Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 7 страница




— Бо­лар нәр­сә?

Егет ка­е­ры­лып бо­рыл­ды.

— Нәр­сә­не әй­тә­сез?

— Кап­чык­лар­ны!

— Ә, алар­мы? Йон! Без­нең рә­ис шун­дый ке­ше ин­де. Бер эш бе­лән җи­бәр­гән­дә, юл уңа­е­на дип, та­гын да бер-ике йо­мыш ку­ша. Ра­йон­га ки­тер­гән идем, кон­то­ра ачык бул­ма­ды. Биш әй­лән­дем. Ке­ше­се юк. Кал­ды­рып бул­ма­ды. Рә­ис оры­шыр ин­де. Баш­ка­лар­га җи­ңел­гә ту­ры кил­де: алар кыш чык­кан бә­рәң­ге ки­тер­де­ләр, шу­лар­ны прис­тань­дә тап­шы­рыр­га кал­ды­лар. Ан­да да тәр­тип бул­ма­ды бү­ген, кө­не буе чи­рат тор­ды­лар. Кич­кә ге­нә җи­теш­те­ләр әнә!

— Ни­гә алар­га җи­ңел­гә кил­де ди­сез? Ки­ре­сен­чә, сез­гә җи­ңел­гә кил­гән әле мон­да. Ал­ты кап­чык йон аты­гыз өчен дә авыр тү­гел.

Кыз­ның бо­лай оры­шу­ы­на егет та­гын кө­леп куй­ды.

— Ни­гә алай ди­сез? Мин дә ар­ба­га бә­рәң­ге тө­яп кил­дем. Әм­ма ра­йон­га ба­рып җит­кәч, алар­ны ип­тәш­лә­рем­нең ар­ба­ла­ры­на кү­чер­дек. Ми­ңа ике йо­мыш ку­шыл­ган иде бит!

— Алай икән!

Сүз­лә­ре та­гын өзе­леп ка­ла­сы иде. Әм­ма Мар­фа ял­гап ки­тәр­гә ашык­ты:

— Сез та­тар­лар­ның го­мер­гә шу­лай ин­де, бер эш бе­лән ки­лә­сез, биш йо­мы­шы­гыз­ны хәл итеп ки­тә­сез. Эш­лә­гән­дә — эш­ләр­гә, ял ит­кән­дә — ял итәр­гә ки­рәк!

— Сез баш­ка төр­ле­рәк шул!

— Юк, сез ул баш­ка төр­ле! Та­тар­лар! Эш­тән бер дә ба­шы­гыз ары­на бел­ми. Кем эш­ли — шу­ны эш яра­та, гел чы­гып кы­на то­ра һәм бет­ми дә тиз ге­нә. Ә кем ул ял итә-итә ма­та­ша, аны­кы гел бе­теп ба­ра. Шу­лай тү­гел­ме?

— Шу­лай­дыр да...

— Без­нең авыл­га ки­леп, бе­раз өй­рә­неп ки­те­гез, шу­лай­дыр да дип әйт­мәс­сез. Ки­лер­сез­ме?

— Бо­лай ча­кыр­гач, һич­шик­сез!— дип ел­май­ды егет, та­гын ка­е­ры­лып ка­рап ал­ган­да Мар­фа­ны күз­лә­ре бе­лән ир­кә­лә­де.— Ир­тә­гә үк! Сез­не кай­дан та­бып бу­ла соң?

— Ис­ке чир­кәү­дән сул­га би­шен­че йорт. Йә өй­дә бу­лам, яки кап­ка тө­бен­дә, әгәр ки­чен кил­сә­гез. Көн­дез — бел­мим кая, нин­ди эш ку­ша­лар бит...

— Юк, көн­дез бул­мый. Мин дә эш­тә. Кө­тү­ләр кайт­кач авыл­дан чык­сам да, ка­раң­гы­га гы­на ки­леп җи­те­шәм. Егет­лә­ре­гез кый­нап кай­тар­ма­са­лар...

— Юк, алар әй­бәт­ләр без­нең.

Ул ара­да ат­ла­рын ша­быр тир­гә ба­ты­ра-ба­ты­ра ку­а­лап ки­лү­че Мар­фа­ның авыл­даш­ла­ры алар­ны ку­ып та тот­ты­лар. Кө­ле­шә, җыр­ла­ша, ша­я­ры­ша иде­ләр. Егет­ләр­нең кай­сы йок­лап ята, ай­ный баш­ла­ган­на­ры ар­ба­дан ар­ба­га кү­че­неп, әле бер кыз­га, әле икен­че­се­нә бәй­лән­гән­дәй итә, үбә-ко­ча иде.

Бе­рен­че ар­ба тук­та­ма­ды. Ис­мә­гыйль бе­лән Мар­фа­га авыз ту­ты­рып көл­де­ләр дә:

— Же­них и не­вес­та!..— дип шар­ан ярып кыч­кы­ра-үр­ти ша­яр­тып уз­ды­лар.

Баш­ка­лар да алар­га ку­шыл­ды. Дүр­тен­че ар­ба үтеп кит­кәч, Мар­фа Ис­мә­гыйль­нең ко­ла­гын­нан үбеп ал­ган­дай пы­шыл­да­ды:

— Мин сез­не кө­тәр­мен, Са­му­ил!

Һәм си­ке­реп төш­те дә, арт­та­гы ар­ба­га, би­шен­че­се­нә та­ба йө­гер­де. Ан­да­гы­лар ку­а­нып, аны үз ко­чак­ла­ры­на ал­ды­лар. Ис­мә­гыйль­не уз­ган­да, юри ша­яр­тып:

— Ук­ра­ли мы твою не­вес­ту, эй, князь, оп­ло­шал!— дип кө­леш­те­ләр.— Ос­та­ви­ла она те­бя, ос­та­ви­ла!..

Чы­быр­кы­сын җай гы­на сел­тәп, Ис­мә­гыйль аты­на сук­ты:

— На-а, мал­кай!..

Үр тө­шеп үр мен­гән­че арт­ла­рын­нан ка­лыш­мый кил­де дә үз авыл­ла­ры­на ил­тү­че юл­га бо­ры­лып ке­реп кит­те. Мар­фа аңа кул бол­га­ды. Аның бе­лән бер­гә баш­ка­лар да сел­ке­де­ләр:

— Са­ла­ма­лей­кум, князь!

Баш­ка­лар­га ия­реп юырт­кан аты, ял­гы­зы кал­гач, ашык­мас­ка бул­ды, ах­ры­сы, адым­на­рын ак­ры­найт­ты. Әм­ма Ис­мә­гыйль аңа сы­ды­рып җи­бәр­де: “Әй­дә са­на!”

Урыс­лар — сул­га, Ис­мә­гыйль — уң­га. Ике­се дә берь­ю­лы ди­яр­лек ике як­ка ки­теп кү­мел­де­ләр. “А­лар­ның ат­ла­ры да ях­шы шул, кү­мәк­лә­шеп бәй­рәм дә итә бе­лә­ләр. Без та­тар­ның эш тә эш ин­де!”— дип уй­лап уф­тан­ган­дай ит­те. Әм­ма тат­лы хы­ял­ла­ры­ның пәр­дә чи­те кү­тә­ре­леп, Мар­фа­ны исе­нә тө­ше­рә-тө­ше­рә, кү­ңе­ле­нә уе­лып кал­ган чи­бәр­ле­ге­нә сок­ла­нып, ни­чек­тер җи­ңе­лә­еп кит­кән­дәй бул­ды. Ул җи­ңел­лек аның кә­е­фен кү­тәр­де. Җай гы­на шу­ып бар­ган төш­ле ту­зан­лы юл­дан тә­гә­рә­гән ар­ба­сы­ның тиб­рә­нүе дә аның әл­лә ары­лу­дан, әл­лә кыз­ның бү­тән­нәр ко­ча­гын­да ки­теп ба­ру­ын­нан бо­зы­лып кал­ган кү­ңе­лен ачар­га яр­дәм ит­те, су­зып-су­зып җыр­лый­сы кил­де. Әм­ма авыл­ла­ры ин­де якын иде. Сал­ган дип уй­лау­ла­ры бар. Кем­гә — ошый, кем­гә — юк!

 

IX

“Бо­лар­ның ба­ры­сын да сөй­ләр­гә­ме икән ин­де?”— дип уй­ла­ды Мар­фа, тик­ше­рү­че­гә ку­рык­кан күз­лә­ре бе­лән кү­тә­ре­леп-кү­тә­ре­леп ка­рап.

Ә ул аңар­дан җа­вап кө­тә иде.

— Озак тел­сез уты­рыр­га­мы исә­бе­гез?

Юк, мыс­кыл итеп кө­лү­че бу ке­ше тик­ше­рү­че тү­гел, тик­ше­ре­нү­че. Бо­лай ук дор­фа кы­лан­мас иде. Бар нәр­сә­не дә берь­ю­лы ис­кә тө­ше­реп бе­те­рү мөм­кин­ме­ни? Кай­сын сөй­ләр­гә, кай­сын сөй­лә­мәс­кә бел­мәс­сең. Иң ях­шы­сы — Ис­мә­гыйль­не кот­ка­ра тор­ган нәр­сә­ләр ха­кын­да әй­тер­гә, вак­ла­рын тел­гә алып тор­мас­ка ки­рәк! Һәм Мар­фа шу­лай эш­лә­де дә:

— Та­ныш­тык ин­де шун­да... Дө­рес­рә­ге, мин үзем аның ми­не яра­та баш­ла­вын те­лә­дем. Мо­ның бер дә гө­на­һы­сы юк. Ки­ре­сен­чә, хә­зер урыс­лар бе­лән та­тар­лар­ның кат­наш ни­ках­ла­рын мак­тап яза­лар. Сез кар­шы тү­гел­дер бит?

Тик­ше­рү­че­нең тә­мам ачуы куз­гал­ды:

— Мин мон­да ЗАГС бү­ле­ге тү­гел, мин — тик­ше­рү­че һәм ба­ры тик би­рел­гән со­рау­лар­га ту­ры, дө­рес җа­вап би­рү­е­гез­не та­ләп итәм! Юк­са, әйе, үзе­гез дә аның ар­тын­нан ола­гыр­сыз! Бе­леп то­ры­гыз!

Мар­фа­ның йө­зе­нә ап­ты­рау бил­ге­лә­ре бә­реп чык­ты. Икен­че бер тик­ше­рү­че, кы­я­фә­те­нә ка­ра­ган­да, урыс мил­лә­тен­нән бу­лыр­га ки­рәк, ип­тә­ше­нең бо­лай җи­ке­ре­нү­лә­рен бик өнәп бе­тер­ми­чә, үзен­чә сүз баш­лар­га, со­рау алы­ну про­цес­сын үз­гәр­теп җи­бә­рер­гә исәп­ләп ба­шын кү­тәр­гән иде, тә­мә­ке ка­бы­зып, бүл­мә буй­лап йө­рен­гән та­тар: “Я­ра­мый! Мин үзем!”— ди­гән төс­ле, ку­лы бе­лән кырт кис­те.

— Исе­гез­гә тө­ше­рер­гә ва­кыт бир­дек, ки­рәк бул­са, та­гын би­рер­без. Ал­да көн­нәр бар, әм­ма чик­сез тү­гел!

Кү­зе тә­рә­зә­гә те­кә­леп, ул тук­тап кал­ды. Аның бу сә­ер ха­лә­тен­нән соң ип­тә­ше дә шун­да те­кәл­де. Бо­лар­ның дәш­мә­ве­нә ап­ты­рап ба­шын кү­тәр­гән Мар­фа да ирек­сез­дән шул як­ка ка­ра­ды. Ан­да бер­се ар­тын­нан икен­че ке­ше, кай­сы — чи­ләк, кай­сы — кө­рәк, сә­нәк ке­бек әй­бер­ләр то­тып, кул­ла­рын сел­ти-сел­ти кыч­кы­ры­шып йө­ге­реш­кән­нә­ре кү­ре­нә иде. Урыс тик­ше­рү­че­се тә­рә­зә­не ачып җи­бәр­де. Хә­зер алар­ның нәр­сә дип кыч­кыр­ган­на­рын аер­ма­чык ише­теп бу­ла иде.

— По­жар, по­жар!.. Ян­гын! Эле­ва­тор яна!

Ко­ман­да би­рел­гән төс­ле, тик­ше­рү­че­ләр җә­һәт ке­нә ка­бу­ра­ла­ры­на үрел­де­ләр, ко­рал­ла­ры­ның шун­да бу­лу­ы­на ина­нып:

— Хә­зер­гә мон­да ка­лыр­га! Хә­зер!— ди­гән ки­сә­тү­ле әмер таш­лап, бер­се ар­тын­нан икен­че­се ишек­кә таш­лан­ды­лар. Мар­фа баш­та­рак ниш­ләр­гә бел­ми­чә утыр­ды, ан­нан соң тә­рә­зә яны­на кил­де. Йө­ге­реш­кән ха­лык төр­ке­мен­нән өр­кен­гән аты­ның ба­шын тот­кан ма­лай­ны кү­реп, кү­ңе­ле ты­ныч­лан­ды: “Кит­мә­гән икән әле, рәх­мәт яу­гы­ры!” Шу­лай да көт­ми ка­луы да бар.

— Алёш­ка! Эй, Алёш­ка!— дип эн­дә­шеп, аңар­га бел­де­реп ку­яр­га уй­ла­ды кыз:— Сей­час я вый­ду, не уез­жай!

Ма­лай, Мар­фа­ның та­вы­шын ише­теп, ка­ян ки­лә икән дип, про­ку­ра­ту­ра һәм ми­ли­ция ида­рә­се тә­рә­зә­лә­ре­нә эз­лә­неп-эз­лә­неп ка­ра­ды. Кыз те­лә­ген яңа­дан ка­бат­ла­ды. Алёш­ка ишет­те­ме-юк­мы, ул хак­та оны­тып, бо­лай та­ба якын­ла­шып кил­гән, йод­рык­лар сел­кеп кыч­кы­рын­ган ха­лык төр­ке­ме­нә Мар­фа бар игъ­ти­ба­рын юнәлт­те. Ур­да­да карт ел­га­чы икен­че бе­рәү­не бе­лә­ген­нән алып ба­ра иде. Аның тот­кы­ны са­кал-мы­ек­лы ба­шын ас­ка са­лын­дыр­ган, әм­ма усал күз­лә­ре бе­лән ва­кыт-ва­кыт уң­га-сул­га сө­зеп ка­рап куй­га­лый иде. Ха­лык ачы сү­ге­нә: “Мер­за­вец!”— дип йод­рык тө­еп кыч­кы­ра, хәт­та те­ге­нең ба­шы­на ме­неп төш­кә­ли, чә­че­нә дә үре­лә иде. Ул да тү­гел, арт­ла­рын­нан йө­ге­реп ки­леп, мон­нан чы­гып чап­кан те­ге та­тар тик­ше­рү­че­се бе­лән ип­тә­ше һәм та­гын да бер­ни­чә ми­ли­ци­о­нер карт диң­гез­че ку­лын­нан мес­кен­не тар­тып ди­яр­лек алып, ха­лык­ка ар­тык кы­зар­га ирек бир­мә­де­ләр. Төр­кем исә, мо­ның бе­лән ри­за­ла­шып, адым­на­рын ак­ры­найт­ты. Тот­кын­ны ми­ли­ци­о­нер­лар арт­ла­рын­нан өс­те­рәп ди­яр­лек ке­реп кит­те­ләр һәм ха­лык то­тып ки­тер­гән ке­ше Мар­фа­ның ише­ген­дә кү­рен­де. То­нык пы­я­ла күз­лек­ле та­тар ке­рә-ке­реш­кә әме­рен җит­кер­де:

— Ир­тә­гә кил­сен, Ва­си­лий, мо­ңа “по­вест­ка” язып бир! Ә син, граж­дан­ка Вол­ко­ва, ягъ­ни, ип­тәш Вол­ко­ва, ба­ры­сын да бәй­нә-бәй­нә исе­ңә тө­ше­реп, ир­тән­ге җи­де­дә ир­тә­гә мон­да бул! Аң­ла­дың­мы?

— Әйе...

Ул ара­да язып ту­ты­рыр­га өл­гер­гән “по­вест­ка”­ны икен­че тик­ше­рү­че аның ку­лы­на тот­тыр­ды. Та­та­ры, әмер то­нын­да әй­дәк­ләп, Мар­фа­ны ку­ып ук ди­яр­лек чы­га­рып җи­бәр­де:

— Бар-бар, ир­тә­гә “как штык” ки­леп җи­тә­се бул!

Мар­фа сау­бул­лаш­мый­ча да урам­га чык­ты. Әле яңа гы­на мон­да ат ба­шы то­тып ба­сып тор­ган Алёш­ка­ны эз­лә­де. Әм­ма ул ах­мак ма­лай, кө­теп тә тор­мас­тан, ки­теп бар­ган иде. Мар­фа бу хәл­дән егы­лып ки­тәр­дәй бул­ды: “Һай шап­шак ма­лай ак­ты­гы!”

Хә­зер аңа авыл­ла­ры­на ка­дәр җәяү кай­тыр­га ка­ла. Ниш­ли­сең бит, бу ка­дәр шау­лаш­кан ха­лык­тан кур­кып та ка­чар­га мөм­кин. Күп­ме көт­кәч, аза­гы­на ка­дәр аз гы­на са­быр ит­мә­гән.

Бас­кыч­тан ашык­мый гы­на тө­шеп, Мар­фа олы юл­га та­ба ат­ла­ды. Ик­мәк ки­бе­те ягын­нан яңа пеш­кән ка­лач ис­лә­ре ки­лә иде. Ан­да ке­реп, күч­тә­нәч­кә бе­рәр ри­зык алыр­га уй­лап, кыз тык­рык­тан шул як­ка та­ба бо­рыл­ды. Тә­бә­нәк һәм кы­сын­кы тә­рә­зә­ле өй­ләр­не уз­гач, ки­бет кар­шы­сын­да­гы таш җә­ел­гән мәй­дан­чык­ка ки­леп чык­ты. Сө­е­неп куй­ды. Ул уты­рып кил­гән ат шу­шын­да иде. Кой­ма бу­е­на бәй­лә­неп ку­ел­ган, тә­мам усал­ла­ну­чы че­бен-чер­ки­ләр­гә баш вә кой­рык­ла­рын сел­ки, уң­га-сул­га тар­тыл­га­лый, мон­да то­ру­ы­на бер дә ри­за тү­гел төс­ле иде.

Ул ара­да ку­лы­на ак ик­мәк тот­кан Алёш­ка да йө­ге­реп чык­ты. Алар йөз­гә-йөз оч­раш­ты­лар. Ма­лай кө­леп җи­бәр­де һәм ак­ла­ныр­га ке­реш­те:

— Һе... Тиз ге­нә әй­лә­неп ки­лер­мен ди­гән идем. Чы­гар­ды­лар да­мы­ни? Ки­бет­тән бе­рәр нәр­сә ала­сы­гыз юк­мы соң? Кө­теп то­рам...

— Ке­реп чы­гыйм...

Эч­тә ке­ше бө­тен­ләй дә юк иде. Олы кор­сак­лы са­ту­чы та­тар адә­ме май­лы күз­лә­ре һәм тир­лә­гән йө­зе бе­лән җә­е­леп ел­май­ган хә­лен­дә уфыл­дап-уфыл­дап бер кап­чык он өс­тен­дә уты­ра иде. Мар­фа­ны күр­гәч, йө­ри­сез шун­да ди­гән төс­ле, ка­нә­гать­сез ге­нә ашык­ты­рып со­ра­ды:

— Нәр­сә ки­рәк иде?

Кыз, сай­ла­ныр­га исә­бе бар ке­ше төс­ле, киш­тә­ләр­гә күз таш­ла­ды. Ки­бет әл­лә ни бай тү­гел икән. Прән­нек, со­ха­ри, яшел чәй һәм бу­хан­ка-бу­хан­ка ик­мәк­тән гай­ре әл­лә нәр­сә­се юк. Мар­фа бер ки­лог­рамм тат­лы прән­нек, ан­на­ры ик­мәк со­ра­ды. Са­ту­чы адәм ялт кы­на үл­чәп ма­таш­кан­да, сөй­лә­нә-сөй­лә­нә өч ха­тын ки­леп кер­де­ләр. Ирек­сез­дән алар­ның сүз­лә­ре кыз­ның ко­ла­гы­на үт­те.

— Ме­нә ниш­ли­ләр бит, ә?— дип, тыр-тыр чәй­ни иде озын буй­лы ябык ха­тын.— Ха­лык дош­ман­на­ры бе­лән ил тул­ды. Эле­ва­тор ка­дәр эле­ва­тор­га, кө­пә-көн­дез бит! Ха­лык­ның эш­тән тук­тал­ган ча­гын көт­кән ул! Ут төрт­кән бит! И-и, ка­ба­хәт...

— Шу­лай-шу­лай, ма­лай­ гы­нам, шу­лай-шу­лай,— дия-дия ике ягын­да ике юан­тык һәм буй­га тә­бә­нәг­рәк ике ха­тын сүз­лә­рен җөп­ләп бар­ды­лар, әң­гә­мә­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, әле яңа гы­на оч­ра­шып, бер-бер­се­нә нәр­сә­ләр бел­гән­нә­рен ур­так­ла­шыр­га то­тын­ган­нар иде­ләр бул­са ки­рәк.

Мар­фа­ны ки­бет­че ир бө­тен­ләй оныт­ты. Те­ге ха­тын­нар­га та­ба тар­тыл­ды һәм со­раш­ты­рыр­га то­тын­ды:

— Ише­теп ке­нә кал­дым. Ба­ра да ал­ма­дым! Кем ян­дыр­ган, эләк­тер­гән­нәр­ме әл­лә?

— Шун­да ук тот­ты­лар, шун­да ук! Ян­ды­рып җи­бәр­гән дә, ма­лай, мин си­ңа әй­тим, то­рып йө­гер­гән. Әле ярый Мит­ро­фан кү­реп кал­ган...

— Кай­сы Мит­ро­фан­ны әй­тә­сең соң син? Те­ге ти­ле­не­ме?

— Ниш­ләп ул бул­сын? Аны­сы­ның йор­ты­на ут сал­са­лар да куз­га­ла­сы юк. Ма­як­чы­ны әй­тәм, ма­як­чы­ны. Әл дә ярый шун­да гы­на ма­таш­кан ва­кы­ты икән. Ярый әле эләк­тер­гән. Юк­са үзе­нә сыл­тар­лар иде. Ку­ып та тот­кан, те­ге ки­те­реп тә сук­кан. Ә бу, һоп, ая­гы­на егы­лып кап­тыр­ган. “Тук­та,— дип әй­тә ди,— үте­рәм, хай­ван!” Та­вы­шы­на ел­га­чы Мит­ри кү­тә­рел­гән. Ә те­ге... Ә те­ге, мин си­ңа әй­тим, кул­тык ас­тын­нан гы­на ко­рал чы­гар­ган да Мит­ро­фан­га ат­кан. Мит­ри ки­леп җит­мә­гән бул­са, ка­ча­сы икән. Мит­ро­фан да ба­тыр ке­ше шул, ая­гын­нан эләк­тер­гән ки­леш җи­бәр­мә­гән. Та­выш­ка ха­лык җы­ел­ган, ха­лык. Мо­тор­да эш­ләү­че Габ­дел­мән сөй­лә­де, ма­лай, Габ­дел­мән сөй­лә­де, үзе шун­да бул­ган. Мит­ро­фан­ны ар­ба­га са­лып, тиз ара дух­тыр­га озат­кан­нар, хә­ле на­чар, ди. Те­ге дош­ман­ны ми­ли­ци­я­гә илт­кән­нәр.

— Кем иде икән, та­ны­ма­ган­нар­мы?

Сул ягын­да­гы ха­тын­ның со­ра­вы­на игъ­ти­бар да бир­мәс­тән, бу­сы һа­ман тук­тый бел­ми сү­зен дә­вам ит­те:

— Ярый әле яд­рә­се бе­рәү ге­нә бул­ган, соң­гы­сы, ди­ме... Юк­са, Мит­ри­не дә ха­рап итә­се икән. “Ми­ңа тө­бә­де, Хо­дай рәх­мә­те, мыл­ты­гы ат­ма­ды” дия сөй­ли икән Мит­ри.

— Ко­ты алын­ган­дыр үзе­нең дә,— дип ку­әт­лә­де аны те­ге со­рау бир­гән ха­тын.— Ил­лә дә ба­тыр ке­ше икән үзе!..

— Ник ба­тыр бул­ма­сын ди? Идел­дә йө­реп, җан­га-тән­гә ны­гып бет­кән ин­де ул. Те­ге­не дә җил­те­рә­теп ке­нә ил­теп бир­гән. Урыс авы­лын­да­гы, те­ге, бо­яр­да­гы кол­хоз­ны әй­тәм, ан­да­гы ян­гын­ны да ул, ип­тәш­лә­ре бе­лән, ди, оеш­тыр­ган икән бит. Бе­рәү ге­нә тү­гел­ләр, ди. Би­шәү-ал­тау, ди. “Ба­ры­гыз­ны да “Ко­марс­кий”­га би­е­тә­без!” дип әй­тә­ләр, ди. Ра­еф ур­ман­на­рын­да да ка­чып ята­лар икән алар. Бер­сен тот­кан­нар ин­де. Мо­ны­сы да эләк­кән!

Тә­мам тү­зем­ле­ге бет­кән ип­тәш ха­ты­ны та­гын со­ра­вын ка­бат­ла­ды. Әм­ма сөй­ләү­че әл­лә ишет­мә­де, әл­лә ише­тер­гә те­лә­мә­де. Сү­зен бүл­де­реп ки­бет­че со­ра­гач кы­на:

— Бер дә әй­тә ал­мый­лар. Бу як­лар­ны­кы тү­гел­дер, бер дә үзе­без­не­ке­ләр­гә ох­ша­ма­ган, ди­ләр. Как­ча йөз­ле, са­кал-мы­ек­лы, бик тә го­нар­лы адәм, ди. “Бо­лар бар да ми­не­ке бу­лыр­га ти­еш, ми­нем хә­ләл мал­ла­рым, ми­нем хә­ләл ик­мәк­лә­рем!” дип ха­лык­ка җи­кер­гән.

— Бәй, ахи­рәт­кә­ем, әл­лә соң, бо­яр­ның ма­лай­ла­рын­нан бер­се ми­кән?— дип со­рау бир­гән ха­тын та­гын сүз­гә кат­на­шып ки­тәр­гә ма­таш­ты.— Баш­ка ке­ше алай ка­ты итеп әйт­мәс. Йорт­ла­ры да урыс кол­хо­зы­на кал­ды тү­гел­ме соң? Са­рай ка­дәр­ле иде бит. Ул хәт­ле мал­ла­ры-мөл­кәт­лә­ре са­гын­ды­ра­дыр шул. Эче­нә чы­дый ал­ма­ган­дыр. Ну, алар­ның бай­лык­ла­ры бе­лән рә­хәт­лән­де­ләр дә соң урыс­лар. Бүл­мә җи­һаз­ла­ры­на ка­дәр бү­ле­шеп та­шы­ган­нар, идән сай­гак­ла­рын да куп­та­рыр­га ке­реш­кән­нәр дә икән, мәк­тәп бу­ла­сы дип тук­тат­кан­нар. Хә­зер ба­ла­лар йор­ты-дет­дом ача­лар ди ин­де!

— Те­ге­се кем иде икән? Аны­сын бит та­тар, ди­ләр. Фин су­гы­шын­да да кат­наш­кан икән. Бер­гә иде­ләр ми­кән­ни?

Ахи­рәт­ләр­нең өчен­че­се бир­гән бу со­рау­дан соң алар тел­лә­ре­нә са­лы­ну­дан тук­тап кал­ды­лар. Ки­бет­че, Мар­фа­дан ак­ча са­нап ал­гач, бу ха­тын­нар­га ка­рап, ян­гын­ны ни­чек сүн­де­рер­гә өл­гер­гән­нә­рен со­раш­ты­ра баш­ла­ды. Мар­фа, ишет­кән ка­дә­ре­се­нә ка­нә­гать­лә­неп, шул ук ва­кыт­та Са­му­и­лын хур­лау­ла­ры­на кө­е­неп, Алё­ша яны­на чык­ты. Йө­зе бор­чу­лы һәм агар­ган иде. Ма­лай исә мо­ңа игъ­ти­бар да итеп тор­ма­ды. Ар­ба­га җә­е­леп утыр­ган җи­рен­нән куз­гал­мый­ча гы­на ка­рап алып, Мар­фа­ның мен­гә­нен көт­те. Че­бен-чер­ки­дән үзен та­ла­ту­га тә­мам ап­ты­ра­ган ат, дил­бе­гә ба­шы бу­шау­га, юыр­тып ук алып кит­те.

— Кай­ту ягы­на та­ба бул­гач, бу да йө­ге­рә,— дип көл­де Алёш­ка. Әм­ма Мар­фа аның сүз­лә­рен ишет­ми иде. Ба­шын­да бер ге­нә ту­гы­лан­ды: “Са­му­ил­ның га­зиз баш­кай­ла­рын гы­на ашар­лар ми­кән­ни? Әл­лә соң га­еп­лә­ре хак­тан да бар­мы? Юк, ыша­ныр­га ярый­мы соң ке­ше сү­зе­нә!” Бо­лар­га бер дә җа­ва­бы юк иде.

 

X

Әле бер­ни­чә көн ге­нә элек, бу ва­кый­га­га ка­дәр, ун­си­гез яшь­лек ша­ян һәм бә­хет­ле кыз иде Мар­фа. Те­лә­сә, авыл­ла­рын­да­гы бө­тен егет­ләр­не дә ко­лы итә ала иде. Шу­шы хәс­рәт­ләр бер-бер арт­лы өс­те­нә ки­леп өел­гәч, тә­мам уй­чан­ла­нып, олы­га­еп кит­те. Шу­лай бик кыс­ка бул­ды ми­кән­ни аның яшь­ле­ге? Кү­бә­ләк го­ме­ре ка­дәр ге­нә?

Са­му­ил бе­лән ка­ен­сар­да ирен оч­ла­рын­нан гы­на сер алыш­кан көн­не ул нин­ди бә­хет­ле иде бит! Ип­тәш­лә­ре ар­ба­сы­на кү­чеп утыр­гач та егет­тән ни кү­ңел, ни маң­гай кү­зе ала ал­мый кайт­ты. Дус кыз­ла­ры ша­ярт­кан­га да, ар­ба­да­гы Фё­дор­ның исе­рек­кә са­лы­шып күк­рәк­лә­рен кыс­ка­лау­лар­га да әһә­ми­ят бир­мә­де. Чат­та ае­ры­лып кит­кәч, йө­рә­ге өзе­леп кал­ган­дай си­ке­рен­де, Ис­мә­гыйль ар­тын­нан кош­лар ке­бек очып­лар җи­тә­се кил­де. Юл буе те­ләк те­лә­де, ки­лә­ләр ге­нә күр­сен ин­де, ди­де.

Рәх­мәт яу­гы­ры, егет кил­де. Аның юл буй­лап эң­гер-мең­гер­дә үз авыл­ла­ры­на та­ба кү­тә­ре­леп ат­ла­га­нын бак­ча ба­шын­нан ук кү­реп тор­ды Мар­фа һәм кар­шы­сы­на йө­гер­де. Бер дә ита­гать­сез­лек дип тор­ма­ды, чөн­ки аны баш­ка­лар­га күр­сә­тә­се, алар­дан рән­җет­те­рә­се кил­мә­де.

Алар урам юл­га бер ге­нә дә аяк бас­ма­ды­лар. Һа­ман да ын­дыр арт­ла­рын­нан гы­на йөр­де­ләр, арыш ба­су­ын­да ша­я­рыш­ты­лар. Дө­рес­рә­ге, Мар­фа үзе тә­вәк­кәл бул­ды. Әгәр дә егет­нең ба­шын әй­лән­дер­мә­сә, акы­лын адаш­тыр­ма­са, кү­ңе­ле­нә ке­реп оя­лый ал­мам, мә­хәб­бә­те сү­ре­лер дип уй­ла­ды. Са­му­ил­ның на­мус­лы икән­ле­ген тиз тө­шен­де, шун­лык­тан аңар­га җа­ны-тә­не бе­лән би­рел­де. Аның баш­ла­рын­нан, киң җил­кә­лә­рен­нән йом­шак кул­ла­ры бе­лән ир­кә­ли баш­лап, ку­е­ны­на ке­рә иде дә, ирен­нә­рен­нән өзе­леп ки­теп, ко­лак­ла­рын­нан теш­ли, ашап йо­тар­дай хәл­гә җи­тә иде. Са­му­ил баш­та­рак үзен нык­лы ка­ла-ны­гыт­ма ке­бек тот­са да, бу ка­дәр ир­кә­ләү­ләр­гә са­бы­ры бе­теп, са­та­шу­лы сүз­ләр бе­лән хис­лә­рен ны­гы­та һәм мә­хәб­бәт ир­ке­нә би­ре­лә иде. Мон­дый уен­на­ры көн дә ка­бат­ла­на ба­рып, ко­чы­шып-үбе­шеп ке­нә туя ал­мас хәл­ләр­гә төш­кәч, Мар­фа та­гын да үз те­лә­ге бе­лән тә­вәк­кәл­лә­де: тән­нә­рен дә ка­выш­тыр­ды. Мон­дый бә­хет вә рә­хәт­лек­не го­ме­рен­дә бе­рен­че тап­кыр та­туы иде, аның ка­бат-ка­бат бу­лу­ын те­лә­де. Аңа баш­ка ке­ше, бү­тән ир ки­рәк тү­гел, ба­ры Са­му­и­лы гы­на янын­да кү­рен­сен, тә­ка­те юга­лып, тиз­рәк шул арыш ба­су­ы­на ашык­ты­ра. Хәт­та бу рә­хәт­лек­ләр­нең ахы­ры яман­лык бе­лән тә­мам­ла­ныр дип уе­на да кер­теп ка­ра­мый иде. Ме­нә хә­зер бар да бет­те. Алар­ны яз­мыш аер­ды, бә­хет ага­чы­на бал­та чап­ты­лар. Яңа гы­на ба­шак­ла­нып ки­лү­че сер­ле арыш ба­су­ын­да алар сер­нең тө­бе­нә тө­шен­гән­нәр иде, июнь ур­та­ла­ры үтеп, ав­густ­ка ке­рү­лә­ре бул­ды, та­би­гать ни­чек көз­гә алы­шын­са, Мар­фа һәм Ис­мә­гыйль­нең дә мә­хәб­бәт чә­чәк­лә­ре өс­те­нә кы­рау тө­шеп, бә­хет­лә­рен ха­рап ит­те. Ни­гә шу­шы ке­ше ди­гән­нең кеч­ке­нә ге­нә, аз­га гы­на бул­ган го­ме­ре олы сө­е­неч­ләр­не кү­тә­рә ал­мый икән? Ар­тык бә­хет­ле бу­лыр­га да яра­мый шул, дош­ман­нар көн­ләш­мә­сә, күк­ләр нигъ­мәт­тән ае­ра...

Алёш­ка бер ге­нә тап­кыр да чы­быр­кы­сын кү­тә­реп ка­ра­ма­ды, кил­гән­дә ялын­ды­рып кы­на ат­ла­ган Куш­тан бия юыр­ту­дан тук­тый бел­мә­де, хәт­та олы юл­да оч­ра­ган һәм Мар­фа бе­рен­че тап­кыр еге­тен үп­кән инеш һәм ка­ен­сар янын­нан да үтеп кит­кә­не си­зел­ми­чә кал­ды, үр­гә дә ча­бып кы­на ме­нә бир­де. Аның ар­тын­да, ягъ­ни юл буй­лап ары­рак — чат. Юл­ның бер­се Ис­мә­гыйль­ләр авы­лы­на тө­шеп ки­тә, икен­че­се, ба­ра-ба­ра да, ти­гез кыр­лар­ны уз­гач, кал­ку­лык сыр­ты­на ур­наш­кан Мар­фа­лар­ның авы­лы­на ил­тә. Аның ур­та­сын­да, ак таҗ ке­бек бал­кып, элек­ке­ге бо­яр Во­ро­новс­кий яшә­гән зат­лы са­рай то­ра, ти­рә­сен­дә — бак­ча­лар, бе­раз ары­рак — әй­лә­нә-ти­рә­дә­ге бар­лык кар­га­лар­ны үзе­нә җыя тор­ган чир­кәү, биш кап­ка­дан соң — алар­ның” Мар­фа­лар­ның на­рат­тан са­лын­ган, так­та тү­бә­ле, ал­ма бак­ча­лы йорт­ла­ры, егы­ла баш­ла­ган мун­ча һәм са­рай­ла­ры — бо­лар ба­ры­сы да сө­рел­гән зво­нарь­ның ху­җа­лы­гы, Вол­ков Ти­мо­фей­ның бә­хе­те­нә со­вет­тан ти­гән өлеш.

Зво­нарь­ны авыл­дан утыз би­шен­че ел­да алып кит­кән­нәр. Егер­ме бе­рен­че ел­да Кы­зыл Ар­ми­я­дән бур­лак ма­лае Ти­мо­фей Кар­по­вич кайт­кач, аның бә­хет­ле кү­зе шул зво­нарь кы­зы күр­кәм Ва­си­ли­са­га төш­кән. Өй­лә­не­шер­гә уй­ла­ган­нар, бу уңай­ны фай­да­ла­нып, зво­нарь ях­шы гы­на туй уз­дыр­гач, кия­ү­лә­ре со­вет як­лы ке­ше са­на­лып, егер­ме дүр­тен­че ел­да сө­ре­лү­дән ко­ты­лып кал­ган. Әм­ма кол­хоз­га бер кү­ңе­ле тарт­ма­ган. Кул­га алы­нуы шу­ның ар­ка­сын­да гы­на бул­ган.

Мар­фа ме­нә шул йорт­та егер­ме икен­че ел­да май ахы­рын­да дөнь­я­га кил­гән, аны ба­ба­сы чу­кын­дыр­ган, әти-әни­сен сө­ен­дер­гән бер­дән­бер ба­ла. Шун­лык­тан ир­кә дә, ша­ян да, үз­сүз­ле дә бу­лып үс­кән иде.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных