­дор дә­дәй ке­бек­ләр­гә фай­да бул­са, дөнь­я­да гел бә­хет­ле ке­ше­ләр ге­нә яшәр иде­ләр, авы­ру­лар да, бор­чу­лар да бул­мас иде.

— Кая ашы­гам әле?— дип ак­ры­на­ер­га мәҗ­бүр бул­ды Хан­бал. Гүя кыз яны­на оч­ра­шу­га йө­гер­гән егет ди­яр­сең үзен, ба­шы-кү­зе бәй­лән­гән. Кем кө­теп тор­сын ди аны, кем­гә ки­рә­ге бар?

 

III

Фё­дор Зай­цев го­ме­ре буе ди­яр­лек за­вод­та сле­сарь бу­лып эш­лә­гән, әм­ма хез­мә­те бе­лән дә, акы­лы ягын­нан да игъ­ти­бар­га ла­ек­лы са­нал­ма­ган Тау ягы уры­сы иде. Ка­зан­нар Тау ягы дип Идел ар­тын­да­гы Юга­ры Ыс­лан ра­йо­нын атый­лар. Һәр­хәл­дә Ар­ча ягын­да Би­ек­тау атал­ган бер тө­бәк күп­ләр­не, “Тау ягы” ди­гән ча­гын­да, са­таш­ты­рыр­га мәҗ­бүр итә. Тик ул як­ны ка­зан­нар икен­че төр­ле атый­лар һәм үз­лә­ре­нең ыша­ныч уры­ны са­ный­лар, “Ка­зан ар­ты” дип йө­ри­ләр. Ераг­рак җир­ләр­дән ки­леп мон­да төп­лән­гән кил­ме­шәк­ләр бо­лар­ны бе­леп бе­тер­ми­ләр, хәт­та урыс­лар да аң­лаш­мый­ча ка­ла. Әм­ма та­тар­лар, үза­ра сөй­ләш­кән ва­кыт­ла­рын­да һа­ман да шул тө­шен­чә­ләр­не кул­ла­нып, бу мәгъ­нә­ләр­не сер уры­ны­на сак­лый­лар. Шун­лык­тан Фё­дор Зай­цев, чәч­лә­ре­нә ак төш­кән, ур­та­ча буй­лы, го­мер­гә үзен та­тар хәй­лә­сен­нән шик­лә­неп яшәр­гә мәҗ­бүр ит­кән ке­ше бу­ла­рак, бу “сер­ләр­не” ях­шы ук бе­лә вә тө­ше­нә иде. Ул элек­тән үзен җир­ле ха­лык те­ле­нә кү­нек­те­реп, сөй­лә­шер дә­рә­җә­дә үк са­нал­ма­са да, аң­лап ка­лыр­лык рә­веш­тә та­тар­ча­ны бе­лә ди­яр­лек иде. Дөнь­я­лар бу­та­лып кит­кәч, гел дә ра­дио-те­ле­ви­зор­дан та­тар тап­шы­ру­ла­ры­на ко­лак са­лып:

— Ме­нә ниш­ли­ләр бит, си­мер­де­ләр! Ста­лин җи­теш­ми үз­лә­ре­нә!— дип, ха­ты­ны ал­дын­да усал-усал сүз­ләр бе­лән ха­лык­ны җир­гә “о­рып тап­тый”, ачу­ла­на тор­ды.

Ха­ты­ны Мар­фа исә го­ме­ре бу­е­на ки­тап­ха­нә­дә эш­ләп, мө­дир­лек­тән ахыр­да идән юу­чы дә­рә­җә­се­нә тө­ше­рел­сә дә, та­тар­лар­га ка­ра­та әл­лә ни усал сүз­ләр­не кул­лан­мый, ире­нә дә: “А­лар да ке­ше ин­де!”— дип әйт­кә­ләп куй­га­лый иде. Аның бу гый­ба­рә­се Фё­дор дә­дәй­не куз­га­та, ачу­ын ка­бар­та. Шун­лык­тан үзен-үзе тыя ал­мас дә­рә­җә­гә җи­теп:

— Акы­лың кыс­ка бул­ды си­нең! Исең­дә тү­гел­ме­ни? Мө­дир­лек­тән идән юу­чы­га кем тө­шер­де үзең­не? Шу­лар! Шу­лар бул­мый ни, та­тар ха­ты­ны ди­рек­тор бу­лып кил­де. Бе­рен­че итеп си­ңа бәй­лән­де! На­чар эш­ли идең­ме­ни? Һай өмет­сез!..— дия баш­лый, мең ка­бат­лый.

Мар­фа бу юлы да сер бир­мә­де. Го­му­мән дә алар го­мер­лә­ре бу­е­на фи­кер­лә­рен ахыр­га­ча бү­ле­шеп яшә­мә­де­ләр. Ире­нең ко­ры һәм аю та­бан­лы бер нәр­сә бул­ган­лы­гын ях­шы бел­гән­лек­тән, үзе­нең эч се­рен һич­бер ачып сал­мый иде ул.

Бер-бер нәр­сә­гә тө­ше­неп ал­са, җа­нын аша­ган­лык­тан, нәр­сә өчен сер бир­сен ди әле? Ма­тур иде, чи­бәр иде кай­чан­дыр Мар­фа тү­тәң. Авыл­дан Ка­зан­га яшь­лек юләр­ле­ге бе­лән кү­че­неп кил­мә­гән бул­са, әл­лә кем итәр­ләр иде үзен. Һай ни­чек йөр­де аның ар­тын­нан Са­му­ил, ун­биш чак­рым­нан ук җәя­ү­ләп ки­леп җи­тәр иде, мес­ке­нем. Кар­лы­гач каш­лы, кы­лыч бо­рын­лы, чан­дыр бу та­тар еге­те гү­я­ки аның бә­хе­те өчен ге­нә күк­ләр та­ра­фын­нан яра­ты­лып, алар­ны мах­сус рә­веш­тә бер­гә ра­йон ком­со­мол җы­е­нын­да оч­раш­тыр­ган иде. Шун­да ук бер-бер­се­нә мө­киб­бән кит­те­ләр. Әл­лә ниш­лә­де Мар­фа­ның йө­рә­ге. Өзе­леп­ләр ге­нә кит­те. Ба­шы диң­гез суы ке­бек то­ра са­лып шау­лап куй­ды. Егыл да үл ге­нә ин­де. Са­му­ил­ның маң­гай чәч­лә­ре­нең бөд­рә­сен сый­пый-сый­пый ир­кә­ли­се кил­де. Со­раш­ты­ра баш­ла­вы­на, бер сү­зен җа­вап­сыз кал­дыр­ма­ды. Урыс те­лен аның ва­та-җи­ме­рә сөй­ләү­лә­ре­нә дә исе кит­мә­де, сан­ду­гач та­выш­ла­рын хә­тер­ләт­кән­дәй иде һәр­бер әйт­кә­не. Бул­ган икән ул, бул­ган го­ме­ре­нең бә­хет­ле чак­ла­ры. Ки­лә иде бит, ки­лә иде. Ун­биш чак­рым­нар­ны исе дә кит­мәс­тән җәя­ү­ләп ки­леп җи­тә иде. Ә бу Фё­дор ка­ян оч­ра­ган­дыр га­зиз ба­шы­на бә­ла ки­те­реп? Бел­ми шул ба­ры­сын да. Ис­ма­ил бит әле? “Са­му­ил” әйт­тер­тә иде үзен.

— Ни­гә алай?— дип со­ра­гач:

— Урыс те­ле укы­ту­чы­быз, сез­нең­чә ме­нә шу­лай бу­ла исе­мең дип әйт­кән иде, кү­ңе­ле­мә ке­реп кал­ган, ма­тур яң­гы­рый бит,— дия тор­ган иде, аң­ла­тып. Егет тә иде соң үзе!

Әгәр дә кол­хоз ута­рын­да ян­гын чы­гып, өс­те­нә на­хак сүз әй­теп, авыл ура­мы­на да кер­мәс ит­мә­сә­ләр, Мар­фа го­мер­лек­кә аны­кы бу­ла­сы иде. Яз­мыш­ыдыр. Таң бе­лән озат­кан иде үзен, юл­да ми­ли­ци­я­гә оч­ра­ган бит, ик­мәк ка­рак­ла­рын хә­тер­ләп йө­ри­ләр икән. Ба­су­ны ярып чык­ма­сын­мы, мес­кен­кә­ем. Ке­сә­се­нә бе­раз арыш ба­шы да уып сал­ган бул­ган. Җит­мә­сә аның ар­тын­нан ук авыл ягын­нан ут ял­кы­ны да кү­рен­гән. То­тып-бәй­ләп ки­тер­де­ләр үзен.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных