Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 11 страница




— Ни с­коль­ко, дя­дя Фё­дор! Ес­ли в та­кие ми­ну­ты друг-дру­гу не по­мочь, то мож­но ли наз­вать нас людь­ми?

Фё­дор дә­дәй нәр­сә әй­тер­гә бел­ми­чә, ап­ты­раб­рак кал­ды. Хан­бал үз фа­ти­ры­на ашык­ты. Эчеп бе­тер­мә­гән чә­ен чәй­ләр­гә дә ком­лык­ка тө­шәр­гә ки­рәк аңа!

Әм­ма кай­нат­кан чәй­не­ге бу ара ва­кыт эчен­дә су­ы­ныр­га өл­гер­гән иде. Аны ка­бат яңарт­ты, тә­бә­сен җы­лы­тып тор­мас­ка бул­ды. Ра­ди­о­дан аст­ро­ло­гик фа­раз тап­шы­ра иде­ләр. Хан­бал үзе­не­кен кө­теп ал­ды. Сер­ле оч­ра­шу­лар­дан сак бу­лыр­га ки­ңәш ит­те­ләр аның йол­дыз­лы­гын­да­гы­лар­га. “Фё­дор дә­дәй бе­лән оч­ра­шу ха­кын­да сүз ба­ра­дыр!”— дип нә­ти­җә дә чы­га­рып куй­ды егет.

— Һе-е, дө­рес су­ка­лый­лар бо­лар! Ак­ча­лар оч­ты. Хә­ер­ле­гә бул­сын! Үз­лә­ре­нә дә ак­ча­ла­ры юк­тыр ин­де. Бу үз­гә­реш­ләр­нең пен­си­о­нер­лар өчен бер дә фай­да­сы бул­ма­ды шул. Ни го­мер буе үлем­тек­кә сак­ла­ган ак­ча­ла­ры да юк­ка чы­гып бет­те. Пен­сия ак­ча­ла­ры ти­ен ге­нә. Уй­лап та бир­ми­ләр мес­кен­нәр­не...

Ул шу­лай үзал­ды­на сөй­лә­неп куй­ды. Кай­нап чык­кан чә­ен эчәр­гә ке­реш­те. Бу юлы бер­кем дә бор­чы­мас ин­де!

Ишек­тән та­гын зво­нок бир­де­ләр. Өзек-өзек ике тап­кыр чә­рел­дәп куй­гач, Хан­бал шун­да ук дя­дя Фё­дор­ны исе­нә тө­шер­де: “Әл­лә Мар­фа тү­тәй өзе­леп тә кит­кән ми­кән?”

Ба­рып ишек­не ач­ты. Ап­ты­рап кит­те. Аның кар­шы­сын­да ки­чә та­ны­шып, кич буе сөй­лә­шеп йөр­гән Аль­би­на ба­сып то­ра иде. Егет нәр­сә әй­тер­гә дә бел­мә­де. “Эч­кә дә­шәр­гә­ме соң мо­ны?”— дип уй­лап ал­ды һәм ишек­не киң­рәк ач­ты:

— Ба-а, ке­ре­гез, Аль­би­на ха­ным! Ми­нем мон­да яшә­гә­нем­не кай­дан бел­де­гез? Рә­хим ите­гез!

Аль­би­на эч­кә уз­ды. Ул ки­чә­ге төс­ле юка җәй­ге плащ­тан тү­гел иде. Ефәк ке­бек сы­ла­нып тор­ган нә­зек күл­мә­ген­нән, ка­лын чәч­лә­рен­нән аң­кы­ган зат­лы хуш­буй исе тиз ара­да бүл­мә­ләр­гә та­ра­лыр­га өл­гер­де. Бу ди­вар­лар эчен­дә мө­га­ен бе­рен­че тап­кыр аң­кы­ган­дыр мон­дый да ши­фа­лы чә­чәк ис­лә­ре.

— Исән­ме­сез!

— Исән­ме­сез... Исән­ме­сез, Аль­би­на ха­ным! Узы­гыз! Ме­нә өс­тәл яны­на, чәй­гә рә­хим ите­гез! Әле ге­нә кай­нап чык­ты!..

Алар кух­ня­га уз­ды­лар. Өс­тәл­де ка­бар­лык бер нәр­сә дә юк иде. Аль­би­на кө­леп җи­бәр­де. Ку­лын­да­гы па­кет­ны Хан­бал­га тот­тыр­ды, үзе тә­рә­зә яны­на арт бе­лән ки­леп бас­ты:

— Бо­ла­ры — сез­гә күч­тә­нәч! Чәй яны­на ях­шы бу­лыр! Җи­меш­ләр­не юып тор­ма­са­гыз да бу­ла, әгәр дә ми­ңа ышан­са­гыз ин­де... Мин алар­ны әзер­ләп үк кил­дем...

Егет ниш­ләр­гә дә бел­ми­чә, оя­лып кы­на па­кет­ны ачып ка­ра­ды. Өр­кен­гән ке­бек бул­ды. Юк, ул мон­дый нигъ­мәт­ләр­не ка­бул итә ал­мый, го­ме­рен­дә дә күр­мә­гән, та­тып ка­ра­ма­ган. Ат бә­я­се то­ру­чы ри­зык­лар тү­гел­ме соң бо­лар?

— Ни­гә тук­та­лып кал­ды­гыз? Алы­гыз, ал! Үзе­гез өс­тәл яны­на ча­кыр­ды­гыз, ә үзе­гез сый­лар­га да те­лә­ми­сез!

— Ни бит...

— Бер ни дә тү­гел, үз күч­тә­нә­чен аша­ган ку­нак бә­хет­ле вә хөр­мәт­ле бу­ла дип әй­тә тор­ган иде без­нең әти!

— Алай ди­сез икән — бик ях­шы! Чын­нан да әй­дә­гез әле үз күч­тә­нәч­лә­ре­гез бе­лән үзе­гез­не сый­лыйм!

Хан­бал өс­тәл­гә төр­ле-төр­ле җи­меш­ләр чы­га­рып, алар­ны ти­мер та­бак­ка тез­де. Торт куй­ды, ка­мыр ри­зык­ла­ры, шо­ко­лад һәм бер ше­шә Шам­пан шә­ра­бы. Ше­шә­сен­нән аң­ла­шыл­ган­ча, чит ил­дән ки­тер­тел­гән эчем­лек иде бу.

Күч­тә­нәч­ләр өс­тәл­гә ме­неп уты­ру­га, егет Аль­би­на­ның әве­рел­де дә кал­ды. Хә­зер ин­де ул үзе Хан­бал бе­лән ида­рә итәр­гә ти­еш һәм шу­лай эш­лә­гән­дә ге­нә алар­ның мәҗ­лес­лә­ре кү­ңел­ле үтә­чәк! Мо­ны ха­ным акы­лы вә кү­ңе­ле бе­лән аң­лап ал­ды.

— Уты­ры­шыйк! Шә­раб­ны, ки­рәк ди­сә­гез, ач­са­гыз да бу­ла!

Үзен-үзе бе­леш­тер­ми­чә егет аңа буй­сын­ды.

Шам­пан шә­ра­бы шарт­лап ачыл­ды, әм­ма кү­бек­лә­ре идән­гә тү­гел­мә­де. Зат­лы әй­бер тиз ге­нә бо­зы­ла ди­ме­ни? Пы­я­ла фу­жер­лар­да вак һа­ва бөр­тек­лә­ре кай­на­ды. Та­ны­шу хөр­мә­те­нә кү­тә­рел­гән бе­рен­че йо­тым­нан кыз тук­тап кал­са да, егет ахы­ры­на ка­дәр эчеп тә бе­тер­де, ар­тын­нан җи­меш тә ка­бып җи­бәр­де. Шун­да рәх­мәт­ле йө­зе бе­лән бал­кып Аль­би­на­га күз сал­ды.

— Ни­гә эч­мә­де­гез?.. Ә-ә, шо­ко­лад­ны ач­ма­ган­мын икән!..

Ха­ным ел­ма­еп куй­ды. Хан­бал үз янын­да тор­ган шо­ко­лад­лар­ны, бер­се ар­тын­нан икен­че­сен кә­газь­лә­рен­нән бү­сеп, Аль­би­на ал­ды­на тез­де...

— Рә­хим ите­гез, ха­ным-әфән­дем! Үз күч­тә­нә­че­гез бе­лән... Эте­гез кая соң?

Егет як-ягы­на ка­ра­нып ал­ды. Аның үзен бо­лай то­ты­шы сә­ер һәм кы­зык иде. Ха­ным ел­мая бир­де.

— Ни­гә алып кер­мә­де­гез? Урам­да кал­ды­мы әл­лә?

— Юк, өй­дә... Аның эше — йорт сак­лау!

— Һәм сез­не...

Егет үзе­нең тел­гә ос­та икән­ле­ген, акыл­лы баш бу­лу­ын бер фу­жер шә­раб кү­тә­рү­гә күр­сә­тә дә баш­ла­ды. Мон­дый бер­кат­лы­лар Аль­би­на­га оша­мый иде. Әм­ма бу юлы аңар­га кы­зык то­ел­ды. Егет та­гын шә­раб кой­ды, үзе сөй­лән­де:

— Ни­гә эч­ми­сез, әл­лә нәр­сә­се юк бит!

Әл­лә нәр­сә­се бул­ма­са да шә­раб то­ма­ны егет­нең акы­лын адаш­ты­рыр­га җи­тә кал­ды. Аның күз­лә­ре пы­я­ла­лан­ды, те­ле ачы­лып кит­те. Әм­ма тиз үзен кул­га алыр­га өл­гер­де. Аль­би­на да аның ай­ный ба­ру­ын той­ды һәм шик­лән­гән җи­рен­нән сө­е­неп куй­ды: “Бер ал­каш икән бу дип уй­ла­ган идем, кы­лан­ган гы­на икән!” Егет­не тә­мам үз хә­ле­нә кай­тып җи­тәр дип кур­кып­мы, аңа икен­че фу­же­рын кү­тә­рер­гә тәкъ­дим ит­те:

— Мо­ны­сын фа­ти­ры­гыз­ның бә­хет­ле ки­лен кү­рүе өчен эчик!

— Юк-юк,— дип кар­шы төш­те Хан­бал,— сез­нең ке­бек күр­кәм ха­тын­ның мон­да ху­җа­би­кә бу­лып ки­лүе өчен!

Аль­би­на­га аның бу сү­зе дә оша­ды. Ә ни­гә? Кы­зык­лы фи­кер! Җа­ны те­лә­гән — елан ите аша­ган! Ә бәл­ки? Го­мер бу­е­на карт ир бе­лән тор­мас бит ин­де! Ан­ды­ен күр­де, хә­зер яшь­кә бар­са да бу­ла. Әгәр дә ша­ярт­ма­са!

— Сез кы­зык­лы ке­ше икән­сез! Әм­ма фи­ке­ре­гез — за­ман­ча!— Шун­да Аль­би­на: “Уй­лап ка­рар­га бу­лыр!”— дип тә өс­тә­мәк­че иде дә, ва­кы­тын­да ты­е­лып кал­ды. Бо­лай да Хан­бал яр­ты өр­ке­гән иде. Ха­ным, бе­раз­га ты­нып тор­гач, сү­зен бо­рып җи­бәр­де:— Нәр­сә өчен эчә­без бу­ла әле? Сез­нең өй­лә­нү­е­гез өчен­ме?

— Юк-юк!— дип та­гын кар­шы төш­те егет.— Сез­нең өчен эчә­без! Йор­ты­быз­ны үзе­гез­нең як­ты йөз­лә­ре­гез бе­лән нур­лан­дыр­ган өчен! Кү­тә­рик!..

Ха­ным ки­леш­те. Фу­жер­лар зең­лә­де. Пы­я­ла та­вы­шы, то­нык кы­на аваз бе­лән: “Әй­дә­гез!”— ди­де­ме, әл­лә ул сүз­не Аль­би­на әйт­те­ме, Хан­бал мо­ңа игъ­ти­бар бир­мә­де.

Бу юлы ха­ным бе­рен­че бу­лып фу­жер­ны авы­зы­на якын ки­тер­де, яр­ты­сы­на ка­дәр эч­те. Аның ар­тын­нан ка­лыш­ма­ган егет су йот­кан ке­бек бу­ша­тып та куй­ды. Авы­зы­на та­гын җи­меш кап­ты.

— Сез ни­гә бе­тер­ми­сез ин­де? Биг­рәк тәм­ле бит! Эче­гез, эч, Шам­пан шә­ра­бын­нан бер­ни бул­мый!

— Эчәм-эчәм, шик­лән­мә­гез!

Аль­би­на ахы­ры­на ка­дәр кү­тәр­мәк­че иде, әм­ма аз-аз­лап кы­на кап­ка­лап эчәр­гә кү­нек­кән­ле­ге сә­бәп­ле бул­ды­ра ал­ма­ды. Ты­нып кал­ган мәҗ­лес­тәш­ләр­нең уй­ла­рын бү­леп ра­дио ашык-по­шык сөй­ли баш­ла­ды, соң­гы хә­бәр­ләр иде. Хан­бал, уры­нын­нан ку­бып, аны бө­тен­ләй бас­ты.

— Бер авыз сүз әй­тә­ләр дә рек­ла­ма ту­ты­ра­лар...

— Бү­ген бик ях­шы көй тап­шыр­ды­лар, тың­ла­ды­гыз­мы?— Аль­би­на, шу­шы сүз­лә­рен Хан­бал­га җит­ке­рү­гә, ир­тән­ге як­та шул му­зы­ка ас­тын­да ки­чер­гән хис­лә­рен исе­нә тө­ше­реп дул­кын­ла­на куй­ды. Аның­ча егет тә шун­дый ук уй-той­гы­лар ки­чер­гән ке­бек иде. Әм­ма ял­гыш­ты. Хан­бал исә ха­ным­ның нәр­сә ха­кын­да әйт­кән­ле­ген бө­тен­ләй аң­ла­ма­ды. Бе­раз утыр­гач, Аль­би­на уры­нын­нан куз­гал­ды да:

— Әй­дә­гез, фа­ти­ры­гыз­ны кү­рик! Нин­ди ях­шы ша­лаш икән бу!— дип, егет­нең куз­га­лу­ын да көт­мәс­тән зал­га үт­те. Аның ар­тын­нан җи­теш­кән Хан­бал яңа гы­на ха­ным­ның ша­ярт­кан­дай әй­теп уз­ган сүз­лә­рен кү­тә­реп ал­ды:

— Га­ди ша­лаш кы­на тү­гел! Җән­нәт­тә­ге ша­лаш бит бу! Вы­соц­кий җы­рын хә­тер­ли­сез­ме?

Әл­лә җыр­лап та җи­бәр­мәк­че иде үзе та­гын, әм­ма бу өл­кә­дә сә­лә­те­нең ча­ма­лы икән­ле­ген тиз исе­нә тө­ше­реп, бе­рен­че но­та­сын­да ук тук­та­лып кал­ды. Ә ха­ным, ки­ре­сен­чә, аның ул сүз­лә­рен­нән ләз­зәт та­бып, моң­лы һәм күр­кәм та­вы­шы бе­лән:

— “Я сог­ла­сен на рай в ша­ла­ше...”— дип көй­ләп тә җи­бәр­де.

— Һо-о, сез­нең та­вы­шы­гыз моң­лы икән!..— ди­гән сүз­лә­рен Хан­бал әйт­ми­чә дә ка­ла ал­ма­ды. Ә ха­ным аны та­гын да ал­дый бир­де, ым­сын­ды­рып­мы җи­бә­рер­гә те­лә­де:

— Та­вы­шым гы­на тү­гел-л-л...

— Йө­зе­гез дә, чәч­лә­ре­гез дә, баш­ка җир­лә­ре­гез дә...

Ал­да кил­гән ха­ным ки­нәт ке­нә бо­рыл­ды. Алар күз­гә-күз оч­раш­ты­лар. Ике­се­не­ке­нә дә ут тө­шә баш­ла­ган иде ин­де. Ха­ным, мон­дый оч­рак­та ире­нең йөр­гән ва­кыт­ла­рын­да ни­чек кы­лан­ган­лык­ла­рын бел­гән ке­ше бу­ла­рак, егет­нең күз­лә­рен­дә­ге оч­кы­нын тә­не­нә дә йө­гер­тер­лек рә­веш­тә әй­теп куй­ды:

— Сез­нең дә... Сез дә бик чи­бәр ке­ше, Хан­бал!

Кө­тел­мә­гән сүз үз эшен эш­лә­де. Мес­кен егет­нең ко­ла­гын­нан үтеп, баш ми­ен­дә дә тук­тап тор­мас­тан, йө­рә­ге­нә ба­рып ка­дал­ды. Алар гү­я­ки аның сөй­гән яры та­ра­фын­нан әй­тел­гән­нәр дә үзен мәң­ге­гә бә­хет­ле ит­кән­нәр!

— Син дә...

— Син дә!..

Ха­ным һәм егет бер-бер­сен­нән ка­лыш­ма­ды­лар. Ике­се­нең дә на­мус вә саф­лык­тан баш­ка югал­тыр­лык нәр­сә­лә­ре юк иде. Бул­са да баш­ла­ры­на ке­реп ка­ра­ма­ды. Ирен­нә­ре­нең бер-бер­се­нә күр­сәт­кән на­зы тән те­лә­ге­нә әве­рел­де. Әм­ма егет үзен ва­кы­тын­да ты­еп ка­лыр­га өл­гер­де, чит­кә­рәк бо­рыл­ды. Аның көт­мә­гән­дә ки­сәк ке­нә су­ы­нуы Аль­би­на­ны чы­гы­рын­нан чы­гар­са да, ха­ным акыл­лы иде, үз эшен бе­леп баш­кар­ды, ярым пы­шыл­да­ган та­вы­шы бе­лән Хан­бал­ны си­хер­ләр­гә то­тын­ды:

— Сез ниш­лә­де­гез, җан ки­сә­гем? Сез ниш­лә­де­гез?..

Егет җи­ңел­де. Ха­тын-кыз­лар бе­лән ша­я­ру­ның нәр­сә икән­ле­ген дә тө­гәл тө­шен­мә­гән, дө­рес­рә­ге, гө­на­һы бу­лыр дип ке­нә бел­гән Хан­бал ак­ла­ныр­га то­тын­ды:

— Га­фу ите­гез, мин бе­ләм, сез на­мус­лы ке­ше... Әл­лә ни­чек ке­нә шу­лай ки­леп чык­ты ин­де...

Юк, эш­не Аль­би­на баш­ла­ды, ул буй­сын­дыр­ды егет­не. Әгәр дә үзен­нән көт­сәң, дөнья ахы­ры­на ка­дәр дә җөрь­әт итә ал­мас иде. Аның шу­лай йө­зен чит­кә бо­рып, оя­лып кы­на ак­ла­ну­ла­ры ха­ным­ның си­хер тыр­на­гы­на ях­шы ук ка­бу­ын дә­лил­ли иде­ләр. Хә­зер әң­гә­мә баш­ка­ча­рак юнә­леш ал­са ях­шы­рак. Егет чын­нан да бу өл­кә­дә ту­лы мо­кыт икән, ди­мәк Аль­би­на үзе аны җи­тәк­ләр­гә ти­еш, ять­мә­се­нә эләк­те­реп ке­нә кал­мый­ча, йө­рәк итен кыз­ды­рып ашар­га, ни эш­лә­гә­нен дә тө­шен­мәс дә­рә­җә­гә җит­ке­рер­гә!..

Һәм шу­лай бул­ды да.

 

XIV

Хан­бал ха­тын-кыз бе­лән мө­нә­сә­бәт­тә үтә дә сак ке­ше иде. Шул сә­бәп­ле бү­ген­ге кө­не­нә ка­дәр өй­лә­нә дә ал­ма­ды. Аны дус­ла­ры те­ге­нең бе­лән, бу кыз бе­лән та­ныш­ты­рып ка­ра­ды­лар, әм­ма бер дә еге­те­без сер бир­мә­де. Сөй­ләш­те­реп тә, ярәш­те­реп тә ап­ты­ра­гач, аны бу мәсь­ә­лә­дә бор­чу­дан тук­та­ды­лар. Элег­рәк, фа­тир­сыз ва­кы­тын­да:

— Нин­ди өй­лә­нү ди ул? То­рыр­га җи­рең дә бул­ма­сын, ту­лай то­рак­та бә­хет­ле га­и­лә тө­зеп, рә­хәт­лән­де­реп яшәү мөм­кин­ме соң!— дип кырт кис­сә, ин­де бу як­тан тор­мы­шын көй­ләп җи­бәр­гәч, ар­ты­гы бе­лән сай­ла­на баш­ла­ды. Те­ге кыз­ның мо­ны­сы оша­ма­ды, ул ма­тур­ның бу җи­ре­нә кү­ңе­ле төш­мә­де һәм: “Бо­лар ми­нем үзем­не тү­гел, фа­ти­рым­ны күз­ли­ләр!”— ди­гән нә­ти­җә­гә ки­леп, буй­дак ка­лу­ны өс­тен­рәк кү­рә иде. Нин­ди ге­нә са­ран һәм ах­мак бул­ма­сын, үзе­нә ла­ек­лы ке­ше­нең кай­чан да ки­леп чы­га­сы­на өмет то­тып, һәр­кем­нән шә­хе­сен өс­тен тот­ты.

Бер­гә эш­лә­гән ип­тәш­лә­рен­нән чит­лә­шеп, алар­ның ба­ры­сын да үзе­нә бе­рәр та­ныш кыз­ла­рын та­гар­га ма­та­шу­да га­еп­ләп, бу мәсь­ә­лә­дә ак­тив­лык күр­сәт­мә­гән Хә­ниф бе­лән ге­нә әш­нә­лек­тә иде. Мө­га­ен да аның еш-еш үз ха­ты­нын­нан зар­ла­ну­ла­ры, Хан­бал­ны өй­лән­мә­ве ар­ка­сын­да бә­хет­ле дип әй­тү­лә­ре, ха­тын-кыз­га кы­зы­гып күз сал­мау­ла­ры ике­сен бер­ләш­тер­гән­дер. Шу­ның бе­лән алар бү­тән ир­ләр­дән нык ае­ры­лып то­ра­лар. Баш­ка­лар, мөм­кин икән, күз­лә­ре төш­кән ха­ным яки кыз ар­тын­нан, дөнь­я­ла­рын оны­тып, бо­зау ке­бек йө­рер­гә әзер­ләр һәм, бу өл­кә­дә шак­тый күп уңыш­лар­га ире­шеп, ахыр­да ян­га­лый да тор­ган иде­ләр. Әм­ма ба­ры­бер, мең тап­кыр­лар тәү­бә ит­сә­ләр дә, та­выш-гау­га уты­ру­га, та­гын бе­рәр­се­нә мә­хәб­бәт бо­гау­ла­рын әзер­ләп, ять­мә үрер­гә то­ты­на­лар, ада­ша­лар, рис­вай бу­ла­лар. Баш­ка­ча яшәү­не күз ал­ла­ры­на да ки­те­рә ал­ма­ган­лык­ла­ры ар­ка­сын­да Хан­бал алар­га кө­леп ка­рый, тик үз­лә­ре­нә сиз­де­рер­гә җөрь­әт ит­ми, юк­са үзен җир бе­лән ти­гез­ләп ки­тәр­ләр иде, син үзең бул­ды­ра ал­мый­сың, шун­лык­тан ке­ше­дән көн­лә­шә­сең, ким икән­ле­гең­не си­зен­ми­сең ди­я­чәк­лә­рен бел­ми­ме­ни ул? Хә­ниф­нең баш­ка кыз-кыр­кын­га күз сал­ма­вы ха­ты­ны­ның усал­лы­гы ар­ка­сын­да гы­на икән­ле­ген Хан­бал бел­ми, ә Хә­ниф, ки­ре­сен­чә, Хан­бал­ның өй­лән­мәү сә­бә­бен са­ран­лы­гын­нан дип күз ал­ла­мый, ни­нди­дер бер җи­теш­сез­ле­ге бе­лән бәй­ле­дер ди­гән фи­кер­дә то­ра. Шун­лык­тан, бү­лек­лә­рен­дә бе­рәр бәй­рәм оеш­ты­ры­лып, хез­мәт­тәш­лә­ре шак­тый кы­за баш­лау­га, бо­лар ике­се дә ут-күз­дән сак­лан­ган дин­дар су­фи­лар төс­ле мәҗ­лес­не таш­лап таю ягын ка­рый­лар. Икен­че көн­не ки­чә бул­ган га­җәп хәл­ләр бүл­мә­дән-бүл­мә­гә тел яр­дә­мен­дә кү­че­неп йө­ри баш­лый, аны­сы мо­ны­сын­нан кө­лә, мо­ны­сы — аны­сын­нан! Хан­бал бе­лән Хә­ниф­кә ге­нә ти­ю­че ке­ше юк. Алар — ты­ныч, әм­ма бел­ми­ләр һәм тө­шен­ми­ләр, өл­кән­нәр бо­лар­ны аң­лый ал­мый, яшь­ләр чү­пкә са­ный. Ара­дан усал­рак тел­ле­ләр: “Ә­нә зәң­гәр­ләр!”— дип үз­лә­рен­нән кө­лә. Әм­ма Хә­ниф мо­ны үз ад­ре­сы­на ка­бул ит­ми, Хан­бал, “зәң­гәр­лек”­тә га­еп­лә­нер­ле­ге бул­ма­гач, ко­лак аша гы­на уз­ды­ра. Аны күп­ләр кү­ңел­сез һәм со­ры шә­хес дип бе­лә­ләр, әм­ма ха­кый­кать­тә Хан­бал­ның эче ту­лы са­гыш­лы сер икән­ле­ген күз ал­ла­ры­на да ки­те­рә ал­мый­лар.

Адәм ба­ла­ла­ры, бер-бер­се­нә бәя бир­гән­дә, кем­нең кү­ңе­лен­дә нәр­сә бар икән­ле­ген бел­мәү­лә­ре ар­ка­сын­да бик ти­рән ял­гыш­лар ясый­лар. Ахыр­да үз­лә­ре­нең ни­чек ял­гыш­кан­на­рын кү­рә­ләр, әм­ма мо­ның бе­лән ки­ле­шер­гә те­лә­ми­ләр. Ах­мак дип уй­ла­ган ке­шең­нең акыл­лы икән­ле­ге, на­дан­ның га­лим бу­луы ва­кыт­лар үтү бе­лән ачык­лан­гач, ни­ка­дәр ал­дан кү­рү­чән­лек сый­фа­тын­нан мәх­рүм яшә­гән­лек­лә­рен ка­бул итәр­гә те­лә­ми­ләр, үз-үз­лә­ре­нә үп­кә­ли­се урын­га, үз чо­рын­да дө­рес бул­ма­ган бәя ал­ган бән­дә­не хур­лар­га то­ты­на­лар. Тор­мыш һәр­кем­нән өс­тен, за­ман бар нәр­сә­не хәл кы­лу­чы! Алар тук­тый һәм тук­та­ла бел­ми­ләр. Яра­лар­дан кот­ка­ра­лар, хә­тер­не саф­лан­ды­ра­лар. Әм­ма алар­ның ба­ры тик бер нәр­сә — адәм ба­ла­сы­ның кү­ңе­ле­нә ге­нә ху­җа бу­ла ал­ган­на­ры юк. Ул куз­гал­ды исә, тор­мыш та, за­ман да тук­та­ла, ва­кыт арт­ка та­ба йө­ге­рер­гә то­ты­на. Кү­ңе­ле тө­зек ке­ше тор­мыш, за­ман һәм ва­кыт вак­лык­ла­рын­нан ту­лы­сын­ча азат! Мө­га­ен шу­ның өчен­дер ан­дый ке­ше­ләр озын го­мер­ле бу­ла­лар! Ә кү­ңе­ле куз­гал­ган ке­ше­ләр аяк ас­ла­рын­да туф­рак­ны той­мый баш­лый­лар, күз­лә­ре сөр­мә­лә­нә, әл­лә кай­лар­га хы­ял­ла­ры бе­лән аша­лар.

Хан­бал да шун­дый бән­дә­ләр хи­са­бын­нан, ах­ры­сы. Кү­ңе­лен­дә­ге мә­хәб­бәт ха­ти­рә­се ва­кыт-ва­кыт кү­ңе­лен куз­га­тып куя, эл­гә­ре мо­ның нәр­сә икән­ле­ген дә аң­ла­ма­ган исә, хә­зер­ге көн­дә ул ан­сыз яши ал­мый һәм яшь­лек мә­хәб­бә­те­нә мең рәх­мәт­ле. Әгәр дә ка­вы­шып га­и­лә кор­са­лар, бәл­ки ме­нә шу­шы ка­дер­ле хис­ләр­дән мәх­рүм кал­ган бу­лыр иде, әле дә ярый ва­кый­га­лар, кар­шы ке­бек то­ел­са­лар да, аның фай­да­сы­на тә­мам­лан­ган­нар.

— Хан­бал, син ми­нем яшь­ле­гем төс­ле!— Аль­би­на егет­нең бит очын­нан үп­те, аны­сы ирен­нә­рен суз­ды, әм­ма ха­ным ин­де ары­ган, наз­лар­га-наз­ла­ныр­га ар­тык те­лә­ге юк иде, чал­кан ят­ты.— Ерак­та кал­ган яшь­ле­гем син ми­нем!

“Сә­ер,— дип уй­ла­ды егет,— юк­са мин дә нәкъ шул сүз­ләр­не әй­тер­гә те­лә­гән идем бит. Үп­кә­ләр­ме-юк­мы ди­гән бу­лып, кы­ен­сы­нып ма­таш­тым. Аның да шу­шын­дый, ми­ңа ох­шаш еге­те бул­ды ми­кән­ни? Кы­зык ин­де бу дөнья! Ка­бат­ла­ныр­га һәм ка­бат­лар­га яра­та. Ул бит, Аль­би­на, нәкъ Ре­ги­на­ның үзе­нә ох­ша­ган. Ка­лын чәч­лә­ре дә, бит очын­да­гы ми­ңе дә, хәт­та исе дә!.. Оят­сыз да ке­ше ин­де мин, ис­лә­ре­нә ка­дәр хә­те­рем­дә кал­дыр­ган­мын! Ох­шаш шул алар бер-бер­се­нә, бик ох­шаш! Әй­тәм аны ки­чә янын­нан ки­тә ал­ма­дым!”

Хан­бал­ның кү­ңе­ле куз­гал­ды, сер­ле са­гы­шы ме­нә хә­зер бү­се­леп ки­тәр дә йө­зе­нә чы­гар...

— Ре­ги­на!

— Кем-кем?..

Аль­би­на, сә­ер­се­неп, егет­кә ка­ра­ды: “Син ин­де бу исем­не бе­рен­че тап­кыр гы­на әйт­ми­сең, оныт­тың­мы әл­лә? Мин бит Ре­ги­на тү­гел!”— ди­мәк­че иде дә, ар­ты­гын кү­перт­мәс­кә ни­ят­лә­де. Әм­ма егет, шә­рә тә­не­нә тыш­сыз кы­зыл юр­га­нын тар­та-тар­та, со­рау­га җа­вап би­рер­гә то­тын­ды:

— Си­ңа бик тә ох­шаш кыз... Дө­рес­рә­ге, кыз иде, хә­зер ин­де ха­тын­дыр... Яр тап­кан­дыр!

— Кы­зык! Шул кыз ар­ка­сын­да буй­дак кал­дың да­мы?

Бер баш­лан­ган сүз­не ин­де өзеп таш­лау мөм­кин тү­гел иде. Аль­би­на­га, ха­тын-кыз бу­ла­рак, чит ке­ше­нең кү­ңел тү­рен­дә­ге се­ре әл­бәт­тә кы­зык­лы, бик кы­зык иде. Кем­нең се­ре­нә ке­рә­сең, аның кү­ңе­ле­нә үтә­сең, ко­лың ясый­сың, ки­мен­дә дус­ты сый­фа­тын­да йө­ри­сең. Мо­ңа ка­дәр ан­дый ке­ше Аль­би­на­га ки­рәк тү­гел иде, ә хә­зер ул мох­таҗ­лык та­тый. Сер бү­ле­шер, яше­рен оч­ра­шу­лар­га дә­шәр, эчен­дә­ген ты­шы­на чы­га­рып са­лыр, ка­дер­ләр вә хөр­мәт­ләр ип­тәш ки­рәк аңа. Ул чит, мо­ңа чак­лы кү­рен­мә­гән, яшь­ле­ге төс­ле җы­лы һәм ягым­лы ке­ше бу­лыр­га ти­еш. Әм­ма ту­лы­сын­ча үзе­нә ге­нә кал­ды­рыр­га те­лә­мәү­че, ире-га­и­лә­сен­нән көн­ләш­мәү­че, алар­дан ае­рыр­га те­лә­мәү­че, баш­ка ха­тын­нар­га күз са­лып, итәк ар­тын­нан ку­мау­чы, ягъ­ни бар бар­лы­гы бе­лән үзе­нә ге­нә, Аль­би­на­га гы­на го­ме­рен ба­гыш­ла­ган ир өс­те­нә ир, дө­рес­рә­ге, бер дә өй­лән­мә­гән чи­бәр егет ки­рәк аңа. Ә Хан­бал­ның бар­лык сый­фат­ла­ры нәкъ ме­нә шу­шы та­ләп­ләр­гә ту­ры ки­лә: буе да, төс-бит­кә күр­кәм­ле­ге дә, дәр­виш­ле­ге дә, баш­ка­сы да! Һәм тиз­дән ул аңар­дан “Хөс­рәү вә Ши­рин”­дә­ге ди­ва­на Фәр­һад­ны ясап ку­я­чак! Бу эш­кә то­тын­ды ин­де, ба­ры­сы да хә­зер­гә уңыш­лы ба­ра.

— Ә син ул кыз­ны, Ре­ги­на­ны, дим, яра­та идең­ме соң?

— Ни­чек дип әй­тим...— Хан­бал шун­да Аль­би­на­ны ким­се­тер­мен дип уй­лап ку­яр­га өл­гер­де.— Бәл­ки...

— Юк, син дө­ре­сен әйт! Ми­ңа ха­кый­кать ки­рәк. Ял­ган бо­лай да дөнья ту­лы. Без­нең ара­да ба­ры тик дө­рес­лек ке­нә бу­лыр­га ти­еш! Аң­лый­сың­мы, ма­ту­рым?

Егет­нең сүз­дән җә­һәт ке­нә тай­пы­лып ки­тәр­гә ма­та­шу­ын ха­ным ярат­ма­ды. Сүз аты­ның дил­бе­гә­сен үз ку­лы­на алып, аны яңа­дан дө­рес юл­га юнәл­теп җи­бә­рер­гә ты­рыш­ты. Әм­ма Хан­бал тәр­тә ара­сын­нан чы­гар­га өл­гер­гән иде ин­де, аны ка­бат уры­ны­на кер­тү кы­ен­рак бу­ла­чак. Шу­лай да... Ни­гә кы­ен ди­яр­гә? Җае Аль­би­на­ның үз ку­лын­да бит! Хис­лә­рен­дә са­таш­ты­рыр­га да кү­ңе­лен ге­нә куз­га­тыр­га ки­рәк!

— Ма­ту­рым ми­нем-м!

Аль­би­на егет­нең му­е­ны буй­лап ку­лын чә­чә ара­ла­ры­на ка­дәр наз­лап кы­на шу­дыр­ды, икен­че ягын­нан кай­нар ирен­нә­рен ти­дер­де. Хан­бал­ның бө­тен тә­не буй­лап рә­хәт кал­ты­рау йө­гер­де, аяк бар­мак­ла­рын­да да эс­се­лек той­ды. Әм­ма ул әле ир­лек эше­нә әзер тү­гел иде.

— Ма­ту­рым ми­нем-м! Нү-нү-нү-нү! Ир­кә­лим әле үзең­не бер!

Егет ха­ным­ны үбеп ал­ды. Мо­ны эш­ләү ки­рәк бул­ма­ган икән. Тә­не буй­лап йө­гер­гән тат­лы рә­хәт­лек шул миз­гел­дә үк сүн­де. Ул яңа­дан чал­кан ят­ты. Та­ма­гы ачык­кан ке­бек то­ел­ды. Өс­тәл­дә­ге тат­лы җи­меш­ләр исе­нә төш­те.

— Ни бул­ды?

Аль­би­на, сә­ер­се­неп, үп­кән җи­рен­нән ба­шын кү­тәр­де. Ка­лын чәч­лә­ре Хан­бал­ның күк­рә­ге­нә ише­леп төш­те­ләр. Бу рә­хәт­лек­нең дә ка­де­рен бел­ми­чә, егет то­рып ки­тәр­гә тал­пын­ды.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных