Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 6 страница




Ул та­гын Вә­ли­шин­га: “Сак бул, ма­лай ак­ты­гы!”— ди­гән төс­ле ка­рап куй­ды.

— Си­нең бер ях­шы сый­фа­тың бар! Бер чык­кач, те­ген­дә-мон­да ка­гы­лып үтә­сең. Элек­ке­сен­дә дә Чис­тай­лар­ны урап кайт­тың. Мон­дый эш сти­ле бә­рә­кәт­ле ул, кияү!

— Ки­ңә­ше­гез­не то­тып ин­де, ки­ңә­ше­гез­не!

Вә­ли­шин­ның те­лен­нән әле дә ярый ки­рәк­ле сүз ва­кы­тын­да чы­гып өл­гер­де, бер­дән кы­зыл йө­зе дә үз тө­се­нә кайт­ты, авы­зы да еры­лып кит­те. Са­бир Габ­дел­бә­ре­вич, ан­нан бо­лар­ны ише­теп, ка­нә­гать өс­те­нә ка­нә­гать иде, мин си­ңа әй­тим! Ме­нә шу­лай бер­се­нең ка­ты­лык­лы ягы, икен­че­се­нең йом­шак­лык сый­фа­ты ачыл­ды да кит­те. Ген­на­дий сер­ бир­мәс рә­ве­шен ала баш­ла­ды, ир­гә әве­рел­де дә кит­те.

Ба­ба­сы ал­да­ма­ды. Бер ат­на­дан аның ха­кын­да тат­лы гы­на очерк “Ком­со­мольс­кая прав­да” га­зе­та­сын­да ба­сы­лып чык­ты. Шу­шы ку­а­ныч­тан ка­нат­ла­ры үсеп, үзен-үзе бе­леш­тер­ми­чә­рәк йө­рү­е­нең өчен­че кө­нен­дә Мәс­кәү­гә ча­кырт­ты­лар, пар­ти­я­нең өл­кә ко­ми­те­ты Бе­рен­че сек­ре­та­ре аңа, ку­лын кы­сып, хә­ер­ле юл те­лә­де. Ка­зан­нан ком­со­мол өл­кә ко­ми­те­ты­ның өчен­че сек­ре­та­ре хә­лен­дә чы­гып кит­кән җи­рен­нән Бе­рен­че бу­лып кай­тып кер­де. Тиз ара­да кон­фе­рен­ция җы­е­лып, аны җи­тәк­че­лек­кә тәкъ­дим итәр­гә Мәс­кәү­дән ВЛКСМ­ның Ге­не­раль­ные кил­де. Ка­мАЗ тар­та иде аны. Ком­со­мол яшь­ләр тө­зе­ле­ше са­нал­сын да, ни­чек әле ул чит­тә ка­лыр­га ти­еш? Кон­фе­рен­ци­я­нең ба­шын­нан ахы­ры­на ка­дәр дил­бе­гә аның ку­лын­да кал­ды. Янын­да җит­ди кы­я­фәт бе­лән Вә­ли­шин утыр­ды. Шун­нан бир­ле ул өл­кә ком­со­мол ко­ми­те­тын җи­тәк­ләп, тай­пы­лыш­сыз прин­цип­ла­рын­нан ахыр­да тә­мам чит­лә­шеп, ва­кыт­лар җи­тү бе­лән, ме­нә хә­зер бер бай­гу­ра­га әве­рел­де...

Эте ар­тын­нан ке­реп, Аль­би­на бүл­мә утын ян­дыр­ды, ят­кан­мы-юк­мы икән­ле­ген тик­шер­де. Ан­нан соң кух­ня­да­гы ут­ны сүн­де­реп, ишек бик­лә­ре­нә ка­бат күз сал­ды. Үз бүл­мә­се­нә уз­гач, ви­де­о­маг­ни­то­фон ка­быз­мак­чы бу­лып, кас­се­та­ла­ры­на ка­рап тор­ды. Әм­ма аның шка­фын­да­гы­ла­ры кат-кат кү­рел­гән­лек сә­бәп­ле, ире яг­ына чык­ты, ан­да­гы кас­се­та­лар­ның исем­нә­рен укы­ды. Бер дә юнь­ле­се юк иде, кай­сы — биз­нес мәсь­ә­лә­лә­ре бу­ен­ча өй­рәт­мә­ләр, кай­сы — кы­зык­сыз яз­ма­лар.

Аль­би­на, кү­ңел­сез­лек то­еп, ку­лы­на ки­тап ал­мак­чы иде, киш­тә­нең ар­кы­лы­сы­на өел­гән кә­газь­ләр ише­леп төш­те. Ара­да бер ка­лын пап­ка бу­лып, ха­ным, кы­зык­сы­нып, аның ти­тул би­тен ач­ты. Ки­ре яп­ты, ка­бат ач­ты. Ан­да эре бас­ма хә­реф­ләр бе­лән “Мө­хәм­мәд пәй­гам­бәр һәм сө­ек­ле­се Хә­ди­чә­нең мә­хәб­бә­те, яки Олуг гый­шык сер­лә­ре” дип языл­ган иде. Ас­ка­рак “кыйс­са” дип җәя эче­нә ку­ел­ган. Шу­лар­ны укы­гач, Аль­би­на­га кы­зык­лы ке­бек то­ел­ды, чә­чел­гән дәф­тәр һәм кә­газь­ләр­не җы­яр­га оны­тып, үз ягы­на чык­ты, уры­ны­на җә­е­леп, баш ас­ты­на мен­дәр кыс­тыр­ды да яз­ма буй­лап күз­лә­рен йө­гер­тә баш­ла­ды. Кыйс­са аны үз сти­хи­я­се­нә алып ке­реп кит­те.

 

VIII

Мар­фа­ны то­нык күз­лек­ле, са­ры йөз­ле, хәр­би ки­ем­дә­ге ке­ше кар­шы­сы­на кер­теп утырт­ты­лар. Бар­лык сый­фат­ла­рын­нан кү­рен­гән­чә, ул та­тар иде. Шун­лык­тан аңа ыша­на­сы, Са­му­ил­ны як­лап чы­гар дип бө­те­не­сен дә бәй­нә-бәй­нә сөй­ләп би­рә­се кил­де. Әм­ма со­рау алу баш­лан­гач, дор­фа­лы­гы бе­лән Мар­фа­ның һәм­мә уй­ла­рын аяк ас­ты­на са­лып тап­та­я­ча­гы ачык­ла­на бар­ды. Ке­ше­гә ке­ше ох­ша­мый шул!

Кар­шы­сы­на ки­леп утыр­гач та җи­рән адәм икән­ле­ген аер­ма­чык хә­тер­ләп кал­ма­ган Мар­фа, җа­вап то­та-то­та, аның бар­лык ми­ми­ка­ла­ры­на ка­дәр игъ­ти­бар итә баш­ла­ды.

— Са­му­ил ди­сең ин­де?— дип мыс­кыл­лы ел­май­ды ул.— Ә без аны Ис­мә­гыйль Вә­ли­ев дип бе­лә­без. Ком­со­мол­ка ба­шы­гыз бе­лән ни­чек итеп ха­лык дош­ма­ны­на дус­ла­шып кит­те­гез? Ба­ры­сын да бәй­нә-бәй­нә сөй­ләп би­рер­гә ту­ры ки­лер. Ял­ган­лау — ди­мәк: аның бе­лән бер юл­да йөр­гән­сез ди­гән сүз! Җа­вап­лы­лык­ны аң­лый­сыз­мы?

— Нин­ди ха­лык дош­ма­ны ди ул? Бер дә алай тү­гел!

Мар­фа уй­ла­мый­ча җа­вап бир­де. Ә югый­сә бер ге­нә сүз җи­тә иде. Әгәр дә: “Аң­лыйм!”— ди­гән бул­са, тик­ше­рү­че бу ка­дәр җи­ке­реп кыч­кыр­мас иде:

— Мол­чать!

Кы­рый­да­рак утыр­ган икен­че ми­ли­ци­о­нер да сис­кә­неп кит­те. Мар­фа­ның акы­лы бу­ыл­ды, күз­лә­рен­нән яшь бөр­тек­лә­ре бә­реп чык­ты.

— Кем со­ра­ган әле аның кем­ле­ге ха­кын­да сез­дән? Бе­лер­без! Һәм бе­лә­без дә! Әгәр дә үз ба­шы­гыз­дан чы­га­рып әй­тә­без икән, мон­да утыр­мас идек, мон­дый эш­не без­гә ыша­нып тап­шыр­мас та иде­ләр! Та­гын ка­бат­лап әй­тәм: би­рел­гән со­рау­лар­га гы­на җа­вап би­рер­гә! Тик­ше­рү эшен бу­тар­га ма­таш­са­гыз, ахы­ры на­чар бе­тәр, бе­леп то­ры­гыз, граж­дан­ка Вол­ко­ва! Ка­бат­лап әй­тәм: со­рау­лар­га ту­ры һәм тө­гәл җа­вап би­ре­гез! Үзе­гез өчен дә, без­гә дә ях­шы бу­лыр. Сө­яр­кә­гез ха­кын­да әйт­мим дә ин­де! Со­рау: кай­чан һәм нин­ди шарт­лар­да та­ныш­ты­гыз? Ни өчен ул сез­нең авыл­га ки­леп йө­ри баш­ла­ды?

Мар­фа сә­ер­се­неп кит­те. Ни­гә ки­рәк ин­де бо­лар мо­ның өчен? Ни әһә­ми­я­те бар? Аң­лый ал­ма­ды. Икен­че­дән, Са­му­ил бе­лән бул­ган мә­хәб­бәт­лә­ре­нең сер­лә­рен ул хәт­та га­зиз ән­кә­се­нә дә сөй­лә­мә­де, ип­тәш­лә­ре­нә дә бел­де­рер­гә те­лә­мә­де бит. Гү­я­ки көн­лә­шер­ләр дә, ара­ла­рын ерак­лаш­ты­рып, гай­бәт та­ра­тыр­лар төс­ле то­ел­ды. Кү­ңе­ле ал­дан ук си­зен­гән бул­ган икән!

— Ни­ләр ха­кын­да со­раш­ты­ра, нәр­сә­ләр ту­рын­да сөй­ли иде? Ба­ры­сын да бәй­нә-бәй­нә исе­гез­гә тө­ше­ре­гез. Әле ва­кыт җи­тәр­лек! Әгәр дә бү­ген бе­тәр­лек тү­гел икән, ир­тә­гә дә ки­лер­сез, бер­се­көн­гә дә. Һәр де­таль­не, тө­ше­реп кал­дыр­мый­ча, бә­ян итү­е­гез та­ләп ите­лә. Бо­лар ба­ры­сы да эш­нең уңыш­лы ба­ры­шы өчен ки­рәк!

Мар­фа, ра­йон үзә­ге­нә җы­ен­га кил­гәч, Са­му­ил бе­лән ни­чек та­ны­шып ки­тү­лә­рен исе­нә тө­шер­де. Чалт аяз көн иде. Ыс­пай гы­на ки­ен­гән, маң­гай бөд­рә­лә­рен бер як­ка кай­та­рып куй­ган, нә­зек күр­кәм мы­ек­лы шу­шы егет­не Мар­фа үзе бе­рен­че бу­лып кү­реп ал­ды, әл­лә ни­чек ке­нә аны кү­ңе­ле якын ит­те. Ачык йө­зе, ел­май­ган ирен­нә­ре кыз өчен сих­ри вә тат­лы ке­бек то­ел­ды. Ба­шы әй­лә­неп кит­те. Үзе­нә игъ­ти­бар ит­те­рү өчен янын­нан ни­чә­мә-ни­чә тап­кыр­лар үтеп ка­ра­ды, ял­гы­зы да, ип­тәш кыз­ла­ры бе­лән дә. Әм­ма егет кү­тә­ре­леп тә күз сал­ма­ды, ша­яр­тып сүз дә кат­ма­ды, үзе­нә ка­ра­та атап әй­тел­гән үт­кен ша­яр­ту­лар­ны да ко­лак ар­ты­на гы­на уз­дыр­ды. Аның ка­ра­вы авыл­да­шы Фё­дор исә Мар­фа­ның ал­ды­на вә ар­ты­на төш­те, бер дә тын­гы бир­мә­де, хәт­та кыз­ды­рыл­ган көн­ба­гыш бе­лән дә сый­лап ка­ра­ды, би­е­гән, җыр­ла­ган, шау­лап кү­ңел ач­кан ха­лык­тан чит­кә­рәк алып ки­тәр­гә дә ма­таш­ты. Уе ба­рып чык­ма­сын җи­тәр­лек ка­дәр аң­ла­гач кы­на, ип­тәш егет­лә­ре бе­лән җы­е­лы­шып, ки­бет­тән тук­тау­сыз ара­кы та­шып, тә­мам исер­гән­че чө­мер­де­ләр. Ахыр­да аяк­та то­ра ал­мас хәл­лә­ре­нә җи­теп, кай­сы — ка­нау бу­ен­да, кай­сы — ти­рәк ас­тын­да мәл­җе­рәп йок­ла­ды­лар. Урыс егет­лә­ре­нең га­дәт­лә­ре шу­шы иде. Ә та­тар­лар ита­гать бе­леп ке­нә чит­тә­рәк тор­ды­лар, кы­ен­сы­нып кы­на би­е­де­ләр, җыр­лаш­ты­рып ал­ды­лар. Аның ка­ра­вы Мар­фа­лар үзәк­тә бул­ды, туй­ган­чы гөр­ләш­те­ләр. Тә­мам исе­реп җит­кән Фе­дя, әл­лә ни­ләр кы­лан­ды­рып йөр­де-йөр­де дә, юк­ка да чык­ты. Мар­фа мо­ңа ку­ан­ды. Те­ге та­тар еге­те яны­на ки­леп сүз баш­лар­га, үзе сөй­ләш­те­рер­гә ни­ят­лә­де. Бәй­рәм бу­е­на бер ге­нә һа­ман бер ге­нә урын­да ба­сып тор­ган­лы­гын бел­гән­лек­тән, шул як­ны кү­зәт­те, әм­ма ул да ха­лык ара­сын­да юк иде ин­де. “Һай, ба­рып чык­ма­ды бу!”— ди­де, кыз­ның кә­е­фе ка­нат бе­лән сы­пы­рып таш­ла­ган­дай бет­те дә кит­те. Хә­зер үк авыл­ла­ры­на кай­тып ки­тә­се ки­лә баш­ла­ды. Ин­де җы­е­нып та бе­тә яз­ган иде, Ис­мә­гыйль­нең алар янын­да ял­гы­зы гы­на ба­сып тор­га­нын кү­реп, шун­да та­ба ашык­ты. Ки­лә ки­леш­кә:

— На­ших не ви­де­ли?— дип сүз баш­ла­ды.

Егет ел­май­ган хә­лен­дә җил­кә си­керт­те.

— Нәр­сә, те­ле­ге­з­не югалт­ты­гыз­мы әл­лә?— дип, Мар­фа ша­яр­ту­га ке­реш­те.

Егет­нең урыс­ча­сы бо­лай ярый­сы гы­на иде. Сүз ар­тын­нан сүз ия­реп, алар та­ны­шып кит­те­ләр. Са­му­ил ин­де кай­тып ки­тәр­гә җы­е­на икән, ял­гы­зы гы­на кал­ган. Аты­ның ар­ка­лык­ла­рын кү­тә­реп, хә­зер юл­га чы­га­сын бел­дер­гәч, Мар­фа, нин­ди җе­не ко­ты­рып­тыр, аның ар­ба­сы­на уты­рыр­га те­лә­де:

— Я то­же со­би­ра­лась. Но на­ши ещё не спе­шат. Мо­жет ме­ня возьмё­те, ес­ли уж мож­но?

Са­му­ил аның кай­сы авыл­дан икән­ле­ген со­ра­ды да, ки­ре дә как­мый­ча, әй­дәк­лә­ми­чә дә әй­теп куй­ды:

— Ведь от на­шей де­рев­ни до ва­шей еще верст две­над­цать-пят­над­цать бу­дет! Мо­жет сво­их по­дож­дё­те?

— Они ме­ня до­го­нят!— дип Мар­фа ки­ре­лән­гәч, утырт­ты. Һай ку­ан­ган иде кыз. Кы­ла­нып-кы­ла­нып ип­тәш кыз­ла­ры­на ку­лын бол­га­ды:

— Я се­бе по­пут­чи­ка наш­ла! До­го­ни­те... Он в на­шу сто­ро­ну едет!

Олы юл­га чык­кач, Мар­фа ар­ба­ның ба­шы­на, Са­му­ил яны­на кү­чеп утыр­ды. Җай­лап-җай­лап кы­на бер-бер­сен­нән җае кил­гән­не со­раш­ты­рыр­га то­тын­ды­лар. Егет ин­де дөнья кү­рер­гә дә өл­гер­гән, Фин су­гы­шын­да кат­на­шып, яше дә егер­ме өч­тән узып кит­кән икән. Ә Мар­фа­га ул ва­кыт­та ба­ры тик ун­си­гез яшь ке­нә тул­ган көн­нәр иде. Әм­ма чи­бәр­ле­ге вә ча­я­лы­гы бе­лән ул Са­му­ил­дан өл­гер­рәк бу­лып чык­ты. Гү­я­ки үзен, аның янә­шә­сен­дә уты­рып кай­ту­ын­нан, кия­ү­гә чы­гып, алар­га ки­лен тө­шеп ки­лүе ке­бек хис итеп, җа­ны-кү­ңе­ле са­таш­ты.

Ис­мә­гыйль­нең авыл­ла­рын­да сөй­гән кы­зы юк иде. Мо­ны бе­леп ал­гач, Мар­фа баш­та­рак ыша­ныр­га те­лә­мә­де. “Ни­чек ин­де шу­шын­дый егет­нең сөй­гән яры бул­ма­сын, ди, бар­дыр, өр­мә­гән урын­дык­ка да утыр­мый­лар­дыр, йорт са­ен бе­рәр чи­бәр та­тар кы­зы аңа сер­ле мә­хәб­бә­тен ба­гыш­лап, кич оч­ра­шу­ла­ры­на өмет то­та тор­ган­дыр?!.”

Әм­ма ул бо­лай уй­лап ял­гыш­ты. Чын­нан да Ис­мә­гыйль­нең ярә­шеп йөр­гән ке­ше­се юк иде. Дө­рес­рә­ге, бар иде ул, бар иде. Чи­бәр кыз, Гөл­са­ра. Хәт­та аның ха­кын­да җыр­ла­на тор­ган “Ком­со­мол­ка Гөл­са­ра” ди­гән җыр да бар иде. Һәр­хәл­дә аны Гөл­са­ра­га ба­гыш­лап мах­сус чы­га­рыл­ган җыр дип бе­лә иде Ис­мә­гыйль­нең авыл­даш­ла­ры. Әм­ма алар бер­гә бу­ла, ка­вы­ша ал­ма­ды­лар. Ис­мә­гыйль хәр­би хез­мәт­кә алын­гач, ни сә­бәп­тән­дер, Гөл­са­ра аңа бер ге­нә дә җа­вап ха­ты яз­ма­ды. Ә юк­са, егет бер-бер хә­бәр юк­мы дип аның ха­кын­да ән­кә­се­нә дә бел­де­реп ка­ра­ды. Ни өчен­дер ул да, җа­вап ха­тын юл­ла­ган­да, Гөл­са­ра ха­кын­да бер ге­нә дә, сүз бе­лән бул­сын, яки ки­ная аша нәр­сә­ләр ки­че­реп яшә­вен бел­де­рер­гә ки­рәк тап­ма­ды.

Бы­ел кыш чык­кач кы­на сер­ләр­не бел­де Ис­мә­гыйль: Гөл­са­ра­сы ра­йон үзә­ген­дә җи­тәк­че­лек­тә эш­лә­гән җа­вап­лы пар­тия адә­ме­нә ал­дан­ган иде. Со­раш­ты­ра тор­гач, әни­се аң­ла­тып бир­де.

Кол­хоз­лар­га еш ба­рып, һа­ман-һа­ман тик­ше­реп йөр­гән ра­йон вә­ки­ле, шу­лай чи­рат­та­гы бер ре­ви­зи­я­сен­нән кай­тып ки­леш­ли, яң­гыр­лы көн бу­лып, ар­ба­сы­на Гөл­са­ра­ны утырт­кан. Кыз ул ва­кыт­та авыл ячей­ка­сын­да ком­со­мол оеш­ма­сын җи­тәк­лә­гән икән. Бе­раз та­ныш­лык­ла­ры да бул­ган. Вә­кил аны үз яны­на ал­ган, яң­гыр­дан ышык­ла­ныр өчен Гөл­са­ра да кар­шы кил­мә­гән. Юл уңа­ен­да сүз дә куз­га­лу­чан бит, сөй­лә­шеп ки­тә­ләр. Вә­кил, бик тә мут адәм, бе­раз “тө­ше­реп” тә ал­ган­лык сә­бәп­ле, үзен бик җи­ңел тот­кан. “Мон­дый көн­не юл­га чы­га­лар ди­ме­ни,— имеш,— биг­рәк­ләр дә шә­бә­реп бет­кән­сең бит. Тә­не­ңә үтә су йө­гер­гән, җы­лы­тыйм бе­раз, син мин­нән шик­лән­мә!”— дия-дия, хәл­гә кер­гән ке­бек кы­ла­нып, кыз­ны ко­ча­гы­на ал­ган. Ул ара­да, әл­лә кау­шау­дан, әл­лә чын­нан да ар­тык чы­ла­ну­ын­нан, Гөл­са­ра­ны биз­гәк то­та баш­ла­ган. Вә­кил та­гын да ха­фа­га төш­кән­рәк рә­веш чы­га­рып: “И-и ба­ла, ха­рап­лар гы­на бул­саң, ниш­ләр­мен, ми­не ге­нә га­еп­ләр­ләр, ме­нә тот мо­ны, бер дә ку­рык­ма!”— дип, ке­сә­сен­нән ше­шә чы­гар­ган, са­лып бир­гән. Мон­дый сүз­ләр­дән соң кыз­ның та­гын да ныг­рак ко­ты оч­кан. “Юк-юк, абый, мин урыс су­ын эч­мим!”— дип баш тарт­кан. Әм­ма вә­кил һа­ман үз сү­зен сүз итеп: “Ме­нә шун­да, ар­бам­да су­ык ти­ю­дән үлеп кит­сәң, ни­чек­ләр җа­вап би­рер­мен! Эчә күр, ба­лам, эчә күр! Си­нең хәл­дә­ге ке­ше­гә урыс суы тү­гел, да­ру бит ул, да­ру!”— дип кыс­та­вын дә­вам ит­кәч, Гөл­са­ра кар­шы чык­ма­ган, ста­кан­да­гы ара­кы­ны эчеп тә җи­бәр­гән, биз­гә­ге дә тук­тал­ган.

“Ме­нә шу­лай, ме­нә шу­лай,— дип вә­кил ку­а­нып куй­ган.— Сү­зем­не тың­ла­саң, сең­лем, бә­хет­кә ки­нә­нер­сең!” Шул рә­веш­ле ул “ба­ла”­дан “кы­зым” ди­я­рәк сөй­лә­шү­гә, ан­на­ры “се­ңел”­гә күч­кән. Хә­мер то­ма­нын­нан кыз­ның ары­ган тә­не мәл­җе­рәп төш­кән, аның са­ен те­ге ка­ра җан аны ныг­рак үзе­нә кыс­кан.

Гөл­са­ра ул көн­не дә, икен­че­сен­дә һә өчен­че­сен­дә дә әй­лә­неп кайт­ма­гач, авыл­даш­ла­ры хә­веф­кә тө­шеп, та­гын бе­раз са­быр итәр­гә бул­ган­нар. Алай да бе­лен­мә­гәч, ра­йон үзә­ге­нә хә­бәр алыр­га әти­се кил­сә, кы­зы хас­та­-ха­нә­дә икән­ле­ген бе­леш­кән. Бер та­ныр­лык җи­ре дә кал­ма­ган, тә­мам ше­ше­неп бет­кән икән, мес­кен. Әм­ма аңын­да, ди. Күз­лә­ре­нә бор­чы­лу, кур­ку һәм оят, рән­җү тул­ган. Әти­сен та­ны­ма­ган ке­бек кы­лан­ган.

Бө­тен авыл бе­лән бу хә­бәр­дән бор­чу­га кал­ган­нар. Ин­де сә­ла­мәт­лә­неп җит­те, бер-ике көн­нән чы­гар да дип көт­кән­дә, Гөл­са­ра хас­та­-ха­нә­дән, ка­чып, Ка­зан­га ки­теп бар­ган. Әм­ма мон­да сыр­хау­лап яту­чы күр­ше авы­лы ха­ты­ны Са­би­ра тү­ти­гә ба­шын­нан уз­ган хәл­ләр­не әти­лә­ре­нә сөй­лә­сен өчен бел­де­реп кал­дыр­ган. Әма­нәт итеп тап­шы­рыр­га куш­кан. “Ми­не эз­ләп йөр­мә­сен­нәр, бә­хе­тем­не югалт­тым, һич­бер ге­нә дә гө­на­һым юк, ачу­лан­ма­сын­нар,— ди­гән.— Ар­тым­нан бик тә өзе­леп­ләр йөр­гән еге­тем бар иде. Хә­зер Ар­мия хез­мә­те­нә алын­ды гы­на, бе­рүк, аны-мо­ны хә­бәр ит­мә­сен­нәр. Кайт­кач кы­на әй­тер­ләр: “Мин аны ярат­ма­дым, бо­лай гы­на йөр­дем, кө­леп ке­нә, ди­сен­нәр!” Шу­шы сүз­ләр бе­лән хуш­ла­шып, сә­га­те-ми­ну­ты бе­лән югал­ган да. Баш­та­рак аны, ба­тып үл­гән­дер дип фа­раз кы­лып, яр бу­ен­да­гы ба­лык­чы­лар­га хә­бәр сал­ган­нар. Әм­ма гәү­дә­се бер ге­нә ять­мә­гә дә эләк­мә­гән. Ан­нан ха­лык, аны жу­лик­лар бе­лән күр­гән­нәр, вә­кил­нең ба­шы­на җит­ми­чә ты­ныч­лык та­ба­сым юк дип әй­тә икән ди­гән сүз чы­гар­ган. Әм­ма бу фа­раз да гай­бәт ке­нә бу­лып кал­ган. Ин­де аның ха­кын­да тә­мам оны­тып бе­тер­гәч, әти-әни­се­нең күз­лә­ре ачы­лып кил­гән ва­кыт­та, “П­рав­да” га­зе­та­сын­да удар хез­мәт ха­кын­да мә­ка­лә ба­сы­лып, ан­да Гөл­са­ра Хәм­зи­на ту­рын­да да ма­тур гы­на хә­бәр­ләр­не укы­ган­нар, фо­то­сы да ур­наш­ты­рыл­ган бу­лып, бер төр­кем ип­тәш кыз­ла­ры ур­та­сын­да ел­ма­еп тор­га­нын кү­реп сө­ен­гән­нәр. Озак­ла­мый күр­ше авыл Са­би­ра тү­ти­нең вә­кил ха­кын­да­гы ха­кый­кый сүз­лә­рен ял­ган­га чы­га­рып, Гөл­са­ра­дан ге­рой ясап бе­тер­гән­нәр. Әти­се исә, Ка­зан­да­гы ад­ре­сын бе­ле­шеп, кы­зы­на исән­лек-сау­лык те­ләп хат җи­бәр­гән, ис­ке хәл­ләр­не бер ге­нә исе­нә тө­ше­реп то­ру­ны ки­рәк тап­ма­ган. Шун­дый мө­ла­ем ха­ты­на кар­шы Гөл­са­ра да ягым­лы җа­вап язып, әти-әни­сен үз яны­на кү­чеп ки­лер­гә ча­кыр­ган, бер ях­шы ке­ше­нең үзен ха­тын­лык­ка со­ра­вын, Ок­тябрь бәй­рә­ме­нә бәл­ки туй да итә­чәк­лә­рен, әгәр дә әти­се-әни­се ки­лә­се ит­сә­ләр, ки­чек­те­рер­гә дә мөм­кин икән­ле­ген — һәм­мә­сен-һәм­мә­сен те­зеп чык­кан иде, имеш­тер. Ахыр­да вак хә­реф­ләр бе­лән та­гын шун­дый юл­лар өс­тәп куй­ган: “Мин яшь­лек юләр­ле­гем ар­ка­сын­да чы­гып кит­кән идем. Әм­ма ях­шы ке­ше­ләр юл­да­шым бул­ды­лар, мак­са­ты­ма иреш­тем. Ис­мә­гыйль хәр­би хез­мә­тен­нән кайт­са, сә­ла­мем­не җит­ке­ре­гез! Га­фу ит­сен, яз­мы­шы­быз­дыр, вәгъ­дәм­дә то­ра ал­ма­дым, бә­хет­кә иреш­сен!”

— Ме­нә шу­лай, сең­лем,— дип, әл­лә ни­чек ке­нә йом­ша­рып, чит-ят, ка­раң­гы бер урыс кы­зы­на бо­лар­ны сөй­ләп чык­кач, Ис­мә­гыйль авыр гы­на көр­се­неп куй­ды.— Ке­ше­ләр­не бә­ла йөр­тә, ди­ләр, юк икән, бә­хе­те дә җи­тәк­ли икән! Сол­дат­тан кайт­кач, бо­лар­ны ишет­тем дә — ятып үләр­дәй бул­дым. Ни­гә шун­да Ка­ре­лия саз­лык­ла­рын­да ятып кал­ма­дым икән дип үкен­дем. Си­нең бу көн­гә ка­дәр исән­ле­ге өчен үкен­гән ке­ше­не оч­рат­ка­ның бар иде­ме? Ан­дый адәм мин бу­лам!

Шу­шы ва­кый­га­лар­ны җи­ңел ге­нә сөй­ләп бе­тер­гәч, Мар­фа аны үзе­нә якын ке­ше дип та­гын да ныг­рак хис итә баш­ла­ды. Бу­ла шун­дый чак — эч­кә җы­ел­ган уй-хәс­рәт­ләр­не кем­гә­дер бел­де­реп, бу­ша­та­сы кил­гән ха­ләт. Ис­мә­гыйль­нең дә гү­я­ки кү­ңе­ле ты­ныч­ла­нып кал­ды. Әм­ма, аның ка­ра­вы, кыз­ны­кы авы­рай­ды. Ул бу ка­дәр үк яңа­лык­лар ише­тер­мен дип көт­мә­гән иде. Егет тә аңа сөй­лә­гән­дә: “Сең­лем, ку­рык­ма мин­нән, аның яман ке­ше­ләр­дән ба­шың­ны сак­ла!”— ди­гән ки­ңәш би­рә-би­рә, кем­ле­ген бел­де­рер төс­ле иде.

Олы юл кеч­ке­нә инеш аша уз­ган­да, Ис­мә­гыйль атын тук­та­тып су­гар­ды, озын-озын итеп сыз­гыр­га­лап тор­ды:

— Эч, мал­ка­ем, эч!..

Аты гүя аның хол­кын ях­шы бел­гән шәх­си ма­лы төс­ле, бар­ча әмер­лә­ре­нә буй­сын­ды. Инеш ар­кы­лы чык­кач, егет ар­ка­лы­гын кү­тә­рер­гә дип тар­тыл­ган иде дә, яңа чык­кан яшел бәб­кә үлән­не мал­кай чем­чи баш­ла­гач, ашык­мас­ка уй­ла­ды.

— Бе­раз ял итеп алыйк алай­са... Шу­лай бит, Мар­фа?

— Мин кар­шы тү­гел.

Ис­мә­гыйль, атын ирек­кә ку­еп, сө­зәк яр чи­те­нә ба­рып утыр­ды. Ку­лын­да­гы ал­ты үр­мә чы­быр­кы­сы­ның очын су­га ман­чы­ды. Уй­га би­ре­леп, күз­лә­рен ба­еп ба­ру­чы ко­яш­ка та­ба юнәлт­те. Бә­бәк­лә­ре тә­мам кы­сы­лып, ар­ган тә­не йо­кы­га чум­ган төс­ле иде.

Мар­фа исә, ар­ба­дан тө­шеп, арыш уҗы­мы аша, якын­да­гы ка­ен­сар­га ка­рап юл ал­ды. Мо­ны хә­тер­ләп кал­ган егет:

— Озак йөр­мә­гез, ул-бу бу­ла күр­мә­сен!— дип, аның ар­тын­нан сүз оза­та кал­ды. Әм­ма кыз: “А­кыл өй­рәт­кән­че, ар­тым­нан кил­сәң ни бу­ла?”— дип үр­тәл­де. Тик Ис­мә­гыйль уры­нын­нан да куз­гал­ма­ды. Са­гыш­лы гы­на сыз­гыр­га­лап, һа­ман да ерак­ка, офык­лар ар­ты­на ка­раш­ла­рын таш­ла­ган хәл­дә уй­ла­нып утыр­ды да утыр­ды.

— Һай-һай-һай­лар...

Мар­фа ка­ен­сар­ның эче­нә ки­леп кер­де. Ба­су-кыр­да си­зел­мә­сә дә, мон­да тал­гын җил яшь яф­рак­лар бе­лән уй­ный, сы­пыр­га­ла­нып йө­ри иде. Кыз чит­тә­ге бер ка­ен­га ки­леп сө­ял­де. Юга­ры­га та­ба үр­мә­лә­гән кыр­мыс­ка­лар­ны кү­реп, алар­ның бер­се­нең юлы­на бар­ма­гын куй­ды. Те­ге мес­кен, кар­шын­да кө­тел­мә­гән тот­кар­лык кү­реп, тиз ара­да өс­кә ка­рап ал­ды да, әй­лә­неп үтәр­гә мөм­кин­лек күр­ми­чә, бар­мак өс­те­нә ки­леп мен­де. Мар­фа аны шун­да ук җә­һәт ке­нә ка­ен­нан ал­ды, ка­ра­шы­на якын­рак ки­тер­де. Көл­ке иде. Бо­лай ук бу­лыр дип уй­ла­ма­ган бө­җәк ар­кы­лы­га-буй­га чап­кын­лый баш­ла­ды. Кыз­ның эс­се ты­нын­нан шик­лән­де, пар мы­е­гын уң­лы-сул­лы йөрт­те:

— Эләк­тең­ме кар­мак­ка!— дип көл­де Мар­фа.— Мон­нан соң ал­дың­ны-ар­тың­ны ка­рап йө­ри­се...

Кыз сис­кә­неп кит­те. Аның янә­шә­се­нә Ис­мә­гыйль ки­леп бас­кан. Көт­мә­гән иде!

— Нәр­сә бул­ды?

Егет­нең бор­чы­лу­лы йө­зен кү­реп, Мар­фа та­гын да кау­шый төш­те.

— Ме­нә,— ди­де,— кыр­мыс­ка тот­тым!

Егет аңа якын­лаш­ты, әм­ма кү­тә­рел­гән бар­ма­гын­да бер нәр­сә дә күр­мә­гәч, ел­май­ды да:

— Кая, юк бит?— дип куй­ды.

— Ни­чек?— дип Мар­фа да ап­ты­рап кит­те.— Әле яңа гы­на шун­да иде бит. Кур­кыт­кан­сыз ин­де алай­са!

— Ә-ә-ә!..

Алар­ның күз­лә­ре оч­раш­ты­лар. Ике­се­нә дә дөнь­я­лар ти­гез­лә­шеп кит­те, тын­на­ры­на тын­на­ры урал­ды, акыл­ла­ры бу­тал­ды, йө­рәк­лә­ре урын­на­рын­нан куз­га­лып, ирен­нә­ре ирен­нә­ре­нә су­зыл­ды. Кем уй­ла­ган шу­шы ка­ен­сар­да урыс кы­зы бе­лән та­тар еге­те бер-бер­се­нең ка­ен су­ы­дай тат­лы вә ши­фа­лы бә­хет вә сә­га­дәт бү­ләк итәр­гә әзер мә­хәб­бәт хис­лә­рен чүп­рә төс­ле кай­на­тып җи­бә­рә­чәк ирен оч­ла­ры­ның тә­мен та­тыр­лар дип?

— Га­фу ите­гез,— ди­де егет, ба­шын ас­ка тө­ше­реп.— Әл­лә ни­чек ки­леп чык­ты әле бу!

Шул­ва­кыт юл­ның кү­тә­ре­леп ал­ган җи­рен­нән ат­лар бе­лән ки­лү­че ке­ше­ләр­нең өзек-өзек ке­нә җыр аваз­ла­ры ише­те­леп кит­те. Кө­е­нә ка­ра­ган­да, урыс­лар иде. Җы­ен­нан кай­ту­чы­лар. Ар­ба­ла­рын­да ни­чә ке­ше бар­лы­гы аң­ла­шыл­ма­са да, ба­ры­сы бер­гә биш ат иде­ләр.

— Без­не­ке­ләр кай­тып ки­лә...

Алар ка­ен­сар­дан төш­те­ләр. Ин­де уҗым­га үре­лер­гә ма­таш­кан ат­ның ар­ка­лы­гын кү­тә­реп, Ис­мә­гыйль:

— Ку­ып то­тар­лар, ат­ла­ры ях­шы­лап ки­лә, без юл­ны дә­вам итә то­рыйк,— дип, Мар­фа­ны ар­ба­га ча­кыр­ды. Кыз та­гын арт­ка ка­рап утыр­ды.

Кө­тел­мә­гән аң­ла­шу­дан соң, дө­рес­рә­ге егет һәм кыз ике­се дә яшер­тен ге­нә те­лә­гән бе­рен­че үбе­шү­лә­рен­нән соң, бер-бер­сен­нән оя­лып, сүз куз­га­тып җи­бә­рер­гә кый­мый бар­ды­лар. Әле ерак төс­ле то­ел­ган те­ге юлау­чы­лар­ның җыр­ла­ган­на­ры та­гын да ачыг­рак ише­те­лә бар­ды. Әм­ма Ис­мә­гыйль атын ку­а­ла­ма­ды. Ар­ба­да­гы тум-ту­лы ал­ты кап­чык бе­лән кы­зык­сын­ган төс­ле, те­лә­мә­сә дә, алар ха­кын­да Мар­фа, сүз баш­лан­сын өчен­ме, юри ге­нә со­рап куй­ды:






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных