Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 2 страница




— Шу­шы­мы?— ди­ләр, ха­лык­ка күр­сә­теп.— Ул гы­на чык­ты сез­нең авыл ягын­нан, аның гы­на эше!

Аһ ни­чек бәр­гә­лән­де Мар­фа, ми­ли­ци­я­нең ал­ла­ры­на тез­лә­нер­дәй бу­лып аш­кын­ды. Әм­ма са­кал­лы авыл­даш­ла­ры:

— Та­та­рың­ны як­лый­сы ит­мә, ба­шы­ңа җи­тәр­без, Хрис­тос дош­ма­ны!— дип ке­нә өр­кет­те­ләр. Баш­ка­ча нәр­сә ка­ла? Буй­сын­ды шул, буй­сын­ды. Әл­лә ни­чек ке­нә җи­ңел­де. Би­реш­мәс­кә иде. Бә­хе­тен ят­лар­га кал­дыр­мас­ка иде бит. Яз­мыш­ыдыр ин­де, яз­мыш­ыдыр.

— Ул тү­гел бит, ул тү­гел бит!— дип­ләр ялы­нып ка­ра­ды. Кем­дер ар­тын­нан ки­леп, ике җил­кә ара­сы­на ка­ты гы­на сук­ты, Мар­фа үзе­нең ту­лып пеш­кән гәү­дә­сен то­тып ка­ла ал­ма­ды, ту­зан­лы җир­гә ау­ды: “Ул тү­гел бит!”— ди­гән үте­неч­ле өне ге­нә кү­н и­тек­ле та­бан­нар ара­сын­да кал­ды.

Са­му­ил­ны Ка­зан­га алып кит­кән­нәр. Мар­фа­ны урын-җир­гә кай­та­рып сал­ган­нар. Төн­нәр бу­е­на ка­лак сө­я­лә­ре авыр­ту­дан, әле йө­рә­ге әр­нү­дән сыз­ла­нып, эче ка­та баш­лау­дан та­гын аң­сыз­лык дә­рә­җә­се­нә җит­кә­лә­де. Кич­ке ка­раң­гы­лык үт­кәч, бө­тен бу­ен кай­нар ут ал­ды. Ни­дән икә­нен бе­леш­тер­мә­де. Эче кат­кан­лык сә­бәп­ле ла­пас ар­ты­на чы­гып тез чүк­те. Ба­ла тө­шер­де. Әле яңа ту­ган үр­дәк бәб­кә­се ка­дәр ге­нә ит ки­сә­ге, ярал­гы хә­лен­дә ге­нә иде. Аны туф­рак­ка күм­де. Мун­ча­га ба­рып юын­ды. Әл­лә ни­чек ке­нә үзен чис­та та­тар ха­ты­ны ке­бек тоя баш­ла­ды. Мо­ңа ка­дәр са­ра­фа­ны ас­тын­нан ыш­тан ки­гә­не бул­ма­са, мон­нан соң аны кал­дыр­ма­ды. Гел дә чис­та­ры­нып йө­ри тор­ган га­дәт­кә кер­де. Ип­тәш кыз­ла­ры та­тар ха­тын­на­ры­ның ыш­тан­нар ки­еп йө­рү­ен­нән көл­сә­ләр, юын­ган арт­ла­ры бе­лән кы­шын боз­га ябы­шып, куз­га­ла ал­мый га­зап­ла­на­лар ди­я­рәк сөй­лән­гә­лә­сә­ләр дә Мар­фа­ның кү­ңе­ле кайт­ма­ды. Озак­ла­мый әни­се дә аның га­дәт­лә­рен си­зе­нә баш­лап, тә­мам ап­ты­ра­ды:

— Хрис­тос дош­ма­ны­на ки­лен тө­шәр­сең ми­кән­ни?— дип, усал гы­на кы­рын күз таш­лап ачу­лан­ды. Әм­ма Мар­фа­ның исе дә кит­мә­де.

— Мин — ком­со­мол­ка, со­ветс­кая!— дип ке­нә җа­вап би­реп, бә­хәс­тән чит­лә­шә бир­де.

Һай ул чак­лар­ны, һай ул көн­нәр­не. Бер як­тан — ярат­кан ке­ше­сен­нән ма­лай тап­кан бә­хет­ле ана ке­бек үзен хис ит­те, икен­че як­тан — на­хак бә­ла бе­лән ирен югалт­кан го­рур ха­тын сый­фа­тын­да тот­ты буй-сы­нын. Баш­та­рак авыл­ның ка­ра урыс­ла­ры Мар­фа­га ачу­лы йөз күр­сәт­сә­ләр, озак та үт­ми, чын га­еп­ле ке­ше ми­ли­ция ку­лы­на эләк­кәч, һәм­мә­се оят­ның нәр­сә икән­ле­ген та­нып, мо­ңа ка­дәр гай­бәт сөй­ләү­дән озы­най­ган тел­лә­рен кө­меш­кә-са­мо­гон суы бе­лән өт­те­ләр. Хәт­та ни буй бир­ми тор­ган таш­маң­гай пред­се­да­тель Дмит­рий Кар­по­вич та, Мар­фа­ның кар­шы­на тө­шеп:

— Кы­зым, га­фу гы­на итә күр ин­де, ми­нем га­е­бем юк бит!— дип те­лән­де.— Со­ра­ды­лар: “Шу­шы­мы?” ди­де­ләр. “Нәкъ үзе!” ди­дем шул. Әм­ма ар­тың­нан ки­леп, си­ңа, кы­зым, кул кү­тәр­гән ке­ше­не бе­лә ал­ма­дым. Шу­лай да со­раш­ты­рыр­мын әле, ярый­мы, кы­зым!..

Дмит­рий Кар­по­вич ки­леш­те­рә бе­леп сөй­лә­шә тор­ган ке­ше ул. Мар­фа­ның кү­ңел тө­бе­нә җы­ел­ган бар­ча үче-ачуы юыл­ды да төш­те. Ел­ма­еп ук йө­ри баш­ла­ды. Ул авы­рып, ба­ла тө­шер­гән ка­раң­гы ир­тә­дән соң, ку­лы­на ар­кан то­тып, асы­лы­ныр­га ин­де әл­лә дип уй­ла­ган авыр ми­нут­ла­рын да оныт­ты, тө­не буе исәр­лә­неп йө­рү­лә­ре дә исен­нән чык­ты. Ә юк­са, Ка­зан­га ба­рып, Са­му­и­лын үзе алып кай­тыр­га да ни­ят­лә­гән иде бит. Ба­ры­сын да сөй­ләп би­рер­гә иде исә­бе. Йө­рә­ге җит­мә­де. Таң бе­лән арып йок­ла­ды. Төш күр­де. Имеш, то­ман­лы ир­тә икән. Са­му­и­лы, ар­ка­сы­на биш­тәр ас­кан да, ка­ра күз­лә­ре бе­лән ка­рап то­ра. “Кая ми­нем ма­лай? Ни­гә аны тө­сем итеп сак­ла­ма­дың? Мон­нан соң син ми­нем ха­ты­ным тү­гел дип та­лак кы­лам, ае­рам үзең­не!— ди, ә үзе: — Ка­ра елан!”— дип кыч­кы­ра. Мар­фа аң­лый ал­мый: ни хәл бу? Ни­гә алай ди? Са­му­ил күр­сәт­кән урын­га ка­рый. Ара­ла­рын­да озын, юан ка­ра елан. Йо­там дип ки­лә. Са­му­ил кул бол­гый. То­ман ара­сын­да юга­ла. Ка­ра елан аның ар­тын­нан бар­мак­чы. Мар­фа ат­лап чы­гар­га итә, бул­мый. Ме­нә-ме­нә Са­му­ил­ның ар­ка­сы кү­рен­гә­ләп ки­тә. Мар­фа кыч­кы­рып­лар ка­рый: “Без­нең бит ма­ла­е­быз бар!” Ку­лы­на би­ләү­ле ба­ла­ны ала, кү­тә­рә. Ачып җи­бә­рә, ә ан­да һич­нәр­сә юк, ба­ры кы­зыл ми­ләш тәл­гә­ше ге­нә. Юк икән, кан. Кы­зыл җи­рен­нән ка­ра­лып ки­тә. Мар­фа Са­му­ил­ны дә­шәр­гә ма­та­ша, ба­шы сыз­лый, авыр...

Ка­я­дыр кай­дан­дыр чиш­мә ага...

Уя­нып ки­теп күр­сә: Мар­фа­ның ба­шы мун­ча поч­ма­гы­на сө­ял­гән, ә үзе туф­рак­та ята икән. Ла­пас­ның бу ба­шын­да, яны бе­лән бай­лар ке­бек бас­кан, кин­дер чал­ба­рын те­зе­нә ка­дәр тө­ше­реп җи­бәр­гән га­зиз әт­кә­се ир­тән­ге ке­че йо­мы­шын озак­лап үти икән. Ни­чек кы­зын күр­мә­гән?

Шун­да Мар­фа, тө­шен оны­тып, һич көт­мә­гән­чә уй­лап куй­ды: “Һай шак­шы да ин­де без­нең урыс­лар!” Күз ал­дын­нан бер як­ты нур үтеп кит­кән­дәй то­ел­ды, гү­я­ки дөнья бер ге­нә миз­гел­гә бал­кып, бар­ча әй­лә­нә-ти­рә­нең асы­лы-җа­ны ачы­лып куй­ган­дай бул­ды. Мар­фа­ны әти­се дә шәй­ләп, йо­мы­шын­нан тук­тал­мый­ча гы­на:

— Әй эт җан, ниш­ләп ан­да уты­ра­сың? Атаң­ны кур­кыт­тың бит!— ди­де, җир ти­беп сү­ген­де, чал­ба­рын эләк­тер­мәс­тән, бил ту­ры­на­ча кү­тә­реп, учы­на гы­на уч­лап, бер­ни бул­ма­ган­дай өе­нә чум­ды. Мар­фа, кү­тә­ре­леп, аның ар­тын­нан кит­те. Ишек ка­тын­да­гы так­та­дан ясал­ган уры­ны­на ме­неп ят­ты. Әти­се исә та­гын аны шәй­лә­мә­де, әл­лә игъ­ти­бар итү­не ки­рәк­кә са­на­ма­ды, мы­гыр-мы­гыр ни­дер бы­тыр­дар, ко­ча­гын­да­гы ха­ты­нын­да ка­ез­лан­ды. Мар­фа­ның әни­се йо­кы ара­лаш сү­ге­неп куй­ды:

— Кит әле, Хрис­тос дош­ма­ны!..

Тә­нен­дә ары­ган­лык то­еп, әле ге­нә күр­гән тө­ше исе­нә төш­кән­нән тир­гә ба­тар дә­рә­җә­дә кур­кып, Мар­фа йок­лап кит­те. Ко­яш шак­тый кү­тә­рел­гәч ке­нә әр­неп уян­ды. Ая­гы­на бас­ты. Су бу­е­на кө­ян­тә-чи­ләк то­тып төш­те. Эн­дәш­ми-нит­ми ге­нә мун­ча як­ты. Кө­не буе авы­зы­на ри­зык кап­ма­ды. Юын­ды-сөр­тен­де. Та­гын тә­нен­дә кер бар­дыр ке­бек бе­леп, икен­че кат мун­ча юын­ды. Һа­ман да Са­му­и­лын уй­ла­ды. Озак­лап-озак­лап сөр­тен­гән ча­гын­да зәң­гәр күз­лә­ре үз бу­ен буй­ла­ды. Тә­не­нә җы­лы йө­гер­де. Са­му­и­лы сок­ла­на тор­ган иң баш­ла­ры, бе­ләк­лә­ре, бал­тыр һәм ка­лын бот­ла­ры — бо­лар ба­ры­сы да тик Мар­фа­да гы­на тү­гел­ме соң? Та­гын кем­дә бар? Һай Са­му­ил, аша­ды­лар ба­шың­ны, те­ре­ләй аша­ды­лар! Ка­зан тик­лем Ка­зан­га олак­ты­рыл­гач, кай­тар­мас­лар шул, кай­тар­мас­лар. Га­е­бең­не юк дип бел­мәс­ләр шул. Кем­нәр­гә кал­дыр­дың бит? Әл­лә соң тә­мә­ке-шыр­пың­ны таш­лап кит­кән идең­ме? Тарт­мый идең бу­гай бит?

Са­му­ил­ны га­еп­ле дип уй­ла­вын­нан Мар­фа­ның үзе­нә ачуы кил­де. Әм­ма кү­ңе­лен та­гын тат­лы уй­лар би­ләп ал­ды, аяк оч­ла­рын­нан би­ле­нә та­ба бар­мак­ла­рын шу­дыр­ды. Нәкъ Са­му­и­лы ке­бек кы­лан­ды. Һай ел­гыр иде дә соң үзе. Акыл­лар­ны адаш­ты­ра ала иде.

Мар­фа­ның кул­ла­ры неч­кә җи­ре­нә ти­еп кит­те. Ың­гы­раш­ты. Күз­лә­ре йо­мы­лып, арт­ка та­ба сак­лык бе­лән ге­нә ау­ды. Су­зы­лып ят­кан хә­лен­дә кул­ла­ры бе­лән ак­рын-ак­рын, үз ал­ды­на ләз­зәт­ле хис­ләр вә уй­лар эчен­дә йө­зеп, ак кү­мәч төс­ле ка­ба­рып пеш­кән күк­рәк­лә­рен сый­па­ды. “М-м-м... Са­му­ил, ка­дер­лем!..”

Ку­лын җә­еп җи­бәр­де. Рә­хәт иде. Әм­ма нин­ди­дер сал­кын әй­бер­гә бар­мак­ла­ры ти­еп кит­те. Акы­лы ай­нып, тиз ара күз­лә­рен ач­ты. Нәр­сә бу­лыр? Йө­рә­ге­нә шом йө­гер­де. Ти­еп кит­кән урын­да дәү вә кур­кы­ныч гө­бер­ле ба­ка уты­ра иде. Күз­лә­ре дә сы­ер­ны­кы ка­дәр. “Ай-й-й!”

Мар­фа аның өс­те­нә чи­ләк кап­ла­ды, тиз-тиз ки­ен­де дә, өе­нә ашык­ты. Ял­гы­зы мун­ча ке­рү­дән гай­рә­те чи­ге­неп, мон­нан тү­бән ба­ры тик ип­тәш бе­лән ге­нә юы­ныр­га йө­ри тор­ган бул­ды.

Ая­гы­на бас­кан­да өч көн үт­те ди­гән­дә Мар­фа Вол­ко­ва­га атап по­вест­ка кил­де. Авыл со­ве­тын­да мө­һер ия­се Мит­ро­фан карт тиз ара­да ра­йон үзә­ге­нә ба­рып җи­тәр­гә ки­рәк­ле­ген аң­лат­ты, хәт­та по­жар­ка­да ар­лы-бир­ле эш­ләр өчен ге­нә то­ты­ла тор­ган, са­быр­лы­гы өчен Куш­тан бия, ягъ­ни “Лас­ко­ва­я” дип йөр­те­лә кил­гән ат­ны җик­тер­теп, ар­ба ба­шы­на үз ма­лае Алё­ша­ны утыр­тып, юл­га ка­дәр чы­гар­ды. Олы чат­та баш­ка юлау­чы­лар оч­рап, алар­га ияр­теп, үзе ки­ре җәя­ү­ләп ке­нә кай­тып кит­те.

Көн кы­зу бул­ды. Ал­да­гы ар­ба­лар­да кы­зыл ко­мач элен­гән, та­тар аб­зый­ла­ры дәү­ләт­кә аш­лык ил­тә ки­лә иде­ләр. Мар­фа­ның хә­те­рен­дә, еш ише­теп тә, шу­лай­дыр­мы-юк­мы дип уй­лар­га ба­шы­на да кил­мә­гән, әм­ма авыл­даш­ла­рын­нан да со­ра­шып бе­леш­мә­гән, һәр­кем­нең те­лен­дә йөр­гән бер сүз ту­гы­лан­ды. Ул ка­нат­лы һәм мәгъ­нә­ле итеп әй­те­леп, кү­ңел­ләр­дә дә­рә­җә вә го­рур­лык хис­лә­ре уя­та иде. Са­му­и­лы бе­лән йө­ре­шә баш­ла­ган­нан бир­ле оны­ты­лып бет­кән икән: “Та­тар — эш­лә­сен, урыс — бай яшәр!”

Мо­ның мәгъ­нә­се бо­лай­рак итеп аң­ла­ты­ла иде. Имеш, та­тар­лар — буй­сын­ган ха­лык. Бу дөнья урыс бе­лән та­тар­дан гы­на то­ра. Кал­ган ха­лык­лар исә сан­га да кер­ми, йә та­тар­дан, яки урыс­тан аз­ган­нар гы­на, хәт­та фран­цуз­лар да! Урыс­ны Хрис­тос яра­та, яр­лы­кый, ә та­тар­лар — ба­сур­ман­нар, ден­сез­ләр. Чир­кәү тө­зеп, чаң ка­га бел­ми­ләр, ма­на­ра­га ме­неп кыч­кы­ра гы­на ала­лар. Шун­лык­тан алар ким­се­тел­гән­нәр, шай­тан ча­кы­ру­чы­лар! Чаң как­саң, Са­та­на ка­ча икән. Ма­на­ра­дан та­тар­лар кыч­кы­рып, аны үз­лә­ре­нә ча­кы­ра­лар һ. б., һ. б. Та­тар — буй­сын­ган ха­лык, кол­лар ке­бек бу­лыр­га, урыс өчен эш­ләр­гә бу­рыч­лы. Урыс бай яшәр­гә, көч түк­ми ашар­га ти­еш. Хрис­тос шу­лай те­лә­гән!

Олау­ла­рын­нан кү­рен­гән­чә, та­тар­лар чын­нан да эш­ли­ләр икән! Мар­фа алар­ның бо­ек һәм кү­ңел­сез көй­лә­рен тың­лап бар­ды, Са­му­и­лын исе­нә тө­шер­де. Аны кыз­га­нып куй­ды. Шу­лай да мә­хәб­бә­те әле­гә кү­ңел тү­рен­дә дөр­ләү сә­бәп­ле, аны са­гы­на, исән-имин ге­нә төр­мә­дән азат ител­сә, һич­шик­сез урыс ди­не­нә кү­чер­теп, үзе бе­лән бер­гә яшә­тер­гә иде исә­бе.

Мар­фа, ба­ра-ба­ра, әл­лә ни­ләр уй­лап бе­тер­де. Төр­ле план­нар кор­ды. Гүя ул ра­йон үзә­ге­нә Са­му­и­лын алып кай­тыр өчен ба­ра. Ки­леп тә ке­рер, ко­чак­лап та алыр, алып та чы­гар. Дөнь­я­сы урыс­ка буй­сын­ган­да, кем кар­шы ки­лә ал­сын?

— Си­не дә шул ян­гын өчен ча­кыр­та­лар­мы? Та­тар бе­лән йөр­сәң, шул бу­ла ул. Әнә те­ге­ләр төс­ле бил бө­гәр­гә­дер исә­бең!— дип, мыс­кыл­лы ел­маю бе­лән Алё­ша үте­реп ке­нә Мар­фа­дан кө­леп куй­ды. Әм­ма кыз аның яр­ты сү­зен дә ишет­мә­де. Үз уе үзе бе­лән бул­ган­лык­тан, ке­ше­не­ке исе­нә дә ке­реп ка­ра­ма­ды.

— Си­не дә ча­кыр­та­лар­мы дим бит?— Алё­ша со­ра­вын та­гын ка­бат­ла­ды.— Ки­чә Фё­дор Зай­цев­ны ил­теп кил­дем. Аның бе­лән озак сөй­ләш­мә­де­ләр. Те­ге та­тар­ның әни­сен­нән со­рау ал­ган бул­ган­нар. Тик­ше­рү­че кө­лә, ди, син бу­ла­сың­мы ин­де ул Пи­дер дип әй­тә, ди. Имеш, те­ге та­та­рың, ән­кә­се­нә: “Мин Пи­дер яны­на ба­рам”,— дип әй­тә, ди. “Ни­гә аңа бо­лай бик еш­ла­дың әле?”— дип со­ра­гач: “Пи­де­рем дры­гым!”— дип дия иде дип әй­тә, ди. Кө­лә икән дя­дя Фё­дя­дан тик­ше­рү­че: “Да­вай, пи­де­рем дры­гым!”— дип. Мо­ңа дя­дя Фё­дя тү­зеп то­ра ал­ма­ган, та­выш куп­тар­ган. Шун­нан үзе­без­нең урыс тик­ше­рү­че­се аны ты­ныч­лан­дыр­ган. “Мон­да аның да си­нең ке­бек үк бер га­е­бе дә юк. Сез­нең авыл­да ян­гын чы­гар­ган те­ге та­тар­ның әни­се­нең сүз­лә­рен ге­нә әй­теп күр­сә­тә ул,— ди­гән.— “Пи­де­рем дры­гым” дию­ен ге­нә ка­бат­лый бит. Аң­лый­сың­дыр, аң­сыз ма­лай тү­гел бит син. “Фё­до­ром дру­гом” ди­гә­не ин­де ул аның, ягъ­ни, дө­рес итеп әйт­сәк: “С Фё­до­ром друзья!” ки­леп чы­га, шу­лай бит?”

Бо­лар­ны ише­тү­гә, дя­дя Фё­дор та­гын да та­выш куп­тар­ган. Юк­ка алар­га Зай­цев фа­ми­ли­я­се так­кан­нар, дө­ре­се сез­не­ке бу­лыр иде. Ә ме­нә сез­не­ке­ләр өчен Зай­цев ку­ша­ма­ты бик ба­ра.

Дя­дя Фё­дор: “Ул та­тар­ны го­ме­рем­дә ике тап­кыр күр­дем, аның да бе­рен­че­се — җы­ен­да, Мар­фа ар­тын­нан кит­кә­не­нә ачу­ым ки­леп кал­ды, шу­лай да та­ны­шып, аны эчәр­гә кыс­тап ма­таш­кан идем, ми­нем “кыз” ар­тын­нан бар­ма­сын дип. Бу­лып чык­ма­ды. Үҗәт та­тар. Ә икен­че тап­кы­рын­да мин аны ян­гын көн­не ми­ли­ци­я­ләр ку­лын­да күр­дем. Аның бе­лән бер­нин­ди әш­нә­ле­гем юк!”— ди­гән. Си­не як­ла­ган ин­де. Та­гын да со­раш­ты­рып ма­таш­кан­нар. Ки­чә бо­лар­ны ка­ра­выл өе янын­да дя­дя Фё­дор бәй­нә-бәй­нә сөй­ләп утыр­ды. “Мин,— ди,— Мар­фа­ны бер­кем­гә дә бир­мим, мин аны яра­там!”— ди. “Шу­лай дип тик­ше­рү­че­гә әйт­кән идем, та­гын со­рау­лар бир­де­ләр. “Син,— ди бер­се,— бәл­ки ул та­тар­ның кил­гә­нен-кит­кә­нен хә­тер­ләш­тер­гә­ләп тә йөр­гән­сең­дер. Бәл­ки алар­га үч итеп ян­гын­ны син чы­гар­ган­сың­дыр?”— дип ап­ты­рат­ты­лар. Мин әй­тәм, бет­те баш. На­хак­тан ба­шы­ма бә­ла са­ла­лар. Әле дә ярый исе­мә төш­те. Ми­не Ла­еш­ка бак­ча­чы­лар­ның өч ай­лык кур­сы­на укыр­га җи­бәр­гән­нәр иде бит. Мин мон­да бул­сам, Мар­фа­ны ул че­рек та­тар­га би­рер идем­ме? Юк бит, шу­лай­мы? Шу­лай! Ә авыл­га таң бе­лән кай­тып төш­тем. Ра­йон үзә­ген­дә үк бер юлау­чы үзе­нә ип­тәш­кә дип утырт­ты. Без­нең авыл­га ми­ли­ци­я­не алып ки­тәр­гә ки­лү­ен әйт­те. Ях­шы да ке­ше ин­де үзе. Та­тар бул­са да, алар ара­сын­да да юнь­ле ди­гә­не оч­рый. Шул ке­ше исе­мә тө­шеп, аның ха­кын­да әйт­тем. Мо­ны тиз ча­кыр­тып ал­ды­лар. Аның ар­тын­нан кер­гән бер ми­ли­ци­о­нер ми­не та­нып ал­ды. “Те­ге ян­гын­ны эш­ләү­че­не авыл­дан алып чык­кан ва­кыт­та кар­шы­быз­га оч­ра­ды, ар­ба­да иде. Тә­мә­ке дә бир­де әле үзе­без­гә!”— ди бу. Ат тот­кан та­тар да та­ны­ды. Сөй­ләп күр­сәт­те. Рус­ча­сы да аң­ла­шы­лыр­лык үзе­нең. Без­нең бо­яр­да ат ка­рау­чы хез­мә­тен үтә­гән­дә өй­рә­неп кал­ган. Ме­нә шу­лай...”

Ан­нан, ди, дя­дя Фё­дор, бо­лар та­гын со­раш­ты­ра баш­ла­ды­лар. Сөй­ләр­гә ку­ша­лар. “Әйт,— ди­ләр,— оч­раш­ты­гыз, та­ны­ды­гыз­мы бер-бе­ре­гез­не?” Та­ны­дым, дим. Ул да та­ны­ды. Ни­дер әйт­мәк­че иде, ми­ли­ци­о­нер­лар ка­ты тот­ты­лар, ирек бир­мә­де­ләр, ди­дем, ди.

Шу­лай итеп, баш­ка бор­чы­ма­ган­нар үзен. Кай­тар­ган­нар дя­дя Фё­дор­ны. Ки­чә кич буе эч­те­ләр, бө­тен авыл җы­ел­ды. Си­нең дә аб­заң бар иде бит. Сөй­лә­мә­де­ме­ни? Дя­дя Фё­дор бе­лән ко­чак­ка-ко­чак җыр­ла­шып та утыр­ды­лар әле. Си­нең хак­та да күп сүз йөр­де.

— Нәр­сә ди­де­ләр?

Тың­лап бар­ган җи­рен­нән Мар­фа да тел­гә ки­леп со­ра­га­нын си­зен­ми­чә­рәк кал­ды. Һәр­хәл­дә аның өчен ир­ләр­нең ни-нәр­сә ха­кын­да сөй­лә­шен­гән­нә­ре кы­зык­лы иде.

— Нәр­сә ди­сен­нәр, ул та­тар­дан ко­тыл­дык, үзе­без­нең урыс­ка би­рер­гә ки­рәк. Си­нең ке­бек чи­бәр кыз­ны че­рек бер та­тар­га тап­шы­рыр­га яра­мас дип сүз ку­еш­ты­лар.

— Шу­лай­дыр ин­де!

Мар­фа бо­е­гып кы­на җа­вап бир­де. Әгәр дә Са­му­и­лы на­хак­тан төр­мә­дә че­ре­сә, ул ва­кыт­та ни ча­ра? Әнә бит, кем­нәр­не ге­нә ха­рап ит­мә­де­ләр. Бер га­еп­сез учи­тель­лә­ре Па­вел Зо­рин бар иде. Нин­ди ях­шы ке­ше иде, мес­ке­нем. Дүрт сый­ныф бу­е­на бе­лем­не һәр ба­ла­га ти­гез итеп бир­де. Әл­лә нит­кән га­еп­ләр та­бып, ра­йон га­зе­та­сы­на яз­ган мә­ка­лә­лә­рен­нән дин исе ки­лә ди­гән бу­лып ал­ды­лар да кит­те­ләр. Бак­саң, Чис­тай ягын­нан поп улы икән үзе. Яше­реп йөр­гән. Ил­лә дә ях­шы ке­ше иде ин­де. Нәр­сә бул­ган, ата­сы поп дип, ма­ла­ен­да ни га­еп? Те­ре ки­леш аша­ды­лар шул баш­кай­ла­рын. Нин­ди чи­бәр ке­ше­нең бит! Ул төс-кы­я­фәт, ул пөх­тә­лек, ул ха­тын-кыз­лар­га, олы­лар­га ка­ра­та хөр­мәт­лә­ре ди­сең­ме, ул ита­гать­лек­кә өй­рә­тү­лә­ре­ме — ба­ры­сы да сок­лан­дыр­гыч, ясал­ма тү­гел. Са­му­ил­ны әл­лә ни­чек ке­нә шул учи­те­ле­нә ох­шат­кан иде, ме­нә нәр­сә өчен икән! Яз­мыш­ла­ры бер төр­ле кил­де дә чык­ты. Ат­ты­лар бит Па­вел Пет­ро­вич­ны, Зо­рин ди­гән фа­ми­ли­я­се дә кал­ма­ды. Мон­да­гы Мед­ве­дев­ләр, Зай­цев ише­ләр ба­шын аша­ды­лар ин­де. Хай­ван­нар дөнь­я­сы! Ме­нә хә­зер Са­му­ил­ның ар­ты­на чо­кыр ка­зый­лар, Мар­фа­ны бә­хет­сез итә­ләр. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, үч итеп, ба­ла­сын да яшә­тә ал­ма­дың бит, үке­нер­гә ка­ла. Ис­тә­ле­ге сак­ла­ныр иде!

Куш­тан бия, та­тар җы­ры­на их­лас­тан оеп, йок­лап ук кит­кә­лә­де. Алё­ша ара-ти­рә аның сыр­тын сә­нәк са­бын­нан гы­на ясал­ган та­як бе­лән из­гә­лә­де. Әм­ма ба­ры­бер фай­да­сы кү­рен­мә­де. Куш­тан бия сер бир­ми­чә ге­нә ат­лый тор­ды.

— Бо­яр аты шу­шын­дый бу­ла­мы ин­де, са­та­на,— дип сү­ген­де теш ара­сын­нан төк­рек чир­теп са­ры баш­лы, би­тен-бо­ры­нын ямь­сез сип­кел бас­кан Алё­ша.— Карт тә­ре, ка­ра ин­де, та­тар җы­ры­на мәл­җе­рәп ба­ра. Бо­яр­ның ат ка­рау­чы­сы та­тар бул­ган ди­гән­нәр иде, дө­рес­тер. Бу ка­дәр дә баш бөк­кән нә­мәр­сә бул­мас иде! Ниё, дим, ниё!

Урыс ма­ла­е­ның гай­рәт­лә­неп та­выш би­рү­е­нә та­тар аб­зый­лар, шың­шып ба­ру­ла­рын­нан тук­тап, ат­ла­рын юл­дан чит­кә алыр­га ашык­ты­лар. Үз­лә­ре, кур­кы­шып кы­на, шу­шы сип­кел бас­кан ямь­сез Алё­ша­га ка­рап-ка­рап ал­ды­лар. Гү­я­ки ме­нә хә­зер бу маң­ка ма­лай кам­чы бе­лән алар­ның сырт­ла­рын ка­ез­лар да юл­дан та­яр­га әмер би­реп сү­ге­нер төс­ле иде.

Алё­ша исә, Куш­тан би­я­не йө­гер­теп, олау­ның ал­ды­на чык­ты һәм, ма­са­еп кы­на:

— Ме­нә шу­лай!— дип әй­теп куй­ды.— Бо­лар го­мер­гә ка­еш дир­бия күр­гән ке­ше­ләр тү­гел иде. Ка­ра әле, со­вет ниш­ләт­кән үз­лә­рен!

Исә­бе Мар­фа­ны сер­дәш итү иде дә, оны­тып җи­бәр­гән икән, сөй­гә­не та­тар иде бит!

Ул ара­да прис­тань­нан куз­га­лып ба­ру­чы па­ро­ход­ның куе ка­ра тө­те­не кү­рен­де, аның ар­тын­нан ук чис­та вә саф Идел ел­га­сы ял­ты­рый баш­ла­ды. Ту­зан­лы юл­дан ак­рын гы­на юырт­кан Куш­тан бия, мак­сат­ка ире­шеп җи­тә ба­ру­ын си­зеп­ме, әл­лә ин­де га­дә­ти ялы­на тук­та­ла­ча­гын бе­леп­ме, ба­шын кү­тә­реп ке­нә фыр­кыл­дап ал­ды.

— Син ми­не кө­тәр­сең ин­де, Лёш­ка, бе­рүк, дим-әй­тәм?— дип үтен­де ал­дан ук Мар­фа.— Кич­кә кал­ма­быз дип бе­ләм, әле төш­лек ту­ры гы­на бит. Ярый­мы?

— Ан­да ка­рар­быз. Соң­га кал­ма­сак!

Бу ка­дәр дә үз-үзен то­ты­шы бер­нин­ди кы­са­га сый­ма­са да, Мар­фа ма­лай­ны би­тәр­ләп бер ге­нә сүз дә әй­тә ал­ма­ды. Гү­я­ки га­еп­ле ке­ше иде ул. Ниш­ли­сең бит, кү­рә­чәк­не урап узу мөм­кин тү­гел.

Ра­йон үзә­ге­нә һәм прис­тань­га ни­чә тап­кыр төш­кән, яр кы­рын­нан ак па­ро­ход­лар­ны күз­ләп кал­ган, ком­со­мол җы­ен­на­рын­да кат­наш­кан, җыр­лап-би­еп ке­нә тор­ган Мар­фа уры­ны­на бу юлы чит бер ха­тын кил­де ке­бек. Гү­я­ки бу урам­нар, йорт­лар, Идел үзе һәм баш­ка­лар аны бе­рен­че тап­кыр кү­рә­ләр, Мар­фа да алар бе­лән та­ныш тү­гел иде! На­хак бә­ла адәм ба­ла­сын та­ныш-бе­леш җир­ләр­дән дә чит­ләш­те­рә икән бит!

 

IV

Хан­бал, адым­на­рын ак­ры­найт­кач, Ка­зан­-су бу­е­на тө­шеп тор­мас­ка да бул­ган иде, әм­ма нин­ди­дер бер эч­ке си­зем­ләү аны һа­ман җи­тәк­ләп ба­ра бир­де. Бер­ як­тан, ул бәй­лән­чек урыс­тан ко­тыл­ды. Ка­ра ин­де, ә, һа­ман аң­ла­ма­са-аң­ла­мый икән, ба­рып җит­мә­сә, җит­ми ин­де дип уй­ла­ды ул. Та­тар хал­кы үзе­нең асыл егет-кыз­ла­рын бир­де шу­шы урыс мил­лә­те өчен. Бар­ча ке­нәз­лә­ре та­тар­дан үз­лә­ре­нең, күп­ме язу­чы­ла­ры, акыл ия­лә­ре, га­лим­нә­ре. Кай­сы ха­лык шул­ка­дәр урыс өчен хез­мәт ит­кән? Та­тар­лар! Ул су­гыш ба­тыр­ла­ры, ди­сең­ме, на­хак­ка һә­лак ител­гән­нә­ре­ме? Мең­нәр вә мил­ли­он­нар­дыр! Бер дә үз­лә­ре­нең клас­сик әдә­би­ят­ла­рын укы­мый­лар­мы соң алар? Та­тар мир­за­ла­ры­ның исем­нә­ре тул­ган бит ул әсәр­ләр­гә. Юк, ка­де­рен бел­ми­ләр, баш­ка­лар­ны сан­ла­мый­лар, шун­лык­тан үз­лә­ре­нә дә көн тап­мый­лар, бә­хет­лә­ре юк. Әнә бу ха­тын, эт ияр­теп ба­ру­чы, һа­ман-һа­ман урыс­ча та­кыл­дый, ә бө­тен ки­леш-кил­бә­те — та­тар­ны­кы, югый­сә! Ни­чек зат­лы ки­ен­гән! Бо­ла­ры­на ка­дәр алар­ны­кы бу­лып бет­те­ләр бит. Бер дә үр­сә­лән­ми мөм­кин дә тү­гел. Ярый әле юга­ры да­и­рә та­тар зы­я­лы­ла­ры үз мил­лә­тен сак­лап ка­ла ал­ды, те­лен югалт­ма­ды.

Егет шу­шы рә­веш­ле үзе бе­лән бә­хәс­лә­шеп, ял­кын­лы пуб­ли­цист дә­рә­җә­се­нә кү­тә­ре­лер­лек дә­рә­җә­дә иде. Карт­лач урыс бе­лән сөй­лә­шеп-гәп­лә­шү­дән ко­тыл­ган төс­ле то­ел­са да, асыл­да ул аны янә­шә­сен­дә ки­лә­дер ке­бек бел­де; юк­са, үз ал­ды­на бә­хәс­лә­шеп бар­мас иде.

Хан­бал­ның Ка­зан­-су бу­е­на тө­шү­ен­дә та­гын да бер фай­да кү­ре­лә иде: ул ме­нә бү­ген бул­са да баз­да яту­чы бә­рәң­ге үрен­те­се хә­лен­нән чы­гып, кич­лек­кә якын­ла­шу­чы ко­яш­та ир­кә­лә­нә­чәк. Әгәр дә шу­шы сал­кын­ча бо­лыт­лы күк йө­зе кы­зыл шә­фәкъ­ка тө­ре­неп кал­са, ди­мәк, ир­тә­гә дөнь­я­лар бер­дәй җы­лы­нып ки­тә­чәк­ләр. Ир­тә аяз­са — кич аяз­мас, кич аяз­са — һич аяз­мас! Аны­сы да бар шул әле аның. Көз­гә ох­шаш нин­ди җәй бу? Үзе ямь­сез, үзе сал­кын. Ко­яш те­лим мин, ко­яш! Йа Хо­да­ем, шу­шы як­ты ко­я­шың­ны да без­дән, без мес­кен­нәр­дән кыз­га­на­сың...

Егет­нең яз­мы­шын­да зур әһә­ми­ят­ле урын то­та­чак та­гын бер эш, ягъ­ни өчен­че­дән, нәкъ ме­нә шу­шы Ка­зан­-су бу­е­на тө­шү­ен­дә кү­ре­лә­чәк иде. Мо­ны ул хә­зер­гә бел­ми һәм тө­ше­нер­гә дә мөм­кин тү­гел, чөн­ки план­на­ры баш­ка­ча­рак. Аның кем бе­лән бул­са да та­ны­шыр­га һич ни­я­тен­дә юк. Әм­ма күк­ләр­нең йө­ре­ше егет­не үз ять­мә­се­нә тар­тып ал­ган­лы­гын ис­кәрт­ми мөм­кин тү­гел. Те­ле дә бу ка­дәр та­кыл­да­мас иде. Ял­гыз­лык туй­дыр­ган аны. Бер­төс­ле­лек акы­лын бу­а­ла­ган. Те­ма һәм хис үз­гә­ре­шен җа­ны та­ләп итә.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных